Логотип Казан Утлары
Роман

КАРАБӘК (дәвамы)

ТАРИХИ РОМАН
18
Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул ияләнгән эз буенча бәйләрбәге янына
төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң
мөһиме – алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген
бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул
сукмакны алды.
– Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта
бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, – дип эндәшкәч,
Хәсән аермачык тезде.
– Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар
элек. Ул вакытта Харәземдә Ак-Суфи атлы солтан утырган булган. Суфиларның
гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде,
Үзбәк Ак-Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул
чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. Ак-
Суфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике
арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да, исән вакытында,
Харәзем мәмләкәтен үзенең йорты сымак санап яши иде. Гәрчә суфиларның
Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатып, үзен кырнактай ятимәгә санап
гомер иткәне булмады инде ул. Шулай да, суфи шаһлар үзләре Алтын Сарай
ягына карап сәҗдә кыла икән, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән
ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса.
– Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? – дип бүлдерде
Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. – Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында
да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк бит әле.
Бәйләрбәге теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман йөзен чытты.
– Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш
санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә
Хөсәен суфи, борынына сугып, кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре
юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул андагы сарык илә бәрәннәрне
буып бетермичә барыбер тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз
бүрегә таларга ирек куеп торабыз вә кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис
җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә, һичшиксез, сикерәчәк!
– Юк, мин куркудан сорашмыйм, – дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта
да, вак җан булып калырга теләмичә. – Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң,
Ахыры. Башы узган санда.
8
үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә
бәла-каза чакырмасак иде, дип кенә хафаланам.
– Бездә дә шул ук кайгы, – дип йомгаклады Хәсән. – Мәгәр тагын бер
алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык
барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмаша.
Ханбикәләр төсле ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына
яшәүләре авыр бу җиһанда...
Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны
да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк,
керә-керешкә үк, хәтта күз читләре белән дә шәйләп өлгерде – Туктамыш
Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк,
минем кияү сезнең белән тиңләшердәй сорыкортлар кавеменнән түгел, ул –
күктәге бөркет, дигән кинаядер инде. Кыяфәт, чыннан да, кәттә Идегәйнең.
Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел әле, башы керсә, бүксәсе
кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә, әнә, вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш
көбә, алтын йөгертелгән җиңнәр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының
аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан.
Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең
баш түбәңне буяп куймагае...
Туктамыш баштарак салмак кына тезде.
– Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк – газиз атам сымак. Сыгнак
тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә
килеп иңдем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан
һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш
иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора...
Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлап алгач, Туктамышта
вәкарь тавыш та уяна башлады шул.
– Тимер бәкнең ниндидер этләре, ул гарәпләр әтрафына китүдән
файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул
сузарга вөҗдансызлык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы
Хөсәен җәнапләре үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең
борадәремез дип игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без
җәнапләрегез илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе Үргәнеч өстенә сасы чүл
бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнапләре янәшәсенә
иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз
безләрнең илтифатсызлыгы дип кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә
тотсак, безләргә Үргәнеч, Гаршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын
тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта
ишетсәк, мәмнүн булачакмыз.
Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып, Идегәй чәчрәп чыкты.
– Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнарга каршы
япа-ялгыз көе калдырырга тиеш түгелмез. Кичекмәстән Харәземнең өч
каласына да берәр төмән чирү озату бик мәхкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмыйча
калса, мин гаскәрбаш бурычын үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп,
кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны
кесәдә йодрыклап кына дошманнарның өнен алып булмый. Анда озатылачак
гаскәрбашка дивар саклаудан тыш кирмәннәр читенә чыгып та ертаул
сәфәрләре оештыру кеби хокукларны иңдерергә кирәк...
«Әһә, Харәземгә иңгәч, тәмам бәйдән ычкынган эт кебек, үзбаш сәрдәр,
В А Х И Т И М А М О В
9
үзбаш хан булырга маташа бу! – дип фикер йөртте Карабәк. – Әле аягына
ыштыр урамаган, ә тегендә баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы».
– Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, –
дип урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз
калды. – Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү – ике күршенең урамга чыгып, йодрык
илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак.
Әгәренки без юллаган гаскәр ерак җирдә Сәмәрканд әмиренең чирүләренә
тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе
урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең «ит изгелек, көт явызлык» дигән
усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем
тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы.
– Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! – дип, иң әүвәле, үзен-
үзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез
калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды.
– Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем?
– Мәхмүт солтан, Казан каласының элгәре әмиредер. Байтак яулар кичкән,
Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр...
Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша
башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде.
«Тукта, тукта, – дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. –
Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел
ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә,
әүвәл далаларда качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына
килеп тез чүккән Тимер-Котлык, Токтагый, Күнче углан, Коерчык – һәммәсе
дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе – Ырыс хан уллары, Тимер-Котлык
шул ук Ырыс оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу,
Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс
ханның нәселеннән булгач, алар берсен-берсе күтәреп чыгарга батырчылык
кылмый. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә
отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да Күк Урданы
һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре
өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак...»
Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый
башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең йөзен
тимгел-тимгел булып янган кызыл ялкын басты, камчысын да алып тормыйча,
ул шундук корылтайны ташлап чыгып китте.
– Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, – дип пышылдады
Карабәк акрын гына.
19
Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте.
– Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер
Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә,
әрсезлектә гаепләргә маташа ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып
киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр
каршы тора алмыйча, кире киткән икән.
Ләкин Аксак Тимер үзе сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел,
азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан.
КАРАБӘК
10
– Тимер бәк азәриләр мәмләкәтенең җәнүб1 ягында гаскәр туплап куйган,
Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап
таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт Сарай-
Бәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы – Урдабызның газиз
кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз
еллардан гайре талаш барган. Каф тау – безнең өчен җанын тәслим кылган
мал түгел дә, аны барып якламыйча булмый.
Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды.
– Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын!
Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас
авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла
сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың
бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның
олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле...
Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш
хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим
итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә бөтенләй дә таныш түгел бер
бәк, әмма иң гаҗәбе – Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан
килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта Кияү каладан нибары бер
мең генә яугир озаткан Витаутас кенәз дә күтәреп чыккан икән. Витаутасы
– Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән
кайнар солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән
һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк
калган. Шуңа күрә аңа, җеп урынына, карт төлкесен – Ак-Хуҗа бәкне тагып
җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең
өчен барыбер җылырак шул.
Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады.
– Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, – дип фатиха биргәндәй итте ул
Көңгер-җигән белән улы Солтанга. – Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма.
Күбрәк, әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш
гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьяләп су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын
да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак
йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә...
Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау
кайттылар. Берсен-берсе уздырып шапырына үзләре.
– Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә.
Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын
алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык.
Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры
килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар
иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, шәхсән үзенә ришвәт түләмәгән
өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән
булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр
дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты
астына чыгып качкан. Капканы ачтылар-ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат
бәк, барыбер, тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде.
– Син белмисең инде аны, гамуҗа2 агам. Сыңар туман атлы микъдарлары
1 Җәнүб – көньяк.
2 Гамуҗа – туганнан туганның абыйсы, русча – дядя.
В А Х И Т И М А М О В
11
– бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә
көмеш тәңкә керә.
– Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! – дип шаккатты
Карабәк.
Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә
түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын
кузгаткан көтүченеке төсле яңа фәрман.
– Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән үк кире кайткан анда. Азәриләр
өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара!
Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә
тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә ул торган саен төпкәрәк суырачак.
Аннан исән-имин көе котылулар насыйп булмастыр шәт...
Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким
була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп
кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан
тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән
башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса, чибәр
кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле, гаҗәп елгыр һәм укмашып
юырттылар. Урдалыларны былтыр рәнҗеп китәрлек итеп озатмагач, әлбәттә
инде, азәриләр дә токмачын шулпага салырга ашыккан яшь киленнәр төсле
өтәләнеп көтеп тормаган шул.
Тәбриз – тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан
кала. Мәчет манаралары – урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары
санап бетергесез. Диварларының яртысы – бүрәнә, калган өлеше – комташ.
Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер,
Туктамыш үзе дә, ике кул – ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй
белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында
йөрергә тырышкан Тимер-Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды.
– Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк
кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? – дип
мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына
җыеп алгач.
Карабәк үзе белән Көңгер-җигәнен дә ияртә килгән иде. Яшьрәк түрә –
һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче
сыман, Көңгер чәчрәп чыкты.
– Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан шәрҗир3 ташлап
карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл.
Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак.
Туктамыш – туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч
– кылыч, ук орышы. Гәрчә... гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки
Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көч-
хәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик
тиз кул изәде.
– Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс...
Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат,
аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп
оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да
өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк,
3 Сиртмәле аткыч – катапульта. Шәрҗир – эченә җир мае тутырылган чүлмәк.
КАРАБӘК
12
каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле
ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай
капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер ташларга да өлгерә алмады
бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да
түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды.
– Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып
качты. Тәбриз Туктамыш ханга бигать китерәчәк!..
И күндәмнәр, и-и, мәгърур ханга тугрылык вә буйсымчаклык күрсәтәләр,
имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз
илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгызхандай җиһангир
дип тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң!
– Алга, алга! – дип үкерде Туктамыш, үзен-үзе белми котырынып. – Минем
алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз!
Тәбризне сигез тәүлек буена, тол хатын урынына, акыртып таладылар.
Әйтерсең лә Тәбриз – яраланып янга ауган ат йә бер дөя дә, Туктамыш
яугирләре – кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган
келәт, җимерелмәгән лапаслары да гел калмады бугай. Кан исеннән котырынган
ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды.
– Йөз мең саугат4 әзер! – дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй.
– Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! – дип әмерләде җиде
кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан.
– Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит
әле, олуг ханиябез, – дип аптыратты аны яраннары. – Ап-ак чәчле, чап-чал
сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит
инде, аның җыруын барча гавам гел мөкиббән тыңлый. Аны нишләтәбез?
Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде.
– Соң, әүлияме, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле
ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакында уйлардан арыган чакта бер
тыңламый калмам...
Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле такыраеп
калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына, Урда җайдакларын янә өсләттеләр.
– Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да
идән чыптасына тикле туздырабыз!..
Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә Аксак Тимер гаять нык соңарган,
Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын
да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир Туктамышның
сыртын каплап кайтучы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән
тәм тапмаган ау этләре сыман, кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.
20
Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып
буладыр әле. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны
ул корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән
ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Хан-хакимнәр бәйдән ычкынганда
мәмләкәтне Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен!..
Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына
Тугра атлы иң төлке илчесен дә юллап карады бит хәтта.
– Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип
4 Саугат – сугыш әсирләре. Тарихи язмаларда әсирләр саны 200 мең итеп күрсәтелә, ышануы читен.
В А Х И Т И М А М О В
13
атадым. Ә син, нәҗестән көрәк булып, Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин
чалган мал, каптырган ризык икәнен дә исеңә төшермичә, өстемезгә шакшы
төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, мин тез
чүктермәгән мәмләкәт, бигать китермәгән сыңар хан юк. Чыгырымнан чыгарма,
акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син.
– Син миңа атам атаен, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа
Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем
олысына да якыннарыңа борын тыктырма син. Каф тау олысы да – Җучи
ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер
дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар
төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык
мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә
гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы...
Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм
бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан
карт төлке Ак-Хуҗасын юлга чыгарган да Магулстан әмире Камәретдин белән
солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык
калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының
бар нәүкәрен куптарып, анда да әле Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп
баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган ди. Камәретдин Харәземдәге
Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай
көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен
дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк
көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул.
– Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, – дип әмер бирергә
дә ашыкты Туктамыш хан. – Ак-Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык
өйрәнгән. Һәрберсе икешәр төмән җайдак алып китсен!
– Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы
бәкләрнең дә күңелен күрә белә, – дип нәтиҗә ясады илтотмыш бар түрә.
Хәбәр кайтты.
– Ак-Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык тарафыннан
бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан җәнүб яклап Сәмәркандка
төбәп бара икән.
Сәмәркандта Аксак Тимер углы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да
нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә
теш күрсәтмәкче булып, тыпырчынып та караган ди. Ләкин күмәк гаскәр
сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары
эченә кереп бикләнгән бу. Аксак Тимер мәркәзе ак ташлардан өеп, тимер
чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман, Харәзем белән Урда җайдаклары
аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешмәгән. Ләкин шашкан көчләр язгы
ташудан соң тынган елга сыман барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән
Ак-Хуҗа бәк Гүзәр, Гаршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән
Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камалышка алган.
Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән
сигезенче ел башында Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ
чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу
иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар – уяу. Алар тарафыннан
кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак,
Сауран, Гаршы калаларын ташлап, Җаек ярларына таба чигенәләр.
КАРАБӘК
14
– Юк, юк! Яулаган кала – тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә
кире кайтару юк! – дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияренә сикереп менгән. Аның
өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын:
– Бөек ханымыз, олуг Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак!5
Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер-Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә
күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә! – дип оран сала.
– Ничек инде Идегәй, нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй
ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны
бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан
кебек була аламыни?! – дип ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга
чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче, аны юатырдай
сүзләр табучы юк, үзен кулга алып әмер бирде.
– Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз!
21
Юл буена эче тоташтан ут иде, кала тышына ук чыгып үзен көткән
бәйләрбәге Хәсәнне күргәч тә ярсуы басылмады сыман.
– Ниткән булгак ул мәркәздә? Син ни карап яттың? Кайда миңа каршы
фетнә кузгаткан теге явыз этләр?
Туктамыш әле төкерекләрен чәчә-чәчә, әле камчы уйнатып котырса да,
Хәсән бәкнең йөзе таштан юнып ясаган шикелле салкын һәм үзгәрешсез иде,
җавабы да кырыс кына чыкты.
– Фетнә-булгак дигәннәре һичбер мәмләкәткә дә чит-ят гамәл түгел. Тәхете
вә таҗы булгач, аңа атлыгып торучы кайнар башлар һәрчак табыла ул. Адәм
балаларының чире шундый инде. Ишек төбенә кергәч, мәҗлес өстәленең
читенә утыртсаң, ул түрдәге иң нәүмизле калҗага үрелмичә калмый.
– Син ник суган әкияте сатып торасың әле монда? – дип һаман үкерүен
белде Туктамыш хан. – Теге этләр, этләр кайда, дидем? Идегәй кияү дә шул
Ырысныкыларга сатылганмы әллә? Хакмы шул сүз?
– Ни аяныч, хак шул, – диде Хәсән, элеккечә күңелсез һәм салкын тын
белән. – Алай гына да түгел, синең кияү – булгак юлбашчысы. Ырысныкыларны
башлап ул котырткан. Токтагый белән Күнче – акыл утырткан ирләр, алары
таҗга дәгъва итәргә теләк белдермәгән. Ә Тимер-Котлык – ияр татымаган,
тәртәне күрмәгән яшь тай, дуамал бит. Идегәй эт шикелле өстереп торгач,
котыргандыр инде. Яшь чагында кем генә хыялында айның түбәсенә сикереп
менмәгән соң?!
– Йә, кайда инде алар, кайдалар дим? Зынҗыр салып, зинданга ташлаттыңмы?
Хәсән муенын ачып, тезләренә чүкте.
– Ас, кис, мин аларны тотып кала алмадым. Идегәй үзенең ике меңгә якын
нәүкәрен әллә кайчан шайтан уты белән агулаган булган. Синең кире борылуың
турындагы хәбәрне алуга ук, Идегәй канаты астына җыелышып, һәммәсе дә
шәрык капу аша мангыт ягына таба чыгып сыпырттылар.
Бәйләрбәге бөтенләй дә абайламый калды, Туктамыш хан карчыга шикелле
ташланып, камчы белән телә-телә, аңа ябырылды.
– Юри качырдыңмы, кабахәт җан? Алар белән бер үк сүздә булып, миннән
котылуда, минем җанны кыюда идеме сезнең исәбегез? Берегезне-бер
калдырмыйм, җир астыннан табып, һәммәгезне дарга озаттырам, кисәкләргә
теләм!
5 Булгак – буза, чуалыш, фетнә.
В А Х И Т И М А М О В
15
Яңаклары-муены тоташ канга баткан Хәсән җир өстенә аугач, ике-өч
мәртәбә итек табаны белән аңа тибенде дә, Туктамыш, үз-үзен белештермичә,
янә ияренә сикереп менде.
– Атасы, иркәччәем! – дип яңгыраган йөрәк өзгеч тавыш тарафына күз
ташласа, сарай ягыннан аңа таба ике кулын сузып, абына-сөртенә, утыз ел
гомерен бергә түшәк бүлешкән, алты бала багып үстергән өлкән хатыны,
Тәүлинбикәсе өстерәлеп килә.
– Туктамыш, атасы, никадәрле хурлык! Идегәй кияү кызыбыз Нәкыяне
алмый качып киткән! Кызыбызны «талак» дип тормый да ташлап калдырган
бит, җирбит, өстерәлчек!
Шушы кимсетүле сүзләр, шушы түбәнчелек Туктамышның түзем чиләген
әйләндереп каплардай тамчы булды. Котырынып-ярсып, ул кыныннан
ятаганын тартып чыгарды да сыңар селтәнүдә газиз хатынының гәүдәсен
икегә ярып ташлады.
– Син, син үгетләдең мине Нәкыяне шуның яры ит дип! Балтыкчы каршында
гөнаһыңны кимет, дия-дия, син җаныма үттең! Сиңа ләгънәт, Идегәйгә ләгънәт!
Моннан ары ни йөзләрем белән ил каршына чыгып күренермен?!
22
Берникадәр ушын җыйганнан соң, Хәсән Идел ярына таба өстерәлеп
китте. Яңакларын каннан арындыргач, елга дулкыннары өстенә күз ташлады.
И-и, рәхәттер сезгә, бәйсез, шаян, дәртле кылганнарым! Камытыгыз да
юк, камчыгыз да. Ходай Тәгалә сезнең өчен ике яр төзегән, меңәр-меңәр
чишмәләрне кушкан. Шуннан бирле гасырлар буена киртә белмичә, кыйналу-
җәберсетүләр күрмичә, япь-яшь кияү, сылу килен төсле, бер дә үзгәрмичә,
һаман агасың син, Идел-Иделкәем! Адәм баласына тәкъдир атлы шайтан
синекедәй бәхет бирмәгән шул!..
Идегәйнең булгак-фетнә кузгатырга әзерләнеп йөрүен белде, белде бит
ул. Барча Урда илендә моны иң башлап сизенгән кеше түгел идеме икән әле?
Идегәй аның янына, сарай түренә, караңгы төн уртасында килеп керде.
Йөзе тәүлек буе янган учак янында утырган кешенеке төсле алсуланып чыккан.
Карашы – гел очкын. Иңнәренә канат үскән төсле. Бер урында басып тора да
алмый, башына зәһәр ис капкандай, авыз читләренә күбек бәреп чыккан.
– Туктамыш – сәрдәр түгел, Туктамыш хан – безнең мәмләкәткә каза
чакыручы! – дип һичнинди кереш ясап тормыйча, шундук сүзне мөгезеннән
алды. – Ул Магулстанның да, Харәземнең дә Алтын Урда өчен тишек тәңкәгә
дә кирәге юк. Без әмир Тимер бәкне котыртып, өстебезгә бәла чакырабыз. Иш
янына куш булганны гына ярата бу дөнья. Ә Сөләйман суфи белән Камәретдин
– безнең янда кырмыскалар йә хуҗа сипкән тары бөртекләрен чүпләргә җыела
торган чыпчык илә песнәк кошы гына. Бер генә тәртәгә дә ишәк белән чаптар
атны бергә җикмиләр бит. Безнең Урдага Сәмәрканд әмире белән иңгә-иң
басып юлга чыгу лаек. Әгәр Тимер бәк илә бер кузла астына керсәк, без ярты
җиһанны тез астына бөгеп салыр идек!..
Хәсән торган саен сәерсенә барып күз акайтты. Вакытлыча гына бер
саташумы бу соң, әллә Идегәй, асылда да, тәртә дигәннәрен бөтенләй ят
итәме? Әле бер Урданы йодрык сыман учка җыеп булмый. Ә бу инде, кара,
ярты җиһанны да үз итмәкче. Сәер, сәер.
– Туктамыш хан – җәллад! Ул минем әткәйне барча мангыт каршысында
икегә телеп атты. Гафу кыласым юк, онытачак түгел! – Хәсән бәкнең ирен
КАРАБӘК
16
читләрендә көлемсерәү тоеп, янә кыза төште. – Юк, бер минем әткәмнең
гомерен кыйган өчен түгел, бер мөселманны икенчесенә каршы орыштырып
йөргән өчен гафу кыла алмыйм! Безгә берләшергә, дәрьядагы тамчы, чүлдәге
ком бөртекләре шикелле укмашырга кирәк. Фәкать шул чагында гына без
гөрҗиенә дә, мадьярына, урысына, алман илә ләһләргә дә каршы тора алабыз.
– Чамаладым, син Чыңгызхан яисә Зөлкарнәй төсле җиһангир булырга
җыенасың, ахры, – дип, ниһаять, Хәсән телгә килде. – Ә син Аксак әмиреңнең
кыйблаларын искә алдыңмы соң? Тоемласаң, синең әмир, әнә, Кабул янында –
әфган-пуштуннарга, Баһдад тирәсендә гарәпләргә каршы кан чәчрәтеп йөри.
Тап-тач шулар төсле, аксак әмиреңнең Урдадагы татарлар вә Каф таудагы
азәриләр белән дә аркадашлык кылырга һичбер нияте юк. Ул үзен җиһандагы
япа-ялгыз хаким итеп тоя һәм дә ки кайсыдыр хан яисә сәрдәр илә үзенең
данын бүлешәчәк түгел.
Идегәй хилаф нотык тоткач, җиңелеп чыгу өчен кермәгән бит, билгеле ки,
ниятеннән кайтырга да исәбе юк.
– Туктамыш ханнан арынмыйча торып, Урда халкы бәхет күрмәячәк.
Һәрбер чаптар үзен иярли вә кыздыра белгән җайдакка гына сүзсез буйсына
ул. Икенең берсе – йә Урданы Тимер бәк мәмләкәте илә кушып куярга да бар
җиһанны биетергә кирәк. Йә Сарайга буйсынган һәммә милләт үзенә аерым
дәүләт-ил төзесен.
Идегәй шуннан ары сүрелгәндәй булгач, Хәсән, бармакларын бөгә-бөгә,
өскә күтәрелде.
– Урда – Бату илә Җучи ханнар тарафыннан мең тырышлык илә Байкүл
вә Алтай тауларыннан алып Әдрән диңгез, Кырпу-ат өркәчләренә чаклы
берәмтекләп, бөртеккә-бөртек кушып берләштерелгән дәүләт. Ул инде гасыр
ярым заман буена ыһ та итмичә, какшамыйча яши. Аңа кылыч-сөңге күтәрергә
батырчылык кылган башка мәмләкәт юк. Ул үзе барча солтан вә шаһларны
дер калтырап вә тез чүгеп яшәргә мәҗбүр итә. Аның соңгы көнен, соңгы
сулышын күрергә хыялланучы дошман юк дип уйлама. Мәскәү илә Тверьдагы
урыс, Варшау ләһе, Венадагы мадьяр илә валах6, хәтта Ватикан диварлары
артына кереп поскан папа, рум кайсары – һәрберсе Алтын Урдабызның
нигезләре череп, бер як янга янтаюын һәм хуҗасыз йорт төсле каплануын тели.
Урдабызны аяктан ега алырдай бердәнбер каза вә бердәнбер хәвеф – безнең
мәмләкәт эчендәге низаг, тарткалашу вә таркалу. Син дә, мин дә – дистәләгән
малны суйган кеше. Һәрчак күргәнсеңдер, малның да хәтта бавыры, йөрәге,
эчәк-сәүдә юллары, үпкәсе вә сидек куыгы бар. Әгәренки шул әгъзаларның
берсенә генә дә зәхмәт-үләт йокса, мал бөтенләе белән череп таркалачак.
Мангытмы без, татар-болгарлармы, башкорт яисә урыс-аланнармы – без бердәм
Урдабызның бавыры, үпкәсе, сансыз эчәкләре. Син беләсең булыр, ана бүрене
сунарчылар екса, әнчекләре ризык таба алмый кырылып бетәчәкләр. Ана каз
югалса, бәбкәләре үлә. Хәтта фил чаклы фил баласы да әнисеннән башка яши
алмый. Безгә таркалырга, Урдабызны тезгә чүктерергә һич ярамый. Урда тезенә
егылса, аны иртәгә үк мадьяры да, аланы вә урысы да килеп талаячак. Әгәр
инде, моннан да ары, син Урданы Сәмәрканд әмире кулына тоттырам дип ил
өстенә дошман чакырырга ниятлисең икән, халкың өчен җир йөзендә моннан
да шакшырак һичбер җинаять юктыр. Чамалап вә бәяләп карау өчен, һич
югы газиз әнисенең түшәгенә чит-ят ирне чакыручы җүнсез баланы, сатлык
баланы гына булса да күз алдыңа китер. Хәтта үз йортына чит ирне чакырган
6 Валах – румын халкының ХIХ гасыр уртасына чаклы атамасы.
В А Х И Т И М А М О В
17
имансыз угыл да – җирәнгеч вә шакшы. Ә ил хәтле ил өстенә дошман чакырган
сатлыкҗанны бер генә халык та гафу кылачак, онытачак түгел. Син баш-аягың
белән хилаф сукмактасың, Идегәй. Акылыңа кил, кан үчеңне учларыңа биклә.
Авызың тулы кан булса да, Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт! Юкса
безгә үлем, үлем килә!..
Идегәй ул төндә уйчан төстә чыгып киткән иде, әнә бит, каһәрең, бәйләрбәге
аңа уш-иманны иңдерә алмаган шул. Керде, качып китәр алдыннан да тагын
бер мәртәбә бармак янарга дип күренде ул. Ит изгелек – көт явызлык, дигән
гыйбарәне йөз кат тукыдылар, ул казанга үзең төшеп бер пешмәсәң, кадерләрен
һич белмисең икән. Теге чактагы төнге сәфәреннән соң дарга озатмаган өчен,
кара, ничек рәхмәт әйтте!
– Син сөенмә, Хәсән, мин вакытлыча гына китеп торам, мәгәр кайтам,
кабат кайтам әле! Туган өнемдә үз итмиләр икән, бүре оясына, дию мәгарәсенә
барып баш иярмен, аннары шул диюне арканлап монда юнәлермен. Менә шул
вакытта утлы кыямәт купкач, минем якка аумаганың өчен, ай-һай, үкенерсең!
– Гомерлеккә, актык сулышыңа чаклы ятла, Идегәй соран, бу җиһанда
синең Газраилең мин булырмын! – дип кисәтте аны бәйләрбәге. – Мин синең
кебек җасус җанны дөмектерми торып, җир өстеннән китмим, моңа һич хакым
юк! Сөйгән ярны, атаны югалтып була, иллә мәгәр илен саткан сораннан да
яманрак залим бәндә, шакшы этҗан булмас. Җеп өзәрлек хәлем калмаса да, мин
сине җир тишегеннән булса да эзләп табачакмын, соңгы сулышым алдыннан
тешләремне синең бугазыңа батырырга өлгерәчәкмен әле! Сак бул, юлларыма
туры килмә, мөртәт!
23
Тимер бәк сатлык качакларны бик сагаеп кына каршы алды. Нәкъ болар
шикелле үк качак Туктамышны унике ел элек колач җәеп каршылаган иде дә
бит, әнә, мәрхәмәт белмәс ул соран җан аның ашъяулыгын пычратып җавап
бирде. Үз башларына куыш эзләп качкан Токтагый, Күнче углан, Коерчык
әмирләрнең һәммәсен белә ул. Ләкин болар кайнар бәлеш өмет итүчеләр генә,
башлыклары, утлы күмерне үз учлары белән чумыручы – Идегәй мирза икән.
Тимер аны белми, хәер, әтисе Балтыкчы бәк хакында, әлбәттә инде, ишетми
калмады ул. Әнә, Тимер бәк чатырына кергәндә дә Тимер-Котлык белән Идегәй
иңнәрен бер-берсенә куеп баскан. Ә аларның әтиләре Тимер-Мәлик белән
Балтыкчы би ошбу фани дөньядан ахирәткә дә нәкъ болардай бергә, иңне-иңгә
куеп кичтеләр бит. Туктамыш, хәтерсез, әүвәл Мәликне дарга озаттырган,
аннары Балтыкчыны үз куллары белән кыеп аткан. Идегәй мирза менә хәзер
Тимер-Котлыкны һич югы Күк Урда тәхетенә, Сыгнак каласына кайтарып
утырту хакына килеп җиткән. Чынлап баксаң, тырнак асларын чистартып
карасаң, бугалак белмәс бу Идегәй соран хан таҗларын үз башына үлчәп
йөрмиме икән? Балтыкчы би турында Туктамышны Алтын Урда тәхетенә
утырттырмау өчен башын салды, диделәр диюен дә, асылда аның улы Идегәйне
шул ук мәмләкәттә таҗдар итеп күрергә хыялланган булуы да бар бит. Адәм
баласының күңеле-нәфесе шайтан кытыклавы төсле азгын нәрсә, әүхәте бетә
башлады дип тормый, карт ирләр дә керсез кызны бер кочарга чамалыйлар
әле, әкәмәт бит!..
Тәхет дәгъвалаучы бушбугазлар – барысы да һавадагы торна, йә булмаса,
күл буена төшеп баручы бәбкәләр шикелле сафка тезелгәннәр. Буар елан
күргән куян төсле, каш астыннан гына һәммәсе дә әмир Тимер бәккә текәлгән.
КАРАБӘК
18
Тегеләрнең күз очкыннарына карап кына да чамалый һәм белеп тора әмир.
Сокланалар, кызыгалар хәтта. Нигезсез дә түгел. Әмирнең килеш-кыяфәт шәп.
Буйга ул күпчелек ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары бүрәнәләр салып
йөрү кебек эшкә күнекмәгән, әмма киң, гайрәтле. Өстендә – гади йөзбашлары
гына кия торган корыч тәңкәләрдән тезгән көбә. Беләкләрдә беләзектән алып
терсәкләргә чаклы – корыч җиңсә. Йөзбашлардан бер-ике аерма бар: әмирнең
билендә алтын аел, уң кул бармагында якут ташлы йөзек. Ул башына яуга
кергән чакта гына очлым кия. Башка вакытларда тап-такыр итеп кырдырылган
баш өстендә – киң каймалы кәпәч йә колакчын бүрек. Җирән сакалын бер
дә озын йөртми, гәрчә аның төкләре артыгын масаердай бик куе да түгел.
Бөтәрләнеп торган куе каш астында – очкыннары аяк табаныңа чаклы өтеп
ала торган утлы, усал караш. Ул елмаю дигәннәрен дә бик өнәми бугай, йөзе
һәрчак кырыс. Хәер, качакларны елмаеп каршы алырдай яхшылыклары да
тимәгән бит әле, алар биек чатыр астына эләгә алулары белән дә бик бәхетле.
– Кичәге ханзадә вә бәкләр минем гаскәремдә йөзбаш булып йөрү илә генә
дан алалмас. Һәркайсыгызга төмән өләшердәй нәүкәрләрем дә юк. Безнең
әмирлектә һәрбер түрә таганга асу өчен үз казанын таба, меңбаш яисә төмәнбаш
булырга атлыкканнар үзе чирү җыя. Ошбу мәсләктән һәрбер ханзадәгә элеккеге
Күк Урда кала вә кышлакларына, Идегәй мирзага исә үзенең мангыт олысына
юнәлергә киңәш итәм. Төмән җыеп кайта аласыз икән, сезгә урын түрдән.
Тимер бәкнең мондый кырыс каршылавы, кирәкмәс йомычка урынына
читкә сыпыруы үтләрен бик сытса да, урт уйнатып, һәркайсы үз йортлары
буйлап таралды. Ни әкәмәт, барыннан да элек Идегәй Сәмәркандка тиз әйләнеп
кайтты. Мангытлылар аны үги итмәгән, ун мең нәүкәр туплап озатканнар икән.
Гаҗәбе шул: Туктамыш хан кул астында да ун мең мангыт яугир булып йөри, ә
аларның башында – Идегәйнең бертуган абыйсы Гайсә мирза. Тәкъдир-кәнтәй
аларны бер-берсенең кылычыннан саклап кала алырмы?..
24
Тимер бәк төмәннәрне үзәгенә үтеп беткән Харәземгә куды. Уен-муен
түгел, әлеге мәмләкәтне инде бишенче мәртәбә тез астына бөгеп салырга дип
кузгалды бит. Үткән сәфәрләренең һичберсендә Ходай Тәгалә аңа ярлыкау
укымады, тулаем рәвештә үгисетте сыман. Харәзем җиренә керсә, йә ком
бураны уйнап каршы ала, ат-бичаракайларга сулыш алырга да мөмкинлек
юк. Инде ике-өч каласын буйсындырган шикеллерәк итсә, әмир Тимер
юкка чыгуга ук, андагы игенчеләр белән сәүдәгәрләр фетнә кузгата. Әмир
күбесенчә җәнүб якта, пуштун-гарәбләргә каршы яуда йөри, гаскәр туплап,
арт сабакларын укытырга, имгә китерергә ара таба алмый иза чигә. Әгәр
Туктамыш Сәмәркандка бармак янамаса, һаман үз ихатасын киртәләп тә куя
алмаган булдыксыз ир төсле йөрер иде әле. Бер рәхәткә – бер михнәт, дип
юата бит мулла-мунтагайлар, менә Туктамышның артка тибеп уятуы да ярап
куяр сыман.
Тимер бәк унбиш-егермеләп кышлакны да сытып өлгермәде, кояш батышы
ягыннан хәбәр китерделәр.
– Үргәнеч әмире Елыкмыш бәк илә Сөләйман-суфи шаһ Туктамыш хан
канаты астына чыгып качкан, юлда киртә-бугалак ясардай һичбер чирү дә юк.
Аксак Тимер ачы итеп сүгенә-каргана, үз янына улы Мираншаһны дәшеп
алды.
– Биш төмәнне кул астыңа ал да качак әмир илә шаһ артыннан атларыңны
В А Х И Т И М А М О В
19
кызганып тормыйча ку! Ул икейөзле, монафикъ Сөләйманга ничәмә-ничә
имамнарны юллап: мин ислам мәмләкәте төзергә ният иттем, шәригать
кануннарына тугры булган ахун вә казыйлар үтә кирәк; максат итсәң, сәедем
йә уң кулым бул, барына да риза, миңа гына кушыл, дип, алтындай телемне
чыгарып, күпме ялындым бит. Тыңламады, төкерде ул суфи. Мин дә ул
монафикъка төкереп кенә бирәм. Урда чикләренә җиткәнче хәтәр ерак әле.
Куып җит тә кылычыңнан үткәр!..
Мираншаһ, бәйге сызыгына баскан чабыш аты кебек, ак-караны күрми
алга томырылды. Аңа ата тиеш булган әмир Тимер – йөзәрләгән кала, Иссык-
Күлдән алып Фарсы култыгына чаклы чәчелгән мәмләкәтләрне тезгә куйган
шанлы җиһангир бит, барысын да дөрес чамалаган. Сөләйман белән Елыкмыш
алайларын Ак-су дәрьясын кичкәнче үк куып тападылар. Суфи-шаһ бер дистә
балалары, дүрт хатыны каршында Мираншаһ әмир алдына ятим көчек төсле
шуыша-шуыша килде, чал сакалы күз яшеннән юешләнеп беткән.
– Угылларым, җәмәгатьләрем эргәсендә ким-хур итмә, читкә апкитеп
ботарлатсаң да разый, – дип ялвара бит тагын.
– Ә син минем атай гозерен санга санадыңмы? – дип үкерде ияреннән дә
калкытмаган әмир. Аннары тәнсакчыларына җикереп әмер бирде. – Хөкем
берәү. Суфиның бар нәселен имчәк баласына тикле кырып бетерегез!..
Мираншаһ мең чакрым арадан да әтисенең тын алуына чаклы сизеп тора. Ә
Тимер бәктә нәкъ шундый ук үч һәм залимлектер. Үргәнеч каласын бишенче
мәртәбә яулап алгач, күк күкрәгәндәй көчле тавыш белән кычкырды бит.
– Бу мәркәзне җир белән тигезләп бетерегез дә, сукалап чыкканнан соң, кала
урынына арпа чәчегез! Үргәнеч атлы эт оясы хакында моннан ары ишетәсе
булмыйм!..
Кайтыр юлга чыккач, бер төмәнбаш яныннан икенчесенең тарафына
күчеп йөри-йөри, Идегәй Аксак Тимер хакында байтак сораштырды. Бүген –
меңәрләгән чакрымнарга сузылган каһанлыкның шанлы әмире ул. Ә чокысаң,
каһанлыкка менгән баскычлары, ай-һай, канлы һәм бормалы икән!
