БӘХЕТ МИЗГЕЛЛӘРЕ ВАКЫТЛЫ
Татарстан
Татарстан, яшел патшалыгым,
Бар җисемең синең яшелдән.
Гүя дөнья үзенең матурлыгын
Синең яшеллеккә яшергән.
Яшел хәтфәләрдә ярсу атлар,
Уттай тояклары яшелләр.
Яшь егетләр ничек җилдерәләр! –
Алар җитез, гүя яшеннән!
Татарстан, яшел патшалыгым,
Бар җисемең синең яшелдән.
Яшел илем тынычлыгын саклый
Җилләрдән дә җитез яшеннәр!
Алтын Казаным минем
Нур чәчә алтын таҗларың,
Алтын Казаным минем.
Тукайларын сагынып уйный
Моңлы сазларың синең,
Татар иленең Мәккәсе –
Язмышым, җырым, телем.
Киң галәмнең зур корабы,
Алтын Казаным минем.
Тормышымның көзләре юк...
Бар тик язларың синең,
Җиһанның Алтын Сарае,
Алтын Казаным минем.
Җәлил кабере
Газиз ирне эзләп йөри,
Урый урау җирләрне.
Европаны айкап йөри
Җылы Урал җилләре.
Җиргә ятып елый җилләр,
Эзли Җәлил каберен.
Нинди зират якын иткән
Татар улын, бәгърен,
Киткәннәрне көтә илләр,
Күпме кан, яшь түгелгән?!
Европада түгел, Җәлил
Күңелемә күмелгән.
Татар зиратында
Татар зиратында – томан...
Таралган кайгы сыман...
Бала туган. Ана үлгән.
Кабере җайлы сыман,
Гөлләрдә чык тамчылары,
Күңел яшьләре сыман.
Тарих җилләре шәфкатьсез...
Кабер ташлары сынган.
Бәхет киткән, кайгы килгән...
Кемдер шатлана сыман...
Кабер ташларын иркәли
Томан карт ана сыман.
Җир җылысын тоя кеше,
Җиргә сыенып тынган.
Әйтерсең, ул яратылган
Аккошлар канатыннан,
Яңа Тукайларын көтә,
Зират сагынган сыман.
Ак томан булып Сәйдәшнең
Моңы агыла сыман.
Иркәләнеп кенә
Иркәләнеп кенә туганмын мин...
Иркәләнеп кенә яшәдем.
Иркәләнеп кенә яшьнәдем мин...
Иркәләнеп кенә яшәрдем.
Сизмәгәнмен...
Иркәләнеп кенә
Тормыш юлымны да үткәнмен.
Беркем сизмәс...
Иркәләнеп кенә
Якты дөньялардан китәрмен.
Әни
Тиз үтте җиләкле җәйләрең,
Суынды ясалган чәйләрең.
Юксына шул сине ал гөлләр,
Җырыңны үз итте топольләр.
Син киттең. Моң китте. Җәй китте,
Без ничек яшәрбез җәйләрсез?!
Таңнарда пышылдый чишмәләр:
«Җәйләрсез яшәве, ай, җайсыз...
Тормышны җәйләрсез җайларсыз...»
Җәйләрсез калсагыз, аңларсыз:
Җәйләрсез калсагыз, янарсыз.
Җәйләрсез бу тормыш, ай, җайсыз,
Кояшсыз яшәү ул – уңайсыз.
Өметсез кешегә нишләргә?
Серемне чишәрлек Кешем юк,
Җәйләр күк, кер, Әни, төшләргә.
Гөлҗиһан
Кайсы яктан җылы җил исте,
Килеп чыктың кинәт бу кичне,
Минем өчен – үзең бер Җиһан,
Сөйкемле зат, назлы Гөлҗиһан,
Аптырама: «Мине сөй!» – дисәм,
«Минем өчен янып көй», – дисәм.
«Бер елмаеп, миңа көл!» – дисәм.
«Син үзең дә шиңмәс гөл», – дисәм.
Сөюләрсез тормый шул Инсан.
Җылы җилдәй килдең, Гөлҗиһан.
Дөрес булыр: «Сөеп үл», – дисәң,
Гөлем өчен – үзең – көл», – дисәң,
Минем өчен – үзең – бер Җиһан,
Бәхетле бул, җаным Гөлҗиһан.
Йөрәк итеп яшик вакытны...
Шамил абыйга
Юлдаш итте безне елгыр еллар...
Урау юллар, көзләр аерды.
Бер тамырдан үскән агачларның
Ботакларын җилләр каерды.
Кара болыт күкне капласа да,
Ярып чыга кояш болытны.
Тик шагыйрьләр генә бу дөньяда
Йөрәк итеп яши вакытны.
Йөрәк итеп яшик без вакытны!
Юлдаш булсын безгә тиз яшен,
Урап үтмик әле моң-зарларны,
Күрә белик җирдә күз яшен.
Без мәңгегә килмәгәнбез җиргә!
Бәхет мизгелләре вакытлы,
Тирәнгәрәк сузыйк тамырларны,
Йөрәк итеп яшик вакытны!
Син
Язгы көнне шашып яуган
Ләйсән яңгырыдыр син.
Чарасызны терелтердәй
Женьшень тамырыдыр син,
Нәфис гөлләрдән дә гүзәл
Сихерле, назлыдыр син.
Тормышымның көзләрендә
Бәхетем языдыр син.
Мин – чын татар!
Мин – Уралның бер улымын,
Мин – чын татар!
Миңа бүген кара көчләр
Уклар атар.
Дим буенда туып-үстем,
Мин – чын татар.
Татарларны сөймәгән зат
Мең ук атар.
Талдай бөгелмим,
Имән – мин.
Мин – чын татар.
Чаганнар да
Бүләк өчен
Телен сатар.
Имәннәр һич тә сатылмый.
Атса, аны
Яшен атар!
Мин – чын татар!
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.