Логотип Казан Утлары
Роман

ҺИҖРӘТ (тарихи роман)

ТАРИХИ РОМАН
«Йә – китәбез, йә – үләбез!»
Мөхәммәтҗан карт ничә көннәр буе җанына урын таба алмый, әле
карурманнарга чыгып китә, әле күл буена барып утыра, әле атын җигеп,
Тарага юл ала... Кая барса да, күңелендә, телендә бер сүз – «һиҗрәт», илдән
китү, дин-ислам хакына туган яклар белән мәңгегә бәхилләшү. Электән мулла
кеше буларак, иманга куркыныч янаганда, һиҗрәтнең мәҗбүрият икәнлеген
ул белә, әмма шушында тамыр җибәргән, нигез корган, гаилә тоткан ир-ат
буларак, аның тота-каба гына кубарылып чыгып китәсе дә килми. Олыгайган
көндә анда аларны ни көтә, газеталардан күренгәнчә, Төркиянең үзендә дә
әллә ниләр булып ята, яшьләр хакимиятне дер селкетә, ирек даулыйлар. Дөрес,
анда мөселманнарга дин тотарга ирек бар, әмма заманалар үзгәреп, аларда да
Рәсәй илендәге кебек булмасмы – монысын беркем дә әйтә алмый...
Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә, инде сатыласы
маллар очсыз бәягә сатылган, анда баргач яшәп китәргә бераз мая тупланган,
кешеләрдә сәфәр дәрте, юл мәшәкате... Аларны инде бер нәрсә белән дә үгетләп,
ниятләреннән кире кайтарып булмый. Мөхәммәтҗан картны иң борчыганы –
тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән
җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан
ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят
җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә
шул уйлар да телгәли... Шул ук вакытта үзе дә алар белән ерак юлга кузгалырга
җыенмый, әниләре баладан үлеп киткәч, итәк тулы ятим белән калды, хәзер
шуларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Монда ул һәр куакны, һәр агачны,
һәр кошны, һәр җанварны белә, үзе исән чагында балаларын ач итмәсен дә
белә, ә менә чит-ят илдә аны нәрсә көтеп тора – әйтә алмый...
Менә бүген дә ул, Тулпар атын җигеп, өяз каласы Тарага юл алды. Анда
качып кына Габдрәшит хаҗи кайткан, дигән сүзләр йөри, Мөхәммәтҗан карт
аның белән очрашырга дип махсус бара. Габдрәшит хаҗи – тирә-юньдә иң
күренекле, иң укымышлы кеше, иң гайрәтле, туры сүзле хәзрәт. Атасы ягыннан
Фәүзия БӘЙРӘМОВА – язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе; Гаяз Исхакый
һәм Һади Атласи исемендәге премияләр лауреаты. «Кырык сырт», «Күчем хан», «Соңгы туранчы»
һ.б. иллегә якын китап авторы. Чаллы шәһәрендә яши.
15
– җиде буын ахуннар, дин әһелләре, бохаралы, анасы ягыннан – гайрәтле мишәр
һәм себер татарлары токымыннан. Яшьтән ятим калып, Аллаһ ярдәме белән
Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган, Коръәнне яттан белгән, Тара мәчетендә имам
булган, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, хәтта ки бөтен Рәсәй мөселманнарының
казые булган абруйлы кеше! Халык аны хөрмәт итә, сүзенә ышана, ул әйткәнне
эшли иде. Һәм шушы кеше, туган якларына кайтып, авылдан-авылга йөреп,
халыкка дөнья хәлләрен сөйли башлады, Рәсәйне бик куркыныч чорлар
көткәнен аңлатты, мәчетләр ябылачак, манаралар киселәчәк, муллалар атып
үтереләчәк, дин бетереләчәк, диде. Халык телсез калды, болай да гасырлар
буе бу илдә җәһәннәм газаплары күргән татарларны инде милләт буларак,
инде мөселман буларак юкка чыгу көтә иде. Исән калу өчен бары бер генә юл
бар, ул – бу Аллаһ каргаган илдән китү, дин-ислам хакына һиҗрәт кылу иде...
Югыйсә, алар заманында бу җирләргә ислам динен тарату, дәгъват кылу
өчен килгәннәр иде бит! Себердә яшәп яткан җирле халыкларның ислам
диненнән шактый ерак торуларын ишетеп, бирегә әле хан заманнарында ук
Бохара якларыннан күренекле дин әһелләре – сәедләр һәм шәехләр, укымышлы
галимнәр килде. Дөрес, себер татарларының бер өлеше инде бик борынгы
чорлардан – Багдад хәлифәте заманнарыннан, соңрак Үзбәк хан вакытларыннан
ук ислам динен кабул иткән булганнар, әмма мәҗүсилектә калганнары да бар
икән. Һәм гасырлар буе, бигрәк тә Күчем хан заманнарында Себердә ислам
динен тарату өчен Бохара тарафларыннан дәгъватчы-миссионерлар килеп торды,
Мөхәммәтҗан картның нәсел башы да шуннан. Картларның сөйләүләре буенча,
алар бераз соңрак килгән, Әвәсбакы шәехнең Фәйзи шык, Алим шык, Ашкы
шык, Баба шык улларыннан киткән зур нәсел ул, шуңа күрә, Тарадан башлап,
шушы Яланкүл, Аубаткан, Үләнкүл, Рәчәп авылларының яртысы – Шиховлар
фамилиясен йөртә. Мөхәммәтҗан картның үзенең дә фамилиясе Шихов, ә
авыл халкы аларны йә шыклар дип, йә бохарилар дип атый. Шыклар – шәехләр
дигәнне, ә бохари-бохаралы – Бохара тарафыннан килүчеләр дигәнне аңлата.
Ә Бохара тарафыннан, дине бер булса да, милләте буенча төрле кешеләр
килгән – монда Алтын Урданың затлы татарлары да, зәңгәр күзле, ак йөзле
таҗиклар да, кап-кара Африка мөселманнары – гарәпләр дә, халык телендә
сартлар дип йөртелгән үзбәкләр дә булган. Соңрак алар барысы да бер исем
– бохаралы дип йөртелә башлаган, дистә меңнәрчә себер татарлары арасында
таралып, алар белән аралашып-кушылып яшәп киткәннәр, әмма беркайчан да
үзләренең кемлекләрен онытмаганнар. Мөхәммәтҗан карт та җиде буынны гына
түгел, кырык буын бабаларын белә, аларның бу дөньяга кайлардан таралганын
да яхшы белә. Анда кәҗә тиресенә гарәпчә язылган, уклауга чорналган мең
еллык нәсел шәҗәрәсе саклана, һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа.
Әйе, Мөхәммәтҗанның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Сөецбакы,
аның атасы – Мөхәммәтрәхим, аның атасы – Мырза шык, аның атасы – Фәйзи
шык, ә ул – Әвәсбакының улы, бу – кырыгынчы буын. Ә нәсел башы Мөхәммәд
галәйһиссәламнең кызы Фатыйма һәм аның балаларыннан китә, шәҗәрәгә
шулай дип язылган. Шуңа күрә, нинди авыр елларда да, алар пәйгамбәр нәселе
дәвамчылары булуларын онытмадылар, ислам хакына шушы җиргә ябышып
яттылар, Себернең кара урманнарын ислам нуры белән нурландырдылар. Һәм
нинди авыр вакытларда да, аерым кешеләр китсә дә, алар ил белән кубарылып
һиҗрәткә китү турында уйламадылар, үзләрен Ходай тарафыннан шушы
җирләргә ислам таратырга җибәрелгән илчеләр дип аңладылар, шушы фикергә
гомер буе тугры булып калдылар. Һәм менә өммәт алдына, милләт алдына, бөтен
җитдилеге белән, котылгысызлыгы белән һиҗрәт мәсьәләсе килеп басты...
Әйе, бу һиҗрәт дигәннәре авылларны гына түгел, гаиләләрне дә икегә бүлде
16
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
– берәүләр «йә – китәбез, йә – үләбез», диделәр, икенчеләр аларны кузгалмаска
үгетләде, мондагы тормышның да уңай якларын табарга тырыштылар. Ике якта да
хаклык бар иде. Һиҗрәт турында сүз, дин-ислам хакына Госманлы иленә – Төркиягә
күчеп китү мәсьәләсе Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә күтәрелеп-күтәрелеп ала,
илдәге хәлләргә карап, халыкның да кәефе үзгәреп тора. Себер татар авылларында
дин Казан якларындагы кебек көчле булмаса да, монда да иман хакына җир читенә
китәргә әзер торучылар бар, бигрәк тә бохаралы дип йөртелгән аксөяк нәселләр нык
торалар иде. Дөрес, моңа кадәр патша хакимияте аларга артык каты кагылмады,
аз санлы катлам, дип, бохаралылардан хәтта гаскәргә дә алмадылар, укымышлы
бу татарлар җирле халык белән түрәләр арасында арадашчы булып торды. Әмма
заманалар үзгәрә, ханнар вакытында ук Себергә ислам динен таратырга килгән
бохаралы мөселманнарның да баш очында кара болытлар куера, ил өстенә шомлы
афәт киләсен алар җаннары-тәннәре белән тоялар иде...
«Һиҗрәт», «һиҗрәт», дисәләр дә, дин-ислам хакына бөтен нәселең, хәтта
ки авылың белән кубарылып, туып-үскән җирләреңне мәңгегә калдырып, бер
белмәгән якларга чыгып китәргә күпләр әзер түгел иде. Шуңа күрә бу мәсьәлә
сузылды, сүз куерды, бергәләп китә алмагач, кайберәүләр аерым-аерым да
һиҗрәткә дип Төркиягә чыгып киттеләр, әмма төп халык һаман нидер көтте,
өмет итте. Китик, диючеләр дә, калыйк, диючеләр дә ул арада тәмам шомарып,
чарланып беттеләр, ике яктан да берсеннән-берсе дәһшәтле дәлилләр китерелде,
гади халык тәмам гаҗиз булды. Әмма соңгы елларда Рәсәйдә барган шомлы
үзгәрешләр, мөселманнарны эзәрлекләүләр, кулга алулар, төрмәләргә утыртулар
һиҗрәт яклыларны көчәйтте. «Монда калсак, безне дә шушы хәл көтә», дип, алар
авылдан-авылга йөреп, мәчет-мәдрәсәләрдә чыгышлар ясадылар. Өяз башкаласы
Тарада исә һиҗрәткә кузгалырга теләүче себер татарларының исемлекләре төзелде,
патшага прошение-гаризалар язылды, инде юл хәстәрләре күрелә башлады.
Халыкның ашыга-ашыга туган җирләрен ташлап китәргә җыенуының төп
сәбәбе булып чукындыру куркынычы тора иде. Себер урыслар тарафыннан
яулап алынганнан бирле, менә инде берничә гасыр буе, җирле халыкларны
көчләп чукындырулар беркайчан да туктап тормады. Биредә әлмисактан бирле
яшәгән иштәк-остяк-вогуллар, себер татарлары, кыргыз-кайсаклар авылы-
авылы белән дә, аерым-аерым да чиркәүләргә куып кертелде, чукынырга
теләмәгәннәр төрмәләргә, монастырьларга ябылды, мәңгегә каторгага сөрелде.
Көчләп чукындырылган җирле халыкның бер өлеше әкренләп урыска әйләнде,
берничә буында үзенең асыл телен дә, изге динен дә, кемлеген дә онытты, әмма
каракучкыл йөзләре, кысык күзләре аларның урыс түгеллеген кычкырып тора
иде. Һәр патша килгән саен үз тәртибен кертте, чукындыру да бер көчәеп, бер
йомшарып торды, әмма беркайчан да ахыргача туктамады.
Башка җирле халыкларны урыс диненә куып кертү тизрәк барса да, попларга
себер татарлары белән шактый озак изаланырга туры килде. Алар арасына
асылташлар булып сибелгән бохаралылар һәм казан татарлары дин-ислам өчен
үләргә дә әзер иделәр, алар бу иманны себер татарларына да кертә алдылар.
Шуңа күрә урыс поплары чукындырып киткәннән соң да, себер татарларының
бер өлеше барыбер качып кына ислам динен тотты, түрендә икона булса,
сандыгында Коръәне ятты, муенында мәҗбүриләп асылган калай тәре булса
да, күлмәк изүендә изге сүрәләр язылган бөтие яшерелгән иде. Әмма бу хәл
ачылган очракта аларны төрмә көтә, хәтта каторгага сөргән очраклар да була.
Урыс поплары бигрәк тә унсигезенче гасыр башларында нык котыра, башкисәр
Ермак һәм Явыз Иван чукындырып бетерә алмаган себер татарларын ят дингә
күндерүне Пётр патша һәм аның патшабикә кызлары, христиан дине әһелләре,
архимандритлар, митрополитлар дәвам итә. Губерна һәм епархия үзәге булган
17
ҺИҖРӘТ
Тубылда чиркәү суды оештырыла, анда менә шушы «яшерен мөселманнар«га
җәза бирү белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә себер
татарын яңадан исламга кайткан өчен җәзалыйлар. Урыс дин әһелләре һәм
хәрбиләре, патша хакимияте белән берләшеп, чукынырга теләмәгән татарларны
тереләй утларда яндырудан башлап, мәңгелек сөргеннәргә хәтле сөрәләр,
аларның затлы нәселләрен юк итәләр... Себердәге барлык мәчетләр дә диярлек
ут төртеп яндырыла, мәктәп-мәдрәсәләр җимертелә, чукынмаган татарлар үз
авылларыннан куыла, исән калганнары чукынган милләттәшләре өчен дә салым
түли, рекрут бирә башлыйлар.
Бу коточкыч хәлләрне Тарада, Иртыш-Ишим буендагы татар авылларында
да яхшы хәтерлиләр, чөнки ул хәлләр аларның туганнары, якыннары белән
дә булды бит! Шуңа күрә, тагы чукындыру сүзе чыга икән, аңа җавап итеп,
һиҗрәткә чакыру яңгырады, милләт фаҗигасенә тиң Гөлбостан авылы тарихы
сөйләнде. Ул авыл Иртыш елгасы буенда, Ишим тамагында урнашкан, бик
борынгы, хан заманнарыннан калган сала, дөресрәге, элеккеге кала була. Хәзер
аның урынында «Керәшен кыры» дип аталган бушлык, тоташ каберлекләр...
Гөлбостан халкы борын-борыннан үзенең затлылыгы, шыклар-шәехләр
нәселеннән укымышлы бохаралылар яшәве белән аерылып торган, төп халкы
исә саргат кабиләсеннән себер татарлары булган.
Алар Ермакка каршы да арыслан кебек сугышалар, бирелмиләр, патша
гаскәрләре дә аларны тиз генә буйсындыра алмый, ә менә урыс поплары
шушы борынгы ханнар авылының башына җитә. Чукындыруга алар тиз генә
бирешмиләр, тәре күтәреп килгән урыс попларының да кайберләрен алдалап,
кайберләрен куркытып, кайберләрен сатып алып кире боралар. Әмма алар
тирәсендәге тимер кыршау кысылганнан-кысыла бара, бу тирәдә алардан
башка чукынмаган татар авылы калмый, инде чират Гөлбостанга да җитә.
Башта авылның аксакалларын, шәех-муллаларын урлап, Тубыл төрмәсенә
ябып, канга батырып кыйныйлар, аларга нахак ялалар ягалар, христиан динен
кабул итмәсәләр, үлем белән яныйлар. Нәтиҗәдә, бу аксакалларның бер өлеше
төрмәдә юкка чыга, бер өлеше, муеннарына тәре асып, авылга әйләнеп кайта.
Нәфрәт белән үзләренең йөзләренә төкергән авылдашларына алар болай ди:
«Без җанны саклап калу өчен тәреләрен астык, чөнки Коръәндә дә гомерне саклап
калу өчен динеңне яшерергә мөмкин, диелгән. Әмма без күңелебез белән барыбер
мөселман булып калдык, тормышыбызда да мөселманлыкны алып барырбыз.
Урыс поплары авылга килгәндә, аларча булырбыз, алар киткәч, үзебезчә – татарча-
мөселманча яшәрбез». Һәм шулай яши башлыйлар да – поплар Гөлбостанга
килгәндә – икона һәм тәре, алар китү белән – намазлык һәм түбәтәй... Әмма бу
уен озакка бармый, поплар килеп, авылның чукынган һәм чукынмаганнарын аера
башлыйлар, имеш, пакь христианнар «поганый басурманнар» белән бергә яшәргә
тиеш түгел икән, димәк, мөселман-татарлар туган авылларын ташлап китәргә
тиеш булалар. Гөлбостанда мәчет тә тыела, тиз арада чиркәү салып куялар, Казан
ягыннан килгән керәшен татарын анда поп итеп билгелиләр. Ә ул һәр кешене
күзәтеп, теркәп, билгеләп бара, чиркәүгә йөрүләр, бала тугач, чукындыру һәм
язып куюлар, кеше үлгәч, аны христиан гадәте буенча күмүләр аның өстендә була.
Шушыларны аз гына бозсаң да, авылга атлы казаклар килеп җитә, тагы яткырып
суктырулар, тагы судлар, тагы төрмәләр...
Шушы куылулардан, эзәрлекләүләрдән, суд һәм төрмәләрдән тәмам алҗыган,
бу хәлдән һичнинди чыгу юлы тапмаган себер татарлары аянычлы язмышлары
белән килешә башлыйлар. Кемнәрдер – авылын ташлап сукбайга әйләнмәс өчен,
кемнәрдер – калган гомерен төрмәдә уздырмас өчен ыңгырашып булса да поп
әйткәннәр белән ризалаша... Дөрес, караңгы төннәрдә авылдан чыгып качып, кара
18
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
урманнар, төпсез сазлыклар аша кыпчак далаларына барып җитүчеләр, аның аша
Бохарага юл тотучылар да була. Хәтта дин-ислам хакына Төркия, гарәп илләренә
һиҗрәт кылучылар булганын да әйтәләр, әмма бөтен халык ул юлга баса алмый,
күпләр туган авылларында кала һәм яшәр өчен чукынырга мәҗбүр була. Әмма
патша хакимияте аларны чукынгач та тынычлыкта калдырмый – бу татарлар
яшереп үз диннәрен тотып ятмасыннар өчен, яңа фәрманын чыгара. Бу фәрман
буенча, чукынган җирле халык вәкилләре үз милләттәшләре белән гаилә кормаска,
бары тик праваслау урыслар белән генә өйләнешергә, кияүгә чыгарга тиеш булалар.
Моның белән патша хакимияте берничә мәкерле максатын тормышка ашыра –
җирле халыкларны, шул исәптән, себер татарларын да ана теле мохитеннән аера,
аларның берничә буында урыска әйләнүенә юл ача. Икенчедән, элеккечә качып
үз диннәрен тотуга, исламча яшәүгә барлык юлларны да яба. Шушы хәбәрләрне
алгач, Гөлбостанның мәҗбүри чукынган татарлары катгый карарга киләләр –
моннан соң беркемгә дә кияүгә чыкмаска һәм өйләнмәскә!
«Без гомеребезне саклап калу өчен кяфер динен алырга мәҗбүр булдык, үлем
куркынычы астында муеныбызга тәре астык. Моның өчен Аллаһтан көне-төне
кичерү сорыйбыз, без күңелләребез белән барыбер мөселман булып калдык... Инде
бездән соң килгән буыннар боларны онытыр, урыслар белән гаилә корып яшәп,
урыска әйләнер, кяфер булыр... Шуңа күрә, үзебездән кяфер нәсел калдырмас өчен,
васыять итеп әйтәбез – ир балаларыбыз беркайчан да өйләнмәсен, кыз балаларыбыз
беркайчан да кияүгә чыкмасын! Бу – безнең әманәт, васыятебез, соңгы догабыз...»
Һәм шулай була да – Гөлбостан авылы егетләре өйләнми, кызлары кияүгә
чыкмый картая, үзләреннән кяфер нәсел калдырмыйча, әлеге авыл халкы
әкренләп зиратка күчеп бетә... Хәзер ул урын «Керәшен кыры» дип атала...
Әлбәттә, бу хәбәр бөтен Себергә тарала, татарлар аны елый-елый тыңлыйлар,
башкаларга да тараталар. Халык инде соңгы чиккә килеп җиткәч, мәчетләр
беткәч, мөселманнарга кара урманнарда да урын калмагач, бохаралы Алим
Шихов исемле кешене Петербургка, патшабикәнең үзе янына җибәрәләр.
Пәһлеван кыяфәтле, тавышыннан диварлар дерелдәгән, аяк атлавыннан
идәннәр сыгылып торган Алим шыкны патшабикә Елизавета Петровна кабул
итә. Үз каршында баһадир кыяфәтле, башы түшәмгә тигән, өстенә затлы
киемнәр кигән татар ир-атын күргәч, ул, шаярткан булып:
– Сездә, Сибириядә, бөтен татарлар да шушындый богатырь-баһадирмы?
– дип сораган.
Алим шык та югалып калмаган, мыек астыннан гына елмаеп:
– Әйе, нәкъ шулай, патшабикә галиҗәнапләре, татарлар барысы да шундый,
әмма мин алар арасында әле иң бәләкәе, – дип җавап биргән.
Әлбәттә, Алим шәехнең төп сүзе себер татарларының аянычлы язмышы турында
булган, һәм төп таләбе – динебезгә тимәскә, халыкны салымнар белән бумаска, татар
җирләренә урысларны күчереп утыртмаска! Әлбәттә, бу таләпләрнең барысы да
үтәлмәгәндер, әмма патша хакимияте дә вакыты-вакыты белән татар бугазыннан
кулын ычкындырып торган, чөнки җирдә эшләргә дә кеше кирәк булган.
Инде бу шомлы көннәр тәмам артта калды, заманалар үзгәрде, чукындырулар
да яңадан әйләнеп кайтмас, дип торганда гына, дөньялар тагы болгана башлый,
Себер өстенә тагы чукындыру шомлыгы тарала... Бу инде егерменче гасырның
башлары була... Көтмәгәндә, Тубылда яңа чукындыру үзәге ачып куялар,
аны «Противомусульманская миссия» дип атыйлар, ягъни, ул турыдан-туры
мөселманнарга каршы эшләргә тиеш була. 1900 елның 15 февралендә Синод
указы белән ачылган бу карагруһ оешма, бөтен Себергә, бигрәк тә, ислам диненә
ябышып яткан татар авылларына таралып, халык арасында христиан динен
«кодалый» башлыйлар. Әлеге мәкерле гамәлләренә алар бик нык әзерлек белән
19
ҺИҖРӘТ
тотыналар – башта себер татарлары өчен аларның үз телләрендә сүзлекләр һәм
китаплар чыгаралар, аларны язуда һәм таратуда Казаннан махсус җибәрелгән
керәшен татарлары нык булыша. Бу китапларның барысы да диярлек ислам
динен түбәнәйтүгә, христиан динен күтәрүгә юнәлтелгән була. Миссионерлар
турыдан-туры Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, аның сүзләрен-аятьләрен бозып,
халыкка изге китапны үзләренчә аңлата башлыйлар. Шулай ук себертатар
телендә Мөхәммәд пәйгамбәрне хурлаган китаплар да дөнья күрә. Ефрем
Елисеев исемле поп-миссионер, керәшен татары, мөселманнарга каршы
көрәштә бөтен игътибарын мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлдерә, аларда бары тик
урысча укытып һәм христиан дине дәресләре кертеп кенә татарларны җиңәргә
мөмкин, дигән нәтиҗә ясый.
Патша хөкүмәте моны тиз ишетеп ала... Һәм патша хөкүмәте шушы
юнәлештә чаралар да күрә башлый. Гасырлар буе барган көчләп чукындырудан
соң әле яңа аякка басып килгән татар милләтен мәктәп-мәдрәсәләре аша кабат
чукындырырга уйлый. 1905 елның маенда империя хөкүмәте әлеге мәсьәлә буенча
махсус киңәшмә җыя, анда татар әлифбасын урысныкына алыштыру, мәктәп-
мәдрәсәләрдә мәҗбүри урыс телен кертү, балаларны урыс рухында тәрбияләү
мәсьәләләре карала. Бер елдан, ягъни 1906 елның мартында бу кагыйдәләр аерым
җыентык булып басылып чыга һәм аларны үтәү мәҗбүри булып тора. Милләт
моңа каршы күтәрелә, бу хәлләрне яңа чукындыру, дип атый, хакимият исә
каршы чыккан татарларны җәзалау юлына баса. Милләтнең күренекле уллары
тагы төрмәләргә ябыла, алар чыгарган газеталар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләренә
йозак салына...
«Чират безгә дә килеп җитте...»
Бу хәлләр ерак Себергә дә килеп җитә...
Мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, алардан йөге-йөге белән дини
китаплар алып чыгыла, мулла-мөгаллимнәрне берәм-берәм Тара һәм Тубыл
төрмәләренә ябып куюлар башлана. Бу хәлләргә ризасызлык күрсәтүчеләрнең
үзләрен күзәтү астына алалар, калага алып китеп, полициягә ябып куярга
да күп сорамыйлар. Патшаның дин иреге турындагы фәрманыннан соң
бераз тынычланган халыкның йөрәгенә тагы шом керә, ул арада Тарадан
да берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, себер
татарларының иң күренекле кешесе Габдрәшит хәзрәтне Петербургта кулга
алганнар икән, газеталарын суд белән япканнар, үзен крепостька бикләп
куйганнар ди. Югыйсә, ул бу көннәр киләсен халыкка әллә кайчан аңлаткан
иде, кайткан-киткән саен себер татарларын мәчетләргә җыеп, бу илдә
мөселманнарга беркайчан да ирек булмаячагын сөйләгән иде бит! Һиҗрәт
мәсьәләсен дә бу якларда беренче булып ул күтәрде, иманны саклап калу
өчен исламга ирек булган урынга күчеп китәргә кирәк, диде. Бөтен дөньяны
әйләнеп чыкканнан соң, якташлары өчен иң кулай андый урын дип Төркияне
тапты, хәтта аның патшасы белән дә сөйләшеп-килешеп кайткан, диделәр.
Мөхәммәтҗан карт үзе дә хәтерли әле аның Аубаткан, Яланкүл авылларына
килеп, мәчет-мәдрәсәләрдә халык белән очрашып йөрүләрен. Бу төбәктә генә
түгел, бөтен Себерендә Габдрәшит хаҗи кебек гыйлем иясе юктыр, мөгаен, ә аның
сөйләү, ышандыру көче турында инде әйтеп тә торасы юк. Аның белән бер тапкыр
очрашкан һәм чыгышын тыңлаган кеше алга таба инде Габдрәшит хаҗиның
тарафдары булып китә, аның сүзеннән чыкмый. Ул Мөхәммәтҗан карттан бераз
яшьрәк, әмма зур гыйлеме, халык арасында абруе, сүз һәм гамәленең бер булуы аны
барысыннан да олы һәм өстен куя. Һәм ышандыра, һәм үз артыннан алып китә...
20
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Һиҗрәт белән дә шулай булды – ни авыр елларда да авылга ябышып
яткан себер татарлары, бохарилар Габдрәшит хаҗины тыңлагач, алыштырып
куйган кебек булдылар, әйтерсең лә аларның өченче яшерен күзләре ачылды.
Алар үзләренең тормышларына, узган тарихларына бөтенләй башкача карый
башладылар. Ул көчләп чукындыру хурлыклары, ул атлы казакларның авылларга
атылып кереп, буйсынмаган халыкны яткырып камчы белән ярулары, кул-
аякларга богау салып, сөргенгә сөрелүләр... Милләт, яраларын ялап, кара
урманнарга кереп качты, төпсез сазлыкларга барып сыенды, адәм баласы яши
алмаслык урыннарда тормыш итә башлады... Габдрәшит хаҗи менә шуларның
барысын да яңадан милләтнең исенә төшерде, бүген дә аларның хокуксыз хәлдә
яшәүләрен әйтте, алда исә тагы да куркыныч хәлләр көткәнен кисәтте.
– Бу илдә иң хокуксыз халык без, ягъни, мөселманнар, татарлар, – дип
сөйләгән иде ул. – Ни дин-ислам ягыннан, ни милли нисбәттә безгә урыслар
белән тигез хокуклар каралмаган, киресенчә, һәрдаим түбәнсетү, һәрдаим
кимсетү һәм читкә этәрү бара... Бу илдә урысча имтихан бирмәсәң, муллалыкка
указ да ала алмыйсың. Алга таба барлык халыкка шул таләп куелачак, моның
өчен инде менә ничә еллар мәктәп-мәдрәсәләребездә урысча укытырга күчәргә
мәҗбүр итәләр. Без хәзергә бирешмибез, әмма андый әмерләре бар. Изге
Коръән хәрефләрен урысныкына алыштырып, укытуны алар теленә күчерсәк,
тора-бара милләт тә шул кавемгә әйләнәчәк бит, Аллаһ сакласын! Алар артында
– дәүләт, жандармерия, атлы казаклар, гаскәр, инде ниһаять, тәре аскан поплары
тора... Безнең артта – бөек тарихыбыз һәм үз дәүләтебезне югалту сәбәпле,
шушындый аянычлы хәлгә төшкән бәхетсез милләтебез тора... Эшләр болай
барса, алда безне милләт буларак бетү, юкка чыгу көтә... Нишлик, туганнар?
Яланкүл мәчетенә җыелган ир-атлар тынсыз калды, авыр эштән изелеп, әле
аларның беркайчан да болай төбенә төшеп уйланганнары, мондый катлаулы
сорауларга җавап эзләгәннәре юк иде. Әле ул вакытта Хөҗҗәт мулла да авылда
иде, Габдрәшит хәзрәткә ул җавап бирергә җөрьәт итте:
– Хәзрәт, – дип башлады ул салмак кына. – Авылда яшәсәк тә, без сез
язганнарны укып барабыз, чыгарган матбагагызны Тарага да барып алабыз, бу
тирәдә алдыручылар да бар... Ил белән шушы хәл икәнен дә беләбез, әмма дә ләкин
безнең хәлебез – Себер мөселманнарының хәле аерата авыр, без беткәнче урыс
арасында яшибез... Бөтен тирә-якта урыс авыллары, анда дуңгызы, хәмере, хәрамы
– барысы да бар. Попларның әрсезлеге турында инде әйтеп тә тормыйм – тәреләрен
күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, динебезне сүгәләр,
пычраталар... Аз гына каршы әйтсәң, артларыннан бастырып атлы казаклары килеп
җитә, юк кына нәрсәләргә бәйләнеп, ир-атларыбызны Тара төрмәсенә алып барып
ябалар, анда аларны куркытып һәм янап, тагы эшкәртәләр... Шул төрмәләрдән
муеннарына тәре асып кайтучылар да күренә башлады, нишләсен, мәңгегә кәтер
китмәс өчен чукынырсың да! Әстәгъфируллаһ! Аның авырлыкларына түзәрсең,
менә шул чукындыру куркынычы һаман өстебездә тора бит... Халык та хәзер
элеккеге түгел, һәркем үз җаен карый. Иманны саклау өчен, динебезне, телебезне,
үзебезне саклап калу өчен бер генә юл кала инде, теге вакытта сез әйткәнчә, һиҗрәт,
моннан башны алып китү...
Хөҗҗәт мулла күптәннән инде моннан китү тарафдары иде, Хаҗ кылу нияте
белән берничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булып, барышлый-кайтышлый
айлар буе госманлы Төркиясендә яшәгән, һиҗрәт эшләрен белешкән кеше. Бер
баруында ул госманлы хөкүмәтенә һиҗрәт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә,
аңа: «Әгәр күмәк рәвештә һиҗрәт кылырга телисез икән, ул чагында үзегезнең
хөкүмәтегездән рөхсәт кәгазе алып килегез, югыйсә, документсыз килеп, авыр
хәлдә калырсыз, безнең дәүләтебезне дә кыен хәлгә куярсыз», диләр. Ягъни,
21
ҺИҖРӘТ
аерым-аерым һиҗрәт кылган кешеләргә госманлы иленә килеп урнашу җиңелрәк
булса да, инде йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән мөселман кубарылып чыккач, Төркия
дә, Рәсәй дә рәсмилеккә күчәләр – мөһаҗирләрдән документ таләп итәләр. Патша
хакимияте Идел-Уралдан һәм хәтта ки ерак Себерләрдән туган илләрен ташлап
чыгып киткән мөселман-татарларга башта каршылык күрсәтмәсә дә, инде авылы-
авылы белән, йөзәрләп-меңәрләп китә башлагач, инде моңа чит илләрдә дә
игътибар итә башлагач, бу хәлләргә нокта куярга булды – сораган документларын
бирмичә, еллар буе йөртте. Шуңа күрә дә бу һиҗрәт мәсьәләсе Себердә елларга
сузылды, китәсе кешеләр аерым-аерым китте, авыллар белән кузгалырга һаман
рөхсәт булмады. Ул арада, халыкны котыртып йөри, дип, Хөҗҗәт мулланы да
төрмәгә утыртып куйдылар, аңа да төрлечә янап-куркытып карадылар, әмма ул
нык торды, төрмәдән котылам, дип, тәреләрен дә асмады, һиҗрәт дигән ниятеннән
дә кире кайтмады, хәзер дә әнә шул хакта сөйли.
– Дөрес әйтәсең, Хөҗҗәт мулла, – дип аны хуплады Габдрәшит хәзрәт. –
Ул чукындыру дигәненең туктап торганы да булмады... Илебезне-җиребезне
урыс басып алганнан бирле, меңнәрчә-меңнәрчә милләттәшебез кяфер
диненә күчәргә мәҗбүр булды. Бөтен мәчет-мәдрәсәләребез полиция күзәтүе
астында, мөфти-муллаларны да урыс хөкүмәте билгели. Безгә үз хакыйкый
тарихыбызны белү тыелган, үз дәүләтчелегебез дип авыз да ачарга ярамый.
Ә заманында дистәләгән дәүләт тоткан халык булганбыз бит югыйсә! Үз
дәүләтең булмагач, кяфер дәүләтендә алар билгеләгән тәртип белән яшәргә
мәҗбүрбез. Ә аларның төп максаты – урыс булмаган бөтен халыкларны
әкренләп чукындырып бетерү һәм урыска әйләндерү. Явыз Иван заманында
да шул булды, Пётр да шул юл белән барды, хәзергеләре дә алардан ким түгел.
«Бу хәтле кысуга болар чыдый алмас, диннәреннән чыгарлар, милләтләрен
онытырлар, безнең кебек булырлар», дип уйлый булыр явыз кяфер... Инде
гасырлар барышында күпме милләттәшебезне алар казанына салдык. Чират
хәзер безгә дә килеп җитте...
Җыелган халык тагы аһ итеп куйды, тагы узгандагы авыр хәлләр, керәшен
кырына әйләнгән татар авыллары күз алдына килде. Әмма мәчеткә җыелган
халыкның барысы да китү ягында түгел иде, хәтта ки моңа каршы эшләп йөрүчеләр
дә бар иде. Алар, ярдәм көткәндәй, Мөхәммәтҗан карт ягына борылып карадылар,
чөнки Тара кунагына каршы ул гына сүз әйтергә мөмкин иде. Һәм шулай булды да.
– Шулаен ул шулай да, әмма яшибез бит әле, хәзрәт, – дип сүзен башлап
җибәрде Мөхәммәтҗан карт, бу фикергә каршы булуын тавышына чыгарып.
– Мәчетләребез эшләп тора, өебездән килеп куып чыгаручы юк, күрше авыл
урыслары белән дә тату яшибез... Сугыш заманы түгел, ачлык түгел, нигә
әле булмаган хәлләр өчен алдан хәвефләнеп, бөтен авыл белән кубарылып
чыгып китәргә? Гаепкә алма, Габдрәшит хаҗи, мин элек тә каршы идем туган
җирләрне ташлап чыгып китәргә, хәзер дә каршы...
– Каршы булсаң, китмәссең, кем сине мәҗбүр итә? – дип, аңа каршы
чыкты Юанбаш Мөхәммәди. – Киткән кеше китә, калганы кала, бернинди
мәҗбүриләү юк... Әмма син башкаларны котыртып йөрмә инде, Мөхәммәтҗан
әкә! Без Аллаһ ризалыгы өчен, иман хакына шундый зур юлга кузгалабыз.
Нәсел-нәсәбебезне исламда саклап калу өчен һиҗрәт кылабыз. Исламга ирек
булган җиргә – Исланбулга китәбез, Аллаһ теләсә! Госманлы иленә, хәлифәткә,
мөселман кардәшләребез янына барабыз! Бу юлда без таш яуса да түзәчәкбез! Ә
менә монда калып, нәселебезнең урыслашуы, кяфергә әйләнүе белән беркайчан
ризалашмаячакбыз!
Халык гөрли башлады, үзара бәхәсләшүләр, сүз көрәштерүләр китте. Халык
тагы икегә аерылды, берәүләр «Китәбез!» диде, икенчеләре «Калабыз!» дип
22
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
күкрәк какты. Инде кемнең нәрсә әйткәнен аңламас хәлгә килгәндә, мәчет
диварларын Габдрәшит хәзрәтнең йөрәк түреннән чыккан авазы тетрәндерде,
ул мөнбәргә басып, Коръән укый иде:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!
Иннә-лләзиинә тәвәффәәһүмүл-мәләәәикәтү заалимиии әңфүсиһим каалуу
фиимә күңтүм каалуу күннәә мүстәдгәфиинә фил-ард...»
– Белмәгәннәрегезгә татарчасын аңлатам, Коръәннең «Нисә» сүрәсе,
97нче аять: «Дин өчен һиҗрәт итү лязем булып та, һиҗрәт итмичә, үзләренә
золым кылган кешеләрнең рухларын алучы газап фәрештәләре әйтерләр:
«Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь?» – дип. Ул кешеләр әйтерләр: «Без
кяферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр
кылдык», – дип. Газап фәрештәләре әйтте: «Әя Аллаһ җире сезгә киң иде
түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ник күчмәдегез?» –
дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең
урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр». Бу Коръәндә язылган,
җәмәгать, Аллаһ сүзләре, Аллаһ әмере! Бүгенге көндә ислам динен иркен
тота торган урыннар бар, ул – госманлы җирләре, алар килегез, дип торалар.
Әлбәттә, тормыш башлап җибәрү анда да җиңел генә булмас, әмма монда
калып кяфер булганчы, ислам илендә фәкыйрь булуың мең артык!
Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң, халык тынып калды, хәтта ки куркыныч,
шомлы булып китте. Китәргә мөмкинлек булып та китмәсәң, теге дөньяда
җәһәннәм көтә икән бит! Кара урманнарда аюлар белән бил алышкан, диңгездәй
күлләрдә балыклар белән узышкан, Себер күкләрендә бөркет булып очкан,
агачтан-агачка киек-каплан булып сикергән татар ирләре Коръән сүзе каршында
баш иде... Аллаһы Тәгаләнең җәһәннәм белән кисәтүе алдында тез чүкте...
Бу дәһшәтле тынлыкны тагы Мөхәммәтҗан карт бозды, ул да Коръән сүзе
белән башлады:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!
Илләл-мүстәдгәфиинә минәр-риҗәәли вән-нисәәәи вәл-вилдәәни ләә
йәстәтыйгүүнә хииләтәү вә ләә йәһтәдүүнә сәбиил».
– Мин дә белмәгәннәргә татарчасын аңлатам, Коръәннең «Нисә» –
«Хатыннар» сүрәсенең 98-99нче аятьләре: «Мәгәр күчәргә көче җитмәгән
зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм газабы
булмас, алар торган җайларында кяфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар,
яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның
гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды», дип тә әйтелгән
әле монда... Ягъни, карт-корыга, хатын-кызларга, бала-чагага кяфер арасыннан
күчеп китмәгән өчен җәһәннәм газабы юк, Габдрәшит хаҗи! Ә монда ярты
авыл шундыйлардан тора, кая алар белән андый билгесез юлга чыгарга?!
Габдрәшит хаҗи аның белән бәхәскә кермәде, Коръән-хафиз буларак, андый
аятьләр барын ул яхшы белә иде, әмма бәхәсләшеп, ил картын уңайсыз хәлгә
куярга теләмәде. Мөхәммәтҗан карт – тирә-юньдә билгеле шәхес, дин дисәң –
дине бар, кулы алтын, белмәгән эше юк, әле үзе шагыйрь-чичән дә, теленнән гөл
коела... Себерне, аның кырыс һәм матур табигатен аның кебек өзелеп яратучы,
һәр җан иясенең, һәр бөҗәкнең телен-көен белүче тагы бармы икән? Ул Себердән
китсә дә, читтә яши алмас иде, тышавын өзгән чаптар ат кебек, туган якларына
җәяүләп булса да кайтып егылыр иде... Аны һиҗрәткә чакырудан мәгънә юк,
әмма башкаларның башын әйләндермәсә, яхшырак булыр иде...
Хәзрәтнең уйларын сизгәндәй, сүзгә Хөҗҗәт хаҗи кушылды.
– Соң, Мөхәммәтҗан әкә, ул сүрәнең тагы дәвамы бар бит әле: «Бер мөэмин
Аллаһ юлында, дин өчен һиҗрәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта
23
ҺИҖРӘТ
киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. Бер мөэмин Аллаһ юлына, расүле
янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә
аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән
мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы
булды», диелгән анда. Һиҗрәт кылган мөселманнар Аллаһның саклавында һәм
яклавында булачаклар, син әйткән картлар, балалар, хатын-кызлар да... Шуңа
күрә, син Аллаһ ризалыгы өчен, аның җәннәтләренә өмет итеп, шушындый
зур юлга чыгарга ниятләгән кешеләрне кирегә үгетләмә инде, Аллаһ әмеренә
каршы барма, Аның ачуына дучар булма...
Бу сүзләрдән соң артык бәхәс булмады, әмма һәркем үз фикерендә калды.
Мөхәммәтҗан карт та, йөрерләр-йөрерләр дә, туктарлар, басылырлар, дип
уйлады, китүчеләргә документлар бирелмәүне дә яхшыга юрады. Ул арада
Хөҗҗәт хаҗи да Хаҗга киткән җиреннән Төркиядә урнашып калды, монда
башка кайтмады. Әмма аның эшен биредә шул Юанбаш Мөхәммәди Шихов
башкара, бик акыллы, зирәк булганга, аны шулай «Юанбаш» дип йөртәләр. Ул
үз тирәсенә бер төркем туплый, анда Давыт Шихов, Әбнәзир Князев, Абханнан
Әхмәдиев, Вәли Зыятдинов була, алар Яланкүл, Аубаткан, Кумыслы, Үләнкүл,
Каракүл, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Чарналы авылларында йөреп, халык белән
эшлиләр. Юанбаш Мөхәммәди исә күбрәк Тара, Тубыл белән эш йөртә, һиҗрәткә
җыенганнарның документлары артыннан берничә тапкыр үзе Петербургка хәтле
бара. Авыл старостасы Вәли Зыятдиновны, халыкны китәргә котырта, дип,
җиде айга Тара төрмәсенә тыгып куялар, шуннан соң һиҗрәтчеләр яшерен эш
алып бара башлыйлар. Тарада дуслары ярдәмендә, Вәли Зыятдинов мәңгелек
сөргеннән котыла, төрмә аның һиҗрәткә китү теләген тагы да ныгыта.
Әйе, эшләр Мөхәммәтҗан карт уйлаганча булмады – бу көннәрдә яңа хәбәр килде
– Юанбаш Мөхәммәди башкаладан һиҗрәт өчен кирәкле документларын әзерләп
кайткан, гаеттән соң юлга кузгаласылар икән. Бу хәбәр Мөхәммәтҗан картны иярдән
бәреп төшергән кебек булды, ул шунда ук авыру кызы Хөснибикә турында уйлады,
бернигә карамый китәргә әзерләнгән ир һәм кыз туганнары, аларның балалары күз
алдына килде. Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән
күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны
кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала
татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь
балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның
яртысы юлда үлеп бетәчәк! Юк, бу эшне ничек тә туктатырга кирәк, туктатса,
моны Габдрәшит хаҗи гына туктатырга мөмкин, чөнки бар эш шуннан башланды.
Мөхәммәтҗан карт үзе аның белән аерым очрашыр, халык хәтле халыкны куркыныч
астына куярга ярамаганын әйтер. Инде бик китәселәре килә икән, әнә, башта ир-
атлар китеп урнашсын, аннан гаиләләрен дә алдырырлар. Сугыш-мазар юк, берсе
дә ач-ялангач түгел, өйләрдән килеп куып чыгаручы юк, ничек инде ирекле баштан
шушы җәннәттәй җирләрне ташлап китәргә мөмкин?!
Аккош каргышы
...Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак
адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахры. Әйе, Тара шактый
ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда
барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь
җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була
аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да
вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал
24
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була... Ул
һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр,
Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә...
Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай – Хөснибикәсе үзәкне өзә шул... Ире
Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай
булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер...
Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкренәйтте, озын
муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа
да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә
җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир-ат
инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара... Менә Мөхәммәтҗан карт
та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән
укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы
өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп
куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына
алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына
җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде,
абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын
ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә
шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган
нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер
буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән
чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләп-
бизәкләп бетерде... Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй
матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка
җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты...
Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә
үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан
ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз,
Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул,
Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде,
саташкандай, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә Тайрасы-
Таһирәсе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде.
Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында,
шигырь әйтеп йөри... Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән
мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп,
Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде:
Карның агындай тәннәрең,
Багалмадай иде йөзкәең.
Кара кашым, карлыгачым,
Моңлы карый иде күзләрең.
Чәч толымыңда чулпыларың,
Чыңлаган күк тоела колакта.
Энҗе-мәрвәт муенсаңны
Үбеп-үбеп алам аулакта.
Көмеш беләзегеңне тагып
Йөргән кебек тоеласың.
Көләч йөзле, бәгырькәем,
Күз алдымнан таясың.
Төннәр буе утырамын
Шәмдәлләрдә шәм ягып.
Зәгъфрандай саргаеп,
Кара япан ябынып.
Тәкъдиремдә язылгандыр –
Сыктап-сыктап яшәрмен.
Тимер өем эчләрендә
Ялгыз гомер кичәрмен...
Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады
да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады... Алар инде бергә картаеп
киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын
25
ҺИҖРӘТ
тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре
яшь тамчылары тәгәрәп төшә... Бу юлы да шулай булды – урман-дала уртасында
ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына
елый иде... Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп,
үзе дә сүзсез генә елады... Инде Тайрасын гына түгел, баласын – телсез-чукрак
Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән
бергә кушылып елады ул урман юлында...
Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт
күтәрелеп карады – зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп
бара иде... Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар,
бу шундый кошлар иде... Аккошлар... Алар да китә... Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла
тарафка китә... Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып,
оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта
Мөхәммәтҗан картның йөрәге «жу» итеп китте, бер – диңгездәй җәйрәп яткан
күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы
йөрәк ярасы исенә төште – «Аккош каргышы!» Аның нәселендә аккош каргышы
бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә...
Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп – аларның диңгездәй зурлары да,
җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар.
Аларның исемнәре дә җырлап тора – Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава,
Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы... Менә шул
Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе... Бу күлнең ярларын
камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки
камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка
кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары
белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып
өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт
казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны
ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады.
Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы
күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан,
ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе – аккошларны куркыту, йорт
казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән,
аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер
сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар,
күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын,
андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан
талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу
тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына
кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә,
куркытырга гына теләде, әмма ул аткач, бер аккош, канатларын күкрәгенә
кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште... Аның канат астыннан ак
мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде...
Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан
күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә
кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять
эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп
карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар
авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да,
аларга ниндидер изге, пакь кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә
алар Яланкүлгә дә һәр язда беренчеләрдән булып очып кайтып җитәләр иде.
26
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның
ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп
кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты,
аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады.
– Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит,
нишләдең син?! – дип өзгәләнде ул.
Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага
зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп
калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тынып-
шомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары
исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары
аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри... Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә
куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай
эшләде – үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы – белми. Икенче көнне
иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан
таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде...
Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде...
Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты.
Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр,
аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды.
Соңыннан билгеле булды – бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә
калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул
аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде,
аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга
сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән
Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип
курыктылар... Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар
каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын
күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды... Җирдә ул ак кар белән бергә
кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош
ятканын белдереп тора иде... Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде...
Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге
беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде...
«Аккош каргышы!» дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын
белүгә. Авыл халкы исә «Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы
булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы
булганга, баласы шундый туды», дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ
алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан
муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде.
Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар,
аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра
баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы
аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә
үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде... Тайрасы-җан кисәге,
нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак
йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. «Кайттылар... – диде ул, җиңел сулап. –
Мине алырга кайттылар... Каргышларын кире алырга кайттылар...» Кул хәрәкәте
белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык
тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең
лә җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү
сорыйлар... Аларга кушылып, телсез Хөснибикә аһылдый, очып китәрдәй булып,
27
ҺИҖРӘТ
кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән
сулкылдый, елый иде... Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда,
Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды...
Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады
Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып
бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп
бер уен коралы – скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып,
эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады – көй чыкты!
Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман
араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә
санады... Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм
мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде... Бу көен
ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да
тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара...
Бәнем ялгышларым җиттеме икән –
Ялгыз аккош авыл-лай күгендә?
Аккош каргышлары төштеме икән –
Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә...
Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә,
Коткар нәселемне каргыштан.
Сакла нәселемне ул ялгыштан –
Аккошлардин калган язмыштан...
...Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап Тарага таба атлый... Аның
бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз
калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы,
шулай барачаклар – җырлап һәм елап, елап һәм җырлап... Моны хәтта ки җыр
дип тә әйтеп булмый, ул – күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе
белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы...
Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре,
сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының
җырын тыңлыйлар иде... Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елга-
күлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә
аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде...
Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә
китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы
булып, тау-ташларга уралачак, әманәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер
гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле... Әмма моның
өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын
йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк... Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы,
бу мәңгелек иман изге әманәт булып гомер буе сакланачак...
Габдрәшит хаҗи янында
Тарага икенче көнне генә килеп керделәр...
Озын юлда төрлесен уйлады Мөхәммәтҗан карт, Яланкүлдәге кайнарлыгы
бераз басыла төште, һиҗрәт мәсьәләсен дә төрле яктан килеп бәяләде. Ул үзе
анда китмәячәк инде, бу турыда сүз дә була алмый, Тайрасының, ата-аналарының
каберләрен калдырып, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җирне пыран-заран
китереп, балалары белән билгесезлеккә чыгып китә алмый ул. Ә менә кызы
Хөснибикә... Ул бик кызганыч, үзәкләрне өзә шул гарип баланың язмышы... Үзенең
28
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
балалары нинди булып туар, ире риза булып яшәрме телсез-чукрак хатын белән?
Әле монда, ни булса да, ярдәмгә ашыгырга карт атасы бар, анда кем янына килер,
кем хәлләрен белер? Хәер, Мөхәммәтҗан картның ике кыз туганы һәм энесе дә,
балалары белән, шушы һиҗрәт кәрванына кушылырга уйлыйлар, аларның инде
хәл ителгән. Анда баргач та, Хөснибикәсен ташламаслар, инша Аллаһ! Алай да,
инде бер юлга чыккач, Габдрәшит хаҗига хәлне аңлатып карарга кирәк, бәлки
башлап йөрүчеләргә әйтер, Хөснибикәләр гаиләсен калырга үгетли алырлар?
Теге вакытта Яланкүл мәчетендә Габдрәшит хаҗига каршы төшеп тә ялгыш
эшләде ахры ул... Кеше алдында кирәкмәс иде, имеш, Коръәнне Мөхәммәтҗан
карт та белә... Габдрәшит хаҗи исә ил алдында аның йөзен ертмады, каршы
төшмәде, әмма үз фикереннән дә кире кайтмады. Мөхәммәтҗан карт та үз
фикереннән кире кайтмады анысы. Тәмам башы катты аның бу һиҗрәт белән...
Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән Тарага килеп кергәндә, өйлә туры
үтеп киткән иде инде, Мөхәммәтҗан карт атын мәчет ягына атлатты, намазын
да укып алыр, Габдрәшит хаҗины да шунда күрермен дип уйлады. Башлыча
ике катлы агач йортлардан торган Тара шәһәре аны көзге ярминкәләре, кайнап
торган базарлары, урамда очып йөргән сары яфраклары белән каршы алды.
Аның Тарага элегрәк тә килгәләгәне булды, биредә татарлар шактый яши,
бохаралы мөселманнарның да төп яшәү урыннары шушында. Биредә ике мәчет
бар, чиркәүләрнең саны хисапсыз. Заманында Күчем ханның җәйге ыстаны
булган һәм Ялым-Тора дип аталган бу шәһәрне себер татарлары хәзер дә Тора,
дип кенә йөртәләр. Урыслар исә аны басып алып, 1594 елда биредә хәрби кәлгә
төзеп куялар, тора-бара ул бөтен Себерне яулап алырга бер үзәк була. Тара
өчен сугышлар әле Күчем хан үлгәч тә озак дәвам итә, аның балалары һәм
оныклары бу шәһәрне генә түгел, бөтен Себерне кире кайтару өчен көрәшеп
карыйлар, әмма урысларны җиңә алмыйлар.
Тара бөтенләе белән урыслар кулына күчкәч тә, татарлар биредә юкка
чыкмыйлар, шул ук бохарилар каладан аз гына читтәрәк – тау асты бистәсендә
оешып яши башлыйлар. Бик яхшы сәүдәгәрләр һәм оста арадашчылар булганга,
җирле халыклар белән ике арада эш алып бару өчен, патша хөкүмәте аларга
тими, тия башласалар, алар Петербургка илчеләр юллыйлар һәм мәсьәләне үз
файдаларына хәл итеп кайталар. Алим шык та шулай заманында патшабикә
янына барып, халыкны бөтенләй чукындырып бетерүдән саклап калган иде...
Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады,
чөнки алар урыс хакимияте өчен барыбер мөселманнар, барыбер татарлар
иде. Габдрәшит хаҗи дөрес әйтә – алар татарларны чукындырып бетермичә
туктамаячаклар. Татарлар да тик ятмый – кулларына аз гына акча кердеме
– урыс арасында мәчет-мәдрәсә төзеп куялар, балаларын укыталар, һөнәр
бирәләр, үрчиләр! Тарада беренче мәчет-мәдрәсәләрне дә шул Габдрәшит
хаҗиның бабалары салды бит, әле ул Пётр патша заманында ук булды. Шул
гасыр азагында шәһәрдә беренче таш мәчет салынды, түбәсен калай белән
яптылар, анысын инде данлыклы Айтукә байлар эшләде. Мөхәммәтҗан карт
хәзер менә шул таш мәчеткә бара, ул һаман эшләп тора...
Аны күрергә дип тәгаенләп килсә дә, Габдрәшит хаҗи мәчеттә булмады.
Мөхәммәтҗан карт намазларын укыды да, инде кайда яшәгәнен сораштырып,
өенә барырмын, дип торганда, бер яшь татар килеп, аңа булышырга алынды.
Ябык кына кыяфәтле, бер күзенә ак төшкән бу кеше үзен сәер тота, туктаусыз
як-ягына карана иде. Ул Аубаткан авылыннан булып, Исмәгыйль исемле икән,
хәзер Тарада яши ди, Мөхәммәтҗан картны да белә булып чыкты. Мөхәммәтҗан
карт аңа үзенең гозерен әйтте, Габдрәшит хаҗины эзләп килүен җиткерде. Яңа
танышы як-ягына каранды, аннан сер итеп кенә әйткәндәй, пышылдап куйды:
29
ҺИҖРӘТ
– Хәзрәт Питердән качып кайткан бит, ул мәчет тирәсендә бик күренеп
йөрми хәзер, анда-санда гына кергәләп чыга...
– Алай икән, – диде Мөхәммәтҗан карт, авыр сулап. – Мин аны күрергә
дип ат җигеп Яланкүлдән үк килгән идем бит... Килешеп бетмәсә дә, өенә
бармыйча булмас инде, киңәшәсе нәрсәләрем бар иде...
Яшь кеше аның янына ук килеп утырды.
– Авылда бер-бер яман нәрсә юктыр бит, агай? – диде ул, кызыксынып.
– Яман гынамы, энекәш, яман гынамы?! Бетә авыл, безнеке дә, сезнеке дә...
Бөтенесе һиҗрәткә дип кузгалган, тыеп-туктатыр хәл юк...
– Габдрәшит хаҗига әйтүдән мәгънә юк моны, агай, – диде яңа танышы,
бик белдекле кыяфәттә. – Ул үзе аларны котыртып йөри бит... Аны тыңлый
күрмәгез! Иярә күрмәгез, харап булырсыз! Панисламист, пантюркист бит ул!
Хөкүмәт дошманы, күзәтү астында ул хәзер, сак булыгыз!
Шул чакта Мөхәммәтҗан карт аңлап алды – бу шома егет Габдрәшит хаҗига
каршы кеше иде ахрысы, тел төбеннән шул аңлашыла. Үзе дә артыграгын әйтеп
ташлады ахры, инде хәзрәткә зыяны-фәләне тия күрмәсен...
– Ярар, энекәш, мин китим әле алайса, – диде ул, авыр гына күтәрелеп. –
Юл кешесенең юлда булуы яхшы.
Яшь татар аңа ярдәм итәргә теләп иелде, шул чакта Мөхәммәтҗан карт
аның изүендә нидер ялтырап китүен күрде, тимер чылбырга «тавык тәпие»
тагылган иде!
Мөхәммәтҗан карт, корт чаккандай, сикереп торды, чепи күз белән
саубуллашып та тормыйча, тизрәк мәчеттән чыгып китте. Ошамады аңа бу егет,
әллә нинди шымчы кыяфәтле бәндә, әллә муенында тәресе дә бар инде, әллә
күзенә генә күрендеме... Ни булса да, яныннан тизрәк китүең хәерле. Мөгаен,
мәчеткә кем кергән-чыкканны тиешле җирләргә җиткереп барадыр... Аллам
сакласын, Габдрәшит хаҗига зыяны тия күрмәсен... Атына утырып, мәчет
тыкрыгыннан борылуга, каршына очраган татарлардан Габдрәшит хаҗиның
кайда торуын сорады. Аның өе якында гына булып чыкты, ул карагай агачыннан
салынган җыйнак кына йортта яши икән, каршысында бакчасы да бар. Ишек
шакылдаткан тавышка өйдән буй җиткән егет чыкты, каршында олы яшьтәге
татар ирен күргәч, аны шунда ук эчкә үтәргә чакырды. Мөхәммәтҗан карт егет
артыннан эчкә үтте, алар китаплар белән тулы якты бер бүлмәгә килеп керделәр,
аның түрендә, Коръән укып, Габдрәшит хаҗи үзе утыра иде. Ул да бераз олыгаеп
киткән кебек, йөзе дә арыган-алҗыганга охшаган, соңгы вакытта тормыш аны да
нык басты шул... Баштанаяк актан киенгән, мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бу кеше
Хозыр-Ильясның үзенә охшаган, аннан нур һәм көч-кодрәт бөркелеп тора иде...
Кул биреп, кочаклашып күрештеләр, утырып, дога кылдылар. Кайбер
фикер каршылыклары булса да, Габдрәшит хаҗи кунагына нык куанды, якын
туганы кебек, түр башына утыртты. Капка төбендә аты калганлыгын белеп,
улына аны ишегалдына кертеп куярга, алдына ашарга салырга кушты, егет
ашыгып чыгып китте. Ул арада икенче бүлмәдән ирләрнең үзләренә дә ашарга
чыгардылар, әнисе белән үсмер кыз алар янына тәмле-төмлесен ташып кына
тордылар. Өстәлгә кайнар ашы да, салкынча ите дә, җиләк-җимеше дә, сөтле
чәе дә чыкты, ирләр ашаган арада сүз дә башлап җибәрделәр.
– Син, Габдрәшит хаҗи, мине кичер инде, теге вакытта Яланкүл мәчетендә
сүзеңә каршы төштем... Менә хәзер дә шул мәсьәлә буенча килдем әле...
– Әллә үзең дә китәргә җыенасыңмы, Мөхәммәтҗан мелла? – диде
Габдрәшит хаҗи, гаҗәпләнеп һәм серле елмаеп.
– Юк, хәзрәт, мин андый олы юлга чыга алмыйм, – диде Мөхәммәтҗан карт, кырт
кистереп. – Син, бәлки, беләсеңдер, Тайрам үлгәч, балаларны ятим итеп булмый,
30
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
дип, мин туганнан-туганыма өйләндем... Бер-бер артлы тагы балалар туды... Әмма
алар барысы да телсез-чукрак булып тудылар... Әниләре үзе дә шундыйрак... Менә
шул ничә гарип-горабаны төяп, мин ничек билгесез юлга чыгып китим? Монда мин
һәр үләнне, һәр киекне беләм, гаиләмне ач итмәм, анда нишләрмен? Син миннән
яшьрәк, әмма мин алтмышка җитеп киләм бит инде, ак сакаллы бабай!
– Йә, куй, Мөхәммәтҗан әкә, син әле егетләргә биргесез! – дип, хуҗа аны
бүлдерде. – Сине урмандагы аюга каршы коры кул белән барган, аның белән
бил алышкан, сыртына салып, авылга алып кайткан, дип сөйлиләр бит...
– Анысы аның яшь чакта булды бит инде, – дип кул селтәде Мөхәммәтҗан карт,
әмма үзенең күңеле булды, күзләре янып, хәрәкәтләре җиңеләеп китте. – Аюларны
күп ектык без, хәзрәт, бүреләрне күп суктык... Ә хәзер тормыш басты, Тайрамның
вакытсыз китүе, балаларымның зәгыйфь булып тууы да күңелне төшерде... Мин
әле кайчан гына җир җимертеп, ун авылны бер итеп йөри торган кеше идем бит!
Ярар, анысын куеп торыйк, сиңа килүемнең сәбәбе бик җитди, Габдрәшит хаҗи,
шул теге вакытта кузгаткан сүз инде... Телсез-чукрак кызым Хөснибикә өчен бик
борчылам, җитмәсә авырлы, бик зәгыйфь, йомшак бала, мондый юлны күтәрә
алмас ул... Ире беркемне тыңламый, үзе дә китә, хатынын да өстери... Бәлки,
син әйтсәң, калып торырлар иде, баласын табып, бераз тернәкләнгәч, үзләре
хәл итәрләр иде тагын... Бу һиҗрәткә җыенучылар арасында карт-корылар, яшь
балалар күп, аларны бер белмәгән-күрмәгән җиргә, кышкы юлга ничек чыгарып
җибәрәсең? Әллә китәргә теләгән ирләр үзләре генә китсеннәрме башта, дим?
Шул турыда киңәшергә дип, ат җигеп, махсус килдем синең яныңа...
Габдрәшит хаҗи җавап бирергә ашыкмады. Кече яктан хатынын чакырып,
тагы кайнар чәй китерттерде. Ул арада ат бәйләргә чыгып киткән уллары да
кереп, алар янына килеп утырды.
– Мин үзем дә иртәгә таң белән озын юлга кузгалырга торам, Мөхәммәтҗан
әкә, – дип башлады Габдрәшит хаҗи, сүзне ерактанрак урап. – Гаиләмне
Казанга илтеп куям, аннан, җай чыккач, Истанбулга алдырырмын, инша Аллаһ!
Бәлки, минем хәлләрне ишеткәнсеңдер – үзем дә жандармнардан качып йөрим,
чөнки мәхкәмә төрмәгә ябарга дип карар чыгарды...
Мөхәммәтҗан карт уңайсызланып куйды, менә бит, башта кешенең хәлен
сорамыйча, үзенекен сөйли башлады! Һай шул авыл акылын, әйтерсең лә аның
кайгысы гына кайгы, аның эше генә эш! Ә менә шундый гыйлем иясе төрмәгә хөкем
ителеп, качып йөрергә мәҗбүр икән бит... Хәер, Тара мәчетендәге теге чепи күз нидер
сөйләп маташкан иде бит, качып йөри, дигән иде... Димәк, белеп сөйләгән икән...
– Син тагы кичер инде мине, хәзрәт, – дип, ул икенче тапкыр гафу үтенде.
– Хәлеңне сорамыйча, үземнекен сөйли башладым, синеке минекеннән дә
авыррак булып чыкты...
– Без барыбыз да бер хәлдә, Мөхәммәтҗан әкә, – дип дәвам итте Габдрәшит
хаҗи. – Без үз илебездә качак хәлендә, теләсә кайчан тотып, зинданга ябарга
мөмкиннәр... Ул гасырлар буе шулай булды, алга таба әле тагы да куркыныч
булачак, эшләр шуңа таба бара. Мин теге вакытта мәчеттә әйтеп бетермәдем, чөнки
анда да озын колаклар булырга мөмкин, бу илдә әле канлы инкыйлаблар көтелә...
Бишенче елгы халык күтәрелешеннән алар бик курыкты, хәзер рәттән – урысын-
татарын, украинын-ләхен, җәбрәен-мөселманын төрмәләргә утырта башладылар.
Авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый, син хөкүмәткә, патша галиҗәнапләренә каршы
икән, дип, килеп алып китәләр һәм ябып та куялар. Газеталар ябылды, думалар
куып таратылды, инде чират мәчет-мәдрәсәләргә дә җитеп килә...
– Анысына ук бармаслар инде, хәзрәт, мәчет-мәдрәсәләрнең тыны да
чыкмый бит, ак патшага дога кылып утыралар, – дип, тагы бераз каршы төште
Мөхәммәтҗан карт.
31
ҺИҖРӘТ
– Синеке дә дөрес, ак патшага дога кылган урыннар да күп, – дип, моңсу гына
елмаеп куйды Габдрәшит хаҗи. – Бәлки, башта аларына тимәсләр дә, әмма чират
барысына да җитәчәк – тарих шуны күрсәтә... Татарда хәзер шуларны күрүчеләр,
чын тарихны язучылар, халыкка аңлатучылар күренә башлады. Цензорлар гына
бу дөреслекне сызып бетерә алмыйлар, татарның күзләре ачылып килә – менә
нәрсәдән курка ул карагруһлар! Менә нәрсә өчен милли матбагабызны, дини
уку йортларыбызны юк итәргә телиләр һәм шул кара эшкә тотындылар да инде!
Сөйләшү шактый озакка сузылды, сүзгә уллары да катнашып китте, ул
Мөнир-Әхмәт исемле икән, үсмер кызлары Фәүзия атлы булып чыкты. Менә
алар да туып-үскән урыннарыннан кубарылып чыгып китәргә җыеналар икән,
иртәгә иртүк юлга кузгаласылар ди. Шул исенә төшкәч, Мөхәммәтҗан карт
тагы үз мәсьәләсенә күчте, аннан кузгалырга уйлады.
– Безгә нишләргә соң, хәзрәт? – диде ул, читкә-чатка кереп тормыйча. –
Халык икегә бүленде бит, бөтен авыл купты, әле мондый хәлнең булганы юк
иде, кыямәт диярсең...
– Китәргә ниятләгән кешеләрне туктату дөрес булмас, Мөхәммәтҗан әкә, –
диде Габдрәшит хаҗи. – Һиҗрәт бит ул, иманны, динне саклап калу өчен, Аллаһ
ризалыгы өчен дингә ирек булган урынга күчеп китү... Госманлы дәүләте,
килегез, дип тора, еллар буе артыннан йөреп, тиешле документлар алынды,
юлга чыгуның көне-сәгате билгеләнде – ураза гаетеннән соң, дип торалар...
Дөрес, юл мәшәкате җиңел булмас, кышка каршы бит. Патша хөкүмәте махсус
шулай сузды, кирәкле кәгазьләрне кышка таба юлга чыга торган итеп бирде.
Мөгаен, шуннан куркып, туктап калырлар, дип уйлаганнардыр. Инде тагы
да сузсак, юллар бөтенләй ябылырга мөмкин, чөнки дөньяда зур сугышлар,
фаҗигаләр көтелә, китсәк, хәзер китеп калабыз, аннан капкалар ябылачак.
Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картка да куркыныч булып китте, чөнки
Габдрәшит хаҗиның буш сүз сөйләмәгәнен ул яхшы белә иде. Бөтен дөньяны
әйләнеп чыккан, ничәмә-ничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булган, Төркиядә
һәм Япониядә патшалар белән кара-каршы утырып сөйләшкән, монда да
ничәмә-ничә газет-журналлар чыгарган, сәяси фиркаләр төзеп йөргән, мөфти-
казый дәрәҗәсенә кадәр ирешкән, төрмәләрен дә күргән Габдрәшит хаҗи
бит ул! Ул белми сөйләмәс, начар киңәш бирмәс. Әмма, әмма Мөхәммәтҗан
картның да үз кайгысы кайгы бит, ничек шул зәгыйфь баласын йөрәгеннән
өзеп чит-ят җирләргә чыгарып җибәрсен ул?!
Аның борчулы уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи үзе яңадан бу
сөйләшүгә әйләнеп кайтты.
– Кызың өчен дә бик борчылма, Мөхәммәтҗан әкә, – диде ул. – Бәлки, менә
шушы телсез-чукрак кызыңнан туган нәсел синең бердәнбер догачыларың булыр
әле, Аллаһ белүче! Монда калганнарда дин кайгысы булмаячак, баш кайгысы
булачак, бәндәләр исән калу турында гына уйлаячаклар, әмма күпләр харап булыр...
Сугышлар, ачлык, төрмәләр, бер гаепсез кешеләрне, бигрәк тә, дин тотучыларны
үтерүләр – аларның иге-чиге булмаячак, Мөхәммәтҗан әкә... Бу илдә гасырлар буе
күргән газапларыбыз әлеге фаҗигаләр алдында кечкенә булып калачак...
Габдрәшит хаҗи кыйбла якка ачып куелган тәрәзәгә карап сөйли дә сөйли,
әйтерсең лә анда күк мөнбәренә куелган китапны укый, бәндәләрне шул хакта
кисәтә... Зур укымышлы, мәһабәт гәүдәле, сакалы агарып килә торган бу ил
картының сүзләренә ышанмау мөмкин түгел... Мөхәммәтҗан картның да
күңелендә бер генә уй бөтерелә башлады – киткәннәр котыла, калганнар тотыла
икән... Язмыш аларны, бугазларыннан эләктереп алып, кара гүргә салмакчы
була икән... Ярый да әле анда иман кәлимәсе белән, мөселман булган хәлеңдә
күчсәң, андый болганчык заманда барысы да онытыла бит!
32
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
– Аллага тапшырдык инде, хәзрәт, ни булса да ил белән күрербез... Киңәш-
кисәтүләрең өчен зур рәхмәт, ни булса да, Аллаһ язган булыр! Әйткәнемчә,
мин үзем китмим, нишлисен һәркем үзе хәл итәр. Бер генә үтенечем бар –
кызымны... Хөснибикәмне ярдәмеңнән, догаңнан ташлама...
– Хөснибикәңне синең догаларың саклар, Мөхәммәтҗан әкә! Дөньяда иң
зур дога – атаның баласына догасы. Бик кайгырма, ут йотма, баштарак авыр
булса да, янында синең кыз һәм ир туганнарың да булачак бит, ярты авыл анда
булачак! Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк, безнең бабаларыбыз дин-
ислам хакына җылы якларны Себергә алыштырганнар, ә монда – киресенчә
– боз салкыныннан кояш нурына таба китә бит кешеләр! Ислам нурына таба!
Моннан да зур бәхет була аламы?!
Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картның да күңеле тынычланып китте,
ул күңеленнән генә Хөснибикәсенә фатихасын бирде. Инде кузгалырга дип
торганда, Яланкүлдән Юанбаш Мөхәммәди һәм тагы берничә ир-ат килеп
керде. Мөхәммәтҗан картның мондалыгын алар ишегалдындагы юртак
атыннан ук белгәннәр иде, шуңа күрә аптырамадылар. Ә менә аның тыныч кына
чәй эчеп утыруын күреп гаҗәпкә калдылар, Мөхәммәтҗан карт Яланкүлдәге
кебек нәгърә ормый, шауламый, язмышы белән килешкән кебек күренә...
Габдрәшит хаҗи янында башка төрле була да алмыйсың, ул – теләсә кемне
ышандыра, үз артыннан алып китә торган шәхес, һиҗрәткә төп каршы кеше
Мөхәммәтҗан карт та, әнә, икенче кешегә әйләнгән...
Тагы кул биреп күрешүләр, кочаклашулар, хәл белешүләр китте, тагы
өстәлгә сый-хөрмәт чыкты, вакыт сузылды да сузылды. Юанбаш Мөхәммәдиләр
Габдрәшит хаҗиның иртәгә китәсен белгәннәр дә тагы шул һиҗрәт турында
киңәшергә, документларны күрсәтергә дип килгәннәр. Юлга кузгалуны ноябрь
уртасы, декабрь башы дип тәгаенләделәр, ул вакытта ураза да беткән булачак,
юлларга кар да төшәр, әле аның Умба-Омскиена чаклы да ике йөз чакрымнан
артык ара бит. Умбада кайда тукталырга, нинди поездга алдан заказ бирергә
– барысы турында да киңәштеләр, җаваплы кешеләрне билгеләделәр. Ә
Истанбулда аларны Габдрәшит хаҗи үзе каршы алачак, анда инде барысы да
сөйләшеп куелган, мөһаҗирләрнең килгәннәрен генә көтәләр ди...
Шушы сөйләшүләрдән соң, ирләрнең күңелләре күтәрелеп китте,
Мөхәммәтҗан карттан кала, барысы да госманлы мәмләкәте белән хозурлана
башлады, аның турында күбрәк беләселәре килеп, Габдрәшит хаҗидан
Төркиядәге хәзерге вазгыять турында сораштырдылар, ул бик теләп җавап бирде.
– Госманлы иле дә кайный, җәмәгать... Анда да алда зур үзгәрешләр көтелә,
чөнки яшьләр искечә яшәргә теләмиләр, хөкүмәт алдына көн дә яңа таләпләр
куялар... Истанбулда бихисап газета-журналлар чыга, кем нәрсә теләсә – шуны
яза, кем нәрсә теләсә – шуны сөйли... Хакимият кайда да үз-үзен яклый – анда
да күп кенә яшь сәясәтчеләрне төрмәләргә утырттылар, илдән кудылар...
– Соң, анда да шул хәл булгач, нигә туган илне госманлыга алыштырырга
соң? – дип сораганын сизми дә калды Мөхәммәтҗан карт.
Башкалар да куркып, сагаеп калдылар, алар шул төрмәләрдән качып, бу
илдән китәләр бит инде, баксаң, анда да шул ук хәл икән!
– Әйе, анда да шул ук хәл, – диде Габдрәшит хаҗи, аларның уйларын
сизгәндәй. – Әмма анда дингә тимиләр, мәчет-мәдрәсәләрне япмыйлар,
муллаларны төрмәгә утыртмыйлар, синнән урыс-кяфер ясарга тырышмыйлар...
Хәзергә шулай, алдагысын бер Аллаһ белә...
Җыелган халык җиңел сулап куйды, иң мөһиме – дингә тимиләр икән! Алар
шул дин-ислам хакына гына шушы озын юлга – мәңгелек юлга кузгала бит...
Шушы туып-үскән якларыннан, Себернең карлы-буранлы кышларыннан, мең
33
ҺИҖРӘТ
төрле сайрар кошларыннан, якын туганнардан, ата-бабаларның каберләреннән
аерыла бит! Аларның бу моңсу уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи тагы
дәвам итте:
– Төрекләр уку-укытуга бик зур игътибар бирә башладылар, гарәпкә генә
ябышып ятмыйлар, чит телләр өйрәнәләр, французча белү бик модада, – диде
ул. – Балаларыгызны теләсә кайсы уку йортларында укыту мөмкин булачак,
аларга зур дөньяга юллар ачылачак, инша Аллаһ! Төрек халкы бик тырыш,
җиргә ябышып ята, анда бар нәрсә үсә – карбызы да, әфлисуны-йөземе дә,
җәннәт ризыклары булган инҗире, зәйтүне дә...
– Арпа-бодай бармы соң, анда да бәрәңге утырталармы? – дип сорап куйды
бер авыл агае.
– Иген дә чәчәләр, яшелчә-җимешен, бәрәңгесен дә утырталар... Дөрес, анда
һәр тарафта үз ризыгы, Шам тарафында, ягъни эссе якларда, Анадалада инҗир-
йөзем, армут-анар кебек затлы җимешләр тиз өлгерсә, рум тарафында, Конья
тирәләрендә салкынча була, анда иген игәләр, яшелчә үстерәләр.
– Безгә соңгысы яхшырак икән, – дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди.
– Безгә, Себер халкына, салкынчарак җир кирәк, хәзрәт... Безнең халык андый
эссегә күнекмәгән, авыр булыр... Хөкүмәт белән сөйләшкәндә, шул рум тарафы
дигән урынны тәгаенләсәң иде...
– Үзем дә шулайрак уйлап торам, – диде Габдрәшит хаҗи. – Бик борынгы, бик
тарихи урыннар ул Конья тирәләре, төрекләрнең изгеләштерә торган җирләре...
Аларның беренче дәүләтләре, башкалалары да шунда булган... Анда бөек акыл
иясе Мәүлана хәзрәтләре җирләнгән, мәчете-мәдрәсәсенә хәтле саклана. Дөрес,
Коньяның үзендә зур сулар юк, әмма бераз арырак китсәң, суы да, яшеллеге
дә бар. Казан татарлары исә Искешәһәр тирәсенә урнашканнар, баргач, үзегез
барысын да карап, йөреп чыгарсыз, бер урында тукталырбыз, инша Аллаһ!
Икенде вакыты кереп килә иде, барысы да рәхмәт әйтеп, урыннарыннан
кузгалды, намазны янәшәдәге мәчеткә кереп укырга булдылар. Намаздан соң
Габдрәшит хаҗи үзендә калырга тәкъдим итсә дә, аларның иртәгә иртүк ерак
юлга чыгасыларын уйлап, Мөхәммәтҗан карт та, Юанбаш Мөхәммәди һәм аның
белән килүчеләр дә рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Ул кичне юлга кузгалмадылар,
мәчет янәшәсендәге мәдрәсәгә кереп кундылар. Габдрәшит хаҗи әле анда кереп
тә алар белән шактый сөйләшеп утырды, ахшам, ястү намазларын да бергәләп
укыдылар. Шулчак Мөхәммәтҗан карт үзен мәчеттә каршылаган Аубаткан
кешесенең гел Габдрәшит хаҗи артыннан тагылып, күзәтеп йөрүен шәйләде,
бу хакта хәзрәтнең үзенә дә әйтте. Габдрәшит хаҗи үзе дә моңа игътибар иткән
булган икән, шуңа күрә өйдәге кебек артыгын сөйләмәде, аларга да саграк
булырга кушты. Шуны гына көткәндәй, Юанбаш Мөхәммәди ук кебек атылып
чепи күз янына барды, авыл турылыгы белән, ярып та салды:
– Син нәрсә, чепи Исмай, һаман безгә тагылып йөрисең? – диде ул, аны зур
гәүдәсе белән бер читкә кысрыклап. – Синең турыда төрле сүзләр йөри бит,
тәти егет! Теге йорттагы абзыйлар тирәсендә дә күргәлиләр ди сине...
Исмай ябык гәүдәсе белән аның көрәктәй куллары астыннан чыгып
ычкынмакчы булды, үзе нидер мыгырданды, ризасызлык күрсәтте.
– Кара аны, егет, – диде Юанбаш Мөхәммәди, бала башыдай йодрыкларын
аның борын төбендә уйнатып. – Кара аны, Габдрәшит хаҗиның башыннан бер генә
бөртек чәче төшсә дә, үз башың белән җавап бирәсең! Ишеттеңме, аңладыңмы?
Аубаткан Исмай аның кулыннан ычкынып китте, һәм шул чагында аяк
астына чыңгылдап нидер килеп төште. Барысы да лампа яктысында шуңа
текәлделәр, Исмайның аяк астында җиз тәре ялкылдап ята иде...
– Менә эш нәрсәдә икән... – дип куйды Юанбаш Мөхәммәди. Аннан,
2. «К. У.» №7
34
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
җирәнгәндәй, тәрене аягы белән тибеп җибәрде. – Бар, исән чакта ычкын
моннан, югыйсә, болдыр баскычына асып куям үзеңне, хәшәрәт...
Исмай мүкәләп тәресен эзләп тапты, аны тиз генә куенына яшерде һәм,
артына да борылып карамыйча, ашыга-ашыга чыгып китте.
Бу хәлдән барысы да аңга килә алмый тордылар, беренче булып сүзне
Мөхәммәтҗан карт башлады.
– Харап булган егет, динен саткан, кяфер булган, – диде ул, авыр сулап.
– Яшьтән шушы Тарада, урыс арасында бөтерелде ул, – дип дәвам итте
Юанбаш Мөхәммәди. – Югыйсә, атасы Габдрахман абзый да начар кеше
түгел иде бит... Гомер буе үз хезмәте белән көн күрде. Ә менә улын кулдан
ычкындырган, Исмәгыйльдән Иванга әйләнгән егет, адәм хурлыгы...
Моңа кадәр бу хәлләрне авыр сулап, дәшми генә күзәткән Габдрәшит хаҗи
да сүзгә кушылды:
– Бер татар баласының үз иреге белән муенына тәре тагуында барыбызның
да гаеп бар, җәмәгать, – диде ул. – Димәк ки, милләт белән, халык белән
эшләп бетермәгәнбез... Хәзер бит теге заманнар түгел, муенга тәрене көчләп
асмыйлар. Димәк ки, егетне ышандыра алганнар, үз диннәренә аударганнар...
Бәлки, ниндидер куркытулар, янаулар да булгандыр, бәлки, закон каршында
ниндидер гаебе бардыр, шуннан котылу өчен бу юлга баргандыр... Аллаһу
әгълам, Аллаһ белүче. Алда әле мондый хәлләр күп булачак... Менә шуңа күрә,
иманны саклап калу өчен, һиҗрәткә кузгала инде халык.
Икенче көнне мәчеттә иртәнге намазны укыгач, һәркем үз юлына кузгалды
– Габдрәшит хаҗиның гаиләсе – Казан ягына, Яланкүлләр – авыл тарафына...
Аубаткан кешесе аларны чат башыннан борылганчы карап калды, аннары
ашыга-ашыга полиция идарәсенә, жандармериягә юнәлде, аның үз эше иде...
Тиздән авылда, тагы берничә елдан шушы Тарада, мәхкәмәдә бу бәндә белән
кабат очрашасыларын Габдрәшит хаҗи да, Мөхәммәтҗан карт та уйларына
да кертә алмыйлар иде...
Туганнар белән соңгы табын
...Ул елның уразасы көз аена туры килде, әллә туган якларда соңгы ураза
булганга, әллә көннәр шулай сагыштай сары торганга, халык аны үзенә бер
бирелгәнлек белән тотты. Авыл халкының бер өлеше биш вакыт намаз укымыйча,
җомга намазларына гына йөрсә дә, уразаны монда беркем дә калдырмый, кемдер
Алладан куркып, кемдер кеше сүзеннән оялып тота... Яланкүлдә дә шулай –
рамазан аенда бөтен авыл белән бергә сәхәргә торалар, бөтен авыл белән бергә
кичен авыз ачалар... Ул авыз ачтырулар быел бигрәк тә үзәк өзгеч булды – әллә
бәйрәм, әллә бәхилләшү, хушлашу – соңгы тапкыр бергә булган мәҗлесләр кебек
иде алар. Туган-тумачалар, бер оч-урам халкы шулай бер-берләренә йөрештеләр,
бүләкләр бирештеләр, бер-берләренә иң җылы, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга
тырыштылар. Һиҗрәткә каршы эшләүчеләр дә бу айда тынып торды, чөнки инде
буласы булган, китүчеләрнең документлары кулларында, мал-мөлкәт сатылган,
барысы да гаеттән соң олы юлга кузгалуны көтәләр...
Мөхәммәтҗан карт та бу айда гел кызы Хөснибикә белән бергә булырга
тырышты – йә ифтарга, дигән булып, үзенә чакырды, йә бүләк-санакларын
күтәреп, кияве өенә барып җитте. Кияве Салих элек бабасының тормышларына
артык кысылып йөрүен, кызын калырга үгетләвен өнәп бетермәсә дә, ураза
вакытында аларга сүз әйтмәде, ул да ата белән кызның соңгы күрешүләре
икәнен яхшы аңлый иде. Ә Хөснибикә әле үзе балалар кебек, иренең бераз
ирек бирүен сизүгә, чакырмыйча да атасы йортына чыгып йөгерә, аның белән
35
ҺИҖРӘТ
җитәкләшеп, Ырыслы күл буена чыгып китә, яшь колынчык кебек, сары
яфраклар өстенә ятып ауный, әйтерсең лә туган якның бөтен исен-тәмен
тәненә-җанына сеңдереп калырга тырыша...
Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа
баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы
сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы
чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын,
бар мәхәббәтен аңа бирде. Хөснибикә үзе дә яраттыра торган бала иде шул! Ул
түгелергә торган яшькелт зур күзләр, дисеңме, ул мәрмәр кебек ак йөз, ап-ак тән,
ул карлыгач канатыдай елкылдап торган озын кара чәчләр... Хәер, аның анасы
Таһирә дә нәкъ шундый иде бит – авылда гына түгел, бөтен Себерендә иң гүзәл
бичә! Дөрес, ул бохаралы түгел, җирле себер татарларыннан, аларның да әле иң
борынгы кабиләләреннән – саргатлардан. Себер гомер-бакый алар кулында булган,
бик гаярь-гайрәтле, сугышчан, югары мәдәнияткә ия халык булган алар. Нигездә,
Ишимнең Иртышка коя торган тамагында яшәгән бу саргат татарларын беркайчан
да көч белән җиңә алмаганнар, ә хәйлә һәм мәкер белән тозакка керткәннәр.
Керәшен кыры – шул бөек кабиләнең юкка чыгуына бер фаҗигаи мисал бит инде...
Менә шул саргат кызы Таһирәне Ишим-Тамак якларыннан кодалап алып
кайткан иде Мөхәммәтҗан. Тара-Тубыл юлы өстендәге бу борынгы кала
аша үтеп барганда, мулла өендә күргән иде ул аны. Янәшәдәге Олы Бүрән
авылыннан, ятим бала, диделәр. Инде олыгаеп барган, «карт егет» хисабында
йөргән Мөхәммәтҗан күрде дә бу кыз баланы, тынсыз-хушсыз калды – ул
аның гомер буе эзләгәне һәм көткәне иде... Әйтеп-сөйләп бетергесез тышкы
матурлыгы өстенә, аның көмеш нур сибеп торган йөзе, нәни генә ап-ак
куллары, фәрештәдәй тыйнаклыгы Мөхәммәтҗанны бер күрүдә гашыйк итте.
Ул, тәвәккәлләп, кызны хатынлыкка сорады. Мулла хәзрәтләре аның туган
тиешлесе икән, ул, әлбәттә, Яланкул имамының теләгенә каршы килмәде,
никахлар укып, кызны биреп тә җибәрделәр. Яхшы җиргә, мөселман-татарлар
арасына, мулла йортына килен булып төшә, дип куанып та калдылар әле...
Мөхәммәтҗан калымны мулдан бирде, ул бу урман гүзәле өчен бар байлыгын
бирергә әзер иде. Ә Таһирәсенең, ятимәкәйнең, әллә ни бирнәсе дә юк иде –
бер төенчек чүпрәк-чапрак инде шунда. Аның каравы беләгендәге борынгы
көмеш беләзеге дөнья бәясенә торырлык затлы һәм сирәк хәзинә иде!
Фирүзә ташлар белән бизәлгән ул көмеш беләзек Таһирәгә мәрхүм
әнисеннән калган булган, ә аның нәселе Саргат солтанга барып чыга. Ул исә
теге шомлы елларда ук башкисәр Ермакка каршы сугышта шәһит киткән,
каласы туздырылган һәм яндырылган, гаиләсе исә кара урманнарга качып кына
исән калган. Ире үлгәч, хатыны Тукбикә халыкны басып алучыларга каршы
яуга күтәргән, әмма урыс ядрәсе аны Иртыш елгасы буйларында куып тоткан,
су эчендә юк иткән... Тукбикә турында себер татарларында бик борынгы җыр-
бәетләр дә саклана, үзе дә шушы нәселдән булган Таһирәсе дә аны белә иде.
Алыста ла йирдән башын алган
Иртыш суы шаулап агатыр.
Шаулап та гына аккан суныңтайын
Күземдән канлы йәш таматыр.
Агач үсте Себер йиренә,
Урыс килде татар иленә.
Күрәлмадым синең буйларыңда,
Колач ташлап, Тукбикәм йөзгәнен.
Аккош канатыдай ак җанына
Явыз урыс мылтыгын төзәгәнен.
Урман басты Себер йирләрен,
Кяфер алды татар йирләрен...
Әйе, Себердә бу бәетне һаман да әйтәләр, ә менә Хөснибикәсе әнисе кебек
аны моңлы итеп башкара алмый шул инде, тәкъдир аны тавышсыз иткән. Ә менә
Таһирәсе кулындагы көмеш беләзекне Саргат солтанбикәсеннән калган мирас,
2.*
36
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
дип сөйлиләр иде, ул аны үлгәндә дә салмады... Хәзер ул беләзек Хөснибикә
кызында, ичмаса, ерак илләрдә анасының төсе итеп кияр, колынкай...
Мөхәммәтҗан карт, сагышлы уйларына бирелеп, өйгә кызы Хөснибикә
кергәнен сизми дә калды. Ул аңа сокланып та, кызганып та озак карап торды –
нәкъ әнисе инде бу бала, нәкъ аның Яланкүлгә килен булып төшкән вакытындагы
кебек. Күлдәй яшькелт күзләрен камыштай озын керфекләре чорнап алган, ак
мәрмәр йөзендә ниндидер илаһи нур балкый, елмайганда исә күк капуслары
ачылган кебек була... Телсез-чукрак булса да, авылда аңа кызыгып караучы
егетләр шактый иде, кияүне исә кыз түгел, аның атасы Мөхәммәтҗан үзе
сайлады, Хөснибикәнең кемгә кияүгә чыгасын ул хәл итте. Һәм менә шул Салих
хәзер аның фәрештәдәй баласын җир читенә алып китеп бара...
Мөхәммәтҗан картны тагы авыр уйлар басты, тагы шул һиҗрәт, кызыннан,
туганнарыннан аерылу хәсрәте җанын изде. Хөснибикә дә аның уйларын
сизгәндәй, карт атасының күкрәгенә башын куйды, күзеннән энҗе яшьләре
тәгәрәп төште... Ул күңеле белән атасының борчылганын күптән сизенә, ире белән
шул хакта ачуланышканнарын да хәтерли, сүзләрен ишетмәгәч, бу борчылуның
сәбәпләрен белми... Әмма ул күрә, сизә – аның тормышында нидер үзгәрергә тора,
бу үзгәреш аңа гына түгел, күп кешеләргә кагыла, чөнки ярты авыл урыныннан
купкан, һаман нидер җыялар, саталар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Ире Салих та мал-
туарны сатып, төенчекләрне төйнәп куйды, Хөснибикәнең сорау белән мөлдерәп
тулган карашына кулын селтәп кенә җавап бирә. Әтисе аңлатырга тырыша, алар
кечкенәдән кул хәрәкәтләре белән сөйләшергә өйрәнделәр, әмма ул да аңлатып
бетерә алмый, ниндидер ерак юлны күрсәтә... Тик Хөснибикә ул юлның кая алып
барганын белми, ул урман юлларын күзен йомып та таба, күрше авылларга үзе
генә барып кайта ала, әмма аннан да еракта дөнья барын белми...
Ул арада икенде намазы вакыты җитте, Мөхәммәтҗан карт камәт
төшереп намазга басты. Хөснибикә дә әтисе артына килеп басты, чөнки әле
әнисе исән вакытта ук аны намазга өйрәтеп калдырган иде. Телсез-чукрак
кызының бик сизгер, һәр хәрәкәтне кабатлап баруын күреп, Таһирә аңа гарәп
хәрефләрен язып өйрәтә башлады, иреннәрен бөрә-бөрә, аларның әйтелешен
аңлатырга тырышты. Башта Мөхәммәтҗан моңа каршы булды, телсез-чукрак
кеше, хәрефләрнең әйтелешен ишетмәгәч, аларны үз теле белән кабатлый
алмагач, берни дә килеп чыкмас дип уйлады. Әмма кечкенә кызчык әнисенең
һәр хәрәкәтен, бармак очларының, иреннәренең, йөз сызыкларының һәр
тибрәнешен карап, йотып, сеңдереп барды, аһылдый-уһылдый аның артыннан
кабатлады. Иртәнге һәм төнге намазлардан кала, ул әнисе янына басып,
аның бар хәрәкәтләрен кабатлады, намазлыгына ябышып ятты... Аның ничек
укыганын, нәрсә укыганын бер Аллаһ кына белә, әмма телсез-чукрак баланың,
нәни кулларын күккә күтәреп дога кылуын күргәндә, олылар да елый иде...
Әнисе үлгәч, Хөснибикә намазны атасы артына басып укый башлады, ул эш
белән мавыгып онытылып китсә, кызы аны кулыннан тартып намазлык янына
алып килә иде. Үсә төшкәч, Хөснибикә олылар белән ураза тота башлады, әнә
быел да, авырлы булуына карамастан, уразага кергән. Бүген Мөхәммәтҗан карт
аны һәм һиҗрәткә җыенган кыз туганнарын ифтарга – авыз ачарга чакырды,
бәлки, бу соңгы мәҗлесләре дә булыр, дип, тагы күңеле тулды. Икенде намазы
бетеп, бераз вакыт узуга, өйгә бер төркем хатын-кызлар килеп керде, алар
абыйлары белән шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, ахшамга кадәр бераз
сөйләшеп алырга булдылар.
– И, газиз кыз кардәшләрем, бәлки, бу безнең бергәләп соңгы утыруыбыздыр,
олы юлга кузгалыр алдыннан сезгә әйтер сүзләрем бар, – дип башлады
Мөхәммәтҗан карт.
37
ҺИҖРӘТ
Сеңелләре Мәхсүрә белән Мансура аңа якынрак килеп утырдылар,
Мәхсүрәнең үсмер кызы Зөлбану Хөснибикә белән бераз читтәрәк урнаштылар.
Элегрәк абыйлары һиҗрәт турында ишетергә дә теләмәгәч, бу хакта әле кыз
туганнары белән җитди сөйләшүнең булганы да юк иде. Әмма соңгы вакытта
Мөхәммәтҗан карт та тәкъдирдә язылган белән килеште кебек, һиҗрәткә
каршы сөйләгәне ишетелми башлады. Бер караганда, абыйларын да аңларга
була – гарип кызы, барлык туганнары гаиләләре белән кубарылып, мәңгегә
туган якларны ташлап китәләр бит... Себер татарларында туганлык җепләре бик
көчле, аның язылмаган катгый кануннары да бар. Абыйлары Мөхәммәтҗан –
хәзер аларга ата урынына калган кеше, ягъни, аның сүзе закон булырга тиеш.
Әмма Мәхсүрә белән Мансураның ирләре дә бар бит әле, һәм соңгы сүзне
барыбер алар әйтә. Ә алар, китәбез, диделәр. Ә энеләре Сахибзадә үзе хәл
итте китәсен, беркем белән киңәшеп тормады.
– Сезгә кызым Хөснибикәне әманәт итеп тапшырам, – дип сүзен дәвам итте
Мөхәммәтҗан карт. – Аның хәлен үзегез беләсез – кеше ишеткәнне ишетми,
кирәген аңлатып сөйли алмый... Монда без аның белән аралашырга өйрәнгән идек
инде, анда балакаема бик авыр булачак... Кияү дә аның хәлен аңлап бетми әле,
матурлыгына, тыйнаклыгына карап өйләнде... Анда баргач, карашы үзгәрмәсме,
балам чит җирдә ятим калмасмы – менә шул уйлар өзгәли минем үзәгемне...
– Алай бик бетеренмә, абый, – диде Мәхсүрә, аны юатып. – Ялгызы чыгып
китми бит – янында ире бар, без барыбыз да анда... Әнә Зөлбану да аның белән
бик яхшы аңлаша бит! Алар монда да гел бергә булдылар, анда да аерылмаслар,
Аллаһ теләсә!
Барысы да борылып Хөснибикә белән Зөлбануга карадылар, алар исә,
дөньяларын онытып, үзләре генә белгән хәрәкәтләр телендә мәш килеп
сөйләшеп утыралар иде. Мөхәммәтҗан карт та, беренче тапкыр күргәндәй,
сеңлесенең кызына текәлде – ул коеп куйган Хөснибикә иде! Шундый ук
зифа буй, ак йөз, шундый ук зур яшькелт күзләр... Охшаса да охшар икән
туган туганга! Әле бер-берләрен аңлыйлар да икән бит, кайчан, каян өйрәнеп
өлгергән бу Зөлбану балакай Хөснибикәнең телсезләр телен?
Мөхәммәтҗан карт шулай дип сораганын сизми дә калды. Зөлбануның
озынча ак йөзе алсуланып чыкты, олылар сүзенә кушылырга уңайсызланып,
кыска гына җавап бирде:
– Туганым бит ул минем, әкә, – диде ул. – Без бит бергә үстек, аннан күреп
өйрәндем инде...
Мөхәммәтҗан картка бераз җиңел булып китте. Юк, аның туганнары
Хөснибикәне беркайчан да ташламаслар, Аллаһ теләсә!
– Рәхмәт, кызым, туганлыкны аңлыйсың икән, мәңге шулай булыгыз! Соңгы
сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, бу – минем сезгә васыятем,
әманәтем! Монда без күп идек, һәр авыл саен туган-тумачаны табарга була... Анда
сез аз, чит кавемнәр арасында, аларның холык-фигыльләрен белмисез... Нәрсә
генә булса да, дөньялар кайсы якка үзгәрсә дә, сез үзгәрмәгез – бер-берегезгә
таяныгыз, бер-берегезне сатмагыз, бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз!
– Үзең дә тәвәккәлләмисеңме соң, абый? – дип сорады сеңлесе Мәхсүрә,
аның йомшаруын сизеп. – Син бит безгә атабыз урынында калган кеше, анда
да барыбызны бер канат астында җыеп тотар идең...
Кыз туганының шулай олылап дәшүенә Мөхәммәтҗан картның күңеле булды.
– Рәхмәт, кардәшем, мин хәзер дә сезнең өчен олы абый урынында да, ата
урынында да, – диде ул. – Теләсә кайсы вакытта яныма кайтып сыена аласыз – үзем
үлгәндә дә сезне яшәтер өчен тырышырмын... Мин китмим инде, монда калам...
Үз өемдә, үз нигеземдә, үз илемдә калам... Ни күрсәм дә, шушында күрермен... Өй
38
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
тулы менә бу сабыйларыма монда нәселне дәвам итәргә язган, күрәсең... Җиңгәгез
дә авыру, үзегез күреп торасыз, балаларда да шаукымы бар... Олыгайган көнемдә
итәк тулы бала, шөкер Аллаһка! Безгә монда яшәргә җиңелрәк булачак, Аллаһы
Тәгалә шуларны аякка бастырырлык хәерле гомер бирсен инде.
Әйе, Мөхәммәтҗан картны моннан кузгатырлык көч юк иде инде... Читтә
яши дә алмас иде ул, шушы карлы-бозлы Себерен сагынып саргаер иде... Ул
әйтерсең лә табигатьнең үзеннән үсеп чыккан кебек – карагайдай нык бәдән,
төз буй-сын, аюдай көч, бүредәй үткенлек, тиендәй җитезлек, сандугачтай моң
– барысы да бер кешедә тупланган. Шушыларны үзе белән ала алганда гына,
аны урыныннан кузгатып булыр иде, бөтен Себерне – кышын-язын, җәен-
көзен моннан күчергәндә генә, Мөхәммәтҗан карт китәргә ризалашыр иде...
Ул арада ахшам якынлашты, лампага ут элделәр, өй эче яктырып китте.
Мөхәммәтҗан карт янәшәдәге мәчеткә юнәлде, Хөҗҗәт мулла киткәннән
бирле, биредә намазларны ул укыта иде. Өйдә калган хатын-кызлар исә кече
якта авыз ачарга ризык әзерли башладылар, хәер, җиңгәләренең инде көндездән
үк барысы да әзер иде. Өстәлне зур якка куйдылар, кунаклар өчен генә дип
тоткан бар тәмле-томлы чыкты, барысы да сабыр гына азанны көтә башлады.
Көзге кояш урман артына кереп яшеренгәч, мәчет манарасыннан моңлы азан
тавышы яңгырады, аны бүген Мөхәммәтҗан карт үзе әйтте. Хатын-кызлар
кайсы берничә йотым су, кайсы хөрмә-җимешләр белән авыз ачтылар да, дога
кылып, ахшам намазына бастылар. Хөснибикә белән Зөлбану намазны янәшә
басып укыдылар, Хөснибикәнең туган нигезендә бу соңгы намазы иде... Әллә
шуны сизенепме, тезләнеп сәҗдә кылганда, күз яшьләре намазлык өстенә
тамды, ул бөтен җаны-тәне белән Аллаһтан үзе өчен дә, туасы баласы өчен
дә, карт атасы өчен дә хәерлесен сорады...
Кичке ашка утырырга Мөхәммәтҗан картны көттеләр, ә ул бер төркем ир-ат
белән кайтып керде. Мәчеттәге ахшам намазыннан бирегә ифтар мәҗлесенә
энесе Сахибзадә, сеңелләренең ирләре, кияве Салих та килгән, Мөхәммәтҗан
карт бик кыстагач, Юанбаш Мөхәммәди дә ияреп кайткан иде. Алар шулай
бер төркем килеп кергәч, ирләргә тиз генә аерым өстәл куелды, өстәлгә
тагы яңа ризыклар чыга башлады. Себер татарларының иң яраткан ризыгы
өйрәдән башка мондый мәҗлесләрне күз алдына да китереп булмый, сөякле ит
шулпасына киледә төелгән арпа салып пешерелә ул милли аш. Өйрәгә өстәп,
өстәлгә табак-табак ат ите куела, аннан тирән эчле бәлеш чыга, көзләрен
ул ярма һәм кабактан булса, кышларын инде, эре мал суйгач, ит бәлешләре
пешә... Бүген дә әнә ифтар табыны пәрәмәчләрдән тау кебек өелеп тора. Аның
өстенә катыгы-каймагы, балы-мае, урман җимешләре – мәмрәп торган мүк
җиләкләре – торна күзе, кура-карлыганнары – барысы да көннәр буе Аллаһ
ризалыгы өчен ураза тотканнарга сый-нигъмәт...
Табын янында да сүз һиҗрәт турында барды, чөнки инде ураза бетеп бара,
гаеттән соң олы юлга кузгалырга торалар иде. Бәхетләренә, быел көз дә бик матур,
коры килде, туктаусыз яңгырлары белән интектермәде, югыйсә, яңгыр яуса, монда
авыл араларында аякланып йөри торган түгел. Инде коры, җылы көннәр артта
калып, аяк асларын катыра да башлады, күлләрне боз элпәсе каплады, урманнарны
ак бәс сарды... Әле бу кичтә әнә кар да төшкәли башлаган, бәлки, олы сәфәргә
кузгалганчы, чана юллары да төшәр, ул чакта җиңелрәк булыр иде... Юанбаш
Мөхәммәдинең әйтүенчә, Умбага кадәр атлар белән барачаклар, йөкләр-төенчекләр
белән, алтмыш-җитмеш олау кирәк булачак. Олы юлга чыккач, Яланкүлләргә
күрше-тирә авыллар да кушылачак, алар белән дә сөйләшенгән. Ә Умбыда
аларны Мәтин бай көтеп тора, мең кеше булса да ашатам, үземдә тотам, чөнки
алар Аллаһ мөсафирлары, дигән, рәхмәт яугыры! Һиҗрәтчеләр мең үк булмаса
39
ҺИҖРӘТ
да, аның яртысы булыр, документлар шуның кадәр кешегә әзерләнгән. Аннан
Умбага аларны алырга Барнаулдан махсус поезд киләчәк, ул Одессага кадәр алып
барып җиткерәчәк икән. Аннан соң инде һиҗрәтчеләр диңгездә пароход белән
Истанбулга китәчәкләр икән, анда аларны көтеп торачаклар ди...
Сөйләшкәндә шулай җиңел генә тоелса да, бу сәфәрнең авыр буласын
барысы да аңлый иде. Кыш көне, балалар, карт-карчыклар, авырлы хатыннар
белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә бит алар... Мәңгегә,
бөтенләйгә, дип чыгып китә... Юлда да, анда баргач та, төрле хәлләр булырга
мөмкин, үлем-җитемнәргә дә әзер булып торырга кирәк. Иң мөһиме – бу бөек
кузгалышның, бу мәңгелек китүнең Аллаһ ризалыгы өчен, иманны саклап
калу өчен һиҗрәт икәнен онытмаска, шуның хакына барысына да түзәргә,
сабыр итәргә... Алар шулай дип бер-берсен юатты, бер-берсен дәртләндерде
һәм тынычландырырга тырышты, әмма йөрәкләрендә инде юлга кузгалмас
борын ниндидер моң һәм шом бар иде…
Инде ашка дога кылып, мәчеткә тәравих намазына керер вакыт җитте. Шул
чакта урам якта ниндидер чит тавышлар ишетеп, барысы да сискәнеп китте –
киләсе кеше килгән, инде таралыр вакыт җиткәндә, көзге кара төндә кемнәр
шулай йөрергә мөмкин? Ул арада каты итеп ишек дөбердәттеләр, керергә рөхсәт
тә сорап тормыйча, ниндидер чит-ят кешеләр өйгә бәреп керде. Бишмәтләрендәге
ялтыр төймәләрдән һәм башларындагы текә кәпәчләреннән аларның гади
кешеләр булмыйча, хөкүмәт эшендәгеләр, полиция-жандармериядән килгәннәре
күренеп тора иде. Алар арасында бер генә таныш кеше бар – Аубаткан Исмай.
Көтелмәгән кунакларны күргәч, ризыкка дип сузылган куллар кире төште,
һиҗрәт дип ачылган телләр тешләнде, барысы да, шомланып, бу хәлләрнең
ахырын көтте. Йорт хуҗасы буларак, Мөхәммәтҗан карт алгарак чыкты һәм,
татар гадәте буенча, өенә бәреп керүчеләрне табынга чакырды, әмма аның
сүзләрен Аубаткан Исмаеннан башка беркем аңламады.
– Ашау кайгысы түгел монда, әкә, – дип, барысы өчен дә җавап бирде
ул. – Үзегез күреп торасыз, болар – Тарадан килгән хөкүмәт кешеләре,
полицайлар… Аларның тикмәгә йөрмәгәннәрен дә яхшы беләсез… Безнең
кулыбызда Мөхәммәди Шиховны кулга алырга, дигән боерык бар. Аны алырга
дип килдек, ә ул монда булып чыкты. Хәзер өенә барып, үзе алдында тентү
уздырабыз һәм аны Тарага алып китәбез…
Аубаткан Исмайның бу сүзләре барысын да телсез калдырды. Нинди Тара,
нинди кулга алу, нинди тентү? Юанбаш Мөхәммәдинең ни гаебе бар? Һиҗрәтне
өзү өчен эшләнгән этлек түгелме икән бу? Ник дисәң, бөтен документлар анда
бит, бөтен эшне ул оештыра, башкалар ияреп йөрүчеләр генә… Күбесенең
башыннан шундый уйлар сызылып үтте, Мөхәммәтҗан карт түзмәде, бу
сорауны Аубаткан Исмайның үзенә дә бирде.
– Шулай итеп, һиҗрәт сәфәрен өзәргә булдыңмы, энем? – диде ул, Исмайның
каршысына ук килеп. – Барып чыкмас, Аллаһтан язылган икән, китәр алар,
син генә туктатып кала алмассың…
– Соң, Мөхәммәтҗан әкә, син үзең дә каршы идең бит ул нәрсәгә?! Теге
вакытта мәчеттә, бетәбез, бетәбез шул һиҗрәт белән, дигән идең! Нәрсә, сине
дә сатып алдылармы бу корткычлар?
– Син, Исмайдан урыс Иванга әйләнгән мөртәт, сүзләреңне чамалап сөйлә!
– дип, Юанбаш Мөхәммәди аның өстенә очып кунды. Аларның арасына,
кылычларын чыңгылдатып, полицай урыслар килеп керде. Ул арада Юанбаш
Мөхәммәдинең бүрәнәдәй беләкләренә богау да салып куйдылар. Бу хәлдән
барысы да шашып калды. Тарадан килгән полицайлар башлыгы Юанбаш
Мөхәммәдинең борынына кәгазь кисәге төртте.
40
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
– Сез патша галиҗәнапләренә каршы коткы таратуда, империянең нигезен
җимерергә тырышуда гаепләнәсез, – диде ул, русчалатып.
Аубаткан Исмай аны татарчага тәрҗемә итәргә тотынды.
– Татарга тылмач кирәкми, дәшмә, надан! – дип кычкырды аңа Юанбаш
Мөхәммәди. – Мин – Пётрларда патша хөкүмәте белән сөйләшүләр алып
барган кеше! Үземне-үзем якларлык көчем дә, гыйлемем дә бар!
Аннан ул урыс полицаена борылды да, урысчалатып:
– Мин кайда патшага каршы сөйләп йөргән инде, анысын да белик! – диде.
Сүзгә тагы Аубаткан Исмай килеп кушылды.
– Оныттыңмыни, теге вакытта, Тарада мәчеттә сөйләгәнеңне? Безгә монда
ирек юк, солтан җиренә китәргә кирәк, дидең! Татарларны бөтен җирдә
кысалар, урыслар басып алганнан бирле көчләп чукындыралар, алар безне
урыс ясамыйча тукталмаячаклар, дидең!
– Нәрсә, дөрес түгелмени? – дип, сүзгә Мөхәммәтҗан карт та кушылды. –
Менә мин дә нәкъ шулай дип әйтәм, алайса, мине дә кулга алыгыз! Син, энем,
Мөхәммәдидән үч аласың, теге вакытта муеныңдагы тәреңне тартып өзгән
өчен! Анда барып әләкләгәнсең. Хәзер һиҗрәтне өзәргә тырышасың – барып
чыкмас, мөртәт керәшен!
– Син, әкә, кайчаннан бирле һиҗрәт яклы соң әле? Авылда моңа иң каршы
кеше син идең бит, оныттыңмыни?! Әллә үзең дә шулар арбасына утырып
чыгып китәргә җыенасыңмы?
– Әйе, мин каршы идем, дөрес әйтәсең. Менә шушы гарип балам хакына,
аларны илдән җибәрәсем килмәде… Ә хәзер – барыгыз, бу Алланың каһәре
суккан илдән башыгызны алып качыгыз, дим! Чөнки монда калсаң, теләсә
кайсы вакытта менә шушы хәл булачак – рөхсәтсез өеңә килеп керәчәкләр,
кулыңа богау салачаклар, зинданга ыргытачаклар… Әле, синеке кебек, муеныңа
тәре дә асарга мөмкиннәр… Китегез, балакайларым, качыгыз бу илдән,
иманны, үзегезне, нәселне саклап калыгыз – миннән сезгә хәер-фатыйха!
Тара урысларына татарларның бу талашлары кирәкми иде – Юанбаш
Мөхәммәдине, төрткәли-төрткәли, өйдән алып чыгып киттеләр. Аубаткан
Исмай да тизрәк алар артыннан җилдертте, монда калса, Яланкүл ир-атлары
аны өзгәләп ташларга мөмкиннәр иде. Өй эче, яу чыккандай, тынып, бушанып
калды. Ифтар мәҗлесе өзелгән иде. Әмма иң куркынычы, Юанбаш Мөхәммәди
кулга алынгач, һиҗрәт сәфәре дә өзелергә мөмкин иде… Ирләр иртәгә үк Тарага
барырга, өяз түрәләре белән сөйләшергә, дигән фикергә килеп, башларын иеп,
өйләренә таралдылар. Мөхәммәтҗан картның кызы, туганнары белән соңгы
мәҗлесе шулай догасыз тәмамланды… Һәм бу илнең үзен дә озак елларга
догасыз, имансыз, динсез, бәхетсез чорлар көтә иде…
Татарларны төрмәдән коткару
Иртән билгеле булды – Юанбаш Мөхәммәди белән бергә, төнлә авылдан
тагы берничә ир-атны кулга алып, конвой белән Тарага алып киткәннәр икән.
Аларның барысын да хөкүмәткә каршы сөйләгән өчен, Рәсәйне яманлап,
төрекләрне мактаган өчен гаеплиләр, ди. Имеш, халыкны Истанбулга,
төрек иленә күчеп китәргә котырталар икән. Имеш, монда калсалар, аларны
чукындырачаклар, урыс ясаячаклар икән...
Ничә еллардан бирле һиҗрәткә дип җыенган, соңгы вакытта инде мал-
мөлкәтләрен дә сатып бетергән, бүген-иртәгә юлга кузгалырга торган халык
аптырашта калды. Ничек инде ул, кулда Питерның үзеннән рөхсәт кәгазьләре
була торып, шулай каршы чыгарга, һиҗрәт өчен төрмәгә утыртырга мөмкин?
41
ҺИҖРӘТ
Җитмәсә, ураза вакытында? Әле мондый хәлнең авылда булганы юк иде!
Төнлә килеп, авыз ачып, намаз укып утырган җиреңнән өстерәп алып чыгып
китсеннәр инде! Нәрсә, алар кеше үтергәнме, кеше талаганмы, хөкүмәтне бәреп
төшерергә чакырганмы?! Әйе, алар хөкүмәтнең мөселман-татарларга каршы
алып барган эшләреннән риза түгел, чукындыруга да каршы, урыс булырга да
теләмиләр. Шул сәбәпле, туган җирләрен ташлап китәләр дә инде – иманны
саклап, мөселман-татар булып калыр өчен җир читенә чыгып китәләр...
Авыл халкының моңарчы һиҗрәткә каршы булганнары да аларның
хәлләренә кереп, ярдәм итә башладылар. Иң беренче эш итеп авылның үткенрәк
ир-атларын Тарага юлладылар, алар анда өяз түрәләре белән сөйләшергә, кулга
алынганнарга ярдәм итәргә тиешләр иде. Бик барам, дисә дә, Мөхәммәтҗан
картны авылда калдырдылар, хәзер барысы өчен дә ул җаваплы иде. Кызы
Хөснибикә хәсрәте дә бер кырыйдарак калды, чөнки сүз милләт хәсрәте, халык
кайгысы турында бара иде... Ни генә булса да, һиҗрәтне өзмәскә, кулларында
рөхсәт кәгазе булганнарга гаеттән соң әзер булып торырга кушылды. Биш-алты
авылдан олаулар әзерләү башланды, моңа җаваплы кешеләр билгеләнде, бөтен
халык шушы тормыш белән яши башлады...
Ул арада Тара татарлары да тик ятмады, милләтнең бөтен өске катламы
– муллалар һәм ахуннар, байлар һәм сәүдәгәрләр, шәкертләр һәм һөнәрчеләр
калыкты. Күренекле Айтүкә байлар Питерга, хәтта патшаның үзенә кеше
юллаган, диделәр, бик күп акча түләп, адвокат та яллаганнар, ди. Ә Айтыкиннар
тотынса, алар болай гына туктамый инде, бөтен шәһәрне тотып торучы, ярты
дөнья белән сәүдә итүче атаклы байлар бит алар! Җитмәсә, ураза вакытында
Яланкүл татарларын кулга алганнарын ишетеп, тирә-як авыллардан да Тарага
кешеләр килә башлады, шәһәр мәчете һәм мәдрәсә шундый юлаучылар белән
тулды.
«Бүген аларны, иртәгә безне килеп алырлармы? – дип кайнады халык. –
Салымын түлибез, солдатын бирәбез, инде мал йөртергә, иген чәчәргә урын
калмады, барысын алып бетерделәр, хәзер иманыбызга ябыштылармы? Бездән
керәшен кыры ясамакчы булалармы? Барып чыкмас! Үлсәк үләбез, әмма
мөселман-татар булып калабыз!»
Бу хәлләрне полиция бүлегендә дә шомланып күзәттеләр, охранка шымчысы
Исмай-Иван исә өенә кереп бикләнде, чөнки урамда күрсәләр, татарлар аны
өзгәләп ташларга мөмкин иде... Мондагы хәлләр турында хәбәр губерна үзәге
Тубылга да барып ишетелгән булып чыкты, өяз начальнигына аннан телеграмма
килеп төште. Баксаң, Тара татарлары инде Петербургка барып җиткәннәр,
госманлыга китәргә рөхсәт биргән патша чиновниклары янында булганнар, бу
хакта Истанбулга да хәбәр итеп өлгергәннәр икән. Ә бу – халыкара гауга дигән
сүз! Җитмәсә, шәһәр тулы сөргенгә сөрелгән революционерлар, араларында кызыл
байрак болгап йөрүчеләр дә бар, алар күтәреп кенә алачак бу каршылыкны... Өяз
начальнигы үзе дә чукынган татар Исмай-Иван сүзе белән бу ыгы-зыгыга кереп
батуына үкенә башлады, китсеннәр иде шунда, Төркиягә түгел, хет җәһәннәменә!
