Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кырынды авылы тарихыннан кыскача сәхифәлә

Беренче бүлек

Сукыр Сибгать кулак

      Якташыбыз тарихчы-галим Раиф Мәрдәнов: “Әгерҗе төбәге тарихы” китабында бабам Сибгатулланы Кырынды авылының сәүдәгәре булган дип язган. Дөрестән дә, олы урамга ян белән салынган алты почмаклы агач йортның кече ягын кибет итеп тоткан бабам. Моңа өстәмә дәлил булып  йортыбыз нигезен актара башласаң, көрәктәге туфракка ияреп өрек чикләвеге кабыклары, бакыр тиеннәр чыгар иде. Сәүдәгәр булуы өстенә бабам абзар тутырып терлек тә асраган. Мал асрауга бәйле бераз гына күңелемә кереп калган хәтирә.

   ...Кышкы таң иртәсе. Киерелеп-сузылып йоклап ятыр вакыт булса да, өйдәгеләр инде күптән аяк өсте. Йортыбыз ишеге бер ачыла, бер ябыла. Ачылган саен идән буйлап ыргылып салкын керә. Минем дә йокым ачылган, өстемә ябылган шактый авыр толыпның бер почмагын ача төшеп өйдәгеләрне күзәтәм. Әни белән әбием, өйдәге бәрәннәрне имезергә сарыкларны куып керттеләр. Йорт эче бәрәннәрнең елак тавышы, сарыкларның бәделдәве белән тулды. Әбием бәрәннәргә әниләрен табышырга булышып, имчәкләренә кушып йөрде. Төнлә бер сыерыбыз бозаулаган икән, бозавын күтәреп алып чыгып имезеп керделәр. “Мүкләгебез дә бозауга авырган кебек күренә, җылы абзарга кертик, килен”, - диде әбием. Икәүләп тагын абзарга чыгып киттеләр.

     Мин әле өч яшьлек сабый гына, авыл тормышының тынгысызлыгын күзәтеп, күңелем белән тоеп кына ятам. Бары шул гына. Крестьян тормышының авырлыгын, газабын мин үз җилкәмдә татый башлагач аңлармын әле.

    Инде Сибгать  бабама күчим. Сәүдәгәрлек үҗәте аңа Хәбибулла бабамнан күчте микән, төгәл генә әйтә алмыйм. Шунысы факт, Сибгатулла бабам күзлеләрне көнләштереп, “Сукыр Сибгать  лавкасы”  дигән кибет тоткан. Көн кирәк-яраклары:  чәй, шикәр, кызыл билле прәннек, өрек чикләвекләре, кер сабыны, хуш исле сабыннар белән сәүдә иткән. Бабам борынгыдан килгән кыпчак нәселеннән булгандыр: калмык битле, пеләш башлы, уртача буйлы, киң җилкәле, (ходай аңа чибәрлекне бирмәсә дә)   сөйкемле карт иде ул.

     Бабамның язмышы аянычлы булган. Ул сабый чагында ук  шул заманның коточкыч авыруы чәчәк (оспа) белән хасталана, бик авыр ята, терелүенә  өмет  тәмам  өзелгән көннәрнең берсендә кинәт могҗиза була – бабам аякка баса. Әмма рәхимсез авыру үзенекен эшләп өлгергән була шул инде. Бабам күзләренә ак төшеп сукырая. Ул, күзләрен бик тырышлык белән хәрәкәтләндереп, яктылыкны бераз гына чамалый торган сукыр иде.  Мин кечкенә вакытымда аның тезләренә менеп утырыр идем дә, күзләренең нәкъ үзәген каплаган  ак тышчага карап торыр идем. Бөтен җаным-тәнем белән шул шөкәтсез тышчаны кубарып атасым, аны да, барыбыз кебек бәхетле итәсем килә иде.

        Гафифә әбиемнең сөйләвенә караганда, сукыр бабама сәүдә итүләр һич тә җиңел булмаган. Бабам һәр көнне диярлек җилкәсенә аллы-артлы тубал асып, кулындагы таяк очы белән юлны капшап, йорттан-йортка кереп, йомырка җыеп йөргән, атна азагында  җыйган йомыркаларны олауга төяп Алабуга каласына озаткан. Ә аннан аңа товар алып кайтканнар. Товар ташучы булып безгә (ягъни бабама) кардәш тиешле Садыйк абзыебыз Галимов йөргән. Аның тырышлыгы белән сукыр Сибгать кибете товарларга кытлык кичермәгән. Бабам кибеткә килүчеләрнең акчалары өстеннән бармакларын йөртеп алганнан соң ничә тиенлек икәнең җиңел әйтеп биргән, бик сирәк ялгышкан, кәгазь акчалар булганда гына янына әбиемне чакырып ала торган булган. Әмма, әбиемнең сөйләвенчә, кайбер мәкерле бәндәләр бабамның сукырлыгыннан файдаланырга тырышканнар, бигрәк тә, кешенекен чәлдерергә яратучы, агайлы-энеле Әхмәдишаныкылар бабама тынгы бирмәгәннәр. Кибеткә таяк очына кадак кагып киләләр икән: берсе бабамның игътибарын читкә юнәлтеп сөйләштергән арада, икенчесе кибет киштәсендәге каплы чәйләрне, сабыннарны таягы очындагы кадакка эләктереп ала торган була. Кичләрен көнлек сатуына исәп-хисап ясап утырганда җитмәүчелек чыга башлагач, бабам бик кәефсезләнә, уйлана торгач, шиге Әхмадишаныкыларга төшә, чөнки “растрата” дигәне кибеткә нәкъ  Әхмадишаларныкы килгән көнне була. Берничә көннән теге караклар тагын кибеткә килеп керәләр, бабам тавышларыннан танып: “Гафифә! Гафифә  дим, яныма кер әле,” - дип әбиемне чакырып ала башлый.

    Әбием Гафифә турында берничә җөмлә язып китим әле.

    Гафифә әбием авылыбызга Олы-Барҗыдан дүрт чакырым ераклыкта урнашкан элек Бигәш, соңарак Мушик дип аталган авылдан килен булып төшкән. Сөйләүләренә караганда,  ул шактый нык  тормышлы гаиләдән була. Әбиемнең бер энесе Габдулла  заманына карата укымышлы кеше булырга тиеш. Шулай булмаса авылларында мөәзин булып тормас иде. Габдулла хәзрәт Төрдәледә бик еш кунак булып киткән. Әтием Галине бик яраткан, әтием дә аны белемле, акыллы кеше буларак хөрмәт иткән. Мин дөньяга килгәч, әтием, аның истәлеге булыр дип, миңа Габдулла исеме куштырган.

     Гафифә әбием Мушик авылында иң чибәр кызларның берсе була. Аның шулай кинәт кенә Сибгатькә кияүгә чыгуына күпләр гаҗәпләнәләр. Кара кыйгач кашлы, күмер кебек янып торган күзле, йөзеннән елмаю китми торган әбиемнең чибәрлеге олыгайгач та сакланды. Бервакыт әнием: “Каенанай, яшермичә генә әйт әле, ничек күрә торып сукыр каенатайга чыктың? ” – дип сорады. Әнием аның иң авырткан җиренә кагылса да, җавабын көттермәде шунда ук: “Дим белән чыктым, килен, дим белән”, - диде. Әбиемнең йөзе кинәт  боегып киткәндәй булды, әмма шул мизгелдә үк кабат яктырды. “Мине сукыр егеткә бирәләр дип ишеткәч, ялгызым калып мендәргә капланып еладым. Берничә көндә сулган гөлгә ошап калдым. Энем Габдулла Төрдәлегә барып Сибгатьне алып кайтып безне күрештерде. Күрешеп, сөйләшкәч, ошаттым. Чибәр булмаса да, акыллы булып чыкты Сибгатем, тамчы да үкенмим”, - диде әбием.

    Тагын бабам Сибгатькә әйләнеп кайтыйм әле.

  Бабам йомырка җыярга күрше авылларга да йөргән. Беркөнне эше белән мавыгып,  ул Чишмә авылында кичкә кала. Урамны иңләп көтү кайткан вакыт. Кулындагы таягы белән юлны чамалап авылны чыгып баручы бабам артыннан көтү үгезе иярә. Капка төбенә сыерларын каршы алырга чыгучылар, бу хәлне күрә торып, бабама кычкырырга оныталар, ахыры. Ул арада үгез килеп тә җитә, бабамның аркасына төртеп тә җибәрә. Бабам йөзе белән җиргә каплана, җилкәсендәге тубаллары, йомыркалары җиргә тәгәри.

        Сабый чагымдагы хәтеремә кереп калган тагын  бер вакыйга.

   Утызынчы елның эссе җәендә авылыбызда зур янгын чыкты. Йолдызлы авылына бара торган түбән урам янып бетте. Безнекеләр, йортыбызга, каралты-курабызга очкын төшүдән куркып, җиһазларыбызны читкәрәк чыгарып өйделәр дә, мине зур сандык өстенә утыртып куйдылар. Янгын чыккан урамда әле шушы көннәрдә генә бездән аерылып башка чыккан бабамның бертуган энесе Рәхмәтулла абзыйлар яши иде.  Кичен янгыннан кайткан Сибгать бабамның: “Рәхмәтнең  (ул Рәхмәтулла абзыйны шулай дип атый иде) хуҗалыгында инәсе дә калмады”, - дип үксеп елап утырганы хәтеремдә калды.  Көтүдә янгыннан калган малларын алып кайтып, безнең абзарга яптылар. Рәхмәтулла абзыйның гаиләсе дә безгә кайтып урнаштылар. Бергә озак яшәмәдек шикелле, бабам аларга кече күпер яныннан йорт сатып алып бирде.

