Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

«Күгәрченнәр» гөрлидер!
Бу хикәячекләрне Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылы урта мәктәбенең
10нчы сыйныф укучылары язган.


Өмет
Агач ботагыннан куян күзенә тамган яңгыр тамчысы аркасында урманда мәхшәр
купты.

Куянның ачыргаланып кычкыруына барлык урман ияләре җыелды. Юктан гына
да тавыш-гауга чыгарырга яраткан куян чәрелдәвек тавыш белән тезеп китте:
– Яңгыр тамчысы күземне яндырды. Үләм, үләм!!! Кая барыйм?! Кемнән ярдәм
сорыйм?!
Алан уртасына лап-лоп атлап Аю патша чыгып басты. Аның йөзе бик борчулы
иде. Мыш-мыш килеп, ул сүз башлады:
– Яңгыр тамчылары агуга әйләнде. Мондый хәлнең урман патшалыгы тарихында
булганы юк иде әле. Ниткән эш бу?
Сүзгә Белдекле Керпе дә килеп кушылды:
– Елга-күлләребез кибә. Булганнары да бик пычрак, начар ис килә. Су коену
турында әйткән дә юк инде. Тиздән эчәргә су табып булмаячак.
Шулчак бер нәни генә кошчык ботакка кунып, ярсып-ярсып чыркылдарга
тотынды:
– Кызганычка каршы, кешеләр табигатьнең кадерен белмиләр. Табигатебезнең
чиста сулы елга-күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарын кисеп бетерү,
химия заводларының агулы газлары белән һавабызны бозу, урман эчендәге чүп-
чарларның җәелеп ятуы ачуымны кабарта.
Кош чырылдады-чырылдады да өске ботакка күчеп кунды.
Әңгәмәне Укымышлы Ябалак дәвам итте:
– Кешеләрнең шушы хәтле тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге мине
борчый. Моңа нокта куярга вакыт җитте! Урман патшалыгының әмерен язып, кешеләр
патшалыгына илче җибәрик. Карарга мин түбәндәгеләрне кертәм:
1) Урман, болын, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
2) Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
3) Агачларны кисмә, ботакларны сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
4) Заводларга чистарту корылмалары куй. Җир, су, һавабызны пычратма!
Кешеләр патшалыгына илче итеп Үрдәк Бакылдыкны җибәрергә булдылар.
– Син суда да йөзәсең, җирдә дә йөрисең, күктә дә очасың, кешеләр патшалыгына
тизрәк барып җитәрсең. Бакылдарга да бик оста, әмеребезне чәчми-түкми
җиткерерсең, – диделәр.
187
Үрдәк риза булып юлга чыкты.
Урман ияләре, моннан соң гел шифалы яңгырлар гына явасына нык ышанган
хәлдә, татлы хыялларга күмелеп, өйләренә таралышты.
Рания ГАЯЗОВА


Йолдызлы төн
Кинәт күктә йолдыз атылды. Сәлим каушап калды һәм теләк теләргә өлгермәде.
Шунда ул күккә карап торган кызны күреп алды һәм, янына килеп: «Әллә син дә
өлгермәдеңме?» – дип сорады. «Өлгермәдем дә, өлгердем дә, – диде кыз. – Тагын
бер атыл! – дип теләдем мин».
Шунда алар бергәләшеп йолдызлы кичне күзәттеләр.
Һәм икенче көнне дә шушы урында очрашырга сүз куештылар.
Менә ул көн килеп җитте. Алар бер-берсе белән яхшылап танышырга булдылар.
Бу кызның исеме Ясминә иде. Ясминә Сәлимгә үзенең тормышы турында сөйләде.
Ул үзенең авыл кызы булуын, 11нче сыйныфны тәмамлагач, медицина көллиятенә
белем алырга шәһәргә килгәнлеген әйтте. Сәлим исә шәһәр егете икән. Аның әти-
әнисе табиблар. Ул үзе дә медицина көллиятенең 2нче курсында белем ала. Шулай
итеп, аларның бер көллияттә укулары да мәгълүм булды. Бу очрашудан соң Сәлим
Ясминәне өенә кадәр озатты һәм икенче көнне аны спектакль карарга чакырды.
Укудан соң Сәлим белән Ясминә театрга киттеләр. Ләкин шул вакытта кызның
телефоны шалтырады һәм аңа тиз генә авылына кайтып җитәргә куштылар. Ясминә,
еламсырап, егеткә авылда авыру сеңлесе Сылу барлыгы, кайсы гына хастаханәләргә
алып барсалар да, аңарга бер табиб та ярдәм итә алмавы турында сөйләде. Сәлим
исә Сылуны шәһәргә алып килергә киңәш бирде. Ә үзе әти-әниләре белән сөйләшеп
куячагын әйтте.
Ясминә Сылуны шәһәргә алып килде. Сәлимнең әти-әнисе эшли торган
хастаханәдә аларны көтеп торалар иде. Бер айдан Сылуның хәле яхшыра башлады.
Ясминә дә чиксез бәхетле. Ул Сәлимнең гаиләсенә бик тә, бик тә рәхмәтле иде.
Сылуның хастаханәдән чыгуына Ясминә белән Сәлим бәйрәм оештырдылар.
Төн. Ясминә белән Сәлим йолдызлы күк йөзенә карап, бәхетле генә елмайдылар.
Сәлим Ясминәдән күзен ала алмый. Йолдыз атылганда теләгән теләкләре тормышка
ашты лабаса! Ясминә ул чакны «Сеңлем терелә күрсен!» дип, Сәлим исә, «Сөйгән
ярымны очратсам иде!» дип теләгән иде. Бу юлы инде алар мәңге бергә булырга
сүз бирештеләр.
Зилә ДӘҮЛӘТОВА


Беренче югалту
Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга
чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте.

Алар кышның бер матур көнендә танышкан иде. Бөтен дөнья ап-ак кар белән
капланган, суык җил агачларны җанландыра. Илназ дус егетләре белән шундый
матур кичләрдә күрше авылга кичке уеннарга бара торган иде. Һәм шунда ул Гүзәл
белән танышты. Кичке уенда кыз башта күренмәде, соңрак исә ул дус кызлары
белән килеп чыкты. Бөтен егетләрнең күзе бу кызга төште, чөнки әле аны авылда
беренче тапкыр күрүләре. Гүзәл шәһәрдә тора, ә авылга әби-бабасы янына кайта ул.
Гүзәлне күрүгә Илназ аңа гашыйк булды. Гүзәл дә битараф калмады. Шул көннән
соң егет бу авылга көн дә килеп йөри башлады. Урамда Гүзәлне күрүгә, аның
йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы әллә нишли, әйтәсе сүзләрен оныта, сөйләшкәндә
каушый. Бераз оялчанрак егет ул Илназ. Күп сөйләшми, күп сөйләшкәнне дә
яратмый, үзе исә бик тырыш, укуда да, спортта да сынатмый, укуы яхшы булгач,
сыйныфташларына да булыша, җитез, акыллы, көчле, кыскасы, бар яктан да
килгән. Ә менә кызны күрүгә әллә ничек югалып кала. Буш вакытында шигырьләр
укырга, җырларга ярата. Урамда баян уйнап, башкаларны җырлата, кайвакыт үзе
дә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Гүзәлгә мәхәббәте турында ничек әйтергә дип
баш ватып йөри торгач, ниһаять, ул аңа хат язды: «Кадерле Гүзәл! Синең кебек
кешене беркайчан күргәнем юк иде. Сине күрүгә, кәефләрем күтәрелә. Бер күрүдә
сиңа гашыйк булдым, гашыйк булып яшим әле дә. Елмаюыңны күрүгә, бөтен
күңелсезлекләр юкка чыга, күңелләр эреп китә. Сине очратканнан бирле бүтән
бер кызга да күтәрелеп карыйсы килми. Яратам мин сине!» Бу сүзләрне укыгач,
Гүзәлнең шатлыгы эченә сыймады, чөнки әле аңарга болай мәхәббәт аңлатучы
юк иде. Аннан соң бу хатның кулдан язылуы да кызга бик ошады.
Шулвакыт кайдандыр Илназ үзе килеп чыкты. Аның кулында баян иде һәм ул
Гүзәлгә багышлап бер җыр җырлады. Кыз сүзсез калды. Шушы көннән башлап алар
гел бергә булдылар. Илназ көн саен Гүзәл янына килә һәм алар төнгә чаклы бергә
кичке урамнар буйлап йөриләр. Бу матур парга хәтта күктәге йолдызлар белән ай
да көнләшеп карыйдыр кебек. Хәер, көнләшүчеләр җирдә дә күп була.
Көннәрдән бер көнне Илназның иң якын дусты Идрис армиягә алынды. Аны бик
матур итеп озатып җибәрделәр. Ике айдан соң Илназга да армиягә китәргә дигән
хәбәр килеп төште. Аны озату кичәсе дә бик күңелле үтте. Гүзәл аны көтәргә дип
сүз бирде. Шулай бер-бер артлы җәй, көз һәм кыш узды. Гүзәл белән Илназ гел хат
алышып тордылар. Хатлар аша Илназ Гүзәлгә багышланган шигырьләрен дә җибәрә
иде. Атнага бер тапкыр телефоннан да сөйләшеп алалар.
Тик... хат алышулар кинәт туктады да куйды. Илназның кайтуына инде бер ай
гына калганда бу. Кызның телефоны да «дәшми». Менә Илназ, солдат хезмәтен
тутырып, туган ягына кайтып төште. Аны бик күп дуслары, танышлары, туган-
тумачалары каршы алды. Болар арасында Гүзәл дә бар иде. Ләкин ул бик коры
сөйләште.
Берничә көннән соң Илназ Гүзәл кунакка кайта торган авылга барды һәм кызны
дусты Идрис белән күрде. Идрис Илназга караганда бер айга иртәрәк кайтып, Гүзәлне
үзенә каратырга да өлгергән икән бит! Илназ егылыплар китә язды. Шул көнне ул
иң якын дустын һәм сөйгән кызын – икесен берьюлы! – йөрәгеннән мәңгегә сызып
ташларга мәҗбүр булды.
Илзирә СӘЛӘХОВА


Беренче яралы мәхәббәт
Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга
чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте.

Камил белән Лилия кечкенәдән бергә булдылар. Бергә уйнадылар, укыдылар,
кич чыктылар. Егет Лилиягә көннән-көн ныграк гашыйк була барды. Көннәрнең
берендә Камил Лилиягә мәхәббәтен аңлатты. Егет кызның кара кашларына,
шомырт күзләренә күптәннән гашыйк иде инде. Лилия дә ризалыгын белдерде.
Бер авылдан булганга, алар укудан гел бергә кайталар, кич җиткәч, саф һава сулап,
урамнарны әйләнеп узалар, һәр көннең ямен белеп яшиләр иде. Еллар үтте. Алар
11нче сыйныфка җиттеләр. Урамга кич чыгулар сирәгәйде. Имтиханнарга әзерләнү
күп вакытны ала иде.
Вакыт уза торды. Имтиханнар да артта калды. Камил Лилиягә дүрт ел бергә
яратышып йөрүләре хөрмәтенә чәчәк бәйләме бүләк итәргә булды. Авыл тын. Күктә
йолдызлар, ай калыккан. Менә Камил Лилияләрнең капка төбенә килеп җитте, ә
анда кыз башка егет белән басып тора иде. Камил чәчәк бәйләмен биреп, бер сүз
дә әйтмичә кайтып китте. Кыз кычкырды, елады. Ләкин Камил борылып та карамады.
Икенче көнне егет Казанга китеп барды. Алар бергә китәселәр иде дә бит, ләкин
язмыш сукмакларын аерды.
Камил Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга керде. Лилия дә шунда
керәсе иде, ләкин ул нишләптер күренмәде. Көннәр, атналар, айлар бер-бер артлы
үтә торды. Лилия Камилнең хәтереннән бер дә чыкмый иде.
Менә ул ялга авылга кайтты. Һәм... Лилиянең әнисе авырып киткән һәм ул биредә
эшкә урнашкан икән бит. Әнисендә начар чир тапканнар. Лилиянең сеңлесе дә бар,
аларның яшь аермалары нибары ике генә яшь иде. Камилнең йөрәгендә борчылу
хисе уянды. Аның Лилиягә булышасы да килә, ләкин хыянәтен дә онытмаган иде шул.
Беркөнне егет, кыюлыгын җыеп, Лилия янына барырга булды. Ул киләсен алдан
хәбәр итте. Кыз капка төбенә чыгып, аны каршы алды. Озак күрешмәгәнгәме, алар
берничә минут тын гына бер-берсенең күзләренә карап тордылар. Камил эченнән
генә: «Бу күзләр шундый алдакчылар микәнни?» – дип уйлады. Кыз исә барсын да
сөйләп бирергә булды. Теге кичне, әнисенең хәле авырая һәм Лилия күрше авылдан
сеңлесенең егетен чакырта. Әнисен хастаханәгә илтергә машина кирәк була.
Егет кыздан гафу үтенсә дә, араларында ниндидер аңлаешсыз салкынлык хөкем
сөрде. Сүзләр дә ялганмады. Кызның инде егеткә карата бәгыре каткан иде.
Еллар үтә торды. Камил дә, Лилия дә тормыш кордылар. Һәрберсе үз тормышы
белән яшәде. Авылга кайткан вакытта йә кибеткә барганда, йә урамнан узганда
очраша иделәр. Көннәрдән бер көнне Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның
хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-
өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште. Хатыны бу исемне белә иде һәм Лилиягә
хәбәр салырга булды. Лилия килгәч, Камил аңарга озак кына карап торды. Ул, соңгы
көчен җыеп: «Лилия, мин сине яраттым һәм яратачакмын», – дип әйтә алды һәм
мәңгелеккә күзен йомды. Хатыны да бу кайгыдан соң озак яшәмәде. Камилнең ятим
калган улын Лилия үзенә уллыкка алып үстерә, кеше итә менә...
Зәринә ЯРУЛЛИНА