Логотип Казан Утлары
Повесть

КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ... (повесть)

Буровойда гадәти булмаган тынлык. Көнне төнгә ялгап, дөбердәп эшләгән
кырык бер метрлы манара-вышка тынып калган. Янында брезент киемгә
төренгән эшчеләр дә күренми. Вышка түбәсендәге лампочкалар да, кемгәдер
үпкәләгәндәй, тонык кына яктырталар.
Вышкадан арырак урнашкан культбудкада бораулаучы Баязит кулдашы
Зиннур белән шахмат уйнап утыра. Боксёр перчаткасы кигән верховой Булат,
яшьлек кайнарлыгы белән, кызып-кызып күнегүләр ясый. Юк-юк та стенаны
да дөмбәсләп ала. Беләкләрендә көч-куәт ташып торган егет китереп бәргәч,
дивалардагы «Бишьеллык планны – дүрт елда!», «КПССка дан!», «Яшәсен!..»
дигән лозунглар да, юлбашчыларның кадакка эленгән портретлары да дерелдәп
калтырап куя. Хәер, тәгәрмәчләр өстендә утырган, көчлерәк җил иссә дә
чайкалган будкага күп кирәкмени?
Шахматчыларның Булатта кайгысы юк. Терсәккә таянган куллары белән
чигәләрен учлап, уенга мавыкканнар. Баязит, катгый карарга килеп, тиз генә
бер фигурасын күчерә.
– Шах!
Булат, күнегүләрдән туктап, өстәл янына килеп баса, уйнаучыларга
сиздермәскә тырышып, бер фигураны күчереп куя. Шулай да Зиннур моны
күреп ала.
– Шаярма әле син, Булат, шаярма! Безнең монда кискен көрәш бара...
Булат күчергән фигурасын кире урынына этәрә.
– Көне буе «Шах!» та «Мат!» Җитәр инде сезгә! – Егет бияләе белән
Зиннурның җилкәсенә җиңелчә генә төрткәләп ала. – Әйдә бокслашабыз!
– Нинди бокс?! Күрәсең ич, минем корольгә «покушение» бара.
Зиннур, королен сакларга тырышып, йөреш ясый. Баязит, шуны гына
көткәндәй, тиз генә үзенең бер фигурасын шахмат тактасының икенче
шакмагына күчерә һәм тантаналы рәвештә башын югары күтәрә.
– Сиңа мат, Зиннур! – Аннары, дөнья чемпионатында җиңү яулаган
гроссмейстерларча горур кыяфәттә кулын көндәшенә суза.
Зиннур «ничек булды соң әле бу?» дигәндәй, бер мизгел шахмат тактасына
текәлеп тора. Ахыр чиктә, чарасыздан, җиңелүен танырга тырыша.
– Да-а, бүген миңа иртәдән бирле «мат» тондыра башладың әле син, Баязит.
Юньлегә булса ярар иде.
– Глина китерергә булса ярар иде, дип юра.
136
– Әйе, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен иде, – ди ул,
елмаеп. Бераздан җитдиләнеп өстәп куя. – Шахмат тактасындагы «мат» –
чепуха! Кичәдән бирле простойда утырабыз. Менә кайда ул настоящий «мат!»
Эшчеләрнең борчылуы инде йөзләренә чыга. Әңгәмә үзеннән-үзе эшкә:
уртак борчу-мәшәкатьләргә күчә.
– Кичә конторага киткән мастер да күренми...
– Ярый ла, юлы уңып, бер машина глина төяп кайтса...
Бораулаучыларның глина дигәннәре – он кебек төелгән яшькелт тау токымы.
Суга салып болгаткач, камырдай үзле измәгә әйләнә. Бораулаганда, скважинаның
ян-якларына сыланып, ишелүдән саклый. Борын-борыннан чүлмәк ясау өчен
кулланылган бу үзле балчыкны сынлы сәнгатьтә дә файдаланалар.
– Кайчан без адәм рәтле кешеләр кебек туктаусыз эшли башларбыз инде, ә?
– Эшсезлектән үзем дә туйдым, – ди Баязит, исемен төбәп әйтмәсәләр дә,
аның бакчасына таш атуларын чамалап.
Зиннурның сүзе бетмәгән икән әле.
– Безнең вахтада син – старший. Сине беләбез. Таләп ит! Требуй!
Китерсеннәр! – ди ул. – Көн саен болай тик ятсак, башкалар уч тутырып акча
алганда, безгә нәрсә, аю шикелле тәпи суырырга кала инде...
Баязит үз сменасы өчен җавап бирсә, мастерлары Сәетгали барысы өчен
дә җаваплы.
– Ярар, мастер кайтканны көтик инде, – ди ул. – Мәсьәләне кабыргасы
белән куям, дип китте бит.
– Кабыргасына гына түгел, сыртына салып сөйләшергә кирәк монда. Без
Горшковныкылардан киммени? Аңа барысын да бирәләр... Ә безгә?..
Нефтьчеләр мастерларының уйнап йөрмәгәнен белә, билгеле. Баязитка шул
ачуларын басар өчен генә бәйләнәләр инде.
Тышта машина тавышы ишетүгә, үзара бәхәсләшкән нефтьчеләр дәррәү
тәрәзәгә ташлана: Сәетгали түгелме? Түгел икән шул. Будкага план бүлеге
инженеры Люба килеп керде. Кулындагы түгәрәкләп төрелгән ватман кәгазен
җәһәт кенә җәеп җибәрде дә, кнопка ярдәмендә, приказлар тактасы янәшәсенә
беркетеп тә куйды.
– Әнә, күрегез ничек эшләгәнегезне!
«Яшен» битендәге сурәттә, 48 саны сугылган буровой вышкасы, авызлары
колакка кадәр ерылган эшчеләре белән самолётта оча. Ә аларның 47 нче вышкасы
«Менә авам!», «Менә авам!» дигән кебек, ташбака өстендә сөйрәлә иде.
Кайсы кая таралган егетләр дә, машина тавышын ишетеп, будкага йөгереп
керде. Алар, «Яшен»дә үзләренең карикатураларын күргәч, плановик хатынга
ябырылдылар.
– Безнең адәм мәсхәрәсенә калуыбызга сез... – Зиннур аздан гына «контора
күселәре» дип ычкындырмады, – конторскийлар гаепле!
Аның сүзен башкалар да күтәреп алды.
– Әйе! Безнең бригаданы вакытында измә белән тәэмин итмәүләренә сез
гаепле!
– Ак эт бәласе – кара эткә!
Любовь Степановна – үз эшендә азау ярган белгеч – тиз генә бирешә
торганнардан түгел, каушамыйча, каударланмыйча гына дәлилләр китерә-
китерә аңлатырга тотынды.
– Без тәэминатчылар түгел бит. Безнең бүлек саннар белән эш итә, – диде ул,
ярыйсы гына кызып барган егетләрнең учагына су сибеп. – Горшковныкылар
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
137
мең метрга җитеп киләләр. Ә сезнең бораулаган метрларыгыз ташка үлчим
генә. Койрыкта сөйрәләсез! Шулай булгач, кемгә үпкәләргә?
Ханым егетләр белән бәхәсләшеп тормады, «вездеход»ка утырды да китеп
барды. Аның артыннан әчкелтем бензин исе генә таралып калды.