     Рәхмәтулла абзыйлар шул йортта матур гына яшәп киттеләр. Рәхмәтулла абзыйның өлкән улы Лотфулла турында язып китим әле. Эшчән, акыллы абый иде ул.  Еш кына безгә килеп хуҗалык эшләрендә булышып китәр иде. Сугыш башлануының беренче атнасында ук без аны фронтка озаттык. Хатыны – безгә җиңгәй тиешле Фатыйха апа 1942 елның җәендә Ленинград өчен барган каты бәрелешләрдә һәлак  булуы турында кара кәгазь алды.  Шулай итеп Фатыйха җиңгәебез өч баласы белән тол хатын булып калды. Рәхмәтулла абзыйның кыз баласы Зифа апабыз Көчек авылы егете Хөснетдингә кияүгә чыгып үз тормышлары белән яшәделәр. Хөснетдин җизни дә, Лотфулла абый кебек туган илен яклап сугышта вафат булды.  Сугыш башланыр алдыннан гына “гербовка” белән Сталинградка күченеп киткән Зифа апаның гаиләсе юлларда мең төрле газаплар күреп, көч-хәл белән Көчек авылына кайтып егылалар.

 

Икенче бүлек

Авылда күмәк хуҗалык төзү

     Иртән үк кемнеңдер калын-тупас  тавыш белән: “Җыенга!  Хәзер үк җыенга барыгыз!” – дип тәрәзәгә кагып киткәнен яхшы хәтерлим. Тәрәзәбез каршындагы урамнан сөйләшә-сөйләшә халык җыенга агылды. Әтием җыеннан күтәренке кәеф белән кайтты. Авылда “калхуз”  дигән нәрсә оештыралар икән. Әтием колхозга керергә гариза биреп кайткан.  Иртәгә ике атыбызны да колхозга илтеп бирәчәк икән. Өйдәгеләр күңелсезләнеп, тынып калдылар, башларын борып бабама текәлделәр. Бабам, әтинең оештырылачак колхозны бик мактап сөйләгәнен тыңлап та бетермичә  тамак кырып алгач, телгә килеп, әтинең ул нәрсәгә ашыгып язылуын бер дә хупламады.  “Бүген кермәсәк, иртәгә кертәчәкләр колхозга, безгә алданрак керү файдалы”, - диде әти. Күрәсең ул, илдә бара торган күмәкләшү политикасын яхшы аңлагандыр.

     Икенче көнне әти арба-чаналарны, сука-тырмаларны төяп, төпкә җигелгән бурлы биябез кырыена икенче атыбызны бәйләп, колхозга илтеп тапшырды.

      Мин инде күп нәрсәне күрәм, аңлый бара идем. Авыл халкын колхозга тарту җиңел булмады.  Беркөнне шулай урамнан ярсып-ярсып кычкырган, елак тавыш ишетелде. Өйдәгеләр барыбыз да куркышып тәрәзәгә капландык.  Урамда берәү: “Бетерәләр!.. Талыйлар!.. Каравыл!” – дип  кычкыра, йортына кайтып барган җиреннән тукталып: “Кире барам... нигә миңа калхуз дигәннәре... гаризамны кире алам...билләһи, кире алам”, - дигән сүзләрен ишеткән әти: “ Акбаш абзый бугай ул. Көчләп колхозга керткәннәрдер үзен”, - диеп безне тынычландырды.

       Берникадәр вакыттан соң авыл халкын тагын җыенга җыеп алдылар. Әти аннан күңелсезләнеп кайтты. Җыенда Сибгать бабамны авыл байлары белән бергә “кулак” дип игълан иткәннәр икән. Әтиемнең сөйләвен колагымны торгызып тыңлавым хәтеремдә. Авыл халкы башта: “Сибгать абзый нишләп кулак булсын инде? Сукыр, гарип көенә авыл халкын шикәргә, чәйгә туйдырып торды. Аның сабыннары белән юынып бетләмәдек”, - дигәннәр. Җыенда тавыш, бәхәс китә. Районнан килгән вәкил, өстәл кагып халыкны тынычландырганнан соң, алдындагы папкасыннан кәгазь тартып чыгара да: “Җәмәгать, тынычланыгыз! Менә сез Хәбибулла улы Сибгатулланы бик тырышып яклыйсыз. Әмма, ул кешегез, Галимов Садыйкны, Хәтмуллин Гыйззәтулланы үзенең шәхси хуҗалыгында ялчылар итеп тоткан бит... фактмы бу... факт. Значит ул, эксплататор, менә сезнең кебек гади халыкны изүче”, - дигән. Аның чыгышыннан соң залдагы халык тынып калган. Тавыш бирүгә куйгач, бабам күпчелек тавыш белән кулак дип игълан ителгән.  Әтиемнең әйтүе буенча,  тиздән безне раскулачивать итәчәкләр, йортыбызны, каралты-курабызны, терлекләребезне тартып алачаклар икән. Әнием мышык-мышык борынын тарта башлады. Әбием: “И ходаем, йортыбыздан  урамга куып чыгарсалар, нишләрбез?” – дип елап җибәргәч, минем дә аңа кушылып елавым исемдә калган.

        1931 елда  безнең авылыбыздан күченеп утырган янәшәбездәге кече авылларны берләштереп, Кырындыда Сталин исемендәге зур колхоз оештыралар. Колхозда учет-хисап эшләрен алып бару өчен хисапчылар җитмәгәч, әтине идарәгә чакыртып, Чистайдагы өч айлык хисапчылар курсына җибәрәләр.

     Берничә җөмлә әтием турында.

   Әтием – Сибгатулла улы Минегали Сибгатуллин 1901 елда Кырынды авылының бер өлеше булган Төрдәле авылында дөньяга килә. Башта авыл мәхәлләсендә  оешкан мәдрәсәдә, аннан дүрт сыйныфлы мәктәптә белем ала. Әтием 18 яшендә Кызыл армиягә алынып гражданнар сугышында Сивашны аклардан азат итүдә катнаша. Шул заманда белемле генә кеше була.

       Әтине Чистайдан укуын тәмамлап кайту белән  Сталин исемле колхозга хисапчы итеп куйдылар. Шул елны гаиләбезгә зур кайгы килде, бабамны җирләдек. Җеназасына бик күп кеше килде. “Әйбәт кеше иде мәрхүм, өстендәге авыр туфрагы җиңел булсын! Йә, Раббым, урынын оҗмахта ит,” – дип изге теләкләр тели-тели  бабамны соңгы сәфәренә озаттылар.

       Инде  язып үткәнемчә  әти колхозда хисапчы, әнием авыл кибетендә сатучы булып эшли, эштән бик соң кайталар, кечкенә сеңлекәшем Наиләне багу (тәрбия итү) әбием белән минем өстемә төшә иде.

    Берничә җөмлә әнием турында.

      Әнием Кәшифә Мөхәммәтзарип кызы Көчек авылыннан иде.   Әтием аны Төрдәлегә, туганнарына утырмага килгән җиреннән алып калган. Әнием бик сыйфатлы, чибәр, шуның өстенә зыялы хатын иде. Әтием кебек үк берничә ел  мәдрәсәдә укыган, авыл мәктәбе тәмамлаган, мәгърифәтчелек  йогынтысы белән тәрбия алган әдәбиятчы. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Габделҗаббар Кандалый  шигырьләрен  яттан бик матур итеп сөйли иде.  Авыл халкы әниемне, белемле, зыялы кешеләр рәтендә йөртте.

 

Өченче бүлек

1934 ел

      Миңа алтынчы яшем тулып килгән вакыт.  Ул көнне әти эшеннән нигәдер бик борчылып кайтты.  Түш кесәсеннән гәҗит алып өстәлгә куйды да, кече якта кичке ашау әзерләп йөргән әнине янына чакырды. Әнием чыккач, гәҗитен кулына алып укырга кереште. Минем колагыма: “Ленинградта Смольный дигән җирдә Кировны атып үтергәннәр”, - дигән шомлы сүзләр кереп калды, “халык дошманнары” дигән сүзне генә аңлап җитә алмадым. Әнием бу хәбәрне  кибеткә килгән кешеләрдән алданрак ишеткән булып чыкты. – “Илебездә  әллә нинди куркыныч хәлләр бара, шаукымы безнең якларга гына килеп җитә күрмәсен инде”, - дип, бик борчылып, кече якка чыгып китте.

      Озак көттермәде, ул шаукым безгә дә килеп иреште.  Беркөнне районнан килгән прокурор колхоз  конторасында эшләп утырган әтине күреп: “Бу кулак малаен кем рөхсәте белән биредә эшләтәсез?” – дип, колхоз рәисе Ибраһим  абзыйга җикеренгән – “Иртәгәдән колхоз идарәсендә эзе булмасын” – дип кисәтеп китеп барган. Әти бичара үзен кая куярга белмичә берничә көн өйдә утырды. Хисапчы таба алмагач, Ибраһим абзый белән парторг  Хөбби абый, район үзәгенә  барып, “Безгә хисапчы җибәрегез”, - дип, райкомга керергә мәҗбүр булалар.

