Логотип Казан Утлары
Бәян

Сәмига (бәян)

Авыл башына килеп кергәндә, уфалла арбасын Рөстәм чак тотып барды, чөнки тау төшәсе. Байтак печән төялгән арбаны керәшен аланыннан тартып кайтасы юк. Таудан аска таба үзе йөгерә ул, тотып барырга гына өлгер. Өлгермисең икән, үзеңә үпкәлә. Арба кулыңнан ычкынса, сине таптап китеп, алдагы тоткычына терәлеп каплануы да бар. Изеп китмәсә дә, бик күңелле түгел, барыбер берәр җиреңне имгәтәчәк. Узган ел шулай булды инде. Рөстәм тотып кала алмады, кулыннан ычкынуга, арба аны таптап китте дә әйләнеп капланды. Аннары ике атна көчкә сулыш алып йөрде малай. Берәр кабыргасы сынгандыр, диделәр күршеләр. Бәлкем, шулай да булгандыр. Әнисе, больницага барыйк, дигән иде дә, малай киреләнеп баш тартты. Шул гына җитмәгән. Җәй уртасында больницада ятарга тагын. Үтеп китте бит, сынган кабыргасы да төзәлде.

Авылда йорт саен мал-туар асрыйлар үзе. Тик керәшен аланында авыл халкы бик сирәк печән чаба. Олылар әйтүенчә, анда патша заманында ук алты керәшен семьясын китереп утырткан булганнар икән. Тик җирле халык белән аралашып китә алмаганнар, бик аз гына торып караганнар да кире туган якларына күченеп киткәннәр. Бәлки шулай, бәлки юк – ул заманны кем белсен инде хәзер?! Печәне бик яхшы ул аланның. Рөстәмнәр ике сыер асрыйлар. Әнисе колхозда эшләмәгәч, аннан процент печәне тими. Өстәвенә ул сыерларның бозаулары да бар бит әле. Ә сарыклар – унике баш! Җәй көне көтүдә булсалар да, кышка кергәч, печәнлекне бик тиз бушаталар. Сарай янындагы ике богыл да бик тиз юкка чыга. Җәе эссе торса, бик шәп инде ул. Рөстәм төшке ашка кадәр берүзе барып чаба печәнне, унбиш яшьлек авыл малае чалгы тота белә инде билгеле, әлегә аны печән чабуда авылда бер генә малайның да уза алганы юк. Аннары печәнне бер барып әйләндереп кайта. Кичен уфалла арбасына төяп алып та кайтып куялар. Әйе, җәе эссе булгач, печәне бик тиз җилли.

Арба артыннан чак өлгереп барган Сәмига улына эндәште:

– Улым, тотып бара аласыңмы, булышыйм!

– Кирәкми, әни, төшеп җиттек бит инде!

– Аяк астыңа карый күр, узган елгы кебек булма тагын.

– Ярар, әни.

Шулай арба, малай, Сәмига – өчесе дә, чабышып, авыл урамына килеп керделәр. Таудан төшеп җитүгә, арба йөгерүдән туктады, алга таба инде аны тартып барырга кирәк. Печән төялгән арбаны урам юлыннан тартып бару бик үк җиңел эш түгел шул. Чокыр да чакыр, авыл урамына таш җәйдерергә колхоз рәисенең кулы җитми. Үзе үк шушы урамда тора бит инде. Улына бераз җиңел булсын, дип, Сәмига да арбага килеп тотынды. Йөкнең җиңеләеп киткәнен сизгән малай, артына борылмый гына, әнисенә эндәште:

– Әни, кирәкми, тартам мин аны.

– Авыр бит, улым.

– Булсын, булышма.

Шул гына җитмәгән иде тагын, әнисе белән тартып бара арбаны – хәлсез, дип, авыл малайлары көләрләр иде бугай Рөстәмнән. Малай, икеләтә үҗәтлек белән, арбаны тарта башлады. Авыр, каһәр. Шулай да, шыңшып, әнисенә эндәшмәде.

Җитмәсә, турыларыннан узып барганда, капкаларыннан Рәхилә килеп чыкты. Рәхилә – Рөстәмнең классташы. Кыз аз гына аларга карап торды да, чабып килеп, арбаның тоткычына бер яктан ябышты.

– Җибәр, комачаулыйсың.

– Күп итеп төягәнсең, Рөстәм, авырдыр, әйдә булышам.

– Төясә ни, үзем дә тартып бара алам мин аны.

– Улым! Рәхилә белән алай сөйләшмә инде.

– Җибәрсен, кем кушкан аңа килеп ябышырга.

Малай каты итеп тарткалый торгач, кыз тәки кулын ычкындырды, арткарак калып, Сәмига белән беррәттән бара башлады.

– Исәнмесез, Сәмига апа!

– Исәнме, сеңлем! Апаңны кияүгә бирдегезме?

– Бирдек.

– Туй күңелле булдымы соң?

– Шундый күңелле булды, Сәмига апа.

– Апаң да матур идеме?

– И-и-и Сәмига апа, апа, туй күлмәген кигәч, шундый чибәр булды.

– Менә сине улыма килен итеп алырмын да, син дә, туй күлмәге кигәч, бик чибәр булырсың әле, – диде Сәмига, елмаеп.

Кыз, оялып, башын читкә борды.

– И-и-и Сәмига апа, көлмәгез инде.

– Абау, ник көлим ди, улыма бик тә чибәр, уңган килен аласым килә бит.

– Әй лә, сезне.

– Ник, минем киленем буласың килмимени?

Арба көпчәге, ташка килеп терәлеп, кызны бу уңайсыз сөйләшүдән коткарырга булды ахры. Рөстәм җан көче белән тартса да, арба селкенеп тә карамады. Сәмига белән Рәхилә арттан этә торгач кына, көчкә кузгалып киттеләр.

– Урамы бигрәк инде, җәй көне дә йөреп булмый, – дип, кыз тизрәк сүзне икенчегә борды.

– Әйтмәсәнә, сеңлем, кайда ташы бар, кайда юк, таш салган җирен дә рәтләп тигезләмәгәннәр.

Инде арба колхоз рәисе торган йорт турысын узып бара башлады.

– Гадел абый үз тирәсен тигезләткән ул.

Сәмига эндәшмәде. Рәис яшәгән хуҗалыкны аналы-уллы дәшми генә узып киттеләр.

Рәхилә дә кирәкмәгән сүз ычкындырганын чамалап туктап калды.

Алга таба бер-берсенә дәшми генә үз йортларына кайтып җиттеләр. Аларның йортлары урамның икенче башында ук дияргә була. Бу яктагы аланнан печәнне бик тиз чабып бетерәләр, шуңа күрә керәшен аланына йөрми чара юк.

Киртә капканы киң итеп ачып куйгач, Рөстәм арбаны иске лапас янына якын ук китереп туктатты. Лапасның печәнлегенә, ишегалдына караган ягына, ишек ясалган. Печәнне сәнәк белән, ишегалдында торып, өскә таба ыргыту бик җайлы.

– Сәмига апа, печәнлеккә үзем менәм, яме, – дип, Рәхилә лапас эченә йөгереп кереп китте.

Кызның классташына беренче генә булышуы түгел, шуңа күрә бу хуҗалыкта кайда ничек икәнен биш бармагы кебек белә Рәхилә.

– Алайса миңа эш тә калмый икән монда, – дип, инде буй тартылган балаларга сокланып карады Сәмига. – Рөстәм улым, Рәхиләне кыерсытма.

– Нәрсә, әле бер сүз дә әйтмәдем бит.

– Менә шулай, әйтмә дә. Мин күәс алып чыгам хәзер, – дип, Сәмига йортка кереп китте.

Ул арада печәнлек ишегеннән кызның башы күренде.

– Рөстәм, ыргытмый тор әле.

– Нәрсә булды инде тагын?

– Мин сезнең качып күкәй салып йөргән кыртый тавыгыгызның оясын таптым.

Атнадан артык эзлиләр инде аның оясын.

– Кайда, ничек таптың?

– Аягым тишеккә ялгыш чумды да, шунда кәрниз астына күзем төште. Кая, берәр нәрсә алып бир әле, у-у-у, андагы йомырка.

Рөстәм як-ягына күз йөртеп алды, мунчаны сүткәндә чыгарып куйган табак ята, малай шуны кызга бирде. Кыз үрелеп алды да кабат эчкә кереп китте.

– Менә, – диде ул, кабат печәнлектән башын чыгарып. Йомырка белән яртылаш тулган табакны малайга сузды.

Ишегалдында башка малайлар карап тормагач, Рөстәм кыз белән иркенрәк сөйләшә. Моны Рәхилә дә бик яхшы белеп өлгерде инде. Бер класста укысалар да, Рөстәм аның белән бүтәннәр каршында сөйләшеп торырга ояла.

– Әни белән бар җирне актарып чыккан идек, рәхмәт, Рәхилә. Мин хәзер печән ыргыта башлыйм, син сакланыбрак, сәнәккә кадала күрмә.

Кыз белән малай эшкә тотындылар, авыл баласы өчен күптән өйрәнелгән эш, шуңа күрә, ашыкмыйча, җаен белеп эшләделәр.

Авылда халык шаккатарлык ике йорт бар. Берсе – колхоз рәисе Гаделнеке, шыңгырдап торган нарат агачыннан бурап күтәргән зур гына йорт, икенчесе – колхоз рәисе йортыннан да зуррак, кирпечтән салынган Сәмига йорты. Берсе – колхоз рәисе, икенчесе почтальон булып эшли. Аерма бик зур. Шуңа күрә рәиснең хуҗалыгы инде төзелеп беткән, зур урыс капкасы да ясап куелган. Рәис үзе йорт салганда, кулына балта тоту түгел, йомычка да җыймады. Ә менә Сәмиганың башкачарак: кирпечен дә ташыды, осталарга измәсен дә изеп торды, ашарларына да әзерләде. Билгеле, күптән кул арасына кергән улы Рөстәмгә дә таякның иң юан башы эләкте. Әле хуҗалыкта эшләр...

Мунчасы сүтелеп, яңасы өчен нигез салынып куелган килеш тора. Озакламый бурасын китерергә тиешләр, әтисе күрше авылда тора Сәмиганың, ул да көтә. Бура килеп җитүгә, оныгы белән бабай икәүләп мунча күтәрәчәкләр. Мунча эше бетсә, иске лапас көтеп тора. Киртәсен алыштырырга кирәк, өр- яңа капка да ясап куярга кирәк. Инде егетләр төсе куна башлаган малайны да киендерәсе бар. Ялгызы яшәгән хатын өчен кирәкнең иге-чиге юк. Шул кирәге күп булганга, Сәмига ике сыер асрый, сөтен сатсаң, акчасы кереп бара, сарыклары да бар, кыш чыгасы ике үгезе дә әнә арканда тора. Улы белән икесе генә яшәгәч, ит алай күп ашалмый, шуңа күрә, артыгын сатып, акча эшлиләр. Рөстәме булдыра. Кечкенәдән эшләп үскән малай, бу – авыр хезмәт, дип, башына да китерми. Аныңча, дөнья фәкать шулай гына бара ала. Узган Сабантуйда үсмерләр көрәшендә беренче урынны алды улы. Рәис үзе бүләкли, дигәч, кулындагы сөлгесен ташлап, мәйданнан бүләкне алмый чыгып китте Рөстәм. Кичкә кергәч кенә, бригадир бүләккә тиешле тәкәне китереп китте.

– Ай, кара боларны, шул арада бетереп куйгансыз бит, – дип елмайды Сәмига, кулына күәс салынган савыт тотып, кире ишегалдына чыккач.

– Бетте, әни, көтү кайтканчы өлгердек бит тәки.

– Сез булдырасыз инде барын да. Рәхилә сеңлем, сиңа бик зур рәхмәт. Әти- әниең орышмас микән инде?

– Юк ла инде, Сәмига апа, өйдәге эшләрне күптән эшләп бетердем. Тагын нәрсә кирәк инде аларга...

– Уңган кыз да инде үзең. Мәгез, балалар, сусагансыздыр, күәс эчегез, – дип, хатын балаларга кулындагы савытын сузды.

Рәхиләнең, эссе печәнлек эчендә торып, тамагы кипкән иде инде. Шулай да кыз, ымсынуын җиңеп, малайга эндәште.

– Рөстәм, башта син эч.

– Үзең эч башта.

Кыз, юк дигәндәй, башын чайкады.

Рөстәм күәсне алды да йотлыгып эчәргә кереште. Рәхилә, малайдан күзен алмыйча, аның эчкәнен онытылып күзәтте. Кыз үзенең карашын әлегә яшерә белми иде. Шуңа күрә бу карашны, хатын-кыз буларак, Сәмига бик тиз тотып алды. Кызның ике күзе дә мәхәббәт очкыннары белән мөлдерәмә тулган. Ә тегесен кара! Рәхиләнең карап торуына кинәнеп, ничек ирәеп эчкән була.

– Бәхетләрегез генә булсын инде, балалар, – диде әни кеше, үзалдына сөйләнеп.

Сүзнең ни турыда барганын аңламаган кыз, елмаеп, аңа таба борылды:

– Рәхмәт, Сәмига апа.

Рөстәм, салкын күәстән аерылып, савытны кызга сузды:

– Мә, Рәхилә, эч.

Инде күзләрен яшереп, кызны малай күзәтте. Сәмига үзалдына оялып китте. «Болай балалар янында басып тору ярамас»? – дип уйлады ул.

– Ярар, балалар, сез күәс эчегез, минем өйдәге эшләрне карыйсым бар әле, – дип, йортка кереп китте.

– Уф, – диде Рәхилә, ниһаять, күәстән аерылып, – шундый каты эчәсем килгән иде, әниең күәсне тәмле итеп ясый, бик яратам мин Сәмига апа ясаган күәсне... Рөстәм, көтү кайткач, әйдә каенлык артындагы борчакка барабыз, бүген әти белән узып киткәндә, үрелеп, бер-ике кузагын ашап карадык, шундый тәмле, сусыллар.