Кәефләре кырылган бораулаучылар янына, көтмәгәндә, алюмин бидон
күтәргән кыз килеп басты. Оялмый-тартынмый гына:
– Абзыйлар, катык кирәкмиме? Свежий катык! – дип, тәҗрибәле сатучылар
кебек, товарын мактарга кереште.
Әле һаман ачуы басылмаган Зиннур күзенең агы белән кызга карап алды.
– Нинди катык?! Катык кайгысымыни монда! Базарга барыгыз!
Әмма кыз да тиз генә бирешә торганнардан булып чыкмады. Зиннурның
сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәрде дә, бидонын чирәмгә куеп,
сумкасыннан стакан тартып чыгарды, бидон капкачын ачып, бәләкәй чүмеч
белән стаканга катык салды.
– Менә, кабып карагыз әле! Мәгез, кем беренче?
Егетләргә елмаеп карап торган чибәр кызның тәкъдименә кем каршы килсен
инде. Берьюлы берничә кул стаканга үрелде.
– Ай Алла! Түгәсез бит инде!
Кызның катыгы, чыннан да, тәмле иде.
– О-о, телеңне йотарлык!
– ОРС кибетенең әчегән кефиры түгел инде бу!
– Сеңлем, сөт өсте түгелме соң бу?
Мактаганны кем генә яратмый. Кызның көләч йөзе тагын да яктырак
балкыды.
– Сыерыбыз шулай куе сөтле безнең, абый. Катыкны да аертылмаган сөттән
генә оетабыз.
Минут эчендә кызның катыгы сатылып та бетте.
– Сеңлем, иртәгә дә... Ә юк, көн саен кил инде син! Безне онытма!
– Яңгыр яумаса, килермен...
– Причём монда яңгыр?
– Яңгыр яуса, юлның юл дияр җире калмый, абый. Тездән пычракка әйләнә.
– И-и, бичаралар, юлсыз тилмерәсез икән.
– Һи, тилмерү генәме? – Кыз катык оетырга гына түгел, сүзгә дә оста булып
чыкты. – Гүр газабы кичерәбез. Менә сез безнең авылга юл салсагыз иде ул.
– Нефть чыкса, обязательно салырбыз, сеңлем. Ә авылыгызның исеме
ничек?
– Суыксу.
– Кара инде син, ә! Салкын сулы авылда шундый чибәр кызлар үссен әле.
– Ә синең исемең ничек?
– Икенче килгәндә әйтермен.
– Ай-яй-яй! Бигрәк чая икән бу кыз. Авыл баласы димәссең.
– Хәзерге заман балалары туганда ук сигез класс тәмамлап туа, беләсең
килсә...
– Шулайдыр... Шулайдыр...
Электрик Зәбиров сүзен әйтеп бетерми, нәрсәгәдер үкенгән кыяфәттә телен
аңкавына тидереп, чыртлатып ала.
– Э-эх!.. Эх! Бераз соңрак туасы калган. Ничек яшисен белер идем. –
Аннары, кыз тирәсендә бөтерелгән Булатка дәшә. – Булат, син безнең арада
иң яше. Бар инде, бу чибәр кызны өенә кадәр озатып куй, адашмасын!
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
138
– Ә мин юлны үзем дә беләм. Сез килгәнче, безнең монда җәйге лагерь иде.
Уйласаң, адәм баласына күп кирәкмени? Бер бәләкәй генә чәтертән кыз
ирләрнең салынган борынын күтәреп китте.
***
Сәетгали төштән соң гына кайтты. Кул астында эшләүчеләр белән дә салкын
гына исәнләште. Аның болай да кырыс чырае тагын да җитдиләнгән иде.
– Глина китерделәрме?
– Китерделәр. Әле яңарак кына китерделәр, – дип төзәтте Баязит. – Как раз
эшкә тотынырга тора идек.
Буровойны озак туктатып торырга ярамаганын Баязит яхшы белә. Җир
куенында инструмент кысылып калуы бар. Измә килү белән, ул сменасындагы
барлык эшчеләрне аякка бастырган иде.
– Мин күршеләрдә булдым, – диде Сәетгали. – Алар, яңа ысул, дип, суга
күчкәннәр. Хәзер кайчан измә китерерләр, дип, көтеп утырасы юк. Инеш
яныбызда, кул сузымында гына, ди Николай. Миңа тиешле глинаны сиңа
бирсәләр дә сүзем юк, ди.
Баязит мастерларының күршеләр дигәне – 48 нче Горшковлар буровое
икәнен төшенгән иде инде. Менә ни өчен алар «Молния»дә самолётта очалар
икән. Ул дәртләнеп китте.
– Әйдә алайса, без дә суга күчәбез! Ничу монда... Корылык килгән елны
дүрт күз белән яңгыр сорап тилмергән кеше шикелле, измә көтеп ятмас идек.
Ярдәмчесе Зиннур, каударланып, аның сүзен җөпләп куйды.
– Әйе, бораулаган метрлар саны да башкаларныкыннан ким булмас... Ату...
Ярый әле телен тешләп өлгерде. Юкса, «акча корты» дип күз дә ачырмаслар
иде. Зиннурның ни әйтергә теләгәнен аңлаганнар, үзара күз кысып, елмаешып
алдылар.
Сәетгали җиңелчә генә кул күтәрде.
– Ашыкма әле син, Баязит, ашыкма! Яңалыкка – прогресска мин тамчы да
каршы түгел. Ныклап сынамаган килеш, яңалык, дип, тота-каба гына тотынсак,
ахыры ничек буласын кем алдан әйтә ала?
Егетләр тынып калды. Әйе, беркем дә пәйгамбәр түгел. Алда ни буласын
кем белсен? Адәм баласына бу очракта фәкать фаразларга гына мөмкин.
Фаразлар өчен дә тәҗрибә кирәк. Тәҗрибәле мастер – дөнья бәһасе! Бу –
исбатланган канун. Шушы хакыйкатьне галстуклы җитәкчеләр дә белә. Алар,
буровойга бәйле нинди дә булса карар чыгарганчы, тәҗрибәле мастерлар
белән киңәшә.
...Тәҗрибә туплаганчы, Сәетгалигә байтак кына лаеш шулпасы чөмерергә
туры килде. Солдаттан кайткан егетне әүвәл өйрәнчек итеп алдылар. Ул, мин
сезгә «салага» түгел, хезмәт итеп кайткан кеше, дип, борын чөймәде: кая
кушсалар, шунда эшләде, буровойда ниләр бар – барысы белән дә кызыксынды.
Сер түгел, өлкәннәр яңа эшкә кергән, тәҗрибәсез яшь-җилкенчәктән көләргә
яраталар. Шулай берзаман водовозка шофёры машинасын кабыза алмый
интегә. Капотын күтәреп, двигателендә чокына. Аның янында тагын ике ир-
ат басып тора. Алар «тегесен тегеләй ит, монысын болай ит», дип, шофёрга
киңәш бирәләр: үзләренчә ярдәм кулы сузарга тырышалар инде. Сәетгали
алар янына килеп басканда:
– Искра юк бит монда! Искра юк! – дип сөйләнәләр иде.
Арадан берсе, көлмәкче булып:
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
139
– Сәетгали, бар әле, тиз генә складтан искра алып кил! – дигән иде дә, аның
солдатка алынганчы, комбайнда эшләгәнен белмәгәннәр.
