"Безнең нәсел – көчле рухлылар токымыннан!.."
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле кайтавазлары әле хәзер дә бик күпләрнең хәтерендә набат булып кабат-кабат чыңлый. Инде ул канкойгыч, җан өшеткеч авыр чордан соң бик күп еллар үтсә дә, фронттагы сугышчыларның һәм тылдагы «шинельсез солдатлар»ның тиңдәшсез батырлыклары, фидакарьлекләре хәзер дә бихисап күңелләрне тетрәндерә, сокландыра, уйландыра...
Бүген без әнә шундый каһарман шәхесләребезнең тагын берсе - гомерен зәңгәр күккә, авиациягә багышлаган, һәм, сугыш чорында гаҗәеп батырлыклар күрсәтеп тә, үтә тыйнак булып кала белгән «Актаныш гастеллочысы» Мирзахәниф Мирзашәриф улы Шәрипов турында сөйләргә телибез.
...Аның белән беренче мәртәбә мәркәзебезнең Хөсәен Ямашев проспектындагы мәһабәт йортларның берсендә очраштык. Мирзахәниф аганың кызы һәм кияве белән Вологда шәһәреннән Казандагы якын туганнарына – Ибраһимовларга – кунакка кайткан бик бәхетле чагына туры килдек без.
Чал чәчле, бөркет борынлы, ачык йөзле, күзләрендә Яшәү Уты янып торган ап-ак күлмәкле бу мөхтәрәм зат тәүге күрүдә-күрешүдә үк әңгәмәдәшенең күңелен яулап алырга сәләтле икән. Үз-үзен матур тотышы, ягымлы карашы, җанга якын сүзләре белән тиз арада ул сиңа күптәнге танышыңдай-дустыңдай тоела башлый. Тагын шунысы гаҗәп: андый шәхесләр белән бер-береңне чын күңелдән хөрмәт итеп, гөрләшеп сөйләшеп утырганда яшь аерымлыклары да сизелми – тәмам онытыла. Биредә, мөгаен, әңгәмә өчен уртак теманың булуы да якынайтадыр йөрәкләрне.
Ә без исә Мирзахәниф ага белән Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы хатирәләрне яңартабыз. Инде унынчы дистәсен ваклый башласа да, хәтере әйбәт аның. Заманында хәрби очкычта штурман булып хезмәт иткән әлеге хөрмәтле ветеранның искиткеч гадилеге, ихлас эчкерсезлеге, үзеннән бигрәк, сугышчан дуслары, якыннары турында мавыгып-горурланып сөйләве дә сокландырды безне. Чын каһарманнар шулай булырга тиештер дә!
Ә инде «Каһарман» сүзенә яңадан әйләнеп кайтсак, безнең, авыз тутырып: «Мирзахәниф ага Шәрипов – каһарманнарның да каһарманы ул!» – дип әйтәсебез килә. Болай дияргә ныклы дәлилләребез дә бар.
Мәрхәмәтсез сугышның беренче көненнән үк башлап, ил өстендә Җиңү таңы атканчыга кадәр утлы гарасат эчендә кайнаган, катлаулы хәрби операцияләрдә катнашкан, бихисап дошман очкычларын, җирдәге терәк ныгытмаларын, һәртөрле техникаларын, җанлы көчләрен юк итүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән Мирзахәниф ага аяусыз Үлем белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашкан. Әмма һәркайсында да җиңеп чыккан!
Шундый көчле ихтыярлы бөркет Ир-Егет итеп аны данлыклы Актаныш төбәге, газизләрдән газиз ике әтисе һәм әнисе, үтә кырыс тормыш университетлары һәм сугыш чоры академиясе тәрбияләгән. Хәер, биредә барысын да үз тәртибе белән сөйләп үтик әле...
