Намуска тимәсеннәр
Нинди җан бу?
Тарих сөйли: миһербанлы халкым,
Ясин чыгып атар таңыңа.
Киң дөньяга сыя алмаганнар
Сөңге батырганнар җаныңа.
Нинди җан ул синдә – бик түбәнме,
Әллә инде бик-бик югары?
Җаның ярып кергән шул сөңгене
Кайнар каның белән сугарып,
Үстергәнсең җил-давылдан саклап,
Гыйбрәт булсын бөтен галәмгә.
Бу – бердәнбер могҗизадыр, бәлки:
Алмагачка сөңге әйләнгән!
Юмарт халкым! Көзләр җитү белән,
Инсаннарның кече-олысын.
Җыясың да шушы алмагачның
Җимешләре белән сыйлыйсың.
Киң дөньяга сыймаганнарның да
Оныклары синең табында.
Нигә өясеңдер алмаларның
Иң сутлысын алар алдына.
Син чыгасың көрәш мәйданына
Сөңге түгел, тотып сөлгеңне.
Нинди җан бу: әйләндергәнсең бит
Алмагачка җәллад-сөңгене.
Мәркәз
Мин Казанда. Горур балкый мәркәз.
Сокландыра: гаҗәп үзгәргән.
Дус-ишләрем сорый: "Кайчан килдең?"
Шаклар катам шушы сүзләргә.
"Кайчан килдең?" имеш. И дусларым,
Болай әйтү гүпчим хата ул.
Кайда туып яшәсә дә татар,
Казанына килми – кайта ул.
Мәркәзенә фәкать кайта ул!
Эш арта
«Дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса.”
Халык сүзе.
Мәрткә китте теге чикләүләр,
Күтәрелә мәчет, чиркәүләр.
Туар дәһриләргә эш арта...
Утар тулы, әнә, мал-туар,
Теләгәннең – җире, аты бар.
Туар Ысталинга эш арта...
Сүз иреге – тыю юк инде.
Тәнкыйтьлибез хәтта Путинны.
Туар шымчыларга эш арта...
Картайган димәсеннәр
И сакаллы сабыйлар, дип,
Тиргәсә тиргәсеннәр,
Җыр җырлап узыйк урамнан,
Картайган димәсеннәр.
Күкрәкләрне киерик: безнең
Намуска тимәсеннәр.
Дәрт-дәрманы бар дисеннәр,
Картайган димәсеннәр.
Без йөк күтәргәндә җәлләп
Ярдәмгә килмәсеннәр.
Яшьләр, әйдә, көнләшсеннәр,
Картайган димәсеннәр.
Хатын-кызлар, безне күргәч,
Тынгылык белмәсеннәр.
"Бабай" дисәләр дисеннәр,
Картайган димәсеннәр.
Кайтышрак
«Поэт в России – больше, чем поэт»
Е. Евтушенко.
Бар да шигырь язган заман,
Җаһил каләм азган заман.
Тегесеме, монысымы –
Кайсы икән яхшырак?
Бүген шагыйрь Рәсәйдә
Шагыйрьдән кайтышрак.
Алышынды урыннар
Тарих катламнарын актарганда
Күп нәрсәнең сере ачылды.
Дардагылар пьедесталга басты,
Ә һәйкәлләр дарга асылды.
Уңганнар… уңмаганнар
Хатыннан әгәр уңсалар,
Бәхетле була ирләр.
Хатыннан уңмаганнары
Фәйләсүф була, диләр.
Лаеклымын
Вакыт җитеп ахирәткә күчкәч,
Баш ватарлар әле минем хакта:
«Кая куйыйк моны, кайсы якка?»
Лаеклымын, чөнки оҗмахка да,
Лаеклымын, чөнки тәмугка да.
Фәрит Габдерәхим (1933) – Башкортстанда (Уфа) яшәүче татар шагыйре; татар һәм башкорт телләрендә чыккан дистәдән артык китап авторы.
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.