– Ә сез аккумулятор чыбыгын яхшылап чистартыгыз. Күрмисезмени,
контакт өзелгән, – дип, аларның үзләрен оятка калдырды.
Коеп яңгыр яуганда, бер буровойдан икенчесенә саз ерып йөргән машинаның
канатларына гына түгел, аккумуляторына да, контакт чыбыкларына да
пычрак чәчрәп катуын, соңыннан селкенеп бара-бара, балчык авырлыгыннан
тартылып, ул чыбыкның өзелү ихтималын шофёр кеше белергә тиеш, югыйсә...
Булачак мастерның тормышында верховой, мастер ярдәмчесе, читтән торып
техникумда уку... Әнә шулай бораулау һөнәренең баскычларын үтеп, тәҗрибә
тупланды.
Нефть, нефть, дип разведкага йөргәндә, кышкы чатнама суык көннәрнең
берсендә нефть урынына су бәреп чыкты. Мондый хәлне көтмәгән нефтьчеләр
су фонтаны астына эләкте. Киемнәр шакыраеп катты. Кешеләр боз футляры
эчендә калды. Андый хәлләрдән соң нефть эшенә төкереп, буровойны ташлап
китүчеләр дә булды. Шөкер, Сәетгали сыек буынлылар нәселеннән түгел иде.
Дистә еллар дәвамында палаткаларда куна-төнә яшәп, аңа нефтьче һөнәренең
борчу-мәшәкатьләрен күрергә дә, шатлыклы мизгелләрен кичерергә дә
туры килде. Җир маен табу өчен маңгай тирен түгү генә аз, кәҗә маеңны
да чыгарырга кирәк. Җәмәгате Фатыймага мең рәхмәт! Аның таянычы
булды. «Башка хатыннарның ирләре көн саен өйдә... Мин ялгызым мендәр
кочаклап ятам...» дип, аның колак итен «чәйнәмәде», бәгырен телгәләмәде.
Әле алай гынамы? Өч малаен да аякка бастырып килә. Малайларга әтиләрен
күрү, Сәетгалинең урык-сурык, айга бер, кайда бер дигәндәй, вакыт табып,
бер-ике көнгә кайтканнарын җыеп чутласаң, елына өч айга тула микән?
Бораулаучыларның тынгысыз хезмәте турында:
Татлы йокылар йокладым
Сабый чакларда гына, –
дигән җыр суйган да каплаган инде...
...Егетләр тынып калды. Мастерның сүзен көтәләр. Буровойда аның сүзе – закон!
Сәетгали, кул астында эшләүче егетләрне сынаган шикелле, күздән кичерде.
– Балчык китергәннәр икән, әйдәгез, измә белән эшлик әле, – диде ул.
Аннары әз генә паузадан соң, мәгънәле итеп:
– Әлегә... – дип өстәде.
***
Гөлгенә, вәгъдә – иман, дип, ике көннән соң, нефтьчеләр янына килде. Әмма
вышка тирәсендә таныш кешеләрнең берсен дә күрмәде. Катыгын да, тырнак
астыннан кер эзләгәндәй, «Әчегән катыктыр әле», «Кая, таракан төшмәгәнме?»
дип, теләр-теләмәс кенә алдылар. Гөлгенә алар сүзенә хурланып, бидон капкачын
шартлатып ябып, кайтып китмәкче дә булган иде, Ходайдан сабырлык сорап,
тешен кысып кына түзеп калды. Гомумән, бу сменадагы кешеләр төксе, бөтенләй
икенче камырдан әвәләнгән шикелле тоелды аңа. «Сөйләшүләренең ата-анасы
юк. Үзләре бертуктаусыз кычкыралар. Буровойда дөбердәгән тавышлар болай
да баш өянәге кузгатырлык. Арада аты-юлы белән сүгенүчеләр дә бар. Алар
өчен син ояласың. Эшне бисмилла әйтеп башларга кирәк ләбаса. Болардан
ераграк торуың хәерлерәк – бүтән монда килеп булмас. Ике аягымның берсен дә
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
140
атламаячакмын», дип уйлап алды. Әмма ике көн элек, «Яңгыр яумаса, килермен»,
дигән вәгъдәсе келт итеп исенә төшкәч, брезент киемле, битен-күзен сакал-мыек
баскан кешедән ике көн элек эшләгән сменаның кайчан вахтага басасын белеште.
Әйе, вәгъдә – иман! Сүз биргәч, үтәмичә ярамый. Бу – әнисенең сабагы.
Авылга илтә торган, як-ягын чирәм баскан сукмак урман буеннан үтә.
Икенче якта чәчәкле болын җәйрәп ята. Табигатькә хозурланып барганда,
ихтыярсыздан, күңелдә җыр туа. Кычкырып җырлыйсы килә.
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын...
Бераздан сукмак уңга борылып, ат юлына тоташа. Аннан инде авылга да
күп калмый. Кыз җырыннан туктый. Ишетсәләр, исәр кеше кебек, көпә-көндез
җырлап йөрисең, диярләр.
Гөлгенә нефть эзләүче буровиклар турында уйлап алды. Боларның
җитәкчеләре бер сменага бер төрле, икенчесенә икенче төрле кешеләр туплаган
бугай. Нишләтәсең, кырык ата баласында кырык төрле холыктыр шул инде.
Әллә болар эшләгәндә шулай кырыс кыланалармы? Алай дисәң, теге көнне
аның белән матур итеп сөйләштеләр ич. Булат дигәне башта «Катык белән бергә
телемне йоттым», дигән иде дә, соңыннан, үҗәтләнеп, аны ярты юлга кадәр
озата да барды бит әле. Тасма тел бу юлы ни дияр икән? Кичтән аертмаган
сөттән катык оетырга куясы булыр. Әйе... Ә, бәлки, пешкән чөгендер турап,
кызыл катык ясаргадыр?! Әйе шул! Шаккатсыннар әле!
Кыз үзалдына канәгать елмаеп куйды, дәртләнеп, адымнарын кызулатты.
***
Баязит, вахтага басканда, тагын су турында сүз кузгатты.
– Нәрсә, мастер, кайчан суга күчәбез? Яңа ысул, диләр ич.
Сәетгали, 48нче буровойдан кайтканнан соң, бу турыда байтак баш ваткан
һәм, ахыр чиктә, бер карарга килгән иде инде.
– Әйткәнемчә, яңалыкка мин тамчы да каршы түгел. Әмма безнең татарда,
иске балта киндер чабарга булса да ярый дигән мәкаль дә бар бит әле. Йомшак
катлам, шуыша торган тотнаксыз плывун шикелле, болай да суга бай була. Ә без
аңа тагын су өстәсәк, үзебез үк скважинаның ишелү ихтималын арттырачакбыз.
Без ул йомшак катламны үткәндә, глина-измә белән эшләрбез. Ә суны доломит
кебек каты токым бораулаганда кулланырбыз. Аңладыңмы?
Баязит аңлаганын да, ризалыгын да белдереп баш какты. Ул мастерларын
күзалдында тотып, ихтыярсыздан: «Ну баш та бар инде моңарда!» – дип,
үзалдына елмаеп куйды.
