Логотип Казан Утлары
Поэма

ИРТӘГӘ... (поэма)


I
Нидер кала дөнья тизлегеннән,
Кырга яфрак кебек ягылып,
Канатсыз кош булып
Утырып кала,
Ятып кала
Башсыз яу булып...
Кала соңгы тапкыр үрә баскан,
Ак күбеккә баткан ат булып...
Дусың булып кала кулын болгап,
Кала арттан аткан ят булып.
...Ниләр кала шулай, кемнәр кала?
Көйләр кала микән, илләрме?
Мөмкин түгел җиңел генә бару
Дөнья тизлегенә ияреп.
Бүген алган тизлек бүген ярый, –
Яңа тизлек кирәк иртәгә.
Гел үзгәреп очкан дөнья белән
Әй китәргә ерак! Китәргә!
Бүләгем бар ерак ул көннәргә,
Илтә барам Тукай якларын,
113
Бәрхет түшле яшел тауларымның
Язмышлары бездә чакларын.
Борынгыдан килгән кырлар монда,
Шәһәрләре – исән килмәгән.
Күпне белгән безнең борынгылар
Нәрсәнедер, димәк, белмәгән...
Читекләре килгән Идел белән,
Кешеләре тузып килгәннәр.
Җайдагы юк атлар йөзеп килгән,
Агып килгән атсыз иярләр.
Күпне белгән безнең борынгылар
Нәрсәнедер, димәк, белмәгән.
...Борынгыдан килгән кырларында
Шәплекләре исән килмәгән.
Җир астында килгән
Җиз комганнар,
Алкаларның алтын – затлысы;
Хәрабәләр арасына посып,
Поэмасы килгән, эпосы...
Күпне белгән безнең борынгылар
Нәрсәнедер барыбер белмәгән.
Борынгыдан килгән кырларында
Шөһрәтләре исән килмәгән.
Алар янган борынгы йорт белән, –
Тукай ягы – бетеп янмаган...
Борынгыдан килгән кырларында
Без яшәргә булдык яңадан!
Юкса безгә Рәсәй патшалары
Урын бүлгән музей түреннән...
Унҗиденче елда
Китеп бардык
Музееның ишеге төбеннән;
Көлдек шунда карап бер-беребезгә:
– Үзебез дә кызык икәнбез...
– Килеш-килбәтебез музей өчен, –
Тәмам әзерләнеп җиткәнбез...
– Киемебез, хәтта биюебез,
Җырларыбыз – музейныкылар...
– Юк, музейга безгә иртә булыр!
– Йә, сезнеңчә, ничек, сынчылар?
– Ә рәссамнар безнең нәрсә диләр?
– Музейларга рәсем, сын кирәк!
– Музейларга үле корал кирәк!
– Без бит әле тере төслерәк!
– Юк, музейга безгә иртә булыр!
Без яшәргә булдык яңадан...
Гел үзгәреп алга дөнья оча,
Без калмаска булдык аңардан.
Оча дөнья алга, гел үзгәреп,
Илтә барам Тукай якларын:
Аэропортлар, юллар,
Байракларның
Язмышлары бездә чакларын.
Иксез-чиксез әрәмәләр илтәм,
Эче тулы шомырт, бал исе:
Шомырт чәчәкләре ап-ак дәрья,
Ак дәрьяда хыял көймәсе.
Йөзә һаман, йөзә сары көймә,
Малай-шалай карый кызыгып.
Аннан йөгерә алар – егетлеккә,
Акбай чаба арттан сузылып...
……………………………………
Кызлар җитә монда, җыйнаклана,
Күз алдында бераз суырылып.
……………………………………
Монда җылы сөю җиле исә,
Көннәр исә рәхәт җил булып.
Үсә монда каен һәм бозаулар,
Үсә фикер, үлән һәм тайлар...
Башын чайкап, бөгелеп, биеп кенә
Үсә кырда безнең бодайлар.
Ялган юллар, яулар авызына
Без бирмәскә тиеш аларны.
