Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА (автобиографик сәхифәләр)

Балачак
Кеше өчен беренче мәктәп – ана мәктәбе,
ул яхшы гадәтләр, хезмәткә мәхәббәт
тәрбияләүгә нигезләнергә тиеш.
Ян Амос Коменский
Елларны саный-саный, гомер үткәнен, картаюны сизми дә каласың икән. Балалар,
оныклар соравына җавап биргәндә, яки дус-ишләр белән әңгәмә корганда, яки ялгыз
калып уйланып утырганда, үткән гомернең кайбер сәхифәләрен өзек-өзек кенә искә
төшерәсең. Тормыш дулкыннары безнең буын кешеләрен бөтереп алып, язмышларны
төрлечә хәл иткән чорда, мин дә шул дулкын эчендә булдым. Мин – укытучы.
Профессиям уку-язуга нигезләнгән булса да, үзем турында язарга вакыт тимәде.
Пенсиягә чыгып, буш вакыт була башлагач, мин дә үз тормышымны, баштан үткән
хәлләрне, шатлыклы һәм кайгылы минутларны акка кара белән төшерү өчен кулыма
каләм алдым. Үткәнне белү балаларга да, оныкларга да зыян итми, киресенчә, киләчәк
буын үз ата-бабасының, әни-әбисенең көнкүрешен, әхлак-тәрбия сыйфатын, сәяси
карашларын, омтылышларын яхшы белеп, уңай якларын үзләренә өлге итеп алып
горурлансын, җитешсезлекләренә тәнкыйть күзе белән карап гыйбрәт алсын.
Без туганбыз, яшьләй үк заман дулкынына кушылганбыз, айкалганбыз-
чайкалганбыз. Димәк, язарлык эшебез бар.
***
Мин туу таныклыгы буенча – 1917 елның 5 апрелендә, ул вакыттагы административ
бүленеш буенча – Сембер губернасы Буа өязе Килдураз волостеның Казма авылында
урта хәлле крестьян Әхмәтҗанов Харис гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга
килгәнмен. Әнием Бибисәхия дә Казма авылының урта хәлле игенче, итек-читек
тегүче Гыйниятулла кызы. Аның әнисе Хәдичә яшьләй үлеп, үл үги әнисе Зәкия әби
кулында тәрбияләнеп үскән.
1917 ел Россия тарихында искелекне җимереп, яңа дәвергә юл ярып, мәңге җуелмас
эзен калдыргангамы, Октябрь революциясенең мәгънәсен аңлый башлаганнан бирле,
мин үземне Яңа дәвер кешесе – Октябрь баласы итеп хис итәм. 1917 ел. Россия
тарихына күз салсак, бу чорның нинди дәһшәтле еллар булуын, халыкның тормыш
авырлыгы кичерүен, искелек белән яңалыкка мөнәсәбәтен аңлавы бүгенге көн кешесе
өчен әллә ни авыр булмаса да, ул вакыт кешеләре өчен гаҗәеп дәрәҗәдә читен булган,
1Редакциядән: Әсәрнең авторы Мәгъсум Харис улы Харисов (1917-2004) – фронтовик, Россиянең атказанган
укытучысы, РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан мәктәпләрендә 44 ел эшләгән. Әсәрне журналга
авторның улы Ренат Харис тәкъдим итте.
Истәлекләр
119
яңа үзгәрешләр кеше психологиясенә зур йогынты ясаган. Бу елларның авырлыгы
безнең ишле Әхмәтҗановларны да читләтеп үтмәгән. Ишле семья дигәннән, белмим ни
сәбәптәндер, шактый олыгаеп, берничәшәр балалары булуга карамастан, әтием Харис
үзенең бертуган абыйсы Хәнәфия белән бер йортта яшәгән. Аларның әниләре, миңа
дәү әни тиешле Бибинавал әби дә исән булып, әтиемнең сеңлесе Нурлыһада апа да
шунда. Шуның өстенә, әтиемнең апасы Өммеһани Сориле авылында Сабирҗан муллада
тормышта булып, ике баласын калдырып авырып үлә. Аның ике баласы – Мирзакрам
белән Исмәгыйль – әтиемнәрдә калып, барысы 13 җан бер гаиләдә тәрбияләнгән. Билгеле,
атлы, сыер-сарыклы, имана җирле йортта тамак ягыннан кысанлык кичермәсә дә, чәй-
шикәре, кием-салымы ягыннан бу авыр елларда зур гаиләгә бик үк рәхәт булмагандыр.
Гражданнар сугышы вакытында әтием Харисны мобилизация белән Ижау мылтык
заводына хезмәткә җибәргәннәр. Ул, анда күпмедер эшләгәннән соң, авылга кайтып
игенчелек белән шөгыльләнгән. Әтиемнең шуннан башка эш эзләп читкә чыгып
китүен белмим.
Урта Идел буйларындагы 1921 елгы корылык, чөй өстенә тукмак дигәндәй,
халыкның болай да авыр тормышын тагын да кыенлаштыра, ачлыктан җанны саклап
калу өчен каты көрәш башлана. Авылның кайбер кешеләре семьялары белән Донбасс,
Себер якларына сәфәр тота. Безнең гаилә читкә китәргә җыенмый, бар булганын
чамалап кына тотып, алдагы уңышка ялгарга тырыша.
Ачлык белән көрәшү дәүләткүләм әһәмияткә әверелә. Яшь Совет дәүләте халыкны
ачлыктан коткару өчен төрле чаралар күрә. Шундый чараларның берсе – Америка
паёгы. Балалар өчен бирелә торган «американ аш паёгы» Сәйфетдин мәзиннәр
йортында пешерелеп, аш алу өчен Исмәгыйль абыйга ияреп барганымны хәтерлим
кебек. Авыл халкы ачтан үлмәс өчен кош-корт, сарык-кәҗә, сыер, хәтта атларына
кадәр суеп ашаган яки азык-төлеккә алмаштырган. Мөбарәкшин Гаделша абыйның
сөйләвенә караганда, ялгыз яшәүче Газзә әби үзенең өен пот ярым арыш онына Сираҗ
байга саткан, шулай да гомерен саклап кала алмаган, ачлыктан җәфа чигеп үлгән.
Ачлык кешене төрле авыр, фаҗигале хәлләргә төшерә. Балалары белән генә калган
Заһирә (исеме шулай иде бугай) иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең
ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч,
күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә
сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга. Кайсыдыр моны күреп,
Гыймадетдин абыйга әйтә. Менә шул бер икмәк өчен Заһирә абыстайның кулларын
бәйләп, урам буенча йөртәләр, артыннан мыскыллы сүзләр кычкыралар.
Халык, ачтан үлмәс өчен, алабута җыеп, алабута икмәге пешереп ашаган. Авыл
халкы шундый шартларда яшәгәндә, безнең ишле гаиләдә дә ашау-эчү чамалы
булгандыр. Кеше алдында ригаялек өчен генә булса да, безнекеләр дә алабута
җыйнаганнар һәм кәтерги2 пешергәннәр. Хәбибрахман абыйлар белән алабута кәтергие
кимерүебез исемдә калган. Менә шундый шартларда чәй, шикәр, конфет, прәннек
турында уйларга да мөмкин булмаган, андый татлы әйберләрнең тәмен авыз татымаган.
Ул елларны кием-салым да әниләрнең җитен сүсеннән эрләп суккан киндер күлмәк
һәм ыштан була торган иде. «Мин киндер күлмәк кимим, тәнне каклата», – дип, озак
кына елап, әнкәй белән тарткалашканымны әле дә хәтерлим. Киндер күлмәк дигәннән,
шулары нык истә калган: ул елларны һәр хуҗалык үзенә бүленеп биргән имана җиренә
һәм бәрәңге бакчаларына киндераш (конопля) чәчә иде. Кырга җитен чәчүчеләр дә
була торган иде. Киндераш үсеп орлыклангач, ата үсемлекләрне («баса» дип йөртелә),
арадан кереп, чүпләп йолкып аласың. Аны чүпләү-җыйнау бала-чага һәм хатын-кыз
эше булып санала. Ләкә3 буйлап киндераш арасына кереп киткән бала-чагаларның чыр-
чуы белән бергә, буй җиткән кызларның, киленнәрнең үзара көлешеп сөйләшкәннәре,
ара-тирә җыр сузуларын тыңлау шундый күңелле була торган иде.
Орлыгы көзен сугып алынган киндераш-баса һәм җитен көлтә-бәйләмнәрен
йомшарту өчен сал ясап, язын Саз күленә батыралар. Йомшап сүсләнгәч, судан
чыгарып юып киптерәләр, аннан авылга ындырга алып кайталар. Болар – ирләр эше.
2 Кәтерги – алабута оныннан пешергән кабартма.
3 Ләкә – кишәрлекне түтәлләргә бүлү өчен калдырылган буш буразна-юл.
120
Кипкән киндер, җитенне махсус станда талку башлана, ягъни сүсне талкышыннан
аералар. Менә мондый эшләрдә әниләргә бала-чагалар да булыша. Көз көне, урып-
җыюлар беткәч, әлеге сүсләрне йомшарту өчен киндер төю өмәсе оештырыла.
Кичлегеннән үк өмәгә килергә тиешле кызлар чакырыла. Камыр ашы пешерелә.