***
Верховой Булатның эш урыны кырык бер метрлы буровой каланчасының иң биек
мәйданчыгында. Тирә-яктагы басу-кырлар, урман-болыннар, төбендә күз яше кебек
чишмә сулары саркып яткан ерганаклар да уч төбендәге сыман аңа. Әйләнә-тирә
сокланып туймаслык манзара! Егет, баскычның тимер тоткаларына тотына-тотына
күтәрелгәч, барысы да үз урынындамы дигәндәй, тирә-якка күз сирпеп алганнан
соң, аның карашы урман буенда утырган Суыксу авылында туктап кала. Дөрес, аңа
авылның бер очы гына күренә. Шулай булса да, Гөлгенә яшәгән авыл ич ул! Э-эх,
беләсе иде, бу минутларда ул нәрсә эшли икән? Бүген килер микән?
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
141
Аңа озак хыялланырга ирек бирмәделәр.
– Булат, ты чего там, уснул чтоли? Ыргакны төшер! Майна!
Зиннур шулай ике телне бутап сөйләргә ярата инде.
Булатка күп көч куясы түгел. Кнопкага гына басасы. Электр ярдәмендә
эшли торган чыгыр дөбердәп аска төшеп китте. Мастерның ярдәмчесе Зиннур
ыргакка торба башын эләктерүгә, кабаланып (аңа метрлар кирәк, эшсез үткән
көннәрнең бурычын кайтарасы бар!), Булатка команда бирде.
– Вира! Тизрәк кылан инде, Булат! Әйдә, вира!
Болары катлаулы түгел. Ә менә күтәрткән торбаңны «смирно» бастырып аска
төшергәндә, орды-бәрде генә эшли алмыйсың инде. Монысы, Баязит абыйсы
әйтмешли, «ювелирная работа!» Кран ыргагында асылынып торган торбаны
җир куенына чумып барганы белән тоташтыру сакланып кына эшләнелә.
Баязит, ярдәмчесе кыбырсый башласа:
– Кая ашыгасың! Каударлану ул, энем, борча тотканда гына ярый, белдеңме?
– дип, аны шунда ук урынына утырта.
Сәетгали Булатны эшен җиренә җиткереп, намус белән эшләгәне өчен
генә түгел, бигрәк тә кызыксынучан булганы өчен ярата. Әзрәк буш вакыты
булдымы, ясле баласы шикелле «Бусы ни өчен?», «Монысы нәрсәгә?» дип,
буровикларга бер-бер артлы сораулар яудыра. Җавап табып кына өлгер!
Хезмәттәшләре аңа «Почемучка» дигән кушамат чәпәп куйдылар.
Сәетгали, вакытлы-вакытсыз бимазаласа да, егетне:
– Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Бар, эшеңдә бул! – дип куып чыгармый.
Әнә бит, Ока елгасы буендагы бер авылда сыерлар көтүче Ваня исемле
малай да, малларын эчерергә елгага алып төшкәч, аргы як ярдагы җир
катламының төрле-төрле икәнен күреп гаҗәпләнә. Ни өчен берсе ак, икенчесе
кызыл, өченчесе... Ә тагын да астарак ниләр бар икән?
Кешенең күңеленә ачкыч таба алсаң гына серен сөйли. Җир-Анабыз да шулай:
куенына үтеп керә алсаң гына серләрен ача. Көтүче малай да төпченә башлый.
Кызыксынып укырга керә. Һәм ахыр чиктә нефть геологиясендә Иван Губкин дигән
галим барлыкка килә. Академик дәрәҗәсенә ирешә. Безнең төбәктә җир куенына
үтеп керергә омтылучылар унтугызынчы гасыр ахырында да, егерменче гасыр
башында да булган, анысы. Бөгелмә алпавыты Николай Малакиенко Түбән Кармалка
авылы янында утыз биш сажень тирәнлектә кое казытып, ике мең пот битум һәм
сиксән чиләк җир мае суыртып алган. Аннан соң ун ел чамасы узгач, Америкадан
Шандор дигән бәндә килеп, Шөгер авылы янына скважина кора. Аппетиты зурдан
була ул акча янчыгының. Әмма 354 метр аска төшеп тә көткән нәтиҗәгә ирешә
алмагач, кайтып китәргә мәҗбүр була. Дөньяда иң зур капиталистик фирма хуҗасы
Нобель дә 1910-1914 елларда Идел буенда эзләнү эшләре башлап карый. Нәтиҗәсе
генә уңышсыз. Җир-Анабыз серләрен «сөйләргә» ашыкмый.
***
Инженер дипломы алган Иван Губкин революциядән соң да эзләнүләрен
туктатмый. Әгәр Идел-Урал төбәгендә кайчандыр битум табылган икән,
кайдадыр, тирәндә нефть булырга тиеш, дип фаразлый. Бораулаганда чыккан тау
токымнарына таянып, үзенең фикерен дәлилли. Ә җир мае капиталистларга гына
түгел, коммунистларга да кирәк. Чөнки елдан-ел фән алга бара. Төрле тармакта
яңадан-яңа ачышлар ясала. Техника камилләшә. Дөньякүләм колач җәйгән
прогрессны, «ата коммунист» булсаң да, син берничек тә туктата алмыйсың...
Дистә еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, Иван Губкинның фаразлары
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
142
раслана. 1932 елны, Башкортстанның Ишембай дигән саласы янында сигез
йөз метр тирәнлектән нефть фонтаны ата! Аннан соң Татарстан туфрагында
да килмешәк Шандорларга, Нобельләргә серен ачмаган Җир-Анабыз әкренләп
серләрен «сөйли» башлый. Нәтиҗәдә, Баулы, Шөгер, Писмән яклары
танымаслык булып үзгәрде. Бәрәкәте генә булсын...
Элегрәк:
Китәм инде, китәм инде,
Китәм Азнакайларга.
Азнакайларда да тормыйм,
Китәм әллә кайларга...
– дип, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә бәхет эзләп чыгып китәргә
әзерләнгән яшьләребез дә туган туфрагында кала башлады. Туган җиребездә
дә бәхетле булып яшәргә мөмкин икәнлегенә инанды.
«Максат итеп куйса, бу егеттән дә нефтьче чыгачак», – дип өметләнә Сәетгали.
Бирсен Ходай! Үзебезнең егет! Нефть исеннән бигрәк, акча исен сизеп, әллә каян
килгән килмешәкләргә ышаныч юк. Алар далада, җил уңаена тәгәрәп йөрүче
тамырсыз дүңгәләк шикелле... Бүген монда, иртәгә Кәҗә авылында...
Беркөнне Булатны Суыксу егетләре тукмап кайтарган. Атна буе күгәргән
күз белән йөрде. Ә ул һаман үҗәтләнеп шунда чаба. Катык сатучы кыз тәмам
башын әйләндерде егетнең. «Э-эх, яшь чаклар!..» – дип көрсенеп куя Сәетгали,
сүрән генә үзалдына елмаеп.
Уйласаң, үз гомерендә байтак нефтьче тәрбияләп үстерде ул. Араларында
галстук таккан, инде ярыйсы гына югары үрләгән җитәкчеләр дә бар. Әнә бит,
бүгенге көндә остазын узып, «самолётка утырган» Николай да аның шәкерте.
