Логотип Казан Утлары
Эссе

Җаннан бүленгән кыйтга

Миңа еш кына шундый сорау бирәләр: «Кайчан прозага күчәсең?» Җитди әйберләр турында да язарга кирәк, янәсе. Әйтерсең лә тезмә формада җитди әйберләр хакында язып булмый. Ничек кенә була әле...

Прозага күчү-күчмәү – вакыт һәм мөмкинлекләр эше. Прозага күчеп, дөньяның үзгә катламнарында казынганчы, инде «сыны-ысулы» табылган үземнең кыска шигырьләремне – «уй тамгаларымны», дөресрәге, «уй төймәләремне» төймәли торсам, хәерле булмасмы? «Уй төймәләрем» хәтта «дару төймәләре» булып та «бәяләнде» кебек...

Шигырьнең мөмкинлекләре прозаныкыннан ким түгел. Шигырьне аз укыйлар, дип, аны язудан туктау мөмкинме соң? Әлбәттә, юк! Шигырь ул язмыйм дисәң дә яздыра. Шигърият дөньясы дигән төшенчә ни рәвешле кулланышка кергәндер, белмим... Әмма аны дөнья шигърияте белән бутарга ярамый. Дөнья шигърияте – бөтен дөньяга билгеле булган язма һәм халык авыз иҗатындагы шигърият, ә шигърият дөньясы – галәмнең үзе кебек, әле ачылмаган, үлчәнмәгән, үлчәнә дә алмый торган чиксезлек ул.

Ә шигырьнең асылында, шигъриятнең нигезендә төгәллек, үлчәнгәнлек, камиллек ята... Мөкәммәл шигырь – олы хис, фикер, тәэсир, акыл, хәтер, уй, осталык. Мөкәммәл шигырь – кыска гына текстта сүз-образ аша дөньяга карашыңны, фәлсәфәңне белдерү мәйданы да. Аның башы, үзәге, азагы бар... Ә үзе – чикле чиксезлек. Менә шушы стихия кызыктыра да, үзенә тарта да инде иҗатчыны... Шигырьне «читтән күзәтүче» буларак та «язып» була, шигырьне – «шигырьнең үзе булып» язып була... «Үзе» булып язу кызыграк:

Мин көзге шигырь –

Араламагызчы

Көзге төскә кереп януымнан,

Янып ялкынланып,

Азаккача

Алтын төскә кереп калуымнан.

Язгы шигырь дә, кышкы, җәйге шигырьләр дә бар... Яңгырлы, болытлы, йолдызлы, карлы... Татлы, ачы, төсле, төссез шигырьләр дә була. Шигырьнең тамчы хәлендәгесе дә, дәрья, океан хәлендәгесе дә очрый. Шулар барысы, барысы бергә шигърият дөньясына берләшәдер.

Шигырьнең, ни кызганыч, илаһи булганы да, җаһил булганы да бардыр?! Әллә, илаһи шигырьне кимсетү, җәберсетү өчен, Иблис-ләгыйнь юк шигырьләрне дә бар итеп ятамы? Монысы инде шагыйрьнең иманлы, имансыз булуына бәйледер...

Мин шагыйрьдән Пәйгамбәр ясау ягында түгел. Имансыз олуг талант иясе һичкайчан Пәйгамбәр була алмый... Андый шагыйрьнең хаҗәте юк. Пәйгамбәрлек яки илаһилек инкарь ителгән җаһиллек дәверләре, кинәт «килеп яуган болыт кебек» килә дә каплый кешеләр күген, килә дә каплый.

Имансызлык – туеп сикергәндә җәя үз колачын... Аз гына ачлык, ялангачлык килсен генә, шунда ук табыла яңа «Пәйгамбәрләр» һәм «акыл сатучылар»... Ә иманлылык ул, иң әүвәл, тәүбә һәм мәңгелеккә инану... Мәңгелекнең көченә инану һәм шул көчкә яраклашып буйсыну...

...Шигъриятне, шигырьне хатын-кыз гүзәллеге белән генә тиңләү аны бик тә кечерәйтү булыр иде. Әмма, хатын-кыз гүзәллеге дә – илаһи төшенчә... Шул гүзәллекнең күрке буларак сурәтләнгән Хур кызларының образы-сурәте – үзе үк шигъриятнең бер чагылышы ласа... Шул гүзәл сурәт-образның илаһилыгын бозып язылган шигырь-сурәтләр – җаһиллекме? Җаһиллектер! Хатын-кыз гүзәллегенең җисми матурлыгына мәдхия укып, җан камиллеген читкә этәргән шигърият тә җаһил шигъриятме? Әлеге фикерләрем үземә-үзем каршы килү булып кабул ителерме икән? Прозаны «тормышның ваклыклары» дип атавым һич тә шигъриятне идеаллаштыруым түгел иде... Бөтен әдәбиятның «әнкәсе» буларак кабул ителгән бит инде шигърият. Димәк, прозаның да шигъриятле булуы һич тә начар түгел.

Галиҗәнап сүз әсәрне купшы бизәүче генә түгел, ул бизәкле, хисле уй булырга тиеш. Уй гына күңелгә, җанга үтә. Уйсыз сүз – сурәт кенә. Нинди сурәт? Җавабын белү өчен, уй кирәк. Уйның чиге юк... Әмма тыелган уйлар да бар, алары турында да язарбыз әле.

Уйны тыеп буламы? Әмма уйның гамәлгә ашып, галимнәр әйткәнчә, материальләшәсе бар бит әле. Билгесезлеккә алып кереп киткән уйлар чынга ашса, ягъни шул уйларны «материальләштерә» башласа, Адәм баласы ни-нәрсәләр кылып ташламас иде? Тыелган уй дип, бәлки, уйны чикләүгә әйтеләдер... Уйны чикли белү үз-үзеңне саклау, саклану өчен дә кирәк. Шигъри уй исә көтелмәгән чишелеше мөмкин булган вакыйгалар хакында ачыш ясардай уй-фикер тудырырга, фикер булмаса, тойгы тудырырга тиеш... Һава чиксез, дибез. Ә аның бер чиге җирдә түгелме соң? Җир өчен һаваның чиге, әлбәттә, җир үзе була алмый. Ә җирдәгеләр өчен:

Күк-җир арасында

Бернинди ара юк.