– Белмим. Теге колхоз тәкәсе көтүдән көн дә йортка кайтмый, башка сарыкларга ияреп киткәли.

Сүз Рөстәмнең Сабантуйда көрәшеп алган тәкә турында бара. Аның тәкәсе дә галәмәт зур, әллә нинди сурәттә бөгәрләнеп килгән мөгезе дә бар. Каршына килгән хатын-кыз, бала-чаганы шул мөгезе белән сөзәргә дә булдыра. Әнисе, нәселе әйбәт дип, көзгә кадәр тимәскә булды тәкәгә. «Рәисе шундый булгач, колхозның тәкәләре дә шундый була торгандыр инде, улым, малдан үч алма», – диде.

– Абау, мин ул тәкәдән куркам, Рөстәм. Кичә, Филүс абый, сарыклары белән бер төн кундырыр өчен, тотып, сарыклары янына япмакчы булган аны, – Рәхилә көлеп җибәрде. – Тәкә хәтта туктап та тормаган, тегенең ике бот арасына мөгезе белән бер генә төртеп алган икән, Филүс абый урамда тәгәрәп калган, тәкә китеп барган.

Кызга кушылып, Рөстәм дә көлде.

– Шәп иткән, кеше малына, сорамыйча, кулын сузмас тагын.

– Ул тәкә болай да йорт саен кунып йөри бит инде.

– Үзләре ич, нәсел өчен берәр көн кунсын, дип алып калалар. Аннары кешедә төн кунгач, ике-өч көн шыпырт кына көтүдән үзе кайтып керә ул.

– Бөтен урамның котын алып йөри инде.

– Йөрсен, – диде Рөстәм, үз малы өчен горурланып. – Әнә Гаделне дә егып салып тәгәрәтеп сөзсен.

Кызның кәефе китте.

– Алай димә, Рөстәм, ярамый ич алай.

– Әйе, аңа ярый, миңа ярамый.

– Рөстәм, үпкәлим.

– Үпкәлә шунда, – диде һаман суынып бетмәгән малай.

Рәхилә кырт борылды да капкага юнәлде.

– Барыбер алай ярамый, – диде кыз, капкага җиткәч борылып.

– Бар әйдә, бар, мин үзем белермен, кемгә нәрсә ярамаганын, – дип, кыз артыннан кычкырып озатып калды малай.

– Улым, кемгә кычкырасың анда шулай каты итеп? – Тавышка йорттан Сәмига килеп чыкты.

– Әнә Рәхилә Гаделгә: «Гадел» дияргә ярамый, ди.

Сәмига улына «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, ничек чыккан булса, шулай ук кире борылып кереп тә китте. Алай да ярты юлда, борылып, улына эндәште:

– Рәхиләнең анда гаебе юк инде, улым, менә тик торганда үпкәләшкәнсез.

– Үпкәләшсә, үзе гаепле, өйрәтмәсен.

– Көннән-көн үзгәрәсең син, улым, әшәкеләнеп китмәсәң ярар инде.

– Әшәкеләнмәм, әни, – диде малай, йомшара төшеп, – мин Гадел түгел.

...Көтүне каршы алганда, тәкәнең кабат башка сарыкларга ияреп киткәнлеге билгеле булды.

– Бар инде, улым, минем сыерларны савасым бар, син эзләп кайт, кемнең сарыкларына ияреп киткән икән, – диде Сәмига, улына карап.

– Ну бу Гаделне, көз генә җитсен.

– Кая, нинди Гадел турында сөйлисең син? – дип сорады әнисе.

– Тәкәне әйтәм әни, «Гадел» дип исем куштым мин аңа.

– Үзгәрдең син, улым, – дип, баягы сүзен кабатлады ана кеше, – ирәеп киләсең.

Малае тәкәне эзләп киткәч, Сәмига улы артыннан байтак карап торды.

Әтисе кебек озын буйлы, киң күкрәклегә әйләнеп бара бала, борын астындагы ак төкләре дә каралып киләләр. Кечкенә баланы көйли белде Сәмига, ә менә инде үсеп җиткән егет белән нишләргә кирәген башына китерә алмады. Көзгә Рөстәмгә уналты тула. Тәмам үсеп, бәлигъ булып өлгерде. Инде кызларга да күз салгалый.

– И Ходаем, улыма акыл белән тәүфыйкны кызгана күрмә, – дип, авыз эченнән генә дога укып алды әни кеше.

Йорттагы кечкенә малай ир-атка әйләнде, бер карасаң – әнисенә терәк, икенче карасаң – егет кеше, ә егет кеше әнисенең сүзенә колак салмый да башлавы бар. Бала түгел, дөньяга үз карашы, үз фикере.

– Аллага тапшырдык, улым юньсез бала түгел, дөрес тәрбияләдем бугай инде, укуы да яхшы билгеләргә генә бара, укытучылар да тәртибеннән зарланмый, Аллага тапшырдым, – дип кабатлады Сәмига.

Йорт саен:

– Ят тәкә кермәдеме? – дип сорашып бара торгач, Рөстәм Филүсләр капкасына килеп җитте.

Йорт хуҗасы капка төбендә тәмәкесен пыскытып утыра иде, Рөстәмне ерактан ук күреп, көтеп алды ул.

– Нәрсә, парин, тәкә кайтмадымы? – дип сорады Филүс, малай килеп җиткәч.

– Әйе, шуны эзлим инде.

– Миндә ул, эзләмә, каршы килмәсәң, минем сарыклар янында бер кич кунсын. Кичә мине чәберчек калдыра язды, бүген үзе сарыкларга ияреп кереп китте. Ну, урамда бер тәкә синең!

– Туйдырды инде, Филүс абый, ике көннең берендә, урам бетереп, шуны эзлим.

– Ярар, нишлисең инде, рәисе нинди, тәкәсе дә шундый була инде аның, – дип, Сәмига сүзен кабатлап, авызын ерды абзый кеше.

– Шулай була икән шул, исемен дә «Гадел» дип куштым әле мин аның.

– Кем, кем, кем дип куштым, дисең, энем?

– «Гадел» дип.

Филүс капка баганасына сөялеп утыра иде, эчен тотып, капка төбенә тәгәрәп китте.

– Ха-ха-ха, «Гадел» дип куштым, дисеңме, ну, егет, мач та китергәнсең, икесе дә бер үк юлда йөриләр, молодец, каян башыңа китергәнсең, ха-ха-ха. Тегесенең кушаматы Тәкә, бусыныкы – Гадел, алмашканнар икән.

Абзый кеше капка баганасын төя-төя көлеп калды, Рөстәм борылып кайтып китте.

Икенче көнне Сәмига, почтага кереп, таратасы газеталарын олы сумкасына тутырды да ишеккә таба кузгалды. Почта белән колхоз конторасы икесе бер бинада, өске яктан төшеп килгән колхоз рәисе ишектән чыгып барган хатынны туктатты:

– Сәмига, тукта әле!

Хатын, туктап, рәискә таба борылды.

– Нәрсә кирәк?

– Син нәрсә кыланасың анда, бөтен авыл миннән көлеп йөри икән.

– Ярар, бер бүген генә көлмиләр бит, тагын нәрсә ошамый сиңа?

– Нигә тәкәгә минем исемне куштың? Иртүк фермага төшкән идем, сыер савучы хатыннар сөйләшкәнен тыңлап тордым.

– Хатыннар сүзен тыңларга яратасың инде син, башкасын булдырмасаң да.

– Синең белән әйбәт кенә сөйләшәләр түгелме әлегә?

Рәиснең кычкырып эндәшкән сүзе үзенекен эшләде. Почта начальнигы Харис абзый эчке яктан шыпырт кына почта ишегенең артына килеп басты. Авыл фельдшеры бүлмәсенең ишеге дә нигәдер азрак ачыла төште, кырт- кырт итеп атлап барган хатын-кызның үкчәле туфли тавышы да шып итеп туктап калды. Колхоз конторасына кинәт тынлык урнашты, барысының да колаклары кызык ишетү өчен әзер. Мондагы халыкны Сәмига да, Гадел дә бик яхшы беләләр, баш хисапчы Замира инде бер кулы белән өстәл телефонына үрелгәндер.

Авылда әле кәрәзле телефон белән интернет дигән нәрсә юк. Шуңа да карамый, яңалык авыл буйлап яшен тизлеге белән тарала.

Гадел конторда урнашкан тынлыкның юньлегә түгел икәнен бик яхшы белә, шуңа күрә:

– Әйдә, чыгып сөйләшик әле, – дип, ишеккә таба ишарәләде.

Әйе, рәистә генә ди баш. Сәмига белән ир, ишекне ачып, урамга чыгып басуга, конторның урам якка караган тәрәзә форточкалары шарт-шарт килеп ачылырга тотынды. Гадел, тавышын әкренәйтеп, сүз башларга мәҗбүр булды.

– Нигә тәкәңә минем исемне куштың?

Сәмига көлеп җибәрде:

– Кушса ни булган, Сабантуйда үзең бүләк иттең ич.

– Искә төшермә Сабантуйны, анысы тагын бер: мәйданны ташлап чыгып китте Рөстәм. Районнан килгән түрәләр каршында мине хур итеп.

– Дөрес эшләде.

– Ә печәнне?

– Нәрсә печәнне? Колхозныкына тигәнем юк, Рөстәм үзе керәшен болыныннан чаба аны.

– Миңа үч итеп, көн саен минем капка төбеннән уфалла арбасы белән тартып үтәсезме аны?

– Тагын нәрсә, синең күзгә күренмик, дип, бакча башыннан әйләнеп үтикмени?

Гадел хатынның олы сумкасына ябышты.

– Сәмига, әйдә алай йөрмәгез, ә? Печән кирәк, дисәң, бүген үк күпме кирәк, шуның кадәр алып кайтып аударачаклар капка төбеңә, кирәк, дисәң, печәнлегеңә урнаштырып та бирерләр. Әйт, күпме кирәк, бер олау, ике, өч-дүрт?

Хатын сумкасын рәистән кире тартып алды:

– Җибәр сумканы.

– Әйт, печән әзерләп азапланып йөрмәссез.

– Һы, алай бик азаплаттырасың килмәгәннәр җитәрлек синең, Гадел. Авылда да, күрше авылда да. Барсына да печән тарата башласаң, колхозыңдагы сыерларың ач калыр. Ә тәкәгә килгәндә, мин түгел, Рөстәм кушты аңа шундый кушамат. Синеке – Тәкә, ә тәкәнеке – Гадел. Икегез дә бер үк юлдан йөрисез.

– Ничек Рөстәм кушты?

– Менә шулай.

Сәмига, рәисне калдырып, югары очка менеп китте.

Югары оч урамына менгәндә, Сәмиганы хатирәләре яшьлек елларына алып китте.

Ул бу авыл кызы түгел, аның туган авылы моннан өч чакрым ераклыкта. Барлы-юклы кырык хуҗалыклы кечкенә генә авыл шунда. Әнисе сыер сауды, әтисе колхоз сыерларын көтте. Балачагы да башка авыл балаларыннан аермалы түгел. Башка балалар эшләгәнне ул да эшләде. Коедан җәй көне көянтә-чиләк белән суын ташыды, кыш көне агач чанага әтисе бидон утыртып бирде. Коедан су чыгарып, кыз бидонны тутыра да, тартып кайтып, ишек янына китереп куя иде. Әтисе эштән кайткач, бидонны, чанадан алып, йортка кертеп куя. Бакча чүбе, печән өсте... Авыл баласына өелгән эшне санасаң, бик озакка китә. Үзе гаиләдә беренче бала булып, аннан соң туган ике энесен тәрбияләргә әнисенә булышты дип өстәү генә кирәктер. Гаиләдә олы бала кыз кеше булса, әнисенә зур терәк инде ул. Сәмига да әнисенең күп кенә эшләрен үз өстенә алды. Фермага барып, әнисенә сыер саварга да булыша иде. Аннары унынчыны бетергәч, кыз ярты еллык курсларда укып кайтты да клуб мөдире булып эшли башлады. Авылы кечкенә булгач, клубта яшьләре дә бик аз, шуңа күрә кыз өстендә өелеп торган эш тә чамалы. Көн саен кич клубны ача, иң төп хезмәте шул. Элекке мәчетнең манарасын кисеп ясаган клуб инде шунда. Тагын кечкенә генә бүлмәдә бер илле китаптан гыйбарәт китапханәсе бар. Кыш көннәрендә кич белән клубта яшьләр бик аз була, ә менә җәйгә башкачарак, башка авыл егетләре дә килеп чыккалый иде. Шундый җәйге кичләрнең берсендә клубка күрше авылдан өч егет килеп керде. Шимбә көн булгач, авылда яшьләр байтак иде, Сәмиганың авылдаш кызлары да, шәһәрдәге укуларын калдырып, каникулга кайтканнар. Башка авыл егетләренә ияләнеп беткән кызларның чит егетләргә бик исләре китми иде. Тик бу юлы ике егет арасында, өченче булып, озын буйлы, киң күкрәкле, борын астында сызылып киткән кара мыеклы егет бар иде. Кызлар аны бер күрүгә «ах» итеп куйдылар. Менә ичмасам егет дисәң дә егет. Егете дә үз дәрәҗәсен белеп кенә кызларга эндәште.

– Кызларга күп сәламнәр.

– Сәламне алдык, кесәгә салдык, – дигән булды кызлар, исләре китмәгәндәй кыланып.

Шулчак клуб ишеге ачылып китте дә, ишектән Сәмига килеп керде, кыз егетләр ягына күтәрелеп тә карамый, алар яныннан узып, үз бүлмәсенә кереп китте. Гадел кызның бу гамәленнән аптырап калды: моңарчы аның яныннан, «ах» итмичә, бер генә кызның да уза алганы юк. Егет үз дәрәҗәсен бик яхшы белә, туган авылындагы кызларны җитәрлек елаткач, кызык эзләп, күрше авылга сугылган иде. Ә монда, кара син, ничек? Бу авыл кызлары аны күрүгә әйләнеп төштеләр, ә бусы, «ых» та итмичә, аның яныннан узып китте. Кызның үзен болай тотышы егетнең мин-минлегенә килеп тиде.

