Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар диаспорасы һәм Тукай


Бай тарихка ия булуларына карамастан, татарларның соңгы йөз елда, аеруча
совет чорында, үзләренең үткәннәре белән бәйләнешләре шактый йомшарды. Режим
мөмкинлек биргән кадәр милли гореф-гадәтләрен, әдәбиятларын һәм тарихларын
өйрәнгән, тикшергән һәм яшь буынга җиткерергә тырышкан татарлар һәм алар
хәлендә калган башка милләтләр, этник җыелмалар, үз-үзләрен саклап калыр
өчен, бик еш кына бер төркем символлар кулланырга мәҗбүр булдылар. Бәйсезлек
алганнан соң кыргызларның «Манас» дастанына, үзбәкләрнең (Әмир) Тимурга,
казакъларның Абай Кунанбаевка, башкортларның профессор Зәки Вәлиди Туганга,
төрекмәннәрнең Мәхтум Кулигә һ.б. сарылып, бу шәхес һәм дастаннарны гадәттән
тыш идеаллаштырулары, алар белән бәйле юбилейларны милли бәйрәм дәрәҗәсенә
җиткереп үткәрүләре, алар исемендәге премияләр оештырулары, һәйкәлләр куюлары
асылда шул – милләтнең аерымлык билгесе булган милли символларга ихтыяҗлары
белән аңлатыла ала. Милләт булып формалашу яки бәйсезлек алу чорында ул дәүләтнең
яки милләтнең барлыгын күрсәткән байрак, гимн кебек заманча символлардан мәхрүм
милләтләр исә үзләренә генә хас символларга таяна. Бу күренеш аңлы рәвештә дә,
аңсыз рәвештә дә яшәп килә.
Менә 444 елдан бирле рус хакимияте астында яшәгән һәм чит илләрдә, бигрәк
тә Төркиядә «Казан төрекләре», «Идел-Урал төрекләре» кебек төрле-төрле исемнәр
белән аталса да, үзен «татар» дип атап йөрткән бу төрки милләт, үзенә генә бер төрле
моң-сагыш белән, үзенчәлекле символлар җыелмасы барлыкка китерде. Гәрчә 1992
елдан бирле Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт символы буларак «канатлы ак барс»
фигуралы тугра һәм яшел, ак, кызыл төсләрдән гыйбарәт булган байрак кулланыла
башласа да, боларның халык тарафыннан тулысынча кабул ителүенә шактый озак
вакыт кирәк булачак. Башка төрки җөмһүриятләрдәге кебек, Татарстанда да бу төр
яңа рәсми милли символларны кабул итү «булды-бетте»гә әйләндерелде. Чынлыкта
һаман һәр татар өчен аңлаешлы милли символлар буларак, беренче урынны Казан
Кремлендәге Сөембикә (Хан мәчете) тотса, икенче урында милли шагыйрь Габдулла
Тукай (1886-1913) тора дип әйтергә була. 1988 елда башланган бәйсезлек өчен
көрәштә «Тукай маршы (гимны)» буларак билгеле «И туган тел» исемле шигыре
милли җыелышларда, Төркиядәге «Истиклял маршы» кебек, аягүрә басып җырлану
дәрәҗәсенә җитте. Хәтта ул вакытка кадәр бу шигырьнең тыелган соңгы дүрт юлының
да аерым бер горурлык белән җырлануы, белмәгәннәргә өйрәтелүе, режимның
169
күрсәткән золымына һәм кысуларына карата татар халкының бер протесты буларак
та аңлашыла ала. Табигый ки, монда шул хакыйкатьне дә ассызыклау урынлы булыр:
совет режимы милли шагыйрьне тыймады, киресенчә, аңа атап һәйкәлләр салуга,
музейлар ачуга, премияләр бирүгә рөхсәт итте, ләкин аның «Васыятем», «Тәэссир»,
«Аллаһы Тәбарәкә Тәгалә» кебек дини мотивлы шигырьләрен яки «И туган тел»
шигырендәге кебек аерым юлларны бастырмыйча, аларга карата цензура булдырды.
Икенче төрле әйткәндә, режим татар халкы өчен сөекле улын тыймады да, әмма аның
әлеге темага багышланган шигырьләрен үзе теләмәгән формада төшендерелүе өчен
мөмкинлек тә бирмәде.
