Логотип Казан Утлары
Хикәя

...ДИСӘҢ ДӘ БУЛА (шаян әңгәмә)

– Әхмәт, Әхмәт!..
Ишетми, үзе музыкант, югыйсә. Ниндие генә әле – атаклы Камал театрында
эшли торганы! Уйга баткан ахрысы, ашыга. Артыннан йөгерәм, сыртына
баянын асса да, куып җитәрлек түгел.
– Әхмәт!
Ниһаять, борылды.
– Ай-яй, малай, кызу да йөрисең инде.
– Син икәнсең... Кем кычкыра соң миңа Алмаз тавышы белән дип уйлап
алдым алуын.
– Ни хәлләр?
– Әйбәт, дисәң дә була...
– Кая юл тоттың?
– Язучылар берлегендә кемнеңдер, үзем дә белмим, юбилей кичәсе ахрысы,
шунда барам, җырчыларга уйнарга. Ә үзең монда ничек килеп чыктың?
– Сине эзләп. Театр зур премьера әзерли бугай?
– Премьера, дисәң дә була инде...
– Сиңа, бәлкем, Берлеккә барасы түгелдер, Әхмәт, «Татарстан»
кунакханәсенең ресторанына чакырылгансыңдыр... Анда бүген өлкән
язучыларны хөрмәтләү мәҗлесе.
– Ә-ә, шулайдыр әле ул. Керик, юл уңае бит.
– Мин дә шунда җырларга тиеш. Син уйнамассың микән дип килүем иде.
Сиңа җырлау үзе бер рәхәт.
– Һәй, эшлибез аны!
Мәҗлескә җырлап килеп кердек.
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, миндә сагыш
Сездә нинди хәлләр бар?
Шәп узды ул кичә: без язучыларның рәхмәтле карашында коендык. Ихлас
алкышлар шавы җаныбызны иркәләде, дәртләндереп җырлатты һәм уйнатты.
Алмаз ХӘМЗИН (1947) – прозаик, шагыйрь; «Озак яшисегез килсә» китабы һәм күпсанлы
җырлар, юморескалар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
106
– Күпме чыгыш ясадык без синең белән бергә! – дип башлады сүзен
Әхмәт, театр фонтаннары каршындагы эскәмиягә утыргач. – Концертлар,
мәҗлесләр, бәйрәмнәр... Санап бетерерлек түгел, ә, Алмаз! Гомер буе сәхнәдән
төшмәдек бит. Сабантуйларны гөрләттек, кайларда гына йөрмәдек – Мәскәве
дә, Ленинграды да калмады...
– Ленинград, дигәннән... Безгә синең белән комсомолның Бөтенсоюз удар
төзелешендә катнашырга туры килде бит әле. Ленинградны су басмасын өчен,
Фин култыгында күтәрелә торган дамба эшчеләренә концерт куярга җибәргәннәр
иде. Татарстанның байтак артистлары белән бергә, әлбәттә. Хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, дисәң дә була...
– Барып төштек Рәсәйнең төньяк башкаласына. Урнаштырдылар, ашаттылар,
эчерттеләр. Кунакханә яхшы, тамак тук. Син – егет кеше, күршедәге бүлмәгә
Казаннан килгән кызлар белән танышырга кереп киттең. Бераздан чыктың.
Әллә «тамак чылатып» алырга да өлгергән идегез инде шул арада? Битең
кызарган, хәер, син аның ише нәрсә белән чуалмыйсың бугай. Кызаруың –
берәрсенә гашыйк булгангадыр. Ошаткан кызың каршында күз кысышып
утырсаң да, биткә кан йөгерә дип язалар бит. Шулайдыр.
Миңа син:
– Йокларга җыеналар, – дисең.
– Әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? – дим.
– Әйе, теге кечерәк гәүдәлесенә. Бухгалтер икән...
– О-һо! Алай булгач, бай инде ул! Ә икенчесе кем?
– Анысы синең кебек – клуб директоры.
– Шәп икән!
– Ниме соң?..
– Нәрсә ни?..
– Әйдә, кер, анысы сиңа булыр.
– Юк, – мәйтәм, – мин өйләнгән кеше, килешмәс.
– Соң, алар да ялгыз түгелдер инде. Миңа дигәне ниндидер ишарәләр белән
өмет бирә бирүен.
– Калырга кушамы?
– Калып нишлисең инде анда? Тегесе карап ята бит.
– Анысы шулай...
– Безнең бүлмә ике кешелек, аларныкы да шулай...
– Алышыйк, дисеңме?
– Монда директор керер, ә мин – аның бүлмәсенә...
– Бар, әйтеп кара тегесенә!
Кабат кереп киттең. Ах, мин әйтәм, риза булмасалар гына ярар иде. Синеке
– матур матурын, ә миңа дигәненә – илле бишләр чамасыдыр. «Ташы»ң кызган,
нишләргә белмисең. Кызганам инде үзеңне. Ризалашсагыз, сөйләшеп кенә
утырырга карар кылдым.
Озак тормадың, кире килеп тә чыктың.
– Нәрсә, – мәйтәм, – эшләр пешми мәллә?
– Синеке карышып маташа. Үзең кереп юмалап чыкмыйсыңмы? – дисең.
– Әхмәт, син нәрсә, әби кешегә утыз биш яшьлек егет ялынырга тиешме?
– Юк инде кәнишне. Күзен дә йоммый, борылып та ятмый. Юрганыннан
тишек калдырып карап ята. Тукта әле, тагын кереп чыгыйм.
Шулчак кызлар бүлмәсенә атылдың да күп тә үтми кабат каршыма килеп бастың.
– Алмаз, сәгать ничә ул?
А Л М А З Х Ә М З И Н
107
– Төнге бер.
– Шулай икән шул, дөрес икән. Тагын керим әле.
– Йөрмә инде, Әхмәт?!
– Минеке дигәне бит мөлдерәп карый...
Озак кына торганнан соң, инде шунда калдың бугай дип йокымсырап киткән
генә идем, синең аяк тавышлары үзебезнең бүлмәдә.
– Йокламыйсың ахрысы?
– Юк.
– Сәгать ничә?
– Ике.
– Минеке дә... ике, дисәң дә була. Нигә соң караңгы төшми? Мин бит
караңгы төшкәнне көтеп йөрим. Теге «директор киресе» һаман күзен йоммый.
– Әхмәт, Ленинградта «ак төннәр». Шундый чак.
Беркавым авызың ачып түшәмгә карап тордың да:
– Их, авылга кайтып, гади генә бер сыер савучы кызга өйләнсәм, хатыным
Герой соцтруда гына булса да, сөт кенә эчеп, бу язвылар булмас иде, – дип,
урын-җиреңне җәймичә, киенгән килеш караватыңа аудың.
