Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Яшәүдән соң яшәү бармы? Бардыр..."

Наис Гамбәрнең тууына 70 ел

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче еллар чигендә татар шигърияте дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю, фикер хөрлеге, үзгә лирик геройның алга чыгуы белән характерлана, болар хис-кичереш күчеше, фәлсәфи мотивлар, символ-метафоралар аша укучыга җиткерелә.  Әлеге үзенчәлек-хасиятләр Наис Гамбәр иҗатын да иңләп бара.

Наис Гамбәр – фәлсәфи лирика жанрын үстерүче, аны яңа мотивлар, аһәңнәр белән баетучы шагыйрьләребезнең берсе. Аның иҗат үзенчәлеген характерлаган төп сыйфатларның берсе фәлсәфилек белән билгеләнә дә. Наис Гамбәрнең философ лирик герое яшәү һәм үлем, яшәү мәгънәсе, кеше гомеренең кыйммәте, кеше һәм табигать бәйләнешләре, гомумән, яшәешнең асылы турында уйлана; мәхәббәткә, Туган җиргә, якыннарга мөнәсәбәтле хис-кичерешләр дә фәлсәфи эчтәлек белән өретелә. Шуңа да күп шигырьләренең үзәгендә уйланучан, яшәешнең асылына төшәргә омтылучы лирик герой тора, ул яшәешне яшәү һәм үлем бөтенлеге рәвешендә күзаллый, хакыйкать темасын үз итә, фәлсәфи гомумиләштерүләре белән уртаклаша. Шушы юлда үз сорауларына җавап эзли, икеләнә, хакыйкатьне төрле ноктадан килеп эзләп, аңлатып-шәрехләп карый.

Лирикасындагы бер төркем шигырьләрнең үзәгенә кеше фәлсәфәсе куела, яшәешнең асылы, мәгънәсе, кеше гомере, аның миссиясе хакында уйланулар үзәк лейтмотивны тәшкил итә. Үз сорауларына җавап эзләү, яшәүнең асылын танып белергә омтылу юлында шагыйрь еш кына кеше гомеренең төрле этапларын тергезергә ярата. Мондый шигырьләрдә Наис Гамбәр табигать күренешләренә, ел фасылларына, тәүлекнең төн һәм көн вакытына, төсләргә аеруча игътибарлы, аларның һәркайсы фәлсәфи гомумиләштерүгә ия. Мисал өчен, «Көз – моңлы күз» шигырендә беренче строфа ук әсәрне кеше фәлсәфәсенә кора. Көз образы белән янәшә килгән моңлы күз, айныган бал, җам образлары аны табигать чикләреннән алып чыгып китә:

Көзнең күзендә уйчан моң бар,

Яшерен сабырлык бар җанында;

Күпреп, кайнап торган хисләр түгел,

Айныган бал инде җамында.

Суфичылык поэзиясеннән таныла торган традицион образларга мөрәҗәгать аша укучы сүзнең мәхәббәт хакында барганлыгын ачык тоемлый. Җамнан бал эчеп исерү суфиларда илаһи мәхәббәт мотивын тергезсә, әлеге шигырь кысаларында сүнгән-сүрелгән дөньяви мәхәббәт эчтәлеген яңарта. Автор кеше яшәешенә хас канунны кабатлый: бар да вакытлыча, бар да фани, яшьлек тә, гомер дә, мәхәббәт тә үтә. Икенче строфадан көз образы аша табигатькә ишарә ясала, торналар китүе, үләннәр саргаюы, көзге табигатьтәге сарылык, таллар муенына сарылып, су өстеннән аккан пәрәвезләр – барысы да табигатьтәге моңсу халәтне җиткерүгә буйсындырыла. Шигырьнең буеннан-буена кеше гомере белән табигать күренешләре бер бәйләмдә сурәтләнә, шуның аша автор яшәештә генә түгел, табигатьнең үзендә дә һәр нәрсә ялгыз, вакытлы, үтә-югала, дип кабатлый. «Төнге сулар» шигырендә дә төнге су, көзге төн образлары аша гомернең үтүенә һәм һәр нәрсәнең вакытлы, фани булуына сызланучы лирик герой белән очрашабыз. Көзге төнге су гомер агышы булып калыплаша, дулкын ярга кагып чыгарган яфраклар кешеләр образын тергезә:

Кеше дә бит җирдә яфрак кына, –

Һәр суның бар яшерен упкыннары.

Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.