Диаспорадагы татарларга килгәндә исә, аларны якын һәм ерак диаспора дип икегә
бүләргә мөмкин. Беренчесенә – Татарстанның тышында элекке СССРның төрле
җөмһүрият һәм өлкәләрендә яшәүчеләрне, икенчеләренә исә, болардан кала, чын
аңламдагы чит илләрдә яшәүчеләрне кертергә була. Без хәзер тикшерергә теләгән тема
– ерак диаспорадагы, ягъни 1950 елларга кадәр башлыча Кытайда, Япониядә, аннан соң
Төркия, Финляндия, АКШ кебек дәүләтләрдә яшәгән аз сандагы татарлар һәм аларның
Тукайны танып белүләре мәсьәләсе. Югарыда саналган дәүләтләр демократик яки
советларга каршы позициядә торганга күрә, анда яшәүчеләр Тукайны үзләре теләгәнчә
искә алу (яки искә алмау) ирегенә чын мәгънәсендә ия иде. Бу иректән файдаланып,
алар, ниндидер режимның рөхсәт итүен яки итмәвен көтеп тормыйча, Тукайны һәр
җәһәттән теләгән кадәр искә алып тордылар. Хәтта чит илләрдә җитешкән яшь нәсел,
«бәгъзан татарларның башка шагыйрьләре әллә бер дә юкмы?» дип шөбһәләнеп тә
карый башлады. Ватанны сагыну газабы тойган карт буын үз балаларына Тукай
шигырьләре аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аның шигъри юллары (мәсәлән,
«И туган тел» шигыре) белән ана теленә игътибар уятырга тырышты. Икенче сүз
белән әйткәндә, Тукай милли телне, милли әдәбиятны, ватан тойгысын, кыскасы,
татарлыкның мәдәни кыйммәтләрен чагылдыручы бер исем булып торды.
Тукайның мондый көчкә ия булуын, бәлки, шул рәвешле аңлату дөрес булыр.
Сәбәп аның шигырьләренең теле гаять гади, ягъни ана телен бөтен нечкәлекләре белән
белмәгән, чит илләрдә, чит мохиттә туган кешеләр дә җиңел аңлый алырлык дәрәҗәдә
садә булуында, әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең халык әкиятләреннән башлап,
иҗтимагый һәм милли проблемаларга кадәр киңәеп китүендә. Социаль яраларны,
мәгънәсез кебек күренгән, ләкин турыдан-туры халыкны кызыксындырган көндәлек
вакыйгаларны, азатлык тойгыларын чагылдыруы, кешенең туган теле, тарихы белән
горурланырга тиешлеген саф һәм җиңел аңлаешлы телдә аңлатуы үз илендә дә,
диаспорадагы татарлар арасында да Тукайны баш таҗы итте. Үз дәвере шагыйрьләре
Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Укмасый,
Зыя Ярмәкиләрдән аерылып торуының бер сәбәбе дә, бәлки, аның һәр иҗтимагый
сыйныфка, һәр буынга атап, аерым дәшеп иҗат итүендәдер.
Менә бу үзенчәлекләре ерак диаспорадагы татарларның Г.Тукайны туган һәм
үлгән көннәре туры килгән апрель аенда искә алулары өчен сәбәп булды. Кайда
гына, кечкенә булса да бер татар якташлыгы оешмасын, кайда гына мәдәни фәгалият
(чара үткәрү) форсаты тумасын, анда «Тукай кичәсе» үткәрү традициягә әверелде. Бу
милли кичәләрдә Тукайның тормыш юлын сөйләнгәннән соң, аның шигырьләреннән
берничәсен үрнәк итеп китерү мәҗбүри. «И туган тел» яисә икенче исеме белән
«Тукай маршы» хор белән җырлана. Гомумән, Тукай кичәсе булсын, башка милли
кичәләр булсын, бу җырның җырланмый калуы бик сирәк була иде. Чөнки бу марш
(гимн) азатлыктан мәхрүм татар халкының бәйсезлеккә омтылышы кебек тоела иде.
Бу «Тукай кичәләренә» өстәмә рәвештә махсус китап-журналлар да нәшер ителә иде.
Шул рәвешле, диаспорада да Тукайның үлемсез калуы тәэмин ителә иде.
Башта ерак диаспорада яшәгән татарларның Тукайга мөнәсәбәтле эш-гамәлләренә
күз салыйк. Иң әүвәл Япониядә Тукайның вафатына 20 ел тулу уңае белән басылган
мөһим бер басмага тукталыйк. «Токио Матбага-и Исламия» 1933 елда, ягъни шагыйрь
үлеменең 20 еллыгында Тукайның бөтен әсәрләрен эченә алган «Габдуллаһ Тукай.
