Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьлек җыры

Яшьлек җыры
Татар әдәбиятының киләчәге мәктәпләребездә тәрбияләнә.
Укучыларыбызда әдипләребез иҗатына мәхәббәт уятуда, бүгенге көн
язучы-шагыйрьләр белән очраштыруда ана теле укытучыларының өлеше
бәяләп бетергесез. Мөгаллимнәребез безнең белән һәрдаим тыгыз элемтәдә
эшли, әдәбият дәресләрендә безгә катнашырга, язучы сүзен киләчәк буынга
җиткерергә мөмкинлек бирә. Рәхмәт аларга! Шундый очрашулардан сәләтле
укучыларның шигырь-хикәяләре дә безгә еш ияреп кайта. Бу санда тәкъдим
ителә торганнары – әнә шундыйлардан.
Редакция


БӘХЕТ АЛМАГАЧЫ
ХИКӘЯ
Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән
безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле
алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен
ишеткәнем бар әтиемнән.
Быел да безнең күңелләребезгә дәрт, шатлык өстәп, алмагачыбыз кабат чәчәк
атты. Бакчадан керәсе дә килми. Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Бал
кортларының чәчкәдән чәчкәгә кунып, күңелле безелдәүләрен ишетү ни тора!
Яныма Зур әниемнең килеп басуын сизми дә калганмын. Күзләрендә яшь
тамчылары, ә йөзендә шатлыклы елмаю. Мөгаен, алмагачның быел да шау чәчәккә
күмелеп утыруына куана торгандыр.
«Бу алмагачны Зур әтиең вафатына бер ел кала утырткан иде, улым», – дип
башлап китте сүзен Зур әнием. «Алмалары бик тәмле була, дип саттылар, әйдә,
үссә, оныкларыбызга бер куаныч булыр, әнисе», – диде. Ул елны кыш бик салкын
килде, туңгандыр инде, бичаракай, дип уйладык. Яз җиткәч, ни хикмәт, янындагы
карт алмагач туңса да, яше яфрак ярды, үсте, ныгыды. Алмаларыннан гына авыз итә
алмады шул Зур әтиең. Янәшәбездә икәнлеген белгертеп, һәр елны безне сөендерә».
Менә нинди серле көчкә ия икән алмагачыбыз! Зур әтием истәлеге...
Һәр кешенең үзеннән соң җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Минем Зур
әтием изге күңелле, тәмле телле булгандыр, чөнки алмагачның алмалары тәмле,
хуш исеннән башлар әйләнә.
Тирләп-пешеп су коенып кайтып керүем булды, юл уртасында торган бер кәрзин
алмага чак кына абынып егылмадым. Елмаеп әнием каршы чыкты.
– Кайттыңмы, балам! Әйдә, без синең белән бер җиргә барып килик әле. Тәмле
алмаларны да алырбыз.
Ризалашмый булмады. Әниләрнең җылы карашлары әллә нинди бозларны да
эретергә сәләтле бит ул!
Безнең авыл бик зур. Хәтта аның бөтен урамнарын йөреп тә чыга алганым юк.
Вакыт бар үзе. Үсә-үсә һәр тыкрыкны, һәр очны өйрәнеп бетерермен әле.
Югары очта яшел капкалы зур өйгә кердек. Этләре дә бар икән. Тик ул безгә
өрмәде, койрыгын болгый-болгый, читтән генә күзәтеп тора. Хуҗалары усал түгел,
димәк. Зур әниемнән ишеткәнем бар: «Малы хуҗасына охшамаса, харам була».
Ишегалдында миңа таныш түгел апа чәчәкләргә су сибеп йөри иде.
– И, Сәлимә килгән икән, күрми дә торам, нигә ят кешеләр кебек басып торасыз,
өйгә керик, – диде.
Өй эчендә тынлык хөкем сөрә. Бар җирдә дә тәртип. Яңа пешкән тәмле калач
исе бөтен өйгә таралган.
Бер бүлмәгә кердек. Караватта минем яшьләрдә бер малай ята. Зур зәңгәр
күзләре белән тутырып каравы булды, мине ниндидер курку биләп алды.
– Исәнмесез, Сәлимә апа! Бүген сез үзегез генә түгел. Бу улыгыз Илһамдыр инде?
Кем ул? Нигә ул мине белә, ә мин аны юк?!