***
Бораулаучы-разведчиклар өчен шунысы табышмак: бораулыйсың, бораулыйсың,
аста нефть бармы – юкмы, белмисең. Хәер, уйласаң, Җир-Анабызның өске каты
да төрледән-төрле: кайдадыр уңдырышлы кара туфрак булса, кайдадыр бер тамчы
суга тилмергән ком чүле, берсеннән-берсе биек таулар, иксез-чиксез диңгезләр,
океаннар... Галимнәрнең, әлегәчә, аларның да серләренә төшенеп бетә алганы юк. Ә
җир асты серләре турында әйткән дә юк! Шуңа күрә проект тирәнлегенә җиткәнче,
нефть исе киләме-юкмы икәнен ачыкларга (фаразларга дисәң дә ярыйдыр!), җир
катламын төрле ысуллар, төрле катлаулы приборлар белән тикшереп карыйлар.
Геологлар: «Нефть бар!» – дисә, буровой гөрелтесе күңелгә ятышлы көйгә әйләнә.
Әмма алардан соң килгән геофизиклар: «Булуы икеле», – дип, күңелгә шом сала.
Андый чакта балтасы суга төшкән кеше кебек йөрисең.
Тикшерү ысулларының магнитометрик метод дигәне дә бар. Сәетгалинең
күңеленә аларның сүзе ятышлырак. Чөнки җиде (җиде генәме соң? Җитмеш
җиде!) кат җир астындагы хәлне тоя торган приборлары тирәндә магнит
дулкыннарын сизә торган массаларның төрле булуын күрсәтте. «Димәк, нефть
бар!» дип өметләндерде алар.
Дәртләнеп кенә эшләп йөргәндә, күпмедер вакыттан соң сейсмик приборлар
белән тикшерүчеләр килде. Сейсмографларның приборы, гәрчә җир асты
дулкыннарын актарып язып бирсә дә, «биредә нефть булуы шикле» дигән
нәтиҗә чыгар... Мең метрга җитеп килгәндә, менә сиңа мә! Аларның шиге
күңел биреп эшләгән кешенең кулына суккан кебек тәэсир итте.
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
143
– Ничек болай була соң инде бу? Берегез бер төрле сөйли, икенчегез икенче
төрле?! – дигән сорауга һәркем үз фаразларын фәнгә нигезләнеп аңлатты. Үзен
хаклы санады.
Сәетгалинең башы чатнап ярылыр дәрәҗәгә җитте. Хәзер нәрсә, аларның сүзенә
карап кешеләр төн йокысын калдырып тир түккән, миллион сумнар сарыф итеп
бораулаган скважинаны томаларга, ташлап китәргәме? Юк инде! Ул, тәвәккәлләп:
– Проект тирәнлегенә җитмәдек бит әле! – дия-дия, геологлар белән
бәхәсләшә-бәхәсләшә: «Борауларга! Дәвам итәргә!» дигән карарга килде...
Берничә көн бораулап, тагын да тирәнгәрәк төшкәннән соң, тикшерү өчен
кабат геофизикларны чакырып китерде.
Бу юлы геофизиклар җир асты токымнарының электр тогын ничек үткәрүен
кат-кат сынагач кына өметле нәтиҗә ясадылар.
Сәетгали, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды. Ниһаять! Инде
барысы да үз урынына утырды, барысы да тәртиптә, дип куанган иде ул.
Тормыш – колагыңны бормыш, дип, юкка гына әйтмәгәннәр инде. Дөнья син
уйлаганча гына барса иде дә бит...
Икенче көнне аңа эш белән конторада тоткарланырга туры килде. Берочтан
гаиләсенең дә хәлен белеп чыкты. Ул буровойга кайтканда, смена алышынган
чак. График буенча Баязит сменасы Донгузов вахтасын алыштырып тора иде.
Тыныч холыклы Баязит ачудан кызарып чыккан: Донгузовның тетмәсен тетә.
– Григорий, оятың бармы синең? Күпме әйтергә була! Сездән соң вышка
тирәсендә, әйтерсең, Мамай явы узган! Бернәрсә үз урынында түгел!
Инструментлар чистартылмаган килеш төрлесе төрле җирдә аунап ята!
– Чит планетада түгел бит. Барысы да вышка тирәсендә, – дип аклана тегесе.
Кырык ата баласында кырык төрле холык, кырык төрле язмыш... Ничек
тә боларны татулаштырырга кирәк. Коллектив бер йодрык булып, бер максат
куеп эшләсә генә эш бара.
Бүген ул аларны ничек кирәк алай татулаштырса да, тыныч холыклы Баязит
булып Баязитны чыгырыннан чыгарган Донгузовка карата чара күрми ярамас
дип уйлады. Чөнки ике вахта арасында туган кытыршылыкны ул белә иде.
Донгузовка иптәшләре кисәтү ясасалар да, һаваланып:
– Мин сезнең сыман колхозник түгел. Мин Грозныйда нефтяник булып
эшләгән кеше! Ничу мине өйрәтергә! – дип кенә җибәрә. Буровойда
эшләүчеләрнең байтагы авыл кешеләре булуына ишарә инде үзенчә. «Мин!..
Мин!..» дип корыга күкрәк кагудан ни мәгънә? Син кимсетергә маташкан
колхозниклар кебек намус белән эшләсәң иде әле.
Зуррак проблемалар артыннан йөреп, әллә Сәетгали үзе дилбегәне
бушаттымы? Дисциплина булмаса, коллективның таркалуын көт тә тор! Проект
тирәнлегенә җитеп килгәндә, моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Тәҗрибәсез
яңа кешеләр белән ерак китә алмыйсың. Элегрәк җәй көне брезент чатырларда
чебен-черкиләрдән талатып, кышын авылларда фатирда торып та эшләделәр.
Хәзер буровикларга куна-төнә ятарга будка-бытовкалар китерделәр. Ял
иткәндә, әнә культбудкага кереп шахмат, шашка, домино уйный аласың. Радио
тыңларга, газета-журналлар укырга була. Шулай булса да, чегән тормышында
яшәргә атлыгып торучыны бик җиңел генә каян табасың?
Оргнабор (халык телендә вербовка) юлламасы белән килгән кешеләрне өнәми
Сәетгали. Күбесе озын берлек эзләп килгән кешеләр була. Аларга үгез үлсә – ит,
арба ватылса – утын. Бар максатлары: әштер-өштер эшләп (буровойда метрлар
артыннан куып), уч тутырып акча алу да, гөнаһлары фаш ителгәнче тизрәк
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
144
табан ялтырату. Донгузов чыннан да нефтьче булса, буровойда алдашырга,
хәрәмләшергә ярамаганын белер иде. Уйласаң, ә ни өчен Грозныйда төпләнеп
калмаган? Һәрвакыт кояш көлеп торган җылы, җимешле як, югыйсә!
Алдашу, хәрәмләшү дигәннән (җирдәге явызлыкка тәмугта урын җитмәс),
үткән атнада Донгузов:
– Без фәлән метр борауладык. Индикатор дөрес эшләми. Ким күрсәтә, –
дип, электрик чакырткан.
Сменада ничә метр бораулаганны төгәл күрсәтүче бу приборны буровиклар
«әләкче» дип атасалар да, ул һәрвакыт дөресен күрсәтә, берничек тә хәрәмләшә
алмыйсың.
Электрик Зәбиров агай тегеләй дә, болай да тикшереп караган, кимчелеген
тапмаган. Ахыр чиктә:
– Отлично работает! Син нәрсә, күзгә төтен җибәрмәкче буласың? – дип,
кореецча да берничә «мактау» сүзе өстәп китеп барган.
