Кыпчак кызы Аксанә (роман)
Кереш сүз урынына
«Кыпчак кызы Аксанә» романының язылуы үзенчәлекле булып чыкты. Һәр
бүлеген автор миңа – үзенең кырыс тәнкыйтьчесе һәм таләпчән редакторына
биреп укытып ала иде. Икебезнең дә Мәскәүдә яшәвебез һәм еш очрашып
торуыбыз бу яктан бик уңай иде. Әмма беренче бүлек – әсәрнең камертоны
җиңел генә табылмады. Икебезне дә канәгатьләндергән нәтиҗәгә килгәнче, унга
якын вариант язылды. Минем 2005 елда Казанга кайтып китүем бу эштә тагын
да өстәмә авырлыклар тудырды. Миргазиян абый язылып беткән бүлекләрне,
әледән-әле бандероль аша юллап, Казанга җибәрә башлады. Мин исә укып
чыгып, фикерләремне, киңәшләремне әйтеп, текстны машинка битләренә салып,
чиста битләрне төзәтергә кире җибәрә идем. Шул нигездә, ул өр-яңа иҗат
ашкынуы белән, кулъязманың таныр җирен дә калдырмыйча, үзен-үзе яңабаштан
редакцияләп чыга иде. Инде бу төзәтелгән кулъязманы мин кабат компьютерда
җыеп, чиста вариантны янә үзенә кайтардым. Чөнки ул, өендә компьютеры
булса да, анда җыярга өйрәнмәде, машинкада да үзе басмады – тимер клапанлы
йөрәгенә ярамый иде. Безнең җиде елга сузылган эшчәнлегебез барыбер азагына
барып ирешә алмады. Миргазиян абый мәңгелеккә киткәч, әсәр тәмамланмаган
хәлдә, вариантлары белән торып калды. Кайбер сюжет сызыкларын, гомум
композицияне ахыргача хәл итеп бетерергә кирәк иде. Баш героиняны нишләтергә
дигән сораулар да эленеп калгандай булды.
Әсәр иҗади эшләнү процессында иде. Шуңа хәтта корабль-лайнер яисә кайбер
геройларының исемнәре генә дә 3-4 төрле булып саклану бик табигый. Авторның
үз кулы белән бербөтен итеп күчергән, алты бүлектән гыйбарәт әсәре торып
калды. Әлеге ун бүлекле әсәрнең дүртесе исә язучының караламадагы калган төрле
вариантлары нигезендә һәм аның башка язмаларын файдаланып башкарылды.
Авторсыз калган редактор хәле, шахмат тактасында берүзең уйнаган кебек,
шактый четерекле эш булып чыкты. Әсәрне тәмамлау шактый сузылды, чөнки
авторның мөмкин кадәр күбрәк язмаларын һәм үзе редакцияләгән текстларын
кулланырга тырыштым. Бәхеткә, автор белән бер юнәлештә фикер йөртүебез,
шул исәптән аның алдагы томнарын эшләгәндәге тәҗрибә һәм искиткеч бай
вариантлар торып калу әсәрне теләгәнчә башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.
Равил РАХМАНИ
9
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ1
РОМАН
Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала...
Татар халык җыры
Беренче бүлек
1
Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә
иреште.
Җир – аның канына сеңгән күптәнге хыялы; игенче гаиләсендә туып-үскән
кеше буларак, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган
туфрактан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, үзенең инде
тыныч кына тормыш алып бару теләге – аның яшәү рәвешенә үтеп кергән
табигый бер ихтыяҗы иде. Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыра
икән дигәнне ишеткәч, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында
мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган секретарь Рахманкуловны
исемлеккә кертте. Кооперативның рәисе, милләтенә кагылып тормыйк, ике
тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның
шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны кабат төшереп калдырсаң, мин аны синең
үз урыныңа кертәм…» – дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына
ирешә алды.
Бакча кооперативы Мәскәү – Волоколамск арасындагы тимер юл буенда,
урыс әдәбияты классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган
урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән,
Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына
урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасында, генерал Панфилов кулы
астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җир – Дубосековоның
да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы
мәгълүмат тагын да тулылана төшәр иде.
Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, совет
халкының тамагын туйдыра алмады. Сугыш елларында бирелгән хәерче
сыныгына тиң алты сутый хуҗалы җир дә шәһәр базарының шактый гына
өлешен тәэмин итте. Шушы чынбарлыкны истә тотып, Рахманкулов үз өлешенә
тигән җәймә зурлыгы җирендәге каеннарны егып, җимеш һәм яшелчә бакчасы
ясарга ниятләде.
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп
керде:
– Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, – диде кызы Кәримә. – Яшелчә-
җимешне үзем сатып алам, каеннарыма кагылма, яме!
Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты:
– Кәримәнең йолдызнамә символы – каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның
язмышына балта чабасың. – Сөйләшү урысча иде. – Руки прочь от берёз!
Рәсәй шартларында беркем, беркайчан тулы хокуклы хуҗа була алмаган.
Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа
иде... Крепостной коллык бетерелгәннән соң да, крәстиян үзе түгел, аның җиренә
община хуҗа булган. «Община» – урыс табигатенең дәүләтчелеге барлыкка
килгәннән бирле ярым солдат, ярым кол, ярым ушкуйник булып яшәргә дучар
1 Равил Рахмани әдәби эшкәртүендә.
10
ителү. Рахманкулов, «Россию умом не понять, её аршином не измерить...»
дигән чынбарлыкка килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып,
башкалар ничек уйласа – шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсә – шулай
яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик
тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге
дә барча законнар белән шул гомум буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма
тик шунда: әгәр «бөтенесе колхозныкы, димәк, минеке», дип фикер йөртүче
берәү бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә
үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы – корт төшкән алманы
рөхсәтсез алганда тотсалар, аны бәреп үтерергә дә мөмкиннәр иде.
Буйга утыз, аркылыга егерме метр шул җирне койма белән уратканда
купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләменә сыймас
иде. Әйтерсең, бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич
Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак
белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем»
повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан
кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.
***
Рахманкуловның сул як күршеләре бакча алган елны ук каеннарының бер
өлешен төпләп, түтәл ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән
бер өлешен каеннардан чистартып, барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге,
суган, карлыган, кура җиләге, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир
түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче
ел уңышы бик мул булды.
Әмма ике-өч ел уздымы икән, ашлама кертелгән шул җирләргә мыштым
гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән аларның җиләк-җимешен генә
түгел, карлыган куакларын да каен «ашап» юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны
уйга калдырды: «Бу моңсу агачны кемсәләрнең «үз» каены дип тамгалавында
дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит нәкъ шушы агач кебек, тамырларын
күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши... тегеләре шуңа
һич мантый алмый?»
Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җирне эшкәртүгә каеннарның
әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.
Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама
әзерләр өчен, Рахманкулов, тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны
ясады. Язын ашламага әверелгән шул тиресне түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк
белән казый башлаган иде – хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары,
тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде...
Инде моннан соң да бу агачларның кем каены булуына ышанмый кара син!
***
Фридрих Энгельс: «Адәм баласын хезмәт кеше иткән», – дигән.
Коммунистик идеягә нигез салышучының бу күрәзәлегендә дөреслек тә юк
түгелдер. Әмма шул сакалбайның сүзләрен тормышка ашыру өчен, Рәсәй
җирен тоташтан диярлек ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп, адәм баласының
хезмәттән башка гамәлләрен юкка чыгарып, бил бөгүне генә калдырганнан
соң, кеше, кеше булуын югалтып, әкренләп йөк атына әверелә башлады. Атка
әверелү белән генә чикләнмәде коммунистик идеологияне йодрыклап кертү.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
11
Дини инану урынына мәҗүсилек чорының хорафаты тамыр җәйде. Октябрь
баласы, пионер, комсомол сабакларын бисмилладан тирәнрәк үзләштергән
Мәрьям коммунизмның җәннәт алып килүенә җаны-тәне белән ышанып кына
түгел, инанып яши иде. Революциягә кадәр, исламның шәригать кануннары
көчле чакта, ырымнарга, сихергә буйсыну халыкның аңында тамыр җәя
алмаган булса кирәк. Коммунистик идеяне халыкка дин урынына куркытып
тагучылар ислам (шулай ук носарилык) дине тәэсирен юкка чыгарырга мәҗбүр
булганнар. Идарә дилбегәсе коммунистлар кулыннан ычкынып, демократик
идарә итүгә күчкәч, егерме беренче гасырның тәүге елларында халыкның,
бигрәк тә ярым-йорты зыялыларның аңына мәҗүсилек кануннары бәреп керде.
Күрәзәчелек, гороскоп, сихер, мең төрле ырым-ышанулар – барысы да шуңа
барып тоташа түгелме соң?!.
«Шәрекъ – Шәрекъ ул, – ди инглизнең күренекле шагыйре, Нобель бүләге
лауреаты Ридьярд Киплинг. – Көнбатыш – Көнбатыш. Алар үзара беркайчан да
кушыла алмаячаклар...» Түтәл казыганда, Габдрахманның исенә шушындый
гыйбрәтле фикерләр килеп төшә иде.
Рәсәйнең башкаласында туып үскән хатыны белән Рахманкулов өч дистә
ел тату яшәде. Шуңа карамастан, аларның җиргә булган карашлары Киплинг
фикерендәгечәрәк иде. Габдрахман, инде илле елдан артык шәһәрдә яшәсә
дә, авыл кешесе булуыннан һич арына алмый. Бу сыйфат бигрәк тә җир
мөнәсәбәтендә көчле иде. Мәрьямнең исә табигатендә һәм күзаллавында
шәһәрчәлек өстенлек итә. Ул бакчаны ишегалды, ял итә торган урын-дача
буларак тоя, ә Бәкер малае аны бәрәңге бакчасы, җиләк-җимеш үстерә торган
ризык чыганагы итеп күрә иде. Никадәр тырышсалар да, бу өлкәдә алар үзара
уртак тел таба алмыйча интегә бирделәр. Никита Хрущёвның шәһәр белән
авыл арасындагы аерманы бетерү өчен, агрокала төзү планы да нәкъ әнә шулай
сабын куыгы шикелле шартлап җилгә очты бит...
Урман ягыннан килгән күке тавышы Габдрахманның балачак хатирәләрен
уятып җанландыра. Сагындырып Караяр искә төшә. Гомер үтеп бара. Ул бит
армия хезмәтеннән арынгач, туган авылына кайтып, тәрәзәләре урам ягына
карап торган зур йорт салу, ат асрау, җиде бала тәрбияләү турында хыялланып
яшәде. Кайда ул зур, иркен йорт? Юыртканда йөрәк кага торган җирән кашка
аты кайда? Ишегалды тулы таза, матур балалар кайда?!
Мәрьям иртән, гадәттә, йоклый. Шәһәр кешеләре иртә торырга яратмый.
Кәримә – эштә. Ул бакчага ял көннәрендә генә килеп йөри ала...
Габдрахманның яшьлектәге татлы хыяллары еллар дәвамында акрынлап
сүнеп юкка чыкты. Ул үз яшәешенең чынлыгына кайтты. Бәкер малае бит
хәзер шәһәр кешесе... хәтта күпләргә борын чөяргә, шапырынырга мөмкинлек
биргән башкалада яшәүче. Москвич! Әнә, ул хәтта Мәскәү язучылары
кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә,
аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде...
2
Әнә, яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан
Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч
татлы ис сулыш юлына кереп канга тарала. Җылына башлаган җирдән сабый
үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып
җибәрде. Ботинканы салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм
өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә…
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
12
Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына
юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча
йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит
туачак бала кадере! Җан кадере!
– Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар...
Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән
җилкапканың тактасына тотынып, Рахманкуловның уң як күршесе Евгений
Моисеевич Резник тора иде.
– Хәерле иртә, – диде Габдрахман. – Нигә кермисең... әйдә, уз.
– Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең
белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне
чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле сыланып торган
яшькелт балчык. Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын
укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының
«подрайские землицы»ларын басып алмаган булыр иде.
– Күрше урамдагы Вадим Каргаловның «разбойничье гнездо», дип,
Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны
шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, әһәмият бирмәскә тырышабыз.
Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә
кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.
Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп, буйдан-буйга
сузылган үзәк урам – «Бродвей»га чыгып, урманга таба атладылар.
– Хәтерлисеңме икән, бер тапкыр син миңа «басып алучылар оккупацияләнгән
җир белән уртак тел таба алмый», дип исбатлаган идең. Күзәтеп йөри торгач,
синең бу фикереңдә дөреслек барлыгына төшендем.
– Син мине фәлсәфә куертырга чакырдыңмыни? – диде Рахманкулов,
атлавыннан туктап.
– Юк, миңа синең киңәшең кирәк. Аны син генә бирә аласың.
– Әллә син дә, чирәмеңне казып, бәрәңге утыртырга ниятләдеңме?
– Юк инде. Әнә, син өч аршын җиреңдә күпме чокындың, күпме тирес
ташыдың. Берәр нәрсә үстерә аласыңмы соң?..
– Җирнең ашын каен тамырлары суырып бетереп тора. Каен кайгы китерә,
дип картлар дөрес әйткән икән...
– Ә нигә кисеп ташламыйсың?
– Кызым кистерми. Якын да җибәрми.
– Бакчаңа ул хуҗамыни?..
– Узган ел мин аңа яздырттым. Картаела бит... Гомер үтеп бара.
– Мин барыбер аңламыйм, бакча аныкы булгач, нигә син шулай интегәсең?..
– Тәнемдә крәстиян каны акканга. Җир миннән көчлерәк булып чыкты. Ул
исә үзен, сабый бала шикелле, назландырып торганны ярата... Син бит миңа...
сүзем бар, дигән идең.
– Күрше, әйт әле, диңгездә шторм вакытында күңел болганудан нинди
дару эчәләр?
– Утыз елга якын эшләп, дару эчкән диңгезчене очратканым булмады
минем. «Салагаларга» диңгез бүреләре якорьга ябышып төптән чыккан ләмне
ашаталар. Мыскыллап инде, билгеле.
– Хәзер бит медицина бик тә алга китте. Андый дару булмый калмас. Син
аны белергә тиеш.
Күршесенең җәмгыятьтәге прогресска шулай мөкиббән булуы табигый иде.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
13
Чыннан да, фән һаман алга бара. Ә менә җәмгыятьтә яшәүче адәм балалары...
«Комсомольская правда», «Московский комсомолец» газеталарының, йөзләгән
гламур журналларның эчтәлекләре иң примитив хорафатка – җенесне кытыклап,
аздырып торуга көйләнгән. Фәнни яктан дәлилләп булмаган йолдызнамәләр,
һәр санда авантюрист кыяфәтле күрәзәләр, ырымчы шарлатаннар! Ә аздыргыч
китаплар? Медицина, чыннан да, туктаусыз алга бара. Йөрәккә операция ясау,
хәтта адәм баласына, тузып гарипләнгән йөрәген кисеп ташлап, яңа йөрәк тегеп
кую да хәзер гадәти хәлгә әйләнде. Тагын әллә нинди катлаулы операцияләр инде
күптән көн тәртибендә. Операция ясатып, корсакларындагы майларын алдырту,
имиләрен, тагын әллә кай җирләрен зурайтулар табигый тоела башлады... Адым
саен очрап торган аптекаларда ялган дару сату! Тик, нигәдер, дәва акчалы
кешеләрне сайлый, акчасызларга Газраил килгәнен генә көтәргә кала...
«Бродвей» урамы урман читенә килеп төртелде. Алар кире якка борылдылар.
3
«Диңгез авыруы» белән данлыклы Трафальгар герое адмирал Нельсон
да газапланган, дип сөйлиләр. Имеш, шторм вакытында бөек адмиралның
денщигы көмеш чиләк тотып янында йөри торган булган. Сугыша башлау
белән, Гораций Нельсонның «диңгез авыруы» шундук юкка чыккан.
Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр
хәлгә җитеп «диңгез хастасы»ннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау
белән, авыруларыннан арына.
– Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, – диде Евгений Моисеевич. – Минем син
ярата торган вискием бар.
– «Сантори» түгелме?
– Нәкъ шул.
– ЦДЛның2 буфетында саталар иде. Барахло, – диде Рахманкулов. – Японнар
иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап, дөньяны
шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины
Шотландиядә генә ясый алалар.
– Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала?
Шуны аңлата аласыңмы?
Габдрахман бертын уйланып торды:
– Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла
торган вереск (арчан) куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе
камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк
шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне
кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып
ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән
уратып алынган ихаталар.
– «Сантори»ны эчеп караганың бармы соң?
– Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит сафсата
саттырып, мине эшемнән бүлдерәсең!
– Нигә «диңгез авыруы»ннан котылу чарасын яшерәсең?
– Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың.
Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында.
Анда давыл буламыни?
2 ЦДЛ – Центральный дом литераторов (Мәскәү язучыларының үзәк клубы).
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
14
– Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.
– Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?
Күршесен кызыктыра алуына Резник канәгать иде. Ул бертын юри җавап
бирмичә серле итеп елмаеп торды.
– Корабы әле билгеле түгел, – диде бераздан. – Босс миңа өч вариант
тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб
Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.
– Калган икесе кайсы якларга?
– Берсе Сүәеш каналы аша Һиндстан, Шри-Ланка, Гонконг, Сингапур,
Япония портларына. Владивостокта безне төшерә дә, яңа пассажирлар
утыртып, Одессага кайта. Өченчесе – Одессадан Европа континентын урап,
Санкт-Петербургка кадәр. Дистәдән артык Европа портларын күреп була,
диләр. Мин, бәлки, шунысын сайлармын. Артык еракка китәсем килми. Бераз
шөллим. Шторм вакытында язып булмый торгандыр бит?
– Тукта әле, Женя күршекәем, син бу турыда мине ымсындырыр өчен генә
сөйләми торгансыңдыр ла? Мактаныр өчен?..
– Күршеңне диңгез сәяхәте турында очерк язарга круизга җибәрәләр...
Аңлашыламы?
– Кем җибәрә?
– Гафу ит. Әйтә алмыйм. Эксклюзив. Күңел болгану хастасыннан ничек
котылалар, син миңа шуны аңлат. Белмәсәң, кооперативта синнән башка
да диңгезчеләр бар. Әнә, каршы як бакчада гына беренче ранглы капитан
Животрупов яши. Ул ярдәм итәчәк.
– Диңгезчелек аның һөнәре түгел. Погоны гына хәрби диңгезчеләрнеке.
Животрупов маршал Будённыйның денщигы. Диңгезне ярдан гына күреп яшәгән...
– Әйтмәсәң, башка берәр диңгезчедән барыбер белермен әле...
– Син бит моңа кадәр шоу-бизнес, ачык күкрәкләр, шәрә ботлар,
тамашачыларның азгын тойгыларын кайнарлаучы эстрада стервалары турында
яздың. Диңгез хакында язар өчен кимендә биш-алты ел диңгездә тозланырга
кирәк. Белмим, бәлки, диңгезчелек эше хәзер җиңеләйгәндер? Без, күршекәем,
ул эштәге авырлыктан кан сидек, сеңерләр өзелер дәрәҗәгә җиткәнче көчәндек.
Диңгезне бары шулай гына аңлап һәм яратып була...
– Европа круизы кыска, диләр. Минем озаграк йөзәсем килә. Бәлки, Көньяк
Америка портларына бара торганын сайлармын әле. Диңгез авыруын баса
торган даруны табып, нинди кием сайларга кирәклеген генә белергә кирәк иде.
– «Диңгез авыруы»н баса торган дару юк. Кайбер бәндәләр аэрон
таблеткасын йотып карыйлар. Тик файдасы тими. Дөрес, бар ул аннан коткара
торган чара. Кораб бата башласа, «диңгез авыруы» шундук юкка чыга. Үләр
хәлгә җитеп ятучылар сикереп торып йөгерә башлыйлар. Аның даруы шул –
бирешмәү, үзеңне кулга алып эшләп йөрү. Авыр, җаваплы эштә хасталыгың
онытыла. Капитаннарга кагылмавының сәбәбе – җаваплылыкның чирдән
көчлерәк булуы. Ә кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, әйтик, Одессадан
кузгалып китеп, Антарктикага барганда, бер-бер артлы эссе җәй, юеш, яңгырлы
көз, суык кыш климатлары аша үтәргә туры килә. Без диңгезгә чыкканда,
эчлеге алына торган куртка һәм берничә свитер ала идек. Тропикларда
җитен тукымадан тегелгән кыска җиңле күлмәк һәм кыска чалбар. Син бит
пассажир лайнерында йөзәргә тиеш. Андый корабта комсостав салонына,
кают-компаниягә галстуксыз кермиләр. Банкетка, мәсәлән, смокинг яки фрак
киеп кенә керәләр.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
15
Резник капкага таба юнәлде:
– Рәхмәт сиңа, күрше. Йөзүдән мин сиңа бер шешә виски алып кайтырмын.
Иң затлысын. Кулъязманы төзәтсәң, өстәргә дә була.
– Син шул шешә белән миннән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Арзанга
куясың син минем тәҗрибәмне. Һичюгы син миңа кораб хуҗасының (испаннар
аны «арматор» дип атыйлар) телефонын бирергә тиешсең. Менә шул.
Евгений Моисеевич тукталып калды.
– Әйтергә ярамаганны белеп сорыйсың бит син! Мин бит аның телефонын
беркемгә дә бирмәм, дип ант иттем. Син мине, күрше, җинаять эшләргә мәҗбүр
итмә. Бер шешә виски, шуңа өстәп бер шешә затлы коньяк алып кайтырмын.
Сувенирлар. Килештекме? Коньякның ниндиен яратасың?
– Мин испаннарның кырыс «фундодор»ын французларның тәме бер атна
авызыңнан китми торган мең долларлык «крук»ларыннан өстен күрәм. Эш
анда түгел. Эчәргә ярамый миңа. Син миңа кораб хуҗасының телефонын
бир... Син менә диңгезче булырга җыенасың. Чын диңгезчеләрдә сер яшерү
булмый. Әйтергә теләмәсәң, мин кораб хуҗасын барыбер эзләп табачакмын.
Вакыт кына әрәм булачак.
Евгений Моисеевич уйга калды. Рахманкулов дәвам итте:
– Советлар Союзы таркалганда, сәүдә флоты кораблары кинәт юкка чыкты.
Алар бит батмадылар. Чит илләргә дә сатмадылар өч меңгә якын морфлот
корабын. Аларны кемнәрдер үзара бүлештеләр. Бүлештеләр дә Кипр, Сингапур,
Либерия дәүләтләренең флаглары астында йөзәргә теркәделәр. Аларның
берничәсе Иосиф Кобзонга эләккән икән дип ишеткәнем булды. Данлыклы
Мәскәү дизайнеры Альбина Назимованың ире Влад Листьевне үтерү фаҗигасе
дә кораблар бүлешүгә бәйле, дип сөйләп йөрделәр.
– Мин боларны белмим. Имеш-мимеш юктан тумый, билгеле. Бәлки, ул
сүзләрдә дөреслек тә юк түгелдер... Чыннан да, бүгенге эшмәкәрләр тапкан
миллионнарын чүлмәктә саклап тотмыйлар. Хәзер, күршекәем, иң отышлы
бизнес – теләсә нәрсәдән акча ясау.
– Мин шуннан куркам, инде скинхэдлар, ата шовинистлар: «Рәсәй – бары
тик урысларга!» – дип сөрән салып йөриләр, ә үзләре «Ичкерия – чеченнәргә!»
сүзен ишетү белән, Кавказга танклар җибәрделәр.
– Мин, хөрмәтле күршем, сәясәткә кагылмаска тырышам.
– Сез безнең шикелле бушка ләчтит сатып йөрмисез. Сез, яһүдләр, сәясәтне
астан хәрәкәткә китереп торасыз, – диде Габдрахман һәм шунда ук «яһүд»
сүзенең ычкынып китүенә үкенеп куйды.
– Без эшлибез. Ялкау яһүдне күргәнең бармы синең?.. Яисә эшнең рәтен
белмәгәнне?.. Без эшкә урнашу белән, иң башта вазифаның файдалы һәм
файдасыз якларын җентекләп тикшереп чыгабыз. Иң кирәкле хезмәткәр
булуга ирешкәннән соң, җитәкчене үзеңнеке итү ягын карыйбыз. Туры
әйткәнгә хәтерең калмасын, күзәткәнем бар: сез, татарлар, куштанланып, урыс
файдасына бил бөгәсез, ялагайланасыз, шовинистлар җырын җырлап ярашырга
тырышасыз. Ә без, җаен табып, аларны үз файдабызга эшләтәбез. Безнең
берничә мең еллык гыйбрәтле тәҗрибәбез бар бу өлкәдә... шул ярдәм итә.
«Бу нигә болай чишенеп сөйләшә башлады әле?..» – дип, Рахманкулов
бераз шикләнеп тә куйды. Шуннан соң, «Бәйрәм ашы – кара кара-каршы»
дигәндәй, ул да серен ачты:
– Мин дүрт елга якын фәнни институтта диңгез флотын оештыру һәм аның
белән идарә итү бүлегендә баш белгеч булып эшләдем. Бүлектәге биш кешенең
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
16
икесе вафат. Без өчәү калдык. Сер итеп әйтәм, алар икесе дә синең милләтеңнән
иде. Шулар эшне капиталистларча оештырырга астыртын гына димләп, мине
дә үз компанияләренә үгетләп чакырдылар. Сәламәтлегем начар булу аркасында
корабларны приватизацияләүгә катнаша алмадым. Хәзер шулар кулында
илледән артык иң яңа, иң кыйммәтле океан лайнеры. Тораклары – «Никулина
гора»да. Монте-Карлода – виллалары. Шул чакта йөрәгемә операция ясатырга
ятмаган булсам, мин дә бүген кишер утыртырга түтәл казып йөрмәс идем.
Мин, күршекәем, сине круизга кем җибәргәнлеген барыбер беләчәкмен. Мин
инде аны чамалыйм да... Вакыт кына әрәм. Курыкма, бир син аның телефонын.
Кемнән алганымны беркем белмәячәк! Татарда «Күрше хакы – Тәңре хакы»
дигән изге канун бар. Бу – тәңречелек чорыннан калган закон. Без аны нык
хәтерлибез... Турысын әйт, Америкада яисә Израильдә яшәүче туган-тумачаң
оештырдымы синең диңгезгә чыгуыңны?
Евгений Моисеевичның хәтере кырылды:
– Син, дустым, урысларга ияреп, болар эшне гел Израиль аша гына эшлиләр,
дип гаеплисең. Дөрес, дусларым минем Америкада да, Израильнең үзендә дә
бар. Әмма аларның бу эшкә бернинди катнашы юк. Тынычлан. Мине круизга
«Коммерсант» нәшриятының спонсоры Лебедев җибәрә. Аңа реклама кирәк.
Шул максат белән җибәрә ул мине...
– Владлен Семёновичмы? Ул җибәрәмени?! Аның телефонын ачыклау
берни тормый.
– Син аны беләсеңмени?
– Белмәскә. Без аның белән ун елдан артык бер пароходчылыкта эшләдек.
Ул кораб төзү факультетын тәмамлаган иде. Шунлыктан башта йөзү эшенә
эләгә алмады, пароходчылыкта комсомол оешмасын җитәкләде. Аннан соң
партком секретаренең урынбасары булып утырды. Мисыр белән Израиль
сугышы вакытында Лебедев пассажир флоты белән идарә итә иде. Сер саклау
максаты белән, яһүдләрне җитәкчелектән алып ташлагач, ул эшсез калды.
