Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Ил капкасын кагам..."

Узган гасырның икенче яртысындагы шигърияттә ике шагыйрьнең бер генә әсәре
дә йөрәгем кылларын тибрәндерми калмый. Болар: серле рәвештә фамилия белән
дә бәйләнгән Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗановлар. Сүзем каләмдәшләре күңеленә,
мишәр катылыгы белән, җанга үтәрлек итеп «бәгърем» дип дәшүчән, Казанга ерак
Баулы районының Татар Кандызы авылыннан килеп, шул төбәкнең иң данлы бер
улына әверелгән, яшьлегеннән үк соң дәрәҗәдә милләтпәрвәр Рәшит абый – татар
поэзиясендә метафорик фикерне үткенләндергән, аңа күпсанлы үзенчәлекле троплар
алып килгән зур Шагыйрь турында барыр. Аның, Тукайныкындагы кебек, фикер һәм
хис тирәнлегенә, көчле лиризмга ия, халыкчанлык белән сугарылган иҗатында поэтик
метафора стиль доминантасына әверелгән иде. Аларның икесен дә Ходай Тәгалә иң
мөһим елларда татарның күзен ачар өчен дөньяга китергән кебек. Мөстәкыйль дәүләт,
рухи ирек өчен көрәш мотивларын иҗатының умыртка баганасы иткән Р.Әхмәтҗан
да һич көтелмәгән вакытта, чагыштырмача яшь килеш, милли хыяллар тормыш
киртәләренә бәрелеп имгәнгәнче китте…
Тукай белән Рәшит Әхмәтҗанны поэзиябезнең милли-сәяси эчтәлеген, актуальлеген
көчәйтү, татар язмышында зур эз калдырган тарихи-иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны
тәэсирле һәм гыйбрәт алырлык тасвирлау, чор тарихын әдәбиятка кертеп калдыру
кебек сыйфатлар да үзара якынайта. Һәрберсенең лирикасында борынгыдан
килгән уңай әдәби традицияләр чагылыш тапты һәм үстерелде. 1980 елдан «Казан
утлары»нда әдәбиятка җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткән Рәшит абый, әлбәттә,
«алтмышынчылар» арасында Г.Тукай исемендәге бүләккә иң лаек һәм аны алдан
алырга тиеш кешеләрнең берсе иде, әмма, аерым оешмаларның, тәнкыйтьнең
язганнарына игътибарсызлыгы, язмышның мәрхәмәтсезлеге, вакытсыз һәм көтелмәгән
үлем аркасында ул әлеге премияне ала алмады. Шушы сәхифәгә теркәлгән бу мөһим
фикер аның рухына шатлык иңдерсен, тарихка язылып калсын дип телим.
Р.Әхмәтҗан шигърияткә, Тукай кебек үк, стиль сыйфатлары ачык камил каләм
иясе буларак аяк атлый. Аңа кадәр үк бу өлкәдә танылып өлгергән каләмдәшләре
дә моны күреп таң кала. Тукай, беләбез ки – контрастлар шагыйре. Р.Әхмәтҗановта
тасвирдагы капма-каршылык, андагы дәрәҗәдә булмаса да, шулай ук еш күзәтелә,
әмма үзенчәлекле, башкачарак. Ул алдагы иҗат чорларында, тормышның капма-каршы
якларын тасвирлаудан битәр, төрле хисләр алып килерлек ситуацияләр эзли, таба,
шулардан хис һәм фикер уздыруда уңышлы файдалана. Әнисе, туган ягы, яшьлеге,
мәхәббәт, тормышның гомуми барышы… – ни турында гына язмасын, аның каләме
сагыш янында – шатлык, шатлык янында сагыш яшәве турында сөйли, йә каршылыклы
хисләр тудыра, йә төп хисне аңа читрәк икенчеләре белән өретә.
Күптән түгел генә Тукайның Җаек чоры иҗатын чагылдырып мәкалә язганда, үзем
дә әсәрләрендә моңарчы игътибар итмәгән, яшерелеп бирелгән никадәр кыю милли-
сәяси фикер барлыгына таң калган идем. Аннан Рәшит Әхмәтҗанов хакында күзәтү
мәкаләсе хәзерләргә туры килде. Һәм шулай ук анда да үзгәртеп кору елларына кадәр
әйтелмичә калган җөмләләрнең, яшерелгән фикерләрнең, үкенеч хисенең күплегенә
шаккаттым. Яшьлектә шагыйрьдән башкарак нәрсәләр эзләп укыйсың, хәзер җитдирәк
фикерләр көтәсең һәм игътибарлырак буласың, ахрысы. Бүген без Тукай әсәрләрендә
тасвирланган затларның кемлеген ачыклау белән мәшгуль. Күпләре турыдан-туры
яисә төрле кушаматлар ярдәмендә аталса да, беришләрен эш-гамәлләре генә ача.