Аксак Тимер сәфәр вакытында, төнге ыстаннарда учак яккан саен: «Мин
– Чыңгыз хан угылы Чагатайның киявенә әверелгән төмәнбашы Тахучар
нәселеннән», – дип, барча меңбашлары эргәсендә шапырынырга ярата торган
булган. Әйе, булган икән, булган андый инсан. Аксак әмир бар серне дә әйтеп
сөйләшмәгән. Сере, асылда да, бик тирәндә икән. Харәзем хакиме Мөхәммәт
шаһ эрегән кар шикелле капылт юкка чыккач, аны ак кыпчаклар яклаганны
белеп, Чыңгыз каһан моны эзләтергә дип өч төмәнен куган. Яубашлары итеп
Сүбүдәй белән Җәбә нойоннарны атап җибәрсә дә, яннарына Тахучар атлы
киявен дә таккан. Адәм рәтле генә буйсынып йөргән булса, бәлки, Тахучар
да нойон, сәрдәр дәрәҗәләренә чаклы үсеп җитәр, исеме дә оныклары өчен
ап-ак калыр иде. Әмма кияүкәйне тыю белмәс гоҗлыгы һәм нәфес дигән чире
әрәм иткән.
Әфган олысының Нишапур дигән каласына җиткәч, Сүбүдәй баһадир
телкәен еландай чыгарып ялварган ди моңа:
– Кала эченә иңгәч, сарай-кибетләрен берүк талый күрмә. Бу кала бәкләре
безгә бернинди каршылык күрсәтеп тормыйча бирелде, капкаларны алар үз
ихтыярлары белән ачып куйды. Чыңгыз каһан игълан иткән «Яса» кануннары
буенча, үз ихтыяры белән бирелгән калаларны караклар рәвешендә талап чыгу
һич тә ярамыйдыр. Нәүкәрләренә дә, зинһар, шуны җиткер.
Тик Тахучар, комсыз, нәүкәрләргә каланы тоташ талап чыгарга шыпырт
КАРАБӘК
20
В А Х И Т И М А М О В
әмер биргән. Билгеле ки, мондый «миһербанлы» төмәнбашның үзенә дә алтын-
көмеш тәңкәләр инеш төсле мул аккандыр инде. Әмма каланы калдырып
чыгуга ук, Сүбүдәй нойон Чыңгыз каһан тарафына махсус чапкын куган. Ә
ул яктан катгый, усал фәрман:
– Хан кияве булуына ташлама ясамыйча, Тахучарны төмәнбаш дәрәҗәсеннән
гади нәүкәр итеп төшерегез! Караклыкта тагын бер мәртәбә тотыласы булса,
аңа дар агачы!..
Менә шундый булган бит ул Чыңгыз ханның битләренә корым яккан «бөек
сәрдәркәе»! Бик ерак бабасы булса да, турун Тимер бәккә Тахучар канындагы
чирләр күчми каламы соң! Тимернең яшьлеге дә гаҗәеп бит ул, кабатланмас,
үзгә!
Тимернең әтисе Тарагай күптән төркиләшеп беткән барлас кабиләсенең
башлыгы булып торган. Тарагай үзе Җидесу мәмләкәтенең ханы Казганга
буйсынган ди. Илле җиденче елда7 Казган китеп баргач, тәхеткә аның улы
Ильяс-Хуҗа менгән. Ә Тимер бәк белән алар балачактан бирле бергә үскән,
шуңа егермесе яңа гына тулган дип тормыйча, Ильяс-Хуҗа үзенең ахирәтен
Кеш атлы калага әмир итеп утыртып та куйган. Менә шулчак яшь әмирдә
ерак бабасы Тахучарның өянәге кузгалган да инде. Алачыкка ия һөнәрчеләр
белән кибет тоткан сәүдәгәрләрне, өстәмә салым яисә ришвәт сорап, талый
башлаган бу. Тегеләр фетнә куптаргач, кырык-иллеләп ахирәте белән Кештән
чыгып качкан. Һич югы вилаять эчендәге сала-бистәләрне талап чыгыйм
дип авылларның эченә ябырылса, диһкан белән һөнәрчеләр, корал туплап,
каршы кузгалганнар. Бер бәрелеш вакытында Тимер бәкнең уң тезе һәм уңъяк
терсәгенә көтүчеләр чүл бүреләрен куркыту өчен ясаган сәрпи уклар эләккән.
Тимер шуннан бирле уң аягын беркадәр сөйрәп йөри торган булып калган.
Утыз ел буена аны уң кулы да нык кына интектерә, иллә мәгәр Тимер сул ягы
белән дә шайтан төсле орыша белә икән. Әгәр турсык төсле өреп кабартылган
буш уйдырма булмаса, Тимер яу вакытында яисә ауга чыкканда, җәя дугасын
әнә шул ярымчулак, ярымтере уң кулында тота, ә сул кулы белән тәте җебен
колагына чаклы тартып китерә ди. Ул югында дистәләгән мәргән аның тәте
җебен тартып караган, ләкин берсе генә дә ук койрыгын яңак сөягеннән дә
артка табарак китерә алмаган шул. Карап торышка чандыр күренсә дә, Тимер
– гаярь, әнә, аның күкрәк сөяге дә арба тәгәрмәче шикелле дугаланып тора.
Ә теге орыш вакытында яралангач, Тимер бәкне шул ук Кешнең зинданына
кайтарып ташлаганнар. Ильяс-Хуҗага хәбәр иттергән ул, тик теге хаким
моны коткару өчен бармакка-бармак та сугып карамый ди. Ләкин, ни галәмәт,
зиндан каравылчылары тоткыннарга шыпырт-шыпырт кына кылыч-хәнҗәр,
ә бермәлне сөңге-калканнар да ташырга керешкәннәр. Мәхбүсләр әллә безне
сыныйлар гынамы, дип төпченә башласалар, җавап гел бертөрле.
– Ул үз исемен кабатлауны катгый тыя. Аның бик олы түрә икәнлеге турында
гына әйтә алабыз.
– Соң, бу чаклы корал бүләк итүче бәндә диһкан булмас инде, байлыгы
барын без дә чамалыйбыз, – дип янә төпченәләр, әмма шул ук җавап.
Биктә тотылуларына ике ай дигәндә, ишекләрне ниргәсе-ние белән очырып,
иреккә чыга болар. Кеш диварларының тышына ташлансалар, анда шәп киемле
җайдак.
– Минем арттан ияр! – дип әмерли бу җайдак качак Тимер бәккә. Инде
каладан ерак киткәч кенә, турыдан әйтеп сала.
7 1357 ел.
21
КАРАБӘК
– Мәрхүм Казган ханның хәзер тәхет тирәсеннән читкә тибәрелгән оныгы
Хөсәен мин. Ильяс-Хуҗа – миңа гамуҗа гамуҗасын. Иллә мәгәр аның өчен
мин – күптән артык кашык. Ил түрендә лаек урын дәгъва итү өчен миңа терәк
кирәк. Сине нык күзәттем, миңа бик лаеклы вәзир була аласың.
Гоҗ Тахучарның гоҗ туруны йөз бормасын, дип карар иткән, ахры, ул Тимер
бәкне үзенең кызы Улҗай-Теркен белән кавыштырып та куйган. Шуннан ары
өч-дүрт ел буе ятьмә кора-кора, Казган хан оныгы Хөсәен белән аның кияве
Тимер шактый көчле гаскәр туплап алган. Ильяс-Хуҗаның тәхеткә менүенә
җиде ел тулганда, ауга чыккан хан нөгәрен тулысы белән тар-мар иткән болар.
– Хәзер мин хан! Мин – хан! – дип үкергән ди Хөсәен яланда ук. Ә үзе
тугры кияве ягына күз дә салмый икән.
Шуннан соң алты ел узуга, Аксак Тимер Ак-су белән Күк-су буендагы
барча кабилә башлыкларын да Хөсәенгә каршы котырткан да чыккан. Фетнә
вакытында бабай тиешле ханны әйләндереп аткач, сыңар аягын сөйрәп тәхет
янына менгән Аксак Тимер, тәннәрне чымырдатырлык итеп, ярып кына салган.
– Гәрчә Чагатай нәселенең хаклы дәвамчысы булып саналсам да, хан
дәрәҗәсен алмыйм, әмир булып калам. Мин үземне ислам диненең корыч
калканы дип игълан итәргә батырчылык кылам. Моннан ары фәкать шәригать
кануннары буенча гына идарә итәчәкмен. Җир йөзендә Туран каһанлыгы төзүгә
ирешмичә, мәңге туктыйсым юк!..
Шушы изге әләмне Тимер бәк унсигез ел буе җилфердәтә, кичәге ике
дистәдән артык мәмләкәт таҗдарлары шушы «корыч калкан» кулыннан баш
салдылар инде. Ләкин Тимер бәк тә – һич фәрештә түгел, өлгерә алмый гына.
Ул Харәземне пыр туздырып йөргән арада Җидесудагы байтак вилаятьләрне
хуҗасыз лапаска кергән төлке урынына Камәретдин әмир талап чыккан.
Туктамыш хан юллаган Мәхмүт солтан җайдаклары Әтрар белән Зарафшанны
талап узгач, Гаршы каласында Тимер бәк төзеткән Зынҗыр-Сарайны вәйран
итеп киткән. Соңгы кайгылы хәбәрне ишетүгә үк, Тимер бәкнең күзләреннән
эре яшь тамчылары саркып чыкты, имән кәүсәседәй бармаклары усал
йомарланды.
– Алга, бертуктаусыз алга! Камәретдин илә Туктамыш этләрен турап
ташлаганчы тукталыш юк безгә! – дип нәүкәрләрдән бигрәк үзен-үзе ярсытып
җикерде ул...
Ике дошман чирү белән дә йөзгә-йөз килеп орышырга өлгерә алмадылар.
Тимер бәкнең җирне гүелдәтеп якынаюын ишетеп алуга ук, Камәретдин әмир,
койрыгын эт көтүе талаган йолкыш бүре шикелле, Тубыл елгасы аша Себер
урманнарына кереп качкан. Ә Мәхмүт солтан Ак-су ярлары өстеннән Алтын
Урда чигенә чыгып сызган.
25
Болгар-йортны саксыз узгынчы таяк тидергән кырмыска оясыдай капылт
уяттылар.
– Бөек ханымыз сезнең йортка килә! Туктамыш ханымыз барча шималь
олысларыннан аерым гаскәр җыя. Чиксез сандагы җайдакларны туплый
алырдай ялан билгеләгез!
Карабәк зиһене аша да чамалый, күңеле белән дә күптән сизә иде. Ерак-
ерактагы Сәмәрканд әмире яккан дуамал учакның төтене вә очкыны Болгар
олысына да килми калмаячак. Хәвефле һәм зәһәр төтен синең бар ил күген
басып алган икән, йортыңдагы ишек-тәрәзәләрне җиде катлы юрган-чаршаулар
22
В А Х И Т И М А М О В
белән томалап интексәң дә, аның сасысы хәтта иң түргә дә үтми калмаячак.
Өстәвенә, Туктамыш та гел күрмәмешкә сабышып йөри торган сукыр түгел
инде. Мәмләкәттә хәзер Болгар йортыннан да гайрәтлерәк вә җитенкерәк бер
генә олыс та юк. Әйе, җирдән калкынырга, сүл җыярга, көрәйгән хәлдә тураеп
басарга җай бирмәде түгел, барысын да бирде. Ә көч алгансың, сүл җыйгансың
икән, нәкъ сабан аты шикелле үк, сиңа сука арасына җигелергә, хәтта Урда
атлы олауны да өстерәргә кирәк.
Карабәк һәр тарафка диярлек йөзәрләгән бердәм чапкын куды. Әмер бер үк төрле.
– Сез сайлаган ялан, ким дигәндә, йөз мең атны сыйдырырдай булсын.
Ултикле ат вә җайдакларны ач тоту да, сусату да гөнаһ. Димәк ки, дала
янәшәсендә инеш-чишмәкәйләр челтерәп агу күңелгә хуш килер. Аңа өстәп,
бөек ханымыз чатыр корырдай урын чамалагыз. Тау башы да, күл буе да кулай.
Ханымызның меңбаш илә олугбәкләр җыеп киңәш тотуы бар. Аннары инде
гел эш дип кенә әзерлек күрү дә ярап бетмәс. Җәмгымыз да – адәм балалары.
Сунар чыгу, иярдән генә торып киек сугу, чаптарлар бәйгесе төслерәк күңел
ачулар да булмый калмас. Һәр тарафны алдан күрә белеп, күмәк чамалагыз.
Ни галәмәт, Имәнкала ягына озатылган чапкыннар төркеме атна-ункөн
дигәндә әйләнде дә кайтты. Карабәк инде кашларын бөтәрли үк башлаган
иде дә, тегеләр аның кырыс карашын өшкереп тә бирми, авызлар – колакта.
– Соң, безнең олыста күңел ятмастай җир, гомумән, бармыни ул? Әнә,
кирәк икән, Сарман кирмәне янындагы Зәңгәр тауга, Азнакай бәк авылы
күршесендә кукраеп утырган Чатыр тауга мен дә, чыдамасаң, меңләгән
казан ас. Ә ул Бөгелмә кирмәне тирәли сузылган Урсал таулар! Сөн ярында,
киртә башына менгән әтәч төсле кукраеп утырган Каравыл тау. Шәммәт
илә Исәммәт авыллары арасында гөлҗимеш вә чия куаклары каплаган
Кызылъярлар! Мөслим янәшәсендә боргаланган Ыкның җәясендә очлымын
күккә чөйгән Мәгарә-таш!.. Берсеннән икенчесенең хозурына күчеп йөри-
йөри без саташып беттек. Безнекедәй гүзәл йортлар беркайда да юктыр!
Җәннәт бакчасын күз алдына китерә алмыйча газап чиккән адәм безнең
тарафка бер күз атса җитә!
– Туктале, туктале, – дип, Карабәк тыкырдата башларга да мәҗбүр булды.
– Мин сезне безнең йорт табигате илә сокланып, күңел ачып кайтыгыз дип
озаттыммы әллә? Болгар йортның җәннәткә дә алыштыргысыз икәнлеген
мин болай да беләм. Сез нинди урын, кай төбәкне сайлап туктадыгыз? Миңа
шуны атап күрсәтегез!
– Безнең йортта сәйран урынын сайлау кәләш сайлаудан да четереклерәк,
– дип чапкыннар башлыгы Сәяф һаман элеккечә, сәяхәтен тасвир итеп, авыз
суын корытмакчы иде, Карабәк йөзендәге кырыслыкны чамалап, капылт өзеп
салды. – Чакмагыш авылы янындагы Нәзарә тау!
– Әһә, Чакмагыш би сатып алган икән һәммәгезне! – дип Карабәк юри генә
җим ташлаган иде, җайдакларның һәммәсе дә күкерттәй кабынды.
– Нинди сатып алу, ниткән харам? Җиләк җыярга тукталган сылу кызлар
төсле, итәкләрен түм-түгәрәк итеп җәеп салган, сөзәк кенә тау ул. Дөрес, ике
якта, дөянеке кебек, ике өркәче бар. Алар хәтта сылу кызны җил-давылдан
саклау өчен чыгып баскан ике сакчы кебек. Аста иркен дала, камышлы күл,
ә аннары түшәккә менгәч ялындыра торган килен шикелле боргаланып,
бөтерелә-бөтерелә аккан Чәрмәсән. И, аның дуамаллануы, и, кылтаеп, кирегә
борылышлары! Итәгенең бөрмәләре йә чуклары белән сокланып, артына
әйләнә-әйләнә караучы пөхтә кәләшмени! И, аның яры буйлап тезелгән
23
КАРАБӘК
чишмәләре! Юк инде, юк, бездәгедәй гүзәл ялан-кырлар, инеш-сулар бер
төбәктә булмас!
– Уф, менә, ниһаять, авыз суларымны корыттыгыз, – дип, Карабәк тә чиксез
канәгать төстә авыз ерды. – Кияүгә бирәсе кәләш урынына мактадыгыз хәтта.
Бу чаклы да гашыйк булып кайткач, шул Чакмагыш би авылы янына барып
төпләнербез...
Ният иткән авыл тарафына йөзәрләгән олау чыгып китте. Чатыр, колга,
киез, тозлаган ит, каклаган каз, корт, он, бал, киптерелгән икмәк, балта-пычкы,
урак-чалгы, юрган-ятык, ятьмә, ыргак, савыт-саба, комган – һәммәсен дә,
онытмаска тырышып, бик мул төяделәр. Бер уйласаң, куп та кузгал инде,
һәрбер тараф әзер. Тик ярамый. Хуҗа үзе дә күренми, фәрман да юк. Кайнар
таба өстенә менеп баскан төсле сәер халәт.
Кылны да кырыкка ярырдай булып Болгар диварлары тышында йөгергән
чакта кирмән эченнән ай тотылган төсле гаҗәп хәбәр.
– Айзирәгең тулгаклый башлады бит. Үз йортыңда сөенеч, бәхет арта!
Бер ай чамасы ук алдан белә, көтә, тилмерә, хәтта йомырка салган тавык
шикелле кытаклый да иде бит, югыйсә.
– Малай апкайт миңа, угыл апкайт.
Ә хәбәрен алгач, көтелмәгән бер хәл, зур могҗиза кебек. И, сәер дә соң бу
адәм балалары!
Карабәк абына-сөртенә сараена чапса, тупсада – Алтынчәч. Йөзе корым
яккан төсле, нык бүселгән.
– Айзирәк тә угыл табып куйса, кайсысын гына үзеңә алмашка бәк итәрсең
икән?
– Алтынчәч! – дип, ата каз шикелле усал ысылдауга ук, Алтынчәч шым
калды.
– Мине ташлама инде, ятим итмә безне, дип кенә кисәтүем. Бигрәкләр дә
сирәк күренәсең.
Карабәк түр бүлмәләр эченә атылып керде. Соңгы тупса янына килеп җитсә,
эчтә нарасыйның тәүге тапкыр аваз салуы. Керергәме, юкмы? Газиз атасының
күзенә күренергә әзерме ул бала?
Карабәкнең тын алганын сизеп торганнар диярсең, ишек ачылды да кендек
әбисе көлеп пәйда булды. Ак биләүгә төргән сабыйны әтисенә сузды.
– Менә сөен, күз сал әле. Суйган да каплаган, тач синең өлгең бу.
Карабәк биләүне ипләп кенә учларына алды, мәгәр тел дигән әшәке җан
һаман тик тормый шул.
– Малаймы соң инде, валлаһи, угылыммы?
– Угыл, угыл инде! Ханнардан кем тусын!..
Сабыен беләгенә салган килеш кереп, Карабәк, түшәктә ятучы Айзирәк
каршында тез чүкте, яңак очларыннан үбеп алды.
– Уйлап куйган исемем бар иде. Аны кушсам, берүк ачуланма.
– Синең угылың бит, җаным, синең каның. Үзең беләсеңдер...
Тураеп аякка гына күтәрелгән иде, баскыч төбендә чапкын.
– Туктамыш хан Чулман тамагындагы Айгыр тавын үтте. Елга буйлап,
кораб илә менә. Ике тәүлектән соң Ага-Базарга килеп җитүе бар.
– Менә бер әкәмәт, – дип, Карабәк баш чайкады. – Әнисе, әнисе дим! Урда
ханы үзе төбәп килгәч, бәби туена чакырылган кунак сымак булды бу, валлаһи!
Әй, ярар соң, туй икән, туй! Исемне дә хан эргәсендә бергәләп куштырырбыз.
Минем ошбу угылыма, димәк, шулай тиеш!
24
В А Х И Т И М А М О В
26
Ханны Чулман ярында бар каланы җыеп зурладылар. Туктамыш, мөгаен,
мондый ук зурлауларны өмет итмәгәндер. Кораб басмасыннан ярга төшкән
чакта бик тыенкы гына кат-кат пышылдады.
– Бу чаклы ук кирәкмәс тә иде. Бу чаклысы барыбер артык сыман.
Кала урамына керә башлагач, Карабәкнең күкрәгенә поскан әтәче аваз
салды.
– Минем угылым туды, Туктамыш хан! Син бәби туена килгән төсле
булдың...
– Һи, башта ук шулай дип кисәтәләр аны! Ә мин Болгар халкы ханны
каршыларга чыккан дип алданам.
Рәхәтләнеп, туарылып, көлештеләр. Билгеле ки, сарай тупсасында Айзирәк
терсәк буе гына нарасыйны Туктамышның учларына салды.
– Аты кем булачак? – дип пышылдады кунак.
Айзирәк күзләрен акайтты, Карабәк бар кирмәнне тутырырдай тавыш белән
ярып кына салды:
– Ике ел алдарак туганын Алтынбәк дип тамгалаган идек. Монысы шул
ук кысадагы Галимбәк атлы булсын. Гомер буе үзем гыйлем илә зиһен атлы
үгиләрне татып карамадым. Ичмаса, угылларымның берсе зиһенгә тиенмәсме?
Сабыйны йокысыннан уятабыз дип тормыйча, бу юлы да кешнәп
көлештеләр. Ихатага Хөсәен сәед күптән чакырылган иде. Өй түрендә бәби
туе атлы мәҗлес чәчәк атты.
27
Сәяф кул астындагы чапкыннар, валлаһидыр, сайлый белгәннәр шул, бигрәк
камил, сылу, күркәм бу Чакмагыш яланы, Чәрмәсән буйлары, Нәзарә тау!
Ике өркәч ышыгына яшереп корылган хан чатыры әзер. Җитмеш киртә
тартып, берьюлы биш йөз түрә сыйдырырлык итеп корылган ул. Түрдә кат-
кат киез белән уратылган аерым бүлмәләр бар. Туктамыш хан һичбер төрле
нигъмәтне ят итми, әтәче уянса, җилләнеп тә алсын.
Җитез чапкыннар җыелу көнен беренче августка дип оран салган иде.
Шундый галәмәтне йола иттеләр бит – иң ерак олыстагылар тәүге булып
килде. Бу хикмәткә «улы чолгау ураганчы, атасы урманга җиткән», дигән
гыйбарә рас сыман.
Аста диңгез булып җәелгән зур яланга шәфәкъ алдыннан берьюлы өч
төмәнгә якын җайдак агылып кергәч, Нәзарә тау итәгенә күтәрелгән Туктамыш
та, Карабәкне ике яклап кыскан Көңгер җигән белән Солтан бәк тә бердәм
шаккатты. Таш Билбау ягыннан ук җыелып килгән башкорт яугирләре инде
болар. Олау таккан койрык һич күренми. Әйтерсең лә ялан түренә тау итәге
буйлап җиһанда тиңе булмаган буар елан шуыша-шуыша керә. Ләкин елан
сыман шома, түм-түгәрәк түгел шул бу ташкын. Ул үз өстен сөңге урманыннан
хасил түбә белән япкан. Үзе күндәм, үзе елгыр атлар юыртып кына бара.
Сыртлары белән гаярь ирнең күкрәгеннән артмас тәбәнәк һәм талымсыз бу
атлар тиктомалдан кешнәү дигән чирне, юкка-барга тибешүне белми. Хәер,
аларның җайдаклары да күрше-күлән өстенә яу йөрү, читне талап баю дигән
чирне йоктырмаган әле. Карабәк җиде ел буена хәйран калып яши. Мәскәү
кенәзләре, әнә, Тверь җирен, Суздаль дружинасы Рәзәнне талаудан ямь таба.
Ләһләр әле татар, әле валах белән мадьяр өстенә яу йөри. Каф тау өстенә
25
КАРАБӘК
гөрҗи белән әрмән сыеша алмый. Җидесу аръягын инде әйткән дә юк. Анда
тилемсә Аксак үзе дөмекмәсә, озак сузмыйча, ул Сөләйман суфи белән
Камәретдиннәрне генә түгел, газиз барлас кабиләсен, ак вә кара мангытларны,
кыргыз-кайсакны да кырып бетерәчәк. Алай тезеп китсәң, татарда да шул ук
бер чир инде. Әнә, Мамайның Хаҗитархан белән Актүбә өстенә, ә тегеләрнең,
җавап вә үч итеп, Кырым илә Көбә үзәннәрне барып талавына ничә генә еллар
үтте әле! Юк, урысы да, мангыты, кыргызы, татары да тәртә арасына керә,
тәүбә итә белми. Һич югы башкорт кабиләсенең үз эчендә мондый кайгылар
юк. Башкорт урысны барып талау, Каф таудагы гөрҗи белән аланнарны сую
дигән чир-зәхмәттән азат. Карабәк ике мәртәбә Таш Билбау өстенә дә сәфәр
кылып кайтты. Башкорт ырулары күбесенчә шул тау итәгенә сибелеп, мал
үрчетеп, кыргый бал суыртып, сунар юлына йөреп, мыштым гына гомер сөреп
ята. Алар шушы чаклы чирү җыеп китерергә сәләтле дип кем уйлаган!
Карабәк янә-янә сокланып күз йөгертә. Әлләни шапырынырлык шайман
булмаса да, ирләр бер үк чамадагы киемгә төренгән – өсләрендә каймалы тун,
башларында төлке яисә кеш тиресеннән тегеп кигән бүрек. Сыртына ике-өч
төрле җәя эләктермәгән сыңар гына да ир күренми. Карабәк нык белә: кечерәк
җәяләре – тиен, сусар, куян, төлке сыман ваграк җәнлекләрне ауларга чыккан
чакта ук очыра торган аткы, ә зурракларының берсе – сызгырып очучы, киң
колаклы уклар өчен ясалган яу җәясе инде. Башкортларда, гомумән, сунар
эшенә өйрәнмәгән бер генә малай да юк, аларның хәтта көянтә чаклы бәләкәй
буйлысы да тиен-суарларны күзенә ук очырып кына, тиресенә зыян китермичә,
чукып ала белә. Билгеле инде, сунарчының хәнҗәре һәм пычагы булмый
калмый. Әнә, җайдаклар да сыер-бозау тиресеннән тегелгән итек балагына
– пычак, билләренә икешәр-өчәр садак, хәнҗәр-кылыч тагып җыелганнар.
Буар елан дала өстенә тезелеп урнашуга, карсак буйлы алмачуар атлар
сыртыннан өч төмәнбаш шуып кына төште. Башкортларда хан вә әмирләр
юк, ыру башлыклары арасыннан аксакаллар – үзләре үк сәрдәр. Боларының
каеш аеллары саф көмештән, өсләрендә җиз тәңкәле көбә. Җитез, тиз йөриләр.
Өчесе тиң Туктамыш алдына тукталып тез чүкте.
– Баскорттарнын җалаер, бөрҗән, мең, көзәй, җурмат ырулары һинен
сакыру буенса килеп етте, бед ерак һәфәргә лә әдер, боерың гына бедгә, бөек
хан хужамыз.
– Рәхмәт, рәхмәт, мин искиткеч мәмнүн, – дип җаваплады Туктамыш,
төмәнбашларның һәр өчесен кочагына алып. – Без сәфәргә әле бүген-иртәгә
генә кузгалмабыз сыман. Хәзергә дала буенча таралып урнашыгыз, ял итегез...
Чиратта көтеп җиткергән төмән Мәскәү белән Тверь калаларыннан килгән
булып чыкты. Җиде-сигез еллар элек бер-берсен сытып бетерердәй дошман
иде болар, бүген кирәк булса, хәтта үбешәләр. Болар төмәнбашны сайлап
интекмәгән, Мәскәү кенәзе Василий да, Тверьдагы Борис белән Рәзәндәге
Алексей да үзбаш булып йөри.
– Ә Җүнкаланың күндәм кенәзләре Василий белән Семён ни рәвешле бу юлы
миңа буйсынмаска батырчылык итте? – дип, Туктамышның ярсып җикеренүенә
каршы урыс сәрдәрләре әүвәл иңбашларын гына сикертте.
Сер хан чатырындагы мәҗлес янында гына берникадәр ачылгандай итте.
Карабәкнең колагына янда утырган Алексей пышылдады.
– Җүнкаладан Семён купкан иде, Мәскәү кенәзе «без Муромда әле ике
атнадан соң гына җыелабыз», дип ялгыш юлга кертте. Семён хәзер инде арт
ягына ут капкандай чыгып йөгерсә дә, өлгерә алмаячак. Иделгә килеп җиткәнче
26
В А Х И Т И М А М О В
мукшы урманнары аша узасы бар. Ә мукшылар үчле. Аерым-аерым йөрсәң,
аларның урам эте урынына тотып тукмавы бар.
Кара, кара, Мәскәү кенәзе дә йоклап утырмый бит. Ул да әүвәл, Туктамыш
колагына иелеп, нидер пышылдады, тегесе ияк каккач, учларын Нәзарә
тавындагы өркәчләрне дә уятырдай итеп шапылдатып алды. Килешенгән,
шартлы хәбәр икән. Чатыр ишегеннән кайсы алма-чия, кайсы каз итләре тулы
тәпси тоткан япь-яшь кызлар кыр казлары сыман тезелешеп керде. Үзләренә
берүк күз тимәсен! Маңгай өсләрендә энҗе-мәрҗәннәре белән ялык-йолык
килеп торган кәккүш, иңнәрендә якалары, җиң һәм итәк очлары көмеш җепләр
белән чигелгән алсу, зәңгәр, кызыл, яшькелт күлмәк. Аккош канатыдай нәфис
куллар алга таба сузылган, билкәйләре үзенә дәшеп тора, болан баласыдай тек-
тек итеп, еш-еш атлаган, төп-төз аяклары һаман-һаман дәрт кенә өсти сыман.
Ә ул эре алма яки нәни кавын кебек булып тулган һәм атлаган саен дерт-дерт
сикергәләп торган күкрәкләре үзләренә тартып, ымсындырып, сихерли дә
сихерли шул инде!
– Аһ, гүзәлләр! Тач аккошлар! Юк, хур кызлары, хур кызлары болар! – дип,
һәрберсе бәя биреп чыкты.
Туктамышның ике ягына ике сылукайны кертеп утырттылар. Валлаһи да,
чибәрләр, тел-теш тидермәслек. Карабәк тә еш-еш күз ташлады. Уңдагысы
бигрәкләр дә Алтынчәчкә тартым. Төпченә башласаң, хәтта сеңелкәше йә
кардәше булуы да мөмкин. Ләкин ни хакына гына төпченергә? Бу сылукай
бүген барыбер Туктамыш түшәгенә сузылып ятасы бит. Чит-ят яры, чит-ят
карлыгачы. Алтынчәч шикелле үк кайнар микән, назлымы икән әле? Күкрәк
таучыклары моның да ким түгел. Әмма... әмма иреннәре бигрәк нечкә, җеп
шикелле икән. Димәк, усал. Аннары моның күзләре дә Алтынчәчнекедәй, күл
суы шикелле, зәп-зәңгәр түгел бит, яшькелт-соры гына. Әле кендек асларында,
бот тирәләрендә җыерчык йә сыр булуы да мөмкин. Юк инде, юк, аның
Алтынчәче белән Айзирәккә җиткән гүзәл затны һич тапмалы түгел!..
Чынлап та, берзаманны Туктамыш соры күзле чибәркәйне култыклаган
көе кереп югалды бит.
– Шабаш! – дип уң кул бармагын иреннәренә тидереп дәште Василий
кенәзләре, Нәзарә тавының төп хуҗасы сыман. – Бетте, таралабыз! Яшь парга
назлану өчен җай бирергә кирәк!..
Мондый үтә нечкә, мөһим мизгелләрдә хәтта тел белмәгән инсаннар да
тәрҗемә атлы киртә-күпер сорап маташмады, ыңгырашып тормыйча да бик
тиз таралдылар. Ә таң аткач, Василий гына түгел, хәтта атасы Дмитрий Иван
угылы да дистә еллар буе хыялланган бүләк.
– Бөек хан фәрманын санга санамыйча, яу сәфәренә махсус дружинасын
юлламаган өчен Семён Константин угылын үзбаш кенәзлектән алып атам!
Стародуб олысы илә идарә итү өчен ярлык Василий Дмитрий углына
тапшырыла!..
Сүзсез дә аңлашыла – Мәскәү чибәренең чатырдагы мунчасы, ай-һай,
кайнар булган!..
28
Чакмагыш даласындагы җайдак саны унике төмәннән артып киткәннән
соң, Туктамыш хан, ниһаять, Җаек дәрьясына төбәп юлга кузгалырга әмер
бирде. Әүвәл шактый кызу юыртканнар иде, Ашкадар елгасын кичкән чакта
гаҗәп сәер хәлләр булып алды.
Кичү урыны өчен ертауллар алдан ук биш-алтылап сайлык табып куйды,
27
КАРАБӘК
юкса. Ләкин меңбашлары авыз ачып бару аркасында, Мәскәүнең бер зур
олавы белән Болгар каласыннан бирле килгән ризык-шайман тулы арбалар бер
кичүгә килеп тыгылганнар. Арбакашлар хәтәр усал ашыктырган, ахры, суы
ияр өзәңгесенә җитәрдәй тирән бер урында унбиш-егермеләп арба үрәчәләре
белән бер-берсенә атланып ябышканнар. Атлар пошкырыша, буа сыман киртә
барлыкка килүдән агымсу тагын да күтәрелеп, чоңгыл төсле кайный. Ирләр
урысчалап та, татарчалап та яман сүгенешә. Мондый мәхшәр купса, тинтәк
ирләр табылмый каламы соң! Шундый бер-ике сантые чыбыркы уйнатуга,
ат-бичаракайлар тәртәләргә тибеп сикеренә, ярсуыннан кешни. Ләкин бер
генә малкайның да һичбер гаебе юк, хуҗасы бозау булганга ыргак-тозакларга
килеп капканнар бит!
Егермеләп менә шундый тоткын, елга суына чумып, үрәчәләрне аралый
башлаган бер мизгелдә Мәскәү ягыннан килгән урыс ире белән Болгар яклы
яугир бугазга-бугаз килеп сугышырга тотынмасыннармы! Ярый әле кулларында
балта-кылыч, пычак-хәнҗәрләр юк, сәфәр тыныч баргач, коралларын арба
түренә салып ыргытканнар. Иллә мәгәр икесенең дә йодрыклары бәләкәй
чүлмәкләр шикелле хәтәр саллы, борыннарыннан, авыз читләреннән чәчрәгән
кан тамчыларына карап тормыйча, әтәчләр шикелле һаман чукышалар. Әүвәл
бу орышка бер юаныч, күңел ачу гына итеп көлешә-көлешә читтән генә
күзәткәннәр иде, кызган башлар арба түренә ташланып, балталарын эләктерүгә,
иңнәренә килеп сарылдылар.
– Михайло, окстись, не дури, чертяка! Это же их земля. Сейчас мы
десятерых побьём, а ночью они сотню наших вырежут.
– Борһан, җүләрләнмә! Урыс белән тапма да, бүлешмә дә. Алар бер басуга
чыгып утырырга да ярамый. Каберең якын булмасын, беләсең бит!
Меңбашлары килеп камчы белән яра башлагач, бик тиз суындылар. Сораша
башлагач, икесе дә бер-берсенә күрсәтеп, тик аклана.
– Вот этот гадина убил нашего Бренко из арбалета на Куликовом поле. И
он же потом, вторым выстрелом, снёс червоный наш стяг. Вовек не забуду!
– Мин үрәчәне ычкындырырга дип иелгәч, яннан килеп үзе тондырды бит.
Урысның иртәнге акылы төштән соңга ярамый. Нигә миңа килеп бәйләнгәнен
мин кайлардан белим? Ә бер җай чыккач, мин дә, кинәнеп, тәннәр язып
алдым. Мин аның каршына ясак күтәреп бармадым, ул кабих җан безнең алга
яхшатланып, мүкәли-мүкәли, үзе килде ләса, бик үк сикермәсен!
Аңлашу тынуга, барча ирләр, Ашкадар ярындагы йомраннарны уятырдай
итеп, гор-гор көлештеләр. Меңбашлары якаларыннан сөйрәп бер-берсенә
каршы куйганнан соң, калай әтәчләрнең кочаклашып дуслашудан гайре чарасы
калмады.
– Да, ты уже свой, свой! Впредь мы навеки! – дигән булды үгездәй
Михайлосы.
– Һе, урыс белән дуслашсаң, балтаң билеңдә булсын. Валлаһи, хак икән, –
дип көлдерде дус-ишләрен кичәге Борһан мәргән...
Ходайга мең шөкер, шуннан ары яңа чоңгыл-кичүләрдә туры килмәделәр.
Туктамыш хан шушы чәкәләшүдән сабак алды, ахры, урыс төмәне белән
мукшыларны Җаек белән Сакмар кушылган иңкүлектә калдырды да китте.
Аеруча моңа Василий кенәз яман котырынды.
– Мин дружина ирләрен ерак яу сәфәренә дип котыртып алып чыктым.
Йөзәрләгән өстәмә олаулар да алдык. Без буш кул белән борылабыз икән, ни
йөз белән үзем күреним дә, ирләр өйләренә бет ияртеп кенә кайтсынмыни?
28
В А Х И Т И М А М О В
– Сез монда поскында, – дип юатырга мәҗбүр булды Туктамыш хан. –
Хәвефлерәк хәбәр юлласам, безнең эздән шундук ыргылырсыз. Яулар алда
әле, алда яулар...
