Логотип Казан Утлары
Бәян

Соңгы сулыш

«ЮЛДА УЙЛАНУЛАР» ӘСӘРЕНЕҢ ӨЧЕНЧЕ КИТАБЫ
6
– Күптәнме? – диде баш врач тәҗрибәле табибларга хас тышкы кызганусыз,
ихлас мәрхәмәт белән. – Моннан ике ел элек. Мин операция өстәлендә ятканда,
Әрмәнстанда җир тетрәү башланды.
– Кайда ясадылар?
– Мәскәүдәге Трансплантология институтында.
– Институттан чыкканда бирелгән кәгазь үзегез беләнме?
– Аны кайдадыр алып калдылар. Поликлиникада булса кирәк, – дидем
мин, эшнең һаман җитдиләнә, өметемнең кечерәя баруын сизеп. Йә Хода!
Мәрхәмәтеңнән ташлама!
– Ятыгыз.
Яттым. Үземне тыныч тотарга тырышам.
Баш врач мине бик озак як-якка әйләндерә-әйләндерә тыңлады. Тыңлап
бетергәч, күкрәк сөякләре астына бармакларын тыгып бавырымны тикшереп
карады.
– Озак басып торганда аякларыгыз бүртенәме?
– Юк, бүртенми.
– Торыгыз.
Тордым. Баш врач кан басымын үлчәде.
– Йөз һәм алтмыш, һәрдаим шулаймы?
– Монда килгәч бераз төште. Гадәттә, йөз егерме һәм сиксән, – дидем мин.
– Кан басымы төшүен каян беләсез.
– Миләр томаланып киткәндәй итә. Тәндә сүлпәнлек башлана. Андый
чакларда каты чәй, кофе эчәм. Бүген эчмәдем.
– Киенегез.
Ашыкмыйча гына майкамны, күлмәгемне кидем. Күлмәк итәген эчкә
кертеп, чалбар каешын тыгызлагач, курткама үрелдем. Хәзер минем язмышыма
кагылышлы сүзләр яңгырарга тиеш иде. Шул сүзләрдән соң миңа йә күк
капусы ачылачак, яисә поликлиникадан чыгып, туры вокзалга билет алырга
юнәлергә туры киләчәк. Хөкем мизгелен ерагайтасым килә. Йә Хода! Бу юлы
да барып чыкмасмы икән?
7
– Ялгышмасам, ясалма клапан аорталь клапанда.
– Әйе, шунда, – дидем мин, ашыгып.
* Әсәрдән өзек.
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
176
– Митраль клапандагы кан юлын киңәйтеп чистарттылармы?
– Әйе, киңәйттеләр.
– Тагын нәрсә эшләделәр?
Бер генә мизгелгә калганнарын яшерәсе, башка берни эшләмәделәр, дип
әйтәсе килү вәсвәсәләп алды. Ялганлыйсы килүне җиңдем. Мондый мизгелдә,
бигрәк тә сиңа ихласлык һәм шәфкать белән караган кешегә бер генә микъдар
ялган, ярымдөреслек, күз буяу да булмаска тиеш. Ялган – һәр очракта гөнаһ.
Мондый мизгелләрдә тәмуг уты да чистарта алмаслык каты гөнаһ. Безне
күнектерделәр. Көчләп. Сизми башладык без ялганны. Күнектек...
– Сыйрактан тамыр алып ике шунт куйдылар, – дидем мин, тыныч калырга
тырышып. – Сул як карынчык чиктән тыш тузган, зурайган иде. Шуны
бәләкәйләтеп тектеләр.
– Шушындый катлаулы операциядән соң сезгә ерак юлга чыгу кирәкме
икән соң? Сакланганны Алла саклый диләр бит?
«Катлаулы операциядән соң...»
8
Ул көннәрне мин онытырга тырышам. Мавыктыргыч, иҗат уты таләп итә
торган эш белән мавыккан чакларда күпмегәдер оныткандай итеп торам. «Иҗат
уты» дигәнне башкача аңлаулары мөмкин. Иҗатның иң кайнар уты җир белән
эш иткәндә, бәрәңге утыртканда, кыяр үсентеләрен тиресләгәндә кабына, һәм
сыйфатлы агач табып, шул агачка яшеренгән сурәтне үткен пычак белән уеп
күзгә күренерлек иткәндә. Бу очракларда да оныту тулы була алмый. Аңның
ерак бер почмагында 1988 елның көзендә булган хәл сизелер-сизелмәс кенә
әрни, моң биреп тора.
