Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАЛЫК ҖАНЫ БЕЛӘН ТОТАШКАН


Ышаналмыйм...
Халык шагыйре Зөлфәт
истәлегенә

Шагыйрь үлгән, диләр, аваз бирде
Бөтен җиһан, күкләр, җир шары.
Ничек түзик, ничек оныта алыйк
Газизләрдән газиз бу җанны?
Чарасыздан үксеп, үрсәләнеп
Акты гына яшем тоташтан.
Аның җаны бит күптәннән инде
Халык җаны белән тоташкан.
Шагыйрь үлгән, диләр, дөрес түгел,
Һич ышанмый, кабул итми аңым.
Аваз бирде күкләр, бөтен җиһан...
Ничек алып булсын Халык җанын.


Әллә нинди дөнья бу...
Әллә ничек кенә үтә гомер,
Шатлыкларга сирәк куану.
Кайгы-борчу басты адәмнәрне...
Әллә нинди генә дөнья бу.
Хәсрәт арты хәсрәт килә тора,
Күңелләрдә авыр сызлану.
Җиңеләйтер әмәлләр соң кая?..
...Әллә нинди генә дөнья бу.
Фаҗиганең иң хәтәре, юкса,
Адәм хәтле адәм югалу.
Кадере беттеме соң кешеләрнең?
Әллә нинди генә дөнья бу.
Киләчәкне оҗмах төсле күреп,
Матур уйлар белән юану –
Татлы хыял гына булып бара.
Әллә нинди генә дөнья бу.
Кемдер бүген очын-очка ялгый,
Хәлен җиңеләйтмәс кызгану.
Барыбыз да китек күңелләр без...
Әллә нинди генә дөнья бу.
Без үскәндә дөнья үзгә булган,
Татлы төштәй – яшьлектә яну.
Балачак та, яшьлек тә юк сыман...
Әллә нинди генә дөнья бу.
Әллә ничек кенә үтә гомер,
Бер урында тора тулганып.
Ни күрербез – тик бер Ходай белә...
Әллә нинди генә дөнья бу.


Бер-беребез өчен
Башка беркем аңлый алмас мине
Син аңлаган төсле.
Керсез күзләреңнән күрәм
Мәхәббәтнең төсен.
Яраталмас иде, бәлки, беркем
Синең төсле итеп.
Татлы сүзең, назлауларың белән,
Гомер бара үтеп.
Яши-яши ныграк тоябыз ич
Мәхәббәтнең көчен.
Әллә чынлап яратылганбызмы
Бер-беребез өчен?


Авыл юлы
Еракларга киткән авыл юлы,
Уйчанланып ята гомер буе.
Теләсә дә, ләкин авылдашлар
Укый алмаслардыр аның уен.
Кайтып килеш туган авылыма,
Авылыма бит юлым тоташа.
Һәр атламы аның – сер дөньясы,
Сагышланып калам очрашсам.
Бу юлдан, дим, күпме юлчы үткән,
Төенчекләр төрле булгандыр.
Кайсысына шатлык-сөенечләр,
Кайберсенә хәсрәт тулгандыр.
Авыл юлы һәркемгә дә уртак:
Алып кайта, кабат озата.
Күпләрнең ул мәңге җуелмаслык
Иске яраларын кузгата.
Бабамнар да киткән шушы юлдан,
Гомерлеккә, мәңге кайтмаска.
Сыкрап озаткандыр авыл юлы
Балаларын теләп югалтмаска.
Әнкәләрен ташлап киткәннәр дә,
Балаларын ятим иткәннәр дә,
Авыл юлы аша үткәннәр,
Шулар аны уйчан иткәннәр.
Бу юл яшьлегемә алып кайта,
Балачагым белән очраштыра.
И яшьлекнең садә мизгелләре –
Уйларымны юллар тоташтыра.
Озаткан да, каршы алган да – ул,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, изге юл!


Календарь
Күз алдымда календарь, –
Үткән елның көннәре.
Шатлыклы да төсле алар,
Ямансу да үзләре.
Өстәлемдә – календарь,
Гади саннар тезелгән.
Шатлыклары куандырган,
Кайгысына түзелгән.
Гади саннар, ә шуларда
Күпме кеше язмышы.
Бер-бер артлы үтә алар,
Калмый алар ялгышып.
Күпме гомер туктап калган
Бу саннарның эчендә.
Кирәк була әлеге саннар,
Яңа гомер өчен дә.
...Киләсе ел календаре –
Томан эчендә саннар.
Һәрбер кеше ул саннарны
Бары үзенчә санар.
Тынычлык һәм шатлык белән
Үтсен әле көннәре.
Кадерләп саклыйк күңелдә
Кадерле мизгелләрен.