Р.Әхмәтҗанов шигырьләрендә дә кемлеге төгәлләштерелмәгән, әмма зур күпчелеккә
аңлашылырлык тарихи шәхесләр, тирәлегендәге теге яки бу кешеләр чагылып-чагылып
Тукай һәм татар әдәбияты
164
китә. Мисалга Г.Тукайның «Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын…» сүзләрен
эпиграф итеп алган бер әсәрен китерик:
Казанында кычкыралар:
«Камыр булма – тимер бул!»
Юк, карышмый. Тик йөрәген
Халкынамы бирер ул?
Мәскәвеннән ыжгыралар:
«Булма камыр – бул тимер!»
Шүрәле хәлендә калса,
Коткарырга кем килер?
Югарыдагы әсәрдә илбашының катлаулы сәяси хәле тасвирланган, һәм шул ук
вакытта аның кискен хәлләрдәге таянычы бары тик үз халкы гына була алганлыгы
да ачык әйтелгән.
Тукай атаклы «Туган тел»е белән татар күңеленә мәңгегә узган. Моның шулай
икәнлеге турында Рәшит Әхмәтҗан шигърияте дә ачык сөйли. Аның традицияләрендә
тәрбияләнгән шагыйрь иҗатында ана тел мотивы – умыртка баганаларының берсе.
Р.Әхмәтҗанның теге яки бу әсәре белән Тукайныкылар арасында анык күзгә
ташланмаган башка бәйләнешләр дә бар. Аналарның бишек җырларын чагылдырган
әсәрләрен, милли теманы яктырткан аерым шигырьләрен укыганда, күңелдә бу
уй тумый калмый. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатының текстара бәйләнешләрен
кычкырып торган әсәрләр дә шактый. Рәшит абый үзе Тукай сүзләренең Изге
китабыбыздан ук тамырланганлыгын күрә:
Очрыйлар да, шәмаилләр укыйм:
Анда Тукай язган шигырьләр…
Үз халкына бала гына түгел,
Алла була ала шагыйрьләр.
Кемне тетрәндермәс бу юллар?! Монда Тукайны Бөек Көч янәшәсенә кую
да, сүзенең Хаклыгын раслау да, аңа Халык мөнәсәбәте дә, аңа хыял-өметләрен
тормышка ашыру да, афәтләрдән саклау да, юл күрсәтүдә ярдәм итә алырлык, әмма
ул үзе тудырган Бердәнбер Зат итеп карау да чагылыш тапкан. Шагыйрьнең шушы
рәвештә язуы укучыны бераз гына куркытып, имәндереп тә җибәрәдер. Югарыдагы
дүртьюллыкта Тукай әсәрләрен Коръән сүзләренә тиңләштергән Р.Әхмәтҗанов вакыт-
вакыт аларның тормыш белән каршылыкка керүен дә күрә. «Без – халык» әсәрендә,
шулай дип әйтергә дә хокукы булмаган татар турында уйланганда, «Халык – зур», дигән
Тукай сүзләрен исенә төшерә, әмма «зур» һәм «кечкенә» төшенчәләренә башка мәгънә
сала, зур илдә татарның һаман да түбәнсетелүе – «кечкенәлеге» хакында фикер әйтә.
Рәшит абый гомере буе шахталарда бил бөккән, кайвакыт кара икмәккә дә туймаган
татарның һаман йокыдан уянмавына, күзен ачмавына, алдынгы милләтләр рәтенә
басарга теләмәвенә гаҗизләнде. Тукай кебек үк, ул да бер алдынгы карашлы татарга
йөзләрчә маңкортның каршы чыгуы хакында еш язды. Без аның иҗатында яңа «Печән
базарындагылар»ның милләтчеләргә булган рәхимсез бәяләре («Маңкортлар һөҗүме»),
чын көрәшчеләрнең «яман уйлы»лардан куркып калмавы белән очраштык («Марат
Арсланов монологы»). Ул да, Тукай кебек үк, милләткә хезмәтнең иман эше икәнлеген
сөйли: «Вә билләһи… Илгә ирек яуласак без, / Җир өстендә безнең өчен тәмуг бетә. /
Дөньялыкта кылган изге гамәлләрнең / Ияләрен җирдә-күктә оҗмах көтә».