– Менә Илһамның да синең белән танышасы килде. Ул – синең яшьтәшең, Рөстәм.
Сиңа күчтәнәчкә алмалар да алып килдек, – диде әни.
Мин, үзем дә сизмәстән, кәрзиндәге бер алманы алып, Рөстәмгә суздым.
Рөстәм, зур бүләк алган кебек, алмага бик озаклап карап торды, аннан соң аның
бер кырыеннан тешләп тә алды. Тәмле итеп әкрен генә ашады ул алманы.
– Рәхмәт, Илһам! Минем әле беркайчан да мондый тәмле, мондый хуш исле
алма ашаганым булмады.
И, юри генә әйтте инде ул. Алма алма инде. Җәй көне ниндиләрен генә
ашамыйбыз без аның: яшелен, сарысын, кызылын.
Тагын килергә вәгъдә биреп, без әни белән кайтып киттек. Юлда кайтканда, әни
миңа Рөстәм турында сөйләде. Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала икән. Әти-әнисе аны
бик яраталар. Тик менә ничек ярдәм итәргә генә белмиләр: уллары кечкенәдән үк
йөри алмый.
Мин яткач та йокыга китә алмадым. Кара әле, әгәр Рөстәм йөри алса, минем
белән бер сыйныфта укыр иде, бергә балыкка, су коенырга йөрер идек. Бәлки, җан
дуслар да булыр идек. Миңа Рөстәм кызганыч булып китте. Алай гына да түгел,
күземә яшь килде. Зур дөньяның матурлыгын, табигать хикмәтләрен ул күрми,
белми үсә бит инде!
Иртә белән әниемнең, табада тәмле исләр чыгарып, коймак пешергән тавышына
уянып киттем. Нинди бәхет! Әти-әниең яныңда, ә син шул гаиләнең кечкенә кояшы.
– Әни! Мин бүген Рөстәм янына үзем генә барсам буламы?
– Күңелең ни кушса, шуны эшлә, улым! Барып кайт, балам, бар.
Дүрт аяклы шаян дустым мине тагын капка төбендә каршы алды. Өйдә кеше
күренми. Таныш ишекне ачканда, Рөстәм өстәл артында кәгазьгә нәрсәдер язып
утыра иде.
– Дустым килгән икән, нигә ишек төбендә торасың, уз, әйдә.
Мин аның янәшәсендәге урындыкка килеп утырдым.
– Дустым, әле генә сине уйлап утыра идем. Менә сиңа багышлап бер шигырь дә
яздым. Тыңла әле.
Ул укыды, ә мин, тын да алмыйча, тыңладым да тыңладым.
– Син чын шагыйрь бит! Ә мин шагыйрьләрне шәһәрдә генә яши дип белә идем.
Ә алар авылда да була икән!
Рөстәмне укырга-язарга әнисе өйрәткән. Ул укытучы икән. Алар башта шәһәрдә
яшәгәннәр. Әти-әнисе эштә булганда, әбисе караган. Былтыр әбиләре үлеп киткән.
Авыл һавасы файдалы дип, бирегә күчеп килгәннәр.
Шулай итеп, без Рөстәм белән дуслаштык. Мин көн дә аның янына хәл белергә
йөри башладым. Ә бер көнне үзебезнең очтагы дусларыма да Рөстәм турында
сөйләдем. Уйлаштык та, әниләребездән рөхсәт алып, Рөстәм янына бергә барырга
булдык.
Безнең авыл башында алма бакчасы бар. Элек аны каравылчы саклаган, ләкин
хәзер ташлаганнар. Алмаларыннан бөтен кеше авыз итә ала. Менә шул бакча
тирәсендә телеңне йотарлык җиләкләр үсә. Без, үзебез генә белгән урыннан иң
эреләрен җыеп, рәхәтләнеп сыйланабыз.
Гадәттәгечә, безне Актырнак каршы алды. Нигә сез күбәү дигән кебек, койрыгын
болгый-болгый, янымда бөтерелде.
– Менә, Рөстәм, сине очыбыздагы дусларым белән таныштырасым килә.
Без, көлешә-көлешә, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Көтү керер вакыт
җиткән ләбаса!
Мәктәптә укулар башланды. Рөстәм белән дуслыгыбыз турында сыйныф
җитәкчебез Миләүшә апага сөйләдек. Миләүшә апа Рөстәм белән инде танышып
та өлгергән булып чыкты.
