Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар

Сафиуллина Флёра Садри кызы (1938-2011) – ярты гасыр аннан белем алган  укучылары күңелендә тирән белем иясе булып сакланган педагогтыр. Телче галимә булуына карамастан, әдәбиятны чиксез сөйгән, аның белән тирәннән таныш, яңа китапларны укып барган һәм һәрберсенә карата үз бәяләмәсен булдырган, бик күп әсәрләрне һәм авторларны тел белемендә фәнни әйләнешкә керткән бер зат иде ул хөрмәтле Флёра апабыз. Теге яки бу язучы белән очрашса, сүзе һәрчак иҗат турында барыр. Яңа хезмәтләрдән тапкан һәр матур җөмләгә, һәр яңа образга, көтелмәгән әйтемнәргә балаларча куаныр, хәтереңдә калырлык итеп, шулар турында сөйләр иде ул. Казан дәүләт университетында укытканда, әдәбиятчы һәм телче галимнәр арасында шулкадәр тыгыз бәйләнеш, эчке дуслык һәм гыйльми хезмәттәшлек иде ки, аларның йә тегеләрен, йә боларын үз фәннәре һәм өлкәләре белән генә бәйләп тә булмый иде.

Флёра апаның дәресләрдә китергән мисалларыннан бигрәк тә Мөхәммәт ага Мәһдиевнең иҗатына мөкиббәнлек тоела иде. Ул Ә.Еники, А.Гыйләҗев һәм башка күренекле әдипләр прозасын бик яхшы белә иде. Фәнни мәкаләләреннән галимәнең егерменче гасыр башы прозасын укыганы, шуннан, әлбәттә, барыннан да бигрәк Ф.Әмирхан белән Тукайны ныклап өйрәнгәне күренә иде.

Филология фәннәре докторы (2000), профессор Ф.С.Сафиуллинаның татар теленең төрле өлкәләренә караган 500дән артык хезмәте калды. Ул бигрәк тә җитмешенче елларда татар шигъриятендә тасвир тудыру чараларын өйрәнү эше белән ныклап шөгыльләнә һәм шул уңайдан Тукай мирасына да еш мөрәҗәгать итә. Әнә шул чакта ул аның талантына, тел осталыгына таң кала һәм шуннан бирле Тукайга аеруча еш таяна башлый. Моңа галимәнең һәм стилистикага, һәм морфологиягә, һәм лексикага караган язмаларыннан бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, галимә «Тел дигән дәрья бар» китабына (1979) кергән «Сүзләрне төркемлиләр» язмасында хис-тойгы белдерүче сүзләргә мисалларның өчесен Тукайдан ала, «Башы – бер, мәгънәсе – мең»дә мәгънә күчешләренә аннан ике мисал китерә, башка авторларның да Тукайга мөнәсәбәтле юлларын цитата итә.

Китапка кергән соңгы мәкаләдә Флёра апа Тукай шигъриятенә бәйле түбәндәге юлларны нәтиҗә рәвешендәрәк яза: «Г.Тукайдагы милли агачлар, эш агачы, гомерем таңы һ.б. тезмәләр /…/ тел осталарының әдәби телгә керткән яңалыгы, аларга кадәр беркем дә игътибар итмәгән бизәкләр, төсмерләр булып тора». Галимә башка хезмәтләрендә дә Тукайдан өзекләр китерү белән генә канәгатьләнми, аның теге яки бу сүзләрне куллануына мөнәсәбәттә, төрле гомумиләштерүләр ясап бара. Мәсәлән, омонимнар Тукай әсәрләрендә аеруча күп, анда көтелмәгән мәгънә төсмерләре чагыла («Аттым карга, төште карга»); антонимнарны контрастлар чарасы буларак куллануның матур үрнәкләрен Тукай әсәрләреннән дә табарга була («Тәмле дә, тәмсез дә тел»), дип белдерә.

Җитмешенче елларда заман сүзлекләре төзү, шул исәптән Тукай мирасын да сүзлекләр аша яктырту кирәклеге мәсьәләсе күтәрелгәч, Флёра Сафиуллина, беренчеләрдән булып, бу эшкә дә алына. Галимә үзе яисә шәкертләре белән берлектә төзегән антонимнар, фразеологик әйтелмәләр һәм башка тематик сүзлекләрдә Тукай әсәрләреннән дә мисаллар китерелгән.

Флёра Сафиуллина җитмешенче еллар башында Тукай теленең сүзлеген төзү проблемасын күтәреп чыга, соңрак ул КФУда үзе җитәкләгән кафедра хезмәткәрләре белән Тукай әсәрләрендәге лексик катламнарның ешлык сүзлекләрен төзү эшенә керешә. Бу татар тел белемендә әлеге тип белешмәлек төзүнең беренче тәҗрибәсе була. Галимә Л.М.Ризванова белән берлектә язган мәкаләсендә хезмәтне шактый тәфсилле яктырта. Фәнни эзләнүләрнең төп материалы сыйфатында галимнәр тарафыннан Тукайның башлангыч һәм соңгы чор иҗатлары алынган, 13675 сүздән торган 116 шигырь компьютерга кертелгән икән.

