Логотип Казан Утлары
Публицистика

Милли мәгарифне үстерү – заман таләбе

Архив

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе.


Агымдагы елның апрель аенда башкалабыз Казанда моңарчы күрелмәгән зур вакыйга, әйтергә кирәк, тарихи вакыйга булды. Бу вакыйга киң җәмәгатьчелектә, бигрәк тә милли зыялыларыбызда зур хуплау һәм канәгатьлек хисләре, киләчәктә милли мәгарифебезнең ышанычлы алгарышына өметләр уятты. Сүзебез милли мәгарифебезне үстерүгә багышлап үткәрелгән «Туган тел» Бөтендөнья форумы турында. Әлеге форумда татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары белән
үткәрелгән халыкара олимпиадага, яшь әдәбиятчыларның Бөтенроссия «Илһам» конкурсына йомгак ясалды. Шулай ук милли мәгарифебезне һәм тәрбия эшен оештыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде. 3500дән артык яшь милли әйдаманыбыз Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, республиканың дистәләрчә җитәкчеләре белән бергә, татар халкының милли гимны булган «Туган тел»не җырлады. Бу вакыйга милли мәгарифебезне үстерү буенча зур күләмле чара гына түгел, ә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә әһәмияткә ия милли сәясәтнең чынбарлыгы, реаль чагылышы буларак та кабул ителде.
Укытучыларның быелгы традицион август киңәшмәсе республикабызның Мөслим районында уза һәм ул милли мәгарифне, милли тәрбияне тагын да үстерүгә юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле. Бу чара шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга дәрәҗәсендә үтәр, шәт.
Туган халкыбызның төп әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы буларак, без бу вакыйгаларның үзәгендә булып, аны үз укучыларыбызга җиткерергә уйладык. Журнал укучылар даирәсенең зур өлешен мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, галимнәр алып тора бит. Шуңа күрә дә без әдәби журналыбызның һәр чыгарылышында Милли мәгарифебез мәсьәләләрен яктыртырга тырышабыз. Милли әдәбиятыбыз, хак тарихыбыз аша әдәбият белемен фән буларак үстереп, милли мәдәниятебез, сәнгатебез, халкыбызның үрнәк традицияләрендә милли тәрбия эшен җәелдерергә омтылабыз.
Журналыбызның махсус чыгарылышын ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмәдән башлавыбыз бик табигый.

 – Энгель Нәвапович, милли мәгариф мәсьәләсе хәзерге глобаль дөньяда ни дәрәҗәдә актуаль? Актуальлеге аз санлы халыклар, милләтләр өчен генәме? Белем алуга милләтнең катнашы бармыни, диючеләргә ни дип җавап бирергә?
– Һәммәбезгә мәгълүм, Татарстан – күпмилләтле республика. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Заман шартларына бәйсез рәвештә республикада шуның кадәр халык вәкиле яши икән, әлбәттә, милли мәсьәләләр һәрвакыт актуаль булып кала. Бу, үз чиратында, мәгариф системасына да кагыла. Милли мәгариф мәсьәләләре бүгенге көндә билгеле дәрәҗәдә системага салынып, аларны хәл итү эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләр челтәренә күз салыйк. 742 мәктәптә татар телендә белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Чуваш милләтеннән булган балалар 95 мәктәптә белем алалар. Удмурт милләте өчен 28 мәктәп ачылган. Мари милләте балалары өчен 20 мәктәп эшли. Өч мордва, бер яһүд, бер башкорт мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә. Бу мисал балалар бакчалары челтәренә дә кагыла. Мәктәпләрнең тугызъеллыклары да, башлангычлары да, гомуми урта белем бирүче унберьеллыклары да бар. Әлеге мәктәпләрнең максаты – күпсанлы милләтләргә белем алу өчен шартлар тудыру. Болардан тыш бездә аз санлы милләтләр дә бар бит әле. Ә алар өчен, туган телләрен, туган әдәбиятларын, мәдәниятне өйрәнү өчен шартлар тудыру максатыннан, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре ачыла яки аларның бүлекчәләре эшли. Алар Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Менделеевскида, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Әлмәттә эшләп киләләр. Бу мәктәпләрдә 1500ләп бала белем ала, үзенең телен өйрәнә. Барлыгы 47 бүлекчә ачылган һәм анда 25 милләт вәкиле өчен тел, мәдәният, сәнгатьне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырылган.
Белем алу һәм милли тәрбия бер-берсеннән аерылгысыз. Бу бәйләнешнең тамырлары тирән, ул – безнең традицияләребез, ул – безнең яшәү, көн итү тәҗрибәсе һ.б. Һәркем мәгариф турындагы закон кысаларында тиешле белемне алырга тиеш. Шуңа да бездә туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру – хөкүмәтебезнең, дәүләтебезнең бурычы. Туган телдә белем бирә торган мәктәпләр бар һәм булачак. Бу мәсьәлә – безнең республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле милли сәясәт, гуманлы сәясәт.
 

– Чыннан да, соңгы биш елда республикабызда милли гимназияләр, милли мәктәпләр ачуга зур әһәмият бирелде. Татар милли гимназияләре генә түгел, рус, чуваш һ.б. Бу бөтен укыту-тәрбия эшен яңача оештыруны таләп итә. Мәсәлән, таләпләргә җавап бирердәй дәреслекләр, җиһазлар, кадрлар...
– Президентыбыз Р.Н.Миңнехановның турыдан-туры катнашында республикабызда милли мәктәпләр, милли гимназияләр ачылды. 2016 елның август киңәшмәсендә исә Татарстан Республикасы хөкүмәте карары белән 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Шушы концепция кысаларында 2020 елга кадәр концепцияне тормышка ашыру планы расланды. Шушы планнарны һәрбер район, шәһәр үзендә раслады. Бу, иң беренче чиратта, моңа кадәр булган милли мәгариф челтәрен саклап калуга юнәлтелгән. Икенче бурыч – татарча, гомумән, милли телдә белем бирә торган сыйныфларның санын арттыру. Әлеге мәсьәләләр безнең контрольдә. Бу эш гади генә эшләнә алмый. Аның өчен тиешле ресурслар булырга тиеш. Беренче чиратта, ул педагогик кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Икенчедән, мәктәпнең матди-техник базасы, ресурслары булу мөһим. Өченчедән, белем бирүнең сыйфаты югары булсын. Концепция үз эченә менә шушы юнәлешләрне ала. Бүгенге көндә дәреслекләргә килгәндә исә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ике юнәлештә эшли. Беренчесе – татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен әзерләү. Икенчесе – федераль исемлеккә кергән төрле предмет дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм аңа милли төбәк компонентын кертү. Бу ике юнәлеш буенча да эш бара. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килсәк, 64 укыту-методик комплекты федераль исемлеккә кертелде. 40тан артыгы яңадан кертү өчен әзерләнде. Бүгенге көндә Татарстан тарихы, татар халкы тарихы дәреслеге эшләнә. Моннан тыш, Татарстан географиясе, сәнгате, әйләнә-тирә мохит дәреслекләренә милли-төбәк компонентын кертү максатында да эш бара.
Һәр елны дәүләт телләрен үстерү программасы кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы аша Россия төбәкләренә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүлеп бирелә. Август киңәшмәсенә татар мәктәбе директорларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын чакырабыз. Киңәшмә үткәннән соң, һәр төбәккә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп җибәрәбез.
Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә килсәк, эш шулай ук ике юнәлештә бара. Беренчедән, төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курслары оештырыла. Мәсәлән, 2016 елда 75 татар теле укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе өчен Мәгарифне үстерү институтында белем күтәрү мөмкинлеге тудырылды. Ул Россия төбәкләре өчен бушлай. Россия төбәгеннән килгәннәргә Татарстан Республикасындагы югары уку йортларына кабул итүдә ярдәм күрсәтелә. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә тормышка ашырыла. Моннан тыш һәр елны төбәкләрдә татар мәгарифе көннәре үтә, соңгы өч елда бу чаралар Марий Элда, Мордовиядә, Төмәндә, Әстерханда, Удмуртиядә, Пензада, Оренбургта, Чиләбедә, Пермьда, Түбән Новгородта, Саратовта оештырылды. Аларның һәркайсында безнең махсус белгечләребез булды, китаплар, дәреслекләр алып барды. Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, укытучыларга семинарлар үткәрелде. Болар барысы да төбәкләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә алып барыла. Моннан тыш, узган уку елында Россия төбәкләре өчен махсус грант булдырылды. Шулай ук телләрне үстерү программасы кысасында биш грант бүлеп бирелде.
 

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, милли мәгарифебезгә кертүне таләп итә. Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсе безнең милли мәгариф мәнфәгатьләре белән ни дәрәҗәдә аваздаш? Үзебезнең традицион укыту-тәрбия алымнары, чараларының кайсы яклары өстен?
– Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе безнең өчен ят түгел. Аның күп яклары, гомуми фәлсәфәсе безгә таныш булганга, милли мәгариф системасы таләпләренә җавап биргәнгә күрә, республикабызда 2012 елдан бирле кулланыла.
Танылган татар галиме, әдибе Г.Ибраһимов баланың эзләнүен һәм укытучының аңа эзләгәнен табарга юл күрсәтүен өстен күрә. Без Сингапур коллегаларыбыз тәкъдим итә торган балаларның коммуникация, хезмәттәшлек, тәнкыйтьчел һәм креатив фикерләү, эзләнү, проблемаларны чишү күнекмәләрен камилләштергән алдынгы, исбат ителгән ысулларын өйрәнеп кулланабыз.
2015 елда 71 ил арасында 15 яшьлек балаларның математика, уку һәм табигый фәннәр циклы белемнәре буенча безнекеләр беренче урынны алды, моңа кадәр бер илнең дә мондый нәтиҗә күрсәткәне булмады.
Әлеге тәҗрибәнең өстенлеге – баланың сәләтен күреп, үстерә белү, тормышта алган белемнәрен файдалы кулланып, үз юлын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Федераль милли мәгариф стандартлары кушканча, бу методика ярдәмендә укытучылар дәрестә логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, аны адымлап чишү, белемнәрне модельләштерү, нәтиҗә чыгару, укучыларны төркемнәрдә эшләтү һәм башка гамәлләрне күздә тота.
Шулай ук әлеге система әхлак кануннарына, гуманизмга нигезләнгән булуы белән дә безнең милли мәгарифкә якын тора.
 

– Яңадан милли татар гимназияләренә кайтыйк әле. Әлбәттә, яңалыкларның бәхәссез нәтиҗәләрен без – журналистлар да, язучылар да күрәбез. Киләчәк мәктәпләребезнең модуле дә, сез әйткәнчә, шулардыр. Ә ул мәктәп, гимназияләрдә, балалар бакчаларында эшләүче милли кадрларны әзерли торган педагогика университетыбыз юк. Ут күршебез Башкортстанда педагогика университеты бар. Анда татар теле һәм әдәбияты кафедралары да бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.
– Милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү шактый проблемалы булып кала бирә. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә торгынлык кичерде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен эш башланып китте. Арча, Минзәлә педагогика көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс статусы алды һәм биредә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре өчен педагоглар әзерләнә. Моннан тыш Чаллы дәүләт педагогика университетында һәм Казан федераль университетында телләрне үстерү программасы кысаларында узган ел аерым төркемнәр җыелды. Аның өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан махсус акча бүлеп бирелде. Биредә татар теле һәм башлангыч мәктәп укытучылары, милли балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләнәчәк. Узган ел Чаллыда шул программа нигезендә 67 студент, КФУда 25 студент максатчан рәвештә кабул ителде.
Милли татар гимназияләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министрлыгы алар белән эзлекле эш алып бара. Һәрбер районда милли мәгариф буенча база мәктәбе булдырылды. Аларның саны – 72. Шуның 42се – татар гимназиясе. Һәр елны аларның аерым рейтингы булдырыла, моннан тыш, директорлар белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелә. Анда уку елы дәвамында ирешелергә тиешле план-күрсәткечләр билгеләнә. Уку елы ахырында бу эшкә анализ ясала һәм тиешле карарлар кабул ителә. Әлбәттә, милли мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү эше иң элек база мәктәпләреннән башланды. Һәр районда көчле мәгариф үзәге, үрнәк мәктәп эшләп килсә, калган мәктәпләрне дә тәртипкә китерү эше җиңелрәк булачак. Директорлар белән ике арадагы килешүнең нәтиҗәләрен белү өчен, агымдагы елда барлык база мәктәпләренең эшчәнлеген махсус чыгып өйрәндек. Нәтиҗәләр мәктәп җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә каралды, аларга конкрет бурычлар куелды.
Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Төрле акланулар табып, рус теленә күчә баруны кабул итмибез. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирү дә сылтау булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләренә әти-әниләр белән аралашып эшләү бурычы куелды. Казан мәктәпләре челтәрен ныгыту максатында, Казан шәһәрендәге Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия мисалында Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга шәһәрләрендә балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү оешмаларын үз эченә алган Милли мәгариф үзәкләре төзү максаты куелды. Эшне Чаллыдан башларга уйлыйбыз. Июнь аенда шәһәр мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев катнашында әлеге мәсьәлә буенча махсус очрашу булып узды.
 

– Тәрбия эше, укыту процессы кебек үк, өзеклекне кичерми... Тәрбия эшендә каникуллар булырга тиеш түгел дигән гыйбарә бар. Соңгы елларда республикабызда укучыларның җәйге ял лагерьларын оештыруга игътибар бермә-бер артты... Безне анда укучылар белән очрашуларга да еш чакыралар. «Сәләт» лагере үзе генә дә ни тора! Әмма әле озын җәй буена игътибардан читтә калган балалар да бихисап... Шәһәрләрдә үзләре укый торган мәктәпләрдә ачылган лагерьлар балаларны табигатьтән аера, мәхрүм итә, дисәк тә була... Республикабызда ел дәвамында берөзлексез эшли торган үз «Артек»ларыбыз кайчан булыр икән?
– Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү белән беррәттән, милли тәрбия мәсьәләсе дә бик актуаль. Мәгариф идарәләре тарафыннан моңа бик зур игътибар бирелә. Бала телне өйрәнсен, ул телгә карата аңарда кызыксыну тусын өчен, бу эш сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә, гаиләдә дә, дәвам итәргә тиеш. Бу максатта 2014 елда зур проект старт алды – балалар өчен махсус (җәйге) ана телебезне өйрәнү лагерьларын оештыру. Аларның форматы елдан-ел камилләшә бара. Аңа җәлеп ителгән укучыларның саны арта, географиясе елдан-ел киңәя. Хәзергә ана телен өйрәнү лагерьлары унау. Алар берьюлы 2400ләп баланы кабул итә.
Быел Дәрвишләр бистәсендә Республика Олимпиада үзәге белән берлектә «Дуслык» лагере эшли башлады, Спас районында «Болгар – Туган тел», Арчаның Яңа Кырлай авылында «Без –Тукай оныклары», Актанышта «Бүләк», Мамадыш районында «Нурлы алан», шулай ук «ТАРТАРИКА» лагерьларының эшчәнлеге тел өйрәнүгә юнәлтелгән. Бу эш дәрес форматында түгел, ә мавыктыргыч итеп үткәрелә. Лагерьларга КФУдан, Чаллы педагогика университетыннан, педагогика көллиятләреннән, Фәннәр академиясеннән, ТР Мәгарифне үстерү институтыннан галимнәр чакырыла. Моннан тыш, истәлекле урыннарга кызыклы экскурсияләр оештырыла.
 

– Тәрбия эшендә милли сәнгатебез, әдәбиятыбыз, хак динебезнең әһәмияте һәркемгә билгеле. Сез, белгәнебезчә, милли мәдәниятебездән аерылгысыз яшәү рәвеше алып барасыз. Гаиләгездә барыгыз да биючеләр, Сез – оста гармунчы, җырчы да... Үзегез дә, улыгыз да милли көрәш белән шөгыльләнәсез. Безнең өчен иң мөһиме – Сез милли әдәбиятыбызны даими укучы да... Бу матур үрнәкне мәктәпләребездә ничек җәелдерергә икән? Ничек кайтарыйк икән гаиләләребезгә милли традицияләребезне?
– Әлбәттә, тәрбия эшендә милли сәнгатьнең, әдәбиятның роле зур булуы бәхәссез. Шунлыктан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кызыклы гына проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе 2014 елдан старт алган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар әдәби бәйгесе булса, икенчесе – балалар өчен 2016 елда гына башланган «Сәяр» театр фестивале. Беренче эшне ТР Язучылар берлеге, әдәби журналларыбыз белән бергә башкарабыз. Укучылар арасында поэзия, проза, драма жанрларында каләм сынаучыларның сәләтләрен барлыйбыз. Районнарга чыгып, иң яхшы әсәр авторларын тыңлыйбыз һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә торган чарада әлеге бәйгегә йомгак ясыйбыз. Бу бәйге елдан-ел популярлаша бара. Быел анда катнашырга теләгән укучыларның саны өч меңнән артып китте. Бу проект йомгаклау тантанасына килүче балаларның үз әсәрләре кергән җыентыкка ия булып кайтулары белән дә үзенчәлекле. Әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында «Казан утлары» журналы мөхәррирләре дә катнашты. Бу конкурсның җиңүчеләре яшь авторлар буларак әдәби журналлар өчен дә кызыклы. Үз әсәрләре матбугатта, китапта басылып чыккан укучы әдәбиятка, сәнгатькә тагын да якыная.
«Сәяр» фестивале исә шулай ук күп укучыларны җәлеп итте, кызыксындырды. Аңа узган ел сентябрь аенда старт бирелеп, башта балалар бакчаларында, мәктәпләрдәге театр түгәрәкләренә йөрүче укучыларның эшләрен видеоформатта җыеп алдык. Аларга артистларыбыз, драматургларыбыз, сәнгать әһелләре бәя бирде. Аннары биш зонага бүленеп, спектакльләрдән өзекләрне карадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Декабрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бу фестивальгә беренче кат йомгак ясалды. Болар, әлбәттә, милли сәнгатьне, милли әдәбиятны популярлаштыру йөзеннән эшләнелә. Әлеге матур эшне без районнарда да җәелдерүне сорыйбыз.
Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган конференциядә, Каюм Насыйри, Гамил Афзал укуларында да укучылар теләп катнаша. Бу чараларга шулай ук галимнәр, әдәбият, сәнгать әһелләре җәлеп ителә. Киләчәктә Бөтенроссия Каюм Насыйри укуларын тулысынча татар телендә генә үткәрергә планлаштырабыз. Балалар чит төбәкләрдән килеп тә татарча матур итеп чыгыш ясыйлар, бу безнең өчен куанычлы. Без татар теле укытыла торган мәктәпләрне Россия күләмендә сакларга тырышабыз. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 26 төбәгендә 1184 мәктәптә татар теле өйрәнелә яки татар телендә белем бирелә.
Балалар үзләренең интеллектуаль иҗади сәләтләрен дә шул чараларга катнашып сынап карый ала. Кеше кече яшьтән сәнгатькә, әдәбиятка тартыла икән, аның күңеле матур була, киләчәктә дә ул шушы юлны дәвам итәр дигән ышаныч туа. Спортка килгәндә исә... Ул һәр кешене гомере буе озатып бара. Мин милли көрәш, ирекле көрәш белән ныклап югары уку йортында укыганда шөгыльләндем. Безнең бурыч – милли спорт төрләрен, уеннарын укыту программасына кертү. Шулай ук шахмат дәресләре дә үткәрелергә тиеш дип беләм. Бу җәһәттән, киләчәккә матур уй-планнарыбыз бар.
 

– Сез – Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган интернат-гимназиянең кендек әтисе. Бу гимназия-интернат, һичшиксез, милли мәгарифебезнең киләчәк модуле! Әлеге сорауны биргәндә, әлбәттә, без бу интернатта фәкать милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтергә җыенмыйбыз... Анда рус, инглиз телләре дә, төгәл фәннәр дә тирәнтен үзләштерелә, уку-укытуда иң алдынгы технологияләр кулланыла. Ә миллилек – Ана теле – мәгариф-тәрбия теле өстенлек итә. Аны бөтен милли мәгарифебезнең казанышы итү өчен ни-нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат – инде Татарстан күләмендә генә түгел, якын төбәкләр өчен дә танылган мәктәп. Беренчедән, анда матди-техник база шәп. Укучылар өчен бик яхшы шартлар тудырылган һәм ул интернат тибында. Бала тулысынча укуга чумып белем ала ала. Икенчедән, анда гыйлемле, алдынгы укытучылар сыйфатлы белем бирә. Мисалга берничә сан гына китереп үтик. Соңгы дүрт елның олимпиада нәтиҗәләрен алсак, 2014 елны республика этабында интернат-гимназия сигез призлы урынга ия булса, 2015 елда 17 призлы урын алды, 2016 елда – 21, ә быел 28 укучы призлы урын яулады. Бердәм дәүләт имтиханнарын карасак, 2015-2016 уку елында математикадан, рус теленнән 80,2 уртача балл алуга ирешелде. Әгәр дә бу фәкать татар җирлеге, татар мохите булуын исәпкә алсак, димәк, монда рус теленең дә тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы бирелүен ачык күрәбез. Гуманитар гимназия-интернат дисәк тә, монда һич кенә дә милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтү дөрес булмас. Биредә бөтен фәннәр дә сыйфатлы итеп укытыла. Бик күп проектлар тормышка ашырыла. Әлеге гимназияне тәмамлаган, бүгенге көндә бик кызыклы проектларның авторы Айдар Шәйхинны инде белмәгән кеше юктыр. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың гран-при иясе булу белән беррәттән, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында да абсолют җиңү яулап кайтты. Димәк, укучы төпле белем алуын үзенең мисалында раслады.
 

– Бездәге август киңәшмәсе республикабыз укытучылары өчен генә түгел, ә, бәлки, чит төбәкләрдәге татар теле, әдәбияты укытучылары өчен дә... Менә ничә еллар инде аларны Казанга чакырып китерәсез. Без, язучылар, алар белән очрашуларда бик теләп катнашабыз. Республикабыздан читтәге милли мәктәпләрнең хәл итәсе мәсьәләләре һаман саен чыгып тора... Дәреслекләр буенча да, кадрлар буенча да. Бу уңайдан министрлык тарафыннан ниләр эшләнә?
– Август киңәшмәсе быел 6-8 августта үткәреләчәк. Аның беренче көне, гадәттә, Татарстанның тәҗрибәсен күрсәтүгә багышлана. Укытучыларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына алып барабыз. Икенче көнендә пленар утырыш үткәрелә. Монда, нигездә, тәҗрибә уртаклашуга, узган уку елына йомгак ясауга һәм яңа уку елына максат- бурычларны билгеләүгә юнәлтелгән чаралар үтә.
Төбәкләр белән эшчәнлеккә килгәндә, һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Эш шуннан чыгып оештырыла. Мәсәлән, татарлар бик күпләп яши торган Башкортстан белән багланышлар нык. Министрлыкның махсус приказы белән, Татарстанның һәрбер районы Россиянең бер төбәгенә беркетелгән һәм алар белән тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Бу инде бигрәк тә методик ярдәм күрсәтүгә, тәҗрибә уртаклашуга кагыла. Ә Башкортстанның һәр районы безнең бер районга беркетелгән. Багланышларыбыз башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә ныграк. 2014 елда анда татар мәгарифе көннәре үткәреп кайттык. Аларның ихтыяҗыннан чыгып китаплар бирдек. Белем күтәрү курслары үткәргән вакытта, лагерьга балалар җыйганда, аларга квотаны һәрвакыт күбрәк бирәбез. Башкортстанның гына түгел, һәрбер районның үзенчәлеген шулай исәпкә алырга тырышабыз. Мәсәлән, күптән түгел Красноярск краенда семинар булды. Әлбәттә, ул татар мәктәпләренең күплеге белән аерылып тормый, шуңа да карамастан, үзләре ни сорады, аларга нинди юнәлештә ярдәм, нинди белгечләр кирәк – без Мәгарифне үстерү институтыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белгечләр җибәрдек, ихтыяҗны өйрәндек. Алар анда методик семинар үткәреп кайттылар. Латин графикасына һәм ерак чит илләргә килгәндә исә, татар телен өйрәнүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән, Президентыбыз карары нигезендә, махсус «Ана теле» проекты эшләнде. Аның кысаларында «Ана теле» мәктәбе эшли. Ул һәр елны ун кешене кабул итә һәм алар февральдән февральгә кадәр бер еллык бушлай курслар уза. Анда аудио, видео язмалар ярдәмендә телне өйрәтү, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, Татарстан, татар халкы белән дә таныштыру күздә тотыла.
 

