МОҢ АГЫЛА НУРЛЫ КАЗАННАН
Орлыгың ни…
Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Идел-Урал тарласына
Сипкән сине Ходаймы соң?
Алып килеп монда сине
Диңгезеңнән, тауларыңнан,
Иген сыман чәчкән сине,
Учлап-учлап тубалыннан.
Киң колачтан сипкән сине
Идел-Урал арасына.
Белгән Халикъ хөр рухыңны,
Тар урынга сыймасыңны!
Әй татарым, орлыгың ни?
Бик тересең – тарыдыр син!
Корылыкка бирешмәгән
Тары сыман катыдырсың.
Әй татарым, арыштыр син –
Сокланалар егәреңә.
Бирешмәгән орлык көче
Меңәр еллык җилгәрүгә.
Югалтмыйча орлык аслын,
Меңәр елны кичкән бодай,
Тегермәннән исән чыккан,
Ак-пакь калган – ул син бугай!
Он иткәндә таш тәгәрмәч,
Әверелдең калачка син.
Кояшка тиң ипи тотып,
Ил каршына чыккан да син!
Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Орлыгыңны яшәтергә
Балаларың калырмы соң?
Мирас
«Кайда, – дисең, балам, – безнең эзләр?
Кайда соң ул Колизейлы калам?
Кайда, – дисең, – мәрмәр хан-сарайлар,
Таш диварлар анда, кальгам?»
Сорауларың, балам, җиңел түгел.
Нәрсә әйтим сиңа, ни диим?
Җавап табар иде һун бабаңнар,
Сөйләр иде кыпчак әбиең.
Алар сине белмәгән дә килеш
Далаларда курган корганнар.
Курганнардан танып табарсың, дип,
Тын йокыга шунда талганнар.
Бай мирасың бар ул синең, балам,
Мирас калган сиңа таш-таулап.
Күл-елганы ике кыйтга буйлап
Һун бабаңнар куйган тамгалап.
Калалармы? Булган алары да.
Сүзләремә дәлил исемнәр.
Атамалар сиңа азимут ул,
Мирасыңны эзләп килсенгә.
Сиңа тагын бабаңнардан әле
Татар дигән мәгърур ат калган.
Синең телең белән – төрки телдә –
Далаларда җырлый ут-кылган.
Озын көй
«Чын безнеңчә, матур, милли көй», – дип,
«Әллүки»не сузган заманнан:
«Җыр тирәли җыел, татарым!» – дип,
Моң агыла нурлы Казаннан.
Бар дөньядан җыйнап татар җырын,
Ул үзендә әүвәл туплаган.
Сагыш барда күңел буш түгел лә –
Мөлдерәмә тулы тустаган.
Иделләргә чумып исән калган,
«Озын көй»ләр белән юл алган,
Язмышының очын чуалтырга
«Карурман»га кереп югалган.
Татарлардан хәбәр килеп тора –
Киерелгән Татар бугазы.
Кыр казлары кебек моңлы җырлар!
Кайтып җитә илгә бик азы.
Ерак кыйтгалардан милләттәшем
Каурый саен тезеп моң сала!
Йә «Җиһанша» кайта, йә «Фатыйма»,
«Аһ, Ырымбур кала, аһ, дала!»
Ачы язмыш, олы сагыш көйдә.
Тыя аламыни иреннәр?
«Озын көй»дән ятып еладым мин –
Аермагыз мине илемнән.
Түбәм карлы минем
«Чәчләреңә инде карлар яуган!» –
Кимсетергә мине ашыкма.
Күрмәдеңме, ап-ак карлар ята
Биек-биек таулар башында.
Биек таулар мәһабәт һәм горур,
Кеше яши, тауга сыенып.
Бер мизгелдә таулар уяна да,
Дөнья кала утка коенып.
Күкрәгенә вулкан сыйган таулар
Горурлыкның белә бәясен.
Янартаудан алган очкыным бар –
Уятмагыз Таулар иясен!
Биек таулар мулла кебек сабыр –
Түбәләрдә ап-ак чалмалар.
Куәт булмаса да, дер селкетер,
Сискәндереп алыр чамам бар!
Туган көндә
Безгә язган инде туган көндә
Бер тын алу, туктап уйлану.
Кеше гомерен яшәп йөргән җирдән
Бер сискәнү, кинәт уяну.
Авылымнан киткән идем дә мин,
Өзелгәндәй кинәт анадан.
Казан кала күккә чөйде мине,
Канат куйды миңа яңадан.
Җитез аяк идек без яшьлектә –
Журналистка кирәк бу сыйфат.
Төне буе яздык мәкаләләр –
Мәртәбәнең әҗере ай кыйбат!
Хискә төреп язган мәгънәле сүз –
И чыдасын гына бу йөрәк! –
Чурту аны – бу йөрәкне, дисәң,
Сәламәтлеге дә бик кирәк.
«Дошман тугыз, без утыз!» – дип яшик,
Сынатмаска иде бит әле.
Кемдер анда кара коелганда,
Минем бүген бәйрәм бит әле.
***
Яратулар һаман бар микән ул,
Булып тора микән гашыйклык?
Үкенүдән елаучылар бармы,
Юкка гына, диеп, ашыктык?
Без яратыр өчен яратылдык,
Килдек җиргә янып сөяргә.
Бер караштан очкын була белдек,
Әверелдек гаҗәп чибәргә.
«Җирдәгеләр хәзер сөя белми», –
Дип әйтсәләр әгәр беркөнне,
Мәхәббәтсез Җирдән мин китәрмен,
Йөрәгемә төяп милкемне.
Төянгәнем минем төрле булыр:
Яну, сөю – тигез, бер чама.
Җирдәгеләр мине күрмәде, дип,
Күктәгене ләкин борчымам.
***
Ялгышлардан сабак алыр өчен,
Бу бер гомер миңа аз булды.
Уй-хисләрем минем, яшәлмичә,
Шигырь итеп кенә язылды.
Януларым гел ихластан иде.
И түктем лә шуны кәгазьгә!
Каләм очындагы ут-яктыдан
Кара төннәр шашты беразга.
Кәгазь өсләренә юллар салды
Гамәлемә шаһит каләмем.
Беләм хәзер гомер сабакларын
Әҗер-савап итү әмәлен.
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.