Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа заманның бәхет өчен көрәшүче каһарманнары

Кем көймәсенә утырсаң...

Зиннур Хөсниярның 2012 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Кичү» дип аталучы китабы шушы исемдәге хикәя белән ачылып китә.

«Кичү» – әдипнең үз эченә символик образларны җыйган, Нух пәйгамбәр турындагы дини риваятькә аллегорияләргә һәм катлам- катлам аллюзияләргә: узган гасырның җитмешенче елларында Татарстанда булган тарихи фактларга, тагын да киңрәк алганда, илнең Совет чоры үткәненә корылган хикәясе. Хикәянең беренче җөмләләреннән үк без ниндидер шом булачагына ишарә укыйбыз. Автор дулкыннарны сурәтләүгә багышлаган кызыл юлда (гомумән, Хөснияр прозасында табигать күренешләрен психологик кичерешләргә метафора итеп куллану еш очрый) әсәрнең киеренкелеккә корылачагын искәртеп куя. Аның дулкыннары өере белән йөри, алар «комлы ярны» «авызларын чапылдата-чапылдата ашыйлар», «кимерәләр». Автор сурәтләгән чынбарлык картинасы мондый: Зур Су астында калган кара туфраклы җирләр, авыллар, зиратлар. Зур Су яр читенә чыгарып ташлаган бихисап мәет сөякләре. Болар барысы да узган гасырның алтмыш-җитмешенче елларында Татарстанда төзелгән ГЭСларга турыдан-туры ишарәләр, хикәянең бу катламында авторның ни өчен әрнүен аңлау кыен түгел.

Көймәгә утырып, Зур Суның аръягына чыгарга тиешле берничә кеше: Мөхәммәт атлы малай, аның әтисе, Мулла бабай, Хуҗа һәм аның Ярдәмчесе, Капчыклы карт һәм Көймәче карт. Менә алар, ниһаять, көймәгә утырып, ишкәк белән ишә-ишә юлга кузгалалар. Шушы урында укучы үзеннән-үзе реаль чынбарлыктан символик яссылыкка күчә, әсәрне кабул итү һәм интерпретацияләү процессы һәр укучының субъектив багажыннан чыгып билгеләнә башлый. Постмодерн әдәбиятындагы авторның үлеме турында сүз йөртеп булмаса да, биредә иҗади интерпретация өчен урын күп кала.

Мәсәлән, хикәя каһарманнарына исем биргәндә, язучы аларны кеше исемнәре белән атамый, ә аларның социаль чыгышларына төртеп күрсәтә. Бары тик бала гына Мөхәммәт атлы малай булып йөри, бала образы алга таба да һәрвакыт диярлек шушы өч сүз белән аталып бара. Беләбез: Мөхәммәт татар укучысы өчен гади исем генә түгел, әгәр дә ул әдәби әсәргә килеп керә икән, укучы аңында шунда ук Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) белән бәйле ассоциацияләр килеп туа. «Кичү» хикәясендә исә автор бу исемне очраган саен Мөхәммәт атлы малай дип кабатлап, укучының игътибарын махсус шуңа юнәлтә дә кебек. («Терсәк сугышы» роман-дилогиясендә дә Мөхәммәт исеменә автор шушы ук йөкләмәне бирә.) Бу образ – киләчәк һәм өмет. Мөхәммәт атлы малайның әтисе образына автор гади кеше – ил терәге дигән мәгънә сала. Илгә авырлык килгән вакытларда гадиләр бөтен авырлыкны киләчәк хакына үз иңнәренә алалар, давылда да, чоңгылга эләккәндә дә ярсып-ярсып ишкәк ишәләр. Ә тыныч вакытта алар урынын Хуҗалар ала – гади кеше алардан үзенә тиешле «яңа трактор»ны да сорап алырга кыймый.

