СҮЗ – ӘҖӘЛГӘ ДАРУ ДА...
ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР
Зиһенеңдә – татар теле
Колачыңда – татар иле,
Зиһенеңдә – татар теле,
Күз алдыңда – ачы җиле...
Нәсел-ыру, шөкер, тере!
Сүз көче
Сүз – әҗәлгә дару да,
Сүз – гомергә агу да.
Дару – сеңә дә эри,
Агу – кабергә сөйри.
Әниләр елмаюы
Бүләк иткән гөлләр шиңә,
Гүя, кояш баюы.
Бәйрәмнәрне бизи фәкать,
Әниләр елмаюы.
Сорау белән
Ыңгырашып чайкаласың,
Моң төштеме башыңа?
Шундый сорау белән, Нарат,
Басып торам каршыңда.
Нәкъ безнеңчә
Карап йөрим, нәкъ безнеңчә
Яши икән урман җаны.
Агачның бар пәһлеваны,
Меңьяшәре – ветераны...
Иген кырында
Каерылып уңган игенең
Җыелмаган, сукмаган –
Гомер юлың кыл урталай
Өзелгән шул, туктаган.
Өстәлеңне ямьләр
Эше күп, анысы, бакчаның...
Тот йә тотма – ихтыярың.
Өстәлеңне ямьләр көзен
Үз кишерең, үз кыярың.
Әйләнмәсен чүплеккә
Әдәби сүз өлгералмый
Илдә барган тизлеккә.
Матбугатның гайбәт кыры
Әйләнмәсен чүплеккә.
Затсызлык
«Әдәп» сүзе ыңгыраша,
Сулкылдый, сызлый бүген.
Хәерчелек һәм затсызлык
Каплады заман күген.
Зиндан кирмәне кирәкми
Кирегә китмә, тарихым,
Кайтарма шәхес культын.
Рухи зиндан кирмәненә
Бирмә гаделлек пультын!
Үкенечле кайгы
Кайчакларда елны түгел,
Үткәреп булмый айны.
Үкенечле кайгы шулдыр –
Үзеңә килгән кайгы.
Алла белә
Бала үлә икән – ана «үлә»,
Җәбер хакын бары Алла белә.
Ишеттеңме Ана сүзен, түрә?
Без дә кеше, үзебезгә күрә!..
Каенана туфрагыннан...
Киленле йорт ким булмасын,
Киленле йорт киң булсын.
Шул туфрактан туган килен
Каенанага тиң булсын!
Кадерле кунаккаем
Түремнән уз, түргә утыр,
Мә мендәр, кунаккаем.
Итәк-җиңең җыярак төш,
Яныңа кунаклаем...
Көчсезлекнең көче
Ирдавайлап, төкерек чәчеп,
Торып булмый ул ирдә.
Хатын-кызның бөтен көче –
Бары көчсезлегендә.
Дигән идең
Син бит мине әҗәлеңнән
Урлап качам, дигән идең.
Картлык җитте, иртә дә кич
Сине көтеп яткан көнем...
Язларда калды
Тамыр җибәрмәде талым,
Бөресе бүрталмады.
Язларда калды язмышлар,
Яшәреп киталмады.
Шарлавык
Кыяларны кыл урталай бүлгән
Котсыз, өнсез кара тарлавык.
Ике як та биек, бөек тә бит...
Ә уртада – төпсез шарлавык.
Шатлык
Хатың алдым да мин, и сөендем,
Шылтыравык тапкан баладай.
Басып торган җирем кысан иде –
Иркенәйде чиксез даладай.
Өн һәм төн
Мин төшемдә бүген сине күрдем... –
Аккош булып кайттың күлемә.
Өннәремдә кара көйгән йөрәк,
Күр, төннәрдә нурга күмелә.
Ысланган бу...
Сүз дә җитми, теш тә үтми –
Ысланган бу, какланган.
Кешелеге күптән беткән,
Кабихлеге сакланган.
Имансызга
Ашыңны да ашар ул,
Башыңны да ашар ул.
Үз өеңдә, үз түреңдә
Сиңа тәмуг ясар ул.
Рас килү
Җилпенә җил, тибрәнә җил,
Чайкала су өсләре.
Дөнья күргән кешеләрнең
Рас килүчән төшләре.
Хуҗабикә сүзе
«Очын очка ялгый алмый
Яшәүләре бик кыен».
...Сыгылып төшкән өстәле,
Кызганып куйдым сыен.
Чын җырларны сагыну
Язып бара күңел, теркәп бара
Кайчан нинди җырлар кирәген.
Такмаклар күп, әмма чын җыр, диеп
Атап була бүген сирәген.