Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәшһүрләр мөнбәре

Хәсән ТУФАН (1900-1981) – шагыйрь, язучы,
җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
«Безнең юл» дигән журналның, хәзерге «Казан утлары»ның нигез
ташларын Галимҗан абый Ибраһимов салган иде. Кайбер вакытта
журналның үтелгән юлларына борылып карыйм да башта бераз сискәнеп
куям. Аннары башны күтәрә төшеп, әдәби туфракка аякны киңрәк
һәм ныграк итеп басам. Утызынчы еллар уртасында журналның редколлегиясендә
Галимҗан Нигъмәтиләр, Гомәр Галиләр белән, Кәрим Тинчуриннар һәм Шәриф Камал
абыйлар белән, Гомәр Толымбайскийлар белән бергә эшләгән идем, бергә яшәгән
идем. Алар барсы да мәрхүм инде. Ләкин, юкка гына, йөрәк, янасың. Алар чордан
чорга, дәвердән дәвергә күчә-күчә, әдәбиятыбызның алгы сызыгында халык белән,
ил белән бергә киләчәккә баруны дәвам итәләр. Халык күңелендә һаман яшиләр
бит. Әгәр дә безнең Тукайларыбыз, Сәйдәшләребез, Галимҗан абый Ибраһимовлар,
Такташларыбыз, Җәлилләребез һәм башкалар булмаган булса, без халык буларак
нинди ярлы, нинди фәкыйрь булыр идек. Халык күңелендәге рухи хәзинәдә, алтын
фондта никадәр зур байлыгыбыз бар безнең. Халык күңеле түрендә сигез йөз яшьлек
классик шагыйрь Кол Гали бабай утыра, анда, халык күңеле түрендә, безгә кыйммәтле
хикмәт-киңәшләр бирә-бирә, дүртәр йөз яшьлек, өчәр йөз яшьлек, икешәр йөз яшьлек
классик бабайлар – Мәүлә Колыйлар, Утыз Имәниләр, Кандалыйлар һәм башка классик
шагыйрьләребез утыра. Алар янында лаеклы энеләре – Галимҗаннар, Такташлар,
Җәлилләр нурлы маяк булып яктыртып тора.
Яктыртыша алар һаман да
Заманалар аша киң илне.
Үзе инде күптән сүнсә дә,
Нуры калган йолдыз шикелле
Яктыртыша алар әле дә.
Шигъри әдәби юл дәвам итә, күкрәп дәвам итә. Бу юлда буш урыннар, вакуумнар
юк безнең.
Өзелмәде безнең изге юл.
Төркем-төркем дәвамнар килә.
Үзе өчен түгел, ил өчен
Яши белгән яңалар килә.
Өзелмәде безнең нурлы юл.
Анда шигъри шонкарлар калка.
Зур һәм көчле, дәртле халыкның,
Әдип халык, шагыйрь халыкның
Чын баласы, үз баласы булганнар калка.
Дәвам итә безнең нурлы юл. Дәвам итә.


Гази КАШШАФ (1907-1975) – әдәбият галиме,
тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе,
Хезмәт Кызыл Байрагы, Почёт билгесе ордены иясе:
Бөек Ватан сугышы еллары хәтердә нык уелып калган. Партиянең
Татарстан өлкә комитеты «Совет әдәбияты» журналын саклап калырга
булды. Ул вакытта журналны Гомәр Бәширов редакцияли иде. 1942
елны аны мин алыштырдым. Ул Татрадиокомитетның баш редакторы
булып китте. Журналда хәл авырлыгына матбугат йортының котып салкыннары килеп
кушылды. 1941 елның кышыннан бирле матбугат йорты ягылмый иде. Менә без
Мәшһүрләр мөнбәре
107
Абдулла Гомәр белән икәү «Совет әдәбияты»ның чираттагы санын әзерлибез. Бүлмәдә
бер сәгатьтән артык утырып булмый. Салкын. Салкын үзәккә үтә һәм без урамнан
әйләнеп керәбез. Абдулла Гомәр журналга барлык энергиясен салып эшләде. 1943
елның октябрендә миңа тагын бер эш йөкләделәр. Редакторлыктан бушатмыйча гына
Язучылар Союзының җитәкчесе итеп сайладылар. Беркөнне кич белән мине җитәкче
итеп сайладылар, икенче көнне Мәскәүгә юл алдык. СССР Язучылар союзының
президиумында Татарстан Язучылары союзының эше турында хисап бирергә тиеш
идек. Уңышлар турында сөйләмим, кимчелекләр турында әйтәсе килә, дип башлаган
идем сүзне. Кызып киткәч, бердәнбер әдәби журналыбызның бик мөшкел хәлдә яшәве
турында да сөйләргә туры килде. Кинәт мине сөйләүдән бүлдерделәр: «Ничек, сездә
журнал чыгамыни?» Фадеев мин утырган урындык артында басып тора иде. Сорауны
аңа да бирделәр: «Ә сез, Александр Александрович, бу хәлне беләсезме?» «А как же,
без җитәклибез», диде Фадеев. Союздагы һәм Үзәк Комитеттагы иптәшләр безнең хәлне
яхшы аңладылар. Авырлык белән булса да, журналны туктатмыйча, чыгарып килүне
мактадылар, «бу сезнең подвиг», диделәр. Мактауны без журналда актив катнашучы
барлык язучыларның казанышы дип кабул иттек.