Сөмбелә бәйрәме якынлашып килә иде. Без җырлар, биюләр өйрәнәбез, залны
бизибез. Бәйрәмебезгә Рөстәмне дә чакырасыбызны Миләүшә апага әйткәч, ул да
безнең фикерне хуплады.
Бәйрәм күңелле үтте. Әти-әнисенә һәм Рөстәмгә дә бик ошады. Алар безгә
бер хәбәр җиткерде: тиздән Рөстәм дәваланырга китә. Без моңа бик шатландык.
Киткәндә, дустым миңа алмагач рәсеме төшерелгән дәфтәр биреп калдырды. Анда
аның үзе язган шигырьләре тупланган иде...
...Алмагачлар чәчәк аткан вакыт. Бакча тирәләрен җыештырып йөрим. Капкадан
берәү кереп, бакчага чыкты. Рөстәм кайткан! Үз аягында йөреп, безгә килгән!
– Менә, дустым, безне дуслаштырган алмагачны үз күзем белән күрәсем килде.
Сине дә бик сагындым.
Көлешә-көлешә, дусларыбыз янына ашыктык. Ә көз көне Рөстәм безнең белән
укырга килде.
Нурфат НУРЕТДИНОВ.
Алексеевск районы, Кыр Шонталысы


ЙӨНТӘС
ХИКӘЯ
Карлы-буранлы озын кыш үтеп, яз җитте. Табигать, ак юрганын салып, яшел хәтфә
җәймәсен ябынды. Болыннар берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизәлде. Ерак
илләрдән, бала чыгарырга дип, кошлар кайтты. Башта кара каргалар күренде, аннан
тургай, сыерчыклар, кыр үрдәкләре һәм башкалар... Үтеп барышлый, хәл җыярга
дип, кыр казлары да тукталдылар.
Бик матур шул ул Рәсимнең туган ягы. Авыллары урманга терәлеп үк тора.
Урмандагы байлыкларны санап та бетерерлек түгел. Җиләк, чикләвек өлгергәндә,
бала-чага урманнан кайтып та керми. Өлкәннәр дару үләннәре җыя, печән әзерли.
Урман аланында колхозның умарталыгы урнашкан. Анда эшләүче Вәли бабай бала-
чаганы бал белән сыйларга ярата. Шулай да, умарта кортлары вакыт-вакыт котырып
алганлыктан, Рәсим әтисеннән башка ул тирәгә бармаска тырыша.
Әтисе дигәннән, зур кеше ул – урманчы булып эшли. Урмандагы агач һәм
җәнлекләрне бик яхшы белә. Вакыты булганда, Рәсим дә, эте Актүш белән, аңа ияреп
йөрергә ярата. Рәсимнәрнең бәрәңге бакчасы яныннан башланган сукмак буйлап
АК ҖИЛКӘН
178
атласаң, каенлыкка килеп чыгасың. Анда гөмбә күп. Каенлык кыяклы күлгә барып
тоташа. Биредә кыр үрдәкләре хуҗа. Әтисе аларга исемнәре белән эндәшә. Рәсим
суга ипи кисәкләре тондырса, үрдәкләр ярыша-ярыша җим чүплиләр. Бәбкәләре дә
әниләре артыннан суга чумган булалар. Күлнең суы бик салкын, шунлыктан әтисе
Рәсимгә су коенырга рөхсәт итми.
Урманда Рәсимгә имәнлектәге болын бик ошый. Баласы белән пошины, кыр
кәҗәләрен, кабан дуңгызларын очратырга була монда. Кыш көне еш кына куян, бүре,
төлке эзләренә дә тап булалар. Әтисе белән булганда, Рәсим бернидән дә курыкмый.
Мылтыгы да бар әтисенең, тик аның атканын бер дә ишеткәне юк әле Рәсимнең.
Малайның мылтыкны тотып карыйсы килсә дә, әтисе рөхсәт итми.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып
китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды.
Бер-ике умарта оясын туздырып ата да юк була. Саклап торып та карадылар, кем
икәнлеген барыбер белә алмадылар. Авыл читендә яшәүче Сәлимнәрнең бәйдә
торган этләрен кемдер ботарлап ташлагач һәм урманга ландыш чәчәкләре җыярга
барган кызларның безнең якларда моңарчы күренмәгән бик зур, аюга охшаган сәер
хайван күреп бик нык куркулары билгеле булгач, эшнең җитдилеге аңлашылды.
