Уены-чыны бергә
Урманнан чыккан пәри
Гариф абый Ахунов Язучылар берлегенең рәисе булып торганда миңа биш ел дәвамында (1975-1981) аның кул астында эшләргә туры килде. Башта әдәби консультант булып, аннары – «Идел» альманахы редакторы вазифасында. Нинди генә эшләр майтармадык без ул чагында яшьләр белән!
КПСС өлкә комитеты бер дә сөймәгән әдипләр – Әмирхан ага Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Нуруллин кебек башбирмәс шәхесләр белән очрашу-әңгәмәләр үзләре генә дә ни тора! Кеше дә күп килә иде, хәтта коридорлар шаулап торды. Бу бит торгынлык еллары әле, шуңа күрә мондый хәлләр кемнәргәдер ошамагандыр инде – өлкә комитетына хәбәр иткәннәр... Ә җавапны, әлбәттә, Гариф абый бирергә тиеш була... Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, көннәрдән бер көнне Гариф абый түзмәде, мине матбугатка чыгарган Фәрваз абый Миңнуллинга карап:
– Фәрваз! Бу пәрине урманнан син чыгардың – менә хәзер урманына үзең ку инде! – диде.
Гариф абыйның сүзе “Амин” дигән сәгатькә туры килде бугай...
Сергей Михалков татарларны яратты
Русия язучыларының башлыгы һәм атаклы шагыйрь Сергей Михалков татар язучыларын ярата иде. Беренчедән, ул үзе бик киң күңелле әйбәт кеше, ә икенче яктан, бездәге йөздән артык язучы аңа Мәскәүдә бара торган үзара гаугаларга каршы тору өчен дә кирәк иде. Шуңа күрә без делегация булып аның бүлмәсенә барып кергән чакларда ул:
– Что хотят мои татары? – дип елмаеп каршы ала иде. Аның турында шундый мәзәк тә ишеткәнем бар. Туган көнендә, янәсе, аны ел саен Леонид Ильич Брежнев үзе телефоннан шылтыратып котлый икән. Алдан секретариаттан әйтеп, кисәтеп куялар, билгеле: “Урында булыгыз”, – дип. Мондый кисәтүне ишеткәч, Сергей Владимирович бөтен аппаратны ашыгыч рәвештә үз бүлмәсенә “киңәшмә”гә җыя. Төп серне әйтмичә генә! Ә “киңәшмә” барганда, Үзәк Комитеттан телефон шылтырый һәм Михалковны Леонид Ильич ҮЗЕ котлый. Моны инде бүлмәдәге һәркем ишетеп тора, шакката һәм бу хәбәр шул ук көнне бөтен Мәскәүгә тарала! Михалковның бөеклеге тагын бер мәртәбә раслана.
Без Михалковка берсендә татар яшьләре журналын оештыру мәсьәләсендә кердек. Документлар бик күп тупланган иде, мин аларның кыскача сөземтәсен бер биткә тупладым, әлбәттә. Ләкин барыбер күп саннар, күп дәлилләр килеп чыкты. Шуңа күрә Сергей Владимирович телефоннан КПСС ҮКы белән сөйләшә башлагач, мин, аның янына ук барып басып, бармагым белән аеруча мөһим булган саннарга төртеп күрсәтергә тотындым. Мин күрсәтеп торам, Михалков ул саннарны телефоннан ҮКка җиткерә тора, безне яклап сөйләшә. Хәзер инде үземә дә кызык тоела – шундый җитди кешене ҮК белән ничек сөйләшергә өйрәткәнмен түгелме соң?!
“Адашыр идем...”
Иҗат йорты дип аталса да, анда гел-гел язып кына утыру мөмкин түгел, билгеле. Чып-чын урман уртасы, табигать кочагы бит... Шуңа күрә андагы сукмакларны байтак таптадык без. Көннәрдән бер көнне, Мәскәүдән килгән шагыйрә ханым белән, матур гына әңгәмә кыла-кыла, урман сукмагыннан бара идек, каршыбызга Мостай ага килә бит. Үзе генә. Һәрвакыттагыча уйчан, моңсу күренә бу. Безне таныды ул, билгеле – инде бирегә килгәнгә байтак булды бит... “Мостай агага нәрсә дип әйтергә микән?” дип баш вата башлаган идем, ә ул безгә елмаеп:
– Бу сукмактан барып адашмассызмы икән соң? – дип сорап куйган булды.
