Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәрҗани сабаклары

Кабыргасы белән

1825 еллар. Шиһабетдин Мәрҗани сабый чактан ук бик зиһенле вә кызыксынучан була. Ул: – Нигә, ни өчен? – кебек сораулар белән атасын да, бабасын да аптыратып бетерә торган була. Кайвакыт атасы да, бабасы да Шиһабетдин куйган сорауларга җавап табалмый җөдәп бетәләр икән. Шул чакта Шиһабетдин: – Җавап бирә алмагач, нигә мине бу дөньяга китердегез? – дип буза куптаргалый торган була. Шуннан соң атасы белән бабасы киңәш итәләр дә, бездән алалмаган җавапларны Бохарада алырсың, дип, Шиһабетдин Мәрҗанине 1838 елда Бохарага укырга җибәрәләр.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМ. «Яшь ленинчы», 1988, 16 июль.

Кыйммәтле хатирә

Шиһаб Мәрҗани, Олугбәк китапханәсенә килеп, каравылчы булып урнаша. Шул вакытта бик күп китаплар укып чыга. Мәгълүмат туплый, белем җыя.

Муса БӘДИГЫЙ сөйләгәннәрдән. Ташкент, 1986.

Татарстан «геростратлары»

Шиһабетдин Мәрҗанинең ике тапкыр указын алалар. Дошманнар әләкләве буенча, аңа сәяси гаеп ташлана, ләкин икесендә дә Шиһабетдин хәзрәт җиңеп чыга, аның указын ике тапкыр кайтаралар. Алай да булмагач, Мәрҗани хәзрәтнең агач мәчетенә ут төртәләр. Мәдрәсәсе белән мәчет янып бетә. Мәрҗани хәзрәт яңа мәчет, яңа мәдрәсә салдыра. Анысына да ут төртәләр. Өченчесендә Мәрҗани хәзрәт таш мәчет вә мәдрәсә салдыра. Мәрҗанинең бу мәчете әле һаман да Кабан күле буенда тора. Мөселманнар өчен үзенең изге эшен башкара, Аллага шөкер.

Җәүдәт МИҢНУЛЛА сөйләгәннәрдән. 1987. 24 сентябрь.

Шәкерт остазын төзәтә

– Әйт әле, тәкъсир, башкортларга тарихи яктан ничек карарга? – дип сораганнар Шиһаб Мәрҗанидән.

Остаз әйткән:

– Башкорт кавеме төрекләргә нисбәт ителә.

Шәкертләре арасыннан үсеп, дан алган тарихчы Хөсәен Фәезханов остазына каршы төшә:

– Юк, остазым! – ди Фәезханов. – Башкорт кавеме төрек кавеме түгел, алар түркчә сөйләшә, тик түрк кавеме имәс, башкортларның фин кавеме булуында һичбер шөбһә юктыр. Киемнәре фин-угырныкы белән бер, удмурт, мари-чирмеш, керәшеннәр шулай бертөслерәк киенә.

Әнвәр ХӘЙРИ сөйләгәннәрдән. 1983.

Курсави шәкерте

Мәрҗани остаз:

– Тарих, тел, йолалар белән кайчан кызыксына башладың? – дип сораганнарга болай җаваплаган:

– Мин беренче мәртәбә 20 яшемдә Курсави кулъязмасын кулыма алдым. Минем тарихи гыйлемем, фәлсәфи карашларымның шәкелләшүенә тәэсир итеп, ошбу китап миңа иҗтиһад ишекләрен ачты һәм бу ачыш мине «Хаканнарның танып белүләре турында уч төбе кадәр мәгълүмат» китабын язарга этәрде.

Әнвәр ХӘЙРИ сөйләгәннәрдән. 1983.

Без – татар

Болгарчылар татарлыктан ваз кичкән чорларда атаклы галим Шиһаб Мәрҗани бу мәсьәләгә ачыклык кертә:

– Урыс халкының татарларны кимсетеп, хурлау рәвешендә «татар» дип әйтүләренә күрә, ул исемнән чирканып, без «татар түгел», без – «мөселман», дип тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. Ни кызганыч хәл, бу исемнәр («татар» белән «мөселман») арасында Нил белән Евфрат елгалары арасындагы ераклык кадәр аерма бар бит. И мескен татар! Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, урыс, француз да, немец та түгел, инде кем булырсың? Яңгыравыклы мәшһүр «татар» исемен, «болагар»га алыштырып кына, сине мыскыл итүдән туктамаслар!

Нәкый ИСӘНБӘТ авызыннан. 1965.

