Логотип Казан Утлары
Шигърият

И ҖАНЫМНЫҢ САДӘ ЧАКЛАРЫ

Сафлану
Төбенәчә киереп
Ачтым ил ишекләрен:
Керләнеп каткан илне
Җилләтеп алыйм әле.
Саф һаваны иркенләп
Бер сулап калыйм әле.
Җиһан каршында җаным
Япа-ялгыз калганда,
Җиденче кат күкләрдән
Сыныма нур тамганда,
Бер гөнаһсыз сабыйдай
Басып торам яланда.
Кыр казының каурые
Ята яшел аланда.
Тирә-ягым чип-чиста,
Бер тузан юк, кер дә юк.
Бөтен җаннар шыр ачык:
Үч тә юк, мәкер дә юк.
Һәр күзәнәктә сафлык,
Ачык күңел ишегем.
Көнем – кояш, төнем – ай,
Хөсетлек юк, юк шигем.
Азга гына булса да
Пәйгамбәр бул! Оҗмахта
Яшәп алчы, и кешем!

* * *
Илдә ниләр бар икән?
Х.Туфан

Илдә җил исә микән,
Болытлы микән илдә?
Чишмәләр кипми микән,
Таллар шаулыймы җилдә?
Оныклар кем телендә
Сөйләшә икән илдә?
Өй саламы ир-атлар?
Караламы зиратлар?
Әле аязып китә,
Әле болытлый күңел...
Көннәр көнгә бәйләнә,
Көннәр төнгә әйләнә,
Җаваплар анык түгел.


Төн
Татлы төшем бүлдереп
Уятты мине бу төн.
Сискәндереп, сагайтып,
Уйлатты мине бу төн.
Кан-яшь юа җир йөзен,
Шашынып Иблис йөри.
И кешеләр, үзгәртеп
Булмас микәнни берни?
Төшләрдә генә яшәп
Калыплар булмый шул ул.
Сугыш, көчләүдән азат
Халыклар булмый шул ул...


Ак чатыр
Киң далада җилли ак чатыр,
Чатыр тирәсендә кылгандыр.
Иртән ире ауга киткәндә,
Япь-яшь хатын дога кылгандыр.
Кылганнарны йомшак тирбәтеп
Агып китте җыру тавышы.
Хатын җырлый... Җитез лачынның
Әкренәйде канат кагышы.
Ташка менеп баскан яшь җәйран
Кымшанмый да... Оеп тын тора.
Яшь җәйранны җилләр иркәли,
Урман өсләрендә моң тора.
Казан тирәсендә кайнаша
Ак яулыклы гүзәл Сөмбелә.
Куян шулпасына хуш исле
Төрле тәмләткечләр сибелә.
Чибәркәйнең читек астыннан
Чишмә тибеп чыгар шикелле.
Алкасына кунган пәрәвез,
Борын очы чак-чак сипкелле.
Ауда йөргән чибәр яшь ирне
Яшь хатынның җыры чакыра.
Кайтыр аучы... Атын тышаулар,
Гөрләшерләр ап-ак чатырда.
...Алар, бәлки, минем бик ерак
Әбием һәм бабам булгандыр.
Төшләремә кергән чатырга
Җир җиләге исе тулгандыр.


Төн авазы
Сокландым бүген төн белән
Гаҗәеп күренешкә:
Ак бәтиләр сикерешкән
Ялан-кыр керде төшкә.
Кемдер дәште: – Кузгал, бәндә,
Бәхет капкасы ачык.
Төн авазын тыңларга син
Гөлле бакчаңа ашык!
Чыклы үлән... Гөлләр исе...
Көмеш нурга төренеп
Басып торам ай астында,
Ак сынга әверелеп.
Каядыр чишмә челтери,
Ат кешнәвен ишетәм.
Сузылып ак песи чыга
Ачык калган ишектән.
Бакча башына чаба ул,
Ай нурын ера-ера.
Чык коела таң гөленнән,
Сукмак җемелдәп тора.
Шадра айдан кемдер мине
Җентекләп күзли кебек.
– Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
Кил! – дип кул изи кебек.
Сәер бер хис җилкендерә:
Нурга төренгән көйгә
Ашасы килә күкләргә...
Керәсе килми өйгә.


Тургай
Тургайларны тыңлап саташтым,
Истирәхәт иттем төшемдә.
Йомшак йомгак тургай баласы
Килеп-килеп кунды түшемә.
Томшыгында көмеш тамчыдыр,
Каурыйларын җылы җил тарый.
Чабып киттем, очты тургай да,
Бигрәк нәни инде, и наный.
И җиһанның моңлы мәлләре,
И җанымның садә чаклары.
Сайрый галәм, юллар читендә
Җилбер-җилбер каен чуклары!
Эсселектән көйгән гөлләрнең
Балтырларга куна тузаны.
Күк читләре сары, сап-сары,
Саргайткан ла бугай көз аны.

Үзәгемне өзеп сайрады
Галәм бишегендә атынып.
Туган җирнең даһи җырчысы
Йөрәгемә керде атылып.
Сайрап чыгар тургай төн буе,
Тыпырчыныр җылы түшемдә.
Иртәгә дә сайрар, йөрәгем
Ярылмаса бүген төшемдә.


***
Таң чыкларын киптерәм,
Болында учак яктым.
Учларымда эретәм
Томанын туган якның.
Чишмә янында күрәм
Көянтәле бер кызны.
Чылтыратып чиләген,
Кулларын күккә сузды.
Ак шәл сыман ак томан
Шуып төште иңеннән.
Нур чәчелде ирене
Читендәге миңеннән.


Яңа ай туган мәлләр
Яңа ай туган мәлләр...
Буранлар, җилләр инде,
Сукмак читендә үскән
Агачны ияр инде,
Юлларга сыртлап-сыртлап
Ак көртләр өяр инде.
Яңа ай туган мәлләр...
Җаныем килә инде,
Битемне сыйпый-сыйпый:
«Сагындым!» – дия инде.
Һәм башын оялчан гына
Аскарак ия инде.
Без – гашыйклар. Ходайның
Бер гөнаһсыз бәндәсе!
Кочагымнан чибәрнең
Шуып чыга гәүдәсе.
Чыркылдап бер көлә дә
Читкәрәк мине этә.
Бияләйләре карлы
Сукмакка төшеп китә.
Көлтә-көлтә нурларда
Югала кинәт кенә.
Диярсез: «Һәммәсе
Матур әкият кенә!»
Яңа ай туган мәлдә
Яшьлеккә кайтып киләм.
Ул чакларны бүгенгә
Кайтарып булмый, беләм.
Күрешеп яшим көн дә
Ерак яшьлегем белән.
Ак мәрҗәннәр коела
Таңда ачылган гөлдән.
Баллы чәчәк исләрен
Сузылып сулый үлән,
Сулыгып сулый үлән...
Туып килә яңа ай...
Элекке аем түгел,
Ул да үзгәргән бугай?!