Иптәшләре:
– Зәбиров абый, ә син кореецлар телен каян беләсең? – дип сораштыра,
төпченә торгач:
– Мин доброволец булып Корея сугышында катнаштым, – дип ычкындырган.
Хәзер үзе юкта аның турында сүз чыкса, «Доброволец абзый», диләр. Абзый
үзенең ничек доброволец булып китүе турында гына берни дә әйтми (каян
беләсең, бәлки сөйләмәскә кушканнардыр).
Яшьләрдә кызыксыну көчле бит: беләселәре килә!
– Зәбиров абый, Сез ничек, гариза язып, доброволец булып киттегезме?
Әллә вербовка беләнме? – дип төпченәләр генә бит.
Абзый, «гариза» сүзен ишетүгә, кабынды да китте.
– Нинди гариза булсын инде! Безне – служба срогы тулгач, өйгә кайтырга
атлыгып приказ көтеп яткан солдатларны, беркөн иртән плацка тезеп куйдылар.
И шуннан соң часть командиры, кулындагы кәгазьгә карый-карый, «Иванов»,
«Петров», «Забиров», дип, байтак кына фамилияләрне укыды да соңыннан:
«Два шага вперёд!» – дип команда бирде. Без, фамилияләребезне ишеткәч, ике
адым алга чыгып бастык. Нәрсәгә юрарга белми аптырашып басып торабыз.
Шулчак командирыбыз (бездән сорап тору юк!): «Вы с этого момента являетесь
добровольцами! Поедете в Корею!» – дип, безнең, өйгә кайтырга дәртләнеп
торган солдатларның, язмышын хәл итте дә куйды. И шундук, товарный
вагоннарга төяп, Дәлни Востокка алып та киттеләр.
– Дөнья күреп кайткансыз инде алайса.
– Күрдек инде, күрдек... – ди электрик агай, ачуташ капкандай йөзен чытып.
Аннан әйтергәме, юкмы дигәндәй, бер мизгелгә туктап тора. – Ул чорда хәзерге
сыман тепловозлар юк. Паровоз, ачуым килмәгәе, станция саен туктап су ала,
ташкүмер төйи. Без ул товарный вагоннарда, юынмаган килеш сухой паёк,
каткан сохари кимереп, егерме бер көн бардык. Бетләп беттек. Шул – бүрек
колакчыны кадәр ярымутрау өчен никадәр солдат башын салды. Яралансам
да, ярый әле мин исән калдым.
***
Тимерне кызуында сугарга яраткан Сәетгали икенче көнне кул астында
эшләүчеләрнең барысын бергә җыйды һәм КТУ (коэффициент трудового участия)
– эшкә мөнәсәбәтеңә яки эшкә ничек катнашуыңа карап, хезмәт хакын билгеләү
мәсьәләсен күтәрде. Баязит вахтасындагылар хупласа да, Донгузовныкылар:
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
145
– Безнең бораулаган метрлар башкаларныкыннан ким түгел. Ни өчен без
хезмәт хакын алардан ким алырга тиеш? – дип, теше-тырнагы белән каршы
төште.
Сәетгали, туктагыз, тынычланыгыз дигәндәй, кулын күтәреп, кисәткән
шикелле итте.
– Григорий Иванович, монда эш бораулаган метрларда гына түгел. Без
барыбыз да бер коллектив, бер команда кешесе! Бер-беребезгә карата хөрмәт
кирәк. Смена тапшырганда, бөтенесе ялт иткән булырга тиеш.
Смена төгәлләгәннәрнең ял итәсе бар, алмашка килгәннәргә тизрәк эш
башларга кирәк. Сәетгали мәсьәләне үзенчә чиште.
– Карагыз аны, әгәр бер атна эчендә хәл үзгәрмәсә, мин бу мәсьәләне кабат
күтәрәчәкмен!
Буровойда мастерның сүзе – закон! Кисәтүнең тәэсире булды –
Донгузовныкылар акылга утырды. Кесәңә суга башласалар, утырмый кая
барасың! Әби әйтмешли, нибуч, утырырсың!
***
Таң атып килә. Күк йөзендә сизелер-сизелмәс кенә яктылык шәйләнә.
Үләннәргә иртәнге чык төшкән. Булат белән Гөлгенә яланаяк инеш өстендәге
басмада утыралар. Бүген аларның сүзе нефть тирәсендә.
− Нефть дип нишләп шулай бөтен ил купкан? − дип кызыксына Гөлгенә.
− Радиодан да нефть турында сөйлиләр. Авылга лектор килсә дә, шул
нефтьне телгә алмыйча калмый.
− Чөнки нефть ул – ил байлыгы, ди безнең Сәетгали абый.
− Ә аның файдасы безгә булырмы икән соң?
− Ник булмасын?! Сез менә куыклы лампага ни саласыз?
− Шуны да белмәскә! Кәрәчин инде, − ди кыз, үпкәләгән сыман.− Сельпо
кибетенә китереп саталар.
− Җир сөрүче тракторларның багына нәрсә салалар?
− Солярка диләрме соң инде, − ди кыз, шикләнебрәк.
− Ә машиналар нәрсә белән йөри?
− Бензин белән инде.
− Менә күрдеңме? Боларның барысы да безнең нефтьтән ясала! − ди егет,
бераз һаваланып. Аннары тагын ниләр өстәргә икән дигәндәй, бермәлгә тынып
тора. Шулчак келт итеп Сәетгали абыйсының сүзләре исенә төшә.
− Ул гына түгел, − ди ул, кабынып. − Өстәлгә җәя торган клеёнка, пластмасса
савыт-саба... Барысы да нефтьтән ясала.
Кыз өчен болары Америка ачуга тиң яңалык. Моңа кадәр уена да китермәгән
шаккатардай хәбәр.
Булат, аякларын суга тыгып, киленнәр кер чайкаган шикелле, бер алга, бер
артка селтәп «чайкарга» тотынды. Берара иртәнге тынлыкны су шупырдаганы
бозып алды. Әмма озакка түгел.
− Ай-яй суының салкынлыгы! Җелегеңә үтәрлек. − Егет, салкыннан
куырылып, аякларын судан чыгарды.
− Авылга Суыксу исемен юкка гына кушканнар дисеңме?
Чалбар балакларын тезенә кадәр сызганган Булат, басма аша үтеп, чыклы
үлән өстеннән яланаяк йөгерергә тотынды. Җылынмакчы инде, янәсе. Гөлгенә
тыенкы гына көлеп җибәрде (кычкырып көлмә – бәхетеңне куркытырсың, ди
аңа әнисе).
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
146
− Иртәнге чык җылырак дип уйлыйсыңмы?
Егет, беркадәр ара йөгереп килде дә, кабат басмага кереп, аяк киемнәрен
киде.
Әбиләр җәйге төнне бер саплам җеп кебек, диләр. Күк йөзе инде сизелерлек
яктыра бара. Саубуллашырга вакыт. Булат кызны иңбашыннан кочаклап алды.
− Гөлгенә, менә күрерсең, мин, һичшиксез, Сәетгали абый кебек мастер
булачакмын!
Бу әле беркемгә дә әйтелмәгән, егетнең күңел түрендә бөреләнеп, аны
һәрдаим алгысытып торган хыялы!
− Аның өчен күп укырга кирәктер шул.