Тирә-күршеләрдән киле һәм кисаплар җыйнала. Иртә таңнан кызлар җыела. Кайнар
коймак, кабартма белән сыйланып алгач, өчәрләп-дүртәрләп сүс төю башлана. Биш-
алты киледә 18-20 яшьләрдәге буй җиткән кызларның-апаларның, көлешә-көлешә,
бер-берсенә мәзәк сүзләр әйтешен, үзенә күрә бер ритм белән музыкаль «дөп-дөп»
иткән тавышны, яңгырашны тыңлавы, алар арасында «эшем» кешесе булып, олылар
кушканны башкарып йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Билгеле, өмә булгач, кызлар
янына егетләр дә килә. Егетләр кызларга сүз кушып, үзләре дә сүс төюдә булышалар
иде. Кичен өмә кызлары уен оештыралар, җырлыйлар, бииләр. Иң хәтердә калганы
шул: Миргалим абзыйның кызы Галия апаның, тальян гармунда уйнап, кызларны
биетүе һәм җырлатуы. Галия апа ул вакытта гармунны авылның иң оста гармунчылары
Фәтхелислам, Тәүфикъ, безнең Исмәгыйль абыйлардан калышмый уйный дисәң дә
ярый торгандыр. Белер-белмәс биегән кызларның көенә китереп уйный ул тальян
гармунны. Өмәнең иң күңелле вакыты – кичәнең кызган чагы – авыл егетләренең өмә
йортына, төркем булып, гармун белән җырлашып килүләре, чиртлек уены. Исеменнән
үк күренеп тора – чиертеп уйнала торган уен. 1,5-2 см юанлыктагы кабыклы чикләвек
чыбыгын 1,5-2 см озынлыкта итеп вак тешле пычкы белән кисәсең. Аннары аларны
үзәктән урталай буйга ярасың. Аларны пычак, пыяла кисәге белән шомартасың. 15-20
пар шундый чиертлекләрне учың белән җиңелчә генә өстәлгә яки идәнгә, яки сәкегә
сибеп җибәрәсең. Уенга кимендә икедән бишкә кадәр кеше катнаша ала. Әгәр дә
чиертлек кискән ягы (башы) белән басса, «баба» дип атала һәм уенчы аларны үзенә
җыйнап ала. Аннан соң төсләренә карап (кабыклы ягы кара, ярган ягы ак) караларны
бер-беренә (әгәр башкаларга тимәсә), акларны бер-беренә чиертеп үзенә җыя. Чиерткән
ак чиертлек карага тисә, ул уенчы уенны туктата, уенны күршесе дәвам итә. Кем күбрәк
җыйса, шул отучы була. Бу уен хәзерге бильярд уенын хәтерләтә. Балаларда ихтыяр
һәм дикъкать, коллективизм рухы тәрбияләргә ярдәм итә, шул ук вакытта төз ату,
гадел булу, җитезлек кебек күнекмәләр дә бирә. Өйгә кергәч, төрле мәзәк сүзләр әйтеп,
кызлар белән сүз алышулар, җырлау һәм биюләр була. Шунысын да әйтергә кирәк: бу
егетләр өмә өенә хуҗадан рөхсәт сорап керәләр, шулай ук хуҗа кушуы буенча өйдән
чыгып та китәләр. Егетләр арасында сүгенү, мыскыллы сүзләр әйтү, тәмәке тарту, өмә
өенә исереп килүләрне күрмәдем, башкалар сөйләгәнне дә хәтерләмим. Сүс өмәсе
безнең әниләребезгә, апаларыбызга көзге, кышкы озын төннәрдә җеп эрләп, тукыма
сугу өчен сүс әзерләп калдыра.
Кышкы озын төннәрдә без кичне-көнне ничек үткәрә идек икән?! Көзен каз сую,
киндер төю өмәләре үткәрү җәйге-көзге авыр эштән соң бәйрәм төсен алып, авыл
халкын яшеннән картына кадәр берләштергән кызык бер сәхифә булып истә калган.
Бу өмәләрнең яшьләр өчен иң әһәмиятлесе – бер-берен күреп сөйләшергә, мәхәббәт
чаткыларын дөрләтергә, бер-бере белән аңлашырга мөмкинлек биргән. Шул вакыттагы
нинди вакыйгалар истә икән?
Башта без – ир малайлар (мин, Хәбибрахман, Хәлилрахман һәм Исмәгыйль абый)
йорт эшләрен, ягъни терлек-туарны төнгелеккә ябу өчен асларын чистарту, утлыкларга
салам салып, атларга арыш башагы чылатып, он сибеп бирү, бәрәннәрнең алдына
печән салып, җылы абзарга ябып калдыру кебек эшләрне башкара идек. Иртә белән
өйгә ягу өчен әниләр бәйләгән салам көлтәләрен чоланга ташу да безнең өстә иде.
Иртә һәм кичен ат җигеп, Зөя елгасыннан мичкә белән су алып кайтуны Исмәгыйль
абый, ә бик салкын кыш көннәрендә әткәй башкара иде.
НЭП чорында безнең хуҗалыкта 2 ат, 2 сыер, башмак тана, бозау, 20ләп сарык
(бәрәннәре белән җәй көне 50 баш була иде) һәм 2 эте булган йортта балаларга да,
олыларга да эш җитәрлек. Кичке аштан соң өйдә үзенә күрә бер җанлану башлана. Без,
балалар, әлеге дә баягы «чиртлек» уйный идек. Безнең авыл зур түгел – 1554 йорттан
төтен чыга. Төп дүрт урамы булып, шул урам егетләре, җыелышып, гармунга җырлап,
4Бүгенге көндә – 50-60 йорт.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
121
Зөя елгасы буена җыелыша. Менә шунда инде гармунчылар ансамбле башлана. Безнең
авыл егетләре «вараксин» гармунын хуп күрәләр иде. Яңа көйләрне беренче булып
Фәтхелислам һәм Тәүфикъ абыйлар башкара, хәзерге тел белән әйткәндә, ансамбльгә
дирижёрлык итә. Әниемнең үги энесе Тәүфикъ абый көйне оста башкаруы өстенә,
аның уйнау рәвешен карап торуы да бик күңелле иде. Ул, гармунын тартып сузганда,
үзе дә 90 градуска борылып, япканда элекке хәленә кайта. Шулай дәртләнеп, киерелеп
уйный иде ул гармунны.
Җырлашып-биешеп алгач, ягъни репетиция ясагач, өмә өенә юл тоталар. Алар җыры
якынлашкач, хуҗа капкасын бикләп куяр да, үзе терлек-туарын караган булып йөрер.
Кызлар исә үз җайларын, дәрәҗәләрен белеп, иннек-кершәннәрен кабат төзәтеп, сәкегә
һәм эскәмияләргә урнашыр һәм гармунга кушылып җыр сузар. Капка төбендә җыр
дәвам иткәндә, егетләрнең кыюрагы, хуҗа капкасын кагып, өйгә керергә рөхсәт сорар.
Хуҗа рөхсәте белән егетләр өйгә узып, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кайсы-кая урнашыр.
Билгеле, өлкәнрәкләре түргә узып, яшьрәкләре ишек катында калыр. Ә гармунчы?! Ул
түр башында, сәке йөзлегендә, кызлар арасында. Китә мәзәк сүзләр, көлешү, үртәшүләр.
Аннан китә биеш, җырлаш, күмәк уен. Иң таралган уеннарның берсе – кызлар белән
егетләрнең әйләнәдә җырлап, әйләнә уртасында егет белән кызга чәнечтереп җыр җырлау
һәм аларга җәза бирү: җырлату, биетү, табышмакка җавап эзләтү һ.б.
Егетләр, кызлар үзләрен иркен тотсын өчен, хуҗа абзый, йомыш табып, күрше-
күләнгә чыгып китә, билгеле, егетләрне ышанычлы дип тапса. Сәгать кичке 11ләрдә
егетләр аулак өйдән чыгып китәләр. Аларның гармунга кушылып җырлап таралышуы
әле озак ишетелеп тора. Егетләр чыгып киткәч, берара кызлар да тынып калалар.
Суынып кергәннән соң, уен элеккечә үк җанланмый. Кызлар егетләргә бәя бирәләр.
Кайберләрен мактыйлар, ә кайберләренә «кәҗә тәкәсе кебек сасы» (тәмәке тартучы),
«корчаңгы тай» (ышкынгалап утыручы), «мүкләк бозау» (сөйләшмәүче, уенга
катнашмаучы), «озын куллы» (тоткалаучы) һ.б. дип, үзләренең бәяләрен дә бирәләр.
Безнең авылда аулак өйдә егетләрнең кызлар белән куну гадәте булмаган. Кызлар белән
егетләр мәхәббәте күреп сөйләшү, сәлам хатлары аша алып барылган. Өйләнгәндә
кызны яучылап алганнар.
Олылар нишләделәр икән?
Әнкәй белән аның килендәше Зоха аптый5 кабаларын сәке йөзлегенә куеп, йон
яки җитен-киндер сүсе эрләргә, яки бияләй һәм оек бәйләргә утыралар. Әткәй белән
Хәнәфия абый кичке тегү эшендә – аяк киеме тегәләр. Ә дәү әнкәйнең төп эше – китап
уку. Бу – көндәлек гадәти күренеш.
Дәү әнкәйне без – балалар – бик ярата идек, олылар да бик ихтирам итә иде.
Аның сүзе – йорттагы һәрбер кеше өчен закон. Ул уртача гына буйлы, аксыл, түгәрәк,
мөлаем йөзле, кечерәк кенә борынлы, чал чәчле карчык иде. Кунакка барганда битенә
кершән сылар, күзенә сөрмә тартыр, бармакларына йөзекләр, беләгенә киң, ахак
кашлы беләзекләр кияр, чәченә көмеш чулпылар тагып, йон күлмәк өстеннән күкрәкчә
(хәситә), аның өстеннән укалы бәрхет камзул, аягына чигешле читек киеп алгач, бигрәк
тә матур күренә иде. Кыш көннәрендә башына ак каймалы Оренбур мамык шәлен
ябынып, камалы тун, аягына кама мехы тоткан калуш (кыска балтырлы киез итек)
кияр иде. Кунактан алып кайткан күчтәнәчне башлап апага бирә торган иде. Янәсе,
ул – кыз бала, аны ихтирам итәргә кирәк.
Дәү әнкәйдә нинди кием булса, безнең әнкәй һәм Зоха аптыйның да (әткәй агасы
Хәнәфия хатыны) шундый ук киемнәре бар иде. Алар да кунакка шулай киенеп
йөриләр. Бу киемнәр аларга бирнә бүләге итеп бирелгән булгандыр. Зоха аптый –
Югары Наратбашының таза хәлле крестьян Гали кызы, әнкәй (Сәхия) – шулай ук
үзебезнең нәсел тиешле таза хәлле крестьян Гыйниятулла кызы. Тегү-сату белән
шөгыльләнгән һәм Казан байлары-сәүдәгәрләре белән эш йөрткән Әхмәтҗан бабай
кием-салымны һәм китапларны Казаннан алып кайта торган булган. Безнең өйдә китап
булу Әхмәтҗан бабайдан килә. «Кояш» газетасын, «Карчыга» журналын да Әхмәтҗан
бабай алдырган. Журналның барлык номерлары әле дә булса миндә саклана. Ул
вакытларда «Кояш» газетасын авылның аек фикерле Әхмәтҗан, Гыйниятулла бабамнар
5Аптый – абыстайны безнең якларда шулай әйтәләр.
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
122
һәм Гафиятуллалар гына алдырган. Кичләрен капка төпләренә халык җыелып газета
укуларын әткәй бик тәфсилләп сөйли иде.
Кайбер очракларда «чиртлек» уены нәтиҗәсе маңгай шешү белән, ягъни алдан
килешү буенча оттырганы чиртлек санынча маңгайга чиертү белән тәмамлана иде. Ләкин
бу уен артык озакка бармый, олыраклар – Хәлилрахман абый, Мәсрура апа, Исмәгыйль6
абыйлар дәү әнкәйдән сабак алалар, үткән сабакларын яттан тыңлаталар. Белмим, мин
үзем кайчан сабак укый, ятлый башлаганмындыр, бер дә хәтердә калмаган. Олыларга
ияреп хәреф танырга өйрәнгәнмен, укый башлаганмын. Шулай итеп, минем беренче
хәреф өйрәтүчем-укытучым дәү әнием Бибинавал булып чыга! Дини сабак укылып,
ятланып, дәү әнкәйгә тыңлатылганнан соң, без ирекле кала идек. Буш вакытларда
кемнең нинди китап укыйсы килә – шуны укый. Төрле төстәге юка тышлы китаплардан
башлап, әткәй, Хәнәфия абый укый торган шактый калын китапларны да укый идек.
Әткәй белән туган абыйның итек-читек теккәндә укыган китаплары, газета мәкаләләре
турында фикер алышуларын, кызып-кызып бәхәсләшүләрен безгә тыңлап торуы кызык
иде. Өйдәге китапларга дәү әнкәй хуҗа булып, аның рөхсәте белән генә ала идек. Дәү
әнкәй үзе дә сөйләргә иренми иде. Ул йокларга ятып, ут сүнгәч, дингә бәйләп әкият
сөйли. Соңы «аятелкөрси» догасын уку белән бетә иде.
Буа районында бердәнбер Казма авылы халкы күн-аяк киемнәре тегү белән
шөгыльләнгән. Мәҗит бабай улы Вәлиулла 1920 елны 110 яшенә җитеп дөнья куя.
Ул яшьләй үк читтә хезмәттә йөри. Иделдә бурлак та булган. Ул читтә йөргәндә
«сапожниклык» һөнәренә дә өйрәнеп, авыл кешеләрен дә аяк киеме тегәргә өйрәткән.
(Вәлиев Сафиулла сүзе.)
Габит бабай Казанга барып, аяк киемнәре тегү өчен күн-ярылар алып кайта
башлый. Казан сәүдәгәреннән сорап, авылга бер оста-һөнәрче дә алып кайта. Безнең
нәсел кешеләре шул остадан итек-читек тегү һөнәренә өйрәнәләр. Шул вакытларда
Баһаветдинов Кәлимулла (безнең нәсел – шәҗәрәдән карап дөресләнде) һәм
Сибгатуллин Сөнгатьләр оста тегүче булып җитешәләр. Бу һөнәргә Габит абзый һәм
уллары Гарифулла һәм Гафиятулла да, Сәйфетдин улы Әхмәтҗан да өйрәнә. Бабай үз
чиратында уллары Хәнәфия белән Харисны өйрәтә. Хәнәфия уллары Хәлилрахман
һәм Хәбибрахман абый да, Исмәгыйль абый да олылар эшенә кушылып киттеләр.
Алар белән мин дә шул һөнәрне үзләштердем.
Авыл халкының аяк киемен нинди дәрәҗәдә тегүен түбәндәге мисаллар белән
раслап була. 1913 елны патша Романовларның 300 еллык юбилеена Сибгатуллин
Сөнгатулла абзый патшага бүләк өчен күн итек тегә. Ул итекне Гариф абзый, Казандагы
сәүдәгәре кушуы буенча эшләнгәнлектән, шул кешегә илтеп тапшыра. Казанлылар үз
бүләкләрен Петербургка җибәргәннәр.
1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Солдат һәм офицерларны аяк
киеме белән тәэмин итү өчен Казан байлары заказ ала. Алар үз чиратларында Казма
авылы тегүчеләрен Казанга алдыра һәм итек тегәргә заказ бирәләр. Казмадан 8 кеше
патша армиясенә итек тегә (хәзерге Тукай урамы «Пельменная» аскы каты, 1983 ел),
һәм алар бронь белән калалар. Алар арасында: Гыйниятуллин Фарук, Гарифуллин
Гатаулла, Миңгалиев Әскар, Әхмәтҗанов Хәнәфия, Садыйков Галимулла. Солдатка
алынмыйча Казанда итек тегүләренә көнләшеп, «Гариф аларны солдатка барудан
яшереп ята», – дип, волостька донос ясаучылар да табыла. Ләкин волостьтан: «Алар
солдат хезмәтен үтиләр», – дигән җавап килә.
Революция булып, алпавыт җирләре крестьяннарга бүленеп бирелгән. Волостька
землемер килгән. Волостьта Казма кешесе Хөсәенов Сираҗ эшләгәнлектән, землемерны
ул башта Казмага алып килгән. Әгәр дә Казмага алпавыттан калган яхшы җирләр
беркетелсә, күн итек бүләк итәргә вәгъдә биргән. Шулай итеп, 40 гектар казна җире
һәм Зөя аръягы Понтелей алпавытның сулы, болынлы, уңдырышлы җирләреннән дә
Казмага шактый өлеш тигән. Бер пар итеккә!.. Димәк, Казма итеге землемерга ошаган.
Туган абый белән әткәй буш вакытларында аяк киеме тегәләр. Алар кул арасына
Исмәгыйль абый кушылып китә. Зур өйнең көньякка караган тәрәзә төбенә тегү өстәле
6Исмәгыйль Сабирҗанов – сугыш вакытында майор, Сугышчан Кызыл байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы,
Кызыл Йолдыз, ике Александр Невский орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Аның кызы Рауза –
Буа шикәр заводы директоры Миңнулла Кепечев хатыны.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
123
(верстак) куелып, аның аскы ящигында төрле үлчәмдәге калыплар, төрле эш кораллары
саклана. Өстәл өстендә дә – кирәкле эш кораллары. Уңдарак этажерка булып, аның
шүрлекләрендә төргәк-төргәк төрле төстәге күннәр (заготовкалар) һ.б. саклана. Стенада
итек, читек, сандал, калуш, кәвеш һ.б. картон өлгеләре эленеп тора. Сулъяк стенадагы
шүрлектә төрле вак-төяк әйберләр: җеп, сумала, балавыз, лак, буяулар. Аннан да өстәге
шүрлектә газета, китап, географик атлас һәм тальян гармун тора. Гадәттә, газетаны туган
абый ашау алдыннан, аштан соң ял иткәндә укый иде. Яңалыкларны безгә дә сөйләп,
атластан вакыйга булган илләрне, урыннарны безгә дә күрсәтә. Тегү эше – ялыктыргыч
эш. Әткәй арган сөякләрен язу өчен һәм вакытын белеп, терлек-туар карарга яки безнең
эшне тикшерергә чыга. Ә туган абый шүрлектән гармунны сузылып алыр иде дә салмак
кына шул заман көйләрен уйнар иде. Кайбер вакытларда, дәү әнкәй өйдә юкта, үзе уйнап:
Итек тегәм, итек тегәм, әй,
Итек тегәм, читек түгелләй,
Гармун уйнап, үзем җырлыйм, әй,
Күңелем китек түгелләй.
Уйныймын да, җырлыймын да, ай,
Кулда гармун булганда, ай,
Нигә миңа җырламаска, ай,
Җанкай тыңлап торганда, ай, –
дип җырлар иде дә безгә карап кеткелдәп көләр иде. – Әгәр уйнарга өйрәнсәгез, сезгә
дә гармун алып бирәм, – дип, безне гармун уйнарга өйрәнергә өнди иде.
Исмәгыйль абый аз-маз гармун кычкырта башлагач, аның үзен дә Казанга алып
барып, аңа 10 бармаклы, 4 бакалы, 5 планкалы «вараксин» гармуны сатып алдылар
(22 сум иде бугай, 12 теллесе – 28 сум). Тәүфикъ абыйның гармуны 28 сумлык иде.
Туган абый Исмәгыйль абыйны кибеткә ияртеп кергән дә: «Исмәгыйль, сайла үзеңә
гармун, шуны сатып алабыз», – дигән. Исмәгыйль абый гармунны үзенчә сайлаган.
Ләкин аның сайлавы туган абыйга ошамаган. Берничә гармунны алып баскалаштырган
да берсен, кибеттән чыгып, урамда уйнап караган.
– Гармунны күпчелек урамда уйныйлар, урамда яңгырасын аның тавышы, – дип
әйтә икән.
Туган абый гармунны сайлауда ялгышмаган. Авылдагы барлык гармуннардан да
өстен чыкты аның гармуны.
– Эх, Исмәгыйль гармунының тавышы! Эх, Исмәгыйль гармунының моңы! –
дип башкалар соклана иде. Тагын шунысы истә: остарак гармунчы дигән егетләр үз
гармуннарын башкалар кулына тоттырмый иде.
Өйгә яңа гармун керде. Барыбызда да гармун уйнарга өйрәнү теләге туды.
Исмәгыйль абый оста гармунчылар янында еш була. Кыш көне мунчаларда егетләрне
җырлата, биетә, осталыгын арттыра. Аның безне өйрәтәсе килми. Буш вакыты да аз –
хуҗалыкта терлек-туар карый, әткәйләргә тегү эшендә дә булыша. Укуны да ташларга
ярамый. Өйдә гармун кычкырткан өчен безне әрләүче юк, шөкер. Ә кемнән, ничек
өйрәнергә? Өйдә әти-әни, дәү әниләр алдында авыз күтәреп җырлап булмый бит.
Гармун кулга чират буенча гына эләгә. Без, ир малайлар, яз көне кояш карау белән,
әверселек7 башына менеп, кояшка каршы җылынган салам өстендә иркенләп эшкә
керешәбез. Беребез уйнаганда икенчебез җырлый. Гамунчы җырчылар артыннан
барырга тиеш. Җәй көне урын күп, ләкин вакыт аз кала. Эш күбәя: бәрәңге чүбе утау,
кырда иген утау, балык тоту, су коену, тизәк кирпеч әзерләү, терлеккә үлән җыю һ.б.
Ә кыш көне – ягылган җылы мунча. Хәер, ягылмаган мунча да – гармунга өйрәнү
урыны. Күршедән Фәрхинур апа, Мәсрура апа, Хәлилрахман, Хәбибрахман, мин
җыелабыз да гармун кычкыртабыз. Соңыннан Хәлилрахман абый, Фәрхинур апалар
оста гармунчы булып җитештеләр.
Яңа гармун булгач, иске гармунның кадере бетте. Ул шүрлектән төште. Без аны
7Әверселек – әвеслекне – түбәсе ябык, бер стенасы ачык каралтыны – безнең якта шулай диләр.
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
124
теләгән җиргә өстерәп йөрдек. Ә соңыннан бөтенләй сүтеп, аерым телләрен өреп
кычкыртып йөри башладык. Яңа гармунның дәрәҗәсе зур булса да, аңа карап, аны
югары шүрлеккә куймадылар. Аның урыны кыш көннәрендә урта өйнең сәке асты, ә
җәй көннәрендә нәүрәп8 өстендә салкынча, караңгы урында булды. Элек аңламасам
да, үсә төшкәч аңладым: гармунны эсседә тотарга ярамый икән ләбаса.
