Логотип Казан Утлары
Кыйсса

ТӘХЕТСЕЗ ПАТША

КЫЙССА
Беренче баб. Ки Мономах бүреген!
Бикбулат1, мөкиббән китеп, озак кына тәхетне күзәтеп торды. Шә-әп, каһәр!
Шәп кенәме, искитәрлек. Күр, нинди затлы, алтын-көмешләре генә дә казна
мирасына тиңдер. Ә никадәр энҗе-мәрҗән? Үзе биниһая зур, буй җитмәстәй
биек. Һәм дә, ни гаҗәп, шыксызның-шыксызы, җансыз.
Җансыз нәрсәләрнең дә җаны була икән ләбаса. Үзенең айбалтасын гына
ал. Кәкшәеп беткән, чүплеккә генә тондырасы, юк, кулы бармый, сабын гына
да берничә тапкыр алыштыртты инде. Чөнки орышта ул аның иң ышанычлы
дусты. Айбалта әйтерсең лә уй-гамәлен алдан белеп тора, һәр ыргым – нәкъ
урынына барып ята.
Тәхетнең җаны исә Иоанн Васильевич калебендә булган икән. Хак, әйбергә
җан иңсен өчен, аның ияле булуы шарт. Әнә ич, Иоанның урынына арт сынын
җәеп җибәрүе була иде, тәхет гөлт итеп китә иде, мәһабәт, горур, тәкәббер
төс ала иде.
Ә бүрек? Таҗ урынына киярдәй бүрек тә бик хикмәтле дан-дәрәҗә билгесе.
Шөһрәте Византиянең мәгърур җиһангиры, император Константин Мономахка
барып тоташа. Бүрек – яраткан кияве, Киев Русенең олуг кенәзе Владимир
Всеволод улына истәлекле бүләге. Ул аны үзенеке үрнәгендә тектерә.
– Чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә, олы бәйрәмнәрдә һәм дә илкүләм
рәсми тантана-шау-шуларда син бәгъзеләрдән аерылып торырга тиеш, – ди
император, – бүрек биләгән урыныңның бөеклегенә дә саллы ишарә булыр.
Мономах бүреге тәхеттән дә зиннәтлерәк. Саф челтәр алтыннан филигран
ысулы белән эшләнгән. Өслегендә йолдызлы күкне хәтерләтеп, фирәзә-
зөбәрҗәт якутлар җемелдәшә. Нәкъ очына кечкенә тавык тәпие сыман тәречек
беркетелгән. Чит-читләре кеш тиресеннән җыелган кырпу белән камаулы.
1 Чукынчык исеме – Симеон, чын аты – Саин-Булат. Тарихка атасының исеме, Бекбулатович булып кереп
калган. Укырга кануни булсын өчен Бикбулат дип алынды.
Марат ӘМИРХАНОВ (1933) — прозаик; «Таш һәйкәл», «Тәкъдир», «И кылган догам минем»,
«Дөя муены» һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган «Үрбәт
ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнары белән таныш. Казанда яши.
10
Чын илһами җәзирә2. Аны күрүгә, кара халык киселгән курадай җиргә ава,
ырулыларының биле бөгелә.
Владимир әлеге тылсымлы бүләккә лаек зат була. Русьнең бөтенлеге хакына
хәтта туганнары Ярослав һәм Юрий белән кылыч чәкештерүдән дә тартынмый.
Зур гыйлем иясе. Аның канатлы җөмләләре халык телендә хәдис урынына
йөри. Иоанн да кәефле чакларында олуг кенәзнең бер әйтемен бик еш кабатлый.
– Хатыннарыгызны яратыгыз, әмма дә ләкин аларга үзегездән өстен торырга
ирек куймагыз, – ди күзләрен шукландырып, – бу мәшһүр Владимир кенәз
васыяте.
Кенәз, чыннан да, әлеге мәсләктә җик чиккән, күрәсең. Шулай булмыйча,
хатыннарын бияләй урынына алыштырган ич. Аларга өстәп, ун дистәдән артык
кәнизәк тә тоткан. Менә ичмасам гайрәт?! Этеп еккан, тартып торгызган. Ә
без... тьфү-тьфү... Бу хәтта итәк колы Иоанн кулыннан да килми.
Булган заманында егет солтаннары!
Шамакай үзенә-үзе ямь табып, көлеп җибәрде. Бикбулат та уй-
хатирәләреннән арынды. Бармаклары гына аны тыңламады, бүрекнең ян-
яктагы элмәләренә кагылып узды. Бүлмә эченә аһәңле моң таралды.
– Зең-зең-зең...
Мондый саф-пакь челтерәү белән асылташлар гына челтери. Җир-ана бу
саз җырын аларга миллион еллар дәвамында сеңдергән.
– Әстәгъфирулла!
Бикбулатның авызыннан адашкан коштай намәкъбүл3 сүз очып чыкты.
Вакыт-вакыт ата-ана каны шулай искәрмәстән бәргәләнеп куя. Хәлбуки,
муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде.
Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай
булмыйча, ул – татар ханы, кыйбласы – Ислам. Мөселманлыгы Русия белән
мөнәсәбәтләрдә дә һичнинди кыенлык тудырмады. Алай гынамы, Касыйм
тәхетенә Иоанн патша ярдәме вә фатихасы белән утырды ул. Аралары яхшы,
җил дә үтәрлек түгел. Ханлык Русия карамагында саналса да, күп нәрсәне
хан үзе теләгәнчә хәл итә. Фәкать дипломатия, сугыш-орыш өлкәләрендә генә
мөстәкыйльлеге чикле. Ләкин воевода сыйфатында гаскәр тота, турыдан-туры
чик низагларында катнаша.
Соңгы ике-өч елда менә Ливония сазлыкларында җәфа чигәләр. Шведлар
белән алманнар иснәшеп алгач, хәлләр тагын да кискенләште. Иоанн Раштуа,
изге бәйрәм вакытында, сөңгеләрне җиргә кадау урынына, Виттеншейн
кирмәненә һөҗүм итеп, каршы якны тезләндерергә тырышып караган иде дә,
барып чыкмады. Кагыйдә бозуны Күкләр дә ошатмады, күрәсең, иң якын һәм
иң ышанчлы әшнәсен – Малюта Скуратовны югалтты.
Котырып та карады мәгәр. Барча әсирләрне күз алдында дөрләп янган
учакка тереләй ташлатты.
– Кайчагында качу – җиңүгә юл ачу. Мин сиңа шундый җай бирәм. Бел,
бу җан бәрабәре, – дип, үзе урынына Бикбулатны калдырды да гарьлегеннән
Мәскәүгә кайтып китте.
Патшаны Мәскәүдә дә яман хәбәр көтеп тора иде. Казан төбәгендә чуалыш
башланган. Тәки баш бирергә теләми бу котырык канлы басурманнар. Әле
күршеләрен дә үз якларына аударганнар. Аларга иш булып, чирмешләр, арлар,
әкәйләр дә бунт күтәргән. Хәл мөшкел. Казан китсә, Рәсәй таркала. Чөнки
2 Җәзирә – утрау.
3 Намәкъбүл – кабул ителмәстәй.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
11
Казанга Себере дә, Әстерханы да, Нугае да иярәчәк. Ә бу шведлардан солых
сорарга туры киләчәк дигән сүз. Шунсыз Казанга гаскәр җибәрү мөмкинлеге
юк.
Бикбулатка да дөнья арты белән борылды. Илчеләрне көткән арада шведлар
Лода шәһәре янында искәртмәстән генә ташланып, бар мал-мөлкәтләрен,
корал-утчагырларын талап алдылар, хәтта байракларын да кулларына
төшерделәр. Гаскәр бүре кергән сарык көтүедәй чуалышып бетте. Үзе дә аздан
гына әсирлеккә эләкмәде.
Мондый фаҗигагә юлыккан воеводалар, гадәттә, үз-үзләренә кул салалар.
Ләкин Бикбулатка бу адымга барырга ирек бирмәделәр, җавап тотарга Мәскәүгә
алып кайттылар.
– Синең урының – дар агачы, – диде Иоанн үтергеч карашы аша, – дар агачы!
– Мин җәзаңа әзер, государь! – диде Бикбулат, – минем гомер – чүп, син
генә исән-имин бул.
Иоанның йөзенә мыскыллы елмаю ятты.
– Хитёр, басурман, җиңел котылмакчы, – диде, күзләрен чекерәйтеп, – әгәр
мин сиңа гөнаһыңны ярлыкарга, хыянәтле гамәлеңне юарга ирек бирсәм, ни
әйтерсең?
– Ихтыярың, государь.
– Хәзер үк Кушалинога чыгып китәсең, анда сине архимандрит көтеп тора.
Хәзерендә бердәнбер таянычың – православие! Аңладыңмы?
Бикбулатның теле аңкавына ябышып катты, сүзсез калды. – Ишетмим!
– Аңла-а-а-дым...
– Аңласаң, бар, ычкын!
Чиркәү хәлләреннән айнып, аз-маз тынычлана төшкәч, Бикбулатны янә
патша каршысына китереп бастырдылар.
Иоанн бөтенләй башка иде, йөзе кояштай балкый.
– Симеон туганым, мин сине дөньядагы иң хак, иң гадел дингә, христиан
диненә күчүең белән чын күңелемнән котлыйм, – диде, күз яшьләрен яшермичә,
– сине минем белән бергә Иисус Христоска баш июче кол Епафрас та сәламли.