Тукай иҗатын яңа технологияләр ярдәмендә өйрәнүчеләргә «Лингвист» программасы анализы шушындый нәтиҗәләр бирә: шагыйрьнең 1905-1906 еллардагы шигырьләрендә 4042 сүз кабатланмаса, 1912-1913 ел аралыгында язганнарында 3257 сүз кабатланмый. Бу аермалыкның сәбәпләре ахыргача ачыкланмаса да, әйтик, ике чорга караган әсәрләрдә лексемалар санында чагыштырмача төрлелек, телдәге үзгәрешләр, ягъни аның гадиләшүе, синонимик рәтләрне баетып торган гарәп-фарсы алынмаларының кимүе һ.б. күрсәтелмәсә дә, галимәләр кызыклы гына нәтиҗә ясый: сүзләрнең 1,7-2 тапкыр гына кабатлануы Тукайның сүз сайлауда үзенчәлекле шагыйрь булуын күрсәтә.

Хезмәттә шулай ук бер генә тапкыр кулланган һәм күп кулланган сүзләр дә исәпкә алына, аерым төшенчәләрнең Тукай иҗатына хас ешлыгына хәзерге поэзиядәге ешлыгы янәшә куела. Авторлар ярдәмче сүзләрнең кулланыш активлыгын, гомумән, сөйләм үзенчәлеге белән аңлата. Мәкаләдә бүгенге укучыга аңлашылмаган сүзләрнең актив һәм пассив чорлары билгеләнә; еш кабатланган сүзләр ярдәмендә әсәр тематикасын ачыклауның шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында шәрехләү мөмкинлеге тудыруы әйтелә. Бу хезмәт бүгенге тел галимнәренең өстәл китабы булырга тиеш дигән карашта торам. Аның нәтиҗәләре заман шагыйрьләренең иҗатын бәяләгәндә дә кулланыла ала.

Ф.С.Сафиуллина тарафыннан шагыйрь иҗатына мөнәсәбәттә язылган икенче мөһим мәкалә – «Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле». Анда сүз Тукай телен өйрәнүнең торышы, аны яктырткан хезмәтләр, Тукайның әдәби телгә кагылышлы фикерләре, үз поэзиясенә тәэсир иткән шартларга бәйле әйткәннәре хакында бара. Галимә, Тукай җанлы сөйләмнең синтаксик калыпларын прозасында һәм публицистикасында аеруча актив кулланды, дип белдерә.

Хезмәттә Тукай синтаксисының эмоциональлеге, аның сөйләменә хас әдәби алымнар, синтаксик төзелешнең нәфис текст яңгырашына тәэсире, әсәрләрендә тойгылы җөмләләрнең ешлыгы, төрле тип кабатланулар, алар башкарган функцияләр һ.б. бик күп проблемаларга тукталына. Димәк, чыннан да, язманы Тукай әсәрләренең телен чагылдырган иң кызыклы һәм мөһим хезмәтләр рәтендә өйрәнү кирәк.

Флёра Сафиуллина Тукай иҗатында халыкның җанлы сөйләменә хас төзелмәләрнең, җөмлә калыпларының активлыгы, беренче чор әсәрләренә язма әдәби тел тәэсиренең зурлыгы һ.б. турында кызыклы нәтиҗәләр ясый. Ул, Тукай, татар милли әдәби теленең лексик, фонетик, синтаксик нормаларына нигез салып, җанлы сөйләм гыйбарәләрен үзенең иҗатына бөтен тулылыгы белән алып керде, дип саный.

Флёра Садриевна Сафиуллина бөтен гомерен, кайвакыт хәтта тәүлекләрнең һәр сәгатен-минутын фәнни эшкә сарыфлаган фидакарь хезмәтчәннәрнең берсе иде. Озакка сузылган авырудан соң вафат булуына карамастан, аның арабыздан юкка чыгуын суга төшеп югалуга тиңләрлектер. Остазыбыз хакында сөйләгәндә, күңелгә «нибары» төшенчәсе килә. Әйе, нибары… Аңа нибары 74 яшь иде! Бу – фән белән шөгыльләнүче өчен әле зур сан түгел, ул – чын галимнәрнең бик эшлекле чорыдыр.

Фәнни эшчәнлек һәм педагоглык юлы көтелмәгәнчәрәк киселсә дә, ул мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дистәләгән ярдәмлекләр, күпсанлы дәреслекләр, 100 монография һәм башка төр хезмәтләр язып өлгергән икән. Бу кадәр мирас калдырган олы шәхеснең исеме онытылмасын, аның эшен йөзләрчә укучылары дәвам итсен, анда белем алган студентлар әлеге тирән белемле галимә хакында үзләре укыткан балаларга да сөйләсеннәр иде. Флёра апа үз фәнни мәктәбен, гыйльми юнәлешен булдырган, Татарстанда гына түгел, дөньяда да әзме-күпме таныла алган сирәк галимнәрнең берсе иде. Тагын мөһим бер нәрсә: ул үзенең фәнни эзләнүләрендә шул киң мәйданга, дөнья халыкларына Тукайның якты исемен, иҗатын да илтте.