Сындырды кәҗә тәртәне
Аяк киемнәре тегү һөнәренә башта, әткәйләр кул арасына кереп, Исмәгыйль
абый кушылып киткән. Аннары Хәлилрахман белән Хәбибрахман, соңыннан мин дә
кушылганмын. Тегү эшен кечкенәдән күреп үссәң дә, аңа кушылып китү өчен берничә
баскыч үтәргә кирәк. Башта әзер аяк киемен тиешле буяуга буяу, лаклау, ваксалау,
ялтырату кебек эшләрне башкарасың. Тегү җебе әзерләү – җепкә сумала сеңдереп,
аңа щетина, ягъни дуңгыз кылы утырту. Сумала җепнең тышына гына түгел, эченә
үк сеңәргә тиеш. Тегү җебенә щетина утырту – нечкә эш. Щетинаны дөрес утырту –
осталыкның бер баскычы-дәрәҗәсе санала. Мин тегү җебе ясарга әтиемнән өйрәндем.
Ул һәр эш этабын аерым-аерым өйрәтте. Әткәйнең мине өйрәтүен күреп, Хәнәфия
абый:
– Син, Харис, аңа куш кына. Үзе өйрәнә ул. Өйрәнгәндә «нужа» да күрсен безрик9,
– дип әйтә торган иде.
– Юк, башта төшендерергә, күрсәтергә, аннан соң «нужаны» үзенә калдырсаң да
ярый, – дип көлемсерәп җавап бирә иде әткәй.
Мин әзерләгән җеп белән әткәй үзе эш итәчәк бит. Аның эшен үземнең осталыгым
белән җиңеләйтмәкче булам. Вак-төяк ремонт эшләре башкарыла башлагач, мин
әниемнең читеген төзәттем. Шул эш өчен мине әнкәй бик мактады, рәхмәтләр әйтте.
Аннан тегеләчәк читек, итек өчен үкчә җыйнау башлана, төрле каю эшләре
тапшырыла. Куллар ныгыгач, зуррак, катлаулырак эшләрне дә кушалар. Иң беренче
эшем – үземә сандал тегү булды. Шулай итеп, акрынлап, мин дә әти-бабайлар һөнәрен
үзләштердем. Бу һөнәрем олыгайгач та миңа ярдәм итте. Һөнәр белү бер булмаса бер
ярдәм итә. Кепкадан башлап фуражка, сандал, чүәк, читек, итек тә тектем гомеремдә.
Дәү әнкәйнең тормышы башлыча яңа ызбада. Олы якка ул ашарга-эчәргә,
башкаларга йомышы төшсә генә чыга. Ул яңа ызбаның тәрәзәләргә корылган ике
катлы, өскесе аермалы пәрдәләрне тәртиптә тоту, тәрәзә төбендәге гөлләрне карау,
аларга су сибү, күчереп утырту, кертеп биргән салам яки утын белән мич ягу, пыялалы
шкаф эчендәге рәеш савыт-сабаларны, сервизларны тәртиптә тоту, шкаф башындагы
китапларны рәткә салу, идәнгә җәелгән паласны каз канаты белән себерү, стена буйлата
идәнгә җәелгән җәйгечләрне тәртиптә тоту эшләрен апа белән икәү башкара иде.
Гомумән, ул һәрнәрсәне эшкиндереп10 башкара иде. Мин кечкенәдән барлык әйберне
дә сул кулга тотарга өйрәнгәнмен. Кыскасы, сулагай булганмын. Дәү әнкәй:
– Мәгъсум, тәти кул.
– Мәгъсум, борын...
– Мәгъсум, кәләпүш...
– Мәгъсум, дөрес утыр, – дип кисәткәндә, мин бик тиз генә әйберне уң кулга
авыштырып, борын астын корытып, кәләпүшне дөресләп-турылап киеп, аякларны
дөрес бөкләп утыра идем. Аның ачуланып кычкырганын яки кул органын белмим.
Нәтиҗәдә, мин уң кулга кашык тотып ашарга, уң кул белән язарга өйрәндем. Тагын
шунысы истә калган: ул һәрвакыт киленнәрне яклый, әткәйдән дә, туган абыйдан да
авыр сүз әйттерми иде. Әгәр дә киленнәргә катырак бәрелсәләр:
– Барыгыз, үз эшегездә булыгыз, мин алар белән үзем сөйләшермен, – дия торган
иде. Әнкәй дә, Зоха аптый да каенаналарын бервакытта да яманлап телгә алмадылар.
Алар:
– Урыны җәннәттә булсын, әйбәт кеше иде, – дип кенә искә алдылар.
Җәйге көннәрнең берсендә, төш авышкач, кичкә кырын, без, малайлар (мин,
8Нәүрәп – баз, кар базы.
9Безрик – бераз.
10 Эшкиндерү – җиренә җиткереп эшләү.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
125
Хәбибрахман, Хәлилрахман) зур өйдән чолан аша яңа ызбага йөгереп кереп, кача-кача
уйный идекме, башкача булганмы, шулай кереп-чыгып йөргәндә, дәү әнкәй урам як
тәрәзә буендагы кәнәфидә ниндидер китап укып утыра иде. Бер әйләнеп кергәндә
күрәбез: дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен
йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга
һәм әнкәйләргә әйттек. Алар:
– Әни, әни, ни булды?! – дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде. Аны җайлап кына
кәнәфигә салдылар. Шул минуттан башлап, аның яныннан китмичә саклап кундылар.
Дәү әни бер тәүлек дигәндә үлде. Безнең өйгә зур кайгы-хәсрәт килде. Нинди авырудан
үлгәнен һич белмәдек. Тик карчыкларның:
– Яхшы кешенең үлеме дә җиңел, – дигәннәрен генә хәтерлим. Бу хәл 1926 елның
җәендә булды. Аның туган елы – 1859 (кабер ташы).
Дәү әнкәйне ничек күмүләре һич тә хәтердә калмаган. Авыл зиратында Әхмәтҗан
бабай (1911 елда үлә), Бибинавал әби, Нурлыһада апа (1893-1923) (әнкәйнең сеңлесе)
каберләренә чардуган-рәшәткә корылган. Әткәй белән әнкәй үлгәч, мин цементтан
ясап, уеп язып, җиде кабер өстенә җиде истәлек ташы куйдым. Һәр елны әби-бабай
һәм әти-әниләрнең каберләренә оныкларымны да алып барып, аларны искә алу гадәткә
әйләнде. 1982 елны әткәй белән әнкәй кабере өстендәге тузган агач чардуганнарны
үзем ясаган тимер чардуганнар белән алмаштырдым. Үзем эшләгән-ясаган һәрнәрсә
минем өчен куаныч һәм эшемә дәрт бирә. Зираттагы кайбер каберләр өстендә бик
матур чардуганнар булса да, минем күңелгә үзем ясаган чардуганнар, үзем язган
ташлар кадерлерәк шикелле. Исән вакытларында әтием һәм әнием дә минем эшемне
мактыйлар, яраталар иде.
Балачак хатирәләреннән тагын шунысы истә калган: без үскән заманнарда
чаңгының нәрсә икәнен дә белми идек, тал агачыннан бөгеп ясалган кечкенә чаналарда
бер-беребезне тартышып йөри идек. Кар көртләре, өемнәре булгач, су сибеп боз
катырып, шул таулардан чанада шуа идек. Зөя ярыннан шуарга да бара идек. Чана шуу
дигәннән, шул хәтердә калган: чанага кәҗә җигү. Ул болай булды. Безнең ындырдагы
такта әрбәлеккә (сугылган иген-икмәкнең башагын, кибәген җыю, ындыр кирәк-
ярак эш коралларын саклау урыны) күрше-күләннең кәҗәләре ияләште. Кәҗәләрне
әрбәлектән куып җибәрү – безнең бурыч. Без бу эштән тәмам гарык булдык. Көннәрдән
бер көнне Хәлилрахман абый:
– Малайлар, бүген әрбәлектәге кәҗәләрне кумыйбыз, алар эчкә үткәч, әрбәлек
ишеген тышкы яктан ябып, иң зур кәҗәне тотабыз да чанага җигәбез, менә аларга
сабак шул булыр, – ди.
– Бик әйбәт, бик әйбәт, шулай эшлибез.
Алдан корылган план буенча эш итеп, кергән кәҗәләрне ябып куйдык. Зур, карт
кәҗәне тотып калып, калганнарын куалап чыгардык.
– Ну, малайлар, эшкә! Кәҗәне кем чанасына җигәбез?!
– Мәгъсум чанасына, – ди Хәбибрахман.
– Минекенә, – дим мин дә, шатланып. Кәҗәнең мөгезеннән Хәбибрахман нык
кына тотып тора, Хәлилрахман абый үзенчә чанага кәҗәне җигә. Кәҗә җигелеп бетте.
Кәҗәгә дилбегә кирәк.
– Минем чана бавын ал, – ди Хәбибрахман.
Кәҗәгә дилбегә дә тагылды. Әрбәлектә җигелгән кәҗә ындыр сукмагына
бастырыла. Мин чанага ипләп кенә утырам һәм кулга дилбегәне алам.
– Кәҗәне җибәрәм, яхшы тотын.
– Җибәрәм айгырны, мин аны...
Китте «айгырым», барам дилбегәгә тотынып. Берзаман кәҗә башын артка чөеп
җибәрмәсенме, шулвакыт мөгезгә бәйләп куйган дилбегә шуып та төште, мин дә
чанадан мәтәлеп, карга чумдым. Елый-елый, аякка торып басканда, кәҗә үзенә
бәйләнгән чананы сикертеп, арт ягына бәрелгән саен, кар бураны туздырып, үзләренә
(Җиһаншин Гаделша абыйлар кәҗәсе булган икән) таба чаба, ә Хәбибрахман белән
Хәлилрахман абыйларның авызлары колакларына җиткән, бот чабып, бу тамашадан
көләләр иде.
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
126
Мин чанасыз калдым. Нишләргә?! Хәлилрахман абый мондый киңәш бирә:
– Мәгъсум, хәзер үк кәҗә артыннан чап. Кәҗә арт як капкадан кергәндә, чана
сыймыйча терәлеп калачак, курыкма, – ди бу миңа.
Барсам, нәрсә күрәм: кәҗә чана өстерәп кайтканда, Гаделша абыйның Мәскәүдән
ялга кайткан энесе Мөхәммәтша абый, өйдәгеләрдән качып, тәмәке тартып утыра икән.
Кәҗәнең муеныннан чананы чишеп алды да, бавыннан тотып, һавада әйләндереп амбар
бүрәнәсенә сукты. Бу хәлне ике-өч мәртәбә кабатлагач, ватык чананы амбар астына
типкәләп кертте. Аннары авызындагы тәмәке калдыгын карга төкереп, аңа аягы белән
баскач, бик зур эш башкарган кеше кыяфәтендә, арт капканы ачып, кәҗәне кертте
һәм үзе дә кәҗәгә иярде. Белсәгез иде бу вакыттагы йөрәк тибүен?! Кышкы кием аша
йөрәк тибеше үземә ишетелеп тора иде. Бик тә курыксам да, тәвәккәлләп бардым да
чанамны амбар астыннан өстерәп чыгардым. Билгеле, чанам тәмам җимерелгән, тау
шуарга яраксыз хәлгә килгән иде.