Хикәядә Хуҗа һәм аның Ярдәмчесе образларын бер-берсеннән аерып карап булмый диярлек. Әлеге Зур Суның һәм аның астында калган биләмәләрнең Хуҗасы үзенең кыяфәте (күн тужурка кигән, төн йокыларын калдырып, Зур Суны барлыкка китерәм дигән хыялы артыннан чабып, маңгай чәчләре пеләшләнгән) һәм холык-фигыле (халык алдында нотык тотарга һәм алкышларга күнеккән) белән Советлар илендәге гадәти, типик номенклатур чиновникны хәтерләтә. Ул коммунист, үзе бөек дип санаган хыялларга иман китергән, шул хыялы хакына ата-бабасыннан, туган нигезеннән ваз кичкән кеше, җае чыккан саен дәһрилеге белән мактанып, күкрәк кага. Укучы автор сурәтләүләреннән Хуҗаны образ буларак күз алдына китерә алса, аның Ярдәмчесе – үз йөзе булмаган, абстракт бер фигура булып кына гәүдәләнә. Кирәк икән, аны Хуҗаның Күләгәсе итеп тә интерпретацияләргә мөмкин. Чиновникларның ярдәмчеләре, гадәттә, Хуҗаның давыл, чоңгыл белән көрәшкән вакытта «Аллам!» дип Аллаһка мөрәҗәгать итеп ярдәм сораганы өчен, исән-сау котылып, ярга чыккач, Ярдәмчесеннән куркуы үз күләгәсеннән дә куркып яшәүче чиновник образын төсле буяулар белән куерта гына. Шул ук вакытта Хуҗа-Ярдәмче парлы образлары – бербөтен (Патша-Вәзир образлары бигрәк тә Шәрык әдәбиятында киң кулланыла). Бер мизгел эчендә аларның урыннары алышынырга мөмкин («Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит»).

Мулла бабай, Капчыклы карт, Көймәче карт – болар ил агалары, аксакаллар. Халык рухын, тормыш нигезен иңнәрендә тотып торучы өч кит. Көймә исә татар әдәбияты, гомумән, дөнья әдәбияты контекстында тормыш итүне күз уңында тота. Нух пәйгамбәр көймәсе һәрбер диндә бар, шуңа күрә дә әдәбият-сәнгать дөньясына аның аллегорик образ буларак кереп китүе табигый. Без караган хикәядә дә Зур Суны кичәр өчен автор көймәгә бер-берсенә охшамаган төрле катлам кешеләрен утырта. Аларның барысын да диярлек, Капчыклы карттан кала, бер максат берләштерә: Зур Суны кичеп Зур Җиргә чыгасы бар. Зур Су, Зур Җир – боларның баш хәрефләрдән язылуын авторның аларга метафорик мәгънә салуы дип аңларга кирәк. Әмма Зур Су дини риваятьтәге туфаннан аермалы буларак – ясалма, аның холкын, нәрсәгә сәләтле булуын әле берәү дә белми, алдан күрә алмый, моңа кадәр булдырып караганы юк. Аның каравы әледән-әле зыянын күрә тора: Зур Су яр читенә бихисап мәет сөякләрен юып чыгара. Алар – ата-бабаларның сөякләре.

Зур Суны кичкәндә, көймәдәгеләр давылга эләгә, өстәвенә турыдан чыгып, чоңгылга туры киләләр. Давылны, әгәр аны татар әдәбияты контекстында карасак, ул безгә Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре аша таныш («Чыкты җилләр, / Купты дулкын...»). Ул үзгәрешләргә, ил өстенә килгән авырлыкларга ишарә булып та аңлашыла. Дәрдемәнд шигырендә «җан сорап» упкын тартса (дәһшәтле көрәш елларында корбаннар котылгысыз рәвештә булмый калмый), биредә – чоңгыл. Ул корбан сорый һәм ала. Нәкъ чоңгыл турысында Капчыклы бабай таш тутырган капчыгын муенына асып суга төшә – ул туган авылының зираты урынын алдан чамалап куйган, мәңгелеккә шунда калуы икән...