Урманга ялгыз барып йөрүләр бетте. Бала-чаганы урманга бөтенләй җибәрми
башладылар. Котырып уңган җир җиләкләре үзенә тартса да, авылның бер генә
кешесе дә урманга барырга батырчылык итмәде. Өлкәннәр очрашсалар, үзара шул
турыда гына сөйләштеләр. Урманга гына түгел, авыл урамнарына чыгып йөрү дә
куркыныч була башлагач, аучыларны чакырдылар.
Ерткыч бик хәйләкәр булып чыкты. Өч көннән соң гына эзенә төштеләр аның.
Максатлары, тотып алып, Иделнең аръягындагы тыюлыкка җибәрү булса да, ярсыган
ана аюны җиңел генә кулга төшерү барып чыкмый. Аучыларның берсенә ташланган
ерткычка атарга мәҗбүр булалар.
Иң аянычлысы шул: аюның баласы барлыгы ачыклана. Соңыннан бала иярткән
аюның боз кузгалыр алдыннан Идел аша чыкканын күрүчеләр дә табыла. Аларның
тыюлыктан килгәнлегенә шик калмый. Боз киткәч, алар кире үз якларына чыга
алмыйлар.
Аю баласын әтисе өйләренә алып кайткач, Рәсим бик сөенсә дә, Актүш алай ук
җылы каршыламады. Җай чыкканда, Йөнтәсне үртәргә генә тора, күрми калсаң,
тешләп алырга да күп сорамый. Шунлыктан Йөнтәс күбрәк Рәсим һәм авылның
калган малайлары тирәсендә бөтерелде. Алар йокыдан торганчы ук, малайлар
Рәсимнәрнең капка төбенә җыелалар да, бүрәнәгә тезелеп утырып, яңалыклар
сөйләшәләр. Йөнтәскә ярарга тырышып, берсеннән-берсе уздырып, күчтәнәчләр
алып киләләр. Кайсы – конфет, кайсы – прәннек дигәндәй. Шулай да аю баласы
Рәсим абыйсын күбрәк ярата.
Рәхәтләнеп яшел чирәмдә ауныйлар алар, куышып уйныйлар...
Аю баласы бик тиз үсте. Көннәрнең берендә малайлар белән уйнаган җирдән
Йөнтәс юкка чыкты. Эзләп-эзләп карасалар да, аны таба алмадылар. Рәсим төне буе
йокламыйча көтте дустын. Иртә белән генә кайтты аю баласы. Бик ачыккан иде ул.
Рәсим биргән сөтне эчте дә рәхәтләнеп йоклап китте.
Йөнтәснең югалып йөрүләре тора-бара ешайды. Авыл халкының кош-кортлары
югала башлагач, Рәсимнең әтисе Йөнтәсне иреккә бөтенләй чыгарудан туктады. Аю
баласы читлектә боекты, ризыктан баш тартты, бик ябыкты. Озак уйлаганнан соң, аны
тыюлыкка илтергә булдылар. Аңа анда бернинди дә куркыныч янамаячак. Шулай да
якын дустыннан аерылу бик читен булды Рәсимгә. Тыюлыкка аю баласын илткәндә,
ул да әтисенә ияреп барды. Соңыннан да, андагы хезмәткәрләрдән Йөнтәснең хәлен
белешеп тордылар. Бик җиңел ияләшкән ул андагы шартларга.
Гөлия ХӨСНУЛЛИНА.
Кама Тамагы

БАСЫМ
ӘКИЯТ
Яшәгән ди китаплар һәм дәфтәрләр арасында бер Басым. Аңа анда бик күңелсез
булган. Чөнки ул анда берүзе генә яшәгән, йөзгә дә бик ямьсез икән. Аны куйганда,
бер малай бозып, ямьсезләтеп бетергән. Аның белән берсе дә уйнамаган. Басым
«А» хәрефе белән дуслашырга теләгән. Ә «А» хәрефе аңа: «Син миңа ошамыйсың,
син куркыныч. Минем янга бүтән килмә. Безгә мондый Басымнар ошамый», –
дигән. Ә Басым: «Ә мин матур басым булып килсәм, сез мине алырсызмы?» – ди
икән. Хәрефләр җавап бирмәгәннәр һәм Басым бик күңелсезләнеп кенә өенә
кайтып киткән. Менә шулай итеп ул китаплар арасында яшәп калган. Беркөнне
китаплар аңа: «Син монда яшәгәч, бездән барысы да көләләр, бездән кит!» –
дигәннәр. Мескен Басымга моннан да китәргә туры килгән. Шуннан ул, башын иеп,
журналларга мөрәҗәгать иткән. Журналлар да аңаран баш тарткан. Дәфтәрләргә
дә эндәшеп карый, ләкин алар да аннан йөз чөергән.