Адәм баласына

Шул арасызлыктан

Чыгарга чара юк...

Уйлы шигырь – уй белән уйнау дип карала аламы?

Уй белән уйнап буламы-юкмы, белмим. Сүз белән «уйнап» була. Сүз белән уйлы уен корырга да була... Сүз белән уйлы хисне, тойгыны уйнап булмый... Уй – сүзнең әнкәсе. Уйламый әйтелгән сүзнең әнкәсе – уен булып чыгамы? Уй белән уен болай гына кардәш сүзләр кебек. Чынында – уй беренчел! Уй аңда, күңелдә – бәлки, җанда ук туадыр да әле. Шуннан соң гына сүз сурәтен-образын (тамгасын) чагылдырадыр...

Уйга бирелү, уйга чуму, уйга бату кебек фразеологизмнар (болар үзләре үк шигъри гыйбарәләр) халыкның сөйләм тәҗрибәсеннән генә түгел, ә яшәү тәҗрибәсеннән дә чыгып әйтеләдер, мөгаен... Уйдан тыелу – уйдан чигенү өчен дә уй кирәк.

Уйлар тулды башкаема –

Башкаем уй чүлмәге.

Сугып кына ватар идең –

Катлы-катлы күлмәге.

Уйлар уядыр җанымны –

Сораулар туа тора...

Төнозыны керфек какмыйм –

Җавап көтеп Ай тора...

Фикерли, сорауларның җавабын белә торган җиһаз-җайланмалар уйлап табалар... Киләчәктә уйлы-фикерле сүзләрне шул җиһазлар (роботлар) әйтер, дигән фаразлар да ишетелә... Әмма роботлар уйлы хисне әйтә белерләрме, уй тойгысын, татлы уйны әйтә-күрсәтә белерләрме?! Бу хакта уйлап торуның хаҗәте бармы? Бардыр...

Уена чумып, уеннан чыга алганнар аннан нәрсәдер ияртеп чыкмый калмый. Иң кыйммәтле табыш – әлбәттә, энҗе-мәрҗәннәргә тиң – уйлы хисле шигырь, шигъри сүз.

Хисле сүзне роботлар кайчан әйтер? Инде әйтәләр бит диючеләр булыр, композиторларның компьютер (робот) ярдәмендә музыка язуларын мисал итеп алып... Рәссамнар өчен пейзажлар да, рәсем-сурәтләр дә ясый алар – заман могҗизасы булган компьютерлар...

Уйларым уйларга урала,

Уелам, уелам – шул гына...

Уйлардан кем мине аралар,

Ул гына, ул гына, ул гына.

Ул дигәнем – шул гүзәллек иясе, хатын-кызлар инде. Уйларны чикләү, тыелу өчен, уйсыз гына соклану, гашыйк булу кирәк микән әллә? Алай дисәң, соклану, гашыйк булу – үзе бер хис, тойгы, үзе зур шигърият инде!

Уйлы шигырьдән шигъри уй кайсы ягы белән аерыла? Шигъри уй – үзе бер шигърият. Ә уйлы шигырь – бер шигырьме? Әллә бер шагыйрьнең бөтен шигъриятеме? Шигъри «уй»дан бихисап уйлы шигырьләр «тудырып» буладыр. Уйлы шигырьдә дә хис-тойгы өстенлек итү генә шигырь «тудыра», дигәннәре хактыр... Әмма уйлы шигырьдә хис-тойгы «сурәт» булып күренеп тормаска да мөмкин. Ул очракта хистойгылар уйланганнан соң туадыр. Мондый хис-тойгыны укып түгел, ә сиземләп тою, уйланып тою кирәктер, ягъни, мөмкиндер...

Мөнәсәбәт белән хис-тойгы төшенчәләре никадәр тугандаш икән? Уйлы шигырьдә аерылгысыз шарт булып «мөнәсәбәт» торадыр. Уй = тойгы уяну + тойгы кичерү+мөнәсәбәт белдерү... Уйлы шигырьнең формуласымы бу? Шулай дип карарга да мөмкин. Фәндә эстетик кыйммәтләр дигән төшенчә шул мөнәсәбәтнең булу-булмавы, нинди рәвештә булубулмавы турында да бит! Уйлы шагыйрь мөнәсәбәт-тойгы буларак дөнья фәлсәфәсенең, ягъни, дөнья яратылышы һәм бөтен цивилизациянең көн итү, үсеш процессларын да чагылдыра. Эволюцион үсеш кешелекнең, кешеләрнең үз эчендәге һәм үзара мөнәсәбәтләре җыелмасы да:

Барысы буйсынган

Көтү анасы бар,

Адәм баласының

Карусыз бүредән

Гыйбрәт аласы бар...

Буйсынмау һәм карусызлык – мәңгелек каршылыктагы мөнәсәбәтләр хәле. Беркемгә дә буйсынмаучылыкның, үҗәт горурлыкның мисалы булып бүреләр тора. Буйсынмас бүреләр өерләре, гаиләләре белән яшиләр. Бернигә буйсынмыйлар. Ә үзләре кабул иткән көтү башына – ыру башына – ил башына – ана бүрегә – көтү анасына карусыз, бернинди шартлар таләп итмичә буйсыналар. Шул буйсыну, шул үзара урнашкан мөнәсәбәтләре белән алар үзләренең табигый сакланышын-сайланышын тәэмин итәләр.

Адәм баласы кешелекнең үсешенә ни-нәрсә белән комачаулый? Кешеләрнең, кавемнәрнең, милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре ни өчен гел кан коешка, көчләп буйсынуга, коллыкка, гаделсезлеккә, кешелексезлеккә этәрә? Бәлки, «карусызлык», бүреләрдәге кебек «буйсыну» кирәк булгангадыр...

Менә бу – мөнәсәбәтле-уйлы дип бәяләнгән бишьюллыкның бер формасы. Шушы форма белән бихисап күптөрле мөнәсәбәтләрне, тойгыларны уятып була. «Адәм баласы» тупламалары белән шагыйрь моны инде раслады кебек. Шундый ук хис-тойгы, мөнәсәбәтләрне башка үлчәм-формаларда да күрсәтеп буладыр. Әмма бишьюллык иң кулае кебек... Төрки телле мәдәниятләр, гомумән, Шәрекъ мәдәниятендә бишкә бүленгән үлчәмнәр өстенлек итә. Бу хәл табигатьнең үзендә дә бик еш чагылыш таба. Карагыз, биш таҗлы чәчәкләр никадәр, яисә бишкә бүленә торган саннар санынча күпме җисемнәр бар. Шәрекъ музыкасы биш төрле авазлар тирбәнешендә туа...