Ә мин инде моны бик тә җитди сүз санап:
– Юк, юк! Без бу сукмакның кая барганын беләбез... – дип, аны тынычландырырга ашыктым.
– Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем! – диде Мостай ага һәм тыныч кына үз юнәлешендә китеп тә барды.
Бөек шагыйрь белмичә әйтмәгәндер шул?!
Партиягә кергәндә
Коммунистлар партиясенә керү безнең Язучылар берлегендә бик тә җитди эш итеп куелган иде. Бу иҗади халыкка ышаныч чамалы булудан килә, билгеле.
Шулай, үткән гасырның җитмешенче еллары ахырында, мине дә партиягә алмакчы булдылар. Ә анда керү өчен, иң башта бюро аша үтәргә кирәк. Иң элек сине җиде кешедән торган бюро тикшерә. Төрле яктан “капшап” карыйлар, лаекмы-юкмы икәнеңне ачыклыйлар.
Иң четерекле сорауны өлкән яшьтәге бер язучы ханым бирде бит.
– Мансур, синең эчү яклары ничек тора?
Ә мин мондый сорау булырын һич тә көтмәдем, аңа алдан әзерләнмәгән дә идем. Чөнки яшьләрнең «Идел” альманахында эшләгәч, төрле-төрле чаралар үткәргәч, бераз гына яшьләрчә булырга туры килә. Авызга алмыйча һич тә мөмкин түгел! Ничек дип җавап бирергә икән соң?
Байтак кына вакыт дәшмичә тордым, ахрысы...
Бер мәлне Сибгат ага Хәкимнең салмак кына тавышы ишетелә:
– Ә без... Мансур белән... “Аккош күле”ндә... “Вермут” эчәбез...
Шул сүзләрдән соң бүлмәдәге бөтен халык күтәрелеп көлде, четерекле сорауга җавап та бирелде шикелле.
Чыннан да, шундый хәл булган иде шул, Сибгат ага ерак Венгриядән алып кайткан затлы “Вермут” шәрабен эчәргә чакырган иде!
Усмановка шелтә
Татарстан язучыларының дүрт елга бер уза торган Корылтае бара. Президиумда – Өлкә Комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усманов, безнең рәисебез Туфан ага Миңнуллин һәм башка хөрмәтле шәхесләр. Мин, трибуна артына басып, бездә әдәби тәнкыйтьнең торышы турында доклад сөйләп маташам. Бераздан ишетәм – безнең Туфан абый белән Усманов нәрсә турындадыр гәпләшә башладылар, мине тыңламыйлар! Президиум бик якын булгач, ишетелеп тора, минем ачуны китерә! Шундый хәлдә бераз сөйләгәч, түзмәдем – туктадым да, урысчалатып:
– Гумер Исмагилович, я и для вас говорю! – дип әйтеп салдым! Һәм тагын үземнең сүземне дәвам иттем...
Әлбәттә, Туфан ага белән Усманов ниндидер проблеманы хәл иткәннәрдер инде, эш турында. Аларныкы да юк-бар сүз булмагандыр. Ләкин мине дә аңларга тырышыгыз!
Тәнәфескә чыккач, үзебезнең хатын-кыз язучылар миңа шелтә ясады-ясавын. “Шундый олы кешегә андый сүз әйтмиләр инде!” – диделәр.
Ә мин ул сүзем өчен үкенмәдем шикелле...
Чын авторы кем икән?
Авыл мәктәбен тәмамлагач та, мин башта Әгерҗе район газетасы редакциясендә эшләдем. Аннары, ике ел стаж туплагач, университетның журналистика бүлегенә укырга кердем, матбугатта усал гына мәкаләләр бастыра башладым... Әдәби тәнкыйтьтә беренче адымнар ясалгач, Әгерҗедәге дусларымнан менә мондый эпиграмма килеп төште:
Хәсән Хәйри пычак кайрый –
Кемне суярга микән?
Кашшаф Гази кабер казый –
Кемне куярга икән?
Мансур Вәли пәке сайлый –
Кемне уярга икән?
Минемчә, әйбәт язылган эпиграмма бу. Ләкин менә чын авторы кем икән? Чөнки кайдадыр элегрәк тә күргәнем бар кебек иде.
“Хәлләрегез ничек?”
Шулай бервакыт Казанның Пушкин урамы буйлап аска таба төшеп киләм, каршыма М.Мусин очрады бит. Ул инде безнең халыкны бик тә яхшы белә. Яшь кенә булсам да, туктап, минем белән дә кул биреп күреште, хәлне дә сорады. Мин исә каушый-каушый җавап бирәм:
– Менә, китап кибетенә барган идем дә, мин көткән китап килмәгән икән әле, – дим. Аннары инде, күнегелгән гадәт буенча, аның да хәлен сорамакчы булдым.
– Ә үзегез ни хәлләрдә? – мин әйтәм.
Хәзер, күп еллар үткәч, көлә-көлә искә алып утырам. Минемчә, ул нәрсә дип җавап бирергә тиеш иде икән инде: “Мәскәү бик каты кыса бит әле, Мансур! Өлкә комитетында эшләве бик кыен ул – әллә эштән китим микән?” – дисенме...
Ул чагында Мусин да гадәттә әйтелә торган җавап белән котылды:
– Рәхмәт! Хәлләрем әйбәт кенә әле! – диде.
Шпионнар диярсең…
Узган гасырның сиксәненче еллары... Безнең, яшьләр журналы сорап, КПСС ҮК секретаре А.Сусловка керергә җыенып йөргән чак. Шушы “Малеевка” дигән иҗат йортында тупланабыз да аннары Мәскәүгә китәбез, янәсе. Без дигәнем – Г.Бәширов, Р.Мостафин һәм мин. Т.Әйди дигән бик тә фидакарь җанлы әдибебез Казаннан торып безгә ярдәм итә. Беркөнне кичен, шушы иҗат йортыбызга кайтып, ашханәгә керсәм – Рафаэль абый, ашыга-ашыга, минем каршыга килә:
– Мансур, синең исемгә килгән бик сәер телеграмма ята анда. Көзге каршында. Бөтен кеше укый да көлә, укый да көлә! Тизрәк барып ал инде син аны! Үзем дә аптырадым инде, билгеле. Кемнән булыр икән, дим. Укысам – анда: “Вариант Равиля отпадает”, дигән сүзләр. Телеграмма – Казаннан, Тәүфикъ Әйдидән. Безнең ул иҗат йортында телефон юк диярлек иде, бик тә сирәк эшли иде ул. Шуңа күрә телеграмма бирергә мәҗбүр булган икән бахыр Тәүфикъ! Ә ул сәер сүзләрнең мәгънәсе исә: “Равил Фәйзуллин безнең белән бара алмый”, дигәнне аңлата иде.
Менә шундый “шпионнар...”
Ярый әле таныдылар
Иртән иртүк торып, башта урманны, күл буйларын айкап кайтырга яратам... Ул көнне бигрәк тә иртә уяндым ахрысы. “Җәйге иртә матур да инде», дип соклана-соклана, күл буйлап атлый идем, бермәлне каршыма ике егет килеп чыкты. Бик кыю рәвештә миңа таба якынлаша болар... Килеп тә җиттеләр, тиз арада туктаттылар да! «Хәзер ни була инде?» – дип уйларга да өлгермәдем, миңа болай диләр болар:
– Ә сезнең бәхетегез бар икән! Без сезне таныдык бит – сез редакциядә эшлисез!
Һәм ничек күренгән булсалар, шулай кинәт кенә юкка да чыктылар. Әгәр дә танымаган булсалар? Болар иртән иртүк кеше үтерергә дип чыккан булдылар микәнни?!