Бу көлкеле, шул ук вакытта фаҗигале вакыйганы гаиләдәгеләрдән башка беркем
дә белмәде, телне теш арасына нык кыстык, чөнки ул вакытта авыл халкы берне биш
итеп сөйләргә, кушамат кушарга да күп алмый иде. Безнең авыл кечкенә булганга,
бер-берен яхшы белгәнгә, кушаматлы кешеләр әз иде.
Безрик сабак
Галәтдин абзыйга кызу канлы булуы өчен «чүпрә» кушаматы кушып, аны
Җәләлетдинов Галәтдиннән аеру өчен «чүпрә» Галәтдине дип кенә йөртәләр иде.
Бәйрәм алдыннан кайбер шаянраклары ваемсызрак хатыннарны, башка авылдан
төшкән яшь киленнәрне Галәтдин абзыйларга чүпрә сорарга җибәрү фактлары да
булгалый дип сөйлиләр иде. Безнең авылда кушаматны өнәп бетермиләр, кушамат
кеше шәхесен мыскыллау, аңардан көлү, кимсетү булып яңгырый. Балалар арасында
әйтелгән кайбер кушаматлар, җирлек табалмыйча, тиз үк арада онытылалар да.
Һәр яз саен диярлек безгә әткәйләр күннән итек яки күн галуш тегеп бирәләр иде.
Язгы ташу китәсе көннәрдә әткәй миңа күн галуш тегеп өлгертте. Бала вакытта яңа
кием киюнең шатлыгын һәркем белә инде. Зөя сулары тулып акканда, авыл халкының
кечесеннән алып таякка таянып йөри торган карт-корысына кадәр Зөя буена чыгып
тамаша кылганда, яңа киемнең кыйммәте икеләтә, өчләтә үсә. Мин яңа галушны киеп,
Зөя буенда бик тә хозурланып йөргәндә, без – малайлар, гөрләп Зөягә ага торган ермак
аша сикереп чыгып уйнарга тотындык. Башкалар артыннан мин дә сикердем. Сикерүен
сикердем, әмма ләкин уң аяктагы күн галуш кына аяктан төшеп, ермак буйлап Зөягә
агып китте. Бу хәлне Хәнәфия абый күреп торган икән. Ул минем яныма килде дә,
«Безрик11 сабак укытып алыйм әле!» дип, колагымны борган итте. Авырттырмады,
билгеле. Шул вакыттагы шатлыкның бер мизгелдә кайгыга әйләнүенә йөрәк ничек
түзгәндер?! Арткы урамнан үзебезгә кадәр йон оекбаштан быкырдык ерып кайтулары
әйбәт булмагандыр. Галушны Зөягә агызу белән, билгеле, аягыма чабата кимәдем,
мәрхәмәтле әткәй дә кызып китеп әрләмәде, иртәгесен үк сыңар галушны тегеп тә
бирде. Шул вакыйгадан соң миңа дусларым «Безрик» дигән кушамат тактылар. Ләкин
ул озакка чыдамады, язгы сулар булып агып китте.
Җәйне сагынып көтеп аласың. Җәйге чирәмдә яланаяк йөрүгә ни җитә?! Кайбер
малайлар, әле кар да эреп бетмәс борын, яланаяк йөгерә башлыйлар. Минем
яшьтәшләрдән Хөсәен, Гайфулла, Зәйнулла, Сибгатуллалар яланаяк йөреп, аякларына
«чеби» чыга башлагач кына, безгә яланаяк йөрергә рөхсәт итәләр иде. Без, ялан
аяклылардан көнләшсәк тә, түзә идек.
Урамнарны тоташ яшел хәтфә чирәм каплагач, әлбәттә, язгы чәчү беткәч, сабан
туйлары башлана. Күрше авыл Каенлыкта аны язгы чәчүгә чыкканчы ук үткәрәләр иде.
Сабан туена авыл халкы кыштан ук әзерләнә. Онын, маен, балын әзерли, тәкә симертә,
чакырасы кунакларын тәгаенли. Иң зәвыклысы – көрәшкә әзерләнү, чабышкы ашату,
аның аягын күндерү. Без, малайларга, иң кызыгы ат аягы күндерү – сабан туена күрше-
күлән авылдашларны чакыру. Ул болай була: сабан туена 2-3 көн калгач, авылның 10-15
11 Безрик – бераз гына.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
127
яшьлек малайлары үзләренең атларын кыргычлап юып, чистарталар. Койрыкларын
тиешенчә калдырып кисәләр, ял, койрыкларын матур итеп үрәләр. Атның койрык һәм
ялларына төсле чүпрәкләр, йөгәннәргә чигелгән кулъяулыклар бәйләнә. Атларның
муеннарына кыңгырау һәм шөлдерләр тагыла, үзләре дә яңа күлмәк-ыштан, камзул,
кәләпүшләр кияләр. Атларга атланып, күрше авылларга ат аягы күндерергә – Сабан
туена чакырырга китәләр. Күрше авылга барып кергәч, алар:
– Киби-киби кипкән, Сабан туе җиткән, иртәгә безгә Сабан туена барыгыз, – дип,
беравыздан кычкырып, урам әйләнәләр. Һай, бу вакыттагы күңел көрлеге, сүз белән
аңлатып булмый аны.
Авыл бик иртә уяна. Морҗалардан төтен күтәрелә, авыл урамнарына тәмле ризык
исе тарала. Авылга төрле яктан кунаклар килә башлый. Хуҗалары гына түгел, атлары
да бизәлгән. Дугалардагы кыңгырау, ат муенындагы шөлдер чыңнары авылга ямь
бирә. Зөя урамы башында Сабан туе буласы урын чиста итеп себерелеп, шунда тирә-
як авылларының кибетчеләре арба тәртәләрен аркалык белән күтәртеп бәйлиләр дә
өстенә палас, киндер ашъяулык, чыпта ябып, кояш, җилдән ышык ясыйлар. Яшел
чирәм өстенә чыпта җәеп, үзләренең товарларын таратып салалар. Капчыгы белән
көнбагыш, әрҗәсе белән кызыл билле прәннек, эрбет, әстерхан, урман чикләвеге,
мампаси, карандаш конфет һ.б. малайларның иң яраткан Сабан туе сые була торган
иде. Авыл Сабан туе кибетләрендә тәмәке, папирос сатылса да, исерткеч эчемлекләр
сатылганны хәтерләмим. Сабан туеның тәртибе һәр авылда бер үк төслерәк була торган
иде. Иң кызыгы – ат чабышы, көрәшү. Чабышкы ат безнең авылда бер генә булган.
Гыйниятуллин Тәүфикъ абыйның «Актив» кушаматлы юргасы колхозлашу елларыннан
соң да район сабан туйларында чапты. Ул кызгылт-җирән, кечерәк кенә йомры атның
йөреше дә башка иде. Ул гади атлап йөрми, ә биеп йөри. Аның йөрешенә сокланмаган
кеше юк иде. Минем андый йөрешле атны башка күргәнем булмады. Безнең авыл
кешеләреннән атаклы көрәшчеләр булмаса да, Сабан туе күрке һәм авыл даны өчен
көрәшкә чыгучылар булгалады. Хөснетдинов Сәхабетдин, Сәгъдиев Шиһап, соңрак
Гыйниятуллин Тәүфикъ, Әхмәдуллин Нурмөхәммәт, Сәләхиев Хисаметдин, Вәлиев
Салават, Исмәгыйлов Шакир тирә-якта яхшы көрәшчеләрдән саналалар иде.
Кичен авыл урамында кунак егетләре белән яшьләр гармун уйнап, җырлап йөрсә,
өлкәнрәкләр өйдә кунаклар белән үзләре дә кунак була. Бәйрәм шаукымы ике-өч көнгә
сузыла. Сабан туйлары үткәч тә малайлар өчен «сабан туе» уены урак өстенә кадәр
дәвам итә. Һәр йортка кереп, чүпрәк кисәге җыеп таяк башына бәйлисең, бирүче булса,
акча, тавык күкәеннән дә баш тартмыйсың. Шуннан соң икенче урам малайларын
Сабан туена чакырасың. Менә Сабан туе башлана. Башта йөгерү ярышы, аннан бил
алып көрәш. Балалар уенын зурлар да кызыксынып карый, арада чын йөрәктән уңай
киңәш биреп торучылар белән бергә, котыртып йә шаяртып торучылары да табыла.
Зөя урамында Сабан туе булганда, мондый хәл булды. Авылның йөгерешче малайлары
Мөхитов Шәрәфлислам, Галәтдинов Гыйлфан, Әхмәтҗанов Хәбибрахман, Әфләтунов
Гыйбадрахман белән бергә мин дә чабу стартына бастым. Команда булу белән, юлга
чыктык. Чабабыз, күзгә ак-кара күренми. Миннән алда бер генә шәүлә. Кинәт мин
сөртенеп китәм һәм читкә авам, дөпе-дөпе иткән аяк тавышлары гына ишетелеп кала.
Торып бассам, ни күрәм: миннән ерак та түгел каз оясы – мөрге12 аунап ята. Ә капка
төбендә Исхак абзый Саматы бот чабып көлә. Әлеге мөргене – каз оясын – безнең аяк
астына тәгәрәтеп җибәргән икән. Кызганычка каршы, ул мөрге, мин бәхетсез аяк астына
эләгеп, мине икенче урынга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Соңыннан малайлар:
– Мәгъсум, нәрсә таптың, алтын булса, безне дә өлешсез калдырма! – дип
көлештеләр. Миңа бик ямансу булды ул чакта. Бу егылу минем йөгерүгә булган
дәртемне сүндермәде, мин андый сабан туйларында байтак чаптым, беренче булмасам
да, 2-3 нче урыннарны бүлештем. Мактанып әйтүем түгел, безнең бабабыз Әхмәтҗан
да сабан туйларында йөгерештә катнашкан. Хәнәфия абый улы Хәбибрахман да яхшы
йөгерә иде. Минем кече улым Наил йөгерү буенча Казан педагогия институтының
чемпионы исеменә дә лаек булды. Алга китеп булса да, шуны әйтим: оныгым Надир
да бик яхшы йөгерүче булыр, ахры.
12 Мөрге – яшь тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин (кибәк, башак, печән, салам тутыру өчен).
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
128
Оныкларга гына түгел, бала-чага өчен дә җәй күз ачып йомганчы үтеп китә.
Безнең авыл Зөя елгасына ук орынып утыргангадыр, бала-чагасыннан алып олы ук
яшьтәгеләренә кадәр Зөядән балык тота.