Халык Бөек Октябрьнең (кайсы ягы белән бөек икәнлеген мин үтерсәләр
дә аңлый алмыйм!) җитмеш бер еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Мин
сумкама фарфор кружкамны, Шарль Бодлерның «Явызлык чәчәкләре»н,
пыяла банкага тутырган балны һәм кәгазь-каләмемне салып соңгы тапкыр
фатирыма күз йөртеп чыктым. Әнә, агачтан ясаган сыннарым. «Казан ханлыгы
тарихы». Шул сынны ясар өчен кара агачны мин Калькутта базарыннан соңгы
валютамны түләп алган идем. Бу сын өч символ берләшүдән барлыкка килде:
Казан ханлыгы турындагы шома ялган, җир астыннан дүрт гасыр аваз биреп
ятучы хакыйкать һәм дүрт гасыр дәвам иткән кан елау1. Иерусалим каласында
яһүдләрнең җимерелгән гыйбадәтханәләреннән калган бер таш дивар бар. Шул
ташларны яһүдләр «елау-сыктау дивары» дип атап йөртәләр. Безнең Казанда да
шундый урын булырга тиеш. Инде менә ярты гасырга якын шундый диварны
булдыру турында хыялланып йөрим. «Казан ханлыгы тарихы» дип аталган
сыннарның бер кырына мин тарихны күз яше белән юарга килүчеләрнең
сурәтләрен ясадым.
Әдәби әсәргә кертергә ярамаган, миңа төрмә китерәчәк һәр уй-фикеремне
мин агач сыннарга урнаштыра килдем. Әнә алар бүлмәнең стенасын каплап
торалар. «Ирдәүкә». «Карагруһлык». «Кол Гали». «Самодержавие». «Урыс
фашистлары». «Сәясәт»...
Чит илләргә йөрү Барселона портында өзелде. Әнә Каталониянең
башкаласында соңгы тапкыр булуым истәлегенә соңгы рейста бирелгән барлык
валютама алган ат сыны. Мин аны Манжуик тавындагы кибеттән алдым.
Киштәләрдә – яраткан китапларым. Сез мине кабат күрә алырсызмы икән?
1 Хәзер ул сын Президент Шәймиевтә саклана.
177
Бу бүлмәгә кабат керергә язганмы икән? Аллаһы Тәгалә! Юк, ул сиңа сүз белән
әйтми. Ходай әйтәсе фикерен турыдан-туры синең күңелеңә китереп сала.
Билгеле, ихлас инанган бәндәсенә...
Тапшырдым Синләрнең кодрәтенә... Бисмиллаһи...
Үлемтеккә акча әмәлләү. Менә нәрсә кайгырта иде мине ул чакта. Карачи
портында алган күн пальтомны комиссионкага илтеп тапшырдым. Пальтога
магнитофон өстәлде. Кувәйт портыннан алган аппаратура...
Бәлки, ясаласы операциянең уңышлы тәмамлануына өмет баглап азапланасы
да булмагандыр? Ул чакта мин рәттән йөз адым атлый алмый башлаган идем
инде. Икенче катка ярты сәгать менәм. Басма аралаш туктап хәл җыям... Кан
басымының өскесе алтмышка якынлашып килә. Аскы өлешен тыңлап та булмый
диярлек. «Туши фонари!» – диләр диңгезчеләр мондый очракта. Ә мин көрәшеп
азапланган булам. Йә, кемнең тора салып якты дөнья белән саубуллашасы
килсен?
Врачларның күбесе шушы хәлгә җитеп таушалган йөрәкне ремонтлап булуга
ышанмыйлар иде. Бары тик бер генә нәрсә бәхәссез – озакламый Газраилнең килеп
ишек шакуы... Кулдан килгән кадәр гаиләгә мәшәкать калдырмаска тырышырга
кирәк. Ә колагыма кемдер пышылдап белгертеп тора: «Өзмә өметеңне! Өзмә!»
Операция өстәле шыксыз. Мин бит инде аны өч тапкыр татып карадым.
