Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨГЕРӘ ҖӘЯҮЛЕ БУРАН


Гомер ага…
Сары яфрак бураннары – сагышкамы?
Нигә моңсу – Көзем Кышка авышамы?
«Алтын ява!..» – дип сөенә бала-чага…
Алтын ява… Нигә күңелем чуарлана?
Аллы-гөлле күбәләкләр тибрәлешеп
Җиргә куна… Кар-буранда үлмәс өшеп.
Үлмәс өшеп… Җил-каната оча ничек!..
Көзләремме Кышка уза, мизгел кичеп?
Гомер ага… Җиде Күкләр әмереме,
Олуг җиде Могҗизаның ул береме?..
«Алтын ява!» – дип сөенә бала-чага…
Сары яфрак бураннары… Гомер ага.


***
Язлар иле: чәчкә-гөлләр назда иде,
Саба җиле ал чәчкәне назлап сөйде.
Сөю бакчасына былбыл соңлап килде –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ! Соң инде.
Кар сулары, гөрләвекнең шат җырлары,
Керфекләренә чәчкәнең сибелә моңы:
Моңсу, тирән күзләрендә кичәр чорны –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ! Соң инде.
Көзге ачы җилләр ярсып яфрак коя,
Сары яфрак бураннары – эзләр җуя.
Күчмә кошлар: тавышлары сагыш җыя –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ! Соң инде.


Ачы мизгел
Ак мамык шәлгә уралып,
Йөгерә җәяүле буран.
Җил капкада адашкан җил,
Колак салып тыңлый урам.
Укучыларыбыз иҗаты
184
Тәрәз янында карт ана.
Тәрәз төбендә шәм яна.
Көтә ана йөрәк нурын –
Бөркеткә тиң газиз улын.
Яу узганга озак еллар,
Еллар – маңгайдагы сырлар,
Күзләрдәге ачы моңнар,
Йөзләреннән качкан нурлар.
Һәр төн сакта ялгыз ана,
Чү, капканы кемдер кага.
Ашыгып чыга ихатага,
Тизрәк-тизрәк җил капкага!
Бер атлый да бер сөртенә,
Сизми ана кар көртен дә,
Аякларда сыңар ката,
Икенчесе читтә ята...
Өмет сүнгән, ачы мизгел –
Карлар сибә адашкан җил.
Көрт эчендә ялгыз ана,
Ә читтәрәк –
Тәртәләре каерылган
Атсыз чана.


***
Бөреләр – яшькелт биләүдә –
яз – эргәдә…
Өрфия биләүне сүтеп
әйләнер чәчкә-гөлләргә.
Җимеш төшәр…
Кояш Нурында алланып,
тулып пешәр…
Кемнәр өзәр?