ЯРАТАМ ТУГАН ТЕЛНЕ!
Мин Илһамны тыңлыйм
Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,
Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,
Иксез-чиксез җиһан эчләрендә
Үз-үземне ятим тойсам да,
Әйләнәм дә кайтам Илһамга.
Җырлаучылар түгел, мырлаучылар
Сәгать саен арткан заманда,
Күңелем моңнан бизә күрмәсен, дип,
Мин Илһамны тыңлыйм һаман да...
Татар кебек тыйнак та ул моңнар,
Кирәк икән – корыч калкан да!
Эскадроннар белән яуга киткән,
Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,
Әдрәннәргә җиткән моң анда.
Покосларга ятып җырлаячак,
Җырлаячак сөяп куйсаң да...
Бетмәде моң, бетмәс, бетмәячәк,
Мәңге яшәячәк Илһамда!
«Аның кебек җырлаучылар бар», – дип,
Бәхәсләшә кемдер кайчакта, –
«Йөз елга бер туа...» дисәләр дә,
Илһам кебек булмаячаклар!
«Карурман»га керүчеләр булды,
Тик чыгучы гына булмады.
«Моң иясе бул!» – дип, халык үзе
Мирас иткән аңа моңнарны!
Күп гасырлар үткәч, сүзләремнең
Дөреслеген янә белерсез:
Татар моңы кебек мәңгелек ул,
Халкым кебек мәңге үлемсез!
Әнием дәресләре
Каян беләсең, дисезме,
Шулкадәр күп эшләрне? –
Өйрәтә мине һөнәргә
Әнием дәресләре.
Таныта ак төсләрне дә,
Таныта карасын да,
Хәрефләрне ничегрәк
Матурлап язасын да.
Гарәпчә хәрефләргә дә
Минем «тешләрем үтә».
Беләм, ничек кояш чыга,
Нидән караңгы төшә.
Умачларын да уабыз,
Токмачын да кисәбез,
Тегәбез дә, бәйлибез дә, –
Ошамаса – сүтәбез.
Биергә дә өйрәнәбез,
Шигырьләр дә сөйлибез,
Һәр «дәрес»кә йомгак ясап,
«Туган тел»не көйлибез.
Әнием өйрәтә миңа
Кем дип атарга кемне.
Әнием теле булганга
Яратам туган телне!
Әнием телендә генә
Сөйләшәм әни белән!
Туган телдәге һәр сүзнең
Кадерен, тәмен беләм, –
Тәм табам туган телдән!
Һаман саен уңга гына
Китсен дисәң эшләрең –
Өйрән син дә, тизрәк өйрән
Әниең дәресләрен!
***
Гомерем буе әнкәемне
Күрдем ак намазлыкта.
Алыш-биреше булмады
Аның бу дөньялыкта.
Иза чикмәде тәкатьсез
Байлык-маллар җыеп та...
Төп максаты яшәвенең
Кыйблага тугрылыкта.
Төп шөгыле булды аның
Бер Аллага табыну.
Кая ул ураза тотмау,
Намазларын калдыру?!
Керешкән бу гамәлләргә
Әнкәм сигез яшеннән.
Каян алган диген егәр
Гомерлек шул эшенә?!
Коръәннең күп аятьләрен
Укый иде ул яттан.
Ходай аны фәрештәләр
Нәселеннән яраткан.
Теләкләрен тели иде
Намазы азагыннан:
«Йә Раббым, сакла безне
Хагыннан, нахагыннан...»
Хак яшәде фанилыкта...
Хак яшәде, хак китте...
Китүләре белән генә
Киң дөньяны тар итте...
И, әнкәем!
Дөрес яшәлгән
Кайчакта кинәт тукталып,
Эш-гамәлемне барлыйм; –
Шөкер, үткән гомеремне
Дөрес яшәлгән саныйм.
Ялган сөйләү, ялагайлык
Вөҗүдемә ят булды,
Караны «кара» дидем мин,
Агым һәрчак ак булды.
Евро, долларлар җыймадым,
Артык акча күрмәдем...
Ләкин беркайчан кешегә
Мин мескен күренмәдем.
Миндә юк, дип кызыкмадым
Беркемнең өлешенә.
«Алтын»нар насыйп булмады,
Ризамын «көмеш»енә.
Куып йөрмәдем, йөгәнсез,
Дан-дәрәҗә артыннан;
Тырыштым бары тик файдам
Тисен диеп халкыма.
Тотмадым тәлинкәсен дә
Түрәнең төрлесенә.
Кемдер куша дип, үзгәреш
Кертмәдем «йөреш»емә.
Булды казна эше диеп
«Әбәт»сез утырганым...
Ләкин беркайчан мөнбәрдән
«Мин, мин!» дип кычкырмадым.
«Күпме акча түлисез?» – дип
Сорамадым беркайчан.
Очын очка ялгап менә,
Байларча яшәп ятам!
Кеше сөйли дип, кушылып,
Кер-гайбәт сөйләмәдем;
Көнләүчеләр бик күп булды,
Шөкер, мин көнләмәдем!
«Дөрес яшәмисең!» – диеп,
Битәрләүчеләр булды...
Ләкин, ни генә булса да,
Аңладым анык шуны:
Һәркем яши бу дөньяда
Үз иманы кушканча.
Ничә гомер кичерсәм дә,
Яши алмам башкача!
Балаларга, оныкларга
Үрнәк итеп гамәлем, –
Шулай яши алсам иде
Алда калган кадәрен.
* * *
Нәрсә булды икән, нәрсә булды?!
Розаларым быел иртә сулды...
Август кына әле. Август кына...
Карыйм да шуларга – күңел тула...
Нәрсә була иде, нәрсә була –
Сулмасалар октябрьгә кадәр...
Бар бит әле вакыт, бар бит әле!
Күңелләрнең җәйдә йөргән мәле...
Август кына юкса, август кына...
Табигатькә иртә картлык килгән.
Килешимме бу ялгышлык белән?!
Күтәримме әллә горур башым,
Һәм... чыгыйммы табигатькә каршы?!
Җитә алырмы соң гайрәт-көчем
Табигатькә каршы торыр өчен?!
...Мин кайчандыр көчсез заттан идем.
Иңнәремдә нидән йөкләр минем?!
Август кына әле... Август кына!
Ә җанымда... розалар сула...