Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕРАКЛАРГА ҖИЛДЕ БОЛЫТЛАР

Хастаханәдә туган уйлар...
Утырдым ла көймәнең, һай, түренә,
Карадым ла агымсулар төбенә,
Су төпкәйләрендә һичбер кара юк,
Хак язганны күрми чара юк!

1
Дәһриләр җырын җырлый-җырлый
Җилсәк тә без калтыр арбада,
Әйләндек лә гомер азагында
Атка печән салмас муллага.
Эшкә түгел, ашка йөрү генә –
Калды нибарысы шул шөгыль;
Үләргә дә риза булыр идем,
Картаюны белсә хөр күңел.
2
Нәрсә үлем? – Коты сүнгән йортка
Ачылмаслык йозак эләсе;
Ә калдырсаң нәсел агачы,
Бикләнмичә торыр келәсе.
Хафаларга төшмә, калыр эшне
Түгел аны очлап бетәсе;
Баш очыңа килеп берәрсе
Чүксә тезен – дөнья бәһасе...
3
Берәү килә, берәү китә, юк бәла, –
Җир үз күчәрендә әйләнә;
Ике гасыр Күкне күзләсәм дә,
Ниләр барын белмим галәмдә.
Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940) – шагыйрь; «Хәерле иртә», «Хәерле көн», «Хәерле кич» һ.б. китаплар
авторы. Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Уфада яши.
85
Игелекле Җирем! – Таптым урын
Печтек кенә гамәл кылып та;
Серем сыйды да бит, сыеныр җир
Табылырмы чиксез бушлыкта?..
4
Аягүрә яна чал урманнар,
Йөзе кибеп үлә елгалар,
Әйтегезче, дөньяларда хозур
Табигатьтән башка ни ямь бар?!
Их,
Ничекләр соң, ничек янәдән
Кайтарырга җир-су, ил котын?
Мәңге яшәр булып, терек суын
Уртлый алсам әгәр бер йотым,
Кайтарыр да идем кабаттин.
Ай-һай гамьсезләндең син, кешем?!
5
Язмыш дәрьялары, ай, болганчык,
Хәтәр чоңгыллары күренми;
Тәкъдиреңә ни язганны Ходам
Алдан укырларга ник бирми?!
Аһ, бирми.
Күрәчәгем күз алдымда торса,
Бер елганы кабат кичмәс идем,
Якын килмәс идем утларга,
Чиккән гомеремә шөкер итеп,
Аягымда чакта авар идем.
Юк шул! –
Бу хыялны әҗәл башкара...
6
Кемне сорашсаң да: «Китте», – диеп
Сөйли якташ гамьсез бер төстә;
Язмыш белән күпме көрәшсәң дә,
Булмый җиңеп, кала ул өстә.
Гомер – күрешү дә хушлашу ич,
Ник көтәргә әле искәрмә?!
Сөен! – Җан иректә, яшәп ятам
Майлы ботка кимереп кенә...
7
Тормыш дигән диңгез кичә-кичә,
Шатлык бетә, кайгы өелә;
Ни теләсәң телә, кәкшән картка
Озын гомер генә теләмә!
Мәңге яшәгән соң кем генә?!
Диңгез кара, төшсәң төбенә.
И игенчем! Кара ипиеңне
Ашадым мин тәмләп, гел мактап;
Чара тапсам, йөземнәрдән туеп,
Шул икмәкне иснәр өчен генә
Качып кайтыр идем оҗмахтан.


Дөньялар кая барыр?

Дөнья миннән башланмаган,
Дөньясы миндә бетмәс.
…Ник ярылып кычкыра соң,
Кич тәмле шулпа буласын
Кикригенә дә элмичә,
Таңны уяткан әтәч?
Ни җитми төн карасында
Өздереп сайрар кошка?
Син җырлы җаннардан өйрән, –
Һәр туар көн олы бәйрәм
Икәнлеген белә ич ул;
Их, моңлы гомер кыска.
…Сандугач моңын тыңладым,
Көттем ал таң туганын;
Ә яшәп һич тә туймадым.
Кабер ташымнан да авыр
Бер соравым сезгә калыр:
Дөньялар кая барыр?


Хәерле төн
…Айны болыт йотты. Төн күзендә
Җемелдәшә көзге яфраклар;
Сунарга да чыгар вакыт җитте:
Хәерле төн телим шагыйрьләргә!
Хәерсезе сезгә, караклар!
Шагыйрьләр дә, караклар да, әйе,
Икесе дә бер үк нәселдән;
Кичер, Ходам! Мин дә бур һөнәрен
Үзләштердем үсмер яшемнән.
Юк, алмыймын гөнаһ үз өстемә:
Өелеп ятмагае! – Чит-ятның
Кечтек энәсенә тимәдем;
Мәгәр, кеше күрмәгәндә, күктән
Алтын сүзләр урлыйм төннәрен.
Чуар төскә кергән язмышларның
Чуалчыклы җебен сүтә-сүтә,
Саплыймын да каләм кашына,
Җан җылыткыч шигъри кием тегәм
Җирдә яшәгәннең барсына.
Бу тәңгәлдә мин ялгызак түгел,
Чал табигать – тиңсез көндәшче:
«Һәрбер күзәнәгем – тере шигырь,
Син шымып тор, шагыйрь!» – димәкче.

Һич белдермим үпкә табигатькә, –
Игезәк ич изге шөгыльләр;
Шуңа да мин ихлас теләк юллыйм:
Хәерле төн сезгә, кешеләрем!
Хәерле төн, хаклы шагыйрьләр!

Бер сурәт
Дөньяда күп гыйбрәтле сурәт:
Күктә – болыт, җирдә – гашыйклар.
Салкын күз яшьләрен коймый гына
Тукталган да калган болытлар.
Көпә-көндез урам уртасында
Кочаклаша түзмәс гашыйклар;
Сөю-сәгадәтне санламасаң,
Үч кайтармый калмас болытлар.
Сөрмә тарткан кашын җыерды да
Бәрде җиргә бозын болытлар;
Кая качар урын табалмагач,
Шәрәләнеп калды гашыйклар.
Арынгачтын йөктән, җилне җигеп,
Еракларга җилде болытлар;
Мәхәббәтне хәзер бар галәмгә
Күрсәтергә кыймый гашыйклар.
***
Гомер кичү беләсезме нәрсә?
Ачы әрем үскән кола яланда
Язмыш белән икәү качыш уйнау,
Әҗәл бер мизгелгә күзен йомганда.
***
Киләчәккә кайтыр исәбем бар,
Иярләсә җилне уй-җилкән;
Юк, мин анда оҗмах эзләп йөрмәм,
Кош сайравын тыңлаучылар булса,
Тукай исән торса, шул җиткән,
Шул җиткән!