Кызлар мәсьәләсендә юашрак идең ахрысы, Әхмәт. Үзең әйткәнчә, гел
уңышсыз килеп чыга бугай мәхәббәт маҗараларың.
– Әхмәт, ул ак төндә теге бухгалтер кыз белән эшләр уңдымы соң?
– Уңды, дисәң дә була... Алмаз дус, син беләсең бит инде, үзең дә гармунчы
кеше, клубларда тирләп-пешеп баянда уйнап утырасың кич буе. Яшьләр бииләр,
җырлыйлар, күңел ачалар да, кайтыр вакыт җитәрәк, дерт итеп урыннарыннан
кубалар. Һәм таралып та бетәләр. Утырып каласың баяныңны тотып. Караңгы
урамга чыгып, үзеңә яр эзләп кара, барысы да парлашып беткән була, ә син,
баяныңны тартып, өеңә атлыйсың.
Әй, гармун, гармун,
Яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә
Сөю уяттың.
Моңланса минем
Кайгылы башым,
Җырларың белән
Мине юаттың.
Кем синең күңелеңә керә дә, кем сине аңлый. Гомерем буе баяным белән
сөйләшеп, серләшеп яшәдем инде. Бары тик ике яраткан кызны гына оныта
алмыйм. Мәктәптә укыганда ук булды аның беренчесе... Анысы да калды
күңелдә. Якты дөньядан бик иртә китте ул. Бик иртә...
Баяным белән ялгыз калам да уйга батам. Гел моңлы көйләр уйныйм. Моң
юата мине...
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым.
Безнең авыл тулы гармунчы иде бит, Алмаз дус. Дүрт абыем да хромкада теттерә,
каршыдагы йортта, янәшәдәге күршеләр – ярышып уйныйбыз. Әти әнине җырлата.
Алар миңа «уйнасын» дип куәт кенә биреп торалар иде. Аннан соң самоучитель
сатып алдым, грамотно уйнарга өйрәнер өчен. Радиодан Марс Макаровны
тыңлыйм, Рәфкать Гомәровны. Шулар кебек буласы килә, малай! Аларча уйнаган
булып шактый остардым. Бөтен авыл һәвәскәрләрен җырлатам. Җырчыларга
ничек уйнарга кирәген дә аңладым. Радиога колак белән ябышып, баянчыларның
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
108
Габдулла Рәхимкуловка, Зифа Басыйровага, Рәшит Ваһаповка, Таһир Якуповка,
Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага ничегрәк уйнаганнарын тыңладым.
Авыл малае булгач, табигать кочагында җилнең ничек искәнен, шаулаганын,
сызгырганын, чишмәләрнең ни төсле чылтырап акканын белеп, суының
тәмен татып үсәсең бит инде ул. Кояшның көлгәнен, айның сагышланганын,
йолдызларның җемелдәшкәннәрен күргән бала бит мин. Икмәк иккән, терлек
караган кеше; сандугач, тургай сайравына сокланган; адәм хәсрәтен, шатлыгын
уртаклаша торган йөрәгем бар.
Ул Фаянур сеңлемнең, Нәфига апамның игелекләрен гомергә онытасым
юк. Күршем Сабирҗан абыйның, колхоз рәисе булган Равил Әмин улының,
гомумән, туганнарымның, барлык авылдашларымның нинди гүзәл кешеләр
икәнен сөйләп бетерерлек түгел. Күңелем тула, күзләрем яшьләнә...
Эх, дускай, бер озаклап очрашып, рәхәтләнеп сөйләшергә җай табыйк әле.
Бетмәс бу дөнья мәшәкатьләре! Синең җырдагыча матур итеп яшисе килә!..
Сыерчыклы, сандугачлы,
Тургайлы һәм гармунлы,
Сагнам, сагнам ал кояшлы
Туган-үскән ягымны.
Ниһаять, очрашырга сүз куештык. Баянын да алып килергә куштым. Үзенә
көй язарга бер җыр тексты да әзерләгән идем.
Нинди көннәр килде безгә:
Сиблә нурлар өстебезгә,
Уңда дуслар, сулда дуслар –
Бүләк булсын бу җыр сезгә!
Мин онытылып шигыремне укыган вакытта Әхмәт яныма килеп баскан
булган.
– Каяле, каяле, – дип, җыр өчен язган текстны кулымнан алды да, уйнап,
җырлап та җибәрде.
Нинди көннәр килде безгә:
Сиблә нурлар өстебезгә...
............................................
Кәгазьгә карап, ахырына хәтле канатланып җырлады ул аны. Көен әллә
хәзер генә уйлап чыгарды шунда, әллә әзер көе бар идеме? Сорап тормадым.
Анысы әһәмиятле түгел – нәтиҗәсе әйбәт!
Әле һаман кул биреп күрешә алганыбыз юк, уйный да уйный. Икенче көйгә
тотынды – бергә эшләгәндә җырлап йөргән көйгә.
Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсең бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –
Шул чакларның моңлы ядкәре.
Мин дә кызып киттем.
– Әхмәт, әйдә, булгач булсын, тегесен дә сыздырыйк. Үзебезчә...
Уңда юллар, сулда юллар,
Юлларга кемнәр чыгар.
Таңда егет җырлап узса,
Кыз йөгреп каршы чыгар.
Әхмәт, җырның мәгънәсен кирегә борып: «Чыгар, бар!..» – дип тора.
А Л М А З Х Ә М З И Н
109
Әхмәт, җырны бозып торма,
Чыгар да сугып егар.
– Куй әле баяныңны! Сөйләшик, искә төшерик бергә чакларны, үткәннәрне.
Хәтерлисеңме теге иртәнге биштә дворниклар өчен куйган концертны?
– Хәтерләмим, дисәң дә була... Рәхмәт сиңа, сүземне тыңладың.
– Ничек тыңламыйсың ди. Син бит ул – Син!
– Сөйлә үзең, мин шуны кырык тапкыр тыңларга әзер.
– Берзаман син миңа, Алмаз, сорарга да кыен инде, кәнишне, бармасаң да
үпкәләмим, – дисең.
Мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламый торам. Аңлата башладың:
– Үзең беләсең, анда булганың бар, подселениеле фатирның бер бүлмәсендә
существую. Яшим, дисәң дә була.
– Әйе, беләм, күрдем, минәйтәм.
– Ул почмак миңа дворник булып урнашкан өчен бирелгән иде.
Аңлыйсыңдыр. Мин, кәнишне, урам себереп йөрмим, ләкин бәйрәмнәрдә
йортлар идарәсенең барлык мероприятиеләрендә уйнарга кирәк. Менә шуның
өчен бирделәр ул комнатны миңа. Акчасын кемдер ала инде аның, чурт с ним,
кирәкми – ләкин йокларга урын бар, – дидең.