Язгы ташу вакытында егетләр болганчык суда адашкан балыкларны җәтмә белән
сөзәләр. Зөя суы язын ярдан китеп, үз урынына кайткач, уйсу күлләвекләрдә бүленеп
калган балыкларны сөзү башлана. Зөя суы тәмам тынгач, кармак белән балык чиерттерергә
йөрисең. Без – малайларга ташбаш-ёрш, күтәмә-пескарь, алабуга-окунь, чабак кебекләр
эләксә, бик шат була идек. Олыраклар яшь тал чыбыгыннан нәрәтә үреп, шуны төнгә суга
салалар иде. Кайбер иртәләрдә Исмәгыйль абый нәрәтәдән яртышар чиләк балык алып
кайта иде. Арыш серкә очырганда, кармакка падус балыгы эләгә иде. Торна сазы күленнән
кәрәкәне җәтмә белән сөзеп тота идек. Ул күлне 1911 елны казып ясаган булганнар.
Җәйге көн су коенып, комда кызынып, балык чиерттереп үткәнлектән, безгә җәй бигрәк
тә кыска булып тоела иде. Көз көнендә безнең иң яратып уйнаган уеныбыз – кәшәкә уйнау
булды. Кәшәкә – башы бөгелеп үскән сәрби агачы, тал, алмагач ботагы, чикләвек таягы
һәм агач тамырыннан түгәрәкләп ясалган, диаметры 5-6 сантиметрлы шар. Бу уенны
иң оста оештыручылар булып Мөкри (мокрый) урам малайлары санала иде. Төштән
соң – кичкырын авыл малайлары, кәшәкәләрен тотып, бер урынга җыела. 100-200 метр
ераклыкта капка – чик билгелиләр. Барлык кәшәкәләрне җыеп бер өемгә өяләр дә, бер
уенчының күзен бәйләп, шуңардан кәшә таякларын ике якка ыргыттырып бүлдерәләр.
Менә шулай ике команда хасил була. Командадагы уенчылар саны чикләнми. Менә
шуннан соң китә инде шар куыш. Бу уенга малайлар гына түгел, буй җиткән егетләр дә,
хәтта өйләнгәннәр дә кушылып китә иде. Уенны кырдан кайткан көтү генә бүлдерә. Көтү
тавышы ишетелә башлау белән, терлекләргә каршы китә идек. Уен шуның белән туктала.
Балалар булган җирдә һәрвакыт нинди дә булса уен уйнала. Балачак уенсыз үтми.
Урманда чикләвек өлгергәч, олыларга ияреп урманга йөрү дә, яшь тал чыбыгыннан
бәрәңге җыйнау өчен кәрзиннәр, кибәк-башак өчен мөрге үрүләр дә бик нык истә
калган. Безнең өй якшәмбе көнне үзенә бер төс ала. Иртә таңнан әткәй белән туган абый
Буа базарына сәүдәгә китәләр. Бу көнне безгә хатын-кыз кунаклар килә. Кунак килгәч,
самовар куела, коймак, ботка пешә. Безгә кызыгы ашап-эчүдә түгел, ә яңа хәбәрләр
ишетүдә иде. Хатын-кызларның хәбәрләре бөтенләй башкачарак. Ир-атлар тормыш-
көнкүреш, ат, җир, дөнья хәлләре турында, җен, пәри, юлда адашу һ.б. сөйләшсәләр,
хатын-кызлар алай зурдан кубып, хуҗалык турында, дөнья хәлләре турында тирәнгә
кереп сүз куертмыйлар. Дини мәсьәләләр дә читтәрәк кала. Аларның төп темасы
– гаилә, туган-тумача. Сүз кемнең баласы ничек авырганнан башлап, кыз-кыркын,
егетләр, киленнәр, каената, каенаналар, аларның мөнәсәбәтләре турында бара. Бу
араларда авылда, күрше авылда шушы темага нинди яңалыклар булганын ишетәсең.
Шунысы гыйбрәтле: алар булган хәлне сөйләп кенә калмыйлар, шул кешегә, вакыйгага
карата хөкемнәрен дә чыгаралар яки характеристика бирәләр: «Фәлән егет белән фәлән
кыз сөешәләр, бигрәк пар килгәннәр», «Тапкан кыз, шул чибәрлеге, шул булдыклылыгы
белән – учак астына салам бөтереп тыга белмәгән булдыксызны», «Төс, имеш! Төс
туйда кирәк, ә акыл белән кул көн дә кирәк», «Фәләннең кызын фәлән яучылый икән
дә, әтиләре, зимагур дип, кызларын бирмиләр икән». «Урлыйм дип әйтә икән, булыр
микән?!» «Булыр, фәлән авыл кызын фәлән алып кайтты, бик әйбәт торалар бит» һ.б...
– Сез ишеттегезме әле, Закир абзый белән Нәсимә абыстай сугышкан. Закир абзый
тәрәзәдән чыгып төшкән бит?!
– Нибуч, төшәрсең дә, өстеңә кайнап торган сөтле чүлмәк тондыргач.
– Әй, аларның шул инде, иртән сугышалар, кичен мунча ягалар, белмәссең аларныкын.
– Хәкимә абыстайны әйтәм әле, үзе диндар, укымышлы нәселдән, Бакыйны
укуыннан кайткач та килене белән бергә яткырмый икән ләбаса.
– Әле генә ишеттегезме аларның шулай яшәүләрен? Хәкимә абыстайга – килен,
малаена – хатын кирәкми, аларга рабучи кирәк, беләсегез килсә.
– Диндарлар алар, тышкы яктан гына кеше, эчләре зәһәр аларның.
– Әйе шул, Әхмәдулла Ярулласын, мескен ятим баланы, нишләттеләр.
– Маһриҗамал абыстай, Мөхәммәтгарифыгызны быел өйләндерәсез, имеш, дип
ишеттек, шул сүз дөресме?
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
5. «К. У.» № 5 129
– Кеше авызына кергәч, дөрестер. Галиулла Гайшәсенә өйләнәсе килми, үзенең
сүәркәсе бар, шуны алам дип бәйләнә.
– Сүгәнен алсын, сүешеп барсаңые аны!
– Безнең атасын беләсез. Ике бозауга кибән аерып бирә белмәгән башыннан малае
яклы. Килен каенанага кирәк. Әйттем мин аларга, булыр минемчә.
– Галия нишли инде, Карибуллага чыгармы?
– Шулай булыр дип торабыз.
Дөрестән дә, Миңгариф абый – Галиулла кызы Гайшәгә, Миргалим кызы Галия
Галиулла улы Кәрибуллага тормышка чыкты. Сугышка кадәр матур гына көн күрделәр.
Кәрибулла абый сугыш кырында ятып калды. Гайшә апа сугыш вакытында 1941 ел
суыгында Каенлык белән Казма арасында, каты кышкы суык буранда адашып, туңып үлде.
Үз сүзләрендә күрше авылларны да искә алалар. Без – балалар олылар сүзен күпме
генә колактан ычкындырмаска тырышсак та, яшерен пышылдашып алулар да булгалый.
Игътибар беләнрәк тыңлый башласаң: «Нәрсә колагыңны торгыздың?! Коймак кирәкме?
Мә, ал да ычкын моннан», – дип куулар да күп була торган иде. Чәйдән соң, һәрберсе үзенең
өйдә бик хаҗәт эшләре барлыгын исләренә төшереп, берәм-берәм тарала башлыйлар.
Зур гаиләле йорттан булганга, әнкәй һәм Зоха аптыйга кешегә кереп әңгәмә
сатарга вакыт калмый. Үзләренә туган-тумача, күрше-күләннең хәл белергә керүенә
бик шатланалар. Кеше белән аралашып, күп кенә яңалыклар ишетәләр. Безнең өйгә
хатын-кызның шулай җыелып утыруы дәү әнкәй вакытыннан калган гадәткә әйләнгән.
Бездә кыш көннәрендә «Казан аулагы» еш була. Аяк киеме тегү өчен күп товар – игүле
читек кунычы, штиблет заготовкасы, галушлык, тоташ башлы күн итек заготовкалары,
олтанлыклар – һәммәсе дә Казаннан кайтартыла. Авылдан Казан каласы 120 чакрым
дип йөргәннәр. Казанга ат белән барып кайту өчен 4-5 көн сарыф ителгән. «Казан
аулагын» ишетү белән, безгә килгән туган-тумача, дус-ишләр бер мәртәбә коймаклы
чәй эчеп кенә китмиләр. Кайберләре бер-ике көн тора. Казан аулагында ләңгәче13
белән карабодай коймагы, сызык сумсасы, йөземле бәлешләр дә, тутырмачлар да
пешә. Безгә кызыгы шул: олы хатыннарның, карчыкларның күңел ачулары. Аларның
нинди көйгә, ничек җырлаулары истә калмаган. Алар мөнәҗәт кебегрәк сузып, авызны
ачмый гына җырлыйлар. Мондый уеннарны әнкәй ярата. Ул үзе генә белгән җирдән
кубызын алыр да, иреннәренә кыстырып, бармагы белән кубыз телен чиертер. Нинди
дәрәҗәдә яхшы уйнагандыр, әмма ул апаларны биетә иде. Майҗамал апаның курай
уйнавын тыңлап, башларын түбән иеп, моңланып утыралар да, тагын җанланып,
биешеп, җырлашып алалар. Күрше Зариф абый кызы Фәрхенур апа керсә, ул уйнаган
бию көенә («Әпипә») һәммәсе дә биеп чыгалар. Иң оста биючеләр булып әнкәй абыйсы
Фарук азый14 хатыны Мәрьям аптый белән безнең әнкәй санала. (Алга китеп, шуны
да әйтим: әнкәй, исәнлегендә, соңгы гомеренәчә биеде-бөтерелде. Зәкия белән минем
туйда да ул рәхәтләнеп, очына-очына, бөгелә-сыгыла биеде.) Бала итәкле күлмәгенең
читләреннән чеметеп тотып, аяк очларында әйләнә-әйләнә, чигешле читегенең бераз
гына күтәренке үкчәсе белән идәнгә дык иттергәндә, чәч толымындагы аерылган
чулпыларының бергә кушылып чыңгылдавын ишетү, йөзенең алсуланып китүен күрү
мине сокландыра иде. Мин әниемнең шундый җиңел гәүдәле һәм җитез булуы белән
горурлана идем.
Әнием ачык фикерле, эш сөючән, итагатьле, кешелекле, бик тә ярдәмчел, юмарт
иде. Аның кемгәдер авыр сүз әйткәнен ишетмәдем. Аның гомере кыска булды. 1952
елның 25 сентябрендә, күкрәгенә суык тиюдән айный алмыйча, 59 яшендә вафат
булды. Урыны җәннәттә булсын.
Беренче тетрәнүләр
Үземнең кайчан укырга-язарга өйрәнгәнемне тәгаен генә әйтә алмыйм.