– Кем бу? – дип сорады ул кызлардан, клуб мөдире бүлмәсенә ишарәләп.

– Сәмига ул, әтисе көтүче аның, – дип җавап бирде кызлар, егетнең Сәмига турында сорашуын яратмыйча.

«Ярар, Сәмига булса, – дип уйлады Гадел. – Исең китмәсә, китерербез». Ул кыз бүлмәсенә таба атлады.

– Безнең авылда башта исәнләшәләр иде, – дип сүз башларга булды егет.

Сәмига бу вакытта, өстәлгә иелеп, үз эшләре белән утыра иде.

– Сез бит кунакка килгәнсез. Егет кеше дә булгач, әдәп саклап, башта сез исәнләшергә тиеш, – дип җавап бирде кыз, эшеннән аерылып.

– Ярар алайса, исәнмесез. Ә исемегезне белергә ярар микән?

– Кызлар әйтмәдемени?

– Әйттеләр.

– Соң?

– Минем сезнең үзегездән ишетәсем килә.

– Сәмига.

– Ә мин Гадел абзаң булам.

Сәмига көлеп җибәрде.

– Абзый кеше булгач, кызлар янында нишләп йөрисез, кайтыгыз да әбиегезне кочаклап ятыгыз.

«Кара син моны, бер дә ачылып китәргә теләми бит әле бу», – дип уйлап алды кызларны бер карашы белән аяктан егарга ияләнгән егет.

– Мин бригадир булып эшлим.

– Ә безнең күрше Фатих абзый фермада тирес чыгара, – дип җавап бирде кыз.

– Монысы нәрсә дигән сүз инде? – дип, тагын да аптырабрак калды егет.

– Кемнең кайда эшләве турында фикер алышабыз түгелме соң?

– Юк, туктагыз әле, ә сез кем булып эшлисез?

Кыз пырхылдап көлеп җибәрде.

– Мин? Чишмәдә сөт батырам.

– Клуб мөдире бит син, башымны катырма әле.

– Үзең бит кеше башын катырып утырасың, җыен кирәкмәгән сүз сөйләнеп.

Менә сиңа кирәк булса, Гаделнең тозсыз-борычсыз шаяруларыннан эчләре катып көлеп утырган кызлардан бик нык аерыла икән бу кыз.

– Ярар, – егет торып басты, – иртәгә абзагыз тагын килеп хәлегезне белер, – дип клубтан ук чыгып китте.

Матаен кабызганда:

– Карап карарбыз, җаный, – дип, үзалдына сөйләнеп алды Гадел.

Бар кызлар аңа баштанаяк гашыйк булганда, бер кыз гына аннан борын чөеп калырга тиеш түгел. «Барыбер минеке булырсың, җаный».

– Карап карарбыз, – дип кабат сөйләнеп алды егет, кузгалып киткәндә.

Гадел, бернигә дә карамый, кызны үзенеке итәргә уйлады, анда үзенә күрә бер комарлык уянды.

– Гадел алдында алынмаслык бернинди дә крепость юк, – дип күкрәк какты.

Сәмигага исә ул егетне мотоцикл белән килеп туктагач ук күреп алган иде. Егетне бер күрүгә үк ошатты ул. Шуңа күрә клубка егетләр артыннан ук диярлек килеп кергәч, кабат аңа күтәрелеп карамады. Чибәрлектә кайтыш булмаса да, клуб эчендә аннан чибәррәк тә, чаярак та кызлар бар иде. Шуңа күрә бу егет үзенә насыйп булмасын бик тиз чамалап алды. Ләкин егет икенче көнне дә килде, өченче көнне дә, көн саен килеп йөри башлады. Килгән саен клуб мөдире бүлмәсендә утырган Сәмига янына керде. Башта кыз үз бәхетенә ышана алмый йөрде, аннары егетне сагынып көтәргә ияләнде. Инде егет кызны, матаена утыртып, өенә кадәр озата ук башлады. Төн узганчы аерылыша алмый капка төбендә дә озаклап утыра башладылар. Үзенең җиңүен Гадел кара көздә туй белән билгеләп үтте. Кызны тәки үзенеке итә алды бит. Сәмиганың әти- әнисе булачак кияүләренең хәйран гына кызларга карата эшләгән этлекләрен белеп алдылар. Әтисе туйга ризалыгын бирми йөрде. Хатынының: «Өйләнгәч, егетләр суына»? – диюе, аннары кызының яшьле күзләре үзенекен эшләде. Гадел белән Сәмига гаилә корып җибәрделәр.

Яшь киленгә эше бик тиз табылды, авылда почта тарата башлады. Озак көттерми, Рөстәм уллары да дөньяга килде. Менә шулай, акрынлап, тормышлары җайга салынып килгәндә, Гаделне колхозның чираттагы җыелышында рәис итеп сайлап куйдылар. Авыл хуҗалыгы институтын бетергән, белеме бар. Элеккеге рәис пенсиягә чыкты, шуңа күрә яшь тә, белемле дә Гаделне рәис итеп куюга берәү дә каршы килмәде.

Берара колхоз эшенә кереп киткәнче, Гаделнең бер минут та вакыты калмады дисәң дөрестер. Кара төнгә кадәр яшь кияү колхоз эше белән мәшгуль иде. Хуҗалыктагы эшләрнең барысы да яшь килен өстенә өелеп калды. Кая ул рәис хатыны булып, кәттә киенеп, урамнан узу! Тиз генә почтасын таратып бетерә иде дә муеныннан хуҗалык эшенә чума иде. Билгеле, яшь киленне үзен генә калдырмадылар. Гаделнең әти-әнисе дә, энесе дә ярдәм кулын һәрчак сузып тордылар. Колхоз эшенең тәртибенә кереп беткән Гадел генә үз хуҗалыгыннан бизгән булып чыкты. Халыкның «бөкрене кабер генә төзәтә» дигәне дә хак сүзләр булып чыкты.

Колхозга институттан яшь агроном кайтып төште. Агроном кыз кеше булып чыкты. Чибәрлеге дә чамасыз, үзенә сыланып торган киемнәре дә кызның фигурасы менә дигән икәнен күрсәтеп тора. Кызны беренче күрүгә үк, рәис тамагын кырып куйды. «Иртәрәк өйләндем ахры, дөньяда әнә күпме кызлар калган икән»? – дип уйлап куйды бу вакытта Гадел. Алга таба яшь агроном һәм рәис бергәләп «Нива» машинасы белән колхоз басуларын карарга чыгып китә башладылар. Яшь белгеч Халидә дә үзен алай төшеп калган кызлардан түгел икәнен күрсәтә белде. Ә нәрсә булган, рәис яшь тә, чибәр дә. Билгеле, басулар карарга чыгабыз, дисәләр дә, алар утырган машина кукуруз басуыннан ерак китә алмый иде. Колхоз идарәсендә шулай сөйләшү гадәткә кереп китте.

– Рәис кайда икән, белмисезме?

– Агроном белән кукуруз үстерә.

Әйе, халыктан берни дә яшереп калып булмый шул. Бер булмаса, бер күзгә чалынасың барыбер.

Бу хәбәрләр Сәмигага да бик тиз барып ишетелде. Яшь килен почтаны авылның бер башыннан тарата башлый, йорт саен йөреп, ике сәгать дигәндә, авылның икенче башына килеп чыга. Ике йортның берсендә Сәмиганы авыл яңалыклары белән таныштырып торалар. Башка гайбәтләрне кычкырып сөйләсәләр, ә менә аның ире турындагы яңалыкны пышылдап кына сөйлиләр. Янәсе, бик тә яшерен сер икән бу. Бар авылга билгеле булган сер.

Өзелеп сөйгән ир канаты турында шундый гайбәт ишетү авыр иде Сәмигага.

– Әйт әле миңа дөресен, агроном кыз турындагы сүз дөресме ул? – дип, Гаделнең күзләренә туры карап сорады Сәмига.

– Нинди сүз ул тагын? – дип, карашын читкә юнәлтеп, белмәмешкә салынды ире.

– Синең белән чуала, диләр.

– Кем әйтә аны, юкны сөйләмә. Кайчак басулардагы уҗымнарны карарга чыгып китәбез, гайбәтчеләргә шул җитә инде.

Сәмиганың иренә ышанасы килсә дә, күңелендә барыбер шиге калды.

Ә Гадел ул көнне тагын төн уртасында гына кайтып керде.

Халык сөйли торды, Сәмиганың күңелендәге шом көннән-көн арта торды. «Юк, болай яшәп булмый», – дип уйлады хатын. Почта таратып йөргәндә, иренең машинасы кукуруз басуына таба китеп барганын күреп алды. Бар горурлыгын җиңеп, басуга таба кызу-кызу атлап китте Сәмига.

Кукуруз биек булып үскән, машина кая килеп туктаганын күреп булмый. Ире белән сөйләшкән хатын-кыз тавышын ишетмәсә, таба да алмаган булыр иде, бәлки. Колхозга үзе хуҗа булгач, Гадел, кукурузны таптап, басуның эченә үк кергән икән. Кергән дип инде, таныш җиргә йөреп, басу эченә машинасы белән юл да салып бетергән.

Сәмига, сакланып кына, машинага якынлашты. Машина эчендәгеләрнең эшләре бик кызу ахры, аның якынлашканын берсе дә сизмәде. Хатын кисәк кенә машинаның ишеген тартып ачты. Ишекне ачуга, аның аяк астыннан җир шуып киткәндәй булды. Ике азгын да ялт итеп Сәмигага борылып карады. Агроном кызның лифчигы эченнән чыккан күкрәкләре Сәмиганың борынына ук килеп төртелделәр. Бу күкрәкләргә Сәмиганың лачкылдатап төкерәсе килсә дә, үзен тотып кала алды.

– Алла куәт бирсен, җаный, – дип, хатын ишекне шапылдатып япты да кайтыр якка борылды.

Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап барды. Җаныннан да якын яраткан кешесенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем телгәләде.

– Юк-юк, – дип кабатлады үз-үзенә Сәмига. – Авылда минем кукуруз басуына кереп киткәнне кем дә булса күреп калгандыр, юк-юк, еламаска, еламаска, халык күрмәсен.

Хатын атылып чыгарга әзер яшьләрен эчкә йота барды. Тышка бәреп чыга алмаган кайнар яшьләр Сәмиганың җанын ташка төрергә тотынды.

– Юк, еламаска, бирешмәскә!

Кич белән ире кайткач, хатыны Гаделгә актан-карадан бер сүз дә эндәшмәде. Гадел дә аклануның файдасы юк икәнен аңлап, хатынының чәрелдәп ябышуын көтте. Тик Сәмига йортта бернинди дә тавыш чыгармады. Бары тик урынын гына икенче җиргә җәеп ятты. Алдагы көндә дә иренә бер сүз дә эндәшмәде хатын, аннары да. Гадел хатынының мондый мөнәсәбәтен үзенчә хәл итте.

– Чәрелдәп нишләгән булыр идең, кемгә кирәк син бала белән? Ирләр бераз уҗымга йөрсәләр зыян юк, – дип уйлады ул.

Хатынның аягына егылып, гафу үтенергә кирәклеген башына китермәде.

«Димәк, минем читкә йөрүемә хатын каршы түгел, бик яхшы».

Тик менә булган хәлләрдән соң дүртенче көндә Гадел үзенең буп-буш йортына кайтып керде.

Йортта шәүлә кебек йөргән хатын да юк, идән уртасында уйнап утырган малай да. Ир, атыла-бәрелә, йорт эчен карый башлады. Сәмига бирнәгә алып килгән сандык юкка чыккан, ике мендәр, яшь киленнең юрганы, матрасы, савыт-саба ише әйберләрнең яртысы... Хатын-кыз, бала киемнәре торган шкаф бушап калган. Ир, атылып, сарайга чыкты. Әле бер генә бозау китергән сыер да юк, ике сарык белән бер тәкәне дә Сәмига үзе белән алып киткән.

Ул эш белән йөргән вакытта, авылдашлары аның йорты каршында ниндидер йөк машинасы тора, дип хәбәр иткәннәр иде итүен. Тик барсына риза булган хатыны шулай чыгып китәр дип башына китерә алмады ул вакытта.

Сәмиганың йортта тавыш чыгармавы бары тик авылдашларына кызык күрсәтәсе килмәүдән иде. Иренең хыянәтен кичерергә уйламады да хатын. Шулай ук, акырып-елап, әти-әнисе йортына кайтып китәргә дә җыенмады.

Сәмига, ирен тотканның икенче көнендә үк, авыл советына барып, үзләре яшәгән урамның теге башында күптән ташландык торган йортны белеште. Йорты әле бик иске түгел, торырлык, хуҗалары шушы авыл кешеләре икән, йорт хакын артык күп сорамый, көтеп торырга риза булып, Сәмигага ачкычын тоттырдылар. Сәмига ике көн җыенды да, туган авылыннан машина белешеп, әлеге йортка күченде.

Кечкенә малаен кочагына кысып, яңа йортта беренче төнен кунганда, хатын үз-үзенә сүз бирде.

– Бик шатланма мин китте дип, ерак китмәдем мин. Яшәрмен, синсез дә яшәрмен, йортны да, каралты-кураны да синнән яхшырак итеп салып куярмын. Минем йорт яныннан үткән саен, үтең сытылыр әле, җаный. Үткән саен җаныңнан тамчы-тамчы аккан каның белән түләрсең. Карап карарбыз, кем-кемне.

Ә Гадел, хатынының авылдан чыгып китмичә, үзләре урамында ук йорт алып тора башлаганын белсә дә, гафу үтенеп килмәде.

– Кайтыр, ике яшьлек бала белән тора алмас, үзенә бәя генә арттыра, – дип уйлады ир.