– Әйе, нәкъ шулай.
– Менә шул комнатада яшәүне оправдать итү йөзеннән, «Кызыл почмак»та
дворникларга сәгать биштә концерт куярга кирәклеген әйттең. Мин ничек
каршы килим инде. Син миңа гомер буе булышып йөр дә... Әйттем, әбизәтелне
киләм, дидем. Куллар бирештек тә аерылыштык – икебез ике якка. Иллешәр
метр киттек микән, син миңа кычкырасың:
– Алмаз, туктале, әйтергә онытканмын, ул кичке биштә түгел, ялгыша
күрмә, иртәнге биштә, – дидең.
Нәрсә инде, вәгъдә биргән, иртәнге тек иртәнге...
Кичен иртәрәк ятып йокладым да иртән дүртенче яртыда хатынга сиздермичә
генә торып чыгып киттем. Шәһәр транспорты йөрми. Күк – болытлы, төн –
караңгы. Этләр кайтып беткән, мәчеләр генә йөри урамда. Кайсыдыр түбәдә
мәхәббәт куертып йөргәннәр, күрәсең. Ялгышып кына берәр транспорт куып
җитмәсме дип, артка карый-карый, син әйткән җиргә – автовокзалга төшеп
җиттем Совет мәйданыннан. Кайда икән инде бу домоуправление, дип, төнне
актарып йөри торгач, бер йорт артыннан син пышылдап кычкырасың:
– Алмаз, Алмаз, монда кил, монда... Юл буе уйлап килгән идем, мәйтәм,
кем булсын инде иртәнге сәгать биштә концерт карарга килүче. Син миңа
барышлый концертны ничек башлау өчен күрсәтмәләр биреп өлгердең.
– Хәзер керәбез, син, чишенеп, концерт кәчтүмеңне кия торырсың. Мин
сәхнәдә «Совет Армиясе маршы»н уйныйм. Минем уйнау сиңа күренеп
торачак. Син шул арада киенеп бетәргә тырыш. Мин дә сине күрәм, өлгермәсәң,
яңадан уйный башлыйм.
Шунда уйлап куйдым: «Ничек була икән инде бу – 8 нче Март – Хатын-
кызлар көнендә «Совет Армиясе маршы»н уйнау? Килешеп бетәр микән?..»
Ярар. Киендем. Сәхнәгә чыгуым булды, әллә кайлардан чиләкләр, көрәкләр,
ломнар ишелеп төште. Мин җырлап җибәрдем.
Дарите женщинам цветы,
Как символ поклонения...
..............................................
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
110
Менә шулай, начальниклар дворникларга бүләкләр өләшеп, бездән җыр
тәкъдим итеп, сәгать ярымлап бәйрәм тантанасы үткәрдек. Исеңә төштеме?
– Әйе, төште, дисәң дә була... Ну шәп чыкты ул концерт, әйеме?
– Кәнишне, безнең икәү бергә куйган концертның кайчан начар булганы
бар, Әхмәт дус?!
– Синең булышлык белән инде, Алмаз туган.
– Юк, уңыш – безнең бердәм булуда.
Шуннан соң өйгә кайтып яттым бит инде шәһәр транспортында. Трамвай-
троллейбуслар йөри башлаган иде.
Берзаман хатын касыкка төртә:
– Тор, хөрәсән, йоклап ятасың, син бит Әхмәткә концерт куярга барырга
вәгъдә иткән идең, – ди.
– Концерттан кайттым бит инде, – мәйтәм.
– Алмаз дус, мин үземнең язмышымның музыка юнәлешендә китүенә
бик сөенәм. Музыка дөньясы мине милләтебезнең зур шәхесләре белән
очраштырды. Күңелемне баетты. Бергә эшләгән еллар да заяга үтмәде.
Син булмасаң, Ленинград хәтле Ленинградны күреп кайта алыр идемме?
Телевидениедә еш күренә башлавым да шул чорда. Син җырлаганда уйнавым
күп җырчыларны кызыктырды, аларны да аккомпаниатор буларак җырлатуга
каршы килмәдең, киресенчә, хуплый гына идең. Бер сүз белән әйткәндә, бик
шат, бик канәгать мин үземнең баянчы булып китүемә.
– Әхмәт, ә бит бәләкәй чагыңда табиб буласың килгән.
– Әйе шул. Мин, әниләргә ияреп, үләннәр җыярга ярата идем. Һәр үләннең
нинди авыруга каршы дәвалану өчен кулланылуын белеп үстем. Хәзер дә
берәр чир ябышса, аптекадан дару алырга ашыкмыйм, җыйган үләннәремнән
файдаланам. «Бакаларга» да операция ясаганым булды. Кайчак баян
ватылгалый. Аның да эчен актарып, кирәкле дәвалау чаралары үткәреп алам.
Менә әле баянның сулыш алу системасын төзәткәннән соң, бер җыр яздым.
Минем хыялымда яши иде күптән
Синең кебек чибәр яр табу.
Җиңә алмам кебек кыюсызлыгымны,
Дәвам итәр инде бу яну.
– Оныта алмыйсың икән шул син «икенчесен»...
– Аның белән укыганда таныштым. Тулай торакта күрдем мин ул кызны.
Безнең блокта тора иде. Ошаса ошый бит, нишләтәсең аны?.. Бик күңелемдә
калды. Исеме – Галиябану иде.
Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән...
.......................................
Карарак кына, түгәрәк йөзле... Безнең аның белән саф мәхәббәт булды.
Яраткач шулай – кул тотышып йөри алсаң да, үзеңне бәхетле сизәсең. Кәнишне,
бер мәртәбә... Ни... Ярар, анысын кирәкми әйтергә...
«Мине көт!» – дим. «Ярар, көтәрмен», – диде. Укуын тәмамлады да
авылына кайтып китте, ә миңа тагын бер ел укыйсы калган иде. Бәлки, миңа
аны җибәрмәскә кирәк булгандыр?.. Нишлим соң, торыр өчен юньле җирем
дә юк, бандитлар белән янәшә яшим. Үзем дә, алай-болай була башласа, ягъни
ишекне ватып керсәләр, өченче этаж тәрәзәсеннән тышка бау асылындырып
калдыра идем бит, чыгып качарга.
А Л М А З Х Ә М З И Н
111
Шулхәтле йөрәгем сызлады, кияүгә чыгуын ишеткәч. Тормышымның яме
калмады. Бу халәттә баяным юата иде.
Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела.
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега.
Кайдан сине эзлим икән,
Кошлар белән китим микән?!
Иңнәремдә талмас җилкән,
Юлларымда сары чирәм.