Уйлы шигырьнең чагылыш тапмый кала торган өлкәсе юк. Чөнки һәр ни-нәрсәгә мөнәсәбәт белдереп була, мөнәсәбәт белдерелә. Шулай мөнәсәбәт белдереп яшәү тәҗрибәсе туплана. Адәм баласы, тулаем кешелек яшәү тәҗрибәсе җыя, акыл-зиһен туплый, җанына камиллек өсти бара.

Уйлы бишьюллыкта бөтен бер тарихи дәвер-чорларга мөнәсәбәт белдереп була. Менә карагыз:

Садакта – ук җиде,

Янында – алмаш ат...

Адәм баласының

Яулап алган җире

Оныкларына ят...

Шигырьнең баштагы ике юлында XIII гасырда дөньяның иң камил кораллы сугышчысы-яугире турында (монгол-татар сугышчысы) хәбәр ителә. Ул шул алмаш ат (алмаш машина, алмаш танк, алмаш самолёт) бәрабәренә яңа тизлеккә ирешә, бөтен дөньяны чолгап ала. Һәм, җиде гасыр узгач, шул яугирнең оныклары бу җиргә хуҗамы соң? Мөнәсәбәтле сорау куела: яулап алган җире оныкларына ят. Шигырь уйланырга мәҗбүр итә: кан белән яуланган барыбер ятка кала, дигән фикер-хис барлыкка килә. Шул фикер-тойгы кешенең үзенә сабак алсын өчен җиткерелә.

Бер кат кисәр өчен,

Җиде кат үлчәгән

Адәм баласының

Җиде буыныннан

Мирасы күчмәгән...

Бу бишьюллыкта бер кавем, бер халыкның: « Җиде кат үлчә – бер кат кис!» – дигән мәкаленә мөнәсәбәте белдерелә. Ягъни билгеле бер шартларда (тарихи шартларда) тәвәккәллек, ихтыяр көче булмаса, вакыт биргән форсатны кулдан ычкындырасың, барына өстәү урынына булганын да югалтасың, дигән мөнәсәбәт-уй әйтелә. Бүген иманасыз калган халык-милләтләр өчен дә бу – уйлы-шигырь. Ул нинди хис-тойгылар уятты?.. Иң әүвәл үкенү хисе, аннан соң хурлык, ихтыяри тәвәккәллек хисләрен булдыру кирәклеген уятты. Шигырьнең эстетик көче шигырьдәге фикернең, хистойгының көченә бәйле. Эстетик кыйммәте исә ул тойгы-хисләр гомумкешелекнең гуманлы хис-тойгыларын уятуга тәэсир итү дәрәҗәсе белән билгеләнә.

Саф алтыннан табут,

Күпме яткан сыеп?!

Адәм баласының

Җанын күрмәкчеләр,

Сөякләрен җыеп.

Бу бишьюллык Мисыр пирамидаларында алтын табутларда табылган сөякләрне күреп, аларга мөнәсәбәт белдерү уңае белән язылды. Фиргавеннәр хакимлек иткән 30 гасыр дәверендә үлемсезлеккә омтылу бик көчле булган. Адәм баласының җаны, һичшиксез, үлемсез булуына бер мисал бу... Әмма җан – Аллаһы ихтыярында. Ул 30 гасыр элек тә шулай булган. Җанны алтын табутта саклап булмый. Ул, ягъни бер җан, җирнең бөтен алтыннарыннан да әһәмиятлерәк. Аллаһыга җирнең пирамидалар хәтле алтыны да кирәк түгел. Аңа үзе тергезгән җан кирәк. Ул аны Адәм баласына «бирә», «ала». Сөякләренә карап кына « җанны» эзләп табу мөмкин хәл түгел. Хәтта биотехнологияләр, инплантацияләр ярдәмендә сөякләргә ит-тире кундырырга да, каннарын булдырырга да мөмкиндер, ә менә «җан»ын фәкать Бер Аллаһы үзе генә «терелтә» ала.

Акылсыз батырлар,

Хәерче тыйнаклар –

Адәм баласының

никадәр холкына

шулкадәр үрнәк бар...

Яки:

Яшен яшәгән дә,

Ашын ашамаган

Адәм баласына

Кем дип дәшәргә дә

Белми аптыраган.

Бу бишьюллыкларда мөнәсәбәт-тойгылар туры мәгънәле сүзләр белән әйтепкүрсәтеп бирелә. Алар да моңарчы халык әйтемнәрендә чагылыш тапкан, уй-тойгылар заманча карап шәрехләнә (интерпретацияләнә).

Уйлы шигырьдә, мөнәсәбәт белдерү, тойгы уяту белән бергә, мәгърифәткә өндәү, әдәп-әхлакка чакыру, әхлак кануннарын җиткерү дә бар. Бу инде – шәрекъ әдәбиятының гасырлардан-гасырларга күчеп килгән традициясе. Һәм, әйтергә кирәк, күркәм традиция. Сый-хөрмәт асылы, Сыйдан зур булмый тор... Адәм баласының Хөрмәтсез сыена Кулыңны сузмый тор.

Яки:

Ялган сүз – өшетер,

Мактау сүз – эретер.

Адәм баласының

Тел төбендә йөрер

Бер кашык дегете.

Яки:

Әтәч сугыштыр да,

Таракан узыштыр.

Адәм баласының

Тамагы туйгачтын

Уе – азып тузыштыр...

Шул рәвешле, «Адәм баласы» калыбына салынган бөтен шигырьләрне «сүтепҗыеп» булыр иде. Һәм уйлы шигырь турында уйлануларны дәвам итеп булыр иде.

Уйлы шигырь нәрсәдән туа? Бу сорауга инде белеп-белмичә җавап бирдем дә кебек... Дөресрәге, үземнең уй-мөнәсәбәтемне белдердем. Әйе, уйлы шигырь шигъри уйдан туа. Ул, ягъни уйлы шигырь, шигъри уйның бер өлеше, миллионнан бер кисәге генә.

Шигъри уй үзе табигый рәвештә «яши». Кеше шул катламга, шул агышка «юлыга» да уйга бирелә. Шул уйлар агышы Җанына кагылгач кына, бәлкем, күңеленә кагылгач кына, уйлы шигырь туадыр.

Шигырьнең дә берничә төрле хәле бар. Матдәнең дүрт төрле хәле – сыеклык, каты җисем, газ һәм ут хәле булган кебек, шигырьнең дә дүрт хәле бар: уй-тойгы хәле, язма-сурәт хәле (график хәле), аваз яңгыраш хәле һәм ут-нур хәле... Шигъри уй – шул дүрт хәлнең бергә булган мәле.

Уй-тойгы хәлендәге шигырь – күңелдә, язма-сурәт хәле – китапта, авазяңгыраш хәле – сәхнәдә, эфирда, җырда, ут-нур хәле җанда, галәмдә, табигатьтә чагыла.

Шигырьнең моң хәле дә ут-нур хәлендәдер. Шул дүртенче хәлендәге «мәлен» тойганда гына, чын шигырь туадыр. Шигъри уй – шигъри дөнья бөтен галәмдә, галәмнәрдәдер. Бу хактагы бәхәсле уй-мөнәсәбәтләремне, мөнәсәбәт-тойгыларымны белдереп, мин шундый шигырь язган идем.

Всё исчезает,

остаётся пространство,

звёзды и певец…

О.Мандельштам

Эфирда җыр:

Балачактан таныш,

Күңелгә ятыш моң агыла...

Биектә-биектә,

Ак болытларга терәлеп,

Бер нокта талпына...

Телиме арынырга Җирдән?

Димәк:

Җырдан да???

Талпына-талпына,

Үзенә ул җырны чакыра –

Димәк:

Ул – җаны вафат җырчының –

Сусаган үз җырын тыңларга?!

Шигырьнең төп уй-фикере – җырга мәдхия, җырны-шигырьне зурлау. Аның фәкать Җирдә генә булу мөмкинлегенә ишарә итү. Хәтта ак болытларга терәлеп талпынган җырчы-тургайның да, вафат булган җырчының Җаны белән чагыштырып, җырлы җирне сагынуын шагыйранә әйтергә омтылам. Моның белән: җырлап яшәгез, гомер бер генә, дип әйтергә телим, чакырам, үгетлим...

Ә үзем, шагыйрь буларак, шигъри уйның, шигъри дөньяның җир кысаларында гына калуына һич тә разый түгелмен. Хәтта үз-үземә каршы килеп язылган, дөресрәге, шул хакта уйланулардан туган тагын бер шигырем бар. Ул шигъри хиссиятне зурлап язылгандыр.

Аерма татлы газабың,

Шигърият, колыңнан.

Сине эзләп килде җаным

Мең яктылык елыннан?

Монда да шигъриятнең кешелек бишеге җирдә генә булуына басым ясала. Ә җанның шундый ерактан килүе аның өчен шушы илаһи хис-тойгының, нурның калебкә бик тә хаҗәт булуына ишарәли...

Читләштеләр күпләр, инде син ят –

Сан бирерлек, имеш, сының юк...

Тик мин һаман колың, шигърият,

Синнән башка сыеныр җылым юк...

Бу шигырьдәге уй-хисләр дә шигырьнең яшәү-энергиясе, җылылык чыганагы булуына ишарә ителгән, хәтта ишарә ителгән генә түгел, ә тәкрарланган уй-мөнәсәбәт-тойгы белдерелә. Шулай ук бүгенге көндә компьютерлы буынның шул илаһи халәттән читләшүенә рәнҗү-үпкә дә барлыгын тоярсыз дип ышанам.

Кабаттан «Адәм баласы»на кайтыйк.

Яктылык елының

Үзгә фасыллары...

Адәм баласының

Нурга әверелеп

Күрер кайсылары,

– дигән юллар язылды...

Яктылык елының нур эчендәге серенә компьютерларсыз төшенеп булмастыр да. Неоплатанизм фәлсәфәсе Аллаһ Нуры кешенең акылын, җанын, тәнен яралткан, җир шул илаһи нур аша яратылган, дип саный. Бу хакта Изге китапта, иң якты нур – ул илаһыдан өрелгән Җан нуры, диелә. Шәрекъ әдәбиятында әлеге фәлсәфи тәгълимат һәм нур образы гаҗәп күп кулланыла. Җанның нурын, аның үлчәмен уй һәм хис бердәмлеге, тәңгәллеге, камиллеге аша гына ачыклап буладыр, дип уйлыйм.

Уйлы шигырьне һәр шагыйрь яза. Уйлы шигырь белән фикерле шигырь бер үк төшенчәме икән? Әйе дә, түгел дә кебек. Уйлы шигырь уйлануның агышын, уйлы халәтне чагылдыра. Һәм шул процесста фикер дә туа. Фикер исә уйлану процессы сурәтләнмичә дә әйтелергә мөмкин... Көчле, яңа фикерләр уйлану, анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү процессы күзгә бәрелеп тормас рәвештә язылып, соңыннан укучыны уй-мөнәсәбәтләргә дә этәрергә мөмкин. Мөмкин генә түгел, ә этәрә һәм уйландыра да. Аларның эстетик кыйммәте дә шунда.

Хәзерге заман шигъриятенең иң күренекле вәкилләре булган Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис иҗатларыннан уй һәм фикер сурәтләнешләренең һәр ике очрагына бихисап күп мисаллар табып була.

Р.Фәйзуллинча: «Көрәшчеләр кирәк...» Кеше җаны өчен көрәш бара. Тормышта үлеп тә үлемсезлек яулау бердәнбер юлмы? Татарстан – «дәүләт тимерчелеге»  һ.б. фикере алдан бәян ителеп язылган юллар.

Р.Мингалимдә: «Кешелек белән сөйләшү», «Минем бәхетем», «Өлеш», «Әрсезләр», «Военкоматта», «Иртәгә», «Минем дәүләт» һ.б. уйланулы шигырьләр.

Р.Хариста уй-фикер бердәмлеге аеруча сонетларда тирән фәлсәфи югарылыкта бирелә.

Р.Гаташта хәтта мәхәббәт лирикасы да тулаем сагышлы уйлардан торадыр кебек...

