Юксыну
Уйлану рәвешендәге бу хатирә-истәлек моннан ун елга якын элек, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның юбилее уңае белән язылган иде.
Аерым өлешләре газета кысаларында кыскартылып басылып та чыкты. «Казан утлары» (минем өчен газиз басма!) җитәкчелеге Шамил Закиров турында берәр кәлимә сүз әйтүне сорагач, әлеге язма искә төште. Бәй, мин бит анда Шамил Зиннур улы Закиров турында да беркадәр язып үткән идем бит. Архивымнан табып, ул мәкаләне янәдән укып чыктым. Әйе, чыннан да шулай. Бернинди төзәтмә кертмичә, ул вакытта ничек язылган, шул килеш журнал укучыларына тәкъдим итәм.
Казанның иң бай егетләре
Иртән тор да чиста-пакь күлмәк ки,
һәм дусларны арттыр дөньяда!
Язмамның исем итеп куелган сүзләрен укыгач, долларлы миллионнарга ия кайберәүләр сискәнеп, сәерсенеп тә куярлар: кемнәр икән ул байлар? (Хәер, юкка борчылам: татар фамилиясе йөрткән замана байларының абсолют күпчелеге, вакланып, әби-бабалары, әти-әниләре сөйләшкән телдә газета-мазар укып маташмас...) Сискәнмәсеннәр дә, гаҗәпләнмәсеннәр дә, сүз алар аңлаган байлык турында бармый. Байлык – адәм балаларының акылын саташтыра торган нәрсә, катлаулы төшенчә. Бу очракта үзем аңлаган байлык, рухи дөньяга бәйле кыйммәтләр, аларга турыдан-туры мөнәсәбәте булган шәхесләр турында. Башкалабыз үзәгендә ике зур мәһабәт бина бар. Бездә башка күркәм биналар да җитәрлек. Әмма бу икесе халкыбыз тарихында миссиясе һәм әһәмияте ягыннан аерым статуска ия. Аларның берсе – Г.Камал театры, икенчесе – «Казан» милли мәдәният үзәге. Бу биналарның хуҗалары, ягъни директорлары – бертуган Закировлар (бу юлларны язганда, Дәрдемәнднең чын исеме Закир, ә Н.Исәнбәтнең чын фамилиясе Закиров булуы искә төшеп алды). Шамил Зиннур улы Закиров Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелгәннән башлап, ягъни 1985 елдан бирле эшли, ә Ринат Зиннур улы Закиров – 1988 елдан башлап «Казан» милли мәдәният үзәге (1984-1990 елларда В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы) бинасында директор.
Закировлар хуҗа булган бу биналар безнең өчен үзенчә изге (бигрәк тә Камал театры); бирегә күңел кушуы белән килеп, җанга «азык алып», шатлыктан сөенеп, аяныч хәлләрдән көенеп, әмма рухи яктан яңарып һәм тураеп чыга торган мәккәи урыннар. Укып-ишетеп беләбез: үткән гасыр башында Казан татарларының мәдәни учагы булып «Шәрекъ клубы» эшләп алган. Анда Тукай заманы зыялылары җыелган, спектакльләр куелган, китапханәләр эшләгән, «Сәйяр» труппасы җыйналган... Кыскасы, клуб ул чорда яңа яралып килүче милли сәнгатьнең үзенә күрә бер бишеге булган. Бүгенге Камал театрын һәм Милли мәдәни үзәкне «Шәрекъ клубы»ның дәвамчылары санап, аналогия үткәреп буламы? Була кебек. Чөнки тарихи максат шул ук: халыкны милләт буларак саклап калу, рухи үсешен тәэмин итәргә тырышу. Масштаблар гына бүтән, тәрбия ысуллары гына үзгәрәк. Әйтик, «Шәрекъ клубы»на илле-алтмыш кеше йөрсә, Закировлар идарә иткән биналарда, көн саен яки көнаралаш дигәндәй, уртача бишәр йөз кеше тамаша кыла. Кемнәр йөри соң бу залларга? Монда бит мал бүлмиләр! Асылда, Үткән белән Киләчәкне өзеклексез әхлакый тоташтыру зарурлыгын аңлаганнар йөри бу залларга. Рухыбыз сау булсын өчен, телебез бетмәсен өчен, көй-моңнарыбыз саклансын өчен. Шундый мәркәзи биналарны (бу сиңа ярым криминаль казино-мазино йортлары түгел!) үз кулларында тоткан, хуҗа була белгән егетләрне ничек итеп иң-иң байлар дип атамыйсың!
