УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Зәки ВӘЛИДИ ТУГАН
хатирәләренең алдагы саннарда чыгачак
бүлекләреннән кайбер өземтәләр
***
Мәдрәсәдә шәкертләргә галәм гыйлеменнән (астрономия) дәрес бирә башладым.
Атам бу дәресләремне хупламый, чөнки алда сөйләгәнем кеби, Җирнең әйләнүенә ул
ышанмый. Мин глобусның тагын да зуррагын ясадым. Караңгылыкта Кояш (лампа)
әтрафында Җирнең әйләнешен шәкертләргә күрсәттем. Җир шарын (глобусны)
ясаганда, җилем урынына камыр кулландым. Җир шарын җәйгелеккә мәдрәсәдәге
бүлмәмдә калдырдым. Җир шарымны тычканнар, күселәр ашап бетергән, бөтен
тырышлыгым юкка чыкты. Атам исә бик канәгать калды:
– Җирнең әйләнешенә хәтта тычканнар да ышанмыйлар! – диде.
***
Авылда бөтенесе дә бал шәрабы (әчебал) ясый. Ислам тыймаган бу шәрабне кайбер
башкорт имамнары да эчә торган иде. Безгә туган тиешле бер имам бар иде, Әһил
мулла исемле иде ул. Халыктан «гошер сәдакасы» дип әчебал ала, барысын да эчеп
бетерә. Аңа оеган җәмәгать тә үзенә охшаган була, алар Әһил мулланы минем әтиемә
караганда да нык яраталар иде. Имам әфәндебезнең бу гамәле Галишер Нәвоиның,
казакъ шагыйре Абайның фикере һәм дөньяга карашларына да туры килә иде. Ул
заманда да сугым көннәрендә бал шәрабе күп эчелә иде. Галишер әйтәдер ки:
– Кояш батып, шәфәкъ кызарганга чаклы, шәраб белән мәҗлесеңә балкыш бир,
чөнки Алла кәримдер, иртәгә сине гафу итәр.
***
Малларыбыз кар катламы калынайганчы авылга, араннарга кайтмый. Алар,
тибенеп, кар катламын тояклары белән ачып, кар астында калган үләнне рәхәтләнеп
ашыйлар. Без килә башласак, качалар. Бу кыргый-буйсынмас атларны тирәнәйгән кар
каплаган урманнардан эзләп табар өчен, чаңгы киеп барабыз. Кар артык калынайса,
алар урмандагы кибән янына җыела. Шул кибән янында аларны тотабыз. Качарга
теләгән, чыгымчы атларны кыйныйбыз, игә китерәбез. Безнең башкортлар да сөекле
хатыннарын шулай кыйный, игә китерә.
***
Җае туры килде, миңа сәясәт белән җитди шөгыльләнергә форсат бирүче бер
эш чыкты. Патша сайлау кануннарын үзгәртте. Казанлыларга Думага биш депутат,
азәрбайҗаннарга бер депутат юлларга мөмкинлек ачылды. Башка түркләр, Төркестанда
яшәүчеләр Думага вәкил юллаудан мәхрүм ителде.
***
Татар әдибе Муса Җарулла Бигиевнең, рус вә Гареб галимнәреннән башка, борынгы
Андалусия галимнәреннән Әбү Бәкер Гарәби (үлеме – 1148 ел) вә Ибраһим Шатиби
(үлеме – 1388 ел) вә Һиндстан фәйләсүфләреннән Нигъмәтулла Дәһләви (үлеме –
1774 ел) кебек шәхесләрнең тәэсирендә иҗат иткәне турында Горький башына да
китермәгән икән. Ул бары тик:
– Татарларның бу кадәр ерак өлкәләр белән дә культура багланышлары булганын
мин белмәгәнмен! – диде.
Шаян сәхифә
188
***
Абзам Шәяхмәт өенә киттем. Аның углы – минем элеккеге яшьлек дустым –
Нурмөхәммәд тә коры печән әзерләргә киткән булып чыкты. Өйдә хатыннар гына
калган. Алары да өй артында, «ындыр» дип аталган җирдә, ашлык сугуда икән. Алар
янына киттем. Ни күрәм? Ындырда Мәхүб, Махия апаларым белән Ләйлибәдәр –
яшьлегемдәге кызлар – ашлык суктыралар. Аларның барысы да кияүдә икән. Махия
Шәяхмәт абзамның кызы иде. Авылыбыздагы башкорт, мишәрләрнең гадәтләре
бераз аерыла иде. Башкорт нәселле кызларның йөзләре ачык, алар атка атланып
чаба, хәрәкәтләре ирләрнеке кебек. Махия дә шундыйлардан, ул хәтта иярсез атка
атланып ыргып чаба, кияүгә чыкканда, аның бу кылмышын гаеп итеп күрсәттеләр.
Мәхүб исә, ир-егетләр белән көрәшеп, үзенә ир сайлады. Ул бары тик үзен көрәштә
җиңгән егеткә генә кияүгә чыгачак. Калгасау авылының бер куәтле иренә ул хатын
булды. Ләйлибәдәр исә безгә күрше мишәрнең кызы иде. Сабыйлыгыбызда анам
янында бергә белем алган идек. Мишәр таифәсенең (төркем, кабилә) кызлары
ирләрдән кача һәм атка атланмый. Шулай итеп, бу юлы Махия аңа миннән качарга
юл куймады. Мин дә иген сугуга килеп катнаштым. Бераздан мин салам өстенә
сузылып яттым. Махия шунда чүмәлә итеп куелган көлтәләрне «һоп» итеп минем
өскә өя башлады да мине көлтәләр белән күмеп тә куйды. Көлтә чүмәләсе астында
калгач, миңа кычкырдылар:
– Нигә өйләнмисең? Нигә дуадак ата каз кебек тулганасың? Өйләнергә сүз
бирмәенчә, көлтә астыннан чыгармыйбыз! – дип шаярттылар.
***
Урман эченнән, юлсыз юлдан, тирән-юеш карга бата-чума, алга барабыз, атлавы
кыен, тирләп-пештек. Кулына балта тоткан бер башкортны очраттык. Агач аударыр
өчен килгән икән.
– Авыл еракмы? – дип сорадык.
– Мынау шул түбәнең аркаһында, яп-якын гына! – диде балтачы.
Ләкин сәгатьләрчә барсак та, калкулык күренмәде. Тарихта кыйтгадан кыйтгага
җиңел күчеп йөрергә күнеккән түрк кавемнәрендә ераклык үзләренчә үлчәнә, аларга
ерак аралар да якын сыман тоела. Казан татары:
– Чүгүчәк шәһәре кайда? – дип сораса, казакъ кешесе, ияге белән ишарә ясап,
Кытай ягына күрсәтер дә әйтер: – Ана ул Чүгүчәк! – дияр.
Казан татары соңыннан әйтер:
– Казакъ ымлап күрсәткән якка өч ай йөредем! – дияр.
Төрек-сәлҗуклар заманасында Анатолиядә дә шулай булган, имеш. Җәләлетдин
Руми язып калдырган: «Барасы җир еракмы?» дип сораганга түрк: «Монда гына», дип
җавап бирер. Бу җавапның асылы нәрсә булыр, беләсезме? Аның асылы: Тәңре сиңа
куәт һәм батырлык биргән, ул ара бик ерактыр, Алла сиңа ярдәм итсен, дигәнне аңлата».
***
Мәскәү урамнарында кышын бик күп кар көртләре өелгән була. Автомобильләр
йөри алмый. Сталин мотоциклга утырып йөри ала. Беркөн, мотоциклның бишегенә
утырып, Сталин белән бергә каядыр китеп барабыз. Яз килгән чак, урамнарда тау
кадәрле кар өемнәре эреп ята. Мотоциклдан төшеп, җәяү бармый хәлең юк. Биек кар
тауларына күрсәтеп, Сталин:
– Безнең Совет таулары! (Наши Советские горы!) – дип шаяртып алды.
Икенче көнне ул мине тагын матайга утыртып каядыр алып китте. Биек өйләрнең
югаргы катыннан сап-сары кәгазьгә төрелгән ниндидер бер нәрсә ыргыттылар.
– Боларны төнлә генә ата торганнар иде! – диде Сталин. – Хәзер бер Халык
комиссары вә Көнчыгышның мөхтәрәм бер вәкиле узып китәсен белеп, шуның
шәрәфенә ташладылар! – дип төрттереп куйды.
Мәгәр кышын җылыткыч батареялар һәм бәдрәфләр эшләми икән, кешеләр гәзитә
кәгазенә төреп, өске кат тәрәзәләрдән нәҗесләрен урамга ташлыйлар ди.
Рабит БАТУЛЛА тәрҗемәсе.