Ходайга дан булсын!
– Амин! – дип хуплады Бикбулат диндәшенең котлавын.
– Инде икенче бүләгем, – дип, җиңелчә генә чәркәсен иреннәренә тигезеп
алды Иоанн, – белеп тор, мин княгиня Анастасияне Казан ханы Александр
Сафагареевичка тәгаенләп торган идем, кызганыч, Ходай гомерен алды,
ярата идем үзен. Сез охшашкансыз. Яшьтәшләр дә. Шуңа күрә сине дә үз
иттем.
– Мин Үтәмешгәрәй ханны ишетеп кенә беләм, – диде Бикбулат.
– Александр, – дип төзәтте аны Иоанн.
– Әйе, әйе, Александр.
– Икенче бүләгем, – диде Иоанн, учларын угалап, – кыскасы, мин сиңа
Рәсәйнең иң чибәр, иң бай, иң абруйлы туташын никахларга карар кылдым.
Җитәр мендәр кочып ятарга.
– Баш өсте, падишаһым.
Бикбулатның селәгәйле иреннәре Иоанның укалы итәгенә беректе.
– Ләкин дә...
Тәхет иясенең кашлары иске чүпрәк сыман борын өстенә җыерылып төште,
күзләренә ахак кунды.
– Нәрсә?!
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
12
Бикбулат – мөселман тәрбиясе алган кеше. Аның өчен гаилә кору дин
алыштырудан да өстенрәк.
– Җә, әллә карышмак буласыңмы? – диде Иоанн.
– Алла сакласын...
– Соң, шулай булгач...
Бикбулат төкереген йотып куйды да, җанын учына йомарлап, ата-бабадан
килгән табигый сәләтен иреккә чыгарды. Куян кебек һаман үз күләгәңнән
куркып яшәргә ярамый ич инде, чыңгызлы лабаса ул.
– Наян кеше – шаян кеше, астан чыгар чаян теше, ди, падишаһым, рөхсәт
итсәң дә, итмәсәң дә, бер гыйбрәтле мәзәк сөйләп алыйм әле, – диде, – чөнки
бу синең тәкъдимеңә җавабым.
– Җә...
– Туган җирем Әстерханда булган хәл бу, – дип хикәяләргә кереште
Бикбулат, батыраеп, – бер дәрәҗәле вә хәлле морза кешегә яучы килгән.
Морза җавап бирергә ашыкмый икән.
– Морза кем, нигә дәшмисең, урыны менә дигән, егете затлы, әллә мәһәрен
азсынасыңмы? – дип сораган яучы.
– Алай да димим.
– Соң, сәбәп нәрсәдә?
Морза ык-мык итеп торган да:
– Кызым матур, янымда гына тотасым килә, – дигән.
Кәләшне бик чибәр дисең бит, падишаһым, Әстерхан морзасы шикелле
хурга калмабызмы?
– И, ертлач, кәләшеңне тәгаенләгәнсең, димәк ки, әйт, кем ул? – дип карап
бакты Иоанн әңгәмәдәшенә.
– Мин аны күреп кенә калдым, әле кемлеген дә ачыкламадым...
Бикбулат яшертен генә йодрык сугышларына йөри иде. Яшьтән көрәш
белән мавыкты, билбавы каты иде шаһзадәнең, күпләр еш кына аның белән
кабырга хисабына бил алыша иде.
Йодрык сугышы – кара халык уены, анда затлы ыру вәкилләре ачыктан-ачык
катнашмый. Бикбулат исә йөз-кыяфәтен үзгәртә. Тамашадан ул чын йөрәктән
кәеф-сафа корып, тәннәрен язып кайта.
Үктәбернең урталары иде. Елгалар инде бөтәш. Бала-чага боз өстендә чыр-
чу килә. Мәскәүнең кантарлы катканак урамнарын, карачкы сыннарына охшап
калган шәрә агач куакларын яктыртып, кары да төшкәләп тора.
Тамашада катнашучылар да, күзәтүчеләр дә күп иде.
– Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик, хәләл күкрәк көчләре, – дип, шат күңел
белән башлап җибәрде бәйгене идарәче түрә.
– Хәрәмчегә ун камчы, – дип өстәде булышчы.
Шунда ук төп әмер яңгырады.
– Кара-каршы тезелешеп басыгыз!
Бикбулатка үзеннән бер башка биегрәк кеше туры килде. Гәүдәсенә
караганда, көч-куәте чамалы булырга охшый. Куллары тез астына ук төшеп
тора торуын, әмма җилкәсе тар. Мондыйларның егәре, гадәттә, озакка түзми.
Тик бу әле тәүге тәэсир генә, гөман еш кына дөреслеккә туры да килеп бетми.
Аннан китереп, бу бит татар көрәше түгел, өер белән өер орышы, буталышып
бетәсең, йодрыкчылар да алышынып кына тора.
Һөҗүмне көндәше башлады. Тәҗрибәле, күрәсең, араны тота, якын
җибәрми, озын кулның шул ягы уңай бит аның.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
13
Башкалар да тукмашырга кереште, дөп тә дөп. Һәр ыргым сүз белән
ныгытыла. Минут эчендә мәйдан күп катлы әче урыс матына уралды.
– Анаңны...
– Мә, тот...
– ...кабер тактагызны...
Бикбулат сүгенә белми, тойгысын ымлык ярдәмендә генә белдерә.
– Һоп!
– Әһә!
Юраганы юш килде, дөрестән дә, озын кулның селтәнүе озакка бармады,
хәлсезләнде. Бикбулат, җаен туры китереп, тегенең култык астына керде дә
ике-өч омтылуда егып та салды. Аннан орыш кагыйдәсенә туры китереп,
күтәреп тә торгызды. Көндәше исә, һич көтмәгәндә, яшелле-зәңгәрле тавышы
белән сөрән салды:
– Хәрәм! Хәрәм!
– Кисәтү белән чикләнәм бу юлы, кабатланса – җәза, – дип, идарәче түрә
боерыгын да чыгарып куйды.
Бәхәсләшүнең фәтвасе юк иде, Бикбулат янә һөҗүмгә ябырылды.
Монысында үзе кебек төптән юан, бакыр чәчле орышчыны сайлады. Тиң
көрәшче белән көч сынашу күпкә һиммәтлерәк ич.
– Һоп!
Бакыр чәч: «Чыккан җиреңә кертәм мин сине», – дип, алдан ук куркытып
куйды.
Бикбулат тегермән куласасыдай бөтергәләнде, корбанына ташланган
бөркеттәй һөҗүм арты һөҗүм ясады, тик теләгенә ирешә алмады, бакыр чәч
аннан күпкә өстен иде, сирәк суга, әмма берәгәйле суга. Чираттагысында шулай
итеп тондырды, явыз, Бикбулат мәтәлгәнен дә сизми калды.
– Аһ...
Бикбулатның борыныннан кан китте. Шул сәбәпле, көрәштән дә
читләштерделәр.
Әлегәчә мондый хәлләргә юлыкканы юк иде, җәрәхәт алучыларга ярдәм
итү белән хатын-кызлар шөгыльләнә икән. Аны шулар кулына тапшырдылар.
Монысы инде икеләтә хурлык иде.
– О-о-о, тагын бер баһадир!
Бикбулат чигенү ягына талпынып караган иде дә, туташларның бер татлы
тавышлысы юлына аркылы төште.
– Әй, камыт аяк, кыенсынма, әйдә, түрдән уз, без кеше ашамыйбыз, – дип
култыклап ук алды.
Бикбулат бурлаттай кызарып чыкты. Кызга җитә калды, отыры ирештерде.
– Оялчан егет яр тапмас, ди, их, камыт аяк, үзең көрәшче...
Бикбулат күз очыннан гына кызга бакты.
Ир-егеткә гашыйк булу өчен мизгел дә җитә, ди. Шушы керфек җилпенгән
бер арада Бикбулатның эче-тышы кайнар ялкынга төренде. Туташ хәзерендә ул
аралашкан мохит затларыннан төбе-тамырыннан аерыла иде: дала кылганыдай
аксыл-саргылт чәч, кыйгач каш, зәңгәр күз. Бит очындагы мәхәббәт уемы үзенә
бер сөйкемлелек биреп тора.
Бикбулатны чибәркәй әсир итте. Ләкин ул – хан, воевода. Аңа үз тиңе фарыз.
Урам кызлары никадәр генә ымсындыргыч матур күренмәсен, иш була алмый.
Кыз ул арада, ачыттыра-ачыттыра, җәрәхәтенә чүпрәк кисәге каплады.
– Туеңа кадәр бөтәшер, борчылма, – диде, шундый ук уенчаклык белән, –
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
14
нигә дәшмисең, синең телеңне дә тешләткәннәр ахры, бәлки, әпәдер дә соң
әле, ә?
– Княгиня, безгә китәргә кирәк, вакыт чыкты, – дип мөрәҗәгать итте тәмле
телле туташка янындагы кулдашы, – өйдә ачуланырлар.
Княгиня?! Булмас ла, княгиня кара халык арасында нишләп йөрсен? Кием-
салымы да гадидән-гади. Хәер, үзе соң...
– Княгиня, кара әле, камыт аякның сакалы купкан ич, – дип пышылдады
гасәбә кыз, – әйе, купкан!
Княгиня авызыннан карагруһ – опричнина чорының иң хәтәр сүзе ычкынды.
– Хыянәт!