Шулай итеп, кайгыра-кайгыра көннәрен уздыра Басым. Ләкин беркөнне
моңланып утырганда, моның башына бер уй килеп төшә. «Туктале, – ди ул. –
Нишләп соң әле мин табибларны онытып җибәрдем соң?» Һәм шунда ук җыенып,
табиб янына китеп тә бара. Хәлне сөйләп биргәч, табиб үзенең берничек тә файда
итә алмавын әйтә. Күңелсезләнеп кенә кайтып барганда, аңа күрше шкафтагы
китапларда яшәүче басым очрый һәм хәлен сораштыра башлый. Хәлне аңлатып
биргәч, ул аңа якындагы бер авылда табиб барлыгын әйтә. «Мин сиңа, һичшиксез,
ярдәм итәрмен, чөнки ул цифрларны һәм хәтта хәрефләрне дә яңарта ала. Шулай
булгач, сиңа да ярдәме тими калмас», – ди. Табибка кергәч, Басым үзенең баштан
үткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Табиб та аңа кулыннан килгәнчә ярдәм
итәчәген әйтә.
Элеккеге ямьсез Басымның шулкадәр матураеп, үзгәреп кайтуын күреп, барча
китаплар, журналлар хәйран калалар. Барысы да аны үзләренә яшәргә чакыралар.
Күпме генә чакырсалар да, сагынган туган йортына, дәфтәрләр һәм китаплар
арасына кайта.
Беркөнне дәрес әзерләп утырганда, үзе бозган Басымның үзгәрүен күреп, хуҗа
малайның исе-акылы китә. Һәм үзенә бүтән бервакытта да басымнарны бозмаска,
хәрефләрне матур язарга сүз бирә. Шуннан бирле малайның дәфтәре гел мактау
тактасыннан төшмәгән ди.
Элина ГӘРӘЕВА.
Ютазы районы, Димтамак


Яратам мин
Яратам мин көзге табигатьне,
Алтын яфрак түши җир өстен.
Басуларда гөрләп авыл халкы
Хезмәт куя туган җир өчен.
Яратам мин кышкы табигатьне,
Саф һавалы иркен урманын,
Агачларга сарган ак бәсләрен,
Ак мамыктай җепшек буранын.
Урманына керсәң, яшь наратлар
Шәл ябынган сыман утыра.
Тирә-якны гөрләп чана шуган
Бала тавышлары тутыра.
Яратам мин язгы табигатьне,
Әллә үзем язын туганга.
Карлар эреп, язгы ташкын сулар
Ярларыннан ташып тулганда.
Җәйге табигать тә миңа якын,
Әллә әнкәм җәен туганга.
Кырларыннан чәчкә исе иснәп,
Урманыннан җиләк җыйганга.
Табигатьнең һәр фасылы якын,
Әллә шунда туып-үскәнгә.
Күңелемә моңлы көйләр килә,
Саф чишмәләр суын эчкәнгә.
Алсу МАНСУРОВА.
Әлмәт шәһәре


Иң кадерле...
Өйдә бүген барысы шат –
Бала атлый иң тәүге кат.
Аллы-гөлле бу дөньяда
Сиңа әле бар нәрсә ят.
Бар нәрсә ят, бар да каты,
Мәми – тәмле, мәми – йомшак.
Иң танышы – әни исе,
Әни – тәмле, әни – йомшак.
Үтә еллар, бар да таныш.
Синең өчен бер киртә юк...
Яши-яши аңлый кеше:
Әнидән дә кадерлерәк,
Баладан да кадерлерәк
Бу дөньяда берни дә юк.
Регина НОГМАНОВА.
Алабуга шәһәре