...Серле-сихри исемле Чалманарат авылында 1916 елның 10 ноябрендә өченче бала булып дөньяга килгән Мирзахәнифне дә, апасы Сәлимә белән абыйсы Мирзафатыйхны да Язмыш дигән «үги ана» әлләни иркәләми. Тырыш вә булдыклы әтиләрен – сәүдә эше белән яратып шөгыльләнүче Мирзашәриф агайны «раскулачивать» иткәч, сөекле әниләре – Яңа Кормаш авылы кызы Гөлчирә абыстай, кадерле балаларын саклап калу ниятеннән, Шәмсемөхәммәт Ибраһимов атлы кешегә кияүгә чыга. Озакламый яңа ояда бер-бер артлы тагын ике ир бала – Мирзамөхәммәт белән Мирзакотдус җиһанга аваз сала. Ата-аналарын сөендереп, ай үсәсен көн үсәләр елгыр-җитез малайлар! Мирзахәниф үзе дә энекәшләрен күз уңыннан ычкындырмый – яшьтән үк һәртөрле эшкә ныклап өйрәтә. Шуңа да абыйларын бик яраталар алар.
Еллар үтеп, Мирзашәриф агайдан калган ике катлы агач йортны мәктәп иткәч, Шәмсемөхәммәт агайны улы Мирзамөхәммәт укырга, язарга да өйрәтә. «Барысы да әкренләп көйләнеп килә, тормышларыбыз рәтләнә!» – дип сөенеп йөргәндә генә, каһәр төшкән сугыш зилзиләсе алар корган җылы ояны тузгыта. Мирзахәниф абыйның бертуган абыйсы Мирзафатыйх белән үги әтисе Шәмсемөхәммәт тә фашист илбасарларга каршы изге көрәштә яу кырында шәһит китәләр. Днепрны кичкәндә, бертуган энесе Мирзамөхәммәт тә, авыр яраланып, туган ягына ике аяксыз кайта... Дөресрәге, Баку госпиталеннән ике шәфкать туташы озатып куялар аны бирегә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән көчле рухлы 18 яшьлек каһарман егет тыныч тормышта да сынып-сыгылып төшми. Сугышка кадәр үк оста биюче, җырчы, тальянчы булган Мирзамөхәммәтнең яшәүгә мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул, һәртөрле авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп, махсус урта һәм югары педагогик белем алып, үрнәк гаилә корып, яңа мәктәп салдырып һәм аның алыштыргысыз директоры булып, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнеп, күпләрне сокландырып – «Актаныш Маресьевы» булып яшәвен дәвам итә! «Актаныш Маресьевы» дигәннән, бу тәкъбир-бәяләмәне иң беренче булып танылган язучы-публицист, аларның якташы Ягъсуф Шәфыйков «Татарстан» журналының 2007 елгы 8-9 нчы саннарында дөнья күргән күләмле язмасында әйткән иде. Әдипнең «Актаныш маресьевы һәм аның унбер баласы» дигән шул кыйссасы бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ни әйтсәң дә, протез аякларында элеккечә оста итеп биергә дә өйрәнгән Мирзамөхәммәт гомерлек яры – җан сөйгәне Мөсәвәрәсе (Себергә сөрелгән Нурлыгаян мөәзин кызы!) белән 11 балага – 6 малайга, 5 кызга илаһи Яшәү Уты бүләк итә! Мондый зур рухи Батырлыкны һәркем кыла алмый. Өстәвенә, гаиләләрендәге һәр балалары – Раил, Фаил, Илфак, Рәшит, Гөлсинә, Илһам, Илһамия, Мөдәррис, Гөлҗидә, Дилбәр, Зөлфия, Тормыш дигән көрәш мәйданында Ходай Тәгалә билгеләгән үз урыннарын, үз тиңнәрен табып, матур гына гомер кичерәләр. Нинди генә һөнәр ияләре үсеп чыкмаган әлеге көчле-тирән тамырлы гаилә бакчасыннан: абруйлы игътисадчылар, атказанган сәнгать эшлеклеләре (баш режиссёр вә язучы-җитәкче), танылган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәхәббәтен казанган мөгаллимәләр... Үз эшләренең чын осталары булган тегүче белән сатучы, слесарь белән кочегар, фермер белән авыл җирле үзидарәсе сәркатибе дә бар алар арасында!