«Кичү» хикәясе беренче карашка уңай тәмамлана: давыл тына, безнең каһарманнар Зур Суны исән-сау килеш кичеп чыга. Ләкин беренче кызыл юлдагы шом, киеренкелек тудыра торган җөмлә шул килеш кабатлана диярлек: дулкыннар нәкъ элеккечә тәмләп-тәмләп яр кырыйларын кимерүен дәвам иттерәләр. Әйе, давыл тынды, тормыш элекке тыныч хәленә кайтты, ләкин безнең каһарманнарны Зур Су үзгәртә алмады. Аларның һәркайсы үз хакыйкатенә, үз иманына тугры калды. Хәтта ки үлемнән курыккан мизгелләрендә вәсвәсәләнеп алган Хуҗа да (аның кичерешләре аң агышы алымы аша күренә) үзенең ваклыгын аклардай сәбәп уйлап чыгара алды. Бары тик Мөхәммәт атлы малай гына иман турында алга таба уйлаячак әле, дигән өмет бар, чөнки көймәдә вакытта ул үз-үзенә «Иман нәрсә ул?» дигән сорау куеп, бу аңа җавап таба алмаган, сорау ачык калган иде. Шул рәвешле, Зиннур Хөсниярның «Кичү» хикәясен XXI гасыр татар авангард әдәбиятының бер үрнәге итеп карый алабыз. Хикәя халкыбызның үткәнендә булган мәгълүм бер чорны аңларга, бәяләргә омтылыш буларак кабул ителә. Әдипнең мондый жанрда иҗат ителгән башка әсәрләре кебек үк (мәсәлән, «Гарасат» романы), әлеге хикәя дә татар әдәбияты киштәсендә үзенең лаеклы урынын били.

Кем кемнән көлә?

Зиннур Хөсниярның «Трагедиягә ике билет» хикәясе натурализм юнәлешендә язылган. Тәгаен географик нокта (сыраханә, Камал театрыннан юл аша фатир, театр, Кабан күленең аръягы), сурәтләнүче дөньяның матурлыкка дәгъва итмәве, киресенчә, каләм яктысының махсус тормыш төбенә, караңгы якларына юнәлтелүе, упкынның тирәнлеген күрсәтү өчен сыраханәгә театрның каршы куелуы, объектив чынбарлыкның репортёр-фотограф кебек кәгазьгә төшерелүе, каһарманнарның физиологик җитешсезлеге, нәселдән килә торган сәрхушлеге, мохит йогынтысы һәм, ниһаять, авторның хикәягә исем бирүдән кала (әсәрнең метафорик мәгънәле исемендә аның бәясе чагыла), үзе тасвирлаган мохиткә симпатиясе дә, антипатиясе дә булмавы – болар барысы да хикәяне натурализм элементлары белән баета.

Кыска гына хикәядә тасвирланган сәрхушлек проблемасына тәнкыйди караш укучы аңында үзеннән-үзе формалаша. Әсәр каһарманнарының тормыш төбендә кайнауларыннан тәм табулары, тәрәзә пыяласы аша күренеп калган театр тамашачыларыннан төкерек чәчә-чәчә көлүләре – болар барысы укучы күңелендә җирәнү уята, каһарманнарның кайчан да булса матурлыкка омтылачагына өметсезлек тудыра. Чөнки хикәя каһарманнарын үзләрен уңайлы хис итә торган зонадан чыгарга мәҗбүр иткән өч тәңкәлек театр билетлары – алар өчен форсат иде. Алар бу форсаттан файдаланмады, киресенчә, билетлар бу сәрхушләргә тагын да төпкәрәк төшү өчен коралга әверелде: алар билетларын сатып, аракы алып эчте.