Минем фәнни институтта эшләгән чак иде, Владленга Союзморниипроектка3
урнашырга ярдәм иттем.
– Үзен белгәч, телефоны да бардыр бит синдә? Нигә юкка башымны
катырасың?
– Әле дә бар, ләкин искерде... Союзморны күптән яптылар. Ул, билгеле,
өч бүлмәле кетәген дә күптән ташлап киткән. Димәк, хәзер аның телефоны
да башка булырга тиеш.
– Әйттем бит, аның бу телефонын бирергә ярамый дип. Син минем бугазыма
пычак терисең... – Бераз икеләнеп торганнан соң, Резник блокнотына лайнер
хуҗасының телефонын язды да, ертып алып, Габдрахманга сузды. – Белсә,
җанымны алачак... Син Мәскәүгә кайтырга җыенмыйсыңмы? Әйдә, мин
берүзем, сөйләшеп кайтырбыз.
– Рәхмәт, әлегә булмый. Гаилә килгәнче, азрак кыймылдап калырга кирәк...
Бүген җомга көн. Шимбәдә дачага аның кызы Кәримә киләчәк. Соңгы
атнада җирнең ашламасын аяусыз суырып торган каеннарны кисү турында
каты бәхәс бара иде. Килү белән, Кәримә каеннарын барлап чыгачак. Шушы
көннәрдә Мәрьямне дә хастаханәдән чыгарырлар, шәт?.. Ул килсә, иртәнге
сәгать унбергә кадәр кадак кагу катгый тыелачак. Алар килгәч, җир казу
да туктатылачак. «Йөрәге авыру кешегә авыр эш башкарырга ярамый...»
3 Союзморниипроект – диңгез флотының үзәк фәнни институты.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
17
диячәкләр. «Күршеләрне көлдерү»дән куркып, тирес ташу да бетәчәк...
Хезмәтне ак һәм кара эшкә бүлү гадәткә кергән. Томаналык түгелмени инде
бу, йә? Ләззәт биргән эш һәр очракта ак һәм изге. Шунлыктан Габдрахман җир
эшләрен хатыны юк чакта, ялгызы калганда башкарырга тырыша.
Менә бүген дә ул бакчасына сыер фермасы тиреслегеннән бер уфалла
ашлама алып кайтып, казыйсы җиренә таратты... Аннан, көрәген үткенләп,
эшкә кереште.
4
Евгений Моисеевичны озаткач, Рахманкулов кабат түтәлен эшкәртергә
тотынды, әмма ни хикмәт, эшенең бөтен тәме югалып өлгергән иде инде.
Күршесенең диңгезгә чыгарга әзерләнүе аны тәмам әсәрләндереп, алгысытып
ташлады. Аяк-куллары – җир казуда, ә күңеле белән ул күптән Одесса ярлары
буенда, диңгездә, ерак яшьлек елларында йөри иде инде...
Өмет. Шул өметнең яшерен бер эчке мәгънәсе, тынгысызлыгы бар. Менә
нәрсә иде аның күңелендә. Әле бүген иртән, түтәлне казый башлаганда гына да
җир казу яшәешкә мәгънә, тәм биреп тора иде. Адәмне балчыктан яратылган,
дип аңлата дин. Шулай булмаганда, җир сине шушындый тылсымлы көч белән
чокынырга тартыр идеме икән?.. Мәңгелеккә омтылу шул ук кара туфракка
кушылуга бер ашкыну түгелме? Бу тартылу аның куенына кереп тынычлану
белән генә тәмамланмыймыни? Томанлы зәңгәр чиксезлектә дә бит тынгы юк.
Диңгездә дә шул ук кара туфракка басып йөрүне сагынып җирсү... Ә алай булгач,
диңгез-океаннар киңлегенә омтылу каян килә? Диңгез чакыруы җир тартуыннан
да көчлерәк микән әллә? Моны аңлавы чиктән тыш читен. Габдрахман көрәген
баскыч астына илтеп яшерде дә каен төбендәге утыргычка аркасын терәде...
Лебедев диген... Лебедев Габдрахманга, чынлап та, бик яхшы таныш, хәтта,
кем әйтмешли, кирәгеннән артык якын белгән таныш иде. Әлеге фамилия аңа
әле үзе дә чын-чынлап төшенеп җитмәгән ымсындыргыч серләр яшереп тора
кебек иде...
Бераз уйланып торгач, ул куен дәфтәрен алып чыгып, күршесе биргән
телефон номерын җентекләп барларга кереште. Блокнотта язар урын калмагач,
Габдрахманның иң кирәклеләрен яңадан күчереп яза торган гадәте бар иде.
Шулар арасында Лебедевның фәнни институттагы номеры да теркәлгән булып
чыкты. Тәкъдир шушы түгелме икән? Блокнотта да аның зәгыйфь эзләре
сакланган ич әнә...
***
Лебедев белән сөйләшү уе, баш миенә каккан кадактай, бер генә минутка
да онытылып тормады. Габдрахман әле йокының караңгы билгесезлегенә
чумды, әле уянып китеп, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы төнге
рәхәтлек кочагына кайтырга теләп, көн яктырганчы бимазалануын дәвам
итте. Ниндидер яңалыкны көтү, бәлки, аның канына сеңгәндер. Ни дисәң дә,
Рахманкулов нәтиҗәсез көтүчеләр җәмгыятендә яши. Юк, аның көтүе ерак
бабалары шикелле меңләгән баш мал көтүен карау мәшәкатендә түгел. Шушы
көнгә кадәр ул көтүдәге сарык хәлендә совет халкына коммунизм килгәнен
көтте. Тик менә аны якынлаштыру нияте белән, миллионнарча гомерләр корбан
ителсә дә, килергә теләмәде коммунизм. Ә хәзер ул хакимият вәгъдә итеп
торган пенсия артуын көтә. Билгеле, көтүнең бусы да пшик булачак. Әмма,
гавам белән бергә күмәк көтүгә иярми чараң юк...
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
18
Йокысыз төн озакка сузыла. Ниһаять, таң атты. Ятагыннан тору белән, чәй
дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортындагы бердәнбер телефонга юл
тотты. Ятып калганчы, атып калырга кирәк.
Үзәк урам, дача биләүчеләр телендәге «Бродвей»ның асфальты, кооперативны
урталай бүлеп, урман читенә килеп терәлә дә, сулга борылып, Мәскәү ягына
китеп югала. Буйга бер генә урам булуы шактый уңайлы. Кичке якта хатын-кыз
күлмәк күрсәтергә, аларның язучы ирләре исә, кыяфәтләренә даһилыкларын элеп,
Бродвейга чыгалар. Мыштым, астыртын ярыш башлана: кем бөегрәк? Кемнең
үлемсез исеме Лев Толстойлар, Достоевскийлар янына язылып куелачак?!.
Мәскәүдән килгәндә, иң беренче җир – каравыл йорты. Шобага тотканда,
бу урын Мәскәү университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтовка
чыккан иде. Җир алган елны Робертның хатыны, гарәп миллионеры белән
никахлашып, Алжирга китеп барды. Шул ук елны күз нурына тиң кызын
Антон Табаков алды да, балага узгач, аерып җибәрде. Фатирын атлап кергәндә,
Робертны инсульт бәреп екты. Бикмөхәммәтовның ятим йортының түбәсен
ябып, каравыл йорты иттеләр.
Бродвейны каравыл йорты башлап, унбер урамчык кисеп уза. Килгәндә уң
якта – «көньяк», сулда «төньяк» сүзе өстәлгән. Рахманкуловларның йортлары
«Төньяк җиденче» дип исемләнгән урамчыкта иде. Урамчыкларның барысы
да урман читенә барып төртелә. Кооператив төзегән елларны өеннән сиксән
метр ераклыктагы урманнан Габдрахман ярты сәгать эчендә ярты чиләк гөмбә,
чиләкләп кара җиләк җыеп кайта иде. Дүрт-биш елдан урман эче тапталды,
гөмбәлекләрне, куак төпләрен юештә лайлаланып беткән целлофан капчыклар,
аракы-сыра шешәләре каплап китте. Гөмбә үсми башлады, җиләк куаклары
корып бетте. Иртәнге якта яңгыраган кош сайраулары, кәккүк тавышлары да
елдан-ел тоныграк ишетелә иде.
Телефон-автомат куелган алачык-будка янына Рәсәйнең кара язмышы белән
янәшә яшәп килгән чират торучылар инде җыелырга өлгергән...
– Кайсыгыз иң соңгы кеше?
– Мин, «соңгы» түгел, «крайний», – диде кырыклар тирәсендәге симез
ханым.
Габдрахман чират шартына буйсынып көтәргә кереште. Сөйләшү бәхетенә
ирешкәннәрне арттагылар ашыктыралар. Рәсәй чынбарлыгының бер төп
кануны бу – чиратлары җитеп, телефон трубкасын эләктергәннәр көтеп
торучыларны шундук оныталар иде.
Рахманкулов шуңа игътибар итте. Үз заманында әдәбият фонды ярдәмендә
кооперативка эләгүчеләр саны елдан-ел кими, сыегая бара. Аның күршесе
Резник шикеллерәкләр гламур журналларда басылып, берничә бизнес рухлы
китап чыгарганнан соң, Рәсәйнең эстрада мадоннасы – Алла Пугачёва
салдырткан коттедж тирәсеннәнрәк яхшы җир алып, шунда төпләнергә
тырышалар. Бакча кооперативы әкренләп вак-төяк эшкуарлар, вак чиновниклар
кулына күчеп килә. Боларының кесә телефонына ирешү бәхете алдарак иде әле.
***
Ниһаять, чираты җитте. Пип-пип-пип... Шушы өзек сигналлар гомернең
кыска булуын, очрашмыйча гына сөйләшергә теләүчеләрнең ишле булуын,
яшәүдә сабырлык кирәклеген – җәмгыятьнең тагын әллә нинди шартлары
барлыгын искә төшереп кисәтә иде. Телефон трубкасында хатын-кыз тавышы
ишетелде:
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
19
– Сезгә кем кирәк?
– Владлен Семёнович! – диде Рахманкулов.
– Ул Англиядә.
– Кайчан кайта?..
– Билгеле түгел...
«Беләсең син, стерва!» – дип кычкырудан көчкә тыелып, Рахманкулов
сүзен дәвам итте.
– Мин Владленның бизнесы белән кызыксынам. Диңгезче мин. Аңа кирәкле
бер киңәшем бар иде.
Күкрәкләр, билгеле, яртылаш ачык, шәрә аяклары да гаүрәтенә кадәр
диярлек капланмаган... Хатынның тавышы шуңа ишарәли иде.
Сөйләшүнең өзелүеннән куркып, Габдрахман кабаланып әйтте:
– Без Владлен Семёнович белән Одессада, аннан соң Мәскәүдә бергә
эшләдек. Ул мине яхшы белә. Аңа минем бик мөһим бер гозерем бар иде.
– Әйтегез, тапшырырмын, – диде трубкадагы тавыш.
– Әйтә алмыйм. Аңа үз телем белән җиткерәсем килә.
– Үзегез һәм йомышыгыз турында бер генә җөмлә белән әйтегез.
– Рахманкулов Габдрахман Бәкерович мин. Диңгезче... Диңгезчелек буенча
фәнни хезмәткәр. Морфлотта бүлек начальнигы... Без...
Телефондагы тавыш, автомат техника төгәллеге белән, Габдрахманның
сүзен кырт кисте:
– Киләсе чәршәмбедә, төгәл унбиш сәгатьтә шалтыратырсыз. Кабат кисәтәм:
шефның вакыты чиктән тыш тар. Сүзегезне кыска гына итеп алдан әзерләп
куегыз. – Трубкада металл бугазлы «пи-пи-пи...» яңгырады.
***
Әйе, диңгез «чакыруы», аның татлы сыкрандыруы еллар үткәч тә җанында
аз гына да югалмаган икән. Әлеге ымсыну аның канына гомерлеккә кереп
сеңгән, күрәсең... Шул ук вакытта күңелендә ул кисәк кенә икенче бер татлы
тойгының тирбәлеп куюын да ап-ачык итеп сизеп алды. Куллары, аяклары
җир казуда, ә уйлары Габдрахманны Одессада яшәгән, хәтерендә нык уелып
калган диңгезчелек елларына – кораб врачы Юрий Владиславович Дадоновның
Ланжерон паркы капкасының каршысында диярлек йорттагы фатирында
пилмән ясаган көнгә илтеп куйды. Ник югалмый, нигә шулай чат ябышкан бу
үткән көннәр? Ул гына да түгел, нигә алар шулай аяусыз әрнетә?!. Габдрахман,
ниһаять, аңлады: Лебедев белән очрашасы килүенең нигезендә дә барыннан
да бигрәк Владленның хатыны Оксана турында нидер ишетәсе килү теләге
посып ята иде шикелле...
5
Көнкүрешнең әрсез мәшәкатьләре теңкәгә тиеп, күз алдыңда үз кулың белән
әтмәлләгән дарның элмәге чекерәеп тора башлаган мизгелләрдә Рахманкулов
хыял дөньясының зәңгәрсу томаннарына яшеренеп котылырга тырыша иде.
Сөт беткән; бакчасыннан чакрым ярымда урнашкан – ГУЛАГ тоткыннары
Истра сусаклагычын казыганда барлыкка килгән Алёхново авылыннан ипи
алып кайту көн тәртибенә килеп баскан; кесә тәмам такыраеп калган.
Тамак кайгысының аяусызлыгыннан Габдрахман фәлсәфә чытырманына
кереп качарга тырыша иде. Мантыйк кануннары аяусыз. Алардагы хакыйкать
юнәлеше үз-үзеңне аңларга да ирек бирми. Әнә, безнең ерак бабаларыбыз... Без
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
20
нигә дип ваз кичкәнбез соң аларның әхлак саклау тәҗрибәләреннән? Юк, без
ваз кичмәгәнбез... Безне мәҗбүр иткәннәр. Ә нишләп каршы тора алмаганбыз?
Баерак та яшәгәнбез, культурабыз да аларныкыннан югарырак булган... Алтын
Урда татарлары, аннан да элегрәк Атилла чорының корыч тәвәккәллеге Мәскәү
кенәзлеген Левон рыцарьларыннан саклап калган...
Пенсиянең кыска койрыклы акчасы искиткеч бәрәкәтсез... Өстәвенә
Ичкериядә елга булып аккан каннарны күрсәтеп, телевизор җанны ала.
Телекның төнге күрсәтүләре Чечня хәбәрләреннән дә аяусызрак. Төннәрен
телеэкраннан олигархларның шәрә кәнизәкләре түшәк уены уйнап күрсәтә...
Өч дистә океан лайнерының хуҗасы белән телефоннан сөйләшергә чират
көткәндә, Габдрахманны шушы уйлар бимазалый иде. Бакча кооперативы
йортларына килеп терәлгән урманда матәм моңы белән кәккүк кемнеңдер
газиз гомерен саный... Кәккүк тавышын тыңлап хозурланырга гына иде
югыйсә. Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан
сөйләшүчене ашыктырып чәрелдиләр.
«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул
зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде... Өч дистә ел
гаиләмнән аерып иза чиктерде. Ә мин, карт томана, кабат шуңа ашкынам...»
Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман
ашыгып шул кысанлыкка чумды.
Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:
– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.
– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович.
Без Одессада, аннан соң «Союзморниипроект»та бергә эшләдек.
– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы
биографияң. Хәлләрең ничек?
– Пенсия белән тукланып ятам. Ишеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары
да була. Кая куярга белгән юк.
Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит фиргавен-
олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»
– Мин синең китаплар язып акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам
итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды. Мыскыллап
әйтә, маланский4!
– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны
ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым
килә.
– Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..
«Сармак...» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Рахманкуловка үзенең
әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була олигарх.
– Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», – диде Габдрахман да,
диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. – Море зовёт, а Лебедев не пускает.
Диңгезләргә чыгуның ачкычы бит Владлен Семёнович кулында.
– Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП5 мы, әллә КДП6 мы?
– КДП, – диде Рахманкулов. – Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем.
Капитанлыкка – күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш
хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин штурман рубкасына
4 Маланский – одесситлар яһүдләрне шулай атап йөртә.
5 ШДП – штурман дальнего плавания.
6 КПД – капитан дальнего плавания.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
21
дәгъва кылмыйм. Нишлисең бит! Диңгез кочагына керер өчен, мин саклау
камерасында чемодан алып торырга, хәтта киоскта газета сатарга да риза.
Люкс хуҗалары да, палубада баручы урынсыз пассажирлар да – шул ук диңгез
һавасын сулыйлар бит.
– Без болай килешик, – диде Лебедев. – Син иртәгә нәкъ шушы вакытта
минем мобильникка шалтырат. Мин сиңа кайсы лайнерда, кайчан, нинди
статуста диңгезгә чыгуыңны төгәл әйтермен. Каләмең бармы – яз! – Шунда
океан лайнерларының хуҗасы унбер саннан торган телефон номерын әйтеп
яздырды.
6
Сөйләшүнең нәтиҗәсе белән канәгать калса да, Габдрахманның җаны
тыныч түгел иде. Ул язмышын миллионнар, хәтта миллиардларга җиткән
доллар белән эш итүче хәйләкәр, һәр мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәргә
күнеккән кеше кулына тапшырып азаплана. Аңа дөнья гизү, яңа портлар, яңа
кешеләр белән очрашу турында кыбырсып йөрмәскә, күргәннәренә шөкрана
кылып, урман һавасы белән ләззәтләнеп, дачасында тыныч кына ятарга иде...
Сөйләшкәндә ул ычкынып китә язган ике ялгышлыктан тыела алды.
Ялынмады, мескенлеккә бирелмәде һәм «нәрсә ул мобильник?» дигән сорауны
читләтеп үтте.
Японнарның кесәдә йөртерлек бәләкәй, теләсә кайсы шәһәр һәм ил белән
сөйләшеп булырлык телефон уйлап чыгарулары турында Рахманкулов «Наука
и жизнь» журналыннан укып белә иде. Иртәгә ул шундый аппараты булган
кеше белән сөйләшәчәк. Димәк, адәм балаларының шундый телефон уйлап
табулары чынбарлыкка күчкән дигән сүз. Җәмгыятькә нинди үзгәрешләр
кертә алыр икән ул кесә телефоны? Гади телефон ярдәмендә сөйләшкәндә
үк абонентның йөзен, аның күз карашын, ишарәләрен күреп булмый иде.
Телефон трубкасыннан ишетелгән шәрә сүз... Без бит ничә мең еллар
әңгәмәдәшеңнең әйткән сүзеннән тыш аның ишарәләрен, хәтта утырыпмы,
басыпмы сөйләшүенә карап, ул әйткән фикерләрнең ихласлыгын, аның сиңа
карата нинди мөнәсәбәттә икәнлеген билгеләргә күнеккәнбез. Кешенең
сөйләшкән чактагы күз карашы? Аның битенә бәреп чыккан кызарыну?!
Телефоннан сөйләшү – ялганлау, күз буяу, итәк астыннан ут уйнату. Телефон
ярдәмендә бу кабахәтлекләрнең мөмкинлеге бермә-бер артачак. Ә кешеләрнең
сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге?.. Һәркем мобильниклы була алган очракта,
дәүләт шымчыларсыз да һәркемнең хакимияткә, аның сәясәтенә карата нинди
мөнәсәбәттә булуын тулысынча күзәтү астында тота алачак.
Рахманкулов каравыл йортына иртәнге якта чират җыелганчы барырга
уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә төн урталарында уянып,
сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый
алмыйча интеккән төннәре була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән
йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына
чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы
онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза
кичерә.
Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына
ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз
чыктылар. Габдрахман номер җыйды:
– «Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
22
– Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов
борчый сезне.
– Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым
круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм
кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән
Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка
кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?
– Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел
ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә
риза түгелмени. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.
Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.
– Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда... Аларны хәзер
пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сату проблемасына
килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-
компанияда ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының
кайберләре кают-компанияда ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен.
Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.
– Шымчы итәсеңмени син мине?
– Ашыкма. Шымчы итеп түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез
транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең,
морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп
тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?
– Утыз елга якын, – диде Рахманкулов.
– Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә – выше
ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны
китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә
зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди
яңалыклар кертергә кирәк? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш
менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан
кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?
– Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше.
Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да
белмим һәм иң зур кимчелегем – компьютерны өнәмәвем.
– Старый конь борозды не портит, ди рус әйтеме. Экипажның эшендә
объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләре була. Менә нәрсә энәсеннән–
җебенә кадәр ачыкланырга тиеш. Менә шул.
– Рәхмәт, – диде Рахманкулов, ихлас күренергә тырышып. – Дөресен
әйткәндә, мин синнән мондый зур бүләк көтмәгән идем. Сочтёмся. Алай
булгач, миңа әзерләнә дә башларга кирәктер... Лайнерның исемен сорарга
онытканмын...
– «Оксана», – диде Лебедев. – Хатынымның исеме. Аны син дә беләсең
бит. Трубкаңны куйма, мин икенче телефонга күчәм...
– «Оксана!..» – бу исем Габдрахманның күкрәк эчен көйдереп, тәненә
таралды, баш миенә бәрде.
Будканың ишеген шакыдылар. Кашлары җимерелгән симез хатын
йодрыклап ишек пыяласын төя иде:
– Бер сәгать лыгырдыйсың! – дип чәрелдәде ул. – Ир кеше, имеш... Болтун!
Ач ишекне! Чык!
Трубкадан Лебедевның тонык тавышы килеп җитте:
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
23
– Оныта язганмын, – дип дәвам итте ул. – Оксананың сине күрәсе килә.
Чакырырга кушты. Бу атна азагында Мәскәүгә кайта. Монте-Карло туйдырган.
Хатын-кыз бит...
Рахманкуловның күз аллары караңгылангандай булып китте. Йөзе кызарды.
Ул өнсез калды. Оксана!..
Тукта әле! Нишләп Владлен Габдрахманны үз хатыны белән очрашырга
чакыра? Моны ничек аңларга?.. Үч алу, мыскыллау теләгеме бу?.. Монда
ниндидер аңлашылмас нәрсә, берәр хәйлә бар кебек иде...
– Нигә җавап бирмисең? Оксана шимбә көн кайта. Якшәмбедә мин сине
алып килергә машина җибәрәм. Әйт әле дачаңның адресын...
Бу... Бу ниндидер тузга язмаган, исәпкә сыймый торган хәл иде. Әллә
сөйләшүдән туктарга инде?.. Ирексездән, теләмичә, хәтер коесыннан көчкә
суырып чыгарып, Рахманкулов бакча кооперативындагы өенең адресын әйтә
башлады.
– Истра сусаклагычы янында...
– Чубайсныкы янындамыни? – Бу сорауда да ниндидер мәсхәрәле киная
бар шикелле иде.
– Чубайсныкы – Плотинага якын. Безнең кооператив Алехново исемле
авылдан чакрым ярымда.
– Волоколамски юлындамы?
– Шунда. Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда. «Мәскәү
язучылары» дип атала. Җиденче Төньяк урам, өченче йорт.
– Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?
– Мәскәүдә торасыңмы?
– Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.
«Алачык...» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә
иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел – Үзәк Комитетның
профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы.
Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән.
Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен
җиңел чамаларга мөмкин иде.
7
«Көтәбез...»
Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында
Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы кебек, «өзелеп сөйгән
яры» Оксана Тарасовна Ярёменко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев
(үткәндәге Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып
үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урыслаштырылганнан соң
Рахманкуловка әверелгән пенсионерны көтәчәкләр.
Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап
тора. Сабый чакта ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял,
картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән...
Халыкларның бөек хәрәкәтләнүе авыл булып укмаша башлаган җир – Чишмә
башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган
тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак
яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар... Армиягә
киткәндә, Габдрахманны «көтәм» дип озатып калган кыз җилдән бала тапты...
Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларыңны
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
24
«беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда
сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде.
Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки,
ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга
сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә,
эчтән генә янып-көюләрдә мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап ышанырлык
сыңар бер мәгълүмат та юк...
Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы
көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки,
шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга
каршы килми башладылар...
***
Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.
– Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?
– Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин
төзәтеп әйтәм.
Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләреннән чагылган кара тылсымлы
нур тагын да тирәнәя төшә.
– Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?
– «Санә» – сан дигән сүз. «Санәмнең» мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га
тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Мин бит
украина мәктәбен бетердем. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята:
«мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Фамилияләрегезнең
«ко»га бетүе дә татар телендәге кушымча икәнлеген ачык күрсәтә – төрки
телләрдә иялек килешендәге сүзләр шулай тәмамлана. Кырпу бүрекнең милли
баш киеме булуы, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган
бер чеметем чәч калдыру. Украина хатыннары чиккән сөлгеләрдәге сурәтләрнең
безнекенә охшаш булуы – боларның барысы да кыпчаклардан калган билге.
Кыз аңлатманы дикъкать белән тыңлый да матур итеп елмая:
– Ялганларга оста да инде син, Габдрахман! Монда тулысынча синең үз
фантазияң булуы күренеп торса да тыңларга рәхәт. Без бит туган телебезне
онытып барабыз. Украиналыларның күбесе үзен урыс дип яздырта. Мин урыс
түгел, украиналы, дисәң, милләтчегә саныйлар.
– Әйдә, украинча гына сөйләшик.
Оксана бертын уйланып тора.
– Юк, кирәкми. Син бит украинчага Запорожьеда өйрәнгәнсең. Аларның
теле яртылаш кацапча7.
– Татарларны буйсындырырга җиңел булсын өчен дә бүлгәләп бетергәннәр.
Юк, бүлгәләү белән генә чикләнмичә, безне тураклап ташлаганнар да бер-
беребезгә каршы көрәштерүгә ирешә алганнар. Украинада да шул ук процесс
башланды. Сез шуны аңлыйсызмы икән?
– Бу турыда сөйләшәсем килми. Әйдә, синең белән гел татарча сөйләшик.
– Син татарча белмисең бит.
– Беләм. «Мин синэ йаратам...» Бу татарча түгелмени?
– Түгел шул. Эш менә нәрсәдә. Безнең ерак бабаларыбыз әйткән сүзгә
бик үк ышанып бетмәгәннәр. Алар кешене кылган гамәлләренә, биргән
7 Кацап (укр.) – хохолларның басып алучылар итеп күрсәтәсе килгәндә, урысларны йә «москаль», йә
«кацап» дип атавы.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
25
вәгъдәләрен тотуына карап бәяләгәннәр. Шуннан чыгып, кыз да, егет тә
яратуларын, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер булуларын исбатлау юлы
белән белгерткәннәр. «Мин сине яратам» бу урыслар уйлап чыгарган күзбугыч
сүз генә.
– Элегрәк бездә дә шулайрак булган. Ярәшкәнчегә кадәр бабай белән
җитәкләшеп йөрергә дә рөхсәт ителмәве турында миңа әбием Мария сөйли иде.