     Әтине, ниһаять, эшенә чакырып  алдылар. Әйбәт  кенә эшләп йөргәндә, 1935нең көзендә әтине кинәт кулга алып, Әгерҗегә алып киттеләр. Өйдәгеләрнең  берсе дә кулга алынуның сәбәбен белмәде. Әни иртә таңнан торып җәяүләп Әгерҗегә китте. Киткән җирендә ике төн кунып, кичен йортыбызда ут алгач гына бик күңелсезләнеп кайтып керде. Минем: “Әтине алып кайтмадыңмени?” – дигән соравыма елмаерга тырышып: “ Әтиеңнең эше бетеп җитмәде шул әле улым. Аллаһы боерса бер-ике көннән кайтыр,” -  диде.  Үзләре  әбием белән кече якка үтеп чышын-пышын сөйләшеп алдылар, миңа күрсәтмәскә тырышсалар да күреп алдым, күзләре яшьле иде.  Миннән ничек кенә яшерергә тырышсалар да, әти турындагы борчылулы  хәбәрне мин барыбер урамнан ишетеп кайттым. Ибраһим абзый ычкындырган, Галине бик зур статья белән гаеплиләр, дип.  Әтине кызганучылар да, кулга алынуына шатланучылар да бар иде.  “Галигә 58 нче  статья чәпегәннәр, тиздән дөпелтәчәкләр”, - диеп үзебезгә кардәш тиешле берәүнең урамда гайбәт сатып йөрүен ишетү гаиләбезгә бик авыр булды. Әтине кулга алудан  соң  күп тә үтмәде,  60 яшьлек Каримулла абзыйны алып киттеләр. Аның да статьясе әтинеке кебек үк икән. Янәсе, ул да, колхозыбызны тарату өчен  “корткычлык”  эшләре алып барган. Каримулла абзый турында төрле имеш-мимешләр белән урам тулды. Имеш, ул, катып беткән дегет белән арба күчәрен майлап торганда, яныннан үтеп баручы  бер урыс (безнең авылда урыслар да яшәде) туктаган да: “Каримулла абзый, што у тебя за мазь”, - дип сораган. Күчәргә ябышмый торган мазьга болай да кәефе киткән карт: “Какая влач, такая маз”, - дип ычкындырган, янәсе.  Икенче, дөресен,  әнием миңа болайрак  итеп сөйләде. Авылда уракка төшкән вакыт, эшләр уңайга гына барганда көннәр кинәт яңгырга керә. Урак өсте болай да авыр барганга борчыласы урынга, мәзәк яратучы шаян карт сүзенең алдын-артын уйлап тормыйча, басуда яңгырдын ышыкланып торучы колхозчылар алдында тыпырдап бии-бии такмаклап җырлый: 

      Яу яңгыр, яу яңгыр

               Калхуз йөрәген яндыр,

              Калхуз эшләгәнне яратса да ,

              Икмәкне аз тарата... һоп...һоп...

      Кохозчыларның кайберләре, аның мәзәкләрен хуплап, авызларын җырып,чәбәкәй чабып торалар. Әлифне таяк икәнен дә танып белмәгән надан карт, илдә барган куркыныч хәлләрне төшенеп җитмичә, зур хата ясап ташлый. Телең тик тормаса, башың белән аякларыңа авырлык килер дигәндәй, Каримулла абзыйга үчлекле берәү табыла, басуда күргәннәрен тиешле урынга илтеп җиткерә.

       Әти белән Каримулла абзыйны Әгерҗе милициясендә озак тотмыйлар, этап белән Алабуга төрмәсенә озаталар. Каримулла абзый кебек әти дә, явыз ният белән  колхоз төзелешен таратырга тырышуда гаепләнә. Әтинеке болайрак була: колхозчылар җыелган бер урында әти: “Быелгы уңышның тулаем җыемын хисаплап чыгардым, узган елныкыннан кимрәк чыкты, шуңа күрә колхозчыларга икмәкне бераз гына кимрәк таратырга туры килер”, -  дип ычкындыра. Авыздан чыккан сүз чыпчык кебек пырылдап оча да китә, аны кире кайтарып булмый шул. Әти үзенең ялгышып җибәргәнен аңлап иренен тешли, ләкин соң була инде. Шуны гына көтеп йөргән берәү: “Кулак малае Сибгатуллин Гали колхозыбызны тарату өчен астыртын гына “корткычлык” эше алып бара”. -  дип районга язып җибәрә.                                                        

      Йортыбызда күз яшьле, кайгылы көннәр башланды. Әниемне дә кибеттән алдылар, ул инде, сохарилар киптереп, пешеренеп Алабуга төрмәсенә әтием янына барырга әзерләнергә кереште. Атна башында Кәримулла абзыйның уллары, колхоздан ат юллап, үзләре белән әнине дә сыйдырып, иртә таңнан Алабугага чыгып киттеләр. Әбием аларны елый-елый догалар укып, изге теләкләр теләп озатып калды. Безнең өчен дөнья караңгыланды, йортта ямь бетте, зур түземсезлек белән әнинең әйләнеп кайтуын көттек. Урамга чыксаң, урам берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр белән тулган. Илебездә янәсе халык дошманнары шул кадәр күбәйгән, милиция  кулга алып бетерә алмый икән. Тагын шунысы, корткычлык эшләүчеләрнең барсы да, бай балалары, кулак малайлары икән. Әле кайчан гына бергә кочышып уйнап йөргән дус малайларым да, төрле сылтау тапкан булып миннән читләшә башладылар. Бу исә мине күзләремнән яшь чыгарып гарьләндерә иде.

      Атна азагында әни Алабугадан кайтып төште. Ул бик арыган, йончыган иде. Әбиемә миннән яшереп сөйләргә тырышса да, малайлардан яшереп буламы соң, әбиемне хәйләләп кыса торгач күпмесендер яшереп булса да, үзенең бераз кытыршырак җылы кулы белән башымнан сыйпап, җайлап кына сөйләп бирде. Әти кебек гаепләнүчеләр төрмә тулы икән анда. Төрмәдәгеләрнең хәлләрен белергә килүчеләр дә бик күп ди. Төрмә башлыгы бик тупас кеше икән, әниеңә әтиеңне күреп сөйләшергә рөхсәт итмәгән. Төрмә кырыенда буталып йөрмәскә кайтып китәргә кушканнар. “Ишеттеңме инде, ишетсәң шул, болай да борчулы әниеңне сораулар белән аптыратма, яме, улым,”- диде әбием. Йортыбыз бушап калды, хәл белергә килүчеләр дә, әтинең дуслары да күренмәделәр. Үзен кая куярга белмичә йөргән әни түзмәде, өйдә бер атна торгач, пешеренеп тагын Алабугага китеп барды. Әбием белән көн саен: бу юлы нинди күңелсез хәбәрләр белән кайтып керер икән дип борчылып әнине көттек.

       Әни бу юлы дүрт төн кунып кайтты. Тышта капка шыгырдау белән бу әни булырга тиеш, мин аны капкабызны ачып керүеннән үк, ул икәнен таный идем, өстәл арасыннан сикереп торып ишеккә йөгердем. Алданмаганмын икән, ишектән керүче әнием иде. Ул мине кочып алып аркамнан кагып сөйде. Йөзе елмаюлы иде әнкәйнең, мин күңелем белән аның кайгысы бераз җиңеләйгәнен тойдым, ничектер рәхәт булып китте. Менә ул: “Исән,  имин генә  яшәдегезме әни”- дип елмаеп әбием белән күреште. “Без шөкер генә килен”,- диде әбием. Аннан әнигә чишенергә булышып торган җиреннән сагаеп кына: “Бу юлы баруыңда Минегалине күрә алдыңмы соң?”- диеп сорады. Чәй эчәргә утыргач әнием Алабугада күргән хәлләрен бу юлы күз яшьләрсез генә сөйләп бирде. Әнине бу юлы да начар кабул иткәннәр. Төрмә начальнигы әнинең үтенечен тыңлап та тормаган. “Соңгы тапкыр әйтәм, синең иреңнең статьясы белән бернинди свидание юк һәм була да алмый”, –дип кайтып китәргә кушкан. Әни икенче көнне  килгәч, әнине кабинетыннан куып чыгарган. Шулай итеп әтине күрү өмете юкка чыга, кире авылга кайтып китүдән башка чара калмый. Күз яшьләренә тыгылып чыгып барганда әнине берничә көн рәттән өзгәләнеп йөргәнен күзәтеп торган төрмә сакчыларының берсе, кырыеннан узып барган әнигә, шыпырт кына, прокурорга барырга куша.  Прокуратураның урнашкан урамын, йорт номерын әйтә. Әни бу шәфкатьле бәндәгә рәхмәт әйтеп, ашыгып шул йортны эзләп китә һәм таба. Ләкин подъезд төбендә  торучы сакчылар  прокурорның кабул итү вакыты үтте инде, иртәгә килерсең дип әнине кире боралар.

    Төнен кысан гына бер фатирда йокысыз үткәреп әни иртән тагын шул йорт каршына килә һәм үзеннән дә алданрак килгәннәр рәтенә баса. Чираттагыларның сөйләшүенә колак салып прокурорның бик шәфкатьсез түгел хатын-кыз икәнен, татар милләтеннән икәнен ишетә. Монда инде берничә көн элек килгәннәр дә бар икән. Әни ул көнне дә прокурорга керә алмыйча фатирына кайтып китә. Икенче көнне көн кичкә авышканда гына прокурорның кабул итүенә ирешә. “Кыска гына итеп сөйлә, мин үзем аңлармын” , - ди әнигә прокурор. Әнине тыңлагач телефоннан шалтыратып төрмә начальствосы белән сөйләшеп ала, әңгәмә урыны-урыны белән шактый кискен төстә бара. Яныбызга кергән хәрби киемле хатынны прокурор янынарак чакырып алып ниндидер күрсәтмәләр бирә. “Ул хатын, мине үзе белән ияртеп китте дә, кабинетына алып кереп өстәлдәге машинкасындагы кәгазьгә басып алгач, тагын беразга югалып торды, янәдән кергәч кулындагы кәгазен сузып: “Менә сезгә рөхсәт язуы. Төрмә начальствосына тапшырырсыз”. - диде дә мине тышкы ишеккә кадәр озатып чыгарып җибәрде. Шулай итеп мин Гали белән 5 минутлык күрешү бәхетенә ирештем, диде әни. - Аның исән-сау икәнен үз күзләрем белән күргәч йөрәгем бераз тынычланды.” “Алдагы хәлем бик яман күренми, миңа ташланган ялган гаепләрдән котылырга өметем бар. Минем өчен бик бетеренмәгез”, -  дигән әти.