Мирзахәниф ага да нык горурлана үзенең шундый туганнары белән. Тик, ни кызганыч, Мирзамөхәммәт белән Мөсәвәрә генә озын гомерле була алмадылар. Беренче энекәше Мирзамөхәммәт алтынчы дистәсен тутырыр алдыннан гына бакый дөньяга күчте. Аның сөекле хатыны да, батыр йөрәкле иренең вакытсыз вафатын бик авыр кичереп, якыннарына, балаларына назлап баккан, тормышны өзелеп сөйгән нурлы күзләрен 68 нче яшендә мәңгегә йомды. Икенче энекәше – Мирзакотдус исә илле яшендә үк вафат булды. Аларны соңгы юлга озатышырга Мирзахәниф үзе дә, ерак араларны якын итеп, туган ягына «очып» кайткан иде. Шулчакта аңа һәр ике оя балаларын да бертигез дәрәҗәдә, игезәкләрдәй якын күреп, кадерләп тәрбияләп үстергән әнисе Гөлчирә абыстай (ул 103 кә кадәр яшәде, изге җаннарның берсе иде – урыны оҗмахның иң түрендә булсын! Амин...) болай дигән иде:
– Туганнарың фани дөнья белән иртәрәк хушлаштылар, Мирзахәниф балакаем! Сиңа хәзер алар өчен дә яшәргә кирәк – нәселебезнең йөзенә кызыллык китермичә... Моңарчы сынатмадың... Кайда гына булсаң да, кайда гына торсаң да... Рәхмәт сиңа, улым!
Ана рәхмәтенә лаек булудан да зуррак бүләк бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Мирзахәниф ага үзе шулай уйлый.
Әйе, үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде аңа. Такталачык авылында башлангыч, Иске Кормашта җидееллык мәктәпләрдә укып, Минзәлә педагогия училищесында аң-белем эстәгән яшүсмер, көтмәгәндә-уйламаганда, очучы булырга карар кыла. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Минзәләдә укыган чорда очраклы рәвештә генә очкычын җиргә «кунаклаткан» очучы белән сөйләшеп-танышып китә Мирзахәниф. Килешле хәрби киемдәге шул ир-ат, җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, җитди йөзле яшүсмернең очкыч белән ныклап кызыксынуын күреп, аңа аэроклубка яисә училищега укырга барырга киңәш бирә.
Мирзахәнифнең: «Ничек итеп?» – дигән соравына каршы ул, хәрбиләрчә кыска итеп: «Военкомат аша!» – дип җавап бирә...
Яшүсмернең иңнәренә тылсымлы канатлар куйган шул ике сүз аны тиз арада Минзәлә район хәрби комиссариатына китереп җиткерә. Биредә очучы булырга җыенган тагын 27 яшүсмер бар икән. Хәрби комиссариат юлламасы белән аларның барысын да Казанга – очучылар хәзерли торган махсус мәктәпкә җибәрәләр. Биредә исә үтә таләпчән комиссия һәркемне саулык-сәламәтлек, аң-белем ягыннан «җиз иләк» аша үткәрә икән. Нәтиҗәдә, 27 яшүсмернең нибары өчесенә әлеге мәктәпкә керү бәхете елмая. Мирзахәнифне исә: «Сәламәтлегең бик әйбәт булса да, буең бераз кечкенәлектән, быел укырга ала алмыйбыз – киләсе елга килерсең!» – дип, өенә кайтарып җибәрәләр...
Әмма инде егетнең хәрби хезмәткә алыныр чагы да килеп җиткән була. Мирзахәниф бер ел дәвамында Белоруссия хәрби округында кавалерия полкында тырышып хезмәт итә. Шулай да «Очучы булырга!» дигән кайнар теләге һич кенә дә суынмый аның. Көннәрдән бер көнне Мирзахәниф, кавалерия полкының комиссары Соловей янына барып, күңелендәге серен ачып бирә. «Очучылар хәзерли торган хәрби училищега укырга китәргә телим!» – ди ул. Әмма комиссарның һәр яктан да үрнәк әлеге татар егетен һич кенә дә полктан җибәрәсе килми. Шуннан соң Мирзахәниф, зур тәвәккәллек күрсәтеп, СССРның Оборона халык комиссары К.Е Ворошиловка шәхси хат яза. Җавап сүзе озак көттерми. 1938 елның 16 августында плацта хәрби өйрәнүләр үткәргән чакта Мирзахәниф янына полк дежурные килеп, кичекмәстән комиссар Соловей янына барырга куша. Аңа Климент Ефремовичтан хат килгән икән. Ворошилов рядовой Шәриповны тиз арада Чиләбегә – хәрби очучылар, штурманнар әзерли торган училищега укырга җибәрергә боерган!