Бәлки, соңгы юлга җылы түшәктән кузгалу хәерлерәктер? Соңгы юлның
беренче адымы? Аңа күпме калган икән? Биш ай? Өч? Ике атна? Бер тәүлек?..
9
Мин баш врачның хөкем чыгарганын көтеп утырам. Аңа да авыр бит.
Җаваплылык. Өстә утыручы астагыны җавапка тарттыра, ә үзе җаваплылыктан
читтә калырга тырыша. Иң өстәгеләр җаваплылыкны белмиләр дә. Теләсә
нинди эш, теләсә нинди җинаять эшли ала иң өстә утыручы.
Баш врач чыгарганчы минем операция хәлләренә кабат кайтыйк әле.
Мине биш кешелек палатага урнаштырдылар. Җыештыручы хатын урын
җәйгәндә әйтергә өлгерде:
– Бу караватта сезгә кадәр яткан кеше шундый әйбәт иде.
«Иде». Менә шушы өч хәрефтән торган сүз ул әйбәт кешенең кайда икәнлеген
ачыклады. Бу хакта җыештыручыдан сорарга курыктым да, базмадым да.
Палатадагы биш кешенең икесе – авар егете Рамазан, Коломна заводының
конструкторы Павел Лазутин мәеттән кисеп алган донор йөрәк килгәнен
көтәләр иде. Керчь шәһәрендә туып-үскән яшьтәшем Вадим Григорьев белән
беренче көнне үк уртак тел таптык. Ул минем татар икәнлегемне ачыклагач,
Кырым татарларын туган туфракларыннан ничек куулары турында сөйләде.
Аларны туган җирләреннән сөргәндә, Керчь шәһәрен өч катлы боҗра белән
уратып алган булганнар. Иң эчтә НКВД җәлладлары. Уртада гаскәрләр, ә
тышкы яктан армиягә озатырга әзерләнгән допризывникларны куйганнар.
Шулар арасында Вадим да булган.
Урыслар сан ягыннан гына да йөз кырык биш миллион. Бу – аларның
күплегенә, зур саннар кагыйдәсе (теория больших чисел) күзлеге аша
караганда, бик күп өстенлекләр бирә. Көчле дәүләт булып укмашкан зур милләт
кенә Лев Толстой масштабындагы гигантларны бирә ала. Коллык шартларында
яшәгән милләтләрнең Мәрҗани зурлыгындагы даһи шәхесләрен ирек юклык,
кысынкылык һәм хакимият оештырган эзәрлекләүләр имгәтә.
Вадим Григорьев кан тамырына зонд тыгып тикшерүне күтәрә алмады.
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
178
Хатыны, балалары килеп мәрхүмне алып киттеләр. Аның урынына Одесса
киностудиясендә режиссёр булып эшләүче кырык яшьлек Александр
Васильевич Гришинны салдылар. Гришинның йөрәгенә бер тапкыр операция
ясаганнар инде. Ул операциядән исән котыла алуына ышанмый. Әллә чыннан
да аның хәле авыр иде, әллә шул ышанмау алып китте аны.
Авар егете Рамазан йөрәк авыруын армия хезмәтендә эләктергән икән.
Тикшереп карасак, палатадагы биш авырудан дүртесенең сәламәтлеген армия
сындырган булып чыкты. Ә без күпме мәдхия җырладык Кызыл Армиягә,
күпме еллар аны күкләргә чөеп мактадык!
Бер көнне Рамазан иртүк торды, палатадан чыгып тәһарәт алып керде,
караватына намазлыгын җәеп озак кына намаз укыды. Әйберләрен җыеп
сумкасына тутырганнан соң, минем караватыма килеп утырды.
– Габдрахман ага2,– диде ул, урыс телен вата-җимерә. – Саубуллашыйк. Сез
миңа шәригать кагыйдәләре турында сөйләдегез. Урыныгыз җәннәттә булсын.
Кяферләрнең пычагына язмышымны тапшырасым килми. Тәкъдир – Аллаһы
Тәгалә кулында. Аның үзенә тапшырам. Бәхилләшик.