Җаек – азгын елга. Бер урында талгын гына, җәелеп тирбәлә дә, сыер-сарыкларын
көтүгә куарга соңарган яшь киленнәр сыман кинәттән уянып, сикергәләп ага, кайный
башлый. Җаекның кәефен чамалап, аның аша кичү урыннары сайлавы да кыен.
Әле генә яр читләрендә чишмә суларыдай талгын чылтырый ул, шуңа алданып
ашык-пошык чумсаң, елга уртасында сине чоңгыл көтә. Шул, тилерәк булганга,
төпләрендә чуртан-җәеннәр дә, мәрсин балыгы да мыжлап тора аның.
Сарайчык каласына туры китеребрәк төмәннәрне каршы якка күчерә
башлагач, төмәнбаш һәм бәкләргә тын алырга беркадәр ара чыкты. Хан казаны,
әлбәттә, аерымрак, шулай да, Карабәк Туктамыштан барыбер читләшмәде.
Хан янына сәгать саен чапкыннар өстәлеп кенә тора, мәгыйшәт агышын
күзаллавы җиңел.
– Хәсән бәк сөендерә. Безнең чирүгә берәр атнадан соң чиркәс илә кыпчаклар,
Мираншаһ этләреннән качып котылган кыргыз җайдаклары белән аланнар да
килеп кушылачак икән, – дип хәбәр уртаклашты хан, һич тә көтмәгәндә.
Бәйләрбәген тәүлегенә унар тапкыр телгә алалардыр, Карабәкнең теле гел
кычытып тора, айлар-еллар буена күңелен кытыклаган сорауны һаман-һаман
ярып сала алмый. Менә бүген алар икәүдән-икәү генә, Туктамышның тел
төпләрен тарткаласаң ярый.
– Син Сауранны алгач, Тимер-Мәликне дә, Балтыкчы бине дә кылычтан
үткәргәнсең, анысын борын асты кибә башлаган һәр такырбаш белә, – дип
ипле, талгын тавыш белән генә ялкын кузгатты ул. – Хәсән бәк хакында да,
менә, Ырыс хан янында иң ышанычлы бәк, соңрак хәтта бәйләрбәге булып та
саналып йөргән, диләр. Еллар узып китте, ә мин аңлый алмыйм. Хәсән бәк
тә синең шәхси дошманың булып торган лабаса. Шулай икән, нишләп фәкать
аны гына исән калдырдың син?
Туктамыш бу сорауны көтеп йөргән сыман, көлемсерәп кенә җавап тотты.
– Мин синең, Сарайга килгән саен, Хәсән янына сугылып чыгуыңны беләм.
Нишләп безнең араны үзе аңлатмады, монысы сәеррәк. Хәлбуки, аның үзенә
аңлатып бирү, мөгаен, читенрәктер. Чөнки адәм балаларының күңеленә бер
тапкыр корт кертсәң, аны мең шифа белән савыктыру авыр.
Туктамыш казан астына кыска итеп чабылган чыбыкларны гына ташлады
да үзе берникадәр ераккарак күчте.
– Ә Хәсәнгә килсәк, менә болайрак ул. Син беркадәр бутыйсың. Мин
Тимер-Мәлик белән Балтыкчы бине җәзага тарткан чакта Хәсән Күк Урданың
бәйләрбәге түгел иде инде. Хәсән ул Ырыс хан янында гына гел-гел түрдә булды.
Ырыс хан аяк сузуга, Токтакыйны бәреп төшерделәр, тәхеткә Мәлик-сәрхуш ия
булып куйды. Сәрхуш оясына акыллы баш сыймый, Хәсән бәкне дә читкә типте
бит ул. Бәлки, Мәлик эргәсенә инде үзе дә ыргылып тормагандыр. Кыскасы,
Сауран миңа капка ачкан чакта Хәсән анда беркем түгел иде. Андый кеше
дошман була алмый. Шуңа күрә җәзалау турында сүз кузгату һич урынсыз иде.
– Менә шулай гади генәмени? – дип, барыбер, аптыраудан туктамыйча сорау
бирде Карабәк. – Ә ничек аны олугбәк итеп диваныңа алдың?
– Менә монысы чыннан да сер инде, – дип, Туктамыш шаяртып кына бармак
янап алды. – Син минем шул кадалып киткере Сауран янында өч тапкыр җиңелеп
качканны ишеткәнсеңдер, шәт. Беренче тапкырында мине Карача мирза борадәрем
ияренә салып кына коткарып кала алды. Шуннан соң миңа Тимер бәк гарәп
29
КАРАБӘК
чаптарлары бүләк итеп куйды. Өченче тапкырында чаптарлар коткарды, гел аларга
рәхмәт укып яшим. Ә менә ике арадагысын, икенче котылуны чын могҗиза дип
атасаң да була. Төмәннәрне Токтагый, сыртланнар шикелле, арттан ябырылып
тар-мар иткәч, Ак-су ягына чыгып ычкындым мин. Ниндидер үтә елгыр җайдак
куа чыкты. Уклары минем колак төбеннән, хәтта култык астыннан да сызгырышып
оча. Чамаладым инде, гаҗәеп шәп мәргән бу. Укларын юри тидерми, мин качакны
өнсез калдырмакчы. Шул Газраилдән качыйм дип ярга таба кырт борылган идем,
аргамакның бер тоягы иске йомран оясына туры килгән. Чаптарымның бер
сыйрагы шартлап кына сынды, җаныкайның. Мәтәлчекләр ата-ата очып төшсәм
дә, тын алып ятарга ара юк бит. Өстемдәге көбәләрне салып ташлый-ташлый,
Ак-су эченә чумдым. Икенче як ярга тикле ара ерак, ике йөз адым чамасы бар да
бардыр инде. Артка таба караш ташлап, кызу-кызу йөзәм. Ә минем Газраилем
ияреннән төште дә яр өстенә басты. Хәзер моңа чаптар да комачауламый, минем
баш өстеннән төп-төгәл бер карыш ара калдырып, ук артыннан укны очыра бу.
Уңга-сулга ташланмакчы булам, су төбенә чумам, тәмам сулыш капты. Гел бер
урында чәбәләнгән сыман. Шулай да, елганың яртысын йөзеп үттем, ниһаять.
Эчкә җылы йөгергәндәй итә. Газраилем инде укны очыртып җиткерә алмас, дигән
шайтан уты да кабынгалап алды. Һәм нәкъ шул мизгелдә әүвәл бер ук минем чәчне
тырмап-ялмап үтте, аннан икенчесе. Юк, юри интектерә, газаплый бу, каһәр. Инде
соңгы тапкыр чумармын да ярга тикле бүтән чыгып тормам, дип кенә хыяллана
идем, шалт иттерде дә, минем уңъяк беләк өстенә бер ук утыртты бу. Чамалаган,
әлбәттә, сөяккә тидермәгән. Сыңар кул белән ярга чаклы иштем. Мөгаен, ул сәрпи
ук та очыра алган булыр иде инде, ләкин җәясен башкача корып маташмады. Шул
Газраил аркасында гына мин исән-сау калдым.
– Әстәгъфирулла, чынлап, зур могҗиза! – дип, Карабәк баш чайкады. –
Аңлавымча, синең Газраилең Хәсән бәк булып чыккан да бит инде.
– Әйе, нәкъ шулай, Карабәк-Габдулла хан. Ул үзе моны искә дә төшермәде,
Сыгнакта утырган чагында бер ауга җыенып чыккач кына чамаладым. Күзәтәм,
моның кулы бермәлдә дә ялгышуны белми, кирәк икән, әрлән-йомранны
да йә башына, йә тәпиләренә тидереп кенә чүки. Ә аның ук очыру ысулы
бер үк төрле. Бервакытны, хәтта, сәрпи ук колагы белән бер җайдакның
сыңар өзәңгесен кисеп төшерде бу. Шуннан маңгаена туры бәреп сорыйм.
«Теге чакта җен шикелле куган бәндә син идең бит», дим. Әүвәл танымады,
бераздан гына сынды. «Мин, әлбәттә, сине юри качырдым, – ди. – Токтакый
да, Тимер-Мәлик тә аталары Ырыс ханга лаек була алмады, ә Урдабыз каты
куллы хансыз таркалачак, ичмаса, бу калсын. Аның артында Аксак Тимер тора,
Туктамыш барында ул безнең өскә ташланачак түгел дип сине сайладым», – ди.
Юкса, минем Сыгнак хуҗасы булырга да өлгермәгән, мескен башкайларым
җиңелүдән чыкмый азаплана иде бит әле, ә Хәсән менә, барыбер, күрәзәлек
иткән булган инде. Валлаһидыр, хикмәт!.. Ләкин Хәсәнне соңыннан ул мине
исән калдырган өчен дип кенә өскә күтәрмәдем, икмәктер, Карабәк. Ни аяныч,
Хәсән кебек, синең кебек ил сынмасын, Урда чәчелмәсен, дип җан атучы сирәк.
29
Җидесуга кергәч, Туктамыш Аксак Тимер тарафына махсус илче куды.
– Туктамыш ун төмәнне җитәкләп үзе килә, – дип тәкрарлады шаһ-
солтаннар белән очрашуда эт каешы кебек шомарып беткән Карача мирза. –
Шарты фәкать бердер – Туктамышның гомерен кыярга дип булгак әзерләгән
Идегәй белән Тимер-Котлыкны кире кайтарып бир.
30
В А Х И Т И М А М О В
Аксак Тимер җиз торбаныкыдай тавышы белән ихахайлап көлде.
– Ә мин аның ни сәбәпле ут йотуын беләм. Ул Ырыс хан утарыннан качып,
минем куен астына башын тыккан чакта, мин ул көчекне кайтарып бирмәдем
бит. Үзем чәркә таптым, үзем симерттем дә Ырыс-дошман өстенә өстердем
мин аны. Ул имчәк таба алмаган бозау сыман берни кыра алмагач, шәхсән
үзем бардым һәм Сыгнакка утыртып та кайттым. Мин кеше иттем, мин хан
иттем, ә ул, мәнсез, биткә лачкылдатып төкерде. Инде үзенең араныннан нәкъ
шундый ук бәкләр качып киткәч, астына су йөгерде. Минем йә Идегәйне, йә
Котлыкны симертеп, аның өстенә ташлатудан курка. Әйдә, калтырансын. Әзер
ханнарны үз утарымда бәйдә тотып торгач, ул миңа каршы бик чамалап өрер...
Туктамыш туганы Карачадан башка төрле сүзләр көтми иде инде,
кабаланып, алга кул изәде.
– Җидесудан көл калдырып узам!
Әйе, Яссы каласын уйнап кына яуладылар сыман. Ирләрнең байтагы
моңа чаклы бер дә яу йөрмәгән, аларны җикереп-камчылап та туктатырлык
түгел. Яссыдан соң, юл өстендә очраган эреле-ваклы сала-кышлакларны
талый-талый, Сәмәркандның үзенә үк төбәлеп ашыктылар. Туктамыш Себер
карурманнары эчендә посып яткан әмир Камәретдинне чакырып, Тубыл
аръягына елдам чапкын юлларга онытмады. Барча гамәл рәте белән, ипле
генә бара иде сыман.
Әллә шайтан аяк чалды, әллә Ходай Тәгалә тагын артын куйды, Туктамыш
хан Сәмәрканд юлында борыны белән таш өстенә каплангандай булды. Кайда
гына яшеренеп яткан да, кайсы шайтаны төртеп уяткандыр – Сырдәрья
тамагына якынаеп килгән бер сәгатьтә җир өстенә котып салкыннары китерде
дә орды. Шуңа кушып, йөзәрләгән дию сулышыдай коточкыч җил купты, әллә
каян күтәрелгән энәле боз болыты адәм балаларының күз кабакларын, яңагын,
муенын, колакларын әле сәрпи ук канаты, әле пычак йөзе төсле телгәләде.
Аннан да яманы – энәле боз кисәкләре нәни, әмма зәһәр хәнҗәр урынына
атларның да борын яфракларына, күзләренә килеп кадала, өнсез калган
чаптарлар, бүре тешләреннән качарга җыенгандай, ышыграк бер оя эзләп
сикеренә, катып беткән куллары белән тезген тота алмаудан, җайдаклары тояк
астына, төбен җуйган арбадан төшкән капчык төсле, коелышып кала. Тоякка
изелүдән ирләр җан тавышлары белән ачыргаланып кычкыра, ис-акылын
җуйган атлар кешни. Үзәнлекнең эче тулы мәхшәр, яр өсләре – тоташ гарасат.
Күз ачкысыз буран ике көн, ике төн буена котырынды, яр аслары – егылып
аяк-билләрен сындырган атлар һәм җайдак ирләрнең йөзәрләгән мәете
белән тулды. Өченче таңда коточкыч җил беркадәр басылуга, Туктамыш хан
ничарадан бичара әмер игълан итте.
– Ризык олаулары кайда адашып калгандыр, очына чыгучы юк. Ачлыктан
атлар кырыла, үзебезнең дә хәлләр үтә мөшкел. Үләт атлы афәт кузгалганчы,
төмән-төмән булып, төрле тарафларга юл алыгыз. Ирләрегезгә вә атларга
ризык табу мәшәкате үзегезгә кала. Аз гына аякка басуга ук, йодрык булып
янә тупланырбыз.
Юк, Туктамыш хыялланганча, ансат кына туплана алмадылар. Күз
ачкысыз буран һәм гарасат бер Туктамыш гаскәренә генә килеп ябырылган, ә
Аксак Тимернекеләр, уртак гайбәт тапкан кодачалар төсле, өф-өф итеп кенә
чәйләр эчеп, коймакларын кабып, җылы учак янында посып утырганнар.
Туктамышның төмәннәрне таратуын белеп алуга ук, билгеле инде, карт бүреләр
сыман тын да чыгармыйча, алар шундук әле теге, әле бу төмәнне койрык-
31
КАРАБӘК
ботларыннан каптырып, таларга тотындылар. Аксак Тимер үзе, азгын ирләр
төсле, Сырдәрья буйлатып, аяк очларына басып атлагандай, шыпырт кына
килгән дә ятим баладай яклаучысыз калган Әтрар белән Сыгнак калаларын
басып алган, алай да эссесен басмагач, Урда җире аша Җаек елгасына
таба юнәлгән ди. Җитмәсә, Туктамыш үз артыннан ташланмасын дип, ике
сатлыкҗан – Күнче углан белән Тимер-Котлык кул астындагы төмәннәрне
ханга каршы юнәлткән бит әле. Дөрестән дә, Туктамышка Ырыс ханның ике
алмашына каршы яуларда шактый көннәр әрәм итәргә туры килде. Ниһаять,
шул Ырыс этләреннән котылып, Аксак әмир эзенә баскан гына иде, тегесе
урау юллар аша, аяк табаннарына ут капкандай, кабат үзенең Сәмәрканд
ягына борылып киткән. Юкка түгел. Туктамыш төмәннәре Ырыс алмашлары
һәм Тимер бәк белән куышып йөргән арада Җидесуга – шималь ягыннан
Камәретдин әмир үзе, ә Иссык-күл тарафыннан ул Магулстаннан чакырган
яңа чирү бәреп кергән икән. Котырынган Аксак, бер көтү ау этләре уртасында
калган ана бүредәй ярсып, әүвәл әле Камәретдин, әле Магулстан чирүе өстенә
ташланып бәргәләнгән. Аксак Тимер, валлаһи да, ана бүредер шул, икесен
дә кире бора алган. Камәретдин, бичара, янә Себер карурманнарына кереп
яшеренгән, ә Магулстан чирүе котылып кала алмаган. Аксак аны Иссык-
күлгә чаклы, эт өере урынына, чыбыркылап куган. Нәтиҗә шул: мәркәзләре
Алматыны яулап, Магулстан җирен тәмам буйсындырган...
Сарай каласына кайтып егылганнан соң агылган хәбәрләр Туктамышның
табан астына да учак якты.
– Җидесудан барча төмәнбашлар да әйләнеп кайтмаган бит. Идегәй һәр
төмәнбаш янына да тегеләр сәфәрдә чагында үгетчеләр юллаган булган икән.
Бакши морза, Турчак углан, Хаҗетдин, Айдын бәк – барчасы, икешәр-өчәр
мең яугирләрен ияртеп, Идегәй аскан казан хозурына барып кушылганнар.
Туктамыш әле бу хәбәрне дә тамак төбенә килеп утырган сөяк кисәгедәй
бик авырлык белән йоткан иде, аның артыннан тагын да утлырагы.
– Син урыс төмәненә кире үз кенәзлекләренә кайтып китәргә рөхсәт иткәч,
ярты юлда аларны Мәмәт-Хуҗа илә Әхмәт-Кадыйр әмирләр куып җиткән.
Туктамыш белән Аксак Тимер, ике бүре сыман, сырт кабартып, йон туздырып
сугышырга ябыштылар инде, берсен икенчесе бугазлап ташламыйча, аларның
тынасы юк. Һәр таң аткан саен үлем көтеп булмый, үзегезнең янга сыйдырыгыз,
сезгә иярәбез, дип Василий кенәз каршына тезләнеп ялварганнар. Ә Мәскәү
кенәзенә тантана итәргә нигез генә булсын. Чукынасыз икән, кабул итәм, дип
шарт куйган ди теге. Безнекеләр сүзсез чукынганнар. Шул иманын саткан ике
этҗан янына кичә генә синең түшәк биең булып торган мүкләк соран Бәхти
бәк тә барып кушылган бит.
Туктамыш хан чигәләренә ябышты да бөгелеп кенә төште.
– Илен генә түгел, иманнарын да сатучы кабих җаннар кавеме пәйда булды.
Ошбу чирдән котылырмы татар? Әгәр мондый хафа үләт төсле азса, безгә –
ясин! Хурлык, хурлык!
30
Бакча арасындагы ызаннарны бүлә алмаган өчен, читәндәге киртәләрне
йолкып, урам уртасында кан чәчрәтеп сугышканнан соң рәхәтлек кичереп
таралышкан дуамал күршеләр төсле, Җаекның ике ягындагы Урда каһанлыгы
белән Сәмәрканд әмирлеге дә коймалар артына кереп бикләнгәндәй булды.
Җаек үзе кичтән, йә күршедәге кода-кодачасы, йә келәт белән лапас арасында
32
В А Х И Т И М А М О В
тыр-тыр йөреп арыган карчык кебек, өстенә кәҗә мамыклы аксыл, калын
шәлен ябына да төне буе акрын гына гырлый. Иртәнге кояш нурлары йә
сызгырып искән җилләр генә аны әүвәл чукларын, аннары инде шәлен бөтенләе
белән тарткалап-йолыккалап, татлы йокысыннан уяталар. Елга төнне йоклап
уздыруына үкенгәндәй, көне буе тагын толымнарын саташтыра-буташтыра
бөтерелеп ага, юлында терсәген тырпайтып торучы пырдымсыз яр-кыя
очрадымы, үчләшкәндәй кайный, аннары тынычлап ял итәрдәй үзән-сайлыклар
эзләп, һаман алга ашыга, кабалана.
Элек Җаек чик сызыгы түгел, аның хәтта сай кичүләре дә Сәмәрканд,
Үргәнеч, Алматы, Сауран базарларына ашыгучы сәүдәгәрләр олавыннан яки
өркәчләре арасына ефәк-постау, читек-кәвеш, көбә-калкан, Шам кылычы-
хәнҗәр, Коръән-Шәриф, чәй-дөгеләр, хәлвә-каклар, йөзем-анар, күн вә киез
төягән дөяләр кәрваныннан кайнап тора иде. Кәҗә-сарык, колын-тайлар, елкы-
дөя көтүләрен бер-берсеннән качып-урлап кына каршы як җәйләвенә күчереп
утлаткан башкорт-мангытлар, кыпчак-бәҗәнәкләр, кыргыз-кайсарлар да тик
тотмады алай елга суын. Капма-каршы ярдагы ил-гавамнар белән бергә Җаек
та кайнады, тынгылык күрмәде ул. Ә хәзер елганы корбан мал эзләп чабучы
бүре-сыртланнар кичә дә, адашкан олаучы һәм дәрвишләр чыккалый. Зиһенен
җуйган хакимдарлар халыкларын гына түгел, табигатьнең үзен саташтыра.
Чөнки хәзер көпә-көндез, кояш нурлары астында көмеш тәңкәләрен уйнаклатып,
көмеш тасма кебек ялтырап аккан көенчә дә йоклый, йоклый Җаек.
Аның каравы, елга суын хәзер төнлә ерткалыйлар. Җаек бүген сазаган кыз,
тол хатыннар кебек. Сәмәрканд ягындагылар тәмам ияләште. Һәр төн саен
кырык-иллешәр җайдак, аның толымнарын, күкрәкләрен, бәгырен таптап,
көнбатышка уза. Кайвакытта яр өстендә шулар Идел ягыннан Сәмәркандка
таба ашыгучы көндәшләре белән очрашалар. Сөйләшүләр озак яңгырамый.
– Идегәй мирза мине Кырымдагы Яүләш бәк хозурына төбәп юлга куды.
«Туктамышны чөйсәк, баш вәзирлек – сиңа, төмән ияртеп килә алмыйсың
икән, безне көткән яуда арт ягыннан када», дигән сүзләрнең җеген-җеккә
тапшырырга боерды. Поскын нөгәр тозагына барып эләкмәсәм ярый да бит,
без, әрвахлар, Ходай кулында шул.
– Мин Болгар әмире яныннан кайтып киләм. Ул Идегәй хозурында хәтта
бәйләрбәге булуга да риза түгел. «Яудамы, җыендамы – кайда гына туры
килмәсен, ул кабахәт җанны үз кулларым белән кыячакмын», ди. Бернинди
байлыкка, дәрәҗәгә кызмый, Идегәйнең вәгъдәләрен тезәргә тотынсаң,
шартларга җитешкән шикелле ярсый башлый. Аның кулыннан көч-хәл илә
чыгып кача алдым, тилемсә Идегәйдән котылып булмас инде...
Берникадәр ара буе тагын тынлык, Җаек черем итәргә дип онытылган
сыман. Ләкин дала ягында янә тояк тавышлары, яр өстендә тагын өзек-өзек
сүзләр.
– Аксак Тимер Туктамыш хан юллаган илчене кире куган. Идегәйне
сораганчы, хатынымны сора, миндә алар бер дистәдән артык. Син – изгелекнең
кадерен белми торган, игелексез ишәк. Идегәй миңа бөтен Урда халкын син
ишәккә каршы эт урынына өсләтү өчен кирәк, дип тик тора ди. Теге илче,
бичара, кайтырга да курка, аптыраганнан Себер ягына, әмир Камәретдин
канаты астына китеп барган икән.
– Кайтыргамы-юкмы, мин дә белмим. Идегәйне суеп булмасмы дип,
уннан артык җасус юлладык бит инде. Ул кабих җан үз тирмәсен өчәр катлы
җансакчылар белән ураттырган. Өстәвенә, тирмәсенә һинд ягыннан елан
2. «К. У.» №6 33
КАРАБӘК
ашый торган бер кош кайтарган ди, ә ул хөрәсән чит-ят исне ун адымнан
сизә, тупсага да килеп булмый икән. Идегәй, явыз, безнең биш шымчыны
тотып ботарлатты. Мин әйләнеп кайтсам, Туктамыш та кимен куячак түгел.
Ул үз хатыны Тәүлинбикәне дә карачкы урынына чапкалаган җәллад, үзең дә
беләсең бит...
Җаек өстендә тынлык. Озак тормас төсле. Күндәмлек, коллык, буйсынулар
мәңге-мәңге сузылмаган кебек, табигать-мәгыйшәт тә гел бертөрле дәвам итә
алмый. Дәһшәтле һәм шомлы бер тынлык бу. Давыл якынлаша. Дулый-дулый
нык котырыр инде.
31
Кисәк кенә иңбашына төртүдән дерт сискәнеп уянгач, үзенең тирмә
түрендәге ятак каршысында бертуган абыйсы Идегәйне күреп, Гайсә мирза
әүвәл өстенә бер мичкә бозлы су койгандай куырылып калды, икенче мизгелдә
сырты белән әйләндерелгән мәчедәй сикереп, аягына басты. Күз ачып
йомарлык арада сыңар кулы белән түшәк очындагы агачлар өстенә сузылган
иде дә, бармакларын, утлы күмергә тидергәндәй, кисәк тартып алды. Хәнҗәр-
кылычлар юк.
– Мин нәкъ шулай, коралга ябышырсың дип күзалладым да бит, – дип, төп
хуҗа шикелле, Идегәй тәүге булып телгә килде. – Бәласеннән башаяк, шуңа
җыештырдым.
Гайсә чабыш аты төсле еш-еш сулыш ала. Карашлары сунар тозагына килеп
капкан җанварныкы сыман. Чыгып качу өчен күз алдында ялтырап сазлык суы
ятса, ул һични уйлап тормый сикерер дә иде. Ә монда хәтта баш тыгарлык
кына ярык та юк. Идегәй тирмә ишегенә юлны таш кыя шикелле каплап баскан.
Тирмә уртасындагы тимер таганда очкын чыгарып яткан күмер өемнәре. Тирмә
тышында исә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн.
– Кабих җан Туктамыш мине сиңа Газраил төсле сурәтләп өнеңне алган
икән, – дип, янә Идегәй аваз бирде. – Аннары мин синең Газраилең була
аламмыни? Син – газиз энекәш бит. Бертуган энекәш! Туктамыш үз куллары
белән җанын кыйган Балтыкчы би угыллары бит без, шуны аңлыйсыңмы?!
Канлы вакыйгадан соң инде ун елдан артык гомер үтеп киткән. Гайсә
әтисенең үлемен үз күзләре белән карап тормады бит. Анда салкын акыл,
башка төрле хисләр. Энекәш кеше һаман эндәшмәде.
– Мин синең җаныңны кыярга дип тә килмәдем, адашкан сарык бәрәне
урынына үз утарыма сөйрәп китәргә дә исәбем юк, – диде Идегәй аңа. – Ә
кисәтергә тиешмен. Монысы – абый булган кешенең мәҗбүри бурычыдыр.
Аннары... аннары барча яугирләрне бер Идегәй утарына гына җыеп тутыруның
да кирәге юк. Таянырдай ирләр һәр адымда, һәр почмакта әзер булып көтсә
отышлырак. Ә алар бар! Алар меңәрләгән! Син абыеңны һичбер ярдәмчесез
көе Меңкышлакка килеп җиткән дип уйлыйсыңмы әллә?
Фәкать шушы мизгелдә генә Гайсә мирзаның күзләре тулысынча ачылгандай
булды. Һе, әкәмәт! Идегәй Сәмәрканд сәүдәгәрләренең иңеннән төшми торган
буйлы-буйлы җиләннәргә төренгән икән ләбаса. Ярый әле баш түбәсендә
тегеләрнеке шикелле дүртпочмаклы түбәтәй генә түгел, ә маңгай-колакларын
каплап тора торган тирән киез калпак. Җилән өстеннән гади постау кушак,
аягында итек. Эңгер-меңгерләрдә яныңнан үтеп китсә, валлаһи, танымассың.
Кыяфәте белән, асылда да, гап-гади бер хәлвә сатучы, өрек ташучы бу!
– Мин япа-ялгыз түгел, Туктамыш түбәсе астында калган аркадашларым
34
В А Х И Т И М А М О В
да, мөгаен, бер-ике төмән бардыр. Ходай дәшкән сәгать сугуга ук, алар минем
якка меңләп авачаклар. Әйе, әйе, Гайсә, син шикләнмә. Туктамыш шикелле
бушбаш хан идарәсеннән күптән туйган алар. Аннары алтын-мәрҗәннәргә
сатылмыйча калган бер генә инсан да юк. Мин дә әмир вә бәкләрне олавы-
олавы илә үз ягыма аудардым. Аллаһы боерса, минем якка сатылып чыгучылар
иртәгә дә табылачак әле.
– Төнге кунак булып керүең – мине сатып алырга килүеңме әллә? – дип,
ниһаять, Гайсә авыз ачкан иде дә, Идегәй, юлбарыстай сикереп, аны изүеннән
эләктереп алды.
– Беләм, беләм, син, энекәш, сатылачак түгел! Чөнки син күптән инде
Туктамыш хан колы! Ә тук этләр теләсә нинди узгынчылар калҗасына гына
сатылмый ул. Ә мин – ач эт! Ләкин һичбер калҗага да сатыласым юк. Чөнки
минем күкрәгемдә әткәй-мәрхүм яндырып калдырган олы ут бар. Син бәләкәй
идең, син белмисең генә. Әткәй миңа ун яшемнән бирле, янартаулар уянгандай,
кабат-кабат, гел-гел тәкрарлады: «Син кара мангыт кабиләсенең юлбашчысы
булып калачаксың. Сиңа Чыңгыз нәселеннән булу һич мәҗбүри түгел. Мангыт
көчле. Аның белән санлашмаган һичбер таҗдар, һичбер дошманнар юк. Үсеп
кенә җит син, тик үсеп җит. Аннары мангытларны ат көтүе төсле куалап
апкитәрсең. Котырынган ат табуны һичбер тыю белми. Котырынса, юлындагы
һәр киртәне, һәр дошманын, хәтта өере белән килгән бүреләрне дә сытып
бетерәчәк. Менә шуннан ары син ил бәге, ил әмире булып утырырга да хаклы.
Урда – безнең җир ул, безнең Ватан. Үсеп кенә җит, син Урда өстенә бөек хан
булып та калкачаксың әле!..» – диде.
Гайсә Идегәйгә текәлгән көенә тораташтай калды. Абыйсының гәүдәсе бизгәк
тоткан сыман дер-дер килә, ике авыз чите күбекләнгән, күзләрендә тилебәрән
орлыгы ашаган бичараныкыдай сәер караш. Ул Гайсәне күрми, хыяллары белән
бик еракта. Качып йөри-йөри зиһене ычкынгандыр, чирледер ул.
– ...Әткәй шулай диде. Ә шул кешене Туктамыш хан, җәллад, үз куллары
белән телеп атты. Гафу итәсем юк. Мәңге-мәңге! Аның үлемен мин үз күзләрем
белән карап тордым. Шуңа күрә нәкъ мин Туктамышны үз кулларым белән
үтерергә тиеш! Канга – кан, үлемгә – үлем!
Идегәй авыз читләрен тиз-тиз сөртеп алды, ушына килгән төсле тирмә
эченә, Гайсәгә, ишек катына атып бәргән хәнҗәр-кылычларга күз ташлады.
Маңгаен каты итеп сыпырганнан соң, барыбер, энекәшенә текәлде дә катты.
– Тиздән яу булачак, син белеп тор. Шуышып барып, Туктамышның итек
табанын ялавыңнан бер файда юк. Мин Тимер бәкне Урда өстенә алып килми
калмыйм. Сатып алынасылар – күптән алынган. Әләм йөртәчәк бәк – минем
яклы. Яуны тәүге булып ташлап китүчеләр дә тәгаен билгеләнгән. Сиңа гозерем
шул. Яу кырында миңа туры килмә. Араларга өлгермичә турап ташлавым бар.
Аннары син япа-ялгыз түгел, мангыт төмәне бүген синең кулда. Минем кулда
да шундый ук мангыт төмәне бар. Туктамыш, тилергән баш, шулай куа дип,
ике мангыт төмәнен бер-берсе белән сөзештерүдән сакла. Абый хакы синең
өчен алтын таулары да, чамасыз мал да түгел, иллә мәгәр туган кабиләң хакын
син хаклый бел. Мангытларыбыз безгә киләчәктә башка кавемнәрне тездә
тоту өчен бик-бик кирәк әле. Мангытны мангыт кулы белән суйдырма! Мине
аңладыңмы?
Идегәй тирмә ишеге янында кире борылып караган чагындагы Гайсә аны
бәяләп калырга барыбер өлгерде бит. Егет чагындагы кебек үк куәтле ул.
Иңбашлары – тимер герләр, йодрыклары олы чүлмәк сыман. Аяклары – дөя
2.* 35
КАРАБӘК
ботларыдай. Ул акрын гына атлаган чагында да тирмә идәне җиргә чүккән
кебек була. Хәрәкәтләр елгыр. Юк, Идегәйгә еллар да, сукбайлыкта адашып
йөрүләр дә тәэсир итми әле. Моның белән орыш кырында йөзгә-йөз килүдән
сакланырга кирәк.
32
Аксак Тимернең Сәмәрканд уртасындагы Зәңгәр Сарай ишекләрен бүген
тагын Идегәй дөбердәтте. Хыялында, әлбәттә. Ә асылда, күрше ихаталарда
караклыкта йөреп соңарган мур кыргыры песи шикелле, бөек әмир сараеның
ишеген тырмап кына, сыйпап кына какты. Сарай эчендәге түрә-вәзир күптән
ирештергән, әмир бүлмәсенә чаклы юлны тиз ачканнар. Тимер бәк үзенең
бәләкәч оныкларыннан берсе – Әүхәт белән күңел ачып утыра иде, ияк кагып
кына кабул итте.
– Мин сине Урда ягына чыгып йөрүләрдән тыйган идем инде, ә син тагын
яшеренеп-посып кына сәяхәт кылгансың. Ул сәүдәгәр, имеш. Каптырсалар?
Син миңа дар агачында түгел, сараемда чакта кадерлерәк, – дигән шелтә сүзен
ишеттерергә дә ашыкты әле хәтта.
Идегәй телендә – иске бер җыр. Ул кубызын кушты.
– Син һаман Урда ягына күз дә атмыйсың бит, бөек әмир. Син һаман-һаман
Хорасан юлында, Гыйрат янындасың. Минем өчен борчылма, мин Урданың
һәр сукмагын, һәр карышын беләм. Ә син, ком бураны, сәмум җиле, сусыз
интегү дип тормыйча, бер бакчага ияләнгән шикелле, гел-гел йә Хорасанга,
йә фарсылар иленә кыяклауны гына чамалап торасың бит. Меңәр чакрым
буе кар каплаган таулар йә тоташ ком чүлләре аша газап чигеп йөрүләр нигә
кирәккәндер? Кырык мәртәбәләр үлем илә качышлы уйный-уйный, үз гомерең
илә шаярудан ничек ямь табасың?
Аксак Тимер ордым-бәрдем карарларны сөйми, йә үз сакалы, йә Әүхәт
оныгының баш чүмечендәге нәни толымы белән уйнап тик утыра. Идегәй
дә хуҗаның нинди сыйны өнәмәвен, кайсы төр ризык белән күңел күтәреп
булачагын белә, үрәчәсен шул тарафка таба салулата башлый.
– Иң уңайлы вә иң-иң майлы калҗа – кул сузымыңда гына. Урда юлында
сине ком чүле дә көтми, кыяларын керпе энәләре кеби кабарткан котсыз таулар
да юк. Ияреңә мен дә сәяхәткә, ауга йә сәйранга чыгып киткән юлчы төсле,
Урданың күл вә чишмәләре, тал вә камышлары илә соклан да бар. Хәтфә үлән
тулы яланнары – атларыңа ризык. Хәвеф-хәтәр, бәла-каза көтми, анда сиңа
тозак-кирмән коручы дошманың юк. Туктамышны бәкләр санга сукмый, ул
җебегән сиңа каршы биш төмән дә күтәреп чыга алмый.
Тимер бәк кайчак төрттереп алырга да җаен таба:
– Һе, чит өйдәге бар мәче дә сукыр дип уйлаган ди акылдан язган бер күсе
көтүе, – дип
– Юк инде, юк! – дип, Идегәй мирза тезләренә чүгә язып күкрәгенә суга. –
Әле генә кабат урап кайттым, үзең беләсең бит. Безне анда киртә була алырлык
явыз дошман көтми. Олыс бәкләре, кала әмирләре синең генә килүеңне көтә.
Җүнсез бүрегә ияреп йөргәнче, арыслан көтүендә яравайлану артык. Сасы
үләксәне чемчеп яшәгәнче, арыслан кул астында фил-дөяләр өстенә ташлану
– үзе үк зур шөһрәт... Барысы да менә шундый татлы җырны җырлый. Алар үз
канаты астына алырдай синең кеби бөркет җиһангирны көтә. Ә Туктамышның
Сарай дивары эчендә яткан төмәннәрендә – җыен сукбай. Тешен ыржайтып
безнең өскә ташланырдай гаярь чирү күптән качып беткән. Сарай черек. Ә Урда
36
В А Х И Т И М А М О В
тулы нигъмәт, пешеп җиткән йөзем, анар, чия, хөрмә төсле, ботакларын иеп
йә өзеп кап инде дип, синең авызыңа кереп тора. Байлыклары синең алдыңа
арпа-бодай теземнәре, икмәк көшелләре кеби тезелеп ятачак. Әйдә, Урда өстенә
кузгал, зинһар, кузгала күр инде, бөек әмир?!
Сискәндереп, тупса ягында ишек шакыдылар. Тимер бәк оныгы Әүхәткә
ым кагарга мәҗбүр булды. Әүхәт ишек ачса, анда – вәзир.
– Каламызга Туктамыш хан илчесе Карача мирза бик зур олау илә кереп
килә. Чапкыны Зәңгәр Сарайның ишек төбендәдер. Карача кичекмәстән синең
илә күрешүне сорый, бөек әмиремез.
– Җиде кич кунганнан соң, «исәнме-саумы, кодагый». Минем Туран
каһанлыгын талап киткәннән соң, еллар буе Туктамыш этҗан, гафу да
үтенмичә, туклыгыннан сикерде-кикерде дә, минем чирү тупларга фәрман
әзерләвемне сизенеп, җиде кат болытлар өстеннән җиргә төшкәнмени?
Ә бераздан бөек әмир барыбер әмер бирде.
– Тәхет залын Карачаны кабул итү өчен әзерләгез. Ә син, Идегәй, Карача
өчен күз көеге булма, пәрдәләр артына качыбрак тор. Илче сүзләрендә ялган
булса, шыпырт ым кагарсың.
Идегәй, билен бөгә-бөгә, шундук читкә тайды. Әгәр тураеп басса, ул
йөзендәге елмаюны яшерә алмас иде. Аксак Тимер чирү тупларга фәрман
әзерләнә, диде ләбаса. Җиңү, җиңү, бик зур җиңү бит бу!
33
Карача мирза тәхет залына үтүгә үк сәерсенеп куйды. Аксак Тимер моны
кан дошманнар илчесен кабул иткән сыман әзерләнгән, элеккеге миһербанлык,
ачык күңел, эчкерсезлек дигән мөнәсәбәтләрнең хәзер эзе дә юк. Авыр булачак,
бик кылчыклы барачак, димәк, бүгенге сөйләшүләр. Түзем капчыгың тишелә
йә бүселеп чыга күрмәсен, илче мирза...
– Бөек Туктамыш хан Туран мәмләкәтенең бөек әмире Тимер бәккә
тугрылык сәламнәре юллый һәм дә саулык тели, – дип башлады зур кунак.
Биек мөнбәргә мендерелгән тәхет тарафыннан кырыс кына тавыш ишетелде.
– Бөек Туктамыш түгел, ә угылым Туктамыш! Ул мине хәтта икенче атасы
дип танудан баш тартса да!
– Әйе, баш өсте, баш өсте, бөек әмир җәнапләре. Туктамыш хан әле бүген
дә сине үги атасы кеби якын күрә. Ялгыз калгач укырга дип сиңа шәхси хат
юллады. Аның һәр юлында ул сиңа фәкать тугрылык сүзләре илә башын ия.
– Укы, хатны монда укы! – дип боерды Тимер. – Игелегем өчен битемә
төкереп җавап кайтарганда, Туктамыш кеше алды-арты дип тормады бит.
Карача мирза җиң эчендәге олы хатның мөһерен ваткаларга мәҗбүр булды.
«Мин сиңа бүләккә Дәште-Кыпчак каһанлыгындагы иң елгыр ау лачыны илә
җилдән җитез тугыз ак аргамак юллыйм. Алар миңа син – атам каршындагы
гөнаһларымны юарга вә күңелеңне йомшартырга ярдәм итсә иде. Мин фәкать
Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Токтакый, Күнче углан кеби сатлыкҗаннар вә
бәхетсез язмышым аркасында гына туры юлдан яздым. Аеруча якын киявем
иткән Идегәй иблиснең газиз кызымны хур итеп качуы синең бәхетсез улыңның
бар зиһенен алды. Кайтарып бир миңа ул сатлыкҗанны. Әгәр сүземә күнсәң,
мин моннан ары сиңа игелек кылу сукмагыннан бер чәч калынлыгы да читкә
тайпылмас һәм сиңа буйсынып яшәүдән һич туктамас идем...»
– Һе, тагын миңа, тиңсез Туран каһанлыгының бөек әмиренә шарт куя
бу! – дип, дары мичкәседәй шартлады Аксак Тимер. – Син моның сүзенә күн,
37
КАРАБӘК
Идегәй илә Ырыс хан угылларын кайтарып бир, ә ул аннары буйсыначак, мине
атай итеп таныячак, имеш. Аһ, оятсыз, иллә дә игелексез!
Пәрдә артыннан Идегәй пышылдады:
– Гади илче сүзенә генә һич ышанмыйм, Туктамыш Сәмәркандка
бәйләрбәген юлласын, дип җавап кайтара күр, бөек әмир. Ә Карачаны шул
бәйләрбәге килеп җиткәнче монда бикләп тоту отышлырак. Ул – карт төлке,
синең яуга әзерлек хакында ярты юлга җиткәнче үк хәбәр итүе бар.
Аксак Тимер тәхетендә утлы күмер өстенә эләккәндәй боргаланып утырса
да, үз карарын усал авазлады.
– Туктамыш үзенең игелексез угыл вә вәгъдәсендә тормас хан икәнен мең
кәррә раслады инде, ары табан да аңа ышанмыймыз. Ә син, илче мирза, безнең
хозурымызга Казанчымы анда, Казанлымы атлы ләкаб йөрткән бәйләрбәген
чакырырга елдам чапкын озат. Моннан ары килде-китте илчеләр аша түгел,
фәкать бәйләрбәге югарылыгында сөйләшүләр алып барачакмыз. Синең үзеңә,
Карача би, Сәмәркандта калырга туры килер. Меңбашларым илә ясавыллар
сине кичекмәстән сак астына алыр. Артык хафаланма, беркем дә синең
гомереңне кыярга ният итми. Күңелсез булмасын дип, мин сине сак астында
мәркәз урамнары буйлап йөртергә дә рөхсәт бирә алам...
Карача мирзаны Сәмәрканд читендәге таш сарайга илтеп бикләделәр.
Капка-ишекләре калай белән тышланган имән такталы булса да, утлы хәбәр
кыядай утырган кирмән диварларын да җимереп керә.
– Бөек әмир төмәннәрне яу сәфәренә әзерли башларга фәрман юллаган
ди. Егерме ил вә олыс буенча таралган чапкыннар ике айдан соң Сәмәрканд
янындагы киң далада узачак корылтайга чакырып йөри. Ә егерме олыс
әмирләренең һәркайсы корылтайга төмәннәрен ияртеп килергә тиеш, алар яз
башында яу сәфәренә кузгалачак икән. Бөек әмир кай тарафка юнәләсен тәгаен
генә әйтми, аны корылтайда ил бәкләре хәл итә ди.
Имеш-мимештән соң инде кайнар мунча пары кебек куырырдай чын
фәрманны да кышлаклардан-кышлакларга йөреп укый башладылар.
– Яу сәфәренең озын бер елга ук сузылуы мөмкин. Шуны истә тотып,
бөек әмир һәрбер сугышчыга дүрт сарык түшкәсен киптереп йә тозлап юлга
әзерләргә әмер бирә. Садактагы тимер башлы уклар саны утыздан да ким
булырга тиеш түгел. Әмир ике сугышчыга бер алмаш ат алуны таләп итә.
Һәр ун яугир бер киез тирмәдән тыш, берәр кәтмән, урак, пычкы, балта, хәтта
шөшле-без дә алырга онытмасын. Һәр йөз кешегә берәр казан белән турсык
алу да мәҗбүри гамәл!..
– Сугыш бит бу, сугыш, Алтын Урда өстенә яу сәфәре! – дип йодрыклары
белән таш сарай диварларын төя-төя котырынды Карача мирза-тоткын. –
Туктамышның Сарай-Бәркәдәге чирүе бер төмәнгә дә тулмый. Ул олыслардан
төмән таләп итеп, ә тегеләре уянып вә килеп өлгергәнче, ике-өч ай вакыт искән
җил шикелле сизелми дә үтә. Бетә, юкка чыга, харап була икән Алтын Урда!
Туктамышка ничек, ничек кенә чапкын җибәрәсе?!
Төнге караңгылык Сәмәрканд өстенә кара юрган сыман сарылган бер
вакытта, ипләп кенә илче мирза бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Тупса аша
көбәләргә төренгән, садак, кылыч, хәнҗәрләрен аскан пәһлевандай ике яугир
керде. Тимер бәкнең җанкыярларыдыр инде болар. Вәгъдәсендә тормый дигән
булып, Туктамышның йөзенә корым ягып маташа бит шул да, и-и, астыртын
соран, дип сүгенеп бетерергә дә өлгерә алмый калды, пәһлеваннар үзләре сүз
башлады.
38
В А Х И Т И М А М О В
– Без – Идегәй мирзаның шәхси тирмәләрен саклый торган ике сәрбаз.
Заманында аның төче теленә алданып вә мангыт йортын ташлап, монда килдек.
Без ул мангыт кабиләсе өчен янып-көя, безнең йорттан аерым мәмләкәт төзи,
дип ышанып йөргән идек. Күзебез ачылды. Мангыт кабиләсе аңа кирәк түгел.
Без – ул ханлык тәхетенә менеп барган чакта суеп салыначак корбан вә баскычлар
гына. Син безнең сүземезгә ышанмаска да хаклы. Хупласаң-хупламасаң да, Урда
тарафына елдам чапкын булып очачакмыз. Юлда очраган поскын нөгәр безнең
өчен киртә була алмас. Ә Урдага иңсәк, Идегәй җанкыярлары йә Туктамышны
юлдан яздыручылар дип, безнең башны әле Сарайга кергәнче үк кыюлары
мөмкин. Сүземезнең хаклыгына инандыру өчен, син Туктамыш ханга хат язып
бир йә ул гына таный алырлык шартлы бүләк юлла. Газиз әти-әниләремезнең
гомерләре илә ант итәмез, без Урдага тугры, без хак юлда.
Карача мирза ике пәһлеванны да яшьле күзләрен яшерү өчен кочагына
алды. Аннары мөһерле йөзеген дә салып бирде, хат та язды. Тупса алдында,
барыбер дә, кочып хушлаштылар.
– Урдамызның язмышы сезнең кулда, ашыга күрегез, зинһар, оланнарым!
34
Аксак Тимер юлга гаскәрен өч канатка бүлеп чыккан иде, Карсак Тай
яланында бергә кушты. Яндагы Алтын Чук тавының өркәчләре көнләштергән
ахры, шуның каршында сәрдәрләргә сәер, кыргый әмер ирештерде.
– Менә монда, ялан уртасында, Алтын Чукка тәңгәл курган торсын!
Төмәнбаш һәм меңбашлар чигәләрен уа-уа уйга батты, ләкин бер генә яраны
да Тимер бәкнең ниятен аңламады. Гади яугирләр калкан өстенә салып, барча
яктан ялан уртасына балчык вә таш ташыды, ыңгырашкан аваз сизелмәде.
Тимер кул астында Хорасан, Мазандаран, Фарсы култыгына чаклы йөргән
карт нәүкәрләр – тиңсез тәҗрибәле. Шулар яшьрәкләргә ирен арасыннан гына
җим ташлады.
– Йә сез балчык ташый-ташый курган калкытасыз, йә Тимер бәк баш
сөякләрегездән зур тау кора инде. Ул андыйга маһир. Гыйрат юлында сөяк
курганнарын без күп күрдек.
Тау кадәрле курган хасил булгач, Аксак Тимер аның түбәсенә дәү филдән
дә зуррак соры таш мендерде. Алмалык каласыннан Шәмсетдин сәед, бөек
әмирнең шәхси сәеде саналган Бәркә хәзрәт, түш гаскәр башлыгы Сәйфетдин
сәрдәр, аналарыннан аерылмас колын төсле, янда гына йөри. Тимер бәк менә
шуларга төбәлеп яңа әмер бирде.
– Ташның маңгаена Чагатай телендә дә, фарсыча да менә мондый сүзләр
төшерегез. Җиде йөз дә туксан өченче санәнең8 кыл яз уртасында, Туран
солтаны Тимер бәк, үзенең кан дошманы Туктамыш ханга каршы ике йөз мең
җайдак илә яу сәфәренә юнәлде. Әгәр җиңелеп кайту сазлыгына төшсә, ул
ошбу курганны нигезенә чаклы үз куллары белән таратып бетерәчәк...
Таш әзер булганнан соң гына Сары-су елгасына төбәп юырттылар. Еракка
ук озатылган ертаул җайдаклары тәүге тотыкларны да эләктереп кайтты. Аксак
Тимернең ияр өзәңгеләре астына китереп ташланган әсир йөзбашлар бөек,
дәһшәтле дигән даны таралган әмир йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый.
Тимер бәкнең баш сөякләреннән тау ясата торган дуамал чире турында болар да
хәбәрдар, ахрысы, җаваплары читкә тибеп очырынган мәэюс көчек тавышыдай
шыңшып кына чыкты.
8 1391 ел.
39
КАРАБӘК
– Синең гаскәреңдәге нәүкәр-сәрбазларың чүлдәге ком бөртекләре вә
агач-тирәкләрдәге яфраклар кеби үк санап бетергесез. Урда синең яу сәфәрең
хакында берни ишетмәгән, ул зиратка төбәлгән карт-карчыклар төсле, гафләт
йокылары кичереп, тын да алмый йоклый.
Алга барган саен Аксак Тимер үзе дә гел шаккатты. Урда ягыннан ичмаса
сыңар гына да шымчы, ялгыз ертаул җайдаклар да тотып кайтмыйлар бит.
Бигрәкләр дә үшән, валлаһи, пешеп җитмәгән аш, боламык бу Туктамыш!
Аһ, юкка, юкка гына Тимер аның хакына унбиш ел элек бер йөз мең нәүкәрне
әрәм иткән икән!
Әмма, Ходай Тәгалә, үзе сакланганны гына саклармын дигән бит. Идегәй
белән Тимер-Котлык, кетәклектә әледән-әле уянып кыткылдый торган
тавыклар шикелле, гел бер җыр туглый.
– Туктамышның, зәһәр елан төсле, Җаек елгасында поскын тозак корып,
көтеп торуы бар.
– Әйләнечтән юл туры, дигән карт агайлар.
– Туктамыш Җаекта сырт кыздырсын, ә безгә Тубыл ярлары аша урап бару
хәвефсезрәк булыр. Җебегән Туктамыш Таш Бикбауга тыгылырга җөрьәт итә
алмый. Ул яуларда сынап та каралмаган төмәннәренең иңенә ничек таянсын
ди! Ә без тау өстеннән сикереп төшәрбез дә Туктамышның баш түбәсенә имән
күсәк булып ябырылырбыз!
Аксак Тимер боларга ышанмыйча да булдыра алмый. Этҗан, сатлык, соран
булсалар да, Идегәй белән Котлык барып борын төртердәй бүтән куыш таба
алмаячак. Болар баш белән шаяра. Ә газиз башы бүкәнгә салынган бичараның
котылу өчен эт шикелле тугрылык күрсәтүдән гайре чарасы да юк бит.
35
Идегәй мирза сагыннан качып кайткан ике сәрбаз Тимер сәфәре хакында
әйтеп салуга ук, Туктамышның баш түбәсеннән зәңгәр төтен чыккан кебек
булды.
– Аксак Тимер өстебезгә килә! Ике йөз мең җайдак! – дип, мунчада ис тиеп
исергән бичара төсле, үзалдына йомылып сөйләнде ул. – Ике йөз мең җайдак!
Актүбә белән Сарайчык олысындагы бәкләр ни караган?!
Чәч йолкып елауларга карап кына күк йөзеннән ай егылып төшми.
Туктамыш ил буенча яшеннәрдән җитез фәрман тараттырды.
– Һәр олыстан берәр төмән илә Җаек су буендагы Кырык Күл яланына
юнәлегез! Изге Урдамыз өстенә Аксак Тимер килә. Без аны Җаекның уң ягында
корыч калкан сыман каршыларга тиеш!..
Карабәк, хәбәрне алуга ук, иңнәренә биек тау баскандай, сыгылыплар төште.
– Бетте! Тыныч-имин мәгыйшәт кенә түгел, Урдамыз да бетә! Челтерәп
аккан чишмә, талгын елга төсле ага иде тормыш. Камыш тулы сөзәк ярлары,
су өстендә көмеш тәңкәләре белән ялтыраган наян чабаклары, арба үрәчәсен
яки тәгәрмәчен күмә торган сай кичүләре, ком вә ташлыклары белән матур
иде бу тормыш атлы талгын дәрьякайлар.
Берничә мизгел эчендә Карабәкнең күз алдыннан Болгар иленең барча
табигате, гомер агышлары, вак-төяк, әмма рәхәт, тансык шифа булган мәшәкате
куян балалары, су буена төшеп баручы каз бәбкәләре шикелле йөгерешеп узды.
Әнә, яр буйларын сөңге-уклар гаскәредәй зифа буйлы камыш, баш-
башларын төнбоеклар белән сылу кызлар керфегедәй нәфис таҗлы ап-ак
яки саргылт лилияләр каплаган, зәп-зәңгәр сулары өстендә каурый болытлар
40
В А Х И Т И М А М О В
чайкалган түгәрәк күл. Әнә, күр син: бер ягын – комлы сөзәк яр, икенче
тарафын яшел чирәм каплаган иңкүлек уртасыннан толымланып матур инеш
ага. Су өстендә көмеш тәңкәләрен ялтыратып, нәни-наян чабаклар сикерешә.
Яр астында эреле-ваклы бака кабырчыклары белән тулы комлык йә ташлыклар.
Менә, шул ташлык өстенә аякларын үрәчәдән салындырып утырган кәләпүшле
агай килеп керде түгелме соң? Чатыр арбасына чалгы-сәнәк салган. Янда
оныгы, арттарак шул наныйны сыйлау өчен салкын катык тулы агач тәпәне бар.
Дөньясы түгәрәктер, бахбае инеш уртасында туктап, ирен очлары белән генә
агымсу белән үбешә башлагач та, чыбыркысын селтәп сискәндерми. Сызгыра-
сызгыра атын сугарып бетергәннән соң гына, дилбегә яннарын җилфердәтеп,
атын уятты ул, аннары шундый ук үшәнлек белән яландагы әрәмәләр арасына
кыр казыдай кереп югалды...
Ераккарак күз сал, күрәсеңме – һавадагы торналар шикелле тезелешкән
гаярь ир-егетләр, чалгыларын диңгез дулкыннарыдай уйнаклатып, куе үлән
чаба. Тагын да ерактарак – уч төпләренә төкерә-төкерә, симез үрдәк төсле мыш-
мыш килеп, пәке йөзедәй үткен балталарын уйнаклаткан ирләр. Йомычкалар
өмәдә уңган кызлар йолкыган каз мамыгы төсле очып кына тора. Ирләр
бура чутлый, өй күтәрә икән, димәк, тиздән аның тупсасыннан тау менүче
сәйяхчылар төсле җитәкләшкән яңа бер пар атлап узар. Хәер, әнә, ияр өсләренә
атланган көенә бер көяз егет ап-ак күлмәк-яулыкларга төренгән сылу кыз белән
куышып йөри бугай. Сылукай, әлбәттә, ялындырган булып кыйлана да, ахыр
чиктә, күмере кайнарлангач, барыбер үзе башлап кочагын ачачак бит...
Бик бәхетле яши, матур, гүзәл, көнләштергеч иде ватаннары! Менә шул
Ватан өстенә хәзер канатларын җилпеп, кайнар дәһшәт бөркеп, дию пәрие
һәм аҗдаһа килә. Лапас-келәтләре, койма-читәннәре генә җимерелерме, әллә
түбәсез үк калырмы бу Ватан?..
Бөек Җучи, бөек Бату ханнар корып куйганнан бирле – Урда-йортның
бусагасын дошман чирүенең атлап кергәне юк иде бит! Йөз илле ел буе бернинди
явыз көч тә, тилгән-козгын ише кош-корт, гомер буе ачлыктан арынмаган һәм
мәңге туймас чүл бүресе белән сыртланнар да аңа тешен батырырга җөрьәт
итә алмады. Мөгаен, вакыты-вакыты белән ул япан-кырда ваемсыз гына күшәп
ятучы буаз сыерны да, кайчагында күрше киртә-араннарны, койма-капкаларны
мөгезенә элеп кенә аткан ярсу үгезне дә хәтерләткәндер. Ләкин Урда бүген
бәбәкләренә кан сауган, койрыгын һавага чөйгән, зәһәр мөгезләрен аска иеп,
борыныннан кайнар сулыш бәрә-бәрә, тояклары белән чирәм-кәс типкәләп,
дошман өстенә ыргылырга әзерләнгән гаярь үгез түгел, түгел инде. Урда
мескен, Урда имгәтелгән, аны бишектә йоклаган сабыйны каплагандай саклап
торучы юк. Ул маңгаена авыр күсәк белән сугып миңгерәтелгән бичара үгез
йә сыңар аягын чабышта сындыргач, сугым пычагы тотып килгән кассапны
да башын иеп көтәргә дучар булган мескен чаптар кебек. Ясин чыга торган
хәзрәтләрне һичбер йортта сагынып тормыйлар бит. Шулар төсле, Аксак
Тимернең дә Урда туфрагында кемгә кирәге бар?..
– Аксак тәре безгә борча-талпан сымак кына кадалмас шул, – дип, Карабәк
әүвәл үзалдына гына фикер йөртте. – Алар канны бүкәй хәтле кабарганчы
гына суыра да аннан шартлый. Мөгаен, Тимер безнең өскә бүре өере булып
ябырылыр. Алай итсә, аның көтүдән соңгы сарыкны, актык бәрәнне буып
ташламыйча кире китәсе юк. Ул чагында миңа, итәктәге йә тездәге нарасый
урынына, үз олысымны ышыклау һәм саклау отышлырак... Әгәр хуҗа кешегә
мал көтүен тулысынча исән-имин көе коткару язмый икән, аҗдаһа бугазына
41
КАРАБӘК
чирле йә аксабрак интеккән бәрәннәрне ташлап котылу да мөмкин. Әнә,
мукшы бәге Җаббар үз төмәнен кусын. Сәләчигә дә Хаҗитархандагы ике-өч
мең җайдакны корбан итсә ярый, алар барыбер аңа туган-кардәш түгел. Бер
дә булмаса, Туктамыш Мәскәү, Тверь кенәзләреннән аерым-аерым төмән
таләп итсен. Чакмагыш тавындагы чатырда чибәр марҗа кубызына бик шәп
биеде бит...
Карабәк – еллар буе ялгыз интегүләрдән соң, ниһаять, япь-яшь хатын алуга
ирешкәч, мунчага кереп бикләнгән кияүмени! – ихатага бер тыны да чыкмый.
Гамуҗа агасының мондый кыланмышына аптыраган Көңгер күрше авыл
базарында кыйнап кайтарылган ятим малай төсле ярсып кергән.
– Башкорт бәге Инсан үз төмәне илә инде бер атна элгәре Нокыш яры буйлап
төшеп киткән. Җүнкала урыслары да Казанны узганнар ди. Ә без нишләп, агай,
башына эләргә яулыгын тапмаганга күрә генә каенатасы күзенә күренергә
базмаган килен сымак качып ятабыз соң?
– Каударлык бет чүпләгәндә йә кызлар имчәген кармаганда гына кирәк
шәйдер, җигән, – дип, Карабәк әүвәл тузынмакчы иде, аннан кул селтәде. –
Аксак Тимернең кайсы яклап килүе хакында да бер-бер хәбәр юк бит. Ә ул
Җаек аша безнең Болгар өстенә менеп басса? Ул чакта син нишләрсең?
– Һе, мин бу хакта уйлап та карамадым, – дип баш кашырга мәҗбүр булды
Көңгер. – Кырык Күл яланын урап узса, Аксакның, асылда да, Болгар эченә
килеп керүе бар шул.
Карабәк беркадәр тын алганнан соң гына әмер бирде.
– Ярар, дар агачына менәсе бәндә күлдә батып үлмәс. Барча тарафларга
чапкын юлла. Бер атнадан Бөгелмә тау янына җыелабыз. Аннан Җаек якын,
без Идел буйлап киткәннәрне дә узачакбыз әле...
Дөрестән дә, Бөгелмә таудан Сакмар елгасына кадәр араны тиз үттеләр.
Карабәк Аксак Тимер сәфәрен дә төгәл күрәзәли белгән икән. Ул Тубыл ярлап
шактый гына урау юл ясаган да Җаекны иң югары, әмма сайлык сулар аша
кичеп чыккан. Таш Билбау тарлавыклары эчендә ертауллар Тимер бәкнең
эзен югалткан. Котылгысыз күсәкне күз алдыннан җуйган Туктамыш хан
чыгырыннан чыккан.
– Кырык Күл арасына ике йөз мең җайдак кертеп тутырсак, Аксак безнең
төмәннәрне, гөрси күтәреп бүре куучы сунарчылар төсле, берәм-берәм чүкеп
алачак бит. Күлләр арасында Аксакны уңай үрләргә тезелеп каршы алырдай
зур мәйдан юк. Ул явызны Җаек башында адашып йөри, диләр. Ул Таш Билбау
өркәчләре арасында берьюлы өч-дүрт йөз мең баш бахбай утлатырдай ялан
таба алмас. Чаптарлары җыкка кала икән, безгә файда. Аны үз олысларыбызга
аяк басканчы ук каршыларга кирәк. Авылларны да талап йөри алмас.
Юлдагы төмәннәр каршына чапкын юллап та тормыйча, Туктамыш хан
Кырык Күл яланын ташлады да китте. Аксак Тимернең сул канатын әйдәп
килүче Идегәй бу төбәкне үзенең чалбар кесәсенең җөйләренә тиклем
ятлагандай белә. Бу тарафта Себердәге шикелле синең бакчаңа авам, менә авам
дип шаулашып утырган, канат очын җирдән күреп булмас, илле-алтмышар
адымлы мәгърур карагайлар да, хәтта Болгар җирләрендәге төсле, кыр казлары
яки кияү эзләп чыккан яшь кәләшләр кебек тезелешкән зифа каеннар, гомер
агышында кичерергә туры килгән кайгы-михнәтләрне иңбашына капчык-
капчык итеп элгән аксакал-имәннәр, гайбәтче хатыннар шикелле бертуктамый
лыбырдашып утырган усак агачлары, зур мәҗлестә кылтаеп алырга дип
кодагыйлар шикелле аллы-гөлле алъяпкычларга яисә шәлъяулыкка төренгән
42
В А Х И Т И М А М О В
юкә һәм тирәкләр дә юк. Монда – фәкать ерым-чокырлар йә инеш-күлләр
тирәсендә генә камырлык, зирек, чия, шомырт куаклары. Аларының да
биеклеге ярты дилбегә озынлыгыннан артмый. Ләкин алар урыны-урыны
белән сазлыктагы мүк шикелле куе, дошманның шунда посып торуыннан
сакланырга кирәк.
Кырык Күл яланы – ямьсез итеп телгә ала торган тугай түгел үзе. Аның
турында сәер риваять бар. Яланның төн кунарга керә торган очындагы тау
куышында кансызлардан-кансыз, залимнәрдән-залим бер дию пәрие яшәгән
ди, имеш. Җаек буйлап куна тактасыдай җәелгән бу яланда ул заманда күлләр
дә булмаган, аның буйлап шәрык яктан ефәк ташучы дөя кәрваннары йә шул
ук тарафка хатыннары белән кызларына как вә хәлвә эзләп баручы ялгыз
олаучылар гына үтеп йөргән икән. Дию пәрие бер дә буш үткәрми, кәрван
үткән йә олаучы килеп чыккан саен сәйяхлар арасыннан иң яшь егетләрне һәм
иң сылу кызларны гына урлый да, үзенең таудагы куышына алып китә ди бу.
Бик күп яшь-җилкенчәкне урлаган бу шулай, ә тау куышыннан берәү дә кире
әйләнеп кайтмый, адашкан аккошлар шикелле юкка чыга икән.
Әлеге хәвеф хакында ишеткәне булмагандыр инде, көннәрдән бер көнне
япа-ялгыз олау килеп чыккан ди бу яланга. Бер мангыт баһадиры Таш
Билбау ягыннан үзенең җәйләвенә җиләк төсле пешкән татар кызын кәләш
итеп алып кайта икән. Әле болар бер дә үбешмәгән, зөфаф кичен үткәрергә
дә өлгерә алмаганнар. Кияү егет яланны ошаткан да татлы төн хакына
шушында тукталырга карар кылган. Чатыр корып куйган, казан аскан, анда
аш быгырдаган арада гашыйк яшьләр берсен-берсе куышып шаяралар икән.
Кияүнең иңбашында әнкәсе чигеп биргән аксыл күлмәк, аягында газиз
әткәсе теккән сафьян читек, ә сылу кәләш чишмә суыдай зәңгәрсу төстәге
күлмәк өстеннән канатлары иңбашына яткан ак алъяпкыч киеп куйган.
Егеткә тоттырмыйм дип йөгергән чагында кыздагы алъяпкычның ике иңе
аккош канатларын хәтерләтә, ә келтерәп кенә көлгән тавышлары көмеш
кыңгырауларны көнләштерерлек икән.
Дию пәриен бәхетле парның менә шушы уен тавышлары уяткандыр инде.
Куышыннан өстерәлеп чыккан да әле тау өстеннән төшеп тә тормыйча кычкыра
ди теге.
– Кәләшеңне менә монда алып мен! Аның белән зөфаф киче – иң әүвәле
миңа!
Егет каушамаган.
– Минем кәләш синең бугазыңа торыр. Зөфаф киченә чаклы ялан өстенә
төш тә, башлап миңа ирлегеңне күрсәт, – дип кыю җавап биргән.
Дию үзенең олы дөя чаклы чукмарын эләктереп төшәргә онытмаган. Кияү
егете дә кулына тимер кыршаулар кидерелгән бик зур гөрзи тоткан. Ялан
уртасына басканнар да берсен-берсе дөмбәсләргә тотынганнар болар. Әүвәл
дию пәрие дөя чаклы чукмары белән китереп ормакчы була, кияү егет кыр
кәҗәсе кебек бер як читкә сикереп котыла ди. Баһадир кияү үз гөрзие белән
кизәнгәндә, дию дә качып кала, ә дию чукмары яисә гөрзи килеп төшкән ялан
уртасында җир убыла һәм шул мизгелдә үк чокырлар астан типкән чишмә суы
белән тула бара икән.
Егермеләп күл барлыкка килгәч, орышырга урын тарайган ди.
– Яланны сазлыкка әйләндеререп бетерәбез, чукмарларны ташлыйк, – дип,
кияү егет башлап тәкъдим иткән.
Шуннан болар билләреннән алышып көрәшә башлаганнар. Әле дию пәрие,
43
КАРАБӘК
әле мангыт батыры, үз көндәшен күтәреп, җиргә бәрә икән. Инде алай иткәч
тә, барыбер, күлләр арта барган. Коры җиргә чыгып, дию кияү егетен күтәрсә,
тездән бата, кияү диюне җиргә ормакчы булып иңбашына салса, бил тиңентен
кереп чума, имеш. Күчә-күчә, орыша-орыша, дию хәлдән тайган. Егетнең
чигүле күлмәген умырырга ымсынып карый ди теге, күлмәк һич бирешми,
аның аягындагы итекләрен теше белән ябышып умырмакчы була, балтыр
тиреләре сагыздай сузыла ди.
– Кәләшеңне бир дә, мин куышыма кайтам. Тамак ялгап алгач, кабат
орышырбыз, – дип хәйләләргә керешкән ди теге.
– Юк инде, албасты, – дигән моңа егет. – Сине дөмектергәнче сугышабыз
әле.
– Син каян көч аласың? Мин инде алҗыдым бит, – дип, ахыр чиктә, инде
түзми сорау биргән дию.
– Мин үз илемдә, – дигән кияү егет. – Күлмәк белән итек – әти-әнинеке,
алар миңа көчен биреп тора. Син мине чирәмгә батырасың, аның саен туган
туфрагымның куәте илә шифасы тәнемә күчә бара.Тагын да тылсымлысы –
миңа сөйгән ярым карап тора, ул да гыйшык өсти. Менә, синең белән чүбек
чәйнәргә дә вакытым юк әле. Зөфаф киче көтә. Әйдә, бир билеңне.
Ниһаять, кияү егете диюне күтәргән дә башы белән җиргә кадап куйган.
Әле булса җаны чыкмагандыр: Кырык Күл уртасындагы иң зур сулык торып-
торып уяна да, ярларыннан ташып, казан кебек кайнап быгырдый бит әле...
Менә шушы яланда янә бер-берсен күрә алмас, гафу итүне белмәс ике
дошман бил алышырга, бер-берсенең гомерләрен кыярга әзерләнә. Аксак Тимер
үзе бушап калган Кырык Күл тирәли җәелеп урнашса да, Идегәй якын-тирәдәге
барча әрәмәлек эченә поскын нөгәр куйды. Карабәкнең алга җибәрелгән ертаул
чапкыннары әнә шундый нөгәр кулына килеп капкан. Ертауллар каты орышкан,
ләкин Идегәй этләре аларны кырып салган. Ертауллардан бер хәвефле хәбәр
дә алмагач, Карабәк, кода-кодагый чакырган ашка соңаргандай, як-ягына күз
дә ташламыйча гына юырта иде, елан авызына барып кергән куян хәлендә
калуын бик соңарып тойды.
– Әткәй! Дошман! Дошман! – дип кычкырып, үзенә таба очкан улы
Солтанның тавышын шәйләгәндә, Идегәй сәрбазлары Болгар төмәнен ике
яктан урап алырга дип ташланган иде инде.
Алар бик күп түгел, ике-өч меңнән артмас. Ләкин бар төмәнне кузгатып
яуга керсәң, Идегәйнекеләргә ярдәмгә тагын өстәмә гаскәрләр килеп җитүе
бар. Иң кулае – боларга каршы бер генә меңне аерып калдыру да кабат Урда
эченә качу. Кырык Күл яланын башкага алыштырса да, Туктамыш җыйган
төп гаскәрнең шушы тирәдә, кул сузымында гына туплануы мөмкин. Ә менә
ничек монда Аксак Тимер гаскәре килеп җиткән – монысы нык гаҗәп! Әмма
нәкъ шушы мизгелдә кемне генә елан авызына калҗа-корбан итеп ташлап
китәргә соң? Кулдагы бармаклары ун булса да, кайсы хуҗа гына үз теләге
белән шуларның сыңарын өзеп ташлый алсын?!
– Сез чигенегез, әткәй, сез китегез! Мин боларны тоткарларга калам! – дип,
шул чагында Солтан кул изәде. – Гәрәйлеләр, Ак Идел, Сөн йөзләре, әйдә,
минем арттан!
– Юк, син түгел, угылым! Үзем, үзем! – дип, Карабәк каударланып
кычкырып караса да, ул туктата алмый, Гәрәй, Кыргыз, Уразай, Гайсар, Аккүз
авылларыннан килгән йөзләр, Солтанга ияреп, дошманга каршы ташланган
иде инде...
44
В А Х И Т И М А М О В
Болгарлыларның тугыз меңе исән-имин китте, Туктамышка барып
кушылдылар. Кырык Күл ягыннан салкын хәбәр кайтты.
– Идегәйнекеләр Солтан меңен турап бетергән! Солтанның гәүдәсен
дошман уклары керпе энәләре кебек сырып алган булган...
Икенче таңда янә хәвефле бер хәбәр.
– Кырымның Танадан9 кузгалган төмәнен Мамай мирза угылы Мансур алып
килгән. Алар тулысы белән дошман кулына төшкән. Аксак Тимер Мансур бәкне
җәзага да тарттырып караган, мәгәр тегесе һич сынмый ди. Болай булгач, ул
Кырым төмәнен Урдага каршы бора алмас инде.
36
Туктамыш Урда эченә таба чигенде-чигенде дә Болгар олысына терәлеп
кенә агучы Кондырча ярында тукталырга булды.
– Начар урын түгел, нык отышлы, – дип нигезләргә тырышты ул үзен уратып
алган төмәнбаш һәм бәкләр боҗрасына. – Менә, бер як янда – Кондырча,
икенче якта – Сок, артта – Идел. Аксак безне берничек тә чолганышка камый
алмый, аңа ике яктан да елга аша кичәргә туры килә. Без ике як ярда да аны
калҗа-калҗа итеп тураклыйбыз. Ә менә бу маңгай ягына барча төмәннәрне
тезеп куячакбыз. Бик гайрәтле булса, ыргылып карасын. Йә маңгаен ярыр, йә,
ул кача башлауга ук, без Аксакның билен сындырырбыз!
Башкаларның ым да какмый гына торуын шәйләгәч, Карабәк бүлдерде:
– Ә Тимер бәк безне Идел ярына китереп терәсә? Чигенергә һичбер сукмак
та юк, Идел аша кичеп качарбызмы? Һич югы әнә теге урман артына булса да
хәвеф туса ярдәмгә килердәй поскын чирү яшереп калдырырга иде!
– Чигенү белмичә орышу өчен менә дигән киртә! – дип җикеренде
Туктамыш, канына тоз салгандай капылт ярсып. – Чигенү юлын чамаласаң, яу
хәлиткеч булмый. Борылып караган саен Иделне күрүгә, котырып орышырлар!
Миңа нәкъ шул кирәк!
«Алай икән, – дип фикер йөртте Карабәк күңеленнән генә. – Тәхеттә калу
өчен бу ике йөз мең татарны да корбан итәргә әзер. Ләкин иң асыл, иң гаярь
ирләрне яуда кырып салгач, гарип-горабәләр ил-ватанны ничек итеп чәчәк
аттырыр соң?..»
Карабәк кисәтүен исәпкә алып, Кондырча буендагы куе урман эченә,
барыбер дә, өч төмәнлек җайдакны яшерергә җыенганнар иде, Аксак Тимер
үзенең улы Мираншаһ кул астында елгыр чирү куган. Көбәләргә төренгән биш
төмәнгә каршы тора алмыйча, урдалылар орыш яланына тиз әйләнеп кайтты.
Туктамыш хан әллә нинди мөгез чыгаруны уена да китереп карамады. Төп
гаскәрне ялан артына, Идел буенарак туплады да, калганнарын, ике канат
итеп, як-ягына тезде.
Аксак Тимер хәйләкәррәк, ул гаскәрен җиде аерым чирүләргә бүлгән. Үзе
уртада, аның янында бер-бер артлы улы Сөләйманшаһ белән оныгы Мөхәммәт
солтан. Уң канатта – икенче угылы Мираншаһ һәм фарсы яуларын байтак
кичкән Сәйфетдин. Сул канатын тагын бер угылы Гомәршаһ белән бәйләрбәге
Сарый-Буга кулларына биргән.
Июнь уртасының җеп сапламы кебек кыска гына төне узып китүгә үк,
әтәчләнеп, Туктамыш ике канатны да яуга ташлады. Аксак Тимер чатырына
чаклы иң беренче җитәргә хыялланып, Карабәк солтан Мираншаһ нөгәрен
урап кына үтте дә Сәйфетдин әмир өстенә ябырылды.
9 Тана – Азов-Азак каласына греклар кушкан исем.
45
КАРАБӘК
– Угылым өчен! Газиз Солтан өчен!
Болгарлыларга Җүнкала дружинасы, Кырымның Солхат каласыннан килгән
төмән дә иярде, Сәйфетдин нәүкәрләрен тимер җәяләрдән атылган уклар белән
кыра башладылар. Ярты сөңге чаклы юан, зур укларның һава ярып, улап очуы
да дәһшәт бөрки, ә инде аларның тимер көбә кигән әзмәвердәй ирләрне ияр
өсләреннән чебеш урынына йолкып кына ыргытуы дистәләгән күршеләрен
өнсез итә иде. Сәмәрканд җайдакларының рухы сынды бугай, аларның атлары
тышауланган сыман капылт туктап калды. Алдынгы сафтагы урдалылар Тимер
нәүкәрләрен кылыч-сөңге белән дә урырга тотынды. «Яуга, яуга!» – дип
үкергән Тимер сыбайлары нәүкәрләрне камчы белән яра-яра куа, тик тегеләр
уклау йоткан төсле селкенә дә алмый.
– Чигенмәскә! Бар көч белән алга! – дип кычкыра-кычкыра, Сәйфетдингә
ярдәмгә сул канаттан Гомәршаһ юллаган төмән килеп җитте. Ләкин юк,
Сәйфетдиннекеләр үзләрендә дошманнарына каршы борылырдай гайрәт таба
алмый, берсен-берсе ат тояклары, авыр гөрзиләре астында изә-изә, һаман
чигенәләр. Моны күреп торган Карабәк канатланды.
– Солтан өчен, угылым Солтан өчен үч алыгыз! Алга, алга, минем болгарларым!
Казан, Җүкәтау, Кашан җайдаклары, урыс дружинасы, арба тәгәрмәче кебек
сыта-сыта, инде Сәйфетдин нөгәрен ерып чыккан һәм Сөләйман шаһ чирүе
белән вакланып та тормыйча, Аксак Тимер чатырына таба ыргылган да иде.
Көтмәгәндә һаваны тантаналы, кыргый аваз ярып узды.
– Дошман кача! Урдалылар кача!
Ике як та, утлы күмер өстенә килеп менгән төсле, баскан урынында катып
калды. Һәр сугышчы, уңны-сулны айкап, качучы ирләрне, җебегәннәр вә
сораннарны эзли.
– Кем чигенергә, яу кырын ташлап качарга җөрьәт иткән? Менә, без тел-
теш тидерерлек итмичә орышабыз. Бәлки, һәр төмән дә бездәй кыю түгелдер,
бәлки, шулар кирегә чигенәдер? Ә бер төмән чигенә башладымы, кулы бушаган
дошман, күмәк гайрәт белән, инде безне урап алачак бит.
Карабәк тә ауга чыккан сунарчыдай ялт-йолт килеп, сугышчылар күңеленә
шом ыргыткан тавыш иясен эзләде. Әнә бит ул, әнә – Аксак Тимер янындагы
Бәркә хәзрәт.
– Дошман кача, дошман!
Ни галәмәт, хәтта Аксак Тимер үзе дә, аяклары белән сәфәр тәхетенә
күтәрелеп, тирә-якны айкап чыкты. Үзенә төбәлеп, ике кулын күк йөзендә
чайкаган сәед ишарәсенең төп асылын аңлап алды бугай, ниһаять, ул да
иңкүлекне тутырып шәрран ярды:
– Дошман кача! Урда кача! Урда бетте!
Ул да түгел, өр-яңа бер хәвеф.
– Туктамыш чатыры өстендәге хан әләме ауган! Хан үзе яуны ташлап
качкан, Туктамыш хан качкан!..
Бәла ялгыз йөрми. Тагын бер коточкыч каза Урда яугирләрен авыр күсәк
кебек миңгерәтте:
– Каф таудагы Тәбриз өстенә өч ел элек кенә яубаш булып барган Хазбулат
бәк безгә хыянәт итте!
– Турчак углан, Даут, Үтәгән бәкләр, аңа ияреп, Аксак ягына качты!..
Җан өшеткеч хәбәрләр һәм явыз мәкер үзенекен итте, курку-шом тозагы
җайдакларны елан өере шикелле чорнап-буып алды. Әүвәл бер йөз җайдак
кына чаптарларын кире борган иде, көтү булып, алар артыннан меңнәр
46
В А Х И Т И М А М О В
ябырылды. Һәр җайдакның күзе-башы тонган, алдында дошманмы, үзе
шикелле үк Урда качагымы – аралап өлгерердәй чамасы юк. Ул кул астына
эләккән һәр шәүләне сөңге очына ала, кылыч белән турый-турый үзенә юл
яра. Качу өчен бер генә ачыклык – бөек Идел ягы. Анда ни көтәсен үзе дә
чамаламый, аңа менә шушы мизгелдә, шушы дәһшәтле капкыннан чыгып
качу мөһим.
Арттан, давыл булып, Аксак Тимер нәүкәрләре күтәрелде. Хәзер алар
– тимер ташкын, хәзер шулар Урда качакларын камыш ярган каек, тау
өстеннән тәгәрәгән олы таш шикелле сыта. Урданың өнен җуйган гаскәрен
Идел ярына китереп терәделәр. Сәмәркандлылар татар яугирләрен сөңге-
кылычлары белән ишкәк кечкенә күл суын айкагандай чайпалдыра, яра, суга,
ега. Ярсыган ат тояклары астында изелгән урдалылар санын күз алдыннан
кичерерлек түгел.
Кайгы диңгезенә чумган бичаралар арасыннан да зиһенен җуймаган яугир
аваз салды:
– Ханны, ханымызны коткарырга кирәк!
Ләкин бер генә йөз җайдак та, күмәк йодрык булып, дошман ташкынын
ерып чыга алмый. Уңда мәет ава, сулда корбан ауный. Идел яры буенда кысык
кына аралык пәйда булган, ис-акылын җуйган җайдаклар, берсен-берсе сытып,
шуңа томырыла. Ә анда шул ук орыш, кылыч белән тураш, меңәрләгән корбан...
37
Туктамыш хан белән Карабәк куе урман эчендәге тар сукмак буенча унбиш-
егерме чакрым чапканнан соң гына берникадәр айнып туктадылар. Монда
кечкенә бер аланлык, аны чытырман урынына гөлҗимеш, сәрби, карагат,
бүре шомырты сыман куаклар чолгап алган иде. Иң беренче булып ияреннән
Туктамыш сикереп төште дә хәтфә чирәм уртасына ауды. Орышларда гөрзи-
кылыч уйнаклатып йөргән мәһабәт ир бит инде, юкса, шул да хәзер, әнә,
сабыйлардай үксеп-үксеп елый.
– Идегәй кабахәт җан гына сатты безне! Аксак тәрене өстебезгә ул ияртеп
килде! Каһәр төшсен аңа, каһәр төшсен!
Туктамыш чирәмгә капланып яткан, йодрыклары белән җирне төя.
– Бәддога, бәддогадыр Идегәй хәсис җанга! Бар нәселе, тамыры корып
бетсен!..
Байтак вакыт буе сулкылдагач, Туктамыш күтәрелеп утырды. Бер уйласаң,
кырык яшьне генә узган ир бит әле, ә кыяфәтенә йөзьяшәр өянке чалымнары
кергән. Яртылаш чаларган сакал-мыек, күз төбе һәм яңаклары гел җыерчык.
Ул хәтта буе белән дә җиргә чүккән сыман. Юк, әле ун ел элек кенә Мәскәү
өстенә барып күккә иңгән сәрдәр каһан түгел бит бу, түгел!
– Сата, үзен сата татар! Бер яу барышында никадәрле түрә кабыгын
алыштырды! Хазбулат кабахәт. Җил исүгә, битлеген алыштыра торган Даут
соран. Җебегән Турчак углан. Аумакай Үтәгән бәк. Дошман ягына басып,
үз туганнарын кылыч белән урган Котлык, Токтакый, Коерчык. Шул кабих
җаннарга өстәп, безнең арабызда чын йөзен яшереп, сыртка пычак булып
кадалырга йөргән яңа сатлыклары да бар бит әле...
Карабәк тын да алмыйча, бүлдермичә генә Туктамышның янына чүгәләде.
Елгыр караш белән чытырманлык артын айкап чыкты. Тояк тавышлары
ишетелми, агач ботаклары сынган авазлар юк. Мөгаен, дошман аларның эзен
югалткан, артларыннан куа чыкмагандыр.
47
КАРАБӘК
– Син яу эчендә йөреп, күрми генә калдың. Мин тау бөркете булып, гел
күзәттем. Сул канатта Гайсә бәк үз абыйсы Идегәй-кабих белән йөзгә-йөз
килде бит. Күзләремне шартлар дәрәҗәгә җиткереп, нык акайтып бактым.
Юк, бер-берсенең өстенә ташланмый гына бит бу мангытлар. Күзгә төтен
җибәрү өчен генә берничә йөз җайдак сөңгеләрен уйнатып алды да, ике мангыт
төмәне дә яу кырыннан читкә чыгып китте. Идегәе генә соңыннан үз төмәнен
ияртеп кире кайткан булды. Иллә мәгәр ул вакытта Хазбулат, Турчак, Үтәгән
сораннар үзләренең чирүләрен алып качкан, ә Идегәйнекеләргә ганимәт мал
җыясы гына калган иде инде.
Туктамышның хәле мөшкел, ахры, ул һаман-һаман бизгәк тоткан төсле
калтыранып ала. Әмма ярсуын йотып җибәрә алмый, уянып-уянып, гел сүгенә.
– Үзен-үзе сата, бетә татар. Шул үләтне йолкып ташламасак, ул Урдабызны
чалгы сыман кырып салачак бит!..
38
Аксак Тимер кичергән тантаналар кыялар эчендә адашкан кайтаваздай гел
көчәя-көчәя таралып яңгырады.
– Сәмәрканд төмәннәре Урда гаскәренең калдыкларын Идел яры өстеннән
кырык-илле фәрсах буе куа барып урган. Кондырча орышында Урда ягы йөз
мең тирәсе яугир югалткан ди.
– Туктамыш ханның балалары илә хатыннары, орыш кырына алып
килгән казна олаулары – җәмгысы да дошман кулына эләккән. Аксак Тимер
Туктамышның хатыннарын үзенең олавына алып вакланмаган, ул аларны,
ханның вәлидә сылуына чаклы, сатлык Хазбулатның чатырына китереп
тутырган бит. Моннан ары бөек әмир исеменнән Сарайда Хазбулат хан идарә
кылачак ди...
Тау итәге буйлап аска тәгәрәгән кар түмгәге төсле, яман хәбәр гел ишәя бара.
– Язгы айлар буе Таш Билбауда йөргәч, Аксак Тимернең атлары шыр-
ябыгып беткән. Аксак алар белән кире Сәмәркандка кайтып җитә алмый.
Шуңа аның этләре, барча олысларны айкый-айкый, дүрт йөз меңгә якын
чаптар талап җыйган. Нәүкәрләрен юлда сыйлау өчен янә шултикле үк сарык,
өстәвенә кырык меңгә якын сыер талаганнар. Аксак бер йөз меңнән артык яшь
егетне көтүчесе урынына алып китә. Өне тыгылсын дип, Болгар түрәләре аның
берүзенә генә дә биш мең иң сылу кызларын бүләк иткән...
Бер ай буе Идел уртасындагы Уртүбә атавына бикләнеп күңел ачканнан
соң, Аксак Тимер, асылда да, кире кайтып китте. Ләкин һәр явыз баскынның
илгә чире йогып кала, Урда олыслары шуннан газап чикте.
– Сарайга басып кергән Хазбулат үзенең гаскәренә ирләр таләп итә. Һәрбер
олыс ике мең булса да җайдак озатмаса, Хазбулат хан үч нөгәре җибәрмичә
калмый!..
Туктамыштан һичбер хәбәр ишетелми, ә кала-салаларда үзләрен ышыклап-
аралап калырдай ныклы чирүләр юк. Кара гавам тез чүгеп яшәүгә өйрәтелгән,
күз яшьләре күлендә коенса да, һаман баш күтәрми. Урда – җелеге суырып
алынган өрәк төсле.
Барча кеше, һәммә гаиләләр, әкәм-төкәм кебек, үз кабыгы – ихата койма-
читәннәре эченә бикләнеп кенә яши. Капка ачып урамга чыгучы, ерак
чишмәләрдән су ташучы, кода-кодагыйны кунакка дәшүче, атаказ йә тәкә эзләп
йөрүче юк. Әйтерсең лә бөтен Урда белән җыелышып, олы йорт эченнән мәет
озатканнар. Ил өстендә матәм.
48
В А Х И Т И М А М О В
39
Еланны кабыгын салырга өйрәтеп торасы юк. Идегәй дә, төлке төсле,
койрыгын сыртка салырга җайны бик тиз тапты.
Аксак Тимер Кондырча буендагы орыштан соң ук, мәетләрне җыеп
җирләгәнне көтеп тә тормыйча, Уртүбә атлы атауның эченә кереп чумды.
Дистәләгән чатыр калкып чыкты, йөзәрләгән сылуларны китереп тутырдылар.
Әмирнең күзе әтәчнеке төсле кызарынган, бу хикмәтле кыйссадагы кебек: җае
чыкса, бу хәтта койма өстенә кунган козгынны да тотып тапар иде.
Бу мәҗлесне, асылында, нәкъ Идегәй җыйды, ә өстәлгә аны дәшмәделәр.
Шуңа Идегәйнең карасы коелды, йодрыкларын усал йомарлады.
– Сез – ак дип кәпрәйсәгез, ә без кара дигән ат белән мөһерләнсәк тә, ике
ыру да – бер ана балалары, без – мангытлар, – дип котыртты ул әүвәл Ырыс
ханның угыллары һәм оныгы булган Токтакый, Коерчык, Күнче углан белән
Тимер-Котлыкларны. – Күрше хакимдарлар иминлеге өчен күп кан койдык,
инде үз башыбыз турында кайгыртырга вакыт. Әгәр без һаман да тәтәй кияү
төсле Тимер бәкнең күз алдында биеп йөрсәк, әһә, боларга бертөрле дә зыян
килмәгән бит, дип йомгаклап, аның безне иртәгә – пуштуннарга, берсекөнгә
фарсыларга каршы озатуы мөмкин. Койрыгын яшереп йөри белмәгән төлке
бүрене котыртыр ди, безгә дә бер төмән мангытны елдам төстә туган йортка
юллап яшерергә кирәк.
Ә ун мең җайдакны Кондырча ярыннан Җаек тарафына озатып җибәрүгә,
Аксак Тимер чатырына борын сузды. Дөрес чамалаган: чәче чалара башлаган
шушы чатак әмир дә ястык өстендә бер сылуны кочагына кыскан көе азынып
утыра бит. Сылу яртылаш чишенеп аткан инде. Нәни кавын кебек имчәкләре
әмир борын төрткән саен чиләктәге су шикелле чайкалып, гел уйнаклап тора,
аның очындагы чияләрен иреннәрең белән каптырып алу өчен дә байтак кына
чиләнергә кирәк.
– Бөек әмирем, гафу, – дип башын түбән иеп кергән Идегәйне күргәч, ни
галәмәт, Аксак ярсымады.
– Нинди йомыш, сәрдәр? Син булдырдың, – дип хәтта салпы якка салам
да кыстырды бит.
Идегәй кызу тотты.
– Мангытлар орышта бер төмәннән артык яугирен югалтты, аларны
тулыландыру өчен туган йортка кайту мәслихәттер. Аннан ул Туктамыш-
елан кайда качып йөри, аны белүче юк. Синең бөек гаскәреңә мин фәкыйрең
юл күрсәтеп килдем. Ошбу хакта Туктамыш та белә, һичбер шигем булмас.
Шуның өчен миндәй колыңнан үч алмакчы булып, Туктамышның исән калган
төмәннәре илә мангыт йортына бәреп керүе вә аны угры юлбасарлар кеби
талап чыгуы бар. Исән калган яугирләрем илә миңа савыгырга мангыт-йортка
кайтып китәргә рөхсәт итсәң иде? Кирәгем-мазар чыкса, ым гына сал, мин бар
төмәннәрем илә тугры эттәй синең аяк очыңа килеп җитәчәкмен.
Тыгыз имчәкләрен әмир беләгенә төрткән сылу кызый кайнар тәнен
уйнаклатып алды, Аксак Тимер сабырлыгын җуйды.
– Мәйлең, мәйлең, мирза, биләмәңә кайт та төмәннәрне тутыр. Мин
чакырмый калмам...
Ә мангыт йортның тупсасына баскач, Идегәйдә колакка чит-ят яңа бер җыр:
– Менә син, Тимер-Котлык әмир, Аксак хозурында күп биедең инде, мәгәр
һич югы берәр кала бәге дә булуга ирешмәдең. Әнә, Аксак Тимер үзенең сәрхуш
49
КАРАБӘК
угылы Мираншаһны әле Тәбризгә, әле Сәмәркандка күчереп йөртә, инде
Хорасанга да әмир итеп юлламакчы икән. Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ солтан
атлы оныкларын да читкә типми, әнә, берсен – Алматыга, икенчесен Гыйрат
каласына илтеп утыртмакчы. Ә без – гомер буе коллар. Син дә, Котлык – аның
янына кире кайтсаң, гап-гади бер нәүкәр! Аксак Тимер табанын ялаулардан
туймадыңмы әле?
– Син ни кылырга киңәш итәсең соң? – дип сорау бирергә мәҗбүр булды
Котлык.
– Ак мангытларың янына кайт та аксакалларыңның барысына да аңлат. Әгәр
без һаман теш күрсәтмичә, сыртны кабартмыйча, Аксак Тимер эргәсенә барып
тезләнәбез икән, ул безнең төмәннәрне, меңәр-меңәр бүлеп, йә Мираншаһ, йә
оныгы Мөхәммәт кул астына озатачак. Ә тегеләр өчен мангытлар – яуга ташлау
өчен этләр генә. Без алар тәгаме хакына башны салачакбыз.
– Ни кылыйк соң, йә, әйт инде, әйт! – дип ярсыды Котлык.
– Һич югы үз йортыбызны мәмләкәт итеп кору, үзбаш яшәү турында
уйланырга вакыт! – диде дә Идегәй барча ниятен дә чәйнәп каптырмады...
Әмма бер ай узуга, җир өстендә, әнә, яңа кояш!
– Идегәй үзен кара мангыт йортының олуг әмире дип игълан иткән! Сукыр
тавыкка бары да – бодай ди бит. Идегәй дә киез тирмәләре арасында үзен остазы
Аксак Тимер шикеллерәк бөек хаким итеп тотарга ният коргандыр, шәт...
Тимер-Котлык түземлерәк һәм тешләгрәк түрә булып чыкты. Ул, гайбәтче
хатыннар шикелле, итәгендәге көнбагыш чүбен урам уртасына чыгарып
җилгәрергә бер дә ашыкмады. Идегәйдән отып алган җырны үз ягына калыплап
суза башлады бу берчак:
– Аксакаллар! Аксак Тимер бездән чирү таләп итә. Һаман аның итегендә
ыштыр булып йөрсәк, ак мангытлар ыруында ирләр калмаячак. Моннан ары
да мангыт ирләрен Аксак коллары итеп озатабызмы да, аның юлларына утын
әрдәнәсе сымак түшибезме, әллә буйсынмыйча яшәүгә мәсләк тотабызмы?
Шушы сөальләргә җавап әзерләгез, бер атнадан олы корылтайга җыелабыз...
Корылтайда гауга. Ил агаларының күпчелеге алдан сүз куешкан шикелле
бердәм кычкырыша:
– Аксак колы булып яшәүләрдән туйдык, аңа буйсынмыйбыз. Үзебезгә хан
сайларга вакыт!
Ызгыш-талашлары озакка сузылмады, ак дөя йоныннан сугылган зур киез
өстенә Тимер-Котлыкны хан итеп күтәрделәр.
– Син – яшь, гаярь вә тәвәккәл. Печелгән үгез шикелле хакимнәргә ияреп
йөреп булмый. Әйдә, безне якла.
Җир йөзендә икмәк кебек пешеп чыккан яңа мәмләкәтнең тәүге хакименә
бигать китерү башлангач, Котлыкка гамуҗа тиешле Күнче углан, эчтәге агуы
кайнауга түзмичә төкеренә-төкеренә, янә Аксак Тимер тарафына чыгып качты.
– Минем мангыт дия-дия тешем төшеп бетте. Ә бу чүбек башлар, сукыр
тавык төсле, тук башакны солычадан да аера белмиләр бит. Ярар, ыңгырчаксыз
ат арбасына утырып тау төшсеннәр инде!..
40
Сәмәрканд юлында кара болыт. Юк, ул кургаштай авыр яңгыр болыты түгел.
Күк йөзе зәмзәм, ширбәт төсле сагындырган зәп-зәңгәр күл, челтерәп аккан
чишмә суларыдай чип-чиста, ап-аяз. Анда үзенең энәдәй кайнар нурлары белән
синең чәч бөртегеңә чаклы үтеп керүче кояш. Ул шултикле дә аяусыз кыздыра
50
В А Х И Т И М А М О В
ки, хәтта җиһан үзе мич өстендәге ташларыннан гына түгел, ә диварларыннан,
ләүкә такталарыннан, тас һәм комганнарыннан эссе бөркеп торган кызу мунча
кебек. Туфрак өстенә басып, атлап булмый, аяк табаннарыңны утлы күмер
төсле көйдереп һәм яндырып ала. Адәм балаларының муеннары, иңбашлары
тоташтан тир. Инде ничә тәүлек буе туктаусыз атлыйлар бит, күктә кояшның
керфек какканы, бичараларның бер учтан да артык су эчкәне юк, ә тир дигән
зәхмәте барыбер саркылып чыга, тәндә аңа чишмә гел табылып тора. Тир
саркыгач, җилән, күлмәк якалары, култык аслары юешләнә, кием чи каеш
шикелле тәнне яра, тәнне чиләндерә. Бичаралар дилбегә буе ара узган саен,
өмет белән күк йөзенә караш ташлап ала. Анда болыт әсәре күренми, яңгыр
көтүнең дә файдасы юк. Һәркемнең карашында һәм уенда тик бер генә өмет,
һаман иске хыял – су, су, су, бер тамчы су!
Урда чикләреннән бирле Сәмәркандка таба агылучы коллар кәрваны бу.
Алда – башларын түбән исә дә, ара-тирә үзләрен санларга кирәген искәртеп
мөгрәргә онытмаучы сыер көтүе, артта – мәэлдәүләре белән колакларны ярып
баручы кәҗә белән сарык өерләре, ә уртада – муеннарыннан сүс арканга тезеп
куйган ирләр. Иярләрендә утырган көе генә чыбыркы-камчыларын уйнатып
алырга һәвәс мангул яки кайсак сакчылары өчен болар барысы да – коллар.
Аларның бурычы ачык: юлда колларны югалтып йә имгәтеп бетермәскә,
исән-сау көенә Сәмәрканд базарына илтеп җиткерергә! Базарда аларны такта
мәйдан өстенә мендереп тезәчәкләр, киемнәрен салдырып атачаклар. Ислам
каласы бит, анда хатыннарга һәм кызларга гына башларына нәни капчык кияргә
рөхсәт ителәчәк, алар гаурәт җирләрен тоткалап караганда оялмасын, имеш.
Ә ирләргә һичбер ташлама юк. Әле үзләренә өйрәнчек йә йомышчы эзләп
килгән сәүдәгәр һәм һөнәрчеләрнең колларны мәйданчыкта әрле-бирле китереп
йөртүе дә мөмкин. Берәүнең дә гарип-зәгыйфьләрне алып алданасы килми.
Бүгенге сакчылар искитмәле юаш, игътибарлы. Сәбәбен әйтүче юк, һәркем
яттан белә. Татар ире белән татар хатыны Сәмәркандның үзендә дә, Гыйрат
базарында яки Хорасанда да үтә кыйбат тора. Урыс-мукшы яки алман-ләһ
коллары буй-сыннары, гайрәт-куәтләре белән килешлерәк йә сылурак булса
да, алардагы пәһлеваннарның бәясе дә ун-унбиш динардан да артмый. Ә сау-
сәламәт һәм әзмәвердәй таза татар ирен, хәтта ул камыт кебек кәкре аяклы
булса да, теләсә кайсы кала сәүдәгәрләренең хәтта илле динарга алып китүе бар.
Сере гади генә: татар чиста, аңа урлашу ят һәм, иң мөһиме – ул хуҗасына эт
шикелле тугры, һичберкайчан хыянәтне белми. Татардан да уңганрак һәм аннан
да күндәмрәк кол җир йөзендә юктыр! Менә шуңа күрә кадерли, чыбыркылар
белән утын пүләне урынына тотып ярмый, атлары белән таптатмыйча, башын
ярмыйча гына куа бүген сакчы-сатучылар.
Мондый нечкәлекне коллар арасында да аңлаучылар, мыегына чорнап
баручылар байтак. Кырым тарафыннан килеп, Кондырча буенда әсирлеккә
эләккән бер баһадир инде йөзенче мәртәбә сүгенә, кат-кат төкеренә.
– Каян гына килеп чыкты микән соң ул кыргыз алабае? Сәйфетдин чатырына
таба ташланган, тагын бер ыргылсам, Аксакның ул сәрдәрен кыеп кына атасы
идем бит! Әллә каян, чатыр чаршаулары арасыннан гына сикереп чыкты
да тимер кыршау кидерелгән гөрзие белән нәкъ баш түбәсенә тондырды,
анасын саткыры! Аннары ничек итеп кул-аякларны сүс бау белән тышаулап
ташлаганнарын да белмим. Өзеп ташлыйм дип талпынып караган идем дә бит,
юк, көчәнгәч баш чатный, каһәрең. Менә шулай, ачык авызлыгым аркасында,
бу капкынга килеп каптым инде.
51
КАРАБӘК
Аннары ул бераздан, тирә-ягына, ерак яланнарга күз йөгертеп, тагын өстәп
куя:
– Юк, барыбер качам! Яглы бәк – кол! Валлаһидыр, көлке! Һи, мин дә
булыйм, моннан качмыйм да ди!
Тирә-яктагылар, «тсс-тсс» килеп, тиз-тиз юаталар.
– Качасың, әлбәттә. Шушындый Алып батыр гәүдәсе белән син дә качмасаң
соң!
Яглы бәк – ул, асылда да, пәһлеван. Тирә-юнендәге ирләрдән ярты башка
биек. Иңбашлары хәтта чүмәләләрне дә күтәреп торыр сыман. Йодрыклары
нәни казан чаклы. Беләкләре, әйтерсең, арканнан үрелгән. Ни галәмәт, аның
аяклары хәтта чирәмдә дә бер-ике бармак калынлыгы җиргә батып бара. Ул
ябышса, олы йорт почмагын да күтәреп селкетәдер...
Җан аткан – елан итен ашаган ди, җае табылды бит. Берзаманны, сихри көзге
булып, алда зәңгәр күл ачылды. Сусау дигән зәхмәт үзәкләренә үтеп беткән, сыер,
тана, үгез – көтүләре белән шуңа ябырылды. Сакчы җайдаклар бичара малларны
камчы белән яра, чыбыркы шартлата, күсәк белән ора – болар өшкереп тә бирми,
куучылар суккан саен тирәнгәрәк керә. Күлнең төбе гел лайлалы, тездән балчык
икән, көтмәгәндә мөгри-мөгри бата башладылар. Колмы, азатмы ул, татар –
нык мал җанлы. Яглы бәк тә яман дулый-дулый алга томырылды. Муеннар
сүс арканнар белән бәйләнгән бит, үз артыннан тагын унлап ирне сөйрәп бара
теге. Әле шул килеш тә күл читенә кереп басты да, койрыгыннан сөйрәп, бер
сыерны шундук тартып алды. Бу колдагы көч-куәтне күреп, бушбашрак бер
сакчы арканнарны кылычы белән чабып кына атты. Иркенлекне тойгач, инде
күлнең түренә үк кереп, сыерларны берәм-берәм чыгара башладылар. Ул арада
арттан кәҗә-сарык көтүе килеп җиткән. Алар да – мал, алар да сусаган. Чыбыркы
уйнатуны бар дип тә белми, күл тирәли сикереп чаба-чаба, су чөмерә болар. Күл
казандай кайный, тирә-юньне сакчылар сүгенүе, сыерлар мөгрәве, кәҗә-сарык
мәэлдәве баскан. Тавыш, шау-шу, мәхшәр!..
Сыер-сарыкларны юл өстенә кабат тезгән чакта күл тирәсен эңгер-меңгер
каплаган иде инде. Кол ирләрне сүс бау белән бәйләргә тотынсалар, Яглы
бәктән гүя җилләр искән. Ярты чакрымнан караган чагында да башкалардан
калкып, күзгә сукыр чебен төсле кереп тора, ә хәзер юк. Аптырагач, күл төбенә
ыргаклар һәм зур сөңгеләр белән дә кадап карадылар, тишек итегеннән гайре
берни эләкмәде. Ахыр чиктә, куллар селтәп, ары кузгалдылар. Күл уртасында
су өстенә калкып торган көпшә очын берәү дә шәйләмәде.
41
Туктамыш ярты елдан соң гына, бөке төсле, кабат калкып чыкты. Кул
астында өч төмән гаскәре бар, элеккечә вәкарь. Җайдаклары – тоташ
болгарлылар. Көңгер – сәрдәр. Башка олыс бәкләре шундук шымга калды.
– Хазбулат элекке ханга төкереп тә бирми, ул Сарайда үз исеменнән акча
сугып ята. Туктамышның ике яшь хатынын да үзенә алып куйган.
Шушы мәсхәрәне ишетүгә, Туктамыш, котырган үгездәй, мәркәзгә
ябырылды. Ләкин аның капкаларын җимереп торасы юк, бушкуык Хазбулат
үзенең биләмәсенә, Борын-Инеш ягына чыгып качкан икән. Туктамышны
ахырына чаклы хур итәргә уйлагандыр инде, аның вәлидә хатыннарын да үзе
белән алган. Әүвәл кичәге хан үзе, аның артыннан Көңгер төмәннәре Идел
аша кичүгә ташланды. Тын дәрьяга җиткәннәр генә иде, кисәк борылырга
туры килде.
52
В А Х И Т И М А М О В
– Хазбулатны Кырымдагы Солхат әмире үзенә сыендырган. Ул Бәйрәм-
Хуҗа, җәнәвизләр яллап, Хазбулатны кабат Сарайга кертеп утыртырга җыена
ди.
– Алга, алга! Хазбулатның башын чабып, өлге күрсәтмичә, Урданы тулаем
да сатлык чиреннән чистартып булмаячак! – дип куалый-куалый, Кырымга
юнәлделәр. Туктамыш та еллар үтә-үтә шомара башлаган бит, Бәйрәм-Хуҗа
янына аерым илче куды.
– Туктамыш хан Бәйрәм-Хуҗага баш тарханлык ярлыгы бүләк итә. Бәк-
хуҗа үзе дә, барча нәселе дә моннан ары ясак-хәреҗ ише салымнардан азат!
Карт кешегә шул бүләк тә җитте, ул Туктамыш ханны кала капкаларын
ачып каршылады. Ваграк түрәләргә дә тархан булу дигән чир йогып өлгергән,
шулар үзләре Хазбулат-соранны хан каршына сөйрәп китерде.
– Бүкәнгә! Бүкән өстенә салып чапкалагыз! – дип үкерде Туктамыш хан.
Мәйдандагы Салкын Таш өстендә тавыш тынгач, тантаналы төстә аваз салды:
– Бәйрәм-Хуҗа тарханны Кырым атавының каладары итеп билгелибез.
Моннан ары тархан илә Кырым Туктамыш хан фәрманына гына буйсынып
яшәячәк!..
Ашыккан, ай-һай, нык ашыккан. Сарай тарафыннан чапкын килеп җитте.
– Тимер-Котлык, ак мангыт чирүе илә Сарай эченә үтеп, үзен Алтын Урда
ханы дип игълан иткән!
– Кадалып кына киткере! Иске кетәклектә яңа әтәч! – дип сытып сүгенде
дә Туктамыш хан янә ияренә менде.
42
Юк, Тимер-Котлык сыек былчырактан әвәләнгән бушбугаз булып чыкты,
иске хан йодрык төйнәгәнче Сарайдан ук шикелле чыгып ычкынган бит.
Туктамыш тәхет залына әйләнеп кайтуга, бәйләрбәге Хәсән белән олыгаеп
беткән Ак-Хуҗаны янына чакыртты.
– Теше коела башлаган карт хатын шикелле, авызыңны бүлтәйтеп, миңа
һаман үпкә саклап йөрмә, – дип, иң әүвәле Ак-Хуҗа бәкне иманга чакырды
ул. – Берүзебез генә ябышып, Аксак тәрене әмирлегеннән чәнчелдереп төшерә
алуыбызга нык шикләнәм. Кеше бавына ышанып, коега да төшмиләр, күрше
балтасы илә урман кисәргә дә бармыйлар, анысын гына беләм. Кем очраса,
шуннан ярдәм сорап, йөз суыбызны түгәргә ярамый, бу сансызлану вә ваклану
була. Димәк, безгә көчле аркадашлар, хыянәтне белмәс дуслар кирәк. Син
кайсы шаһ йә кайсар безгә ярдәмгә килер, дип ышандыра аласың? Нинди
киңәшең бар?
– Иң әүвәле, безгә Тимер бәкнең яңа һөҗүменнән саклану хәерлерәк, – дип
башлады Ак-Хуҗа, һичнинди дә үпкә күрсәтмичә. – Бер кат җиңүгә ирешкәч,
һәм дә, сакчысы юклыктан файдаланып, көтү-көтү маллар, сылудан-сылу
кызлар талап киткәч, Урда яңа кирмән-диварларга бикләнгәнче, аның янә
безнең өскә килеп җитүе бар. Бер карак та иске эздән йөрми, умырып талау
өчен һәр угрыга яңа сукмак кирәк. Шундый нияткә керсә, ул безгә Каф тау аша,
азәри вә гөрҗиләр ягыннан бәреп керер дип фаразлыйм. Шуңа, кичекмәстән,
гөрҗиләр кайсары Георгийны үзебезнең якка авыштыру вә Урдага корыч аркан
илә бәйләп кую мәслихәт. Мин Георгий хозурына юл чыгарга әзер.
Һич көттереп тормыйча, бәйләрбәк кушылды:
– Ак-Хуҗа бәкне хуплыйм, мин үзем дә Аксак Тимер кабат Урда өстенә
Каф тау аша килер дигән фикердә. Георгий кайсарга безгә иңен куеп басса
53
КАРАБӘК
– хәвефсезрәк. Ләкин хаталанмыйк, гөрҗиләр Урданы каплап йә коткарып
калырдай куәтле көч түгел. Һәрберебезгә мәгълүм: ачуын кабарткач, Сүбүдәй
илә Җәбә нойон да үз вакытында гөрҗиләрне чебеш көтүе урынына сытып
кына узган. Соңрак Бәркә каһан да барып изгән аларны, ахыр чиктә шул Аксак
та бер мәртәбә барып талады бит инде. Без гөрҗиләр белән вакланмыйк,
алардан баш тартыйк, дигән сүз түгел бу. Безнең йортка терәк ясау өчен куәте
буенча мәмләкәтебездән ким булмаган, Урда белән тиңләшә алырдай олы
дәүләт кирәк. Менә шулар илә берлек төзү хәер.
– Йә, йә, авызыңа бал да май, сүзләреңнән үтә мәмнүн калам, – дип,
Туктамыш хан да күзләреннән очкын чәчеп алды. – Кайсы падишаһ алдына
без бил бөгеп барыйк, әл-Казани бәк?
Хәсән бәк тынычлыгын таш дивардай саклап авыз ерды:
– Аксак Тимер кайсы хаким астына су җибәрә, кемгә бармак яный –
безгә шул отышлы. Җиде диңгез аръягындагы һинд солтаны яисә Һималай
таулары артына кереп качкан чиннәр кайсары да, хәтта фил кадәрле алтынны
тәгәрәтә-тәгәрәтә илтеп җиткерсәк тә, Урда сагына төмәннәрен куып мәшәкать
күрмәячәк. Димәк, безгә төрек солтаны Баязит хозурына илче куу мөһим.
Аннары Мисыр солтаны Фәрхәд тә безнең якка җиңел авар сыман.
– Ә Фәрхәднең кайсы яклап безнең Урдабызга кендеге тоташкан соң? – дип
янә Туктамыш хан бер көлтә очкын бәрде.
– Үзбәк ханны исегезгә төшерегез әле, – диде Хәсән, бер дә каушамыйча.
– Аның үз сеңлесен ничек итеп Мисыр солтанына кияүгә озату хакындагы
кыйссаны белмисезме әллә?
Ак-Хуҗа белән Туктамыш күзләрен акайткач, Хәсән инде, җеп саплаган
сыман, талгын гына, ипләп кенә тезде.
– Моңа алтмыш еллап гомер үтеп бара икән инде, онытуыгыз да мөмкин.
Әмма гыйбрәт өчен истә тотарга кирәк моны, аһ, тотарга кирәк! – Хәсән
җайлабрак утырды. – Үзбәк хан хаҗ сәфәренә барганда, үзе белән сеңлесе
Мәликәне дә алган. Берочтан Каһирәгә дә сугылырга булган безнең хаҗиебыз.
Урда ханы килеп төшкәч, билгеле ки, Мисыр солтаны Мәлик әл-Насыйр да
кабул иткән инде. Солтанның әле егет кенә чагы, сылу Мәликәгә күзен салган
бит бу. Мәлик-Мәликә, парлану өчен исемнәре дә шәп бит!.. Бүләкләрен
биреп озатканда, Мәлик солтан Үзбәк ханнан Мәликәнең кулын сорый икән.
Иллә мәгәр, менә каһәр: Үзбәк хан Мәликәне Баһдадтагы Мөшәррәф хәлифкә
кияүгә бирергә, шуннан ары һәр җомга намазында үзенең хөрмәтенә хөтбә
укыта башларга ният тоткан булган. Солтан Мәликне «мондый илләр ара
эшне ялгыз башым илә хәл итә алмыйм, кайтып, дивандагы олуг вәзирләрдән
рөхсәт сорыйм», дип юмалап качкан икән. Ә хаҗдан әйләнеп кайтса, Мөшәррәф
хәлиф вафат. Өстәвенә, Мисырдагы Мәлик кызулата. Күз буяу өчен дип, Үзбәк
хан диванга җитмеш абруйлы әмирен чакырткан. «Менә, Мисыр солтаны
сеңлебез Мәликәнең кулын сорый, ул һәр таләп вә һәрбер шартка риза, без
ни дип җавап бирик, йә, нишлибез?» – дип, үз башына сөаль дә биргән әле.
Мәгълүм ки, безнең түрәләргә буза кузгатырга, абруй күтәрергә сәбәп кенә
кирәк. Мисырдагы шәригать кануннары тегендирәк бит ул, бездәге кысалар
да анда ярап бетми дип, и, чүбек чәйни, и, боламык болгата ди болар. Анык
бер җавап юк. Үзбәк хан ярты елдан яңа диван җыйган, тагын ярты ел узуга
– кабат диван. Каһирәдәге Мәлик солтанның да чүкече кыза тора бит, олы
кәрван белән бүләк өстенә бүләк озаткан бу. «Әмирләрең солтаннарның коры
гына сәламнәрен санга сугып бетермиләр икән, менә, кулларына тота торган
54
В А Х И Т И М А М О В
бүләкләрне тарат», дигән язуы да бар ди. Үзбәк хан бүләкләр ыргыткач, асылда
да, ауган инде болар. Ни галәмәт, Мәликә сылу Мәлик кочагына барып кергән
чакта тәүге күрешүдән соң дүрт ел вакыт үтеп киткән булган...
– Бик гыйбрәтле кыйсса, мәгәр аның бүгенгегә нинди катнашы бар, әйт,
Казанлы бәк? – дип бүлдерде Туктамыш хан.
– Катнашы гап-гади. Бүген Каһирә тәхетендә утырган Фәрхәд солтанның
әбисе безнең Мәликә солтанбикә була инде, – дип кырт кисте Хәсән бәк. –
Фәрхәд солтан хозурына зур илчелек юллыйк. Хәзинәдә бар бүләкне мулдан
озату да онык-солтаныбыз күңеленә ачкыч булыр...
Ярты елдан соң җылы хәбәр кайтты.
– Фәрхәд солтан Ак-Хуҗаны киң колачын җәеп кабул иткән. Ул Мәликә
атлы ак-әбисен һич тә онытмаган, Мисыр халкы әле дә булса аңа рәхмәтле ди.
Ошбу солтан да бүләкләрен корабларга тутырып юллаган. Солых турындагы
шартнамәгә дә, бисмиллалап, үз мөһерен суккан...
Ә менә тагын өч айдан соң кайтып төшкән хәбәрдән соң Туктамыш хан
кияү егетедәй биеп китә язды.
– Синнән күрмеш, Аксак Тимер дә Фәрхәд солтан хозурына үзенең зур
илчелеген җибәргән булган, канә. Солтан аларны бер ай буе кабул итмичә
интектергән әүвәл. Ә тегеләр Туран каһанлыгы, бөек әмир үче белән янап
әтәчләнгәч, җәмгысын да дарга озаттырган...
Туктамыш хан уч төпләрен уа-уа тантана кичерде дә инде Хәсән бәкнең
үзен төрек солтаны Баязит Йылдырым белән ләһ кайсары Ягайло тарафына
илче итеп куды. Күз тимәсен, Хәсән бәк тә һәр икесе белән солых төзеп кайтты.
Тын алырга, түл җыярга вакыт. Казна ташып тормый. Үз түрәләреңнән ришвәт
талаудан да ансатрак һәм хәвефсезрәк ысул бармыни ул? Туктамыш Мәскәү
кенәзе Василий колагына зур шом озаттырды.
– Җүнкала белән Мөрем, Таруса, Мещера калаларын Рәзән кенәзе Юрий
сорап йөри. Ул Рәзәнне үгез сымак симертү бик яман.
Бүре куа чыккан сунарчыдай шашып, Василий килеп җиткән.
– Калаларны миңа, миңа кайтар? Сандык-сандык алтын-көмеш сарай
тупсасында...
Мондый күндәм, елгыр яраннарга таяну да – шифа!..
43
Гөрҗиләр кайсары Георгийның Урда ханы ягына авышуы хакында,
әлбәттә инде, Аксак Тимергә хәбәр итми калмаганнар иде, ул улы Гомәршаһ
төмәннәренә ияргә менәргә әмер бирде. Аның илчеләр гомерен кыйган Мисыр
солтанын да, Туктамыш белән берлек төзеп куйган Баязит солтанны да гафу
итәргә һичбер исәбе юк, ләкин алар кул җитмәстәй ерак, бүрәнә аша бүре куып
булмый, башта урман авызында юл бүлеп торучы вак-төяк агачны аударырга
кирәк.
Аксак Тимернең гөрҗи җирләренә һөҗүм башлавын белеп алуга ук,
Туктамыш хан Яглы бәк һәм Гали белән Ильяс угланнар кул астында өч төмән
озатты. Мангыт төмәненә башлык булып торган Гайсә мирзаның язгы боз
шикелле таянып булмастай тайгак, көпшәк икәнен дә белә, ләкин кул астында
гына дистәләгән чирү тезелешеп тормый, бу ышанычсыз мирзаны да, бәладән
башаяк дип, Сарай тирәсеннән еракка озату мәслихәтрәк. Шымчыларның
сүзенә колак салсаң, Гайсә бер дә Идегәй абзасы ягына карап сәҗдә кылмый
сыман. Ходай Тәгаләнең шәфкать илә миһербанлык угын алдан чамалау кыен,
55
КАРАБӘК
ул мәрхәмәтеннән ташламаса, Гайсәнең дә үзе сайлаган кыйбладан читкә
язмавы бар.
Сөенечле хәбәр озак көттермәде.
– Дирбәнд кирмәне илә Дәрьял тарлавыгын каршылыксыз үттек. Аттан ала
да туа, кола да туа, дип белми әйтмиләр шул. Гомәршаһ – атасы Тимер бәк
янәшәсенә куярдай оста сәрдәр түгел. Ул Ширбән каласын безне күрүгә үк
ташлап качты. Гомәршаһ атасын чакырып чапкын куган булган. Инде Тимер
бәк шәхсән үзе биш төмән ияртеп юлга чыккан, диләр.
Аксак әмир мәкергә бик һәвәс. Үзе Хәзәр диңгезен урап юлга чыкса, шималь
яклап, Туктамыш сараена үзенең камыт бавыдай шомарган илчесе, карт төлке
саналган Шәмсетдин-Алмалыкны озаткан.
– Бөек әмиребез сине бик юксына, һаман саен бергәләп Сауран илә Сыгнак
калаларына, Ырыс ханга каршы яу йөргән көннәрегезне сагынып сөйли, –
дип дуга кебек бөгелсә дә, талга кунган сандугачтай өздереп сайрады ул. –
Туктамышны мин үз угылымдай күрдем, дип егълап та алгалый. Үз угылларым
Гомәршаһ, Мираншаһ, Сөләйманшаһ өчен мин тәхет тә, мәмләкәтләр дә яулап
бирмәдем бит, алар – әле булса гаскәремдә гади төмәнбашлар. Ә Туктамышым
ил хакиме, җиһан күрке булды. Әгәр атасына рәхим-шәфкать илә ярдәм кулын
сузса, без аның белән бергәләп фарсы илен, төрек мәмләкәтен, Мисырын
да яулап алып, бар җиһанга яулык ташлар идек. Туктамыш бәгъзе шаһ вә
солтаннар илә берлек төзеп, атасыннан дошман ясамасын. Мин тәхлил укыйсы
көннәр җиткәндә дә, бар булмышым илә Туктамышны гына көтәчәкмен. Тезген
өзеп чапкан кыркымыш тайлар да, төк коеп арыгач, көтүенә, аранына кайта.
Мин үги улымның да җылы кояш кеби әйләнеп кайтуын көтәм. Бөек әмиремез
Тимер бәк менә шулай, аталарча, сиңа үзенең кулын суза.
Әмирләр игътибар итеп өлгерде: Шәмсетдин-Алмалык сөйләгән мизгелләрдә
Туктамышның күзләреннән кайнар яшь тамчылары да сытылып чыкты. Көчсезлек
һәм чарасызлык, алҗыганлык кайтавазы болар. Аңларга да була, яуда җиңелеп,
үз йортында качып, Идегәй-Котлык кебек сатлыкҗаннар тарафыннан типкәләнеп
йөрүләр үзәгенә үткән, рухын талагандыр. Ләкин Туктамыш Сәмәрканд әмире
алдында тез чүккән, муенына бугалак салынган ил хакиме түгел. Урда илен
муенчагыннан сөйрәп сугым пычагы астына илтеп салырга, ай-һай, иртә әле!
– Тимер бәк вакыт сузу өчен генә сандугачтай сайрый, аның соран сүзләренә
ышанасы түгел, – дип, бәйләрбәге Хәсән сикереп торды.
– Сәмәрканд әмире Тәбриз каласына барып өлгерү өчен генә, күзне буяу
өчен, синең тарафыңа ошбу икейөзле картны юллаган бит, – дип, Көңгер бәк
тә, ярсый-ярсый, камчысын атып бәрде.
Туктамыш уйга калды. Аксак Тимер белән кабаттан дуслашу-туганлашу –
асылда, һавадагы торна кеби. Ә менә монда килеп тез чүккән әмирләр Тимер
бәк янәшәсендә чыпчык-песнәк кенә булсалар да, алар – турылыклы, болар
Идегәй сыман талап та, ташлап та китмәячәк. Бер киселгән икмәк кабат
ябышмый ул. Кылычыңны кыныннан чыгаргансың икән, орышырга кирәк.
Ике сыер арасында буталып йөргән бозау берсен дә имә алмас, аумакай йә
юмакай булу хата!
– Тимер бәк безнең олуг Урдамызны талап, коточкыч рәвештә вәйран итеп
китте, һаман тамагы туймый, азгын кулын суза. Безнең араны хәзер синең кеби
төлке илче дә көйли алмас инде. Ил өстенә корал күтәреп килүне ул сайлады,
Урдамыз да, үз нәүбәтендә, корал ташлый вә тез чүгә торган умырткасыз,
көчсез дәүләт түгел!..
56
В А Х И Т И М А М О В
Шәмсетдин-Алмалык җимерек йөз, кыйналган кыяфәт белән кайтып киткән
иде, ике атнадан ук Сарайга хәбәр ишетелде.
– Шәмсетдин, юл уңае дигән булып, кайтышлый Меңкышлакта күсе
сымак посып яткан Идегәй янына да сугылып чыккан икән. «Сине Тимер бәк
янә үз чатырына чакыра» дип ялварып караса да, Идегәй аны шундук кире
борган. Әүвәл ике үгез сөзешеп, берсен-берсе ексын, мин аларга шуннан соң
да бугалак ташларга өлгерермен әле, дип әйткән ди. Шәмсетдин төкеренгәч,
минем Аксак илә Туктамышның икесен бер бау итеп ишәр көннәрем алда әле,
алда, дип өстәп тә куйган.
– Аксак талап җыйган алтын-көмеш Таш Билбауга биргесез бит инде. Аңа
Идегәй тамагына берәр калҗа өлеш чыгарса ярамады микән?
– Юк, ни әкәмәт, сыңар гына дирһәм дә юллап карамаган. Икенче төрлерәк
кармак салган. Әйдә, үзеңнең берәр кызыңны озат, мин аны оныгымның
хатыны итеп алам, дип юмалап маташкан ди. Идегәй бу юлы да вәкарь җавап
биргән, егерме ел синең җырларыңны тыңлап яшим, телең агулы вә юха. Елан
кабыгын салса да, гадәтен үзгәртми ул. Сиңа хәтта кызымны озату да хәтәр.
Аны әүвәл үзеңнең сасы ятагыңа сузып салачаксың, оныгыңа син кимергән
сөяк кенә кала. Синең ише еланнан каберең ерак булсын, дигән.
Шулай, бәйдән бер ычкынган эт оясына кайту юлын бик тиз оныта ул.
44
– Аксак Тимер гөрҗи кайсары Георгийны тезгә куйган, ул Каф тавындагы
Дәрьял тарлавыгын да кулына алган инде, – дигән хәбәр килеп җитте.
– Аксак тәре, Шәмсетдин хәзрәтне юллап, күзгә төтен җибәргән иде, без
дә аны тоткарларга тырышып карыйк әле, – дип, Туктамыш ничарадан бичара
рәвештә генә Уртак атлы илчесен кузгатырга мәҗбүр булды. – Аксакка солых
тәкъдим иткән бул, хаҗәте чыкса, хәтта балавыз сыгып күрсәтсәң дә ярый.
Тик Аксак тәре, үрдәк кеби тыйтаклап, Каф тау өстеннән иңкүлеккә төшеп
өлгермәсен. Син аның белән сайрашкан арада, безгә ерак олыс төмәннәрен
күтәрергә кирәк.
Шул көнне үк барча әмир-бәкләр тарафына елдам чапкын очты. Ун көн
дигәндә Мамай тавы янына җыелсалар, төмәннәрнең саны унбиштән дә арткан.
Каф тау өстендә ертауллар алаенда йөргән җайдакларны да санасаң, гомум
куәт янә ике йөз меңгә җитә. Менә, тагын чебеш урынына таптап вә тукмач
сыман тураклап кара инде, явыз Аксак тәре!..
Уртак илче Тимер Капкага да барып җитә алмыйча кире борылып кайтты
да Туктамышның аяк очына ауды.
– Тимер бәк тауны кичкән, иңкүлеккә төшеп ыстан корган. Төп гаскәре
энәләрен кабарткан керпедәй Куй елгасы ярына тупланса да, өчме-дүртме
шымчы меңлек кумык-аланнар олысында, ач бүреләр сыман, корбан эзләп
йөри.
Туктамыш шундук үз янына Хәсән бәкне дәште.
– Биш төмәнне җитәклә дә кичекмәстән юлга! Каф тау итәкләре елга белән
тулы. Шулар арасында еландай бөтерел, төлке булып койрыгыңны уйнат, әле
теге, әле бу тау башына учак тергезгән булып төтен чыгарып ал да мең төрле
саташтыр, иллә мәгәр Аксак Тимергә Урда җиренә керергә ирек бирмә берүк,
Казанлы бәк...
Бәйләрбәге ук шикелле атылып ашыкса да, Тимер бәк инде Куй буен ташлап
өлгергән – Терек елга ярына Меңкирмән атлы таш-тау арасына ыстан корган
57
КАРАБӘК
икән. Монда ялан бик тар, Хәсән бәк Урда төмәннәрен ташлап карады, әмма
бердәм рәвештә һөҗүм ясарга җаен тапмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булды.
Шушы тоткарлану да ярдәм иткән, Туктамыш та ун төмән җайдак белән Терек
ярына килеп җитә алган.
Барча иңкүлекне айкап чыгуга ук, Туктамыш хәл итте.
– Бер үк тырма тешенә сукыр гына ике кабат баса. Кондырча янындагы
орышта ыстанны Идел ярына терәп куйганга күрә әрәм булдык. Чигенергә һич
ара булмады, шуңа Сәмәрканд этләре безне аран эченә кертеп ябылган сарык
көтүе шикелле, рәхәтләнеп талады вә урды. Бу юлы инде кабат абынмабыз.
Ыстанны елганың бу ягына корыйк. Ә Аксак тәре, чатан аягын сөйрәп, елга
кичеп газап-хәсрәт күрсен.
Алай да, гаскәрдә утлар-сулар кичкән елгырлар бар! Шулар, күз ачып йомган
арада, якындагы урманнардан йөзәрләгән имән-тирәк тапты. Шуларны егып,
сай кичү каршында ботакларын керпе энәләре кебек тырпайткан агачлардан
биек ур ясадылар. Боларга ташланып, йөзәрләгән чаптар белән җайдак җан
бирәчәк әле! Болардан тыш, тәртәләрен алга таба каерып бәйләгән арбаларны
боҗра итеп тезгәч, ыстан асылда да кирмән рәвешен алды.
Аксак Тимер, сай кичүнең яуланган булуын белүгә үк, янда бөтерелеп
йөргән чиркәс бәген икегә телеп атты.
– Кичү урынын күрсәт, кичү урынын дип күпме ялвардым бит. Ә бу хәсис
аны, бер дирһәм дә алмыйча, Туктамышка сатты!
Үзенә күрә хәйләкәрлек кылып, Сәмәрканд чирүен агым буенча Терек
елгасының үренә таба куып карадылар. Юк, кендеге береккәндәй, Туктамыш
бер адым да калмый, каршы ярдан калкан сыман тагыла да бара. Аксак Тимер
нәүкәрләрен түбән таба юллый, ә Туктамыш, энәгә тагылган җептәй, шул
тарафка күчә. Тимер бәк көненә җиде мәртәбә әле югарыга, әле түбән таба
ыргылып карый, юк кына бит, Туктамыш һәр очракта кирмән корып куя.
Төннәре дә куркыныч бит аның. Уң якта Тереккә килеп кушыла торган
Сунҗа елгасы бар. Дөрес, ул Терек кебек үк тирән түгел, ләкин ярлары вак таш
һәм кыялардан торганга күрәме, аның суы тау чишмәсе төсле кайнап-шаулап
ага. Әгәр Туктамыш шушы елга аша ташланырга тәвәккәллек кылса, ул тавышта
тоякларына киез башмаклар киертелгән атлар кичүен, хәтта пошкыруларын
да ишетеп булмаячак. Туктамыш таң сызылган вакытны сайласа, ул юллаган
бер-ике мең җанкыярның изрәп йоклаган ун мең сәмәркандлыны да суеп
чыгуы бар. Муенны күрәләтә элмәккә тыгып булмый, Аксак Тимер бер көн
ахшам намазыннан соң үзенең төп ыстанын тирән ерымнар һәм биек ур белән
әйләндереп алырга әмер бирде.
– Урданыкылар үзләрендә кирмәннәрен әүвәл ерым белән әйләндереп
алырга, аннары шуның эченә ур ясарга күнеккән. Казык кебек очланган
бүрәнәләрен дә шул ерым төбенә тезеп чыга алар. Дошман җайдаклары
атларының корсакларын шул казыкларга кадалып ярачаклар, имеш. Мин
һәрчак тилгәндәй күзәтеп тордым, юк, атлар тиле түгел, күз-баш тондырып,
казыкларга бер дә ташланмый. Үз ихтыяры илә кибән түбәсеннән сәнәк-
тырмаларга сикерә торган җанвар буламыни? Ат-малкайлар адәм баласына
караганда күпкә акыллырак. Алар җайдакларын сыртларыннан очырып
төшерә дә кача. Ерымның балчыгын тышкы якка чыгарырга, ур боҗрасын
тәүге киртә итеп өеп кую кирәк. Туктамышның урны җайлы гына яулавы да
мөмкин. Атлары да ур өстенә тиз ыргылып менәр. Ә менә инде ур өстеннән
аларга ерымдагы чокыр эченә сикермичә булмый. Чөнки арттан яңа ташкын
58
В А Х И Т И М А М О В
килә. Чигенергә ара гел калмаган. Болай итсәк, Туктамыш телиме-теләмиме,
меңәрләгән атын чокырларга тезгән казыкларда үтереп бетерәчәк. Хәтта
казыкларга кадалмый исән калганнарын да арттан килгән ташкын сытып
уза. Шундый төтен җибәрик әле Туктамыш күзенә. Болар урларын да бозау
биеклеге генә ясаган бит, дип алданырлык булсын.
Аксак Тимер нәүкәрләренең яртысы ерак сәфәрләрне үтеп азау тешен
чыгарган сугышчылар, эшне тиз тоттылар, эңгер-меңгер ятып күз бәйләнгәнче,
ике боҗра ясалып та бетте. Ышандырырлык булсын дип, ур өстенә берничә
йөз калкан да тезеп чыктылар.
Ертауллар үзвакытында җиткергән, мондый җайлы ур турында ишеткәч,
ике төмән җайдакны Сунҗа ярына китереп бастырды ул. Сорнайлар кычкырта,
төмбакларын кага башладылар. Елга ярындагы кыяларга да бәрелеп
кайтарылгач, янартау шартлавы шикелле көчле тавыш купты.
Идегәй белән Тимер-Котлык үзләренең мангыт йортларына кайтып китсә
дә, мәрхүм Ырыс ханның сыңар улы Инаныч кына, адашкан бозау шикелле,
Аксак Тимер янында торып калган иде. Шушы янартау тавышын ишетүгә,
чәчләрен йолкый-йолкый, үкерә-үкерә еларга тотынды бит теге.
– Бетте, кыямәт көне килеп җиткән икән! Утлы казаннарына салып кайнату
өчен безне тәмуг көтә!
Ыстан тирәли корган диварларның бер читеннән икенче башына чаклы
йөгерә-йөгерә үкерә генә бит, һич туктатып булмый! Бу куптарган тәшвиш
башкаларга йокты, кайбер нәүкәрләр манара һәм басмалар өстеннән төшеп,
ыстанның тау ягындагы капкасына таба кыяклый башлады. Туктамыш сизмәде
шул, аһ, тоймады бу минутта үзенең Тимер бәк ыстаны эченә нинди зәһәр
күмер очыруын! Әгәр тоеп, шушы мизгелдә һөҗүмгә томырылса, бәлки, аның
яугирләре сәмәркандлылар ыстанын сытып үтәр иде!..
– Бугазын томалагыз! Суеп ыргытыгыз Ырыс тилемсәсен! – дип ярсып
кычкыра-кычкыра, инде Аксак Тимер үзе дә чыгырыннан чыкты.
«Тилемсә» дип тамгаланган Инаныч та ишетеп торган, ахры. Үзе буып
ташлаган сарыкны сыртына эләктереп качкан карак бүре төсле, ул тиз генә
калканын аркасына элде дә дивар ярыкларының берсеннән тышка томырылды.
Тимернекеләр айнып ук очыра башлаганда, Инаныч инде яңа урны үткән, ә
бераздан Сунҗа ярының астына сикереп юкка чыккан иде.
– Качак, качак! – дип яугирләр шатланышу Туктамышның күңеленә тач
май булып ятты. Орыш комары да ишеге шыр ачылган мунча пары кебек юкка
чыккан иде.
– Булды, өнен алдык, бүген Аксак йоклаячак түгел! – дип күңелен дә юаткан
булды әле...
Өч тәүлек буена Терек яры буйлап аска-өскә күчеп йөри-йөри, шабыр тиргә
баткач, Аксак Тимер янә мәкер уйлап тапты.
– Безнең хатыннар, пешекчеләр, ат караучылар, камыт тегүчеләр, көпчәк
ясаучылар ыстаннарда ята. Барысын да бирегә мал көтүе урынына куып китерегез!
Ыстаннарда нинди алмаш көбә, яңа калканнар бар, һәммәсен дә монда!
Тегеләрне гаскәр артына тезеп бастыруга яңа әмер:
– Барча алмаш кием, артык җәя-садак менә монда, аерым бер күчкә чыгарып
өелгән булсын! Ә сез, хатыннармы, әллә камытчымы, тиз арада сугышчылар
киеменә төренегез!
Төмәнбашлар күзләрен акайтып төбәлгән иде, Аксак Тимердә җавап әзер
икән:
59
КАРАБӘК
– Бернинди мөгез дә чыгармыйм, әкәмәт тә кормыйм. Моның ише мөгезләрне
әллә кайчан Чыңгыз каһан уйлап тапкан инде. Хәтер казанын кырып карагыз
бер. Мөхәммәт шаһның улы Җәләлетдингә каршы яу кылып йөргән чакта,
дошманының өнен алу өчен, ул һәр алмаш ат ияренә салам тутырып ясалган
карачкылар бәйләп утырткан бит. Утыз мең дип белгән чирү урынына алтмыш
мең җайдакның чабып килүен күргәч, Җәләлетдиннең кырык меңле гаскәре,
койрыкларын кысып, кире борылып качкан. Мин Чыңгыз ханның сабагын
гына яңартамын бүген.
Хатын-кызлар белән һөнәрчеләр күз алдында яугирләргә әверелеп беткәч,
Аксак Тимер соңгы әмерен ташлады.
– Бу карачкы гаскәр яр өстендә кала, ә без иң җиңел кораллы алайларны
алып, түбәнгә ыргылабыз!
Терек өстенә караңгылык саруны гына көттеләр дә, ертаул төмәннәр
түбәнгә томырылды. Болар җиңел киемнән, авыр сөңге яки гөрзиләр юк,
атлар алҗымаган, шул сәбәпле каршы яклап куа чыгучы аз-маз нөгәрләрдән
ансат ычкындылар. Сай кичүне саклаучылар да хәвеф-шом, аеруча мәкер
көтмәгән шул, каршылык күрсәтеп торучы табылмады. Сәмәркандның җиңел
җайдаклары керпе булып яткан бүрәнәләрне урап кына үтте. Ыстан эчендәгеләр
дә орышка әзер түгел, айбалта һәм кылычлар йөзеннән дистәләп кырылдылар.
Туктамыш төп гаскәре белән әйләнеп кайткан чакта бик нык соңарганнар, сай
кичү тулаем Аксак Тимер кулына күчкән иде инде.
Туктамыш, утлы күмер өстенә килеп эләккәндәй, үкерә-үкерә, шашып
котырынды:
– Мин монда Газиз бәкне сакбаш итеп калдырып киттем ләбаса! Күз
карасы кебек сакларга кирәк иде! Үзе кайда йөри, кайда ул кадалып киткере,
эт еккыры шайтан?!
Яр буена тезелешеп баскан ирләр арасыннан киемнәре эт талаган төсле
ерткаланып беткән, үзе канга баткан бер ир атлап чыкты. Иңбашында тирән
кылыч эзе. Балтырына кадалган сәрпи укны суырып алганнардыр, җир өстендә
кан эзе калдырып, бер аягын сөйрәп кенә атлый. Тәнендә чак җаны.
– Гафу кылың инде, Туктамыш хан, Аксак Тимер өстебезгә йөз Газраил
кеби ябырылды. Кичү урынын саклый алмадык шул, гафу кылың без...
Чәче чаларган бәк аклану сүзләрен тәмамларга да өлгерә алмый калды, Туктамыш
аның баш түбәсенә кылыч белән чапты. Яр өстенә тезелешеп баскан бичаралар да,
Туктамышка ияреп килгәннәр дә – һәммәсе аһ итте. Кара гавам абынганны гафу
кылмыйлар икән бит бу дөньяда, ә хакимнәргә казый булмый икән.
45
Орышны унбишенче апрель иртәсендә дәррәү башладылар. Туктамыш нәкъ
Кондырча буендагы хатасын кабатлап, төмәннәрне ике генә төп канатка бүлде.
Күнче һәм Ярлык угланнар, Даут белән Тургай әмирләр, Яглы бәк баһадир
кул астындагы төмәннәр Тимер бәкнең сулъяк канатына тешләрен батырды.
Гайсә мирза, Көңгер, Яхшыбай, Бәхшиш-Хуҗа, бәйләрбәге Хәсән төмәннәре
Аксак Тимернең уң кул өстенә ябырылды. Җир ухылдап торды, ук болыты
вакыты-вакыты белән күкне каплап китте, ятаган белән айбалталар ут көлтәсе
чәчте – күзләр бәйләнгәнче орыштылар, бер як та өстенлеккә генә ирешмәде.
Чигенергә фәрман гына көткәннәр диярсең, орыш тукталуга, ук очардай ара
гына күчеп, ике як та чирәм өстенә чалгы белән чабып ташлагандай тезем
сыман ауды.
60
В А Х И Т И М А М О В
Икенче таңда өр-яңадан кабынган орышта Аксак Тимер ягы урдалыларның
сул канатын Терек ярына таба кысрыклый башлады. Гаскәрнең нәкъ үзәгенә
бастырылган Яглы бәк-баһадир уч төбендәгедәй күреп торды: ялан читенә
таба хәйләкәр төлкедәй чигенүче төмән – Гайсә мирза кул астында калган
мангытлар бит. Йә Ходаем, Гайсә аларны үзе куалап-ашыктырып тора түгелме
соң?! Нинди икейөзлелек бу, нинди җебегәнлек? Өстәвенә, Яглы бәкнең җенен
кузгатырга Туктамыштан чапкын килеп җиткән. Шәрран ярып акыра бит теге:
– Ниткән чигенү ди ул? Сез барыгыз да хатын-җәмәй төсле җебегәнме әллә?
Шулчагында Яглы бәк ике яктагы яугирләрне дә өнсез итте.
– Минем атның алгы аякларын тышаулагыз! – дип җикерде ул кинәт, үз
янында торган яраннарга. Тегеләр аптыраудан тораташтай калгач, төкерек
чәчә-чәчә, кабат әмер бирде:
– Атның алгы аякларына тышау кидерегез! Туктамыш безне җебегәнлектә
гаепли бит, әнә. Миннән күреп, төмәндәге бер генә яугир дә чигенмәслек
булсын!..
Тышаулангач, аргамак үзен кимсеткәнгә ярсыса да, дуамалланып, үз
хуҗасын яу кырында ташлап кача алмый. Яглы бәк әтәчләнә, мәңге җиңелү
белмәс баһадир булып кыйлана инде ул. Ләкин тышаулы ат өстендә үзенә үк
яман – аның аргамагы гөрзи уйнатып килгән дошман җайдагыннан да читкә
тайпыла алмый, дошман атларының сыннарына да сикереп тибәрдәй һичбер
чарасы юк. Ярый әле, Яглы бәк баһадирдай зур гәүдәле инсан, аның дәү
кылычы кайчак колга чаклы сузылгандай була. Сул кулына тоткан сөңгесе дә
олы тәртә кебек, баһадир янына хәтта пәһлевандай дошманнар да якынлаша
алмый. Әмма арыды, шабыр тиргә батты, гыжлап чыкты шул бәк. Аның дәү
куллары бермәлне давыл тынгач туктаган тегермән канатлары сыман акрын
гына сүлпәнәя, һаман җиргә таба салына башлады. Аннары мәкерле бер
дошманның сөңгесе Яглы бәкнең култык астын ярып узды, икенче дошманнар
баһадирның тез артларын елан төсле чакты. Әле яраларыннан кан сиптереп
ага башлагач та бирешми бит үзе, җан ачысы белән кычкырып, һаман орыша,
һаман бәргәләшә.
– Килегез, якынрак килегез дим! Сез егып салганчы, мин тагын ун-унбиш
кабихне теге дөньяга олактырам әле!
Өлгермәде, дошманның хәтта пәһлеваннары да Яглы бәккә якынаерга
кыймады. Кайсыдыр бер меңбаш кычкыргандыр, дилбегә буе арадан баһадир
өстенә йөзәрләгән уклар очырдылар. Яглы бәкнең гәүдәсе энәләргә төренгән
керпе төсле булды, аннары акрын гына чаптарының аяклары арасына авып
төште. Сәмәрканд нәүкәрләре тукталып кала алмады, бичара чаптарны да
керпе хәленә китереп бетерделәр...
Кич белән Туктамыш чатырына ярсу күркә сыман кабарынган Актау килеп
керде. Күзе-башы тонган, котыруын су сибеп тә туктатырлык түгел.
– Миңа Гайсә мирзаны йә үзең тотып бир, йә мин аны үзем дарга асам!
– Туктале син, җиңүгә бик ерак, безне иртән янә орыш көтә, – дип,
Туктамыш та, бәйләрбәк тә аны тынычландырырга тырышып карый, әмма
сүзләр таш диварга сипкән борчак кебек.
– Йә Гайсәне тотып бирәсең, йә иртәгә яу кырында аны үзем суеп ташлыйм!
Байтак канны эчкәннән соң гына беркадәр аңлатты бу.
– Гайсә, соран, бүген Аксакка ияреп килгән бер генә мангытны да ук
очына алмады, кылыч күтәрмәде. Көне буе гел күз ташлап йөрдем, үзенең
мангытларын бер генә дә яуга ташлатмый бит. Җай чыктымы, йә Каф таудан
61
КАРАБӘК
килеп кушылган бәҗәнәк йөзләрен үлем авызына ыргыта, йә Кырымнан
килгән җәнәвизләрне генә өсләттерә. Төмәнбашы икән, бусы – минем кода,
монысы ихата күршесе дип, яугирләрен аралап кына орышырга тиеш түрә
түгел. Бирегез миңа Гайсәне, үзем тотып суям!
– Йә, яу үтсен, орыш тәмамлансын, аннары ул Гайсәне теләсәң ни эшләт!
Мәгәр бүген шыбырдама, гаскәрнең үз эчендә буза куптарма инде, – дип
ялынуның файдасы тимәде шул.
– Гайсәне яклыйсың икән, иртәгә минем тарафка да әмер-фәрман илә һичбер
чапкын кума! Син мине белмисең, мин – сине! Бигайбә! – дип җикерде-котырды
да, кылыч кынын ишек ниргәсенә ора-ора, дулый-дулый китте.
– Менә, күрәсеңме, безнең тарафтан олы хата киткән, – дип телгә килде
Туктамыш хан, бераз тынычлангач. – Безгә бер олыс яки бер кала яугирләрен
аерым төмән итеп калдыру һич ярамый иде. Безгә аларны һич югы меңәр-меңәр
итеп, башка олыс җайдаклары белән аралаштырып, бутап бетерәсе калган. Ун
олыстан җыелган ун мең белән идарә итү кыен, андый читенлек бар, иллә мәгәр
аны җиңеп, ерып чыгып була. Ә менә ун меңбашы да олыс бәгенең авызына
гына карап торса, ул әмиргә үз төмәнен теләсә кайчан яу кырыннан алып китү
дә, хәтта аны безгә каршы юнәлдерү дә җиңел. Их, авызын чеметим, мондый
ваклыкларга тикле уйлап бетерелмәгән шул, оһ, баш җитмәгән!..
Өченче тәүлек буе сузылган орышка ике як җайдаклары да бик авырсынып
кына кузгалды. Җиңү яулау өчен бер ыргылу, бер дуамалланып сугышу да җитә,
анысын инде һәрбер яугир аңлый. Әмма орыш ахырына чаклы бер саплам җеп
кадәрле генә ара калгач, җиңү шатлыгы кояш кебек балкый-балкый якынайган
чакта беркемнең дә тиктомалдан гына баш саласы, ганимәт-нигъмәт, шан вә
бүләкләрне югалтасы килми. Бигрәкләр дә авыр, олы газап – яуның соңгы көне!
Шулай да, урдалылар Аксак Тимернең яртылаш тетелгән сул канаты
өстенә әле генә мунчадан чыккан яшь ирләрдәй дәртләнеп һәм ярсып
ташландылар. Алар Урда туфрагына басып орышалар, ә туган җир, әйтерсең
лә һәрберсенә үзенең җылысын һәм куәтен бирә. Ярык бәк төмәне бүген
өр-яңадан туып чыккан сыман. Менә, ул Аксак оныгы Мөхәммәт солтан
нәүкәрләрен камышларны егып барган елгыр каек кебек бик тиз ерып чыкты.
Әнә, фарсылардан, пуштуннардан, гарәпләрдән яллап китерелгән Алаздәдә,
Зирбәк-Чаку, Хөсәен-Мәлик меңнәре тилгән күргән тавык чебиләре кебек төрле
якка сибелешеп кача. Бөек әмирнең алтын гөмбәз белән каплаган чатырына
кадәр дә бер ук очырырдай гына ара калып бара. Көч-гайрәтне туплап тагын
бер ыргыласы, күмәк талпынасы да аннары Аксак Тимернең үзен аркан йә
ыргакка эләктерергә була!
Әллә каян гына ике арага кулларына җиңел арбалар күтәргән Нуретдин-
Сабук, Мөхәммәт-Азат, Тәүкил Бавырчы йөзләре килеп керде. Күз ачып йомган
арада арбалардан калкан кордылар да, Тимер бәкне шул боҗра эченә яшереп,
ялан буенча әле уңга, әле сулга күчеп йөри башладылар. Ярык бәкнекеләр
тегеләргә якыная алмый, боҗра-калкан эченнән боз яңгыры төсле уклар
яудыралар. Әмиргә янаган хәвеф турында башка төмәнбашлар белеп алган.
Аксакның Хөдад, Сәйфетдин, Буга кул астындагы алайлар да Ярык бәк төмәнен
камалышка ала башлады. Имән диварга баш белән орудан гына файда юк бит,
Ярык бәк үз яугирләренә оран ташларга мәҗбүр булды.
– Кырымлылар, Солхатлылар, артка чигенегез! Боҗра эченнән чыгып
котылмасак, без бетәбез!
Ярык бәкнекеләрнең берсен-берсе сыта-сыта артка ыргылуын сәбәп
62
В А Х И Т И М А М О В
иттеләрме, әллә инде рухларын да юшкын белән тутык каплаганмы, боларга
ияреп, Актау белән Күнче углан төмәннәре дә чигенергә тотынды. Дошман
игътибарын икенче тарафка юнәлтмәкче булып, Туктамыш Аксак Тимернең
кечерәк оныгы Җиһаншаһ төмәненә Гайсә белән Яхшыбай алайларын ташлатты.
Бәхеткә, урдалылар Җиһаншаһның чатырына тикле туздырып ташлады, әмма
Тимер оныгы чолганыштан барыбер чыгып качты. Ә ул арада аңа ярдәмгә дип,
Ярык бәк белән орыштан бушаган Сәйфетдин төмәне дә килеп җиткән. Гайсә
белән Яхшыбай җайдаклары чигенгәндәй итте. Моны күреп, Туктамышның үзәк
канатында торган Карабәк белән Көңгер яуга ябырылды. Болардагы көбә белән
калканнарның һәммәсе саф корычтан. Тимернекеләр Болгар җайдакларын аерып
алып, әле уклар, әле сөңге белән чүкергә тотынды. Бу мәхшәрдә ата – улны,
туган туганын һич аера алмый, әҗәл яланда бар көченә бии, тантана итә иде.
Ялан читеннән көтелмәгән оран яңгырады:
– Актау сәрдәр, яуны ташлап, Кырым тарафына чыгып качты!
Аннан инде хәвефлерәк, дәһшәтлерәк оран:
– Актау артыннан Күнче углан илә Таштимер бәк качты!..
Тау өстеннән ычкынган таш ташкынын туктата алмадылар.
– Газиз бәк тәкъдирен кабатлап булмас инде! – дип кычкыра-кычкыра,
көтүдәге кәҗә бәтиләре, сарык бәрәннәре төсле, барысы да Терек яры буйлап
Көбә үзән, Кырым, Борын-Инеш, Тын дәрья ягына сибелә-сибелә качты...
Аксак Тимернең иң якыннары саналган Мөхәммәт солтан белән Җиһаншаһ
оныкларының төмәннәрендә биш-алты мең, Шәмсетдин-Алмалык төмәненнән
нибары өч мең нәүкәр генә калган иде, бөек әмир аларны шундук куа чыгарга
әмер таратмады. Ул – яуларны бик күп кичкән сәрдәр. Туктамышның кабат
аякка баса алмаячагын ул болай да нык чамалый иде.
46
Туктамышның кай тарафка чыгып ычкынуын кем дә шәйләмәде.
Юкса, Аксак Тимернең үткен күз-колаклары һәрбер төбәктә бар, җитмәсә,
сатлыкҗаннар һәм сораннар татар иленең үзендә дә санап бетергесез. Әмма
Туктамыш ханның кайсы түбә астында казан тергезүен ике-өч ай буена күпләр
белә алмады.
Бөек әмиргә моның кирәге юк, ахырынача тез чүктерелгән хан аның өчен
– бармак очыннан чәйнәп төкерелгән тырнак, ертык бишмәт, көпчәксез арба,
тишек казан кебек. Аның әле теш кайрардай вак-төяк дошманнары да билдән.
Әнә, Ярык атлы бер ташбаш бәк бөек әмир чатырына ук очырып, аны арбалар
боҗрасы эчендә качып йөрергә мәҗбүриләп чамасыз мыскыл итте. Орыштан
соң дистәләгән татар әмирләре аның чатыры каршына килеп тез чүктеләр,
бигать китерделәр, ә Кырымдагы Солхат илә Кәффа, Иделдәге Хаҗитархан
белән Үкәк, Көбә үзәндәге Маҗар калаларыннан бер генә дә хуҗа күренмәде.
Болгардагы Карабәкне инде әйткән дә юк. Мәгәр ул бик ерак, Тимер бәк бер
җәй эчендә анда кадәр барып җитә дә алмас сыман.
– Мираншаһ, Гомәршаһ, Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ! – дип саный-саный,
иң әүвәл, угыл белән оныкларын җыеп алды ул. – Сезгә фәрман. Солхат, Кәффа,
Маҗар, Хаҗитархан, Үкәк калаларын – барчасын да җир өстеннән кырып
бетерегез! Сарайны җир белән тигезләү өчен үзем барам. Аннары... аннары сез
миңа, үгез төсле, тәртә арасын белмәс Ярык бәкне табып китерегез! Исән-сау
көенчә, чәчләренең бөртегенә дә зыян китермичә! Мин аның тиресен үзем,
үзем туныйм!
63
КАРАБӘК
Якыннары арасыннан Мираншаһка гына кыен туры килде. Гыйсъян Ярык
бәкне әүвәл бөтен Кырымны бетереп эзләде ул, аннары Тын дәрья ярларын
тоташ сөреп чыкты, койрыгын тоттырмый, оста кача теге! Аның Борын-
Инеш ягындагы Карасу ягына качып китүен белгәч, итәкләрен җыеп, шунда
томырылды. Соңга калган, Ярык бәк Рәзән кенәзе янына чыгып качкан.
Мираншаһ Карасудан бер мең сылу җыеп, инде Рәзән ягына ятьмә салган иде,
арттан корыч әмер куып җитте:
– Әнә, Каф таудагы Ширазда сәрбазлар баш күтәргән. Нәүкәрләрең илә
шул тарафка ыргыл!
Ә ул арада инде Кырымда олы бәйрәм, иманнан баш тарткан, мәетләр дә
җыеп алынмаган илдә зур тантана.
– Тын дәрья илә Үзи10 ягындагы мирзалар вә Кырым бәкләре Тукай-Тимер
туруны Таштимер угланны Урда ханы итеп күтәргәннәр! Каннан туйган илле
меңләп татар, корабларда Рум диңгезен кичеп, Баязит солтан канаты астына
чыгып качкан!..
Аксак Тимер ярсудан Сарай каласына юнәлде дә, ул да илгә, сәмруг
кошыдай, өр-яңа бер сәлам тараттырды:
– Бөек әмир, Туктамышка юлны бикләү өчен, Ырыс ханның угылы
Коерчыкны Урда ханы урынына игълан итә! Бөек әмирдән бүләккә аңа – алтын
җепләр илә чигүле шәп җилән һәм дә алтын каеш!..
Шуның артыннан ук койрык төсле хәбәр:
– Коерчык тәхеткә чөмәшеп утыруга, Сарай тирәсендәге әллә никадәр бәк
Меңкышлактагы Тимер-Котлык янына качып киткән. Аксак Тимернең бәйдәге
этенә буйсынып яшәгәнче, һич югы муенына элмәк тагылмаган бүре көтүенә
кушылу калҗалырак, дип сөйләнә ул качаклар...
Барча олыстагы кара гавам елгадагы бәкегә чумгандай тулы пошаманда.
– Туктамышның да вафаты хакында хәбәр юк бит әле, ә монда бер үк казан
эченә янә ике тәкә башы. Кулдан төшкән чынаяктай ватылып бетәр, таралыр
микәнни соң инде безнең Урда?..
Болай да караңгы төн кебек хафалы бер иртәдә Болгар каласы ягыннан аяз
көнне яшен яшьнәгәндәй искитмәле хәбәр:
– Туктамыш хан Болгар олысында яңа чирү туплый! Ул үз йортын күтәрмичә
калмас, чатан аягыңны сөйрәп кача башла, җәллад Аксак Тимер!
47
Туктамышны Терек буеннан Карабәк, Яхшыбай, Көңгер генә түгел, аның
үз туганы Карача мирза белән бәйләрбәге Хәсән дә якасыннан сөйрәп диярлек
алып киткән иде.
– Урдамызда, күз тимәсен, Болгар олысыннан да төзегрәк вә куәтлерәк
бүтән төбәк юктыр. Тын алу, искә-ушка килү өчен шуннан да кулайрак урын
табу кыен. Иллә мәгәр, усал этне ияртеп кайтмау өчен, мыштым гына качып
яту мәхкуль. Бүре-төлкеләр дә яраларын өнгә качып ялый. Аксак киткәч, янә
канат җилпеп, шуннан калкынырмыз...
Бәла чакырмас һәм эт өстермәс өчен, мәркәз кала ягына төбәлеп тормадылар.
– Идел аръягында, Нократка җиткәнче, җәннәт бакчасыдай матур урыннар
бар, – дип бәян итте Карабәк. – Бер инеш ярында гына да җитмеш чишмә
ага, һәрберсе шифа. Өстенә төнбоекларны яулык-яулык итеп япкан түгәрәк
күлләрдә йөзәрсең. Бакыр чыгара торган мәгарәләрне ерып чыкмалы түгел,
10 Үзи – Днепр елгасы.
64
В А Х И Т И М А М О В
адашмыйча гына шуларга күз салырсың. Менә шул тарафта ыстан төзербез
дә, сафланырсың бераз. Яңа төмәннәрне дә шунда гына туплап кузгалырбыз.
Орыш, кан коюлар безнең гомергә, бәлкем, җиткәндер дә. Яшь сылулар күңел
җәрәхәтләреңне дә таратмаслармы икән?..
Юк, Карабәк һич тә арттырмаган, күңелгә май булып ятарлык, җәннәт
бакчасыдай гүзәлдер бу яклар! Су өстендә сикереп уйнаклаган чабаклары
ятьмәңә, кызлар иренедәй тулып пешкән җиләкләре авызыңа керәм-керәм дип
тора. Мондагы сылулар да хур кызларына биргесез гүзәлләр шул, иреннәрең
белән имчәкләрен генә авырттыра күрмә! Мөгаен, сылу кызлар кочагында
азынырга иң-иң кулай вакыт та түгелдер бу. Мәгәр назлануның махсус сайлый
торган сәгате бармы да ул, безгә гомер ике киләмени?!
Шулай да, шешкән чуан талаган шикелле, күңелдә ут. Бирән Аксак туя
белерме дә кайчан гына кире борылып китәр? Кул астына гаскәр, гаскәр кирәк!
Чит-ятка ышаныч юк! Гөрҗи кайсары баш түбәсенә йодрык белән сукканны
да көтмичә тез чүкте. Баязит белән Фәрхәд солтаннар, Ягайло кайсар аңа
төкереп кенә бирде. Ныклы, тугры аркадашны кайдан табасы соң? Бу җиһанда,
үзеңнән кала, таянырдай нинди кыя-тау бар? Сорау арты сорау, газап арты
газап. Алар гел өстәлә.
Мәскәү ягыннан Ага-Базарга бер сәүдәгәр килгән. Туктамышның кайда
качып ятуын сизенәме шулай, әллә болгарлыларның кылларын гына чирткәләп
каравымы? Усал төрттерә ди.
– Кондырча буендагы орыштан соң Туктамышның өлкән угылы Җәләлетдин
генә безнең Василий кенәз сараенда ышык тапкан иде. Хәзер, менә, Кәрим-
Бирде атлы бүтән угылы да килеп җиткән. Аталары белән үз халкы яклый
белмәгәч, үги бала чит-ятны да туган итә инде.
Каһәр генә төшсен! Аталары канатына терәк булу, туган халкын яклау
урынына нишләп дошман кочагына, чит-ят кавем куышына кереп поса болар?
Нишләп алар кыйбла-иманнарны бик тиз алыштыра? Хәтта учларында тәбә
пешереп китерсә дә, тегеләр Җәләлетдин, Кәрим ише сораннарны, барыбер,
ите кимерелгән сөяк төсле чыгарып атачак бит! Их, нилектән сораннарың,
сатлыкларың гөмбә кебек үрчи, эт имчәге шикелле һаман аза, һаман аза,
халкым?!
Көтмәгәндә, әллә каян, җир астыннан калыккан әрвах шикелле, Туктамыш
янына аякларын көч-хәл белән сөйрәп, бер карт килеп чыкты. Ул күлмәген
каеш астына яки чалбар эченә дә төреп маташмаган, балаклары йомшак
читек өстенә кайтарылып төшкән. Кулында җил-кояшта уңып беткән бер
биштәр дә шомарудан сөяк кебек ялтырап торган сөян таяк. Картның чәче
каурый болытлар шикелле ап-ак, чал сакалы күкрәгенә яткан. Аның инде каш-
керфекләренә чаклы учтан-учка күчеп йөри торгач тузып беткән әфтияктәй
аксыл, саргылт, соры. Күзләре дә юа-юа барча төсен җуйган кулъяулыгы сыман.
Әллә соры шунда, әллә яшькелт.
– Син мине танымыйсың инде, Туктамыш углан, – дип, ялан читендәрәк
яткан бүкән өстенә чөмәшкәч, сүзне үзе башлады ул. – Ханнар – алар күк
йөзендәге ак болытлар кебек. Җир өстенә, кара гавам арасына алар төшә
белми. Ходайның рәхмәте илә, әле ярый, кайвакытта яңгыр булып, рәхим-
шәфкатьләрен яудыралар. Мәгәр күп вакытта аларның кашлары бөтәрләнгән,
йөзләре дә үтә соры булыр. Читтән килгән җилләр дә куалый йә йолыккалый
башласа, болытлар да янган йорттан күтәрелгән куе-кара төтендәй укмашалар.
Туктамышның мондый чап-чал чәчле ил агасын бүлдерергә базмыйча, тик
3. «К. У.» № 6 65
КАРАБӘК
күзләре белән бораулавын сизгәч, юлчы әрвах биштәр белән сөян таягын бер кат
барлап куйды, тезләрен турайтып, аякларын язды. Аннары челем суыргандай
сызгыртып сулады да янә аһәң бирде:
– Танымадың, күрәм. Каф тау өстеннән синең яугирләрең сөйрәп алып
килгән бер әсән мин. Әсән Камал. Минем кебиләр үз-үзләрен «әсәннәрнең аты
кыңгыраулы була», дип юатып яши бит. Бәлкем, син дә мин фәкыйрең хакында
ялгыш кына булса да ишетеп калгансыңдыр. Хәер, түрәләрнең колаклары хәер-
сәдака вә ришвәт бирүчеләр авазына гына үтә сизгер була. Әсәннәрдән хәере
дә таммый, ришвәте дә. Алар күп очракта үзләре кулын сузып йөргән сукбай
хәлендә бит. Ярар, монысы хуш, сиңа килеп хәер сорашуым түгел. Бәгъзе
сәбәп йөртә. Сиңа җыруым бар. Дөрес, хаким затлар әсәннәрнең туры сүзен
сөйми. Мәгәр нигә үпкәләргә? «Ачы булса да, аша – үз куагың җимеше», дип
васыять иткән бит безгә ата-баба. Йә, бер тыңла инде.
Камал карт биштәреннән кубыз чыгарды да, аны чиертеп уяткач, күктә
бер-берсен хәвефтән кисәтеп аваз салган аккошлар тавышы белән моңсу
җыру сузды:
Араннарны яңартырга мең җай бирде тәкъдир,
Сине гафләт йокысы исерткәндер, ханым.
Колыннарыңны нишләп бергә тупламадың,
Айгырсыз да калгач, нишләр алар җаны?
Араннарны гына ла бер җимергәч,
Кайтмас инде, кайтмас илнең бер югалган даны.
Монафикъ вә соран түрәләрең
Базарга да куймый сатты, сатты инде аны.
Кара гавам яше – тирән күлдер,
Теткәләнеп бетте җаны-каны.
Туктамышын каргар яңа буын,
Бәддогадыр илнең кайтавазы...
Туктамыш хан, тораташка калып, тын утырды. Һич тә рәхәт түгел.
Бәддоганың исән ханнан бигрәк Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Хазбулат,
Таштимер, Коерчык, Күнче углан, Актау, ахыр чиктә үзенең угыллары
Җәләлетдин белән Кәрим-Бирде кебек явызларга төбәп укылырга тиешлеген
Туктамыш та, хәтта шушы әсән Камал атлы җыручы да белә. Мәгәр Урда-
йортның хуҗасы бер Туктамыш кына. Ә син хуҗа икән, койма ауса, түбә
тишелсә, күрше ихатадан күсе йөгереп керсә, сабыйлар еласа, маллар кысыр
калса, игеннәрең өстенә боз яңгыры яуса – һәммәсенә бары бер хан, тик
Туктамыш кына гаепле шул! Син халкың алдында хәтфә келәм белән җәелсәң
дә, ул, барыбер, тыелып калмыйча, синең йөзең-яңагыңа аягын сөртеп китәчәк,
корым ягачак бит...
Ә шулай да, әсән Камал хаклы. Аран-коймаларны ныгыта белмәдем мин,
капка-манараларны уяу сакламадым. Мине түрәләр дә, күрше кайсарлар да,
аларга ияреп кара гавам да сатты. Ханнар башын базарларга куеп сатмыйлар
бит. Ханнар башы дошман өчен кыйбат. Ә Туктамыш башын базардагы колга
очына утыртып сатарга, ай-һай, иртә әле!..
– Син бик тә чаларгансың инде, җыручы карт, – дип, үзе дә алдан уйлап
куймаган сорауны кузгатты ул. – Байтак илләр, бик күп сулар кичтең. Их, теге
чакта болай хаталандым, бу чагында менә монысын эшләп бетермәдем, дип
66
В А Х И Т И М А М О В
үкенгән көннәрең дә бардыр. Әйт әле син миңа, үзеңне бәхетле итеп тоярга
өлгерерсеңме икән?
Әсән Камал кубызының кылларын уятты да иртәнге чык шикелле саф
күңеленнән әйтте.
– Җыру өчен дә, синең күзеңә шанлы булып күренү хакына да әйтмим.
Без бит даладагы тургай, тал ботагындагы сандугач, урмандагы кәккүкләр
шикелле, гел аеры кавем. Читлектә дә сайрап, байгуралар күңелен ача торган
кенәриләр, былбылларны син исәпкә кертмә. Читлектә көе дә нәсел арттырган
кошларның баласы үзенеке булмас. Ә мин – тәртә-камытларны, читлек-
тозакларны санга сукмас әсән. «Адәм башын кылыч түгел, йөгәнсез тел кисә»,
дигән әйтем минем ише әсәннәр хакында туган гыйбарәдер, бәлкем. Иллә
мәгәр җыручылар илә шаирь кавеме, җаныкаем, халкы азат вә зынҗырсыз
булмый торып, берничек тә бәхеткә ирешә алмый! Инде шаирь дә бүкән кеби
дәшми кала икән, хакыйкать, гадәләт атлы зиннәтләрне тагын кем якласын?..
Әсән Камал аяк табаннарын көйдерердәй итеп сөйли иде, ихтыярсыз
рәвештә берникадәр ара тын гына утырдылар. Ил гизеп йөрүче ак сакаллы
картны чәй дә эчермичә озату – олы гөнаһ.
– Әйдә, саф чишмәдән кайтарылган, зәмзәм суыдай чәйдән авыз ит, – дип
чын күңелдән чакырды аны илгизәр хан.
– Их, син аның нинди зәмзәм суы икәнен белсәң икән! – дип, әсән Камал
аны иңбашыннан алды. – Синең колагыңа бәян итүләре үтә шикле. Теле чабата
олтырагы кеби озын булганнарны бер дә яратмыйлар. Карга каркылдап тилгән
чакыра, дигән кеби, теле озын бәндәне, чебен-черки төсле, шапылдатып юк
итәргә ярата бит хаким-түрә кавем. Мин ашыйсын – ашаган, яшисен яшәгән
юлчы бер карт инде. Миңа ярый. Биштәремдәге Коръән илә китаплардан
кала югалтыр хәзинәм юк. Шулай булгач, әйдә, ул чишмәләр эргәсенә барып
тезләник тә, мин сиңа йөрәк ярасыдай ачы бер риваять бәян итим әле.
Дилбегә киңлеге генә бер инешнең яр астына төшеп туктагач, Туктамыш
хан тәмам хәйран калды. Ярның биеклеге ике дилбегә буеннан артмас, әмма
ул өстән алып инеш янына кадәр тоташтан су. Буй-буй булып яткан ак таш
катламыннан да, көлсу туфрак, кызыл балчык, кап-кара ләм эченнән дә талгын
гына булып, чеметемләп кенә, дистәләгән вак-вак чишмә саркый. Алга таба
атласаң, нәкъ яр уртасыннан кан шикелле сиптереп яисә быгырдый-быгырдый,
ял итә-итә, күбек бөркеп аккан сабырлары яки әрсезләре, наяннары да бар. Ак
ташлар арасыннан сытылып чыкканнары аксылт төстә кебек, кызыл балчык
түреннән типкәннәре үзенә шәфәкъ яктысы йә таң нуры кушып аккан сыман.
Гәрчә чишмәләрнең байтагы яр астында чәч толымнарыдай бергә кушыла
да, сабый балаларның күз яшьләре төсле үтә күренмәле, бер дә керсез булып,
инеш суына кереп югала.
– Бүген монда җитмеш чишмә тибә, иллә мәгәр һәрбер каза саен алар саны
арта бара икән, – дип телгә килде янда әсән Камал. – Нинди казалармы? Менә,
тыңла.
Әсән Камал якындагы бер чишмәнең суын учларына алып эчте, юеш
куллары белән күз тирәсен, сакалларын сыпыргандай итте. Туктамышның
талымсызланып көтүен сизә инде үзе, барыбер дә, күлмәгенең җиңнәрен,
итәген төзәтеп куйганнан соң гына дәвам итте:
– Менә бу иң кырыйдагы чишмәнең атын Мәрьямнеке, диләр. Астагы бу
инеш Гомәр атлы булыр. Алар икесе дә яр өстендәге Кирмән атлы калада
яшәгән. Әйе, әйе, син әнә теге авылны ул элек-электән бирле шулай кечкенә,
3.* 67
КАРАБӘК
шулай мескен генә булган икән димә. Юк, заманында аның урынында кала,
ә эчендә тимер-бакыр кою, арба, чүлмәк, тәгәрмәч, чана, көбә, калкан, сабан,
тырма ясау, камыт тегү, дуга-көянтә бөгү, тагын әллә нинди эшләр буенча
алачыклар, үзәк мәйданында базар гөрләп торган. Ипле, тыныч, матур
яшәгәннәр. Монда дәүләт тоткан Алмыш хан, Җәгъфәр, Ибраһим, Мөхәммәт,
Сәлим ханнар хакында ишетеп беләсеңдер. Иллә мәгәр синең җиткелекле итеп
вә күгәрченнәр кеби гөрләшеп дәүләт алып баруың һәр күршең күңеленә дә
шифалы зәмзәм түгел. Шәпле малга бугалак ташларга маташучы угры һәрчак
табыла бит. Шуннан инде менә шушы Кирмән иленә дә, бал күргән чебен-
черки, тавык буып тыгынырга маташкан төлке-көзән кеби, бер-бер артлы
дошман ябырылган. Бөтенесен дә санап бетереп булмас, истә калганнарын гына
телгә алам. Кызыл Кояш Вүлдәмир, Озын Куллы Юрга, Аллаһсөяр Әндри, Зур
Оялы Сивлат, Сүбүдәй баһадир, Җәбә нойон, тагын әллә кемнәр һәм һәрберсе,
явыз бүре сымак, кабат-кабат, кат-кат килә-килә...
– Оһ, бик тирәнгә чумдың син, чоңгылларда югалмасаң ярый, – дип,
Туктамыш үзенең барлыгын белдереп куйган иде, әсән Камал шундук теш
күрсәтте.
– Синең исемгә барып җитмәдем бит әле, шуңа куан.
Ә бүлдерү барыбер дә ошамады бугай, ул икенче чишмәнең чәчләрен
тарагандай итте, хәтта сәер генә сыйпап та куйды сыман. Туктамыш песи
кебек тын гына басып торды, бызгып маташмады. Эченнән генә: «Эт картайса
койрыгын чәйнәр, адәм баласы олыгайса, акыл сата башлар», – дип сүгенде
инде, дөрес.
– Беренче яуга менә шушы инеш аша Гомәр чыгып киткән, – дип, мунчасына
пар өстәгәндәй уянып китте әсән. – Мәрьям аңа шушы яр өстенә басып
яулыгын изәгән, аннары һәрбер иртә-кичтә монда килеп көткән. Елый-елый
җан биргән урыны да – шушы ук яр башы. Мәрьямне озатканнар, ә икенче
таңда яр астыннан чишмә бәреп чыккан. «Мәрьям чишмәсе» дигәннәр, шул
ябышып калган. Аннан яңа яулар. Кирмән һәркайсына берәр генә ир озатып
торган. Еллар арты еллар агып үткән. Кирмәндәге йортлар кимегән саен, бу
ярда чишмә саны арткан. Әнә, Хәдичә чишмәсе, аның янында Бану, тагын да
арырак елап ятканнары – Хәмдениса, Гөлбикә, Зөбәрҗәт, Миңсылу, Маһитап...
Хәзер инде ошбу авылны да Кече Кирмән дип йөртә башлаганнар. Хакимнәр
туя белми, яулар тынмый, бу ятим һәм толбикә чишмәләр һаман артыр инде...
Туктамыш җыручы картны озаткач та, сазлыкка чумган бичара шикелле,
елмаю түгел, аваз салырга да тарсынып йөри иде. Аллаһының рәхмәте, әле
ярый, Таш Билбау ягыннан җылы бер җил исте.
– Башкорт ырулары тарафына Хөсәен бәк Гомәр угылы атлы имамны юллаган
идем, ул аларны җиде-сигез санә буе Мөхәммәд галәйһиссәлам мәзһәбенә оста
иңдерәдер. Карагавам аны, хәтта, пәйгамбәр шикелле үк изгеләрдән саный.
Аның аша җим ташлаган идем, башкорт бәкләре бер төмән җайдакларын
озатырга әзер икән инде. Аллаһы боерса, безләр дә тилмертмәмез...
Ул җылы, ягымлы җил, күптән көткән олы кунак төсле, нәкъ кирәкле
сәгатендә килгән. Җәнүб яктан усал чаң кагалар:
– Коерчык илә Таштимер, котырган этләр сыман, берсен-берсе өзгәли
башлыйлар бит. Янә меңәрләгән татар улларының гомере киселәчәк. Йә, кем
генә безне бу этләрдән аралый соң инде?..
– Җитте, түзәр әмәлем калмады! Сараема кайтам! – дип котырды Туктамыш.
– Үз башыңа гына ашкынасың. Аксак Тимер әле булса кайтып китмәде бит.
68
В А Х И Т И М А М О В
Кайсы өндә качып ятканыңны сиздердеңме, син шул йортка бәла чакырасың,
– дип бәйләрбәге Хәсән белән Карача мирзаның үгетләүләренә дә колак
салмады ул.
– Гаскәр туплап китерегез миңа, һич югы бер төмән! Калган чирүләрне мин
Урда өстенә оран салып кына да бик тиз җыям! – дип әтәчләнүен дә тыя алмады.
Туктамыш ике төмән белән Идел ярына гына чыгып баскан иде, Аксак
Тимер чатан куян күргән төлке-бүре төсле шыр-комарга чумып ябырылды. Юк,
Туктамышны куып туздырырга өлгерә алмый калды, кичәге хан, койрыгын
янә сыртына ук салып, әмма ике төмәнне алырга онытмастан, Рәзән олысына
сикерде дә чумды. Ә казасы – Болгар белән Казан каласына. Үзең үстергән
сакал бит, сөйрә инде хәзер, Карабәк-Габдулла хан!
48
Аксак Тимернең Болгар олысына төбәп чыгуы хакында хәбәр җәйге
урмандагы янгын кебек коточкыч тиз таралды. Аны ишетеп алуга ук, Карабәк,
күктәге тилгәнне шәйләгән ана каз шикелле, барча якыннарын үз канаты
астына җыярга тотынды.
– Меңбаш Хәсәншәех! – дип эндәште ул иң беренче булып ишек катына
кереп баскан мәһабәт гаскәрбашка. – Бүген үк, хәзер үк, корт чаккандай
җыенып, ерак юлга кузгалырга кирәк. Сиңа иң җаваплы әманәтне йөклим –
газизләрдән-газиз ике угылымны кулларыңа бирәм. Кырыкка ярылсаң ярыл,
сират газаплары кич, тәкъдир талый башласа, алар хакына гомереңне калкан
итеп, ястык итеп түшә, әмма минем Алтынбәк илә Галимбәгемне генә коткарып
кал!–
Ә үзең соң кая, кая китмәкчесең, әмир түрә? – дип, Хәсәншәех учак
күмередәй янган күзләре белән бораулый башлаган иде дә, ишектән, яшен
төсле атылып, Карабәкнең сеңлесе Гайшә килеп керде. Бүлмәдә бертуган
абыйсыннан бигрәк Хәсәншәехне очратудан каушап төште бугай, кайнар
мичтән яңа гына алган күмәч кебек кызарып чыкты.
– Оялма, сеңелкәш, оялма, – дип эндәште Карабәк аңа, сыңар кулы белән
кочагына кысып. – Синең дә башлы-күзле булыр вакытың җиткән инде.
Менә шушы Хәсәншәех белән Идел буена төшеп, кичләрен яр өстендә
гыйшык тотып, әбәкләшеп вә җырлашып йөрүегезне дә беләм. Шуңа бүген
аны махсус дәштем. Берсе – тугыз, икенчесе җиде яшьлек ике угылымны да
сезнең кулга бирәм. Моннан ары аларны исән-сау үстерү, аякка бастыру –
сезнең җилкәгездә. Меңнәр арасыннан тик сез генә угылларымның икесен дә
үз балаларыгыз төсле багарсыз күк. Хәзер үк иң кирәген генә җыйнагыз да
кичекмәстән юлга кузгаласыз.
Гайшә сылукайның күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты.
– Нишләп әниләрен – ике хатыныңны җибәрмисең, абый? Аларның үзәкләре
өзелер бит болай.
Карабәк, йөзенә бозлы су сипкәндәй, капылт кырысланды.
– Безнең өстә илне-йортны һәлакәттән йолу бурычыдыр. Хатыннарым миңа
соңгы минутларда иңнәремә канат кую өчен кирәк. Мин шулай хәл иттем!
Шул арада ишетеп өлгергәннәр, Алтынчәч белән Айзирәк ялгыз
аккошлардай өзгәләнеп керде. Карабәккә янә, алар алдында да тимер битлек
кияргә туры килде.
– Сез – минем җаннарым, җанашларым. Сездән башка мин бу җиһанда
беркем түгел. Җаннары яннарында булса гына – көчле, гаярь ирләр. Энә
69
КАРАБӘК
кайда – җеп шунда. Ярсыз калса, давыл еккан, яшен бәргән нарат яки каеннар
шикелле, бик тиз сынабыз без. Ахыр чиктә, ир кешегә дошманнары кулыннан
газизләре күз алдында китеп бару да олы терәк. Ичмаса, мин сезнең хакка явыз
дошман алдында тез чүкмәм.
– Ә угылым? Ә балалар? – дип, һич килешергә теләмичә өзгәләнде ике
япь-яшь ана.
Карабәк, каткан бүкән төсле, бирешмәде:
– Мин дә аларны үз гомеремнән мең кат өстен күрәм. Чөнки мин бер кат
абындым һәм шуның өчен һаман газапланам. Өлкән Солтанымны Кырык Күл
яланында үз кулларым белән әрәм иткәч, миңа ике генә бөртек алмаш калды.
Алар – колын гына, тай да түгел әле. Янәшәмдә тотсам, явыз бүре өеренә
эләгүләре шиксез. Гаебемне алар җилкәсенә салмас өчен, мин аларны читкә
озатам да инде. Миңа рәнҗемәгез. Шулай ышанычлы, шулай гадел...
Аннары Карабәк ым кагуга ук янына тугры эттәй йөгереп килеп баскан
Көңгер җигәнен кочагына кысты.
– Һәрбер меңнән иллешәр булса да яугирне сайлап җый. Алар өстенә калада
балта илә корал осталары, ташчылар, мигъмарлар, чүлмәкчеләр, пыяла йә чуен
коючылар, тагын әллә никадәр алтын куллы ирләр йөзәрләгән. Барысын да
бөртек-бөртек җыйна. Хатыннарын, балаларын – бөтенесен иярт тә төн ягына
юнәл. Эшне арчы анда, кирмән калкыт, безнең токым өчен өр-яңа нигез кор.
Халыкның бер өлешен булса да коткарырга кирәк, ашык, ашык, җигән.
– Мин бит утлар-сулар кичкән, тәҗрибәле сәрдәр. Минем урын монда, –
дип Көңгернең каршы төшүе туктатып кала алмады.
– Син базарга чыккач, мал сатып алган чакта телең корыганчы сатулашырсың,
чәйнәшерсең, җигән. Ә монда мин хуҗа, син күндәмлек күрсәт. Үзем өчен
түгел, халкым өчен көям. Юлга җыен, Көңгер. Ирләр кала читендә олау тезә
башлагач, Карабәк янә ут капкандай йөгереп килеп җиткән. Чакмагыш тавы
буеннан авыр хәбәр килде. Андагы Зур чишмә буенда Хөсәен хәзрәт Гомәр
угылы соңгы сулышларын алып ята икән. Шуннан урарга да вакыт тапмый
калма. Китеп барган булса, кабере өстендә биек төрбә калкыт. Ул ярты башкорт
кавемен безнең мәзһәбкә авыштырып чыкты. Андый имамнарны пәйгамбәрдәй
олыларга кирәк, үзеңә дә олуг савап булыр...
Хәсәншәех меңен озатырга чыккач, Карабәк Идел яры өстендә газизләрен
кочагына алды.
– Алтынбәк угылым! Галимбәк балакаем! Ир кешеләр алдап сөйләшми,
аерылган вакытта да ирләр була белик. Ходайныкын алдан белеп булмый,
бәлки, күрешмәбез. Адәм балаларына бер тәүлеккә аймыл булган чагында да
гомерлеккә хушлашкандай аерылу саваплырак. Мин сезнең хәтерегездә, сезнең
йөрәкләрдә менә шулай көчле, матур булып калыйм. Сез дә соңгы мизгелемә
чаклы җанымда калачаксыз...
Карабәк Хәсәншәехкә кызу-кызу, кат-кат тәкрарлады:
– Нинди дә булса кала-кирмәннәргә кереп сыену турында уйлыйсы да
булма. Аксакның этләре эзләп тапмый калмас. Әүвәл туп-туры Казан каласына
юнәл. Чирмеш ягына юл алгач, тоташ карурман башлана. Хәтереңә киртлә.
Казансу елгасы боргаланып аккан бер урында таба сыман җәелеп яткан ялан,
аның эргәсендә Түбәтәйтау булыр. Аның астында йөгерек өч чишмә. Шунда
кирмән торгыз. Ил-йортыбыз дошманнардан арынмыйча торып, шылт иткән
тавыш та чыгармыйча яшә. Вакыт – сагыз түгел, һәр мизгеле алтын бәһаседер.
Ашык, ашык...
70
В А Х И Т И М А М О В
Идел яры буйлап берникадәр ара этенә-төртенә баргач, сорнай тавышлары
белән янә аваз салды.
– Барып урнашуга, хәбәр салмый калма... – Аннары үзалдына гына өстәп
куйды. – Әгәр исән булсам...
49
Аксак Тимер төмәннәре Болгар олысына Сакмар, Җаек елгалары аша
урап күтәрелде. Элекке сукмаклар инеш белән таулар арасыннан сузылып
бара. Кайбер урыннарда Урсал, Бәкер, Бөгелмә тауларының өркәчләре
кибән, чалма кебек күк йөзенә сузылган, аларның итәкләренә басып барган
чакта күзгә күренмәс аркан җебе шартлап өзелер дә иң югарыдагы калфак-
түбәтәйләр, чүмәлә-чүмәлә булып, сәйяхчыларның баш түбәсенә ишелеп
төшәр сыман.
Гаҗәп: монда зур-зур елгалар юк, аның каравы, атлаган саен чишмә, куна
тактасыдай тигез ялан. Шуларны узуга, тагын Алып бүреге йә түбәтәе чаклы
түгәрәк таулары сәлам биреп, каршы алып тора. Атлары – Бизмән, Чатыр,
Бөркет, Көмеш, Зәңгәр таулар. Бөгелмәле таудан соң тасма кебек боргаланып
сузылган Ык, Зәй, Мәнзәл елгалары. Нинди хикмәттәндер, Ыкның ике як яры
да шомырт, балан, миләш куаклары белән шыплап тулган.
– Төкле аягың илә, бөек әмиремез җәнапләре, – дип шушы Ык ярында Тимер
бәкне тегермәнче төсле ап-ак чәч-сакаллы бер карт каршы алды. – Мин ошбу яр
буендагы җәмгы тугайлык вә иген кырларының хуҗасы Тугаш бәк булырмын.
Шанлы җиһангирны Ык суларыдай җәелеп каршылавымызга шатмыз. Биләмәм
түренә үтеп, бөек әмиремез хәзинәмездә бар сый-нигъмәтләр илә авыз итсә
иде. Җәмгы бүләр ыруы сине, тәбикмәктәй түшәлеп, үз йортында көтә.
Тугаш – Сакмар буеннан кузгалганнан бирле аны тез чүгеп каршылаучы
иң тәүге бәк. Өстәвенә, күк йөзендә кояшы да мунча мичедәй кыздыра бит
әле. Җәнүб яктан сәмум җиле, убырлы карчыктай, бертуктаусыз дулый. Ул,
тәһарәтсез, Җаек буеннан Урсал тауларга чаклы җәелгән барча тугайлыкны
ялап чыккан. Әмир нәүкәрләре иярләгән илле мең атның бер кинәнеп утлаганы
юк, күпчелеге өрәк хәленә килеп бетте инде. Мукшылар олысында инде, әнә,
ачлык башланган, анда бер сарык бәясе йөз динарга җиткән, әле шул хакка
да сугым малы таба алмый интегәләр, дигән яман хәбәрләр бар. Мондагы
Ык тугайлары хәтәр чирәмле күренә, ичмаса, шушында бичара бахбайларга
берникадәр ит кундырып булмасмы икән?
– Утарым эчтәрәк, елга җәясендә, – дип, чал чәчле бәк Аксак Тимер
яраннарын, су буйлатып, түбәнгәрәк таба алып китте.
Хактан да, Тугаш бәк утары Ыкның җәя булып бөгелгән җирендә утырган
бит. Күршедә Тәмьян атлы бер генә авыл күренә, җәянең башка һәр карышы
– тоташ тугайлыклар. Җитмәсә, әле утар түрендәрәк матур гына күле, өч-дүрт
чишмәсе бар.
– Мин заманында Мамай мирза чирүендә меңбашы булып йөргән сәрдәр дә
бит әле. Шөлди кырындагы яудан да исән чыгу бәхете эләкте бу чал башларга,
– дип Тугаш бәк хатирәләр дәрьясына чумып йөзә дә башлагач, Аксак Тимергә
әлеге җәядә атна буе кунак булып ятарга туры килде.
Аннары атларын Чулман ярына төбәп куарга керешсәләр, тугайларда
түгел, хәтта күл буйларында да эскәккә эләктерерлек тә печән-үләннәр
юк. Барча ялан – тарак белән тарап чыккан сыман. Бәлки, үләннәрен җәй
коры булганга гына шулкадәрле бөртекләп җыйганнардыр, дип алгарак та
71
КАРАБӘК
ашыкканнар иде. Ә анда янгыннан соң төтәсләп яткан далаларны күргәч,
тәртәләргә тибеп тузындылар.
– Бу болгарлар безнең атларга ризык калдырмас өчен этлек корганнар бит!
Мондый ятьмә озак дәвам итсә, сасыган күлдәге балык төсле, үзебез дә яр
өстенә чыгып егылабыз!
Ярый әле, татар аты чыдам! Ике тәүлек буе тирес өстендәге тавык төсле
чемченә-чемченә теркелдәп бардылар да алда тоз көткәндәй юырта башладылар.
Ярларыннан чишмәләр саркыган инеш буена җитсәләр, ичмаса, кыяк белән
сарут үләннәре талгын күл өстендәге дулкыннар шикелле тирбәлешеп ята. Ә
аннан ертаулларның шомлы кисәтүе:
– Болгардан егерме чакрымдагы урман авызында Карабәкнең поскын нөгәре
тозак корып көтә!
Ярты тәүлектән соң ук тотык эләктереп кайттылар. Канга батып беткән
әсир, судан чыгарылган балык кебек интегеп сулый-сулый, ирексездән тезә:
– Карабәк үзе дә, бөтен чирү дә шунда. Унике мең җайдак.
Аксак Тимер кул астындагы нәүкәрләр өч төмәннән артык. Тукталып та
тормыйча, Карабәк корган тозак каршына килеп тезелделәр. Миннән калмасын
дигәндәй, Аксак Тимер Карабәк каршына соңгы илче куды.
– Син өч мәртәбә Туктамышка чирү җыеп бирдең. Сине гафу итмим.
Ирләреңнең минем алда олы гөнаһы юк, алардан үч алмыйм, таратсаң да була.
Асыл ир икәнсең, чык та бирел. Яуга керсәң, калаңны көл итәм!
– Меңнәр кире китми, әмирләрен яклап яуга керә, – дигән җавап кайтты.
Сорнайларның яуга чакырган авазы яңгырады. Дөрләп янган урман төсле
дәһшәтле ташкын болгарлылар ягына томырылды.
50
Кала эче карак аю таптап узган умарталык сыман. Урам читләренә
өйләреннән куып чыгарылган карт-коры, бала-чага, кыз-кыркынны тезеп
бастырганнар. Дала ягыннан кала эченә әүвәл ап-ак аргамагын тыеп кына
барган Аксак Тимер керде. Очлымы, көбә тәңкәләре, җиңсәләре, кылыч кыны,
садак-хәнҗәре, ияр аеллары, өзәңге-авызлыклар – һәммәсе дә алтын. Каен
тузы кебек бөгәрләнгән кашлары астында очкын кебек ике күз елтырый. Ул
ачулы. Үзен куркып-өркеп кенә күзәткән карашларны ул күрә дә, гел күрми
дә сыман. Ул бүген чираттагы бер җиңүен яулады. Бөек әмир – хөкемдар да,
яклаучы да бүген.
Тимер бәк үзәк мәйдан уртасына, Олы Манара һәм Ак мәчет каршындагы
агач мәйданчыкка кереп баскач, Шәрык капка аша тоткыннарны үткәрә
башладылар.
Алда – күлмәк җиңнәре, изүләре умырылып төшкән Карабәк. Муены,
күкрәге, иңбашлары – тоташтан кан. Аны куллары бәйләнгән арканнарны кыл
шикелле тартып баручы ике дошман гына егылудан саклап бара сыман. Йөзе
кырыс, карашы – гел әрнү. Яндагы сафларда өлкәнрәк бер картны күргән саен,
кичерү сорагандай, башын иеп үтә.
Мәйданда дар агачлары да, имән бүкәннәр дә күптән әзер. Артларында
җиңнәрен сызганып баскан пәһлеваннар тора. Чабып барган атны ялларыннан
эләктереп туктаталар яки ярсыган үгезне бер сугуда җиргә аударалар, дип, менә
шундый албастылар турында сөйлиләрдер инде. Алар Тимер бәк фәрманын,
кул изәвен көтә.
Мәйдан үзәгенә үткәч, бозлы чишмәдә коенып чыккан сыман, Карабәк кисәк
72
В А Х И Т И М А М О В
кенә тураеп һәм йөзен югарыга чөеп басты. Карашы белән, кырда чайпалган
игеннәрне кочкандай, бар Болгарны айкап, сыйпап чыкты.
И, мәркәзем! Әле кайчан гына сине туйга әзерләгән кияү-кәләшләрдәй
киендереп, бизәп чыккан идек! Әнә, теге ташпулатың, тегермәнең, алачыклар,
баш мәдрәсә, Ак мәчетең, таш кирмәнең – һәммәсе дә яңа. Инде хәзер синең
садә кәләш кебек йорт бусагаларын баскыннарның пычрак аяклары таптап
чыгармы да, явыз дошман талап йөрермени? Мәркәзгә дә, барча олыска да
такыялар, калфак-түбәтәйләр, алъяпкыч-хәситәләр кидереп өлгердек без.
Көбәләргә төреп, калкан тезеп чыгарга гына өлгермәдек. Пакьлегеңне саклый,
яклый алмаганга кичер мине, илем?!.
– Алдына тезлән дә бөек җиһангирдан ярлыкауны сора! – дип ысылдады
аңа янда гына торган дошман түрә.
Карабәк, мәчет манарасына менеп баскан мәзин сыман, газиз йортын
күзәтүен белде.
– Син ни өчен миңа каршы корал күтәрергә батырчылык иттең, сасы көзән?
– дип мондалыгын искә төшерде, ниһаять, бөек әмир үзе.
Карабәк кыя кебек тураеп баскан көенә җавап тотты:
– Син илен югалткан һәм аның ватыкларын сәйлән ташларыдай өр-яңадан
җыйган хуҗа түгел, барыбер аңламассың. Син гомерең буе чит-ятларны
таладың да качтың. Син – чит җирләрне вәйран итүче кансыз баскын гына,
ил төзүче, ил багучы түгел. Бер генә нарасыйны да тезләренә утырткан көе
сөеп карамаган, хәтфә чәчен тарап үстермәгән сәйях-җәллад бала кадере
дигәннәрен каян белсен!
– Димәк, синең гафу үтенергә исәбең юк? – дип үкерде иярдәге дәһшәт.
– Бер мәртәбә тез чүккән кол кабат тураеп басуны һәм саф сулышны белмәс...
Аксак Тимерне җавап ишетүдән капылт аердылар, янына йөгереп килгән
бер төмәнбаш ни хакындадыр тиз-тиз пышылдады да Кече Манара белән
Шәрык пулат ягына кул изәде.
– Ике хатының да мондамыни синең? – дип, күкерт төсле кабынып сорау
бирде Аксак. – Аларга фәрман бир, чыгып күренсеннәр. Икесен дә үтә
чибәр, диләр, күңелемә хуш килсәләр, үзем белән алам. Ә үзеңне... ярар,
җибәрермен...
Мизгелләр сәмум җиле кебек көйдереп уза торды, җавап авазы гына
яңгырамады.
– Аһ, Айзирәк! – дип ахылдаган авазга баш күтәрсә, Кече Манараның азан
тәрәзәсенә хатыны чыгып баскан.
– Ирем, иркәччәем! – дигән үзәк өзгеч аваз ишетелде дә, Айзирәк шәүләсе
җиргә томырылды.
Ә икенче мизгелдә Шәрык пулатны ялкын чорнап алды. Карабәк тә,
кала халкы да берничә мизгелгә аның түбәсендә Алтынчәч гәүдәсен
шәйләп калды сыман. Иңнәрендә ап-ак зур алъяпкыч, маңгаенда калфак.
Ул түбә буйлап уңга-сулга сикергән чагында аның алъяпкыч иңнәре аккош
канатлары кебек җилфер-җилфер килде. Алтынчәч коштай талпынды да
күккә ашты сыман...
– Башын чабып ташлагыз бу мәхлукның! – дип үкерде акылдан язган әмир
Аксак Тимер. – Аның артыннан ук унике меңбашын да! Ошбу тискәре калада
ун мең йорт ди, аны атна буе таларга рөхсәт итәм, аннары җимерерсез. Үзләрен
җир кендеге дип санаган татарларга мәңгелек сабак булсын!..
73
КАРАБӘК
Кайтаваз
Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый...
Җиһанга сигез йөз дә сигезенче елның11 рәҗәп ае аяк баскан иде. Чиннәр
өстенә яу сәфәре белән юлга чыккач, бөек әмир хасталанып түшәккә егылды.
Авыр хаста газапламый аны, зәһәр суык кына тидерде ул. Юлга чыгуына да
икенче атна гына, юкса, Әтрар каласын да узып китә алмады. Каян гына килеп
чыкты да, ул зәмһәрир салкын нишләп җиһангирны чебеш урынына бик тә
җитез егып салды әле?
Сарай ишегеннән борынын сузып, вәзир аваз бирде:
– Синең яныңа гайре сәер чапкын башын иеп килгән, бөек әмир. Качак
Туктамыш хан үзенең борадәре Карачаны илче итеп куган. Егълый-егълый,
ул синнән ярлыкауны сорый.
– Чакыр, керсен, – диде әмир салкын гына.
Карача мирза тупсадан узгач та келәмгә тез чүкте дә ятим калган сабыйдай
сулкылдап, тураеп басарга база алмый торды. Аксак Тимер аны күздән кичерә-
кичерә гаҗәпләнде. И-и, бирешкән мирза! Чәче он сипкәндәй ап-ак. Баш
түбәсендәге чәчләр дә, сакал да сирәкләнгән. Йөзе гел җыерчык, тәне арык,
хәтта элек кылыч уйнаткан куллары да кипшенеп, кызлар беләгедәй кечерәеп
калган. Ризык дигәне дә аз тамадыр, күбесенчә ачлыктан кыркыладыр,
боларның көннәре гел Идегәйдән качып йөрү белән генә үтеп бара бугай. Аһ,
картайган, бетеренгән мирза! Тукта, тукта, ә ул Тимернең үзенә дә яшьтәш
түгелме соң? Димәк, аңа бүген йә иртәгә җитмеш тула икән. И, гомерләр! Тәүге
тапкыр тез чүгүләренә дә утыз елдан артык гомер үтеп киткән!
– Туктамыш угылың егълый-егълый, башын җиргә орып, синнән янә
ярлыкауны сорый, бөек әмир, – дип келәмнән купмыйча да телгә килде мирза.
– Ул Тубыл елгасы буйлатып, Идегәй атлы этнең талавыннан качып иза чигә.
Сукбай ханның бөек әмирнең исен китәрердәй бүләк-нигъмәтләр юллардай
хәле дә юк, ат башы чаклы алтын ташыннан гайре бүләк тә тапмады. Ул
йөрәгеннән өзелеп төшкән хат юллары аша сиңа тугрылык белдерә вә үкенү
яшен коя. Синнән хаталары өчен кичерүне вә рәхим-шәфкать сорый.
Ястыклар түренә җайлап яткан әмир тарафыннан әмер ишетелде.
– Син үзең миңа язгы тургай кеби сайрап азапланма, аның хатын укы.
Бер-ике караш ташлап алуга ук чамалады мирза, Аксак Тимер һаман имән
төсле таза, гаярь әле. Юрган өстенә чыгарып салган беләкләре баудан үргән
сыман. Җыерчыклар авызы белән борыны тирәсендә генә. Бөтәрләнеп торган
кашлар астыннан төбәлгән карашы – һаман элеккәчә, һаман бөркетнеке. Моңа
илле яшьне бирергә дә иртәрәк бит әле.
– «...Мине, игелек кадерен белмәс юньсез угылыңны, кабат үз куышың
астына кайтарсаң иде син, и, шәфкатьле атам?! – дип басым ясый-ясый,
тавышын сәгать теле кебек көйли-көйли укыды илче мирза, үзе ярык тамбур
төсле сызгыртып сулыш алган саен маңгай тирен сөртеп куярга да онытмады.
– Ярлыкау кылсаң, минем муеным синең камытыңны сөйрәүдән һич ял күрмәс,
аякларым һичбер авырлыкта таю-абынуны белмәс иде. Бичара вә адашкан
улыңны гафу кылып, мине юлдан яздыручы Идегәй иблистән азат итсәң вә
янә бергәләп Сарай тәхетенә ия булсак иде без, газиз атакаем?..»
Түрдә яткан Аксак Тимер буылып ютәлләргә тотынды, яңагына яшьләр
саркып чыкты. Дивар аша ишетеп торганнардыр, ике табиб атылышып керде.
11 1405 ел.
74
Беләгеннән беркадәр кан агызгач кына, Тимер бәкнең мәгарәдән күкрәгәндәй
тонык тавышы гыжлап ишетелде:
– Менә, чиннәрне генә тез чүктереп кайтыйм. Аннан Сарайга юнәләм дә
Туктамышны тәхеткә иңдерермен. Кайткачтын әйт, аны соңгы кабат гафу итәм.
Тагын минем биткә төкерә икән, бәддогадан башы чыкмаячак!..
Тимер бәкнең беләкләренә бер уч кадәрле күз яшьләре койгач, Карача мирза
Себер ягына таба томырылды. Кияү чагы түгел, атларын уйнатып озак бара
алмый, сикертмәләр, саллулаулар тәнне бик нык вата. Бер атна дигәндә аның
олавын чапкын куып җитте. Йөзе ат тояклары астында изелгән табак төсле.
Куллары бизгәк тоткан кебек дер-дер килә. Күзендә яшь.
– Син югалгач, бишенче таң атканда әмир китеп барды. Бөек әмир вафат...
– И, Туктамыш борадәрем, бәхет кояшың гел баеган икән! – дип яшь түкте
Карача, үзе һаман атларын куалады. – Бәлкем, бәлкем, аталары ярлыкауны
белгәч, Тимер бәкнең угыллары да Туктамышны ташламаслар әле...
Борадәр мирза качак ханны сөендерергә дип ашыккан иде дә, өлгерә алмады
шул.
* * *
Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый.
Идегәй мирза котырган эт кебек ябышты бит, каһәр. Шул сөлек булып канын
суырмаса, Туктамышның әле Аксак Тимер кайтып киткәннән соң да Сарайга
кабат кереп утырырдай, тантаналар кичерердәй өмете бар иде. Карабәктән
ике төмән алып киткәч, әүвәл Рәзән белән Мәскәү олысларын барып талады
Туктамыш. Анда да үзенә, мәҗбүриләп-кыйнап, бер төмән гаскәр җыйгач,
Кырым өстенә, көпә-көндез ай күргән хыялыйдай, үзен хан дип белдергән
Таштимер атлы бушбугазны чәнчелдерергә китте. Тәүге айларда барысы
да майлагандай җиңел генә барды. Өч төмән гаскәрне шәйләп өлгерүгә,
Кырымдагы Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр Туктамышны тез чүгеп һәм колач
җәеп каршы алды. Телләре телгә йокмый, Туктамыш алдында тәбикмәкләр
төсле җәелә бу бахырлар.
– Олуг ханымыз. Тиңсез сәрдәремез. Сине алыштыра алырдай таҗдар
яралмаган. Таштимер, коры куык, синең кисеп ташланган тырнагыңа да
тормый. Безгә синең аяк табаннарың астына туфрак булып җәелү дә бәхет.
Сарайга кайт...
Төчелектән күккә иңгән Туктамыш сеңлесе Җанәкәне Ширин бәкнең өлкән
угылы Рухтимергә бирде. Челлә уртасында сандугач бураннары уйнаткандай,
шаша-шаша, дулап туй иттеләр. Аннары аларның, бергәләп, үзе посып яткан
Кәффа каласы өстенә килүен белүгә үк, бушбугаз Таштимер Кырымны ташлап
качты. Рухтимерне атау каладары итеп билгеләсә дә, үзе Сарайга ашыкмый,
ана каз оясына салам янына салам түшәгәндәй, яңадан-яңа меңнәр җыя иде.
Шул чагында тәүге шомлы хәбәр, төнге юлчы сыман килеп, тәрәзәгә какты.
– Биш ел буе оясында симереп яткан Идегәй Меңкышлактан чыккан. Аннан
алдарак өлгереп, Хаҗитарханны Тимер-Котлык яулап алган булган. Аксак
утыртып калдырган Коерчык хан Сарай диварлары артына кереп бикләнгән.
Бу эт өере бугазга-бугаз килеп орышмый калмас инде.
Валлаһи да хак бит, җигән Котлык үзенең агасы өстенә ябырылды да,
гамуҗа Коерчык итәгенә янгын капкан төсле, хатыннарын, яраннарын җыеп
та тормыйча, качып китте. Аннары урамда очраган ике исерек кебек кочышып
алдылар да, Идегәй белән Котлык Кырымнан чыгарга кыймый яткан Туктамыш
В А Х И Т И М А М О В
75
хан өстенә томырылды. Туктамыш тегеләрне Кизләү каласы12 читендә тозак
корып каршыларга әзерләнгән иде дә бит, күк йөзенә беренче ук болыты
күтәрелүгә үк, әле кичә генә аның аяк табанын ялап йөргән Аргын белән Яүләш
бәкләр яуны ташлап ычкынды. Туктамышның кул астында төмән артыннан
төмән куеп торучы олыслары юк бит, булган гаскәрен саклап калу өчен, ул
Кияү каласы ягына, Витаутас кенәзнең түбә астына качты.
Юк, тилебәрән орлыгы ашаган Идегәй мирза ак-караны күрми. Башта
Витаутас янына моның үзе кебек үк мүкләк бер илчесе килде.
– Мирза сиңа чәч бөртеге чаклы да үпкә саклап йөрми, Туктамыш ханны
гына кире кайтарып бир. Ул – минем әткәм Балтыкчыны турап үтергән җәллад.
Аны үз кулларым белән бугазлап ташламыйча, тынгы табасым юк!..
Үз сүзен үтим дип, өстәвенә, алтын-көмеш көшелләрен соңгы бөртегенә
чаклы барлый-барлый, Витаутас алман, ләһ, валах алпарларын җыйды, Мәскәү
белән Җүнкаладан ирләр чакырды. Гаскәре ике йөз мең ирдән арткан иде,
юкса. Ләкин Идегәй белән Котлыкның йөз утыз мең җайдагына да каршы тора
алмадылар, Бурсыклы елгасының ярына кысрыклап, ике әмир сарык көтүе
урынына изде, тураклады тегеләрне. Туктамыш ни кылсын? Үз төмәннәре
белән хәзер бөтенләй җирнең икенче читенә, Себер куенына чаклы качып китте.
Иллә мәгәр Идегәй, күзе тонган сөзгәк үгез сыман, арттан килеп җиткән. Соңгы
биш ел эчендә генә дә ун мәртәбә очрашып сугыштылар. Идегәй тәнгә ябышкан
талпан, борча төсле. Ичмаса, үзен сытып та, сугып төшереп тә булмый.
Соңгы тапкыр, менә, Тура белән Искәр калалары арасындагы зур яланда
ике үгез урынына ярсып сөзештеләр. Туктамышныкылар бер адым да артка
чигенмәде. Өч төмәнен кырдырып бетергәннән соң гына, Идегәйнекеләр
таланган каз көтүе сыман җыелып югалдылар. Туктамышта алар артыннан
ташланырдай көч-куәт юк. Идегәй кул астында тагын дүрт төмән җайдак торып
калды. Кире борылып килсәләр, кайсы як күбрәк кырылыр, гөманлавы читен.
Аксак Тимер янына юлланган Карача җылы өмет алып кайтса ярый да бит. Ә
Аксак аның борынына сукса?..
Шымчы итеп озатылган ирләр тиз борылып кайтты.
– Идегәйнең дүрт төмәне дә Җаекка төбәп бара. Меңбашлары Сарайга
кайтып бикләнү турында хыяллана. Алар яраларын ялап савыкмыйча, бик
тиз генә килә дә алмас инде...
Тура каласына терәлгән ыстанында икенче таңда Сәмәрканд сәүдәгәрләре
төсле буйлы-буйлы сырган җилән кигән алты-җиде олаучыны күргәч,
Туктамышның күңелендә очкын дөрләп куйды.
– Карачаның юлы уңганмы да, ул килешү төзегәннән соң килеп җиткән
сәүдәгәрләрме әллә?
Туктамыш үзенең төмәнбашларына әмер бирде.
– Яугир ирләр ит кундырып, күңел ачып килсен, меңнәрегезне якындагы
олыслар буенча таратсагыз була. Идегәйне бу юлы шәп кыйнадык, бик тиз
генә безнең якка борын тыга алмас. Үзем дә Тубыл ягына күченеп сулыш
алам, тәнне язам әле...
Тубыл ярында, җилкәннәрен киереп, диңгез корабларыдай тезелешкән нарат-
карагайлар арасында иркен алан тапкач, шунда дистәләгән чатыр корып, казан
асып туктаганнар иде. Тәнсакчылар саны дүрт йөздән дә артмый, колакларны
сытып гәп куерткан барабан-бугазлар юк. Хур кызларыдай япь-яшь сылуларны
ялан читендәге ефәк чатырларга кертеп бикләделәр. Алар чатырларының ишек
12 Кизләү каласы – бүген – Евпатория.
КАРАБӘК
76
яныннан ирләрнең күләгәсе генә узып китсә дә, болдырга җим савыты күтәреп
чыккан хуҗабикәне күргән чеби көтүедәй чи-чи килеп, шундук бөтенесе
бердәм чиелдаша, бүләк йә наз көтә. Тик аларны Туктамышның үгез егардай
гаярь егетләре саклый, башны югалтмыйм дип һичкем якын килми. Кемдер
учак җылысында кылычын кайрый, ук колагын барлый, икенчеләр киез тирмә
эчендә йокы симертергә кереп ауган. Баш очында нарат ылыслары ысылдаша,
кайдадыр якында тукран һич йокламый, әкияти дөнья!
Таң сызылып аткан чакта аланлыкны кырмыска күчедәй меңәрләгән дошман
уратып алуын һичкем сизенмәде. Сәүдәгәр җиләннәренә төренгән меңбашлары,
бармакларын иреннәренә тидереп алганнан соң, алан уртасындагы ефәк
чатырларга таба кул изәде.
Туктамыш көчле гырылдаган, ботак сынган тавышларны ишетеп, күзләрен
ачкан чакта инде нык соңарган иде, ятагыннан сикереп, кылыч-хәнҗәрләрен
кулына эләктерергә дә өлгерә алмый калды. Чатыр ишеген җимереп кергән
юлбасарлар аның ятак өстендәге чаршауларны йолкып атты да кылычларын
айкады. Икенче мизгелдә Туктамышның телгәләнеп беткән гәүдәсе җир өстенә
ауды...
Карача менә шушындый хәлендә эзләп тапты аны. Гәүдәсен кочты да,
балаларын җуйган ана бүре төсле, күзләрен күк йөзенә төбәп, сукрана-сукрана,
сузып-сузып улый башлады ул.
– Ичмаса, ник бер көнгә иртәрәк кайтып өлгермәдем? Каннан туя белмәс
нинди кавем соң бу?!.
Күк йөзендә кан исеннән исергән козгын бөтерелә. Аңа мәҗлес, аңа олы
бәйрәм! Ә бу кавем кайчан тынгы табар? Бер-берсенең җанын кыя торган
нинди ерткыч болар? Ул Аксак Тимер үзен җир өстендә ислам хәлифе, ислам
калканы дип игълан иткән булды, ә асылда үзе – йолкыш этләр юешләп китәргә
дә ярамас тәре баганасы. Нигә ул Туктамыш юри генә булса да санап карамаган?
Кондырча янында ике йөз меңгә ике йөз мең мөселман маңгайга-маңгай
бәрелеп орышты. Терек елгасы ярында янә икешәр йөз мең ир бугазга-бугаз
килде. Җиде елдан соң Аксак Тимер белән Баязит Елдырым икешәр йөз мең
җайдакның яртысын кырып салды. Сыгнак, Сауран, Тәбриз, Гыйрат, Баһдад,
Дирбәнд, Ширбән, Алмалык, Шираз, Кышкар, Үргәнеч, Әтрар калалары өчен
яуларда тагын ничә йөз мең! Нигә, нигә һаман бер-берсен кыра соң болар?
Ач бүреләр талашу йә котырган үгезләр сөзешү өчен чит-ят яландагы сукмак
беткәнмени?
* * *
Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый.
Тагын унбиш елга якын гомер узып китте, Урда ял күрмәде. Туктамыш
белән Идегәйнең чире улларына, тора-бара бөтен илгә күчте. Атка камыт
кидерә яки ватык арба тәгәрмәчен дә алыштыра белмәс шәрә сукбаймы ул, әллә
ындыр артына тирес чыгарырга да ярамаган тинтәк-тилемсәме, һәркайсына
тәхет һәм таҗ кирәк! Кыйбла алышынды, зиһен дигәннәре яшен суккан төсле
юкка чыкты.
Шадыбәк атлы бер сукбайны Сарайга кертеп куйгач, Идегәй үзе, азәриләргә
сабак укытыйм дип, Каф тау өстенә менеп киткән иде. Теге сукбай үзен
Аллаһының кашка тәкәсенә санап, фәрман игълан иткән.
– Идегәйне бәйләрбәге кәнәфиеннән алып атам! Мин – ялгыз хан!
Көпә-көндез таң чакырып кычкыра торган әтәчнең саташкан тавышын
В А Х И Т И М А М О В
77
ишетүгә, моңа кадәр Мәскәү куышында яткан Җәләлетдин әмир килеп
җиткән.
– Атам Туктамышның тәхете миңа тиеш! Мин – кануни гаһед!
Түнтәреш хакындагы хәбәрне алуга Идегәй Каф тау өстеннән тәгәрәп
төшәргә мәҗбүр булган. Аның кылыч җилен тоя башлауга ук, Җәләлетдин
Болгар тарафына чыгып сызган. Идегәй аны куа чыкса, артта ай күрде, кояш
алды, дигәйдәй, өр-яңа бер хәбәр.
– Шадыбәк тагын Сарай тәхетенә кереп утырган бит!
Шадыбәкне соңыннан Идегәй Баку тирәсендә тотып тураклады. Сабак
алуыдыр, тәхеткә хәзер борын асты кибеп өлгермәгән Булат солтанны, мәрхүм
Тимер-Котлык угылын мендереп утыртты ул. Мәгәр бәла шул ук, һаман
төзәлми бит: ил казнасы буп-буш! Мәскәү кенәзе Василий сигез ел буена ясак
түләмәгән, ул гына гаепле, һау-һау, аның өстенә яу!
Идегәйнең Коломна, Переяслав, Юрьев, Ростов, Серпухов, Дмитров,
Җүнкала, Городец калаларын тоташы белән талап килүен ишетүгә, тач атасы
Дмитрий шикелле үк, Василий Кострома ягына чыгып качкан. Идегәй ноябрь
азагында Мәскәүнең үзен дә боҗраларга бикләп куйган иде, илдән иблис
авазыдай явыз чапкын:
– Җәләлетдин, аю сымак, йокыдан уянып, Сарайдан качкан Булатны куа
чыккан. Кырымга җиткәч, Азак каласы янында аны үтергән ди.
Мәскәүдән нибары өч мең тәңкә йолым алып кына, Идегәй Сарайга әйләнеп
кайтырга һәм анда Тимер-Котлыкның икенче угылы Тимер солтанны тәхеткә
күтәрергә мәҗбүр булды. Монысы Тимер атын тиккә йөртми икән, ике-өч ай
дигәндә меңбашларны үзенең кыйбласына аударды да, Идегәйне сәрдәрлектән
бөтенләй алып атты. Әмир муены – сарык койрыгы түгел, Идегәй Сәмәркандка,
Аксакның угылы Шаһрух ышыгына чыгып качты. Ә монда инде күптән
җаен алган бер тәгәрмәч. Идегәй бөек әмиргә – кызын, ә тегесе гаскәр бирде.
Идегәй шушы яллы чирү белән Җаектагы Сарайчыкны басып алган иде, Тимер
хан килеп, аны кабат Үргәнечкә куды. Сарай – юлчылар ыстаны шикелле
һичкайчан буш тормый, аны инде өченче тапкырына Җәләлетдин әмир яулап
алган! Тимер ханга кылны кырыкка ярырдай булып кире чабасы да булмады.
Бушбугаз Җәләлетдинне элек Мәскәүдә бергә качып яткан энекәше Кәрим-
Бирде суеп үтергән бит!
Ә аннары инде канлы тәгәрмәчнең шашып тузынуы. Кәрим-Бирдегә каршы
энекәше Бәхтибәк күтәрелгән, абыйсы ошбу туганын да суеп аткан. Аннары
Бәхтибәктән кечерәк Көбәк фетнә куптарган һәм, ахыр чиктә, Кәримнең җанын
кыйган. Кәрим абыйсын яклап Ярим-Бирде купкан, ул Көбәкне суйган. Ярим
абыйсының җанын чираттагы кечерәк энекәше – Җаббар-Бирде кыйган.
Бу мәхшәрне туктатмакчы булып һәм Җаббарны да куып, Идегәй Сарайга
Дәрвиш исемле чит-ят әмирне кертеп куйган иде. Идегәйнең тантанасына
түзеп тора алмыйча, аңа каршы Туктамышның соңгы угылы, актык җанкисәге
Кадыйр-Бирде күтәрелде. Аңа Киевтагы Витаутас кенәз белән Кырымдагы
Ширин бәкләр гаскәр җыеп биргән. Идегәйне Сарайдан сытып чыгаргач, Җаек
буенда орыш үткәрделәр. Идегәй җиденче дистәне сырлый инде, мәгәр, күз
тимәсен, аның кулы ялгышуны белми. Яр өстендә ул бүген Кадыйр-Бирдене
дә урталай телеп атты. Ләкин ике як гаскәр дә бүреләр талаган сарык тиресе
кебек гел тетелеп бетте, Идегәй үзе дә яу кырыннан кара канга баткач кына
чыгып котылды шул. Ял, ял кирәк!
Идегәйгә бер җансакчы гына ияреп качкан иде, яр буендагы камышлыклар
КАРАБӘК
78
арасында зур аланлык табып туктадылар. Идегәй чаптарын биек камышлар
эченә кертеп яшерде дә, кире әйләнеп чыгуга, өстендәге көбә-садакларына,
алтын аеллы каешына тикле салып атты.
– Мин монда адашкан бер көтүче булып кыйланырмын, ә син орыш ягына
юнәл. Безнең исән калган сугышчылар булса, ипләп кенә шушы җиргә озат.
Кара аны, дошманнарга эз күрсәтә күрмә!
Ялгыз җайдак камышлыктан ачык кырга чыгып килә иде, аның каршысында
җиде-сигез ирдән хасил нөгәр пәйда булды. Болар сугыш киемнәренә
төренмәгән, көбә-калканнары бөтенләй юк. Дөрес, билләрендә хәнҗәр-кылыч,
сыртларында җәяләр бар-барын. Ләкин барча тирә-якта сугыш кайный, гади
көтүчеләр дә корал асып йөрергә мәҗбүр хәзер. Өстәвенә, әнә, өлкәннәре –
ап-ак сакаллы карт. Аның йөзе күл өстедәй тыныч. Сөальне дә, җим урынына,
әүвәл шул ташлады.
– Идегәйнең хәле ничек анда? Мирза исән-саумы?
Ачыктан-ачык, маңгайга бәреп әйткәч, бу аксакал Идегәйнең яралы икәнен
дә белә инде, димәк. Күрәсең, шуңа шөбһәләнеп, ярдәмгә ашыгадыр. Яшереп
тору артык.
– Аллаһка мең шөкер, ул исән-сау. Әҗәл кошы Идегәй мирзамызны гел
читләтеп уза, берүк күз тимәсен.
– Ул шушы юл очындамы? – дип тагын бер генә сорау бирде карт аксакал.
– Шунда, шунда, сезне көтә булыр, – дигән җавап алуга ук, бу юлчылар,
һәр сукмакны яттан белгән төсле, алга ыргылды.
Ялан уртасында яраларыннан сызлана-сызлана йөргән Идегәй камышлар
арасыннан тояк тавышлары ишетүгә үк нык сагайган иде, сукмак авызында
ак сакаллы карт җайдакны күргәч, тораташтай калды.
– Казанлы бәк? Бәйләрбәге Хәсән?13 – дип тик бераздан гына телгә килә
алды ул һәм шундук, акылыннан ычкынгандай, котырынып дәште. – Синең
бугазыңа ябышмыйча үләргә хакым юк, дип кисәткән идең бугай. Бүген минем
Газраилем булып өскә килдеңмени?
– Әйе, моннан утыз ел элек үк кисәттем мин сине, – дип, ияр өстеннән
җавап тотты юлчы. – Инандыңмы? Мин сүземдә торам!
Идегәй изүләрен ертып котырынды, чыгырыннан чыкты.
– Ат дагалаганда бака ботын китереп кыстырмый бит. Ник син ханнар
орышында ике арага киртә булып керәсең? Тәхет бүлү – синең эшең түгел!
Ияр өстеннән хөкем төсле аваз ишетелде.
– Аксак Тимердән соң син кабих җан – татар илен тар-мар итеп бетергән
иң-иң явыз мөртәт!14 Синең хәтта татар туфрагында күмелергә дә хокукың юк!
Ак сакаллы бәйләрбәге юлдашларына борылып әмер бирде:
– Безнең бүгенге көнебез дә бушка узмады бит, угылларым. Бу мөртәтне
тураклап бетерегез! Эткә – эт үлеме!..
Күк йөзендә козгын канат җәйде...