Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАНГА САКСЫЗ КАГЫЛМАГЫЗ

Мәңгелек бер Көн
Үтеп барган тансык Көнем...
Һаваларда эрер микән,
Далаларда йөрер микән,
Хәлсезләнеп ятар микән,
Агымсуда батар микән? –
Ниләр көтә бу көнемне?
Мәңгелектән килгән Көнем...
Шыксыз җилләр кисәр микән,
Кат-кат искә төшәр микән,
Төшкә кереп йөдәтерме,
Акыл булып сүз әйтерме? –
Ниләр көтә бу Көнемне?
Мәңгелекнең тик бер Көне...
Чишмә булып тибәр икән,
Каным булып кибәр микән,
Үтәр микән синең эздән,
Үбәр микән керфегеңнән,
Ниләр көтә бу Көнемне?
Миннән киткән бу Көнемне
Ниләр көтә, ниләр көтә?..
Тыгызлана Галәм төше –
Җаннан җанга ак нур күчә.
Сиздермичә, сизелмичә,
Җан йомгагын сүтә-сүтә,
Үтеп барган бу Көнемне
Ниләр көтә, ниләр көтә?..

Керфегемнән төшкән якты
I
Күзләремне йомдым.
Кояш нуры
Керфек арасында оя тапты.
Рәхәтләнеп көнгә, гәүдәм буйлап
Кызышкан каным йөгерә.
Керфек арасында уйнаклыйлар нурлар.
Йөрәк чаба, җаным тынмый,
Бер моң көйли.
Яңа җыр ул!..
Күзләремне йомдым.
II
Керфегемне көн каерып ача.
Яктылыкны түгәм көнгә.
Тансык хисләр көлешәләр,
Үзем генә белгән көй тарала илләр буйлап.
Тән кызыша.
Җир теп-тере,
Яшел болын чалкан ята Күк астында.
Чөелеп уйный инеш өстендә
Сынык нурлар.
Куырыла ак әремнәр.
Керфегемне көн каерып ача.
III
Таралышкан кояш нурын җыям
Кабат керфек арасына.
Тамырларга үтсен якты.
Моң күлендә йөзсен,
Кадерсезгә әйләнмәсен ак җырларым.
Офык ташы баскан төн аягүрә басмак була:
Кыймшана да тына.
Хәле җитми,
Тартыша ул соңгы көчен җыеп.
Нурдан чатыр корып каршылыймын
Сүрән чаткыларын төннең.
Таралышкан кояш нурын җыям.
Мин йокыдан качтым!


Җанга эндәшү
И Җан, җаным! Һәр тибешең
Яңарта кан тавышын.
Тоям бары синең аша
Серле вакыт агышын.
Мин дөньяга карый алам
Үлән күзе аша да.
Үләннең бәбкәч кыягын
Галәм үзе ача ла!
Биек Күкләрдән ирешә
Өметле якты аһәң.
Син бит, Җаным – рухи чакма! –
Кыйммәттән кыйммәт бәһаң.
Тоям гомер юлым каян
Узганын, узачагын.
Давыл чыгачак мәлләрне,
Җилнең бер тыначагын...
Бер сере юк, барысын беләм,
Талларын, гөлен, кошын.
Кайчан назлы яз иңәсен,
Кайчан киләсен кышның.
Һәм белмим дә... Берни белмим.
Шундый сәер дөньям син.
Ачылмаган сер катламы,
Менеп җитмәс кыя син.
Сүтелмәгән йомгак кебек,
Яңа яуган кар кебек.
Җир-галәмнәр гаҗәп иркен,
Бер карасаң тар кебек...
Бер карасаң – шундый ерак,
Бер карасаң – якын син.
Кайчан гына боз идең син.
Инде менә ялкын син.
Әллә чынлап, әллә көлеп
Мине сынап карыйсың.
Мең яшәгән карт кебек син,
Яңа туган сабый син.
Араларга и тырыштым,
Төрле шаукым, бәладән.
Ни күрсәң дә, якты калдың,
Димәк, Рухым нык, сәламәт.
Җан зурлыгын Күкләр тоя,
Мин сыенам биеккә.
Моңлы былбыл кебек тә син,
Салмак бөркет-киек тә.
Синнән үзгәсе кирәкми,
Җебек булмадың, Җаным!
Ачылмаган сандык бит син –
Ниләр табылыр тагын...


Кагылмагыз!
Мәңгелек дип уйламагыз,
Югалыр да түгелмен.
Җанга саксыз кагылмагыз,
Капламагыз күгемне!
Йөрәгемдә таш та йөртмим,
Кирәк чакта – корыч мин.
Терәксезләргә – таяныч,
Имансызга – кылыч мин!
Баш очымда кояш яна,
Тургайлы – күңел түрем.
Канатлы минем хыялым,
Чиксездән чиксез күгем.
Җанга саксыз кагылмагыз!
Әнчекләр, алабайлар,
Өскә ташланыр җай көтеп,
Һәр яктан сагалыйлар.
Анда барсам – иярәләр,
Монда барсам да шулар...
Ярсу җаным тынлык сорый,
Туйдым кысыр шау-шудан.
Күшеккәнгә җылы бирәм,
Сагышлыга сүз табам.
Кеше ярган эздән йөрмим,
Үз-үземә юл салам.
Үз-үземә таянам мин,
Бер Аллаһка сыенам.
Ал таңнарга уелам мин,
Җилләреннән кыелмам!
Таяныч булдым күпләргә,
Бикләмәдем күңелне.
Мәңгелек дип уйламагыз,
Югалыр да түгелмен!


Кайда минем Ватаным?..
Дусларымның йорты кайда –
Туган җир минем шунда.
Леонид Завальнюк

Атлар утлаган киң дала,
Шунда Ватаным минем.
Уйнап аккан инеш яры –
Шуннан башлана илем.
Тургай чөелгән күк йөзе –
Бәхет тәхетем минем.
Әрем исенә тулышкан
Сәхрәдән искән җилем.
Татарым яшәгән төяк –
Илем, Ватаным минем.
Каеннарның аклыгыннан
Яктырып тора йөзем.
Сөйгән ярым үткән сукмак –
Шундадыр Туган җирем.
Чалгы чапкан болыннарым,
Пакуска тамган тирем.

Әйләнеш
Здесь – я гость,
ты – хозяин,
и это твой дом.
Владимир Луговской

Таң шәүләсе... Кулым сузам,
Кулыңны бир миңа да!
Синең Йортның кунагы мин –
Ярала Көн, өр-яңа!
Карлы урман өсләрендә
Ал ялкын биеп ала.
Карын кагып чыршыларның
Карт урман канатлана.
Канатлана яңа Көнгә,
Җанымны үсендерә.
Моң сорый соры курайлар –
Алсу таң тылсым өрә.
Кулым сузып киләм таңга,
Күрмичә үтә күрмә!
Кичә кояш батты төпкә,
Бүген кемдер күтәрә.
Кичәге көн... Кайту кыен,
Кичерелгән барысын да.
Кан саркый яңа ярадан,
Таңны чукый карчыга.
Таң кояшка утын ташлый,
Әйләнеш – яшәү шушы!
Кояш дөртләп кабынды да,
Нурлар китте куышып.
Китте алар. Таң эчендә
Эри төннең карасы.
Карлы урман өсләрендә
Калма, җаным, адашып...
Кунак кына без бу Йортта,
Хуҗасы башка, башка...
Кулым сузып киләм, Көнем,
Ни сорарсың алмашка?..