Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төзәтәсе иде дөньясын

Булгандыр инде

Булгандыр инде…

Бар да булгандыр.

Сиксәнне үткән озын гомердә.

Фани дөньяда яшәү шулайдыр –

Хатадан хали түгел берең дә.

           Булгандыр инде гөнаһларның да

          Белеп кылганы, белми кылганы.

          Яшәү – көрәш шул, шул ике нәрсә

         Шул тарткалашу тота дөньяны.

Булгандыр инде, бар да булгандыр

Көрәш алгандыр йөрәкнең көчен.

Булганнар өчен, кылганнар өчен

Аллаһы үзе берүк кичерсен.

            Ул шәфкатьле бит, мәрхәмәтле бит

            Шуңа ышанып өмет итәбез.

            Олыгайган көндә тәүбәгә килеп

            Иманлы булып җирдән китәбез.

 

            

                       ***

Виллалар юк минем Сингапурда

Акчам да юк чит ил банкында.

Фатир да юк Әлмәт каласында

Калдырырга мирас артымда.

                Бер нәрсәм юк минем, ә шулай да

                Китапларым кала өелеп.

                Шигырьләрем һәм җырларым кала

               Шәкертләрем кала иң элек.

Кем генә юк алар арасында

Иманлысы,әйе, күберәк.

Шулар өчен янып гомер үтте,

Шулар өчен тузды бу йөрәк.

                Без китәбез инде, алар кала

                Аларында безнең көй калыр.

                … Үзе өчен генә яшәгәннең

                Каберенә кемнәр гөл салыр?

 

Мин пәйгамбәр түгел

Мин пәйгамбәр түгел

                Ә шулай да

Ни күрәсен бүген көннәрдә

Төнлә төштә күреп уянам бит,

Күрәзәлек яши миндә дә.

                Күрәзәлек күктән иңәдер ул,

                Алдан күрәм нәрсә буласын…

               …Алдан күргәч күрсәтәсе иде,

               Төзәтәсе иде дөньясын.

Үзгәртергә ләкин, төзәтергә

Җегәр көчем җитми бит әле.

Гомеремне кыскартмагыз әле,

Күп димәгез әле сиксәнне.

                 Ходай үзе өстән биргән икән

                  Берничә ел гомер яңадан –

                  Мин үземне әле шагыйрь итеп

                  Танытырлык җырлар язалам.

    

 

         ***

Астагылар миңа үрелеп карый,

Өстәгеләр карый иелеп.

Үткән-барган борылып-борылып карый…

…Үзем генә йөрим бөгелеп.

               Белеп-белми кылган гөнаһларның

               Саллылыкны салган иңемнән.

               Авырлыкны алыр тәүбәләрнең

               Ни икәнен үзем мин беләм.

Бәндә генә итеп яшәтмичә

Адәми зат булган Кешесен

Тәкъдирендә шулай теркәгәчтен

Хак Тәгалә үзе кичерсен.

 

                    ***

Көзге көннәр көн дә кыскара шул,

Озыная көзге төн генә.

Көзге озын төндә йоклый алмый

Газаплану хәлен кем белә?

              Озыная төне, озыная,

              Кыскарта бит Раббым көз көнен…

              Көзге көннәр чамасына үлчәп

              Кыскаруын сизәм гомеремнең.

Кыскаруы гына түгел инде,

Бетүе дә инде җитәдер.

Сиксәнгәчә яшим дия идем –

Тулып үтте былтыр сиксән бер.

             …Бүген әле әрәмәлек күрдем,

             Әйтерсең лә кабат килгән җәй.

             Гомер өстәп анда кәккүк йөри:

            –Яшә әле бераз, – дигәндәй.

 

     

                          ТУФАНГА

Синнән калган гүзәл гамьнәр моңы

Күңел кылын кат-кат тибрәтә.

Кыш көне дә күңел әрәмәсен

Яздай яшәртергә өйрәтә.

 

Сыгылмалы февраль уртасында,

Кыш бөгелгән тымызык вакытта,

Син калдырган гүзәл гамьнәр нуры

Күңел күген назлап яктырта.

 

Дөнья минем яшәр юлларымны

Ничек санап-санап тормасын,

Син калдырган гүзәл гамьнәр җыры –

Гомерлеккә иҗат юлдашым.

 

 

         ***

  Син яшьтәшем түгел, ярым түгел,

Сердәшем дә түгел –

                                  каләмдәш.

Без барыбер бер чор балалары,

Бары үзең миннән бераз яшь.

 

Әмма мине (син беләсең инде)

Яшьләр аермасы беркайчан

Шагыйрьләрдән аерып сакламады,

Әгәр үзем киртә куймасам.

 

«Соңладым...» дип, әллә уйнап инде,

Әллә чынлап әйтеп куясың...

Кара аны, яшь Ләйләңне этеп,

Бер әкият тагын тумасын!

 

Искәндәрнең Тәнәкәсе яшь дип,

Артык яшькә, егет, юлыктың.

Тарихта бит таяк ике башлы –

Зөләйхасы бар бит Йосыфның.

 

Зөләйхадай матурлыклар юк та,

Әмма чибәр чибәр күренмәс.

Юләр шагыйрь җаны бездәйдән дә

Матурлыклар таба, бер сөйгәч.

 

Хас иткәндә (Маннур әйткән иде)

«Без беләбез аның хәйләсен:

Теләгәндә каратырга була

Ходайның һәртөрле бәндәсен».

 

Ә ул безне шагыйрь иткән икән,

Тыя алмый Мәҗнүн күңелдән. –

Мин тотам да, тагын гашыйк булып

Җырлап яши башлыйм бүгеннән.