Бикбулат кыргый тай пырдымсызлыгы белән урыныннан купты...
Бикбулат шушы хәлләрне күңелендә яңарткан арада Иоанн-яучы бүлмәгә
кенәз Мстиславскийны чакырып кертте. Ул барысын да хәстәрләп куйган иде
инде. Бу шартларда чигенү юк, каршы да килә алмыйсың.
– Иван Фёдоровичның кулын үп, – диде Иоанн, урта бармагын тырпайтып,
– нәрсә баганадай катып калдың?
Бикбулат кына түгел, кенәз дә көрәк сакалын тырпайткан хәлдә уйга талган
иде. Патша төпчеге Анастасияне яучылый лабаса! Бер яктан, олы шатлык,
икенче яктан...
Мстиславский уенның очына чыгып җитә алмады.
– Киявең бывший басурман, әмма минем иң данлы воеводам, мөхтәрәм
хан, аксөяк, прошу любить и жаловать, – диде Иоанн.
– Татарин, колагыңа киртлә, – диде Иоанн, – Анастасиягә үземнең дә күзем
төшеп йөри иде, Александр хакын хаклап, авызымнан өзеп бирәм...
Бик хуп булыр иде дә бит, дип ачынып куйды Бикбулат. Аның каршында әле
һаман йодрык сугышы мәйданында ярасын дарулаган уенчак-көләч княгиня
басып тора иде.
Их, иреннәре өттергечтер, куллары йомшактыр, куены кайнардыр...
Анастасия белән очрашкач, ике күзе дүрт булды.
– Әстәгъфирулла!
– Нәрсә әйттең, аңламадым, – диде кыз.
– Юк... болай гына...
– Тукта-тукта, син соң теге Камыт аяк лабаса!
Княгиня рәхәтләнеп көлде.
– Хе-хе-хе...
– Хыянәтче, – дип авызын ерды Бикбулат. Ул үз хыялы белән патша
боерыгының тәңгәл килүенә чиктән тыш шат иде. Бу, һичшиксез, бәхеткә.
Иоанның һәр адымы үлчәнгән шул аның, бар гамәлен дә алдан күреп-белеп
башкара. Рәхмәтләр төшсен.
– Жәл, качып котылдың, – диде княгиня, сакчы күрсәтә иде сиңа ябышкак
сакалны.
Бу хәлләрдән соң ике ел вакыт үтеп китте инде. Балалары да туды. Евдокия
– тач әнисе, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары кыз.
– Княгиня, малай алып кайтсаң, миңа охшар иде, – диде Бикбулат, шаяртып,
– рөхсәт тә сорамадың.
– Анысы синнән тора инде, хан, – дип көлде Анастасия, – орлыгы нинди,
яралгысы шундый.
Бикбулат хәләлен шап-шап итеп сөеп алды.
– Татарин, дала гадәтләреңә бирелмә, өлешсез калырсың.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
15
– Үзеңне бел!
Дөрестән дә, княгиняның канында да татар бөресе шытым бирә иде. Ул
Казан ханы Илһам бине Ибраһимның бертуган энесе чукынчык Ходайкол
шаһзадәнең кызы Анастасия Мстиславскаяның оныкчасы иде.
***
Бүлмәгә тыны-өне бетеп, Борис Годунов килеп керде. Күзләре – маңгайда,
борын тишекләре чабыш атыныкыдай киерелгән, еш-еш сулый.
– Бу-у-у хак сүзме?
Бикбулат бу тәти егетне өнәп бетерми иде. Чөй сыймас һәр ярыкка борынын
тыга, чамадан тыш әрсез, кыланчык. Ходай ыспайлыкны да мул биргән: ыспай
буй-сын, ыспай төс-бит, ыспай сакал-мыек. Энәдән-җептән генә киенә, диңгез
артыннан килгән илчеләрдән ким түгел. Кыз-хатынга шундыйлар кирәк тә
инде, янында мәш киләләр. Ярый белә Годун, Иоанн үзе дә якын итә яшь
боярны.
– Нинди сүз? – диде Бикбулат, сорауның тәхеткә бәйләнешен белмәгәнгә
салышып, – аңлатыбрак сөйлә.
Әңгәмәне маэмай рәвешендә дүрт аякка мүкәйләп баскан Шамакай
өзде. Яннарына килде дә чабатадай зур теле белән Борисның итәген ялый
башлады.
– Кит моннан, ялмавыз! – дип, Годунов аны этеп җибәрде.
Шамакай, эт кебек чиный-чиный:
– Ха-ха, кемсә үзенә-үзе тибенә, ха-ха, мин син булып кына күрсәттем ич,
Алабай, Алабай – аргы якта ялагай, – дип такмакларга тотынды.
– Телеңә салынма, тинтәк, – диде Годунов, зәһәрләнеп, – күземнән югал.
– Алабай, Алабай – аргы якта ялагай...
Годунов соравына җавап алмыйча бүлмәдән чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Шамакай аны дуңгыз колагына охшатып йомарланган йодрыкларын селки-
селки озатып калды.
– Ай-һай телең, – диде Бикбулат, – чама белер идең.
– Ул ярпачка бу гына аз әле.
Бикбулат сүзне озынайтып тормады, күзләре янә тәхетне сыйпап узды. Бу
юлы тәхет Иоанн патша сурәтендә иде. Ирексездән тәннәре чымырдап китте.
Әйе, күпме бояр кан сыкты бу тәхет җирлегендә. Гөнаһсыз җөмлә өчен
дә башыннан язучылар булды. Бер мәҗлестә мөхтәрәм кенәз Дмитрий
Оболенский-Овечкин, ачуы чыгып, Фёдор Басманның колагына: «Без
патшабызга гадел вә саф гамәлләребез белән бирелеп хезмәт итәбез, ә син
тавыш-гаугаларың илә ярарга тырышасың», – дип пышылдаган, имеш.
Басман бу сүзләрне патшага җиткергән. Иоанн моны үзенә мәсхәрә дип
кабул иткән, күрәсең, чираттагы чакырулы әбәт вакытында исерек килеш
кызып китеп, хәнҗәрен, Бикбулат монысына үзе шаһит, кенәзнең йөрәгенә
батырды.
Бояр Репинин да шундый ук йөгәнсез тузынуның корбаны булды. Анысы
да мәҗлес вакытында. Ул көнне Иоанн чамасын югалтып эчте. Йөзенә битлек
ябып, сикергәли-сикергәли җыр сузарга ук тотынды.
Шумел камыш,
Деревья гнулись...
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
16
Шунда ук чытык чырайлы Репининны абайлап алды. Алпан-тилпән бояр
янына килде дә битлеген аның йөзенә чумдырды.
Репинин исә, бөтен даирәне шаккатырып, битлекне аяк астына салып
таптады һәм әйте:
– Государь! Мин – боярин, Дума әгъзасы, мондый дуамал акылсызлыкны
кабул итә алмыйм, – диде.
Патша кызарынды-бүртенде, хәтта ки көчәнүдән оятына көч килде:
– Вон! Во-о-н!
Репининны типкәли-типкәли бүлмәдән куып чыгардылар.
– Мин сине дөньяда яшәтмим, имгәк, каян килгән фәрештә? – дип озатып
калды аны Иоанн.
Иртәгесен боярның җансыз гәүдәсенә тап булдылар.
Бу – вәхшилекнең дә аръягы, билгеле. Ләкин вәхши илнең халкы да вәхши.
Шуңа күрә ул үз паштасының һәр гамәленә ләббәйкә итә, аңа мәдхия җырлый.
Замана!
– Галиҗәнап, тәхетеңә утыр!
Бикбулат янә тәхеткә күз төшереп алды. Бу соң уен гына лабаса! Иоанн
Васильевич кансыз дуамаллык белән бер үк дәрәҗәдә шаянлык вә наянлыкта
да мөмтаз зат иде. Ул мөритләрен төрлечә сыный, төрлечә боргалый. Әлеге
уеннан да уймак чыгарырга ярамый. Йөгәнсез башка нинди уй килмәс?
Шамакай, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап торган Бикбулатны
җитәкләп диярдәй, җәнлекләр катына алып килде.
– Еланың – Аочанны сыйла, ач ачулы була. Ул Иоанның үзе кебек үк
тузынырга маһир.
Бикбулат бу эбер-чебердән җирәнә иде.
– Бүген Гоханның чираты, – дип, җәнлекче читлектәге саргылт әрләнгә
төртеп күрсәтте.
Кит, шул әкәм-төкәмнәргә дә исем-ат кушканнар.
Җәнлекче әрләнне койрыгыннан эләктереп алды да елан куышына шудырды.
– Ризыгың тәмле булсын, Аочан!
Бикбулат күзләрен йомды.
– Аочан! Аочан!
– Кара әле, кара, – дип, Шамакай Бикбулатны кымтырыклады, – менә бу
ичмасам манзара!
Бикбулат күз арасыннан гына читлеккә текәлеп алды. Елан, гүя дилбегә,
чуаланып беткән, агач кашыктай тукмак башын койрыгы өстенә салган да
әрләнгә баккан. Тегесе, дер-дер калтыранып, үз язмышын көтә.
– Аочан! Аочан!
Хезмәтченең өзгәләнүен ни сәбәпледер елан колагына да элми. Аһ, еланның
колагы юк лабаса!
– Изге эшне вакытында тотмасаң – явыз эшкә, явыз эшне вакытында
тотмасаң, изге эшкә әйләнер, – дип пышылдады Шамакай.