...Явызлык та алдым үзем белән,
Җиңәр өчен явыз җаннарны,
Күңеле гаҗәп яхшы кешеләр дә
Көтмәгәндә каза күргәннәр.
Серләрем бар әле,
Киңәшем бар
Кабынасы яңа көннәргә...
Ни икәнен беләм юлларның да,
Озын юлда буш кул кем йөрсен?!
...Уенчыклар алдым оныкларга,
Уенчыклар алдым,
Төрлесен...
Сыбызгылар...
Битлек...
Курчак алдым...
Бәлки, күп тә китә алмамын:
Янәшәмдә яхшы дусларым бар,
Юлда калмас кебек алганым.
II
Юл өстендә, кыр өстендә
Сайрый тургай биектә.
Ничек болай сайрый тургай,
Борчак кына кебек лә?!
Сайрый тургай, өзә тургай,
Каян алган шундый көй?
Эче тулы шатлык кына,
Шатлык кына микәнни?!
114
Җирдә тургай бәхет кенә,
Бәхет кенә күргәнме?
Бәхетле кыяфәтенә
Әллә юри кергәнме?!
Әллә болай кирәкмиме,
Әллә шулай кирәкме?
Күтәрә бит, күтәрә бит,
Күтәрә бит йөрәкне!
......................................
Көе белән коендыра,
Яңарта бит, юа бит...
Якынайта өметләрне,
Борчуларны буа бит!
............................................
Кыр өстендә, чор өстендә –
Кыл өстендә бугай ла?!
Җыр ягына көн тартыла,
Гөл тартыла тургайга.
Көй артыннан тал сузыла,
Үлән күккә үрелә.
Таш, үрелеп көйгә таба,
Йортларга әверелә...
Кынысында кылычы бар
Ир тартыла тургайга.
Тартылмаска уйлап торган
Ил тартыла тургайга.
Уйламагыз тартылмый дип,
Җир тартыла тургайга.
Чор өстендә, кыл өстендә,
Ни хикмәте бар аның?
Уйный тургай,
Сайрый тургай –
Безнең белән барадыр?!
Әллә соң ул бер-бер серле,
Җанлы рәсем икәнме?
Киң кырларны ул үзенә
Сихри канат иткәнме?
Әллә үзе киң кырларга
Сихри канат булганмы?
Чор өстендә, кыл өстендә –
Хикмәте бар тургайның?!
Әллә тургай түгелме ул,
Ул очар шигырь микән?
Ник булмасын?
Тургай – шигырь,
Канаты булган икән?!
...Килә-килә,
Тургай көнне
Тутырып ала бугай?!
Сайрый-сайрый китә тургай,
Ядрәгә кала бугай...
Кабат сайрап килә тургай,
Ядрә түгел,
Бу тургай!..
...Дөньяга
Эндәшә шулай,
Яшәргә
Чакыра шулай,
Биеккә
Дәшә шулай.
Кыл өстендә, чор өстендә
Үз урыны тургайның.
Бу чорны канатсыз кичеп
Булмыйдыр ул, мөгаен.
Чор юлында –
Татарстан,
Чор юлында –
Чал Идел...
Канат булса безнең хезмәт,
Безнең сәнгать, безнең тел,
Канатлыдыр – Татарстан,
Һәм канатлыдыр Идел.
III
Бу дөньяда үз ягымның
Чын кыйммәтен беләм мин.
Шагыйранә сөйләп аны
Арттырырга теләмим.
Шаярмыйм мин чынлык белән,
Ялган белән уйнамыйм.
Татарстан, Идел, диеп
Мактанырга уйламыйм.
Идел икән, Идел инде! –
Җанга якын, туган бит.
Бабайларның канлы йөзен
Юган чагы булган бит.
Идел икән, Идел инде! –
Яратыйк та кадерлик.
Әмма моннан зур суларның
Җирдә барын кем белми?!
Тормышка Татарстанмы
Иң кирәкле, иң матур?
Кай шәһәрдән Казан артык,
Кешеләре кемнән зур?