Өяз начальнигы, карт урыс, бүлмәсенә становой приставны чакыртты,
чөнки бу тоткын татарлар аның карамагында, алар белән алга таба нишлисен
дә шушы полиция башлыгы белән сөйләшергә-киңәшергә кирәк иде.
– Йә, нишлибез бу тоткын татарларың белән? – дип башлады ул сүзен,
бүлмәсенә полиция башлыгы килеп керү белән. – Менә, Тубылдан,
губернаторның үзеннән телеграмма бар, татарлар безнең өстән жалу белән
Питерга хәтле барып җиткәннәр... Имеш, без монда Төркиягә китәргә
теләүчеләрне законсыз кулга алганбыз икән... Хәзер Тубылда да, Питерда да
бездән җавап көтәләр.
42
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
– Соң, Иван Иваныч, ул татарларның хөкүмәткә каршы сөйләп йөрүләре дә
дөрес бит инде! Безнең яшерен шымчыбыз Исмай-Иван аларның артларыннан
тагылып йөреп, барысын да үзе ишеткән!
– Бер сатлык татар сүзе белән генә без берни дә эшли алмыйбыз! Эш мәхкәмәгә
барып җитсә, алар җиңәргә мөмкин... Үзең беләсең, монда аларның тамырлар
тирән, бер Айтикиннары гына да бөтен Себерне кулда тота. Үлән арасындагы
елан кебек эш итәләр ул татарлар... Юлларында торсаң, чагып алулары да бар.
Әйе, татарлар арасында Айтүкә байлар, дип йөртелгән бу нәсел Себернең
иң атаклы кешеләре иде. Алар да чыгышлары белән бохарилар булып,
нәселләре Күчем ханга ук барып тоташа, Динали сәетнең оныклары булып
торалар, ягъни пәйгамбәрләр токымыннан. Инде алар монда ныклы тамыр
җибәргәннәр, сәүдә белән Кытайларга хәтле барып җиткән кешеләр иде.
Аталары Нияс Айтикин әле узган гасырда ук Тарада күн заводы, кибетләр
тоткан, 1нче гильдия купец булган, Омск-Коканд кәрван юлын ачкан атаклы
кеше. Аның уллары Абдулфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин, Нәҗметдин исә тагы
да еракка – Көнбатыш Европага сәүдә кәрваннары озаталар, Иртышта аларның
«Работник» һәм «Тара» дип аталган үз пароходлары йөзеп йөри, ә Тарада исә
зур-зур йортлары, пыяла заводлары, ризык һәм кием кибетләре бар. Айтүкә
байлар шәһәр казнасына да бик зур өлеш кертәләр, ә аларның хәйриячелек
эшчәнлеге турында инде әйтеп тә торасы юк – юмартлар, халыкны урыска-
татарга аермыйлар! Һәм менә шушы кешеләр хәзер һиҗрәтчеләр ягына басты,
әнә, патша түрәләренең үзләренә барып җиткәннәр!
– Айтикиннарның бу эшкә кушылулары начар булды, әлбәттә, – дип сүзгә
кушылды полиция башлыгы. – Югыйсә, мәхкәмә өчен бөтенесе әзер иде...
Хөкүмәтнең яшерен күрсәтмәсе барын да беләсең бит, Иван Иваныч, күпләп
аларны моннан җибәрмәскә кушылган.
Монысын өяз начальнигы үзе дә белә иде, әмма аның шәһәрдә тавыш та
чыгарасы килми. Ул полиция башлыгының губернатор тарафыннан билгеләп
куелуын да яхшы белә, ә аның тел төбе – бу татарларны төрмәдә черетү. Аларны
якларга тырышуын сизсә, өяз начальнигының да башына җитүе мөмкин, чөнки
ул турыдан-туры Тубыл белән эш йөртә. Әмма бу эшләр Тарада зур тавыш
кузгатачак, һай, давыл кубачак монда! Дөнья читендә, кара урманнар уртасында
урнашкан кебек булса да, үзенең баш бирмәве һәм бунтлары белән танылган
кала әле ул Тара! Пётр патшаның әмерләренә буйсынмыйча, аны антихрист
дип игълан итеп, йөзәрләп үз-үзләрен яндырып үтергән раскольникларның
нәселе, иске урыс динен тотучылар яши әле монда! Һәм меңләгән сәяси тоткын
биредә сөргендә ята, шәһәр шырпы кабызмасаң да гөлт итеп кабынырга тора...
Инде хәзер бу татарлары аяк астында бутала! Становой пристав та дөрес әйтә
– аларны моннан җибәрергә ярамый, яшерен кәнсәләриянең әмере шундый.
– Чөнки алар биредә төп салым түләүчеләр, рекрут бирүчеләр, шәһәр халкын
ашатучылар дип санала, – диде өяз начальнигы. – Үзең беләсең, мондагы урыс
авылларыннан әллә ни көтеп булмый, Тарада да спирт заводыннан башка
берниебез юк. Татарлар моннан күпләп китә башласа, шәһәрне эш белән
тотып торучы Айтикиннарың да калмас, аны ашатып торучы авыл татарлары
да калмас... Менә кайсы ягы да бар бит әле аның!
– Айтикиннар бу эшкә нык комачау итәчәкләр, – дип дәвам итте полиция
башлыгы. – Алар патшаның үзеннән көмеш медаль алган кешеләр бит,
элемтәләре бик саллы! Җитмәсә, аларның сукно фабрикаларында Рәсәй
хәрбиләре өчен кием тегәләр, таныш-белешләре бик күп! Айтикиннар хәзер бу
татарларны яклар өчен бөтен каналларны кулланачак, Иван Иваныч! Әмма безгә
дә чигенергә ярамый, монда кем хуҗа икәнне күрсәтергә кирәк ул татарвага!
43
ҺИҖРӘТ
Сөйләшүдән шул аңлашылды: мәхкәмә өчен дәлилләр җитеп бетмәсә дә, бу
татарларны төрмәдән чыгарырга ярамый иде. Һәм ул һиҗрәт дигәннәрен өзәргә
кирәк, чөнки патша хөкүмәтенең яшерен әмере буенча, илдән күпләп күчеп китү
тыелган. Алар читтә Рәсәй дәүләтенә карата кире фикер тудырырга мөмкиннәр,
монда калганнарны да шуңа өндәргә, патша хөкүмәтенә каршы баш күтәрергә
котыртырга мөмкиннәр. Димәк ки, һиҗрәтне өзү өчен, Яланкүлдән, Кумыслыдан,
Аубатканнан, Черналыдан һәм тагы якын-тирә авыллардан ир-атларны кулга
алырга кирәк булачак, алардан башка хатын-кызлары юлга кузгалмаячак,
татарларда шундый тәртип. Себердә генә түгел, бөтен Рәсәйгә яңгырарлык
эш кузгатырга кирәк булачак – бу татарларны пантюркизмда, панисламизмда
гаепләргә, аларны госманлы шпионнары дип игълан итәргә, иң мөһиме – аларны
хәлифәт төзергә омтылуда гаепләргә! Әмма моны ышандырырлык итеп эшләргә
кирәк, араларыннан Исмай-Иван кебек йомшакларын чүпләп табарга, аларны
мәңгелек каторга белән куркытырга һәм шушы гаепне үз өсләренә алдырырга...
Яшерен охранканың моңа зур тәҗрибәсе бар иде, полиция башлыгы бу зур эштә
Тубылдан да ярдәм чакырачагына ышандырды. Инде бөтенесе килешенеп бетте,
дигәндә, ишек артында ниндидер шау-шу ишетелде, өяз начальнигы бүлмәсенә
бер төркем кеше килеп керде. Бу – татарлар, аның да әле иң атаманнары –
данлыклы Айтикиннар иде!
Өяз башлыгы аларны күптән белә һәм бу татар байлары белән яхшы
мөнәсәбәттә булырга тырыша иде. Сәбәбе – аларның шәһәргә файдадан башка
зыяннары тигәне юк! Киресенчә, шушы татар сәүдәгәрләре аркасында гына
Тара дөньяга чыга, дөнья белән аралаша, Европадан Кытайга хәтле сәүдә
юллары шушы Айтикиннар сәбәпле Тарага да кагылып үтә. Алар – шәһәрнең
мактаулы әгъзалары, 1нче гильдия купецлар, Тарада гомумкитапханәгә хәтле
алар үз акчаларына ачтылар! Моңа кадәр Айтикиннар өяз башлыгын һичкайчан
юк-бар белән борчымадылар, ә менә бу юлы аның йөрәге кысылып куйды
– җүнлегә түгел боларның кинәт килеп керүе, дип уйлады. Барысы белән
дә кул биреп күрешкәч, ул аларга утырырга тәкъдим итте, ишек төбендәге
хезмәткәренә кунакларга чәй китерергә кушты.
– Борчылмагыз, Иван Иваныч, без уразада, – диде Айтикиннарның өлкәннәреннән
булганы, саф рус телендә. – Һәм эшебез дә бик ашыгыч һәм бик мөһим...
Ул өяз башлыгы алдына үзе белән алып кергән кәгазьләрне чыгарып салды.
Тегесе аны караган арада, тагы сүзен дәвам итте:
– Полиция башлыгының да монда булуы яхшы булды әле, чөнки бу мәсьәлә
икегезгә дә кагыла. Менә адвокатыбыз, ул яңа гына Питердан кайтып төште,
бик мөһим хәбәр белән кайтты...
Полиция башлыгы эшнең нәрсәдә икәнен инде үзе дә чамалый башлаган
иде – кулга алынган Яланкүл татарлары артыннан йөри болар! Кыяфәтләре
бик җитди, үз-үзләренә ышанып сөйлиләр, ниндидер кәгазьләр күтәреп
килгәннәр. Ә ничек киенгәннәр – патша сараена килгәннәрмени! Өсләрендә
затлы сюртуклар, аларның кесәләреннән алтын чылбырлары асылынып тора,
аякларында елкылдап торган чит ил ботинкалары, ә башларында – кара бәрхет
татар түбәтәе! Менә шул түбәтәйләре һәм пөхтә сакал-мыеклары гына аларның
татарлыгын күрсәтеп тора, ә калганы – барысы да Европача! Аларның кече
энеләре һәм уллары хәзер шул Европа тарафлары белән – Алмания, Италияләр
белән генә эш йөртәләр икән, ә Финляндия белән Балтыйк буе илләреннән
кайтып кергәннәре дә юк, дип сөйлиләр. Кирәк икән, бөтен Европаны
күтәрәчәк алар, Рәсәйдә татарларны кысалар, дип, дөньяны сасытачаклар...
Полиция башлыгы офтанып куйды, бу татарлар белән бәйләнүенең ахыры
җүнле бетмәсен аңлады.
44
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Аның уйларын сизгәндәй, Айтикиннарның өлкәне тагы телгә килде:
– Һиҗрәткә җыенган татарларны кулга алу дөрес эш булмады, – диде ул.
– Моның шулай икәнлеген, шөкер, Питерда да аңладылар. Менә бу белешмә
шул хакта.
– Әмма алар патша галиҗәнапләренә каршы сөйләделәр, Рәсәйне
хурладылар, халыкны хөкүмәткә каршы котырттылар! – дип, аңа каршы төште
полиция башлыгы. – Бездә шаһитлар да, дәлилләр дә җитәрлек...
– Әмма алар һиҗрәткә рөхсәт бирелгән көннән бу ил ватандашлары булып
саналмыйлар, – дип, аңа җавап бирде Айтикиннарның адвокаты. – Алар җиде
ел буе шушы рөхсәт артыннан йөрделәр, ниһаять, аны алдылар, госманлы
илендә бу татарларның киләсен беләләр һәм көтеп торалар... Хәзер аларны
тоткарлыйсыз икән – халыкара конфликт чыгачак, бу хәбәр инде Истанбул
газеталарында басылган!
Өяз башлыгы тирләп чыкты, мундиры бугазын буа башлады, ул үзенең бу
татарлар белән бик авыр хәлдә калганын аңлады. Бер яктан – җибәрмәскә, дигән
яшерен әмер, икенче яктан – тотмагыз, җибәрегез, дигән ачыктан-ачык күрсәтмә...
Кайсын тыңларга? Аларга суд була калса да, дәлилләр бик йомшак, боларны
җиңәрлек түгел... Ул, җавап көткәндәй, полиция башлыгына карады, анысы инде
дәшмәде, чөнки әйтер сүзе калмаган иде... Айтикиннарның кечесе сүзгә кушылды:
– Иван Иваныч, без моңа кадәр сезнең белән тату яшәдек, үзегез беләсез,
шәһәргә кулдан килгәнчә ярдәм иттек, – диде ул. – Инде эшләр мондыйга киткән
икән, безнең дә сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрәчәк бит, безнең дә моннан китеп
баруыбыз бар... Бу татарлар төрмәгә утыртылып, һиҗрәт сәфәрләре өзелсә, без
барыбыз да өстебезгә зур гөнаһ алган булабыз... Иван Иваныч, барыбыз өчен дә
Аллаһ бер, барыбыз да шушы салкын Себердә җан асрыйбыз... Үзегез беләсез,
татарлар дин өчен бик куркалар, чөнки узган тарихларда төрлесен күрдек...
Тагы шул көннәр килер дип борчылалар. Алар бары тик иманны саклап калу
өчен генә шушы авыр юлга чыга, тотмагыз аларны, алмагыз өстегезгә зур гөнаһ!
– Ә Себерне кем тотар, кем иген игәр, кем мал асрар, барыбыз да моннан
качып бетсәк? – Өяз башлыгы шулай дип әйтүен сизми дә калды.
– Анысы өчен дә борчылмагыз, әнә Идел буйларыннан йөзләгән татар
гаиләләре бу якларга күченә башлады бит... Үзегез беләсез, авыллар гына
түгел, урман аланнары да килгән татарлар белән тулды, урнаштырып бетерә
алмыйбыз, алар да безнең өстә.
Бу сүзләрдә дә дөреслек бар иде – соңгы елларда Идел-Уралдан бик күп
гаиләләр монда күчте, җирсезлектән, хокуксызлыктан тилмереп, туган якларын
шушы салкын Себергә алыштырдылар. Бер караганда, патша хакимияте берни
дә югалтмый кебек – болары китсә, бушлыкны күчеп килгән казан татарлары
тутырачак, эшләргә, салым түләргә кеше булачак... Өяз башлыгы инде бер
карарга килгән иде – кулында Питердан кайткан рөхсәт кәгазе бар, суд өчен
дәлилләр йомшак, җитмәсә, бу тоткын татарлар өчен нинди кешеләр аның
каршына баш иеп килгән! Димәк, чыгарырга аларны ябылган җирләреннән,
теләсә кая китсеннәр, хәзер аларны тотар көч юк иде...
– Ярый, килештек, миңа хөкүмәт кәгазе закон, – диде ул, полиция башлыгына
карап. – Чыгар үзләрен зинданнан, биреп җибәр боларга... Калганын үзләре
карарлар... Ә сез кергәләп йөрегез, Рәхмәтулла Ниязович! Менә шәһәрдә яңа
больница салырга кирәк, ә рәт юк инде, каян булсын!
– Больницаны үз өстебезгә алабыз, Иван Иваныч! Халык өчен бит! Ә
бу карарыгыз өчен зур рәхмәт! Гает бәйрәменә өйләренә кайтсыннар бу
мөселманнар, юлга әзерләнсеннәр...
Куллар бирешеп, кочаклашып аерылыштылар. Айтикиннар ишек төбендә
45
ҺИҖРӘТ
затлы төлке туннарын киделәр, урамда үзләрен көтеп торган сиртмәле
фаэтоннарга утырып, пар атлар белән полиция бинасына таба юнәлделәр. Алар
анда шатлыклы хәбәр белән бара – Яланкүл татарлары зинданнан чыгачак, һәм
һиҗрәткә юллар ачылган иде... Өяз башлыгы, карт урыс, аларны тәрәзәдән башын
чайкап карап калды – бу татарлар бер-берләре өчен утка керергә дә әзер иде!
Кара син аны, дөньяның нинди зур байлары, олы башларын кече итеп, зинданда
яткан шул авыл татарлары өчен сорарга килгәннәр бит! Питерларга хәтле барып
җиткәннәр! Һәм үз дигәннәрен эшләделәр – Себер тарихында беренче тапкыр
йөзләгән татар хәзер дин өчен чит илгә күчеп китәчәк... Моның яхшымы-яманмы
икәнен өяз башлыгы хәзергә үзе дә аңлап бетерми, әмма бу хәлләрдән соң аның
да күңеленә шом керде. Татарлар шулай кубарылып китә икән, димәк, нидер
сизенәләр, дөньяда ниндидер зур үзгәрешләр булырга тора... Сәясәт дөньясы да
тыныч түгел – казан кебек кайный, көн дә террор, кеше үтерүләр, инкыйлабка
чакырулар... Тара-Тубыл төрмәләре әнә шул революционерлар белән тулган, алар
өчен Алла да юк, мулла да юк, поп та юк... Бәлки, бу татарлар шушы хәлләрне
сизенеп, алдан аяк киенәләрдер, инде ут капкан бу җирләрдән качып-күчеп
китәләрдер? Бу сорауга өяз башлыгының җавабы юк, ә җавап тапканда, ул инде
үзе дә төрмәдә булачак иде...
Полиция башлыгы исә тыкрыклар буйлап, җәяүләп кенә эш урынына
ашыкты, ул шушы татарларны җиңә алмаганына гарьләнде, алар сүзенең өстен
чыгуына кимсенде. Әмма өяз башлыгында да хаклык бар – бер Исмай-Иван сүзе
белән генә аларны төрмәгә утырту авыр булачак, шуңа күрә бу юлы бәйләнмәвең
хәерле. Ә вакыт киләчәк әле, киләчәк, урысның телен дә, динен дә кабул итәрсез,
рәхмәт әйтә-әйтә, нәселегезгә, куеныгызга кертәчәксез. Моның шулай буласына
полиция башлыгы шикләнми, чөнки Себерне басып алучылар нәселеннән бит
ул! Ата-бабаларының юкка кан түкмәгәннәрен белә, һәм ул үзе дә бу җирләрнең
бер карышын да, беркемгә дә бирмәячәк, шул исәптән, бу татарвага да!
Айтүкә байлар зинданда яткан Яланкүл тоткыннарын туп-туры үзләренә
алып кайттылар. Ураза вакыты, көн кичкә авышып бара, шушында авыз
ачып, намазларын укып, үзләрендә кунып китәргә тәкъдим ясадылар. «Сез
– Аллаһ мөсафирлары, сезләрне кунак итү безнең өчен мәртәбә», диделәр
алар. Айтикиннар бөтен зур нәселләре белән шәһәрнең тау астындагы Татар
бистәсендә үзләре зур бер утрау булып яшәп яталар икән. Ерак түгел Иртыш
елгасы, аңа коючы Аркар, елгаларның кырый-кырыйлары инде кар-боз
белән капланган. Шәһәргә терәлеп кара урман шаулый, башлары күккә тигән
карагайлар, эрбет агачлары җилдә чайкала... Табигатьтә инде кыш башланган,
инде ничә көннән бирле талгын гына йомшак ак кар ява, ул юлларны,
кырларны, урман-болыннарны каплап киткән. Яланкүл татарлары үзләре Тара
төрмәсендә ятканда, табигатьтә берничә көн эчендә булган үзгәрешләргә таң
калдылар, моңа сөенделәр. Әмма иң зур сөенеч, могҗизага тиң яңалык, ул,
әлбәттә, төрмәдән исән-имин котылулары, һиҗрәтнең өзелмәве иде. Моның
өчен алар Айтүкә байларга кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.
– Без сәбәпче генә, бу Аллаһның рәхмәте, – дип җавап бирде Айтүкә байлар.
– Башта без дә сезнең авылларыгыз белән һиҗрәткә кузгалуыгызга аптырабрак
караган идек, чөнки монда да яшәргә була... Әмма соңгы еллардагы хәлләр,
дәүләт думасын куып таратулар, Тубыл-Тара зинданнарының тоткыннар белән
тулуы, бирегә сөргенгә сөрелгән революционерларның көннән-көн артуы
уйландыра башлады... Бу хәлләр хәерле бетмәс кебек, бу илдә ниндидер зур
тетрәнүләр булырга охшаган... Габдрәшит хәзрәт тә шулай дип әйткән иде. «Үз
дәүләтебез булса, болай дөнья буйлап каңгырып йөрмәс идек, кяфер законы
белән түгел, үзебезнең тәртип белән яшәр идек», дигән иде... Хак сүзләр.
46
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Әмма дөньялар бик нык үзгәрәчәк. Без бит дөнья буйлап йөрибез һәм моны
бик яхшы сизәбез... Әмма без кузгала алмыйбыз инде – үзебез олыгайдык,
балалар монда ияләшкән. Башлаган эшләребез дә көн дә биредә булуны таләп
итә – Умбада, Кызылъярда, Павлодарда, Верныйда да завод-фабрикаларыбыз
бар, аларның эшен өзә алмыйбыз.
Яланкүл татарлары арасында иң абруйлысы Юанбаш Мөхәммәди иде,
Айтүкә байларга җавапны да ул бирде.
– Тоткынлыктагы дин кардәшләрегезгә шулай эчкерсез ярдәм иткән өчен
Аллаһ үзегезгә дә ике дөньяның һидәятен насыйп итсен, – дип башлады ул
сүзен, бераз рәсмирәк төстә. Аннан гадирәк, авыл теленә күчте. – Инде дә
борчылган идек безнең аркада һиҗрәт сәфәре өзелә икән дип! Юк, үзебез
өчен алай кайгырмадык, халык бездән башка бу олы эшне башкарып чыга
алырмы, дип борчылдык... Зинданда көннәр буе тоткан уразаларыбыз, төннәр
буе укыган тәһәҗҗүд намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булды, Аллага
шөкер, Хак Тәгалә ярдәмгә сезне җибәрде! Инде авылда халык та сөенер, гает
бәйрәменә кайтып та җитәрбез, инша Аллаһ!
Авыз ачканда да сүз юл, һиҗрәт мәшәкатьләре турында барды, киңәшләшү
намаздан соң да дәвам итте. Шул хәтле кешегә Умбага барырга алтмыш-җитмеш
кенә олау җитмәс, дигән фикергә килделәр, әле бит һәркем үзе белән күтәрә
алган кадәр кирәк-ярагын да алачак. Шуңа күрә Айтүкә байлар олаулар санын
йөзгә җиткерергә киңәш итте, калганнарын Тарадан үзләре бирергә килештеләр.
– Атлар бездән булыр, – диде алар. – Олаучылар гаеттән соң Яланкүлгә
барып кунар, икенче көнне юлга чыгарга җайлырак булыр... Умбага барып
җиткәнче юлда татар-казакъ авылларында төн кунарсыз, алары белән дә алдан
сөйләшербез. Умбада Мәтин бай белән сөйләштек, ул сезнең барыгызны да
үзенә алачак, анда сыймаганнарыгыз минем Умбадагы өйләремдә торырсыз,
без Мәтин бай белән янәшә генә яшибез. Поезд чыгымнарын да бүлешеп
күтәрербез, дип торабыз, аның буенча инде эшләр бара... Аз булса да хәлегезне
җиңеләйтәсе килә инде, кардәшләр!
Яланкүл татарлары Айтүкә байларның сүзләрен авызларын ачып
тыңладылар. Алар төрмәдә ятканда да милләттә күпме эш барган икән, күпме
кеше аларга сиздерми-күрсәтми генә ярдәм итәргә алынган! Моны Аллаһ
рәхмәте дими, тагы ни дип әйтәсең! Димәк, Аллаһы Тәгалә бу һиҗрәттән риза,
шуңа күрә юлларын да ача, яхшы кешеләрне сәбәпче итә... Инде тәвәккәлләргә,
бу юлда ниләр генә булса да, сабыр итәргә, Аллаһ ризалыгы өчен түзәргә кирәк
булачак. Халык төрле, араларында икеле-микелеләре дә бар, инде ничек тә
фетнә чыгармаска, бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә җитдилеген гел исләренә төшереп
торырга туры киләчәк. Ә моны бары тик ислам дине, Коръән нигезендә генә
аңлатып булачак.
Олы сәфәр алдыннан
Икенче көнне таң беленгәнче сәхәр ашап, иртә намазыннан соң, Айтүкә
байлар биргән яхшы атларга утырып, яланкүллеләр кышкы юлга кузгалды.
Күңелләр күтәренке, көн искиткеч матур, инде чана юлы да төшкән, атлар
ап-ак урман-кырлар өстеннән очып барган кебек кенә җилдерәләр иде. Ә кар
һаман әкрен генә ява да ява, җир өстенә бәрәкәт булып ява, күңелләргә дога
булып иңә, җаннарны тынычландыра иде... Җилдәй искән шәп атлар белән авыз
ачкан вакытка, кичке ахшам намазына Яланкүлгә кайтып җиттеләр. Юанбаш
Мөхәммәдиләрнең төрмәдән котылып кайтулары турында хәбәр шунда ук бөтен
авылга таралды, авыз ачу белән, халык мәчеткә җыела башлады. Бүген уразаның
47
ҺИҖРӘТ
соңгы көне, тәравих намазы булмаячак, әмма ирләр төнге намаз алдыннан тагы
бер җыелып киңәшергә булдылар, чөнки вакыт аз калып бара иде. Хатын-кызлар
исә бәйрәм мунчалары яктылар, иртәгесе көн өчен пешеренделәр, китәселәр исә
тагы бер кат төенчекләрен барлады, юлга хәзерләнде.
...Ураза гаетенә җыелган халык мәчеткә генә сыймады, урамда ак кар өстенә
җәймә җәеп, намаз укучылар да күп булды. Монда тәртибе шундый иде: бер генә
ир-ат та өйдә утырып калмый, гает намазында катнаша, сәдакасын бирә, вәгазь
тыңлый. Бүген дә шулай булды, гает бәйрәме бүген бигрәк тә үзәк өзгеч булды,
чөнки бу туган авылда, туган илдә соңгы гает иде... Бу – бәхилләшү гаете иде,
моның шулай икәнен китүчеләр дә, калучылар да яхшы аңлады. Элек капма-каршы
торулар, бәхәсләр булса да, мәңгелеккә аерылуны аңлау аларны килештерде. Бүген
намазда Мөхәммәтҗан карт имамлык итте, вәгазьне дә ул сөйләде.
– Җәмәгать, авылдашларым, кардәшләрем, менә без бүген соңгы тапкыр
бергәләп гает намазы укырга җыйналдык, – дип башлады ул сүзен. – Иртәгә
иртәнге намаздан соң һиҗрәтчеләр, Аллага тапшырып, ерак юлга кузгалачаклар,
җыелу шушы мәчет янында булачак... Үзегез шаһит – без башта бу сәфәргә каршы
идек, әмма Аллаһтан шулай язган, күрәсең, аларны беркем туктата алмады, хәтта
төрмәләрдән дә алар исән-имин котыла алдылар. Инде бу мәсьәлә ахыргача хәл
ителгән, патшадан башлап, өяз түрәләренә хәтле рөхсәтләрен биргәннәр, инде
бездән дә бер хәер-фатыйха, җәмәгать! «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәлләһи вә
хаулә вә лә куәтә иллә билләһи» – «Барлык эшләребезне Аллаһка тапшырабыз,
Аллаһ куәте-көченнән башка гайре көч юктыр». Бу Аллаһ мөсафирлары ниятләгән
җирләренә исән-имин барып җитеп, шул туфракларда тамыр җибәрсеннәр иде.
Амин! Болар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, иманны, динебезне саклап калу
өчен, туган яклардан мәңгегә аерылып, күз күрмәгән җирләргә китеп баралар,
аларга догада булыйк! Бәхиллегебезне бирик, элеккеге ачуланышуларны
онытыйк! Инде киткәннәргә дә әйтер сүзем бар. Юлда да, анда баргач та төрле
хәлләр булыр, Аллаһ ризалыгы өчен, Аның хакына түзегез, сабыр итегез! Сез
иманны саклау өчен, җәннәт өмет итеп, шушы юлга кузгаласыз, алда үзегезне ни
көткәнен белмисез... Ни булса да, Аллаһка таяныгыз, бер-берегезне ташламагыз,
бер-берегезгә терәк булыгыз. Безнең бохари ата-бабаларыбыз дин-ислам хакына
шушы Себер җирләренә һиҗрәт кылганнар, кара урманнарда яшәүче халыкка
иман нуры таратканнар. Сез исә ислам иленә китәсез, тоташы белән мөселманнар
яшәгән, мөселманнар идарә иткән җирләргә һиҗрәт кыласыз. Анда барысы да
булыр, инша Аллаһ – дин тотарга ирек тә булыр, мәчет-мәдрәсәләр дә эшләп торыр,
көчләп чукындыру куркынычы да булмас... Салкын Себердән аермалы җылы
табигать булыр, җәннәт җимешләренә тиң ризыклар булыр, анда барысы да булыр,
әмма анда туган җир, туганнар гына булмас... Без булмабыз... Димәк, тәкъдирдә
шулай язылган булган. Моның белән килешергә кирәк. Үзәкләрегезне туган
якларны, туганнарны сагыну өзгәләр, елап күзләрегез сукыраер, төшләрегезгә
шушы ак карлар, шаулап утырган карагай урманнары керер, туган илгә җәяүләп
йөгереп кайтыр хәлгә килерсез – әмма түзегез, бу сезгә Аллаһның сынавы булыр.
Аның әҗерен ике дөньяда да күрерсез, бу дөньяда – иманлы нәсел белән, ахирәт
көнендә – җәннәт бүләге белән… Инде сез дә безгә, биредә кяфер арасында калган
кардәшләрегезгә, догада булыгыз, бу дөньяда насыйп булмаса, ахирәт көнендә
җәннәтләрдә бергә булырга язсын, дип Аллаһтан сорыйк!
Мөхәммәтҗан карт бу сүзләрне елый-елый сөйләде, аңа кушылып, гаеткә
җыелган халык та елый иде... Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык
әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар
ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә
елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья
48
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына
таралыр идеңме? Инде телсез-динсез каласыңны аңлап, бөтен нәселең белән
кубарылып, туган якларны ташлап китәр идеңме? Анда сине ни көтә? Син кем
кадерлесе анда? Моны барысы да аңлый иде, һәм моңа барысы да әзер иде...
Халык гает намазыннан таралгач та, һиҗрәт өчен җаваплы ир-атлар әле мәчеттә
калдылар, иртәгә башланачак сәфәрне тагы бер кат барлап-тикшереп чыктылар.
Юлга чыгачак бөтен гаиләләрнең исемлеге төзелде, һәр олауга бер җаваплы кеше
билгеләнде, ә бөтен төркемнең башлыгы итеп Тайяр улы Тәһсинне куйдылар,
чөнки Умба-Омски юлын иң яхшы белүче ул иде. Һәр ат чанасына кышкы
киемнәрдән биш-алты гына кеше утырырлык иде, ә әйберләр, сандык-төенчекләр
өчен артта аерым олаулар билгеләнде. Атларның үзләренә дигән азык та аерым
олауларга төялде. Китүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп алмаска киңәш ителде,
әмма хатын-кызлар тегү машиналарыннан, ә ирләр һөнәрчелек коралларыннан
аерылмаска булдылар, чөнки киләчәктә аларны шулар ашатачак иде.
Юлда кереп кунасы татар-казакъ авыллары инде алдан билгеләнгән,
сөйләшенгән иде, төннәрен шунда туктап, атларны ял иттерергә булдылар. Ерак
юл өчен бөтенләй ризыксыз да булмый, аның бозылмый торганнарын – казылык,
каклаган һәм тозлаган ит, бавырсак, кипкән икмәк алырга дип киңәш ителде. Инде
намаз мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Авылдан кузгалган вакыттан башлап,
Истанбулга барып җиткәнче алар мөсафир саналалар иде һәм намазларны да
дин рөхсәт иткәнчә, кыскартып, сәфәр намазы итеп укырга килештеләр. Намаз
вакытлары җиткәнне төркемгә азан әйтеп белдерергә булдылар, мөмкинлек
булганда, намазны җәмәгать белән, андый шартлар булмаса, олауларда утырган
җирдән укырга дигән фикергә киленде. Инде тәһарәт мәсьәләсенә килгәндә, юлда
гел су булмас, дин рөхсәт иткәнчә, тәэммүм алырга килештеләр, моның өчен
һәркем үзе белән зур булмаган таш-кирпеч кисәге алырга тиеш иде.
Мөхәммәтҗан карт үзе дә олаулар белән Умбага кадәр озата барырга булды,
ул юлда дин эшләренә дә җавап бирер, Хөснибикәсенә дә күз-колак булыр...
Бүген ул Коръән ашына кияүләренә чакырулы, өенә кайтып, гаиләсе белән
бәйрәм чәен эчәр дә Хөснибикәсе янына китәр... Аласы әйберләрен алганмы,
юлда ашарына ризыгын салганмы, җылы өс-башларын әзерләгәнме – ата кеше
үзе күзәтәчәк, үзе хәстәрләячәк. Инде ул тәкъдире белән килеште, ичмасам,
соңгы көннәрдә булса да баласына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп калсын...
Бүген Яланкүлдә аерата ямьле һәм ыгы-зыгылы иде...
Авыл кайнап тора, капкалар ачыла да ябыла, берәүләр, кочак-кочак әйбер
күтәреп, урамның икенче башына ашыга, икенчеләре калган мал-туарны
кемнәргәдер урнаштыра... Кышкы авыл өстенә коймак исе, итле бәлеш исе
таралган, бүген бар халык ураза бәйрәмен бәйрәм итә, кунакка йөрешә, бүләк
бирешә... Яңа яуган ап-ак кар исе кичтән яккан кара мунча исе белән кушыла,
кемнәрдер олы юлга чыгар алдыннан бүген дә иркенләп юынып ала, халык әле
бүгенгә көндәлек авыл тормышы белән яши. Ә иртәгә барысы да үзгәрәчәк.
Чаналарга менеп утырганнан башлап, икенче тормыш, башка яшәү шартлары
башланачак... Моны барысы да белә, әмма ничек буласын чамалыйлар гына,
котылгысыз тәвәккәллек өстенә кешеләрнең йөрәкләрендә бераз хәвеф һәм
шом да бар... Ничек булыр? Ахырга чаклы түзәрләрме? Түзә алмыйча, берәр
җирдә өзелмәсләрме? Һәркем күңеленнән шул сорауларга да җавап эзли иде...
Ә балаларның бер нәрсәдә кайгылары юк, алар Яланкүл урамнарын тутырып,
соңгы тапкыр агач чаналарда шуалар, аякларына киң агачтан ясалган аучы
чаңгылары киеп, урман юлыннан җилдерәләр... Иртәгә бу балалар да ата-аналары
белән ерак юлга кузгалачаклар – урмансыз, карсыз, чаңгы-чанасыз җирләргә...
Әмма татар балалары әле боларны белми, алар бу ак карлар, бу кара урманнар,
49
ҺИҖРӘТ
бу Себер табигате бөтен җирдә дә бар, дип уйлый һәм шуның белән бәхетлеләр...
Кара, Зөлбану белән Хөснибикә дә шул балалар арасында бит, хәер, алар үзләре
дә әле балалыктан чыгып җитмәгән шул! Әмма инде аларның йөзләрендә елмаю
булса да, күзләрендә әллә нинди моң, аерылу сагышы, алар, гүя, туган җирләре
белән мәңгелеккә бәхилләшергә дип соңгы тапкыр урамга уйнарга чыкканнар...
Мөхәммәтҗан карт алар янына килде, Зөлбану белән Хөснибикәнең кар
атышып уйнавын елмаеп карап торды. Ул арада капка астыннан шуып чыгып,
Пүрехан да килеп җитте. Пүрехан – Хөснибикәнең көчек чагыннан карап
үстергән бүре-эте, аны Мөхәммәтҗан карт урмандагы ау алачыгыннан табып
алып кайткан иде. Бияләй кадәр генә иде әле ул вакытта, бер аягы яралы иде,
ишегалдында малайлар белән бергә үсте. Бүре затыннан булгач, Мөхәммәтҗан
карт башта аннан шикләнгән иде, кире урманга җибәрергә дә уйлады, әмма
Пүрехан һәрвакыт йөгереп өйгә кайтты. Бәлки, бер аякка гарип булуы сәбәпле,
урманга түгел, кешеләр янына сыенгандыр, ул анда барыбер ачтан үләр иде.
Хөснибикә белән алар бигрәк тә дуслашты, чөнки башка балалар Пүреханга
кычкырсалар да, Хөснибикә аһылдап аның башыннан гына сыйпый иде.
Шулай итеп, Пүрехан Мөхәммәтҗан картларда яшәп калды, ә Хөснибикә
кияүгә чыккач, берничә көн җир тырнап елады, бу хәлгә түзә алмыйча, ул аны
кияве йортына илтеп куярга мәҗбүр булды. Менә хәзер дә ул Хөснибикәнең
артыннан тагылып йөри, иртәгә нишләр – белгән хәл юк. Иртәгә чылбырга
бәйләп куймый булмас үзен, югыйсә, Хөснибикәдән калмаячак ул...
Өйгә кергәч, ул бу хакта кияве Салихка да әйтте, Пүреханны иртәдән
чылбырга бәйләп куярга кушты. Бу йортта да юлга чыгарга барысы да әзер
иде, кода-кодагыйлар китми-китүен, алар да, Мөхәммәтҗан карт кебек, уллары
белән килененең һиҗрәткә китүенә каршы булдылар. Әмма Салихны үгетләп
кенә кире күндерә торган түгел иде, әллә нинди эчке бер ашкыну белән җыенды
ул бу сәфәргә... Адәм баласын тәкъдире йөртә шул инде, димәк, эчәр сулары,
ашар ризыклары анда булган, шулар тарткан... Алай да, кунаклар җыелганчы,
Мөхәммәтҗан карт киявенә бераз үгет-нәсихәт бирергә булды.
– Башта бик каршы булсам да, инде китүегез белән килештем, кияү, – диде
ул. – Үзең беләсең – Хөснибикәмне йөрәгемнән өзеп алып чит җирләргә
җибәрәм... Мин бит монда аңа ата урынында да, ана урынында да идем. Ул
бит әле балалыктан да чыгып бетмәгән, колынкаем, әнә, Зөлбану кардәше
белән кар атып уйнап йөри... Син аңа каты кагылма инде, кияү, хәленә кер. Ул
бит кая, нәрсәгә киткәнен дә белми, бездән мәңгегә аерыласын да аңламый,
сагынудан саргайса да, моны беркемгә әйтә алмас...
Мөхәммәтҗан картның күзләренә яшь бәреп чыкты, ул аны күлмәк җиңе
белән сөртеп алды. Атаның ничек баласы өчен йөрәге өзгәләнгәнен кияве дә
сизде, чөнки Себер ирләре юкка-барга еламый иде...
– Борчылма, бабай, үзем исән чагында Хөснибикәнең башыннан чәч
бөртеге дә төшмәс, күз яше таммас, мин аны тормыштан да, кешеләрдән дә
рәнҗеттермәм, Алла теләсә! – диде ул. – Инде баласын исән-имин таба күрсен,
икесен бергә карап үстерермен. Үзебез урнашып алгач, сезне дә чакыртырбыз,
бергә-бергә гомер итәрбез әле, бабай!