Алмаз дус, сине дә сөйгән ярың армиядән көтеп алмаган түгелме соң?
– Шулай булды шул. Шуңа күрә мин синең ул чактагы хәлеңә керә беләм.
Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам – шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әлегә соң түгел.
Әхмәт, хәтерлисеңме, безне, Тау Иле дигән авылда концерт куйгач, төн кунарга
балалар бакчасына урнаштырдылар. Анда Җыр һәм бию ансамбленнән Извил дә
бар иде, концерттан соң табын оештырдык. Мин кызыл шәраб бүләм, Извил, инде
аның тәмен күптәннән тоеп, иренен ялый. Ансамбльнең Япониядә концертлар куеп
кайткан чагы гына бу. Извил китәр алдыннан сиңа: «Әхмәт дус, әйт, Япониядән нәрсә
алып кайтыйм үзеңә», – дигән. Ул вакытларда ил буйлап чыра яндырып эзләсәң дә,
теш пастасы табар хәл юк чак. Тоткансың да әйткәнсең, булдыра алсаң, теш пастасы
алып кайт, дип. Ярар, дигән Извил. Менә кайтканнар болар. Мактана ди теге, егетләр,
Япониядән төсле телевизор апкайттым, килегез, бергәләп карап утырырбыз, янәсе.
Әйе, төсле телевизорлар да булганын ишеткәнебез бар, әмма күргән юк. Ну
Извил мактаныпмы-мактана ди. Үзе чокырындагы шәрабын авызына чөмәлтә
дә колбасага үрелә. Син, аның кулына сугып, колбасасын бәреп төшергәч:
– Кончай, Извил, телевизор турында сөйләргә. Син миңа теш пастасы алып
кайттыңмы? – дигәнсең.
Тегесе алып кайтмаган, күрәсең, әллә оныткан, үзенекен туглый:
– Мишәйт итмә әле, Әхмәт, сөйләп бетерим. Егетләр, парнуха күрсәтә
торган видик апкайттым. Сезнең андый нәрсәне гомерегездә дә күргәнегез юк.
Ә син яңадан Извилгә:
– Кончай парнуха! Син миңа теш пастасы апкайттыңмы?
– Әхмәт, дим, тыңлап бетер. Бөтен гаиләмә җитәрлек спортивкалар алдым.
Балаларга кечкенәдән алып үскәнчегә кадәрле – төрле размердан.
– Извил, не испытай терпение! Последний раз сорыйм, син миңа теш
пастасы апкайттыңмы?
– Юк, Әхмәт, онытканмын.
– Вәт, дус, дигән була. Мин сиңа иртәгә булачак концертта уйнамыйм. Теш
чистартылмаган – паста юк!..
Исеңә төштеме, болар, Әхмәт?
– Төште, дисәң дә була... Ну, менә, уйнамыйм дип әйткәнем хәтердә
калмаган.
– Да Извилне кызык иткәнсең син анда. Бетереп ыргыткансың, бөтен
Япун дифициты белән... Кстати, синең үз ишләреңне генә түгел, зур гына
кәнәфидә утырган дәрәҗәле җитәкчеләрне дә төп башына утыртканың булды.
Хәтерлисеңме?
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
112
– Геннадий Васильевичнымы?
– Әйе. Профком председателен.
– Ничек иде әле ул?
– Хәзер сөйлим, Әхмәт. Менә болай. Мин бу кызыкны төгәл беләм.
9 нчы Май – Җиңү көне иде. Клуб каршында, Бөек Ватан сугышында һәлак
булган төзүчеләргә куелган обелиск янында концерт куярга кирәк. Халык
күп, моңа хәтле уйнаган музыка тынып тора, һәр адым җаена чутланып
яңгыраган чекелдәү тавышына төзелештә эшләп дан казанган егетләр чыршы
ботакларыннан җыелган озын гирлянда чыгаралар. Аны обелиск постаментына
ипләп куйганнан соң, кызыл тасмасына язылган сүзләрне укырлык итеп
төзәткәләп алалар. Клуб баскычында – район җитәкчеләре, хезмәт батырлары.
Озакламый шуларның кайсысы булса да тантаналы доклад укый башлар. Аннан
соң – безнең концерт. Мин син килеп чыгарга тиешле клуб почмагына карыйм.
Нишләп күренми соң инде бу Әхмәт һаман, дип пошаманга төштем. Син килеп
җитмәсәң дә, вокаль-инструменталь ансамбль егетләре белән концерт куябыз
инде куюын. Ләкин син булсаң, тагын да яхшырак. Мин – бу бәйрәмгә җаваплы
кешеләрнең берсе – клуб директоры, чүтеки.
Юк, күренмәдең. Бөтен җырларымны син киләсе якка карап башкардым.
«День Победы»ны җырлаганда, Геннадий Васильевич та кушылып торды әле
янымда. Соңгы аккордны бирү белән:
– Кайда безнең Әхмәт? – дип сорап куйды.
– Кайдадыр монда, – дигән булдым.
– Күренү белән миңа керегез. Эштән куам мин аны! – ди.
– Мин ул көнне теге кызның кияүгә чыкканын ишеткән идем. Үземне үзем
кулга алалмыйча азапландым. Беләм, клуб янында бәйрәмдә уйныйсымны
да, үземнең кирәк булачагымны да. Сезне уңайсыз хәлгә калдырачагымны да
уйлыйм. Нәрсә әйтсәләр дә әйтерләр дип, соңга калып булса да килдем мин
ул көнне.
– Менә хәзер генә әйтәсең бит әле сәбәбен, бүген генә. Аннан соң Геннадий
Васильевич чакырды. Кердек бүлмәсенә. Торабыз ишек катында сүзсез. Мин әйтәм:
– Менә, Әхмәт!
– Күрәм. Әхмәт, син нигә эшкә йөрмисең? – ди. Тыныч кына сөйләшә
кебек үзе.
– Менә бит килдем, – дисең.
– Пожардан соңмы? – ди бу, җәелебрәк китеп. Нәрсәдер әйтеп бетерми, һаман
тыныч. Ручкасы белән өстәлгә шакылдата. Пауза. Көтәбез, тагын нәрсә әйтер?..
– Алмаз Наилович үзе өчен дә, синең өчен дә, башкалар өчен дә бәйрәмнең
башыннан ахырына кадәр берүзе пахал.
Мин сөйләшү, катлауланып, кире якка китмәсен дип әйтеп куйдым:
– Әйбәт баянист!
Геннадий Васильевич кызып китте.
– Яхшымы, начармы, ул турыда сүз бармый. Мин үзем дә беләм аның шәп
музыкант икәнен. Ләкин ул эшкә йөрми бит. Безгә андый кешенең нигә кирәге
бар, ә?..