Зур булсалар,
Андый зурлар –
Бездә генәме алар?
Бездә генәме яшь алмаш –
Үсеп килгән алыплар?
Үсеп киләдер алыплар!
Безнең бит Сәйдәш тә бар!
Үсеп киләдер алыплар!
Р Ө С Т Ә М М И Н Г А Л И М
115
Безнең бит Мулланур бар.
Аксакаллар булган икән,
Алмаш булырга тиеш!
Без ничек язмыйк ди икән,
Кол-Гали язган килеш.
«Безнең халыкның үткәне,
Зур юлы булган», имеш.
Халкы булгач,
Аның инде
Юлы булырга тиеш!
«Тарихи истәлекләре,
Сөембикә манарасы,
Мәрҗани мәчете...» имеш.
...Истәлек океан булыр,
Истәлек булыр инеш...
Истәлекләр булыр алар,
Күргән дә бар аларны.
Хөрмәтлик истәлекләрне,
Хөрмәтлик бабайларны,
Һәм узганга салават та,
Шуны да уйлау кирәк:
Чыгышы бөркет икәннең
Очышы ничегерәк?
Ачышларда-очышларда
Бүген хәбәр өр-яңа!
Суны кысып, металл итә
Сәхнәсендә замана.
Тезләнеп сәҗдә кылсаң да,
Болгарларың ягына.
Ир дигәннең – бүгене ир,
Узганы – малай гына.
IV
Без очышта, без очышта,
Мин моны тоеп барам;
Мин тумыштан дорфарактыр,
Сөйләшәмдер дорфарак –
Тик очышта, без очышта,
Гел шуңа сөенеп барам.
Җәлилләр алган алкышның
Җилләрен сизеп барам...
«Китмибез»не «Төшмибез», дип
Әйтәсеңмени аны?!
Шаяртып, әнә «Шүрәле»
Кытыклады дөньяны...
Сабалардан, Арчалардан
Чәчрәп чыккан егетләр –
Кирәк җиргә барып явар
Җылы яңгыр кебекләр.
Кара күзле кызларыбыз
Ак шәһәрләр өстендә –
«Кама»ларны, КамАЗларны
Тартып-тартып үстерә.
Әлмәтләрдә, Төмәннәрдә,
Томаннарда торбалар –
Татарстан куәтенең
Киңәйгәнен тоялар.
Без очышта, без очышта,
Әй, Җәлил егетләре!
Тизлекне үзгәртәбезме?
Егәрлек бармы әле?
Ярсудыр сезнең күңел дә,
Минем дә ярсу күңел.
Елмаеп сорау бирсәм дә,
Шаярып сорау түгел.
Шаярыр заман түгел бу,
Очмасаң, туктау кирәк –
Инде күккә күтәрелмәс
Самолётлар төслерәк.
Озак уйлар заман түгел,
Очсаң – очарга кирәк –
Шәүләсе дә җирдән купкан
Ракеталар төслерәк.
Күзендә күкнең очарга,
Дөньядан гыйбрәт алып.
Очарга янып-янып та
Очарга – исән калып!
Хәерле юл тели Ватан,
Алда нинди зәңгәрлек!
Халкыңны, оча алмаса,
Ник туган дип жәлләрлек.
Ярсудыр синең күңел дә,
Минем дә ярсу күңел.
Елмаеп сорау бирсәм дә,
Шаярып сорау түгел.
Тизлекне үзгәртәбезме,
Татарстан, бергенәм?
Улың булып, хуҗаң булып
Киңәшәм синең белән...
Аңлар мине синең киңлек,
Анда бар да минеке:
Төлкеләр дә, куяннар да,
Боланнар да минеке.
Суыңда балык чиртүе,
Камышы да минеке.
Торналарың, бүреләрең
Тавышы да минеке.
Яккан учак, пешкән шулпа,
Аксыл пары – минеке.
...Малайлары, әнкәләре
Һәм кызлары минеке.
ИРТӘГӘ...
116
Шаулы Казан минеке ул,
Юкәләр дә минеке.
Синеке түгел, дисәләр?