− Укуы аның биш елдан артык түгел инде. Ә менә Сәетгали абый кебек
тәҗрибәле мастерга әверелгәнче, еллар буе буровойда куна-төнә ятарга,
бурильщиклар белән бер пот тоз ашарга кирәк.
Гөлгенә кинәт Булатның кочагыннан ычкынмакчы булып омтылды.
− Кит моннан, тәҗрибә туплаганчы, буйдак булып йөрергәмени синең
исәбең?
Булат көлеп җибәрде, кочагыннан ычкынырга талпынган кызны тагын да
ныграк кысып кочты, күпереп торган чәчләреннән үпте.
− Җанкисәгем, тәҗрибә туплаганчы өйләнми йөрсәң, беләсеңме, сакалың
билеңә җитәр! Җә Донгузов шикелле «вечный холостяк» булып калырсың.
Әнә, Сәетгали абый тәҗрибә туплаганын көтеп тормаган: институт бетергәч
тә яраткан кызына өйләнгән дә куйган. Өч малае бар. Олысы егет булып килә.
Егетнең ихластан сөйләгән сүзләренә ничек ышанмыйсың инде?! Ышана
Гөлгенә, ышана! Әмма әлегә аның сыерлар савасы, малларын көтүгә куасы
бар. Кыз, егетнең кайнар кочагыннан ычкынып, иңнәренә канатлар куйгандай
очынып, авылга йөгерде.
* * *
Сәетгали конторадан күңелсез хәбәр алып кайтты. Күрше буровойда ЧП
булган: скважиналары ишелеп, инструментлары забойда кысылып калган. Бу
хәбәргә барысыннан да күбрәк Булат борчылды. Әйтерсең, көтелмәгән хәл
аларның сменасында, аның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан.
− Сәбәбе нидә икән? − дип төпченә башлады.
− Ашыккан ашка пешкән, ди, – Сәетгали, үкенгән кыяфәттә, җиңелчә генә
башын тирбәтеп алды.− Метрлар артыннан куып, суны күбрәк кулланганнар.
Әйе, күп сөйләгән кеше турында да сүзенең суы күбрәк, диләр. Һәрнәрсәнең
чамасы булырга тиеш шул.
− Күпме бораулаганнар икән соң?
− Мең метрдан артык, ди.
− Да-а, жалко инде.
Борчылуы йөзенә чыккан Булат тагын телгә килде:
− Хәзер бер чакрым торба җир астында каламыни инде?
− Башыңны эшләтергә кирәк, энем, белдеңме?
− Ә нишләргә соң? Мондый хәлдән чыгарга берәр әмәле бармы?
Әмәле-ысуллары бар инде барын. Әмма аварияләр төрлечә була шул.
Барысы турында да тәфсилләп сөйли башласаң, сүзең озынга китәр. Ә бу егет
төбенә төшмичә туктамаячак. «Аңа «Почемучка» кушаматы гына аз. Булат бер
ябышса, талпан кебек!» ди Донгузов аның турында. Сәетгали, өстән-өстән
генә булса да, аңлатырга тотынды.
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
147
– Бу очракта, борауны турбинасы белән өзеп калдырырга туры киләчәк.
Ә аның өчен забойга торпедо төшереп шартлатырга. И аннан соң бер якка
авышып бораулауны дәвам итәргә була.
Булатның күзләре очкынланды.
− А-а, алай итеп тә буламыни, Сәетгали абый? – диде.
Сәетгали, гадәттәгечә, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп алды.
− Ни чарадан бичара дигәндәй, бик кыен булса да мөмкин инде, була.
Аларның әңгәмәсен тыңлап торган Зиннур, белдеклеләнеп, сүз кыстырып
куйды.
− Бик теләсәң, чалбарны да баш аркылы киеп була ди. Так что...
Помбурның сүзләре Булатның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып
очты. Аңа Сәетгали абыйсы сөйләгәне күпкә кызыграк иде.
− Мастерлары сез әйткәннәрне беләме икән соң?
− Ә мин Николайны күрдем инде. План бүлегенә отчёт биреп чыкканда, ул
да конторада бүлмәдән бүлмәгә кереп чабулап йөри иде. Киңәшләр бирдем.
Егет шуннан соң гына җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй тынычланып
калды.
* * *
Буровойда иң өлкәне − Баязит. Дистә елдан артык инде Сәетгали белән
алар бер арбада. Нефть эзләү хезмәтенең күп кенә борчу-мәшәкатьләрен дә,
шатлыклы мизгелләрен дә бергә кичерделәр. Сәетгали аңа үзенә ышанган
кебек ышана. Шулай да, доганы укыган саен савабы арта дигәндәй, вахтага
баскан хезмәттәшен кисәтте:
− Дустым, проект тирәнлегенә җитеп киләбез. Аңлыйсыңмы? Соңгы
метрлар булырга мөмкин. Зинһар, су белән саграк кыланыгыз инде, ярыймы!
Күршеләрнең хатасын кабатлый күрмәгез!
Баязит, ризалыгын белдереп, җиңелчә генә баш кагып куйды. Олпат ирләрчә
салмак адымнар белән эш урынына − платформа күперчеккә менеп басты.
Элегрәк Сәетгали аны укырга да кыстап караган иде дә:
− Миңа хәзер кырык биш яшь. Оныклар белән әвәрә килер вакыт җиткәндә,
нинди уку инде ул? – дип кул гына селтәде. Ә үзе буровой эшенең бөтен
нечкәлекләрен дә белә. Хет бүгеннән мастер итеп куй, югыйсә.
Сәетгалигә эш барышын көннекен-көнгә журналга теркәргә кирәк. Ул
вышкадан арырак урнашкан будкага кереп китте. Стеналарда киләчәктә
оҗмах тормышы вәгъдә иткән лозунглар, битен-күзен сакал-мыек баскан
юлбашчыларның саргаеп беткән, сабый төчкерсә дә, нидәндер өреккәндәй
калтырап куя торган портретлары, дөньяда гаме булмагандай, һаман
элеккечә сыңар кадакта эленеп тора иде. Сәетгалигә лозунгларның «Партия
торжественно заявляет: что нынешнее поколение советских людей будет жить
при коммунизме!» дигәне ошамый. Бик тиз бит! Бик тиз!
Җиңел генә табылган малның кадере булмаган кебек, коммунизм
дигәннәренең дә кадере булырмы? Коммунизмга чыгабыз, дип эшләмичә,
бот күтәреп ятсаң, кем сине ашатыр? Әби әйтмешли, эшләмәсәң эш көне −
ни ашарсың кыш көне? Тешсез әбекәйнең сүзе бер колхозчылар өчен генә
түгел, барча гавам өчен дә пәйгамбәр хәдисләре кебек. Буш хыяллар белән
генә рухланып ерак китә алмассың... Лозунгларның «... догоним ... перегоним
Америку...» дигәне дә бар.
Яшьләр, авыз күтәреп:
КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ...
148
− Куып җитәрбез, узып китәрбез
Американы якын елларда,
− дип җырлап йөриләр дә ул. Ә менә ничек куып җитәргә дә, ничек узып китәргә?
Бу минутларда ихтыярсыздан Сәетгалинең хәтеренә халык арасында таралган:
− Американы куып җитәргә ярый. Ләкин узып китәргә ярамый. Чөнки
безнең артыбыз шәрә. Оятка калырбыз! − дигән мәзәк килеп төште.