Газинур Моратның « Төнге әверелеш»  исемле китабын һәм шул исемдәге шигырен тулаем уй-кичерешләр йомгагы дип атап булыр иде.

Лена Шагыйрьҗан шигырьләрендә уй-фикер аның чәчән буларак язылган әсәрләрендә турыдан-туры әйтелә, ягъни, автор укучысына: «Ач күзеңне – дөнья бу!» – дип искәртә. Минем максатым исемнәре аталган әлеге шагыйрьләрнең олы иҗатына анализ ясау түгел. Шуны гына әйтүем: мин алар язганнарны һәрчак тәэсирләнеп укыйм. Алар белән килешәм дә, бәхәсләшәм дә. Алар белән күпчелек мәсьәләләрдә аваздаш, фикердәш булуымны да таныйм.

Уйлы шигырьләр Гамил Афзал шигырьләренең нигезен тотып тора, дияр идем. Аның хәтта юмор-сатирасы да тулы бер гасырда урнашкан тәртипләр турында уйларыннан килеп чыккандыр. Шагыйрьнең үз биографиясе шул тәртипләр белән җитди каршылыклы мөнәсәбәттә булуының нәтиҗәсе түгел микән әле?! Ул да, уйлы җөмләләрен әйтә дә, фикер-нәтиҗә ясауны укучыга калдырып, «шуннан үзең аңла инде, агай-эне», дигәнрәк фикер калдыра.

Монда бар да тигез:

«Син – абзый», «Мин – абзый»

Иңне куеп иңгә,

Комсомоллар белән бергә

Кичәге кулаклар җир казый.

Бу юлларда ХХ гасырда урнашкан тәртипнең башлангыч, 30нчы еллары чагылса:

Агыйделнең аръягыннан

Замана баласы килә.

Укымый да, эшләми дә,

Алга барасы килә.

– дигән юллар инде яңа тәртипләрнең искереп, бюрократия, күз буяу, алдау-йолдауга корылган 70-80нче еллар турында уй-мөнәсәбәтләр белдерелә.

Уйлы шигырь – шагыйрь Рәниф Шәрипов иҗатына да хас күренеш. Аның үзгәртеп кору чорына багышлаган шигырь-поэмалары авторның вакыйгаларга мөнәсәбәтле уйлары, бәяләмәләре булып сурәтләнә.

Уйлы-фикерле шигырьнең билгесе, төгәл форма-жанрлары бармы, дигәндә, юктыр, дип әйтәсе килә. Әлбәттә, безнең традицион шәрекъ шигъриятендәге робагыйлар, нәзирәләр жанры моның өчен бик тә кулай. Көнбатыш шигъриятенең сонетлары, Көнчыгыш афоризмнары, мәкальләре һәм, әлбәттә, япон танкалары, хоккулары уй-фикер, мөнәсәбәт-хисне чагылдыру өчен төгәл формула булып тора кебек...

Уйлы шигырь ничек туа, дигәндә, аңа төгәл җавап биреп булмыйдыр. Һәр иҗатчыда үзенчә туадыр... Шул ук вакытта уйга бирелү процессы – үзе үк шигъри халәт, дип әйтсәк, медитация күренешенең чын-чынлап уйлы халәт булуын, эчке энергиянең бер уйга төбәлгән, ниятләнгән булуын тоемларбыз... Тоемлау – халәт, дип бәяләнсә, мин аны, һичшиксез, уйлы шигъри халәткә бер башлангыч адым, дип бәяләр идем.

Медитация шигъри халәткә генә хас күренеш түгел. Медитация юлы белән, дөресрәге, ысулы белән кешеләр үзләренең психик энергияләрен бер нияткә туплап, хәтта икенче вакыт яссылыгына сәяхәт кылалар. Үзләренең үткәннәренә, киләчәкләренә «барып кайталар». Күрәзәче-шаманнар бу халәтне кәсеп итеп, тәкъдир китабы – «Ләүхел мәхфүз»гә «үреләләр». Анысы – аларның эше. Иҗатчының медитациясе үзгә... Ул тоемлау, дөресрәге, уйлану аша тоемларга, белергә тели күрәсең...

Медитация процессында иҗатның аң асты – подсознание (ә мин аң өсте, дияр идем) кемгә, ни-нәрсәгә мөрәҗәгать итә? Шигъри уйга, билгеле. Ә кайда ул шигъри уй? Кем кая яшергән аны? Шигъри уй «подсознание»дән дә ерактарак – күңел, рух биеклеге катламындадыр. Күңел, рух катламнары – җан нурының бер яктысыдыр. Медитацияне «илһамлану», дип тә, «моңлану», дип тә атыйлар.

Моңлан әле, и кешем!

Дөнья фани, моңлы мизгел –

Мәңгелекнең бер төше...

Медитация – иҗади халәт буларак, Җанга елышу, Җанга якынаю, Җанны тоемларга омтылу ул. Җан Аллаһ нигъмәте булганлыктан, иҗади багланыш, иҗади ният тә, һичшиксез, Илаһи булырга тиеш! Аллаһы, Илаһи сүзләрен генә тезеп язу, ул әле илаһилыкны билгеләми. Каләмеңнең Илаһы нурына манып язылуы фарыз!

Күзгә-күз багып бирәмсең сәламең,

«Туганым», – дип өзеләме камәлең?

Нәсел-ыру, ил-йорт йөге иңеңдә –

Нык будыңмы билеңдәге камәрең?

Дога, бәддогамы вәгазь таләбең?

Вәгъдәңә тәңгәл ятышмы гамәлең?..

Яктыртмакчы күңлең күген күпләрнең,

Кояш, Ай, Йолдызлымы үз галәмең?..

Искәндә дулап җаһиллек җилләре,

Имангамы чакыра бу әләмең?

Уңмас, җуелмас Илаһым нурына,

И Мирза, манып язамсың каләмең?..