Дисәләр дә, минеке!
Урам саен мәрмәр такта,
Алары да минеке.
Кичләре дә, төннәре дә,
Таңнары да минеке.
Зур тәрәзләр, киң мәйданнар
Һәм гөлләр дә минеке...
Гөл куяр кешесе беткән
Каберләр дә минеке!
Мин аларга шигырь куям,
Куярлык шигырь микән?
Безнең шәплек, яшәү тавышы
Шуннан ишетелер микән?
Мин аларга шигырь куям,
Җыр куегыз, җырчылар!
Кайсыгызда сан бирерлек,
Сан алырлык тавыш бар?
Кайсыгызның дөнья тавышы
Саналырлык тавышы бар?
V
Син башласаң,
Без дә кушыласы –
Әйдә килешеп алыйк, булмаса?!
Чыдарбызмы, әгәр синең җырың
Ил өстенә җәелеп еласа?
Чыдарбызмы? Никтер безнең халык
Әллә нинди җырлар чыгарган;
Зур Җир шары төшеп тирбәлерлек,
Кайгы диңгезедәй җырлар бар.
Чыдарбызмы? Болай чыдам да без,
Ә барыбер күпме еланган?!
Син җырлама инде авыр көйләр,
Мин теләмим хәзер еларга.
Син җырлама бүген авыр көйләр,
Күңелләрне генә йомшата.
Алда әле йомшак күңел белән
Узып булмый торган юл ята.
Юлда һәркем күңеле йомшак түгел,
Алга бара ләкин барысы да.
Күренәләр генә тыныч сыман,
Бөтен кеше җирдә ярсыган.
Алышалар күпләр, бүлешәләр,
Көчлерәге тарта күбрәген –
Бармакларын гына карасаң да,
Тишкәләнә йомшак йөрәгең.
Юлда әле бәхет эзләүчеләр,
Бәхетеннән шашкан кешеләр бар.
...Чишеләсе бәхәсләр бар юлда,
Үтерешкә җиткән эшләр бар.
Без барабыз тыныч тормыш яклап,
Дошман бара җыелып-серләшеп.
Йөкле ана уза киләчәккә,
Һәм танклар уза гөрләшеп...
Юк, җырлама моңлы озын көйләр,
Күңелләрне артык йомшата.
Алда әле йомшак күңел белән
Узып булмый торган юл ята.
Син шуларны җырла, борылышларны,
Дәүләтләрнең убылып беткәнен.
Упкыннардан кеше калыкканын,
Яшәү һаман җиңеп үткәнен.
Үзебезне җырла, гыйшкыбызны,
Чоры өчен без дә Таһирлар.
Эш күбрәктер бугай, вакыты шулай,
Ләкин азмы бездә шатлык бар?!
Мәңге яңа дигән шәп җырлар да
Искерәдер бераз, мөгаен –
Җырладык та инде андыйларны
Юл читендә оеп, моңаеп…
Ә бүгенгә безгә инде күбрәк
Лазер җыры кирәк, ут җыры!
Кыенлыклар моны сорый бездән,
Тизлек моны сорый, юл сорый.
Исән илтик юлда Кеше йортын,
Шатлык белән тулы йорт ясап.
Тукай ягын илтик, шәһәрләрен
Һәм шөһрәтен илтик исән-сау.
Ерак китик әле дөнья белән,
Чын бәйрәмнәр булыр шуннан соң.
Ул чакларда гөнаһ булмас йомшау,
Һәм җырларсың безгә...
Җырларсың...
Нидер кала дөнья тизлегеннән,
Кабат килер сыман яз булып;
Төркем-төркем кошлар сыман кала,
Канатлары кала язылып:
Кала тыныч кына, кайчан да бер
Адресатка җитәр хат сыман;
Калмас өчен кузгалырга кала,
Кешнәп үрә баскан ат сыман;
Гел үзгәреп дөнья алга оча,
Ярый керә кызыл таңнарга...
Оча дөнья алга гел үзгәреп,
Без калмаска булдык аңардан.