***
Лебедев белән сөйләшкәннән соң, ялгыз калган чакларда Рахманкулов
күбрәк Оксана турында уйлап йөри башлады. Танышу, очрашулар, озата
барулар, аерылышканда буыннар йомшарганчы үбешүләр аз түгел иде
бит. Оксананы югалту хисләре нигә болай авыр кичерелә икән? Шушы сүз
белән аңлап-аңлатып та булмый торган йөрәк омтылышы Габдрахманның
бәгырьләренә чытырдатып ябышкан да, дачасындагы саф урман һавасын
сулау рәхәтлеген, кошлар сайравына моңаюның әрнеткеч рәхәтлеген агулап,
астыртын гына суырып тора...
8
Әйе, Оксана белән хәтта беренче танышып китүләренә кадәр бүгенгедәй
яхшы хәтерли: Рахманкулов чираттагы ялдан соң, туган авылыннан Одессага
кайтты. Аның корабы әле йөзүдә иде. Кадрлар бүлеге эш хакының җитмеш
биш процентын түләү шарты белән аны резервка куйды. Корабны көткәндә
өлкән комсоставны эшкә кумыйлар иде. Пароходчылыкның үз кунакханәсе
бар. Арзан гына хакка хәтта аерым бүлмәдә ялгыз яшәргә мөмкин. Корабның
кайтканын тыныч кына көтеп яши бир. Дөрес, адым саен дусларың очрап
торганда, тынычлыкны саклау чиктән тыш катлаулы иде.
Диңгезчелек эшендә, бер корабтан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ерак
юллар кичергән таныш-белешләрең, дусларың, әшнәләрең елдан-ел ишәя
килә. Кемдер синең шикелле корабын көтә. Икенче берәү эшендә өскәрәк
күтәрелә алган. Аны башка корабка билгеләгәннәр. Өченчесенең үзе югында
хатыны юлдан язган – гаилә фаҗигасен хәл итәргә кирәк... Кунакханәдә,
телисеңме-юкмы, син шулар белән очрашасың. Очрашу шатлыгын Рәсәй
традициясе аракы белән юарга куша. «Юарга» теләмәсәң, син дошман ук
булмасаң да – «безнеке түгел, әллә сырхау, әллә сволочь, кыскасы, ят кеше».
Менә шул «юу» ритуалы сине әкренләп сәрхушлеккә сөйрәп кертә. Бу юлы
Рахманкулов кунакханәдән баш тартты. Бәхетенә, кораб врачы, аның дусты
Юрий Владиславович Дадонов та ялда иде. Аның җәмәгате, Нина Ивановна,
кырыкка якынлашып килгән «карт» хатын, чын-чыннан кунакчыл иде.
Рахманкулов Нина Ивановнаның «корабың кайтканчы бездә генә яшә», дип
якты йөз күрсәтүеннән баш тартмады.
– Бүген иртәрәк кайтырга тырыш, пилмән ясарга булышырсың, – диде
Юраның җәмәгате. Пилмән ясау аны ашаудан да татлырак. «Чолман»да
эшләгәндә, Юра Дадонов, чыннан да, корабның кокларын ашны тәмлерәк
пешерергә өйрәтә иде. Аның аш-суга оста булуын Габдрахман бу юлы тагын
бер кат үз күзе белән күрде.
Рахманкулов кайтканда, пилмәнне әзерли башлаганнар иде. Бүлмә уртасына
куелган өстәлнең түр ягында Юраның тугызынчыда укый торган кызы Евгения,
сулда Юра үзе. Уң якта тагын бер кыз утыра. «Минем белән таныштырырга
чакырмаганнардыр бит...» – дип уйлап куйды Габдрахман. Махсус таныштыру
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
26
гадәтен яратмый иде ул. Әйе, сыерны үгезгә илтү табигый. Ат караучыларның
бияләргә айгыр табуына да тел тидереп булмый. Адәм баласы мәхәббәтен үзе,
бары тик үзе генә эзләп табарга тиеш... Дөрес, ул ялгыша, алдана, алдарга,
күз буярга өйрәнә. Менә шуларны җиңеп чыгучылар гына бәхеткә ирешә ала.
Ул чорда Рахманкулов шулай уйлый иде. Өлкәнәйгәч, татарның улына килен,
кызына кияү сайлауда катнашуы таза, зирәк оныклар тудырып, нәсел сыйфатын
яхшыртуга юнәлгәнлеген аңлап хәйран калды.
Аяк киемен салган арада өстәлнең уң ягындагы урын бушады. Габдрахман
шунда барып утырды.
– Оксана, бу якка чык әле, – диде Дадонов. – Сине дустым белән
таныштырасым килә.
– Вакыт юк, дядя Юра. Пилмәнне болгатып торырга кирәк.
Габдрахман кухняга кереп качкан кызның Оксана Ярёменко – нәфис
гимнастика буенча Одессаның чемпионы, Бөтенукраина ярышында икенче
урынны алган кыз икәнлеген чамалап алды. Одесситлар бик патриот халык. Ул
чакта Бөтенукраина ярышында, беренче урынны комсомолның үзәк комитеты
секретаре хатынына хәрәмләшеп бирүне тәнкыйтьләп, бөтен Одесса шау-гөр
килеп алды.
Дадоновның кызы Евгения пилмәннән калган итне, савыт-сабаны җыеп
кухняга алып китте. Аннан чыгып, юеш чүпрәк белән өстәлне сөртеп алды
да ак эскәтер җәйде. Оксана зур чынаяк табак белән суганлы ит исе аңкытып
торган пилмәнне китереп утыртты.
– Танышыгыз, – диде Дадонов, кызның беләгеннән тотып. – Минем дустым
Рахманкулов – капитанның беренче ярдәмчесе.
– Оксана, – диде кыз, кулын бирмичә генә. – Учыгызны юешлисем килми.
Башта кызның күкрәк тирәнлегеннән чыккан калынчарак тавышы, аннан
соң җиңел атлап кире кухняга кереп китүе Габдрахманның күкрәк эчен рәхәт
итеп кытыклап алды. Сугышка кадәр Караяр кызлары шулай атлап чишмәгә
баралар иде.
Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа
карап аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга, кораб йөзүдән кайткан чакларда
ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт
итәме, юкмы – шуны ачыкларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә
чакта сөяркә табып хәләл җефетенә хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары
турында иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була.
Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман
җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның
гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә
генә файда китерә ала соң?..
***
Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап
утырды. Тән авырлыгы, аякларны хәрәкәткә китерү өчен көч түгү юк шикелле
иде бу йөрүдә. Тән уйнату да юк иде Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе
дә гап-гади иде. Кызларның киенүендәге «Күрегез, минем билем нинди нечкә,
арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч – мин бит гүзәлнең гүзәле», –
дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны
Оксананың татар кызына охшаш булуы тетрәндерде.
«Бу бит инде табигый хәл», – дип уйлады Габдрахман. – Украиналыларның
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
27
тамырларында яртылаштан да артык кыпчак каны ага. Оксананың татар
кызына тартымлыгы табигый... Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета
битләрендәге фотоларына охшаш булмавы да сәер иде.
Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш
канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә
янына чәнечкеләр куелган.
– Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнеке дә монда,
– диде Юрий Владиславович, түр яктагы урындыкларга күрсәтеп.
– Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә
ягындагы урындыкка барып урнашты.
Дадонов савыт-саба шкафын ачып, этикеткасына Бахус сурәте төшкән
Италия коньягы, «Веккьия романья бутон» коньягы һәм кызыл шампан шәрабы
чыгарып өстәлгә куйды.
– Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде
Дадоновның кызы.
– Минем дә алкоголь кушып пилмән тәмен югалтасым килми, – диде
Рахманкулов.
– Нина да баш тартса, берүзем эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.
– Кызларга ярамаганны син бит белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш
тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау тоелмый иде.
– Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли
гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел,
чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең
Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш,
ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә бавырсак, бал куялар. Табын
тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием
һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем,
кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы
якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем.
Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас
җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы
шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган... –
Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.
Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.
– Мин сезне озатып куям, – диде Рахманкулов.
– Рәхмәт, – диде кунак кыз. – Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.
– Баш тартма инде, – диде Нина Ивановна. – Кичке якта урам тулы
исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына
үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.
Алар бергәләп урамга чыктылар.
– Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?
– Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.
Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә
килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык
берләшү тугандай булды.
Алар Канава дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне
үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Розаның түләүле яратышу йорты
булган, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы
буйлап ике квартал өскә күтәрелделәр дә, сулга борылып, шәһәрнең иң матур
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
28
проспекты – Пушкин урамына чыктылар. Як-якта үскән мәһабәт платаннарның
ботаклары урамны каплап, кичке утлар яктылыгында яшел яфраклар япкан
түбә тәшкил итә иде. Заманында Габдрахманның яраткан бу урамында Пушкин
яшәгән.
Ул йортта хәзер «Моряк» газетасының редакциясе урнашкан иде. Шушы
өйгә якынлашкач, егетнең әлеге газетада мәкаләләре басылып чыкканлыгын
Оксанага әйтеп мактанасы килеп китте. «Юк, әйтмәскә кирәк, – дип уйлады
эченнән Габдрахман, – минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул
итәчәк».
Алар Одессаның Монпарнасы – Дерибас урамына килеп җиттеләр.
– Дерибасны урап чыгабызмы? – диде Габдрахман. – Танышканнан соң
култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?
– Мин ашыгам, – диде Оксана. – Иртә торасым бар.
– Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?
– Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына
баручыларны сайларга тиешләр. Мине шуңа чакыралар.
– Сез үтәргә тиеш дип уйлыйм мин, – диде Рахманкулов.
Оксана сәер итеп елмайды:
– Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки... Сайлану өчен сайлаучыларның
күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул.
– Ничек итеп?
– Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?
Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара иде.
Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралганы иде...
Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның
сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр
йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.
– Мин менә шушында торам, – диде ул, классик ысулда салынган өч катлы
матур йортка күрсәтеп. – Сау булыгыз.
Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуы катгый
икәнлеген тою белән, аның кулын кысып бер мизгел җибәрми торды.
– Сез Киевтан кайткач кайда очрашабыз?
– Белмим...
Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән
сүз...» Шушы әйтелмәгән фикерне аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын
җиңелчә генә кысып алды да:
– Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, – диде.
Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе
бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты.
Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы.
Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул
эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче каттагы
караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык
егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.
9
Башта Рахманкулов диспетчерга кереп корабының кайда икәнлеген белеште.
«Чолман», Венециядә йөген кичә кич төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.
– Кайсы портка кайтачак? – дип сорады Габдрахман.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
29
Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең иң
отышлы елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән әйтте:
– Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз.
Бу кыз, институт бетергәннән соң, пароходчылыкка урнаша алган
бәхетлеләрдән иде. Тәрәзәчек аша әнә ничек матурлыгын балкытып утыра.
«Нинди чибәр, үзен ничек ягымлы тота», – дип уйлады Рахманкулов.
Диңгезчеләрнең хатыннары бу кызның тупаслыгына зарланалар иде. «Кызык
та инде кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, – дип уйлады Габдрахман. – Бәлки
диңгезчеләрнең хатыннары бу чибәргә дигән кияүне тартып алган көндәш
булып тоела торгандыр?..»
Ул кадрлар бүлегенә юл тотты. Дүрт-биш көннән «Чолман» кайтып
җитәргә тиеш иде. Кораб диңгездә чакта иркенләп сынауларны тапшырып
бетерергә кирәк иде. Ялдан кайткач, имтихан тапшыруны әле күптән түгел
генә уйлап чыгардылар. Диңгез инспекциясенә – кораб йөртү гыйлемен,
пароходчылыктагы тәрҗемәчегә – инглиз телен, пожарникка – ут сүндерү
гыйлемен, таможенникка, хәтта партия, профсоюз оешмаларына кадәр шушы
өлкәләрдә хәбәрдарлыгыңны күрсәтеп, диңгезчеләр телендә «побегушка»
аталган кәгазьгә имза җыярга кирәк иде. Ялдан соң имтихан тапшыруны уйлап
чыгаручыларның төп максаты, белемеңне тикшерүдән бигрәк, бу гамәлнең
асылында чиновникларга ришвәт алу мөмкинлеге ятканын һәркем аңлый иде.
Өстән төшерелгән боерык – закон, телисеңме-юкмы, син аны үтәргә тиешсең.
– На ловца и зверь бежит, – инспекторның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан
иде.
– Дүрт тәүлек көтәргә калды. Корабым Одессага кайта. Приказны бүген
язсагыз, дүрт көндә сынауларымны ашыкмыйча гына тапшырып бетерер идем.
Гадәттә, буш кул белән килгәндә, инспектор озак кына сатулаша иде. Бу
юлы ул Рахманкуловның корабка кайтару кәгазен үз кулы белән машинкада
суктырды да кул куйдырырга бүлек начальнигы кабинетына кереп китте.
Озаграк торды инспектор начальник янында.
– Начальник сезне башка корабка җибәрергә кушты,– диде инспектор. –
Кораб ике сәгатьтән кузгалачак. Сигезенче причалда тора.
Башта язылган приказны йомарлап чүп савытына ыргыткач, инспектор
яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г.Б. фәлән елның төгән ае ...нче көнендә
«Академик Крупчатов» теплоходына капитанның икенче ярдәмчесе итеп
билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән
Төгәневич» дип ярты бит кәгазьгә язган арада егетнең баш миендә ун
битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя
портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, мине
штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабымда
калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, мин инспекторга
ришвәт бирергә яисә парткомга кагылып, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән
ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш идем. Инспекторның «кулын майларга»
вөҗданым каршы төште, парткомда ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә
бирмәячәген белгәнлектән, алай эшләмәдем. Менә тагын бер гаделсезлек
эшләнә. «Крупчатов»ның штурманы, әлбәттә, юкка гына авырып китмәгән.
Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендәгечә «пустой» рейс. Бу
юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга
йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны
бозу дөрес булмаячак...»
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
30
Бүлек начальнигына керергә чират торырга да туры килмәде, хәтта
пароходчылыкның бүлекләренә кереп имтихан тапшырып йөрергә дә кирәк
булмады. Бу мәшәкатьләрнең барысы да телефон аша эшләнде.
–Тизрәк барып җитәргә тырышыгыз. Кораб кузгалырга тора. Семь футов
под килем, – диде инспектор, приказ кәгазен Рахманкуловка тапшырганда.
Күңелен ачыттырып кабынып киткән сүгенүне сүндереп:
– Сау булыгыз, – диде Габдрахман һәм кием-салымын, диңгездә йөзгәндә
кирәкле әйберләрен алырга туры Дадоновларга юнәлде.
– Әллә приказ кәгазен алырга да өлгердеңме? – диде Юрий Владиславович.
– Алдым шул.
– Дөрес эшләгәнсең. Имтиханнарыңны иркенләп тапшыра алырсың.
– Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.
– Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?
– Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.
Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:
– Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?
– Әйтмәсәләр дә аңладым. Түләнгән валютага бер кап шырпы да алып
булмый торган портларга булса кирәк.
– «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең
урыныңда мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр
идем.
– Карга күзен карга чукымый, дигәннәр картлар. «Чолман»да эшли
башлаганнан бирле, океан киңлеген күргән юк. Мин инде карышмадым.
– Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын,
бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?
– Бер генә тапкыр, – диде Габдрахман. – Ул бит Киевтагы ярышка китте.
Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага телеграмма сугасым килә.
«Саблин»нан радиограмма җибәрергә рөхсәт булмаячак.
– Аларны «Днепр» кунакханәсенә урнаштырганнар. Яз телефоннарын.
Бәлки, диңгезгә чыкканчы сөйләшә дә алырсың, – диде Юрий Владиславович.
– «Чолман»ның капитанына әйт. Үз иркемнән утырмадым мин чит корабка.
Бәлки, капитан кадрлар бүлеге белән мине үз корабыма кайтару турында
сөйләшә алыр?..
Алар кочаклашып саубуллаштылар. Чемоданын күтәреп, Габдрахман
ишектән чыгып китте.
Ишегалдында ачык тәрәзәдән Дадоновның башы күренде:
– Бу рейстан соң «Чолман»ыңа кайт инде. Нишләп кая җибәрсәләр, шунда
йөрисең? Күрерсең, сине экипажыңнан колак кактырачаклар.
– Кабат сау бул, – диде Габдрахман, йөгерә-атлый капкадан чыгып
киткәндә һәм Кангун үреннән төшеп, порт капкасына таба атлаганда ачынып
уйлап барды. «Чолман» арзанлы товарлар сатыла торган портларга кереп
йөри башлаганлыктан, мине матди яктан иң файдасыз рейсларга җибәрә
башладылар. Минем бит нәфесем шундый, – яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсе
килү комсызлыгы бимазалый. «Чолман» океан чиксезлегенә сирәк чыга.
Ара-тирә Һиндстанга, Фарсы култыгына, сирәк-мирәк Гибралтар бугазыннан
Көнбатыш Европа илләренә барып кайткалый. Миндә исә күчмә бабаларымның
каны саклап калган дөнья гизү комсызлыгы, берьюлы дүрт океанны аркылыга-
буйга ургылып узу өянәге һаман алга, һаман зәңгәрсу офыклар артына
камчылап куып тора.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
31
Икенче бүлек
1
Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч
сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман турыга – порт
капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет (патша
заманындагы биржа) бинасы янына борылды һәм причалларга сырышкан күп
дистә корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары,
аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик
Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун
үреннән төшкәндә, үзенең буласы торагын, эш урынын, хезмәттәшләрен,
ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер
көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.
Рахманкулов эшлисе теплоходка охшаш корабларны Икенче Бөтендөнья
сугышыннан соң СССР белән Америка арасында кабынып киткән ут астыртын
әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын
сугыш» тудырды. Икенче Бөтендөнья сугышының башында социализм
шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең
яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы –
болар барысы да социализм төзиләр иде инде. Дөрес, башка бер генә илнең
социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Һәркемнең бәхеткә омтылуы
башкаларныкы күк булмагандай, һәр илнең социализм төзүе дә бер-берсенә
охшаш түгел иде. Салкын сугыш кайнарга әверелеп, җир йөзендәге иң гадел,
иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очырып, бөтен
илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде.
Габдрахман эшлисе кораб та шул соңгы сугышка әзерләнү максатында төзелде.
Рахманкулов порттагы корабларга кереп, аларны карап йөрергә ярата иде.
«Кодекс торгового мореплавания» корабны Ватанның бер кыйпылчыгы итеп
саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы итеп
карый. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда:
аларда, бигрәк тә инглиз корабларында «закон – дышло» түгел, ә бөтенләй
башка мәгънәдә тормышка ашырыла.
Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде
бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Аның
корылмасын күрер өчен, сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк
иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр
басмасы, атлаган саен шакылдап, тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп
палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.
– Гафу итегез, сез кемгә?
Аның ике сүздән торган «гафу итегез» дип эндәшүе корабта тәрбия эше
барлыгын аңлатса, матросның җыйнак, чиста киеме һәм үз-үзен тотуы экипажда
тиешле тәртипнең дә аксамаганлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә
җылы йөгерде. Тәртип куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык
йодрыгына көйләнмәгән очракта коллективта гаделлек, дустанә мөнәсәбәт
барлыкка килә. Тәртип булган җирдә эшләве, хәтта яшәве дә җиңелрәк.
– Мин икенче штурманга алмашка килдем, – диде Габдрахман. Матрос
телефон аша аның коллегасына хәбәр итте.
– Сезне чиф көтә, – матросның өлкән штурманны инглизчә әйтүе тәҗрибәле
мариманлыгын күрсәтә иде.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
32
– Минем коллегам ярдамыни?8
– Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын
күрсәтимме?
– Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?
– Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.
– Ярар, табармын. Кабат рәхмәт.
Матрос коридорга ияреп керде.
– Әнә, лифт... – диде ул, тар гына куш ишеккә күрсәтеп. Лифтка утырып
йөрергә көйләнгән корабны аның беренче күрүе иде. Димәк, бу корабта
вазифалары корабка тәңгәл – күләмлерәк, катлаулырак булачак, – дип уйларга
өлгергәнче, лифт аны өченче катка менгереп тә җиткерде.
Әйе, лифт аркасында «икенче кат»ка әйләнгән биеклек гадәттәге спардек,
матрослар телендә шлюпка палубасы иде. Лифттан чыгу белән, корабның
борыны – бакка таба барсаң, уртада – капитанның каютасы, уңда – өлкән
штурманныкы, сулда өлкән механикныкы булырга тиеш. Җилкәнле кораблар
чорында гына каюталар аста, йөзгечнең карынына урнашкан булганнар.
Рахманкулов өлкән штурманның ишеген шакыды.
– Әйе, – дигән карлыккан, калын тавыш ишетелде.
– Икенче штурманга алмашка җибәрделәр, – диде Габдрахман, приказ
кәгазен каюта хуҗасына сузып.
– Коллегаңны больницага салдылар, – диде өлкән штурман. – Йөк
бушатылып бетте. Конасаментка кул куелган. Кузгалырга ярты сәгать вакыт
калды. Моңа кадәр кайсы корабта эшләдегез?
– «Чолман»да.
– «Көмеш» корабта? Италияләргә йөриме?
– Күбрәк шул тирәгә.
– Һаман шулай болан сыеры, «Тарантелло» сурәтләре төшкән келәм,
болонья плащ ташыйлармы мариманнар?
– Ташыйлар. Шунлыктан, мин инде ярты ел диярлек үземнең беркетелгән
корабыма эләгә алмый йөрим.
Өлкән штурман кабаланып әйтте:
– Бездә шундый гадәт, яңа кеше белән иң башта капитан үзе таныша.
Коридорга чыккач, Габдрахман бертын туктап торды. Өлкән штурманның
үзен начальник итеп тотмавы, аның дустанә мөнәсәбәте экипаж әгъзалары
арасында җылы мөнәсәбәт яшәвен раслый иде. Дөрес, йөзгәндә кешегә ашыгып
бәя бирергә ярамый. Коллективның нинди икәнлеге авырлык килгәндә сынала.
Яңа коллективта еш кына капитан золымы, әләкчелек, гайбәт, бер-береңне
күралмау шикелле кабахәтлекләр еш очрап торганлыктанмы, Габдрахманның
әйбәт экипажда эшлисе килә иде.
– Рәхим итегез, – диде каюта хуҗасының тавышы.
Капитан эш өстәлендәге ярымфолиант зурлыгындагы кара тышлы калын
Лоция китабын укый иде.
– Утырыгыз, – диде ул, өстәлгә янәшә диванга күрсәтеп. – Монда килгәнче
нинди корабларда эшләдегез?
– Соңгы вакытта мине алмашка йөртәләр. Ә болай, минем штатный корабым
– «Чолман».
– «Чолман» кобатажда йөргәндә, анда эшләмәдегезме?
– Ике елдан артык.
8 Диңгезчеләр шивәсендә портка киткән кеше «ярда» санала
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
2. «К. У.» №10 33
– Капитан Курбатов беләнме?
– Әйе, Василий Степанович кулы астында.
– Мин дә бит аның шәкерте. Бу турыда диңгезгә чыккач сөйләшербез. Эшкә
керешегез. Яңа кешегә кимчелекләр ачыграк күренә. Эшегезне җентекләп
тикшереп кабул итегез. Соңыннан минем үземә әйтерсез. Уңышлар телим.
Рахманкулов кабат өлкән штурманга керде.
– Аңлатып торырга вакыт калмады. Егерме минуттан аврал. – Ул ачкыч
сузды. – Каютагызныкы. Эш киемегез рундукта. Авралда урыныгыз койрык
палубасында. Капитан супер таләпчән. Авралга соңга калып чыга күрмәгез.
2
Супер таләпчән... Михаил Михайлович булып йөргән Мейер Моисеевич
Зимин – капитан Курбатовның яраткан шәкерте. Василий Степанович үзе
инглиз, итальян, гарәп телләрендә сөйләшә белсә, аның шәкерте инглизчәдән
тыш француз, испан телләрен дә үзләштергән иде. Яһүдләр гарәпчә аңласалар
да, бу телдә сөйләшергә яратмыйлар. Һәм тагын бер сәер нәрсә – Зимин Тәүрәт
китабы теле – ивритне дә, халыкча әйткәндә, су кебек эчә иде. Әмма аның бу
телне белүе чит кешегә сер иде.
Озак еллар аңларга тырышып караса да, Габдрахман бер нәрсәгә төшенә
алмады. Совет чынбарлыгының мөһим бер постулаты – «бишенче пункт»
татарларга гына түгел, Израил улларына да кагылса да, аның тәэсире
төрлечә иде. Татар кешесе, түрәлеккә күтәрелә башлау белән, үзенең
колониаль психологиягә тугрылыклы булуын күрсәтер өчен, җае чыккан
саен милләттәшләрен җәберләүдән тайчынмый, шушы юл белән үзенең
шовинистларга тугрылыгын күрсәтә. Өскә күтәрелүе дәвам иткән очракта,
Чыңгыз хан токымы үз иркеннән исемен үзгәртеп урыслаша. Яһүдләр дә
исем-фамилияләрен урыслаштыралар, урыс телен, урыс культурасын урысның
үзеннән дә яхшырак үзләштерәләр. Бу очракта татар иң каты урыска әйләнсә,
яһүд исә яһүд менталитетында кала. Алар шушы көнгә кадәр «Ветхий
завет»тагы «Второзаконие» таләбен үтәп киләләр.
Моңа Рахманкулов әлләни кадәр баш ватканнан соң гына төшенде шикелле.
Яһүдлек милләт кенә түгел, аларның милли кодекслары коммунистлар партиясенең
уставын хәтерләтә. Нинди генә шартларда да алар «Второзаконие» кушканны
тайпылгысыз үтиләр. Ятларга белгертмичә генә, тышкы яктан кайсы милләт
арасында яшәсәләр, шуларча яшәп, эчке яктан үзләре булып кала бирәләр. Менә
шушы хәлне Габдрахман капитан Зиминның фикер йөртү үзенчәлекләрендә дә
күзәтәчәк. Бу күзәтүләр аңа, билгеле, файда китермәячәк. Көнкүреш һәр кешедән
гавам ихтыяҗын үтәүне, күпчелек үзен ничек тотса, җәмгыять нинди таләпләр
куйса, бары тик шуны гына эшләүне сорый. Рахманкулов исә, үзе дә сизмәстән,
яшәеш чүплегендә чокына башлый. Күзәтү, күргәннәр турында уйлап, тирә-
юньдәге адәм балаларының кыланышларын, тормыштагы чиктән тыш четерекле
һәм катлаулы кагыйдәләрнең кайдан килеп чыгуын аңларга тырышу хәзер инде
аның канында диярлек яши. Бәлки, аның экипаждагы күмәк ялгызлыкка бирешмәү
теләге белән туктаусыз китап укуы, чит илләрдәге тормышны СССРныкы белән
чагыштырулары шушы юлга алып кергәндер... Соңгы вакытта ул шуңа төшенеп
килә: аның, бу юлдан чыгып, башкалар шикелле көнкүреш гаменә күчәргә
тырышуы сәрхушнең аракыны ташларга тырышуы белән бер чамада иде.
Морфлотның корабларында төрле милләт кешеләре эшли иде. Совет иленең
зурлыгын, аның башка дәүләтләр арасында гайрәтле, хәлиткеч берәмлек
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
34
икәнлеген күрсәтү максаты белән тотылган «Максим Горький» престиж-
лайнерының капитаны Марс Солтанович Галимов татар иде. Галимовка
кадәр ул корабның капитаны грузин Сергей Ливанович Дондуа булды.