Фатих ХӨСНИ (1908-1996) – язучы,
публицист, драматург, Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
Үземнең чын әдәби язмышымны 1927 елда «Безнең юл» журналында
басылган «Дөнья матур миңа» дигән шат рухлы шигырем белән башладым
дип горурлык белән әйтә алам. Хәер, саный китсәң, күп алар. Ләкин
укучыларга билгеле булган, минем шулай уйларга тәвәккәллегем җитә,
төп әсәрләрем – «Йөзек кашы», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре», «Минем
тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы» кебек үзем бик яратып язган повестьларым,
«Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» кебек романнарым һәм күп кенә хикәяләрем
беренче шушы журнал битләрендә үзләренең укучыларын таптылар. Җәннәткә барып
кергәнче, иң элек сират күпере аркылы үтәсе бар. Әлбәттә, без дә җәннәткә йөгереп
кенә барып кермәгәнбездер. Редакция дигән сират күпере бар. Анда, үч иткән кебек,
үтә дә төпченүчән, үтә дә ортодоксаль, гади телгә күчереп әйтсәк – үтә дә каеш
кешеләрне утыртып куялар. Ә бит начарлык теләп түгел, яхшылык теләп. Укучыга,
язучының үзенә, ниһаять, гомуми әдәби хәзинәбезгә яхшылык теләп шулай эшлиләр,
рәхмәт төшкереләре. Шуны истә тотып, журналның бу тантаналы көннәрендә аларга,
редакциядә эшләп киткән кешеләрнең элеккегеләренә дә, хәзергеләренә дә чын
ихластан язучы рәхмәте җиткезәсе килә.


Миркасыйм ГОСМАНОВ (1934-2010) – тарихчы,
галим, археограф, фольклорчы, язучы, публицист,
ТАССРның атказанган фән эшлеклесе,
РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре:
«Казан утлары»ның бәйрәме – бөтен татар халкының бөек бәйрәмнәренең
берсе. Чөнки, нинди авыр елларда да тегермәнгә тартылмаган татар теле
кебек татар әдәбиятын, татар сәнгатен иң авыр шартларда да саклап, яшәп
килгән «Казан утлары». Минем бер-ике генә мисал китерәсем килә. Университетта эшләп,
кулъязмалар җыю буенча миңа элеккеге Советлар Берлегенең һәрбер почмагында диярлек
булырга туры килде. Әйтик, Рязань ягыннан алып Иркутскига кадәр, Байкал күленә кадәр.
Киров, Пермь якларыннан алып Әстерхан, Бакуларга кадәр. Шунда һәрбер йортта булырга
туры килә. Һәм, гаилә ничек? Бу гаиләдә культура-мәдәният ничек? Татарлык ничек?
Шуны аңлата торган бер-ике галәмәт була. Аларның берсе – «Казан утлары», икенчесе
– элекке «Азат хатын», яки бүгенге «Сөембикә» журналы. Әгәр шундый йортларга туры
килгән икән, бу авылда, бу төбәктә безнең экспедициянең юллары уңды дип әйтергә
була. Менә шуның өчен, мин «Казан утлары»на безнең халыкны, төрле төбәккә сибелгән
милләттәшләребезне оештырып торучы органнарның берсе буларак яшәгәнлеге өчен,
укучылар исеменнән рәхмәт әйтергә телим.