Син дә кыза башладың.
– Дөресен әйткәндә, Геннадий Васильевич, синең урында эшләргә много
ума не надо. Монда любой кеше эшли ала, шул исәптән мин дә. Менә мин
сиңа хәзер баян алып киләм, шиш син анда уйный аласың...
– Әхмәт, эш бит анда түгел, теләсә нинди урында эшкә йөрергә кирәк! Понял!
А Л М А З Х Ә М З И Н
113
Син бөтенләй башка тонга күчтең:
– Эх, Генка, Генка?!. Мин сиңа әйтер идем дә инде... Монда хөрмәтле Алмаз
Наилович бар...
Әле генә «Геннадий Васильевич» идең, шундук «Генка»га күчтең! Әллә инде
Геннадий Васильевичны «ераккарак» җибәрмәкче буласыңмы дип котым очты.
Геннадий Васильевич, ни әйтергә белми, телсез калды. Аптырап торды-
торды да өстәл тартмасыннан бер ярты чыгарып, дык итеп өстәлгә утыртты.
Син моны күрдең дә:
– Вәт, күптәннән шулай итәләр аны. Ату куам да куам дип куркытасың! – дидең.
– Утырып салдык та аңлаштык. Шуннан соң, әле мин клубтан киткәч тә,
син аның белән байтак еллар бергә эшләдең, әйеме?
– Шәп егет иде Геннадий Васильевич! Исән-сау микән?
– Соңгы елларда күрешкән юк, ә менә элегрәк, инде без эшләгән клубның нигезе
дә калмаган чакта да әле, еш очраша торган идек. Һәрвакыт кочагын җәеп каршыга
килә, сезнең кебек талантлы егетләр бүтән булмадылар клубта, дия торган иде.
– Үзең дә син, Алмаз дус, теләсә-нинди җитәкчене төп башына утырта
торган идең. Бермәлне, клубта «День советской семьи» үткәрәбез. Андый
бәйрәмнәрдә конфет-прәнникләрне кибеттән клубка китертеп саттыралар иде.
Кеше тамаша карарга түгел, шул прәнникне алырга кызыга. Чират, ызгыш,
талаш. Райкомнан берәр тикшерүче килә ул көнне. Бәйрәм ничек бара, оештыру
дәрәҗәсе нинди, кино күрсәтәләрме, концерт куялармы, янәсе... Безнең
фойе матур – гөлләр кыш буе чәчәк атып утыра. Менә шул матурлыкның,
оешканлыкның бөтен яме прәнник сатканда югала иде инде. Гөлләр шау-шуны,
сүгенү, талаш-елашны кичерми, сула, диләр. Дөрес икән, бәйрәмнәрдән соң
бөгелеп төшә гөл сабаклары.
Карап торам урам якка. Фойе бит гел пыяладан. Клуб каршысына бер «Волга»
килеп туктады. Ай, сылу да, ай, чибәр дә ханым килә түгелме клубка. Керде дә:
– Нинди тәртипсезлек бу?! – диде акырып. Бөтен матурлыгы коелып төште
минем күңелдә. Гөлләр дә, лып итеп, тагын да ныграк аска иелделәр.
Райкомның идеология секретаре икән.
– Директорыгыз кайда? – ди, тагын да яманрак җикереп. Син шунда гына
йөрисең бит инде. Каршына бастың да:
– Мин, – дидең.
– Нигә монда шаулыйлар?
– Прәнник, кәнфит алалар. Бәйрәмгә китерделәр. Әйтегез әле, сез үзегез
кем соң?
– Райкомнан, тикшерүче.
– Хөрмәтлем, менә мин сиңа нәрсә әйтәм, клуб ашамлык сата торган урын
түгел, аның өчен махсус кибетләр бар. Ә шау-шу мәсьәләсенә килсәк, миңа
калса, сез башкаларга караганда үзегез ныграк шаулыйсыз...
– Кабинетыгыз кайда? – диде бу сиңа.
– Сезнең бу клубта моңарчы бер мәртәбә дә булганыгыз юк, хәтта директор
кабинетының кайда икәнлеген дә белмисез, – дидең дә ирләр туалетына
төртеп күрсәттең. Ә ул әллә ни карап-нитеп тормыйча керде дә китте шунда
һәм атылып килеп тә чыкты. Анда шушы район малайлары, шырпы яндырып,
түшәмгә атып яталар икән.
Машинасына утырып шылды мадам райкомына. Ун минут та үтмәде,
Геннадий Васильевичтан: «Син анда нишләдең тагы, кил әле минем янга», –
дигән хәбәр килде.
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
114
Шуннан әйләнеп кайткач аңлашылды, теге мадам: «Эштән куарга!» – дигән
фәрман биргән. Ә Геннадий Васильевич: «Синсез мин нишлим, давай болай
итәбез, директорлыктан төш, худрук бул, мин сиңа тагын бер полставка өстим»,
– дип шатландырган. Өстәвенә аркадан сөеп: «Молодец!» – дип тә куйган.
– Әйе, кулны кысты, настоящий татарин икәнсең! – диде.
Шуннан соң бернәрсә дә үзгәрмәде, клуб эше шул ук дәрәҗәдә гөрләп
барды. Аерма шунда гына иде: минем хезмәт хакым 40 сумга артты.
Әхмәт, клубта Гариф абый Ахунов кичәсен үткәргәнне хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, дисәң дә була... Син башта аның бөтен әсәрләрен укып
чыктың. Аннары шул әсәрләрдән тамашачыларга өләшер өчен сораулар яздың,
тараттың.
– Халык күп, залда аяк басар урын юк иде.
– Ә сәхнәне ничек әзерләдек? Болай да кечкенә сәхнәгә Вокаль ансамбльнең
бөтен инструментларын баскыч ясап урнаштырдың, иң өскә барабаннар
куйдырттың, Гариф абый алдында торачак журнал өстәленә микрофоннар
тездерттең, алтысының берсе генә эшли иде, кырыйларда гитаралар, шуларның
икесе генә уйнарга яраклы, баян, гармуннар – төзек дип чутлардай инде. Залга
һәм сәхнәгә төрле нурлар чәчеп әйләнүче шарны түшәмгә элдерттең дә, аны
колга белән әйләндереп тору өчен, бер егетне ялладың. Ул, ишек артына качып,
шарга төрткәләп торды. Икенче малай кичәнең ахырына кадәр шул шарга
прожектор нуры җибәрү белән мәшгуль иде.
Менә син Гариф абый белән сәхнәгә чыгып киләсең. Зал алкышларга
күмелде. «Дулкын» вокаль-инструменталь ансамбле егетләре, кичәнең
музыкаль прологын төгәлләп, сәхнәдән чыгып киттеләр. Гариф абыйга сүз
бирелде.