Закировлар – тумышлары белән Чистай ягы кешеләре. (Чистай ягы Гаяз Исхакый, Әмирхановлар ягы инде ул.) Төгәлрәк әйткәндә, Нарат-Елга авылында ишле гаиләдә туып-үскән егетләр. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның химия-технология институтына юл тотканнар, кергәннәр, укыганнар (бу очракта шуны да искәртеп үтәсем килә: беренчедән, башлы булган егетләр! Татар мәктәбен бетергәннәргә техник вузларга керү бик авыр иде; сәләтле күпме татар егет-кызлары рус теленнән сочинение аркасында киселеп калдылар! Икенчедән, техник белем алсалар да, милли мәсьәләләрне нечкә аңлауда, аларны чишү өчен тырышуда, гуманитар белем алган байтак мөтәтатарлардан Закировлар күп башка өстеннәр!). Институтны бетергәч, табигый, һәр кешенең индивидуаль, үзгә хезмәт юлы башлана. Тәртип-холыклар белән бер-берсеннән шактый аерылсалар да, Шамил белән Ринатның тормыш елъязмаларында охшаш яклар да байтак, һәр икесе дә вуз бетергәннән соң да укуларын дәвам итәләр. Шамил Ленинградта аспирантура (техник өлкәдә түгел, культура институтында!) тәмамлый, Ринат – күптән инде фәннәр кандидаты. Икесе дә комсомол-партия мәктәбен үтәләр, ягъни район һәм өлкә комитетларында эшлиләр. Икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре... һәм, ниһаять, алда әйтелгәнчә, икесе дә директорлар.
Бертуган Закировларны мин кырык еллап беләм. Өлкәне Шамил белән, табигый, алданрак таныш. Ныклабрак танышу 1968 елны булды. Шамил – КХТИ студенты, активист, сәхнәпәрвәр. Институтның актлар залында татарның яшь әдәбият-сәнгать вәкилләре белән очрашу оештырды ул. Без дүртәү чыгыш ясадык: җырчы Илһам Шакиров, композитор Ренат Еникеев, язучы Роберт (ул вакытта әле Рабит түгел) Батулла, яшь шагыйрь сыйфатында – мин. Ул кичә мәңге онытылмаслык тамаша булды. Халык залга, коридорларга сыймады. Милициягә дә эш табылган ул кичне, урамда калган яшьләр ишекләрне каерып, тәрәзәләрне ватып залга үтмәкче булган. Торгынлык чорының башлангыч еллары булса да, сәяси «җепшеклек» кайтавазы көчле булган әле ул вакытта. Шамил инициативасы белән оешкан бу кичә төрле вариантларда Казанның байтак вузларында шаулап узды. (Ул еллар турында олуг әдибебез Рабит Батулла тәфсилләп язып чыгарга да ниятли дип беләм. Батулла ул чорда «Ядкарь» иҗади яшьләр хәрәкәтен җитәкләде.) Оештыру сәләте студент елларында ук булган инде Шамилнең. Закировларга бер нәрсә хас: әгәр үзләре инанган максат өчен кирәк булса (беренче чиратта, милли мәнфәгать), алар вазифаи кысаларга гына сыя торган затлар түгел. Бер карасаң, студент-химикка ул кичәне оештыру мәҗбүри ихтыяҗ түгел бит. Ә бит оештырган! Димәк, аның бу гамәле күңел таләбе, җан таләбе булган. Мондый мантыйк белән фикер йөртсәң, Шамил әфәнденең