Дин белән фәлсәфә

Шиһаб Мәрҗани сүзе:
– Дин – фәлсәфәгә, фәлсәфә дингә каршы килми, чөнки алар икесе дә игезәкләр, бер үк хакыйкать чыганагыннан агып чыга һәм чынбарлык тормышта кулга-кул тотынышып баралар...
– Хәзрәт, гармун уйнау, җырлау-бию гөнаһмы?
– Һәрнәрсәнең үз урыны, үз вакыты бар. Музыка тыңлаудан зәүкый ләззәт алу – гөнаһ түгел. Яу барабаннарында уйнау, быргы-сорнай кычкырту, думбыра, саз чиертү ни өчен гөнаһ булсын? Азан әйтү ул – мәкам, моң – җыр түгелмени; көйләп Коръән уку ул – музыка түгелмени; тәкъбир әйтү ул – җыр сәнгате түгелмени?! Музыкада максат – төрле тавыш һәм көйләрне, бер-берсенә яраштырып, күркәм һәм матур итеп төзү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына этәрү ул – музыка!
– Рәсем ясау гөнаһмы?
– Сурәт, сын, пот ясау Мөхәммәд пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вә сәллам заманасында ярамаган эш саналган, хәзер потларга табыну бетте, без бер Аллаһка инанабыз! Шуңа күрә рәсем ясау рәссамнарга гөнаһлы гамәл түгел!
– Дустым! – диде Бакый ага, эшеннән аерылмыйча гына. Ул Мәрҗанинең гипс сынын кискеч-калагы белән кырып маташа иде. – Мәрҗани ул – безнең Геродотыбыз. Күп кешеләр миңа четерекле сорау бирә. Син үзең – мөселман, үзең – Коръәнне бик яхшы белүче кеше, үзең потлар, сыннар ясыйсың, Коръәндә язылган бит, сын-пот ясарга ярамый, ул – зур гөнаһ, рәсем ясаган кеше, үзе үлгәч, ул ясаган рәсемнәр: син безгә үзеңнең җаныңны ярып бир, дип артыннан куарлар, ди. – Бакый абый, калагын куеп, бераз уйланып утырды да әйтте: – Мин гомерем буе Мәрҗанинең рәсем ясаучылар турында әйткән сүзен тоттым. Коръәндә рәсем ясарга ярамый, дигән сүз юк. Хәдистә бар, ләкин аны Мөхәммәд пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вә сәллам әйтә: минем рәсемемне ясаган кеше гөнаһлы булыр, ди. Пәйгамбәребез бик тыйнак кеше булган. Ул үзенең рәсемен, сынын ясарга рөхсәт итмәгән. Мөселман Бабур солтан үзе дә рәссам булган. Атаклы рәссамнарны сараена туплаган, алардан бик күп рәсемнәр ясаткан. Алар калдырып киткән миниатюралар дөньяны шаккатыра.
 

Бакый УРМАНЧЕ авызыннан, 1983.

Фикерле баш


Мәрҗани бер тәртәгә ике ат җигеп йөри торган булган. Юныс бай моңа әйтә:
– Губернатор кебек, син нигә сыңар тәртәгә ике ат тактың? Ә менә миңа ике тәртәгә бер ат та җиткән! – ди.
Мәрҗани җавапсыз калмый:
– Минем башны тартыр өчен, ике ат та аз әле, ә менә сиңа бер ат та күп, – дигән.
Бакый УРМАНЧЕ авызыннан, 1986. Ыңгырашу
Габдерәхим Утыз Имәни Бохарада укыган чагында бер мөәзиннең азан әйткәндә, «әс-салавате хәйре минән-нәүм», дип, соңгы «м» авазын төшереп калдырганы өчен:
– Ба мим гуй! «М» белән әйт! – дигән. Әлеге мөәзин хатасын төзәтмәкче булып:
– Әс-салавате хәйре минән-нәү ба мимгуй, – дип әйтә. Татарчага әйләндергәндә, эш болай килеп чыга: «Әс-салавате хәйре минән-нәүм», ягъни, «намаз йокыдан яхшырак дигән» сүзне «м» авазсыз «әс-салавате хәйре минән-нәү», дип укысаң, «намаз ыңгырашудан яхшырак», – дигән мәгънә килеп чыга.
«Ба мим гуй» «м» белән әйт, дип тә өстәгәч, ягъни әс-салавате хәйре минән-нәү ба мим, дигәч: «намаз «м» белән ыңгырашудан яхшырак», мәгънәсен ала. Дөресрәге, мәгънәсезлек килеп чыга. Чөнки әлеге бичара мөәзин халыкны болай чакырган булып чыга инде:
– Мөселманнар! Намазга торыгыз, намаз «м» белән ыңгырашудан да яхшырак!
 

Шиһабетдин МӘРҖАНИ.
«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»дан. 1989.

Рабит БАТУЛЛА тупламасыннан