Тере мишень
Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе офицеры булып йөргән чагым. Безнең полкның үзебез яшәгән шәһәрдән еракта, урман эчендәге бер ачыклыкта урнашкан полигоны бар иде. Солдатларны шунда алып барып, автоматтан атарга өйрәтәләр. Фанерадан ясалган кеше фигуралары мишень итеп рельслар өстенә көйләп куелган. Пульттан бирелгән командага буйсынып, ул фигуралар хәрәкәт итә – солдатлар шуңа атып тигерергә тиешләр!
Көннәрдән бер көнне бер фигурабыз йөрми башлады бит. Нишлисең, бер чакрым чамасы араны үтеп, шунда барып тикшерергә кирәк! Бер сержантны алдым да мишеньнар ягына таба киттек. Гаебен табып, байтак кына гомер төзәттек. Инде кайтабыз дип торганда, кинәт якында гына нәрсәдер выжылдап оча башлады. Монда инде күптәннән хезмәт итүче сержант тәҗрибәлерәк булып чыкты:
– Иптәш лейтенант, аталар бит! Тизрәк җиргә ятыгыз! – дип кычкырды.
Нишлисең, җиргә ятып, әлеге хәвефле минутларны көч-хәл белән үткәрдек. Кире пульт янына әйләнеп кайтсак, анда шундый хәл: полктан бер взвод солдат килеп төшкән, боларга тиз генә ату күнекмәсен үтәргә кирәк! «Офицерлары бик ашыктырды, шуңа күрә без өч мәртәбә гудок бирдек тә (бу инде «качыгыз» дигәнне аңлата), алар ата башлады», – дип аңлаттылар безгә. Ә без ул гудокны ишетмәгән икән...
Уйнап йөргәндә – гонорар!
Мәктәпнең өченче сыйныфында укыганда ук, мин үзебезнең район газетасына мәкаләләр яза башладым. Һәм аларны бастырып чыгара иделәр! Ул чагында әле – Әгерҗегә кушылмаган Красный Бор районының “Ленин юлыннан” дигән газетасы. Иң кызыгы шунда: мин – ун яшьлек малай – тыкрыкта иптәшләрем белән уйнап йөрим, шул чагында хат ташучы апа килеп чыга да якындагы бүрәнә өеменә килеп утыра, зур сумкасын салып куя да мине үзе янына чакыра. Аннары, ниндидер кәгазьгә кул куйдыргач, миңа кәгазь акчалар тоттыра! Әле бу 1961 елгы реформага хәтле, шуңа күрә минем кулга байтак кәгазь килеп керде бугай. Тыкрыкта уйнап йөргән ун яшьлек малайга гонорар бирү, чыннан да, бер дә уен түгел бит! Баш күккә тигәндер ул чагында.
Сабир Шәрипов эзеннән...
Безнең авылдан чыккан Сабир Шәрипов Казакъстанда бик зур кеше санала. Ул анда Совет властен урнаштыру өчен көрәшкән, бик күп китаплар язган. Иранда безнең илче булып эшләгән... Әмма соңрак кулга алынган һәм 1942 елда Ташкент төрмәсендә җан тәслим кылган... 1970 елда, шуның язмышы белән кызыксынып, мин ерак Алма-Ата шәһәренә барып чыктым. Ул чагында Татарстан Язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшләгән шагыйрь Ренат Хариска зур рәхмәт инде! Миңа, студент кешегә, шунда барырлык һәм бер атна яшәрлек акча табып бирә алган бит! Байтак нәрсәләр ачыклап кайттым мин туган якка. Әмма, кайтуга, мондагы танышлар миңа сорау арты сорау яудыра:
– Син нәрсә эшләдең? Нәрсә эшләдең?!
Баксаң – мине КГБ тикшерә башлаган икән! Танышларымны шул борчыган. Ни өчен дисәгез – беренчедән, төрмәдә үлгән Сабир Шәрипов – гаепләнгән кеше. Аның язмышы белән кем кызыксына? Икенчедән, Алма-Ата ул – чик буендагы шәһәр, анда кем килеп чыкмас!
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез, озак еллар журналыбызда тәнкыйть бүлеген җитәкләгән ветеран хезмәттәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.