Мин авыл мәдрәсәсенә Исмәгыйль абыйга ияреп баргалаганымны, андагы
шәкертләрнең идәнгә утырып, алларындагы кечкенә сандык өстенә китапларын
куеп укыганнарын, хәлфәләренә сабак тыңлатуларын күргәләгән булсам да, үземә
13 Ләңгәч – куыш агачтан ясалган кисмәк.
14 Азый – абзый.
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
130
андый мәдрәсәдә укырга туры килмәде. Мин сабак яшенә җиткәндә, Хәлилрахман,
Хәбибрахман абыйлар – мәдрәсәгә, ә Мәсрура апам авыл остабикәсенә укырга йөриләр
иде. Шуларга ияреп, шулардан күреп-ишетеп булса кирәк, җәдитчә укый һәм яза белә
идем инде. Ничәнче ел икәнен төгәл белмим, 1926 ел булса кирәк, көзнең бик матур
бер көнендә Хәбибрахман мине мәктәпкә ияртеп китте. Кулын артка куеп, ишекле-
түрле йөрүче кара тут йөзле, озын чәчле, билен каеш белән буган, аягына ялтыравык
хром итек кигән кешегә – укытучыбыз Кадәрмитов Галимҗан абыйга, мине күрсәтеп:
– Яңа укучы алып килдем, – диде.
Галимҗан абый, йөрүеннән туктап, аяктан алып башыма кадәр карап чыкканнан
соң, әкрен генә өстәле артына утырды да мине өстәле кырына чакырды.
– Укыйсың киләме?
– Укыйсым килә.
– Кем малае?
– Харис малае.
– Һем… Син Харис абый малае буласың. Бик яхшы. Әтиең әйбәт кеше.
Өстәл өстендә яткан уку китабын ачып, миннән хәрефләр укыта башлады.
Хәрефләрне бер дә төртелми әйтеп бирә торгач, сүзләргә күчте. «Сара суга бара»,
«Суда сал» һәм башкаларны да җиңел укып биргәч:
– Бик әйбәт, бик әйбәт, сине укырга кем өйрәтте, – дигән сорауга мин, башымны
иеп, бер җавап та бирмәдем. Чөнки үземне кем укырга-язарга өйрәткәнне белмим.
Укытучыбыз Галимҗан абый, урыннан торып, сыйныфка бераз карап торды
да, минем күлмәк җиңемнән тотып, алгы парталарның берсенә илтеп утыртты.
Укытучы өстәле яныннан китеп, сыйныфка карасам, ни күрәм, Казма авылының
бөтен малайлары-кызларының күзе миндә иде кебек. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ул
елларда авылда бер бүлмәле мәдрәсә булып, беренче-дүртенче сыйныф укучыларын
бер укытучы шул бүлмәдә укыта иде әле. Беренче сыйныф укучылары – алгы, аннан
соң икенче, өченче сыйныф укучылары, ә соңгы рәтләрдә дүртенче сыйныфлар утыра.
Ләкин миңа беренче сыйныф укучылары белән озак утырырга туры килмәде, укуда
өстен булганлыгым өчен, Галимҗан абый мине икенче сыйныфка күчерде. Анда да
укулар минем өчен авыр булмады. Хәтта укытучы үзе өлгермәгәндә яки класстан
чыкканда, миңа иптәшләрем өстеннән күзәтергә – укытучылык итәргә куша иде.
Бу елларда уку-язу әсбапларына кытлык иде. Кәгазь, карандаш, буяу, каләм кебек
нәрсәләр «бай» укучыларда гына. «Бай» укучылар алар белән сату да итәләр. Без
ул елларда хисапны, рәсемне, диктантларны кара тактага грифель белән яза идек.
Дәфтәрне табаклы кәгазьдән дә, тәмәке кәгазеннән дә үзебез ясап тегәбез. Язу ирекле.
Карандаш белән дә, төрле төстәге карага манып, төрле маркадагы каләм белән дә
язарга ярый. Кәгазь-каләмне Казаннан әтиемнәр алып кайта иде. Безнекеләр кәгазь-
каләм кытлыгы күрмәде. Мәктәптәге бөтен тәртип дүртенче сыйныф кулында. Алар
барлык укучыларны да үзләренә кул көче белән буйсындыралар, «сәүдә»не дә алар
алып бара. Мәктәптәге кизүлекне дә алар билгели. Мәктәпне җыештыру, ягып җылыту
эшләре укучыларның ата-аналарына төшә. Безгә чират җиткәч, бу эшне Исмәгыйль
абый башкара, ә без аңа булышабыз, ягъни ул күтәреп барган салам бәйләмен мичкә
ягабыз. Ул, коедан су алып кереп, идән юса, без парталарны, өстәлләрне, урыннарыннан
алмаштырып торабыз, тузаннарын юеш чүпрәк белән сөртәбез. Тагын шунысы истә:
мәктәп стенасының тәрәзә араларындагы буш стена, хәтта арткы буш стена укучылар
рәсеме белән каплана иде. Укучылар үзләренең «иң яхшы» рәсемнәрен стенага
беркетеп, конкурс үткәреп, билге алалар. Мин үземнең җил тегермәне, мәчет, өй
рәсемнәре белән катнашып, югары билге алгаладым. Кечкенәдән өй, мәчет рәсемнәре
ясый идем. Бу рәсемнәрне әткәй бик яратып карый, җитмәгән җирләрен җиткерә,
килешмәгән җирләрен төзәтә, гомумән, ничек рәсем ясарга кирәклеген өйрәтә иде.
Яз җитсә, пешмәгән бәрәңгене юнып, сыерчык ясап, аны корымга буяп, конкурс
үткәрә идек. 4 тәрәзәле, шыр ялангач стеналы, кием элү өчен такта бүлемле, ишек
башында сәндерәле, акшары аз гына беленеп тора торган мичле мәктәбебез миңа
нигәдер бик якын иде, мин мәктәпкә бик теләп йөри идем. Башкалар өчен Галимҗан
абый укытучы булса да, минем өчен үз кеше. Дәү әнкәйнең энесе Җиһанша абзыйны
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
5* 131
без Хаҗи абзый дип йөртә идек, чөнки ул – Мәккәгә хаҗ кылган кеше. Аның хатыны
Миһриҗамал абыстай Кырлангы авылыныкы булып, аның абыйларының уллары
Шакирҗан белән Галимҗан Казмага кунакка бик еш киләләр иде. Алар гыйлемне
башта әтиләреннән (мөәзинме, мулламы), аннан Буа мәдрәсәсендә алганнар булса
кирәк. Җәй көннәрендә бергә су коенып, балык каптырып, без – Хаҗи абзыйларда,
алар бездә булып, аралашып яшәгәнлектән, мин укытучымнан һич тә тартынмадым
да, курыкмадым да. Укытучыбызның «Кара Галимҗан» дигән кушаматы да булып,
бу кушамат аңа бик белеп бирелгән. Уртача шадралык өстенә карасу көрән йөз аны
африкалыларга охшата.
– Бу безнең як кешесе түгелдер...
– Моңа Урта Азия якларына гына китәргә... – дип сөйләүчеләр дә очрый.
Шуны әйтим: ул бер ел гына безне укытты да Урта Азия ягына китеп, шунда гомер
буе мөгаллимлек итте. Пенсиягә чыккач, туган якларына кайткалап та китте. Яңа
уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга яңа укытучы килде. Аны авыл халкы
бик теләп каршы алды. Авылда кызу кыр эшләре булуга карамастан, Апас районы
Аюкөйдергән авылыннан гаиләсен ат белән барып алдылар. Авыл халкы арасында
аның турында мактау сүзләре таралды.
– Яңа мөгаллим һәр җәһәттән белемле, имеш.
– Үзе рус мәктәбендә дә укып, балаларны да русча укыта, имеш.
Яңа укытучыбыз Ибраһимов Котдус абый 35-40 яшьләрендә булып, уртачадан
калку буйлы, чандыр гына гәүдәле, кара куе чәчле, калын кара кашлы, туры кылыч
борыны астында кечкенә генә кара мыек йөртүче кеше иде.
Ул, Кадәрмитовтан аермалы буларак, аягына күн итек түгел, ә штиблет-ботинка
кияр иде. Чәче дә озын булмыйча, башына кепка киеп йөрер иде.
Авыл халкы аны да аш-су мәҗлесеннән калдырмады. Ул аш-суга киткәндә, олы
сыйныф укучылары безнең өстән хәлфәлек итәләр иде. Котдус абыйның балаларны
рәнҗетүен – орышу, кыйнау-сугуын һич тә хәтерләмим. Шулай ук русча укытуы да
истә калмаган. Яңа укытучыбыз язу каллиграфиясенә бик нык игътибар итә иде.
Имля, иншаны еш яздырып, аларны кызыл кара белән тикшереп, төзәтеп, асларына
«афәрин» (шәп), «тәхсин» (яхшы) дип язып куяр иде. Мин гарәп шрифты белән бик
матур язарга өйрәндем – язу үрнәген Хәлилрахман абый белән Исмәгыйль абыйдан
алдым. Алар төрле кара белән, хәрефләрне төрлечә куеп, бик матур итеп язалар иде.
Ул вакытта стандарт хәреф үрнәге булмаган, ахры.
Котдус абый халыкка газета укып, дөнья хәлләре турында да сөйләргә иренми.
Авыл халкы яңалыкны ишетергә, дөнья хәлләре белән кызыксынырга ярата. Авыл
халкының аң дәрәҗәсе күтәрелеп, искелекне яклаучылар – консерваторлар – көчсезләнә
баралар. Мәдрәсәләрдә җәдитчә укыта башлау белән, революциягә кадәр үк, Казма
авылына беренче булып Мирзаҗан дигән мөгаллим Өчмунчадан килгән. Ул килгәч,
авылның иске фикерле кешеләре укытучыга һәм авыл мулласына үлем (Исмәгыйль,
Сәйфулла, Зариф, Гозәер Сәйфулласы һ.б.) белән янаганнар. Сәнәкләр күтәреп мулла
өенә барганнар.
– Син балаларны кяфер итәргә рөхсәт биргәнсең, – диләр икән. Ләкин авыл халкы
аларга узынырга ирек куймаган. Яңача укытуны яклаганнар, мулла һәм укытучыны
яклап, саклап калганнар.
1930-1931 уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга тагын яңа укытучылар
килде. Аларның ничек килеп төшүе, кем барып алуы хәтердә калмаган, фатир тапканчы
диеп, алар бездә 2-3 көн кунак булдылар. Соңыннан шунысы билгеле булды: әткәй
авырсынып торганлыктан, аларны безнең тимер ходлы арбада («кламашка» дип йөртә
идек) күк алашабызны җигеп, Дәүләтшин Җиһанша абый алып кайткан.