«Адәм баласы» исемле шигырьләр җыентыгым басылып чыгу, Аллаһыга шөкер, әдәби җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Бик күпләр, телефон аша да, күрешеп сөйләшкәндә дә, уй-фикерләрен җиткерделәр. Барысы да күккә чөеп мактадылар, дисәм, дөреслеккә туры килмәс иде. Кемдер: «Шигырьдән ребус, кроссворд ясау нигә кирәк? Шигырь һәркемнең колагына җырлап килеп керергә тиеш, җиңел аңлашырга тиеш», – диде. Хактыр. Андый шигырьләрне язу өчен аеруча осталык кирәктер, бәлки. Кемдер: «Адәм баласы сүзе һәр шигырьдә кабатланып килә дә, укучыны ялыктыра», – дигән фикерен белдерде. Ул да хаклыдыр, мөгаен. Кемдер: «Бу өр-яңа шигырь формасы һәм, хәтта, эстетик багланышы белән өр-яңа жанр», – дип бәяләде.

Галимә, шигырь төзелеше буенча белгеч Фәридә ханым Хәсәнова «Адәм баласы»н фәнни-тикшеренү объекты итте. Профессорлар Резеда Ганиева, Фәрит Яхин, Әнвәр Шәриповлар да «Адәм баласы»н өр-яңа шигъри форма һәм жанр буларак кабул итүләрен белдерделәр. Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Рәшит Бәшәр, Хәнәфи Бәдигый, Шамил Маннапов, Рәниф Шәрипов, Уфадан Марат Кәримов, Тамара Ганиевалар «Адәм баласы»н туплама-цикл буларак «яңа табыш», дип бәяләделәр. Бу табышны киң җәмәгатьчелеккә һәм фәнни даирәдә тарату максатыннан, Россия югары аттестация Комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән «Вестник Поморского университета» фәнни журналында (2009, №9), «Фәнни Татарстан» (2009, №4), «Идель» (русча; 2009, №9) һәм «Казан утлары» (2010, №4) журналларында әдәбият теориясе фәне таләпләренә нигезләп исбатлау тәкъдим ителде.

Галимә Ф.Хәсәнова, «Адәм баласы» тупланмасы шигырьләренең поэтик үзенчәлекләрен күрсәтү максатында, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, бертөркем шагыйрьләр, студентлар өчен лекция укыды һәм фикер алышулар оештырды.

Бу сорауны минем үземә турыдан-туры бирүчеләр дә бар. Мин әдәбият белгече дә, шигырь төзелеше буенча галим дә түгел. Мин шигырь язарга утырганда, әдәбиятка берәр яңалык кертим әле дип уйламыйм. «Адәм баласы» үзеннән-үзе туды. Минем күңелемә әзер калыпка нигезләнгән шигырь юллары килә башлады. Башта шул ритмика кысаларында берьюлы берничә дистә шигырь язылып та куелды. Аннан соң күңелемдә йөрткән уйларны, хисләрне кәгазьгә төшерәм, дисәм, үзем дә сизмәстән, шул калыпта яза башладым. «Адәм баласы»ның лирик каһарманы кем соң ул, дигәндә, иң беренче чиратта, ул – үзем, дип җавап бирәм. Ул – шулай ук сезнең һәркайсыгыз да, ул – бер ыру, бер милләт, бер кавем, бөтен кешелек тә булырга мөмкин. Ул бәхетле дә, бәхетсез дә, йомык та, сәрхуш тә, батыр да булырга мөмкин.

Шигырьдә кеше, кешелек турында уйланулар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыручы мәкаль-әйтемнәрне куллануны мин отышлы күрәм. Әйтем-гыйбарәләрне үзем дә язам. Алар бу шигырь калыбына бик уңышлы гына кереп утырган да кебек тоела. Шигырьдә әйтем-мәкальләрне хуплыйм яки кире кагам, ягъни, заманага карап, интерпретация ясыйм.

Яңалык ачыйм әле, дип язарга утырса, һичкем яңалык ача алмаячак. Ул иҗат процессында гына туадыр... Минем «Адәм баласы» кыска шигырьләр язганда барлыкка килде. Яңалыкмы, түгелме – бәя бирү сезнең эш, – дип җавапланам, уйга калып. Галимә Фәридә Хәсәнова бөтендөнья шигърияте, шәрекъ шигърияте тарихы мисалларында үзенең фәнни ачышының хаклыгын дәлилләде. Профессорлар Резеда Ганиева, Дания Заһидуллина, Фәрит Яхин, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Равил Рахманилар беренчеләрдән булып, аның бу фикерен хуплап, үз бәяләрен белдерделәр. Миңа калса, яңалык буларак кабул иттеләр кебек. Шулай итеп, мин «Адәм баласы»на тагын да җитдирәк карый башладым һәм бер ел дәвамында тулы бер җыентык итеп бастырып чыгарырлык өр-яңа шигырьләр тудырдым. Аларны мин бик җиңел язам, дип әйтә алмыйм. Әмма уй-фикер диңгезенә чып-чынлап чумасың икән, табасы барыбер табыла, иҗат ителә. Аллаһыма мең шөкер!

Әлеге прозаик чигенеш – шигъри уйны, уйлы шигырьне беркадәр кимсетә торган күренеш. Нишләмәк кирәк, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр тормыш-көнкүрешнең вактан-вак мәсьәләләренә мөнәсәбәтле рәвештә туалар. Адәм балалары шул тормышның вактан-вак мәсьәләләрендә вакланып бетәргә дә, шул вактан-вак мәсьәләләрдән өстен дә булып калырга мөмкин. Мөнәсәбәтләр тормышның иң вак, димәк, көн итүдәге иң хаҗәт әйберләренә ихтыяҗның булу-булмавына да бәйле шул.

Адәм баласының ихтыяҗы йөгәнлеме, ягъни нәфесе йөгәнлеме? Бу – мәңгелек сорау. Бу – «Адәм баласы»ның хаҗәт-ихтыяҗ колына әверелүе-әверелмәвенең бер чиге. Шул хакта уйланулар, мөнәсәбәт-тойгылар «Адәм баласы» җыентыгының төп өлешен алып тора да. Әмма, дөнья ваклыгыннан өстен булам, дип, кешеләрнең тормыш итү, яшәү рәвешеннән читкә китеп булмый шул.

Ике дөньяда да

дан, мал бүлеше бар.

Адәм баласының

тәкъдиренә язган

өлеш-көмеше бар...

Уйлы шигырьләр Адәм балалары арасындагы мөнәсәбәтләргә дә, Адәм баласының, гомумән, үзе хакында, аның галәм объекты буларак бу дөньяда, бу галәмдә кирәклеге хакында да чиксез уйлануларга этәрергә мөмкин.