Габдрахманның матрос яисә моторист булып эшләгән грузинны очратканы
булмады. Грузиннардан чыккан капитаннарның барысы да диярлек күренекле
шәхесләрдән иде. Бу турыда баш вата торгач, Рахманкулов шундый фикергә
килде: грузиннарда артистлык сыйфаты һәм юмартлык көчле. Капитанлык
вазифасын башкара белүдән тыш, капитан булып оста уйный белергә дә кирәк.
Менә шул уйнау, үзен капитан итеп күрсәтүдә грузиннар белән башка бер
милләт тә ярыша алмый иде.
Язмыш Рахманкуловны Кара диңгез пароходчылыгындагы бердәнбер
яһүд капитан белән бер корабка китереп куйды. Мейер Моисеевич Зимин
капитан буларак та, шәхес буларак та башкалардан кайсы ягы белән аерыла
икән? Катлаулы мәсьәләләрне аңларга еш кына чагыштыру ярдәм итә.
Рахманкулов та, һичшиксез, яңа капитанны Василий Степанович Курбатов
белән чагыштырачак.
Чемоданындагы әйберләрне яңа каютага урнаштырганда, Рахманкулов
шулар турында уйлана иде.
Ниһаять, аврал уйнадылар. Габдрахман корабның койрыгына йөгерде.
3
Рахманкулов үзе янында, корабның койрыгында эшләүче матросларга күз
салды. «Чолман» белән чагыштырганда, аларның эше авыррак иде. Корабны
ярга беркетеп торган швартов баулары «Чолман»ныкыннан күпкә юанрак,
палуба киңрәк, бауларны турачкасына уратучы чыгыр зуррак. Матрослар исә
нәкъ «Чолман»дагыча, хәтта бераз ябыграк, буй-сынга да бәләкәйрәк иде.
– Отдать кормовые! – Өлкән штурманның тавышы да көчлерәк яңгырады
шикелле. Причалдагы ике швартовщик бауның элмәген ярдагы пушкадан
көч-хәл белән сөйрәп чыгарып диңгезгә ыргыттылар. Швартов бавын, тиздән
әйләнә башланачак винтка эләкмәсен өчен, палубага сөйрәп меңгерергә
һәм чыгырга уратып өлгерергә кирәк иде. Рахманкулов бауны сөйрәүче ике
матроска кушылды. Ул муенына аскан микрофонга корабның койрыгы ярдан
ничә метрга ераклашуы турында мостикка хәбәр биреп торырга тиеш иде.
Һәм ул кычкырып әйтә башлады:
– Өч метр... Биш... Сигез метр...
Акватория ягыннан корабның койрыгына таба диңгез буксиры якынлаша
башлады. Ул әкрен генә якыная. Мостиктан команда яңгырады:
– Подать буксир! – Шкертик дип аталган, ташлана торган нечкә бауны
өлкән матрос диңгез буксирына томырды. Бауны эләктереп алу белән, тиз генә
аңа канатны беркетеп өлгерделәр. Икенче диңгез буксиры, зур кортны оясына
сөйрәгән кырмыска шикелле, акваториягә сөйри иде.
– Самый малый, вперёд!
Теләр-теләмәс кенә винт әйләнә башлады. Корабка җан керде. Акваториянең
уртасына җиткәч, «Академик Крупчатов»ны Воронцов маягына каратып борып
куйдылар да бауларны ычкындырып җибәрделәр. Баулар винтка уралмасын
өчен, корабның машинасын туктаттылар. Суда яткан буксир бавын тизрәк
палубага сөйрәп менгерергә кирәк иде. Һәр секунд санаулы, су агымы корабны
әкрен генә дулкынваткычка таба илтә иде. Ниһаять, су саркытып торган буксир
бавы, судан чыгып, палубага менеп ятты.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
2.* 35
«Аллага шөкер!» Рахманкулов иркенләп тын алды. Яңа корабта беренче
аврал – һәр очракта хәлиткеч җаваплы мизгел. Синең һәр хәрәкәтеңне
җентекләп күзәтәләр, бәяләп торалар. Сынатмады шикелле. Эшне шушы
ябык, алҗыган матрослар, хәрәкәтләреннән күренеп торган авыл малайлары
башкарып чыкты. Бирешмәделәр. Авыл кешеләре бер-берсен җиңел аңлый.
– Рәхмәт, егетләр! – диде ул матросларга. – Мин әле бу корабка күнекмәгән.
Кабат рәхмәт сезгә.
Диңгезчелек күп сүзлелекне өнәми. Әйтмәскә дә була иде. Өлкән матрос
арада иң бәләкәе, ябыгы, гәүдәсен артка ташлый төшеп җавап бирде:
– Спасибо, сэконд9 – в рюмку не нальёшь...
Әйткән сүзнең мәгънәсен тырышып эшләгәннәре өчен матрослар
Рахманкуловтан аракы көтәләр дип аңларга ярамый иде. Бу инде, үзенә күрә,
«без дә синнән канәгать, без сиңа ышанабыз» дигәнне аңлата.
Вахтага чыгарга ике сәгатьтән артык вакыт бар. Ял итеп аласы килә.
Эшкә керешкәнче, аңа эш урыны белән яхшырак танышырга кирәк иде.
Рубка иркен. Штурвал гадәттәге кызыл агачтан эшләнгән сигез тоткалы
зур көпчәк түгел. Бәләкәй генә, акка буялган тимер тәгәрмәч. Ике
радиолокатор10, Эхолот11, Лаг12, Радиопеленгатор13. Американнар ясаган,
«Чолман»да булмаган яңа «Дека» приборы. Халык телендә «капитан
күперчеге» дип аталган, уң һәм сул як палубаларга куелган гирокомпас
ноктаузлары, «Чолман»ныкы белән чагыштырганда, бер-берсеннән ике
тапкыр ераграк урнашканнар. Диңгездә каршы килүче корабларга юл
биргәндә, портка кергән чакларда, бигрәк тә швартовка вакытында бу гигант
көймәнең зурлыгын һәрвакыт истә тотарга туры киләчәк. «Зур корабка
– зур киңлек», ди урыс әйтеме. Зурлык психологиясе моның белән генә
чикләнми шул. Гигант корабларда эшләгән диңгезчеләр үзләрен бәләкәй
пароходларда эшләүчеләрдән өстенрәк тотарга тырышалар. Шул ук хәл
дәүләтләргә һәм аның гражданнарына да кагыла. Җир йөзендәге иң зур
дәүләтләрнең берсе саналган Советлар Союзында яшәүчеләр үзләрен,
әйтик, шведлардан яисә финнардан зуррак, көчлерәк тоеп горурланырлар
иде, әгәр алардан ярлырак, мескенрәк булмасалар... Көнкүреш шартларында
урыстан бәләкәйрәк тоелган шул шведның машинасы «Вольво», фатиры
дистәләгән бүлмәдән тора, аның ялы Канар утрауларында, Франциянең
зәңгәрсу ярларына урнашкан курортларда уза. Шушы хәл ачыклангач,
урысның күңелендә әрнүле хөсетлек, эчендә сәбәпсез, аңлатып булмаслык
авыр нәфрәт туа. «Полтава кырында безнең тарафтан кыйналган швед
шулай майда йөзгәндә, мин, бөек урыс кешесе – Казан, Кырым ханнарын,
шведларны җиңгән, Наполеонның арт сабагын укыткан, Гитлерның көлен
күккә очырган империянең тулы хокуклы гражданы хокуксыз, ярым
хәерчелектә яшим – кайда монда гаделлек дигән нәрсә?!.» Әйе, чит илләргә
йөзүче моны аңлый, колхозчы, пролетариат, зыялыларның күпчелеге үзенең
коллар дәрәҗәсендә яшәвен белми дә бит әле!
Сәгать унбер тулып киткән иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы
башланачак. Бүген яңа йортка күченүдән дә җаваплырак. Рахманкулов ашыгып
кают-компаниягә йөгерде.
9 Сэконд (ингл.) – икенче штурман.
10 Радиолокатор – төннәрен томан, яңгыр пәрдәсе аша тирә-юньне күрсәтә торган җайланма.
11 Эхолот – су тирәнлеген үлчәгеч.
12 Лаг – кораб тизлеген һәм үтелгән юлны үлчи торган җайланма.
13 Радиопеленгатор – корабның барган урынын табу өчен куела.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
36
4
Ул кәбестә шулпасыннан тыш, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе соус салган
солы боткасы алды. Диңгезче яхшы ашарга тиеш. Тиеш... Ә бит рацион
тәүлегенә 83 тиен. «Социализм – учёт», – дигән Ленин бабай. «Экономика
должна быть экономной», – дип өстәде Леонид Ильич Брежнев. Ашап компотка
тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын буфетыннан:
– Сезне капитан сорый, – дип, трубканы Рахманкуловка сузды.
– Ашап бетердегезме?
– Компот эчеп азапланам.
– Мин сезне каютамда көтәм.
Габдрахман, каютасына кереп, аяк киемен алыштырды, өстенә җиңел
куртка киде.
– Мөмкинме?
– Рәхим итегез.
Зимин киңәшмәләр үткәргәндә кулланыла торган зур өстәле янына
урнашкан иде. Габдрахман сәгатенә карады:
– Утырыгыз.
– Унбиш минуттан минем вахтам башлана.
– Мин Кисляковны кисәттем. Сез каргопланны14 күрдегезме?
– Юк, күрмәдем. Мин әле төяләчәк йөкне дә, без барачак портны да белмим.
– Без Гавана портына корал һәм гаскәр илтәбез.
– Николаевтанмы?
– Николаев янындагы Балабановка пунктында төйибез. Моңа кадәр корал
ташыганыгыз бар идеме?
– Заманында Мисырга, берничә тапкыр Вьетнамга корал илткәнем булды.
– Димәк, кагыйдәләрне беләсез?
– Ул чакта мин өченче штурман идем. Корал төяү кагыйдәләрен яхшы
белмим.
– Монда күрсәтелгән, вахтадан соң җентекләп тикшереп чыгыгыз.
Каргопланны без чиф белән икәү төзедек.
Капитан корабның контуры сызылган кәгазьне икенче штурманга сузды.
– Икенче һәм дүртенче трюмнар иң зурлары. Аларның икесенә дә –
ракеталар төяләчәк. Беренче һәм алтынчы трюмнарга – снарядлар. Өченче һәм
бишенче трюмнарга – танклар, БТРлар. Шушы трюмнарның твиндекларына15
гаскәрләр урнашачак.
– Чыдарлармы соң? Трюм капкачларын япкач, анда бик тынчу була бит.
– Вентиляторлар даими эшләп торачак. Твиндекка төяп гаскәр ташуның иң
катлаулы ягы – шторм вакытында аларның ашаган ашлары авызларыннан түгелә
башлый. Үзләре башларын да күтәрә алмыйча аунап яталар. Чистарту матрослар
җилкәсенә төшә. Алар бу эштән үлеп җирәнәләр. Тагын бер катлаулы мәсьәлә:
океанга чыкканчы, солдатларга көндез палубага чыгып йөрергә рөхсәт ителми.
Һәр трюмга дүрт-биш чиләк-параша куярга кирәк. Матрос халкы параша түгеп
йөрүне үлем газабына саный. Алдан белеп торыгыз – эшегез җиңел булмаячак.
Габдрахман сәгатенә карады. Бер туларга унҗиде минут калган иде. Капитан
аның ашыгуын сизеп алды.
– Ярый, вахтагызны кабул итеп алыгыз. Өч сәгатьтән Буг елгасына керәбез.
Безнең кораб аның уртасында гына йөзә ала. Сак булыгыз! Уңыш телим.
14 Каргоплан (ингл.) – йөкне кайсы трюмга, нинди тәртиптә урнаштыру планы.
15 Твиндек – трюмның өске каты.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
37
– Гафу ит, – диде Рахманкулов өченче штурман Кисляковка. – Капитан
тоткарлады. Мин үзем соңаруны яратмыйм.
Алар штурманнар рубкасына керде. Рахманкулов картага күз салды. Курс
сызылган. Корабның барган урыны билгеләнгән. Судно журналына вахтаны
кабул итеп алуы турында язып куйгач, ул ходовая рубкага чыкты.
Як-якта куак каплаган тәбәнәк ярлар. Ара-тирә күренер-күренмәс яткан
вак утраулар узып китеп артта калалар. Заманында башта Алтын Урданыкы,
соңрак Кырым ханлыгыныкы булган печәнле болыннар офык артларына кереп
югалалар. Хәзер бу җирләр Украинаныкы. Бармы соң ул чын хокуклы булып
саналган Украина? Карпат тавы итәгенә урнашкан өлкәләрдә генә хохоллар
туган телләрендә сәйләшә. Донбасс тирәсе, Одесса, Днепропетровск, Азов,
Кара диңгез буендагы җирләрдә милли гореф-гадәт юкка чыгып килә. Гади
халыкта тамак гаме, өс-баш бөтенлеге, яшәргә ярарлык торак әмәлләү хәсрәте.
Гади халыкны гасырлар буена мохтаҗлыкта тоту хакимиятнең өстенлеге
өчен кирәк. Нигә дип мин бу турыда баш вата башладым соң әле? Миңа
яңа корабны өйрәнергә кирәк. Аның барлык механизмнарын, приборларын,
мөмкинлекләрен. Йөк төягәндә, һәр тартманы, һәр ракетаны шторм вакытында
урыныннан кузгалмаслык итеп трюмга беркетергә кирәк. Без бит Кубага –
Азатлык иленә үлем төяп китәбез...
5
Днепр белән Буг елгалары диңгезгә килеп җитәр алдыннан үзара кушылалар,
Днепр – Буг лиманы дип аталган киң, иркен сайлык барлыкка килә. Елга
суының тозлы диңгез суы белән кушылган урыны бу. Балык үрчи торган җир...
Вахтасын өлкән штурманга тапшырганда, кораб Николаев портына
якынлаша иде инде. Бәләкәй генә катер-лоцбот корабка сырышты. Шторм-трап
төшерделәр. Лоцманны Рахманкулов каршы алды. Бурят-монголга тартым
җәлпәк битле кешенең өстендә таушалган соры костюм, башында күкшел
постау кепка.
Рубкага капитан килеп керде.
– Малый вперёд! – диде лоцман. Капитан боерыкны кабатлады.
– Курс утыз дүрт градус.
Боерык янә капитан аша рулевойга җиткерелде. Лоцман биргән команданың
кырыслыгы, тавыштагы кискенлек лоцманның хәрбиләрдән икәнлеген күрсәтә
иде.
Николаев белән Балабановка арасы ике сәгатьлек юл иде. Шул йөз егерме
минут эчендә икенче штурманга ял итеп, бераз хәл җыю мөмкинлеге бар.
Рахманкулов рубкада калды. Яңа корабтагы яңа шартлар, моңа кадәр аңа
таныш булмаган кешеләр белән эш итү Габдрахманны нык алҗыткан иде.
Каютасына төшеп, диванына чишенмичә генә ятса да, авралга кадәр йокыга
китә алмыйча, бер сәгать чамасы кыбырсынып ятачак. Йоклап китү белән,
аврал уйнаячаклар. Елганың сул як ярларын каплаган әрәмәлек артыннан
кояш чыгып килә иде. Шушы күренеш, егетнең эчен ачыттырып, аның туган
Караярын, Ык буйларын, балачак куанычларын исенә төшерде. Әнә, әрәмәлек
артында иген басулары башлана. Арыш серкәгә утырган чак. Нәкъ шушы
көннәрдә Караярда печәнгә төшәләр. Игенчелектән, мал асраудан аерылмыйча,
нарат бүрәнәләрдән, биек түшәмле, капкачлары зәңгәргә буялган, тупсаларында
яран гөлләр чәчәк атып утырган алты тәрәзәле үз йортында берсеннән-берсе
матур балалар үстерәсе урынга, Бәкер малае океаннар артына пароходка төяп
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
38
үлем ташый... Менә нинди дәрәҗәләргә күтәрелә алды ул – армиягә китәр
алдыннан Караяр авылының беренче гармунчысы! Күр әнә – океаннарда
кораб йөртергә өйрәнгән! Берничә сәгатьтән ул төйи башлаячак ракеталар җир
йөзендәге иң бай, иң тәкәббер Америка дәүләтенең көлен күккә очыра алачак.
Горурлыкмы бу, әллә җинаятьме? Хәтта Достоевскийның «Җинаять һәм җәза»
исемле әсәрен укыган кешеләр дә җинаятьнең нәрсә икәнлеген аңлап бетерүгә
ирешә алмый. Кеше үтерү иң зур җинаять саналса да, хакимият боерыгын үтәп
үтерү җуелмас дәрәҗәдәге изгелек санала.
Елганың сул як ярлары ягыннан әкрен генә чыгып килгән кояш әрәмәлек
өстен кызгылт нурларга күмеп ташлады. Иртә таңның тонык нурлары яр
кырыеннан еракларга сузылган соргылт койманы яктыртты. Берничә гектарга
җәелеп, әрәмәлекне биек бетон койма белән әйләндереп алганнар. Якынрак
килгәч, койма өстенә тотылган чәнечкеле тимерчыбык һәм югары вольтлы
электр тогы җибәрелгән тимерчыбык күзгә ташлана. Койма буендагы елга
ярына «Академик Крупчатов» озынлыгындагы ике генә кораб сыярлык причал
корып куйганнар.
Кораб причал яныннан узып борыла башлады. Капитан өлкән штурманга
аврал игълан итәргә боерык бирде. Ярты сәгатьтән Рахманкуловның яңа корабы
Балабановка портының причалына бәйләп, беркетеп куелган иде инде.
– Экипаж әгъзаларына кызыл почмакка җыелырга. Кабатлыйм, экипаж
әгъзаларына... – өлкән штурманның боерыгы мачталарга беркетелгән
динамиклардан еракларга таралды да кайтаваз булып корабка әйләнеп кайтты.
Яңа коллективта эшли башлар алдыннан мондагы тәртип саклауны,
шәхесара, капитанга, гомумән, өлкән комсоставка карата булган мөнәсәбәтләр
үзенчәлегенә тизрәк төшенергә кирәк иде.
Унҗиденче елдагы түнтәрелештән соң, социализм төзү байрагы астында
колбиләүдән дә каһәрле тоталитар идарә итү башлангач, Советлар Союзына
алыштырылган Рәсәй империясендә яшәүчеләрнең шәхеслек тойгылары
тамырын корыту башланды. Чит илләрдәге тормыш-көнкүреш белән
очрашканда, Советлар Союзындагы крепостнойлар көнкүреше аеруча күзгә
ташлана иде.
Экипажны кызыл почмакка җыялар. Нәрсә әйтәчәкләрен Рахманкулов
алдан белеп тора иде. Бдительность! Бу сүзне татарча «уяу булу» дип тәрҗемә
итсәң – мәгънәсе үзгәрәчәк. Бдительность. Тирә-юньне дошман каплаган.
Аларның төп максаты – синнән дәүләтнең чит илләргә үлем ташыганын
әйттереп, сине шпион итү. Чит илләргә йөрүче корабларда эшләвеңне
дәвам иттерәсең килә икән – син беркемгә берни белгертмисең, күрмисең,
ишетмисең, аңламыйсың.
Экипаж кызыл почмакка шактый тиз җыелды. Димәк, корабта тәртип үз
урынында.
– Сүз «күршеләр» вәкиленә бирелә. Дикъкать белән тыңлагыз, – диде
капитан Зимин. – Рәхим итегез.
– Шушы мизгелдән башлап сезгә радиотелефон ярдәмендә гаиләгез белән
сөйләшергә рөхсәт ителми. Кая баруыгызны, корабка нинди йөк төялгәнен
сезнең берегез дә белми, беркемгә сөйләми. Хәтерләргә дә тиеш түгелсез.
Серне тотмавыгыз һәр очракта безгә мәгълүм булачак, һәм сезне җавапка
тарттырачаклар. Аңлашылдымы?
– Аңлашылды, – диде ишек төбендә басып торучы тәбәнәк, чиктән тыш
ябык бер бәндә.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
39
– Башка сүзем юк. Беренче тапкыр ГИУ16 йөген ташуда катнашучылар
монда калыгыз.
«Виза ачылганнан соң», кадрлар бүлегендә сер саклау антын алалар бит
инде, – дип уйлады Габдрахман. – Һәр яңа рейс алдыннан да кабат ант иттерү
кирәк микәнни соң?»
– Минем исемем Геннадий, – диде вәкил, Рахманкуловның кулын кысып.
– Каргопланны төзедегезме?
– Әйе, төзедек.
– Бер нөсхәсен миңа бирегез.
– Нөсхәсе юк әле. Әзерләп бирермен.
– Трюмнарны карап чыгасызмы?
– Карап тормыйм. Мин таныш мондый кораблар белән. Йөкне берьюлы
икенче һәм дүртенче трюмнарга төйи башлыйбыз.
– Аларны тизрәк ачыгыз.
– Ачарбыз.Төяләсе йөкне күрәсем килә. Койма эченә кереп карыйбызмы?
– Сезгә анда керергә рөхсәт юк. Анда керер өчен өстәмә рөхсәт кирәк.
– Хәзер мин трюм капкачларын ачтырам. Шуннан соң каргопланның
нөсхәсен әзерләп бирермен.
Ашык-пошык кына иртәнге чәйне эчеп чыккач, Габдрахман боцман белән
икенче һәм дүртенче трюмнарның капкачларын ачарга тотынды.
6
Борынгы Финикия диңгезчеләре. Карфаген иле. Ренессанс чорындагы
Венециянең диңгезчелек ярдәмендә иксез-чиксез байлык туплавы,
португалларның, испаннарның, соңрак инглизләрнең диңгезчелек ярдәмендә
колонияләре белән сәүдә итеп байлык туплаулары билгеле. Икенче Бөтендөнья
сугышыннан соң Совет иле Англия һәм Америка белән мәйдан тотарлык
меңләгән зур кораблардан торган сәүдә флоты төзеде. Бу илнең кораблары
җир шарын әйләнеп, җәһәннәм почмакларын айкап йөриләр. Аларның нәрсә
ташыганын, нинди максат белән дөнья гизүләрен белмәгән бәндә Советлар
Союзы исеме эченә яшеренгән урыс иле череп байый башлар, дип ялгышачак.
Койма эченә яшеренгән йөкнең кораб янына куелган порт краннары астына
килеп туктауларын көткән арада Габдрахман өске палубага менде дә койма
эчендә өелеп яткан, чит илләргә озатасы йөкләрне бинокль аша карый башлады.
Дистәләгән гектарга җәелгән җирне уратып алган койманың әйләнәсенә күзәтү
вышкасы куелган. Шуларның һәммәсендә муенына автомат аскан солдат басып
тора. Бинокльдән койма эчендәге хәзинәләргә карап торучыны күреп алуга,
солдат каравыл начальнигына хәбәр бирәчәк. Рахманкулов палубадан чыгып
торган вентиляция трубасы артына барып посты.
Яшел брезент астына яшеренгән гигант сигараларның Җир шарының кан
коеласы төбәгенә барырга чират көтеп ятучы ракеталар икәнлеген тою катлаулы
түгел иде. Алар хәзер «Академик Крупчатов»ның икенче һәм дүртенче
трюмнарына кереп ятып, «Азатлык утравы» – Кубага юл тотачаклар. Соңгы
тапкыр Венециядә торганда, Рахманкуловның танышы шипчандлер17 Лючано
«Карьерре делла сера» газетасын калдырып киткән иде. Шул газетага Никита
Хрушёвның Куба утравына ракеталар урнаштыруын һәм «Американың шәрә
16 ГИУ – главное инженерное управление – чит илләр сәүдәсе министрлыгында корал ташу белән идарә
итүче оешма.
17 Шипчандлер (ингл.) – корабка азык-төлек китерүче.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
40
арты астына керпе тыгып куярга кирәк», – дип әйтүен язганнар иде. Советлар
Союзының җитәкчеләре, югыйсә, сугышка каршы көрәшү, тынычлык турында
туктаусыз тукып торалар. Берничә минуттан эченә «тынычлык» тутырылган
ракета кораб карынына кереп ятачак та Американың аяк очындагы утрауга
казылган базга посачак...
Ракеталар урнашкан җиргә янәшә, брезент астында «тынычлык саклар» өчен
ясалган, йөк машинасы чамасындагы яңа төр «күчтәнәчләр» урнашкан. Алар
күп, ким дигәндә йөз илле, ике йөз данә. Маңгайларыннан алга таба сузылган
көпшәләре тырпаеп торудан Габдрахман аларның танклар, самоходкалар,
БТРлар икәнлеген чамалады. Койма эчендәге тау-тау булып өелгән
тартмаларны, канатлары беркетелмәгән очкычларны, торпеда снарядларын,
дүртәрләп бер тартмага тутырылган миномётларны берәмләп карап чыгарга
берничә сәгать вакыт кирәк булыр иде. Палубадан төшкәндә, Габдрахманның
эче ачытып куйды: «Бу коралларны ясау, һичшиксез, хезмәт ияләре арка
тирләрен түгеп тапкан миллиардларга төшкән. Шушы байлыкны пыран-заран
китерүче түрәләр, чиновниклар үзләре дә хезмәт ияләренең җилкәсен кимереп
яшиләр. Күп миллионлы хәрбиләр дә эшче-крестьяннар җилкәсендә. Ә менә
Габдрахманның авылдашлары... Аларның урлаша белмәгәннәре тулысынча
каторжаннар михнәтендә шушы коралларны ясату өчен тырыша».
Пароходчылыкта эшли башлаганнан бирле, Рахманкулов Төньяк Кореяга,
Вьетнамга, Мисырга, Эфиопиягә корал илтте. Үзенең дусларының Конгога,
Никарагуага, Сомалига корал ташулары турында сөйләгәннәре бар иде. Дөрес,
Америка, Англия, Франция шикелле дәүләтләр дә үзара сугышкан илләргә
корал саталар. Аерма шунда: капиталистик илләр коралларын үзләре ише
байларга сата, Советлар Союзы исә – социализм төзергә вәгъдә биргән ярлы-
ябагага. Нәтиҗәдә, корал сатып, Америка байлык туплый, Габдрахман иленең
дәүләте исә төп башына утырып кала бирә.
Өске палубадан причалга төшеп, корабның су эчендәге өлешенең күләмен
блокнотына язганда, капкадан инде хәрби тягач ракетаның берсен салмак кына
сөйрәп чыгара башлаган иде.
7
Ике тәүлек эчендә «Академик Крупчатов»ның унсигез мең тонна сыешлы
комсыз карынында баллистик ракеталардан тыш дүрт дистә танк, алты дистәгә
якын БТР, эченә миномёт, Калашников автоматы тутырылган такта тартмалар
кереп утырган иде. Аларның иң авыры – патрон тартмалары. Коралларның иң
кабахәте – мина. Автоматтан аталар, качып-посып аталар... Танк туп ату белән
генә чикләнмичә, очраган солдатларны таптап, окоп җимереп бара. Танкның
куркынычы сугыш кыры белән генә чикләнми. Корабка төягәндә, аны палубага
чылбырлар белән тарттырып беркетеп куялар. Каты шторм вакытында танк,
рессорларына иңә төшеп, чылбырыннан ычкына. Диңгездә йөзгәндә, дөньяда
бәеннән ычкынган танктан да куркыныч нәрсә бармы икән?..
Корабка корал төяү өч тәүлеккә сузылды. Шул өч тәүлек эчендә Рахманкулов
адәм затының шушы көнгә кадәр кеше үтерүдән арынырга теләмәвенә
гаҗәпләнеп баш ватты.
