УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Туфан МИҢНУЛЛИН
«Адин чурт!»
Бер башкорт артистының малае рус мәктәбенең беренче классына укырга керә.
Беренче көнне үк малай өенә җылап кайта.
– Нәмә булды? – дип сорый әтисе.
– Мине татарин дип үртиләр, – ди малай, мышкылдап.
– Ә һин иртәгә әйт уларга. Мин татарин түгел, башкир, диген! – дип өйрәтеп
җибәрә әтисе.
Икенче көнне тагын да ныграк җылап кайта малай.
– Нәмә булды инде тагын? – ди әтисе.
– Үртиләр, – ди малай.
– Мин өйрәткәнне әйттеңме һун?
– Әйттем... – ди малай. – Татарин, башкирин – адин чурт, дип көләләр!
Дөрес әйтә бит!
Сабан туеның кызган чагы – көрәш бара. Берәве ега, берәве егыла. Мәйдан уртасына
әтәчләнеп чыгучылар да бар. Алары инде бераз салып алганнар. Алар йә гаделлек
таләп итәләр, йә булмаса, көрәшергә дәгъва кылалар. Аларны милиционер иптәшләр,
кулларыннан җитәкләп, читкә чыгарып утырталар.
Менә мәйдан уртасына күлмәген салып ташлап, бер кызмача урыс агайне чыкты.
Көче ниндидер, тавышы каты, бөтен мәйданны яңгыратып кычкыра:
– Дайте мне полотенце, буду бороться! – ди. – Татары меня уважают, сами лягут! – ди.
Дөрес әйтә бит – шундый шул без, бүтән халыкларны хөрмәт итү йөзеннән,
үзебез егылабыз. Тик бүтән халыклар безнең шул «яхшы гадәтебезне» аңлап кына
бетермиләр...
БАТУЛЛА
Ике дурак
Төзүчеләр сараенда Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсе булды. Соңыннан мәҗлес
җыелды. Бу мәҗлестә обкомның идеология секретаре Мирзаһид Вәлиев тә бар иде.
Бераз төшереп алгач, Фәрваз Миңнуллин Батуллага әйтә:
– Карале, мәҗлес бик рәсми бара, бөтенесе дә Мирзаһид Фәтхиевичтан куркып
бөрешкән, Сибгат абый булып күрсәт әле, – ди.
– Сибгат абыйдан рөхсәт кирәк! – ди Батулла. Фәрваз бу турыда мәҗлес хуҗасына
җиткерә. Хуҗа, әлеге эшне хуплап, Батуллага ым кага. Батулла, нәкъ Сибгат Хәкимгә
охшатып, бер-ике мәзәк сөйли. Халык рәхәт көлә, ашау-эчү, күңел ачу башлана,
мәҗлес күтәрелеп китә.
Икенче көнне Матбугат йортында Батулла Сибгат ага белән очраша.
– Кичә әйбәт сөйләдең, мәҗлесне күтәрдең, – ди Сибгат. – Ләкин тегеңә... – шагыйрь
имән бармагын өскә, түшәмгә төртеп, – тегеңә ошамаган. Миңа әйтә, нигә син шул
сакаллы дуракны мәҗлесеңә чакырдың, нигә син шул дуракны куып чыгармыйсың,
ул бит, Сибгат абый, сине мыскыл итә, ди. – Бераз тын торгач, остаз тагын өстәп куя:
– Юмор аңламый, дуррак!
Чын ялкау кирәк!
– Татар Язучыларының корылтае якынлаша, нишлибез? – ди Ләбиб Лерон.
– Һичшиксез, рәис итеп Ләис Зөлкарнәйне сайларга кирәк, – ди Батулла. – Ул бөтен
яклап та моңа лаек.
– Дөрес, Батулла ага! – ди Ләис Зөлкарнәй.
– Ялкау бит ул! – ди Ләбиб.
– Шуңа күрә мин аны тәкъдим итәм дә! – ди Батулла. Тегеләре – Гариф та,
Мөхәммәди дә – ялкау булсалар да, хет үзләре өчен эшләп калды. Бу үзе өчен дә
берни эшләмәячәк!
– Дөрес, Батулла ага! – ди Ләис.
Морад ДУСАЙ
Хикмәтле исем
Мәгъсум Гәрәй белән Камил Кәрим очрашса, һәрдаим бәхәс чыга. Вәләкин ике
каләмдәшнең бәхәсе һич тә каләмгә бәйле түгел. Биредә хикмәт – аларның авылдаш
булуында, чөнки икесе дә – Татарстаныбызның иң зур авылы саналган Шәледән. Сүз,
әлбәттә, авылларында калган мал-мөлкәтне бүлешү хакында да бармый. Хикмәти асыл
монда һич тә җисемдә түгел, ә бәлки исемдә, атамада ята!
– Безнең авылның чын исеме – Шале! – ди Мәгъсум Гәрәй, – кайчандыр аңа
французлар нигез салган булган. Соңрак Каф тавы артындагы горур ырулар да килеп
кушылган. Аларда әле хәзер дә Шале авылы калган – шул бер тамырдан инде без! –
ди ул.
– Син монда юкны сөйләп торма, Мәгъсум абый! Үзеңне дә, авылны да оятка
калдырып... Шаледән икәнсең – бар Шалеңә кит! – дип, Камил Кәрим аны шундук
Каф тавы артына «олактыра»...
«Казан утлары» журналының проза бүлеге урнашкан тарихи 147 бүлмәдә бу
бәхәсне Марат Закир тыңлап утыра. Бахыр, бер ача күзен, бер йома. Авылдашларының
бәхәсендә әле «Чуен», әле «Корыч» тавышлары чыңлый, мин сиңа әйтим! Хәтта, ара-
тирә ике металл бәрелешеп, тирә-юньгә чаткылары да чәчри сыман. Хәер, монда да
бер хикмәт ята, җәмәгать. Ник дигәндә, берсе – Чуен Гәрәй малае, икенчесе – Корыч
Әдһәмнеке. Авылда кушаматсыз кеше булмый.
...Әйе, бәхәс отыры кыза гына бара. Шәл бәйләүчеләргә баглы кыйсса да сөйләнә,
Алып тауларындагы Дудергоф калкулыгының көтүче йорты да искә алына, кыскасы,
гәп кызганнан-кыза бара.
– Абзыйлар, авылыгыз Мишә елгасы буенда урнашкан, шулай бит?! – дип, ниһаять,
Марат Закир да сүз кыстырырга җөрьәт итә.
– Әлбәттә! – ди Чуен.
– Нәкъ үзе! – ди Корыч.
– Инде килеп, Мишә буенда да урнашкач, борын-борын заманнарда авылыгызның
исеме Мишәле булмадымы икән? – ди Марат Закир.
– Бик мөмкин! – диләр болар берьюлы.
– Этимолог-галимнәр фикеренчә, Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап
алынгач, су буенда татарларга яшәргә ярамаган – аларны куганнар. Шул вакытта
авылыгыз Мишәленең «Ми»е төшеп калган да «Шәле»гә әверелгән, – дип нәтиҗә ясаган Марат.
Сәхифәне Марсель Галиев әзерләде.