Бикбулат җепшек борынын гына тарткалап куйды.
Сарай халкы иртәнге тамашаны күреп хәйран калды: бу ике мәхбүс мәхлук
авызларын авызга терәп, ләззәти рәхәтлеккә талганнар иде.
– Күк йөзендә хәзер синең кояш, галиҗәнап, – диде Шамакай, – ки, Мономах
бүреген!
Чукынып кына китсенсәнә: ике үләсе түгел, җә тәхет, җә ләхет!
Бикбулат, таҗын киеп, тәхеткә менеп кунаклады.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
17
Икенче баб. Хуш, җәберле адәм!
– Кенәз Московский Иоанн Васильевич! – дип кызарып-бүртенеп игълан
салды мөнади бояр.
Бикбулат, өреп очыргандай, тәхеттән мәтәлеп төште. Нишләмәк кирәк, сөт
кибәр, гадәт калыр, ди. Уңайсызрак туры килде, күрәсең, башы тәхет аягына
килеп орынмасынмы. Һәм айнып та китте. Башына: «Нишлим мин, ә?» дигән
уй килеп эленде.
Әйе, Иоанн түгел, ә ул, Симеон Бекбулатович, тәхет иясе ич!
Тәүге шәрәфле боерыгына имзасын беркетте, әнә. Ниһаять, затлы нәсел
кешеләрен хур вә мыскылга салган «Җәберле адәм» кануны әйләнештән
алынды. Күпләрнең күңеленә хуш килгәндер яңа хакимнең ошбу тәвәккәллеге.
Ник дисәң, моңарчы җәбергә эләгү өчен патшаның: «Күземнән югал!» дигән
сүзе җитә иде. Һәм «күздән югалган» бояр, никадәр генә хөрмәтле зат булмасын,
ат койрыгыдай озын чәч үстерергә мәҗбүр. Озын чәч – җәбер билгесе. Патша
кичергәнче кимсетелгән кемсә булып йөрисең. Ә ул кайчан кичерә, бер Алла
үзе генә белгәндер, мөгаен. Аеруча хөр сүзлеләр зыян күрде.
Шундыйларның берсе, кенәз Серебряный көлтә итеп бәйләгән чәчен аның
аяк астына китереп ташлады да:
– Мондый мәгънәсез кануннар бездә бихисап, государь, бу гамәлең һәр
төрле хуплауга лаек, соңгысы гына булмасын, – диде.
Бикбулатның да күңеле булды.
– Кул кулны юа, кенәз, – диде, сүзләренә тирән мәгънә салып, бергәлеккә
ни җитә?
Бикбулат Иоанн Васильевич киләсен белә иде. Ул аңа, шартын китереп,
язмача мөрәҗәгать иткән иде: «Барча Русиянең Государе олуг кенәз Симеон
Бекбулатовичка Иванец Васильев үзенең балакайлары Иванец һәм дә Фёдор
белән йөз чөяләр, дәхи дә түбәнчелек белән кабул итүен үтенәләр».
Бу язуга ышануы, ай-һай ла. Чөнки Иоанн, гомер булмаганны, үзен
күрәләтә мәче алдындагы тычкан хәленә куйды. Хәер, гомер булмаганны
түгел, киресенчә, гомер буе уен уйнады ул. Аның хәл-халәтен өйрәтелмәгән
тай пырдымсызлыгы белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул, тәүге җәмәгате
Анастасия вафатыннан соң, бөтен казна байлыгын төяп, Мәскәүне ташлап
киткән иде ич инде. Имеш, боярлар аның яраткан хәләлен агулап үтергәннәр,
хәзерендә үзенә яныйлар, фетнә әзерлиләр. Ике ай буе Русиянең затлы гареш
вә көрси урындыгы буш торды.
Ялындырып та карады соң, хәйләкәр төлке. Ахыр чиктә боярлар, берсүзсез
буйсынуларына ишарә итеп, янына яланаяклап җәяү бардылар, йоммый түгеп,
Русия хакына вазифасына керешүен үтенделәр.
– Дума киңәш органы гына булып калса, хокукларыма тулы ирек бирелсә...
Иоаннга сүзен төгәлләргә туры килмәде.
– Баш өсте, государь, барысы да син теләгәнчә булыр, – диделәр.
– Кәгазь языгыз!
Яздылар.
Рәсәйдә җиде елга сузылган канлы вә тышаусыз каһәрле опричнина чоры
шулай башланды.
Бу тамаша да шул зилзиләләрнең яңа чагылышы гына түгелме? Тиктомалдан
тәхет бирмиләр.
Табышмакмы, башкасымы, Бикбулат каршында бөтенләй икенче кеше
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
18
басып тора иде. Үзе язганча, Иванец Васильев. Өстендә гап-гади бизәксез
кафтан, башында боярлар кия торган гап-гади бүрек.
Килеш-килбәте дә үзгәргән, дрән баганасыдай төз гәүдәсе ничектер
бөкерәебрәк киткән сыман, күзләрендәге чамасыз ярсу да сүрәнләнгән,
карашында фәкать сабырлык кына. Оҗмаһ сарыгы. Һәрхәлдә, Бикбулатка
шулай тоелды.
Сәламләшүдән соң кенәз Московский гозерен җиткерде. Аны урындагы
кешеләрнең эшен оештыру мәсьәләләре борчый икән, хезмәт урыннары
системасын үзгәртергә кирәк дип саный. Тәкъдимнәре бар.
Иоанн тыйнак кына керде дә тыйнак кына чыгып та китте. Шәрабенә дә
кагылмады.
Бикбулат исә, аны озаткач, бер-бер артлы ике-өч чәркәне бушатып куйды.
Аннан соң башын иңенә салып, озак кына уйга батып утырды.
– Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән,
ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат4
бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар.
Шулай да ничек килеп чыкты әле бу?
***
Иоанн тәкъва зат иде. Ике көннең берендә кояштан алда торып, догага
ойый. Елый-елый Ходайдан үзен ярлыкавын, гөнаһларын кичерүне сорый.
Динне ул саф йөрәктән, шашынып-бирелеп тота. Дуамаллыгы да зәһәрле,
рәхимсез вә кансыз. Шулай ук ихластан. Нәкъ ике җәпле пычак. Һәр икесеннән
дә бетмәс-төкәнмәс тәм таба. Бозым-сызым, сихер, хорафат та аннан ерак
йөрми. Тиктомалдан тәхетен ташлап, кенәз Московский дәрәҗәсенә үзе теләп
риза-бәхил булуын бәгъзеләр шуның белән аңлатты да инде. Моның нигезе
дә бар иде.
1575 елның җәе – чын җәел җәй булып башланды. Ашлык котырып уңды.
Төлке койрыгыдай купшы башаклар, сабакларына сыеша алмыйча, рәт
араларына кадәр сырышты. Басу-кырлар мөлдерәмә иген, муллык, җитешлек
исе белән тулышты. Халык сөенечтә иде. Бәхет, бер килсә, ишелеп килә бит
ул. Патшабыз, әнә, урысларның кан дошманы шведларны солых килешүенә
имза салырга мәҗбүр иткән, бәрелешләр туктаган. Австрия алманнары да
Рәсәй воеводаларына баш игән.
Илгә тынычлык килә, муллык килә. Моңа ничек сөенмисең ди?
«Славу Богу!»
Күкләрнең генә үз гаме. Уракка төшәр алдыннан, көтмәгәндә, яңгырлар
китмәсенме. Күп тә үтми, симез башаклар, сабакларын сындырып, җиргә
ятты. Тора-бара шытымга күчте, бурсый башлады.
Халык яңгыр астында да урак урды, чүмәләләр куйды. Тик бу суга батканда
саламга ябышу белән бер иде инде.
Сугышы-низагы да сагалап кына торган икән. Ливониядә янә атыш купты.
Иоанн бу талкышларның сәбәбен дин әһелләренең үшәнлегендә күрде
булса кирәк, чиркәү даирәсен чистарту, үзе әйтмешли, чүп-чардан арыну
мәшәкатенә кереште. Иң әүвәл үзе хуп күргән Филипп архиерейга каршы
килүчеләрне оятсыз рәвештә яла ягучылар дип игълан итте. Аннан соң Рәзән
епископы Филофейны чиркәүдән аерды. Соловки игумены Паисийны кыргый
4 Носрат – өстен чыгу, җиңү, уңыш.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
19
Валаам утравына сөрде. Бик күпләргә кагылды әлеге чистарту гамәлләренең
җиле. Тау утравындагы монастырьга гына да ике дистә бәхетсезне озаттылар.
Иоанн рухи күтәренкелек кичергән мизгелләрдә төнге күкне күзәтергә
ярата. Сихерли аны күк. Үзенең биләмәләре дә биниһая зур, аларны урап
чыгарга гына да атналар-айлар кирәк. Ә күк очсыз-кырыйсыз. Җирдәге
дәүләтен көчәйтү, киңәйтү, ишәйтү аның кулыннан килә. Ә менә ничек Күккә
менәргә, Күкне йөгәнләргә?
Табигать сентябрьнең урталарында гына кешеләр күнгән эзенә төште.
Җиһан әбиләр чуагы яменә төренде. Чалт аяз кояшлы көннәр! Әйтерсең лә күк
тә күкрәмәгән, җир дә тетрәмәгән, атналар буе баш өстендә кара болытлар да
йөзеп йөрмәгән, муенга җитәрдәй юеш пычраклар да булмаган...