Әй, рәхәтләнеп тә, хозурланып та сөйләде инде Гариф абый. Үзенең
кайда, ничек туганын, ниләр кылганын, әсәрләренең геройларын, дусларын,
гаиләсен... Үзенең, җитлекмичә туганга күрә, җылына алмый йөдәгән чакта,
ипи калагына салып мичкә тыгып алуларына хәтле сөйләде.
Халык сораулар бирергә тотынды. Яудыралар гына син язып биргән
кәгазьләрне. Үзең дә молодец, төрле почерк белән кыландыргансың.
– А как же, шикләнергә мөмкин даһиебыз...
– Гариф абый, бармакларыннан тарак ясап, куе чәчләрен ыргытып тарый.
Кыяфәтендә – бөеклек! Шулай булмый, әнә нинди сораулар бирәләр бит!
Ялкынланып җавап бирә әдибебез! Залга карап: «Минем иҗатымны нык
өйрәнгән укучыларны бу хәтле күптер дип белми идем», – ди.
Озак барды кичә, ләкин бер тын белән, сизелмәде дә ике сәгать вакыт үткәне.
Соңгы сорауны син бирдең:
– Гариф абый, 18 сентябрьдә туганнарга син ничек карыйсың?
Бу сорауның хәйләсе яки сере бардыр ахрысы, дип, әдип уйга калды.
Кирәккән хәтле генә тынып торды да сүзен дәвам итте.
– Беләсезме?.. 18 сентябрьдә туган кеше... бик тырыш, уңган-булган,
талантлы, тышкы кыяфәте дә начар түгел, хәтта – чибәр... – Кыза әдибебез,
матур сүзләрне мулрак тезә... – ...зыялы, кешелекле, рухи яктан бай,
мәдәниятле, язучы булырга да мөмкин, галимлек тә ерак йөрмәс, даһи... бер
сүз белән әйткәндә, минем кебек булырга тиеш, – дип тәмамлады.
Син шунда: «Гариф абый, синең 18 сентябрьдә туганыңны беләм, менә син
минем дә шул көнне туганлыгымны беләсең микән? Рәхмәт сиңа, мине дә бик
югары күтәргәнең өчен, дип әйтеп салдың.
А Л М А З Х Ә М З И Н
115
Ну гөрләде инде халык, торып кул чаптылар. Ни дисәң дә, алларында, Гариф
абый фаразлаганча, ике даһи басып тора икән бит.
– Шулай, Әхмәт, ул вакытта Казанның барлык күңелле кичәләре безнең клубта
үтә иде шул. Мәдәни учагыбыз – үзәккә әйләнде. Синең дә өлешең зур монда.
– Алмаз дус, мин синең кешелеклелегеңне хөрмәт итәм. Үзеңнең бер
игелегеңне искә төшерим әле... Беләсең син, минем бик якын дустым бәлагә
дучар булгач, дөресрәге төрмәгә эләккәч, ярдәм кулы сузудан баш тартмадың.
– Әйе, исемдә әле синең ул чактагы кайгырып йөргәннәрең. Беләм, юктан
гына эләккән иде бит ул анда. Шуңа күрә, аның хөрмәтенә, аның гаиләсенең
иминлеге өчен, синең белән минем дуслык хакына берсүзсез ризалык бирдем...
төрмәгә барып концерт куярга. Күңелем белән сизә идем, син бит бу гамәлеңне
аның өчен эшләдең. Бераз утыру срогын киметмәсләрме, азрак аңа карата
җылырак мөнәсәбәте булмасмы дип уйлагансыңдыр инде, әйеме?
Минем гомергә дә төрмәне күргәнем юк иде. Безне бер татар майоры каршы
алды. Икәү, төрмә ишекләрен ача-ача, алдан баручы артыннан атлыйбыз. Кайбер
борылмаларда тоткыннар утыра. Нигә аларны анда куйганнар? Без үткәндә,
тыйнак кына торып басалар. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек, тынычлык. Менә
бер зур бүлмәгә килеп чыктык – актовый заллары шушыдыр инде. Сәхнәсе бар,
урындыклар тезелгән. Безгә әзерләнергә аз гына да вакыт калдырмыйча, авыл
клубларындагы кебек шау-шулы булып түгел, тыныч кына, залга тоткыннар
кереп тулды. Майор, башлагыз, дигәндәй, кулын изәде. Мин Мартыновның:
«Посидим по-хорошему, Пусть виски запорошены...» дигән сүзләренә язылган
җырын башлап җибәрдем. Уф Алла, нишлим мин?.. Сүзләре нинди бит –
«посидим по- хорошему...» Нишләп бу турыда уйламаганмын, вәт җүләр... Бу
җыр монда җырлый торган түгел ич. Оятымнан уң якка карадым. Стенаның куе
зәңгәр буявы өстенә «У нас в гостях» дигән стенд ябыштырганнар, анда Миңгол
Галиевның егермеләп фоторәсеме миңа карап тора. Үзем җырлый торам, үзем
уйлыйм – шул гына җитмәгән иде дип. Ирексездән сул якка борылдым. Анда
да без белгән таныш артистлар рәсеме. Шундый ук «У нас в гостях» стенды.
Ярый әле саташмыйча җырымны тәмамладым. Сиңа нәрсә? Син уйныйсың да
уйныйсың, изге эш башкарасың. Һәм шулчак зиһенем ачылып китте: нинди
зур игелекле гамәл кылганнар шушы Миңголлар һәм артистлар монда килеп.
Мин дә шул юлда. Күңелдә горурлык уянды. Беренче җырны башкаруым
мәзәк булса да, изгелек, игелек кылуым мең мәртәбә әһәмиятлерәк икән бит.
Кырык минутлык концертыбызны яратып карадылар. Мин кайчандыр
җинаять эшләгән кешеләрнең күзендә яшь тамчылары күрдем, йөзләрендә
киләчәккә матур өмет чаткылары чагылуын тойдым.
Аларга безнең кулны кысарга, рәхмәт әйтергә рөхсәт бирделәр.
Без төрмәдән якты хисләр белән урамга чыктык. Анда җил купкан, кайсыдыр
чүплектән һавага күтәрелгән сасы кәгазь кисәге битемә кагылып үтте, ниндидер
исерек, сүгенә-сүгенә, машиналарны туктатып, ярамаган урында каршы якка
чыгып китте, автобустан билетсыз бәндәне тибеп төшерделәр, юл кырыенда
басып торган итәксез кызны таллыкка өстериләр.
Без, яңадан халкыбызга әхлак тәрбиясе бирергә, сәнгатебезгә чумдык.
Хәтерлисеңме, Әхмәт дус, мин 2007 елның 24 июлендә «Ватаным
Татарстан» газетасында бер мәкалә бастырган идем.