гомере буе кылган бар хезмәтләре күңел таләбе белән башкарылды шикелле. Эшне җаны-тәне белән бирелеп үтәү – бу аның тормыш кодексы, кредосы. Чирек гасырга якын театрда директор булып торганда, бихисап эшләрнең байтагын, бәлки әле яртылабындыр, эшләмәскә дә булыр иде. Беркем дә бәйләнмәс иде. Дөньяда инструкция-устав буенча төп-төгәл үз вазифасын гына башкарып, тыныч кына бәргәләнмичә яшәп, карьера яулаган җитәкчеләр буа буарлык. Соңгы дистә еллар эчендә Шамил Зиннурович инициативасы һәм турыдан-туры катнашы булган театрдагы зур башлангычларның кайберләрен генә санап үтим: өлкән яшьтәге ветеран артистларның «Инсаният» труппасын төзү, яшьләр өчен «Балачак» студиясе оештыру, «Яңа татар пьесасы» конкурсын үткәрү, театр һәм артистлар турында китап-альбомнар бастыру, шактый озак еллар өзеклектән соң ерак өлкәләргә һәм чит илләргә янәдән гастрольләргә чыга башлау. Театр эчендәге иге-чиге, очы-кырые булмаган хуҗалык һәм ремонт эшләре... Ярый, бу гамәлләр театр эшчәнлегенә, директор вазифасына карый, диик. Ә менә соңгы елларда Кызыл Байракта (Югары Ослан районы) гөрләп уза торган «Сәйдәшне искә алу» тантанасын, Яуширмәдә (Чистай районы) үткәрелүче «Исхакый укулары»н, театр мәйданында «Туган тел» бәйрәмнәрен оештыруга алынуын ничек аңлатасың? Кушып эшләтә торган гамәлләр түгел болар. Сәйдәшкә багышланган бәйрәмне Сабантуй шикелле үк зарыгып, сагынып көтеп алалар хәзер. Бу бәйрәм елдан-ел масштаблы төс ала. Безнең күз алдында республикакүләм яңа бәйрәм туды. Әлбәттә, әлеге чараларда Мәдәният министрлыгы, театр, иҗади оешмалар, җәмәгатьчелек тә актив катнаша. Әмма, ни генә дисәк тә, бу очрашу-тантаналарны Шамил Закировсыз күз алдына китерү кыен. Күп нәрсә аның фидакярлегеннән, тынгысыз тырышлыгыннан тора. «Байлык тынгы бирми ул!» дигәннәре әллә дөрес микән? Әллә рухи байлык иясенә дә карый микән бу тәгъбир?
Ш а м и л З а к и р о в . Кемнәрдер аны «изге җандыр ул», диләр. (Төрле телләрдә йөзәрләгән Коръән тупланмасын булдыру да нәрсәдер аңлата шикелле.) Мин үзем, мәсәлән, аның байтак язучыларга ярдәм кулы сузганын беләм. Ул шулай ук халкыбызның төп журналы булган «Казан утлары»ның да якын дусты, аны таратуда булышып тора. Кайчак уйлап та куям: бу кешенең дошманнары, һич югы, күралмаучылары бар микән? Бардыр. Озак еллар җитәкче булган кешене өнәмәүчеләр булырга тиеш. Шулай да андыйларның дәлилләре аздыр. Үлчәү тәлинкәсенең яхшырак ягы дигәне шапылдап аска тартадыр... Мәшһүр артист Ринат Таҗетдинов әле быел гына узган үзенең юбилей кичәсендә болай дигән иде: «Шамил Зиннурович исән-имин эшләгән чакта җирләнергә насыйп булсын иде!» Артистларча, бераз эффектны да онытмыйча әйтелгән булса да, бик тә гыйбрәтле, моңсу сүзләр!