Киявенең бу сүзләреннән Мөхәммәтҗан картның күңеле күтәрелеп китте.
Әйе шул, нигә әле ул һаман дөнья беткән кебек кара кайгыга батып утыра?
Хөснибикә бер ялгызы чыгып китми бит, янында әзмәвердәй ире бар, ярты авыл,
туган-тумача шунда булачак... Дөньяныкын белеп булмый, Аллаһ насыйп итсә,
бәлки әле үзе дә ул якларны бер әйләнер... Хаҗга да юлны шул Истанбул аша
диләр бит, балаларын бераз аякка бастыргач, андый нияте дә бар Мөхәммәтҗан
картның... Шуңа күрә исән чакта бер-береңне тереләй күмәргә кирәкми, бер
50
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Аллага тапшырырга кирәк, дип уйлады ул. Бәйрәм табыны янында Коръән укып,
кызы белән киявенә фатихасын бирде, аларга хәерле сәфәрләр, хәерле-имин
тормыш теләде, үзләреннән соң иманлы нәсел калдырсыннар, дип, озаклап дога
кылды. Ата кешенең баласына догасы кабул булмыймы соң инде? Кабул булыр,
инша Аллаһ, әмма моның өчен җир йөзендә үк тереләй сират күперләре кичәргә
туры килүе дә бар шул... Һәм ул шулай була да...
«Бәхил булыгыз, туганнар!»
Икенче көнне иртә намазыннан соң Яланкүл мәчете янына бөтен авыл
җыелды – китәселәре дә, каласылары да, ир-атлар да, хатын-кызлар да
шунда агылды. Кышкы көннең сүрән таңы йөрәкләргә бетмәс сагыш салды,
күңелләрне моңландырды, тәннәрне оетты, хәрәкәтләрне салмакландырды...
Әйтерсең лә китүчеләр дә, калучылар да бергә булу вакытын шулай аз булса да
сузарга телиләр, аерылышу мизгелләрен җаннары белән туктатырга омтылалар
иде... Әмма кышкы көн кыска, барыр юл озак, кайчан да бер кузгалырга
кирәк... Тарадан Айтүкә байлар җибәргән олаулар инде кичтән үк авылга килеп
кунганнар иде, Чабаклы һәм Үләнкүлләр, Чарналы һәм Каракүлләр, Кошкүл
һәм Койгалылар һиҗрәт кәрванына олы юлда килеп кушылачаклар, ә янәшәдәге
Аубаткан белән Кумыслы мөһаҗирләре авыл башында көтеп торалар.
Китүчеләр барысы да җылы итеп киенгән – өсләрендә кайры тун,
аякларында киез итек, ирләрнең башларында тире бүрек, хатын-кызларда –
мамык шәлләр... Зур төенчекләр арттагы олауларга салынган, янда – юлда
ашыйсы ризык, күкрәкләрдә – Коръән китабы... Калган барысы да кала...
Җыелган халык алдында Мөхәммәтҗан карт Коръән укып фатихасын
бирде, аннан соң һиҗрәтчеләр башлыгы Юанбаш Мөхәммәди сүз алды.
– Авылдашлар, менә без китәбез инде, хәзер юлга кузгалабыз, – диде ул
авырлык белән, бугазына килеп терәлгән төерне йота алмыйча. – Бәхил булыгыз,
бергә яшәгәндә каты сүзләр әйткән булсак, кичерегез, безгә ачу тотмагыз... Без дин-
ислам хакына туган җирләребезне ташлап китәргә мәҗбүр булабыз, курыкмыйча
ислам динен тотарга телибез, нәселебезнең дә мөселман булуын телибез... Безнең
өчен борчылмагыз, без Аллаһ юлында, Аллаһ ризалыгы өчен шушы юлга чыгабыз,
ни күрсәк тә түзәрбез... Без сезнең өчен куркабыз, бу кяфер арасында калып,
урыска әйләнүегездән куркабыз, авылларыбызның керәшен кырына әйләнүеннән
куркабыз. Әмма безнең, кара урманнарда күмелеп калган бер уч себер татарының,
бохариларның бу кяфер илен җиңәрлек көчебез юк. Шуңа күрә үзебез китәбез...
Ни булса да, бер-беребезгә догада булыйк, кем арасында, нинди заманда яшәсәк
тә, мөселман булып, үзебез булып калыйк! Ә хәзер, олау башлары, атларыгызга
утырыгыз, гаиләләрегезне төягез, юлга кузгалабыз...
Мәчет каршындагы халык дулкындай тибрәлеп куйды, аннан авыл өстенә
үзәк өзгеч моң булып, бәхилләшү авазы булып, тәкъбир тавышы таралды:
Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар,
Ләә иләһә иллә Аллаһу,
Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү.
Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар,
Ләә иләһә иллә Аллаһу,
Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү.
Бу аваз, авыл өстенә генә сыймыйча, кара урманнарга хәтле барып җитте,
кайгы булып, карагайларга килеп уралды, кар каплаган кырлар-болыннар
өстенә ятып сулкылдады, бозлы күлләргә сарылып елады... Аһ ул татарның
51
ҺИҖРӘТ
тәкъбире, ил-дин өчен соңгы сугышка кергән милләт каһарманнарының үлем
күзенә карап әйткән тәкъбире! Чукынмаган өчен тереләй утларда яндырылган
татар ирләренең һәм хатын-кызларының ялкын телләре арасыннан ыңгырашып
әйткән соңгы тәкъбире! Чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән,
монастырьларга ябылган татарларның су төбеннән, тимер читлекләрдән
яңгыраган соңгы тәкъбире! Дин-милләт дигән өчен тимер чылбырларга бәйләп
гомерлек каторгага сөрелгән татарларның җан авазы, мәңгелеккә бәхилләшүе,
дин-милләт өчен көрәшергә соңгы әманәтләре дә бит ул – татар тәкъбире!
Моны шушы фаҗигаләрнең барысын да кичергән милләт кенә аңлый ала...
Һәм менә шул соңгы тәкъбир хәзер Себер күгендә, Яланкүл авылы өстендә
яңгырый... Бәхил булыгыз, туганнар!!! Бәхил булыгыз...
Хатын-кызлар бу изге аваздан күз яшьләрен тыя алмый кочаклашып елаша
башладылар, бер-берләренә соңгы сүзләрен әйттеләр, бирәсе күчтәнәчләрен
бирделәр. Мөхәммәтҗан карт кияве белән кызын Тулпар атын җигеп үзе озатырга
булды, аларны кадерләп чана түренә кертеп утыртты, дилбегәне дә үзе тотты.
Ул чана төбенә кичтән мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә йомшак җәймә
җәйде, кызына таяныбрак барырга кечкенә мендәрчеген дә салырга онытмады.
Кызы Хөснибикә авырлы булганга, ул чанага башкаларны утыртмады, һәрхәлдә
һәр олауга дүрт-биш кеше утырту каралган булса да. Хөснибикә дә әтисе үзе
теккән җыйнак төлке туннан, үзе бәйләгән йомшак мамык шәлдән, ак киез
каталардан курчак кебек, чана түрендә утыра. Хөснибикәдән кала, барысы да
кая барганнарын һәм ни өчен илдән киткәннәрен белсәләр дә, аның телсез-
чукрак балакае әле һаман берни аңламый, зур яшел күзләрендә бераз курку да,
кызыксыну да сизелә... Әмма янында ире һәм атасы булгач, ул барыбер тыныч,
Зөлбану да әнә әти-әниләре белән күрше олауда, тик алар нигәдер бик моңсулар...
Һиҗрәт кәрваны
Ул арада олаулар Умба ягына таба, кыйбла якка карап тезелделәр, һиҗрәт
кәрванының бер башы Ырыслы күл буенда, икенче башы Ям кугы дип аталган
нарат урманына кадәр сузылган иде. Һавада Тайяр Тәһсиненең «Кузгалдык,
җәмәгать! Аллага тапшырдык!» дигән сүзләре яңгырады, һиҗрәт кәрваны
кузгалып китте... Авыл башында бу кәрванга Кумыслы һәм Аубатканнан
килгән олаулар да кушылды, олы юлга таба башка авыллардан да атлы чаналар
чыгып килә иде. Яланкүл халкы авыл башына хәтле мөһаҗирләрне елый-елый
озата барды, хуҗаларыннан аерылган этләр дә олаулар артыннан һау-һаулап
бераз чабып бардылар да, арып һәм аптырап, туктап калдылар. Гомер буе Тара
белән Умба арасында ямщик булып йөргән Айтүкә бай олаучылары һиҗрәт
кәрванын җай гына кыйбла тарафка таба алып киттеләр, инде Яланкүл авылы
да ак томаннар артында күздән югалды...
Мөһаҗирләр шул чагында гына нәрсә югалтуларын аңладылар, юк, бу туган
авылны гына күздән югалту түгел иде, бу – кендек каны тамган җирләрне,
эчкән сулары белән канга сеңгән милли хәтерне, кемлегеңне дә югалтуның
башы иде... Иман хакына, үз теләгең белән, үз-үзеңнән, үткәннәреңнән,
яратканнарыңнан баш тарту иде... Бу югалтулар ачысына бары тик ныклы иман
калканы белән генә каршы торырга, үзеңә дә юкка чыкмаска мөмкин иде...
«Хушыгыз, инде бөтенләйгә хуш-бәхил булыгыз, Туба, Мәртен, Чумарт
атауларында киерелеп печән чапкан болыннар, инде сез татар мөһаҗирләренең
төшләрендә генә шау чәчәктә утырырсыз... Хушыгыз, Ям кугы, Куртайлы,
Койгалы урманнарында аю атып, бүре сугып, җиләк җыеп, эрбет коеп узган
заманнар, хәзер монда без булмабыз инде... Хушыгыз, Яланкүлне чорнап
52
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
алган зәңгәр күлләр – Рәҗәп һәм Каук күлләре, Мәүлет һәм Каргакүл, һәр
елны аккошлар кайта торган Ырыскүл, йөрәк тамырларыбызда шушы күлләр
суының шифа-дәрманын алып китәбез... Без гомер буе, соңгы сулышыбызны
алганчы, туган якның исен-төсен, кышкы саф салкыннарын, язгы дәртле
тамчыларын, җәйге җылы туфракларын, көзге сары яфракларын күңелебездә
сакларбыз, шушы сагыну-җирсү хисен балаларыбызга, нәселебезгә дә
тапшырып калдырырбыз... Хуш, туган җир, бәхил бул, безгә рәнҗеп калма...»
Соңыннан бу аерылу сагышы моң булып татар мөһаҗирләренең җыр-
бәетләренә күчәр, Төркиянең чүл-далаларында яңгырар:
Карлыгачлар очмас карурмандин,
Кара кошлар очып барайды.
Башмагым төшмәс ят җирләргә
Башкынаем китеп барайды.
Карлыгачлар үтмәс кара таудин
Мөһаҗирләр үтеп барайды...
Кара урман башын, әй, кар алган,
Яшь йөрәгем башын сар алган.
Яшь башым белән яшь йөрәгем
Кайгы-хәсрәт өчен яралган.
Иртән лә торып тышка чыксам,
Ай туган ла җиргә, көн туган.
Күрербез Ходайның язганын,
Туып-үскән җирдән лә кем туйган...
Шулчак, барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай
телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә
иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу
дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган
җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау
мылтыкларына ябыштылар – аларны арттан бүре куа килә иде. Әйе, озын
тимер чылбырына уралып, гарип арт аягын карлы юлдан сөйрәп, гәүдәсен
әле алга атып бәреп, әле йомгак кебек тәгәрәп китеп, һиҗрәт олавы артыннан
Пүрехан чаба иде... Качкан, тимер чылбырын өзеп, агач казыгын чәйнәп чыгып
качкан Пүрехан Яланкүлдән, ул менә хәзер балачактан бергә үскән Хөснибикә
артыннан йөгерә, күккә карап улый-улый, җиргә ятып елый-елый, яшел күзле
адәм баласы артыннан йөгерә ул...
– Тимәгез, атмагыз, бу бит Пүрехан! – дип кычкырып җибәрде Мөхәммәтҗан
карт. – Безнең арттан килә ул, чылбырын өзеп качкан, бәгырь...
Ул арада Пүрехан йөгереп килгән уңайга Хөснибикә утырган чанага сикерде,
бәс каплаган борынын аның киез итегенә төртеп, әллә табу сөенеченнән, әллә
тагы югалту кайгысыннан, өзгәләнеп-үксеп шыңшый башлады. Хөснибикә дә
таянып торган җиреннән сикереп торды, Пүреханның башыннан кочып алды,
алар үзләре генә белгән-аңлаган телдә нидер сөйләшәләр иде. Пүреханның да,
Хөснибикәнең дә яшел күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, телсез кыз
белән телсез җанварның сагыш-хәсрәтләре диңгез булып түгелде...
– Ярар, кызым, җибәр Пүреханны, кайтсын өйгә, – дип, Мөхәммәтҗан карт
Пүреханны чанадан төшерергә тырышты, әмма ул куган саен яңадан сикереп
менде.
Хөснибикә дә, атасын тыңлап, кул хәрәкәтләре белән, аһылдый-аһылдый,
Пүреханга китәргә кушты, әмма бүре-эт аны да тыңламады, башын иеп, гарип
53
ҺИҖРӘТ
аягын сөйрәп, чана артыннан баруын дәвам итте, артыннан, шалтырап, тимер
чылбыры ияреп килә иде... Һәм Пүрехан егылып үлгәнче Хөснибикә утырган
чана артыннан барачак иде... Ирләр белән киңәшкәннән соң, Пүреханны да
Умбага кадәр үзләре белән алырга булдылар, аннан олау белән кире әйләнеп
кайтыр, диделәр. Һәм юл буе шулай булды – Пүрехан әле олаулар янәшәсеннән
юыртты, әле кызганып, Мөхәммәтҗан карт аны чанасына алды, ә туктаган
авылларда Пүреханны тагы чылбырга бәйләп куйдылар, ни әйтсәң дә, бүре
затыннан бит, дип уйладылар.
Юл шулай алдан сөйләшенгәнчә дәвам итте – төнгә татар-казакъ
авылларында кунарга тукталдылар, көндезләрен исә такыр кышкы юлдан
шәп кенә җилдерделәр. Намаз вакытлары җиткәндә, Мөхәммәтҗан карт,
чанасына басып, кычкырып азан әйтте, шарты булганда, бергәләп, җәмәгать
намазы итеп, туктап тормаганда, аерым-аерым укыдылар. Шулай итеп, бер
атна дигәндә Умбага килеп җиттеләр, алдан сөйләшенгәнчә, туп-туры Мәтин
байларга киттеләр. Айтүкә байларның уллары да шушы тирәләрдә генә тора
икән, халыкның бер өлешен алар да үзләренә алды. Умбада туганнары, якын
таныш-белешләре булганнар аларга китте, мәчеткә барып сыенучылар да
булды. Әйберләрне бушатып, олаулар кире Тарага һәм Яланкүлгә, башка
авылларга кайтып китте, бары тик Мөхәммәтҗан карт кына, мөһаҗирләр
поезды килгәнче, Умбада калды.
Татар мөһаҗирләре башта Умба-Омскины күргәч, куркыбрак та
калды, чөнки аларның күпчелеге беркайчан да туган авылларыннан читкә
чыкмаган, дөнья күрмәгән, шуңа күрә бу таш кала бераз өркетә иде. Юанбаш
Мөхәммәдиләр поезд мәшәкатьләре артыннан йөргән арада, мөһаҗирләр
әкрен-әкрен генә шәһәргә чыгып, кирәк-яракларын алгалый башладылар.
Йөреп кайткан бере исе-акылы китеп сөйләде – ул урамнарының озынлыгы,
ул базарларында кешенең һәм әйбернең күплеге, ул күз явын алырлык матур
таш йортлар, чат саен алтын тәреләрен ялтыратып утыручы чиркәүләр, алардан
калышырга теләмичә, бер-бер артлы күтәрелеп чыккан мәчетләр дисеңме...
Яланкүл ирләренең кайберләре Тарада булганы бар иде, аларның артык исе
китмәде, әмма Тара – агач шәһәр, ә монда – тоташ таш, дип тел шартлаттылар.
Мөхәммәтҗан карт та кызы һәм кияве белән Умба урамнарын әйләнеп кайтырга
булды, бер уңайдан, таш мәчетне дә карап чыгармын, дип уйлады. Туктаган
урында, Мәтин байларда Пүреханны бәйләп калдырырга уйласалар да, ул
баш бирмәде, ырылдап, сыртын кабартты, күзләреннән ут чәчте. Аны да шул
чылбырыннан тотып, үзләре белән шәһәргә алып чыгарга мәҗбүр булдылар.
Умба, чыннан да, зур таш кала булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт үзе
урыс хәрефләрен әллә ни белми, кияве Салих Тарада бераз өйрәнгән булып
чыкты, бергәләп, урамнардагы язуларны укып бардылар. Монда Себер
губернаторы сарае да, ул яши торган курчак өе кебек йорт та бар икән, ул
театрлар, китапханәләр, чиркәүләрне инде әйтеп тә торасы юк – әллә каян
кукраеп утыралар. Тимер юл вокзалын да барып карадылар – анда халык
кырмыска кебек кайнап тора иде, ә поездлар ике яктан да ажгырып килеп
чыгалар да, дөбердәп, борын төбеңдә туктыйлар. Бу хәлләрне күреп, Хөснибикә
курка калды, чытырдатып иренең кулына ябышты. Пүрехан булып Пүрехан
да, төтенгә батып утырган тимер аждаһаларны күреп, койрыгын кысты,
Мөхәммәтҗан картның аякларына елышты. Ә халык Пүреханның үзеннән
курыкты, чылбырга бәйләнгән әллә эт, әллә бүрене күреп, урысы-татары,
үзбәге-казагы читкәрәк ашыкты, кырын-кырын карап, яннарыннан үтеп китте...
Мөхәммәтҗан картның бу таш урамнан эзләгәне – мәчет иде, һәм ул аны
тапты. Яшел манаралы, алтын гөмбәзле, шактый зур гына бер таш мәчет булып
54
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
чыкты ул. Әле янында килгән-киткән өчен кәрвансарай кебек озын агач йорты да
бар икән, мөһаҗирләрдән дә берничә кеше шунда барып урнашкан икән. Пүрехан
белән мәчеткә кереп булмаганга, Хөснибикәне аның белән урамда калдырып,
Мөхәммәтҗан карт белән кияве кереп намаз укып чыктылар, анда җыелган
казакълар белән бераз сөйләшеп утырдылар. Аларның һиҗрәткә кузгалган себер
татарлары икәнлекләрен белгәч, казакълар кунакка кыстый башлады, юл сәдакасы
дип, хәер бирде, Аллаһ мөсафирларының догаларын алып калырга тырышты.
Дала казакълары дин тотуда алай каты булмасалар да, Аллаһтан куркалар, җае
чыккан саен, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык эшләп калырга тырышалар иде. Алар
Мөхәммәтҗан картка ияреп, мөһаҗирләр туктаган Мәтин байларга, Айтикиннарга
да бардылар, көн саен куен-сарыгын чалып, мөһаҗирләрне туендырдылар.
Хәер, Умбада яшәүче татарлар да, Тара ягыннан Истанбулга һиҗрәт сәфәренә
чыккан милләттәшләре турында ишетеп, алар янына агыла башлады, һәркем
мөһаҗирләргә ярдәм итеп, савап эшләп калырга тырышты.
Ун көнләп Умбада паровоз көтеп ятканнан соң, ниһаять, Барнаулдан
мөһаҗирләр өчен махсус эшелон килде. Ул унике вагоннан булып, шуның
унбере – юлаучылар өчен, уникенчесе мәчет һәм йөкләр өчен билгеләнгән
иде. Вагоннарга исә туган туган белән, авыл авыл белән урнашырга тырышты,
аларның да исемлеге алдан төзеп куелган иде. Мөһаҗирләрне озатырга бик
күп татарлар килгән иде, әйтерсең лә бөтен Умба кубып чыккан! Һәркемнең
кулында китүчеләргә күчтәнәч-бүләк, һәркем иман өчен изге юлга чыккан
һиҗрәтчеләрнең догасын алып калырга тырыша... Вагоннар янында хушлашу
ыгы-зыгысы, бәхилләшү һәм рәхмәт әйтешүләр башланды, гомерләрендә
беренче тапкыр поездга утырган авыл халкына һәркем кулыннан килгәнчә
ярдәм итәргә тырышты. Ул арада ябалак-ябалак кар ява башлады, китүчеләрнең
күз яшьләре белән буталып, сагышлы йөзләрендә эреп таралды, туган якның
соңгы сәламе булып, артларыннан киемнәренә ябышып керде...
Мөхәммәтҗан карт кызы белән киявен вагонга үзе кертеп урнаштырды,
алар аның кыз туганнары һәм Сахибзадә энесе, аларның балалары белән
бергә иде. Инде Умбадагы тормышына бераз ияләнә төшкән, атасының һәм
иренең янында булуына тынычланган Хөснибикә, бу ыгы-зыгыны күреп, тагы
хәвефләнә калды. Ишетмәгәч, ул моның сәбәбен аңламады, сөйләшә алмагач,
кая барабыз, дип сорау да бирә алмады. Аның күңелендә борчу, күзләрендә
курку иде. Әтисе, Пүреханны өстерәп, вагоннан чыга башлагач, ул аның
артыннан омтылды, әмма ире аны җибәрмәде, беләкләреннән кысып тотты.
Хөснибикә поезд тәрәзәсенә капланды, урамда карт атасын күреп, тагы бер
тапкыр аның янына талпынды. Шул чакта поезд каты итеп тартылып куйды,
Хөснибикә чайкалып китте, соңгы тапкыр томырылып атасына карады, нидер
белдерергә теләп, кулларын күтәрде, күкрәгеннән аһылдаган аваз бәреп чыкты...
Эшелон кузгалып китте... Ә кышкы күктән әллә эре кар бөртекләре, әллә яралы
аккошның ак каурыйлары коела иде... Әйтерсең лә салкын Себер шулай итеп
үзенең ятим балалары белән бәхилләшә иде... Әйтерсең лә Мөхәммәтҗан карт
нәселен аккош язмышлары, аккош каргышлары куа килә иде...
Бәнем ялгышларым җиттеме икән –
Ялгыз аккош авыл-лай күгендә?
Аккош каргышлары төштеме икән –
Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә...
Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә,
Коткар нәселемне каргыштан.
Сакла нәселемне ул ялгыштан –
Аккошлардин калган язмыштан...
55
ҺИҖРӘТ
Хөснибикәнең тимер читлектә китеп баруын күргәч, Пүрехан башта
улап күккә сикерде, аннан Мөхәммәтҗан картны өстерәп, поезд артыннан
чаба башлады. Бу үзәк өзгеч күренеш иде – чылбырга бәйләнгән Пүрехан
бәгырьләрне актарып, сулкылдый-сулкылдый улады, ә баласын мәңгегә
югалткан Мөхәммәтҗан карт, үксеп-үксеп елый-елый, аның артыннан
йөгерде... Аның хәле бетте, аяклары тотмый башлады, куллары оеп
чыкты, ул үзен өстерәп диярлек йөгергән Пүреханны тыя алмасын
аңлады, чылбырны ычкындырды да җиргә тезләнде, ак кар өстенә
егылды... Пүрехан атылган ук кебек котырынып чабып китте, артыннан
озын чылбыры сөйрәлде. Пүрехан эшелон артыннан күмелгәнче
йөгерде, тимер юл буйлап ул әле тагы озак аксый-аксый чапты, аннан
кырт кына урман ягына борылды да, күккә карап, тагы озак итеп улап
торды. Куркыныч, шомлы, шул ук вакытта сагышлы-рәнҗүле дә иде бу
тавыш... Аның кеше заты, бигрәк тә яшел күзле, тавышсыз кыз бала
белән мәңгегә бәхилләшүе иде... Пүрехан Мөхәммәтҗан карт янына
кире әйләнеп кайтмады... Бары тик соңыннан Яланкүл авылы тирәсендә
төннәрен ялгыз бүре улавын куркып тыңладылар, иртәләрен аның гарип
аяк эзләре буенча Пүрехан икәнлеген белделәр, әмма ул кешеләр янына
яңадан әйләнеп кайтмады... Ул адәми затларның бу аерылу хыянәтен
аңлый да, кабул итә дә а лмады...
Мөхәммәтҗан карт, Тулпарына утырып, Яланкүлгә бер атнадан соң,
ялгызы кайтып керде. Ул сөйләшмәскә, көлмәскә әйләнде, намазларын укыгач,
кулына үзе ясаган скрипкасын ала да тимер өенә кереп бикләнә. Анда елый-
елый, Сак-Сок көенә, инде телсез кызы Хөснибикәгә багышлап, бәет әйтә, бәет
чыгара иде...
Мәзлүмәм идең, җаным-кызкаем,
Мөсафир кылдың үзеңне, назкаем.
Үгетли алмадык, ятып калмадың,
Олаулар китте тезелеп кыйбладин.
Һуштан ауганчы безләр сыктадык,
Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык.
Күрешә алмабыз Сак белән Соктай,
Сөйләшә алмабыз су белән уттай.
Бәхетең ачылсын инде, балакай,
Ерак илләрдә калдың, колынкай.
Кошлар җиткерсен бәнем сәламем,
Кулда калтырый каурый каләмем.
Хәтфә бишмәтем туя кимәдем,
Газиз кызымны туя күрмәдем.
Маллар табылыр, башың сау булса,
Кайгың таралыр, бәхетең ачылса...
Ә ул бәхет ачылачак иде, ачылачак! Әмма моның өчен актарылып аккан
диңгез суларын кичәргә, кеше менә алмаган биек таулар аша үтәргә, чүлләрдә
пешәргә, җилләрдә өшергә, бер сынык икмәккә, бер йотым суга тилмерергә, иң
якыннарын мәңгегә югалтырга, кеше почмакларында бәрелеп-сугылып йөрергә
– Аллаһ биргән бөтен сынауларны да үтәргә туры киләчәк иде... Хәзергә моны
Себердә калган Мөхәммәтҗан карт та, Төркиягә һиҗрәткә киткән Хөснибикә
дә белмиләр иде...
56
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Һиҗрәт эшелоны
Киттеләр...
Менә бу юлы чынлап киттеләр инде...
Әле Яланкүлдән чыгып киткәндә, Умба белән ике арадагы карлы юллар
буйлап барганда, шау-гөр килеп, Умбада, Мәтин байларда кунак булып ятканда,
бу әле чын мәгънәсендә китү булмаган икән. Барыбер үз илең, аякка нык басып
торган үз җирең, тирә-якта үз халкың иде, ә хәзер бу тимер арбада дыңгырдап
билгесезлеккә очасың, кая барганыңны да белмисең... Авыл халкының
күпчелеге поездга беренче тапкыр утыруы иде, башта куркудан авыз да ача
алмадылар, бер-берләренә сыенып, тын гына утырдылар. Аннан бераз ияләшә
төштеләр, хатын-кызлар вагон тәрәзәләренә капланды, ирләр киңәш-табыш
итте, юл хәстәрләрен күрделәр, балаларга да җан керде, алар вагон буйлап
йөгерешә башлады. Бары тик Хөснибикә генә, өнсез калып, бер почмакта
утыра, Умба вокзалындагы хәлләрдән соң ул һаман аңына килә алмый иде...
Һиҗрәт эшелоны ачы төтеннәр чыгарып кузгалып киткәч, Хөснибикә
читлектәге кош кебек бәргәләнде, Пүрехан белән атасының янәшә йөгергәнен
күреп, алар янына сикереп төшәргә омтылды, әмма ире аның беләгеннән кысып
тоткан иде. Менә Пүрехан чылбырыннан ычкынды, сикереп-тәгәрәп диярлек бар
көченә поезд артыннан ыргылды, Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына
уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып,
Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-
аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Инде Умба
да, бүредән алып үстергән Пүрехан да, телсез-чукрак Хөснибикәнең карт атасы
Мөхәммәтҗан да бик еракта, ак томаннар артында калдылар. Һәм Хөснибикәнең
үзәген өзеп, бәгырен телеп, бер уй үтте, бу – аерылышу иде... Бу – атасы, туган
авылы, анасының кабере, узган тормыш белән мәңгегә аерылышу иде. Һәм ул
аларны инде беркайчан да күрмәячәк иде...
Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул,
ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый,
өнсез калып, бер почмакта утыра. Юк, утырмый, әйтерсең лә, балачактагы кебек, су
төбенә төшеп китте, күл төбенә төшеп ятты. Ул чакта аны, тешләре белән күлмәк
итәгеннән өстерәп, күл төбеннән Пүрехан алып чыккан иде. Ә хәзер Пүрехан
да юк, атасы да ак кар өстендә егылып калды, тимер арба, чайкала-чайкала,
аны алардан аерып алып китеп бара... Хөснибикә, чарасызланып, тагы вагон
тәрәзәсеннән тышка карады, ә анда кар каплап киткән ала-кола дала, анда-монда
тырпаеп утырган камыш сабаклары гына күзгә чалынып кала, урыны-урыны белән
бәс сарган агачлар да күренеп китә... Авыллар да юк, Яланкүл дә юк, Яланкүл
янындагы эрбет-карагай урманнары да, хәтта күлләр дә юк... Ап-ак дала, шул ап-ак
даладан язмышына таба һиҗрәт кәрваны чаба, йөзләгән татар, дин-ислам хакына,
туган-үскән җирләрен калдырып, билгесез илләргә китеп бара...
Кемнеңдер йомшак кына орынуыннан, Хөснибикә сискәнеп китте, борылып
караса, елмаеп басып торган Зөлбану кардәшен күреп, уянып киткәндәй булды.
Зөлбануның нур чәчеп торган йөзе, ярату һәм кызгану белән тулган зур яшькелт
күзләре Хөснибикәне яңадан бу дөньяга кайтарды, үзенә тартып торган күл төбе
әллә кайда – еракта калды, аның белән бәйле хатирәләр дә таралып, артка чигенде.
Әйе, Хөснибикә Яланкүлдә түгел иде, аккошлар оя корган Ырыскүл дә түгел бу,
һәм ул да күл суында түгел, үзен алып китеп барган тимер арбада чайкала... Әмма
ул монда үзе генә түгел бит, әнә ире Салих нәрсәләрнедер урнаштырып, барлап
йөри, вакыты-вакыты белән, борчылып, Хөснибикә ягына карап ала. Әнә әтисенең
кыз туганнары Мәхсүрә һәм Мансура апалары, энесе Сахипзадә әкә, менә янында
57
ҺИҖРӘТ
елмаеп Зөлбану басып тора... Ярты авыл монда икән бит, ул ялгыз түгел, әмма
әтисе генә юк, үз туганнары гына юк, алар анда калдылар...
Хөснибикә кул хәрәкәтләре белән Зөлбанудан шулар турында сорады, ни
өчен биредә әтисенең һәм туганнарының юклыгын, үзләренең кая барганын
белергә теләде. Зөлбану да үзе белгәнчә аңлатырга тырышты, бер күккә,
бер җиргә төртеп күрсәтте, Аллаһ, иман, диде, шуның хакына чит җирләргә
күчеп китүләрен әйтте. Аның кул хәрәкәтләреннән күренгәнчә, бара торган
җирләре бик ерак икән, әмма бик матур ди, анда җәен-кышын җимешләр үсеп
утыра, былбыллар сайрап тора ди, Себердәге кара урманнар урынына җәннәт
бакчалары шаулый ди... Боларны азмы-күпме аңлагач, Хөснибикә тагы уйга
калды, нигә шундый матур, рәхәт урынга аның әтисе һәм туганнары күчми
икән соң? Аның әтисе бит дөньяның иң акыллы кешесе, барасы җирләре алай
яхшы булгач, ул да анда китәр иде, Себернең ак карын кочаклап, егылып ятып
калмас иде... Әмма Хөснибикә болар турында Зөлбануга аңлатып тормады,
чөнки бу сорауларга барыбер аның да җавабы булмас иде. Зөлбану белән
аралашып алгач, ул барыбер бераз тынычланды, ул арада янына Мәхсүрә һәм
Мансура апалары да килеп җитте, кул астында булган нәрсәләр белән тамак
ялгап алдылар, озын юлга яраклашу-җайлашу хәстәрен күрә башладылар.
Әйтмәсәләр дә, һәркемнең уй-хәсрәте үзе белән иде, һәркем авылда иң
якыннарын калдырып киткән, ни әйтсәң дә, җаннарның яртысы анда өзелеп
калган иде... Хатын-кызлар яшеренеп кенә сызланды-елады, ирләр, үз хәлләрен
күрсәтмәс өчен, эш тапкан булып, вагон араларында әрле-бирле килде, бала-
чага, мондый кысынкылыктан һәм тарлыктан гаҗиз булып, тәрәзәләргә
сарылды, алар хыялларында булса да ак дала буйлап тәгәрәделәр, билгесез
язмышлары каршына йөгерделәр...
Кышкы көн кыска, ул арада өйлә намазы вакыты да килеп җитте, сәфәрдә
булгач, аны икенде белән бергә кушып укырга булдылар. Ирләр уникенче
вагонга юнәлде, карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар хәзергә үз
вагоннарында калды, шунда укырга булдылар. Уникенче вагонның кырый-
кырыйларына сандык-әрҗәләр өелгән иде, уртасы исә буш, юлчылар өчен
махсус шулай көйләнгән. Хатын-кызлар башта барып, аны тәртипкә китереп,
юып чыктылар, идәннәргә үзләре тукыган паласлар җәелде, җылы булсын
өчен, астына киез дә салып калдырылды. Уникенче вагон шунда ук ямьләнеп
китте, Яланкүл мәчетенә охшап калды. Бу юлы намазда Юанбаш Мөхәммәдине
имам итеп билгеләделәр, аннан чиратлап имамлык итәргә булдылар. Инде
туган авыллардан чыкканнан бирле намазлар кыскартылып, сәфәр намазы
итеп укыла иде, өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне дә бергә кушып
укыдылар, бу юлчылар өчен бик җайлы булды. «Вакыт иркен булганда, бәлки,
барысын да тулысынча укырга кирәктер?» диючеләргә белемлерәк кешеләр:
«Бу – Аллаһның мөсафирларга бүләге, бүләкне кабул итмәү рәхмәтсезлек
булыр иде», дип җавап бирделәр. Бу юлы да өйлә белән икенде бергә укылды,
аннан соң ирләр, таралышмыйча, бераз киңәшеп алырга булдылар.
– Җәмәгать, инде урнаштык, исән-имин кузгалып киттек, Аллаһ ниятләгән
урыннарыбызга сау-сәламәт барып җитәргә насыйп итсен! – дип башлады
сүзен Төхфәтулла улы Мөхәммәди Юанбаш. – Юлыбыз әле шактый озын,
атнадан артык барасы. Миндә тәкъдим бар – хатын-кызлар үзләре аерым
вагоннарда барсыннар, ирләр – аерым. Чөнки күрәм, хатын-кызларыбыз чит
ирләрдән бик уңайсызланалар, киенә-чишенә дә алмыйлар, ятып торырга да
кыенсыналар. Әйдәгез, бу вакытта гаиләләребездән аерылып торыйк, кирәк
тапсагыз, әнә, ишек төбендә очрашыгыз, тукталышларда хәл итәсе нәрсәләрне
хәл итегез. Кыз балалар әниләре белән калыр, малайлар – әтиләре белән. Әгәр
58
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
дә ки вагонда гел туганнар һәм мәхрәмнәр генә икән, ул чагында бергә дә
мөмкин, әмма вагон тутырырлык туган-тумача юктыр дип беләм.
Ирләр гөрләшеп алдылар, алар үзләре дә чит хатын-кызлар белән бер
вагоннарда барырга уңайсызланалар, бу турыда ничек сүз башларга гына
белмиләр иде. Рәхмәт Юанбаш Мөхәммәдигә, хәлләренә керде, шулай
итәсе булыр, диештеләр. Кулга каләм тотып, ак кәгазьгә язып, вагоннарны
бүлештеләр, һәр вагонга бер җаваплы кеше билгеләделәр. Яшьрәкләргә дә эш
табылды – алар станцияләрдә поезддан төшеп, халыкка ашарга-эчәргә алып
менәргә тиешләр, моның өчен һәркемне йөгертеп булмый. Тукталышларда
бигрәк тә сак булырга кушылды – беркем рөхсәтсез беркая китәргә тиеш түгел,
аяк язарга ишек төбенә генә чыгып басасы, бу бигрәк тә хатын-кызларга һәм
балаларга кагыла. Инде атна-ун көн шактый озак вакыт, аны бушка уздырырга
ярамас, намаздан соң – ирләр, намаз араларында хатын-кызлар, балалар,
уникенче вагонга җыелып, вәгазь тыңларга, дәресләр алырга дип киңәшелде.
– Синнән сорыйм әле, Мөхәммәди әкә, күңелемдә калмасын – бер һиҗрәткә
дип юлга чыккач, кире кайтырга ярыймы?
Бу сорауны Хөснибикәнең ире Салих бирде, барысы да аптырап аның
ягына борылып карады.
– Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки үзегез күрәсез, хатыным Хөснибикә бик
газаплана, корсагындагы баласына зыян килмәсен, дим. Ул бит башкалар кебек
түгел, берни белми, кая барганын, нигә атасын, туганнарын, авылны ташлап
чыгып киткәнне аңламый, шуңа күрә бик сызлана, мескенем... Үзегез беләсез,
каенатай аны җибәрергә теләмәде, мин каты торганга гына бу юлга кузгалдык.
Аларның Умбада йөрәк өзгеч аерылышулары җаныма тынгылык бирми, үземне
гел гаепле кебек хис итәм. Күңелемә шик килде... Тора алырбызмы икән без
анда, бөтенләй чит-ят илләрдә? Барыбыз да саргаеп үлмәбезме икән?
Кайберәүләр мондыйрак сорауларны инде Умбада ук бирә башлаганнар иде,
хәтта Аубаткан һәм Яланкүлдән берничә гаилә Умбадан кире авылларына да
кайтып китте. Нишлисең, һәркем үзе хәл итә, беркемне дә мәҗбүриләү юк. Юл
җиңел түгел, әле анда ни көткәнен дә беркем белми, шуңа күрә икеләнүчеләр
дә күренә башлады. Әмма һиҗрәт – икеле-микеле уйный торган нәрсә түгел, бу
– бик җитди эш, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, дин-ислам хакына башкарыла
торган гамәл. Күңелгә шик кергән икән, аны бары тик дин-исламга таянып кына
аңлатырга һәм таратырга мөмкин. Төхфәтулла улы Мөхәммәди шулай эшләде дә.
– Һиҗрәт нияте белән бер юлга кузгалгач, кайтып-китеп йөрүләр юк инде
ул, Салих энем, – диде ул. – Әлбәттә, ярты юлдан борылып кайтып китәргә
дә була, Умбада кайберәүләр шулай эшләде дә, аларның шул вакыттан инде
һиҗрәтләре өзелде... Барып урнашкач, кайтып-килеп ике арада йөрсәң дә, ул
инде һиҗрәт булмый, үзеңә җайлыны эзләп йөрү була. Без бит Аллаһ ризалыгы
өчен, динебезне саклап калу өчен шундый авыр юлга кузгалдык, менә шушы
иман хакына барысына да түзәргә тиешбез. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд
саллаллаһу галәйһиссәламне искә төшерегез, һиҗрәт бит аннан башланган! Мәккә
кяферләренең җәберләүләренә түзә алмыйча, дин-исламны саклау һәм тарату
өчен, илле өч яшендә туган җирен, якыннарын калдырып, Ясрибкә, ягъни хәзерге
Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Дөрес, аңа кадәр ул аз санлы Мәккә
мөселманнарын, үлем-җәбердән саклап калу өчен, яшерен генә башта Хәбашстанга,
аннан Мәдинәгә күчерттергән була. Әле безнең арттан куа чыгучы, эзәрлекләүче
юк, ә Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезнең дә, аңа ияргән мөселманнарның да
теңкәләренә тигәннәр, эзәрлекләгәннәр, төрлечә кимсеткәннәр, үз ялган диннәренә
аударырга тырышканнар. Пәйгамбәребез Кәгъбәтуллада намаз укып утырганда,
ул сәҗдәгә киткәч, аның өстенә тизәкле тирес тә ташлаганнар, ләгыйньнәр! Бу
59
ҺИҖРӘТ
явызлар хәтта ки сөекле пәйгамбәребезне үтерергә ниятлиләр, план коралар, әмма
Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша аңа бу хакта җиткерә, кяфер-мөшрикләр аны
үтерә алмыйлар. Сәфәр аеның егерме җиденче көнендә пәйгамбәребез хәзрәти Әбү
Бәкер белән бергә, Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә ниятләп, юлга кузгалалар. Мәккә
мөшрикләре пәйгамбәребезне өендә таба алмагач, артларыннан куа чыгалар,
ниятләре – юлда тотып үтерү була. Юлчылар исә ул вакытта Мәвер тавында бер
куышка кереп яшеренәләр, Аллаһ әмере белән, бу тау тишеген шунда ук үрмәкүч
пәрәвез белән чорнап ала, күгәрченнәр оя кора һәм күкәй сала... Бу Аллаһның
бер хикмәте, рәхмәте була инде... Куа килүчеләр тау куышына килеп җиткәч,
аларның аяк тавышларын ишетеп, Әбү Бәкер бик нык курка, хәзер тотып алып,
сөекле пәйгамбәребезне үтерерләр инде, дип кайгыра. Моны күреп, Мөхәммәд
галәйһиссәлам аңа әйтә, «Син кайгырма, Аллаһ безнең белән», ди. Нәкъ шулай
була да – куа килүчеләр пәрәвез сарган тау тишеген күреп, монда күптән кеше аяк
басмаган икән, дип, борылып китеп баралар. Пәйгамбәребез өч көн, өч төн шушы
тау куышында гыйбадәттә үткәрә, Рабигүл-әүвәл аеның беренче дүшәмбесендә
аннан чыгып, Мәдинә тарафына юнәлә. Моны ишетеп, Мәккә мөшрикләре аны
тагы куа чыгалар, әмма Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле пәйгамбәрен явызлар
җәберенә бирми, алар Әбү Бәкер белән исән-имин Мәдинәгә килеп җитәләр. Ә
Мәдинә халкы пәйгамбәребезне урамнарга чыгып, бик сөенеп каршы ала, һәркем
аны үзенең кунагы итәргә хыяллана. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган башка
мөселманнарны да Мәдинә халкы үз туганнарыдай якын күрә, йорт-җирен,
ризыгын бирә, ислам динен Мәккәдәге кебек, яшермичә, ачыктан-ачык тотарга
шартлар тудыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам Мәдинәгә
күчеп килү белән, биредә тиз арада ислам дине тарала башлый, беренче ислам
дәүләте дә монда төзелә, соңыннан мөселманнар Мәккәгә барып та аны сугышсыз
яулап алалар. Менә үзегез уйлап карагыз инде, әгәр пәйгамбәребез һәм башка
мөселманнар Мәккәдә калган булсалар, аларның язмышы ничек булыр иде? Дин-
исламның язмышы ничек булыр иде? Дөрес, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне
дә, динебезне дә саклар иде, әмма тагы күпме газаплар күрер иде алар? Димәк,
һиҗрәт әмере аларга Аллаһтан булган, безгә дә бу уйларны Аллаһ күңелебезгә
салды, шуңа күрә, мондый җаваплы юлга чыккач, икеләнмик инде, туганнар!
Ир-атларның бер өлеше бу хәлләр турында ишетеп белсә дә, күпчелек
халык Юанбаш Мөхәммәди сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлады. Әйе, бер
караганда, аларның хәлләре әле Аллага шөкер, арттан куа килүчеләр юк, эссе
чүлләрдә дөягә атланып та үтмиләр бу юлларны, тимер атларда гаиләләре
белән җилдерәләр... Анда да ярдәм итәрләр, инша Аллаһ, мөселманнар янына
баралар бит, Мәдинәдәге ансарлар кебек, аларны да ташламаслар... Ә менә
бер баргач, яңадан илгә кайтып-килү мәсьәләсендә кайберәүләрендә барыбер
сораулар калды. Салих тагы шул сорауны күтәрде:
– Мөхәммәди әкә, пәйгамбәребез соңыннан Мәккәгә кайткан түгелме соң,
безгә Тара мәчетендә шулайрак сөйләгәннәр иде, – диде.
– Әйе, Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә килгән, әмма ул Хаҗ кылу өчен
генә анда барган, соңыннан Мәдинәгә кайтып киткән, – дип җавап бирде
Юанбаш Мөхәммәди. – Ул бит үлүен дә Мәдинә шәһәрендә үлгән, шунда
күмелгән дә... Күрәсезме, хәтта ул да, инде Мәккә халкы иман китергәч тә,
аларны гафу иткәч тә, яңадан анда кайтмаган, чөнки ул Мәдинәгә һиҗрәт нияте
белән, дин-ислам хакына күчеп киткән булган һәм шунда калган да... Безгә дә
пәйгамбәребез сөннәтен тотарга кирәк. Әлбәттә, дөньяда төрле хәлләр булырга
мөмкин, Умбадагы кебек, кире борылучылар да булуы бар, әмма ул чагында
алар һиҗрәт савабыннан мәхрүм кала инде...
Шулай сөйләшеп, вәгазьләшеп утырып, ахшам җиткәнне дә сизмичә
60
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
калганнар, азан әйтеп, камәт төшереп, тиз генә намазга бастылар. Намаздан
соң, алдан сөйләшенгәнчә, вагоннарда урыннарны алыштылар – ирләр ирләр
белән, хатын-кызлар үзләре аерым урнашты, балалар да шулай бүленде.
Таң алдыннан исә беренче зур станциягә – Кызылъяр-Петропавелга килеп
җиттеләр, эшелон монда шактый гына торасы икән, ир-атлар төшеп, аяк язып
алырга, һава суларга булдылар. Хатын-кызлар исә, башта куркыбрак торсалар
да, паровоз озак тора, дигәч, ирләре янына төшеп, бер-берләренә азык һәм
кирәк-яракларны бирештеләр, үзара киңәшеп тә алдылар. Ул арада балалар
да батыраеп, берәм-берәм баскычлардан сикерешеп төшә башладылар, ата-
аналары аларны каравылларга ашыкты, шулай итеп, һиҗрәт составы тирәсендә
йөзләгән кеше җыелган мәйдан барлыкка килде.
Аларны күреп, әллә кайчаннан биредә яшәүче казакълар һәм татарлар
йөгереп килеп җитте, алар Тара татарларының дин-ислам хакына госманлы иленә
китеп барулары турында инде ишеткәннәр иде, һәркем бу мөһаҗирләрне күреп
калырга ашыкты. Казакълар – бик юмарт, ихлас халык, алар шунда ук итен-маен,
күчтәнәчләрен күтәреп килеп җиттеләр, аны сөенә-сөенә, Аллаһ ризалыгы өчен,
дип, китүчеләргә тарата башладылар, аларның хәер-фатыйхасын, догаларын
алып калырга тырыштылар. Бер-берләрен моңа кадәр күрмәгән-белмәгән
кешеләр кочаклашып күрештеләр, елап аерылыштылар, чөнки гасырлар буе
бергә яшәп, алар инде туганлашып беткәннәр иде... Һиҗрәткә китеп барган
татарларны Себер урманнары гына түгел, кар каплаган казакъ далалары да,
шушы далаларның чын хуҗасы булган казакъ халкы да бәхиллеген биреп,
елап озатып калды... Әмма татарларның авылы-авылы белән кубарылып, туган
илләрен ташлап китеп барулары дала казакъларының күңеленә шом салды.
Татарлар, бигрәк тә бөтен урман-дала халкына гыйлем биргән укымышлы
бохарилар юкка гына болай кузгалмаслар, димәк, илдә ниндидер афәтләр көтелә,
дип уйлады алар. Үзләренең олылары, укымышлы муллалары белән дә бу хакта
киңәшеп карадылар. «Ил өстенә кызыл кыргын килә», диде Тараз якларында
яшәүче бер акыл иясе, ягъни, кызыл террор, әмма моңа кадәр әле нәкъ ун ел
вакыт бар иде...
Һиҗрәт эшелоны, Кызылъярдан акрын гына кузгалып, Курган-Чиләбе
якларына юл алды, аннан соң Урал таулары, Уфа-Самарлар булыр, алардан
соң – Рәзән-Мәскәүләр, ә Мәскәүдән – Хаҗибәйле-Одесса, Кара диңгез
аша – Истанбул... Юл әле бик ерак, ул әле башлана гына, шуңа күрә, иманга
зәгыйфьлек китермичә, саулыкны саклап, шушы тәртипләргә өйрәнеп һәм
түзеп, барасы да барасы... Вагон араларында интегеп йөрмәс өчен, Кызылъярда
туктап торганда ук, хатын-кызлар һәм балалар уникенче вагонга керделәр,
Зәйнәп абыстай аларга бераз үгет-нәсихәт биреп алырга булды. Хөснибикә
белән Зөлбану да биредә иде, Хөснибикә ишетмәсә дә, башкалардан аерылып
каласы килмәде. Балалар исә бу кадәр иркенлектән башта аптырап калдылар,
аннан идәнгә җәелгән келәмнәр өстенә ятып, тәгәри-уйный башладылар. Алар
шулай бераз кан тараткач, Зәйнәп абыстай барысын да каршына тезеп утыртты,
әниләре дә балалары янына чүмәште. Яшьрәк кызлар, баласыз киленчәкләр
аерымрак утырды, һәркемнең үз ишләре белән күбрәк аралашасы килә иде.
– Менә озын юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр шулай үзебез генә
иркенләп җыйнала алдык, Аллаһка мең шөкер! – дип башлап китте Зәйнәп
абыстай сүзен. – Үзегез беләсез, хатын-кыз таифәсенең ирләргә белдерергә
уңайсызлана торган нечкә яклары да бар, андый вакытта, бер-беребез белән
киңәшик, ярдәм итешик... Безгә әле барып урнашканчы ирләребез белән аерым
яшәргә туры киләчәк, моңа да ияләнергә кирәк. Ашау-эчү мәсьәләләрен һәр
вагонда уртак хәл итәрбез, кемдә нәрсә бар – бүлешербез. Тәһарәткә су бар,
61
ҺИҖРӘТ
әмма зурлап юынулар урынга барып җиткәч, тәмам урнашкач кына булачак,
анысына да әзер булып торыгыз. Юлда чисталыкны саклау бик мөһим, Аллам
сакласын, авырып китсәк, монда өебез түгел, кул астында әллә нәрсә юк...
Шулчак Таһирә апа дип йөртелгән Кумыслы хатыны сүзгә кушылды:
– Мин үзем белән барысын да алдым, Зәйнәп абыстай, – диде ул. – Китәбез,
дип, җәй буе дару үләннәре җыеп киптердем, салкын тигәннән дә күп, ә эч
киткәннән һәм катканнан агач кайрыларын төеп әзерләдем, төнәтмәләрем дә
бар... Пешкән-янганнан төрле майлар да алдым. Алар барысы да үзем белән,
төенчегемә сыймаганнары менә бу әрҗәләрдә.
– Бик яхшы булган, Таһирә апа, – диде Зәйнәп абыстай. – Син алайса
авыруларның яныңа килгәннәрен көтеп торма инде, һәр көн иртә-кич хатын-
кыз вагоннарын әйләнеп, урап чык... Үләннәреңне дә үзең белән ал. Кем
ютәлли, кем чирли, кем уттай яна – барысын да тикшереп-белеп тор, бигрәк
тә балаларны кара... Сез дә бер-берегезгә күз-колак булыгыз, хатыннар,
чирегезне яшермәгез, чөнки урыны-вакыты андый түгел. Балалар дигәннән,
монысын инде аналарына әйтәм – нык карагыз аларны. Сикереп-уйнап имгәнә
күрмәсеннәр, гарип калмасыннар. Бигрәк тә станцияләрдә балаларыгызны
кулыгыздан ычкындырмагыз, урамга чыксагыз, җылы итеп киенеп чыгыгыз.
Каты чир-зәхмәт аркасында һиҗрәтегез дә өзелүе бар, Аллам сакласын!
Хатын-кызлар гөжләшеп алдылар, бу хәтле озак әзерлекләр белән, бу кадәр
авырлыклар белән башланган сәфәрнең шулай өзелүен берәү дә теләми иде.
Әйе, юл бик җитди, җаваплы, әмма билгеле бер тәртип белән яшәсәң, ашау-эчү,
чисталык кагыйдәләрен сакласаң, исән-имин барып җителер, инша Аллаһ! Әнә
Зәйнәп абыстай да шуларны раслый, моның өстенә, икеле-микеле уйлардан
да арынырга, Аллаһка тәвәккәллек кылырга куша. Зәйнәп абыстай үзе белән
Коръән китабын да алган икән, хатын-кызлар бераз тынычлангач, матур-
моңлы тавыш белән укый башлады. Хатын-кызларның күбесе дини белемле
иде, алар абыстай артыннан пышылдап кына кабатлап бардылар, вагон-мәчет
илаһи бер нур белән тулды... Аннан Зәйнәп абыстай балалардан белгән аять-
сүрәләрне укытты, алар аерым-аерым да, бергәләп тә җырлый-җырлый, суза-
көйли, тәгәрмәч тавышларын да уздырып, урамда улаган буран тавышларын
да күмеп, Коръән укыдылар... Бу мизгелләрдә инде еракта калып барган туган
авыллар да, әле барып җитмәгән төрек иле дә, артта калган авырлыклар, алда
көткән билгесезлекләр дә алар өчен юк иде... Һиҗрәт эшелонының уникенче
вагонында, туң җир белән салкын күкне тоташтырып, изге Коръән аятьләре
яңгырый, мөһаҗирләр исә илаһи нур эчендә йөзәләр иде...
Зәйнәп абыстайның бик оста сүз остасы, чичән икәнен дә белгән балалар
аннан әкият сөйләвен дә сорый башладылар. Яланкүлдә вакытта, җәйләрен,
малларны көтүдән каршы алганда, ул авыл балаларын күл буена җыеп, матур-
матур хикәятләр, борынгыда булып үткән хәлләрне сөйли иде. Күпме буын
балалар Зәйнәп абыстайның әкиятләрен тыңлап үсте. Хәер, аларны әкият
дип тә әйтеп булмый, барлык вакыйгалар да шушы тирәләрдә булган, дип
ышанып тыңлыйлар иде балалар. Ул бөтен Себер белән идарә иткән ханнар-
солтаннар дисеңме, ил-җирләр өчен барган каты сугышлар, аягүрә үлгән
батыр каһарманнар дисеңме, дошманга бирелмичә, манаралардан ташланган
ханбикәләр дисеңме – тәннәр чымырдап торырлык, гомер онытылырлык
түгел! Зәйнәп абыстайның шуларны сөйли башлаганын көтеп, балалар идәнгә
җайлап сузылып яттылар, олыраклар аның тирәсенә якынрак килеп утырды,
чичәнә хикәятен башлады...
– Борын-борын заманнарда түгел, әле безнең бабайларның бабайлары
заманында, Себернең патшасы Күчем хан булган... Карттәйләр сөйлиләр иде
62
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
– аның җирләре Алтайдан Урал тауларына кадәр җәелгән, котыптан кыпчак
далаларына кадәр сузылган... Бу тирәдәге бөтен халыклар – иштәге-нугае,
кыргыз-кайсагы аңа буйсынган, татарлар кул астында булган, Күчем хан аларның
берсен дә рәнҗетмәгән. Динебезне ныгытыр өчен, Бохарадан ярдәмчеләр
чакырткан, ислам динен таратырга Себергә йөзләгән мөселман килгән.
Себер җире киң икән, Күчем хан шундый ир икән,
Себер-йортта бер икән, милләтенә тиң икән,
Ирекле кеше ул булып, илне тотар ир икән!
Күчем хан илдә бер икән, ир сыртланы ир икән,
Милләтенең баласы – татарына тиң икән!
– Халкыбыз бай яшәгән, дәүләтебез нык булган, урманнарда киек, суларда
балык гөжләп торган, хан бар кешене дә тигез күргән. Әмма Урал аръягындагы
төкле урыслар бу җирләрне, бу байлыкны бездән тартып алырга теләгәннәр,
кяфер патшасы Себергә үзенең яугирләрен җибәргән. Алар кеше үтерә торган
утлы таяклар белән килгәннәр, безнекеләрдә ук та җәя, сөңге дә кылыч кына
булган... Борынгыларның бәет-мөнәҗәтләрендә бу хакта менә ничек әйтелә:
Себер-йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Күчем хан әйткән көн килде,
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде,
Татар иле камалды.
– Башта Йармак дигән канэчкеч атаманнары башкалабыз Искәрне басып
алган, ул тирәдәге халыкны баш өсләрендә кылыч тотып көчләп чукындырган,
чукынмаганнарны үтергән. Күчем хан яугирләре Искәрне камап алган, урыслар
анда ачтан кырыла башлагач, Йармак аннан чыгып качарга омтылган, Күчем
хан аны куып җитеп үтергән. «Эткә эт үлеме!» дигән. Әмма урыслар барыбер
Күчем ханга, татарларга тыныч яшәргә ирек бирмәгәннәр, Себер өстенә яу
артыннан яу җибәргәннәр. Урыслар килгән бер җиргә кәлгә салып куеп, аны
утлы корал белән саклый башлаганнар, якын-тирә авылларны талаганнар,
үзләренә буйсындырганнар. Безнең Торада да элек Күчем ханның ыстаны
булган, ул җәйләрен биредә яшәгән, әмма урыслар аны да басып алганнар.
Күчем хан ун-унбиш ел буе кулына кылыч тотып бу басып алучылар белән
сугышкан, картайган, сукырайган, әмма урысларга үз теләге белән бирелмәгән,
иманын сатмаган. Ул соңрак безнең Иртыш буйларыннан Уба елгасы буйларына
чигенергә мәҗбүр булган, аның шәһәрләре анда да булган. Инде кяферләрдән
еракта, Бараба далаларында бераз тын алыйм, көч җыйыйм, дип уйлаганда,
урыс яугирләре аның җәйге ыстанына таң алдыннан, көтмәгәндә һөҗүм итеп,
утлы таякларыннан бар халыкны диярлек кырып салалар, үтерәләр. Бу канлы
сугышта Күчем хан каты яралана, аны яугирләре һәм уллары Убаның теге
ягына алып чыгып китәләр, ә исән калган гаиләсен, балаларын, хатыннарын,
киленчәкләрен урыслар әсир итеп алалар һәм башкалаларына алып китеп
чукындыралар. Күчем хан каты яралардан үлә, улларына, нәселенә кяферләрне
Себердән кууны әманәт итеп әйтеп калдыра, ислам динен һәм милләтебезне
васыять итә.
Каршына урыс килгәч, алдында үлем күргәч,
Анда әйтте Күчем хан:
63
ҺИҖРӘТ
– Үлем белән куркытмаң, курка торган уем юк!
Үлем туры килә икән, котыла торган буем юк!
Илем өчен илсенеп, җирем өчен җирсенеп,
Көрәшкәнне милләтем аңладымы – белалмам!
Аңламаса халыгым, аңлатмастан үлалмам!
– Бабайларның сөйләве буенча, Күчем ханның уллары һәм оныклары, ул үлгәч
тә әле, бик озак еллар урысларга каршы сугышалар, ләкин аларны җиңә алмыйлар.
Алар да безгә дәүләтне, динне һәм милләтне васыять итеп бу дөньядан китә...
Татарлар Себердә яңадан дәүләтне торгыза алмыйлар, әмма динне һәм милләтне
шушы көнгә хәтле саклап яшиләр. Дөрес, динебезгә, динебез аша милләтебезгә
күп һөҗүмнәр булды, халкыбызның бер өлеше көчләп чукындырылды һәм урыска
әйләнде, хәзер менә калганнарын да шул хәл көтә... Безнең аларны җиңәрлек
көчебез юк, шуңа күрә үзебез китәбез... Иманны саклап калу өчен, урыска әйләнмәс
өчен, туган җирләребезне калдырып, дөнья читенә чыгып киттек, оланнар... Бу
тарихны, бу дастанны беркайчан да онытмагыз, кайда гына яшәсәгез дә, аны
нәселегезгә тапшырыгыз. Әйе, без – дин-ислам хакына ерак илләргә һиҗрәт
кылучы мөселманнар, әмма шул ук вакытта без әлмисактан бирле Себердә яшәгән,
биредә дәүләтләр тоткан һәм аларны югалткан бөек һәм фаҗигале язмышлы халык
– татарлар да... Менә шушы ике нәрсәне онытмасагыз – дин һәм милләт – аларга
гомер буе тугры булсагыз, тагы ханлы да, данлы да булырбыз, Аллаһ теләсә!
Себер иле киң икән, татарның гөле икән,
Пәйгамбәрләр заманыннан намазлы җире икән,
Милләтенең сөйләме дә былбыллар теле икән,
Себер шундый ил икән!
Татарына тиң икән...
Котыплардан кыпчаккача тәхет тоткан җир икән!
Дәүләт тоткан ил икән!
Күчем хан шундый ир икән –
Татар өчен сугышта арысланга тиң икән!
Зәйнәп абыстай бүген «Күчем хан» дастанын бигрәк тә йөрәкләргә үтәрлек
итеп әйтте, бу аның илдән китүчеләргә васыяте кебек тә яңгырады. Әйе, олы як
кая барса да, кайда яшәсә дә, үзләренең кем икәнлекләрен, кайлардан килүен
беркайчан да онытмаячак, үлгәнче истә тотачак... Ул гынамы, – алар Себер
елгаларындагы җәелеп аккан язгы ташуларны, актарылып өскә чыккан боз
тауларын, язын авыл өстен тутырып очкан аккошларны, җәйге йомшак җилләрне,
авыл урамнарын иңләп кайткан мал көтүләрен, сандугачлы таңнарын, көзге
урманнарның, үзәк өзеп, моңлы шаулавын, сазлык-әрәмәләрдә тәгәрәп үскән мүк
җиләкләрен, бөрлегәннәрне, кыйблага карап сузылган кышкы чана юлларын,
шул юллар буенча мәңгелеккә китеп барган чакларын – алар мәңге онытмаячак!
Юк, юк, юк... онытмаячак... Ә менә яшьләр, алардан соң туган, алар бу дөньядан
киткәч туган буын – хәтерләрме боларны? Дөньяның читендә, кара урманнар
арасында, котып тарафында Себер дигән җир барын, анда ятим булып калган
туган авылларын, һаман шунда яшәп яткан милләттәшләрен, кан кардәшләрен
хәтерләрләрме, белерләрме, онытмаслармы алар?
Зәйнәп абыстай вагон идәненә тезелешеп утырган балаларга, аларның
тынып калган аналарына карады. «Менә бу балаларның кем булып үсүләре,
тарихи хәтерне ни дәрәҗәдә саклаулары аналарыннан да торачак, – дип уйлады
ул. – Димәк, күбрәк алар белән эшләргә, аларга аңлатырга кирәк булачак.
Дини илгә баралар, дин болай да булыр, инша Аллаһ, ә менә телне, милли
64
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
тарихны һәм мәдәниятне, үз ризыкларыбызны һәм киемнәребезне, татарга
гына хас һөнәрләрне чит-ятлар арасында саклап калу шактый авыр булачак...
Картнә-әбиләр, әни-инәләр бу гөнаһсыз сабыйларны ничек тәрбияләр – алар
шундый булачак. Балаларның да исләренә һәрвакыт ана теленең матурлыгын,
байлыгын, кирәклеген искә төшереп тору лазем...»
Һиҗрәт шәһите
Баралар...
Татар тарихыдай чиксез кыпчак далаларын, милләт хәсрәтедәй төпсез
Себер елгаларын кичеп, инде Урал тауларына кереп баралар...
Гомерләрендә дә тау күрмәгән себер татарлары, шомланып һәм сокланып,
юлларында мәгърур басып калган таш-кыяларга текәләләр... Үзләренең дә
заман башларында шушы биек таулардан төшкән Тау Ирләре икәнлекләрен
белмиләр алар... Нух пәйгамбәр көймәсе белән шушы Урал-Җаек тауларыннан
төшеп, көнчыгыштагы урман-далаларга, көнбатыштагы үзән-кырларга
таралган бөек төрки-татар кавеме хәзер инде тауларын танымый... Инде аларны
да җиде ятка калдырып, илдән китеп баралар... Инде үзенең дәһшәтле таулары
белән Миасс, Злотоуст станцияләре артта калды, алда Уфа – татар шәһәре,
диделәр, анда эшелон шактый торасы икән.
Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында
баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды.
Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-
кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый,
үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга
белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле
начарайганнан-начарая барды. Хатыннар аның янына барып, баш очында
«Ясин» дә укыдылар, өшкерделәр дә, төрле төнәтмәләр дә биреп карадылар
– файдасы тимәде. Уфага җитәр алдыннан, ул кул хәрәкәтләре белән Зәйнәп
абыстайны үз янына чакырып алды, аңа ияреп, башкалар да Мәрфуга яткан
урынга җыелдылар. Ул ярылып кипкән иреннәрен көч-хәл белән ачып, аларга
соңгы сүзләрен, соңгы теләген әйтеп калырга ашыкты:
– Мин китәм инде... Аллаһ янына китәм... Үз өемә кайтам... Мине юлда
ташлап калдырмагыз... Мөселманча күмегез... Соңгы әманәтем шул... Үлемтек-
кәфенлекләрем үзем белән... Мин аларны юлга алып чыккан идем... Һиҗрәтем
өзелә инде... Шул үкенеч...
Мәрфуга хәле бетеп, күзләрен йомды, ут булып янган битләре өстеннән
тозлы күз яшьләре тәгәрәп төште. Янына балалары җыелды, кайсыдыр тагы
Коръән укый башлады. Ул туктаган арада, Зәйнәп абыстай Мәрфуганың ак
яулыклы башыннан сыйпап, үз догаларын укыды, тагы өшкереп карады...
– Һиҗрәтең өзелмәс, туганым, борчылма... Юлга һиҗрәт нияте белән
чыккач, савабы да һиҗрәт өчен булыр, инша Аллаһ!
Мәрфуганың керфекләре тетрәп куйды, ул күзләрен ачты, беренче һәм
соңгы тапкыр күргәндәй, янында басып торган хатын-кызларга карады. Кайда
ул, кая бара? Аста ярсып тәгәрмәчләр дөберди, барган уңайга, идән-түшәмнәр
чайкала, тәрәзгә юеш кар бөртекләре килеп сыланалар да, күмер төтене белән
кушылып, каралып агып төшәләр... Әйтерсең лә табигать үзе бу татар хатынын
соңгы юлга кара күз яшьләре белән елап озата... Юк, бу бит Кумыслы күл
өсләреннән шулай кара карлыгачлар очып уйнаклый, әйтерсең лә зур давыл,
яңгыр буласын хәбәр итәләр...
– Кумыслы... күл... буйларында...
65
ҺИҖРӘТ
«Саташа, бичара, һаман шул Кумыслы күл, туган авылы белән саташа», дип
уйлады үлеп барган Мәрфуганы чорнап алган хатыннар. Ә ул саташмый иде, аның,
мәңгелек өенә киткәндә, үзе белән Кумыслы күл буйларында үскән үләннәрнең
исен, суының тәмен алып китәсе килә иде... Әмма исәннәр моны аңлыймы соң?!
Мәрфуга хәлсез куллары белән баш очына ишарәләп күрсәтте. Ул яткан
кайнар мендәрне бераз күтәреп карадылар, аннан төенчеге белән үлемтекләре
һәм... төргәктә кипкән үләннәр һәм туфрак белән кечкенә шешәдә су килеп
чыкты. Болар – Мәрфуга белән Кумыслыдан һиҗрәткә китеп барган туган
туфрак һәм берничә йотым су иде... Төргәкне Мәрфуганың еш-еш күтәрелгән
күкрәгенә куйдылар, ул аннан калтыранган бармаклары белән кипкән
үләннәрне алды, аларны битләренә китерде, тирән итеп бер иснәде, талгын
бер рәхәтлек кичереп, елмаеп куйды...
Саташа, бичара, һаман Кумыслы күл буйларында үскән үләннәр белән
саташа, дип уйладылар аны саклап торган хатыннар. Ә ул саташмый иде,
ул туган туфрагы белән тагы бер тапкыр бәхилләшә иде... Моны аңлап,
хатыннар нәни шешәдәге Кумыслы суын инде китеп барган Мәрфуганың уттай
иреннәренә тидерделәр, ул җиңел сулап куйды, әйтерсең лә шуны гына көтеп
яткан, шуны гына теләгән... Суның соңгы тамчыларын ул йота алмады, алар
ирен читеннән үлемтек төенчегенә тәгәрәп төште... Мәрфуга очып китәргә
теләгән коштай талпынып-тартынып куйды, терсәкләренә таянып, яткан
җиреннән бераз күтәрелә төште һәм, җиңел сулап:
– Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә
расүүлүһ, – дип шәһәдәт кәлимәсен әйтте һәм тынычланып, урынына сеңде...
Кумыслы хатыны Мәрфуга беренче һиҗрәт шәһите булды...
Мәрфуга шулай тыныч кына, язмышы белән килешеп, бу дөньядан китеп
барды, калганнар исә бары тик бер сорауга җавап эзләделәр – мәет белән
нишләргә? Монда аны юып та, күмеп тә булмый, димәк, бу эшләрне алдагы
станциядә эшләргә туры киләчәк. Әмма паровоз бу хәтле вакыт аларны көтеп
тормаячак бит, ирен, балаларын да мәет күмү өчен анда калдырып булмый, алар
соңыннан һиҗрәткә кушыла алмаячаклар. Димәк, мәетне Уфада калдырырга
туры килә, әмма кемгә? Бу хакта эшелон башлыгына да җиткерделәр, ул да
мәсьәләне Уфада хәл итәргә киңәш итте. Нәрсә генә булса да, мәет вагонда
калдырыла алмый иде.
Уфага килеп туктау белән, урысча бераз яхшырак белгән ир-атлар
станция начальнигына юнәлделәр, хәлне аңлатып бирделәр. Олы яшьтәге
урыс кешесенең мондый хәлләр белән очраштыргалаганы булган, ул аларга
бу тирәдә яшәүче татарларны эзләп табарга һәм мәетне күмәр өчен шуларга
биреп калдырырга киңәш итте. Вокзал янында гына татарлар яши икән, эзләп
табып, хәлне аңлаттылар, үзләренең Себердән бөтен состав белән госманлыга
һиҗрәткә китеп баруларын, юлда олы яшьтәге бер хатынның үлүен, аны
биредә мөселманча күмәргә кирәклеген әйттеләр. Әмма паровоз аларны көтеп
тормаячак, шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мәетне күмәргә алып калуларын
сорадылар, кәфенлекләре дә, хәер-сәдакалары да барлыгын белдерделәр.
Бераз киңәш-табыш итешкәч, барысы да җыелып тагы вокзалга киттеләр,
Уфа татарлары үзләре белән мәет салырга кабык колашасын, кирәк-яракларын
алдылар. Ирләр җыелып Мәрфуга яткан вагонга керделәр, бу вакытта хатын-
кызлар урамга чыгып торды, ярдәм итәргә якыннары гына калды. Мәрфуганы
үлемтек төенчеге белән бергә күтәреп колашага салдылар, калган әйберләрен
иренә, балаларына бирделәр. Мәетне күтәреп урамга чыккач, мөһаҗирләр аның
янына җыелышты, барысы да тын гына һиҗрәт шәһидәсе белән бәхилләште...
Ул арада, монда мин дә бар әле, дигәндәй, ачы итеп паровоз кычкыртып
3. «К. У.» № 7
66
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
җибәрде, вокзал өстенә кара төтен таралды, аның ачысы бу юлы күзләргә генә
түгел, йөрәкләргә дә үтеп керде... Бу – кыйблага таба карап очкан, нурга таба
йөгергән бер юлдашларыннан инде мәңгелеккә аерылу иде...
Паровоз тагы сузып кычкыртып җибәрде, вагоннар сискәнеп тартылып
куйдылар, ул арада Мәрфуганың мәетен күтәреп алып киттеләр. Моны күреп,
балалары һәм хатын-кызлар елаша башладылар, ирләр тәкъбир әйтергә
тотындылар. Уфаның карлы урамнарына Себер мөһаҗирләренең бәхилләшү
авазы булып тәкъбир яңгырады, ул Мәрфуганы күздән югалганчы озата барды,
баш очында эленеп торды...
Киттеләр...
Тагы кузгалып киттеләр...
Һиҗрәт юлында беренче шәһитләрен биреп, инде юлда ук һәрнәрсәгә әзер
булып, язмышның күзенә туры карап, алар тагы кузгалып киттеләр... Алда – кар
каплаган авыллар һәм шәһәрләр – Самар, Рузаевка, Рәзән, Мәскәү... Аннан –
Хаҗибәйле-Одесса... Ары таба – Кара диңгез аша – Истанбул, госманлы иле,
мөселманнар җире... Әмма аңа кадәр әле күпме барырга, юлда тагы күпме
шәһитләр бирергә туры киләчәк аларга! Ә хәзергә алар бара – тәкъдирләренә
буйсынып, киләчәккә зур өмет белән, әмма эчләре тулы сагыш-моң белән,
Себер мөһаҗирләре һиҗрәткә китеп бара... ... Хөснибикә дә инде бу тимер
арбадагы тормышына күнегә башлады. Ире белән тукталышларда, урамда
очрашалар, уникенче вагондагы мәчеткә барган-кайтканда да күрешкәлиләр.
Инде Салих та тынычланган, кире кайтып китү турында уйламый да, сорамый
да... Үз вагоннарында да, мәчеттә дә көне буе вәгазьләр, дәресләр бара, Салих
аларда гомер буе яшәп тә моңарчы белмәгәннәрен белде. Авылда мал арасында
ятып, җәй буе озын кышка утын-печән әзерләп, кышлык азык булдырып, аның
дөнья турында уйларга да вакыты юк иде. Ә дөнья әнә нинди зур икән бит
– инде ничә көн баралар, әле Рәсәй җирләренең дә теге башына барып җитә
алганнары юк. Монда төрле халык җыелган, шактый укымышлылар да бар,
менә шуларның әйтүенчә, бу җирләр борынгыда барысы да татарларныкы
булган икән. Себере дә, Уралы да, Самары да, менә хәзер үтеп китеп бара
торган мишәр яклары да татарлар кулында булган. Башта Явыз Иван дигән
патша, аннан башкалары бу җирләрне татар канын түгеп басып алган, үзләрен
кол иткән... «Ә нигә татарлар бу җирләрне яңадан сугышып тартып алмыйлар
икән?» Бу сорау Салихның башында юл буе бөтерелде, ул аны Юанбаш
Мөхәммәдигә бирмичә булдыра алмады.
– Мөхәммәди әкә, тагы бер сорау тынгы бирми миңа – бу безнең җирләр
икән, ни өчен без, татарлар, аннан китәргә тиеш соң? Иманым камил, беркем
дә сөенеп ташлап китмәде бит туган җирләрне, һәрберебезнең җаны елый...
Нигә без китәргә тиеш соң моннан, ә алар түгел?
– Кемнәр – алар?
– Кемнәр, дип, безне басып алучылар инде... Бәс, бу безнең җирләр икән,
бәс, монда безнең дәүләтләребез булган икән, ул заманнарда иркенләп үз
динебезне тотканбыз икән, нигә хәзер дә без шуны эшли алмыйбыз соң? Нигә
без китәргә тиеш моннан?!
Юанбаш Мөхәммәди бу яшь себер татарына бераз тын гына карап торды. Сорау
бик гади тоелса да, бик җитди иде, аңа орды-бәрде генә җавап бирсәң, күңелендә
шик калуы бар. Ирләрчә туры сорауга ирләрчә туры җавап та кирәк булачак.
– Әйе, Салих энем, син дөрес әйтәсең, моннан без түгел, алар китәргә тиеш
иде... Әмма китмәячәкләр, чөнки алар бу җирләрне сугышып, кан коеп яулап
67
ҺИҖРӘТ
алдылар... Әйе, безнең канны коеп, гөрләп яшәп яткан татар дәүләтләрен юк итеп,
алар татар җирләрен басып алдылар, һәм кылыч, һәм тәре тотып, үз тәртипләрен
урнаштырдылар. Безнең халык гасырлар буе аларга каршы көрәште, җиңелгәннән
соң да тиз генә бирешмәде, яу артыннан яуга кузгалды... Күчем ханның оныклары
Урал аръягына чыгып, анда яшәүче татар-башкортларны, мишәрләрне патша
хөкүмәтенә каршы сугышларга күтәрделәр... Казан, Идел-Урал-Себер кулдан
киткәч тә, татарлар ике йөз ел буе баскыннарга баш бирмиләр, буйсынмыйлар,
ирек өчен көрәшәләр. Шушы юлда бик күп каһарман ирләр корбан була.
– Без аларга ата-бабаларыбызның җирләрен калдырып китәбез бит, кол ителгән
милләтебезне ташлап китәбез! Без үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны
саклыйбыз, дип чит-ят илләргә китәбез, әмма бөтен милләт китә алмый бит! Алар
нишләр? Нигә соң шундый зур, бөек тарихлы милләттә татарны яңадан дәүләтле
итәрлек кешеләр табылмый? Ярар, без инде кара халык, авылда мал-туардан башка
нәрсә белмибез, әмма Казан-Уфа-Төмән-Таралар бар бит әле, аларда яшәүче
укыган татарлар бар, нигә күтәрми алар халыкны дәүләт өчен көрәшкә?
– Сорауны дөрес куясың, энем, әйткәнемчә, булган татарның андый ир-
егетләре, мондый күтәрелешләр ике йөз ел буе дәвам иткән. Әмма татар хәзер
шушы коллык шартларында башын күтәрмичә генә исән калуның юлларын
эзли башлады, чөнки баш күтәрүнең үлем икәнен яхшы белә... Милләткә хәзер
исән калырга кирәк, әмма Габдрәшит хаҗи әйткәнчә, үз дәүләте булмаган
милләт иртәме-соңмы барыбер юк була, көчлеләр тарафыннан йотыла... Менә
шуңа күрә без китеп барабыз инде...
