Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары


«Муса Җәлил» – Прага сәхнәсендә
Прага Милли театры быелгы яңа сезонын Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе, СССР халык артисты, композитор Нәҗип Җиһановның «Муса Җәлил»
операсы белән ачты. Татар композиторының бу әсәрен Чехословакия җәмәгатьчелеге
бик җылы каршылады. Беренче спектакльне Чехословакия Коммунистлар партиясе
Үзәк Комитеты секретаре И.Генрих, Мәктәпләр һәм культура министры Ф.Кагуда,
Чехословакиядәге совет илчесе М.В.Зимянин, Чехословакия җәмәгатьчелегенең башка
вәкилләре карады.
1960, №11