Мәҗмуга-и Асары» исеме белән 4 томлык бер җыентык бастырды. Барлыгы 543 битлек
бу җыентык ул чакта татарлар тарафыннан кулланылган гарәп хәрефләре белән нәшер
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
170
ителде. Бу мөһим юбилей мөнәсәбәте белән, Япониядә яшәгән бик аз санлы татар-
башкортның искиткеч зур тырышлыгы белән мәйданга чыккан 4 томлы җыентыкны
хәзерләү бер дә җиңел булмый. Моның шулай икәнен Токиода чыккан «Япон мөхбире»
исемле журналда басылган язмадан да күрергә була. Япониядәге мөселманнарның
дини лидеры ролен үтәгән Габделхай Корбангалинең әлеге журналда басылган
мәкаләсеннән һәм башка хәбәрләрдән Тукайның үлеменә 20 ел тулуны билгеләп үтү
өчен зур күләмле чаралар үткәрелүе аңлашыла. Бер елдан соң исә Тукайның нибары
бер шигыренең генә басылуын күрәбез.
Ерак Көнчыгышта Тукай белән бәйле, дөресрәге, аның үлеменең 25 еллыгын искә
алу өчен басылган икенче бер әсәр исә 20 мәкалә һәм аңа багышланган шигырьләрне
эченә алган 98 битле «Габдулла Тукай (1913-1938) (Вафатына 25 ел тулу белән)» исемле
җыентык иде. «Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татар мөселманлыгының дини милли
мәркәз мәгариф шогъбәсе» тарафыннан 1938 елда Мукдендә нәшер ителгән. Шул ук
вакытта Мукдендә 1935-1945 еллар арасында чыккан «Милли байрак» газетасы төрле
уңайдан аның шигырьләреннән үрнәкләр биреп бара, Тукай хакында төрле мәкаләләр
яки аңа багышланган шигырьләр бастыра. Исхакый мөхәррирлегендә чыккан (башта
«Милли юл» буларак) «Яңа милли юл» исемле айлык журналда да Тукайга бик еш
урын бирелә.
Ерак диаспорадагы татарларның икенче бер мәркәзе булган Финляндиядә
шагыйрьне искә алу кичәләре үткәрелеп килсә дә, беренче басма эше 1953 елда Төрек
халык мәктәп һимая корумы тарафыннан Хельсинкида Тукайның «Мәктәптә милли
әдәбият дәресләре» исемле әсәрен нәшер итү булды бугай, һәм 1969 елда Хөсәен
Садыйкның «Габдулла Тукай шигырьләре» исемле 102 битле җыентыгы шулай ук
Хельсинкида, элек Кытай һәм Япониядә чыккан җыентыкларның латин хәрефләренә
күчермәсе рәвешендә басылды.
Ерак диаспорадагы татарларның иң тыгыз утырган җире булган Төркиягә килгәндә,
монда Тукай һәм Тукайны таныту буенча алып барылган эшләр түбәндәгечә. Төрек
укучысы беренче тапкыр буларак Тукай исемен «Төрек йурду (йорты)» журналының
1913 елдагы «Габдуллаһ Тукаевның вафаты» исеме астында басылган хәбәрдән
белде. Аннан соң журнал «Тукаевның җеназасы» хакында мәгълүмат бирде. Иң
әһәмиятлесе, һичшиксез, Фуад Көпрүлүнең Тукай хакында язган мәкаләсе булды.