       Аллаһы Тәгаләдән күз яшьләребез белән ялваруларыбыз кабул булгандырмы, чыннан да әтинең язмышы уңай якка үзгәрә. Бу болай була: көннәрдән бер көнне әти утырган камерага өлкән яшьтәге бер кешене кертеп ябалар. Баштарак шактый көннәр бер-берсеннән шикләнеп үтә. Чөнки камераларга махсус провакаторларны кертә торган булалар. Берникадәр вакыттан соң, сынашу вакыты үткәч алар якынаеп, танышып китәләр. Әти кебек ул да полит тоткын була. Ул әтидән бу замандагы коммунистларның үткәрә торган политикаларына каршы кеше икәнлеген яшерми. Шул тоткынның соравы буенча әти аңа бөтен автобиографиясен сөйләп бирә. Тегесе аны диккать белән тыңлап бетергәч: “Болар барсы да дөресме?  Ялган китмәдеме?”- дип сорый. Әти яңадан бер тапкыр сукыр бабамның лавка дип аталган кибет тотканын, аннан кергән табышның гаиләләрен туйдырырга гына җиткәнен, түкми-чәчми сөйләп бирә. Чәчә торган җирләренең күләмен дә, ике ат тотканнарын да яшерми. “Юк, - ди тоткын, - бу Сезне кулга алу өчен җирлек була алмый. Сез, колхозда хисапчы булып эшләгән җиремнән алып киттеләр дидегез, бәлки эш шунда, хәтерләгез әле яхшылып”, - ди. Әти, колхозчылар алдында:  быел икмәкне сезгә узган елгыга караганда кимрәк өләшергә туры  килмәгәе дигән сүзләрен кабат исенә төшерә.  “Ләкин мин бит бу сүзләрне коткы тарату нияте белән әйтмәдем. Икмәкнең тулай җыемын хисаплап чыгаргач әйттем. Дөресе шулай иде бит ”, - ди әти, ялгышына үкенеп. “Әйе, бик начар эшләгәнсең. Югарылардан ышынычлырагы хәзер Михаил Иванович Калинин. Әйдә без аңа хат язып карыйк”, - ди тоткын. Революциягә кадәр күп тапкырлар төрмәләрдә утырган бу карт коммунист хатны ничек төрмәдән чыгарырга җаен таба.  Үзе кебек үк коммунист, янына килеп йөри торган хатыны аша яшерен юлларын табып хатны чыгара. Ике ай чамасы вакыт үткәч, әтине беркөнне төрмә начальнигы бүлмәсенә чакырып ала. Бүлмә түрендәге өстәл арасында чаларган чәчле, кара оправалы күзлек кигән ир кеше утыра. Үзен прокурор дип белдергәч, кулындагы сөргечле конвертны күрсәтеп: “Бу хатны сез яздыгызмы?” – дип сорый. Әти башта каушап кала, куркып кына: “Нинди хатны?” – ди. “Томанага салынмагыз. Михаил Иванович Калининга хат сез яздыгызмы? – дип сорыйм мин сездән”. – үзе кырыс караш ташлап әтигә төбәлә. Теге тоткынны башка урынга этап белән озаткан булалар. Әти тиз генә фикерләп ала, аның исемен әйтсә, хыянәт булачак, кинәт кыюланып: “Әйе, мин яздым”. – дип җавап бирә. Прокурор шактый вакыт әтигә сынаулы караш ташлап торгач, сакчыга әтине камерасына алып китәргә куша.

         Соңрак әтигә мәгълүм була. Калинин имзасы белән: “Бу тоткынның хаты өйрәнелде, коллегия аның гаебен тапмады, статьясы төзәтелде. Коллегия күчергән статья буенча авылында хөкем итегез”, – дип язылган була. Алгарак китеп шунысын әйтим, әтине 1935 елның май аенда авылыбызда хөкем иттеләр. Әти өстеннән язган кеше авылдан чыгып качкан булып чыкты. Башка шаһитлар хөкем барышында буталышып беттеләр, әти алдында гафу үтенделәр. Парторг Хөбби абыйның әтине яклап ясаган чыгышы бик урынлы булды. Суд әтине аклады.

       Сәбәбен ачык кына әйтә алмыйм, әти нигәдер үз эшенә кире кайтмады, Көчек авылы сельпосына хисапчы булып урнашты, без гаиләбез белән шунда күченеп, ике ел шул авылда яшәдек.

   Искәрмә. Утызынчы, утызберенче еллар дәвамында минем бабам кебек үк кулак дип игълан ителгән Вәли, Шәймөхәмәт, Закир байларның таш кибетләрен, Матвей байның чәчкеч-ургычларын, матилькаларын, йортын тартып алалар. Безнең дә каралты-кураны сүтеп алып киттеләр.. Өйдәгеләрнең, ярый әле йортыбызны калдырдалар, дип сөенгәннәре хәтеремдә калды.

      Көчек авылында мин беренче сыйныфка укырга кердем. Шунысы хәтеремдә, башка авыллардагы кебек үк монда да тормыш бик авыр иде. Авыл халкының авызы икмәккә туймады. Шулай булса да мәктәп балаларын туйдырырга тырыштылар. Озын тәнәфескә туры китереп мәктәп завхозы Зәкәрия абый (урыны оҗмахта булсын, ул туган илен яклап 1942 елны сугышта вафат булды) чанага төяп, мәктәп аты белән авыл пекәрнәсеннән парлары чыгып торган икмәк алып кайтыр иде. Аны зур пычак белән кискәләп (икейөзәр грамм булды микән инде) төгәл итеп кулларыбызга тоттыра иде. Болары инде һич онытылмас күңелле мизгелләр.

    Әтине көтмәгәндә Әгерҗе райпосына бухгалтер итеп күчерделәр, без төянеп кабат авылыбызга кайттык. Кайтуыбызга “раскулачивать” итеп йортыбызны сүтеп алып киткәннәр. Алдыбызда хәрәбәләр, туфрак өемнәре күзләребездә яшь, тилмереп як-ягыбызга карап торабыз, кая барырга, фатир юнәлткәнче кемгә урнашып торырга? Шулай нишләргә белмичә аптырашып торганда яныбызга сулышы кабынган Садыйк абзый  йөгереп килеп җитте. “Әйдәгез, әйдәгез миңа киттек, оясыз йомран кебек аптырашып тормагыз. Өммегөлсем әбиегез дә, үзеңнән калдырма, ияртеп алып кайт”, - диде.  Әти башта ни әйтергә белми таптанып торды да: “Сезгә кысынкылык ясамабызмы соң, Садыйк абзый?” – диде. “Юк, юк. Бернинди кысынкылык та булмас, йортым иркен, күңелем киң. Сибгать абзыйдан бик күп яхшылык күрдем. Кибетенә тауар ташып йөргәндә аның каршында гөнаһларым да булгандыр, Ходай кичерсен. Әйе, дөньяда яшәгәндә барысы да булгандыр. Менә балаларына яхшылык эшләргә җае чыкты әле”, - дип сөйләнә-сөйләнә безне үзенә ияртеп алып китте. Тиздән Садыйк абзый безгә йортын сатып, үзе кече урамнан дүрт тәрәзәле җыйнак кына өй алып, Өммегөлсем әби белән шунда күченделәр.

      Әти безне   урнаштыргач, Әгерҗегә билгеләнгән эшенә китеп барды. Без биредә әби, әнием һәм мин яшәп калдык.

Дүртенче бүлек

Онытылмас 1936 ел

        Ул елны яз башыннан ук яңгыр яумады. Басудагы игеннәр дымга сусап, тамырлары җиргә укмашып, корып киптеләр. Тау буендагы үләннәр саргаеп юкка чыктылар, тау өсләре сөрелгән җир кебек каралып калды. Минем икенче сыйныфта укыган чагым, мәктәптән кайткач,  иптәш малайларым белән ат абзарына йөгерәбез, кесәләребезгә бәрәңге, әниләр күрмәгәндә чәлдергән икмәк кисәкләре, кайберләребезнең култык асларында бер-ике учма булса да печән. Колхоз бахбайларының алларында коры улактан башка берни юк.  Алар, без абзарларында күренү белән иңрәп кешни башлыйлар. Тизрәк алып килгән нәрсәләребезне авызларына каптыра башлыйбыз.  Коры сөяккә калган бичаракайларга караган саен үзәкләр өзелеп китә.

      Инде ферма түбәләрендә ярым черек саламнарны ашата башладылар, анысы да норма дигән нәрсә белән генә бирелә икән. Язгы чәчү борын төбендә генә: колхозчылар, бу атлар  белән чәчүне ничек башкарып чыгарбыз икән дип  кайгыралар, шуңа үзләренең авызларыннан өзеп атларга, терлекләргә ярдәм итәргә тырышалар.