Адәм балаларының бер-берсенә кул салулары турында мәгълүмат Коръән
Шәрифтә дә бар. Атабыз Адәмнең олы улы Кабил энесе Һабилне үтерә. Сәбәбе
– хөсетлек. Кабил иген игә, энесе мал асрый. Ул чорда әле кеше, табигатьне
таптап-пычратып, экологик кризис ясарга өлгермәгән. Көнкүреш иркенлектә.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
41
Һабилнең малы үрчи, җир эшкәртү авыр, уңыш чамалы. Шушы риваять исенә
төшкәндә, Габдрахман: «Нигә Кабил игенчелекне ташлап, мал асрауга күчте
икән?» дип баш вата иде. Океаннар артындагы Америка белән сугышып кан
коюга әзерләнү Коръән риваятендәге кан коюдан күпкә катлаулырак иде.
Ниһаять, йөк төялеп бетте. Кузгалу вакыты җитте. Хәрбиләрдән диңгезгә
чыгарга рөхсәт юк иде. Рөхсәт урынына боерык килде. Корабка ракетчиклар
батальонын төяргә. Бу эшне бары тик төнге караңгылыкта башкарырга. Порттан
да караңгы төшкәч чыгарга, Босфор, Дарданел, Гибралтар бугазларыннан да
бары тик караңгыда үтәргә. Солдатларга палубага чыгып йөрү бары тик төнге
караңгылык вакытында гына ярый.
Төнге караңгылык. Угрылар. Кеше үтерүче бандитлар. Төнге «күбәләкләр».
Иренә хыянәт итүче хатыннар. Хатынына хыянәт итүче ирләр... Җинаятьләрне
яшерү өчен, җиргә караңгылык иңә.
***
Параша. Урыс әдәбиятында бу сүз еш очрый. Бигрәк тә Сталин вафатыннан
соң, әдәбиятка ГУЛАГ тоткыннары, Лубянка, Черек күл базлары темасы бәреп
кергәннән соң, бу сүз китапта еш очрый башлады. Ә парашаның ни икәнен
Габдрахман «Академик Крупчатов»та күрә алды. Солдатларның унысына бер
параша тиеш иде. Өченче һәм бишенче трюмнарның диңгезчеләр телендә
«твиндек» дип аталган өске катының палубасына брезент җәеп, солдатларның
баш асларына салырга эченә салат тутырылган капчыклар әзерләгәннән соң,
йөк машинасына төяп китергән парашаларны твиндекка төшерә башладылар.
Нәрсәсе көлке тоелгандыр инде Рәсәй тарихында мактаулы урын тапкан
кәҗүннәй тәрәт савытының. «Сез ничек уйлыйсыз, Бәкерич, солдатлар үзләре
белән алып китмәсләр бит бу затлы нәрсәне?» – диде Рахманкулов белән бер
вахтада торучы матрос Алик Карташов.
– Америка диңгезчеләренә сатарга җыенмыйсыңдыр бит?
– Мин бит коммуналкада яшим. Дүрт гаиләгә бер сортир. Мин аны
коридорның баскычы астына урнаштырып, ишек ясап бикләп куяр идем.
Нинди фатирда торасың, дип сорасалар, бәдрәфе аерым, дип мактаныр идем.
Габдрахманга үзенең вахтасына беркетелгән Алик Карташов белән дүрт
кенә сәгать бергә торырга туры килде. Шул дүрт сәгать эчендә дә матрос аңа
әлләни кадәр мәзәк сөйләргә өлгерде.
Хәрбиләрнең поход кухняларын урнаштыру мәсьәләсен дә ничектер хәл
итәргә кирәк иде. Палубага куйсаң, шторм вакытында дулкын юып төшерү
куркынычы бар. Аннан да куркынычрагы – Босфор аша, Гибралтар бугазыннан
үткәндә, бу – корабка гаскәр төялгәнен ачыктан-ачык фаш итү булыр иде. Әгәр
Советлар Союзының Америка ярлары буенда гаскәр туплавын белеп алсалар,
бу инде халыкара гауга дигән сүз.
Поход кухнясын су коена торган бассейнга урнаштырдылар. Бассейн өстенә
брезент түбә – тент әмәлләргә туры килде. Кораб Кубага илтәсе гаскәрне
кабул итәргә әзер иде. Солдатларны корабка якты вакытта төямиләр. Караңгы
төшкәнне көтәргә туры килде.
Төн уртасында, Габдрахман вахтада торырга чыккач төйи башладылар
ракетчиклар батальонын.
Гаскәрилек белән угрылык арасында охшашлыклар зур. Сугышка әзерләнү
дә, урлашырга җыену да яшерен, кешегә сиздермичә башкарыла. Дөрес,
караклар кеше үтерүне максат итеп куймыйлар, җинаятьләрен ачарлык шаһитка
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
42
юлыкканда, яисә сакчылар каршылык күрсәтсә генә корал кулланалар. Кеше
үтерү – хәрбиләрнең төп вазифасы. Үтерү уңышлы булсын өчен, пехотаны,
артиллерияне төз атарга, очучыларны бомбаны нәкъ гаскәр тупланган җиргә
ташларга өйрәтәләр.
Угрылар да, хәрбиләр дә һөнәрләренең гөнаһсыз икәнлегенә ышанып эш
итәләр. Чыннан да, җинаятьчегә аның гөнаһы, гамәле җинаять булып тоелмый.
Хәрбинең һөнәре – вату, җимерү, кеше үтерү. Аны шушы эшкә махсус
өйрәтәләр һәм аңа кеше үтерү гөнаһ саналмый башлый. Шушы хакыйкатьне
Рахманкуловка үз тәҗрибәсе раслап тора иде. Ул унбер ел гомерен кырып-
себереп хәрбилеккә бирде. Армия хезмәтендә буйсынырга, бомба ташларга
өйрәнде. Бу чорда аңа командир уставка таянып кемне генә үтерергә боерса
да, уйлап та тормыйча үтерә иде. Нишләп ул чакта аның баш мие томаланган
булган? Кеше үтерү, кайсы яктан гына карама, гөнаһ кына да, җинаять кенә дә
түгел. Үтереш – адәм баласы исеменнән ваз кичеп, ерткыч җанварга әверелү.
Адәм баласының гомерен юкка чыгару Газраилгә генә бирелгән. Хәрби
устав синең адәм баласы булуыңны юкка чыгарып, командирның боерыгын
Калашников автоматының крючогына тоташтыра да үтерү җаваплылыгыннан
котылуыңны тоясың. Командир да җавап тотмый биргән боерыгы өчен. Устав
аны да җан алу җинаятеннән коткара. Ә кем соң җавап бирә? Хакимият? Ул
да җавап бирми. Үлемгә югарыда утыручыларның кулы тимәде бит. Сизми ул
җир йөзендәге иң әшәке, иң каһәрле җинаятьнең эшкә ашырылуын. Хакимият
сугыш игълан итте, хәрбилек механизмын хәрәкәткә китерде. Аның кулында
кан таплары юк. Хакимиятнең вөҗданы да чиста. Корал ташыр өчен ясалган
зур корабның ике твиндегына гаскәр төяргә урын әзерләп йөргәндә, шушы
тынгысыз, вөҗданны сыкрандыра торган уйлар Рахманкуловның йөрәген
талкып торды.
Кояш офык артына кереп югалгач, елга буе әрәмәлекләре бертын шәфәкъ
кызыллыгына буялып тордылар да, җир өстен караңгылык каплады. Төн
пәрдәсен ертып, кораб янына өсләренә брезент япкан йөк машиналары бер-бер
артлы килеп туктый башлады.
– Гаскәр килә.... – диде Габдрахман капитанга телефон аша.
– Юл күрсәтергә кешеләр әзерләдеңме?
– Боцман белән өлкән матрос җитәкчелегендә өч матрос. Өлкән механик
электрик белән токарьне билгеләде.
– Кораб эчендә адашып йөри күрмәсеннәр. Туры твиндекларга озата
торыгыз.
Машинадан төшкән бертөркем солдат трапка якынлашты. Солдатларның
өсләрендә гап-гади тракторчылар кия торган соргылт-кара чүпрәк
комбинезоннар иде. Юк, погоннарны кием астына гына яшереп калып булмый.
Көндәлек тормышта җәмгыять тоташ бертөрле киенеп йөримени? Унсигез-
егерме яшьлек ир җенесеннән генә торган төркем? Соң бит адәм балалары
сугышсыз, сугышка әзерләнмичә яшәгән җирдә җәмгыять карт һәм яшь
ирләрдән, бала-чагадан, карт-корыдан, таза, матурлардан тора. Ямьсезләрне,
гарип-горабаны да яшереп калып булмый. Үзара боерык богавы белән
беркетелгән, җәмгыятьтән аерылган яшь егетләр көтүен күрсәгез, баш ватып
тормагыз. Йә башланачак сугыш бу, яисә сугышка әзерләнү бу...
Мескен солдатларга, билгеле, кайларга барачакларын, юлда нинди газаплар
кичерәчәкләрен аңлатмаганнар. Корабка керүче солдатлар сугымга куып
керткән сарыкларны хәтерләтә иде. Аларны да алдан барган кәҗә тәкәсенә
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
43
ияртеп кертәләр бит. Боцман белән өлкән матрос шул тәкәләрне хәтерләтә.
Батальонның офицерлары да комбинезонга төренгән солдатлар арасында икәне
мәгълүм булды. Өч өлкән офицер – батальон командиры полковникка, аның
штабы начальнигына, замполитка каюта табарга кирәк иде. Командирның
берүзен, замполит белән штаб начальнигын корабтагы пассажир каюталарына
урнаштырдылар.
Кораб урыныннан кузгалганда, Рахманкуловның вахтага чыгар вакыты
җиткән иде инде.
8
Киевка ярышка барасы спортчыларны өлкә комитетына чакырганнар
иде. Киңәш-нәсихәтне озакка сузмыйча гына, алты дистә кешене банкет
залына җыйдылар. Үзара берләштереп, буйдан-буйга сузылган өстәлләр
тезмәсендә шәраб шешәләре, кояш нурларын чагылдырып торган бәллүр
графиннар һәм исләре авыз суын китереп торган затлы ашамлыклар. Чакыру
партия җитәкчеләре өстендә булса да, оештыруны комсомол үз өстенә алган
иде. Комсомол турындагы: «Ул партиядән калышмыйча эчә, пионерлар
чамасы эшли ала», – дигән анекдот биредә тулысынча акланган иде. Һәр
урындык каршында ярышка баручының исеме язылган күрсәткеч белән генә
канәгатьләнмичә, ишек төбендә спортчыларны урыннарына утыртып йөрергә
бертөркем активистлар да көтеп тора иде.
Урынына утыру белән, тәмлерәк закусканы авызына озатучыларны да
күреп алды Оксана, әмма күпчелек әле түрәләрне көтә иде. Ни гаҗәп, обком
беренче секретаренең урыны Яременко янында булып чыкты. Очраклы хәл
идеме икән бу янәшәлек?
Галстук белән кыршауланган күлмәк якасы өстеннән бүселеп чыккан кыска
юан муенлы персек18 килеп утырыр алдыннан, көрәк чаклы кулын кызның
аркасына тигереп алгач, Оксана аңлады. Аны Одесса өлкәсенең хуҗасы янына
утырту очраклы хәл түгел иде.
Беренче тостны хуҗа үзе әйтте. Тост сүзенең татарчага тәрҗемәсе юк,
чөнки татарларда өстәл янына җыелып хәмер эчү булмаган. Дөрес, кымыз эчү
булган. Тик бу эчемлекне тост әйтмичә генә эчәләр.
– Мин сезнең җиңеп кайтуыгызга ышанам. Җиңү хөрмәтенә!
Рәсәй дәүләте Алтын Урда югалткан җирләрне, урысча әйткәндә,
«җыйганда» («собрание земель»), бер-бер артлы диярлек җиңеп торган.
...Оксананың бокалына шәрабны Зур хуҗа үзе агызды. Аның бит әле
шунысы да бар: бокал күтәреп әйткән нотык белән сине аяктан егып ташлыйсы
эчемлекнең икесе дә бер сүз белән атала. Тост! Бокал читен Оксана ирененә
тигереп алды. Кызның борынын вәсвәсәле шәраб исе сыйпап, тын юлына узды.
Бу затлы эчемлекне шәһәр читендәге Таиров исемендәге мәшһүр шәраб ясау
фәнни институтында өлгертәләр иде. Эчемлекнең төп өлеше өлкә комитетының
кунакларын сыйларга, Киевка, Мәскәүгә китеп тора иде.
– Тәмен дә татып карамадыгыз бит, – диде өлкә хуҗасы. – Әз генә ярый
торгандыр бит?
– Гафу итегез, миңа ярамый, – диде Оксана.
– Европада мондый виноны балаларга да бирәләр.
Баш түрәнең тезе аның ботына килеп ышкыла башлагач, алдан уйларга
өлгергәннәренең дөреслегенә шик калмады. Баш түрәнең урындыгы да
18 Персек – беренче секретарь.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
44
Оксананыкына якынрак куелган иде. Димәк, моның максатын оештыручылар
да аңлыйлар булып чыга, алар да аңлы рәвештә аңа ярдәм итәләр. Оксана
аякларын читкәрәк күчерде. Урындыгын этәрергә кыймады. Ни әйтсәң дә,
хуҗа бит, хәтере калуы бар.
Картның тезе өстәл астыннан кызның сыйрагын эзли иде. Күршенең
урындыгы кыз ягына сизелер-сизелмәс кенә шуышып куйды.
– Сезнең торак мәсьәләләре ничегрәк, Оксана Тарасовна?
Сораудагы кинаяне кыз шундук сизеп алды.
– Мине ялгыз карчык коммуналкадагы бүлмәсенә кертте. Түләве кыйммәт
түгел. Әйбәт яшибез. Мин канәгать.
– Коммуналкада ничек әйбәт яшәп булсын. Үз торагыгызда яшисегез килсә,
лично миңа әйтегез. Без Советлар Союзы чемпионы булырлык спортчыга
лаеклы шартлар тудырырга тиешбез. Ярышка киткәнче, миңа кереп чыгарга
тырышыгыз. Кичке якта. Көндез миңа бер генә минутка да тынгы бирмиләр.
Өлкә хуҗасы башлап җибәргән тәти сүзле тост нотыклары өлкә җитәкчеләре
дәрәҗәсеннән шәһәр түрәләре, район җитәкчеләре дәрәҗәсенә төшеп җиткәндә,
өстәлдәге затлырак ашамлыклар юкка чыгып, коньяк, затлы шәраб шешәләре
бушап калган иде. Аракы шешәләре яртылаш бушаган вакыт иде. Аракылы
бокалларын күтәреп әйткән тостларны тыңлап тормыйлар. Мәҗлес аракыга
килеп җиткәндә, сүзне вак-төяк җитәкчеләр, мәҗлестән мәҗлескә халява эзләп
йөрүче алкоголиклар әйтә. Аракыга тотыну үзенә күрә персекка, сезгә китәргә
вакыт җитте дигән сигнал. Оксананың күршесе юкка чыгар алдыннан, кызның
колагына пышылдап әйтергә өлгерде:
– Туры үземә шалтырат, – Оксананың кулына визиткасын салды. – Иң
астагы телефон. Килештек.
9
Хуҗа юкка чыкты. Кузгалырга кыймыйча, Оксана утыруын дәвам итте.
Җитәкчеләр киткәч, банкет әкренләп сәрхушләр туена әверелә башлады.
Оксананың исенә заманында иң күренекле гимнастика остасы саналган,
картайгач, күнегү залының мөдиренә әйләнгән Светлана Аркадьевна әйткән
сүзләр килеп төште: «Бәхетле син, Оксана, – дигән иде ул. – Тренерың хатын
кеше. Ирләрдән булса, син иң беренче аның түшәгенә ятарга мәҗбүр булыр
идең. Белеп тор, чемпионлыкка дәгъва кылсаң, сине барыбер сындырачаклар.
Киңәшем шул: түрәләр теңкәңне корыта башласалар... зуррагын сайла». Зал
мөдире дөрес әйткән булып чыкты. Бүген түрәнең иң зурысы кармак сала. Әнә
бит ничек остарган. Бу спорт дигән нәрсәне йомгакларга кирәктер... Ул бит
Одессага мединститутка керер өчен килгән иде. Язмыш шушы тайгак юлга
этеп кертте. Киевта беренчелекне алып булса, институтка керү үзеннән-үзе хәл
ителәчәк. Күренекле спортчыларны сөйрәп кертергә әзер торалар...
Оксана залдан чыкты, лифтка кереп тормыйча гына, йомшак келәм җәйгән
баскычтан беренче катка төшә башлады. Аяк батардай зәңгәр читле яңа кызыл
келәмне һәр басмада ялтырап торган җиз калай белән бастырып куйганнар иде.
Култык астына юка күн папка кыстырган япь-яшь кешеләр тыз-быз коридорда
йөреп торалар. Костюмнары яңа, күлмәк якалары чиста, галстуклары матур.
Мондагы эшкә аларны кем сайлап ала икән?
Баскычтан өскә таба күнегү залының мөдире менеп килә иде.
– Беттемени инде? – диде ул, исәнләшеп тә тормыйча.
– Бетеп килә. Анда инде юньле нәрсә калмады.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
45
– Алай булгач, кереп тормыйм инде.
– Керегез. Әйтсәгез, китерерләр. Бар булганны чыгармаганнардыр әле.
– Юк, кермим. Хәер эстисем килми. Син өеңә кайтасыңмы?
– Күнегүгә барырга кирәк тә. Бераз ял итеп аласым килә.
– Әйдә, алып кайтам.
– Мин бит үз аягым белән йөрим. Әйдәгез трамвай тукталышына.
– Мин сине машинага утыртып кайтарам, – Светлана Аркадьевна мәйдан
читендә торган кара «Волга»га төртеп күрсәтте. – Безне көтә.
Сәер тоелып китте. Кара «Волга»га Одессаның берничә түрәсе, Мәскәүдән
тикшерергә килгән шишкалар гына утырып йөриләр... Әллә шаяртып әйтә
инде. Спортчылар ярата иде зал мөдирен. Оксана иярде.
– Мин шофёр янына утырырга яратам, – диде Светлана Аркадьевна һәм
ишекне киереп ачып кереп утырды. Оксана арткы ишекне ачты. Салон буш
түгел иде. Уң якта бер ир кеше утыра. Оксана, гадәттә, башта кешенең йөзенә
карый иде. Һәр очраган яңа ят кешедән, телибезме-юкмы, без нәрсәдер
көтәбез. Бу инде адәм баласы мәгарәдә яшәгән чорлардан калган саклану
инстинкты: дусмы син, дошманмы? Син үзең уйлап тормыйсың ла. Сорау
синең инстинктыңа язып куелган. Ул, безнең теләгебездән тыш, үзеннән-үзе
барлыкка килә.
Йөзенә кадәр Оксана пассажирның киемен күрде. Бу чорда чит илдә кием
тектерү юк иде әле. Чит илдә теккән кием дә җитәкчеләрдә һәм фарцовщикларда
гына иде. Бу кешенең өстендә сылап куйгандай таман аксыл соргылт костюм,
кыйммәтле сары ботинка, чалбар очыннан күренеп торган оекбашы, чия көрән
галстук – барысын да киенүнең серен белгән кеше сайлаган.
– Танышыйк. Мин Владлен Семёнович Лебедев булам. Чиновник.
Танышуның сере – һәркем, кимчелекләрен яшерергә тырышып, үзенең иң
яхшы, иң отышлы ягын гына күрсәтергә тырыша. Рәсәйдә «чиновник» сүзе –
бандитка ук тиң булмаса да, адәм баласының абруен төшерә торган мыскыллы
сүз. «Волга» пассажиры бу сүзне: «Мин җитәкче булуым белән мактанмыйм,
чиновникларны яратмауларын белсәм дә, дөреслекне саклыйм», – дип, үзенең
абруен күтәрү өчен әйтелгән иде.
– Оксана.
Бу сылуның кулы йомшак, җылы, кысуында чама саклау, тәрбиялелек бар
иде. «Волга» пассажирының беренче сүзләре кызның дикъкатен читләтеп узды.
Оксана әлеге очрашуның Светлана тарафыннан махсус оештырылганлыгын
аңлагач, ачуын белдерде.
– Владлен Семёнович сиңа үзенең кем икәнлеген әйтмәде. Белеп тор, аңа
Мәскәүнең иң зур түрәләре, данлыклы язучылары, халык артистлары ошарга
тырышып ялагайланалар. Лебедев – пароходчылыкта пассажир лайнерларының
хуҗасы. Пароходка утырып, круизга барып кайту аның кулында.
– Светлана бераз арттырырга ярата, – диде затлы костюм хуҗасы. – Мин
пассажир флоты белән җитәкчелек кенә итәм. Круизларга җибәрү-җибәрмәүне
райкомның махсус комиссиясе хәл итә.
Кызлар белән танышканда, кәнтәй ирләрнең һәр сүзе яшерен максат
белән әйтелә. Алар әле танышып та өлгермәделәр диярлек, Оксана инде
Владленның кызны, пароходка утыртып, чит илләргә җибәрү мөмкинлеге
белән кызыктырмакчы иде.
– Светлана миңа сезнең сер саклый белгән акыллы кыз икәнлегегезне
әйтте. Бу сүзләр сездән чыкмас дип ышанам. Киевтагы ярышта беренчелекне
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
46
яулаучыларны пароходчылык акчасына круизга җибәрү турында өлкә комитеты
белән килешү бар. Сез бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмассыз дип
уйлыйм.
Машина пароходчылык идарәсе урнашкан Ласточкин һәм Дерибас
урамнары очрашкан чатка килеп җиткән иде. Лебедев шофёрга туктарга кушты.
– Син инде кызларны теләгән җирләренә илтеп куй да мине көт.
Корабларның позицияләрен карап чыккач, мин Ильичевскига барып кайтам.
Төшке ашка кадәр өлгерергә тиешбез.
Оксана үзен квартирасына илттерде.
– Күнегүгә киләсеңме? – Саубуллашканда, Светлана Оксананың кулын
бертын җибәрмичә торды. – Мәскәү артисткалары, министрлар, данлыклы
язучылар танышырга тырышалар Владлен белән. Сизгәнсеңдер? Син аңа
ошадың. Дура булырсың танышлыктан файдаланып калмасаң. Теләгеңне генә
белгерт... Ул сиңа Аркадия курортында дача салып бирә, Франциянең атаклы
кутюрьеләреннән күлмәк тектертә, акчага күмеп ташлый ала. Ычкындырма
кулыңа эләккән алтын балыкны.
– Ул сезгә кем соң? – Светлана бер генә мизгелгә югалып торды.
– Улмы? Без аның белән классташ. Ун ел без бер класста укыдык.
Теләкләренең иң кыйммәтлесен дә тормышка ашыра алучының Светланага
сабакташ кына түгеллеген Оксана тоемлый иде. Аңлавын ул белгертмәскә
тырышты.
– Рәхмәт сезгә түрәләр машинасына утыртканыгыз өчен, – диде ул,
саубуллашканда. – Минем «Волга»га беренче тапкыр утыруым.
Баскыч төбендә кызның хәтеренә Дадоновлар таныштырган егет белән
саубуллашуы килеп төште. Фамилиясе, бигрәк тә исеме сәер иде. Ярый
әле танышканда аның әйтергә катлаулы фамилиясенең бөек композитор
Рахманиновныкы белән бер яңгырашта булуын хәтерләп алды. Гадәттә,
танышкан көнне үк егетләр кочакларга, үбәргә тырышалар. Җибәрми торалар.
Кулны боралар. Ә Ап..., Гап..., Абдурахман аңа кулын да тидермәде. Ашыкма
әле, бераз сөйләшеп торыйк, дип тә әйтмәде. Мин бит аңгыра кыз түгел,
дип уйлады Оксана. Битарафлыктан түгел иде аның кыланышы. Хәйлә генә
дә булмаска тиеш. Евгениянең әтисе егетне үтереп мактый. Читтән торып
Мәскәү университетын тәмамлаган, ди. Йөзәргә чыгар алдыннан, күтәрә алган
кадәр китап сатып ала, күп укый, портта торганда, музейларга йөри, газета-
журналларга мәкаләләр яза, ди.
– Тукта әле, диде Оксана, үзен тәнкыйтьләп. Мин нигә дип болай кисәк кенә
юньләп таныш та булмаган егет турында уйлый башладым?.. – Әллә бүгенге
кичәдән соң шулай күңеленең чын мәхәббәткә, саф мөнәсәбәткә сусавымы
икән? – Алай дисәң, ул егет бит миңа мәхәббәт турында сыңар сүз дә әйтмәде.
Аның кочакларга, үбәргә тырышмавы да, бәлки, битарафлыгыннан гынадыр?
Одесса кызлары чит илләргә йөри торган диңгезчеләр өчен егылып үләргә
торалар. Бу хаста миңа да кагылмагандыр бит?..
10
Уртак проект тудырган корабларны Рәсәйдә бер типтагы дип атыйлар.
Инглизләр исә «систершип» – бертуган кызлар сүзен кулланалар. Шул
«систершип» сүзе Габдрахманга күбрәк ошый иде. «Академик Крупчатов»
исә бу зур проектның беренче корабы – «Ленин комсомолы»ның сеңлесе
иде. Аларны Уинстон Черчильнең Фултон шәһәрендәге нотыгыннан соң
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
47
төзи башладылар. АКШ белән СССР арасында «салкын» дип аталган каршы
тору әлегә, Аллага шөкер, кан коюга барып җиткәне юк. Өченче бөтендөнья
сугышы СССР белән АКШ арасында булыр дип гөман кылучылар бар югыйсә.
Чыннан да, шушы ике дәүләт берсеннән берсе узышып, киләчәк сугышта
кулланыр өчен, ашкынып, корал ясарга кереште. Америка Икенче Бөтендөнья
сугышы вакытында туплаган байлыгы бәрабәренә ясаса, СССР коралны
хезмәт ияләренең авызларыннан соңгы тәгамнарын тартып алып, аларны ярым
ач, ярым ялангач яшәтү исәбенә җитештерә иде. Америка белән Совет иле
арасында океан киңлеге ятканлыктан, яңа сугышка Американың «йөзеп йөри
торган утраулары – авианосецлары», Советлар Союзының йөзләгән су асты
көймәләре һәм эсминецларыннан тыш гаскәр һәм корал ташу өчен зур тоннажлы
сәүдә кораблары да кирәк иде. Тынычлык чорында товар ташырга, сугышка
әзерләнгәндә, гаскәр һәм корал күчерергә көйләнгән судноларны Америка ясый
башлады. Шундый корабларның берсен, «Маринер» теплоходын Габдрахман
Италиянең Генуя портында торганда карады. «Академик Крупчатов»ныкына
охшашлы зур, ракеталар сыйдырышлы иркен трюмнар, сәгатенә егерме биш
«узел» тизлек19 бирә алырлык көчле турбина, сугыш шартларында артиллерия
куярга көйләнгән махсус платформалар. Американнар корабында дистәгә якын
пассажир каюталары да бар иде. Шул каюталарны алар туристларга саталар,
сугыш шартларында аларны гаскәр ташуда куллану каралган. «Академик
Крупчатов»та исә өстәмә каюталар булмаганга күрә, гаскәрне твиндекларга
төяргә мәҗбүр булдылар. Твиндекта һава юк, тынчу иде. Кара диңгездә чайкалу
башлангач, мескен хәрбиләр диңгез хастасыннан интегә башлады. Укшыганда,
ашказаныннан бәреп чыккан сыеклыкны тутырырга өләшкән кәгазь пакетлар
ике генә тәүлеккә җитте. Кораб Босфор бугазына җиткәндә, твиндек эченә
керерлек түгел иде инде.