Ләкин Фуад Көпрүлүнең күләмле мәкаләсендә «бары тик «Тасвир-и Әфкар» белән
«Ислам дөньясы»нда гына Тукаевка берничә колонка язма бирелде» дип хәбәр итүе
ул вакытларда Төркиядә Габдулла Тукаевның әле танылмавына ишарә иде. «Төрек
йурду» ул санында «Төрекләрнең яшь халык шагыйре (Габдулла Тукаев) мәрхүм»)
дип язып, нәкъ бер битлек фотографиясен һәм румынияле Нуман Байбуриның аңа атап
язган «Габдуллаһ Тукаев» исемле шигырен бастырды. Биш ел узганнан соң, «Кырым»
журналында бик кечкенә генә бер мәкалә чыкканын беләбез. Ягъни Көпрүлүдән соң
Тукайга җитди игътибар күрсәткән кеше булмады. Монда шигырьләренең төрекчә
тәрҗемә ителмәвенең дә йогынтысы булган, күрәсең. Озак вакытлардан соң Җөмһүрият
дәверендә яңадан чыга башлаган «Төрек йурду» 1926 елда «Габдуллаһ Тукайның
«Мәҗмугаи асары» дигән баш астында төрек укучысына Казанда аның сайланма
әсәрләре басылуын хәбәр итсә дә (IV, №20, август, 1926, 189 б.), бу да тәэсирле
булмады. Гаяз Исхакый 1933 елда (ягъни Тукайның 20 еллыгында) «Азәрбайҗан
йорт билгесе» журналында Тукай турында тагын язып чыкса да, моның да әллә ни
йогынтысы булмавы аңлашыла. Нәтиҗәдә, төрек матбугатындагы бу бер-ике мәкаләдән
соң ярты гасыр буена Тукай турында һичбер нәрсә басылмавын, тулы бер бушлык
хөкем сөрүен күрәбез. Бары 50 елдан соң гына Тукайның үзләре татар нәселле булган
тикшеренүче һәм галимнәр тарафыннан көндәлек тормышка кире кайтарылуына шаһит
булабыз. Болар – тарихчы Габдуллаһ Баттал Таймас, профессор Рәшид Рәхмәти Арат,
профессор Әхмәт Тимер иделәр. Алардан соң өч ел узгач, профессор Хәмзә Зөлфикар
шул ук журналда «Габдулла Тукай (1886-1913)» исемле җитди гыйльми бер мәкалә
бастырганын күрәбез.
Шул ук елларда, ягъни 1963 елда Истанбулдагы татар-башкорт яшьләре «Тукай
яшьлек клубы»н оештырганнар иде. Бу яшьләр оешмасы 1965 елның мартыннан
171
башлап 1968 елның сентябрь-ноябренә кадәр барлыгы 24 сан – һәр саны якынча 10-12
битлек – «Тукай бюллетене» чыгарды. Бу бюллетеньнең 1965 ел апрель (№2) санында
профессор Әхмәт Тимернең «Габдулла Тукай» исемле (3–7 битләр) мәкаләсе басылды.
Әлеге бюллетеньнең 4нче саныннан алып иң соңгы санына кадәр (ләкин 1965 елның
ноябрь нөсхәсе «Рәшид Рәхмәти Арат хөрмәтенә махсус сан» булып чыкканга, бу
саннан калганнары барысы) Надир Дәүләт оештырган «Тукай почмагы»нда Габдулла
Тукайның шигырьләреннән шактые татарча оригиналы һәм төрекчә тәрҗемәләре
белән басылды.
Шул ук «Тукай бюллетене» 1966 елда Наилә Бинарк тарафыннан иҗат ителгән
«Тукайның хәяте» исемле балалар өчен дүрт пәрдәле пьесаны 16-19 саннарында
бастырды. Соңрак бу спектакль Анкарада сәхнәгә дә куелды. Шул араларда Гали
Акыш, Сәгыйдә Арысланбәк, Наилә Бинарк тарафыннан хәзерләнгән «Тукай
брошюрасы» дигән 8 битлек бер хезмәт дөньяга килде. Бу брошюрада Арысланбәк
һәм Бинаркның «Габдулла Тукай», шул ук шәхесләр тәрҗемәсендә Тукайның «Туган
тел», «Гомер юлына керәчәкләргә», «Таз» шигырьләре, Гали Акышның «Бөек төрек-
татар шагыйре Габдуллаһ Тукайның халыкчылык вә милләтчелек җәпһәләре» исемле
мәкаләсе урнаштырылган иде. Бу нәшрият эшләреннән тыш, «Тукай яшьлек клубы»
тарафыннан 1964, 1965, 1966 һәм 1967 елларның апрель аенда «Тукай бәйрәме» дип
аталган милли кичәләр оештырылды. Бу милли кичәләрдә Тукайны искә алу белән
бергә, аның шигырьләре укыла, кечкенә спектакльләр күрсәтелә һәм фольклор уеннары
уйнала торган иде. 1967 елгы «Тукай бәйрәме»нең башка еллардагыдан аермасы Гаяз
Исхакыйның (Иделле) «Жан Баевич» исемле 4 пәрдәлек зур пьесасын Истанбулдагы
Чагалоглунда Милли төрек студентлар берлеге сәхнәсендә кую булды. Бераз соңрак (28
октябрь) «Тукай бәйрәмнәре» «Казан төрекләре шәнлиги (шатлыгы)» исеме астында
дәвам иттерелде. Ләкин бу әле Тукайның онытылмавын тәэмин итә дигән сүз түгел.