Шулай итеп, Мирзахәнифнең теләге тормышка аша. Әмма училищеда уку өчен урта белемле булу шарт икән – Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның катгый таләбе шундый! Шуңа күрә булачак очучы-штурманга экстерн тәртибендә тиешле имтиханнарны кичекмәстән тапшыру бурычы куела. Сәләтле-зиһенле егет аларны да тиз арада җиңеп чыга. Хәрби училищеда баштарак: «Укырга керергә соңга калдыгыз, комиссия членнары инде таралышты», – дисәләр дә, нарком Ворошиловның хатын күрсәткәч, фикерләре үзгәрә. Полковник Шушаро рядовой Шәриповка, укытучыларның өйләренә барып, өч көн эчендә барлык имтиханнарны да тапшырырга кирәклеген әйтә. Егет, егетлеген итеп, шулай эшли дә!
1938 елның сентябреннән башлап 1940 елның декабренә кадәр Мирзахәниф хәрби училищеда штурман һөнәрен яхшылап үзләштерә. Ни әйтсәң дә, штурман – хәрби очкычның күзе дә, колагы да, очучының уң кулы да ул! Штурман маршрутның дөреслеге, разведка һәм фоторәсемгә төшерү, берөзлексез элемтә, «цель»гә үз вакытында килеп, тиешле урынга бомбалар ташлау өчен дә шәхсән үзе җавап бирә. «Яхшы штурман – җиңү юлдашы ул!» – дигән канатлы тәкъбир дә йөри очучылар арасында.
Хәрби училищены уңышлы тәмамлагач, Мирзахәнифне еракка очарга сәләтле бомбардировщиклардан торган 219 нчы авиация полкына билгелиләр. Ике моторлы, 1100 ат көчле, сәгатенә 445 км тизлек белән 3800 км араны үтәрлек данлыклы Ил-4 бомбардировщигында штурман булып хезмәт итә башлый ул. Мәгълүм булганча, әлеге хәрби очкычның 12,7 мм лы – бер, 7,62 мм лы ике пулемёты бар. Ул үзе белән бер тоннага кадәр бомбалар да тыгып оча ала. (Сүз уңаенда, бераз алгарак китеп булса да, шунысын да әйтик: 1941 елның августында фашистлар оясы Берлинны да нәкъ менә шундый Ил-4 очкычлары бомбага тота инде. Алар арасында Татарстан очучылары да була!)
Беренче сугышчан чыныгуны Шәриповлар очкычы 1941 елның 22 июнендә Брянск күгендә ала. Лейтенант Козлов җитәкчелегендәге 4 кешелек экипаж (очучы үзе, штурман, укчы-радист һәм очкычның койрык өлешендәге укчы) дошманга каршы батырларча көрәшә. Әмма шул ук елның 27 июлендә Белоруссиянең Орша шәһәре янында фашистларның танк колонналарын бомбага тотканда, алар төркемендәге байтак очкычлар дошманның көчле зенитка утлары «элмәге»ндә кала. Фашист снаряды Мирзахәниф һәм аның сугышчан дуслары утырган очкычка да килеп тия. Очкычның арткы өлешендәге укчы шундук һәлак була. Экипажның калган әгъзалары исә, бердәм-уртак фикергә килеп, легендар очучы-капитан, Советлар Союзы Герое Николай Гастелло үрнәгендә (1907-1941), яна башлаган очкычларын дошманның танк колоннасы өстенә юнәлтәләр. Җиргә якынаер алдыннан гына очкычта калган соңгы ике бомбаны да фашистларга «күчтәнәч» итеп юллыйлар. Бәхеткә, әнә шул бомбалар аларның гомерләрен саклап кала да инде. Куәтле һава дулкыны Мирзахәнифләрнең очкычын күккә чөя дә, озак та үтми, янәшәдәге камышлы сазлыкка илтеп ташлый. Очучы белән укчы-радист шактый нык җәрәхәтләнсәләр дә, ни хикмәттер, штурманга артык зур зыян килми. Чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, газиз әнисе өйрәткән изге дога сүзләрен эченнән генә еш кабатлагангадыр инде, мөгаен...