Солдатлар да, аларның командирлары да кая баруларын белмиләр иде.
«Совершенно секретно. Гибралтарны чыккач ачарга» дип тышына язып
куелган пакет капитанның сейфында ята иде. Урта диңгездән Атлантикага
чыгара торган су юлын узгач, «Совершенно секретно» конвертын капитан
батальон командирларына тапшырды:
– Үзегез ачыгыз, – дип, яшь, монголга тартым җәлпәгрәк битле полковникка
сузды.
Ачарга курыктымы, әллә шушы тарихи мизгелне озаккарак сузасы килепме,
тракторчылар өчен тегелгән хэбэ комбинезон кигән командир, конвертның
тышындагы сүзләрне укыганнан соң югалып калыпмы, кәгазь букчаны шактый
озак ача алмыйча торды.
«Ватан сезне Ирек Утравы – Кубага җибәрә. Совет офицерына,
тарихыбызның бөек полководецлары – Суворовлар, Кутузовлар, Бөек Ватан
сугышы геройлары калдырган традицияне саклап, бөек ватаныбызның изге
исеменә тап төшермәссез, дип ышанып калабыз...»
Кәгазьдә Кубага барып җитеп, ярга төшкәч, кем кулы астына эләгү дә
ачыкланган иде. Полковник ул турыда уйлый да алмый иде.
– Хатыным минем кайда икәнемне белми. Ул инде мине кайтыр дип көтә
башлагандыр. Сезнең радиостанциягез аша хатын белән элемтәгә кертүегезне
сорыйм.
– Рөхсәт ителми, – диде капитан Зимин. – Безнең үзебезгә дә рөхсәт юк.
Корал ташуның таләпләре шундый.
19 1 диңгез «узел» тизлеге – 1,852 км/сәг.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
48
– Гаиләмә ничек белгертергә соң? Алар бит минем кайда икәнлегемне
белмиләр.
– Моннан хәбәр итәргә ярамый. Барып җиткәч карарсыз. Анда берәр төрле
җае бардыр әле.
– Корал ташыганда, без кораблар әз йөри торган аулаграк юлдан барырга
тырышабыз. Солдатларны кисәтеп куегыз. Корылма эченә кереп чокынып
йөрмәсеннәр. Кораб энергосистемасының көче бер бәләкәйрәк шәһәрнеке
чамасы. Адым саен диярлек ут сүндерү җайланмалары, авиациядә кулланыла
торган автоматлар. Ягыла күрмәсеннәр.
– Хафаланмагыз, кисәтербез, – диде полковник. – Бу бит особый батальон.
Аның статусы полкныкына тиң. Личный состав та иң оста, иң тәртиплеләрдән
сайлап алынган. Хафаланмагыз, мин аларны катгый төстә кисәтермен.
***
Габдрахманның диңгезчеләр телендә «кораблар каберлеге» дип аталган
Бискай култыгының тыныч чагын күргәне юк иде. Хәрбиләрнең бәхетенә,
«каберлек» корабны тыныч каршы алды. Ярлар күздән югалганнан соң да
«Геркулес баганалары» дип аталган кыя-тау, шактый озак офык читеннән
башын тыгып, Америка Кушма Штатларын яуларга барган хәрбиләргә хәерле
юл теләп күренеп торды.
Габдрахман, океан чиксезлеген күргәч, солдатлар хәйран калып, океанны
күзәтерләр, хис-тойгыларын үзара бүлешерләр, дип көткән иде. Палубадагы
швартов баулары өстендә утырган бер чирләшкә кыяфәтле солдат белән
аркаларын корылмага терәп сөйләшеп торган ике егеттән тыш океанны
күзәтүчеләр күренми иде. Әнә, сулъяк шлюпка астында бертөркем яугир кәрт
уйнап утыра. Карап торучылар түземсезлек белән чират җиткәнен көтә. Бинокль
аша Габдрахман полубакка күз салды. Дистә чамасы конкистадор океанның
тозлы һавасыннан изрәп йокларга яткан. Баш асларына кирза итекләрен
салганнар, ыштырларын океан кояшы киптерә. Унъяк шлюпка астында һава
суларга чыккан солдатлар, көлә-көлә, нәрсәдер чәйниләр. Рахманкулов бинокль
аша солдатлар кулындагы ризыкка карады. Юк, ипи түгел иде алар ашаган
нәрсә. Тәмле булырга тиеш, комсызланып авызларына тутыралар да чәйнәп тә
тормыйча йоталар. Ашыгалар. Әнә, Бискай култыгындагы шторм вакытында
үлә язган юан егет учлап авызына нәрсәдер тутырды да чәйни башлады. Менә
ул учы белән бугазын уа, ашаганы тамагына тыгылды шикелле.
– Алик, – диде Габдрахман матроска, – нәрсә ашыйлар алар?
– Камбуздан берәр нәрсә чәлдергәннәрдер. Урлашмый торганда, солдатның
кулы кычыта башлый.
– Ачыкла әле нәрсә ашаганнарын. Камбузны басып, безне ач калдырулары
мөмкин.
Һәр экипаж әгъзасы солдатка дастан батыры булып тоела иде. Рахманкуловның
матросы диңгезчеләр телендә мәзәк сөйли белгән «травило» иде. Юан солдат
аңа нәрсәдер сузды. Алик та чәйни башлады. Матрос урыныннан торды,
күперчелеккә төртеп күрсәтеп, нәрсәдер әйтте дә рубкага якынлашты.
– Галет чәйниләр тынычлык сакчылары, – диде матрос һәм өч тиенлек акча
зурлыгы прәннекне Габдрахманга сузды. Чәйнәп йоткач аңлашылды. Чыннан
да, сакланган комплекттагы ашамлык иде бу. Урлап алганнар. Тизрәк чара
күрергә кирәк. Озакламый капитан рубкага менәчәк. Аның үзенә әйтергәме,
әллә өлкән штурмангамы?
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
49
Офык читендә – зәңгәр күккә барып тоташкан илаһи чиксезлек. Винт, тирә-
юньгә су тегермәне тавышы чыгарып, океан суын бораулый. Кораб карынында
урта гасырларда «тере товар» дип аталып йөртелгән солдатлар һәм шартлаганда
берьюлы меңләгән, йөз меңләгән адәм баласының көлен күккә очырырга көче
җитәрлек континенталь ракеталар яшерелгән.
Бөек урыс язучысы Антон Павлович Чеховның: «Әгәр сәхнәгә мылтык
элеп куелган булса, ул озакламый атарга тиеш», – дигән акыллы фикере бар.
Бу фикерне ракетага карата да кулланып буламы икән соң? Җавап урынына
Рахманкуловның башына тагын да сәеррәк фикер килде: «Совет солдатларының
Христофор Колумб ачкан юлдан сугышка барулары уналтынчы гасырның
уртасында Мәскәүдән Казанны җимерергә юнәлүнең дәвамы түгелме?.. Яулап
алулардан нигә туктала алмый икән бу ил? Әнә, Бөекбритания туктады бит.
Барлык колонияләренә мөстәкыйль яшәргә ирек бирде. Тынычланды. Үзе
турында гына кайгыртып яши башлады. Кайчан, кем туктата алыр бу сугыш
чукмарын яу оештырып йөрүдән?..»
Өченче бүлек
1
Гимнастларның халык телендә «турник» дип аталган программасы
ярышның соңгы төре иде. Снарядларның башкаларында Оксана Ярёменко иң
зур балл туплап, үзенең лидерлык сыйфатларын күрсәтүгә ирешә алды. Дөрес,
күптән түгел генә хатынын аертып, культура министрына кияүгә чыккан Киев
гимнасткасы Полина Юрченконың да чемпионка исемен яулап алу мөмкинлеге
әле шактый зур иде.
Чыгышка әзерлек вакытында Оксананың тренеры Светлана Аркадьевна
аның колагына пышылдады:
– Перекладина синең иң отышлы урының. Бу ярышта син, һичшиксез,
Полинадан өстен булачаксың. Министр хатынын якларга тырышырлар, дип
курыкма. Бәя бирүчеләр арасында минем дусларым да бар. Мин аларны
кисәтеп куйдым. Әйдә, дулкынланмыйча гына сәләтеңне күрсәт тә – Одессада
сине триумф көтә.
Чыгыш ясау тәртибен, кәгазь кисәгенә язып, җиңгән командага
тапшырыласы көмеш кубокка салганнар иде. Оксананың чираты азакка туры
килде. Язмыш үземе Оксанага министр хатынының һәр хәрәкәтен, уңышларын,
кимчелекләрен күзәтеп тору мөмкинлеген бүләк итте.
Киев каласының горурлыгы саналган «Динамо» спорт сараенда соңгы төр
буенча ярыш башланды. Гөмбәз пыяла түшәмнән иркен залга кояш нурлары
коела. Менә язмышын сынарга Оксананың сердәш дусты Евгения Дадонова
чыкты. Музыка уйный. Тамашачыларның күзләре кызның хәрәкәтләренә
төбәлгән. Ике тимер баганага беркетелгән тимер арата. Шуның тирәсендә
Женяның гүзәл гәүдәсе бөтерелә. Аның бит әле мондый ярышта беренче генә
катнашуы. Дулкынлана... дөрес, дулкынлану ярышка җан да кертә, өнди, куа,
шул ук вакытта өстәмә көч алып, хәрәкәт иреклегенә аркылы төшә.
Евгения гаиләсе белән Оксананы да җылыта, туганлык хисләренә
сугарылдырып, яшәешне җанландырып тора. Дадоновларда танышкан егет,
аның озатып куюы кызның исенә килеп төшә. Ул хәзер диңгез-океаннар
киңлегендә. Оксананың рәхимсез кискен җаваплылык каршында торуын
тоямы икән?.. Кыз бер генә мизгелгә күзен йомгандай була... Көчле алкышлар
аны кабат залга кайтарып ташлый. Женяның елмаеп балкуыннан ул аның
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
50
программасын төгәл очлап чыгуын һәм үз чыгышыннан канәгать калуын
аңлап ала.
Менә перекладина янына киевлыларның кумиры Полина Юрченко килеп
туктады. Бу хатынны Оксананың элек тә күргәне бар иде. Моннан ике ел
элек Херсон шәһәрендә үткәрелгән ярышта, аннан да элегрәк Ужгородта. Ул
чакларда көндәшлек хөсете тудырган кимчелек һәм өстенлек эзләү тойгысы юк
иде әле... Гәүдә. Кырып ясаган орчык төгәллегендәге озын аяклар. Шөпшәнекен
хәтерләткән нечкә бил һәм янбаш күперенкелегенә тәңгәл, ак майканы ертып
чыгарга торган касә күкрәкләр. Маңгаен каплап, муенына төшеп торган
ялтыравык куе кара чәч, карлыгач канатыдай кыйгач кашлар...
Бүген инде шушы матурлык астында аның Оксананың җиңүен җимереп,
таптап китәргә әзер торган дошманлык посып ята иде.
Бернинди көчәнүсез очып, Полина турникның тимеренә тотынды.
Гимнастканың һәр хәрәкәтен, аның отышлы сыйфатларын, кимчелек булып
чагылган урыннарын – шуларның барысын да Оксана йотлыгып күзәтә
барды. Ниһаять, соңгы хәрәкәт. Полина, элмәк ясап, очуын тәмамлап, идәнгә
кунаклады.
– Хәтереңә киртеп билгеләп куй, – диде тренер. – Синең җиргә төшүең ун
мәртәбә отышлырак.
2
Оксананың снарядка чыгуын да алкышлап каршыладылар. Кызның туган
телендә чыга торган «Кичке Киев» газетасында Юрченконы җиңәргә әзерлеге
булган төп көндәш икәнлеген белгертеп, аның фотосурәтен төшереп бирелгән
мәкалә тамашачыларны алдан ук шушы җиңүгә әзерләп куйган иде. Әмма, үз
өеңнең диварлары да ярдәмгә килә, дигән әйтемнең дөреслеген раслагандай,
бүген бәхет аның көндәше Полинага елмайды.
Оксананың учлары турникның салкынлыгын тойды. Ярыш ялкыны кызны
кочагына бөтереп алды. Һәр хәрәкәт, аның башы, күләме, ахыры, программаның
тулы сурәте Оксананың баш мие һәм күңел дәфтәренә, мускул күзәнәкләренә
язылган иде. Ярышка махсус чакырылган квартет уйнаган көй гимнастканың
хәрәкәтләренә җан, ритм кертеп, көч биреп тора. Ниһаять, ярышның соңгы
мизгеле – турниктан аерылып, элмәк ясап, җиргә төшү. Хәзер ул осталыкта
үзенең Полинадан өстенлеген жюри әгъзалары, хәтта тамашачылар да сизәрлек
дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш. Тиеш...
«Нам нужна ещё одна победа... за ценой не постоим...» дип җырлыйлармы
әле?.. Бу сүзләрнең мәгънәсе совет иленең спортчылары рухына да үтеп
кермәдеме икән?! Әнә бит алар дөньякүләм ярышларда гел беренче, гел
җиңүче. Ярыштан ярышка, омтылыштан омтылышка күчә килеп, Оксана да,
сизмәстән, җиңү хастасына сабышуын тоемлаудан узган иде, күрәсең.
Спортчылар телендә «сальто» дип аталган бу хәрәкәтне перекладинадан
аерылып идәнгә төшкән арада Ярёменко ике тапкыр ясарга өлгерә иде. Куш
сальто. Спорт тарихында бу яңалык түгел. Икенче тапкыр әйләнеп чыкканнан
соң, идәнгә басар алдыннан, кыз бер генә мизгелгә кулларын канат итеп җәеп
һавада очып ала иде. Аның беренчелекне яулавын бөтен Одесса көтә. Моңа
кадәр яшереп сакланган могҗизалы хәрәкәтне ул шушы ярышта күрсәтәчәк.
Җиргә төшәр алдыннан җилпенеп алуны Оксана нәкъ менә Киев һәм Мәскәү
өчен яшереп тотты.
Баш мие, тою, сизенү – барысы да тән хәрәкәтенә буйсынган. Хәрәкәт
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
51
хәрәкәткә тоташкан. Аяк-куллар, гәүдә, тәннең һәр мускулы перекладина
тимере тирәсендә бөтерелеп, сокландыргыч матурлык тудыра. Соңгы
омтылыш. Бармаклар язылып китте. Оксананың гәүдәсе һавада очып бөтерелә.
Бер... Ике... Куллар канат булып җәелде. Хәлиткеч мизгел. Гәүдә вертикаль
торыш алырга, аяклар идәнгә килеп төшкән мизгелдә тезләр, сыгылып,
хәрәкәтне йомшартырга һәм тураерга тиеш...
Уң як җилкәне нәрсәдер яндырып алды... Нигә алкышламыйлар?.. Кул
чабу урынына йөзләгән ыңгырашу, бергә кушылып, Оксананың колагына
килеп бәрелде.
Ак халат кигән ике ир носилкада бөгәрләнеп яткан гимнастканы чишенү
бүлмәсенә кертеп идәнгә куйды.
«Нәрсә булды?..» соравы, күңелдән чыга алмыйча, эчтә калды. Ирләр
Оксананы күтәрә төшеп, җилкәсеннән тоттылар. Авырту кызның баш миенә
килеп бәрелде, көйдереп тәненә таралды.
– Ике җирдән, – диде ирнең сакаллысы һәм, кисәтеп тә тормыйча,
Оксананың арт ягына укол кадады.
Ашыгыч ярдәм машинасы әзер торган булып чыкты. Оксананы чыгарып
салу белән, ул кузгалып китте.
...Кайгыру да юк иде, офтану да. Кызның хәле, мунча парында кызуга
көчкә түзеп, янып-пешеп утырганда, чиләк белән өскә салкын су сибүне
хәтерләтә иде. Беренчелек... Бөтенукраина чемпионы дәрәҗәсенә ирешү... Шул
тыелгысыз омтылышның бер тиен тормаган кысыр шапырыну икәнлеген ул
моңа кадәр нишләп аңлый алмаган икән?.. Шушы кичерешне кемгәдер сөйлисе,
бушанасы килә иде. Уң як җилкә, күкрәкнең ярты ягы, кулның терсәктән өске
өлеше кат-кат сыланган гипс эчендә. Дүрт кешелек хастаханә палатасы. Карават
янындагы тумбочкага тәлинкәгә сыланган борай боткасы, ике телем ипи, ике
бармак зурлыгы ит кисәге куеп киттеләр.
«Менә шушы бүләк өчен ашкынганмын икән...» – дип, кыз үзен-үзе
мыскыллап куйды. Башка чара юк – түзәргә кирәктер. Ә ярыш? Уйларга кирәк
булыр...
Оксананың Дадоновларда танышкан егет исенә килеп төште. Габдрахман
кызның нинди хәлдә икәнлеген аңлар шикелле тоела иде.
3
Вахтасын өлкән штурманга тапшырганда, кораб Матансас портының
траверсын узып килә иде. Зур Антил утрауларында октябрь аеның соңгы
көннәре. Тоз катнаш суүсемнәренең әчкелт хуш исенә сугарылган җиләс, җылы
диңгез сулышы. Атлантик океанның планктон, балык көтүләре тупланган җылы
Гольфстрим агымы, Бермуд һәм Антил утрауларының ярларын юу белән генә
чикләнмичә, нервларны чеметтергән мавыктыргыч маҗара эзләүче акчалы, бай
сукбайларны да җыеп тора иде. Фидель Кастроның, властька килеп, социализм
төзи башлавы Куба утравына гына түгел, Флорида ярларына, Бермуд һәм
Антил утрауларына, пиратлар чорының җәннәте Тортуга җиренә, Дабл-Һедед-
Шат-Кис һәм Ангила утрауларына килеп, ел әйләнәсенә бер ялдан икенчегә,
түләүле мәхәббәтнең берсеннән икенчесенә, унынчысына күбәләктәй очып
йөрүчеләрнең юлына таш булып ятты.
Дөрес, күзгә күренеп торган куркыныч юк. Ә менә газета битләрен,
телевизор экраннарын каплап киткән «салкын сугыш» афәте инде һавада
бөтерелә башлаган иде. Соңгы вакытта газеталар Советлар Союзы Кубага
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
52
ракеталар ташый, дип яза башлады. Синнән йөз егерме чакрымда Совет иленең
ракеталары тырпаеп старт көтеп торганда, Майаминың зәңгәр дулкыннар юып
чистарткан ак комлы пляжларында ял итеп яту мөмкинме?
Атлантик океанны кичкәндә, Габдрахман радиопеленгатор приёмнигыннан
ара-тирә «Свобода» радиотапшыруларын тыңлаштырды. Дөрес, «Свобода»ны
ялган коткы таратучы алдакчы, совет кешесенең дошманы дип аңлатып
торалар. Колхоз эшендә яисә заводта эшләп, тыныч тормышта яшәсә,
Рахманкулов «дошман радио»ның тапшыруларына ышанмас та иде. Ә бит
ул менә үзе Кубага ракета һәм гаскәр илтү эшен башкара. Ул – сугышчы,
салкын бәрелеш сугышчысы һәм, кызганычка каршы, үзенең салкын фронт
сугышчысы икәнлеген сердәшенә дә сөйли алмый, чөнки сер саклау анты
язылган кәгазьгә кул куйды.
Көндезге унике туларга кырык минут кала, аны уятачаклар. Төшке аштан
соң рубкага менеп, вахтага басачак. Сәгать кичке дүрттә аны алыштырачаклар
һәм алтылар тирәсендә «Академик Крупчатов», Гавана портының тышкы
рейдына туктап, якорь салачак. Корал төяп килгән корабларны причалга
чиратсыз куялар, диде капитан Зимин. Йөкне бушатып бетергәнче, ул йокы
күрмәячәк. Алып килгән йөктән котылу бәхетенә ирешер өчен, атна буе
йокысыз эшләргә дә риза. «Тере» йөктән, солдатлардан котылу шатлыгы
өчен. Күпме бимаза китерде Габдрахманга «ике аяклы» йөк. Шторм
вакытында твиндекны косыкка батыру. Палубага чыгып йөрергә рөхсәт алгач,
подшпикерскида, спортзалда, салонда, машина бүлеге өстендәге рәшәткәләрдә
чокынып, коткару шлюпкасындагы аварийный ашамлыкны урлаулар һәм, иң
куркынычы – фальшборт аша суга егылып төшеп батып үлүләреннән куркып
кан йотулар. Солдатларны бушаткач, сәгате-минуты алдан билгеле, таныш
кораб йөртү эше Габдрахманга бәйрәм генә булып тоелачак.
Йокыга китәр алдыннан Габдрахманның күз алдына тышкы ишек артына
кереп юкка чыккан Оксана килеп басты. Нигә онытылмый икән шул очрашу?
Аның бит кызлар белән беренче тапкыр гына танышуы түгел иде. Таныш
кызлары була торды. Дөрес, туган авылы Караярдагы беренче мәхәббәттән
соң ул сөю бәхетенә ирешә алмады. Бергә укып, бер чорда колхоз эшенә йөреп
үскән яшьтәшләре башлы-күзле булып тынычланалар иде. Авылда кияү таба
алмаганнары читкә китте. Мәскәү университетында читтән чорып укыганда,
аның белән ресторанга йөрүчеләр, үбешүләр, кияүгә чыгарга теләүчеләр дә
булмады түгел. Корабы рейстан кайтканын көтеп, Одессада яшәгәндә бергә
вакыт уздырган кызлары да бар иде. Әмма аларның берсе дә Оксана шикелле
күңел тирәнлегенә үтеп керә алмады.
4
– Тор! Тизрәк!.. Капитан чакыра.
Күзен ачып җибәргәндә, матрос Гайдамакинның шапылдап ябылган
ишектән аркасы гына күренеп калды. Шундук телефон шалтырады.
– Тыңлыйм.
– Тизрәк кил! Рубкага! – Бусы капитан тавышы иде. Ашыгу тизәйтми
киенүне. Бигрәк тә ашыктырып уяткан чакларда. Кулдагы чалбарны каютаны
бетереп эзләүгә, туфли шнурына буталуга берничә минут вакыт үтте.
Гайдамакинның куркулы тавышын ишетү, төнлә «Свобода» радиостанциясе
аша совет хәрбиләренең Куба өстеннән очып, фотога төшереп йөргән У-2
самолётын бәреп төшерү хәбәре хәтергә килгәч, югалып калу тагын да көчәеп
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
53
китте. Димәк, сугыш башланган?.. «Нельзя играть с огнём», ди урыслар. Шушы
тоемлауның җавабы да урысча туды: «Доигрались!..»
Сугышча буялган очлы озын борынлы эсминец сул як кильватер
юнәлешеннән «Академик Крупчатов»ка якынлашып килә иде. Габдрахман
уң якка карады. Эсминецның икенчесе дә шул ук тизлек белән якыная.
Эсминецның сул яктагысы прожектор уты белән туктаусыз сигнал бирә.
– Туктарга боерык бирә, – диде өлкән штурман Рахманкуловка. –
Туктамасагыз, залп бирәчәкбез, дип куркыта.
Габдрахманның күзе эсминецның тупларына төште. Икесеннән дә
корылмага янәшә төп калибрдан башлап барлык көпшәләре, ракета җибәрергә
көйләнгән рельслар чекерәеп, «Академик Крупчатов»ка төбәлгәннәр. Курку,
Габдрахманның, тез буыннарын йомшартып, йөрәге аша баш миенә йөгерде.
Йа Хода! Сакла үлемнән!.. Эсминец командирының сыңар бер сүзе хәрәкәткә
китергән тупларның ракета установкаларының гашетка төймәләренә басу
белән, «Крупчатов» экипажын үлемнән саклап йөрткән кораб, кан, туракланып
беткән гәүдәләр белән аралашкан ярчыклар су өстен каплап китәчәк, егерме-
утыз минуттан утыз дүрт диңгезче һәм йөз утыз алты хәрбинең язмышын
океан мәңгелеккә йотачак. Курку салкыны кабат, буыннарны бозландырып,
баш миен авырттырып айкап узды.
– Абордажга алалар! – диде капитан, ярым пышылдап. Капитанның да
иреннәре калтырый, бите соргылт ак төскә кергән. Ул куркуын яшерергә
тырышса да, кичерешләрен җиңәргә көче җитми иде.
– Чиф, команданы сиңа тапшырам. Ике яктан килеп кыссалар, зигзаг ясап
бара башла. Аңладыңмы?
– Аңладым.
– Помполит! – диде капитан рубканың арткы почмагында бөрешеп торган
кешегә, – әйдә. Рахманкулов син дә.
Алар өчәүләп рубкадан капитанның каютасына төшә башладылар. Ишектән
керү белән, Зимин йокы бүлмәсенә атылды. Шарт-шорт килеп йозак ачылган
тавыш ишетелде. Икенче мизгелдә мендәр тышының яртысы зурлыгы кара
капчыкны помполитка сузды.
– Камбузда яндырасың! Көлен юып ташла. Кокның ак курткасын кияргә
онытма. Аңладыңмы?
– Аңладым.
Атлантик океанны кичкәндә, капитан каютасын эчке яктан бикләп,
Зиминның помполит белән өч-дүрт тапкыр өчәр сәгать югалып торуларының
сере сейфта сакланган шушы кара капчыкта иде. Капчык эчендә шпион
һөнәрендә кулланыла торган шифрлар, шифр белән килгән сүз урынына
тематика саннары язылган радиограммаларның эчтәлеген ачканда кулланылган
кодлар сүзлеге икәнлеген Рахманкулов, ниһаять, аңлап алды. Помполит
шуларны яндырырга йөгерде.
– Мә, укы, – диде капитан, конверт эченнән кәгазьгә басма хәрефләр белән
язылган ярты битне икенче штурманга сузып.
Затлы фин кәгазе. Эре, калын хәрефләр.
«В случае реальной опасности захвата судна:
а) Назначить из числа комсостава – члена КПСС руководителя;
б) Рядового из числа машинной команды, так же члена КПСС, преданного
долгу перед Родиной;
в) Немедленно послать в машинное отделение открывать кингстоны;
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
54
г) Сжечь все секретные документы;
д) По истечении 10-15 минут, лично проверить выполнение пункта «в» и
обеспечить ликвидацию паники личного состава и пассажиров.
Отказ от выполнения содержания данной инструкции карается по законам
военного времени».
– Кемнең приказы бу? – Габдрахманның таш булып каткан иреннәре көч-
хәл белән генә шушы сүзләрне тудыра алды.
– Кем?! Бала-чагаланма! Бар, тизрәк эшкә ашыр. Давай!
Капитан Зимин кинәт Рахманкуловны кочагына кысты:
– Бәхилләшик. Приказны үтәмәсәк, хатыннарыбыз, балаларыбыз Колымада
булачак...
Коридорда Габдрахманны моторист Ясиненко көтеп тора иде. Аның
башыннан яшен тизлеге белән: «Димәк, капитан ул кәгазьне мин рубкага
менгәнче үк укыган булган!» – дигән уй йөгереп узды.