Ишек ачылып ябылды. Рамазан яткан карават бушап калды. Төштән соң
ул караватка Кубадагы сугышка катнашкан пенсиядәге артиллерия капитаны
Валерий Ушаковны салдылар. Казакъстандагы Павлодар шәһәреннән иде
Ушаков... Мурманга китәргә җыенып йөргәндә, Валерийның хатыны Нина
минем өемә чылтыратып хәбәр тапшырды:
– Иртәгә Валерийның кырыгы. Сез аның белән сердәш идегез. Җан бирер
алдыннан Валерка сезнең исемегезне телгә алды.
Рамазаннан гына хәбәр юк. Минем палатадашларымның барысы да
киләчәктә без барасы җирдә. Беләм, мине дә тиздән урын көтә. Бәлки, шуңа
күрә ерак диңгезләрдә калган эзләремне карап кайтырга ашыга торганмындыр?
10
«…Катлаулы операциядән соң ерак юлга чыгу кирәкме икән сезгә?» Мин
операция маҗаралары турында уйлаганда, шушы сорау әрнетеп җавап көтеп
торды. Баш врач белән минем арада һаман шушы утлы сорау. Ышандырырлык,
шул ук вакытта минем теләгемә юл ачарлык дәлилле җавап кирәк. Әйе, дәлилле
җавап. Каян алыйм соң мин андый дәлилне?
Сорауның төрлесе була. Кайбер сорау – үзе җавап. Сорау – сөаль, сорау – эз
яшерү, сорау – өмет, сорау – пычрак ату... Санап бетерерлекмени сорауларның
төрләрен. Баш врачның соравы минем язмышымны бугазын кысып тотты. Бу
сорау Мөнкир-Нәкир сөаленә тиң иде. Ялган да, хәйлә дә катнашмаска тиеш
минем җавабыма. Мөнәсәбәтләр, мин сизмерлим, әлеге саф, эчкерсез, хәтта
күпмедер дәрәҗәдә изге. Шул килеш калсын иде минем җавабымнан соң да...
– Бу хакта күп уйладым, – дип башладым мин. – Бу сорауны үземә-үзем
ничә тапкырлар биреп карадым. Кирәк миңа сәяхәткә барып кайту. Бик тә
кирәк. Миңа хәзер ансыз рәтле яшәү юк. Мин үземә ышанмый башладым.
Мин бит инвалид. Инвалид хәлен сәламәт кеше белми. Аяк атлаган саен
кимсетелүгә һәм кимсенүгә килеп абынып торасың. Сәламәт чакта минем
күз алдымда берәр бәндәне җәберләсәләр, шул нахалның якасы шундук
минем кулымда була иде. Ә хәзер... минем хәлне сез беләсез инде. Диңгезне
сагынам мин. Диңгезгә чыгып бер йөреп кайталмасам, үләрмен дип куркам.
2 Автор әсәрдә үзен Габдрахман Рахманкулов исеме белән биргән. Ред.
179
Павел Коганның нәкъ сугыш алдыннан иҗат ителгән «Бригантина» исемле
җырын беләсезме икән сез? Минем буын, юк, минем буынның кечкенә бер
өлеше, шул җыр тәэсирендә тәрбияләнде. Мәсәлән, минем өчен романтика
яңгыравыклы матур сүз генә түгел. Романтика минем өчен күпмедер дәрәҗәдә
дин дә, яшәү максаты да, бәхет тә. Озын, авыр сәяхәттә йөреп кайта алсам,
инвалидлыгымнан арынырмын, кабат яшәреп китәрмен дип ышанам мин...
Нәрсә иде икән баш врачның күзләрендә сурәтләнгән билге? Сагыш микән,
әллә курку идеме? Бәлки, икеләнү һәм шуны яшерергә тырышу булгандыр?
Тирән итеп сулыш алды баш врач. Көрсенгәндәй итте. Тыштан тыныч
күренә иде бу хатын. Вентспилс портындагы поликлиниканың баш врачы
әйткән сүзләр исемә төште. Кырык яшьләрдәге таза, матур ир иде ул. «Әгәр
сез сәяхәттә үлсәгез, мине төрмәгә утыртачаклар, – диде ул минем беренче
килүемдә. – Минем хатыным, балаларым бар. Инвалид үзен инвалидча
тотарга тиеш. Диңгезне сагынам, дисез? Җәйге кызу сүрелгәч, Кырымгамы,
Кавказгамы барыгыз да көннәр буе ярдан диңгезгә карап утырыгыз».