      Утыз алтының язгы чәчүе бик авырлык белән үтүе турында өлкәннәрнең зарлануы хәтердә калган. Шул ук елның көзендә авыл халкына бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр ирешеп торды: янәсе, дошманнар язгы чәчүне белә торып “провалить” иткәннәр, атларның арыклануы, терлекләрнең күпләп кырылуы да, корылык килүдән генә булмаган, барсы да “халык дошманнарының” колхоз төзелешен астыртын какшатып ятулары икән. Хәбәрләрнең хәтәре, чәчләр үрә торырлыклары безнең районыбыз турында иде. Янәсе, безнең районда да, халыкның борын астында гына “корткычлык”  эшләп яткан җитәкчеләребезне -  райкомның беренче секретаре Полютинны, район җир бүлеге башлыгы Уразаевны, тагын аларның берничә иярченен фаш итеп кулга алганнар. Әти газетадан шул хәбәрне укып бөтенләй аптырап калды, аннан кайнарланып кулындагы газетасын читкә атып бәрде дә: “Фатыйх абый Уразаевны үз атам кебек яхшы беләм, ул нинди “халык дошманы” булсын, яла бу, яла ягу”, - дип чарасыз тавыш белән кычкырып җибәрде. Йөрәк турын ышкып, тынычлана алмыйча ишекле-түрле йөрде.  Ул көннәрдә кулга алулар тагын да ешаеп киткәндер, әнием кибеттән, Көчек авылының колхоз рәисе Шәехов Хөбби абзыйның да кулга алынуын ишетеп кайтты.   Хөбби абзый, колхозында ашатыр ризык калмагач, атларны вакытлыча колхозчыларга тараткан икән, шул рәвешчә атлар исән калганнар. Ләкин бу эшне хуплыйсы урынга,  киресенчә,  ниндидер бер әшәке җанның әләге белән колхоз малларын тарату итеп карап, Хөбби абзыйны төнлә килеп кулга алалар. Шул көннәрне Чишмә авылыннан Вахрушевны, участок ветеринары буларак, колхоз терлекләренең күпләп үлүенә корткычлык нияте белән юл куйганы өчен дип кулга алынуы ишетелде.  Янәсе, бу  авыл хуҗалыгына зыян китерүе югарыдан Уразаевның яшерен күрсәтмәсе белән эшләнгән.

    Искәрмә.  Полютинны, Уразаевны һәм алар белән бергә гаепләнеп кулга алынган берничә кешене Верховный судының хөкем карары белән 1937 елда атып үтерәләр.  Сталин үлгәч, Партия Үзәк комитеты каршында төзелгән  махсус комиссия аларның эшләрен кабат тикшереп гаепләрен тапмыйча барсын да аклап карар чыгара.

 

Бишенче бүлек

Кырынды тулы булмаган урта мәктәбе /ТБУМ/

   Мин беренче сыйныфны Көчек мәктәбендә тәмамладым. Икенче сыйныфны үз авылымда Кырынды мәктәбендә башлап җибәрергә туры килде. Ул елларда мәктәбебез ТБУМ дип атала иде.

    Калай түбәле бер катлы агачтан салынган мәктәп һәм аның белән янәшә ике катлы шундый ук агач мәктәп иде. Күрәсең укучылар күп булгандыр инде, бераз читкәрәк ике сыйныф укучы сыярлык  тагын бер мәктәп төзеп куйдылар. Авылыбызда революциягә кадәр рус балалары өчен өч сыйныфлы церковно-приходский, татар балалары өчен башлангыч белем  бирүче мәктәп була.  Бик тырышып сорашып йөрсәм дә, укытучылар кемнәр булганын эзләп таба алмадым. Кайберләре вафат, кайберләре каядыр күченеп киткәннәр булып чыкты. Мин укырга кергәндә мәктәп директорыбыз Ибәтов Гата абый иде. Сыйныфларда урын җитмәү сәбәпле, балалар ике смена укыдылар, чөнки беренче сыйныфтан җиденчегә кадәр рус-татар сыйныфлары параллель  иделәр.  Ул елларда мәктәптәге укучылар санын ике йөздән артык дип сөйлиләр иде. Хәтеремдә тагын шунысы яши, Иванов фамилияле укытучыбыз Мәскәүдән түшенә орден тагып кайтты. Ул орденын ялтыратып коридордан үткәндә шул орденны күреп калу өчен этешә-төртешә алдына чыгарга тырышыр идек.

     Яшәештә һич тә онытылмый торган мизгелләр, укытучылар була бит.  Шундыйларның берсе – Пермь ягыннан килгән укытучыбыз Хәмид абый Аметов.  Өстендә арзан гына тукымадан тегелгән костюм, ак күлмәк (ул күлмәкнең якасын һәр кичне югандыр), чөнки ул яка акшарлаган кебек ап-ак иде.  Үзенең мөләемлеге, гадилеге белән безнең күңелләрне бик тиз яулады ул. Үзе дә малайлыктан чыгып җитмәгән бу яшь җилкенчәк, тәнәфестә дә, физкультура дәресләрендә дә безнең белән тәгәри-тәгәри рәхәтләнеп уйнар иде.

    Безне гашыйк иткән тагын берсе – өлкән  пионервожатыебыз Алмазия апа Аматыч булды.  Ифрат бала җанлы иде ул мәрхүмә. Үземнең  пионерга кабул ителәчәк көнемне түземсезлек белән көткәнемне, шул чибәр вожатый апаның муеныма кызыл галстук бәйләгәне  әле хәзер дә күз  алдымда.

    Хәзер уйлап утырам да, пионерлар оешмасы бик матур эшләр башкарган икән. Бигрәк тә тәрбияви чараларны күз алдында тотам мин. Отряд советларында тәртип бозучы,  дәресләрен әзерләп килмәүче, гел икеле алырга гадәтләнгән укучы пионерларны отряд советында  аяк өсте бастырып сәбәпләрен тикшерер идек. Дәресләрен авыррак үзләштерүчеләргә ярдәмгә отличникларны беркетер идек. Һәр атна азагында ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышырга йөрдек. Тагын, елмаеп, күңел хисләремне кушып, шунысын өстәп әйтим – муеннарыбызда кызыл галстук, чалбар тезләребездә берничә ямау, аякларыбызда чабата иде безнең.  Шулай булса да, Совет иленең горур, хөрмәтле балалары идек. Без Ленинны яратып җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. “Пионер! Син,  бөек Ленин партиясе өчен көрәшкә әзерме?” – диюгә, кулыбызны маңгаебыз турына күтәреп, “Һәрвакыт әзер!” –  дип салют бирдек. Нинди генә булса да ул безнең туган илебез, Ватаныбыз иде.

          Мәктәбебездә гөрләп әдәби түгәрәк эшләде. Мәктәбебезгә авылдашыбыз яшь укытучы Фоат абый Садыйков кайткач ул тагын да җанланып китте. Фоат абый музыкага да һәвәс укытучы иде, кулыннан мондалинасы төшмәде. Шигырь язарга сәләтле укучылар һәрдаим игьтибар үзәгендә булдылар. Кемнеңдер шигыре мәктәп стена газетасында басылуы шатлыклы бер вакыйга булыр иде. Әдәби кичәләрдә укучылар үз шигырьләре белән рәттән Нур Баян, Әхмәт Исхак, Муса Җәлил шигырьләрен, поэмаларын укырлар иде. Тагын да күңелле мизгелләр: 1 Май, Октябрь революциясе бәйрәмнәрендә матур концертлар куеп, авылыбыз урамнарыннан кызыл әләмнәр күтәреп, боргылар кычкыртып, барабаннар кагып үтәр идек.

         Мәктәп турында язганда тагын бер яраткан укытучыбызны - Равил абый Гәрәевны онытып үтсәм гөнаһ булыр иде. Равил абый безгә укытучы булып Татар Шаршадысы авылыннан килде. Яшь булгангамы, юашрак иде ул. Татар теле дәресенә чакырып кыңгырау чыңлый, без һаман класста пәри туе туздырып шаярабыз. Менә ул култыгы астына класс журналын кыстырып ишектән керә дә, биредәге хәлне күреп бер аягын алга атлап кинофильмнарда тукталып калган кадр кебек хәрәкәтсез калып безнең тынычланганны көтеп тора. Ниһаять,  класс тынгач кына урынына барып утыра. Нинди сабырлык! Аның бервакытта да өстәл төеп, кычкырынып безне тиргәгәне булмады. Шунысы үкенечле, без аннан гафу үтенергә өлгерә алмыйча калдык. Равил абый сугыш башлануның беренче көнендә үк чакырылып фронтка китеп барды. Һәм без аның кырык икенче елны туган илен, укучыларын яклап батырларча һәлак булганын ишеттек. Гафу ит безне, Равил абый. Ходай рухыңны җәннәт белән бизәсен!