Тик атна үтте, ай да узды, Сәмига кире кайтмады. Өч ай узгач, почтальон буларак, Гаделнең почта тартмасына судка чакыру кәгазен хатын үз куллары белән салып китте. Сәмига аерылышырга гариза биргән иде. Шул көнне Гадел кич белән аның ишеген какты.

– Нәрсә кирәк? – дип сорады Сәмига, болдыр баскычына чыгып баскач.

– Син нәрсә юләр сатып йөрисең анда? – дип җавап бирде ир, хатыны белән каты итеп сөйләшергә исәп итеп.

– Минме юләр сатып йөрим?

– Син, бу нинди кәгазь тагын? – диде ир хатынына, почта тартмасыннан алган суд кәгазен күрсәтеп.

– Югары белемең бар бит, укы.

– Укыдым мин аны.

– Укыгач, нигә сорыйсың?

– Ник юләр сатып йөрисең, дип сорыйм мин синнән, – диде ир, кыза башлап.

– Юк, мин түгел, ә син юләр саттың, җаный.

– Ну ярар инде, һәрбер ирдә бераз гына андый гөнаһ була.

– Димәк, ярый дисең инде аз гына?

– Билгеле, ярый, башка рәисләр кимен куя дип беләсең мәллә?!

– Минем башкаларда эшем юк. Димәк, дәрәҗә үстерү өчен, гөнаһ кылырга туры килде, дисең син алайса.

– Ну, анысы дәрәҗәне дә төшерергә ярамый инде, – дип акланырга тырышты Гадел.

– Ярар алайса, мин дә синең яныңда дәрәҗәңне төшереп йөрмәм, сау бул, судта очрашырбыз, – дип, Сәмига йортка кереп китте.

Гадел башка килеп йөрмәде.

Яңа тормыш башлап җибәрү җиңел бирелмәде хатынга. Йорт хакын түләп бетерү өчен генә дә ике ел вакыт кирәк булды. Ике ел буе тиенләп җыя торгач, бу әҗәттән котыла алды ул. Ә менә яңа йортка тотыну өчен, ай-һай, күп тир түгәргә туры килде. Хайван сатып, акча эшләп була дип әйтүе генә җайлы. Ә эше күпме? Җитмәсә, көннән-көн үсә барган Рөстәмнең үзенә генә дә күпме акча кирәк. Быел алып куясың өстенә кирәген, икенче елга инде ул киемнәргә сыймый малай. Кабаттан баштанаяк киендерергә туры килә. Мондый тормышның ни икәнен аңласа, шул ялгыз хатыннар гына аңлый аладыр.

Ялгыз хатынга кармак салып карарга теләүчеләр дә булды авылда. Читкә каерырга яраткан бер Гадел генә түгел бит. Законлы аерылышып, ике ай үтмәде, урамда аның каршына колхозның баш инженеры чыгып басты.

– Сәмига, мин сине күптән ошатып йөрим инде, үзең бик уңган да, чибәр дә син.

Хатын тиз төшенеп алды инженерның ниятен.

– Самат, берәр әйтер сүзең бар иде мәллә миңа? – дип уйнаклап сорау бирде аңа. – Бар иде шул.

– Әйт алайса.

– Урам уртасында әйтә алмам инде, син бүген ишегеңне бикләми ят, яме? Төнгә килеп чыгармын.

– Соң ярар, бикләмәм, – дип, сөйләнүен дәвам итте Сәмига да, – сый да әзерлисе юкмы соң?

Саматның күңеле күтәрелеп китте: эшләр пешә болай булгач...

– Әзерләсәң начар булмас иде, – диде ул, хатынга елмаеп.

– Ярар, кичкә кадәр, озак көттермә, – дип сабуллашты хатын аның белән.

– Кошлар кебек очып килермен, – дип сөйләнеп калды Самат аның артыннан.

Кич төнгә авышкач, Самат, бакча артыннан килеп, башта бәрәңге сабагы арасына кереп посты. Берара як-якка карап торгач, бернинди дә шикле нәрсә булмагач, иелгән килеш кенә йөгереп, Сәмиганың ишегалдына килеп керде. Әнә җәннәт бакчасы белән ике араны бары тик дүрт-биш кенә адым аерып тора. Ир һаман да иелеп кенә Сәмиганың ишегенә якынлашты, ишекне акрын гына какты. Җавап бирүче юк. Самат тагын шакыды.

Эчтә ишек ачылган тавыш ишетелде.

– Кем бар анда?

– Сәмига, бу мин – Самат.

– Килдеңмени, җаным?

– Килдем, сине күрергә тилмереп, төнне көтә-көтә саргаеп беттем, ач ишегеңне.

– Хәзер. – Ниһаять, өйалды ишеге ачылып китте. Аның артыннан ук өстенә иске курткасын кигән Сәмига күренде, хатынның кулында нәрсәдер бар иде.

– Сәмига, нәрсә ул кулыңда?

– Сиңа дип әзерләп куйган сый.

– Ә!

– Мә! – Саматның маңгаена камыр җәя торган уклау килеп төште.

Көтелмәгән һөҗүмнән гашыйк кисәге акырып җибәрде.

– Нишлисең син?

Ул арада Сәмига, маңгаен тотып иелгән ирнең якасыннан эләктереп алды да, уклау белән аркасын каезларга тотынды.

– Сиңа хатының, ике балаң өстенә сөяркә кирәкме? Мә сиңа сөяркә! Ялгыз хатын итәген җәеп тора дисеңме? Мә сиңа итәк! Кызык кирәкме? Мә сиңа кызык!

Төн уртасында Сәмига Саматны ишегалдында, акыртып, уклау белән ярды. Ирнең акырган тавышына бөтен күрше-тирә уянып бетте. Хатын кулыннан көчкә ычкынып, кире бакча ягына таба сыптыра алды Самат.

Бусы әле баласы гына булган икән, икенче көнне Самат эшкә ике күзе дә күгәргән килеш килде. Димәк, үз артына кызыкны җитәрлек тапкан ир кисәге. Өенә кайтып керүгә, Сәмига биреп бетермәгәнне Саматка хатыны да өстәгән булып чыкты. Ул җәйдә Самат кара көзгә кадәр мунчасында кунды. Хатыны беренче карга чаклы ирен өенә кертмәде.

Ә менә Сәмигага авыл халкының хөрмәте генә артты. Бигрәк тә ирле хатыннарның. Аларны аңлап була, авылда ялгыз хатыннар аз түгел, ирләре булган хатыннарның каннарына тоз салганнары да җитәрлек.

Гадел хатынсыз күп тормады. Ир янында бушап калган урынны агроном Халидә бик тиз биләп алды. Гадел, Сәмигага үч итеп (моңарчы авылда булмаганны), туйны район үзәгендәге ресторанда үткәрде. Килен төшергәндә, туй машиналары Сәмига йорты яныннан юри сигналларын кычкыртып уздылар. Тик хатынның моңа әллә ни исе китмәде. Алга куйган максаты бар, тормышка ашыру өчен бар көчен шул якка таба борды.

Ун ел дигәндә, колхоз рәисеннән дә уздырып, кирпечтән йортын салып куйды. Инде менә Рөстәме дә үсеп җитте. Бүген мунча бурасын китерергә тиешләр, акчасы түләп куелган. Хатын, кызу-кызу атлап, йорт буенча почта таратып, өенә кайтып керсә, аның капкасы каршына «КамАЗ» машинасы туктаган икән. «КамАЗ»га Сәмиганың әтисе Салих абый да утырып килгән. Рөстәм белән машина кузовындагы мунча бурасын бушатып яталар.

– У-у-у, китереп тә җиткергәнсез икән, – дип эндәште хатын «КамАЗ» шофёрына. Аннары әтисенә борылып:

– Әти, исәнме! Әни ни хәлләрдә? – диде.

– Ярый, бер килеш, – дип җавап бирде Салих абзый. – Рөстәм улым, аскы ниргәләрне читкәрәк куй, аларны фундаментка беренче саласы.

– Ярар, бабай.

– Сәмига, кышкы абзарга бура дигән идең, кире уйламадыңмы? – дип сүзгә кушылды шофёр.

– Югын юк та, әле булмас инде, бәлки көзгә, ике үгезне саткач...

– Ник, анысын гына килешеп булыр иде әле. Йорт өчен бар нәрсәне миннән алдың, әнә мунча тагын, үз итеп, бәясен төшәрмен, клиентларны кыерсытып булмас инде.

– Рәхмәт, тик барыбер акчасы юк.

– Юк, тукта, ашыкма, Сәмига, минем әзер бурам бар, урын алып тора, шуңа әйтүем. Әйдә, иртәгә сиңа китереп куям мин аны, акчасын көзгә бирерсең, әйткәнемчә, бәясен төшәрмен тагын. Миңа өй бурасына заказ биргәннәр иде, абзар бурасы урын алып тора. Сиңа китереп калдырсам, урын киңәер иде. Аннары китереп бирү – китереп бирү инде ул, үзең техника артыннан чабасы түгел бит.

– Ярар, көтеп торырга риза булгач, китереп куй. Кара көзгә кергәч, акчасын килеп алырсың.

– Алайса, килештек.

– Килештек.

«КамАЗ» кузгалып киткәч, Сәмига әтисе янына бүрәнә өстенә килеп утырды.

– Мунчаны иртәгә күтәрә башлыйсызмы, әти? Үзегез генә булдыра алырсыз микән? Авыр булыр, дисәң, кешегә әйтәм.

Салих абзый көлемсерәп куйды.

– Һы, мунча бурасы өйнеке түгел ул. Рөстәм белән икәү дә күтәрәбез аны. Бүген үк, бурасын өеп, бәбкәсен күтәреп куярбыз.

– Шулай тизмени?

– Соң, аның бар нәрсәсе әзер бит инде, бары җыеп күтәрәсе генә бар. Әнә идәненә дә, түшәменә дә тактасын китергән. Ахры, башта мунчаны ясап күтәргәннәр, аннары, кире сүтеп, сиңа китергәннәр.

– Ярар, әти, үзең беләсеңдер инде, синең сүзеңә каршы килмим, – дип, Сәмига йортка кереп китте.

– Чибәр егеткә кияүгә чыкканда, атаң сүзенә колак салырга иде, – дип, үзалдына мыгырданып алды бабай кеше.

– Бабай, башлыйбызмы?

Оныгы Рөстәм артына килеп баскан икән.

– Әйдә, улым.

Онык белән бабай эшкә тотындылар. Сәмига ашарга чакырырга чыкканда, мунча бурасын күтәреп куйганнар иде инде.

– Тиз буласы икән бу, – диде хатын, осталарның эшен күзәтеп.

– Билгеле, тиз, әле миңа эләкми дә эше, Рөстәм эшләп бара барсын да. Мин менә командир кебек карап кына торам бугай монда, – дип кеткелдәп алды әтисе.

Осталар, ашап, кире ишегалдына чыкканда, аларны Рәхилә көтеп тора иде.

– Исәнмесез! – дип, тыйнак кына исәнләште кыз.

– Шөкер әле, кызым.

– Сәлам, Рәхилә.

– Рөстәм, синең вакытың юк икән, әйеме?

– Нигә?

Кыз, тартынып, бабай кешегә карап куйды, моны аңлаган Салих абый җирдә аунап яткан такталарны караштыргандай итте. Янәсе, сөйләшегез, сезне тыңлап торырга вакыт юк әле монда.

– Иртәгә безгә кунаклар кайтасы.

– Соң?

– Керәшен аланына барып, мунчага каен себеркесе җыеп кайтсаң, әйбәт булыр иде, ди әни. Рөстәм, мин урманга үзем генә барырга куркам.

– Мин белмим инде, – дип, иңнәрен җыерды Рөстәм.

– Барырсың, улым, – дип сүзгә кушылды бабасы, – бәбкәләрне күтәреп куйгач, түбәнең ике яклап каршысын ябасы булыр, аны үзем дә эшләп куя алам мин, икәү барыбер бер-беребезгә комачаулыйбыз гына.

– Алайса көтү кайткач, яме Рәхилә?

– Синең тәкәң кайтыр микән соң, аны эзлисең булса?

– Көтүгә аркылы басып торырмын, әнә бабай да бар. Карышса, мөгезеннән эләктереп әллүр капкага аны.

– Алайса көтү кайткач киләм.

– Кил.

Кыз кош тоткандай кайтып китте. Кызны күзе белән озатып калган малай артында тавыш яңгырады.

– Яп авызыңны, әнә каргалар очып йөри, кәкәй итеп куймасыннар.

– Әй лә сине, бабай.

– Нәрсә әй, кызлар күргәч, эш онытылды, марш бура өстенә.

Ике оста кабат эшкә тотындылар.

Гаҗәп, бүген тәкә көтүдән, бер якка да каермый, үзе кайтып керде.

– Кичә Филүстә бете басылган икән моның, – дип, үзалдына сөйләнеп алды Рөстәм.

Кичке ашны ашап кына бетергәннәр иде, Рәхилә дә килеп җитте.

– Рөстә-ә-ә-әм! – Ишегалдыннан кызның тавышы ишетелде.

Ачык тәрәзәдән, башын тыгып, Рөстәм аңа җавап бирде:

– Чыгам.

– Улым, кая җыендың?

– «Керәшен аланыннан мунча себеркесе җыярга барыйк»? дигән иде Рәхилә.

– Ә мунча?

– Барсын, – дип сүзгә кушылды бабасы да, – бүген кирәге юк аның.

– Алайса безгә дә җый инде, улым, яңа мунчага яңа себерке булыр.

– Әни, мин уфалланы алам.

– Ал.

– Шул уфалла инде безгә, – дип әңгәмәне дәвам итте Салих абзый, – мин дә җитәрлек өстерәдем аны, анаңа да эләкте, хәзер син тартасың. Малаеңнан соң оныгың да тартыр әле аны.

– Башка чара юк бит, әти.

– Рәсәйдә уфалладан башка бернинди дә чара юк, кызым. Уфалла йортыңны җылыта, хайваның белән бергә синең тамагыңны туйдыра.