Апас районы Чирмешән авылыннан Ибраһимов Котдусны да безнең ат белән
барып алган булган. Буйга уртачадан калкурак, ач яңаклы, озын борынлы, аксыл сары
кашлы, гөлдер тавышлы укытучы алга сөзелеп, йөгергән сымак ашыгып йөрүе белән
истә калган. Бу юлларны язганда, 40 елдан артык гомер узса да, аның кыяфәте һаман
да беренче күргәндәге кебек хәтердә саклана. Йомшак күңеллелеге, тиз ярсучанлыгы,
тиз үпкәләүчәнлеге, гадилеге, беркатлылыгы, ачу сакламавы, үпкәсенең тиз язылуы
УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА
132
белән Кадәрмитов Галимҗан һәм Котдус абыйларның киресе – капма-каршы типтагы,
капма-каршы характердагы кеше иде ул. Баштарак авыл кешеләре йөрү формасыннан
шикләнебрәк:
– Әллә укытучыбыз «салырга» ярата инде, аек чагын күргәнебез юк, һаман сөрлегеп
йөри, – дип тә сөйләштергәләделәр. Соңга табарак, имеш, көпә-көндез «исереп»
йөргәне өчен Буада, милиция бүлегенә тотып кереп, сорау алганнар, дип тә сөйләделәр.
Аның хатыны Фаизә апа төскә-биткә чибәр генә булып, кигән киемнәре дә авыл хатын-
кызларыныкыннан килешлеге, пөхтәлеге белән аерылып тора иде.
Ногманов Галимҗан, Кәшә авылы мулла малае, белемне Кәшә авылы мәдрәсәсендә,
ә хатыны Фаизә15 апа мәзин кызы булып, авыл остабикәсендә укыган.
Мәктәп балаларын яңа уку елында ике төркемгә бүлеп, беренче, икенче
сыйныфларны – Ногманова Фаизә апа, ә өченче, дүртенче сыйныфларны Ногманов
Галимҗан абый укыта башлады. Мәктәптә китапханә оештырылды. Анда булган
берничә дистә китапны мин шул уку елында ук укып чыктым, ләкин кем әсәрләре
икәне һич тә истә калмаган. Бу уку елы бик тиз үтеп китте, хәер, ул еллардагы уку
елының дәвамы кыска иде шул. Көзен укулар, гадәттә, кыр эшләре тәмамлангач кына
башланып, язын карлар эреп, Зөя елгасы тулышып, язгы бозлар кузгалгач та тәмам
була. Авыл халкының:
– Ташу китә, боз күчә! – дип кычкырып, Зөя буена чабулары мәктәптә уку елының
бетүен дә белдерә иде. Кайбер күндәм малайлар укырга йөрсәләр дә, күпчелек укучы
өчен соңгы звонок шул була иде.
Шунысы истә калган: җәйге матур бер көнне укытучыбыз Галимҗан абый мәктәп
балаларын җыеп, Каенлык урманына экскурсиягә алып китте. Җәйнең бик матур,
җилсез, кояшлы эссе бер көне. Без күләгәле урманда байтак кына йөрдек. Укытучыбыз
агач төрләрен, имән, юкә, өрәңге, усак һ.б. агачларны бер-берсеннән ничек аерырга,
яфрак рәвешләрен аңлатты. Малайлар өчен иң әһәмиятлесе чикләвек куаклыгыннан
кармак саплары кисү иде. Өйдән юлга алган азыкларыбызны мактана-мактана
ашап-эчеп бетергәч, җиңеләеп калгач, төш авышкач, кайтыр юлга чыктык. Көн эссе.
Йөгерә-йөгерә уйнап кайткангадыр, бик тә әлсерәдек, тирләп-пештек. Туры кыр
юлыннан кайтып, Өчмунча комлыгы турысына Зөягә килеп чыктык. Зөягә килеп тә
җиттек, күпчелек укучылар, күлмәк-ыштаннарын салып, суга да кереп киттеләр. Су
чәчрәтеп уйнап, чумып, уздырыштан йөзү китте. Кызлар ир балалардан шактый югары
агымгарак китеп, чишенмичә генә кул-битләрен юалар. Ир балалар коенган төштә су
әллә ни тирән түгел, озынрак буйлы малайлар буйлап та аргы як комлыкка чыга алалар.
Кинәт:
– Батам, коткарыгыз, – дигән әче тавыш һәм «бата, бата», дигән тавышлар яңгырады.
Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер
чумып кемдер ага. Аңа таба өлкәнрәк 2-3 укучы йөзеп китте. Шул арада укучылар
төркеменнән шактый артта калган укытучыбыз да килеп җитте, судагы хәлне күреп,
киемнәре белән ярдан суга да сикерде. Сикерүен сикерде, ләкин йөзеп китә алмады, үзе
суда бата башлады, бу хәлне күреп, аңа кемдер озын кармак сабы сузды, укытучыбыз
кармак сабын тота алды, без аны ярга өстерәп чыгардык, шулай итеп, аны үлемнән
коткарып калдык. Ул, мескен, Кәшә авылында Зөя суы буенда туып-үссә дә, йөзә
белми икән.
Бер-беребезне барлагач, Садыйков Гайфулла абый малае Фәрхулла арабызда
юклыгы беленде. Суга агып китүче Фәрхулла икән. Ул арада кемдер авылга
йөгергән, хәлне сөйләп биргән. Озак та үтмәде, атларга атланып, җәяүләп авыл
халкының безгә таба килүе күренде. Билгеле, иң ярсулы Садыйкныкылар иде. Алар
иң беренче суга батучыны судан эзләү түгел, ә суга батыручы укытучының үзен
суга ыргытырга омтылдылар, ярый әле, авыл кешеләренең кайберләре, яр башында
һушыннан язу дәрәҗәсенә җиткән, курыккан, хәлсез Галимҗан абыйны уратып алып,
Садыйкныкыларга бирмәделәр, җигүле атка салып, авылга озаттылар. Батучыны эзләү
башланды. Без су коенган урын сай булса да, Фәрхулла аккан урын бик тирән булып
чыкты. Авылның оста йөзүчеләре, чумучылары да таба алмадылар. Черкен авылыннан
15 Аларның улы Рәмзи Галимҗанович Ногманов соңыннан культурология профессоры булды.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
133
җылым алып килеп, шуның белән генә эзләп таптылар. Садыйкныкылар (Әхмәтша,
Хәйрулла, Галиулла, Шәйхулла, Зәйнулла, Гайфулла – бертуганнар) Галимҗан абыйны
үтерү белән байтак вакытлар янадылар дип сөйләделәр ул вакытта. Бу экскурсиябез
гомер онытылмас фаҗига белән тәмамланды.
Тагын бер экскурсия истә калган. Көзнең матур көнендә без Буа шәһәренә
бардык. Экскурсиядә күргәннәрнең иң гаҗәбе шул: ниндидер бер учреждениегә
кердек (соңыннан белүемчә – РОНО) һәм анда бер абыйның (соңыннан белүемчә
– Салихов Галимҗан – зав.РОНО) кем беләндер телефоннан сөйләшүен ишеттек.
Һәм безнең үзебезне дә кем беләндер сөйләштереп карадылар. Телефоннан
сөйләшү, хәзерге балалар өчен гадәти күренеш булса да, ул вакытта безнең өчен
гаҗәеп хәл иде.
Икенчесе – беренче мәртәбә фотообъектив каршына утырып, беренче мәртәбә
фотога төшү дә зур вакыйга булды. Шул беренче күмәк төшкән фоторәсемнәр
альбомда сакланып калганнар. Сәмигуллин Хәлилулла (авылда), Каюмова Миңсылу
(Ленинградта), Ибраһимова Мәхүпҗиһан (Мәскәүдә), Гыйльфанов Хөсәен (Горькийда),
Садыйков Зиннәтулла (Салаватта). Еллар үткәч тә, «акыл» белә башлагач, матур белән
ямьсезне «төсмерли» башлагач, янәсе минем фоторәсемем үз чибәрлегемә туры килми,
ямьсез дип, башкалар арасыннан кисеп алып ертып ыргытканмын. Ә кайберләрен,
кисеп алып, хуҗаларына биргәнмен. Кара инде бу ахмаклыкны?! Миннән башка бу
ахмаклыкны, акыллы түгел, җүләр кеше дә эшләмәс.
Мин укытучыларга тиз ияләштем. Укытучылар да мине күреп алдылар. Уку миңа
ул елларны бик тиз, җиңел бирелде. Хәтта кайбер вакытларда укытучылар мине
үземнән олыракларга да остаз итеп куялар иде. Дәресеңне белгәч, укытучыларың сине
яраткач, мактагач, мәктәпкә барасы гына килеп тора. «Мәгъсум йә мөгаллим, йә мулла
булыр», – диләр иде. Ул вакытта укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү көндәлекләре
булмаган. Йөгерек укысаң, матур язсаң, тотлыкмый санасаң, хисаптан 4 гамәлне
белсәң, тапкырлау җәдвәлен ятласаң – болар гыйлемлекнең нигезе – укытучы мактый.
Укытучының сине ата-анаңа мактавы – әйтеп бетергесез зур дәрәҗә.
Өлкәнрәк кешеләрнең:
– Син кайда укыдың?
– Кем дәрес бирде, кем тыңлатты?
– Габдулла хәлфәгә эләктеңмени?! – кебек сорашуларны ишетәсең дә уйга каласың.
Дәрәҗәле укытучылар, абруйлы мәдрәсәләр булган. Элек-электән үк мәдрәсәләр
һәм аларның белем бирү системалары аерылып торган. «Кемнән дәрес алдың, кемгә
тыңлаттың?» соравының мәгънәсе дә тирән булган.
Безнең Казмада Чәчкап авылыннан Габдулла хәзрәт озак еллар хәлфәлек иткән.
Габдулла хәзрәт шәкертләре озак еллар абруйлы дәрәҗәне үз кулларында тотканнар.
Күрше авыл шәкертләре Габдулла хәзрәт шәкертләре белән бәхәскә керергә,
ярышып коръән укырга теләмәгәннәр. Димәк, нинди авыл, шәһәр мәктәбендә,
кемнән укуыңның әһәмияте бик зур. Бәс, шулай икән, һәр укытучы үз мәктәбе
данын саклау яки күтәрү өчен һәм үзе укыта торган фәннән системалы, төпле
белем бирү өчен көрәшергә тиеш. Мин үземнең укытучылык дәверемдә шушы
хакыйкатьне раслый алдыммы икән?! Анысын шәкертләрем һәм аларның ата-
аналары хөкеменә калдырам.
Әти-әниемнәрнең һәм башкаларның «Бу мулла булыр, мөгаллим булыр», диюләре
ничек тормышка ашуы заманга, зур үзгәрешләргә бәйле булып чыкты. Мулла булу
түгел, «мулла» сүзеннән дә курку заманалары килде.
(Дәвамы алдагы санда)