– Хәтерлим, дисәң дә була... Минем турыда язылган иң матур мәкаләләрнең
берсе ул.
– Синең белән, Әхмәт, без – совет чоры кешеләре, безнең башка тәрбия:
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
116
«кешенекенә тимә, кагылма, намуслы бул һәм башкалар»... – дигән юллар белән
башланган иде ул. Һәм дәвам иттем... Бик килешеп бетми безгә хәзерге җәмгыять.
Сорый да алмыйбыз, биргәненә шөкер дип яшибез. Син әйтәдерсең: кая ул артист
дигән бәндәгә үҗәтләнү, хирург яки милиция түгел бит без, диярсең.
Ул елларда синнән еш кына, нәрсә, Әхмәт, ямансулап йөрисең, бер-бер хәл
булмагандыр бит, дип сораштыра идем. Җавабың бик анык...
– Яшь бара, Алмаз дус... Менә уйлап йөрим әле, бер рәт юк инде, малай,
безнең братка. Нигәдер якты дөньядан артистлар бик үкенечле китә. Кемнәрдер
гомер буе эшләп танылмыйча онытылалар, кайсылары ачы язмышын аракы
белән агулап йөри, күпләре соңгы көннәрен хәерчелектә үткәрә, кемдер фатир
да ала алмаган. Минем әле, Аллага шөкер.
– Син һаман шул өчкә өчтәме?
– Кайда булыйм инде – шунда.
– Соңгы җөмләләрен хәтерлисеңме ул мәкаләнең?
– Бик хәтерлим. Йөрәк өзгеч итеп язгансың син ул юлларны.
«Аның тәрәзәсеннән Татарстан урамына ниндидер көй агыла. Яңа җыр
яза бугай. Ничек язып утырганы күз алдыма килә. Тар бүлмә. Өстәл. Бер
урындык. Баянын ныгытып тартып җибәрсә, сул кул ягы стенага шакылдатып,
күршеләрнең сабыен уятырга мөмкин. Уйна, Әхмәт дустым, җайлап кына уйна,
бәлки, әлеге сабый синең моңга изрәп йоклыйдыр. Ә минем колакта синең
ачынып әйткән сүзләрең яңгырый. «Мин якты дөньядан кайчандыр китәрмен.
Баяным калыр. Алырлар, уйнарлар. Ләкин минемчә булмас...»
– Ашыкма, Әхмәт дус, алай уйларга. Әле синең алачак иркенрәк фатирыңда,
киерелеп, баяныңны тартасың бар. «Фатир бирергә!» дигән кәгазьгә күптән кул
куелган, менә шуны эзләп кенә табасы бар», – дигән идем мин шул сагышлы
мәкаләдә.
– Минем данлыклы Галиәсгар Камал театрында эшли башлавым – гомеремнең
иң матур чоры. Андагы җитәкчеләр, артистлар яшәүгә, иҗат итүгә дәртемне
арттырдылар. Мин андагы һәр артистны әүлия итеп күрәм, беләсеңме? Бөтен
җитешсезлекләре белән. Театр гаҗәп нәрсә икән ул! Театрдагы бөтен кеше
– бер гаилә. Бөтенесе якын, хәтта вахтёрлары да, вешалкада эшләүчеләре дә,
администраторлары да... Күп алар анда... Менә шул гаиләнең бер бәләкәй генә
«шөребе» турында сөйлим. Үзең беләсең, күргәнең дә бар, чишенгәнең дә. Театрда
хезмәткәрләрнең, шул исәптән килгән-киткән кешеләрнең өс-киемнәрен элеп кую
өчен аерым бүлмә бар. Шунда бик тә сөйкемле апа эшли иде. Стенасы пыяладан
корылган шушы бүлмә тәрәзәсеннән аны күрүгә, чишенмәс җиреңнән чишенерсең.
Мин аның янында озак туктап торам. Дөнья, театр хәлләрен, артистлар тормышын,
үземнекен дә сөйлим шунда. Рәхәт, яныннан китәсе килми. Әйтәм ич, үзенә тартып,
җәлеп итеп тора, дип. Театр директоры Шамил Зиннурович кадрлар таба белә
иде инде ул. Апа әңгәмәбезне гел Шамил Зиннуровичка рәхмәт әйтүдән башлый.
Килгән саен, күргән саен. Әкренләп сүзебез мин килгәнче аның яныннан үтеп
киткән Равил абый Шәрәфигә күчә. Үтереп мактый инде аны. Аннан сүзе Хәлим
Җәләловка борыла. Белә ул аның минем якын дус икәнен. Шамкай театрдан
китте бит инде, дип куя. Аның өчен борчылуын белдерә. Әйт әле, килсен, интегеп
йөрмәсен анда әллә кайларда концертлар куеп, ди. Алалармы аны яңадан театрга,
юкмы, анысы мөһим түгел. Ләкин апаның күңеле киң, кешегә игътибарлы,
мәрхәмәтле. Пышылдап кына: әй, нәрсәгә йөрсен инде ул монда, шушы пүчтәк
акчага, дип тә ала, як-ягына каранып. Сөйләшәбез шулай. Ара-тирә яныбыздан
артистлар үтеп китә. Кайберләре белән кочаклашып исәнләшәбез. Яраталар үзеңне,
А Л М А З Х Ә М З И Н
117
ди апа, үзең дә әйбәт кеше шул син, дигән була. Ничек сөйләшмисең инде шундый
кеше белән, ничек туктамый китәсең?!
Хушлашканда, ул миңа нинди дә булса дөньяви хәсрәтен әйтеп, уфтанып
куя иде. Әхмәт, җаным, Шәймиев китә ди бит, нишләрбез икән инде, ди. Әй,
апа, мәйтәм, хәкимияткә кем килсә дә, сиңа вешалкада эшләргә, миңа авыллар
буйлап концертлар куеп йөрергә инде, дим. Әй, кычкырыплар көлә инде.
Көлгәч, ул тагын да матурая иде.
Менә шундый матур кешеләр эшли икән театрда. Рәхәтләнеп җанымны
биреп йөри башладым шунда. Илебезнең кайсы гына почмакларында
булмадык, кайларга гына барып чыкмадык. Беләсеңме нәрсә, берзаман миңа
армиядә булган җиргә – Ашхабадка барып чыгарга туры килде. Мин бит
Төркестан хәрби округында Хәрби-һава флоты гаскәрләрендә элемтәче булып
хезмәт иттем. Шунда безне Ашхабадтан ерак түгел җирдә, тау куышындагы
бер километр аска төшкәч барлыкка килгән табигый күлдә су коендырдылар.