– Миңа да өй салып бирде менә.

– Салуын салды да, тик аны бит ун ел тартырга туры килде үзеңә.

– Зарланмыйм.

– Зарланып нишлисең, кызым, әйттем бит, Рәсәйдә шул уфалла гына бар дөньяны тартып бара.

– Бәлки, Рөстәмгә эләкмәс.

– Әйе, эләкмәгәнгә күрә, шул арбага җигелеп чыгып китте әнә.

Сәмига түр тәрәзә аркылы урам якка күз салды. Анда Рөстәм белән Рәхилә, уфалла арбасын тартып, урманга таба китеп баралар иде. Хатын көрсенеп куйды.

– Быел соңгы елын бара инде мәктәпкә, аннары армия, диярләр, кемнеңдер бердәнбер баласы, димәсләр. Әнә, дөньялар тыныч түгел ди. Түрәләр дөнья бүләләр, безнең малайлар канга батып сугыша шулар өчен.

– Бәлкем, бердәнбер бала булгач, алып китмәсләр әле, кызым.

– Аллага тапшырдык инде, әти, Аллага тапшырдык.

Рөстәм белән Рәхиләне урман тоташ диңгез шавына күмелеп каршы алды. Читтән карап торышка, чынлап та, шомлы шул урман. Куе яфрак белән капланган агачлык эче бөтенләй күренми. Әллә нинди серле дөнья. Ә эченә кереп китсәң, никадәр гүзәллек анда. Агачларга кунып, күпме кош сине сайрап каршы ала! Кыз Рөстәмгә сыена төште.

– Куркасыңмы?

– Юк, син барында курыкмыйм мин, Рөстәм.

– Курыкма да. Әнә тегендә кечерәк каеннар үсә, шунда барыйк әле, син ботакларын кисеп торырсың, мин себеркесен бәйләрмен, монда ук эшен бетереп кайтырбыз.

Алар каенлыкка килеп туктадылар да эшкә тотындылар. Рәхилә, буе җиткән кадәр үрелеп, каен ботакларын ботарлады. Ә Рөстәм, үз эшенең чын остасы кебек, алардан каен себеркесе бәйләргә тотынды. Күнегелгән эш, бик җәһәт эшләделәр егет белән кыз.

– Рөстәм, ә син мәктәпне бетергәч, кая укырга кермәкче буласың?

– Әнинең үзен генә калдырып китеп булмас инде, район үзәгенә ПТУга керергә исәп. Ун чакрым гына ераклыкта бит, сварщик начар эш түгел. Әнә Филүс абыйның хуҗалыгыннан халык өзелгәне юк. Акча сугып ята, – дип көлемсерәп алды Рөстәм, эшеннән бүленми генә.

– Югары уку йортына керергә исәбең юкмыни?

– Әй, ул дипломны, нишлисең аның белән? Дипломнары шкафларында тузан җыеп ятканнар авыл тулы. Бар кеше дә югары белемле булып бетте. Ә менә гади эш белүче юк. Һе, кая инде гади эш, ни балта, ни чалгы саплый белмиләр. Яшиләр алар да, мин авылда яшим дип.

– Акчага кызыгасың, ахры. Бәхет акчада түгел, тазалыкта бит.

– Әйе, шулай, әни белән ни эшләргә генә тотынмыйк, шул каһәр суккан тазалык җитми һаман, – дип кеткелдәп алды Рөстәм.

– Өйдә дә шул акча турында гына сүз, колхоз бер тиен дә акчасын түләми.

– Каян түләсен, Гаделнең уҗымга йөрисе бар бит, акча шунда китә.

– Рөстәм, әйтмә алай, әтиең ул синең.

– Әйе, әти! «Улым, ни хәлләр?» – дип тә эндәшкәне юк бит аның. Сез аңламыйсыз аны, сезгә «улым-кызым» дип кенә торалар.

– Кичер, Рөстәм, ялгыш ул турыда сүз башладым.

– Әй лә, әйтмәсен, кирәге дә юк. Бер синнән генә ишетмим инде мин аны. Әнә укытучылар миңа рәис малае дип карыйлар, сизәм бит мин. Һе, рәис малаеның гына атасыннан «улым» дигән сүзен ишеткәне юк.

– Укырга керәм, дисәң, барыбер ярдәм итәр ул сиңа. Синнән башка баласы юк бит аның.

– Агроном Халидәнең кукурузлары үссә дә, бүксәсе үсми, – дип, авыл халкының сүзен кабатлады Рөстәм. – Кирәге юк, яшәдек бит әле моңарчы ансыз. Аннан ярдәм сорасам, әни дә хурланыр, бар нәрсәсен сатып бетереп, мине югары уку йортына укырга кертер.

– Әллә нишләдең син, Рөстәм, зур абзыйлар кебек сөйләшә башладың.

Рөстәм иңсәсен җыерып куйды:

– Ә син, Рәхилә, нишләргә уйлыйсың?

– Минеке билгеле инде, апа белән җизни янына шәһәргә китеп, пединститутка укырга керәм.

– Авылда тагын бер югары белемле сыер савучы арта икән алайса.

– Булса ни?

– Булса ни шул.

Кыз белән егет талашып та киткән булырлар иде бәлки, тик өлгерә алмый калдылар. Кинәт күкнең гөрелдәп тавыш биргәне ишетелде.

Рөстәм белән Рәхилә бер-берсенә карашып алдылар.

– Яңгыр килә, – диде кыз, урман эченең караңгылана башлаганын күзәтеп.

– Яшенле яңгыр, озак эссе көннәрдән соң мондый яңгыр бик әшәке була.

Күк йөзе кабат гөрелдәп куйды.

– Рөстәм, әйдә, авылга чабыйк.

– Өлгермибез барыбер, яңгырны үткәрергә кирәк, әнә теге карт чыршы астына качарбыз.

Рөстәм, кызны ияртеп, карт чыршы астына кереп басты. Чыршы бик карт иде инде, аның салынып төшкән ботаклары яшьләрне тулысы белән яшерә алды.

Карт чыршы өстендә үк каты итеп яшен яшьнәде.

Рәхилә куркып кычкырып җибәрде дә, үзе дә сизмәстән, Рөстәмнең кочагына атылды. Моңарчы кызларның кулын да тотып карамаган егет кинәт каушап калды. Коеп ява башлаган яңгыр салкыныннан түгел, ә кисәк кызыша башлаган тән ялкыныннан калтыранып куйды. Нишләргә тиеш соң ул хәзер? Ә кыз, егетне үчекләгәндәй, катырак сыена төште. Рөстәмнең күкрәгенә кызның тыгыз күкрәкләре килеп төртелде, шома ботлары аягына килеп сарылдылар. Егет сакланып кына кызның аркасыннан кочып алды. Рәхиләнең еш-еш сулавы кисәк туктап калды. Егет кызны кочагына катырак кысты, кыз карышмады. Нидер эзләгәндәй, Рөстәмнең иреннәре кызның бите буйлап йөри башлады. Кыз бәхетле күзләре белән Рөстәмгә күтәрелеп карады. Аннары ике кулы белән егетнең муеныннан кочып алды да башын үзенә таба тарткандай итте. Алар көткән мизгелләр, ниһаять, килеп җитте. Тәҗрибәсез иреннәр, бер-берсенә җавап биреп, бергә кушылдылар.

Их син, беренче мәхәббәт! Нинди татлы да син, нинди назлы да, сагышлы да син. Тәүге тапкыр сөйгәнең кочагында сарылып үбешү юкка гына адәм баласын гомере буе эзәрлекләп бармый. Никадәр наз, никадәр хис, никадәр мәхәббәт синдә – беренче үбешү мизгелләре?! Рөстәм белән Рәхиләнең иреннәре бер-берсеннән аерыла алмый азапландылар. Әйтерсең, бу минутларны озаккарак сузарга тырышалар иде.

Ике гашыйкның мәхәббәт очкыннары, күкләргә атылып, яшен булып яшьнәде; күкрәкләреннән чыккан кайнар дулкыннар, давыл булып, биек-биек агачларның башларын түбән иде.

– Әйт! Менә хәзер әйт, – дип, егетнең иреннәреннән көчкә аерылып, пышылдады Рәхилә.

– Мин яратам сине, Рәхилә!

– Тагын әйт, Рөстәм.

– Мин яратам сине, Рәхилә!

– Әйт, тагын-тагын әйт! – Кыз егетнең күкрәгенә башын салды.

– Мин я-рат-там сине, Рәхилә! Ишетәсеңме, урман, мин я-ра-там!..

«Уйланган эш, беткән эш», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, әзер мунчаны кире күтәреп кую озак булмады. Дүрт-биш көндә эшен дә бетерделәр. Инде эш мунча миченә терәлеп калды. Элеккеге кебек кирпечтән булдырасы килмәде Сәмиганың. Хәзер тимердән дә менә дигән итеп эшләп куялар икән аны. Йорттагы ике бөртек кеше өчен кочак-кочак утын тутырып ягасы килми бер дә. Тимер мичкә бер кочак утын да бик җиткән, диләр. Шул турыда сүз чыккач:

– Авылда безнең йорттан ике өй, уң яктагы йортны беләсең бит, кызым, – диде әтисе.

– Беләм, әти, анда яшәгән әби белән бабай үлеп киткәннән бирле буш тора бит.

– Әйе, шул йорт. Анда бер егет күчеп кайтты, егет дип, яше утыздан узган инде аның, бер тапкыр да өйләнгәнем юк дигәненә күрә, егет дип әйтәм инде.

– Соң?

– Шул сварщик та, тимерче дә икән үзе. Чынлап әйтәм, тимер эшенә куллары алтын, колхозга чыгып эшләп йөрми, өендә тимер эшләрен эшләп ята. Мунчага дигән тимер мичләрне дә ясый.

– Кыйбат сорар микән, әти?

Салих абый иңбашын җыерды:

– Белмим, әниең белән миңа шул кирпеч мич ярап тора, шуңа бер дә кызыксынганым булмады.

– Ә каян, нигә күчеп кайткан?

– «Тулай торакта егерме ел тараканнар белән яшәдем, булды, җитте»? – ди.

– Ә үзе кайсы яктан?

– Казан янындагы авылларның берсеннән бугай. Ник шунда кайтмадың дигән идем, шәһәрдән бөтенләй ерак торасы килгән.

– Әти, бәлки, сөйләшеп карарсың?

– Ярар, белешермен алайса.

Икенче көнне карсак буйлы, коңгырт кара йөзле, кырык яшьләр тирәсендәге бер ир-егет Сәмиганың болдыр ишеген какты.

Сәмига, ишекне ачуга, бераз куркынып арткарак чикте.

– Исәнмесез, сезгә кем кирәк?

– Исәнмесез! Сәмига дигән хатын шушында яши, дигәннәр иде, – дип, җайлап кына эндәште ир.

– Мин булам инде ул Сәмига. – Салих абый сезгә тимер мич кирәк, диде, мунчаның эчен карап чыгасы иде, размерын алырга кирәк.

Сәмига бу сәер кеше белән мунчага икәү генә керергә курыкты:

– Рөстәм, улым!

Җавап бирүче булмады. Сәмига, улын эзләп, йорт артына чыкты. Уфалла арбасы урынында юк. Аңлашылды, Рөстәм тагын печәнгә киткән.

– Әйдәгез, – диде ул, иргә эндәшеп. Аннары мунча ишеген ачты да керергә дип ишарә ясады. – Үзегез кереп карагыз инде.

Ир ялындырмады, кесәсеннән рулеткасын ала-ала, кереп тә китте.

– Булды, – диде ир, мунча эченнән чыккач. – Биш-алты көннән китереп куярмын.

– Бик тиз, минем акчам җитәр микән?

– Борчылмагыз, кыйбат алмыйм мин. Берүзем генә яшим, эшсез ятып тилермәс өчен генә эшләгән булам инде шунда.

– Ә???

– Нәфис, – дип, үзе белән таныштырды ир, хатынны аңлап алып.

Нәфис! Үзе бер дә нәфискә охшамаган. Охшамаган дип, бер нәфисне ошатты инде ул, гомерлеккә үкенеч булып калды. Кешене тышкы кыяфәтеннән билгеләп булмый, монысы хак.

– Ә???

– Сәмига, беләм, – дип елмайды ир.

Хатын әллә нишләп китте. Моңарчы аңа елмайган ирләр аның күзенә «татып карарга иде сине бер» дигән кебек күренәләр иде. Ә бу күптәнге танышы кебек елмайды. Күзләре белән капшап чыкмады, ялгыз хатын икәнен беләдер инде. Тик бернинди кинаясез елмая ир.

– Ярар алайса, китерсәгез, мин өйдә булмасам да, улым булыр, – дип, үз- үзен бик тиз кулга алды хатын.

– Мин озак тотмам, Сәмига.

– Ярар, ярар, мин риза.

Ир капкага таба борылды.

Нәрсә соң бу? Сәмиганың ирне капкадан чыгарып җибәрәсе килми түгелме соң? Беренче күргән кешене, нишләде соң ул?

– Юлда килгәндә сусагансыздыр. Бәлки, күәс эчеп китәрсез.

«Нишлисең син, тиле хатын»? – дип, үз-үзен эчтән битәрләргә тотынды Сәмига.

– Күәс, дисезме? Начар булмас иде.

Хатын, кабаланып, йортка кереп китте.

Ул күәс күтәреп кире чыкканда, ир урыныннан кузгалмый да басып тора иде. Сәмига сузган күәсне, рәхмәт әйтеп, күтәреп эчеп куйды.

– Ай, квасны тәмле ясыйсың икән, Сәмига.

– Рәхмәт, – диде хатын, үзен мактаганга куанып.

– Сау булыгыз.

– Әйе, сау булыгыз.

Сәмига, ирне озаткач, хәле китеп, капка коймасына сөялде.

«Тик торганнан ни булды соң сиңа, Сәмига? Бер күрмәгән, колак ишетмәгән ир каршында нишлисең син?