Аяз булды, болыт булды,
Үткән көннәр онытылды.
Шушындый матур кичләрнең берсендә Иоанн, гадәтенчә, Кызыл болдырга
чыкты. Һава саф, күк әле генә юып чыгарылган кәләш бүлмәседәй чиста, җем-
җем йолдызлар җемелдәшә...
– Тәңрем, нинди киң синең рәхмәтең!
Иоанн сөякчел учлары белән күзләрен угалап торды.
– О, Боже!
– Ни булды, галиҗәнап? – дип сорады йомышлы бояр.
– Иоанн Великий чиркәве белән Благовещение арасына күз төшер әле,
нәрсә күрәсең?
– Булмас ла!
– Әйе, әйе, комета!
– О, Боже!
Болдырдагылар тычкан күзе кадәрле генә йөгерек ут ноктасына багып үрә
каттылар. Комета йолдызлар арасыннан тәгәри-тәгәри чиркәү манарасы артына
кереп югалгач кына, Иоанн телгә килде.
– Писемский, бу – миңа алхәбәр, иртәгә үк Лондонга чыгып китәсең, –
диде, – бар, әзерлән!
– Баш өсте, государь, нинди йомыш белән, максатым нинди? – дип белеште
илче.
– Миссияң ифрат та җаваплы, яучы булып барасың. Ошбу комета – Тәңренең
шәрәфле юлламасы, ул минем догаларымны ишеткән вә дәхи дә форсат бирә.
Бурычларыңны иртән тәгаенләрмен, әле үземә дә уйлап бетерергә кирәк,
искәртмәстәнрәк булды бит.
Боярлар каш астыннан гына бер-берсенә карашып куйдылар. Ник дисәң,
Иоанның соңгы никахына әле ел да тулмаган иде. Дүртенчесе... алтынчымы,
бәлки, җиденчедер дә – һич аңламассың. Православие мондый тышаусыз
никахларны хупламый.
Митрополит Антоний баштагы мәлне аны акылына килергә өндәп тә
караган иде.
– Хакимлегем – Тәңредән, мин бары Тәңре каршында гына хисап тотам,
– дип кырт өзде, – сезнең кебекләр – билгеләнеп куелучы руханилар гына.
– Сын мой...
– Телеңне тый, йомырка тавыкны өйрәтми, – диде Иоанн, бастырып
кына, – онытмагандырсың, шәт, дүртенче никахымны Собор рөхсәте белән
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
20
тәгаенләдем. Рөхсәт таныклыгына өч архиепископ, җиде епископ, дистәдән
артык архимандрит һәм игумен гына кул куйды. Имзаң өчен синең үзеңне
митрополит урындыгына утырттым.
Хәзер инде ул берәү белән дә киңәшеп тормый, күңеленә ошаган кызны
күрдеме, чарасына керешә.
Чара дигәне – бергә түшәк бүлешкән җәмәгатеңне ирексездән, елата-елата,
чәчен кырдыру дигән сүз.
Бөек княгиня Аннаны да әлеге язмыш күптәннән сагалап тора иде инде.
Беркөнне Бикбулат белән дә шушы хакта гәпләшеп утырдылар.
– Мөселманнарга җайлы, өч мәртәбә талак әйтәләр дә, шуның белән
вәссәлам, дүрт ягың кыйбла, – диде Иоанн.
– Мине шул бәхеттән мәхрүм иттең бит, Иоанн Васильевич, – дип җорланды
Бикбулат, – хәзер менә арт ягым бозга катты, нишләргә дә белгән юк.
– Анастасияне мин сиңа үз авызымнан өзеп бирдем!
Бикбулат мөлдерәмә тулы шәраб касәсен авызына каплап куйды да,
кызарып-бүртенеп әйтте:
– Һаман шул сүзне кабатлыйсың, Иоанн Васильевич, нәфесеңне сузмакчы
ахры, – диде, – әмма бел, пычакка-пычак килсәм килермен, Анастасиямә чит
кулларны кагылдырмам!
Иоанн җиң эченнән зур йодрыгын чыгарып күрсәтте.
– Колагыңа киртлә, Симеон Бекбулатович, мин кеше оясына күкәй салмыйм.
Рәсәй кызларыннан болай да гарык инде, диңгез арты чибәрләрен түш астына
кертергә вакыт. Бабам Василий, әнә, Византия императорының оныгы сылудан-
сылу Софья Палеологны ярәшкән. Миңа да бәхет елмаерга тора. Бу – ике
көймәнең койрыгын тоту. Инглизләр белән туганлашу Русиянең абруен да
күп мәртәбәләр үстерәчәк.
Иоанн Англия королевасы Елизавета белән дустанә мөнәсәбәттә иде.
Ике арада хат өзелеп тормый. Алыш-биреш, сәүдә эшләре дә көйләнеп бара.
Елизаветаны күреп белгән бояр-илчеләр үзен бик мактыйлар, чибәр, мөлаем,
ихтирамлы, диләр. Иоанн әвәлендә аның турында хыялланган иде. Ләкин
хыялы буш хыял көе генә калачагын төшендергәч, фикерен үзгәртте. Дөрестән
дә, бөтен дөньяны шауда тоткан бай һәм тәкәббер Англиянең королевасы
чабаталы Русиягә килен булып төшмәс бит инде.
Шушы көннәрдә генә Роберт Якоби атлы лейб-медик килеп төште. Хатында
Елизавета: «Ошбу галим-белгечемне үземә хаҗәте юкка түгел, сиңа файдасы
тисенгә җибәрәм. Аңа һич икеләнмичә сәламәтлегең турында кайгыртуны
ышанып тапшыра аласың», – дигән.
Иоанн табибтан туп-турыдан:
– Англиядә минем кебек дәрәҗәле тәхет иясенә тиң кәләшләр бармы? – дип
белеште.
Роберт эченнән генә елмаеп куйды. Чөнки королева аңа утырып калу
куркынычы янаган туганай сеңлесенә пар табу бурычын да йөкләгән иде.
Эшләр пешәргә тора лабаса!
– Бар, – диде, ике дә уйлап тормыйча. Шундук эченнән генә үзен битәрләп
тә алды: аһ, ялгыштым, бераз ялындырасы калган бу аюны. Ләкин әйтеләсе
әйтелгән, абруйны тотарга кирәк.
– Бар, – дип, серле генә елмаеп куйды, – бу асыл кош – шәрәфле граф
Гонтингдонскийның яраткан кызы, королева Елизаветаның туганае княгиня
Мария Гастингс!
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
21
Иоанн бүлмәне иңли-иңли җилләнеп йөреп килде.
– Графиня матурмы, буй-сынга ничек, килеш-килбәте нинди?
– Матурлык – фәлсәфи төшенчә, галиҗәнап, һәркемнең үз идеалы, мисал
өчен, үземә килгәндә...
– Миңа синең идеалың ни пычагыма, – дип ярты юлда бүлде әңгәмәдәшен
Иоанн, – йөзе ничек, йөзе, мин ак йөзле туташларны яратам.
– Графиняларныкыча, галиҗәнап.
Роберт баштагы хатасын инде кабатламады. Иоанн исә тәвәккәлләгән иде
инде.
Комета нәкъ вакытында пәйда булды.
Бер ай дигәндә, Писемскийдан хат та килеп төште. Иоанн хатны берәүгә
дә тоттырмый, түш кесәсендә генә йөртә. Анда язылганнарны түкми-чәчми
күңелендә саклый. Хәтере ташка язган аның, «Библия»не үзенең биш
бармагыдай яттан белә, Рим, Грек тарихларыннан якыннан хәбәрдар. Урыс
тарихын әйткән дә юк.
«Галиҗәнап падишаһым, Иоанн Васильевич!
Синең барча биремнәреңне дә үтәдем. Һәм дә түбәндәгеләрне ирештерүне
кирәк таптым. Королева Елизавета, әүвәл нигәдер, төрледән-төрле сәбәпләр
табып, графиня Мария белән очрашуны сузып килде. Мин түземсезләнәм.
Ниһаять, әйтте бу: «Күптән түгел туганаем чәчәк авыруы белән авырды.
Кып-кызыл йөзле, шадра княгиняны һич тә кеше арасына чыгарасым килми,
бераз савыксын инде», – диде. Сизеп торам: хәйләли. Шулай булып чыкты да.
Чөнки шундук никах Шартлары хакында сүз кузгатты, булачак патшабикәнең,
туачак балаларның хокуклары белән кызыксынды. Үзем дә югалып калмадым,
кәләшнең грек диненә күчү мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым. Әлегә тәгаен
генә җавап юк, һавадагы болыт кебек баш очында асылынып тора. Ә менә
мәмләкәтләр арасындагы халыкара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауга карата
фикерен яшермәде. «Мин патшаны теләсә кем белән килештерүгә әзер, әмма
Англия, Мәскәүгә ярыйм дип, Литвага каршы да, Швециягә, Данияга каршы
да сугыш ачмаячак», – диде.
Йөри торгач, графиня Мария Гастингс белән дә очрашу насыйп булды.
Паркта таныштырдылар. Тылмач аша сөйләшеп тә алдык. Гәүдәгә биек, төз,
йөзе ак, күзләре соры, чәчләре коңгырт, борыны туры, бармаклары озын...»
Матурлыгы, мөлаемлыгы хакында ләм-мим. Ә йөзе ак! Хәер, Иоанн калган
«ваклыклар»га әһәмият бирер хәлдә түгел иде. Болай да көн кебек ачык
лабаса, Англия королевасының туганае, ырулы графиня булсын да, матур да
булмасын ди?