Үзләренең полкларына алар шактый көннәр узгач кына кайтып җитәләр. Сугышчан иптәшләре инде аларны батырларча һәлак булганга санап, туган якларына «похоронкалар» җибәрергә һәм, әлбәттә инде, хөкүмәтебез бүләкләренә тәкъдим итәргә дә онытмаганнар. Командирлары – лейтенант Козлов – Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ә экипажның калган әгъзалары (шул исәптән Мирзахәниф тә!) Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр.
(Аңлатмалы искәрмә: Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында сакланучы бәһа биргесез документлардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы чорында, атаклы очучы – белорус халкының көчле рухлы тәвәккәл улы Николай Францевич Гастеллоның экипажы үрнәгендә (алар мондый тиңдәшсез фидакарьлекне 1941 елның 26 июнендә Белоруссиянең Минск шәһәре янәшәсендә күрсәтәләр), дошманның җирдәге ныгытмаларына, техникасына, җанлы көчләренә барлыгы 503 таран ясалган. Шуларның 286сы – штурмовщикларга, 119ы – бомбардировщикларга, 98е истребительләргә туры килә...
Хәзер безгә сугышның беренче көнендә – 1941 елның 22 июнендә үк очучыларыбыз тарафыннан 16 (уналты!) мәртәбә таран ясалганлыгы да мәгълүм. Дошман очкычларына һавада таран ясаучылар саны исә 600 дән артып китә, шуларның җидесе – ниндидер могҗиза белән – исән (!!!) кала. Сугыш чорында Алтын Йолдызга лаек булган 2420 очучы арасында таранчылар йөзәрләп исәпләнә...
Әйе, утлы лачыннарның батырлыгы, күпчелек очракта, тиешенчә бәяләнгән. Тик, ни кызганыч, араларында хаксызга онытылганнары да бар әле. Безнең бурыч – әнә шундый тәвәккәл җаннарны Билгесезлек баткаклыгыннан коткару, аларга икенче гомер – Мәңгелек Яшәү бүләк итү...
Архивларда җентекле эзләнүләр барышында без дошманга таран ясаган очучылар арасыннан байтак якташларыбызны, милләттәшләребезне табу бәхетенә дә ирештек. Менә алар кемнәр: Татарстаннан Госман Бикбулатов, Ибраһим Бикмөхәммәтов, Мансур Гарипов, Владимир Ефремов, Иван Заварыкин, Александр Кармин, Алексей Клешевников, Иван Клясов, Дмитрий Кокорев, Пётр Коклянов, Хәлим Куҗахмәтов, Хәсән Мамин, Кузьма Новосёлов, Мисбахетдин Фәттахов, Константин Шуравин, Башкортстан татары Захарий Вәлиуллин, Казакъстаннан Кадил Зәбиров, Свердловск өлкәсеннән Хәбиб Сафин... Һәм Пермь төбәгеннән: исән калган гастеллочы – Алтын Йолдыз кавалеры Әнвәр Гатауллин... Әлеге атаклы очучы да, Мирзахәниф ага кебек, көчле шартлау дулкыны белән һавага чөелүе һәм сазлыклы җиргә килеп төшүе аркасында гына исән калган икән – заманында Бөтенсоюз радиосы өчен аның белән рус телендә әңгәмә корганда, шуны ачыкладым...)
Инде яңадан Мирзахәниф аганың үткән сугыш юлларына әйләнеп кайтыйк. Аңа тагын бик күп очышларда катнашырга туры килә. Янә тагын дүрт мәртәбә бәреп төшерәләр аларның очкычларын. Әмма Мирзахәниф, Ходай Тәгаләнең рәхмәте беләндер инде, шул һәлакәтләрнең һәркайсында да исән кала! Һәр очракта да, урау юлларны үтеп булса да, үз частена кире әйләнеп кайта. Сөекле әнисенең: «Син, улым, дөньяга килгәндә үк күлмәк киеп тугансың инде, шуңа күрә дә сине газиз Аллабыз саклый!» – дигән сүзләрен хәтерендә еш яңарта ул.