Кешенең тормыш елгасыннан агуы, чарасызлыгы, дулкыннарның аны үзе теләгән якка «кагып йөртүе», «вакыт чаңы» сукканнан соң, «кире кайтмас» елгаларга агуы шигырь тукымасындагы сызлануны тудыра. Шушы хакыйкатьне үзгәртү теләге белән янган, «мең уй тынгы бирмәгән» лирик герой бу хакыйкатьне үзгәртә алмаячагына төшенә. Әлеге халәт сызлануны көчәйтә генә. Һәр строфаны каймалап алган «Төнге сулар ага, төнге сулар» тезмәсе шуңа ишарәли. Шушы ук мотивлар «Мин чыгамын юлга...» шигырендә дә үстерелә. М.Лермонтовның гомумбилгеле «Выхожу один я на дорогу» гыйбарәсен эпиграф итеп алу аша Наис Гамбәр ялгызлык фәлсәфәсенә йөз тота. Шигырь структурасында юл күпмәгънәле метафора булып, гомер юлы, тормыш юлы, үтеләсе юллар – көннәр – еллар, Аллаһ юлы, кешелек юлы мәгънәләрендә калыплашып, экзистенциаль чикләрдә укыла һәм укучыны бер фикергә алып килә: кеше табигатеннән ялгыз, язмыш тарафыннан үзенә бирелгән юлны да ул ялгыз үтәчәк һәм мәңгелеккә дә ялгыз китәчәк. Наис Гамбәрнең лирик герое яшәү мәгънәсен эзләү барышында еш кына «яшәүдән соң яшәү бармы?» соравына җавап эзли. Мәсәлән, «Кабатлана...» шигырендә кешенең «яна, яна китеп баруы» сызлануның сәбәбе булып төгәлләшә. Шушы сызланудан котылу чарасын эзләп, лирик герой яшәүдән соңгы яшәеш хакында уйлана, табигать фасылларының кабатланышы, орлыклардан шытып чыккан гөлләр аша табигатьтә яңарыш барлыгын дәлилли. Кабер өстендә үскән резедалар кешедән соң якты хатирләр яшәвенә, кешенең яңа буыннар күңелендә тергезелүенә йөз тота. Табигатьтә кабатлану мөмкин, ә кеше тормышы кабатланмый, әмма хатирәләрдә яшәү мөмкин! Автор үз укучысына шушы фикерне хакыйкать төсендә җиткерә. Буыннар хәтерендә саклану кешене табигатьтән, яшәешнең башка өлкәләреннән аерып торган бер сыйфат итеп күтәрелә. «Тормыш гөлләре» шигырендә дә шушы ук фикер кабатлана:

Яшәү – үлем аша; гөлдән тамган

Бу орлыклар язын гөл булыр;

(...Җаным сездә кала, Тән үлгән көн

Яңа тормыш туган көн булыр.)

Наис Гамбәрнең аерым шигырьләрендә («Соңгы чабыш», «Качак» һ.б.) табигать образлары аша метафорик яссылыкта кешенең җәмгыятьтә көнитешенә бәя бирү сыйфаты да күзгә ташлана. Бу татар поэзиясе өчен традицион алым булып тора. Мәсәлән, «Соңгы чабыш» шигырендә ат образын төрле халәтләрдә уйнату лирик геройга кеше тормышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Тышау, тимер өзәңге, уңлы-суллы уйнап торган камчы сурәтләре җәмгыятьтәге вазгыять, идеология тарафыннан алып барылган сәясәт мәгънәсендә урын ала. Шушы халәттә көн иткән атның йөрәге тузуы, үлемгә хөкем ителүе кебек күренешләр аша автор үз фикере исәпкә алынмаган җәмгыятьтә яшәгән кешенең халәтен җиткерә. Аның фикеренчә, мондый җәмгыятьтә бәхетле, камил шәхес була алмый!

Наис Гамбәрнең мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә дә фәлсәфилек көчле яңгыраш ала, аларда да лирик герой кичерешләре сызлану белән сугарыла. Бу очракта мәхәббәт сөйгән ярга, туган җиргә, халкына мәхәббәт булып, зур булып оешып җитә. Мисал өчен, «Сулар! – күпме яшьләр түктем сезгә карап...» шигырендә сулар, җилләр, җир агышы гомер үтүен, вакыт агышын символлаштырып куя, кеше тормышы вакытлы дигән фикер әсәрне үтәли кисеп бара. Шушы фонда шигырьнең соңгы юллары бердәнбер хакыйкать итеп мәхәббәтне күтәрә, сөю – яшәешне хәрәкәткә китерүче дигән фикер яңгырый:

Җилдә,

Җирдә,

Суда – сүнми Сөю!..

