Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНА ТЕЛЕ СҮЗЛЕГЕ

Нинди сүзләр кулланусыз
Черем итеп яталар!
Безнеке булса да, безгә
Әйтерсең лә ят алар.
Монда муллык. Сүз китабы –
Бер могҗиза, күрегез!
...Фәкыйрьлектә изалана
Сөйләшү сүзлегебез.
Ни сырхауга дучар иттек
Халкыбызның хәтерен?
Белми татар урамнары
Дәрдемәнд, Тукай телен.
Сикәлтәле юллардамы
Бушап калган йөгебез?
Ике телдә сөйләшсәк тә,
Чында ярты телле без.
Бытылдыйбыз, үзебезне
Белгән кебек хис итеп,
Татарны да мәсхәрәләп,
Урысны да кимсетеп.
Көннәр буе гарип телдә
Аралашабыз бүген;
Төн буе йотлыгып укыйм
Ана телем сүзлеген...