Тик гомерең буена көчле хатын булырга, барсына да үзең генә ирешергә, дип сүз бирсәң дә, ничә еллар мәхәббәткә сусаган җаның бар икәнен, тәнеңдәге бар күзәнәкләр сөяргә-сөелергә яратылган хатын-кыз дигән затныкы икәнен онытмадыңмы син, Сәмига?»

Мичне Нәфис белән Рөстәм икесе урнаштырдылар. Сәмига, эш беткәнче, ничә мәртәбә генә мунча эченә кереп чыккандыр. Улы белән оста килешеп эшләделәр. Рөстәм Нәфис абыйсыннан сварщик һөнәре турында сораштырды.

– Эшенең рәтен белсәң, бернәрсәсе дә юк инде аның, Рөстәм, – дип җавап бирде аңа Нәфис. – ПТУга керсәң, килгәләп кит минем янга, өйрәтермен. Күрәм, син шулай тиеш булган өчен генә түгел, һөнәрен өйрәнергә телисең.

– Акчасызлыктан котылырга иде, Нәфис абый, – дип җавап бирде егет, – әнинең иртәдән кичкә кадәр башында шул уй.

– Мин үзем генә яшәгәч җитә. Бабаңның авылы бик кечкенә авыл, әллә сезнең авылга күченим микән дип тә уйлап куйгалыйм. Заказ күп була минем, монда юл әйбәт, килеп-китеп йөргән кешегә уңайлы булыр иде.

Бераз дәшмичә генә эшләгәч, Нәфис кабат телгә килде:

– Акча дисәң, башта бер фикер туды әле, Рөстәм. Миңа бер бай: «Дачага паровой батареясын кертәсе бар»? – дигән иде. Аннары суын кертәсе, канализация, бассейнга су үткәрәсе... Кыскасы, эше муеннан. Әйдә, мин сине үзем белән алып китәм. Миңа барыбер кулалмаш кирәк.

– Әнигә әйтеп карармын.

– Әйтеп кара.

– Минем осталар ничек монда? – Мунча ишегенә Сәмига башын тыккан икән.

– Ничек дип, Сәмига, эше бетте дисәң дә була, хет хәзер үк як та кер.

– Рәхмәт яугырлары, җәй буе кешегә ялындык. Рәхмәт инде, Нәфис.

Осталар табын артына килеп утыргач, Сәмига өстәлгә бер ярты чыгарып куйды.

– Син моны үзең кара инде, Нәфис.

– Алып куй әле, Сәмига, – дип, кәефе кырылып җавап бирде моңа каршы ир.

– Ник?

– Аракы эчеп карамаган кеше түгел мин, эчеп бетерә алмагач, авызга алмас булдым бу шайтан суын.

– Күптәнме?

– Хәтерләмим, ун елдан артыктыр.

– Эчкән кешене үзем дә яратмыйм, Нәфис. – Сәмига аракы шешәсен алып куйды.

– Әни, мине Нәфис абый шабашкага чакырды.

– Кая, нинди шабашка ул тагын?

– Бер байның дачасын җылытырга кирәк. Сәмига, җибәр минем белән егетне. Акча эшләп кайтыр.

– Мин белмим, Нәфис, моңарчы Рөстәмне үземнән еракка җибәргәнем юк иде.

– Әйдә, борчылма, егет бит инде ул хәзер.

– Әни, барыйм инде.

– Син барырсың да, мин үзем генә нишләрмен монда?

– Рәхилә килгәләп торыр.

– Ярар соң алайса, барып кайт. Нәфис, караштырып тор инде син аны.

– Борчылма, Сәмига, ничек алып китәм, шул килеш китереп куярмын.

Рөстәмгә шул җитә калды, егет өстәлдән торып ук китте.

– Улым, син кая?

– Рәхиләгә барып кайтам.

– Әйтәм аны артыңа ут капкандай торып бастың. Ярар, бар инде, – дип елмайды Сәмига.

Чәйләп алгач, Сәмига белән Нәфис мунчага су ташып ягып та җибәрделәр.

– Менә булды да, – дип елмаеп куйды Нәфис, үз эшенә куанып.

– Әйе, булды. Менә, Нәфис, килешкән акчаны ал. – Сәмига иргә тиешле акчасын сузды.

Нәфис бер акчага, бер Сәмигага карады да,юк дигәндәй, башын селкеде.

– Мин аңламадым, Нәфис, нигә башың селкисең?

– Кирәкми, алмыйм, Сәмига.

– Нигә алмыйсың, үпкәләдең мәллә бер-бер нәрсәгә?

– Юк, алмыйм, кирәкми, кыстама да, көчләмә дә.

– Нигә?

– Әйтә дә алмам инде, Сәмига.

– Әйт, курыкма, каты иттереп әйтсәң дә үпкәләмәм.

– Юк, әйтмим. – Ир, борылып, капкага таба атларга итенде, тик кире уйлап туктап калды.

– Сәмига, әйтсәм, чынлап үпкәләмисеңме?

– Юк, үпкәләмим, Нәфис, әйт.

Ир тирән итеп сулыш алды, ахрысы, ул шулай бар йөрәген уч төбенә җыеп кысты.

– Сәмига, бүген кич Керәшен болынына килә алмассың микән?

Көтелмәгән тәкъдимнән хатын аптырап китте. Ни әйтергә тели бу Нәфис? Хатынны икеле-микеле уйлар таларга тотынды.

– Сәмига, ачуланма, зинһар өчен дип әйтәм, уем начарлыкта түгел. Ошаттым мин сине, бары шул гына.

– Мин, мин... нәрсә дип тә әйтә алмыйм бит, Нәфис.

– Беләм, тик шулай да Керәшен аланында бүген сине көтәчәкмен. Таңга кадәр, китми, сине көтеп утырачакмын. – Нәфис капкадан чыгып китте.

Тормыш, йорт, каралты-кура, бала тәрбияләп гомере үткән Сәмига аптырып калды. Яшь кыз түгел бит инде, егетләр янына «свиданиега» йөрергә. Хатын беренче тапкыр үз тормышы турында уйланды. Күпме гомерен ялгыз башы гына уздырды. Ә куенына сыендырып назлаучы ир канаты юк икәнен сизендеме соң ул? Билгеле, сизенде. Бары тик кемнеңдер иңенә башын салып, тын гына утырасы килгән вакытлары аз булмады. Бу Нәфисе тагын, беренче күрүгә куркыткан иде, тик куркыныч кеше түгел икән лә ул...

– Ярар, кич җитсен әле, анда күз күрер. – Сәмига сәгатькә күз салды.

Һай, кичкә кадәр ерак икән шул әле. Хатын, яшь кызлар кебек дулкынланып, кичне көтә башлады.

Рөстәм мәктәпне бетерде, кулына аттестат та алды. Аннары классташлары белән таң каршыладылар. Классташлар белән дип, егет кочагына Рәхиләне сыендырып таң аттырды инде. Нәфис абыйсы белән ясап куйган тимер эскәмиядә әнисе чыкканын көтеп утыра менә. Ярады бу Нәфис абый белән эшләү. Әнә, койма белән капкасын да эшләп куйдылар. Бүген район үзәгенә барып, ПТУга укырга керү өчен гариза язасы бар. Әнисе, юл уңае, яңа сарай өчен кадаклар ал, дигән иде, егет Сәмиганың акча алып чыкканын көтеп утыра. Әйе, яңа сарайны да булдыра алдылар, шөкер. Эчен генә бүлеп куясы калды.

Сәмига, капкадан чыгып, улы янына утырды.

– Мә, – диде хатын, улына акча белән кәгазь кисәге сузып, – нинди, күпме кадак кирәк икәнен дә яздым.

– Беләм бит инде аны, әни.

– Белсәң дә, кулыңда булсын, онытылып китүе дә бар.

– Ярар, мин киттем.

– Улым, тукта әле, – дип, әни кеше кузгала башлаган малаен туктатты, – һаман-һаман сузып йөрим, сиңа әйтергә куркып.

Рөстәм кире утырды:

– Нәфис абый турында әйтәсең киләме?

– Әйе, шуның турында. Синең белән сөйләшми торып, Нәфискә бернинди дә җавап бирә алмыйм мин.

– Нәрсә дип әйтим инде, әни, мин менә көзгә укырга чыгып китәм, аннары армиягә китәсе, еллар буе үзең генә тора алмассың, килсен дә торсын безнең белән Нәфис абый.

– Улым, аңлавың өчен рәхмәт.

– Ярар, әни, үзең кара инде, алга таба барыбер мин өйдә күп вакыт булмам. Әйбәт кенә яшәгез шунда.

Сәмига белән Нәфис кияү һәм кәләш булып туйлап тормадылар инде. Районга барып язылышып кына кайттылар да, мулла чакырып, никах укыттылар. Шуның белән шул. Яшь кияү эш эзләп йөрмәде, клиентлар аның гаилә мәшәкатьләре беткәнен көчкә көтеп тора алдылар. Нәфискә Рөстәм дә булышты. Ә Сәмиганың дөньясы түгәрәк. Бигрәк тә улы белән иренең килешеп китүләренә бик шат иде хатын.

Билгеле, авыл халкы да чәйнәми калмады бу яңалыкны.

– Сәмига теге тәкәсен суйган иде, үзенең кәҗәсе тәкә сорый башлады, – дип теш агартучылар да булды.

Мондый оятсыз сүзләрне әлеге дә баягы Филүс туктатты.

– Башыгызда бер юньле уй юк сезнең, – дип, авылдашларын сүкте ул, – үзегез шул турыда гына уйлаганга, сүзегез дә шуннан ерак китми сезнең. Ике ялгыз кешегә кара-каршы утырып чәй эчәргә иптәш кирәк!

Шуннан соң Сәмига белән Нәфис турында теш агартучы булмады. Аннары алтын куллы егетнең үз авылларында төпләнеп калуы чынлыкта зур табыш икәнен бик тиз чамалап алды халык.

Сабыр, күндәм холыклы Нәфис гозерләнеп килгән берсен дә кире бормады. Хуҗалык булгач, сварщиксыз беркая да барып булмый, ә хәзер, оста эзләп, күрше авылларга чабасы калмады. Моңа авыл халкы бик шат иде.

***

Тальян тавышы яңгырый, әй сызлана, әй моңлана да соң тальян. Рөстәм Рәхиләне күкрәгенә кыскан да сөйгәне белән вальс әйләнә. Бүген аларның хушлашу көне, иртәгә Рөстәм хәрби хезмәткә алыначак.

– Көтәрсеңме, Рәхилә?

– Көтәрмен, Рөстәм, олы юлдан карап, күзләрем талганчы сине көтәрмен. Син кайтасы көннең сәгатен-минутын санап көтәрмен. Сагынырсыңмы мине, Рөстәм?

– Өзелеп-өзелеп сагынырмын, Рәхилә, син көт, яме?

Кыз кабаттан егеткә сыена төште.

Кинәт сабый бала еларга тотынды, Рөстәмнең кечкенә сеңлесе икән. Олылар тавышланганга риза булмыйча, кечкенә Наилә елый.

Рөстәм сеңлесен кулына алды да акрын гына тибрәтә башлады.

– Ә-ә-ә-ә.

Юк, бала туктарга уйламый да, елапмы-елый. Рөстәм катырак тирбәтә башлады:

– Ә-ә-ә-ә.

«Нигә туктамый соң бу бала?»

– Ә-ә-ә-ә-ә.

Кинәт аның җилкәсеннән җилтерәтергә тотындылар.

– Татарин, әй татарин, саташасың.

Рөстәм күзләрен ачты, кабат туган йорты төшенә кергән икән.

Ул, кулларындагы сынҗырларын шалтыратып, ике кулы белән башына ябышты.

– Нәрсә, татарин, – старшина Ныйкин каршында утыра икән, – төш күрдеңме?

Рөстәм, «әйе» дип баш какты.

– Начар төш, ахры, – Ныйкин да, сынҗырларын шалтыратып, кулына китек кувшин алды һәм Рөстәмгә сузды, – мә, эч.

– Юк, – диде Рөстәм, башын селкеп, – туган йортны күрдем төштә.

– Туган йорт төшкә кергәч, әйбәт әле ул, – дип, хайван абзарының баганасына аркасы белән сөялде старшина, – димәк, хайванга әйләнмәгәнсең әле.

Рөстәм сарай эчен күзәтеп чыкты.

– Старшина, син монда күптәнме инде?

– Монда өч ай, ә болай кулдан-кулга йөри башлаганга ел ярым.

– Ничек тилегә әйләнмәдең әле син?

Ныйкин иңнәрен җыерды:

– Адәм баласы хайванга тиң, бар җирдә дә җан саклый ала. Ә Абдулда алай начар түгел. Чынлап әйтәм, минем айлар буе, зиндан дип аталган, өстенә дә япмаган чокырларда да ятканым бар.

– Мин тилегә чыгармын, ахры.

– Юк, чыкмыйсың, татарин, синдә стержень бар. Кичә теге маңкалар сине нишләткәннәрен абзар тишегеннән күреп тордым мин.

Кичә көндез Абдулның малае хайван абзарына килеп керде. Керде дә, бераз каранып торгач, Рөстәмгә таягы белән китереп сукты.

– Урамга чык.

Ә урамда Абдул малае кебек ундүрт-уналты яшьләр тирәсендәге унлап малай аларны көтеп тора иде инде. Рөстәм чыгып баскач, аңа таба төртеп күрсәтеп, ни турындадыр сөйләшеп көлешә башладылар.

Абдулның малае аны шул төркем уртасына кертеп бастырды.

– Тезлән!

Рөстәм кымшанмады да.

– Тезлән, дидем, хайван!

Рөстәм басып тора бирде.

Бу калганнарга ошамады, Рөстәмне җиргә егып салып типкәли башладылар. Ярый Абдулла вакытында күреп алып коткарды. Рөстәмне типкәләгән малайларга нидер әйтеп кычкырырга тотынды. Аннары канга баткан әсирнең якасыннан тотып, кире абзарга кертеп ябып куйды.