Шулай да Мирзахәнифкә, госпитальдә берничә ай ятып, дәваланып чыгарга туры килә – ут капкан очкычларын җиргә төшергәндә, башы оптик приборга бәрелеп, контузия ала ул. Менә шул чорда гаярь егет биредә эшләүче шәфкать туташы белән якыннан танышып, соңыннан аны үзенең гомерлек яры-юлдашы итә.
Шулай итеп, лейтенант-штурман Шәрипов күптән көткән үтә тансык Җиңү көнен Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге Речица шәһәре госпиталендә каршылый. Күкрәгендә өч Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары балкыган әлеге батыр фронтовикны барысы да ихлас күңелдән кайнар котлый. Егет үзе дә җавапсыз калмый – яраткан җырларын өздереп башкара. Фронтовик дусларын, якыннарын югалту ачысы да, бик күпләрнең нәгъләте төшкән фашизмны җиңү шатлыгы да чагыла аның күңеле түреннән ташкындай ургылган моңнарында! Нәселдәшләре, батыр йөрәкле булулары белән бергә, җырга, шигърияткә, биюгә, музыкага, рәсем сәнгатенә бик тә маһир затлар бит! Шулай булгач, ул да ничек җырламый-биеми түзсен инде?!
Сугыш беткәннән соң, тагын 9 ай чамасы хәрби хезмәттә булып, 1946 елның мартында армия сафларыннан демобилизацияләнә Мирзахәниф абый. Әмма яраткан һөнәрен һич кенә дә ташламый. Баштарак ул гражданнар авиациясенә караган төрле очкычларда оча, аннары реактив двигательлеләренә дә күчеп утыра. Соңрак ул Архангельск, Мурманск, Вологда аэропортларында җаваплы вазифалар башкара. Барлыгы 53 ел гомерен авиациягә багышлаган мөхтәрәм ветеранны, ихластан зурлап, бүләкләр биреп, лаеклы ялга озаталар...
Хәзер Мирзахәниф аганың һөнәрен аның балалары, оныклары дәвам итә. Араларында бортмеханиклар, стюардессалар, авиация табиблары, аэропорт хезмәткәрләре дә бар. Хәтта кияүләре дә – очучы!.. Менә шундый кызыклы-гыйбрәтле язмыш иясе ул безнең яңа әңгәмәдәшебез.
...Аның белән икенче мәртәбә Казанда, Мирзахәниф ага Актаныш якларына кайтып килгәч, очраштык. Күңел кичерешләре сөйләп-аңлатып бирерлек кенә түгел иде Ил Агасының. Ни әйтсәң дә, үзеңә тормыш бүләк иткән изге туфракның җылысын тою, газизләрдән газиз якыннарың, фронтташ яшьтәшләрең яткан зиратларда булып, аларның якты рухларына багышлап догалар кылу, исән кан-кардәшләрең белән көне-төне аралашу, яшьлек хатирәләрен яңартып, таныш сукмаклардан, инеш-елга буйларыннан, тау-үзәннәрдән үтү бөтен җаныңа-тәнеңә искиткеч шифалы дарулардай тәэсир итә бит. Шуңа күрә дә Мирзахәниф ага туып-үскән якларыннан бөркетнеке кебек рухи канатларын дәртле җилпендереп, зур рухлану, яшәүгә көчле омтылыш белән кайткан иде. Озын гомерлеләр, көчле рухлылар, җиңүчеләр токымыннан булган әлеге мөхтәрәм шәхес үзенең дөньяда балкып яшәве белән бик күпләрне үзенә тартып тора.
Моннан 10 элек элек Вологдада автоавариягә очрап, ике аягы, уң кулы терсәге җитди җәрәхәтләнсә дә, Мирзахәниф ага, искиткеч зур ихтыяр көчен күрсәтеп, яңадан Яшәү мәйданына әйләнеп кайтты. Ләкин тормыш үзенекен итә – каһарман гастеллочы да чордашлары янына бакый дөньяга күчте. Урыны оҗмахның иң түрендә булсын изге җанның! Ул Хәтер күгендә һәрвакыт якты йолдыздай балкып яшәр, иншалла.