– Әмма анда да безнең үз дәүләтебез булмаячак бит, без кайда да килгән-
килмешәк булачакбыз!
– Әйе, дөрес әйтәсең – безнең анда да үз дәүләтебез булмаячак... Без
төрекләр гасырлар буе төзегән һәм саклаган ислам дәүләтенә барып сыенабыз...
Анда безнең динебезгә тимәячәкләр, иманыбыз зәгыйфьләнмәс. Бары тик
шуның өчен генә без шушы авыр юлга чыктык, Салих энем, Аллаһ барыбызга
да сабырлыклар бирсен!
Халыкның күңелсезләнгәнен күреп, Зәйнәп абыстай аларга тагы үгет-
нәсихәтләрен бирде, барыбыз да Аллаһ кулында, тәкъдиребездә ни язылган
булса, шул булыр, әҗәлдән качып котылу мөмкин түгел, диде. Таһирә апа исә
вагонны җилләтергә, мәет яткан урын-җирләрне читкәрәк алып куярга кушты,
яшь киленчәкләр шунда ук эшкә керештеләр. Хөснибикә дә аларга кушылырга
булды, күз яшьләрен сөртте дә тиз генә урыныннан сикереп торды, әмма
эчендәге сәер хәрәкәттән куркып, яңадан урынына утырды. Аның күзләре зур
булып ачылган, йөзендә курку да, гаҗәпләнү дә чагыла, үзе куллары белән эчен
тоткан иде. Хатыннарга булышып йөргән Зөлбану моны күреп, Хөснибикә
янына йөгереп килде, янына утырып, ул да кулларын аның инде беленебрәк
торган корсагына куйды.
– Тибә, Хөснибикәнең бәбие тибә башлады! – дип, ул бөтен вагонга
кычкырып җибәрде.
Алар янына Мәхсүрә белән Мансура йөгереп килде, башкалар да
җыелышты, вагон җанланып китте.
– Менә бит, тере җан аннан да хәбәр бирә! – дип сөенештеләр. – Сабыйга
җан керде! Фәрештәләр Аллаһ әмере белән аңа җан иңдерде! Менә бит, берәү
үлә, берәү туа, дөнья шулай яратылган инде ул... Инде бәхетле сабый булсын,
фәрештәләр хәерле язмыш иңдергән булсыннар...
Зөлбану кул ишарәләре белән Хөснибикәгә боларның барысын да аңлатты.
Хөснибикә башта нигәдер оялды, кызарып чыкты, аннан йөзенә елмаю
таралды, бу аның юлга чыкканнан бирле беренче елмаюы иде. Аның баласы
3.*
68
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
тибенә, хәбәр сала бит! «Син хәзер минем өчен дә җаваплы, үзеңне нык тот,
әни!» – ди бит... Әни, ди, инәй, ди, балакаем... Елама, син миңа кирәк, бик
кирәк, ди... Бу минутта бөтен вагонында, юк, бөтен эшелонда Хөснибикәдән
дә бәхетле кеше юк иде, аның бу шатлыкны ире белән дә бүлешәсе килде. Яшь
кызлар күрше вагонга Салихтан сөенче алырга йөгерделәр, аннан Хөснибикә
ире белән тамбурга чыгып, бик озак бер-берләренә сыенып, янәшә басып
тордылар... Ә ике арада аларның туачак балалары, нәсел дәвамчысы гайрәт
белән тибенә, шул рәвешле, дөньяга аваз сала иде... Ә һиҗрәт паровозы ак
карлар арасыннан аларның киләчәгенә таба томырылып чаба иде...
Одессада кораб көтү
...Одесса татар мөһаҗирләрен җил-яңгырлар белән каршы алды...
Аларның диңгез буендагы бу шәһәргә тизрәк барып җитәсе килгән иде,
әмма һиҗрәт паровозы дөбердәп Одесса вокзалына килеп туктагач, каушап-
куркып ук калдылар. Мөһаҗирләр бу тимер арбага инде ияләнгәннәр иде, аның
тәртибен-җаен беләләр, ятарга урыннары, ашарга ризыклары, намаз укырга
мәчетләре бар иде. Ә монда кая барырлар? Бу бит Себердәге Умба түгел, монда
татарның Мәтин байлары юк иде... Җитмәсә, урамда юеш, монда кышның эзе
дә юк, ә алар җылы киемнәрдән, киез итекләрдән, кайры туннардан... Әмма озак
уйлап торырга вакыт юк, составны бушатырга кушалар, сандык-төенчекләрне
җиргә төшерергә кирәк. Юанбаш Мөхәммәди тагы вагоннан-вагонга очып
диярлек йөри башлады, аңа Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр-Князевлар,
Салих, хатын-кызлардан Таһирә һәм Зәйнәп абыстайлар ярдәмгә килде.
Аякларга читек-кәвешләрне алып киделәр, өстәге калын киемнәр дә салынып,
төргәкләргә тутырылды, төенчеләр артса да, йөрергә җиңел булып китте.
Хатын-кызларны һәм балаларны, әйберләр белән бергә, вокзал мәйданына
бастырдылар, шуннан кузгалмаска куштылар. Ирләр ике арада йөгереп,
әйберләрне бушатты, хатын-кызлар малларны һәм балаларны саклап торды.
Ул арада вокзал каршындагы мәйданга яхшы атлар җигелгән берничә бөркәүле
арба килеп туктады, алардан чалма-чапаннар кигән олы яшьтәге дин әһеле һәм
башына кырпау бүрек кигән бай кыяфәтле ир-ат чыкты, артларыннан тагы берничә
кеше күренде. Аларның татар икәнлекләре йөзләренә язылган иде, әмма себерләргә
охшамаган, аксыл йөзле, эре гәүдәле, аурупа кыяфәтле татарлар иде алар. Бу
татарлар туп-туры вокзал читендә зур төркем булып басып торучылар янына
килделәр, мөселманча, татарча сәлам бирделәр, кайдан килүләрен сорадылар.
Хатын-кызлар башта куркып-каушап калдылар, аннан үз авылларының исемнәрен
әйтә башладылар. Ул арада төркем янына Юанбаш Мөхәммәди үзе дә килеп җитте,
сәлам алыштылар, бер-берләре белән таныштырдылар.
– Без Габдрәшит хаҗиның соравы буенча, Сибириядән килгән мөһаҗирләрне
каршы алырга килдек, – дип сүзен башлады чалма-чапан кигән дин әһеле. –
Мин шушы шәһәрнең мулласы булам, атым – Ибраһим, фамилиям – Адикаев.
Бу әфәндебез шәһәребезнең мәртәбәле кешесе Хөсәен бай, зур сәүдәгәр... Әйе,
Габдрәшит хаҗи сезне каршы алып, кунакханәгә урнаштыруны үтенде, без
инде урыннар белешеп куйдык.
Габдрәшит хаҗиның исемен ишеткәч, мөһаҗирләр сөенеп куйды, менә
бит, аны монда да беләләр икән! Аның исеменнән ярдәм итәргә торучылар
монда да бар икән! Көтүләре белән урамда калмыйлар икән болай булгач...
– Без мөсафирларга шулай ярдәмгә килгәнегез өчен сезгә Аллаһның
рәхмәтләре яусын, – дип, барысы өчен дә Юанбаш Мөхәммәди җавап бирде.
– Мин Төхфәтулла улы Мөхәммәди булам, шушы һиҗрәт төркеменең өлкәне,
69
ҺИҖРӘТ
җаваплысы, ягъни... Безгә ярдәм бик кирәк булачак, хәзрәт, чөнки монда
һичкемне белмибез, кайда кунарга, кайдан Истанбулга пароходка утырып
китәргә – әле берсе дә хәл ителмәгән... Үзегез күрәсез – халык күп, озын юлда
килеп, авыручылар, хәтта үлем очрагы да булды... Тагы юлга кузгалганчы,
кешеләрне бераз ял иттерәсе иде, күрәсез, олылар, балалар да күп бит...
Моңарчы сүзгә катнашмыйчарак торган Хөсәен бай әңгәмәгә кушылды:
– Алайса, болай итәрбез, Мөхәммәди туган, – диде ул. – Моннан ерак түгел
хаҗилар өчен махсус салынган Кәрван-Сарай бар, без аны Хаҗиханә дип тә
йөртәбез. Ул бик зур, өч меңләп кеше сыярлык, үзенең мәчете, ашханәсе,
мунчасы, кирәк булса, хастаханәсе дә бар. Без сезнең өчен шуны белешкән
идек. Әле пароход тиз генә булмас, дөрес, ул да белешенгән, әмма сезнең
үзегезгә аерым кирәк, шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Әйберләрегезне
ташырга хәзер атлы-арбалар килеп җитәр, халык шул якка таба җәяүләп тә
бара тора ала, Хаҗиханә моннан ерак түгел. Менә бу егетләр юлны күрсәтер,
анда очрашырбыз, калганнарын шунда иркенләп сөйләшербез.
Хөсәен байның бу сүзләрен күктән төшкән бәхет итеп кабул иттеләр,
чөнки алар бөтенләй чит-ят җирдә ярдәм итүчеләр булыр дип башларына да
китермәделәр. Ул арада эшелоннан әйберләрне ташып бетерделәр, аларны әллә
кайдан гына килеп чыккан атлы-арбаларга төяделәр, халык исә үзләрен озата
барган җирле татарлар артыннан ияреп китте. Аяк астында чыптырдаган суларны
күреп, тирә-юньдә шаулап үсеп утырган ямь-яшел сәер агачларга карап, алар
гаҗәпкә калганнар иде... Кайда монда кыш, кайда монда Себердәге ап-ак кар-
бураннар, кайда чыршы-наратлар, башлары күккә тигән карагайлар? Аларның
монда берсе дә юк, кешеләр дә Себердәге кебек түгел, бик җиңел киенгәннәр,
үзләре каядыр ашыгалар, яннан бәрелеп диярлек китәләр... Ул арада шәһәр
халкы да бу сәер кешеләргә игътибар итә башлады, – башларында җон бүрекләр,
күбесенең өсләрендә җылы туннар, аякларында да әллә нәрсәләр – кемнәр соң
болар? Чегәннәр, дияр идең – чегәннәр болай киенми, алар җиңелчә йөрергә
ярата, хаҗилар, дияр идең – бала-чагалар, хатын-кызлар күп, ә Хаҗга, гадәттә,
Одесса аша ир-атлар гына китә. Шәһәр халкы аларны әнә шундый шикле
һәм аптыраулы караш белән озатып калды, бары тик соңыннан гына аларның
Истанбулга күчеп китеп баручы себер татарлары икәнлекләрен белделәр.
Кәрван-Сарай дигәннәре, чыннан да, бик зур, рәт-рәт тезелеп киткән таш
биналардан торган үзе бер кала булып чыкты. Рәсәй мөселманнары Хаҗга Одесса
аша бара, башта пароход белән Кара диңгездән Истанбулга, аннан тагы су юлы
белән Җиддәгә китәләр икән. Одессада алар өчен шушы гаять зур Хаҗиханә
салынган, ул ел әйләнәсе хаҗиларга хезмәт итә, олы Хаҗдан тыш, гомрәгә дә гел
барып торалар икән. Шулай ук Истанбулга сәүдә белән йөрүчеләр, шәкертләр һәм
эш адәмнәре дә шушы Хаҗиханәдә тукталырга тырышалар, чөнки ул вокзалга да,
пристаньга да якын, үзендә яшәү өчен бөтен шартлар бар, диделәр. Шулай дип
әйтсәләр дә, Хаҗиханә гаиләләр өчен каралмаган иде, аерым бүлмәләр алырга
Себер мөһаҗирләренең матди мөмкинлекләре дә чамалы иде, шуңа күрә тагы,
эшелондагы кебек, зур-зур бүлмәләргә хатын-кызлар – хатын-кызлар белән,
ирләр исә үз ишләре белән урнашты. Барысы да монда озак тоткарланмабыз,
пароход белән тиз арада Истанбулга китеп барырбыз, дип уйлады. Әмма аларга
Одессаның дымлы, юеш һавасын сулап, ягылмаган салкын таш биналарда туңып,
Хаҗиханәдә шактый озак ятарга туры килде...
Килгән көнне үк Хөсәен бай мөһаҗирләрнең өлкәннәрен үзенә кунакка
дәштерде, алар арасында Юанбаш Мөхәммәди, Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр
дә бар иде, яшь булса да, Салихны да алдылар. Хөсәен бай шәһәр уртасында ике
катлы таш йортта яши икән, уллары Хәсән белән Абдулла да гаиләләре белән
70
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
янәшәдә генә яшиләр булып чыкты. Бу татар байлары Пенза ягы мишәрләре
булып, бөтен Одессаны диярлек ит-май белән тәэмин итәләр икән, улларының
унбиштән артык ит кибете бар, диделәр. Аталары Хөсәен Истанбул белән сәүдә
эшләре алып барган, бераз олыгайгач, бу эшне улларына тапшырган, әмма
төрекләр белән араларын өзмәгән. Себер татарлары килеп, аш янына утыргач
та, сүз шул госманлы иле турында булды, аны Хөсәен бай үзе башлады.
– Бик тынгысыз вакытта юлга кузгалгансыз икән, туганнар, – дип башлады
ул сүзен. – Истанбулда бер дә тыныч түгел хәзер – халык солтанга каршы
күтәрелә... Солтан Абдулхәмит тә бик каты тора – төрмәләр яшь милләтчеләр,
укымышлы төрекләр белән тулган... Госманлы кулыннан берәм-берәм хәлифәт
җирләре китә, аларга аурупалылар ябырылды. Монда ил эчендә шундый
хәлләр, ни белән бетәр – бер Аллаһ белә... Аларда хәзер чит кеше кайгысы
юк, үзләренекен кая куярга белмиләр.
Боларны ишетеп, мөһаҗирләр телсез калды, хәтта ашаудан туктадылар,
әмма каршы бер сүз дә әйтә алмадылар, чөнки алар аңларлык нәрсә түгел иде
бу. Кунакларның ни хәлдә калганын күреп, сүзгә Ибраһим мулла катнашты.
– Син кунакларны алай куркытма әле, Хөсәен туган, – диде ул. – Алар инде
ниятләп шушы авыр юлга чыккан, монда кадәр килеп җиткәннәр... Истанбулда
төрекләр үзара сугыша, дип, алар инде кире борыла алмый. Документлары
кулларында, аннан кил, дип торалар, Габдрәшит хәзрәт үзе ярдәм итәргә
алынган, шәт, урамда калмаслар, инша Аллаһ!
– Әйе, мин Габдрәшит хаҗины күрдем анда, ул хөкүмәт кешеләре белән бу
мөһаҗирләр турында сөйләшкән-килешкән, элегрәк хәтта солтанның үзе белән
дә очрашкан булган. Әмма заманалар үзгәрде, госманлыда вазгыять бөтенләй
башка... Авыр хәлдә калмасыннар, дип, кисәтеп әйтеп куям, кая барганнарын
бераз чамаласыннар.
– Әмма, Хөсәен кардәш, госманлыда солтан-вәзирләрдән кала, халык
та бар бит әле, алар бик дини, кунакчыл, һиҗрәт кебек изге юлга чыккан
мөселманнарны авыр хәлдә калдырмаслар, инша Аллаһ!
– Әйе, анысы да бар – төрекләр Аллаһ юлындагы инсаннар, ихласлар
һәм ярдәмчәннәр, алар солтан-пашаларга карап тормаслар, кулдан килгәнне
эшләрләр... Әмма алар арасында да төрлесе бар – төрекне төп башына
утыртырга һәрдаим әзер торган әрмәние, һаман Византияне кире торгызырга
өметләнеп йөргән рум-греклары, бөтен сәүдәне-банкларны, акча капчыгын үз
кулларында тоткан елгыр яһүдиләре, беркемгә буйсынмыйча, үзләренчә яшәп
яткан көрдләре... Һәркем бу болганчык суда үз балыгын тота. Киңәшем шул:
татар туганнар аларның берсенә дә ышанмагыз, бер Аллаһка таяныгыз да ихлас
мөселманнарга сыеныгыз. Үзебезнең татарлар да бар анда, алар ерак авылларга
таралып урнашкан, хәлләрен алай җиңел димәс идем, әмма госманлыда тамыр
җибәрделәр инде. Алар янына да барып карагыз, киңәш-табыш итегез...
– Безнең үзебезнең дә шундыйрак исәп бар иде – элегрәк күчкән татарларны
эзләп табып, алар белән киңәшергә, – дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди.
– Без – авыл халкы, гомеребез буе шунда яшәгән, шәһәр тормышы безнең өчен ят
нәрсә, авыр булачак... Аннан, үзегез беләсез, без бит гомер буе салкын Себердә
яшәгән халык, ә госманлыда бик эссе, диләр, хәтта кыш та булмый икән! Безгә
андыйга ияләнү бик авыр булачак, шуңа күрә ул илнең салкынрак урынын эзләп,
шунда урнашырга туры киләчәк. Андый җирләр бардыр бит төрек илендә?
Хөсәен байның моңа кадәр сүзгә катнашмыйча утырган уллары Хәсән белән
Абдулла бер-берләренә карап, елмаеп куйдылар. Алар госманлыда еш булалар,
бу илнең төрле почмакларын күргән кешеләр, аның турында барысыннан да
яхшырак беләләр иде. Яшьләр Төркияне ярата, анда барган сәяси хәлләргә,
71
ҺИҖРӘТ
үзара ыгы-зыгыларга да куркып карамыйлар, киресенчә, шулай булырга тиеш,
дип табалар иде.
– Төрек илендә һәр шәй бар, – дип, Хәсән мөһаҗирләр соравына җавап
бирде. – Төньягында – кара урманнар һәм Кара диңгез, көньягында – җәннәт
җимешләре һәм Ак диңгез, уртада – Мәрмәр диңгез, рум тарафында – Эгей
диңгезе... Истанбулны икегә бүлеп, ике диңгезне тоташтырып, Бугаз сузылып
яткан... Су дисәң – суы бар, тау дисәң – тавы, илнең уртасында – Анадулуда –
иген кырлары, җимеш бакчалары, тоз күлләре... Әмма әти хак әйтте – госманлы
иле бүген зур тетрәнүләр кичерә, яшь төрекләр искечә яшәргә теләмиләр, алар
солтан басымы астыннан чыгып, үз Ана Ясаклары, ягъни Конституция буенча
яшәүне таләп итәләр. Бу дөрес тә булыр иде, чөнки халык бераз булса да ирек
өмет итә, яшь төрек зыялылары шуның өчен көрәшә. Әмма без сезгә ул эшләргә
катнашмаска тәкъдим итәр идек, хәзер Төркиядә сәясәткә катнашу, солтанга,
хакимияткә каршы эшләү – туп-туры төрмәгә илтеп тыга. Хәер, сезгә моны
сөйләп торасы юк, монда да шул ук хәл бит инде! Бердәнбер аерма – анда
хәзергә дингә кагылмыйлар, мондагы кебек, дин өчен төрмәгә утыртмыйлар...
– Әмма мондагылар әләкләсәләр, утырталар да, тотып та бирәләр, улым, –
дип, аның сүзенә каршы төште Хөсәен бай. – Оныттыңмыни, моннан берничә
ел элек Габдрәшит хаҗины, урыс хөкүмәте әләге һәм таләбе белән, башта
Истанбулда кулга алдылар, аннан монда тотып җибәрделәр, Одесса төрмәсенә
утыртып куйдылар... Артыннан үзебез күпме йөрдек бит, бөтен шәһәр
мөселманнары аны яклап купты... Рәсәйдән күпме телеграммнар килде! Халык
тавышыннан куркып кына хәзрәтне төрмәдән чыгардылар. Рәсәй сорый, дип,
Габдрәшит хаҗи кебек акыл иясен дә урысларга тотып бирде төрек солтаны...
Тукай абзагыз нәрсә дигән әле, улым, «Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш
шпион!» дигәнме? Шәп әйткән, дөрес әйткән!
– Гаҗәпләнмәгез, Истанбулга безнең аша баручы шәкертләр бирегә
Казаннан бар яңалыкны җиткереп торалар, Тукай шигырьләре дә тиз килеп
җитә, – диде Хәсән. – Чыннан да, шагыйрь шәп әйткән, дөрес әйткән, өздереп
«Китмибез!» дигән:
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
....................
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл).
Себер урманнарына татар шагыйренең бу шигырьләре килеп җиткәне
юк иде, мөһаҗирләр аны тетрәнеп тыңладылар... Бу Тукай дигәннәре нәкъ
Яланкүлдәге Мөхәммәтҗан карт кебек сөйли иде. Ул да бит бу һиҗрәткә күпме
каршы төште, күпме дәлилләр китерде, күпме ялварды, аннан инде тәкъдиргә
буйсынды, авыру кызын һәм туганнарын үзе фатихасын биреп озатып калды.
Инде илдән кубарылып чыгып киттеләр, инде монда хәтле килеп җиттеләр,
инде алда ни көтсә дә, кире борылу юк... Моны мөһаҗирләр дә, аларны кунак
итүчеләр дә яхшы аңлый иде, шуңа күрә, йөрәк яралардай сүзләрдән ераграк
булырга тырыштылар. Алай да, Салихның йөрәгенә ук булып килеп кадалды
72
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
бу сүзләр – «Китмибез без!» Аның күзләре ачылып киткәндәй булды, үзе юлга
чыкканнан бирле эзләгән сорауларга җавап тапты. Әйе, ахрысы, каенатай
хаклы булган – китәргә кирәкмәгән аларга... Алдагы авырлыклардан куркудан
түгел, ә илне, туган җирләрне шул кяферләргә ташлап киткәнгә җаны янды
Салихның. Әйе, һиҗрәт изге, әмма үз илеңдә, үз җиреңдә динең өчен көрәшү,
иман хакына җиһад тагы да саваплы һәм кирәкле эш булган булыр иде... Тик
хәзер бу турыда уйларга да, сөйләшергә дә соң инде.
Табын янында сүз үз җаена дәвам итте, токмачлы аштан соң, өстәлгә табак-
табак ит китерделәр, аннан бәлеше, җимешле чәе чыкты. Юлдан килгәннәрнең
инде Умбадан бирле кайнар ризык ашаганнары юк иде, алар күбрәк токмачлы ит
шулпасын якын иттеләр, чит җирләрдән китерелгән җиләк-җимешләргә бераз
ятсынып карадылар. Ул арада Хөсәен байның кече улы Абдулла да сүзгә катнашты.
– Менә бу җәннәт җимешләре барысы да Истанбулдан китерелгән – йөземе,
анары, алма-армуты, карбыз-кавыннары, әфлисуны-бананы, – диде ул, өстәл
тулы җиләк-җимешкә күрсәтеп. – Ел әйләнәсе анда бөтен нәрсә үсә, бигрәк
тә – эссе якларында... Әмма сезгә анда авыр булыр, шуңа күрә, Габдрәшит
хаҗи белән киңәшеп, илнең уртасынарак урнашырга тырышыгыз. Үзегездәге
кебек, иген игәрлек, мал асрарлык булсын. Салкынчарак булган, инеше-су
агып торган урынны табарга кирәк, ә су булган урында яшеллек тә бар... Инде
тәвәккәлләп шушы юлга чыккансыз икән, нык торыгыз, андагы татарлар белән
дә, безнең белән дә элемтәдә булыгыз. Сез – Аллаһ юлындагы кешеләр, без дә
кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез, инша Аллаһ!
Аннан соң сүз Кара диңгез аша булачак соңгы сәфәргә күчте. Бу хакта
сөйләшүләр инде күптән, мөһаҗирләр бирегә килеп җиткәнче башланса да, һаман
ачыкланып бетмәгән нәрсәләр күп икән әле. Себер мөһаҗирләрен Одесса портында
туктаган төрле пароходларга бүлгәләп утыртып җибәреп булмый, ә аерым кораб
бик кыйммәткә төшә һәм шактый көтәргә туры киләчәк. Әмма һич башка чара
юк, диңгез аша җәяүләп чыгып китеп булмый, торырга урыннары бар – көтәрләр.
Пароход чыгымнарының бер өлешен Хөсәен байлар да күтәрешергә булды, әмма
алар да тулаем түли алмыйлар иде. Инде бу Кәрван-Сарайда тотканнарына да
зур рәхмәтләр әйтеп, Себер кунаклары таралышты, аларны торган урыннарына
кадәр яхшы атларда илтеп куйдылар. Шулай итеп, мөһаҗирләрнең Одессада
мөсафирлыклары башланды... Хаҗиханәдә бикләнеп ятмас өчен, алар әкренләп
шәһәргә чыга башладылар, башта куркып, якын-тирәдә генә йөрделәр, аннан
диңгезгә хәтле барып җиттеләр. Бу таш кала аларны таң калдырды...
Әйе, Одессаның шаккатырлыгы бар иде, ул инде Умба-Омски гына түгел!
Инде кыш кереп килсә дә, ямь-яшел булып утырган агачлар дисеңме, өчәр-дүртәр
катлы сырлы-бизәкле таш йортлар дисеңме, ул чуен күперләр, алар буенча
дагаларыннан ут чәчеп чапкан көяз атлар, аларда кәпрәеп утырган эшләпәле
ирләр дисеңме... Умбада боларның берсе дә юк иде... Дөрес, анда да, монда да
чат саен чиркәүләр, кибетләр, базары, театрлары бар, әмма Одессаныкы бөтен
яктан да бай һәм келпеп тора! Ул Пассаж дигән кибетләренә керсәң, адаша
торган, ул Дума дигәннәре хан сарае кебек, ул китапханәләре, кереп ашый торган
рестораннары – исең-акылың китәрлек... Әмма Себердән килгән мөһаҗирләрне
иң шаккатырганы, әлбәттә, диңгез булды, аларның мондый зур суны гомерләрендә
дә күргәннәре юк иде. Әле бу диңгезнең култыгы гына, дисәләр дә, аның очы-
кырые күренми иде, ә яр буйлары эреле-ваклы пароходлар, көймәләр, җилкәнле
җаеклар белән тулган, ничек бер-берләренә бәрелешмиләрдер! Алар да менә
шушы корабларның берсенә утырып, шушы төпсез дәрьяга кереп китәчәкләр бит
инде – бу аларны куркыта да, ымсындыра да иде. Биредә себер татарларын иң
гаҗәпләндергәне яр буендагы бик биек баскыч булды, аның басмалары ике йөзгә
73
ҺИҖРӘТ
якын, диделәр, югарыга ниндидер тимер тартмаларда төшеп-менеп йөриләр.
Мөһаҗирләр аңа утырырга курыктылар, кырыйдан гына карап тордылар. Диңгез
эчендәге маякка да алар аптырап карап тордылар, ул чиркәү каланчасыннан да
биек һәм кичләрен утлары янып тора иде...
Урамнарда йөргәндә, биредәге халыкка да игътибар иттеләр, алар бик төрле,
чуар иде. Умбадагы кебек, урысча киенеп, урысча сөйләшеп йөрүчеләрне дә
күрде алар, телләре аңлашылмаган кешеләр дә шактый иде, аларын яһүдиләр,
диделәр, бу халык монда күп яши икән. Әмма иң гаҗәбе – сөйләшүләре
татарчага охшаган, киемнәре дә урысныкы түгел, әмма себер халкыннан
шактый аерылып торган кешеләрне дә очратты алар Одесса урамнарында.
Боларын кырым татарлары, диделәр, алар да монда шактый икән. Хөсәен
байның сөйләвенчә, Одесса элек татар шәһәре булган, ул Хаҗибәйле, дип
йөртелгән. Монда хәтта төрек хәрбиләренең кәлгәсе дә булган. Әмма Әби
патша заманында шәһәрне урыслар басып ала, бу сугыш вакытында бик күп
татарларны һәм төрекләрне үтерәләр, җирле халыкның бер өлеше качып котыла.
Еллар үткәч, кырым татарлары тагы туган җирләренә җыела башлый, аларга
казан татарлары, Пенза ягыннан мишәр-татарлар да килеп кушыла, шулай
итеп, көчле генә мөселман җәмгыяте барлыкка килә. Алар тиз арада биредә
мәчет салалар, мәдрәсә-мәктәп ачалар, мөселман-татар зираты булдыралар.
Татарларның биредә төп кәсепләре – сәүдә һәм, моңа өстәп, Одесса аша
хаҗиларны җибәреп-каршы алып тору да алар өстендә икән.
Себер мөһаҗирләре бирегә килгәндә, көн шактый яңгырлы һәм дымлы
булса да, тора-бара кояш чыгып, бераз җылытып җибәрде, татарлар да җиңелчә
генә киенеп, салкын Хаҗиханәдән урамнарга ашыктылар. Шәһәр бүген аеруча
ямьле һәм купшы күренә иде, урам тулы матур итеп киенгән кешеләр, бөтен
җирдә гөрләп эшләп торган кибетләр, янәшәдән генә җылы пар бөркеп чабып
узган җигүле атлар... Болар барысы да Одессага бәйрәм төсе кертә, күңелләрне
күтәреп җибәрә иде. Гомер буе авылда бикләнеп ятып, алар шушындый илләр-
җирләр барлыгын да белмәгәннәр бит! Одесса шушындый булганны, әле
Истанбул ниндидер, аны да сөйләп бетерә алмыйлар бит!
Салих белән Хөснибикә дә, җиңелчә матур киемнәрен киеп, Зөлбануны
да үзләре белән алып, шәһәр карарга чыктылар. Хөснибикә өстенә чиккән
затлы бәрхет камзулын киде, башына энҗеле калфагын эләктерде, ак ефәк
шәлен ябынды, аягында әтисе Тара базарыннан алып кайткан каюлы читекләр
иде. Муенындагы энҗе-мәрҗәннәре, беләгендәге фирүзә кашлы беләзеге
аны кино афишаларындагы шәрык гүзәле кебек күрсәтә иде. Әллә шуңамы,
үткән-сүткән борылып-борылып аңа карый, кырым татарлары исә сәлам биреп
китәләр, аларга җавапны Салих кайтара... Зөлбану да апасыннан калышмаган,
Яланкүлдән алып чыккан бөтен затлы киемнәрен кигән, алар болын чәчкәләре
кебек, әллә кайдан нур чәчеп торалар. Икесенең дә ак мәрмәрдәй йөзләре,
зур яшькелт күзләре, талчыбыктай төз сыннары бу татар кызларының затлы
нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Тик Хөснибикә генә инде шактый
түгәрәкләнеп килә, гәүдәсен киң камзулы астына яшерсә дә, аның хәрәкәтләре
инде Зөлбануныкы кебек түгел, сак һәм әкрен. Салих та Хөснибикәсен күз
карасыдай саклый, кулыннан ычкындырмый, тавышсыз ханбикәсен керфек
сирпүеннән үк аңлый...
Менә алар тагы диңгез буена килеп бастылар, ул шомлы да, серле дә, матур
да иде... Хәзергә көннәр җылы тора, шуңа күрә диңгез дә тыныч, җилле көннәрдә
исә аның янына килергә куркыныч. Бөтен яр буе эреле-ваклы көймәләр белән
тулы, ак төтеннәр чыгарып, зур-зур пароходлар да килеп туктый. Пристань
белән ике арада йөк төягән арбачылар чабыша, кешеләр ашыга, мөһаҗирләр
74
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
моңа кадәр гомерләрендә дә күрмәгән әллә нинди машиналар, техника эшләп
тора. Әмма аларны иң кызыксындырганы – менә шушы зур кораблар, чөнки
үзләре дә тиздән шуларга утырып, Төркиягә китәчәкләр... Бу хәл бераз куркыта,
шул ук вакытта моннан тизрәк китү теләге дә көчле. Ә дәрьяның очы-кырые
юк, әле моны «култык» кына, диләр, ә диңгез үзе бөтенләй дә иксез-чиксез
икән... Төбенә дә төшеп җитеп булмый, ди, бу сиңа Яланкүлдәге Ырыслы күл
генә түгел инде, Аллам сакласын!
– Җизни, бу көймәгә без барыбыз да ничек сыярбыз икән? – дип сорап
куйды Зөлбану диңгезгә текәлеп карап торган Салихтан.
– Әллә ничә катлы ул, балдыз, аның әле астында да зур-зур бүлемнәр
бар, – дип җавап бирде аңа Салих, чөнки аның Тарада Иртыш буенча йөзгән
пароходларны күргәне бар иде.
– Ә ул ничек батмый икән, бигрәк куркыныч бит!
– Ул шулай төзелгән инде, аның су астында да бер зур өлеше бар әле,
батырмыйча күтәреп тора торган... Диңгездә давыл булмаса, куркыныч түгел, ә
менә җил-давыл котырганда, чыннан да, Аллам сакласын инде! Әлегә көннәр
әйбәт тора, әмма кайчан кузгаласы һаман билгеле түгел. Декабрь азагында
монда да суытып җибәрә, көчле җилләр була, диләр, ничек тә шуңа кадәр
китеп каласы иде, балдыз...
Хөснибикә аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен ишетмәсә дә, йөзләрендәге
борчуны күреп, сүзнең алда торган сәфәр турында икәнен аңлады. Ул, гомумән,
кешенең йөзеннән, иреннәреннән, күз карашыннан бик күп нәрсәләрне төшенә
иде, әмма сөйләшә алмагач, аңлата да алмый иде. Хөснибикә сизә – алар шушы
зур су буенча еракка китеп барачаклар, әмма янында ире һәм туганнары булгач,
ул инде бераз тынычланды, элеккеге кебек өзгәләнми. Тик үзен Умбада ак кар
өстенә тезләнеп озатып калган карт атасын, чылбырын өзеп, поезд артыннан
чапкан Пүреханны ул һаман оныта алмый... Ни өчен алардан, авылыннан аерып
алып, шушы диңгез буена китереп бастырганнарын да аңлый алмый ул. Әмма
үзе өчен дә, туачак баласы өчен дә өр-яңа тормыш башланганын, үткәннәргә
инде юлларның ябык булуын бөтен йөрәге белән тоя...
Ул арада диңгез ягыннан ниндидер салкынча җил исеп алды, су өстеннән
шадра дулкыннар йөзеп узды. Җил тиз арада көчәйде, әллә диңгез суын, әллә
яңгыр тамчыларын йөзләргә китереп сылый башлады. Салих җиңелчә генә
киенгән Хөснибикәсен үзенә табарак тартып куйды, диңгездән читкәрәк алып
китте. Зөлбану да алар артыннан ашыкты, чөнки җил көчәйгәннән-көчәя бара,
яр буендагы агачларны да дер селкетә иде.
– Кайтыйк булмаса, монда җил-давыл кузгалырга тора ахрысы, – диде Салих,
Хөснибикәне кулларыннан җитәкләп. Хөснибикәнең куллары боз кебек салкын
иде, үзе җиңелчә генә калтырый, җил-давылдан сакларга теләгәндәй, карындагы
сабыен камзул итәге белән капларга тырыша... Әмма диңгез җиле бөтен җиргә
үтеп керә, җелекләргә төшә, аннан бары тик качып котылырга гына мөмкин...
Алар йөгерә-атлый Хаҗиханә ягына ашыктылар, яр буендагы кешеләр дә бик
тиз таралып бетте, урамнар бушап калды. Шәһәр өстенә диңгез тарафыннан җил-
давыл килә иде, судагы кечерәк көймәләр йомычка кебек бата-калка башлады, зур
пароходлар да салмак кына арлы-бирле чайкалдылар, яр буена таба йөгерешеп
килгән дулкыннарга каршы басарга мәҗбүр булдылар... Монда бөтенесе дә бик
тиз үзгәрә икән – әле генә чалт аяз кояшлы көн иде, ә хәзер диңгез дулый, әллә
яңгыр ява, әллә кар төшә, һава шунда ук салкынайтты, җил сөякләргә хәтле үтеп
керә башлады. Шәһәр карарга чыккан мөһаҗирләр төрле яктан Хаҗиханәгә
ашыктылар, чөнки аларның беркайчан да мондый хәлне күргәннәре юк иде. Ай
ахырында һавалар бозыла, дигәннәр иде, бозыла башлавы шушы икән...
75
ҺИҖРӘТ
Һәм ашыга-ашыга, чыланып Хаҗиханәгә кайтып җиткәч, аларга яңа
хәбәр әйттеләр – Истанбулдан аларны алырга паром дигән йөк көймәсе юлга
чыккан, берничә көннән монда буласы икән... Алар бу хәбәргә шатланырга да,
кайгырырга да белмәделәр. Шатланырлар иде – урамда эт чыкмаслык көн, җил-
давыл котыра, шундый вакытта ничек диңгезгә чыкмак кирәк? Кайгырырлар
иде – алар менә инде ун көнләп шушы шәһәрдә, салкын таш бинада ята, инде
чирләүчеләр дә бар, барысы да моннан тизрәк китү турында хыялланды, инде
китү хәбәре килгәч, ничек борчылмак кирәк? Инде аларга дигән кораб юлда,
бу көннәрдә бар әйберләрне әзерләп, тиздән соңгы сәфәргә... Соңгы сәфәргә,
шушы диңгез дигән дәрьяларын исән-имин кичсәләр, аннан соң Истанбул,
аннан соң һиҗрәттә яңа тормыш башланыр, инша Аллаһ! Һәркем бу көннәрдә
әйберләрен барлады, юлга әзерләнде, киңәшеп, җылырак киемнәрне янга алырга
булдылар, чөнки диңгездә бик салкын була, диделәр. Ирләр исә соңгы тапкыр
Одесса кибетләреннән юлга кирәк-ярак алды, хатын-кызлар да, бинадагы боз
салкынына түзә алмыйча, урамга чыгып-чыгып керде. Күпләр исә, авыллардан
киеп чыккан туннарына төренеп, намаз-гыйбадәттә утырды, һәркем Аллаһтан
бу соңгы сәфәрнең хәерле булуын теләп догалар кылды, теләкләр теләде, ә
кемнәрдер өчен чыннан да соңгы сәфәр буласын әле беркем дә белми иде...
Урамда исә җил-давыл бер тынды, бер көчәйде, хәтта аяк астындагы
суларны да туңдырып-катырып җибәрде. Себердәге кебек ап-ак карлар булмаса
да, хәтта монда да кыш сулышы сизелә иде. Мөһаҗирләр яңадан кайры
туннарын, тире бүрекләрен киеп куйдылар, ераккарак яшерелгән киез итекләр
дә яңадан чыкты. Шуңа карамастан, халык өшеде, туктаусыз исеп торган
салкын диңгез җиленнән эчләренә суык төште, аларның хәтта Себердә дә болай
туңганнары юк иде. Мөһаҗирләр арасында мондый юеш һәм салкын һавадан
авыручылар артты, Таһирә апа тагы үлән-төнәтмәләрен күтәреп, Хаҗиханә
бүлмәләре буйлап йөри башлады. Бу көннәрдә Хөснибикә дә кәефсезләнде,
тәне әле боз, әле ут булды, ул үзенең авырый башлаганын сизенде, әмма бу
хакта әйтә алмады, атасы кидереп җибәргән тунына төренеп, салкын урын
өстенә менеп ятты... Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде...
Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады
һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның
да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде.
Бу хәбәрне ишетеп, мәчеттән Ибраһим мулла белән хатыны Әминә абыстай
килеп җитте, алар Хөснибикәне өшкереп тә карадылар, үзләре белән алып
килгән ниндидер әчкелт дарулар да бирделәр, әмма аның хәле яхшырмады.
Бүлмәдәге боз салкынлыгын тоеп, Әминә абыстай эшнең нәрсәдә икәнен
аңлады, Хөснибикәне олы юлга чыкканчы үзләренә алып кайтып китәргә
теләде. Бу хакта иренә дә әйтте.
– Бу бала монда тиз генә терелә алмаячак, өйгә, җылыга алып кайтыйк без
аны, аның эченә салкын төшкән, – диде Ибраһим мулла.
Хөснибикәнең ире Салих һәм мөһаҗирләр җитәкчесе Юанбаш Мөхәммәди
белән киңәшеп һәм килешеп, Хөснибикәне Ибраһим муллаларга алып кайтып
киттеләр. Ибраһим мулла Хаҗиханәдән ерак түгел, җыйнак кына үз өйләре
белән яши икән, йорт янында бакчалары, мунчалары, каралты-куралары да
бар, авылдагы кебек көн күреп яталар... Алар икесе дә инде олы яшьтә булып,
балалары аерым яши икән, мулла белән абыстайның да күп вакыты мәчеттә
һәм аш мәҗлесләрендә үтә. Авыру Хөснибикәне алып кайткач, абыстай күп
вакытын аны дәвалауга бирде, аны аерым бүлмәгә урнаштырды, үз баласы
кебек юындырып, киемнәрен алыштырды, төрле йорт ашлары пешерде,
өшкерде... Инде айдан артык җылы өй, кайнар аш күрмәгән Хөснибикә күзгә
76
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
күренеп тернәкләнде, битләре алсуланды, күзләренә нур кайтты... Аның
бәхетенә, мөһаҗирләрне алырга килгән паром да, диңгездә давыл булу сәбәпле,
берничә көнгә Одессада тоткарланды, юлга чыкмады.
Үзенең балалары күптән үсеп-таралып беткән Әминә абыстай Себердән
килгән бу телсез кыз баланы аерата якын итте, авырлы килеш шундый ерак
юлга чыкканын кызганды. Хөснибикәнең ире Салихтан сорашып, ул аның
әнисе үлгән булуын, әтисенең инде карт икәнен, телсез-чукрак кызын һиҗрәткә
бер дә җибәрәсе килмәвен белде. Әле җитмәсә, авырлы да бит! Юлда нишләр
ул, анда баргач, ничек ияләнер, ул бит башкалар кебек сау-сәламәт түгел! Шул
телсез-чукрак килеш тә, авыру һәм авырлы була торып та Хөснибикәнең бер генә
намазын да калдырмавы Әминә абыстайның бөтенләй күңелен нечкәртте, аны
яныннан җибәрәсе килмәде. Ул кайсыдыр ягы белән Әминә абыстайның яшьли
үлгән кызына да охшаган иде. Балачакта ук ана җылысыннан аерылган Хөснибикә
дә йомшак күңелле, йомшак куллы, олы яшьтәге бу хатынны бик якын итте, үз
анасыдай күрде. Алар бергәләп намаз укыдылар, Хөснибикә бераз терелгәч, кул
арасына да керә башлады, Әминә абыстай аның аш-суга да бик оста икәнен күрде.
Бу хакта ул иренә дә әйтте, Хөснибикәне ире белән монда калдырсак
та яхшы булыр иде, анда аңа бик авыр булачак бит, диде. Салих белән
Хөснибикәнең төпле, ныклы иманлы, тырыш яшьләр булуына Ибраһим мулла
үзе дә игътибар иткән иде, әмма Аллаһ юлында һиҗрәткә чыккан кешеләргә
калыгыз, дип әйтергә аның теле әйләнмәде. Алай да, Салих хатыны янына
килгәч, ул сүзне читтәнрәк башлап карарга булды.
– Хатының авырлы, үзе авыру да, шушы хәлдә аны ерак юлга алып чыгу
дөрес булырмы икән, энем? – диде ул. – Әминә абыстаең аны монда калдырып
торырга куша... Әлбәттә, шәһәрдә сиңа да эш табылыр иде, күреп торабыз,
тырыш кешеләр сез...
Салих хәзрәттән мондый сүз көтмәгән иде, башта аптырап калды, дәшмичә
шактый уйланып торды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аларга илдә калырга шушы
соңгы мөмкинлекне бирәдер? Бәлки, шушы чит-ят җирләрдә калыргадыр,
аннан авылга кайтырлар? Ә анда ни йөз белән кайтып кермәк кирәк? Шушы
һиҗрәт өчен авылда күпме сүз булды, инде нинди авыр юл үттеләр, соңгы
сәфәр генә калды, инде монда хәтле килеп җиткәч, ничек баш тартасың?
Аллаһ ни әйтер, юлдашлары моны ничек кабул итәр? Дөрес, Хөснибикәнең
хәле алай ук яхшы түгел, әмма мөһаҗирләр арасында салкын тиеп авыручылар
шактый, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында, әмма берсе дә кире
борылырга уйламый.
– Бу тәкъдимегезгә рәхмәт, хәзрәт, Хөснибикәмне үз балагыз кебек
карадыгыз, анысына да зур рәхмәт... Әмма инде монда кадәр килеп җиткәч,
юлдашлардан аерылып калуны, һиҗрәт сәфәребезнең өзелүен күңел кабул итә
алмый... Баштарак уйларга кирәк булган да бит, хәзер соң инде. Без бит Аллаһ
ризалыгы өчен дип шушы юлга чыктык...
– Аңлыйм, улым, бик аңлыйм, әмма синең хатының башкалар кебек түгел
– авыру, авырлы, җитмәсә, ишетми дә, сөйләшә дә алмый... Аңа бигрәк тә
авыр булыр дип борчылабыз. Баласын тынычлап монда табар, аннан үзегез
карарсыз тагы кайда яшәргә...
– Хөснибикә үзе беләме соң моны?
– Юк, синең белән киңәшмичә әйтә алмадык. Хәер, ул бөтенләй ишетмәгәч,
без ни теләгәнебезне аңлата да алмаган булыр идек. Син аның белән аңлаша
аласың, үзе белән киңәшеп кара әле...
Алар хатын-кызлар янына чыктылар, Салих Хөснибикәсен таный алмыйча
сокланып карап торды. Әминә абыстай аңа шәһәр кызларыныкы кебек
77
ҺИҖРӘТ
яңа затлы күлмәк кидергән, башында да матур яулык, аякларында чиккән
чүәкләр... Салихны күргәч, Хөснибикәнең битләре алсуланып китте, ак нәфис
кулларын иренә таба сузды, янында хәзрәт булгач, уңайсызланып куйды. Салих
хатынының янына утырып, кул хәрәкәтләре белән аңа нидер аңлата башлады.
Хөснибикәнең зур яшькелт күзләре гаҗәпләнүдән тагы да ныграк ачылды, ул
бер иренә, бер Әминә абыстайга карады. Салих аша Әминә абыстай да сүзгә
катнашырга булды.
– Син әле терелеп бетмәдең, кызым, мондый хәлдә юлга чыгу авыр булыр, –
диде ул. – Кал монда, балаңны монда табарсың, без сиңа ярдәмче булырбыз...
Мөселманнар бит без, татарлар, әлхәмдүлилләһ! Ирең дә монда кала ала,
калырга теләмәсә, барып урнашкач, сине кайтып алыр. Син миңа үз кызым
кебек якын, әле үзең дә балалыктан чыгып җитмәгәнсең, бик авыр булыр, дип,
кызганып әйтәм бу сүзләремне...
Салих кул хәрәкәтләре белән Әминә абыстайның сүзләрен Хөснибикәгә
җиткергәч, ул бер тын уйланып утырды, аннан иренә карап, ишарәләр белән
аңлата башлады.
– Мин – ир хатыны, ул ничек әйтсә, шулай булыр... Әмма мин туачак
балабызны һиҗрәт савабыннан мәхрүм итмәс идем... Ул ислам илендә,
мөселманнар арасында туарга һәм яшәргә тиеш... Без шуның өчен илдән
кубарылып кузгалдык бит... Ә монда... сез бик яхшы, Аллаһның рәхмәтләре
булсын сезгә, әмма монда гел урыслар, кяферләр бит, минем балам да алар
кебек булыр, дип куркам...
Телсез-чукрак Хөснибикәнең, әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән
Хөснибикәнең, шушы сүзләреннән барысы да тетрәнеп, тынып калдылар. Әйе,
ул ишетмәсә дә, иң кирәген – иман хакына һиҗрәт кылганлыгын аңлаган, ул
сөйләшә белмәсә дә, иң кирәген – иман хакына юлын дәвам итәргә кирәклеген
белә. Ишеткән-сөйләшә белгәннәргә җаны, йөрәге белән үзенә ни кирәген
аңлатты. Моннан соң үгетләп торудан мәгънә юк иде. Салих та әллә нишләп
китте, ул соңгы вакытларда гел киресен уйлап йөри башлаган иде, ә Хөснибикәсе
иң кирәген әйтте дә бирде: «Туачак балабыз хакына кяфер иленнән китәбез», –
диде. Әйе, алар үзләре илдән генә түгел, кайчан да булса бу дөньядан да китеп
котылырлар, ә калган балалар, нәсел кем булыр? Кем арасында яшәсә – шул
булыр. Моны хәтта бер тапкыр да авылдан чыкмаган телсез-чукрак хатын да
аңлаган, ә ул, ир башы белән, әллә нинди вәсвәсәләргә төшеп бетте...
– Ярар, балалар, үзегез беләсез, – диде сүзне йомгаклап Ибраһим мулла.
– Без Хөснибикәнең авырлы һәм авыру булганы өчен генә кызганып әйткән
идек бу сүзләребезне. Ишегебез һәрчак ачык, Аллаһ мөсафирларына ярдәм
итү безнең изге бурычыбыз. Калганын үзегез хәл итегез.
Урамда җил-давыл бераз тынган арада, Хөснибикә дә шактый тернәкләнде,
инде аягына басты, китәргә әзерләнә башлады. Ул арада мөһаҗирләрне алырга
килгән кораб хуҗалары да диңгезгә чыгарга әзерлекләрен белдергәннәр, иртәгә
таң белән юлга кузгаласы, ди. Хөснибикәне җылы итеп киендереп, сиртмәле
тарантаска утыртып, диңгез портына Ибраһим мулла белән Әминә абыстай
үзләре илтеп куйдылар. Бирегә инде Хаҗиханәдән дә мөһаҗирләр җыела
башлаган иде, алар Хөснибикәне күргәч, шатланып, аны кочаклап алдылар,
бигрәк тә Зөлбану сөенде, ул апасы монда кала икән, дип, бик курыккан иде.
Ирләр әйберләрне ташыдылар, хатын-кызлар төркем-төркем булып аларны
саклап торды, бала-чагалар да шул тирәдә генә чуалды, аларның тизрәк бу
кораб дигәннәренә кереп утырасы килде...
Көн бераз рәтләнеп киткән кебек тоелса да, диңгез бөтенләй үк тынычланып
бетмәгән иде әле, мөгаен, бу айларда ул инде ахыргача тынычлана да алмыйдыр.
78
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Әнә бит каралы-сорылы дулкыннар әллә кайдан гына килеп чыгалар да ярсу
бер көч белән яр читенә китереп бәрәләр, һавага су баганалары күтәрелә...
Бер дулкын артыннан икенчесе йөгереп килеп кенә җитеп тора, әле бу култык
дигәннәрендә шулай, ә ачык диңгезгә чыккач ни булыр? Белгән кешеләр шулай
сөйләшә, ә мөһаҗирләр борчылмаска тырыша, кораб хуҗасы юлга кузгала икән,
белеп эшлидер, диләр. Инде монда хәтле килеп җиткәч, диңгез аша Истанбулга
бер-ике көндә ничек тә барып җитәрбез, түзәрбез, дип үз-үзләрен юаталар.
Ә диңгез һаман нәрсәгәдер ачуланып кайный, мырлый, җырлый, әллә нинди
ят тавышлар чыгара, тагы әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, юеш йодрыгын селки,
мөһаҗирләрне куркытырга тели...
Мөһаҗирләрне озатырга Хөсәен бай да уллары белән килгән иде, тагы күп
кенә татарлар, мөселманнар да пристаньга җыелды. Һәрберсе нидер күтәреп
килгән, китүчеләргә үзенең киңәшен һәм күчтәнәчләрен бирә, дога кыла... Инде
мондагы халык белән танышып-дуслашып беткән мөһаҗирләр дә, туганнары
белән аерылгандай, аларны кочаклап елыйлар, дога кылалар... Диңгезнең бу
ягында, бу ярында яшәүче татарлар – алар туган илдә күргән-белгән соңгы
татарлар, шуңа күрә аерылышу да бик хәсрәтле-сагышлы... Озата килүчеләр белән
саубуллашып, паром-корабка утыра башладылар. Хөснибикә дә инде үз туганы
кебек якынаеп өлгергән Әминә абыстай белән кочаклашып саубуллашты, ишарәләр
белән аңа рәхмәтләрен әйтте. Салих та Ибраһим мулла белән саубуллашып,
Хөснибикәне кулларыннан җитәкләде һәм алар, мөһаҗирләр төркеменә кушылып,
тар баскычлардан күтәрелделәр. Аннан соң Салих Хөснибикәне апалары кулына
тапшырып, үзе Юанбаш Мөхәммәдигә ярдәм итәргә китте, чөнки халыкны
урнаштырырга кирәк иде. Бу кораб дигәннәре йөк ташый торган гаҗәеп зур паром
булып чыкты, чөнки бу кадәр халыкны гадәти пароходларга сыйдыру мөмкин
түгел, мөһаҗирләрнең аны сатып алырга акчалары да җитмәс иде...
Ә халык керде дә керде, инде астагы зур-зур бүлемнәр дә кеше белән шыплап
тулды, өскә, баскыч асларына, бөтен буш урыннарга әйберләрен куйдылар
һәм үзләре урнаштылар, берничә көнгә ничек тә түзәрбез, дип, үз-үзләрен
юаттылар. Монда инде ирләргә-хатыннарга аерылып торырга мөмкинлек юк иде,
һәркем үз гаиләсе, үз туганнары, үз авылдашлары белән бер тирәдә урнашырга
тырышты. Хөснибикә дә Зөлбанулар белән бергә булды, ә Салих исә һаман
Юанбаш Мөхәммәдиләргә булышып, әйберләрне урнаштырып йөрде. Менә
халык бөтен бүлемнәргә шыплап тулды, монда хәтта кыймылдарлык та урын
калмады, алар кисмәктәге балыкларны хәтерләтәләр иде. Шунда ук эссе булып
китте, салкыннан куркып киенгән кышкы киемнәр тагы салынды, һава җитми
башлады. Ул арада кораб, торбасыннан аклы-көрән төтеннәр чыгарып, сузып
кычкыртып җибәрде, шалдыр-шолдыр китереп тимер чылбырларны җыйдылар,
баскычны күтәрделәр һәм чайкала-чайкала кузгалып та киттеләр.
Соңгы сәфәр
Гомерләрендә беренче тапкыр корабка утырып диңгезгә чыккан татар
мөһаҗирләре баштарак кыймылдарга да куркып бардылар, аннан, бу хәлгә дә
килешеп, ияләнә төштеләр. Ир-атлар хәтта батыраеп китеп, өске катка да менеп
карады, намаз уку урыннарын җайладылар, һәркемне яңадан барлап-тикшереп
чыктылар, барысы да көймәдә иде. Әмма култыкны үтеп, ачык диңгезгә чыккач,
кораб сизелерлек итеп айкала-чайкала башлады, көчәя барган җил аны әле бер
якка, әле икенче якка бәрде, әйтерсең лә таудан-тауга сикерәләр иде. Кешеләрнең
кулларындагы пешкән йомыркалары тәгәрәп китте, авызларына китергән сулары
чайпалып түгелде, тотынмыйчарак барганнары бер-берләренең өсләренә аудылар.
79
ҺИҖРӘТ
Бу хәлдән балалар чырылдап елап җибәрде, хатын-кызлар пыш-пыш килеп дога
кылды, ирләр исә, тотына-тотына, өске катка менеп киттеләр, кораб белән ни
булганын ачыкларга уйладылар. Ә кораб белән берни булмаган иде, бары тик
диңгездә җил көчәеп бара һәм тагы давыл чыгу куркынычы бар, шуңа күрә татар
мөһаҗирләрен төягән йөк көймәсе дә шулай алпан-тилпән чайкала иде...
– Аллага тапшырдык, туганнар, исән-имин шушы дәрьяны кичәргә насыйп
итсен инде! – диде Юанбаш Мөхәммәди. – Бик давыллап тора, хатыннарыгызга,
балаларыгызга әйтегез – өскә менмәсеннәр... Бу хәлне күреп, куркырлар, җил
очырып алып китүе дә бар, Аллам сакласын!
Ә өстә, чыннан да, җил улап тора иде, тагы әллә кайдан гына килеп, яңгыры
башланды, ул төшә-төшешкә катып бозга әйләнә, инә кебек чәнчеп йөзгә бәрә,
күзләрне томалый иде. Диңгезгә эчкәрәк кергән саен, давыл көчәя барды, тау-тау
дулкыннар кораб өстенә ыжгырып киләләр дә палубага ябырылалар, тотынмыйча
басып торсаң, үзләре белән алып төшеп китүләре дә бар. Кораб исә гәүдәсен тота
алмыйча калтырана, дулкын китереп бәргән саен, сискәнгәндәй, сикереп китә,
әле бер якка янтаеп куя, әле икенче якка авып диярлек бетә... Бу хәлне күреп,
ирләр дә куркып калды, тизрәк аска төшеп киттеләр, анда исә аларны идән буенча
тәгәрәп йөргән балалары, аларга чытырдап ябышкан хатыннары көтеп тора иде.
Нәрсә бу?! Нигә бу кораб дигәннәре шулай болгый, аякка басарга да ирек бирми,
идәнгә сылый соң? Балалар коса, хатын-кызлар елый, төенчекләре, ризыклары
кайсы-кайда тәгәрәп ята... Кайда монда ашау, кайда монда йоклау, хәтта намазны
да күпләр утырган килеш кенә укыдылар, чөнки аякка басу мөмкин түгел иде...
Салих Хөснибикәсен кысып тотты, кочагыннан чыгармады, дулкын
кайсы яктан китереп бәрсә дә, аларны бер-берләреннән аера алмады, идән
буйлап та бергә тәгәрәделәр. Икесе дә үзләре өчен түгел, карындагы бала
өчен борчылдылар, аның сирәк-мирәк тибенеп куюына да сөенеп, үз хәлләрен
оныттылар, сабыр иттеләр. Әмма беркем дә диңгез юлының болай ук куркыныч
һәм авыр буласын күз алдына да китермәгән иде... Тышта яман тавыш белән
диңгез үкерә, эчтәге мөһаҗирләр кайсы ятып, кайсы тезләнеп, кайсы утырып
Аллаһка ялвара, балалары хакына бу афәттән исән калдыруны сорый...
Корабтагы бөтен тимер-агач корылмалар соң чиккә җитеп, шартлап сынардай
булып шатырдый башлады, өстә кемнәрдер йөгереште, аста кемнәрдер җан
ачысы белән кычкырып җибәрде:
– Батабыз, бетәбез бит!!! Нишлик?! Шушында җан бирү өчен юлга
чыктыкмы икәнни, Раббым?!
Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый
иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына
салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар
янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның
кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде...
– Үлгән, балакай, киткән, җаны очкан, – диде Зәйнәп абыстай, баланың
өстенә иелеп. – Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек,
Аллаһ каршына китәбез... Сабыр ит, Гафифә кызым...
Аубаткан хатыны шунда гына аңына килде, бу сүзләргә ышанмыйча,
бер баласына, бер Зәйнәп абыстайга карады, аннан: «Улым, Абдулла, улым,
Абдулла, ач күзеңне!» – дип өзгәләнде. Башкалар да үз хәлләрен онытып, яшь
ана башына килгән олы хәсрәттән шашып калдылар. Юлда авырулар булса да,
Кумыслы хатыны Мәрфуга үлгәннән соң, әле беркемнең дә башына мондый
кайгы-хәсрәт килмәгән иде. Инде күпме юл үтеп, инде ниятләгән җиргә барып
җитәбез, дип торганда, тагы бер хәсрәт, тагы бер мәет! Инде монысы диңгез
шәһите! Бәлки, аларның барысын да шушы хәл көтәдер?
80
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Аубаткан хатыны үле баласын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елый
башлады, янына ашыгып ире килеп җитте. Аның да хатынын юатырлык
сүзләре юк иде, ул да бердәнбер улын, кичә генә йөгереп уйнап йөргән баласын
югалткан иде, ул да баласы өстенә капланып, сулкылдап елый иде... Ирләр
киңәш-табышка җыелдылар, баланы күмәргә кирәк иде, әмма кайда, ничек
итеп? Тирә-якта диңгез актарыла, әле коры җиргә ерак, ә мәетне каядыр куярга
кирәк. Кораб хуҗасы белән дә киңәшеп, мөселман гадәтен дә искә алып, баланы
кәфенләп, җеназа укып, диңгезгә ташларга булдылар, белгән кешеләр, тәртибе
шундый, диделәр. Инде ата-анасына шуны җиткерергә, халыкка ни өчен шулай
эшләгәннәрен аңлатырга кирәк иде.
– Туганнар, ни эшләмәк кирәк, күрәсез – арабызда тагы бер мәет бар, –
дип сүзен башлады Юанбаш Мөхәммәди. – Аллаһы Тәгалә юлдашларыбыз
Гайнетдин белән Гафифәнең бердәнбер улларын үз янына алды... Димәк,
баланың тәкъдиренә үзе туганчы ук шулай язылган булган... Ата-ана өчен авыр
кайгы, әмма бернишләп булмый, тәкъдирне үзгәртә алмыйбыз... Аллаһтан
сезнең өчен сабырлык сорыйбыз... Инша Аллаһ, сабыйның урыны җәннәттә
булыр, һиҗрәт шәһитләреннән булыр, сезгә дә җәннәт капкаларын ачар... Инде
баланы җеназа укып, күмәргә кирәк, әмма без диңгез уртасында, димәк ки, без
аны суга гына тапшыра алабыз... Кораб капитаны да шулай ди, хәтта Мәккәгә
барырга чыккан хаҗилар да, диңгездә үлсә, аларны җеназа укып, диңгезгә
ташлыйлар икән... Безгә дә шулай итәргә туры киләчәк.
Бу сүзләрне ишеткәч, халык тынсыз калды, алар мондый хәл булыр дип
күз алларына да китермәгәннәр иде. Димәк, монда үлә калсалар, аларны да
шушы язмыш көтә? Кәфенлеккә төреп, диңгезгә ыргыту көтә?! Аларның хәтта
каберләре дә булмаячакмыни инде?
Халыкның дулкынлана башлавын күреп, Юанбаш Мөхәммәди тагы сүз
башлады:
– Туганнар, без нинди юлга чыкканыбызны белеп чыктык, – диде ул. – Аллаһ
ризалыгы өчен, туган җирләребезне калдырып, һиҗрәткә кузгалдык. Бу озын
һәм авыр юлда теләсә кайсыбызның җанын Газраил килеп алырга мөмкин
иде. Бу инде бездән тормый... Алай да без бирегә хәтле исән-имин килеп җитә
алдык, әмма барыбызның да язмышы кыл өстендә... Без хәзер корабыбыз белән
котырган диңгез өстендә йомычка кебек бөтереләбез, сәфәребезнең ахыры
ни белән бетәр – белмибез... Аллаһ безне менә шушындый без белмәгән һәм
күрмәгән авырлыклары белән сыный... Инде барыбызга да көне-төне гыйбадәт
кылып, Аллаһтан сорарга кирәк – һиҗрәт юлыбызда бу сабый корбаны соңгысы
булсын иде! Үзебезгә бу бәладән исән-имин котылып, җиргә аяк басарга
насыйп итсен иде! Шул хакта дога кылыйк! Ә баланы югарыга алып менеп
юарбыз, кәфенләрбез, җеназа укырбыз һәм Аллаһка тапшырырбыз.
Абдулланың мәетен анасы кулыннан сак кына алдылар да атасына
тапшырдылар. Баланы төрергә кәфенлек кирәк иде, берничә кеше үз
кәфенлеген сузды, кешеләр юлга барысына да әзер булып чыкканнар икән.
Ирләр өскә менеп китте, Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа баласының үлеменә
һаман ышанмаган Гафифәне кочакларына алдылар, ана кешенең бу хәлләрне
күрмәве хәерлерәк иде... Ирләр исә арлы-бирле чайкалып торган юеш палубада,
идәнгә яткырып, нәни Абдулланы юдылар, кәфенләделәр, баш очына басып,
җеназа намазы укыдылар, аннан бисмилла әйтеп, диңгезгә ташладылар...
Боларны эшләгәндә, олы ирләр дә сүзсез елады, алар гына түгел, бу хәлләрдән
күпне күргән Кара диңгез үзе дә ярсып елый, бәргәләнә иде... Абдулланың ап-ак
кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе, диңгез өстендәге акчарлак кебек, актарылып
кайнаган суга барып төште... Кара дулкыннар аны шунда ук үз араларына
81
ҺИҖРӘТ
суырып алдылар, бала мәете бата-чума бераз су өстендә талпынды да, күздән
югалды, юкка чыкты. Мондый хәлдән тетрәнгән ирләр дә аска, гаиләләре янына
төштеләр, кораб, кара дәрьяның кара суларын ерып, кара төнгә кереп бара иде...
Хөснибикә тирә-ягындагы тавышны, диңгез үкерүен, хатын-кызларның
һәм балаларның елауларын ишетмәсә дә, барысын да күреп торды – корабка
бәла килгән иде... Күрше авыл хатынының терекөмеш кебек бердәнбер
балалары үлгән, аны ир-атлар өскә алып менеп киттеләр... Аннан соң ни
булганын Хөснибикә аңламады, әмма йөрәге белән шомланып сизенде –
баланың мәете корабтан юкка чыкты. Ул карынындагы үз баласын куллары
белән кысып тотты, сабый анасының җылысын тоеп, тибенеп-тибенеп алды,
Хөснибикә тынычланып китте. Ире Салих та кулларын аның корсагына куйды,
карындагы сабый аңа да тибенеп җавап бирде. Ир белән хатын, бер-берләренә
сыенып, караңгы корабта шушы бәхеттән дә яктылык табып, уй-хыялларында
киләчәкләренә таба йөзәләр иде...
Төнлә давыл бераз басылды ахры, ул чаклы болгамый башлады. Көне буе
идәндә бәргәләнгән, үлем фаҗигасен күргән, тәннәре һәм җаннары арыган-
талчыккан мөһаҗирләр кайда ятсалар, шундук изрәп йокыга киттеләр. Алар
төшләрендә Себернең ап-ак карларын, шул карларда уелып калган җәнлек
эзләрен, артларыннан томырылып чабып килгән тугры атларын, авыл өстеннән
туп-туры күтәрелгән морҗа төтеннәрен, шул төтен белән бергә бар дөньяга
таралган ризык исләрен, себеркеле мунча парларын, боз каплаган күлләрне,
бәкедән су алган хатын-кызларны, мәчетләрдән кайтып килгән ак сакаллы
картларны күрделәр... Алар моңсу гына туган илдән китеп баручыларга
карыйлар, сагынудан саргаюларын әйтәләр, мөһаҗирләр белән мәңгегә
бәхилләшәләр, ахирәт көнендә күрешергә өмет итәләр иде...
Хөснибикә исә төшендә балачагын күрде...
Әле әнисе дә исән вакыт икән, алар Ырыслы күл буенда йөриләр, әтиләре
дә шунда... Ә күл өстендә ниндидер сәер кошлар бөтерелә, болар аккошлар
түгел икән, чөнки алар хәзер монда килми, башка җирдә оя коралар... Бу кошлар
бераз кечерәк һәм ап-ак, диңгез акчарлаклары кебек... Менә кошларның берсе,
очып барган җиреннән, күлгә егылып төште, башкалары исә авыл өстеннән
бер әйләнделәр дә кыйблага таба очып киттеләр... Суга егылып төшкән кош та
алар артыннан йөзә башлады, кинәт ул кичә үлгән малайга әйләнде, кулларын
сузып, башка кошлар артыннан йөгерде... Менә ул Хөснибикә янына килеп
җитте, кулларын сузып, аны су буена өстерәде, ә анда... кәфенлеккә төрелгән
бала мәете йөзеп килә иде...
Хөснибикә сискәнеп уянып китте, әкрен генә Салихны да уятты. Аның башы
әйләнә, күңеле болгана иде, ул иреннән өскә, һавага алып чыгарга сорады. Алар
изрәп йоклап яткан кешеләргә басмаска тырышып, караңгыда текә баскычтан
өскә үрмәләделәр. Төнлә давыл бераз басылган, диңгез өсте дә тына төшкән, таң
әле атып кына килә иде. Иркенлектән файдаланып, ире белән бергәләп иртәнге
намазны укыдылар, аннан бераз диңгезгә карап, саф һава сулап тордылар. Шул чак
Хөснибикәнең таң алдыннан күргән төше исенә төште, чөнки диңгез өстендә дә
нәкъ шундый кошлар очып йөри иде... Аннан ул нидер сизенеп, аска карады, ә анда,
кораб койрыгы артыннан, ак кәфенлеккә төрелгән бала гәүдәсе йөзеп килә иде...
Хөснибикә иренең беләгенә чытырдатып ябышты, куллары белән диңгезгә
төртеп күрсәтте. Бала мәетен Салих та күрде, «Абдулла!» дип пышылдады ул,
коты алынып. Әйе, кичә суга ташлаган бала мәете дулкыннар арасында бата-
калка, кораб артыннан йөзеп килә иде... Салих белән Хөснибикә җитәкләшеп
аска йөгерделәр, кешеләрнең күбесе инде йокыдан уянган, кайсы намаз укый,
кайсы тирә-юнен тәртипкә китерә иде. Алар котлары чыккан Салих белән
82
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
Хөснибикәгә аптырап карадылар, ни булганын аңламадылар. «Абдулла!» – диде
Салих, диңгез ягына кулы белән күрсәтеп. Халыкның бер өлеше өскә ашыкты,
Абдулланың әти-әнисе дә алар арасында иде. Кораб артыннан йөзеп килгән
Абдулланы шунда ук күрделәр, аның өстендә акчарлаклар бөтерелә, алар аны
әллә саклап килә, әллә үз вакытларын көтә – аңлап булмый иде...
– Улым! – Диңгез өстен үзәк өзгеч тавыш телеп үтте, бу – Абдулланың әнисе
Гафифә шулай ачыргаланып кычкыра иде. – Улым! Балам! Балам!!!
Гафифәне тизрәк читкә алып киттеләр, чөнки ул рәшәткәгә күкрәге белән
капланган, бер-ике талпынса, үзе дә диңгезгә очып барып төшәргә мөмкин
иде. Хатыннар кочаклап алып, аны юата башладылар, баланың атасына
исә үзенә ярдәм кирәк иде. Ул диңгез белән палубаны аерып торган тимер
рәшәткәгә сыгылып төшкән, улын йөрәге белән тартып алырлык булып,
кулларын аңа сузган, үзе туктаусыз, «балам, балам», дип кабатлый... Диңгез
өстендә ачыргаланып акчарлаклар елый, кораб идәненә тезләнеп, бердәнбер
балаларын үз куллары белән диңгезгә салган ата-ана елый, алар артыннан,
аерылып калырга теләмичә, Абдулланың ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе
йөзеп килә... Бала әле шактый вакыт шулай бата-калка кораб артыннан йөзеп
барды, аннан диңгезнең соры дулкыннары аны соңгы тапкыр өскә күтәрделәр
дә, акылдан шашарлык хәлгә килгән ата-анасына соңгы тапкыр күрсәтеп, үз
куеннарына алдылар. Абдулланы озата килгән акчарлаклар да күздән югалды,
палубадагы кешеләр дә, салкынга түзә алмыйча, берәм-берәм аска төшеп китте,
бары тик тимер рәшәткәгә капланып, ата белән ана басып калды... Алар һаман
нәни Абдулланың гәүдәсе су өстендә күренер, дип көтәләр иде... Ә ул башка
күренмәде, кара дәрья илсез-җирсез бер татар баласын үз кочагына алды...
Ә аста халык тын калып, озак кына сөйләшмичә утырды. Мондый
дәһшәтле, шомлы, куркыныч хәлне аларның гомерләрендә дә күргәннәре юк
иде. Әле кайчан гына йөгереп йөргән газиз балаң күз алдында җан бирсен
дә, аны үз кулларың белән суга ташла әле! Һәм шул бала дәрьяда батмыйча,
кораб артыннан ияреп килсен әле – акылыңнан шашарсың! Бу юлда аларның
һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин бит! Менә нәрсә икән ул һиҗрәт – ул
һәр мизгелдә үлем белән очрашу, су төпләренә китү, дигән сүз дә икән әле!
Җәннәткә юл шушы җирдәге тәмуглар аша да үтә икән!
Халыкның күңелсезләнеп калуын, пошаманга төшүен күреп, Юанбаш
Мөхәммәди сүз башлады:
– Монда үзебездә дә гаеп бар, җәмәгать, мәетне суга салганда, авыррак
әйбер бәйләргә кирәк булган, – диде ул. – Күрәсез, ул батмаган, су өстенә
калкып чыккан... Дулкынга ияреп, арттан йөзеп килгән... Ата-анасына авыр
инде бу хәлләрне күрү, Аллаһ сабырлыклар бирсен... Мондый хәлләр бер
безнең башка гына төшмәгән, хәтта пәйгамбәрләр башына да килгән. Юныс
пәйгамбәр кыйссасын хәтерләсәгез, аны хәтта диңгездә зур балык йота, ул
балык карынында да Аллаһка дога кылуын ташламый. «Лә иләһә иллә әнтә,
субханәкә инни күнтү минәз-залимин», дип дога кыла, ягъни, «Синнән башка
илаһ юк, Син пакь булучы Зат, дөреслектә мин золым кылучылардан булдым»,
дип Аллаһка ялвара. Ни өчен Юныс галәйһиссәлам үзен шулай дип атый, чөнки
ул иман китермәгән кавемен ташлап китә, ә кавеме, күзенә үлем газабы күренгәч,
иман китерә, Аллаһ алардан газабын кире ала... Әйткәнемчә, Юныс пәйгамбәр
Аллаһ рөхсәтеннән башка халкын ташлый, әле җитмәсә, аларга рәнҗеп дога
кыла, менә шулар өчен Аллаһ аның үзенә җәза бирә. Әгәр Юныс пәйгамбәр
балык карынында тәүбә итмәгән булса, Аллаһка гыйбадәт кылмаган булса,
кыямәт көнгә хәтле шунда калган булыр иде... Коръәннең «Нун» сүрәсендә бу
хакта болай әйтелә: «Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кяферләрнең каршылык
83
ҺИҖРӘТ
күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Юныс кеби булма. Ул Юныс балык эчендә
тарлыкта Раббысына мөрәҗәгать итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә. Әгәр
ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә,
балык эченнән чыгарылып, агачсыз вә үләнсез булган сәхрага хур итеп ташланыр
иде. Ул Юнысны Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхи иңдереп, пәйгамбәрлеген
дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды». Күрәсез, Аллаһ хәтта үзенең сөекле
пәйгамбәрләренә дә ялгыш-хаталары өчен нинди җәзалар биргән, ә без, гади
халык, җаһиллектән әле чыгып та җитмәгән кавем, ни көтик? Шуңа күрә төрле
көфер уйларга бирелмик, кардәшләрем, һиҗрәтебезнең савабын киметмик,
Аллаһның җәзасына тарымыйк. Нишлисең, мондый озын һәм авыр юлда төрлесе
булырга мөмкин, без әле дә күпчелектә монда кадәр исән-имин килеп җиттек.
Инде күп калмады, сабыр итик! Әнә, күрәсез, диңгез дә бераз тынычланды,
хәзер алай болгамый. Сабыр итик, авылдашлар, юлдашлар, күбенә түздек, инде
азына түзик... Аллаһ ризалыгы өчен, түзик... Бу барыбыз өчен дә зур сынау...
Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң корабта тынлык урнашты.
Һәркем үзенекен уйлады, һәркем эченнән генә тәүбә итте, дога кылды... «Инде
пәйгамбәрләр башына да шундый авырлыклар килгән икән, без ничек бер
авырлык күрмичә җәннәт өмет итик?» дип уйлады алар. Һиҗрәт бит ул күрше
авылга гына барып кайту түгел, яки теге яки бу нәрсә ошамый, дип, урын
алыштыру түгел. Һиҗрәт – Аллаһ ризалыгы өчен, иманыңны саклау өчен,
дин тотарга ирек булган урынга күчеп китү... Шушы юлда сабыр итү, сыналу,
барысына да түзү... Хәтта үлем-китемгә дә, чөнки Аллаһ бирә – Аллаһ ала...
Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң Салих тагы уйга калды.
«Аллаһы Тәгалә Юныс пәйгамбәрне кавемен рөхсәтсез ташлап киткән өчен
шулай каты җәзалаган, ә без дә туган халкыбызны, туып-үскән җирләрне
ташлап китеп барабыз бит, – дип уйлады ул. – Үзебезнең җаннарыбызны,
иманыбызны саклау өчен, без халкыбыздан, илебездән мәңгегә аерылдык...
Ә алар нишләр? Анда калган милләт нишләр? Бөтен халык кубарылып чыгып
китә алмый бит, димәк, без аларны дошман кулына калдырып киттек? Бер
яктан, һиҗрәт – савап, икенче яктан, халкыңны дошман арасында калдыру
гөнаһ та булырга мөмкин бит әле... Һәм моңа җәза да булуы мөмкин... Раббым,
кичер без гөнаһлы бәндәләреңне, ниятебез изге иде, инде бу эшләрнең ахырын
да хәерле кыл! Мөселманнар арасына исән-имин барып урнашып, үзебездән
соң иманлы нәсел калдырырга насыйп ит!»
Диңгез бераз тынычланганга, ирләр өйлә һәм икенде намазын иркенләп
өстә укыдылар, хатын-кызлар да бераз тынычланды, кулларына тәсбих тотып,
белгән догаларын укырга утырдылар. Юл никадәр авыр булса да, үлем һәм
авырулардан торса да, инде килеп җитәбез, инде аз гына калды, дигән өмет
барысын салкында да җылыта, бөтенләй аумаска көч бирә иде... Әйе, инде
ерак калмады, арыган һәм тилмергән сабыйларны йөрәккә кысып, тагы бераз
түзәргә... Ә анда, диңгезнең аръягында – Истанбул, мөселман өммәтен үзенә
җыйган Исламбул, аларның булачак Ана Ватаннары, туачак балаларының,
оныкларының Ата Йорты, нәселнең нигезе хәзер син булачаксың, Төрек Иле,
Төркия! Җылы күңелең белән кабул ит салкын Себерләрдән иман хакына
сиңа күченгән себер татарларын, заманында бөек милләт булган кавемнең
илсез-җирсез, дәүләтсез калган ятим балаларын! Алар сиңа өмет белән килә,
карлы-бозларны күкрәкләре белән ерып, коллык чылбырларын тешләре белән
өзеп, алар сиңа дога белән килә, Төркия! Кабул ит татар мөһаҗирләрен...
Беренче китап тәмам.