Сүнми, кичерегез...

Шушы ук мотив «Шундый дымык, тонык иртәләрдә...» шигырендә дә урын ала. Мәхәббәт табигатьтән, тумышыннан ялгыз итеп яратылган кешене ялгызлыктан коткара алырлык, йөрәк әрнүләрен басарлык, кара көннәрне яктыртырлык бердәнбер көч итеп раслана. Үз фикерен лирик герой «Сагыну», «Күмелгән эзләр», «И мәхәббәт», «Төнге учаклар» һ.б. шигырьләрендә дә дәлилләп бара.

Наис Гамбәр шигъриятендә сөйгән ярны сөю хисе еш кына туган якка мәхәббәт белән үрелеп китә. Мондый шигырьләрдә, гомумән, фольклордан үстерелә килгән мәҗүсилек мотивлары көчле яңгыраш ала. Наис Гамбәрнең агачлары «сөйләшә», йолдызлары «серләшә», арышлары «сагышлана», лирик герое шушы фонда кеше һәм табигать берлеген дәлилли. Мәсәлән, туган як темасына караган «Кайтсам...» шигырендә туган як суының, тынының җылылыгы, сусынны басарлык сулар, бураняңгырлар кебек образ-детальләр ярдәмендә туган як һәм кеше җанының берлеге күз алдына бастырыла. «Арышлар шаулый» шигырендә дә Туфрак, Табигать, Кешенең табигый берлеге яшәеш фәлсәфәсен ачып җибәрә, кешене туган җиренең аерылмас бер кисәге итеп күтәрә:

Бертуктамый шаулый арышлар –

Балачактан калган танышлар.

Арышларның башак шавында

Минем җаннан күчкән сагыш бар.

Шаулыйлар да шаулый арышлар.

Наис Гамбәр шигъриятендә, гомумән, авыл кешесен идеаллаштыру, яшәешен әхлакый камиллек югарылыгына күтәрү, табигать белән тыгыз бәйләнешен, шуңа мөнәсәбәттә табигыйлеген ассызыклау мотивлары күзәтелә. Шагыйрьнең әлеге әсәрендә дә шундый мотивлар урын ала, яшәешнең кыйммәте табигать, туган җир, нигез белән берлектә дигән фикер үзәккә куела, туган җиргә, туган якка бәйле һәр деталь, күренеш яшәү мәгънәсен билгеләгән төп кыйммәт итеп күтәрелә.

Шагыйрь иҗатын үтәли кисеп барган сызлану мотивы туган як темасына бәйле шигырьләрне дә читләтеп үтми. Мисалга «Озату» шигырендә көзен киткән кошлар авылларын ташлап киткән яшьләр образы белән ассоциацияләшә. Лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылларның ятим калуы фаҗигале төсмер бирә, аның киләчәген, яшәешен тәэмин итәрлек яшьләрнең читкә китүе, илаһи матурлыкның югалуы хиснең сәбәбе булып килә:

Күтәрелде кошлар иле белән,

Кубарылды кошлар ил белән;

Яфраклар тама шыбыр-шыбыр

Кошлар очып үткән җил белән.

Кошлар китүе белән көзләр килүе, сарылык иңүе, уйга талган таулар үткеле – барысы да хиснең дәрәҗәсен көчәйтүгә хезмәт итә, лирик герой шушы халәтне туктату чараларын уйлый, «Нилектән бу? Нидән бу сискәнү?» риторик соравы аның гаҗизлек ноктасына җитүен ачыклый:

Нилектән бу? Нидән бу сискәнү? –

Җанда үкси киткән кош өне.

Бу сорауга җавап «Кылганнар йөгерә...» шигырендә табыла. Шигырь тукымасында кылганнар образы мәңге табылмаслык бәхетне эзләп, авыллардан, әнкәләре катыннан киткәннәрне, ә ут образы алар алданган хыялны символлаштырып куя. Шул ук вакытта кылганнарның башка яссылыкта укылу мөмкинлеге дә күренә. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендәге гомумбилгеле кылган образы белән ассоциацияләшеп, автор укучыны яңа мәгънә бөтенлегенә алып чыга: авылларын ташлап киткән бу буын гомумсәясәт, идеология тарафыннан тудырылган җәмгыять җилләре искән уңайга яшәү сәясәтенең корбаннары бит. «Хушлашу» шигыре читтә бәхет табып булмавын ассызыклап мәйданга чыга, чит-ят җирнең бәгырьгә кадалган мамыгы образы шуннан туган сызлануны төгәлләштереп куя:

...Кем җырлады арба өстенә басып:

«Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»

Йөрдем, алдым –

Чит-ят кырның

Мамыгына чаклы

Бәгыреңә килеп кадала;

Кайтсам менә:

Каршы алды

Басу капкасыннан

Утырып калган ялгыз багана.

