Кайтаваз
Йөрәк аша үткәреп
Мин «Казан утлары» журналының 3нче санында басылып чыккан «Сагынган
чакларымда» исемле драманы бер тында зур кызыксыну белән укып чыктым. Автор
Айгөл Әхмәтгалиева тарихи вакыйгаларны шундый зур осталык белән тасвирлап
ачып бирә алган: колхозлаштыру чорының фаҗигасе, авыл активисты булып йөрүче
намуссызларның әрсезлеге, оятсызлыгы, сугыш вакытындагы коточкыч авырлыкларны
күтәргән ач хатын-кызның тормышы, сугыш чоры балаларының ачы язмышы – мин
боларны үз җилкәмдә татыган кеше кебек, йөрәгем аша үткәргәндәй булдым. Шаһидә
образын әйтерсең лә автор минем әнкәемнән күчереп алган, шундый итеп сурәтләгән,
күзләремнән яшьләр килде: авыр балачак хатирәләре, ялгыз калуы, сыерыннан аерылу,
шундый ук борчулары... Әйе, күпләргә хас авыл тормышын бөтен нечкәлекләре
белән бирә белгән автор. Драмадагы геройларының характеры, нәкъ авылча сөйләме,
миһербанлы гадилеге күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, хәзерге яшьләргә
үткәндәге авыр тормышны бар нечкәлеге белән күзалларга ярдәм итә. Без, язучы
Айгөл Әхмәтгалиеваның кыска, фәһемле хикәяләрен, эчтәлекле повестьларын яратып
укучылар, бу күпкырлы талант иясенә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез, шундый
әдәби хәзинә булырлык әсәрләрен көтеп калабыз.
Ралия КӘРИМОВА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе.
Түбән Кама шәһәре
Якты әсәр
Төзеләчәк дәрес планнарын, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләрне читкә куеп, «Казан
утлары» журналының 5 нче санын кулыма алдым. 95 ел буе укучыны сөендереп, рухи
яктан туендырып торган басманың юбилей саны бит бу.
Гадәттә, газета-журналларны «Баш мөхәррир сүзе» рубрикасы белән бирелгән
язмаларны укудан башлыйм, аннан күңелемә иң якын тоелган әдәби әсәргә тотынам.
Берочтан шуны да әйтим: бу санда «Сәфәрләр, очрашулар, тәэсирләр» дигән баш
астында бирелгән фоторәсемнәр Актаныш ягы укучыларының күңеленә хуш
килгәндер, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән булган очрашу
мизгелләре күңелләрендә яңаргандыр.
«Мәһдиев һәм...» бәян-хатирәсе игътибарымны җәлеп итте. (Авторы – Вакыйф
Нуриев.) Мәһдиев шәхесе, аның әсәрләре безнең өчен бик якын. Классик язучы
булганы өчен генә түгел. Әнием КДУда укыганда, Мөхәммәт Сөнгать улы аның диплом
җитәкчесе булган. Әдипнең никадәрле гыйлемле, таләпчән, гадел булуы хакында бүген
дә якын итеп искә ала. Әниебез бездә дә язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләгәндер,
шулай булмаса, апам да, үзем дә М.Мәһдиев әсәрләре буенча диплом эше язмас идек.
«Мәһдиев һәм...» бәянын журналның иң якты, иң җылы әсәре дип атар идем. Үзенең
язылу формасы ягыннан да аерылып тора. Бәян өч кеше исеменнән язылган кебек.
Иң әүвәл Мөхәммәт Мәһдиев язган юлларны укыйбыз. Аның кебек, авылны, яшьлек
елларын, кешеләрнең хис-кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән бирүче янәдән
табылырмы? Мәһдиевнең уй-фикерләрен әсәрнең «Әни сөйли» өлеше дәвам иттерә.
«Хәтерем дәфтәреннән»дә В.Нуриев үз истәлекләре белән уртаклаша. Нәтиҗәдә,
янәшәдәгеләргә һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел, юл яручы, юл күрсәтүче М.Мәһдиев
безнең яныбызда гына, әсәрдә язылган күренеш-вакыйгалар күз алдында кебек тоела
башлый.
Шулкадәр мавыктыргыч, матур бу әсәрне бер тында укып чыктым да гадәттә
соңгы юллардан соң языла торган «дәвамы бар» дигән сүзләрне эзләдем. Кызганыч
ки, тапмадым. Бәлки, язарга гына онытканнардыр...
Сөмбел ХӘБИБУЛЛИНА,
Актаныш районы Әтәс мәктәбенең тарих укытучысы