Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халык әйтсә, хак әйтә


 Акылыңа аракы түрә булмасын.
 Аракы акылга черки булып керә, аждаһа булып чыга.
 Акайган күздә акыл аз.
 Әйбернең яңасы яхшы, дусның искесе яхшы.
 Яшьлегеңне кызык уздырам дип, картлыгыңны алдан туздырма.
 Анасына карап кызын коч.
 Кунак булсаң, тыйнак бул, егет булсаң, җыйнак бул.
 Матурның бәхете ямьcез булучан.
 Матур кыз сине яратсынмы, үзен яратсынмы?
 Күңелең кемне сөйсә, шул матур.
 Күңеле киңнең дөньясы киң.