                                          Алтынчы бүлек

                             Иске тормыштан яңага омтылу

           Авыл халкының тормышы гел тетрәнү, кулга алулардан гына тормады, әлбәттә. Авылда колхоз оешып бетеп килгән утыз бишенче еллар. Миңа җиде яшь тулып килә, авылда барган хәлләрне күзәтеп, аңларга тырышып йөргән чагым. Халык авырлык белән булса да, яңалыкны кабул итә башлады. Ул елларда клуб мөдире булып Татар Шаршадысыннан килгән Корбангалиев дигән (халык аны Корбангали дип атады) егет эшләде. Ул бер үк вакытта комсорг та булгандыр ахыры, чөнки ничә генә күрмә артыннан яшьләрне ияртеп йөрер иде. Бу егет авылда чын культура революциясе ясады дисәм, һич тә ялгыш булмастыр. Йортларда сәкеләрне бетерү, кандала, таракан кебек паразитларга каршы көрәш, шәхси гигиена кагыйдәләренә игътибар: лаканда юынудан юынгычларга (умывальникларга) күчү, гаиләләрдә һәркемгә аерым сөлгеләр булдыруны максат итеп куйды. Корбангалиев абый үзе белән комсомол яшьләрне ияртеп, һәр йортка кереп шуларны тикшереп йөрер иде. Яшьләр, куелган таләпләрне үтәгән йортларның түренә “Культурный йорт” диеп язылган табличкалар куярлар иде. Хәтерлим, Корбангали абый авылыбызда, халык арасында аерым абруйга ия кеше булды. Үзебезнең өйдәгеләр дә, “Корбангали әйтте”, ул болайрак кушты диеп сөйләшерләр иде. Минем хәзер дә ул оештырган уракка төшү парады күз алдымда тора әле. Бүген парад була икән дигән сүзне ишетеп, без парад нәрсә икәнен дә белмәгән малай-шалай, “Нардомга” йөгердек. (Ул елларда авыл клубын, нардом дип йөртәләр иде). Без, тыныбыз бетеп килеп җиткәндә Корбангали абый колхозчыларны сафка тезеп тора, тезелгәннәрнең берсе дә буш кул белән түгел, берәүләре сәнәк, икенчеләре тырма тоткан, кызларның, апа-җиңгәчәләрнең җилкәләрендә-ураклар. Сафлар тигез булып тезелеп беткәч, Корбангали абый колхозчыларны уракка төшү белән тәбрикләп берничә сүз әйтте. Аннан авылыбызның иң оста гармунчысы Шәйхетдин абыйны сафлар алдына бастырды да, тегесе марш көен сыздырып җибәрде. Кузгалып киттек, аякларыбыз марш көенә очына-очына атлый. Колхоз идарәсе каршында басып торган җитәкчеләр каршыннан тамак төбебез ертылганчы “Ура” кычкырып үттек. Бу, авыл тормышының иң күңелле мизгелләре иде!

 

Җиденче бүлек

Авыл тормышы җиңел түгел

     Колхоз - хезмәтне оештырудагы кайбер кыенлыкларны җиңә барып алга үрмәләде. Авылыбыз әйләнәсендәге сигез авыл, сигез колхоз булып үзәктә Кырынды авыл советы карамагында иде. Ул елларда авыл советы белән Вәли абый Әхмәдиев җитәкчелек итте. Кырынды авылында ярлы гаиләдә туган, уртача буйлы, калымчарак тавышлы, какча йөзенә ятып торган шомырт кара күзле кеше иде ул. Өстендә уңа башлаган яшкелт гимнастерка, билендә киң каеш, галифе чалбар, аякларда хром итекләр. Ул елларда җитәкчеләрнең күбесе шундый хәрби киемнән йөрделәр. Вәли абыйның белем дәрәҗәсе башлангыч кына булса да, оештыру, тәлап итү сәләте булгандыр, чөнки ул озак еллар авыл советын җитәкләде. Һәм берничә ел колхоз рәисе булып та эшләп алды. Сугыш һәм сугыштан соң елларда, хәтта ике-өч ел дәвамында Район авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып та эшләде. Хәер, белем ягына килгәндә Кырындының “Яңалиф”, Төрдәленең Буденный исемендәге, “Йолдыз”, “Хор.Ключ”, “Сосновка”, “ Петровский”, “Рождественский”ның Пушкин исемендәге колхоз рәисләре: Биктаһир, Галимулла, Садыйков Галиәскәр, Сухих, Иван Красноперовлар башлангыч белемлеләр, ә кайберләренең анысы да булмагандыр дип уйлыйм. Ләкин алар җирдә, туфракта аунап үскән кешеләр иде. Яңа оешкан күмәк хуҗалыкны алып бару өчен аларның белемнәре дә, тәҗрибәләре дә җитмәгәндер. Ләкин халык ышанып тапшырган хезмәтләрен намус белән үтәргә тырыштылар алар.

        Авылда совет власте урнашып җитсә дә, халыкка җиңел түгел иде эле. Итәге тулы бала белән тол калган Сәйдә апа колхозда бер ялгызы эшләп (хезмәт көненә) күпме генә икмәк алгандыр инде? Әлбәттә, бик аз булгандыр, ана җаны түзәме соң, балаларын ачтан үтермәс өчен ул һәр атнаны Әгерҗегә йөрде, җилкәсенә күтәреп буханка ташыды. Бичаракай, басуда яңа иген өлгергәнче җәяүләп күпме юллар үтте икән.

     Икенчесе - җиде бала анасы Мәфтуха апабыз. Анысы Мәскәүгә йөрде. Авыл халкын сокландырып, русчасын да чиле-пешле генә маташтырган Мәфтуха түтиебез һәр айны Мәскәүдән кием-салым тутырып кайтыр иде. Тагын шунысын да өстәп язып китим, Мәфтуха апа кеше хәленә керә белә торган юмарт хатын иде. Үз балаларыннан артканын бик үтенеп килгәннәргә дә бирде ул.                                                                                                                  

       Нигәдер, ул елларда, мануфактура дигән нәрсәгә дә кытлык иде. Авыл халкы хәтта ситсыга да туймады, кибеткә ситса кайтканы ишетелсә, дәрт кубып кибеткә йөгерерләр, күз ачып йомган арада дилбегә буе чират барлыкка килер, этеш-төртеш, талаш-кычкырыш китәр, кибет алды ситса сатылып беткәнче корт күче кебек гөж килеп торыр иде. Чираттагылар: “Бер кулга биш метрдан артык бирмәгез, барыбызга да җитсен иде”-дип кат-кат кычкырып торырлар иде. Чиратлары җитеп алырга өлгергәннәр, ситсаларын култык асларына кыстырып, маңгай тирләрен сөртә-сөртә бәхетле елмаеп чыгарлар иде. 1939-1940 елларда кибетләргә нигәдер шикәр-конфет кебек чәй тәмнәре дә сирәк кайта башлады. Тәмәке дә югалды, әтиләр кибеттән-кибеткә махорка эзләп йөрделәр.

 

                                             Сигезенче бүлек

                                     Авылда – үзгәрешләр 

        Әкренләп колхоз тормышы уңай якка таба үзгәрә башлады. Авылыбыздагы “Яңалиф”, “Буденный” исемендәге ике колхозга “Коммунар” дип аталган ике комбайн һәм “полуторка” атамалы йөк машиналары кайтты. Ул көн хәтеремдә: күк йөзе чалт аяз, авыл башыннан башланган арыш басуы үзенең өлгергән тук башаклары белән тирбәлеп “урыгыз инде мине” дигән төсле игенчене көтә. Авылда: бүген басуга комбайнны чыгаралар икән дигән хәбәрне ишетү белән авылның яше-карты шул могҗизалы машинаны күрергә басуга агылды. Исләр китмәле хәл икән шул. Трактор сөйрәп барган шул комбайн дигән нәрсәнең гөрләтеп урып кына түгел, урганын суктырып та, яннарыннан үтеп киткәнен үз күзләре күргән халык тел шартлатты. Өлкәннәр, битенә тузан кунган, ак тешләрен ялтыратып елмаеп яннарына килгән комбайнчы Иван Иютинның осталыгына сокланып, аркасыннан кагып сөйделәр. Ул көнне кешеләр арасындагы әңгәмә гел шул комбайн турында гына булды. Бу 1938 елның сентябре иде. Колхозыбызның комбайнчылары Иван Иютин,  Галимулла абый Шәйдуллин, Мөхәммәт Вахитовлар аерым почетта  йөрделәр.

         Заманына хас бәйрәмнәр гел булып торды. Өр яңа “полуторка”га утырып карау күпләрнең хыялы булгандыр. Октябрь, Беренче Май бәйрәмнәрендә бигрәк тә 8 нче март көнендә колхоз машинасының кузовын кызыл комачка төреп, кызыл әләмнәр, лозунглар белән бизәп, гармуннар уйнатып, җырлап хезмәт алдынгыларын  утыртып урам әйләнерләр иде. Машинага утыру тәтемәгән хатын-кызларның көнчелектән чыр-чу килеп тавыш чыгарулары хәтеремдә калган.

         Колхоз тормышы әнә шулай көйләнгән сыман булып килгәндә, кинәт халыкны тетрәндергән зур вакыйга булды. Колхозчы Нурмөхәмәт абзыйны үтерделәр. Фаҗига булачак көнне комбайн урып-суктырган ашлыкны амбарга ташып бетерә алмыйлар, өелгән ашлык көшеле басуда кала. Колхоз бригадиры Нурмөхәмәт абзыйның хатыны бригадир янына йөгерә, бергәләп басуга киләләр. Нурмөхәмәт абзыйны ашлык өеме янында таба алмагач, күңелләре нидер булганын сизенеп, бригадир авылга кайтып кешеләр алып килә. Бергәләп эзли башлагач төнлә сөрелгән җир ызаныннан Нурмөхәмәт абзыйның үле гәүдәсен табып алалар, шуннан якын да гына мазутка, канга буялган чүкеч тә табыла. Ул төнне тракторчы Зиннәт абый белән плугарчы яшь егет  Мөхәмәтшин Хөсәен ашлык көшеле белән рәттән генә җир участогын сөрергә чыккан булалар. Ләкин авыл халкы аларның шундый коточкыч җинаять эшли алуларына ышанмады. Күрәсең, мәетнең сөрелгән җирдән табылуы, якында гына трактор маена, канга буялган чүкеч ятуы  - барсын да хәл итә. Аларны авыл клубында булып үткән суд Зиннәт абыйны сигез, Хөсәенне биш елга ирекләреннән мәхрүм итте. Минегулов Зиннәт абый сугышта катнашып туган авылына исән-cау кайтып егылды. Хөсәен сугышта дошман белән каты бәрелешләрдә катнашып авыр яраларыннан чит туфракта мәңгелеккә ятып калды.