Табигать могҗизасы, ышанасыңмы? Ничек барлыкка килгән ул анда? Суы
шулхәтле җылы, дәвалый торган да икән әле. Менә шуны театр артистларына
яңадан күрсәттеләр. Мин мактандым инде, коенганым бар бу күлдә, дип.
– Әхмәт, бер кергән суга ике тапкыр кереп булмый, диләр, син кергәнсең.
Моны яхшыга юрарга кирәк!
– Беләсеңме, минем солдатта чакта парашют белән самолёттан да
сикергәнем булды!
– Кит аннан! Ну, Әхмәт! Ничек булды ул?
– Учениеда. Парашют кидерделәр дә самолётка утырттылар. Вакыты
җиткәч, самолетның ишеген ачтылар, һәм солдатлар берәм-берәм ачык һавага
сикерә башлады. Мин икеләнеп тора идем, төрттеләр дә төшерделәр. Әй, малай,
күктәге рәхәтлекне күрсәң! Төшәсең, төшәсең, төшәсең... Төшәсе дә килми,
гел һавада эленеп торасы килә.
– Карале, Әхмәт, син, мөгаен, җир өстеннән аска бер километр төшкән, ә
җиргә өстән биш километрдан парашют белән сикергән бердәнбер бәхетле
кеше икәнсең бит дөньяда.
– Әйе, бәхетле, дисәң дә була...
– Баянчы да әле үзең! Өйләнмәвең белән дә уникаль шәхес! Тагын бер
нәрсә әйтәм...
– Нәрсә инде?..
– Мин синең 50 яшьтә узган банкетыңның видеоязмасын карадым. Анда
музыкаль җитәкчең Фоат Әбүбәкеров тост күтәрде. «Әхмәт, давай, өйлән,
хәзер өйләнсәң дә соң түгел, 60 яшьтә 9 яшьлек балаң була», – диде. Синең
шул сүзләргә кылың да кыймылдамады, ягъни колагыңа да элмәдең. Әллә 60 та
өйләнеп карыйсыңмы, 70тә шундый ук яшьтә малаеңмы, кызыңмы булыр иде?
– Шаяртма әле, Алмаз, – диде дә йомды Әхмәт бу теманы.
Ә бит үз гомерендә өзелеп ике кызны гына яратса да, байтагының башын
әйләндергән егет!
Баштарак, кызлар мәсьәләсендә юашрак, дип йөргән идем, алай ук түгел икән.
Беркөнне, әле клубта эшләгән чак. Әхмәт кирәк. Халтура концертына чакыралар
иде. Эзлим, эзлим, юк бу. Клуб вахтёры әйтә, каршыдагы тулай торактагы дусты
белән ул, ди. Кызлар да булгандыр әле? Туган көне икән дустының. Таптым боларны.
Инде концертка барырга соңга калган идек. Ярым шаярып, Әхмәттән сорыйм:
– Эшләр «пештеме» соң?
– Пеште, дисәң дә була инде, – ди.
. . . Д И С Ә Ң Д Ә Б У Л А
118
Бер юньләп төгәл әйткәне булмас шуның. Әхмәтнеке дигәне тузганак чәчле
– шуны тарый. Барып башына өрсәң, бөтен чәче очып китәрдәй.
– Кочакладыңмы соң? – дим, «тузганак башка» баш белән ым кагып.
– Кочакладым, дисәң дә була инде, – ди, колак артын кашып.
Беләсе килә бит боларның нигә монда качып ятуларын.
– Үптеңме соң?
– Үптем, дисәң дә була инде...
Вәт бит, малай, тәки ахыры ничек беткәнен әйтмәде. Сүз белән әвәләп
бетерде. Шундый инде ул Әхмәт.
Аның белән йөргән чактагы кызыклар күп булды. Бер җәй көнне Таһир
Якупов, Әхмәт, мин мәктәп ишегалдына килеп кердек. Аулак урын. Иртән,
кайдадыр концерт куйганнан соң, өчәү көне буе кәеф-сафа корып, кесәләрне
такырайтып, Әхмәт уйнап, без җырлап йөрдек. Шул мәктәп бакчасында Әхмәт
кинәт исенә төшерде: «Егетләр, мин бу мәктәптә эшлим бит, бәлки, акча бирә
торган көндер, кереп чыгыйм әле!» – диде.
Көтәбез, көтәбез Әхмәтне, юк бу. Әллә кайтып китте инде, дип шикләнеп
куйды Таһир.
Мин әйтәм, баяны монда бит.
Берзаман чыга Әхмәт. Боек. Егетләр, мине күптән увольнять иткәннәр
икән инде, ди.
Камал театрында эшли башлагач булган бер кызыгы бар әле аның. Сөйләделәр.
Кайсыдыр бер спектакльдә, «Зәңгәр шәл»нең «Качкыннар» эпизодындамы,
артистлар бик еш «чөнки» дигән сүзне кулланалар икән. Ул спектакльдә
музыкантлар оркестр чокырында утыралар бит инде. Оркестрда татарчасы бик
үк яхшы булмаган бер егет Әхмәттән сорый ди: «Скажи, пожалуйста, Ахмет,
что за слово «чөнки»? Ул бу сүзне урысчага тартымрак итеп әйткәндер инде.
Әхмәтнең спектакльне бик үк игътибар белән карап утырмаган чагы булгандыр,
теге малайдан бу сүзне ничек ишеткән, шулай тәрҗемә иткән дә биргән. «Это
такие маленькие собачки, которые бегают», – дип.
Дөрес әйткән, «Щенки» дигән акцентлы сүзенә тәрҗемә сорамасын иде.
Әхмәт, бик якын дустым булгач, төшкә дә еш керә. Соңгысын сөйлим.
«Күрәм, Камал театры сәхнәсендә берүзе концерт куя бу. Зал шыгрым
тулы. Мин дә шунда нишләптер йөрим. Сәхнәгә менмим. Уйный да уйный
үз көйләрен баянда, уйный да уйный. Халык шашып кул чаба. Шунда Әхмәт
янына, зур чәчәк бәйләме тотып, бик чибәр ханым белән аннан да чибәррәк
кыз менде. Бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаганнар. Әхмәт аларны
тамашачылар белән таныштырды: «Монысы – хәләл җефетем, ә монысы –
кызым», – диде. Күзем шар булып карап каттым һәм халыкка кушылып кул
чабарга тотындым». Әллә теге гомер буе көткән?..
...Уянып китсәм, кул чабып ятам. Әллә чыннан да шулай микән?.. Тиз
генә Әхмәткә шалтыратып, төшемне сөйләп чыктым. Тавышында ниндидер
канәгатьлек, көлә генә... «Өйләндем, дисәң дә була инде...» – дигән гадәти
сүзен кабатлады тагын...
Ышан аңа!..


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.