Шамилне кайчак арыган, алҗыган кыяфәттә дә күрергә туры килә. Кеше тимер түгел, көне-төне чабып, янып эшләгәч, арырсың да... Алсу йөзле, тук кыяфәтле, вәкарь белән генә сөйләшүче, кәнәфиендә канәгать оеп утырган Шамил Зиннур улын күрергә насыйп булмады инде. Һәм булмас та. Ул шулай – Үзе булып яратылган.
Шамилнең туганы Ринат турында берничә сүз. Хәер, бу шәхес турында берничә сүз белән генә булмый: ул башкарган эшләр аерым тикшерүләргә, аерым хезмәтләргә лаек. Ринат Зиннурович белән дә күптәннән таныш. 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш елларында бигрәк тә еш очраша идек. Аңарчы да, партия өлкә комитетында иҗат оешмалары белән кураторлык иткән елларында да шактый күрешелде, кайбер уртак эшләр дә башкарылды. Хәзер дә аралар өзелмәде. Әмма һәрберебез өчен Вакыт дигән нәрсә цейтнотның синонимына әверелеп бара хәзер...
Ринат Зиннурович – конкрет, стратегик эшләр кешесе. Ахыр максатлар абыйсыныкы кебек булса да, максатка бару, аңа ирешү юллары шактый ук аерыла да. Шамилнең гомерлек хезмәте эмоциональ иҗат кешеләре – артистлар, язучылар, композиторлар белән үтсә, Ринат тормышының байтак өлеше рәсми кешеләр – төрле рангтагы җитәкчеләр, чиновниклар даирәсе белән бәйле. Бу хәл, әлбәттә, аның эш стилендә дә чагылыш таба. Ул бүгенге җәмгыятьтәге үсеш динамикасының нечкәлекләрен яхшы белә, киләчәкне конкретрак күзаллап яши. Кыскасы, заманының гыйлемле зирәк улы, актив хадиме. Үз вакытында байтак еллар комсомол-партия структураларында эшләү, чарлану, шул чор идарә итү мәктәбен үтү аңа файдага киткән дип уйлыйм. Нинди генә шигарьләр астында яшәмик, дөньяда яшәү рәвеше кисәк кенә үзгәрә алмый, асылы аның, нигездә, шул ук кала.
Ринат Закиров – хәзерге татар дөньясында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Аның хезмәти вазифасы белән дә бәйле бу хәл. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе. Мөгаен, бөтен дөньяга сибелгән татарларның яшәешен иң яхшы белгән кешедер ул бүген. Татар дөньясы – бик катлаулы, четерекле, күп катламлы дөнья. Аны бербөтен милләт итеп сакларга тырышу – ифрат авыр миссия. Миңа калса, милләтне берләштерү процессы әлегә уңышлы бара. Бу тарихи хәрәкәттә, һичшиксез, Р.Закировның роле зур. Ринат Зиннурович Конгресс җитәкчесе буларак та, халык депутаты буларак та абруйлы шәхес. Бер генә мисал: моннан өч ел элек Казанга Россия Президенты Владимир Путин килгән иде. Ул республика җитәкчелеге һәм татар җәмәгатьчелеге белән Казан Кремлендә очрашты. Бик югары дәрәҗәдәге очрашу. Анда күрше республика президентлары да бар иде. Татар халкының рухи үсешендәге борчыган мәсьәләләрне күтәреп, Ринат Закиров кыю чыгыш ясады. Нотык, аңлавымча, Республика исеменнән, татар халкы исеменнән иде. Кайчак зур җитәкчеләргә күтәрергә кыен мәсьәләләрне җәмәгатьчелек вәкилләре әйтсә, кулайрак була...