         Нурмөхәмәт абзыйны соңгы сәфәренә зурлап озаттылар. Безне, пионерларны муеннарыбызга кызыл галстукларыбызны бәйләп сафка төзеп авыл советы бинасына Нурмөхәмәт абзый белән хушлашырга алып керделәр. Бинаның урта бер җирендә кызыл комач белән әйләндереп алынган табутның ике ягында комсомоллар, авыл советы рәисе Әхмәдиев Вәли абый, тагын районнан килгән безгә ят кеше һәм хәрби киемнән Нәфыйков Минһаҗ абый басып торалар. Без кергәч алар табуттан бераз читкәрәк тайпылдылар. Без, табут эчендәге башы ак марля белән чорналган, йөзе акшарлаган кебек ак, иреннәре, борын очы күгелҗемерәк кешегә карап, табутны әйләнеп үттек.  Авыл советы алды халык белән тулы иде. Мәетне карау тәмам булгач, митинг ачып җибәрделәр. Район вәкиле халык алдында речь тотты: “Иптәшләр! Илебездә сыйнфый көрәш дәвам итә,- диде ул. Совет дәүләтенең тышкы һәм эчке дошманнары безнең уңышларыбыз арткан саен тагын да ныграк котырыналар, колхоз төзелешен төрле юллар белән җимерергә тырышалар ди иптәш Сталин”. Вәкил каршына төзелгән пионерларга төбәлеп һәрвакыт уяу булырга, корткычларны кем булуына карамастан вакытында фаш итәргә чакырды.   

 

                                             Тугызынчы бүлек          

                                СССР – Финляндия сугышы

          Авыл халкын тирән борчуга салган тагын икенче бер вакыйга булды. 1939 елның кышында һич көтмәгәндә күршебез финнар белән сугыш башланды. Декабрь аеның зәмһәрир салкын иртәсендә, әле җәй уртасында гына ерак көнчыгышта Хәсән күле янындагы каты бәрелешләрдә япон самурайларын тар-мар итеп кайткан егетләребез: Мирсәет Шаехов, Галимҗан Шәйдуллин, Гали Миннәхмәтов, Гыйният Шәрифуллин, Минһаҗ Нафыйковларны тагын күз яшьләре түгеп сугышка озаттык. Бу кирәксез сугыш елдан артык кына барса да, Финляндия урманнарында безнең меңләгән солдатларыбыз ятып кала. Тарих китапларына күз салсаң, безнең “җиңелмәс”  Кызыл армиябезнең фин сугышында хурлыклы җиңелүе турында язылган. Фронтта зур югалтулар безнең авылыбызны да читләтеп үтмәде. Күренекле авылдашыбыз кызыл командир Минһаҗ Нафыйков финнар белән бер бәрелештә геройларча һәлак була. Бу зур кайгылы хәбәрне алган Мәдинә ике сөекле кызы белән гомерлеккә тол булып калды.

 

                                          Унынчы бүлек

                            Авылыбызның тарихы турында

       Язмам   бер-берсенә терәлеп утырган Кырынды белән Төрдәле авылы турында. Кырынды халкы биредәге кара урманнар арасына попларның көчләп чукындыруыннан качып Зәй якларыннан килеп төпләнә.

    Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты гыйльми хезмәткәре Раиф Мәрдәновның төбәгебез тарихы язмаларына караганда шунысы мәгълъүм, качып килүчеләр арасында инде чукындырылганнары да булган, шуңа аларны Кырынды чиркәве побы чукындырылганнар итеп чиркәү кенәгәсенә теркәп куйган. Шулай итеп, Кырынды татарларының кайберләре православныйлар булып исәпләнгән. Шуңадыр инде, “Кырындының кырыгына бер иман” дигән әйтем барлыкка килгән. Ләкин алар чиркәүгә аяк та басмаганнар: ураза тотканнар, корбан чалганнар, җомга намазларына йөргәннәр, матур итеп кунаклар җыеп гает бәйрәмнәре үткәргәннәр. Йөзләгән каршылыкларны җиңеп, 1906 елны авыллары уртасына мәчет төзеп куйганнар. Ул елларда мәхәллә имамы булып Касымхан хәзрәт тора. Мин белгәндә, мәхәллә имамы читтән чакырылган Фәрдетдин хәзрәт иде. Шунысы да хәтеремдә: ул хәзрәтне тирә-яктагы хәзрәтләр арасында бердән- бер Коръән-Хафиз иде диләр иде.  Тыйнак, юаш кына бер мулла иде мәрхүм.

           Мәчетләребезнең дә аяныч хәлләргә дучар булуын миңа үз күзләрем  белән күрергә туры килде. Кырынды мәхәлләсе мәчетенең манарасын сугышка кадәр үк кырыгынчы елны кисеп аудардылар, аннары мәчетне сүтеп агачларыннан колхоз идарәсе төзеделәр.

      Төрдәле мәчетенең гомере бераз озынрак булды. Яхшы хәтерлим: кырыгынчы елның шомыртлар шау чәчәккә төренгән май ае иде. Көтмәгәндә, Төрдәле авылы халкын колхоз идәрәсе алдына җыеп алдылар. Без, малай-шалайлар да шунда йөгердек. Без килеп җиткәндә йөзләрен борчу баскан халык гөж килә. “Бирмибез! Манарасын да аудартмыйбыз, мәчетебезгә дә кагылдырмыйбыз”- дип кычкыралар иде. Ниһаять, авыл советы рәисе Вәли абый, районнан килгән вәкил идәрәдән чыгып халык алдына бастылар да җыелышны ачып җибәрделәр. “Иптәшләр!-диде район вәкиле, – Мин сезне район партия комитетының карары белән таныштырырга килдем. Хәзергә безнең яңа клуб төзергә мөмкинлегебез юк, әлбәттә ул мөмкинлек алдагы көндә булачак. Ә хәзергә мәчетне клуб итеп файдаланырга мәҗбүрбез иптәшләр”. Төрле яктан: “Юк, юк мәчетне бирмибез! Манарасын да кистермибез! Динне кысарга беркемнең дә хакы юк. Совит влачы андый баштабашлыкка юл куймас, бу урындагы влачларның эше генә”,- дигән сүзләр яңгырады. Район вәкиленә урыныннан торып берничә тапкыр халыкны үгетләргә туры килсә дә, бигрәк тә картлар нык тордылар. Сабырлык белән, йомшак кына тавышын күтәрмичә кат-кат аңлатып, төшендереп караса да, вәкилебез теләгенә ирешә алмыйча кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. (Шактый еллар узгач, мин ул район вәкиленең РОНО бүлеге мөдире Фаррахов икәнен белдем. Ул, Зәки Фәрраховның абыйсы булган)

        Хәер, кырык дүртенче елның башында мәчетебезне барыбер клуб иттеләр, манарасын соңрак кисеп аудардылар. 1955 елны авылыбызга колхоз рәисе итеп җибәрелгән утызмеңенче Запускалов мәчетне сүттертеп, авыл уртасынарак күчереп Мәдәният йорты итеп салдырды. Бичара бина эчендә кылынган гонаһларны күтәрә алмагандыр, җитмешенче еллар ахырында янгын чыгып көлгә әйләнде.

      Артка чигенеш ясап шунысын да язып китим әле. Төрдәле авылы мәхәлләсендә озак еллар Кече Бәзәкә авылыннан күченеп килгән Гыйззәтулла хәзрәт, аннан соң аның улы Әхмәдулла имамлык иткәннәр. Алардан соң, басынкы холыклы, кыяфәтеннән үк күренеп торган бик юаш Миннешаех хәзрәт имам булып торды. Мин хәтерләгән утыз бишенче елларда Миннешәех хәзрәт имамлыктан читләштерелгән, каралты-кура, мал-туар конфискцияләнгән, төрле төсле пыяла белән әйләндереп алынган верандалы, гаҗәеп матур итеп тәрәзә, ишекләрен бизәкләп эшләнгән чардаклы йортлары гына кузгатылмыйча калган иде. Утыз җиденче елны ул йортны да, тартып алып колхоз идарәсе  иттеләр. Йортларының кечкенә бер бүлмәсендә яшәп ятучы Кави белән Ләбиб ачлыкка интегеп яшәделәр. (Мин ул хәлләрне үземнең “Хәзрәт малайлары” китабымда сүрәтләргә тырыштым) Күп газаплар күрсәләр дә алар совет властына ачу сакламадылар. Унсигез яше тулып килгәндә Ләбиб 1943 елда сугышка китеп, Польшаны, Белоруссияне азат итү бәрелешләрендә катнашып, Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый, туган авылына исән – имин, күкрәге тулы орден – медальләр белән кайта.

      Утызынчы еллар башында Төрдәле мәхәлләсенә имам итеп Актаныш ягыннан заманында күренекле булган Кормаш мәдрәсәсен тәмамлаган указлы мулла Габделхай хәзрәт Җәмиловны алып кайталар, Габделхай хәзрәтнең имамлык еллары совет дәүләтенең муллаларга карата репрессия үткәргән чагына туры килә. Хәзрәт имамлык вазыйфаларыннан читләштерелсә дә, авылыбызда әхлакый тәртипләрне, гореф – гадәтләребезне саклап калу өчен зур тырышлык куя. Үзенә властьлардан шелтәләр, кисәтүләр алып булса да, яңа гына дөньяга килгән сабыйларга исем кушу, кавышкан яшьләргә никах уку, яшереп кенә булса да гает намазлары укуны да оештырырга тырыша. Мөлаем, түгәрәк йөзле,кара мыек җибәргән җитез хәрәкәтле хәзрәт һәр кешегә беренчеләрдән булып :”Әссәләмәгаләйкум” дип кычкырып сәлам бирер иде. Крестьян хезмәтенә хөрмәт белән карады, кулында көрәк, сәнәк булыр иде, авыр сугыш елларында безнең кебек 13-14 яшьлек малайлар белән ат  җигеп элеваторга ашлык, тракторларга ягулык ташыды. Куп кенә кыенлыклар күрсә дә, дәүләтебезне хурламады, безне дә шуңа өйрәтте.