Батальон командиры коридор ишеген ачмакчы булып тоткага үрелә. Боцман
җибәрми, полковникны этә-төртә коридорга куа. Камбуз ишегеннән бер генә
мизгелгә бөркелеп коридорга чыккан төтен аша помполитның башы күренеп
алды. Габдрахман белән Ясиненко, абына-сөртенә, машина бүлегендәге текә,
тайгак трап басмаларыннан аска йөгерделәр. Трап текә. Аяк тая. Абынып
китсәң – беттең. Ниһаять, корабның төбе. Үзәк турбина янында өлкән механик,
вахтадагы механик, моторист.
– Сез кая? – дип, өлкән механик аларның юлын бүлде. Эчкә сизелер-
сизелмәс кенә җылы йөгерде. Монда бит ул хуҗа. Бәлки, рөхсәт итмәс?..
Телефон шалтырады. Өлкән механик трубканы алды.
– Әйе. Алар монда. Аңладым.
Динамомашина, түмгәк булып калкып торган помпа-насослар арасыннан
урап, туктала-атлый торгач, тимер идәннән калкып чыгып торган арба көпчәге
зурлыгы тәгәрмәч янына туктадылар.
– Ач, – диде Рахманкулов, боерык кәгазендәге сүзне кабатлап. Үзе, астан су
ташкыны бәреп ургыла башлагач, качарга аралык эзләүгә кереште. Акыл качып
котылу мөмкинлеге юклыгын аңлый иде. Тозлы океан суы рәхимсез көч белән
машина бүлегенә бәреп керә башлауга, кораб батарга тотыначак. Тупларын
«Крупчатов»ка төзәп, абордажга алырга килүче эсминецның командасы исә, билгеле,
су өстендә тончыгырга теләмичә йөзеп йөрүчеләрне дә берәм-берәм чүпләп алачак.
– Ач тизрәк! Нәрсә... Әллә ачарга теләмисеңме?!
– Ачылмый бит!
Көчәнүдән мотористның маңгай тамырлары бүртенеп чыккан иде.
– Давай, ач!
– Мә, үзең ач!
Ясиненко, тураеп, маңгай тирен сөртергә тотынды. Рахманкулов, иелеп,
кингстон көпчәген бора башлады. Борылмый иде үлем көпчәге. Тимер
тәгәрмәчне урыныннан да кузгатып булмый иде.
– Давай, лом тап. Каерырга кирәк. Кузгатырга...
Бер минут, ике, өч... Лом, көрәк, ыргак, балта... кораб турбинасы пульты
янәшәсендәге кызыл тактада лабаса...
Трус икән бу Ясиненко дигәннәре... Юри тапмаган булып кылана, подонок...
Курка. Үләсе килми, сволочьның!.. Пьялога тулган суны суыра торган помпаны
урап үтү белән, Рахманкулов лом тотып килүче мотористка килеп төртелде
дә артка борылды.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
55
– Курыкма, ачабыз аны.
Габдрахман кире борылды. Ломны тимер көпчәкнең тимер араталары
арасына тыгып каера башлауга, кингстон урыныннан купты.
– Кузгалды бу... – диде Рахманкулов.
– Туктагыз!
Өлкән механик ломны мотористның кулыннан тартып алды да тимер
палубага ыргытты.
– Капитан ачмаска боерды.
Габдрахман пульттагы кызыл трубкалы телефонга үрелде. Туры рубкага
тоташкан авария телефоны иде бу.
– Капитан!
– Михаил Михайлович, өлкән механик аркылы төшә. «Ачмагыз», ди.
– Әйе, ачмагыз. Әнә, китеп баралар.
Машина бүлегеннән күтәрелеп, Рахманкулов палубага чыкты. Эсминецлар
корабтан инде берничә мильгә ерагайган иде. «Нәрсә булды боларга? Нигә
китәләр?»
5
Оксананы Одессага кайтардылар. Алдан кемдер сөйләшеп куйган булса
кирәк, монда өлкә комитетында һәм башкарма комитетта утыручы түрәләр генә
ята иде. Бер кешелек палата. Бәдрәфе, коену бүлмәсе үзендә. Хәтта телевизоры
да бар. Ашау – кунак сые. Сәламәтлеге турында Одессаның иң күренекле
табиблары кайгырта. Мондый шартларга күнекмәгән кешегә шунысы уңайсыз:
сөйләшеп эчне бушатыр кеше юк. Совет иленең түләүсез больницаларында
дәваланучы авырулар, үзара аралашып, бер-берсенең сәламәтлеге турында
кызыксынып торалар. Палатада ялгыз яту мөмкинлектән мәхрүм итә. Ашны
палатага китерәләр. Врачка каралырга шәфкать туташы алып бара, алып кайта.
Обком кешеләренең тормышына күнегүе чиктән тыш катлаулы иде. Сүзләре
урыс телендә, мәгънәләре бөтенләй башка – Оксанага аңлашылмый торган
эчтәлекле. Аларның бит атлап йөрүләре дә башкача, бераз Сталинныкын
хәтерләтә. Ә куркулары... Югыйсә, власть шушы тоташтан диярлек кыска
аяклы юан кешеләр кулында, ә нигә соң алар бер-берсеннән шулай шөллиләр?..
Киев хастаханәсендә арпа боткасы белән кәбестә шулпасыннан тыш, көненә
бармак очы хәтле пешкән хек балыгы яисә сеңердән генә торган ит кисәге белән
чикләнәләр иде. Обком больницасында көнаралаш тавык боты, иртән шактый
зур бер кисәк сыр, колбаса, ялларда хәтта балык уылдыгы бирәләр. Әбәткә
биргән ашлары бәйрәм көннәрендә кызның әнисе пешергән ит шулпасын
хәтерләтә иде. Ял йорты бит инде югыйсә, ә барыбер эчке рәхәтлек юк иде
мондагы уңайлыкта.
Оксананың хастаханәгә урнашуына дүртенче тәүлек иде, бер көлтә роза
чәчәкләре күтәреп, өлкә комитетындагы банкеттан соң машинасына утыртып
фатирына илттергән кеше аның палатасына килеп керде. Зур картон тартманы
– тумбочка янына, чәчәк бәйләмен тәрәзә төбенә куйганнан соң, ул Оксананың
сул кулын авырттырып кысты һәм аны иелеп үбеп алды. Хәрәкәтен дәвам итеп,
кызны кочаклау иде бу кешенең гамәлгә ашырасы теләге, әмма каршылык
буласын тоеп, тукталып калды, хәтта арткарак чигенде.
– Сез мине таныйсызмы?
«Әйе, таныйм», дип әйтүдән тыелып, Оксана:
– Юк. Мин сезне беренче күрүем, – диде.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
56
– Чибәр кызларның хәтере кыскарак булуы табигый. Без өлкә комитеты
оештырган банкетта танышкан идек. Банкеттан соң мин сезне фатирыгызга
озатып та куйган идем. Лебедев мин, Владлен Семёнович.
«Әйе, исемә төште», – дип әйтүдән дә тыелды Ярёменко. Бу бәндәдә хатын-
кызны үз ягына аудару, буйсындыру, соңгы чиктә аны үзенеке итеп аздыру
тәҗрибәсе чиктән тыш көчле булуын Оксана хатын-кызга гына хас тоемлау
сизгерлеге белән аңларга өлгергән иде.
Ир кеше, тәкъдимне көтеп тормыйча, карават янындагы урындыкка утырды.
– Врач миңа, бер атнадан дәвалау тәмамланачак, диде.
– Бу больницадан соң, гадәттә, ял йортына яисә санаторийга путёвка
бирәләр. Мин сезгә башка киңәш бирер идем. Әле узган айны гына «Литва»
теплоходы урынына Европаны урап Ленинградка йөри торган круиз линиясенә
яңа, бар уңайлыклары булган «Иван Франко» лайнерын билгеләдек. Мин сезгә,
шул корабка утырып, круизга барып кайтырга тәкъдим итәр идем.
– Минем аңа түләрлек акчам юк. Булса да түләмәс идем. Нәрсәм калган
ул круизда!
– Оныткан булсагыз кирәк, беренче секретарь олимпиада чемпионнарын
зур бүләкләр көтә, дигән иде банкетта. Круиз билеты секретарьның вәгъдәсен
үтәү булачак.
– Сез нәрсә, әллә минем җиңә алмаганымны да белмисезме?
– Травмага юлыгу җиңелү дигән сүз түгел. Сезнең ярышта җиңеп
чыгуыгызга бөтен Одесса ышана.
– Әлеге сүзләр сезнең мыскыллап әйтүегез түгелдер бит? – Оксана беренче
тапкыр бу ирнең йөзенә күз сирпеп алды. Әйе, чигәсенә ябышып беткән җәлпәк
колак, шактый килбәтсез бөкре борын һәм эченә сыймыйча тышка бәреп
чыккан генетик, милли хәйләкәрлек. Кызның эченә ирексездән курку йөгерде.
– Гафу итегез. Берничә минуттан укол кадарга керәчәкләр. Чәчәк
китерүегезгә рәхмәт. Бу тартманы кире алып китегез. – Тумбочка янындагы
тартманы алырга дип иелгән иде, җилкә белән күкрәк арасында кабынып
киткән яндырулы авырту Оксананың тәнен айкап, баш миенә китереп бәрде.
– Рәхмәт якты йөз белән кабул итүегезгә, – диде Лебедев, артыннан ябылып
калган ишектән чыкканда.
6
Гавана портының тышкы рейдында торганда, яр буен караңгылык
каплагач, порттан өч тапкыр катер килеп, солдатларны төяп алып китте. Ярга
чыгарга боерык яңгырагач, солдатларга автоматларын һәм башка коралларын
өләштеләр. Солдатлар китте. Корабта җимереклек, урлашу эзләре һәм авыр
ис калды.
«Академик Крупчатов»ны портка кертергә ашыкмыйлар иде. Капитан
радиотелефон аша берничә тапкыр элемтәгә кереп карады. Порт идарәсе: без
берни белмибез, сезнең хәлегез хәрбиләр кулында. Причалга кую-куймауны
алар хәл итә, дип җавап бирә иде. Урысча «хәрби» сүзе ипи-тоз шикелле
табигый яңгырый. Испан телендәге «милитаре»нең мәгънәсендә – Кортес һәм
Писарроларның конкисталары тудырган вәхшилек, утыз алтынчы еллардагы
Испанияне канга батырган гражданнар сугышының фаҗигале шомы.
Корабта эчә торган су тәмам беткән иде. Сусыз интегү өченче тәүлеккә
киткәч, капитан морфлот министры исеменә SOS радиограммасы җибәрде.
Җавап, гадәттәгечә, килмәде. Аның сәбәбен капитан Зимин белә иде. Корабны
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
57
хәрбиләр карамагына тапшырганнан соң, пароходчылыкның да, морфлотның
да аның эшенә һәм яшәвенә тыкшыну хокукы югала. Кораб язмышы хәрбиләр
кулына эләгә. Бар нәрсәне дә алар кайгыртырга тиеш. ГКЭСка20 кереп оялаган
ГИУдагы21 чиновник-хәрбиләр арасында сәүдә флотының хәрби флот белән
аермасын белүче дә шәт булмагандыр?..
Гаскәрне бушатканнан соң, тагын бер тәүлек узды. Диңгез суын кайнатып,
шуның парларыннан җыелган сыеклыктан чәй әзерли, аш пешерә башладылар.
Чәй – эчәрлек һәм аш – ашарлык түгел иде.
Гаванадагы морфлот вәкиле, ракеталарны монда бушатмыйча, кире
Балабановкага алып кайту турында хәбәр җиткерде. Эчә торган су, азык-төлек
мәсьәләсен дә капитан шушы вәкил ярдәмендә хәл итте булса кирәк. Морфлот
кешесе китеп, ярты көн үтүгә, шипчандлерның22 катеры кораб янына туктаган
иде инде. Порттан килгән баржадан танкларга эчәргә яраклы су тутырганнан
соң, «Академик», якорен күтәреп, кайтыр юлга чыкты.
Корабны батыру турындагы инструкциянең үтәлми калуы өчен җавап
бирергә кирәклекне капитан аңлый иде. Экипаж әгъзалары, империалистик
АКШка каршы сугышырга барган хәрбиләрнең язмышы, кораб, аңа төялгән
ракеталарның исән калуы тиешле боерыкның үтәлмәве каршында сукыр
бер тиен тормый иде. «Приказ – закон!» Капитан Зимин сизенә иде. Аны,
һичшиксез, җавапка тартачаклар. Сугыш шартларында кулланыла торган
рәхимсез каты, аяусыз җавапка.
Михаил Михайлович Зимин инглиз телен русчага тиң диярлек белә иде.
Француз, итальян, испан телләрендә иркенләп сөйләшә, укый-яза ала. Бабасы исә
ивритны да су кебек эчә торган булган. Ул җиде ел бабасының җылы тәрбиясен
татып рәхәтләнде. Башлангыч классларда ул әле Мейер Моисеевич иде. Аның
Михаил Михайловичлыгы ун класс бетергәнлекне раслаган аттестаттан
башланды. Мейер Моисеевич килеш калган булса, ОВИМУ (Одесское
высшее инженерно-мореходное училище) аның төшенә дә кермәс иде. Ә инде
пароходчылыкның иң зур, иң яңа корабы белән командалык итү – бусын иң
абстракт фантазия сюжетына да сыйдырып булмас. Совет чынбарлыгында
«бишенче пункт»ның гамәлгә ашып торуы – корабка дошман кулына эләгү
куркынычы килгәндә, аны диңгез төбенә батырып котылуга тиң иде.
7
Сорау алуны Зиминга иң астан, моторист Ясиненкодан башларга кирәк иде.
Капитан аны каютасына чакыртты. Ишек шакыдылар.
– Әйе, керегез.
Башын ия төшеп, ишектән буе ике метрга җитә язган таза, матур егет килеп
керде.
– Утырыгыз.
Ясиненко диванга килеп утырды. Мотористның әтисе Азов диңгезендә
балык тоту белән шөгыльләнгән сейнерның капитаны икәнлеген Зимин белә
иде. Тәмле ашап, муллыкта үскәнлеге күренеп тора. Халык телендә мондый
кешегә «чиертсәң каны чыгарлык», дип әйтәләр.
– Минем шуны беләсем килә. Син теге вакытта нигә кингстонны ачарга
теләмәдең?
20 ГКЭС – Госкомитет по внешним экономическим связям (Тышкы икътисади бәйләнешләр дәүләт комитеты).
21 ГИУ – главное инженерное управление. Вазифасы – «кайнар нокталарга» корал озатып тору.
22 Шипчандлер – чит ил корабларын азык-төлек белән тәэмин итүче.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
58
Моторист бертын стенадагы барометрга карап утырды.
– Ача алмадым.
– Көчең җитмәдемени?
– Көчкә зарланырлык түгел. Ул бар миндә. Никадәр тырышып карасам да
ачылмады.
– Тутыккан булып чыктымыни? Ул бит ачылырга тиеш.
– Өлкән механик белән без аны ачтык. Тикшергәннән соң, мин вентильне
кире якка борганмын булып чыкты.
– Рахманкулов эшегезне тикшереп тормадымыни?
– Торды. Ачылмаганны күргәч, ул әле лом алып килергә кушты. Лом алып
килгән арада, ачмаска кушып, отбой бирделәр.
– Одессага кайткач, мин биргән сорауларны кабатлаячаклар. Син аларга да
миңа әйткәннәрне кабатларсыңмы?
– Аларга башкача әйтергә кирәкмени?
– Аларга дөресен әйтергә кирәк. Аңлашылдымы?
– Аңламаска.
– Ярый. Мин сезнең җавабыгызны магнитофонга яздым. Сорау алучыларга
башкача сөйләсәгез, сезне ялганчылыкта гаепләячәкләр. Шуны аңлыйсыңмы?
Шушы таза, матур егет бер генә мизгелгә шиңеп, бәләкәйләнеп киткәндәй
булды. Капитан әйткән сүзләрнең тел очында калган эчтәлеге – сорау
алучыларның кайсы, нинди оешмадан булачаклары, күрәсең, мотористка да
барып җитте.
Капитан икенче штурман белән дә тиешле дәрәҗәдә сөйләшмәгән иде. Ул
да, моторист шикелле, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап бетермәгәнгә охшый.
Чиктән тыш каты тетрәнү аркасында югалып калган Ясиненко кингстон
вентилен, ачу ягына борасы урынга, кирегә, ябу ягына борган. Аның ялгышуы
егерме-утыз миллион доллар торган корабны, күп миллионга төшкән дүрт
ракетаны, экипаж әгъзаларының утыз дүрт, гаскәриләрнең бер йөз сиксән ике
гомерен саклап калу – секретный инструкция белән чагыштырганда, арзанрак
иде. Батып үлгән булсалар, алар держава каршында башка телгә тәрҗемә
ителми торган «подвиг» эшләүче саналырлар иде, исән калу аларны трус, ант
бозучыга әверелдерә. Диңгезчеләр телендә «контора глубокого бурения» дип
аталган КГБга ике йөз уналты кешенең гомере, аларның балаларының ятим,
хатыннарының тол калуы, кораб белән ракеталар бәясе белән чагыштырганда,
«совершенно секретно – государственной важности» дип аталган боерыкның
сер булып саклануы кыйммәтрәк тора. Ике йөз уналты совет бәндәсенең гомере
белән күп миллионлык дәүләт мөлкәтенең кыйммәтрәк икәнлеген дәлилләп
булмаячагын аңлау Зиминны ниндидер нәфрәтле шом салып куркыта иде.
Дөрес, пароходчылыкта, морфлотның үзендә, хәтта тагын да өстәрәк Зиминны
яклаучылыр бар. Лубянкага каршы торырга аларның көче җитәрме икән?
«Совершенно секретно – государственной важности» боерыгының үтәлмичә
калуына капитанның яшерен тамгасы – «бишенче пункт» өстәлгәч, эш тагын
да катлаулана. Икенче штурманга да «бишенче пункт» мөһере сугылган. Бусы
да катлаулы. Төнге вахтадан соң Рахманкулов йоклап ял итәргә тиеш иде.
Икенче штурманны сорауга чакырыр алдыннан капитан шушы турыда баш
ватып утырды.
– Хәерле көн! Ашарга барыр алдыннан миңа кереп чык әле. Сүзем бар, –
диде капитан Рахманкуловка телефон аша.
– Хәзер керәм.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
59
Ун-унбиш минут үтүгә, Габдрахман капитанның каютасында иде.
– Мин сиңа бу сорауны бирдем дә шикелле: мотористның кингстон вентилен
кире якка боруын күрмәдеңме, әллә күрә торып кисәтмәдеңме?
– Күрә торып кисәтмәдем, Михаил Михайлович. Эш менә нәрсәдә. Ясиненко
сулагай. Кичә ул минем каютама душның кранын төзәтергә кергән иде. Сул
кулы белән эшли. Аның шөреп борганын күргәч, мин шуңа төшендем: сул кул
белән эшләгәндә, вентильне ачар өчен, ябу ягына борырга кирәк икән.
Капитанның битенә елмаю йөгерде.
– Чыннан да, бу хәл дикъкатькә лаек. Син Ясиненкодан корабның берәр
вентилен бордырт. Кингстонныкын түгел, билгеле. Җентекләп тикшер.
Одессада безнең тырнак астыннан кер эзләячәкләр. Җавап бирергә әзер тор.
Аңладыңмы?
– Аңламаска. Әле кичә генә йокыга китәр алдыннан уйлап яттым. Без,
утыз дүрт диңгезче, Александр Матросовның геройлыгын кабатларга тиеш
булганбыз. Матросов шәрә күкрәге белән дошманның пулемёт утын каплаган.
Әгәр һәр солдат, Матросовның батырлыгын кабатлап, күкрәге белән амбразура
каплый башласа, сугышыр кеше калмаган булыр иде.
– Сугыш темасы мине нигәдер кызыксындырмый. Мин җилкәнле флот
чорындагы диңгезчеләрнең мемуарларын укыйм. Шуларның бөек гамәлләре
хәйран калдыра. Безгә нигә шулай сокланып карауларын аңларга тырышканың
бармы синең?
Рахманкулов бертын уйланып торды. Аның һавада очуына да сокланалар
иде югыйсә. Теләсә кем, тоташтан, Рәсәйнең басып алуларына, җиңүләренә
пропаганда таләп иткәнчә соклана иде. Егетнең диңгезләр кичүенә
зыялыраклар, ирек сөючеләр, «тимер пәрдә» артында нәрсә бар икән, дип
кызыксынып яшәүчеләр соклана иде.
– Безгә баш иючеләр риясыз Магелланнар, Христофор Колумблар, Джеймс
Куклар шикелле гигантларның данын өсти. Шуңа күрә дә безнең социалистик
ярыш аларга соклангыч тоела.
– Михаил Михайлович, бер тапкыр мин сезнең Чарльз Дарвинны сәяхәттә
йөрткән капитан Фицройның язмаларын укыганыгызны күрдем. Сезнең тагын
шундый китапларыгыз бармы?
– Күп алар.
– Берәрсен, әйтик, капитан Джеймс Кукның көндәлекләрен укырга биреп
тормассызмы икән?
– Ул китапларны мин сезгә үзем тәкъдим итмәкче идем.
– Рәхмәт. Мин китапны таушалдырмыйча, саклап укыйм.
– Сиңа, чыннан да, аларны укырга кирәк. Ансыз инглиз телен ныклап
үзләштереп булмый.
– Инглизчәмени ул китаплар?
– Арада французчалары да бар. Күбесе инглизчә. Телисеңме-юкмы, иң
элек сиңа инглизчә укырга кирәк. Портларда торганда, без әз-мәз сөйләшеп
алабыз. Телне үзләштерү өчен ул гына җитми. Әдәби әсәр укырга кирәк.
Башкача булмый.
8
«Академик Крупчатов», төяп алып килгән йөген бушатмыйча, кайтыр юлга
чыкты. Диңгезчеләрнең күңелендә яшәүне агулап торган авыр киеренкелек
хөкем сөрә иде. Корабның, аның экипажының язмышы кыл өстендә булуын
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
60
капитан үзе, помполит, икенче штурман һәм моторист Ясиненко гына белсә
дә, әлеге сернең аларда гына калырга тиешлеге турында капитан Зимин
катгый кисәтеп куйган булса да, без капчыкта ятмаганлыктан, икенче көнне
үк экипаж әгъзалары бу турыда белә иде инде. Хәбәрне диңгезчеләр каян
ишеткән? Аларның хәбәрдарлыгы КГБга да барып җитәчәк. Чара күреләчәк.
Ничегрәк күреләчәк бу чара? Әлеге сорауга җавап эзләүче Советлар Союзында
тетрәндергеч эз калдырган утыз җиденче елларга, Ежов, Берия, аларның
терсәктән канга баткан кулларын эшкә җигеп торучы бөекләрнең бөеге Иосиф
Сталинның «изге» гамәлләренә күз салырга тиеш. Дөрес, партиянең егерменче
съездында Никита Хрущёв совет халкының җирдәге Алласы Сталинның
дистәләгән миллионнарга Газраил булуын, Ватан сугышы дип аталган
үтерештә Мәскәү белән Берлин арасында козгыннар азыгы булып ятып калган
солдат сөякләрен таратып ташлавын фаш итте. Фаш итте, әмма Рәсәйнең,
Явыз Иван чорыннан башлап, халкын ач-ялангач тоткан хәлдә, бар көч-егәрен,
тапкан малын кан коюга һәм күрше дәүләтләрне дер калтыратып тотуын үзгәртә
алмады. Америка кыйтгасына үлем яудырыр өчен алып барган ракеталарның
СССРга кире кайту сәбәбен аңлауны капитан Зиминнан башка диңгезченең
зиһене күтәрә алмый иде. Эштән тәмәке көйрәтергә туктаган арада, кичләрен
«морская травля» ләчтитен куертканда, диңгезчеләрнең авызында даими бер
фикер: «Без нәрсә, шул акча коллары янкилардан курыктыкмыни? Сәясәт
дилбегәсен маршал Жуков кулына тоттырсалар, укытыр иде янкиларның арт
сабагын! Хрущёв бит ул кукуруз үстерүдән башканы белми...» кебек сүзләр
ишетелеп торды.
Кара, Мәрмәр, Урта диңгезләрне, Атлантик океанны ике тапкыр гизеп чыгар
өчен, Баулы районының трактор-комбайннарына, барлык йөк машиналарына
ике елга җитәрлек ягулыкны исраф итеп, хезмәт ияләренең авызыннан
соңгы сыныкны тартып алып, ярым ач, ялангач диярлек яшәтү бәрабәренә
ясалган континенталь ракеталарны океаннар артына илтеп-кайтарып йөрүгә
Габдрахман Рахманкуловның да җаны сыкрый иде.
«Академик Крупчатов» португалларның Мадейра атавы яныннан узып
килә иде. Буйга илле җиде, аркылыга егерме биш мильгә сузылган – вулкан
атудан барлыкка килгән утрау. Уртача еллык температура биредә плюс егерме
биш градус чамасы. Кышның иң салкын көннәрендә җылылыкның егерме
өчкә төшүе, җәйнең иң эссе чакларында егерме җидегә күтәрелүе мөмкин.
Мадейралылар мичкә ягып, өй җылытуның нәрсә икәнлеген белми. Итальяннар
елына ике тапкыр уңыш җыя алулары белән горурлансалар, бу утрауда уңышны
өч тапкыр җыялар.
Рахманкулов бинокльдән көрәнсу-кара биек кыяларга, җимешләренең
авырлыгыннан сыгылып төшкән агачларга карап соклана иде. Атау эченнән
һавага вертолёт күтәрелде дә корабка таба очып килә башлады. Габдрахман
капитанга шалтыратты.
– Безне фотога төшерергә киләләр, – диде Рахманкулов, вертолётка
күрсәтеп.
Капитан биноклен алды, корабка якынлашып килгән геликоптерны күзәтеп
торды да аңлатты:
– Без, Габдрахман Бәкерович, тарихка кердек. Американың һәм Европа
илләренең радиостанцияләре безнең турыда көне-төне гайбәт сата. Кайсыдыр
газета, корабның рәсемен беренче биттә бирү өчен, вертолёт яллаган.
Гибралтарны, Мессина бугазын, Босфорны караңгыда узарга туры киләчәк.
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
61
Одессада безне нәрсә көтә торгандыр? Гаебемне яшерергә теләмим, Куба
урынына Кытайга ашлама илтү мөмкинлеге бар иде. Андагы хәерчелекне
күрәсем килмәгәнлектән Кубаны сайладым.
Капитанның йокы бүлмәсендә зур «Sony» магнитоласы тора иде. Шуның
ярдәмендә төннәрен чит телләрдәге тапшыруларны тыңлый булса кирәк.
Чыннан да, аның күрәзәлеге хак булып чыкты. Гибралтар бугазына кораб төн
урталарында килеп керде. Гадәттә, көндез Урта диңгездән океанга чыккан
һәм Атлантикадан Урта диңгезгә таба йөзгән кораблар күбрәк була. Бу юлы
«Академик Крупчатов»тан алдарак өч һәм арттарак ике кораб бугаз эченә кереп
килә иде. Каршы яктан бары ике генә кораб йөзеп бара. Бугаз эчен үтеп, Урта
диңгезгә килгәндә, Гибралтар портыннан чыгып, «Академик Крупчатов»ны
куып җиткән катердан прожектор ут көлтәсе корабның сул як бортына килеп
бәрелде дә сүнде. Мотор такылдаган тавыш һаман көчәя, якыная иде. Кабынып
кинәт сүнә торган фотовспышка утлары корабны чорнап алган караңгылыкны
ерткалый башлады.