Матур, әлбәттә. Матур гынамы... Алиһә!
– О, Боже, Мария!
Мәскәү белән Лондон арасында четерекле никах дипломатиясе башланды.
Иоанн үзен тулысы белән шушы никах мәнфәгатьләренә багышлады, дәүләт
хәлләре пәрдә артына күчте. Хәзерлек чаралары шулкадәр җитди иде ки, хәтта
ул казна хәзинәсен яшертен рәвештә Вологда саклагычына илттерде. Кирәге
чыга-нитә калса дип, кораблар да төзетте. Дөнья хәлен белеп булмый.
Гыйшык-мыйшык хәлләре кешене сукыр вә чукрак итә, ди гарәп мәкале.
Гыйшык Иоанның да акылын алган иде. Тәмам ташы кызды кияү егетенең.
Һәм...
1575 ел. Үктәбернең ни арбалы, ни чаналы бер көне иде. Кремль
манараларын, чиркәү диварларын ниндидер аксыл томан чорнап алды.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
22
Әйтерсең лә күккә биниһая зур чыбылдык элеп куйдылар. Суык дисәң,
суык түгел, җылы дисәң, җылы түгел, шәрехләүгә бирелми торган төссез,
томана көн. Нәкъ әйтемдәгечә, кыш кысыл, яз языл, җәй җәел, көзен үзең
белерсең.
Шушы аңлаешсыз хөнәсә5 көнгә җан өреп, кремль юлында иң дәрәҗәле
боярлар, «Пентархия»6 әгъзалары Иван Мстиславский, Никита Юрьев, Василий
Шуйский, Богдан Бельский һәм Дмитрий Годуновларның башта чүмәләдәй
биек кырма бүрекләре күренде, аннары томан эченнән буй-сыннары йөзеп
чыкты.
– Боярларның артына ут капкан, күр, ничек йөгерешәләр, – диде урам
хәерчесе әшнәсенә.
– Саран тәреләр, бакыр тиеннәрен дә жәлләделәр.
Тәхет залының бизәкле ишекләре киерелеп ачылды.
– Рәхим итегез!
Билгесезлектән гаҗиз боярлар этешә-төртешә патша катына үттеләр.
Һәммәсе бөек затка үзенең эчкерсез хөрмәтен исбатларга ашыкты.
– Государь...
Иоанн кулын изәде дә, күкрәк төпкеленнән чыккан кытыршы тавыш белән
диварны яңгыратты:
– Миңа түгел, Барча Русь җиренең олуг кенәзе Симеон Бекбулатовичка
бил бөгегез, – диде.
Бүлмә мәет чыккан йорттай тын калды. Боярларның мыш-мыш килүе генә
әлеге хәвефле бушлыкка азмы-күпме тере төс кертә иде.
– Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме
өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы
ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам.
Вакытлычамы – анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. Үзем кенәз
Московский титулында калып, яшәү өчен Арбатка, Неглинный янындагы
элекке опричнинам утарына күченәм.
С Богом!
Иоанн, Бикбулатны да, Бишлекне дә тәмам аптырашта кадырып, залдан
чыгып китте.
Ханның ясины укылган икән инде, кызым Анастасия тол кала болай булса,
дип ачынып куйды Иван Мстиславский, патша тозакны тирәннән корганга
охшый.
Шамакайга гына ике дөнья – бер кәнди, һичнигә карамыйча бии-бии
такмакларга тотынды.
Юмартны утырт югары,
Саранны утырт сәкегә;
Юашны утырт янга,
Гаделне утырт алга...
Кунак –хуҗаның чәчәге, әйдәгез, табынга рәхим итегез!
– Табының кая соң?
– Табын белән кем дә сыйлый, табынсыз сыйлап кара син.
Боярларга акрынлап кот кайтты, шыпан-шыпан гына таю ягын карадылар.
5 Хөнәсә – кыз-тәкә.
6 Пентархия – Бишлек.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
23
Өченче баб. Кеше куян куа диеп, син дә куян ку әнә!
Тәхет иясе мөхтәрәм затның буыннан-буынга килүче иң ләззәти мавыгуы
– ау.
Бикбулат тәүгесеннән башларга карар итте. Тик ауга да тиктомалдан
гына чыгып булмый. Ул бик чыгымлы чара. Ауның тәхет дәрәҗәсенә тиң
багышламасы зарур. Әйтик, дәүләти мөһим вакыйга, олуг кунак, җиңүле яу...
Дәүләти мөһим вакыйга димәктән, мәмләкәттә баш хаким алышынудан да
мөһимрәк вакыйга була аламы соң? Юкка гына, фәрештәне хаким итсәң, аңа
да мөгез үсә, димәгәннәр. Ә мөгез сөзәргә тиеш.
Бик сөзәсе иде дә, шик-шөбһә кулыннан тота. Чөнки туры караса да, уңга
борылса да, сулга авышса да, артка чигенсә дә, Иоанн албастының мыскыллы
вә түбәнсетүле карашына барып төртелә. Үзе юк, ә күзе бар.
Бу карашның бәһасе аңа бик яхшы мәгълүм.
Мондый борчулы чакларында Бикбулат картые Шаһ-Солтанның ишеген
кага. Оныгы муенына тәпи асканнан соң, ханбикә аерылып чыгып, үзе генә
көн күрә башлаган иде.
– Әссәламегаләйкүм, ханбикә, Ходай хәерле тереклек, озын гомерләр
насыйп итсен!
Шаһ-Солтан кулындагы дисбесеннән аерылмыйча гына сәлам кайтарды
да, гадәттәгечә, касыйдә-теземгә күчте:
Алтмыш муенга – аркан,
Җитмеш башыңа – йөгән,
Сиксән – кешән,
Туксан – богау,
Теләсәң кайсы якка ау!
Гасре сәгадәт чоры үтте инде, хан, сиксәнгә җиткәндә, әллә ни майтарып
булмый икән.
– Сөбхәналлаһи вә би һәмдихи, бик күркәм күренәсең, күз тимәсен.
– Көфер башың белән Аллаһуга таянма, гөнаһысын җыеп бетерә алмассың,
– диде Шаһ-Солтан.
– Асылым белән мин әле һаман да мөселман бит...
Бикбулат картыеның аяк астына авып, башын тезләренә салды. Шушы
халәттә алар бер-берсенең җылысын тоеп, шактый вакыт ләззәт кичереп
утырдылар.
– Син бүген үзеңә охшамагансың, балам, башыңа нинди борчу керде, сөйлә,
– диде Шаһ-Солтан, оныгын сыйпаштыра-сыйпаштыра.
Бикбулатның бу рәхәтлекне озаккарак сузасы килә иде, ахры, ишетмәмешкә
салынды.
– Җә, син патша да бугай бит әле.
– Олуг кенәз, ханбикә, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, тәхет иясе. Минем
үземчә яшисем килә...
– Яшә соң!
– Куркам.
– Кемнән?
– Иоанн Васильевичтан.
– Тәхеткә утырганчы куркырга иде, хәзер соң инде. Буласы барыбер булачак.
Ничек телисең, шулай яшә. Безнең ыру – тәвәккәл ыру. Дөнья беркем өчен
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
24
дә, шул исәптән Иоанн өчен дә, дәвамлы түгел, Рәсулулла да анда мәңгелек
түгел иде.
Бикбулат барыбер тәхеткә утыру хөрмәтенә тамаша үткәрергә әлегә
базмады. Әмма ниятеннән дә кайтмады.
Бәлкем, орыш кыры форсат бирер?
Кырым тарафында әлегә тынлык. Дәүләтгәрәй хан, ниһаять, илче
Афанасий Нагойны, башка әсир зат белән алышу бәрабәренә, озакка сузылган
тоткынлыктан азат итте. Әлегә кылычлар кыныда. Швеция белән килешү
көчендә. Австрия исә бөтенләй дуслыкка өмет итә. Эстониядә бәрелешләр
бара-баруын, ләкин алары да урык-сурык кына.
Янә дә Польша... Польша ул – тырнак астына кадалган шырпы. Ул хакта
хәтта уйлыйсы да килми.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Җае чыкты бит. Көтмәгәндә
Англия илчесе Иероним Баус килеп төште. Корабы Колмогор портында якорь
салуга, чик атчабары хәбәр ирештерде.
– Сөбхәналлаһ!
Бикбулат, тирә-юньдәгеләр сүземне ишетмәдеме, дип, як-ягына каранып
алды. Ул үзен чылбырда тотарга тырыша, билгеле. Тик, төчкерүне тыеп
булмаган кебек, ана сөте белән калебенә сеңгән бу догалыклар да үз иркеннән
тыш иреннәрен ерып чыга иде.
Англия илчесенең Мәскәүгә килеп җитүен ул түземсезлек белән көтте.
Чөнки көннәр утырды, урман-кырлар ак юрган ябынды.
Кар – тәүге ауга алхәбәр ул. Куян авы – үзенә бер күңелле тамаша. Иоанн үзе
ауга сирәгрәк йөрде. Шулай да ауны тыймый иде. Быел исә хәл катлаулырак,
ауны мин киткән сөенечтән оештыралар, дип уйлавы бар.
Илче, көйле кияү, юлда шактый озак юанды, шәһәргә аяк баскач та, бил
бөгәргә ашыкмады, бөтен шартын китереп, ял итте, хәл алды.
Бикбулат әлегә кадәр илчеләр белән сирәк аралашты. Ул – воевода, вазифасы
– орыш. Орышның теле исә – көч. Ә көч – кылыч йөзендә, сөңге очында. Җиңү
сүз белән түгел, кан белән яулана.
Иероним Баусны күргәч, чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде. Соң,
бу диңгез арты адәменең карачкыдан аермасы юк икән ич, нәкъ сөяк сарае,
эченнән энә үтәрлек, валлаһи. Киеме – бөтенләй дә кәмит. Камзулы тез
астыннан гына, озын балтырлы оек, үкчәле башмак. Егыл да үл.
Илче, инглиз аксөякләренә генә хас йөгенү хәрәкәтләре ясап, Бикбулатны
сәламләде. Ярдәмчесе, шундый ук карачкы сыңары, аңа чуклы бау белән
бәйләнгән кәгазь төргәге тоттырды.
– Галиҗәнаф, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, мөхтәрәм Симеон
Бекбулатович, – дип, юка иреннәрен бөрештерә-бөрештерә генә сүзен башлады,
– илченең вәкаләтләре ышанычнамәсе рәсми рәвештә кабул ителгән көннән
башлана, шунсыз мин вазифаларыма керешә алмыйм. – «П» авазын «Ф» га
әйләндерүен исәпкә алмаганда, илченең урыс теле камил һәм йөгерек иде.
– Баш өсте, – диде Бикбулат, – ышанычнамәңне кабул итәм, бүгеннән
вазифаңа керешә аласың.
– Галиҗәнаф, кичерегез, зинһар, ышанычнамә Иоанн фатша исеменә
язылган, бу шәрәфле үзгәрешне без белмәдек, королева Елизавета аңа – ягъни
Иоанн Васильевичка күф сәламнәр дә юллаган иде. Никах хәлләре дигәндәй,
бүләге дә бар. Мин бик авыр хәлдә калдым...
Ә-ә, әйтәм җирле чыраен күрсәтергә ашыкмады, юкәдә икән чикләвек, кире
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
25
борырга да күп сорамас, илче, имеш, дәүләт хәлләрен ныклап аныкламыйча
кем юлга чыга инде? Пешмәгән.
Бикбулат уйлаганын тышка чыгармады.
– Ышанычнамәдәге исем-ат мөрәҗәгатен сызып ташла да минекен өстәп
яз, – дип, мәсьәләне ансат кына чишү юлын тәкъдим итте.
Баусның күзләре шартлап чыга язды.
– Олуг кенәз, бу бит королева юлламасы!
Ышанычнамәне фәкать ул үзе генә үзгәртә ала, миндә андый вәкаләт юк.
– Ул чакта мин сине биканун илче дип игълан итәм, – диде Бикбулат, –
моның ни-нәрсә белән бетәсен аңлыйсыңдыр, шәт.
Баус җиң капламасыннан керәчтәй ап-ак кулъяулыгын алып, озак кына
кершәнле маңгаендагы тир бөртекләрен корытып торды да әйтте:
– Галиҗәнаф, Мәскәүнең халыкара абруе үсүен Англиядә бик хуфлыйлар.
Королева Елизавета ике халыкның туганлашуына да ризалыгын бирергә әзер,
– диде, ерактан ук суктырып, – дуслык барсыннан да өстен.
– Без дә Англия белән Русия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуына
куанабыз, – диде Бикбулат, – королева Елизаветага озын гомер, күркәм
хакимлек насыйп итсен Ходай. Ләкин хәзерендә сүз бу хакта түгел. Бу – балта
сораганда чөшле тоттыру, хөрмәтле илче әфәнде.
Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Баусның маңгаендагы тир бөртекләре
дә ишәйгәннән-ишәйде. Шунда кече илче хуҗасына ярдәмгә ашыкты.
– Ошбу дипломатик төенне чишү юлы бар, – диде ул, сузып кына, –
ышанычнамәне яңабаштан язарга да, королеваның имзасын искесеннән кисеп
алып, шуңа ябыштырып куярга. Бу – вакытлы чара, билгеле. Ул арада мин
Англиядән ышанычнамәнең дөрес вариантын яздырып алып килермен. Ике-
өч айда барысы да үз урынына утырыр.
– Ай-һай, королева хуфлармы, бик кыйммәткә төшә бит, – дип пышылдады
Баус.
Шамакайның колагы сак, ишетеп тә алды, чыгарып та салды.
– Гәүдәгә төз, кулга кәкре икән бу англицки кемсәләре, – диде, бөтен кешегә
ишетерлек итеп, ә безнең ише ачыгавызларны печәргә ясап куйган кебек үзләре.
– Чуалып йөрмә монда, бар, урыныңа ычкын, – дип этеп җибәрде аны
Бикбулат.
– Аһ-аһ, бер дә харап.
– Кемгә әйтәләр?
Шамакай телен чыгарып күрсәтте дә такмакларга тотынды:
– Баус – Баус – Баускан, иннек яккан, кершән сөрткән, сөрмә тарткан
хатынҗәмәй саескан.
Шамакайның җиңел кулыннан Бауска Хатынҗәмәй кушаматы тагып та
куйдылар.
Бикбулатның күңеленә кече илченең тәкъдиме хуш килде. Ул шул ук көнне
Англия илчесе лорд Иероним Баус хөрмәтенә патша авы үткәрү турында
фәрман чыгарды.
Хикмәт илчедә түгел иде, хикмәт үз дәрәҗә-вазифасын танытуда иде.
Баус ау мәйданына шул ук озын балтырлы ак оек, үкчәле башмак, укалы
камзул киеп килгән иде. Көлке капчыгы, ат менүдән бөтенләй баш тартты.
– Куянны бит әле куып тотарга кирәк, – диде Бикбулат, ирен очлары
белән генә елмаеп, – ул, өйрәтелгән кош кебек, үз теләгеннән алдыңа килеп
кунмый.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
26
– Мин бит фацифист, – дип шаккатырды илче, – кешеләргә генә түгел,
җәнлек вә кош-кортларга карата да җәзаи гамәлләр кылуны кабул итмим.
– Бу бит ау, илче әфәнде, ауда аучыча кыланмыйча булмый.
– Беләм, – диде Баус эре генә, – минем өчен куяннарны ярдәмчем, кече
илче сэр Эдуард аулаячак.
Әйдә, теләгәнен кылансын, картые Шаһ-Солтан әйтмешли, нигә кадалып
китми шунда.
Ау даирәсе шактый зур иде. Тулысы белән Боярлар Думасы, Земство
башлыклары, чиркәү әһелләре, билгеле инде, исемле кенәзләр, воеводалар
чакырылды. Һәрберсенең булышчысы, гасәбә-хезмәткәрләре. Янә дә
актачылар7, быргычылар, куучылар... Бурзайлар турында әйткән дә юк.
Ау тылсымы иң әүвәл бурзайларның канын уйната. Әнә, ничек аякларында
уйнаклыйлар, әйтерсең лә утлы күмер өстенә бастырганнар. Эчләр эчкә
җыелган, муеннар сузылган, койрыклар кысылган...
Карап торуга аучылар ишле күренсә дә, төркемнәргә бүленгәч, алар шактый
җыйнаклана. Һәр төркемнең үз алды. Ау мәйданы җәен-кышын сак астында.
Үрче генә. Хаҗәте чыкса, читтән дә китерәләр.
Көн алдан сөйләшеп-килешеп куйгандай гаҗәеп уңай иде. Күк аксыл элпә
белән капланган. Кура башын селкетерлек тә җил исми. Ак җәймәдәй җәйрәп
яткан ялан-кырны ара-тирә төшкәләгән көмештәй саф кар бөртекләре генә
иркәләп-үбеп алгалый. Җиһан яп-якты.
Бикбулатның аты, түземсезләнеп, баскан урынында гына таптанып куйды.
Атлары бер утар аның. Һәр очрак өчен биш-алты баш. Шулар арасыннан
«Яшен» кушаматлы ак ау толпарын аеруча ярата. Бүген шушы атны иярләтте.
Чыңгызханның мәшһүр Сәтәре үрнәгендә ул Яшеннең ияр астына да кызыл
төстәге укалы тирлек җәйдерә.
Ак ат, кызыл җәймә, бизәкле ияр, ефәк нукта – карап торырлык кына.
Бикбулатның килеш-килбәте дә тел-теш тидерерлек түгел. Булат кылычы
гына да илдә бер. Касыймда ханлык иткән вакытта Дамашкъ солтаны бүләк
иткән иде. Мондый затлы кылычны фәкать Сүриядә генә ясыйлар. Серен дә
саклый беләләр, әлбәттә.
Бикбулат атын тыеп, тезгенен кыскартты да:
– Башлыйбыз, – диде.
Аумән, кенәз Мстиславский, кулы белән һаваны ярды. Шундук быргыларга
җан керде, тирә-як ашкынулы аһәңгә чумды. Бу тирада төгәл ике минут дәвам
итте.
Аумән янә һаваны ярды.
– Ма-а-рш!
Берьюлы унлаган чаптар, болыт булып, урыныннан купты. Тояк асларыннан
балчыкка буталган кар йомарламнары оча, атлар кешни, аучылар кычкырыша.
Мәхшәр.
– Ихи-хи-хи!
– Вай-вай-вай!
Баус каретасыннан да чыкмады, аучыларны, тәрәзәдән карап кына, рус сүзе
белән озатып калды.