                                  

                                       Унберенче бүлек

                                  Авыр сугыш еллары

    Хәтерләрдән мәңге җуелмас 1941 елның 22 июнь көне. Герман гәскәрләренең илебез чикләрен бозып басып керүләре, инде иртә таңнан ук шәһәрләребезне бомбага тотулары һәм башка шундый куркыныч хәбәрләр авылыбызга көннең  икенче яртысында гына килеп иреште. Күп кенә ир-егетләребезгә военкоматтан чакыру да килеп җиткән икән, бригадирлар атларга атланып басуларга чаптылар. Күп тә үтмәде, арбаларга төялеп атларын куа-куа кайтып та җиттеләр, шул арада авыл урамнары сабан туендагы кебек халык белән тулды. Әйтерсең лә тормыш мизгелләребезнең шатлыклы минутларын санап бара торган сәгать уклары туктап калды. Бик күпләр бу котычкыч хәбәрнең чынлыгына ышанып та, төшенеп тә җитә алмыйлар кебек иде әле. Урам буйлап, өлкән яшьтәгеләр башка чыгып яши башлаган улларының-кызларының хәлләрен белергә ашыктылар. Яшьрәкләр төркем-төркем җыйналышып, кемгә ничә сәгатькә чакыру килгәнен белештеләр. Авыл ирләрен, улларын сугышка озатырга әзерләргә кереште. Йорт, мунча торбаларыннан һавага күксел төтеннәр күтәрелде. Түбән урамда кемдер (гармунчы Касыйм абый булмый кем булсын инде) гармунын сузып җибәрде, берничә ир-егет, авылны моңга күмеп, күкрәк тавышлары белән гармунга кушылдылар. Ул төнне йортларда утлар сүнмәде, барсы да, мәңгегә аерылышу иртәләрен каршыладылар.

        Кояш чыгып килгәндә без малайлар күптән инде урамда идек. Менә урамнар кисешкән авыл уртасындагы мәчет каршына (мәчет манарасы белән үз урынында иде әле) атлары җигелгән берничә олау килеп туктады. Ул арада урам башларыннан, тыкрыклардан  төркем-төркем бала-чагаларын иярткән хатыннар куллары белән ирләренең терсәкләренә асылынып, икенче берләре ирләренең иңбашларыннан кочкан хәлдә олаулар янына җыела башладылар. Гармун, җыр, балаларның үксеп елаулары белән кушылып мәчет алды гөр килеп торды. Бераздан кузгалырга авыл башына чыгарга команда булды. Ниһаять, моң-җыр төркемнәре зиратны үтеп авыл башында туктап калдылар.

 

                                                  Уникенче бүлек

                                                         Хушлашу

      Биредә хушлашу митингысы кебек нәрсә булып алды. Башта берсе, аннан икенчесе олау арбасына сикереп менеп безнең мәктәп военругы Галиев Хәмәт белән комсорг Рабигый Саттахиев абыйлар: “Елашмагыз иптәшләр! Безгә генә килгән кайгы түгел бу, бөтен ил кайгысы. Борчылмагыз, сугыш озакка бармас, безнең Кызыл армияне җиңә алучы көч юк. Менә тиздән без ул фашистларны тар-мар итеп геройлар булып кайтырбыз,”- дип сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Тыңлап торучылар аларның сүзләрен хуплап сүрән генә кул чаптылар. Рус-япон сугышында катнашкан, халык-ара хәлләрне газеттан укып баручы Шәйдулла карт бераз тамак кыргалап торгач: “Алай, аннан-моннан гына уйламыйк әле, җәмәгать. Мин укып барам, ул герман дигән дошман бик гайрәтле күренә, үз әйләнәсендәге илләрне карчыга кебек кенә басып алды”, - диде. Үзе артыгырагын ычкындырганын  сизенеп әйткәнен төзәтергә  ашыкты: “Хәер безгә теше үтә алмас, хаклык безнең якта”. Сагаеп кына берничә карт тәкъбир әйтеп алгач, китүчеләр команда белән олауларга төялә башладылар. Кычкырып – акырып елаулар тагын да көчәйде. Берсеннән-берсе кечкенә, тузгак башлы балаларын ияртеп озатырга килгән Галимә апа белән Мәчтүрәттәй ирләренең муеннарына асылынып: “Безне ташлап китүләрегез шушымыни инде? Итәкләребез тулы шушы сабыйлар белән  нишләрбез? Ничек яшәрбез?” – дип такмаклый-такмаклый еладылар. Кәләше белән бары бер генә кич кунып кала алган күршебез Җангәрәй абый белән Зөләйха җиңгәбез өлкәннәр күзеннән читкәрәк китеп, үбешеп-кочышып туя алмадылар. Алгарак китеп шунысын да языйм, бу аларның соңгы тапкыр  назланулары булган икән. Җәнгәрәй абыйның кырык бернең яңа елы алдыннан, сугыш кырында батырларча һаләк булуы турында кара кәгазь килеп төште.

        Сугышка озатулар, әнә шулай атналар, айлар буена дәвам итте. Инде өлкәнрәкләрне чакыра башладылар. 41 яшенә чыккан әтиемне август аенда без дә әнием белән елый-елый сугышка озаттык. Бик зарыгып көтсәк тә күңелле хәбәрләр ишетелмәде. Колхоз идарәсенә урнаштырылган батареяле  “Родина” радиоалгычы янына кичләрен бик кыска вакытка гына җыелеп алган авыл халкы, безнең гаскәрләрнең шәһәр, авылларны калдырып чигенүләрен ишетеп, бик күңелсезләнеп таралалар иде.  Тиздән, югарыдан төшерелгән боерык белән, радио тыңлауны бөтенләй туктаттылар. Халык арасында немец Ленинградны камап алган, Мәскәүгә килеп җитә икән дигән имеш-мимешләр таралды. Сентябрь азакларында фронттан үлем хәбәрләре килә башлады. Хәрби госпитальләрдән култык таякларына таянып Фәсхетдинов Хөсни, Буторин Иван, куллары яраланып Гыйльфанов Низамби абыйлар кайтып төштеләр. Һәр яңа көн туган саен борчулы хәбәрләр ишетелеп торды. Сентябрь башыннан ук кичләрен ут алу белән  йорт тәрәзәләрен пәрдәләр корып каплап бетерергә дигән кискен боерык игълан  ителде. Моны немец самолетларының төнлә очып килүләре һәм бомба ташлаулары мөмкин дип аңлаттылар. Караңгы төшкәч берәр йорт тәрәзәсеннән яктылык күренсә, авыл советында дежурлык итүчеләр бик тиз килеп җитәрләр һәм нык кына орышып, икенче тапкыр тагын күрсәк, штраф салабыз дип кисәтеп китәрләр иде.

 

                                          Унөченче бүлек

Кырык бернең салкын кышы

        Немец гаскәрләренең Мәскәүгә якынлашуын өлкәннәр чамалый башладылар. Чөнки кинәт кенә хатын-кызларны, яшьүсмер егетләрне Канаш дигән җиргә окоплар казырга озата башладылар. Канашның Казаныбызга ерак түгел икәнен белгәннәр. “Ай-хай, нимес  Казанга ук килеп җитәр микәнни?!” – дип тирән борчылдылар. Ул Канаш дигәннәре бик рәхимсез җир булып чыкты. Миннән өч яшькә зур  дустыбыз Рәшит шуннан үпкәсенә салкын тидереп кайтты. Өйдә хәле авырайгач, Рәшитне Вольный Труд участок хастәхәнәсенә салып карадылар, анда да табиблар: “Даруларыбыз юк. Бу егеткә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз”, - дигәннәр. Шулай итеп 17 яше тулып килгәндә дустыбызны елый-елый җир куенына тапшырдык.

        41 нең декабре үзенең рәхимсез салкыннары белән кешеләрнең сәламәтлекләрен нык какшатты. Чи утын, ярымҗылытылган өйләр, вакытында йокы, кайнар аш күрмәү үзенекен итте. Атлар абзары янында корылган ындыр табагында ашлык сугучылар бик еш авырый башладылар. Хәлсезләнеп урын-җирләреннән тора алмыйча ятканнарны да:  “Үлсәгез эш урынында үлегез, ашлык сугуны туктата алмыйбыз. Фронтка икмәк кирәк!” – дип урыннарыннан торгызып ындырга китерделәр. Борын очлары, битләре өшеп күгелҗем төскә кергән, башларына яулыклары өстеннән ирләренең калган бүрек, чалбар, аякларына йон оекбаш өстеннән кат-кат ыштыр урап чабаталар кигән апалар, эштән башка мәхәббәт тә бар икәнен оныта барган, бары тик хыялларында гына йөрткән бәхетсез кызлар, яшьүсмерләр дошманны җиңү хакына,  барсы да түзделәр. Хәлебезнең өметсезлегенә шулай күңелләребез төшеп йөргәндә кинәт декабрь урталарында авылыбызга немец-фашист гаскәрләренең Мәскәү астында тар-мар ителүләре турында шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Безнең Кызыл армиябез дошманны Мәскәүдән 120-150 чакрымга читкә алып ташлаган, әле һаман да тын да алдырмыйча куып бара икән. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкының күңеле күтәрелеп китте. Үзләрен иң көчле дип санаган фашистларны җиңеп була икәнлегенә ышанычлары артты.