– Сез утырасы карабның кая баруы билгелеме? – диде баш врач, ниһаять.
– Күпмегә?
– Мине Япониягә барасы карабка утыртмакчы булалар, – дидем мин. –
Караб әлегә диңгездә.
– Мин бит сезне диңгез белән танышу өчен генә Мәскәүдән килгәнсездер дип
уйлаган идем. Язучылар, журналистлар еш киләләр монда. Өч-дүрт көнгә, берәр
атнага диңгезгә чыгып урап кайталар. Кайткач, диңгезчеләр турында язалар.
Андый язмаларны без кызыксынып укыйбыз. Ә сез Япониягә кадәр бармакчы
икәнсез, – баш врач, кинәт өшеп киткәндәй, учлары белән җилкәләрен каплады.
– Әйе, – дидем мин, ашыгып. – Озын һәм авыр рейска чыгасым килә. Нәкъ
шундый рейс җан кертер дип өметләнәм. Бары тик шундый сәяхәттә генә
инвалидлыгымны оныта алырмын дип уйлыйм.
– Озын һәм авыр? – дип сорады баш врач, миңа карамыйча. – Мин сезне аңлыйм
шикелле. Мәскәүдә туып үстем мин. Әтием – проректор, әнием – кафедра мөдире.
Икесе дә профессор, икесе дә медиклар. Мин аларның фәнни эзләнүләрен дәвам
иттерергә тиеш идем. Мединститутны кызыл диплом белән бетердем. Аспирантурада
миңа урын әзер иде инде. Ә мин тоттым да Котыпта йөрүче бозваткычка врач булып
киттем. Әтием дә, әнием дә инфарктка юлыга яздылар. Ирем – диңгездә. Елына
күп дигәндә ике-өч тапкыр күрешәбез. Тугызынчы класстагы бердәнбер улым
мореходкага керү турында хыяллана. Мин каршы. Елый-елый үгетлим. Тыңламый.
Мин сезне кисәтергә тиешмен. Диңгезчеләр «романтика» сүзен өнәмиләр. Шул
сүзне ишетү белән, аларның чырайлары сытыла.
– Ул сүзне пропаганда пычратты, – дидем мин. – «Романтика» сүзен ишетү
белән, палаткаларда туңып ревматизм эләктерү, баракларда бет ашату күз
алдына килеп баса. – Баш врач мине аңлый иде. Мин ашыгып зарланырга
тотындым: – Инвалидлыктан да мәсхәрәле нәрсә юк икән бу дөньяда. Бигрәк
тә кызым каныга. Кибеттән азык-төлек күтәреп кайтсам, шундук үлчәп карый.
Ярамый сиңа авыр күтәрергә, – дип ачулана башлый. Әгәр төнлә ютәлләп
җибәрсәм, кызым шундук минем янымда. Әтием, әллә салкын тигердеңме?
Ярамый бит сиңа салкын тигерергә. Әллә сөт кайнарлап китеримме? Әллә
дару биримме? Инде түзәр хәлем калмады.
Баш врач миңа кәгазь кисәге сузды:
– Кардиограммагызны ясатып килегез, – диде ул һәм шәфкать туташына
чираттагы авыруны чакырырга кушты.
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
180
11
Кардиограмма кабинетының ишеге янына чират тезелеп өлгергән иде. Мин
дә барып бастым. Көтә башладым. Авыр, газаплы уйларның күбесе чиратта
торганда килә. Медкомиссия вакытындагы врач белән пациент арасындагы көрәш
турында уйлый башладым. Министрлыкта эшләгәндә, диңгезчеләр тормышының
статистикасын өйрәндем мин. Сәүдә флотында эшләүче җитмеш меңгә якын
диңгезченең һәр айда егерме биш-утызын каютага бикләп алып кайталар. Диңгез
тормышының кырыслыгына түзә алмыйча акылдан язганнарның саны бу. Елына
өч йөздән артык морякны, ике тимер мичкәне сварка белән бергә ябыштырып,
шуның эченә салып алып кайталар. Бусы – юлда авырып үлүчеләр саны.