Р.Әхмәтҗановта электән килгән дини символикага мөрәҗәгать итү үзгәртеп кору
елларына кергәч көчәя. Өммәт, кол, гөнаһ, ант, Хозыр, җиде кат күк… Шактый бай
лексик кыр бу. Рәшит абый иҗатында Тукай үз иткән халык теле бизәкләре дә мул,
фольклордан күчкән образлар кыры да киң. Тукай һәм Рәшит Әхмәтҗан бәйләнешләре
турында сөйләгәндә, һичшиксез, аның әдәби элгәресе күтәргән проблемаларны яңа
шартларда яңача эчтәлектә ачуын әйтергә кирәк. Болар татарның язмышы, теленең
һәм диненең киләчәге, үзаңының торышы һәм аны уяту гамәлләре турындагы уй-
хисләр рәвешендә чагылыш тапты. Әйтик, «Тукайның соңгы рәсеме» – милләтнең
үзаңын уяту, үстерү, иманлы итү максаты белән сугарылган көрәш поэзиясенең
бер үрнәге. Ул бу көрәштә Тукай иҗатына да өмет белән карый, аның бала чактан
Р И Ф Ә Р А Х М А Н
165
җырланган «Туган тел»е халыкны терелтергә, уятырга сәләтле дип саный («Бергәләп
җырлыйк»). Шул ук вакытта шагыйрь үз халкының көрәшче һәм талантлы улларын
саклый алмавы өчен газаплана. «Тукайның соңгы рәсеме»ндә, мәсәлән, шагыйрьгә
миһербансыз имансызларны битәрләү авазлары яңгырый: «Карурманнар уртасында
калып, / Тарихларның кылын тарткан бар: / Асрамага бушлай бирсәләр дә, / Тукай
булгач, шактый сатканнар!»
Р.Әхмәтҗан әсәрләренә Тукай иҗатыннан аерым гыйбарәләр, истә калырлык
троплар бигрәк тә ул яраткан темаларны дәвам иткәндә килеп керә («Казанга
хат»). Галимнәр халыкка киң билгеле «Ачлык мәйданында» бик күп образларны
Тукайныкылар янәшәсенә куеп карый һәм уртаклыклар таба; кояш, корбан һәм башка
символларның үзенчәлекле трансформациясе турында сүз алып бара. Р.Әхмәтҗан
әсәрләрендә Тукайда да очраган образларга мисал итеп «Бишташ» поэмасындагы
Кисекбашны китерергә мөмкин: «Күзе бар күк явыз Кисекбашның / Кол Галине эзли
/ Икенче кат үтерергә теләп, / Эзли – өмет өзми». («Икенче таш»).
Р.Әхмәтҗанов Тукай исемен, сүзләрен милли азатлык көрәшенең бер атрибуты
дәрәҗәсендә күрә. «Сәлим Әбү-Бәкер монологы»нда лирик мин йөрәген һәрвакыт
Тукайга якынаерга өнди. Тукай һәм Р.Әхмәтҗановның үзара якынлыгы һичкемдә
бәхәс уятмый. Р.Әхмәтҗанов каләменең көче дә Тукайныкы белән тиңдәш – милли
рухында, тормышчанлыгында, ихласлылыгында, хисси тирәнлегендә, хакыйкатькә
омтылышында, метафоралар тудыру осталыгында. Алар икесе дә – пейзаж һәм
гражданлык лирикасы осталары, нечкә лириклар, кыю сүзле публицистлар. Милли
рухлы көрәшче шагыйрьгә әверелгән Р.Әхмәтҗан иҗатының төп концепциясе,
остазыныкы кебек үк, татар кешесенең җанын, күңел төпкелендә яткан хыял-
омтылышларын, киләчәккә бәйле өметләрен ачу максатына барып тоташа.
ХХ гасырның соңгы чиреге татар шигъриятен яктырткан бер язмасында
Т.Галиуллин: «Рәшит Әхмәтҗанов лиризм белән моңсу, заман сынын эчке уйлану
рухы белән кушып, шәхеснең кичерешләр дөньясын сурәтләү чаралары ярдәмендә
сынландыра. Үз чоры татар поэзиясенең үзәк юлыннан атлаучы шагыйрь Халык
тарихы, Милләт, Тел язмышы, Тукай шәхесе турында уйлана, шул төшенчәләрне
шигърият чыганаклары итеп калкыта», – ди1. Тукайны күтәргән, әдәбият тарихында
аның янәшәсендә урын бирүләренә ышанмаса да, Рәшит Әхмәтҗан, милли көрәш
яндырган йөрәгенең ахыр чиктә туктап каласын сизгәндәй, татар бәхете өчен җан
биреп, аның күңелендә яшисенә өметләнә һәм Газинур Моратка багышланган әсәрендә
шушы юлларны яза:
Бу мәңгелек, кочакларын җәеп,
Барчабызны чакырып торса да, –
Безнең өчен түгел бөек Тукай
Атлап кергән алтын бусага.
Без – гадиләр. Безнең шикеллеләр
Балкып калса кала бүгеннән.
Әйдә, энекәш, тын да алмый бергә
Могҗизалар көтик үлемнән.
Азатлыкны, бәлки, гомерләргә
Алмаштырып ала алырбыз.
Исәннәрнең әйтүләре мөмкин:
– Безнең белән сез дә калыгыз!
– Калырбыз.