Галәмнәрнең үзгә

елы фасылында

Адәм баласының

үзгәреп торадыр

каны басымы да...

– бу юллар Адәм баласының, хәтта тәне-яшәешенең күккә бәйлелегенә ишарә булса:

Бөек Рух – мәңгелек,

чиксез яралышта...

Адәм баласының

тәнендәге җаны

шуңар багланышта...

– дигән уйлы юллар – аның рухы, җанының галәмгә бәйлелеге хакындагы уйлар...

Гадидән дә гади, һәркемгә дә билгеле тормыш күренешләре, Адәм балаларының шул тирәнлектәге мөнәсәбәтләрен чагылдыру өчен, нинди медитацияләр кирәк булсын, дигән сорау да куелырга мөмкин. Медитация хакында фикерләремне җиткергәндә, мин «Адәм баласы»на гына хас уйлы «дөньяга чыгу» турында әйтмәдем. Тирән уйга бирелү һәм ачык ният-теләктә булу билгеле бер халәтне тудыра, шул халәттә уй һәм тоемлау бердәмлеге, тәңгәллегенә ирешелә. Югарыда мин аны инде моң дип тә атадым. Моң дәрәҗәсенә, моң катламына күтәрелү өчен, медитация кирәктер, зарурдыр.

Курыкма, биек оч, кошым,

Күк чикне беләмени?!

Көл түгел, дөньяның моңы

Бер безгә генәмени?!

Бу юллар – Равил Фәйзуллиннан. Аның «Кош»ы – һичшиксез, рухы, җаны... Ә «моң» дигәне бөтен дөньясыннан чиксез күккә кадәр җәелгән. Бу очракта шагыйрьнең «моң»ы сагыш мәгънәсенә дә тарта. Ничек булса да, бу – уйлы халәт, уйлы шигырь процессының бик уңышлы үрнәге. Әле шигырьнең азагы тагы да тәэсирлерәк:

Оч, оч, кошкай, кис җилләрне,

Шан, рухым, дуласын җан...

Егылсак, күргән-белгәннәр

Яхшыга юрасыннар...

Рухны, җанны дулатырлык нинди көч бар кошта? Ул – канатлы илһам, иҗади энергия, медитация халәте түгелме? Ул халәттә егылу куркынычы да бармыни, диярләр? Күрәсең, бар. Уйны да чикли белергә кирәк, дигәнгә ишарәдер бу, бәлки.

«Егылсак, күргән-белгәннәр яхшыга юрасыннар» – бик күп мәгънәләрне, халәтләрне искәртә торган юллар. Ул «Кайсыгызның кулы җылы» кебек серле гыйбарәгә әверелеп китәргә лаек. Шуңа тиң шигъри табыш бу, «уйлы шигырь»нең матур үрнәге.

Уйлы шигырьдә «уйлы уен» яки «уенлы уй» да булырга мөмкин. Бу инде сүз белән «уйнау»га кагыла. Аерым сүзләрнең язылышы, тамыры, кушымчалары аша «Адәм баласы»ның холык-фигыле, үзара мөнәсәбәтләре сәбәпләрен ачарга мөмкин. Әйтик, «ат», «зат» сүзләре. Ат – бик көчле тереклек иясе, кешенең юлдашы. Ат – исем. Ул – кешегә бирелгән код. Зат – сыйфат төшенчәсе мәгънәсендә. Ул – «кеше» сүзенең синонимы да. Атлы – затлы. Атың кем? Исемең кем дигән мәгънәдә. Затың кем? Кем улы, кайсы нәселдән булуны аңлата.

«Атың кем?» дигәндә, бәлкем, «Атаң кем?» дигән мәгънәле сорау куелгандыр. Болай булганда, «Атың кем?» соравы «Затың кем?» соравы белән синонимлаша да. Ат – зат, атлы – затлы. «Аталы – затлы» бик тирән мәгънәләрне аңларлык төшенчәгә әверелә. Шул сүзләрдә шигъри уй бар да бар инде. Атның да төрлесе бар, затның да. Дөньяда болай гына бар да тигез кебек... Ә чынында атына, затына карап бирелә бәяләр.

Әйтик:

Алашага – тышау...

Айгырга – арата.

Адәм баласының

башында бармы уй

шул хәлгә карата?

Яки:

Ал бирсә – ат елый,

бирмәсә – ул яна...

Адәм баласының

шуңар ирешкәне

ир-ат исемен ала...

Яки:

Атына карап та

салына солысы...

Адәм баласының

үз урнын беләме

кечесе, олысы...

Халык сөйләмендә кемнедер орышканда: «Ул затсыз», – диләр. Бу инде ата тәрбиясе алмаган бәндә дигәнгә ишарә. Аты, заты булмаганнарга да « ат»  сүзе ят түгел, аларның үзләреннән алда кушамАТлары йөри, ягъни аларның сыйфат дәрәҗәсенә, «затлы» лык дәрәҗәсенә бәя бирелә.

Сүзләр белән «уйнап»  булган кебек, моңарчы халык авыз иҗаты булган мәкаль, әйтемнәр, гыйбарәләр белән дә «уйнап»  була, ягъни хәзерге көндәге шартларга яраклаштырып яки капма-каршы куеп, аларга яңа төс, мәгънә бирергә, аларны хупларга, инкарь итәргә, яңача интерпретацияләргә мөмкин.

Янә Равил Фәйзуллиннан бер мисал: «Җаныңның ваклыгын / Сылтама заманга». Шагыйрь:

– Һәркем үз заманының баласы;

– Заманына күрә ярый;

– Килде безгә замана;

– Һәр заманның үз чире була;

– Заманасы үзгәрде

кебек шундый һәм шуңа охшаш башка гыйбарәләр хакында уйга чумып, Адәм баласының холык-фигыленә бәя бирә, үз мөнәсәбәтен-тойгысын җиткерә, башкаларны уйларга мәҗбүр итә.

Эт – дус, Бүре – дошман,

һич юктыр бутасы...

Адәм баласының

теккән эт тиресе –

бүреге, унтасы...

Минем бу шигырем дә нәкъ югарыдагы мисалга аваздаш. Беренче юлдагы әйтемнән ул көлүгә корылган булуы белән аерыла, ягъни сүз уйнату рәвешендәге уйлы шигырь, фәнни итеп әйткәндә, каламбур.