Чөнки 1968 елда «Тукай яшьлек клубы», «яшьлек срогын тутырып», «Казан
төрекләре культура (мәдәни) һәм ярдәмләшмә җәмгыятенә» әйләнгәч, мәрхүм Әхмәт
Вәли Мәңгәрнең матди булышлыгы белән өч айга бер мәртәбә «Казан» журналы
чыгарыла башлады. Бу журнал да Тукайны укучыларга таныту эшеннән ваз кичмәде
һәм «Тукай бюллетене»нә караганда да киң күләм укучыларга таралганга күрә, тагын
да үтемлерәк булды. «Казан» журналы беренче санында ук Тукайның Надир Дәүләт
тәрҗемәсендәге «Сак-Сок бәете» исемле әсәрен бастырып чыгарды. Тукайның тууына
85 ел туры килгән өченче санында исә (1971, март) «Казан» үз сәхифәләренең күп
өлешен Тукайга багышлады.
Татарлар Тукайны һәртөрле уңайдан искә алырга тырышканга күрә, «Казан»
журналы да Габдулла Тукайның үлеменә 60 ел тулу уңаеннан 10нчы санын (1973)
тулысы белән аңа багышлады.
Моннан соң да «Казан» журналының 11нче санында (1974) «Таз», «Теләнче»,
«Нәсихәт», 12 санында (1974) «Мөхәрриргә», 14 санында (1975) «Театр», 17
санында (1976) (бу санда 90 еллык юбилее котлана) «Су анасы» белән «Кадер кич»
шигырьләренең Наилә Бинарк тәрҗемәсендә нәшер ителүен күрәбез. 17нче санда
шул ук вакытта Сания Ишыкайның шагыйрьгә атап язган «Габдуллаһ Тукайның 90
еллыгы» исемле шигыре дә урнаштырыла. Аннан кала 18нче санда (1976) Нәркиз
Деуш-Гиелингның «Тукайга хөрмәтләр белән» һәм 22нче санда (1978) Минһаҗның
«Даһи Тукайны искә алу» дигән шигырьләре бирелә.
Ләкин 1978 елның 10 ноябрендә журналны матди яктан яшәткән Әхмәт Вәли
Мәңгәрнең вафат булуы «Казан» журналының басма хәятына чик куелуга, 1980 елның
12 октябрендәге хәрби переворот исә Истанбулдагы «Казан төрекләре культура һәм
ярдәмләшмә җәмгыятене»ң ябылуына сәбәп булды. Бу үзгәрешләр Тукайны төрек
җәмәгатьчелегенә таныту эшен тагын да кыенлаштырды һәм бу вазифаны чикләнгән
мөмкинлекләргә ия аерым шәхесләр үз өсләренә алырга мәҗбүр булдылар.
Төркия тышындагы төрки милләтләрнең әдәбиятларына төрле сәбәпләр аркасында
игътибарның артык зур булмавына карамастан, әлеге вазифаны, мөмкинлекләре чикле
булса да, фидакарь рәвештә үз өстенә алган «Кардәш әдәбиятлар» журналы 1982 елда
Тукай исемен яңадан төрек укучысына җиткерә. Дүрт елдан соң, 1986 елда, ягъни
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
172
Тукайның тууына 100 ел тулганда исә, бу юллар авторының бер төркем танытма
мәкаләләре басылып чыга.
Югарыда күрсәтелгән журналлардагы мәкаләләрдән тыш, «Кардәш әдәбиятлар»
журналының да 16нчы санын (1987) Тукайга багышлау татар шагыйренең тагын да
киңрәк территориядә танылуы булды.
Тукайның 100 еллык юбилеен шулай билгеләп үтәргә тырышканнан соң, 1988 елда
Гали Акышның «Төрек йурду» журналында басылган, Тукайны хәтерләтү фикере
белән язылган бик кыска (бер битлек) кечкенә мәкаләсеннән башка, 3-4 ел буена
бернинди дә җитди хезмәт чыкканы күренми. Тукайның 100 еллыгына хәзерләнеп
тә, университетларның матди мөмкинлекләре булмавы аркасында, үз вакытында
басылмый калган ике гыйльми эш бары тик 1991 һәм 1993 елларда тар аудитория
укучыга барып иреште. (М.Өнәр һәм Н.Дәүләт хезмәтләре).