– Старшина, синең качып караганың бармы?

– Ике тапкыр.

– Нигә тотылдың?

– Ә кая барасың, монда таулар, юлны таба белмибез. Шуңа бик тиз эләктерделәр. Башка кышлакларга да кереп булмый бит, шундук тотып алып, кире хуҗага кайтаралар.

– Тагын качарга уйламыйсыңмы?

Старшина көлеп җибәрде.

– Конечно, уйлыйм, син что, татарин, монда калырга җыенасыңмы әллә?

– Юк.

– Шулай булгач.

Рөстәм башта Мәскәү астындагы десантчылар полкына эләкте. Анда ярты ел өйрәнүләр үткәч, аны башкалар белән бергә Чечняга командировкага җибәрделәр.

Җибәрделәр дип, барып җитә алмадылар. Хәрби колонна таулар арасыннан алар хезмәт итәсе частька таба бара иде. Кинәт тау башыннан сакаллы баш калыкты.

– Аллаһу әкбәр!

БТРга утырып барган Рөстәмнең каршында кинәт утлы көлтә хасил булды. Шартлау дулкыны аны БТРдан таш өстенә алып ыргытты.

Аңына килгәндә, Рөстәм, кул-аяклары бәйләнеп, ат өстенә салынган килеш каядыр бара иде. Аның ыңгырашканын ишетеп, янына сакаллы бер кеше йөгереп килде. Чәченнән күтәреп, егетнең йөзенә карады.

– Һе, исән, шакал, шулай ит, үлә күрмә. Мин синең хуҗаң булам, Абдулла исемле мин, исеңдә тот шуны.

Аннары Абдулла, читкә карап, үз телендә нидер әйтте. Моңа каршы шаркылдап көлешкән тавышлар яңгырады.

* * *

Соңгы арада Сәмиганың кулыннан эш китте, инде өченче ае узып бара, Рөстәмнән хат килгәне юк. Командировкага җибәрәләр, дигән иде соңгы хатында. Шуннан бирле баладан хат-хәбәр юк.

Өстәл артында кызын ашатып утырган хатын иренә эндәште.

– Нәфис, нигә Рөстәмнән хат-хәбәр юк икән?

– Болай өстәл артында ногыт борчагы белән багып утырып булмас, әнисе, – дип җавап бирде ире.

– Нишлибез?

– Мин район военкоматына барып кайтырмын, Рөстәмне шуның аркылы эзләтми булмас.

– Җаным, исән генә була күрсен, Ходаем!

– Яле, әнисе, юкка ахылдап утырма, бәлки, хатлары берәр җирдә китә алмый өелеп ятадыр.

– Амин, шулай гына була күрсен, әтисе. Амин, амин, шулай гына була күрсен.

Болдыр ишеген каккан тавыш ишетелде.

Сәмига йорт ишеген ачып кычкырды.

– Кер, кызым!

Шәленә төренгән Рәхилә килеп керде, кышкы салкыннан кызның ике бите дә кызарып чыккан.

– Суык ахры бүген, Рәхилә, ялга кайттыңмы?

Кыз, сорауларның берсенә дә җавап бирмичә, Сәмигага карап эндәште:

– Сәмига апа, юкмы?

– Юк, кызым.

Рәхилә, ике битен каплап, урындыкка утырды.

– Апаларыңның адресын беләме Рөстәм?

– Белә.

– Анда да хат килмиме?

Кыз, «юк» дип башын селкеде. Сәмига Рәхиләне кочып алды.

– Рәхилә кызым, кызым бит син минем, әйдә, яхшыга гына юрый күрик.

Кыз тыела алмый үксеп елап җибәрде.

– Нигә язмый ул, Сәмига аппа-а-а?

– Белмим, кызым, Нәфис абыең дүшәмбе район военкоматына барам, диде.

Кыз, яшьле күзен күтәреп, Нәфис абыйсына карады.

– Мин дә барам сезнең белән.

– Ә уку?

– Булсын, барыбер барам.

...Дүшәмбе көнне Нәфис белән Рәхилә район военкоматына килеп керделәр.

Нинди йомыш белән йөргәннәрен белгәч, аларны военком кабинетына чакыртып алды.

– Кайчаннан бирле хаты юк, дисез?

– Өченче ае китте, – дип җавап бирде Нәфис.

– Ярар, борчылмагыз, хәзер очына чыгарбыз, – диде. Полковник, кабинетыннан чыгып, Рөстәмнең делосын кулына тотып, кире әйләнеп керде.

– Тәк, – дип, делоны актара-актара дәвам итте военком. – Мәскәү астындагы дивизия, телефон номеры.

Полковник телефон номерын җыйды да элемтәнең икенче башындагы дежурныйга каян, ни йомыш белән шалтыратканын аңлатты.

Аннары бераз көтеп торды.

– Зам по личному составу үзе сөйләшәчәк, – диде дежурный.

Бераз вакыт үткәч, элемтәнең икенче башыннан кемдер тавыш бирде.

– Әйе, тыңлыйм, әйе, әйе.

Военкомга телефон аркылы бик озак нәрсәдер аңлаттылар. Бу вакытта Нәфис белән Рәхилә тын алырга куркып утырдылар.

– Ярый, аңладым, – дип, военком телефонны куйды да, – тәк, – дип торып басты.

Аннары кабинет буенча йөренеп килде.

– Полковник, азаплама.

Военком алар каршына килеп басты, Рәхиләгә карап сорау бирде.

– Ә син, сеңлем, кеме буласың?

– Кәләше, – дип көчкә тын алып эндәште Рәхилә.

– Полковник.

Военком тирән итеп сулыш алды:

– Эшләр менә болай. Сезнең егет утырып барган хәрби колонна боевиклар засадасына эләккән. Бары бер егет, таш арасына качып, исән кала алган. Шул егет сөйләве буенча, боевиклар колоннаны тар-мар иткән, үлгәннәрне һәм яралы солдатларны, машина арбасына ыргытып, ут төрткәннәр. Махсус эшлиләр шулай, туганнары таба алмасын, дип. Тагын ул солдатның сөйләве буенча: дүрт егетне, атка аркылы салып, таулар арасына алып кереп киттеләр, дигән. Янган солдатларны ДНК буенча ачыклау озак эш, сезнең егетне һәлак булган яки әсирлеккә төшкән дип берсе дә әйтә алмый. Монысына вакыт кирәк, шуңа хәбәр бирми торганнар.

Нәфис уң кулының беләге каты авырту сәбәпле айнып китте. Рәхилә, үзе дә сизмәстән, полковникны тыңлаганда, ирнең беләген чеметә башлаган икән.

– Нишлибез инде хәзер, полковник?

– Исән булса, хәбәр бирер, боевиклар, акча сорап, хат язарга кушачаклар аңа. Яхшыга юрый күрегез, бәлки, хаты килеп төшәр.

Рәхилә белән Нәфис, томан арасында йөргән кебек, салкын урамга чыгып бастылар.

– Тукта, Рәхилә, тынычлан, сеңлем. – Телен көчкә әйләндереп, кызга эндәшә алды Нәфис, – бәлки исәндер, хаты килер. Акчасын табарбыз, бар нәрсәне сатып бетерербез, тик аны коткарырбыз.

Ә Рәхилә җавап бирерлек хәлдә түгел, ул сыгыла-сыгыла елый иде.

– Син менә ишеттең яман хәбәрне, ә авылда ут йотып Сәмига апаң көтеп тора мине, аңа ни дип җавап бирермен, сеңлем?! – дип өзгәләнде Нәфис.

– Яз! – дип, Рөстәмнең битенә сакалын терәп кычкырды Абдулла.

– Язмыйм.

Абдулла кабат Рөстәмнең йөзенә сугып җибәрде, бу юлы хәйран саллы тамызды. Рөстәм урындыктан идәнгә үк тәгәрәп төште.

– Яз, хәшәрәт! – Абдулла, әсирнең якасыннан күтәреп, кәгазь белән ручка торган өстәл артына җилтерәтеп китереп утыртты. – Яз!

Рөстәмнең авызы тулы кан иде.

– Язмыйм, – дип, ярылган иреннәрен көчкә кыймылдатып, идәнгә төкерде Рөстәм.

– Язма, язма, – дип тәкрарлады Абдулла, аннары, әсир каршына басып, өстәлгә таянып кычкырды, – язма, тере килеш черерсең сарайда, сарыклар, кәҗәләр арасында.

Сарай ишеген ачып, Рөстәмне эчкә этеп җибәрде дә Абдулла тыштан бикләп куйды.

Рөстәм аягына басарга азапланып карады, булмады, кәҗә-сарыклар арасына гөрселдәп барып төште.

Старшина, йөгереп килеп, аны күтәреп алды да, читкәрәк, үзләре салам җәеп әмәлләгән җир ястыкка китереп салды.

– Абау, тагын тетеп ташлаган сине, кабахәт.

Ул китек кувшиндагы суда каралып беткән ниндидер чүпрәк кисәген чылатты да Рөстәмнең иреннәренә тидерде, аннары канга баткан битен сөрткәли башлады.

– Старшина, тимә, бик әшәке сызлый.

– Язмадыңмы?

– Юк.

– Кара әле, Рустик, бәлки, кире татарлыгыңны читкә куеп торырсың, ә? Болай кыйнап үтерәчәк бит ул сине.

– Нәрсә?

– Бәлки, өеңә акча сорап язарсың, дим.

– Юк.

– Соң, үҗәт татар, ичмасам, әниең исән икәнеңне белеп торыр иде. Ярты ел бит инде синең юкка чыкканга.

– Юк, язмыйм, аларны борчымаячакмын.

– Әйе, болай борчылмыйлар ди анда. Аллага шөкер, Рөстәм юкка чыкты, дип, авылыгыз белән көн-төн бәйрәм итәләр, ди.

– Ә син яздыңмы соң?

– Кая инде тагын?

– Өеңә.

– Өй! Ә нәрсә була соң ул өй, татарин?

– Башыңны тилегә салма инде.

– Юк, чынлап юк минем өем, Рустик.

– Ничек юк?

– Менә шулай.

– Аңламадым.

– Мине роддомнан туры ятим балалар йортына олактырган газиз әнкәй. Шунда үстем, аннары армия, кайтыр җирем юк, контракт төзеп, хезмәттә калдым.

– Ә бу тәмугка ничек килеп эләктең?

– Ха-ха-ха. Ну, малай, мине, сине каршылаган кебек, гранатомёттан салют атып, берсе дә каршыламады инде.

– Ә ничек?

– Зарплата бирделәр, яхшы гына частьта юдык зарплатаны, җитмәде, самогон эзләп, якындагы кышлакка чыгып киттем. Менә шул, мине анда бу сакалбайлар каршы алды. Эчкә автомат приклады белән берне дөңгерт. Калганын үзең беләсең. Икенче ел инде кулдан-кулга йөрим. Кемгә кол кирәк, шул сатып ала. Әнә Абдулла ике кол тота, ул – бай.

– Бай, тотып буар идем мин аны.

– Әйе, бар, ябыш бугазына, монда җирле халык ыру белән бер җиргә укмашып яши. Сине минут эчендә сарык кебек, кых.

– Шуңа котырына да инде алар.

– Монда – таулар кануны, сезнең кебек бер-берсен сатып яшәми тау халкы. Ә менә Казаныңда булса, Абдулла сиңа «брат» дип эндәшкән булыр иде.

– Туган, очрый калса, күрсәтер идем мин аңа туганны.

– Әйе, шулай итәрсең, башта башыңны исән-имин килеш алып чык моннан. Ярар, әйдә ят, йоклап алырга кирәк. Яз җитте, иртәгә Абдулла, китмән тоттырып, үзәндәге басуына куып чыгарыр инде, соңгы арада бик котырына башлады әле ул. Бүген сарай тәрәзәсеннән кышлакка карап тордым. Безнең кебек биш колны каядыр куып алып киттеләр.

– Кая икән?

– Әфгангадыр, тагын кая булсын.

– Анда нишләтәләр?

– Мәк басуында эшләтүләре бар. Аннары сүтеп, запчастька да сатып җибәрә алалар.

– Бавыр, бөер.

– Әйе, икебез дә яшь, таза.

– Старшина, качарга кирәк.

– Бик дөрес сүзләр. Слушай, татарин, кайчак башың яхшы уйлый синең. Яз җитте, төнгә җылы, таулардагы карлар эри. Абдулла кышлактан үзәнгә алып чыксын инде. Монда кышлактан качу турында башыңа да китермә.

Төн уртасында ике әсирне дә тонык гөрелдәгән тавыш уятты.

– Язгы яңгыр.

– Юк, – дип башын селкеде старшина. – Синең сугышта булганың юк, «градлар» тавышы бу.

– Федераллар.

– Әйе, шулар.

– Алар безне коткарачак!

– Әйе, шулай итәрләр, мондагы халыкны дурак дип белдең мәллә син? Алар килеп җиткәнче, безне юкка чыгарачаклар. Рәсәй законы буенча, кол тоткан кешегә саллы гына срок эләгә. Безне әллүр, кыя бөркетләренә ризык итеп. Ә җирле халык, әйткәнемчә, бер-берсен сатмый. Хуҗа, федералларга, боевиклардан коткарган өчен, башын бәрә-бәрә рәхмәт укыячак әле.

Ике әсир дә, таңгача керфек какмый, сугыш авазын тыңлап чыктылар.

Икенче көнне Абдул аларны абзардан куалап чыгарды да ишегалдында торган зур көпчәкле уфалла арбасына төртеп күрсәтте. Аңа ике китмән, аннары Абдулла өчен ризык төялгән иде. Хуҗа автомат көпшәсе белән арбага таба төртеп күрсәтте.

– Җигелегез, ишәкләр!

Абдулла аларны моңа кадәр дә карап торып эшләтә иде, бүген аеруча усалланды. Туктап тын алырга да ирек бирми. Аз гына «аһ» итеп тын алдыңмы:

– Эшләгез! – дип акыра башлый.