– Республикабыз уку йортлары, балалар бакчалары төзү буенча Россия күләмендә алдынгылар рәтендә. Быел да яңа уку йортларын куллануга тапшыру булачак... Инде 2нче сменада укыту чарасызлыгыннан кайчан котылырбыз икән?
– Соңгы елларда республикабыз шәһәрләрендә демографик үсешнең югары күрсәткечләре бу мәсьәләне тиз арада хәл итүне кыенлаштыра. Казан буенча узган уку елында гына да укучылар саны 4 мең ярымга артты. Казан мәктәп-гимназияләренең башлангыч белем бирү классларына 14 меңнән артык укучы кабул ителде, быел бу санның 14 мең ярымнан артуы көтелә. Бу Казанда һәр унынчы укучы икенче сменада укый дигән сүз. Бүген шәһәрдәге 185 мәктәпнең 62се балаларны ике сменада укыта. Узган уку елында Татарстанның 1419 гомуми белем бирү оешмасына 46 меңнән артык бала беренче сыйныфка кабул ителгән иде, быел бу санның 48 меңгә җитүе фаразлана.
Казанда балалар бакчаларына да урыннар җитмәү сәбәпле, быел, нигездә, 1 ноябрьгә кадәр өч яшен тутырып өлгерүче балалар кабул ителәчәк. Бу аларның әниләренең декрет ялы сроклары тәмамлануга бәйле. Калган урыннарга, чират нигезендә, ике яшьтән алып өч яшькәчә булган балалар кабул ителә. Хәзерге вакытта Татарстан буенча өч яшькәчә булган балаларның бакчаларда урыннар белән тәэмин ителеше 46,4 процентны тәшкил итә. Бу мәсьәлә Казаннан тыш Чаллы, Арча, Питрәч, Лаеш, Кукмара районнарында да кискен тора.
Шатлыклы хәбәрләргә килсәк, быел сентябрьгә кадәр Биектау районының Шигали авылында – 80, Кукмараның Нырья авылында 50 урынлы балалар бакчалары ачылачак. Ел ахырында Арчаның Хәсәншәех авылында да 50 урынлы бакча ачылырга тиеш. Казанда шулай ук ел азагына кадәр 900 балага исәпләнгән өч яңа балалар бакчасының сафка басуы көтелә. Быел 1 сентябрьдә Арча шәһәрендә – 500 урынлы татар мәктәбе, Биектауда 500 урынлы балалар иҗат үзәге булган мәктәп, Чаллының 36нчы микрорайонында бер, шулай ук Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән ике күп профильле гимназия ачылачак.
 

– Яңа уку елы август киңәшмәсеннән башлана, диләр... Бу укытучыларның җәйге яллары тәмамлану, ремонт-төзекләндерү эшләрен хәл итү белән дә, беренче сентябрьдә укырга килүче яңа укучыларга да бәйле... Быелгы уку елын нигәдер, август аеннан башлана дип түгел, нәкъ менә апрель аенда узган тарихи вакыйгадан башланды дип әйтәсе килә...
Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә һәм барлык укучыларга, укытучыларга бу изге эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз.