Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺИЧ БЕТМӘС БУ ТАРИХИ УРТАКЛЫК

Чуваш белән татарның бер тамырдан үсеп чыккан ике кардәш булуы мәгълүм. Хәтта
ике яктан да кайбер галимнәр болгар бабаларыбызга сез түгел, без ул якынрак дип тә
бәхәсләшеп алгалыйлар. Бер чуваш язучысы, имештер, аңа Венгрия илбашының: «Ак
барс – сезнеке бит, ник аны татарларга бирдегез?» – дип әйткәнен язып чыккан иде.
Гомумән, Болгар – сәяси һәм мәдәни тарихы белән әле башка тугандаш халыкларның
да күзен кыздыра торган энҗе. Минемчә, бу очракта бәхәсләшеп ятарга түгел, уртак
хәзинәбезгә сөенергә, аны сакларга, яңа казанышларың белән үстерергә, ныгытырга
гына кирәк.
Үзем Болгар туфрагында үскәнгә, безнең төбәктә чуваш авыллары бер тирәгә
тупланып яшәвенә һич тә гаҗәпләнмим. Әле дә күз алдымда тора: мәктәпне тәмамлагач,
университетка укырга китү өчен паспорт юнәтергә барган идем (паспорт алулар ай-һай
кыен заман бу). Шунда бер төркем искиткеч чибәр яшь кызларны күреп сокланганымны
белсәгез... «Кемнәр алар?» дип сорарга гына телемне әйләндерә алдым. «Чуваш
кызлары», – диде танышым. Минем шуннан соң бер генә тапкыр да шул чибәрлек,
сылулык җәһәтеннән кимрәк чуваш хатын-кызын күргәнем булмады. Аларның эш
сөючәнлегенә ышанырлык мисаллар күп булды. Инде иҗат ягына килгәндә, чувашның
олпат әдибе, бишеге Әлкидә тирбәлгән Педер Хузангайның якташымын дип әйтү дә
җитәдер. Аның улы Атнер белән танышкач, атасының юлын икенче буын талант иясе
лаеклы дәвам итүен күрдем. Михаил Синеэль белән Порфирий Афанасьев та безнең
якта:берсе – Аксубай, икенчесе Чирмешән районында туган. Шуңа күрәдер бу ике
талантлы шагыйрь икеләтә үзебезнеке булып саналырга хаклы.
Татар әдипләре чуваш каләмдәшләребез белән элек-электән аралашып, «тел вә
лөгать алмашып» яшиләр. Бигрәк тә Чувашия чигендә яки Чувашиянең үзендә үк туган
шагыйрьләр тел хасиятләрен дә яхшы белеп, үз иҗат гөләндәмнәренә үрәләр. Шәрәф
Мөдәррис, Кави Латыйп, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла – чуваш шигыренең асылын
аңлап, тәмен татып татар телендә яңгыраткан төрле чор, төрле буын әдипләре. Аларның
һәм башка татар шагыйрьләренең газета-журналларда, җыентыкларда чәчелеп яткан
тәрҗемәләрен бер китап итеп туплау, аны үзенең кереш сүзе белән озата бару идеясе
Башкортстанда туып үскән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллиннан
чыкты. Без ул тупланманы «Чуваш җыры» дип атау мәгъкуль булыр дип килештек.
Каләмдәшләребезнең игелекле хезмәте белән,Чувашиядә татар шигърияте шулай
ук яхшы таныш, Халык шагыйре Юрий Семендер «Татар шигъриятенең гөлбакчасы»
исемле антологияне («Илһам», 2013), Җәүдәт Сөләйманның «Вакыт касәсе» исемле
шигырьләр җыентыгын («Мәгариф – Вакыт», 2014) төзеп һәм үз тәрҗемәсендә чыгарып,
татар әдипләре белән дуслыгын «сүздә түгел, басмада» раслады. Чувашиянең халык
шагыйре Валери Тургай да Тукай шигырьләрен, Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н,
Зариф Бәширинең «Чуваш кызы Әнисә» әсәрен тәрҗемә итеп, чуваш укучыларына
җиткергән талантлы каләмдәшебез.
Сүз уңаеннан әйтергә кирәктер, минем үземә дә Михаил Юхма, Геннадий
Красильниковларның зур күләмле проза әсәрләрен, аерым шагыйрьләрнең
шигырьләрен тәрҗемә итәргә туры килде. Шуңа күрә бу тупламны укучыларыбыз
яратып кабул итсен иде дигән теләктә калам.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ


Константин ИВАНОВ
Нарспи

Поэмадан өзек
Яшел үлән астында
Татлы кызыл җиләк бар.
Силби – чуваш авылында
Нарспи исемле чибәр бар.
Бите-күзе бик нәфис,
Язгы чәчәк – кыз бала.
Ике кара ахак күк,
Ике күзе чем-кара.
Озын толым бөдрәле,
Җем-җем уйный чәчләре.
Атлап-атлап барганда
Чыңлый көмеш тәңкәсе.
Күзе белән бер бакса,
Егет җаны рухлана.
Нечкә ирене бер көлсә,
Егет җаны нурлана.
Кызыл ялан чәчәген
Кемнәр өзелеп сөйми соң?
Шундый матур кыз өчен
Нинди егет көйми соң?
Кояш иңгәч, су белән
Битен, кулларын пакьли.
Чыгар өчен уйнарга
Киенә, бизәнә башлый.
Көмеш япма түшендә,
Артта чулпылар чыңлый.
Кызыл ефәк шәлен ул
Җитез кызларча чолгый.
Уйнаганда, бер тоташ
Көлә, җырлый, шаулый ул.
Чулпан йолдыз чыкканчы,
Сандугачтай сайрый ул.
Таралгач та уеннан,
Җанга рәхәт калдыра.
Таңгы йолдыз түбәдә
Җем-җем нурын балкыта.
Әткәсенең йортында
Татлы йоклый шат бала.
Матур-матур төш күреп,
Төшендә дә шатлана.
Иртүк тора, киенә,
Күңелен эшкә бирә ул,
Йә ефәк җеп ала да
Җырлый-җырлый чигә ул.
Йә ул тезмә эз салып
Тегә башлый тын гына.
Сүс койрыклы корыч эт
Бер керә дә бер чыга.
Йә ул, суса уйнатып,
Киндер тукый бервакыт.
Йә ул тора уйланып,
Шүреләргә җеп катып.
Яки мәче сәкедә
Битен юып сөртенсә,
Җитез кызый аш ясый
Кунак өчен йортында.
Яхшы үтте тормышы,
Яшькә, буйга җиткәнче,
Җиде яттан яучылар
Әткәсенә килгәнче.
Михәдәр күк маллы юк
Тирә-якта кайда да.
Ярата ул үз кызын,
Аның белән мактана:
– Минем кыз күк кайда бар?
Беркемдә юк, күрәмсең?
Миндә бит ул гүзәл кыз,
Матур, нәфис күгәрчен!
Матур аның рәвеше,
Әйтерсең, бер хур кызы!
Юкмы читек-кәвеше?
Юкмы көмеш чулпысы?
Силби авылы гомер дә
Андый кызны күрмәстер!
Бер чуваш та үз кызын
Михәдәрдәй сөймәстер!
Михәдәргә ни җитми?
Йорты гаҗәп мул, бай шул.
Көмеш тәңкә бихисап,
Нәрсә кирәк, шул бар шул.
Ни юк дисең нәүрәптә?
Яки менә базга бак!
Мичкә-мичкә сыра, бал,
Май, сөт, катык – бар да бар.
Киез, киндер гаять күп,
Мул да, күп тә барысы.
Келәт тулы, туп-тулы
Ясмык, бодай, тарысы.
Дөрес сүздә алдау юк,
Михәдәрдә бар да бар.
Тирә-якта аңарга
Тиңгә килми башка бай.
Аның йорты – кала күк,
Җил дә керә алмаслык,
Каралтылар бик биек,
Чыпчык менә алмаслык.
Аның йорты – кала күк,
Бөтен җирдә мал-милек.
Келәт-келәт игеннәр,
Абзар гөрли шау килеп.
Аргамак күк шәп атлар
Солы-печән ашыйлар.
Йөри шунда терлекләр,
Мичкәләргә охшыйлар.
Йортта мөгри сыерлар,
Шаулый йөзләрчә сарык.
Чыр-чу килә болыт күк
Үрдәк, күркә, каз, тавык.
Тури-гаста¹ шул бай өй,
Күңелең тартып тора.
Ерак-ерак җирдән дә
Күренеп, балкып тора.
Шундый бай ул Михәдәр,
Мактанырга хакы бар.
Карт булса да мәһабәт,
Байлык белән даны бар.
Шул яхшы бай Михәдәр,
Кызын чиксез яратып,
Масленица көнендә
Куйды иргә ярәшеп.
Әй туй булыр, туй булыр,
Менә тиздән күрербез!
Бөтен авыл мул туйны
Көтә хәзер түземсез.
Туйлар монда зур булыр,
Иркен булыр, мул булыр.
Бөтен якка дан китәр,
Нәрсә кирәк – шул булыр.
Килен артык гүзәл шул,
Килен матур шул, диләр.
Затлы байлар берләшсә,
Шәп тә булыр туй, диләр.
Симек2 кайчан җитәр соң?
Ничек шунча чыдыйк соң?
Симек – көннәр җиткәнче,
Ничек түзеп торыйк соң?
Михәдәрнең йортында
Бирнә-фәлән ясыйлар.
Эшли-эшли туйга дип,
Эштән чыгып арыйлар.
Ләкин Нарспи гүзәл кыз,
Һаман-һаман моңлана.
Тиздән булыр туй, дигәч,
Кайгыра да шомлана.
Авыл чите – Тураста3
Фәкыйрь бер өйчек тора.
Караңгылык, каралык
Моңсу төс бирә моңа.
Һәр көн шул йорт эченә
Кич тә җитми, төн керә.
Карчык әнкәсе белән
Сәтнәр шунда көн күрә.
Чибәр егет Сәтнәрнең
Бер аргамак – даны бар.
Карчык әнкәсе белән
Кайнар йөрәк – җаны бар.
¹ Тури-гас – югары урам.
¹ Симек – бер атнага сузыла торган дини бәйрәм, русларда Троица дип йөртелә.
² Турас, тури-гас – югары урам.
Ш.Мөдәррис тәрҗемәсе


Михаил СЕСПЕЛЬ
Чуваш улына

И туган җир, әйтче миңа:
Күңелем моң-зар тулы –
Кайчан туар бу халкымның
Телен данлыйсы улы?
Дәшегез, чуваш уллары! –
Кемнең йөрәге кайнар?
Ил-халык өчен андыйлар
Соң минуткача янар.
Күтәрелдер, чуваш халкы,
Без – беткән түгел әле.
Шигырең белән дөрләт тик
Сүрелгән күңелләрне.
Чабаксардан Кавалгача
Халкың җырыңны ятлар.
Илеңдәге һәрбер чуваш
Исемеңне кабатлар!
Бу чакыру юкка булмас,
Ышанам, килер ул көн:
Яңгырар чуваш шигыре –
Шаккатып тыңлар төркем.
Р.Зәйдулла тәрҗемәсе


Яков УХСАЙ
Мине татарга саныйлар
Мине татарга саныйлар,
кыстыйлар: «Чәйләп алыйк!»
Һәм түбәтәй кидерәләр,
чак кына кыңгыр салып.
Охшаган икән – охшаган!
Чуваш нигә тансын соң:
миндә татар кыяфәте
тумыштан ук анысы!
Зур күзләр, татар күзләре,
нык тупсалы киң яңак...
Татар белән аралаштык,
гасырлап кына санап.
Мәҗит Гафури белән без
Уфада күп күрештек...
Зур шагыйрь булырга шулчак
хыялланды бу кеше.
Мин, сагынып, өенә дә
килә идем кайвакыт.
Каршылый иде ул җырчы,
самавырын кайнатып.
«Шундый шагыйрь булсаң икән!» –
дип өметләндем күпкә.
Каурый төрткән канатларым
тарттылар мине күккә.
Әле бер билгесез шагыйрь,
унҗиде яшь ул чакта,
татар җырлары җырладым,
үз-үземне кочаклап...
Охшарга теләдем аңа –
гаҗәеп шагыйремә.
Шуңадыр шигырьләремдә
Гафурилык күренә.
Һич тә ерак тарих түгел,
ул көннәр якын, тере, –
Муса Җәлил, балкып, миңа
Мәскәү күрсәтеп йөри.
Мусаның җан яктылыгы
йөрәгемдә чагылды.
Шуңадыр да инде, бәлки,
миндә татар чалымы.
Казанда еш була идем.
Җәлилсез дә күп киләм.
Шуңадыр чуваш Ухсайны
татарлар яхшы белә.
Яшьлекне искә төшереп
барлыйм урамнар рәтен,
ә янымда Хәсән Туфан –
минем чал ахирәтем.
Аның җаны якын миңа –
ачам бар серләремне.
Аяк асларында ташлар
йомшаклар, мендәрмени!
Туфанча язарга теләп,
үзәкләрем өзелә.
Шуңа күрә дә татарлык
саркыгандыр йөземә.
Чын күңелдән үгетлиләр:
«Түбәтәеңне салма!»
Әйтерсең, мине түбәтәй
чын татар итә ала.
Охшаган икән – охшаган!
Чуваш нигә тансын соң:
миндә татар кыяфәте
тумыштан ук анысы.
Р.Харис тәрҗемәсе

 


Василий ДАВЫДОВ-АНАТРИ
Эшче Вәкил Сабитов янында кунакта

Утыр, Вәкил, минем янга,
Эшеңне ташла әле.
Мин яраткан теге моңлы
Җырыңны башла әле!
Син җырласаң, килер дуслар
Хәтеремә-уема!
Шагыйрь дустым шигырь укыр
Күз йоммый төн буена.
Җырла әле – дөньядагы
Иң матур җыр шушыдыр!
Такташ белән Җәлил җырлар,
Җырга Шәрәф кушылыр!
Килеп керер Тукай үзе
Җырыңны тыңлар өчен.
Әллә ниләр бирер идем
Мин шушы моңнар өчен!
Татарның җаны туп-тулы
Ярсулы хис, җыр, җегәр...
Утыр, Вәкил, яннарыма,
Татарча җырлап җибәр!
Р.Миңнуллин тәрҗемәсе


Аркадий ЛУКИН
Чуваш кызларына

Таңнар белән бергә торгангамы? –
Охшаталар сезне таңнарга...
Сез – таң җыры! – безнең күңелләрдә,
Сез – таң нуры! – безнең җаннарда.
Җырларыгыз моңлы булгангамы? –
Охшаталар сайрар кошларга.
Бар егетләр әзер сезнең белән
Җырлар җырлап бергә очарга.
Чыккан чакта Идел буйларына,
Охшаталар зифа тирәккә.
Идел дулкыннары ярга түгел,
Кага кебек сезнең йөрәккә.
Кич утырып гөлләр чиккәнгәме? –
Охшаталар сезне гөлләргә.
Сөю хисе – сезнең йөрәкләрдә,
Иң татлы сүз – сезнең телләрдә.
Кара төндә балкып янгангамы? –
Охшаталар сезне йолдызга.
Безнең хыял, мәхәббәтен эзләп,
Йолдызларга кадәр юл уза.
Язлар килеп, хисләр ташыганда,
Охшаталар сезне Иделгә:
Сез – Идел күк бәхет китерүче,
Нур өстәүче туган илемә.
Р.Вәлиев тәрҗемәсе


Юрий АЙДАШ
Ватан

Ватанны сайламыйлар,
ул бер генә.
Яши бүленми генә
һәркемнең йөрәгендә.
Кояшлы көннәрдә дә,
яшенле төннәрдә дә
Ватан илһамландыра,
рухландыра.
Батырлардан сора:
олымы син, яшьме син,
аның белән яшисең
утта янмыйча,
суда батмыйча.
Ватандарның күңеле
күкләргә оча.
Урынсыз сорау,
урынсыз юрау
Ватан турында
чын Ватандардан.
Россия белән бәйле
тормыш, язмыш, рух-җан.
Рус пәһлеваннарга
иделлеләр туган.
Иделлеләр каны
җиргә түгелгән.
Җирне, Илне саклаганнар
руслар белән.
Ил-Ватаныбыз
үрләргә менә.
Азатлык,
Дуслык,
Туганлык хисләре
күңел түрендә.
Бер фикерләр, бер хыяллар
халыкны берләштерә.
Якты киләчәк хакына
сөйләштерә, киңәштерә.
Җилфердә, кызыл байрак,
Алга атла, Ил-Ватан.
Данлы юл узучыларга
Чувашлардан мәңгелек дан!
К.Латыйп тәрҗемәсе


Михаил СЕНИЭЛЬ
Тукайга сәлам!

Татар бар чагында
Син исән, син тере.
Сиңа сәлам юллый
Чувашның һәрбере,
Тукай!
Яшендәй яшьнәп син
Яндың, сүнмәдең.
Халыкны мактадың,
Ялганны әрләдең.
Язмышың әрнетә
Минем дә күңелне.
Җырларың югалмый,
Яңара һәр көнне.
Күпме түбәнлекләр
Узган күз алдыңнан,
Дошманнарың күбрәк
Булган дусларыңнан.
Күпләр теш ыржайткан,
Синнән зәһәр көлеп.
Бер кыз да сөймәгән,
Үләр хәлгә килеп.
Тугрылыклы дустың
Булган бары Хаклык.
Бары Хаклык кына
Булган синең яклы.
Синең һәрбер сүзең
Өткән Ялган тәнен.
Изелгән халкыңа
Биреп Ирек тәмен.
Синең Хаклык белән
Халкың зур көч җыйган.
Мәңге яшәрсең син
Шул Хаклыгың сыман.
Чөнки Хаклык җирдә
Бетми ул, югалмый, –
Җырларыңның төсен
Еллар юа алмый.
Синең туган көнне
Халкың бәйрәм итә.
Ишетәмсең, сиңа
Чуваш сәлам әйтә.
Илдә күпме халык –
Бар да таный сине;
Алар үз уллары
Итеп саный сине.
Г.Рәхим тәрҗемәсе