Җилкәнле караблар чорында диңгездә вафат булганнарны брезентка төреп,
аякларына авыр тимер тагып суга җирли торган булганнар. Мин озак еллар
су асты авы белән шөгыльләндем. Суга җирләнгән мәетне күз алдыма китерә
алам: акулалар килеп эшкә тотынганчы, ул мәрхүм агымда аягүрә торып,
чайкала-чайкала әкрен генә соңгы юлында баруын дәвам итәдер инде?
Мәетне мичкә эченә урнаштырып, автоген белән ябыштыргач,
рефрежераторның бер камерасыннан азык-төлекне чыгаралар да мәрхүмне
шунда урнаштыралар. Чайкалу вакытында тәгәрәп йөрмәсен өчен, бау белән
тарттырып палубага беркетәләр. Шуннан соң карабның флагы флагштокның
ярты өлешенә кадәр төшерелә. Карабта мәет барлыгын һәр диңгезче нервылары
белән, бәгырь әрнүе аша тоеп тора. Шулкадәр авыр, ялыктыргыч тоела флагы
яртылаш төшерелгән карабта йөзүе!
Яртылаш төшерелгән флагны көч-хәл белән күз алдымнан куып җибәрдем. Баш
врач турында уйларга тотындым. Матур иде бу хатын. Мондый тәэсирле матурлык
ана булу бәхетенә ирешкән, иреннән уңган, күңеленә ятышлы эш башкаручы
хатыннарда гына очрый. Гәүдә һәм йөз-бит матурлыгына тышка бәреп чыгып
торган акыл көче өстәлгәндә, гүзәллекнең тәэсире бермә-бер арта. Хатын-кыз акылы,
әгәр дә ул акыл чын хатыннарныкы икән, бөтенләй башка төрле акыл. Ул ирләрдә
сирәк очрый торган кылычтай үткен, кырыс мантыйк акылына охшамаган. Хатын-
кызда – аналар акылы. Йомшак, җылы акыл. Ул сине юата, инандыра, көч бирә,
тәвәккәллек уята. Хатын-кыз акылына наз да катнашкан була. Тән назы – секс түгел,
анысы акылсызларда да очрый. Җанны, күңелне рәхәтләндерә, хозурлый торган җан
эреткеч нечкәлек назы. Урта гасырлардан башлап җәмгыять менә шушы сирәк очрый
торган хәзинәне – хатын-кыз акылын юкка чыгару өстендә армый-талмый эшләде.
Көнбатыш тәрәккыяте шул бөек сыйфат урынына түшәктә кирәкле сыйфатлар
тәрбияләде. Бездә, социализм төзү дәверендә, хатын-кыздагы йөк аты сыйфатларын
гына калдырып, калганны төрле чаралар белән юкка чыгара килделәр. Әнә, минем
янымда нәкъ йөк атына охшашлы хатын утыра. Беләкләр кыска, юан. Ботлар да
шундый. Бил юк. Муен да юк. Баш турыдан-туры җилкәгә утыртылып куелган.
Ул мескен тумыштан андый булмаган, билгеле. Менә аны кабинетка чакырдылар.
Ишекне шапылдатып япканда стеналар дер селкенеп куйды.
«Йөк аты» чыккач, мин керергә тиеш. Һаман уйландыра. Мин бит инде
өйләнгән кеше. Кызым үсеп җиткән. Гаиләмнән зарланырга хакым юктыр дип
уйлыйм. Ә нигә соң күңел түрендә тонык кына, сизелер-сизелмәс ниндидер
яшерен аңлашылмас бер билгесез өмет яши. Егет булып өлгерә башлагандагы
беренче мәхәббәт белән бергә туган тынгысыз, сукыр бер омтылыш. Кайдадыр
күңел түрендә бер матурның сурәте мыштым гына качып яши бирә. Инде күптән,
алтынчымы, бишенчеме класста укып йөри башлаганнан бирле. Җир шарының
181
беренче гүзәле ул. Мин аны «Бөек Идеал» дип атап йөртәм. Матур кыз-хатын
очраганда, шул Бөек Идеал ипләп кенә сорый: «Кем матуррак, улмы, минме?»
Шушы көнгә кадәр Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын-кыз очраганын
хәтерләми идем. Ә менә бүген баш врач кабинетында өстәл аша миңа каршы
Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын утыра иде... Аның һәр сүзе, ымы, күз
карашы, һәр хәрәкәте зур вакыйга булып минем хәтеремә сеңеп калды.