Төркиядә Габдулла Тукай белән бәйле иң зур алга китеш, һич шөбһәсез, Фатма
Өзканның кандидатлык диссертациясе (докторлык тезисы) булды. Шул рәвешле, Фуад
Көпрүлү, Хәмзә Зөлфикар һәм Мостафа Өнәрдән соң һәм татар нәселеннән чыкмаган
төрек галиме Тукай темасына академик хезмәт яза һәм Төркиянең мәдәни тормышына,
«Гомуми төрек әдәбияты»на гаять әһәмиятле өлеш кертә. Әлеге диссертациянең
төрек культурасын өйрәнү институты тарафыннан «Габдулла Тукайның шигырьләре.
Анализ. Текст. Тәрҗемә» (Анкара, 1994) исеме белән басылып чыгуы исә аның тагын
да киңрәк күләм укучы тарафыннан танылуына сәбәпче була. Бу – бөек казаныш
булып хисапланырга хаклы күренеш. Мостафа Акбаш тарафыннан язылган «Татар
шагыйре вә язучысы Габдуллаһ Тукайның әсәрләреннән сәчмәләр (сайланма әсәрләр)
вә алардагы тел үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык диссертациясе исә яклау
өчен Истанбул университеты Иҗтимагый фәннәр институтының иске төрек теле
бүлегенә тапшырылуын да ишеттек.
1991 елда, ике арадагы «тимер пәрдә» юкка чыгып, нибары биш ел вакыт узганнан
соң, Төркиядә ике кандидатлык диссертациясе язылу – гаять зур алга китеш. Бу төр
академик хезмәтләр белән Төркия тышындагы төрле төрки кавемнәрнең (халыкларның)
әдәбиятларын да фәнни юнәлештә өйрәнү һәм бәяләү мөмкинлеге ачылды. Табигый
ки, Төркиядәге бу үсешкә 1991 елда Советлар Берлегенең таркалуы һәм төрек
дөньясының яңадан берләшә башлавының зур йогынтысы булды. Аеруча Төркиядә
яшәгән һәм нигездә артык вәкаләтләре булмаган шәхесләр үз нәсел-нәсәпләре белән
бәйле мәгълүматларны эзләргә тырышулары тиешле нәтиҗәне бирмәгәнен дә искә
алсак, университетларыбыздагы яшь галимнәребезнең, академикларыбызның һәм
ирекле (шәхси) тикшеренүчеләрнең мондый темаларга алынулары кардәш халыклар
белән элемтәләребезнең ныгуына уңай йогынты ясаячак дип өметләнергә кирәк.
Соңгы елларда яшь галимнәребез арасында Тукай исеме тагын да көчлерәк ишетелә
башлады. «Кардәш әдәбиятлар» журналы 1994 елда (28нче сан) Мостафа Өнәр
тәрҗемәсендә Әмди Гәрәйбәйнең «Тукайга» исемле шигырен һәм 1995 елда (32нче сан)
доктор Фатма Өзкан тәрҗемә иткән Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен
бастырып чыгарды. «Төрек культурасы» журналы исә быелгы 395нче санында (март,
1996) Тукайның тууына 110 ел тулу уңае белән тагын Фатма Өзканның «Гомеренең
язында вафат иткән бөек бер шагыйрь: Габдуллаһ Тукай» исемле мәкаләсен бастырды.
Кыскасы, үз илендә бик мәшһүр булган татар халык шагыйре Габдулла Тукай әкрен-
әкрен Төркиядә дә таныла башлады. Бу исә тугандаш халыкларның якынлыгы аеруча
мәдәни чаралар ярдәмендә артачагына инанган безләр өчен бик зур сөенеч. Бу хәлдә
Тукай, бары ерак диаспорада яшәгән татарлар өчен генә түгел, ә бәлки Татарстан белән
Төркия арасында да мөһим бер мәдәни элемтә юлы салынуга этәргеч булып торыр.
Надир ДӘҮЛӘТ,
Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры
Истанбул, июнь, 1996
Язманы матбугатка Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА әзерләде.
1997, №5