Нинди генә дәрәҗәле постлар булмасын, беркөн алар бетә: рәислекләр дә, депутатлыклар да... Тормышның аяусыз, гадел кануны. Сайланып куелу белән бәйле вазифалардан тыш, кешенең, әгәр ул шәхес булса, күңел куеп, җегәр салып тудырган хезмәт-ядкарьләре дә калырга тиештер. Бу уңайдан Ринат Закировның әлегәчә алыштыргысыз директор буларак, «Казан» милли мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында да әйтеп китү дөрес булыр. Үткән гасырның 80 нче еллар уртасында шәһәр үзәгенең Казансу буенда корылган бу бина, шул заман хакимнәре уенча, Ленин тәгълиматларын пропагандалау үзәкләренең берсе булырга тиеш иде. Дөнья куласа, заманалар үзгәреп, коммунистик идеяләр тарату урынына бу мәһабәт бина Милли үзәккә, милли мәдәният, милли идеяләр үзәгенә әверелде. Моннан ике ел элек «Казан» милли мәдәният үзәгенең унбиш еллык юбилее да уздырылды. Шул вакытта фәнни-гамәли конференция дә узды. Конференциянең исеме үк күп нәрсә аңлата: «Милли мәдәният үсешендә һәм иҗтимагый аң формалаштыруда «Казан» милли мәдәният үзәгенең роле». Төп фикер шул булды: ифрат зур! Күпләребез үзәкне иң әүвәл концертлар, төрле кичәләр, күргәзмәләр, конференцияләр, симпозиумнар үткәрү урыны дип белә. Ул шулай да. Әмма Үзәкнең төп байлыгы – аның Милли мәдәният музее икәнен күпләр белеп җиткермәскә дә мөмкин. Берничә сан китереп узыйк: музей тупланмаларында археология, этнография, нумизматика, картография һәм театр, музыка, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать төрләренә караган утыз алты меңгә якын экспонат бар! Шуларның унике мең чамасы төрле тарихи документлар һәм сирәк очрый торган китаплар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр байлык тупланган!
Үзәкнең шәһәр филармония составына кергән сәнгать коллективлары аерым игътибарга лаек. Алар – «Казан нуры» халык уен кораллары һәм «La Primavera» камера оркестрлары, «Казан» бию ансамбле. Бу коллективларны дөньяның күп илләрендә яхшы беләләр. «Lа Рrimаvеrа» турында күп язылды, ә «Казан» бию ансамбле турында аерым әйтәсе килә: Татарстанның җыр һәм бию ансамбленә көндәш коллектив ул. Җитәкчесе Чулпан Закирова (Р.Закиров һәм актриса Р.Мотыйгуллиналарның кызы) куйган биюләр тамашачы күңеленә бик хуш килә. Мескенлек юк аларда! Биючеләрнең нәфис пластик хәрәкәтләре матур эстетик тойгылар, горурлык хисләре уята. Сәхнәдә түбәтәй киеп, кәҗә бәтиләре кебек сикергәләп йөрү заманнары узды. Чулпан куйган биюләрне күргәч, «Браво! Афәрин!» дип оран саласы килә.
Ринат Закиров җитәкләгән Үзәк үзе бер мәдәни дәүләт ул. Коллективта эшләүчеләрнең саны гына да ике йөз утыздан артык, ә кылган зур гамәлләр саны – меңләгән!
...Бертуган Закировларның эшчәнлеге сокландыра да, уйландыра да. Бер максатны кыйбла итеп алып эш иткән бертуганнар элек тә булган. Әйтик, Рәмиевләр, Шәрәфләр... Хәзер дә булырга тиеш, һәм беркадәр бар да алар. Күңел күбрәк булуларын тели. Әгәр халкыбызның һәр улы-кызы бертуган Закировлар эшләгән эшләрнең бик аз өлешен генә башкарсалар да, милләтебез тормышы шактый камил булыр иде.