Уйлы шигырьне әдәпле фәлсәфә, акыллы сүзләрдән торган юллар тезмәсе, дип карау бик тә примитив бәяләмә булыр иде. Уйлы шигырьдә киная, төртмәле сүз, юмор, каһкаһәгә дә чикләнмәгән мөмкинлекләр тулып ята. Аларны мәсәл, эпиграмма формасына гына түгел, робагый һәм шул ук «Адәм баласы» калыбына да кертеп була.

Бар гавам күрде гыйбрәтле өч мәлеңне:

Үз арбаңнан чит арбага күчкәнеңне,

Ятка мәңге бергә, дип, ант эчкәнеңне,

Арбаларыннан тибелеп төшкәнеңне.

Яки:

Шәп җырладың җырларын – бик мактадылар.

Мактадылар, әмма медаль такмадылар.

Шәп җырласаң да, үзләре арбасына

Сине утыртырлык урын тапмадылар...

Яки:

Әйбәт егет булып телгә кергәнсең,

Кайсы сөягең сөйкемле – белмәссең?

Юкса гомер буе дус-иш, кардәшне

Син кәкре каенга терәп йөргәнсең!

Яки:

Милли ашың булса төче кыстыбый,

Сине һичкем ау чыгарга кыстамый...

Тары җирең, киндер җирең – чәч тә ур!

Авызыңа тулып торыр бал да май.

Яки:

Фәрештә түгелсең – читкә йөргәләдең,

Кача-поса уҗымга кергәләдең.

Кардәш, дусның маңгаена мөгез куеп,

Күрәләтә: «Син мүкләк», – дип сөзгәләдең...

Яки:

Үзе – таңнан эштә,

акылы – төштән соң...

Адәм баласының

кайчан, кайда, ничек

авызы пешкән соң?..

Уйлы шигырь, шигъри уй төшенчәләрен гомум фәлсәфи лириканың үзгә бер төре дип карап буладыр. Әлбәттә, һәр иҗатчыны үзеннән-үзе туган уеның әсире, тоткыны дип кенә санау дөрес булмас иде. Уйлы, фикерле иҗатчы булып җитлегү өчен, бөтен кешелекнең үсеш тарихы, җәмгыять һәм шәхес, кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр психологиясе турында фәнни һәм дини тәгълиматтан хәбәрдар булу шарт. «Адәм баласы»  авторының дөньяви карашлары формалашуында Ислам мәдәниятенең тәэсире булуы ачыктан-ачык күренеп тора.

Чиксез мәңгелектә

тыгыз янәшәлек...

Адәм баласының

оясы – газиз җир –

кинәнеп яшәрлек...

Шигырьнең соңгы ике юлы һәркемгә таныш вәгазь булып кабул ителергә мөмкин. Ә беренче ике юлы белән нинди уй бәйлелеге, фикер бердәмлеге һәм тәңгәллек бар соң? Чиксез мәңгелеккә җир кебек планеталар шыплап-тыгызлап тутырылган, әмма Адәм баласы өчен фәкать Җир генә оя, Җир генә бердәнбер. Баналь фикер, әмма ул яңача туа, яңачалык белән инандыра.

Котып бозы эреп,

җирне туфан басар...

Адәм баласының

кем атлысы тагын

нинди көймә ясар?..

Яки:

Килере билгеле –

билгесез сәгатьтә...

Адәм баласы ни

үзгәртә ала соң

алдан белеп хәтта?..

Яки:

Соңгы барыш – зират,

соңгы кичү – сират...

Адәм балалары

сабыр итеп баскан

иң беренче чират.

Бу шигырь юлларының мәгънәсе ап-ачык, алар турыдан-туры изге китаптан алынган кебек тоела. Әмма уй һәм уйланырга этәрүче «Кем атлысы тагын / нинди көймә ясар соң?» – дигән соңгы ике юл беркадәр үзенчәлекле. Моңарчы күп мәртәбә дөньяны туфан суы баскан. Изге китапта Нух пәйгамбәрнең, зур көймә ясап, бөтен тереклекне саклап калуы бәян ителә. Ә бу шигырьдә, «Кем, нинди көймә ясар?» дигән сорау, «Аллаһы бу юлы да тереклекне саклап калырмы, тереклекне саклап калу өчен, ни-нәрсәне, кемне сәбәп итәр?» дигән уйлы сорау куела.

Җир-күк арасындагы яшәеш турында уйларында автор күккә өстенлекне күбрәк бирә. Бу очракта аның нигезендә Аллаһы һәм фәрештәләрнең күктә булуына шагыйранә ышану, күкне Аллаһының нуры булуын тану ята.

Адәм баласының Җиргә килүе, Җирдәге кешелекнең тарихы, кеше, кешелекнең Җир-галәмдәге миссиясе турындагы уйланулар... Кешенең үзенең, дөресрәге, кеше җанының зурлыгы, үлемсезлеге, күкләрдә Аллаһы хозурында булуы һәрчак фәлсәфи уйлануларның багланышы булган һәм булачак та. Дөнья фәлсәфәсенә, галәмнәр фәлсәфәсенә «чыгар» өчен, «Адәм баласы» җирдә үзенең яшәү мәгънәсенә төшенергә тиеш. «Мин» һәм «мин-минлек» кешенең үз-үзенә мөнәсәбәте, үзара мөнәсәбәте, җәмгыять белән мөнәсәбәтен үз эченә ала. Кешенең мәңгелеккә, чиксезлеккә мөнәсәбәте күкләргә, йолдызларга карата мөнәсәбәте белән билгеләнә. Соңгылары Җан, Рух турында уйлануларны тудыра.

Минем максатым «Адәм баласы» җыентыгына кергән, һәм җыентыкка керәчәк дистәләрчә бишьюллыкларымның эчтәлегенә анализ ясау түгел иде. Әйткәнемчә, «Адәм баласы» шигъри формасы аша шигъри уйлар хакындагы уйларым белән уртаклашу гына. Алар чиксез шигъри дөньяның үзгә бер чагылышы булып бәяләнә икән, моннан беркемгә дә, бернәрсәгә дә, шул исәптән шигъриятнең үзенә дә бернинди зыян килмидер. Бу – уйланулар!..

Р.S. Шулай да... «Адәм баласы» калыбында башка шагыйрьләр дә иҗат итә башлаган икән, дигән сүзләр ишетелә башлады.