Эчемне ачыттырып, йөрәгемне әрнетеп «йөк аты» кабинеттан чыкты. Елый
иде мескен. Димәк, социализм төзүдә мескенкәемне көне-төне камчылап куып,
аны да имгәткәннәр. Без бит «якты киләчәк, бәхетле тормыш»ны төзүдә эштән
чыгарылып ташланганнар – миллионнар…
Кабинетка үттем. Чишендереп, салкын клеёнка җәйгән ятакка яткырдылар.
Беләкләремә, сыйракларга кургашын электрод бәйләделәр. Кардиограф
эченнән бүселеп чыккан кәгазь тасмага йөрәгемнең тибеше языла башлады.
Приборның тавышы мине кабат операция көненә кайтарды…
12
Үлгәнче котыла алмам шикелле бу сораудан: «Операция барышында мин
яшәгәнменме, юкмы?» Йөрәге тибүдән туктагач, кеше үлә. Сигез сәгатькә
якын минем йөрәгем тибүдән туктап торган. Димәк, сигез сәгатькә якын мин
үлем кочагында булганмын. Дөрес, ул чакта йөрәк урынына канны тимер насос
куып торган. Насос бит ул, моны сабый да белә, җансыз металл. Аның адәм
баласына, кешенең яшәвенә бернинди катнашы юк. Юк, йөрәк кенә түгел, баш
мием дә эшләүдән туктаган булган. Бусы инде катгый рәвештә минем Теге
дөньяда булуымны раслый. Шул ук вакытта, врачлар миңа: «Син бөтенләй
үлеп бетмәдең, кан әйләнеше эшли иде бит», – дип ышандырырга тырышалар.
Ә мин аларга менә нинди сорау бирәм: «Әгәр адәм баласының йөрәген кисеп
ыргытып, йөрәк урынына тимер насос тегеп куйсаң, ул кеше саналамы, әллә
робот дәрәҗәсендәге механизмга әйләнәме?» Төрлесенең җавабы төрлечә.
Испаниянең Таррагона портында торганда, мин телевизор экраныннан йөрәккә
операция ясаганны күргән идем. Америкада төшерелгән документаль фильм.
Пациентны наркоз белән йоклаттылар. Дөресе, мәрткә җибәрделәр. Кырылган
шәрә күкрәген бик озак спирт белән юдылар да йод сөрттеләр. Хирургның
ассистенты җыйнак кына циркуляр электропычкы белән күкрәк сөякләрен нәкъ
бугаз турыннан кендеккә кадәр ярып җибәрде. Ярадан ургып чыккан канны
резин көпшә аша насос белән суыртып торалар иде. Махсус тиски белән күкрәк
сөяген ике якка аерырга тотындылар. Хирург, кулын пациентның астына тыгып,
умыртка сөяге турыннан кабыргаларны тикшереп тора иде. Белмим, кабыргалар
чатный башладымы, ул ымлап аеруны туктатырга кушты. Күкрәк эченә җыелган
кан эчендә пациентның йөрәге тыпырчынып тибә иде. Йөрәкне сак кына тышка
чыгардылар һәм зур дикъкать белән кан тамырларын өзеп, «ясалма йөрәк»кә
тоташтыра башладылар. Бераздан йөрәк тибүдән туктады. Хирург, аның ярдәмчесе
һәм инструмент биреп торучы шәфкать туташы операциягә керештеләр.
Адәм баласының иң кадерле, иң газиз әгъзасы, кешегә җан өреп, аны
кешелек сыйфатында тотып торучы йөрәкне скальпель белән яргалап,
нәрсәнедер кисеп алалар, аңа нәрсәдер тегәләр иде. Йөрәксез калган бәндә ята
бирә. Аның гәүдәсе җансыз. Ясалма сулыш аппараты пациентның үпкәсенә
һава өрә һәм кире суырып чыгара.
Ул чакта операцияне азагына кадәр карарга түземем җитмәде минем.
Телевизорны сүндереп, кают-кампаниядән чыгып киттем. Пациент яткан өстәл,
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
182
аның өстенә япкан көрәнсү җәймә, хирургларның перчаткалары – барысы да канда
йөзә иде. Операциягә әзерләнгәндә дә, операциядән соң торып йөри башлагач
та, шул канга батып яткан пациент урынында үземне күреп күп тапкырлар
газапландым мин. Менә әле дә, Мурман дигезчеләренең поликлиникасында
кардиограмма ясатканда, нәкъ шул йөрәкне телгәләү күз алдымда тора иде.