– Нишләгән бу бүген? – дип, шыпырт кына иптәшенә эндәште Рөстәм.

– Нишләсен, кичәге атыш тавышын ул да ишетте инде, бүген кичкә кадәр безне куалап эшен эшләтеп бетерәчәк тә аннары, әнә, аска, икебезне упкынга очырачак.

– Димәк, бары кичкә кадәр вакыт калды.

– Әйе.

Кинәт Рөстәм эчен тотып бөгәрләнеп төште.

– Ай, үләм, эчем-эчем.

Абдулла эштән туктаган әсирләр янына йөгереп килде.

– Эшләгез, кабахәтләр, нигә туктадыгыз?

– Тукта инде, Абдулла, әнә егеткә нидер булды.

– Кая? – Абдулла игътибарын, старшинадан алып, Рөстәмгә юнәлдерде.

Шулчак аның муенын Ныйкинның богау чылбыры чорнап алды. Эчен тотып яткан Рөстәм дә кинәт кулына зур таш кисәге тотып сикереп торды да хуҗаның маңгаена шуның белән китереп орды.

– Инде артка юл юк, татарин, – диде Ныйкин, кулларындагы богаулардан арынганда. Ачкычы Абдулланың кесәсендә генә булган икән. – Әгәр дә тотсалар, Абдулла өчен яшәтмәячәкләр безне.

Аннары икесе ике яктан тотып, Абдулланың һушсыз гәүдәсен упкынга аттылар, старшина өстендәге теткәләнеп беткән комуфляжны да ыргыттылар.

– Старшина, безнең күпме вакыт бар?

– Вакыт, дисеңме? – дип сорады иңсәсенә Абдулланың автоматын аскан Ныйкин. – Кичкә кадәр безне көтмиләр әле кышлакта. Аннары, Абдулла кайтмагач, эзли чыгарлар. Төнлә упкынга төшеп, аның гәүдәсен берсе дә эзләмәячәк. Иртәгә иртүк аска төшеп, Абдулла янында безнең гәүдәләрне тапмагач, эшне төшенеп, эзли чыгачаклар. Бар кышлакларга да качаклар турында хәбәр таралачак.

– Кыскасы, егерме дүрт сәгать.

– Әйе, шул тирә.

– Нишлибез?

– Атыш тавышы килгән якны беләсеңме?

– Әйе, беләм.

– На-ле-во! – Рөстәм борылып басты. – Бегом марш!

Ике качкын да үзән буйлап йөгереп китте.

– Старшина, юлга чыгып булмас, әнә теге тау башында куаклыклар тезелеп киткән.

– Аттыр әйдә шунда, – дип арттан тавыш бирде Ныйкин.

Алар төнне куаклар арасында үткәрделәр. Икенче көнне төшкә кадәр, куак ерып бара торгач, зур агачлыкка килеп чыктылар. Монда хәтсез генә карга оялары бар икән. Качакларны күреп, каргалар, каркылдап, разбой салырга тотындылар.

– Анасын гына инде, – дип аты-юлы белән сүгенеп алды Ныйкин.

– Нәрсә булды?

– Качаклар турында инде бар кышлаклар да беләдер, каргаларның болай тузынганын да күреп алырлар инде. Кыскасы, ярты сәгать эчендә безне чорнап алачаклар.

Рөстәм баш очындагы разбой салып каркылдаган каргаларга күтәрелеп карады. Их, димәк, бетте барсы да. Ул карашын аска төшерде, старшинаны күреп алуга, кинәт сискәнеп артка чикте.

– Старшина, нишлисең син? – Ныйкин автоматын аңа таба төбәгән иде.

– Татарин, мин ялгыз кеше, мине беркем дә көтми. Ә синең әнә әниең бар, кечкенә сеңлең, дөньяда бер чибәр кәләшем бар, дисең. Мин боларны тоткарлыйм, ә син бар кач, котыл.

– Юк, старшина, мин сине монда калдырып китмим.

Ныйкин автомат затворын тарткалап алды.

– Татарин, гөнаһка этәрмә мине, сине көтәләр, ә мине көтеп торган беркем дә юк. Якын килмә, атам да егам, барыбер икебезгә бер автомат белән берни дә эшли алмыйбыз без.

– Старшина!

– Зинһар өчен, кач! – дип өзгәләнеп кычкырды Ныйкин.

Рөстәм агачлык буенча чабып китте. Бераз тын алмый чапкач, Рөстәм арттан атыш тавышларын ишетте. Атыш егерме минут тирәсе барды, аннары таулар арасында тынлык урнашты.

– Ныйкин, мин сине мәңге онытмам, урының оҗмахта булсын, – дип, үзалдына пышылдады Рөстәм.

Кара төн җиткәнче кармаланып бара торгач, Рөстәм тәмам аяк атлый алмас дәрәҗәдә алҗып бетте. Ташларга сөртенә торгач, тез башлары туктамый канарга тотынды. Каяндыр машина тавышы ишетелә. Ахры, якында гына юл.

– Үтерсәләр үтерерләр, – дип, алҗыган качак ике таш арасына ишелеп төште. Бетте, башка бер адым да алга барырлык хәл юк. Җылынырга теләп, Рөстәм ике кулы белән үз-үзен кочаклады. Төнге салкын үзәккә үтәрлек, өстәге теткәләнеп беткән кием җылытырлык түгел.

Их, менә хәзер Нәфис абыйсы белән икесе ясаган мунча миче каршында утырсаң иде ул! Әнә аның эчендә ничек рәхәт итеп ут яна, җылысы бар тәнгә тарала, мунча эченә каен себеркесе исе таралган. Рәхәт, җылы, әнә мунча алачыгында әнисе ясап биргән салкын күәс, ымсындырып, үзенә чакырып тора.

Кинәт Рөстәмнең колагында, ап-ачык булып, Ныйкинның тавышы яңгырады.

– Татарин, йоклама!

Рөстәм дерт итеп уянып китте, таң атып килә икән инде. Якында гына олы юл булган икән, качак гөрелте тавышы ишетелгән якка күз салды. Ә андагы юлдан башта, иртәнге томанны ерып, өстенә солдатлар менеп кунаклаган БТР килеп чыкты, аның артыннан бихисап хәрби техника килгәне күренде.

Рөстәм куырылган килеш торып басты да шул якка таба атлап китте.

Шулчак колонна белән бергә барган «ГАЗ-66» машинасы кинәт юлдан читкә чыгып туктады да аның брезент белән япкан кузовыннан җиргә кораллы солдатлар коелды, офицер да кабинадан чыкты, таудан төшеп барган, чәче иңенә җиткән, йөзен сакал-мыек баскан, киемнәре теткәләнеп беткән ябык әрвахны көтеп тора башладылар.

Качак төшеп җитүгә, хәрбиләр аның әсирлектән качкан Рәсәй солдаты икәнен бик тиз төшенеп алдылар. Шуңа күрә кайсы килеп аның аркасыннан какты, кайсы күшегеп беткән әсирнең өстенә үз өстеннән бушлатын салып япты, кемдер кулына буханкасы белән ипи китереп тоттырды. Аңа таба шикәр, тушёнка банкасы, кабы белән арзанлы тәмәке тоткан куллар сузылды. Моңа кадәр төшендә генә күрә алган мондый сый-нигъмәтне качак үзе дә сизмәстән кочагына җыя барды. Аңа нидер әйттеләр, янында басып торган офицер аннан кат-кат нидер сорады. Тик дөнья байлыгын күкрәгенә кысып, дер-дер калтыранган качак берни дә аңлый да, җавап та бирә алмады. Аның ике күзеннән бертуктамый яшь ага, ә үзе солдатлар аңламаган туган телендә бер үк сүзләрне кабатлый иде.

– Мин котылдым, котылдым, егетләр, мин котылдым ...

***

Гадел Сәмигалар капкасы янында машинасын туктатты да эчкә кереп китте. Нәфис ишегалдында тимер эше белән мәшгуль икән.

– Нәфис, юкмы? – дип сорау бирде Гадел Нәфискә.

Нәфис башын селкеде:

– Юк, Гадел.

...Рөстәмнең хәбәрсез юкка чыккан дигән хәбәре авыл буйлап таралган көнне үк Гадел Сәмига йортына килеп керде. Ачуланып каршы алмады аны Сәмига. Хәер, ачуланыр хәлдә түгел иде елап-шешенеп беткән хатын. Шуңа күрә Гадел йорт эчендә ни кылырга белми йөргән Нәфис белән генә сөйләшә алды. Нәфис Гаделгә барсын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Әти кеше гомерендә беренче тапкыр, җаны тетрәп, улы турындагы яман хәбәрне тыңлады. Улы бит ул аның, аның каны, аның дәвамчысы!

– Нәфис, –диде рәис, дулкынлануын җиңәргә тырышып, – әгәр дә Рөстәмнән акча сораган хат килеп төшсә, шунда ук миңа әйт. Мин акчасын табармын, күпме сорасалар, шуның кадәр табармын.

– Акчасы табылыр иде әле, исән генә була күрсен берүк.

Сәмига, ирләр сүзенә кушыла алмый, урын өстендә сулкылдап кына ятты. Күптән ачу сакламый инде ул Гаделгә. Нәфис белән бергә тормыш корып җибәрүгә, элеккеге иренә рәнҗеше су белән юып алгандай юкка чыкты. Үзеңне рәнҗеткән кешегә еллар буе ачу саклап ни файда соң? Бала кайгысы барсын да тигезләде.

Шул көннән бирле, эштән кайтышлый, Гадел, Сәмигага сугылып, Рөстәмнең хәбәр-хәтерен сораштыра башлады.

Гадел, бер сигаретын тартып бетереп, икенчесен кабызды. Сигезенче ае узып бара, малайның юкка чыкканына сигезенче ае узып бара. Исән микән соң инде ул? Кинәт Гадел урам буйлап җан-фәрманга чапкан Сәмиганы күреп алды. Ир, атылып, машинасыннан төште дә хатынга кычкырды:

– Сәмига, ни булды?

– Исән, исән, хаты килде, озакламый кайтам, дип язган! – Сәмига аңа кулындагы хатын болгап күрсәтте.

– Исән, исән! – Ирнең, вөҗдан газабына түзә алмый, иң башлары калтырый башлады. – Исән, улым исән! – Гадел чын күз яшьләре белән елый иде.

Сәмига, Гадел янында туктап калмыйча, Рәхиләләр йортына чапты. Капкадан атылып керүгә, башта Рәхиләләр йортының түр яктагы ике тәрәзәсен шакып үтте. Аннары кухня ягындагы тәрәзәне шакыды. Иң соңыннан болдыр ишеген төяргә тотынды.

Йорттан Рәхилә белән аның әнисе атылып чыкты.

– Сәмига апа, ни булды? – дип каушаган тавыш белән сорады Рәхилә ни эшләргә белми торган хатыннан.

– Рәхилә, сеңлем, кызым! Исән, исән, хаты килде, кайтам, дип язган, менә сиңа да хаты бар.

– Сәмига апа! – Кыз, елый-елый, бәхетле ананың муеныннан кочып алды.

Сәмига Рөстәм язган хатны сузды. Рәхилә хатны кулына алды да, калтырана- калтырана, конвертны ачты. Күз яшьләре сөйгәненең язган сүзләрен укырга ирек бирмиләр иде.

– Сәмига апа, укый алмыйм бит.

Сәмига шулай ук калтыранган куллары белән хатны ачты да укырга тоынды:

– Менә тыңла: «Сөйгәнем Рәхилә! Сиңа сагынуына чыдый алмас булган сөйгәнең Рөстәм хат яза дип белерсең...»

***

Сәмиганың йорты бүген халык белән тулган, монда туган-тумача да бар, күрше-күлән, авылдашлар да хәтсез җыелганнар. Ишекне кем килеп шакый, барсын да йортына чакырып, өстәл артына утырта хатын. Ә өстәлнең иң түрендә бер елга якын юкка чыгып торган солдат утыра. Аның тезләренә сеңлесе – кечкенә Наилә менеп кунаклаган. Рәхилә дә шунда. Йорт эчендә кем бар, барысы берьюлы Рөстәмгә сорау яудыралар. Рөстәм, туган йортына кайтып егылуына сөенеп бетә алмыйча, барсына да җавап бирергә тырыша.

...Кичкә таба Сәмиганың капка төбенә өч ир чыгып утырды.

– Алга таба ни эшләргә җыенасың, Рөстәм? – дип сорады Нәфис үги улыннан.

– Синең белән бергә эшләрмен дип уйлап торам инде, Нәфис абый.

– Ә өйләнергә уйламыйсыңмы?

– Башта өй салыйм инде, аннары.

– Өй салам, дисәң, улым, акчасы булыр, – дип сүзгә кушылды Гадел, – бердәнбер улыма йорт кына салып бирә алам инде мин.

– Бергә салырбыз, әти.

– Әйе, шулай итәрбез, мин бар, әнә Нәфис абыең, үзең тагын, өч ир бер йорт кына сала алырбыз бит.

Алырлар, билгеле. Сәмига, ялгыз хатын була торып, бер башы йорт сала алды, ә өч ир өчен бу эш пүчтәк кенә.

Ә Сәмиганың бар дөньясы түгәрәкләнде бүген. Көн-төн җанын талаган бала кайгысы да юк. Өе тулы кунак, барысы да елмаялар, барысы да аркасыннан кагып китә. Әнә Рөстәме исән-имин туган йортына кайтты, абыйсы алдыннан бөтенләй төшәргә исәбе булмаган төпчеге Наилә утыра. Булачак килене янында, алъяпкыч тагып, бөтерелеп кенә йөри. Бүген барысына да бары тик бәхет кенә тели Сәмига, ул беркемгә ачу да сакламый. Әгәр кайсыгыздыр хатынның хәтерен калдырган булса, килегез Сәмига янына бүген, ул сезне, һичшиксез, кичерәчәк.

Кешеләр, ишетәсезме? Бәхетле ана барча-барчагызны да кичерә бүген!