Логотип Казан Утлары
Шигърият

БУ – МИНЕМ ТАРИХИ КЫЙММӘТЕМ!

Роберт МИҢНУЛЛИН
Татарларны күккә күтәрдең син...

Татарстан Республикасының
Беренче Президенты
Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә

Без патшалар күреп үскәнмени?!.
Хан, солтан ни безгә, патша ни...
Без өйрәнеп беткән идек инде:
Урыс ни дә безгә, башка ни...
Бер халык та ләкин була алмый
Ходай Тәгаләнең кашкасы.
Һәр кешенең була үз Алласы,
Һәр халыкның була патшасы...
Син дә менә туган халкыбызның
Президенты булдың, илбашы.
Ни күрсә дә халкы белән күрә,
Иле белән күрә ир башы...
Ә татарга кайчан җиңел булган? –
Заманалар һаман болгавыр.
Шул болгавыр чорда дәүләт тоту
Бигрәкләр дә авыр, мең авыр.
Башың белән җавап бирәсең бит
Милләт өчен, дәүләт өчен дә...
Иң авыры һәм иң катлаулысы –
Дәүләт тоту дәүләт эчендә.
Үз халкыңа синең игелекләр
Тау кадәрле!.. Күбрәк булмаса?..
Ул эшләрне эшли алмас идең,
Күкрәгеңдә кодрәт булмаса.
Син һәрвакыт халкың белән булдың,
Тора белдең әйткән сүзеңдә.
Татарларны күккә күтәрдең син,
Күтәрелдең бергә үзең дә.
Ә зәңгәр күк очсыз-кырыйсыз ул,
Биек әле күге татарның...
Иң мөһиме, татарларга син бит
Татарлыгын кире кайтардың.
Син күтәрдең татар катламнарын,
Син киңәйттең татар чикләрен...
Хак бәяне сиңа тарих бирер...
Бозмасалар тарих битләрен.
Моннан соң да булалырмы татар
Милләтләрнең данлы, санлысы?!.
Син сүзеңне әйттең! Татарларның
Үзләреннән тора анысы.


Айдар ХӘЛИМ
Туган тел

Әгәр бөек телдә язган булсаң,
Тәрҗемәче көтеп, бәсәрми,
Ахры, күптән син зур шагыйрь булып
Яңгырар идең, дисең, Рәсәйдә...
Шулай дисең.
Соң әйт, туган тел ул
Сайлап ала торган ярмыни?
Шагыйрь өчен җирдә аннан хисле,
Аннан да көчле тел бармыни?
Башка телдә җиңел аңлашсам да,
Җырлый алмам күкрәк киереп, –
Рәхмәт, халкым, хак язмышым итеп,
Үз телемне бирдең иң элек!
Аһ, ерактан килгән җан бүләгем,
Аһ, еракка китәр саф өнем!
Тугач, тәү кат биләнгән биләвем,
Җаным чыккач, төрелер кәфенем!
Чын дусларга телем балдан татлы,
Үткен кылыч – яусыз дошманга.
Корыч үлми. Кирәксә, мин үләм
Аның өчен – намус кушканга!
...Сиңа багам, авыр уйга калам:
Карашларың төссез никадәр!
Гүя, син бер керсез оҗмах кошы,
Ә мин – канга тузган пәйгамбәр...
Кан коелды, әйе! Сиздең микән,
Күрдең микән безнең урамнан –
Уртабыздан үтте –
Сүзләреннән
Җаны тетрәп, миллион туганнар –
Атылганнар, асылганнар үтте,
Сөрелгәннәр, кимсетелгәннәр,
Патшалыкның бозлы карбаз сымак
Империясендә сүнгәннәр,
Октябрьның ал комиссарлары,
Корбаннары соңгы сулышның
Үтте горур!
Гүя, туры үтте
Капкасы аша Бранденбургның!..
Син – фәрештә, мин – пәйгамбәр түгел,
Хакыйкать бар, кайда каерма, –
Син – ватансыз,
Мин – ватанлы булып,
Илне сөям – шунда аерма!
Коралны һәм малны энәгәчә
Тартып алса дошман әсирдән –
Телгә көче җитми. Көче җитсә,
Булыр иде микән Җәлилләр?
Үз халкымны әгәр бер кат сөйсәм,
Киң илемнең барлык милләтен
Биш сөям – ул халкымны сөйгәнгә –
Бу минем тарихи кыйммәтем!
Телем белән мин дә уйный калсам,
Шагыйрьме мин, рухи сукырмы? –
Әйт инде, әйт, балам шигыремне
Суык тәрҗемәдән укырмы?
Әгәр илем шагыйрь итеп тапса,
Маңгаемны борып кояшка,
Күрсәтер ул ерак Вологдага,
Күрсәтер ул күршем – чувашка...


Равил РАХМАНИ
Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте

Тарих хәтере безне яттан белә, –
Аттан төшеп,
ишәкләргә атланмагыз!
Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда –
Вакланмагыз!
Ходай йөрәк, куәт, акыл биргән:
«Булдырдык!» дип, ярты юлда мактанмагыз...
Бер-берегезнең алдын бүлеп тапталмагыз –
Вакланмагыз!
Ир ир булсын,
хатын – һәрчак хатын!
Кыбырсык дип замананы акланмагыз;
Сиблеп, чәчлеп... зур вазифа төшми өстән –
Вакланмагыз!
Үр менәргә ныклы иман кирәк,
Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...
Тәңре бер ул!
Җирдә кырык Алла табып
Вакланмагыз...
Милләт яши – җиңеп алга барса,
Бер урында тора – авыру,
Таптанмагыз...
Мескен халык хатасына көн дә баса...
Вакланмагыз!


Нәҗибә САФИНА
Кыч-кы-ра-а-а-ам!

Берәү килде: «Син тагын да сүгенмә инде», – диде.
Ә мин аңа: «Син тагын да чигенмә инде», – дидем.
«Кычкыруда хикмәт юк», – ди, юк, мине ышандырмый.
Реклама ясаучылар кычкырмый һич эш кырмый.
Милләтем, кая барасың?! Ай-һай, ерагайгансың...
Кычкырам: «Аера бел, – дип, – кибәк белән ярмасын!»
Кычкырамын, пышылдамыйм, әнә, җил пышылдасын.
Милләтен, дәүләтен саткан еланнар ысылдасын.
Кычкырып дәшәм туган тел, асылын сатмаганга,
Туган тел, үткән, бүгеннең рухын саклаганга.
Иң олы бүләк тиешле, аңа лаек андыйлар.
Нигә миңа: «Дәшми генә янсаң, әйдә, ян», – диләр.
Дәшми янган ай, кояштыр, мин алар булалмыйм бит.
Җирне ташлап, илне ташлап, җиһанга тулалмыйм бит.
Миңа тел биргән табигать: «Сөйлә, җырла, кычкыр, – дип. –
Чарасын тап һәм ишеттер, киләчәккә эш кыр!» – дип.
Тиргәнүдә хикмәт юктыр, хикмәт – ишеттерүдә.
Бүген дә яшәргә кирәк, нигә кичектерергә?!
Анда җәннәт булыр, диеп, гамәл кылмаганнарга,
Ходай бирер әле, диеп, һич эш кырмаганнарга
Берни әзерләп тормыйлар, сәбәп ит, булыр насыйп.
Кычкырам, әгәр дә шулай җаннарны булса ачып.
Бикләнгән җаннарга дәшәм: кайтыгыз үзегезгә! –
Киләчәгебез мохтаҗ бит туган телдәге сүзгә!
Карганмыйм да, тиргәнмим дә, оран салам, тыңлагыз:
Дәүләткә лаек халык без, исбатламый тынмагыз!!!

Рашат НИЗАМИ
Идел-йорт

Төнге Идел.
Аның киңлекләрен
Күзләр өчен оешып-җыйналып,
Күктән йолдыз мәрҗәннәре карый...
Дулкын ярга бәрә, кыйналып.
Нигә шулай кыйналмасын икән
Татар язмышына «Аһ!» итеп, –
Күбекләнә. Һәм язмакчы була
тарих ялганнарын
Дөрес итеп, сөттәй ак итеп.
Төн пәрдәсен ертып, сурәт калка:
(Хәтер кайчак бездән көчлерәк!)
Аркан асып, Идел бурлаклары
Теплоходны бара өстерәп...
Мәҗүси җил дәшә безгә бүген:
Тәкъдиреңә, туган, түз, диптер.
Бүгенгене бурлак сыман тартып,
Сөйрәп бару – бәхетсезлектер.
Ватылмаган өмет. Өмет исән!
Барыр юллар – ташлы, бормалы.
Ил тәкъдирен мин дә тартып барам –
Гап-гади бер татар бурлагы.
Казансуга – һаман ямансудыр,
Тарихларда халкым кыйналган.
Идел шаулый...
Диңгез төенедәй
Татар рухы монда төйнәлгән...


Рәниф ШӘРИПОВ
Бу – безнең җир!

«Бу – безнең җир!» – Байрак
тоткан Кырым татарының
күсәк тоткан ОМОНчыларга
әйткән сүзләре. «ТВ»

Намаз укып, сәҗдә кылып,
Мунча кереп, уйнап-көлеп,
Иген игеп без көн иткән,
Бу – безнең җир иде элек!
Тау астыннан яу керәсен
Булмый икән алдан белеп.
Алла диеп без яшәгән,
Бу – безнең җир иде элек!
Илләр, җирләр, халыкларны
Асып, кисеп, турап, телеп,
Башка илдән патша килгән,
Бу – безнең җир иде элек!
Күпер бауда, Казан тауда,
Түгелде кан, кипте җелек.
Бау өзелде, яу тезелде,
Бу – безнең җир иде элек!
Катлам-катлам кан укмашкан,
Тимер кебек утта эреп.
Кызыл елга булып аккан,
Бу – безнең җир иде элек!
Катлам-катлам казылган җир –
Гасырларның өнсез теле.
Көл астында канлы кала,
Бу – безнең җир иде элек!
Кара катлам – бусы каны,
Соры катлам – бусы көле.
Яшел үлән – бусы җаны,
Бу – безнең җир иде элек!
Ник бастыгыз? Ник бастыгыз!
Юлбасардай бәреп кереп.
Шаулап-гөрләп дәүләт корган,
Бу – безнең җир иде элек!
Янды кала, кырды патша
Мөслимнәрне суеп, сөреп.
Без куылган, без сөрелгән,
Бу – безнең җир иде элек!
Иле дә юк, теле дә юк,
Бетә инде татар череп.
Ник бастыгыз! Ник бастыгыз!
Бу – безнең җир иде элек!
Җавап булмас. Урам буйлап
Читләр йөри уйнап-көлеп.
Өзелде көн, тезелде төн,
Бу – безнең җир иде элек!
Тел яшереп йөргән халкым
Куйсын муенына элеп –
Дога кебек изге сүзләр:
Бу – безнең җир иде элек!
Көн дә безне кимсеткәннәр,
Ирек бирми җанны телеп, –
Монда безнең Дәүләт булыр,
Бу – безнең җир иде элек!
Үч итмәбез, кимсетмәбез,
Тик, йөрегез шуны белеп:
Без беркайчан онытмабыз!
Бу – безнең җир иде элек!


Ленар ШӘЕХ
* * *
Кара юрга бирегез...
Кыргыз җырыннан

Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Дилбегәмне тартаем,
Камчымны кизәнәем.
Ата-бабам җирләрен
Юртып урап киләем,
Карурманны гизәем,
Дала буйлап җиләем.
Идел буйлап йөзәем,
Агыйделне кичәем,
Күңелгә дәрт өстәрдәй
Чишмәдән су эчәем.
Чиксез офыкка карап,
Ук-җәямне тартаем,
Күктә очкан киекне
Мең чакрымнан атаем.
Туктап учак ягаем,
Ак тирмәмне кораем.
Монда туган биләмәм,
Ватан дигән сараем.
Шарт-шорт янган учакта
Киекне кыздыраем,
Урал тау итәгендә,
Думбырам сыздыраем:
«Җирләрем кисәк-кисәк,
Бергә тупларга исәп –
Уңга да ун мең чакрым,
Сулга да ун мең чакрым.
Аткаемны чаптырам...
Офыклар да яктыра...
Дәүләтем телем-телем,
Уйлап киләм, юллап киләм
Берләшү мөмкинлеген.
Урал тавы башында
Кояш минем каршымда...
Себер тарафка узам,
Юлларымда уйнап кала
Җанга утырган тузан...»
Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.
Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!