Наис Гамбәрнең аерым шигырьләре шагыйрьлек миссиясе хакында уйланып языла. Мисалга «Исә җилләр...» шигырендә җил – вакыт агышы, хәтәр уен, сәяси барыш тәңгәллекләре тудырыла. Шулар ярдәмендә лирик герой шагыйрьнең халык тормышындагы урынын, вазифасын тәгаенләп куя:

Мең тавышы белән гүли урман...

Шагыйрь җаны да бит шулай ук

Тына белми;

Алар тартым бераз

Оя корган кошлар халкына;

Алар да гел – җилләр кочагында,

Гел биектә канат кагына.

(Урман җиле, иң беренче булып,

Биек агачларга кагыла.)

Исә җилләр агач башларыннан...

Шагыйрь иҗат кешесе генә түгел, гражданин булырга, үз халкын салкын җилләрдән саклап, яклап, кисәтеп барырга, авырлыкны үзе аша үткәрергә тиеш дип раслый автор.

Наис Гамбәр шигырьләре форма ягыннан да үзенчәлекле булуы белән билгеләнә. Бу яктан аның осталыгы, бердән, сүз-образлар белән гаҗәеп оста эш итүдә, образларны көтелмәгән мәгънә бөтенлекләре белән баетып, бөтенләй көтелмәгән ассоциацияләр тудыра алуда! Шагыйрь сүз-образларны энҗе-мәрҗән итеп гәрәбәдәй үрә белә. Көз дәрте, күк сүрүе, су өстеннән аккан пәрәвез («Көз – моңлы күз»), бәгырьгә кадалган мамык («Хушлашу»), күңел аккошлары («Аккош күле»), асылынып торган күк болыт («Озату»), айныган бал («Көз – моңлы күз») һ.б. образлар шагыйрьнең шигъри табышы буларак бәяләнергә лаек.

Шагыйрь иҗатындагы форма эзләнүләре бишьюллыкта беренче һәм бишенче юлларның кабатлануына корылган үзгә тип строфага мөрәҗәгать итүдә дә чагыла. Бу яктан ул Х.Туфан шигъриятендәге табышларны үстерә, камилләштерә. «Арышлар шаулый», «Төнге сулар», «Кылганнар йөгерә...» кебек шигырьләре шул калыпка салып иҗат ителә, мондый шигырьләрдә беренче һәм соңгы юлларның кабатлануы лирик герой кичерешен, автор фикерен көчәйтүгә хезмәт итә.

рой кичерешен, автор фикерен көчәйтүгә хезмәт итә. Аерым шигырьләрен Наис Гамбәр халык җырына стильләштереп иҗат итә, билгеле фольклор образларын, стилен, халык җырлары үлчәмен яңарта: Атларым чабар сыман ла, / юлын да табар сыман; / Ничек аерып алаем / Җиде ят арасыннан. («Югалды...»); Кичләре җитсә, күгемдә / Йолдызлар җемелдәшә; / Тарала салпы болытлар, / Борчуым җиңелләшә. («Сүнгән йолдызлар»). Халык җырларындагы кебек үк, шигырьнең беренче өлеше табигать күренешләре хакында сөйли, ә икенчесендә лирик герой үз кичерешләрен хәбәр итә, шуңа бәйле фикер җиткерелә

Шул рәвешле, Наис Гамбәр лирикасы, шигъриятне яңа төсмерләр, фәлсәфи мотивлар, образ-детальләр белән баетып, традицияләргә яңа казанышларны өстәп, татар поэзиясен сәнгати яктан камилләштерүгә ирешә. Аның шигырьләре үзгә философ лирик геройны тудырып мәйданга чыга. Әлеге лирик герой «Кабатлана...» шигырендә: «Яшәүдән соң яшәү бармы? Бардыр...» – дип сорый. Шагыйрьнең күпнокталарын дәвам итеп: «Бар, шагыйрь үзеннән мирас булып калган иҗатында, шигырьләрендә яши», – дип кабатлыйсы килә...