Ул, гадәтенчә, сизелер-сизелмәс кенә, үзалдына елмаеп куйды.
Ярар, болар турында югарыдагылар баш ватсын. Һәркемнең үз эше.
Сәетгали өстәл артына барып утырды. Өстәл янында «смирно!» басып
торган шкафтан, үрелеп, көндәлек эш журналын алды. Журналга тотынганчы,
егетләре бораулаган метрлар турында уйлады. Миллион еллар элек җир
куенында барлыкка килгән токымнар серләрен җиңел генә теләсә кемгә
ачмаган. Аларга кадәр дә, айлар, еллар буе көчәнеп тә, буш кул белән,
тәртәләрен кире борганнар булган бит.
Сәетгалиләр, шөкер, проект тирәнлегенә җитеп киләләр. Керн үрнәкләре
дә өметләндерерлек. Ходай кушса... шулай да шикләндерә.
Сәетгали эш журналының кирәкле битен ачты. Фикерләрен туплап, тәүлек
эчендә башкарган эшләрне барларга тотынды.
Ул арада кемнеңдер, будка баскычын дөбердәтеп, кабалана-кабалана
күтәрелгәне ишетелде. Йә Аллам! Мастерның күңелен шөбһәле уйлар өермәсе
биләп алды. Корт чаккыры! Буровойда бер-бер хәл булган ахры?! Ул кулына
каләмен тоткан килеш катып калды. Нинди хәбәр алып килер бу аяусыз дөпелдәгән
адымнар? Будкага ук кебек атылып, авызы колагына җиткән Булат килеп керде.
− Сәетгали абый, сөенче! Нефть чыкты бит! Нефть!!! Нефть чыкты!!!
Егет эчендә кайнаган шатлык хисләрен тыеп торырлык халәттә түгел иде.
Ул, бала-чага шикелле, кулларын баш өстендә болгый-болгый, үрле-кырлы
сикерергә тотынды...
− Нефть чыкты!!! Нефть!!!
* * *
Урман буендагы юлдан җилдереп килә торган җиңел машина күренде.
«Җилдерә» сүзе бу очракта, бәлки, туры килмидер дә. Чөнки юл тигез түгел −
ат юлы гына. Чокырлы җирләрдә машина күздән югалып тора да, уйсулыкны
үткәч, калкавыч сыман калкып чыга. Йөртүчесенең моңа исе китми ахры,
каядыр ашыккандай, машинасын «чыбыркылавын» белә. Тигез җирләрдә
машина, чыннан да, ярыйсы гына җилдерә.
Шофёр янәшәсендә утырган план бүлеге инженеры Любовь Степановна
ерактан ук вышка тирәсендә кешеләрнең күплегенә игътибар итте. «Шайтан
алгыры! Авария булган ахры. Өч сменаны да аякка бастырганнар. Ике көн
элек кенә «48 нче»дә булганы җитмәгән. Инде тагын?! Горшковныкылар өчен
дә бер кочак аңлатма яздырганнар иде. Чүп өстенә чүмәлә − монда тагын...»
− дип башын чайкап алды. Гадәттән тыш хәл − ЧП, ул бер буровой өчен генә
түгел, тулаем идарә өстенә кара тап булып төшә. Югарыдагылар да, шуны
искәртеп, «чеметеп» алырга яраталар. Әмма вышкага якынлашкан саен, аның
фаразлары иртәнге томан сыман әкрен генә тарала башлады. Чөнки чырайлары
кырысланган, борчылып тәмәке пыскыткан яисә инструмент күтәреп тыз-быз
йөгерешкән кешеләр дә күренми. Киресенчә, бораулаучыларның йөзендә
елмаю, нәрсәгәдер шатлану чалымнарын шәйләргә була иде. «Әһә! − дип
Ф Ә Т Х У Л Л А А Б Д У Л Л И Н
149
фаразлады ханым, − болар үзләренең беренче урынга чыкканнарын каяндыр
ишетеп алганнар да шуңа шатланалар инде». Ханым, аларның куанычына
сөенеч өстәмәкче булып, машинадан чыгуга, төрелгән ватман кәгазе «Яшен»не
җәеп җибәрде.
− Менә, күрәсезме, ниһаять, сезгә дә бәхет елмайды. Сезнең «47 нче» вышка
самолётта оча! Ә ташбакада...
Ханымга җәелеп китәргә ирек бирмәделәр.
− Любовь Степановна, безгә хәзер самолёт кына аз. Безнең вышканы
космик ракетага утыртып ясарга кирәк иде. Күрмисезмени, Баязит вахтасы
егетләренең кыяфәтен?!
Ханым шунда гына вышка-манараның кыл уртасында скважина өстендә эш
киемнәре лыч булып нефтькә баткан кешеләрнең ургылган җир маен туктатып
йөрүләрен абайлап алды. Сәетгали дә шулар арасында кайнаша. Ир уртасы
булып килгән мастерның йөзе бүген май кояшыдай балкый иде.
− Нәрсә, Сәетгали Исламович, чыганакка туры килдегезме? Әллә инде
мәйданга тап булдыгызмы?
Геологлар зур булмаган нефтьле урынны чыганак дисә, зуррагын мәйдан,
диләр. Ә тагын да зуррак мәйданны биләгәнен, башларын югары чөеп, нефть
ятмасы, дип атыйлар.
Сәетгали башын күтәрде:
− Анысын геологлар әйтер инде, Любовь Степановна. Безнең өчен иң
мөһиме: йокысыз төннәребез заяга узмады. Нефть табылды!
Ханым, беркавым эшне күзәтеп торганнан соң, һушына килеп, мастер
Сәетгали Сабиров җитәкләгән «47 нче» буровой эшчеләренә социалистик
йөкләмәдә каралган премиягә приказ әзерләп, иртәгә үк директорның өстәленә
куярга кирәк, дип, күңеленә беркетте.
Монысы фаразламыйча да хәл ителә торган мәсьәлә иде.
***
Ургылган нефтьне туктату өчен байтак вакыт китте.
Булат, смена бетүгә, тиз генә юынып алды да, ашыга-ашыга, чиста
киемнәрен киде. Көзге алдында кыяфәтен тәртипкә китерергә тотынды.
− Син нәрсә, бүген ураза что ли? Чәй дә эчмичә кая ашыгасың?
− Бүген Суыксуда концерт була. Казан артистлары килгән. Соңга калам.
− Боксёр перчаткаларыңны да ал инде. Суыксу егетләре тагын күзеңне
күгәртеп кайтармасыннар.
Булат, исе китмәгән кыяфәттә, кулын селтәп куйды:
− Ә без егетләр белән аңлаштык инде.
Булатның концерттан бигрәк Гөлгенәне күрәсе, тизрәк нефть табылу
шатлыгы белән уртаклашасы килә иде. Сөйгәнен сөендерерлек икенче зур
шатлыгы да бар егетнең. Сәетгали абыйсы аны ялга киткән Зиннур урынына
помбур – ярдәмче итеп куйды. Булат өчен бу зур вакыйга! Аның хыялына таба
ышанычлы да, өметле дә бер адым иде...
Егет бүген гомердә булмагандай чиксез шат. Җир-Анабыз, куенында
миллион еллар саклаган бер серен ачты! Булат Суыксуга таба әллә атлый, әллә
йөгерә, әллә хыялында очып бара иде. Ул урман яңгыратып җырлап җибәрде...