Шамил һәм Ринат Закировлар турында бер-ике кәлимә сүз әйтергә күптән кыҗрап йөри идем. Язмам башындагы берничә җөмлә моннан ике ел элек язып та куелган иде. Ниһаять, теләгемә ирештем шикелле. Ничек килеп чыккандыр, анысы икенче мәсьәлә. Үзем өчен иң мөһиме – күңел тынычланып калды. Язарга форсаты да чыкты шул: бу көннәрдә Ринат Зиннур улы Закировка 60 яшь тула. Исәнлек-саулык, олуг эшләрендә уңышлар телибез аңа. Шундый ук теләкләр Шамил Зиннур улы Закировка да ирешсен.
2008 ел.
Өстәмә.
Дөресен генә әйткәндә, өстәмә сүз язып та тормас идем, тугыз ел элек язылган текстка бүген дә кул куям; әмма Вакыт дигәннәре яшәешебезгә үз өстәмәләрен гел кертеп тора шул. Торган саен Дөнья үзгәрә, үзебез дә күпмедер үзгәрәбез. Язмабызга нисбәтән, бу еллар эчендә иң зур өстәмәләрнең берсе – 2012 елның февралендә Шамил Зиннур улы Закировның вафаты – бакыйлыкка күчүе булды. Нишлисең, дөнья шулай яратылган: берәүләр килә, берәүләр китә. Кояш астындагы Җир өслегендә тереклек гел алышынып тора. «Кеше китә, җыры кала» дияргә генә кала. Җыр димәктән, байтак еллар төп җитәкчеләрнең берсе Ш.Закиров булган Камал театры үз җырын әле дә уңышлы дәвам итә, традицияләрне дә онытмыйча, яңа дәвер таләпләренә лаек җавап бирергә тырышып иҗат итә бирә. Бәлки, элеккеге җитәкчелек вакытындагы кайбер үзенчәлекләр үзгәргән яки кими төшкәндер, ә бит театрда моңарчы булмаган күркәм яңа башлангычлар да җитәрлек. Күрә белергә, аңлый белергә генә кирәк. Иҗат кешеләре өчен бик уңай замана димәс идем безнең бу глобальләштерүгә юнәлтелгән елларны. (Хәер, чын иҗатчыларга кайсы заманда җиңел булган соң?) Теләмәсәң дә, уйланырлык хәлләр җитәрлек. Театр, эстрада коллективларында – тамашачыларның залларны тутыру проблемасы, язучыларда – укучыларың булу зарурлыгы, рәссамнарда – картина-сыннарны урнаштыру мәсьәләсе... Ә театрга килгәндә, тамашачы белән тулы залларны күргәндә (яшьләр дә бик күп була анда хәзер), коллективның әледән-әле дөньяның төрле илләрендә гастрольләре турында хәбәрләрне ишеткәндә, безнекеләр инициативасы белән төрле дәрәҗәдәге фестивальләрнең уңышлы үтүенә шаһит булганда, күренекле артистларыбызга багышланган матур-матур китап-альбомнарны укыганда, үзебезнең Камал театры өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм мин. Шул чакларда еш кына Шамил Зиннур улы хәтергә килә. Бу күркәм башлангычларда аның өлеше дә бик зур булды дип куанасың.
Әле бу көннәрдә генә Шамил Зиннур улы белән, дөресрәге портреты белән янәдән очрашырга туры килде. Сөекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова белән хушлашу көне (17 июнь, 2017) иде. Мәрхүмәнең җәсәден җиргә иңдерү мәрәсименә килгән йөзләгән кешене, Яңа Бистәдәге зират капкасыннан керүгә, Шамил кабере каршы алды. Чардуган эчендәге мәрмәр ташта – рәсеме. Уйчан, акыллы, моңлы күзләр... Күпләр аңа дога иңдереп, баш иеп киттеләр. Бирегә килгәннәрнең һәммәсе диярлек аның дуслары яки танышлары. Ул көнне Шамил Зиннур улының рухы шат булгандыр дип уйлыйм.