Торып киендем. Врач кардиограмма тасмасын кулыма тоттырды. Мин баш
врач кабинетына юнәлдем.
13
Кардиограмманы карап чыккач, баш врач өстәл тартмасыннан кәгазь алып язарга
кереште. Кәгазьнең өске өлешенә ташка басылган хәрефләр белән поликлиниканың
баш врачы биргән рәсми документ расланган иде. Аста имза һәм мөһер урыннары
билгеләнгән. Совет кешесенең язмышы кәгазьдә. Хакимият кирәк-ярагын үти торган
мең төрле рәсми кәгазь бар бездә. Баш врач яза. Мин көтәм.
Язып бетергәч, баш врач кул куйды. Өстәл тартмасын кабат ачып, мөһер
чыгарды. Мөһерне имзасы янына басып бер тын тотты да кәгазьне миңа сузды:
– Хәерле юл, Рахманкулов, – диде ул, миңа аңлашылмас караш ташлап. –
Карабыгыз астында җиде фут тирәнлек булсын.
Нигә соң ул миңа рөхсәт бирүнең җаваплылыгы турында киная ясамады.
Нигә куркуын яшерде? Ә бит беренче килүемдә Вентспилс поликлиникасының
баш врачы – баһадир кыяфәтле мыеклы ир мине бүре куган шикелле итеп
кабинетыннан куып җибәргән иде.
Язуны кулыма алгач, сүзсез калдым мин. Әйтергә сүз табып булмый иде.
Рәхмәт? «Спасибо в рюмку не нальеш», – дип кенә җибәрәләр урыслар бу
сүзне ишетү белән. Югалып калдым. Бәлки кирәк булыр дип сумкама бер
тартма кыйммәтле конфет салып килгән идем. Әгәр шуны чыгарып баш врачка
тәкъдим итә башласам, ике арада барлыкка килгән изге тойгылар пычраначак.
Бәлки, тиз генә базарга барып чәчәк алып килергәдер? Кызганычка каршы,
чәчәк бәйләме дә инде күптән ришвәткә манчылып пычранды. Чәчәкне бит
арада рәсми мөнәсәбәт булмаган очракта гына бүләк итәргә була. Онытырга
тырышабыз без бу кагыйдәне. Акыллы хатын бу турыда белә торгандыр.
Мондый изге, пакь мохиткә бернинди матди нәрсә катнашмаска тиешлеге
ярылып ята иде. Шул ук вакытта, нәрсәдер эшлисе, үземнең шушы бөек һәм
изге гамәлгә лаеклы булуымны күрсәтәсем килә иде. Урта гасырлар, Ләйлә һәм
Мәҗнүн чоры, Артур корольнең рыцарьлары чоры искә төшә. Җан сыкрый...
Бугазга тыгылган төерне, күздәге кайнарлыкны яшерергә тырышып, тыныч
кына саубуллаша башладым. Баш врач миңа кулын сузды һәм...
– Сез, Рахманкулов, Кырым татарымы, әллә Казанныкымы?
– Казан татары мин, – дидем, сорауның мәгънәсенә төшенеп җитмичә.
– Минем әбием, әтиемнең әнисе, Кырым татары кызы иде. Шуның
тәрбиясендә үстем мин. Искиткеч матур иде. Затлы нәселдән. Әбиемнең
туганнары егерменче елларда чит илгә киткәннәр.
Мондый сүзләрне мин инде күпме еллар, ничә тапкыр ишетәм. Ишетәм һәм
югалып калам. Җавап юк, аңлатма да юк бу сүзләргә. Бәгырь ачытканын сизәсең.
Милләтнең иң матур, иң акыллы, иң таза вәкилләре сазлыкка суга ыргытылган
асылташ шикелле шул тарафка китеп бара, югала тора. Туктатырга көч тә юк, чара
да... Каршы чыгарга, туктатырга теләүче дә юк – битарафлык. Урамда күкрәгемне
тутырып һава суладым, һәм озак тыелган күз яшьләре тышка бәреп чыкты…
1997, №8