УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Илдар ЮЗЕЕВ
Бутыйлар...
Мине еш кына кем беләндер бутыйлар...
Урта мәктәптә укыганда, күрше авылга Сабан туена баргач, әзмәвердәй көчле бер
егет мине кыйнап кайтарды. Нил абый белән бутаган. Абыйны яратып йөргән кызга
күзе төшкән икән.
Шәүкәт Галиев белән бутауларын әйтеп тә тормыйм инде. Чаллы мәктәбенә
очрашуга баргач, әдәбият укытучысы безнең биографияләрне бутады. Мин – Шәүкәт,
ул – Илдарга әйләндек. Әмма моңа сөендек кенә: мин Андерсен премияле, дүрт балалы,
биш оныклы, җитмеш яшьлек Шәүкәт булдым. Ул да отты: биш яшькә яшәрде.
Тагын бер бутауга туган ягым Яңавылга кайткач дучар булдым. Тирә-якка «Илдар
Юзеев үлгән...» дигән хәбәр таралган. Моны ишетеп, таныш журналист өебезгә
йөгереп килде. Алдында мине күргәч, ул телсез калып, ава язды: «Син үлмәдеңмени?»
– дип, чак-чак әйтә алды. Мине узган төндә хастаханәдә вафат булган туганым белән
бутаганнар.
Исән булуыма ышанмаучылар әле дә бар. Бер танышым үзенең кызына «Илдар
Юзеевны күрдем», дигәч: «Без бит аны программа буенча үтәбез, ул исәнмени?» – ди
икән.
Бутауның иң көчлесе дәваланып ятканда булды. Хастаханәдә – карантин. Беркемне
дә үткәрмәсен дип, ишеккә бик тә усал, бик тә зәһәр хатынны куйганнар. Берзаман
күрәм: баш очымда Шәүкәт басып тора. «Ничек үттең? – мин әйтәм. – Аннан бит
чебен дә уза алмый...»
«Синең фамилияңне бөтен дөнья белә икән, малай», – ди дустым. – «Юзигә!» – дип
әйтү белән: «Пожалуйста!»
Аны озаткач, теге хатын янына төштем. «Рәхмәт инде сезгә: «Юзи» диюгә, палатага
үткәргәнсез...»
Йөзенә ачулы төс чыгарып, ул миңа болай диде: «Ка-кой-такой Юзи! Знать не
знаю! Мин аны УЗИга җибәрдем».
УЗИ – бөтен дөньяга танылган япон аппараты икән. Менә шулай. Мине гел
бутыйлар.
Тәнкыйтьчеләр генә «әдәбиятта Юзине беркем белән дә бутау мөмкин түгел, ул
үзе булып калды», дигән булалар.
Шулай була күрсен!
Нәби абыйны сагыну
Нәби Дәүли бервакытны әйтә миңа:
– Минем хакта бер шигырь яз әле, түлке кызык булсын. Хәзер үк! – ди.
И дусларым, сезнең белән
Күтәрелә давление,
Ул тагын да күтәрелә
Күрсәм Нәби Дәүлине!
Язучыларның яңа бинасын яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Шаярып, үзеннән
көлсәләр дә үпкәләми иде. Без үзебездән көлсәләр, мыскыл итү дип кабул итәбез...
Марсель ГАЛИЕВ
Язгы кыз, көзге кыз…
Хозурлы яз шаукымы. Камада бозлар актарыла. Ярга, бу мәхшәрне карарга дип, халык
җыелган. Илдар Юзеев та бер яшь шагыйрь белән халык арасында басып тора икән.
Шунда ул яшь шагыйрьнең бозлар ягына түгел, кызлар ягына ешрак күз төбәвен күреп:
– Язгы кыз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге кыз көзге юкалыгы булса
да ышан, – дип куйган.
Кеше алдында...
Илдар Юзеев әлеге яшь шагыйрь белән район ашханәсенә кергән. Кирәк бит,
тәмләп кенә ашап утырганда, яшь шагыйрьнең яшелчә ашыннан таракан чыккан.
Чыраен сытып, кашыгын ташлаган яшь шагыйрьгә карап, Илдар Юзеев үзалдына
сөйләнеп куйган:
– Авызың тулы таракан булса да, кеше алдында төкермә!..
Роберт МИҢНУЛЛИН
Шаян Юзәй
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче шагыйрь Рәшит Мозаффаров турында сүз чыкты.
Шаһинур Мостафин аның элек очучы булганын искә төшерде. Илдар абый моны
шунда ук эләктереп алды:
– Шулай. Бездә эчүче шагыйрьләр бик күп, ә менә очучы шагыйрьләр икәү генә:
аларның берсе – Салих Баттал, икенчесе – Рәшит Мозаффаров.
***
Чаллы буйлап машинада барабыз. Илдар Юзеев «Жалюзи» дигән рекламаны күрде
дә: «Жаль, Юзи!» – дип авыр сулап куйды.
Торт һәм сухой вино
«Сабантуй» газетасы редакциясендә бәйрәм итәргә яраталар. Өстәлдә – өчпочмак,
торт кебек ризыклар. Кызлар мәҗлес саен Илдар Юзеевтан сорыйлар:
– Илдар абый, торт белән чәй эчәсезме?
Илдар Юзеев, ике дә уйлап тормый, мәҗлес саен бер үк төрле җавап бирә:
– Торт с ним, эчәргә туры килә инде!
Ә инде ир-атлар җыелган мәҗлесләрдә:
– Илдар абый, аракы юк бит әле, сухой вино гына, – дип сүз башласалар, Илдар
абый берчакта да кәнфитләнеп тормый, шунда ук эләктереп кенә ала:
– Сухой с ним, эчәргә туры килә инде!
Язасыңмы?
Ләбибә Ихсанова:
– Язасыңмы соң, Илдар?
Илдар Юзеев:
– Язам әле, язам, акылдан язганчы язып калырга кирәк!
Бөер
«Сабантуй» газетасы редакциясендә Илдар Юзеев белән Ләбибә Ихсанова
сөйләшеп тора.
Ләбибә апа шифаханәдән генә чыккан: бөеренә операция ясаганнар икән. Моны
ишеткәч, Юзәй әйтеп куйган:
– Да-а-а, Ләбибә, хәзер бөереңә таянып сөйләшә алмыйсың инде!
Ярар иде әле!
«Сабантуй» газетасы редакциясе. Сигезенче март уңаеннан мәҗлес җыелган.
Илдар Юзеев тост әйтә:
– Әгәр дә хатын-кызларны ил башына җитәкче итеп куйсаң, сугышлар да булмас иде!
Роберт Миңнуллин сүзгә кушыла:
– Ирләргә дә көн булмас иде, Илдар абый!
Илдар Юзеев:
– Көне булмаса булмасын, төне булса да безгә бик ярар иде әле!
«Кар, таеп егылма!»
«Сабантуй» редакциясендә эшләгән чагында Илдар Юзеевның бүлмәсенә
шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов кереп утыра. Озак кына сөйләшәләр болар. Әхмәтҗанов
хушлашып чыгып барганда, Юзәй аның артыннан кычкырып кала:
– Роберт, урамда кар, таеп егылма!
Тегесе, чыгып киткән җиреннән ишекне ачып, Юзәйдән сорый:
– Картаеп егылма, дисеңме?
Генийколог
Бер төркем язучылар Әгерҗе районына баралар. Кичкетаң авылында медпунктка
кереп чыгалар. Колхоз рәисе мөдир ханым белән таныштыра:
– Менә безнең шәфкать туташыбыз. Үзе – гинеколог.
– Ә мин – генийколог, – дип таныштыра үзен Илдар Юзеев.
«Туфрагың җиңел булсын!..»
Шагыйрь Хәкимҗан Халиков гөл үстерер өчен туфрак тутырган чиләк күтәреп
узып бара икән. Илдар Юзеев моны күргән дә:
– Авыр туфрагың җиңел булсын! – дип калган, имеш.
«Үләсе килми...»
«Сабантуй» редакциясендә әдипләр иске фотосурәтләр карап утыра. Менә бер
төркем язучылар төшкән күптәнге рәсем. Беренче рәттә утыручыларның берсе дә
исән түгел. Икенче рәттәгеләрдән икәү генә калган. Өченче рәттәгеләрнең барысы да
исән: анда яшьрәк әдипләр тезелешеп баскан.
Илдар Юзеев әлеге фотосурәткә карап тора да:
– Мин, фотога төшкәндә, гел соңгы рәткә басарга тырышам. Үләсе килми! – ди.
Үзе моңсу гына елмая.
Елдагыча булмый
Шәһәр китапханәсендә безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Моны күрүгә үк,
Илдар абый шаяртып куйды:
– Ә безне узган юлы Чаллыда ипи-кыз белән каршы алганнар иде!
Синекесе, минекесе
Каләмдәшләр, җыелышып, үзара әңгәмә корганда, «менә минем хатын» дигән сүз
чыкса, Илдар Юзеев шунда ук әйтеп куя:
– Хатыннарның синекесе-минекесе юк инде аның!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.