Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Каурый каләм» эзеннән

 

Арчабызда яшәп иҗат итүче Радик Хәбибрахман улы Фәизов (1931-2011)1980 елда ТР Язучылар Союзына кабул ителгәч, аңа үзе яшәгән төбәктә әдәби иҗат эшен тиешле югарылыкка күтәрү бурычын йөклиләр һәм районда “Тукай якташлары” исемле әдәби түгәрәк оештырыла.

Радик Фәизов вафатыннан соң, бу эшне берничә китап авторы, һәвәвскәр шагыйрә Наҗия Саттараова дәвам итә. 2011 елдан башлап өлкәннәр группасы “Каурый каләм” исемен йөртә башлый.

2012 елда түгәрәк Арча үзәк китапханәсе каршында эшли торган иҗат берләшмәсенә әйләнә һәм аның җитәкчесе итеп Халидә Фәйзрахманова билгеләнә.

Берләшмә үзенең эшен планлы рәвештә районда үткәрелә торган әдәби, мәдәни чараларда актив катнашып, эзлекле алып бара. Бүгенге көндә берләшмәгә 30дан артык һәвәскәр тупланган. Шуларның ун-унбише актив иҗат итә. Соңгы елларда дистәдән артык китап басылып чыкты. “Каурый каләм»челәр тагын ниләр белән шөгыльләнә соң?

Айга бер тапкыр китапханәдә утырышларыбыз уза, яңа язмалар анализлана, фикер алышулар үтә. Арча радиосы һәвәскәрләрнең тормышы һәм иҗаты турында айга ике тапкыр унбиш-егерме минутлык махсус тапшыру алып бара. “Арча хәбәрләре” район газетасы иҗатыбызны даими яктырта. Һәвәвскәрләрнең китаплары басылып чыгу уңаеннан, танылган язучылар катнашында үзәк китапханә һәм “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә, иҗат кичәләре үткәрелә. Яшьләрне иҗатка тарту максатыннан, мәктәп, һөнәри уку йортлары укучылары белән очрашулар да бездә еш уза.

“Каурый каләм»челәрнең кайберләре үз иҗатларын сезгә дә тәкъдим итә, хөрмәтле “Казан утлары” журналын укучылар.

Халидә Фәйзрахманова,

әдәби берләшмә җиткәкчесе

 

Гөлара Шәрипова

Көтмә, язмыш…

Күңелемнән куам әле

Сагышлы уйларымны.

Көтмә язмыш, тик син куйган

Рольләрне уйнавымны.

 

Язмышларны сылтау итеп,

Туктамам көрәшүдән.

Туя алмам йөрәгемнән

Мәхәббәт өләшүдән.

 

Сагышларны таратуның

Бер чарасын табармын.

Сүнәр димә, киресенчә,

Дөрләп-дөрләп янармын!

 

Язмышыма язылганны

Күрми калмам, килешәм.

Бирешмәмен, дусларым күп

Хисләремне бүлешкән.

 

Сагышларга күмеп җанны,

Телисеңме сынарга?

Тик онытма, үзен мине

Өйрәттең бит чыдарга!

 

***

Син кояшның берәр туганыдыр,

Бу кадәрле җылы булмас идең.

Яктылыгың белән, нурың белән

Йөрәгемә кереп тулмас идең...

 

Тулган айның газиз улыдыр син,

Булмас идең шул кадәрле серле.

Айга сөйлим, шуның өчен, җаным,

Сиңа дигән иң кадерле серне...

 

Син җилләрнең якын дустыдыр ла,

Талгын җилдәй назлы булмас идең.

Мин дә шулай җилгә каршы басып

Иркәләнеп басып тормас идем...

 

Синдәйләр юк, башка булмастыр да,

Җылы, якты, серле, назлы ярым.

Тормыш гөлем синең кулларыңда,

Синдә яши, чөнки, ярты җаным!

 

Дамир Нуриәхмәтов

Безнең Арча

Кай тарафтан килсәң дә,

Колачын ул киң ача.

Изгелектә булса ният,

Кунакчыл безнең Арча.

 

Тау өстендә балкый Арча,

Түбән җәйри Казансу.

Су буйларын бер иңлә

Булса күңелең ямансу.

 

Мәгърифәт нуры биредә,

Иҗат рухы мәңгелек.

Дан җырлый Казан артына

Бөек Тукай иң элек.

 

Саклап килдең шәһрилегең

Күпме гасырлар аша.

Яза яңа сәхифәләр

Чал тарихлы яшь Арча.

 

Сагыну

Ак күбеккә баткан юргалар

Чапмый шул инде күптән.

Яңа гасыр болгый камчы –

Кануннары да бүтән.

 

Гореф-гадәт, йолаларны

Бармы чара сакларга?

Гадәти хәзер күренеш –

Килен – тимер атларда.

 

Басыла сусаулар моңга

Заман алга ашкына.

Гармун хәзер туйларда

Тыйнак бер кунак кына.

 

Кызыл башлы чигүле

Сөлгеле сандык чоры –

Калды инде тарихта

Кайтмаска, диеп, кире.

 

Мул сый-нигъмәтләрдән

Тора сыгылып өстәлләр.

Тик бераз аптырашта

Калган кебек өлкәннәр.

 

Юк кара-каршы җырлау

Биюләре дә үзгә.

 Кайтасы килә яшьлеккә

Керсә дә гомер көзгә...

 

Бирелмик төшенкелеккә

Китсен борчулы уйлар.

Укыла никах мәчеттә

Шәрәбсез уза туйлар.

 

Тыйнаклык – тәүфикъ сыйфаты

Хас булсын һәрбер кызга.

Милли үзаңлы егетләр

Кайтыр асылыбызга.

 

Нигез итеп киләчәккә

Күркәм эшләрне алыйк.

Җәүһәрләребез орлыгын

Җир куенына салыйк

 

Минһаҗ Кашапов

И, гали тел!..

И, гали тел! Синең белән,

Яшимен дөнья көтеп.

Аралашып дуслар белән,

Алтын чорларга җитеп.

 

Масайганга, мин-миннәргә,

Туры ярып сүз атам.

Боекканнарны иркәләп,

Сүзем белән юатам!

 

Берәүләрне шул тел белән,

Назлыйм, сөям, иркәлим,

Дөньясыннан туйганнарга,

Кайт үзенә, китмә, дим!

 

Тормышны бутаганнарга,

Тәнкыйть уты да атам.

Ә кемгәдер сүзем белән,

Сары май булып ятам!

 

Кемгә ошый, ә кемгә юк,

Әмма газиз тел эшли,

Кирәк чакта сөя-назлый,

Битараф җанны тешли.

 

И, гали тел! Хак юлда бул,

Иярмә, булма куштан!

Юк-барларны сөйләп ташлап,

Дошман ясама дустан!

 

Үлемсезлек

Мин Казанда. Таныш баскычлардан,

Кремльгә таба юл тотам.

Тиз күрәсе килеп, дулкынланам,

Эчтән генә үзем ут йотам.

 

Мәрмәр ташка ап-ак кар түшәлгән,

Яңа гына чәчкә салынган.

Мин Һәйкәлгә киләм, йөрәк дулый,

Күңел көткән, җаным сагынган.

 

“Җиңәм” дигән җәллад, төртенгән дә,

Ун татарның башын кискәндә.

Юк үлмәде, җиңелмәде алар,

Яши алар, димәк, исән дә!

 

Биш шагыйрьнең башын кисү белән,

Хөрлек җыры бетәр, дигәнсең.

Җәлилчеләр исән, үлемсез җыр,

Туган илдә яши, күрәмсең!

 

Мең елдан да алар исән калыр,

Ә Җәлилгә бүген йөз генә.

Мин сокланып карап торам бүген,

Батыр лачын горур йөзенә.

 

Халидә Фәйзрахманова

Язмышым бүләге син, Татарстан!

Көчем бетсә, басуыңа чыгып,

Икмәк исе иснәп көч алам.

Рухым төшсә, урманыңа кереп,

Кошлар моңы тыңлап таң калам.

 

Татарстан – туган җирем минем,

Сиңа хезмәт итеп яшәдем.

Хәлем китеп, арып, туктап калсам,

Чишмәң суын эчеп яшәрдем.

 

Миңа күчкән язмыш бүләге син,

Изге җирем – мирас бабамнан.

Җәннәтләргә сине тиңләсәм дә,

Башка газиз урын табалмам.

 

Кая барсам мине озатып йөри,

Сине сөю, сине сагыну хисе.

Язгы ташу, җәйге болыннарың,

Көзге алма, җир җиләге исе.

 

Татарстан! Горурлыгың чиксез,

Чал тарихлы, нурлы, и Казан!

Милләтемнең үлмәс моңы булып,

Яңгырасын синдә гел Азан!

 

Гомер көзе

Гомер уза, без дә картаябыз,

Картаймыйбыз, алга барабыз.

Кем соң әйтер сезне әбиләр дип,

Чибәр кызлар утыра, карагыз.

 

Һөнәребез шундый булды инде,

Гел яхшыга гына өндәдек.

Теләсә кем алып укысын ла,

Чиста безнең намус-көндәлек.

 

Урамнарга чыгып бер әйләнсәк,

Сәлам җыеп кайтып керәбез.

Кая баксак – безнең укучылар,

Нәтиҗәне шунда күрәбез.

 

Әти-әни дәшә, танымасак:

“Улым укыды сездә, тәгаен.

Сагынам, ди, һаман мәктәпне, ди,

Шук булгандыр әле, мөгаен!”

 

Елмаешып бергә утырабыз,

Без бит әле исән, күрегез.

Көз җитте, дип, бер дә моңаймагыз,

Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.

 

 Килмәсен гаиләгә борчулар,

Авырмый яшикче үзебез.

Матур көзләр насыйп булсын,

Озын булсын гомер көзегез.