– Вашу мать! – диде капитан, ачы сүгенеп. – Безгә пресса помойкасына
гына эләгү җитми иде!
Дүртенче атна бергә эшләү дәверендә Зиминның беренче тапкыр «урыс
дога»сын каударланып укуы иде.
– Шушы гына җитмәгән иде безгә! Корабны клотиктан23 алып кильгә24
кадәр солдат нәҗесенә батыру, күршеләр тырнагына25 эләгү. Хәзер безне чит
ил газеталарының гаугалы беренче битләренә теркәп пычратачаклар.
Капитан дөрес әйтә иде. Босфор аша үткәрү өчен килгән төрек лоцманы
лоцботтан «Крупчатов»ның палубасына аяк басу белән, рубканың ачык
тәрәзәләреннән фотообъективны яктырткан утлар яшен тизлеге белән кабынып
сүнә башладылар. Чит ил радиостанцияләренең тапшыруларын даими тыңлап
барган капитан совет иле корабы белән шулай ярсып кызыксынуның сәбәбен
яхшы белә иде. «Академик Крупчатов» Кубага килеп җитәр алдыннан 24
октябрьдә урыс совет зенитчиклары Куба өстеннән очып йөргән разведчик
очкычны бәреп төшерделәр. АКШ президенты Джон Кеннеди мобилизациягә
әзерләнергә боерык бирде. АКШ президенты белән генсек Хрущёв арасында
сөйләшүләр башланды. Өченче бөтендөнья сугышы кабынуга бер, бары
тик соңгы адым гына калган иде. Кеннедидагы зыялылык һәм киң караш,
Хрущёвтагы сугыш тәмугын фронт шартларында кичерү тәҗрибәсе – менә
шушы сыйфатлар кешелекне яңа кан коюдан коткарып калды.
9
Оксана больницадан төш вакытында чыкты. Гипска катырылган җилкә
инде төннәр буе йокы бирмичә интектереп сызламый иде. Киләсе атнада аны
ләгънәтле гипс золымыннан коткарырга тиешләр. Ул базардан кәбестә, суган,
чөгендер алып кайтты. Хуҗа хатын эштә. Күнегүләр залына барасы, хәлдән
таеп, күз алларың караңгыланганчы күнегү ясап чиләнәсе юк. Чәй эчеп алырга
да Бульвардагы каштан яфраклары астындагы бер эскәмиягә утырып, күзләр
талганчы, диңгезнең сихерле зәңгәрлегенә карап ләззәтләнергә дә була...
«Диңгез» Дадоновларда танышкан егетне хәтер түреннән актарып чыгарды.
Менә шушы минутта кайларда икән ул?
23 Клотик – мачтаның очы.
24 Киль – корабның төбе.
25 КГБны йомшартып, шул ук вакытта аларның кем икәнлекләрен яшерен әйтү.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
62
Танышканнан соң, адресымны сорап алды. Хаты да юк, хәбәре дә. Диңгезче
бит... Аларның порт саен сөяркәләре бар, дип сөйлиләр. Евгениянең әтисе ул
егетне үтереп мактый.
Аның исенә Женяның кисәтүе килеп төште. Ул... кем әле, Габ... Габдрахман...
Исеме – телеңне сындырырлык. Женя ул егетнең элемтә тотарга рөхсәт ителми
торган секретный рейска китүе турында әйткән иде. Шуңа күрә хәбәрләшергә
ярамыйдыр.
Оксана газ яндырды, су кайнатырга куйды да тумбочканы ачты. Шикәр
савыты тулы, бер атнага җитәрлек. Чәй савыты яртылаш. Ипи катып,
сохарига әйләнеп беткән, ярты телем калган. Кибеткә барырга кирәк. Ул
акча саклана торган сумкасын ачты. Өч сумлык кәгазь һәм сумнан артык вак
акча калган. Стипендияне ай ахырында бирәләр. Дөрес, стипендия акчасына
күлмәк тә, хәтта оек та алып булмый. Әмма ипигә җитә. Хәер, менә ярты
ел инде студентлар ашханәсендә ипи түләүсез. Аның шул түләүсез ипине
кызларның сумкага салганнарын да күргәне булды. Андый эшкә Оксананың
кулы бармый иде. Ул ипине ашаганда, эчеңне ачыттырып, кимсенүнең әчкелт
тойгысы кабынып китүен сизеп аласың. Түләүсез ипине коммунизмның туа
башлавын раслаучы ышанычлы дәлил, дип аңлаталар иде. Оксана киләчәктә
бар нәрсәнең дә бушлай булачагына, никадәр уйласа да, ышана алмый иде.
Әкиятне хәтерләтә иде бу ымсындыргыч вәгъдә.
Ишек шакыдылар. Шәһәрдә ничә ел яшәп, Ярёменко: «Кем бу?» – дип
сорарга өйрәнә алмады. Ишектән Оксананың тренеры Светлана Аркадьевна
килеп керде:
– Ниһаять! Кочакларга ярыймы? – дип сорады ул һәм, кызның имгәнмәгән
кулы ягыннан килеп, күкрәгенә кысты. – Синсез спортзалда ямь юк, эшемнең
тәме юк. Слава Богу, озакламый эшли башлыйбыз.
Спорттан ваз кичүе, тренировкага йөрүдән баш тартырга вәгъдә бирүе
турында Оксана әйтми торды, бәхәс китүеннән куркып тыелды.
Светлана сумкасыннан өстәлгә күчтәнәчләр бушатырга тотынды. Торт килеп
чыкты, бербөтен колбаса, фольгага төрелгән май, ниһаять, Одесса янындагы
Таиров институтында әзерләнгән бер шешә вино.
– Сез нәрсә, әллә әбиегез васыять итеп калдырган акчаны алдыгызмы?
– Торт һәм вино Владленнан, – Светлана кәгазь төргәкне сүтеп, җиде ак
розадан ясалган чәчәк бәйләмен алды, пыяла вазага су салып, өстәлгә куйды.
Вазага утыртканда розалар арасыннан хат килеп төште.
– Укы. Минем инде ун ел чамасы шундый кайнар хат алганым юк.
Картайдым.
Оксана хатны этажеркадагы китап эченә тыгып куйды:
– Киевта шундый запискалар җибәреп җанымны алдылар. Адәм көлкесе –
автограф сорыйлар. Мин бит Лоллобриджида түгел. Ярышка килгән кызларның
чибәррәкләрен айгыр түрәләр түшәкләренә сөйри башлады. Катнашмыйм мин
андый ярышларда. Спортны да ташлыйм. Тыныч яшисем килә. Ярышсыз,
дәгъвалашмыйча яшисем килә.
– Нәрсә әйтим? Дура син, Оксана. Мин, синең тренерың, ярышларга
йөргәндә, аяк-кулларымны, ким дигәндә, егерме тапкыр имгәттем. Бала табудан
мәхрүм калдым, ярыштан ярышка йөреп, гаилә кора алмадым. Яшьлекне
кайтарып булса, бер генә минут та икеләнеп тормыйча, шул ялгышлыкларымны
кабатлар идем. Спорт ярышы ул, сеңелкәем, яшәүнең чын мәгънәсе. Һәр кеше
гомерен ярышып үткәрә. Яшәү ул, Оксюша, ир белән хатын арасында өстенлек
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
63
өчен ярыш, мәктәптә «бишле» билгесе өчен, эштә, үзең беләсең, социалистик
ярыш. Күзеңне ач, сеңел, тирә-ягыңа кара, җир йөзендә ярышсыз җир юк.
Бәлки, кабердә бардыр? Аннан чыгып сөйләүче булмагач, белмибез.
Чәйгә утырдылар. Светлана:
– Ипиең кайда? – дип сорады.
– Әле чыкканым юк. Алып кайтыйммы?
– Ялганлама. Акчаң беткән синең. Ач йөргәнеңне ничә тапкыр күрдем. Кабат
әйтәм. Дура син, Оксана! Дурочка! Владлен Семёнович круизга барырга билет
тәкъдим иттеме? Дөресен әйт: круизга чыгуны оештырам, дидеме?
– Әйтте. Люкска урнаштырам, диде.
– Ә син? Син риза булдыңмы? Әйт, яшермә.
– Баш тарттым.
– Чөнки син дура набитая. Идиотка. Шундый ымсындыргыч бүләктән кем
баш тарта? Кем?
– Дура булсам да аңлыйм мин. Бу дөньяда бушлай бирелә торган бернәрсә дә
юк. Син һәр алган нәрсәнең хакын түләргә тиешсең. Лебедевның путёвка өчен
нәрсә белән түләтәсе килүен дә аңлыйм мин. Аның мине түшәккә яткырасы
килә. Аңладыңмы?
– Ятсаң, укаң коелырмыни? Бер селәгәй егет, куак астына сөйрәп кертеп,
синнән шул Владлен Семёнович сораганны барыбер алачак. Син шуны көтеп
яшисеңме?
– Мин чын ярату көтәм.
Светлана Аркадьевна көлә башлады.
– Мин дә көттем аны. Нәкъ синеңчә. Юк ул чын ярату. Чын алдашу, яраткан
булып күз буяу гына бар. Бу дөньяда һәркем үз файдасын, рәхәтен эзли.
Оныта язганмын. Син миннән егетеңне яшереп йөрисең икән. Кем ул? Нигә
күрсәтмисең?
– Кайчан, ничек күрсәтим икән? Аны мин үзем дә бер генә тапкыр күрдем.
– Кайда соң ул?
– Диңгездә.
– Морякмыни? Гади матросмы, әллә штурманмы?
– Кем белгән. Ул мине Евгениянең фатирыннан шушы йортка кадәр озатып
куйды да югалды.
– Алар шундый инде. Бүген – бар, иртәгә – юк. Ул егетнең милләте кем?
Шуны беләсеңме соң?
– Русча дөрес сөйләшә. Милләтен сорамадым мин. Нинди аерма?
– Сине озатып кайткан егет, Оксюша, натуральный татарин. Теге – Россияне
өч гасыр золымда тоткан татар-монгол. – Светлана Аркадьевна капылт кына
китәргә җыена башлады. – Яныңа килсәм, дөньямны онытам. Миңа күренергә
яшь кызлар килергә тиеш иде. Көтә торганнардыр.
Китәр алдыннан, тренер соравын кабатлады:
– Димәк, син круизга чыгып керергә теләмисең инде?
– Юк, теләмим, – диде Оксана, икеле-микеле уйларга мөмкинлек
калдырмаслык итеп.
– Дурочка син. Үкенерсең әле. Соң булыр. Владлен Семёновичка иң зур,
данлыклы Мәскәү актрисалары, зур түрәләр, министрлар баш ия, ә Одессада?
Ул кешедән баш тарта алырлык кыз юктыр Одессада.
Оксана соңгы акчасына Дерибас урамындагы кибеттән ипи, колбаса алды.
Сумкасында бәрәңгегә җитәрлек акчасы калды.
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
64
Иртән Евгения аңа теге егетнең корабы бүген Одессага кайтып җитәргә
тиешлеген әйткән иде. Диңгез бульварына җиткәч, кыз Потёмкин баскычы
буендагы эскәмиягә барып утырды да йөзүдән кайтып, портка кергән, порттан
диңгезгә чыгып киткән корабларны күзәтергә тотынды. Әле бит Киевка китәр
алдыннан гына Оксана өчен ул егет искә төшәр-төшмәс дәрәҗәдә генә иде.
«Нәрсә булды миңа? Мин нигә аның турында уйлый башладым соң әле?»
10
Үзгәрмәс гадәткә әверелеп беткән эш иде бу. Дөрес, монда «эш» сүзен
куллану дөрес түгелдер. Чит илләрдә йөреп кайткан корабны Зур Фонтанның
унынчы станциясе траверсында лоцман каршы алып портка кертә, причалга
куя. Пирска беркетү эше бетүгә, корабка таможенниклар, чик саклаучылар,
шулар арасына яшеренеп, үзенең кем икәнлеген белгертмәскә тырышып,
мыштым гына КГБ вәкиле килеп керә. Чикне ача башлыйлар. Корабта бар нәрсә
ачык югыйсә. Диңгезче үз каютасын портта торганда гына бикли. Тентү, төрмә
тоткыннары телендә «шмон» ясау, актарынып куркытып йөрүне «чик ачу» дип
йомшартып әйтәләр. Бу илдә күп нәрсә үз исеме белән аталмый. Шмон ясап
йөрүчеләр «Академик Крупчатов»ка унынчы станция турында ук утырдылар.
Бу юлы тентүчеләр саны гадәттәгедән дүрт-биш тапкырга күбрәк иде. «Чик
ачу», гадәттә, чит ил паспортларын җыеп алудан башлана. Чик саклаучы
каютаңа керә, паспорттагы фотоны синең кыяфәтең белән чагыштырып карый.
Ул чыгып киткәч, каютаңа тентеп йөрүче таможенник килеп керә. Бу юлы
трансляция аша, каютадан чыкмыйча тикшерүче килгәнен көтеп утырырга
боердылар. «Беркая чыкмаска» сүзен өченче штурман өч тапкыр кабатлап
әйтте. Югыйсә, тентүчеләрне көткәндә, каютадан чыгып йөрмиләр иде. Кат-кат
кисәтү, үзенә күрә, «чик ачу»ның бу юлы аеруча җитди икәнлеген белгертә иде.
Кораб эчендә авыр, ялыктыргыч тынлык. Әнә, переборкага беркетелгән
сәгатьнең, текелдәп, гомереңне бакыйлык ягына озатып торуы ишетелә.
Машина бүлегендә, палубаны дерелдәтеп, дизель-динамо көчәнә.
Шакымыйча гына ачып, ишектән таза, матур ир кеше килеп керде. Кыяфәте
кавказлыга тартым. Куе кара каш астында тирәнгә урнашкан коңгырт-кара
күзләр, кылыч борын, хатын-кызныкын хәтерләткән матур иреннәр.
– Исәнмесез, – диде ул һәм, сәлам алып тормыйча гына, – фамилия,
отчество, исемегез? – дип өстәде.
– Габдрахман Бәкерович Рахманкулов.
– Эсминецлар туктарга боерык биргәндә, кингстонны ачарга капитан сезне
җибәрдеме?
– Минем белән моторист Ясиненконы җибәрде.
Сөаль алучы күзләрен туры Габдрахманга текәгән. Күзе белән аның битен
бораулый.
– Капитанның боерыгын үтәүдән баш тартуыгызның сәбәбе нәрсәдә?
– Гафу итегез. Нинди боерык турында сүз бара? Кингстонны ачу турындамы?
– Так точно, корабның кингстонын ачу турында.
– Аны бит мин ачмадым, моторист Ясиненко ачты.
Тикшерүче карашын Габдрахманның күзләренә шактый озак текәп торды.
Бер-береңнең күзенә туры, текәләп карап торганда, ике кешенең берсе түзә
алмый, тайпыла. Рахманкулов түзәргә тырышты. Тайпылса, сорау алучы
ялганлый дип уйларга мөмкин иде.
– Давай, ачыклыйк. Кингстонны ачу сезгә йөкләнгән булган. Ясиненко
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
3. «К. У.» № 10 65
гади эшне гамәлгә ашыручы исполнитель генә булган. Сез, Га... Гаптрахман
Рахманкулов, нигә кингстонны ачарга биргән боерыкны үтәмәдегез?
Ике эсминец як-яктан кыскан чакта обстановка фронт шартларына тиң
булган. Фронтта командирның боерыгын үтәүдән баш тарткан сугышчыны
нишләтәләр?
– Атып үтерәләр, – диде Рахманкулов һәм өстәде. – Тикшереп тә тормыйча,
суд ясамыйча, хөкем чыгармыйча атып үтерәләр. Мин моны яхшы беләм. Ә
сез... Сез үзегезнең кем икәнлегегезне әйтмәдегез...
– Это неважно. Мин ватанның иминлеген саклый торган оешмадан.
Фамилияне белү сезгә мөһим булса, әйтик, мин Иван Иванович Иванов.
– Иван Иванович, сезнең вазифагызның җитдилегендә шигем юк. Монда
кечкенә бер несоответствие бар. Мин хәрби түгел, мин сәүдә флоты штурманы
һәм миңа кингстон ачарга боерык биргәндә, сугыш шартлары юк иде.
– Бу, иптәш Рахманкулов, чиста демагогия. Сезгә илләргә йөрү эше
йөкләнгән. Капиталистик чорналышта эшләп йөрү – шул ук фронт. Сез моны
аңларга тиеш идегез. Мин сезгә егерме минут вакыт бирәм, – Иван Иванович
портфеленнән бер бит кәгазь чыгарып, өстәлгә куйды. – Кингстон ачарга
бирелгән приказның нигә үтәлми калуын подробно языгыз. Комачауламас
өчен, мин сезне егерме минутка ялгыз калдырам. – Ватанның иминлеген
саклаучы чыгып китте.
Габдрахманның кичке мәктәпне бетергәндә язган сочинениесенә «биш»ле
куйганнар иде... Ул хәзер язып акланырга тиеш иде. Күңелдә дөм бушлык.
Нәрсә язарга? Ясиненко вентильне кире якка борганын ул чыннан да аңламады.
Зиһен чуалган иде. Ярты сәгатьтән ул башкалар белән бергә су астында калып
тончыгырга тиеш иде... Күрү һәм аңлау сәләтен үлем алды тетрәндерүе
чуалткандыр инде. Моны бит аңлап булмый.
Габдрахман капитанның корабны батырырга кушкан боерыгын, кингстон
ачарга төшүләрен һәм Ясиненконың, ялгышып, кире якка боруын язды.
– Яздыгызмы? – Иптәш Иванов Габдрахманга тагын бер бит кәгазь сузды.
Анда эре, басма хәрефләр белән язылган:
«Мин, Ф.И.О., «Академик Крупчатов» теплоходының ...ны корабның
Кубага илткән йөге, аның Ангила утраулары янында АКШның агрессив
кораллы көчләре тарафыннан һөҗүмгә юлыгуы һәм шушы рейста булган
вакыйгаларның дәүләт сере булуын тулысынча кабул итәм. Шушы серне кемгә
дә булса ачкан очракта җавапка тартылачагымны аңлыйм һәм серне сакларга
ант итеп вәгъдә бирәм. Фамилия. Имза. Дата.»
Шушындый кәгазьгә һәр экипаж әгъзасы кул куйганы билгеле иде.
Чыгып китәр алдыннан «Ак йорт»26 вәкиле кабат кисәтте:
– Аңлагансыздыр дип ышанам. Кингстонны ачу мәсьәләсе ачыкланып
бетмәгән.
11
Комиссия чикне ачмады. Экипаж әгъзаларының хатыннары, балалары ярда
калды. «Академик Крупчатов» алып кайткан йөген бушатырга Балабановкага
юл тотты.
Балабановкада Рахманкуловны корабның штаттагы икенче штурманы көтә
иде. Капитан Зиминга да алмаш җибәргәннәр. Бу хәл егетнең күңеленә шом
26 Кара диңгез пароходчылыгы моряклары КГБны шулай атап йөртәләр иде
КЫПЧАК КЫЗЫ АКСАНӘ
66
салды. Аны үз пароходы «Чолман»га кайтарырга телиләрме, әллә корабны
батырмыйча калдыру җинаяте өчен җәза бирәләрме?
Ул үзенең нинди дәүләттә яшәгәнлеген яхшы аңлый иде. Советлар
Союзына әверелгән Рәсәй империясе тарих битләрен канга батырып бетергән
сугышлардан яралган. Шуңа күрәме, бу дәүләт сугышларда җиңә. Зурлыкның
бер уңайсыз ягы бар иде. Бу илдә көнкүреш корып булмый иде. Әнә, космоска
спутниклар чөя. Водород бомбалары белән җир шарын дер селкетеп тора, ә
үзенең адәм рәтле джинсы чалбар тегәргә дә кулыннан килми. Корабны, аның
экипажын, сугышырга барган мескен солдатларны, миллионлаган акча түгеп
ясалган ракеталарны суга батырмаган өчен, Габдрахманны хөкемгә тартырга
әзерләнәләр. Ракеталарны бушатмыйча кире кайтару корабның командасына
«военная тайна», «совершенно секретно» санала, шул ук вакытта шушы сер
Көнбатыш илләренең газета битләрен тутырган, аларның радиостанцияләре
көне-төне Совет иленең сәүдә флоты Кубага ракеталар ташып торуы турында
хәбәр тарата. Баштанаяк ялганга, күз буяуга корылган дәүләтнең киләчәге бер
дә күңелне җылытырлык түгел иде.
Вахтадан алышынгач, Рахманкулов йокларга ятты. Нык арытканмы, әллә
нервларның артык киеренкелегеме, нидер йокыга китәргә ирек бирми иде.
Соңгы көннәрдә кичергәннәрне күз алдыннан үткәреп уйланып ятканда,
күңелгә тузга язмаслык килбәтсез фикерләр килә. Әйтик, капитанның
сейфында сакланган теге секретный боерыкны эшкә ашырып, алар кингстонны
ачтылар, ди. Кораб, ракеталар, бу илдә бәяләре сукыр бер тиен саналган экипаж
әгъзалары, солдатлар батып үлделәр, ди. Дәүләт мордарларының толларына,
аларның ятим калган балаларына әтиләре үлемен ничек аңлатырлар иде икән?
Шушы фаҗига газеталарда ничек яктыртылыр иде икән?
Хакимият сыртындагы түрәләр кавеме яшерергә тырышыр иде. Урыста
кырын эшне халыктан яшерүне аңлаткан бер әйтем бар: «Концы в воду». Ә
инде Көнбатыш вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә бу вакыйганы совет
кешесенә килеп җитәрлек дәрәҗәдә яктырткан очракта, су астында тончыгып
үлүчеләрдән Александр Матросов ясарлар иде.
Шул шәрә күкрәге белән пулемёт утын каплаган мәрхүмнең шәүләсе инде
дистәләгән еллар Габдрахманны эзәрлекли иде. Башта, армия хезмәтендә
Рахманкулов үзенең җан сердәше Рәшит Агишев белән мәрхүмнең «подвиг»
дип аталган батырлыгына сокланган чорда: «Андый батырлыкка, гадәттә, татар
әвәс. Матросов безгә милләттәш түгелме икән?..» – диешкәннәр иде. Юраган
юш килде – Александр Уфа шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнгән
Шакирҗан исемле ятим булып чыкты. Политдәрес алып баручы капитан
Урсулякка: «Матросовның батырлыгын һәр совет солдатына үрнәк-өлге, дип
аңлаталар. Әгәр аның үрнәгендә бөтен сугышчы фашистларның пулемётларына
күкрәге белән ташланган булса, нимесләргә каршы сугышыр кеше калмаган
булыр иде», – дип әйтәсе, шуңа Лев Толстойның «Патриотизм – последнее
прибежище негодяя» дигән сүзләрен дә өстисе килгән иде. Ярый әле, телен
тешләп, чыгыш ясаудан тыела алды.
Әмма бу фикерен ул кайдадыр ычкындырган булып чыкты. Матросов
турындагы әңгәмәдән соң ике тәүлек үтүгә, Рахманкуловны «смерш»ка (смерть
шпионам!) чакырдылар. Җир йөзендә моннан да мәкерле көч булдымы икән?
Ул чакта аны тәүбә итү коткарып калды. «Башка кабатламам мин бу сүзләрне»,
– диде ул арт саны җиргә тия язып йөргән тәбәнәк буйлы капитанга. «Мин бит
сугышта җиңеп чыгу өчен, дошман белән беренче очрашуда ук үләргә ярамый;
М И Р Г А З И Я Н Ю Н Ы С
3.* 67
сугышырга кирәк, башка мөмкинлек калмаган очракта гына батырларча
үләргә тиешбез», – дигән идем. Сезгә нинди мәгънәдә килеп җиткәндер, миңа
мәгълүм түгел».
– Безгә ул, син телеңне тыя белмисең, мәгънәсендә килеп җитте, – диде
кыска аяклы капитан.
Армиядә ул, «смерш» тырнагыннан шактый җиңел котылып, исән кала
алды. Бу юлы Габдрахман егыласы җиргә, армиядәге шикелле, фәрештә
канатын җәярме икән?..
Йөкне төялгән җиренә илтеп бушатыр алдыннан чикне ачтылар. Йөкне
бушатканда, докерлар: «Нигә ракеталарны кире алып кайттыгыз?» –
соравы белән Рахманкуловның теңкәсен корытып бетерделәр. Башта җавап
кайтармады. Соңга таба: «Аларга бәләкәйрәге кирәк булган, без, уйламыйча,
артык зурларын илткәнбез», – дия башлады.
Гомумән, эшче сыйныфы вәкилләре – актив халык. Алар бит радиосын
тыңлап, телевидениесен карап, газетасын укып тора. Газета битләрендә,
һичшиксез, Никита Хрущёв белән Джон Кеннединең очрашып килешүен
укыганнар яисә радиодан ишеткәннәр, соңгы чиктә, эштән туктап, тәмәке
көйрәткән чакларда үзара фикер алышмыйча калмаганнар.
Йөк бушатылып беткәч, «Академик Крупчатов» Николаев портына кереп,
причалга туктады. Корабка экипаж әгъзаларының хатыннары, бала-чагалары
ургылып керә башлады. Ирләрен кочаклап елаган хатыннарга Кубага барып
җитәр алдыннан булган вакыйга турында сорап торасы юк иде. «Без капчыкта
ятмый», – ди татар мәкале. Фаҗигале хәбәрне дә «секретно», «совершенно
секретно», «секретность государственной важности» мөһерләре генә яшереп
саклый алмый, күрәсең.
Николаевта ягулык, эчә торган су, азык-төлек һәм техснабжение алганнан
соң, кораб Новороссийск портыннан, Япониягә илтер өчен, бодай төяргә тиеш
иде. Ничә ел дөнья гизеп, Рахманкуловның Япон илен күргәне юк иде. Әлегә бу
насыйп түгел иде булса кирәк. Николаевта аны алмаш штурман көтеп тора иде.
Матди яктан файдалы рейсларга кадрлар бүлегендә эшләүчеләрнең «кулларын
майлый» белүчеләр йөри. Әнә, аның штатный корабы Италиягә барырга
наряд алгач, Рахманкуловның урынын «майлау» остасына бирделәр. Әгәр эш
ришвәттә генә булса, вөҗданыңның бугазын кысып, әкренләп күнегергә дә
булыр иде. Татар бит ул күнегергә оста. Әнә, колониаль коллык таләпләренә
ничек күнеккәнбез. Армия шартларында хәрби боерык – приказ үтәүдә татар
белән кайсы милләт вәкиле ярыша ала?
«Чиреннән» терелеп, үз корабына кайткан штурманга эшен тапшырганда,
аның күңелен менә шушындый сафсаталар әрнетеп тырнап торды.
Капитан Зимин Одессага кайтырга такси чакырган иде. Машинасына
ул Рахманкулов белән Ясиненконы да утыртты. Гадәттә, корабтагы эшне
тапшырып, Одессага кайтканда, иң-иң мокытларның да телләре ачыла иде.
Алар юл буе сөйләшергә сүз таба алмыйча интектеләр. Күкрәк эчендә авыр
таш булып, корабның батырылмый калу фаҗигасе һәм шул җинаять өчен җавап
бирелергә тиешлеге ята иде.
Дәвамы киләсе саннарда.