Башлангыч чорында романтик рухлы повестьлар язган Хөснияр иҗатында натурализм буш урында гына барлыкка килми, билгеле. Татар язучысы буларак, әдипнең һәрбер әсәре үз халкы өчен генә якын, аңлаешлы булган милли кодларга корылган. Татар милләтенең рухын саклаучы авыллар темасы булсынмы, шәһәрдә яшәүче халыкның әхлакый йөземе – милләтнең асыл кыйммәтләрен астын-өскә китереп ташлаган замана җилләренә әдип битараф кала алмый, аның әсәрләренә публицистик аһәңнәр дә килеп керә. Социаль мохиткә язучы каләменең җавабы шундый: ул натурализмга мөрәҗәгать итә. Һәм оттырмый. Әлеге әдәби юнәлеш теоретикларының берсе Эмиль Золя сүзләре белән әйткәндә, «натуралистик хәрәкәт, кирәк икән, һәр заманда булган».

Мелодрамалар нәүбәте

Зиннур Хөсниярның татар әдәбияты мәйданына романтик әсәрләр язучы буларак килеп керүен искәрткән идек. «Зөләйха кыйссасы» повесте белән ул татар укучысына үтә дә якын Зөләйха һәм Йосыф исемнәрен кулланып, ләкин татар әдәбияты өчен яңа темага мөрәҗәгать итеп, мәхәббәт турында яңа заман әсәре тудырган иде. Алга таба әдипнең каләме 90нчы елларга кадәр СССРда идеологик сәбәпләр аркасында киң таралмаган жанрга – күбрәк хуҗабикәләргә арналган мәхәббәт прозасына мөрәҗәгать итә башлый. Ләкин халыкта «мәхәббәт романнары», «сабын операсы», «хатын-кыз романнары», «алсу әдәбият» дип йөртелә торган жанр татар дөньясы өчен, беренчедән, әхлакый-тәрбия нормалары күзлегеннән караганда ят; икенчедән, бездә һәрбер язучы нәкъ шушы жанрга скептикларча мөнәсәбәт саклый. Андый әсәрләр «бер көнлек» дигән тамга белән бәяләнеп, һәр язучы аларны өч көн саен берне «шапылдата» алам дип саный. Шуңа да бездә бу жанр төре чиста формасында әдәби процесска яраклашып кереп китә алмады. Аларны мәхәббәт романнары дип атаудан бигрәк, мәхәббәт турындагы әсәрләр, дип әйтү дөресрәк булыр. Әмма укучыда мондый әсәрләргә ихтыяҗ бар, алар, бәлки, җитди әдәбиятка җирлек тә әзерли торгандыр. Ихтыяҗ бигрәк тә яңа заманда ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә турындагы әсәрләргә заказ бирә. Хәзерге заманда зур шәһәрдә (Зиннур Хөснияр прозасындагы каһарманнар – башлыча Казан һәм Татарстанда яшәүче кешеләр) мәхәббәт кагыйдәләре нинди? Яңа заманда ир кеше үзен ничек тотарга тиеш, хатын-кыз нинди булырга тиеш? Хыянәт, тугрылык мәсьәләләре ничегрәк тора? («Кара йөзләр», «Ай тотылган төндә»дән соң бер гасырлык гомер узды). Әлбәттә, бу турыда рус теленә тәрҗемә ителгән Көнбатыш әдәбияты, рус әдәбияты бар, практик психология буенча китаплар, гламур журналлар боларны чәйнәп бирә, өстәвенә тәүлек әйләнәсенә күрсәтелә торган телесериаллар да шуңа корылган. Ләкин татар әдәбиятында бу жанрда сыйфатлы итеп язылган әдәбият сирәк очрый, кәгазь тышлыкка төреп бастырылган романнар юк диярлек.

Зиннур Хөсниярның мәхәббәт турындагы мелодраматик характердагы хикәяләрен нәкъ шушы киштәгә урнаштыру дөрес булыр. Аның кискен борылышларга бай сюжетлы хикәяләре психологизм элементлары белән үрелеп бара. Кайберләренә әкият формасында интертекст килеп керә («Әкият һәм хикәят», «Күкеле сәгать»), кайберсе ырым-ышануга нигезләнгән интригага корыла («Айның туган-тумачасы юк»).

Әдипнең мәхәббәт прозасындагы хатын-кызлар гадәти булмаган гүзәллеккә ия. Әйтерсең лә алар журнал тышлыгыннан төшкән, тирәнрәк казысаң, андый образлар чыгышы белән тылсымлы әкиятләрдән үк килә. Европа халыклары укый торганнарыннан, чөнки Хөснияр хикәяләрендәге гүзәлләр чыгышлары белән Шәрыктан түгел, ә сары чәчле, ак тәнле, зәңгәр күзле. Алар – «Йокыга талган гүзәлкәй» әкиятендәге кыз архетибы. Алар шулай ук гүя йоклый, еш кына бәхетсез яки тормыштан канәгать түгел, йә булмаса чын мәхәббәт булмаудан тилмерә. Чын мәхәббәт утларында бары тик Шаһзадә генә яндыра ала, ә безнең гүзәлләргә тиң булырдае – юк. Алай гына да түгел, хикәяләрне уку барышында нәкъ менә шушы матурлыклары аларга бәхетле булырга комачаулый, дигән фикер дә ояларга өлгерә укучы күңелендә. Янәсе, гүзәл хатын-кызларның бай рухи дөньясын күрергә теләүче ир-егетләр аз, моның өчен ир-егеткә йә сукыр булырга («Тупыл мамык очыра»), йә хатын-кызга ниндидер кискен адымнар ясарга кирәк («Ак болыт күләгәсе»). Үзенең Шаһзадәсен табу өчен, гәрчә ул янәшәсендә яшәп яткан ире булса да, гүзәл хатын-кыз «җиде тау кичә, җиде диңгез аша үтә», ягъни аның рухи дөньясында шуңа тиң кичерешләр булып уза. Бу драматизмны язучы шушы гүзәлләрнең эчке кичерешләрен тасвирлау, аң агышы алымнары аша бирә. Антураж ролендә еш кына – шәһәр фонындагы табигать тасвирлары. Гомуми күренештән аерып билгеләнгән шушы табигать хикәядәге психологизмны тирәнәйтергә ярдәм итә. Зиннур Хөснияр хикәяләрендә персонажларның диалоглары еш кына эчке сөйләм белән параллель бара, эчке сөйләм кычкырып әйткән сүзләргә капма-каршы мәгънәдә була. Әдип шушы алым аша хәзерге замандагы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигатен ача.

Әдипнең мәхәббәт турындагы хикәяләре социаль мохит белән кисешми диярлек, әсәр каһарманнарының кайсы катлам кешесе, кайсы һөнәр иясе булуы кайчак ачыкланмыйча да кала, чөнки укучы өчен бу мөһим түгел, аңа ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр моделен күрү, аны үзеңә «киеп» карау мөмкинлеге әһәмиятлерәк. Аларда жанрга хас булган кинематография алымнары, хәзерге заманның көндәлек картинасын тудыру, вакыйгалар динамикасы аермачык билгеләнә. Шулай ук бәхетле финал яки, хәзергечә әйтсәк, хэппи энд – мәҗбүри. Хөснияр хикәяләрендә исә персонажлар тормыштагы киртәләрне түгел, ә эчке дөньяларындагы психологик киртәләрне җиңеп яки хаталарыннан сабак алып бәхеткә ирешәләр. Шушы үзенчәлекләр әдипнең хикәяләрен мәхәббәт романнарына якынайта. Алардан аермалы буларак, Хөснияр хикәяләре күңел ачу, вакыт үткәрү, эч пошканны басу хасиятен алга сөрми.

Шул рәвешле, Зиннур Хөснияр прозасы төрле жанрларны колачлый, әдәбиятның төрле юнәлешләренә мөрәҗәгать итә, автор үзе яшәгән заманга үз бәясен бирә, моны төрле калыпка салып, укучы хөкеменә тапшыра. Укучы әдип әсәрләрендә үзен яки каршы йортта яшәп ятучы күршесен таный, чөнки аның каһарманнары – яңа заманның бәхет өчен көрәшүче шәхесләре.