Юрий СЕМЕНДЕР
Өч сорау

1
Телче, азат лачын сыман
оча синдә туган тел.
Беләсең аның чишмәсен,
саф тотасың аны гел.
Телебезнең бар тылсымын,
серен белүче кешем,
сүз төрләнешендә бармы
бездә СӨЮ килеше?
2
Пәйгамбәр, изге хаклыкны
урнаштырдың йөрәккә.
Намусны саклаган хәлдә,
шул яшәргә өйрәтә.
Мин фатиха сорыйм синнән,
башым иеп, бөгеп бил...
Әйтче, булырмы берзаман
Мәхәббәттән бер Инҗил?
3
Президентым, гүзәллекне
син игелек санадың...
Хыял якты, җир яшәрә,
яңгырый җыр, соната.
Матурга омтылу көчле,
ул ныклы ярдәм сорый:
ә хөкүмәттә булырмы
мәхәббәт министры?
Р.Харис тәрҗемәсе


Виталий ЕНЕШ
Карт карама

– Мин карт булуга карама, –
Дип кычкырды карт Карама, –
Пенсиягә иртә әле,
Мин нык, көчле!
Коллективка бирәм бөтен көчне!
Шулчак болытлар куерып,
Җилләр исте.
Шау-гөр килде каты җилдән
Урман өсте.
Бу сынауга түзалмады
Карамабыз –
Шатыр-шотыр авып төште
Япа-ялгыз.
Ауса аусын иде үзе генә...
Ләкин менә
Күпме яшь үсенте харап булды:
Ул ауды бит
Ныгып өлгермәгән күп яшьләрнең
Нәкъ өстенә.
Г.Рәхим тәрҗемәсе


Порфирий АФАНАСЬЕВ
Чирмешәннең йотым суы

Чирмешәнем, синең судан
Татлыракны тапмадым.
Кендегем сиңа бәйләнгән,
Син ул изге Ватаным!
И туган җир, кояшлы ил,
Юк сине онытасым.
Минем өчен һәрвакытта
Син – таяну ноктасы.
Чирмешәнем, йотым суың
Әнкәм сөтедәй тәмле.
Йомшартасың син телемне,
Яшәртәсең син тәнне.
Бир син миңа көч һәм дәрман,
Булыйм кайнар каһарман.
Туган җирне, кояш илен
Яратам,
яратам,
яратам.
К.Латыйп тәрҗемәсе


Раиса САРБИ
Очрашулар эзләмим

Очрашулар эзләмим мин,
Сагынсаң – үзең эзлә.
Тавышыңны ишетәмен,
Агач тирбәлсә җилгә.
Очрашулар эзләмим мин,
Эзләп тап мине үзең.
Юанам күк чәчәкләргә,
Алар нәкъ синең күзең.
Очрашулар эзләмим мин,
Кил, әйдә, үзең очраш.
Кояш елмая, ул синең
Елмаюыңа охшаш.
Очрашу эзләмәсәм дә,
Ник килмисең йөгереп?
Тал бөдрәләрен назлыйм мин,
Чәчләрең төсле күреп.
Г.Юнысова тәрҗемәсе


Валери ТУРГАЙ
Рәшит Ваһапов җыры

Һай җырлады!.. Һәм тавышы аның
Дулкынлатты җанны, тибрәтте!
Талгын яңг(ы)рап, йөрәгемә үтеп,
Ут-ялкынын аның дөрләтте.
Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!
Шуның хәтле татлы сызлану бар,
Кояш та бар анда һәм Ай да...
Уза икән, уза икән гомер,
Теләсәң генә лә нишлә син...
Шуңа күрә йөрәк әмер бирә:
«Яшә һәм сөй, сөй һәм яшә син!»
Төшләреңә сылу булып кереп
Йөдәтә бит һаман яшь хисең.
Син сөйдең һәм һаман сөясең дә –
Кеше булып, димәк, яшисең!
Булса булыр икән шундый сөю!..
Андагыдай якты моң кайда?!
Һай җырлады!.. Төне буе гүя
Агып торды кебек нур Айдан!..
Р.Харис тәрҗемәсе