Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хуш киләсең, Рамазан!

Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Мөселман дөньясы уразада. "Айларның иң зуры – Рамазан, көннәрнең иң зуры – Җомга", – дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (c.г.в.). Рамазанның дәрәҗәсе, зурлыгы, бердән, бу айда изге китабыбыз – Коръән иңү белән билгеләнсә, икенчедән, исламдагы биш багананың берсе – инсаннарга ураза тоту фарыз кылынган. Мин – совет заманы баласы. Авылыбыз өстендә яңгыраган азан тавышларын ишетеп үсәргә насыйп булмады. Пионер, комсомолга кергәндә дә: "Аллага ышанасыңмы?" – дигән сорау махсус куелып, без исә чатнатып: "Юк!" – дип җавап бирергә тиешле идек. Гаиләдә төпчек бала булып, әле мәктәп яшендә дә әнием янында йоклаганлыктан, биш вакыт намазын укый алмаса да, төннәрен догалар көйләгәнен тыңлап ятканымны сизенеп, әнием: "Өйрән, кызым, өйрән, мин үлгәч, син дә миңа шулай догалар багышларсың", – дигәненнән "үлем" сүзеннән куркып, үлмисең, син үлмисең, дип елый башласам да, юрган астыннан башымны чыгарып, аңлашылмаган, ят телдәге сүзләрне отып калырга тырыша идем. Коръән аһәңнәре, күрәсең, миңа әнкәм аша күчкән. Авылыбыз кечкенә, китапханә юк, иске генә клубның бер почмагындагы китап шкафында берничә данә китап арасында, ни хикмәт, Гариф Гобәйнең "Коръән серләре" дә бар иде. Хәтерлим әле, "Коръәнне бит изге китап, диләр, нишләп монда начар итеп язылган соң?" – дип аңлый алмыйча гаҗизләнгән идем.

Рамазан – зур сынау ае. Бигрәк тә эссе җәй көннәренә туры килгәндә. Миннән еш кына: "Авырмы? Ничек түзәсең?" – дип сорыйлар. Билгеле, уразага алдан әзерлек кирәк. Тәнең сау, рухың нык, күңелең изгелектә булу. Бүгенге экология, стресслар заманында бу җиңел түгел. "Авырлыктан соң җиңеллек бирермен", – дигән бит Раббыбыз. Уразада тәнең, җаның пакьләнә, күңелең шатлык белән тула, алдагы елларның уразасын тотарга да насыйп булса иде, дип телисең. "Кыямәт көнендә кешеләр үкенерләр, нишләп уразаны күбрәк тотмадым икән", – дигән сүзләрне дә белгәч, түзәсе килү теләге тагы да арта. Ураза бит – сабырлык, кадер белү, тыелу, тәкъвалыкка омтылу, зур сынау ае. Ураза тотучының ике шатлыгы булыр ди. Берсе – авыз ачканда, икенчесе – Раббыбыз каршына баргач. Ике генә дә түгел, күп аның шатлыклары, гаиләң белән уразада була алсаң – бигрәк тә. Үзем исламга килгәч, иң кызыкканым – гаиләләре белән ураза тотучыларның сәхәр, ифтар вакытында бергә, бер өстәл артына бер вакытта җыелулары, бергәләшеп намаз укулар, Кадер кичәсен көтүләр... Мондый бәхетне Аллаһ һәммәбезгә дә насыйп итсә иде.

Сәхәрдән соң иртәнге намазны көтеп, еш кына тәрәзәмнән таң ата башлаганын карап торырга яратам. Ишегалдымда күпкатлы берничә йорт... Кайбер тәрәзәләрдә ут яна, сәхәргә торганнар, дип уйлыйм сөенеп.

Рамазанда күңелне сөендергән күренешләрнең тагын берсе ул – мәчетләребез каршында оештырылган ифтар ашлары... Менә берничә ел инде Республика ифтары дип аталган зур ифтар да үткәрелеп килә. Өлкәне, яше-карты урам тутырып, меңләгән халык белән бергәләшеп авыз ачарга, Аллаһыга рәхмәтле булып, гыйбадәт кылырга ашыга. Республика җитәкчеләре, Илбашыбыз белән берлектә мөселманнар сәҗдәгә иелгән... Күңелдә – Аллаһны зурлау, куллар өмет белән догага күтәрелгән:

– Раббым! Ил-көнгә иминлек, йортларыбызга бәрәкәт бир, күңелләребезне иман нурлары белән нурландыр!.. Тоткан уразаларыбызны кабуллардан кыл!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһү!