Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ОЧЫШКА ӘЗЕР...

Кырык бердә туган әти
«Әти», диеп өзелеп әйтер сүзне
Әйталмаган безнең әткәйләр.
Ятимлеккә юлның башы булган
Кырык бердә килгән ул җәйләр...
Инде менә оныклары үскән
Кырык бердә туган улларның.
Әти йөзендә дә чагыла күк
Бар хәсрәте авыр елларның.
Ата фатихасы, ата сүзе
Озатмаган тормыш юлында.
Әнкәсенең таянычы, өмете –
Кырык бердә туган улында...
Сорамагыз берни әтиләрдән,
Яшьләнгәнен күреп күзләре.
Олыгая барган саен алар,
Тирәнәя яра эзләре.


Син китергән хис
Якты иде ул көн –
Беренче кар төште.
Мин очышка әзер –
Гүя канат үсте.
Сиздем: ят итмәдең.
Син башладың сүзне.
Мин көткәнмен икән
Моңлы, уйчан көзне...
Аяз көнем бигрәк
Яктылана төште.
Күңелем дә башка,
Шатлык йөзгә күчте...
Тик аерды юллар,
Язмыш үртәп йөртте.
Күрешүләр көтеп,
Дистә еллар үтте.
Очраштырды юллар,
Үчекләгән төсле.
Онытып булмый сине,
Бу олы хис көчле.
Үзең күргән саен,
Ул хис һаман үсте.
Шигъри юллар булып,
Ак кәгазьгә төште.
Офыгым киң киңен,
Тик очалмам төсле.
Сабыр йөрәк саклар
Син иңдергән хисне...


Юксыну
Кайтавазы ишетелер, бәлки,
Урманнарга керәм.
Куып тотсын иде, дигән сыман,
Алан буйлап йөгерәм.
Каенлыктан тавыш бирмәсме, дип,
Басу буйлап йөрим.
Әллә калды микән күмелеп, дип,
Ак карларны көрим.
Ялган күз яшьләрен күрмәмме, дип,
Ташуларга карыйм.
Челтер-челтер генә көлә белгән
Гөрләвекне таныйм.
Җәйгә чыксам, ак чәчәкләр җыеп,
Такыя үрәм иртән.
Сабый чагым – иң-иң садә чагым
Юксындыра икән...


«Сөя, сөйми!»
Өзек-өзек фикри берәмлекләр
Йөгереп үтә күз алдымнан гына.
Акылыңны санга сукмый йөрсәң,
Эләгәсең хисләр тозагына.
Җан иректә чакта уйлар иркен.
Акыл йөри һәрчак янда гына.
Хисләр чоңгылына чуму рәхәт,
Әзер булсаң соңрак газабына.
Чапкын йөрәгемне тыя алмыйм,
Акылыма хисем ирек бирми.
Учкаемда гүя күктән иңгән
Ак ромашка көйли: «Сөя, сөйми!»

Җандагы җылылык
Җай гына барганда тормышлар,
Йөрәккә ут капты. Ут якты
Бер кайнар карашың.
Ышаныр идемме, әйтсәләр:
«Гомергә ялгызың каласың...»
Шулай да үкенмим, үтенмим,
Үпкәм юк язмышка. Яшәтә
Шул тәүге карашың.
Ярату – бер мизгел булса да,
Гомерлек җылылык аласың!


Урланган хыял
Аерылганнан бирле, сиңа гына
Сыяр серләр күпме җыелды.
Җәйләр үтте сагыну-сагыш белән,
Яфраклар да инде коелды.
Агачларга бәсләр кунды күпме,
Карлар күмде йөргән эзләрне.
Ничә кышлар, язлар үтеп китте,
Аларның да төсе үзгәрде.
Еллар үткән саен арта гына
Сиңа булган сөю хисләре.
Хыялымны минем көз урлады,
Шуңа моңсу көзнең кичләре.


Син юклык
Болытлар да күз яшьләрен
Кирәк җиргә генә илтеп коя.
Күңелем тулып түгелергә тора,
Син юклыкны тоя, тоя, тоя.
Арыдым мин, күпме түзеп була?!
Билгесезлек – алда, янда – кыя.
Кыяларга менсәм, болыт булсам,
Тамар идем...
Тик нәрсәдер тыя.
Юк, мин җирдә үксеп ята алмам,
Күңелемә кошлар оя кора.
Алда – гомер, шатлык-сөенечләр,
Очар биеклекләр көтеп тора.
Ә шулай да...
Күкне төпсез, диләр,
Күңел – тирәнрәктер:
Югалтуның бар ачысы,
Ташкыннардай кайнап торган хисләр,
Сагыну, сабыр өмет – бар да сыя.

Минем дөньям
Минем дөньям – кечкенә бер йортым –
Ерак ара түгел синең өйдән.
Кар көртләрен ерып сиңа барам,
Аермагыз шул хәрәкәт-көйдән.
Барам, кайтам, йөрим ике арада.
Сәбәп була кайчак. Сәбәпсез дә!
Кар-күбәләк куна иренемә,
Өмет яфрак яра бөресез дә.
Эре, йомшак ак кар бөртекләре
Дулкын сыман уйнап җанга тула.
Җылы, назлы көйләр кочагына
Атыла да йөрәк, янә тына.
Күрер өчен сине сәбәп җитми,
Эзләмим шул күрмәс өчен чара.
Телгәләнгән җанны җөйләп, гүя,
Араларны күмеп, пакь кар ява.


Кояшлы буран
Синең килер юлларыңда
Кояшлы буран.
Йөрәгемне учка кысып,
Мин көтеп торам.
Кояшлы буран дөньяны
Акка чорнады.
Йөрәгемнең тынычлыгын
Нигә урлады?
Күңелдә дә, урамда да
Кояшлы буран.
Юл табармы көткәнем, дип,
Шикләнеп торам.
Син килдең дә күз ачкысыз
Буран да тынды.
Күктәге кояш баеды,
Күңелдә – янды...