– Живодёры!
Ау кырында Бикбулатның ак толпары күренүгә, калкулык ышыгында сагалап
торган булышчылар, барабан-думбакларын кага-кага, озын колакларны шул
7 Актачы – ат караучы.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
27
тарафка куа башладылар. Тик куяннарның колаклары гына түгел, сыйраклары
да озын. Мизгел эчендә таралышып та беттеләр. Ләкин камалыш боҗрасы бар
бит әле. Аны кисеп чыгу, ай-һай, хәлләреннән килер микән?
– Этләрне җибәрегез!
Бурзайлар ашкынып көткән сихри мизгел шушы инде. Сөлектәй сузылып,
чиелдаша-чиелдаша томырылдылар гына.
Әйе, чын ау этләре өрми, чилдыйлар гына.
Типке сыйракларның бер хәйләкәре, ата заты булса кирәк, күрәләтә Яшеннең
аяк астына килеп керде. Этләр абайламыйча да калды. Хәер, корбаннар болай
җитәрлек ич, ничу ат аяк астында мәтәләнергә.
– Эһ-эһ-эһ...
Куркыныч янаганда, куяннар да чиный. Тик аларның чинавы елауга охшаш.
Яшеннең аяк астыннан да шундый тавыш ишетелде. Тач бала үксүе кебек, дип
уйлап куйды Бикбулат, изелде, ахры. Мескен...
Юк, куянның да яшисе килә. Ат тояклары арасында әйләнгәләп-тулгангалап
барды-барды да, бер җаен китереп, атылып та чыкты.
Ушлы икән кушколак. Инеш аркылы кауклык эченә элдертте генә.
– Бәрәкааллаһу!
Бикбулатның сулышы утырырга да өлгермәде, бурзайлар өере йомгактай
куаклык ягына тәгәрәде.
Күпкән куян котылмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Бикбулатка артыннан тотам да калмастай булышчылары җебеп төшәргә ирек
бирмәде. Яңадан-яңа атчабарлар ярдәмгә ашыкты, яңадан-яңа куяннарга тап
булды, бурзайлар да күзгә күренеп ишәйде. Тәү очраган хәйләкәр кушколак
онытылды. Тора-бара киек тә аучыга тартыла икән, әҗәлен көткән куяннар
адым саен очрап кына торды.
Аучылар кич-кырын, арып-алҗып, җыелу мәйданына кайтып тулдылар.
Тавыш, шау-шу, көлеш-шаярыш, үртәш...
– Примаков-Ростовский, бу сиңа Алман пушкарьлары артына посып, читтән
генә күзәтү түгел, бу – ау! Ә анда үзеңә тезген тотарга туры килә, – дип, кенәз
Меньший Шереметьев кулдашына төрттереп алды.
Воевода үзе дә чеметергә оста иде булса кирәк, шундук җавабын очырды.
– Кенәз, Ревельдә шведларга әсир төшкәч, кем коткарганын онытып
җибәрдеңме әллә? – диде. – Бу һич тә егетләрчә түгел.
– Бояр Захарьин күренми, кая ул?
Бикбулатның соравына аумән Мстиславский җавап тотты.
– Государь, бояр Никита Романович, аттан егылып, кулын тайдырды,
хәзерендә лазаретта.
– Тагын?
– Кенәз Василий Сицкийның аты мәтәлеп үлде, үзе, шөкер, исән-сау. Ул да
лазаретта. Бояр Иван Шуйский...
– Җитте, – дип бүлде Бикбулат нотыкны, – тезген дә тота белмиләр җебегән
авызлар. Аннан өстәде:
– Трапеза!
Баусның урындыгы иң дәрәҗәле рәттә иде, илбаш янында. Ул ашау-
эчү ягыннан да гаять четерекле кеше булып, тәгамен үзе белән йөртә иде.
Алдындагы хәмер чәркәсен читкәрәк шудырып куйды да хезмәтчесенә:
– Бокалыма үз шәрабемне агыз, – диде.
Бикбулат моны ошатмады.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
28
– Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак – хуҗаның ишәге, дигән әйтем
бар, – диде, уенын-чынын кушып, – бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка
тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит.
Баусның дошман буласы килми иде, әлбәттә, киресенчә, бурычы – Англия
мәнфәгатьләрен алга сөрү, Русь дигән искиткеч бай илдә тамыр җәю өчен
җирлек булдыру.
Ул чытырдатып күзләрен йомды да урыс хәмерен эчеп җибәрде.
Башына иң беренче: үлүем шушы икән дигән уй килде. Чөнки бугазына
капылт кына утлы йомарлам килеп тыгылды да мизгел эчендә тын юлын
томалады.
Катты да калды. Инде дөнья белән бәхилләшәм дигәндә генә, әлеге утлы
йомарлам, ниндидер могҗиза белән ләззәтле кайнар дулкынга әверелеп,
бөтен тәненә таралып китмәсенме! Эче-тышы сүзләргә генә сыеп бетмәс
рәхәтлеккә чумды. Кычкырып көләсе, янындагы күршеләрен кочаклап үбәсе
килә башлады. Теле дә тозактан ычкынды.
– Аһ! Галиҗәнаф! Бравоссимо!
Безнең хәмер тылсымлы ул, лорд, сөйләштерә дә, чишендерә дә, күпкә китсә,
азындыра да, дип, эченнән генә тулы иреннәрен мыймылдата-мыймылдата
елмаеп куйды Бикбулат.
Күңел ачу гадәти рәвешенә керде. Мәйдан тоташ шау-шу базарына әйләнде,
һәммәсе сөйли, ләкин берәү дә сөйләүчене тыңламый.
Чират ау күргәзмәсенә җитте. Бу, иң дөресе – бурзайлар бәйгесе. Кайсы
аучының эте күпме куян тоткан, шул ачыклана. Аңлашыла, берәү дә илбашын
уза алмый. Аның өеме һәрвакыт мул була. Калыш икән, өстиләр. Бу юлы да
кагыйдә бозылмады.
– Мәрхәбә, галиҗәнап!
Баус чәркәгә иренен башкача тигезмәде. Илче теләсә нинди шартларда да
үзен йөгәндә тотарга тиеш.
– Нишләф куян түшкәләрен фешермисез? – дип белеште аумәннән. Аның
очлы күзләре табында куян ите юклыкны абайлап алган иде.
– Патша рационына куян ите кертелми, – диде кенәз Мстиставский, – куян
– этләр ризыгы.
– Ә тиреләре?
– Тиреләре? Тиреләре, әнә!
Кенәз кулы белән сырт итәгендәге чокыр эчендә пыскыган төтен җәймәсенә
төртеп күрсәтте.
Илченең күзләре киерелде.
– Яндырасыз?
– Чүп-чарның урыны учак инде аның, лорд.
– Мех чүф-чар түгел!
Мстиславский кулын гына селтәде.
– Бездә кәттә мехларның да башы-тоягы бер тиен.
Үзләре әйтмешли, монда арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит, ә нинди байлык
әрәмгә чыга бит, дип уйлап куйды Баус, Русиядә инглиз кәсепчеләренә мәйдан
киң, кулдан ычкындырмаска гына кирәк.
– Государь, Барча Русиянең олуг кенәзе Симеон Бекбулатович, – дип,
бөтен шартын туры китереп, илче Бикбулатка мөрәҗәгать итте. – Мәскәү-
Лондон арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да нәтиҗәлерәк
итү уңаеннан, менә хәзер генә миндә ике як өчен дә гаять отышлы
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
29
тәкъдимнәр туды, бу хакта фикер алышыйк әле, аны һич тә кичектерергә
ярамый.
Бикбулатның хәмер җебеткән иреннәре бүлтәеп чыкты.
– Нинди фикер алышу, Баус, кайда икәнеңне онытма, без – ауда, беләсеңме,
ау-у-да!
– Галиҗәнаф, эшлекле сөйләшүләр өчен мондый дәрәҗәле чаралар нәкъ
урыны инде, – диде Баус, – мәсәлән, килешүләрнең күбесе шушындый
шартларда тәгаенләнә.
– Бу Ауропа түгел, – диде Бикбулат, – Русия! Ә Русиядә күңел ачалар.
И-и-их, кеше куян куа дип, син дә куян ку әнә!
Дүртенче баб. Кавыштырды йодрык сугышы...
Шаһ-Солтанны үзара аяклы бәлеш дип йөртәләр. Ләкин ханбикәгә ошбу
кушамат һич тә туры килми. Ул әле һаман күкәй салган тавыктай җырлап кына
йөри. Һәр нәрсәгә кулы җитә, кысылмаган җире юк. Зиһене дә аек, сиксәнне
ваклаган карчык димәссең, әллә кайчангы вакыйгаларны тартып чыгара.
Беркөнне нәсел-ыру чытырманлыгына кереп чумды.
– Нәсел агачы – ата-баба, бер ботагы – ата-ана, күп ботагы – кардәш-ыру,
яфраклары – бала-чага, – дип, оныгына карап бакты.
– Тел төбеңне аңладым, картый...
Шаһ-Солтанның куш ияге песи баласыдай муенына сарылып ятты.
– Нәмә?! Мин сиңа әллә кара халыкмы?
– Гафу, ханбикә!
Шаһ-Солтан нәсел-нәсәп мөнәсәбәтендә оныгын энә өстендә тоткандай
тота, онытылып китәргә ирек бирми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Әмма
күзгә бәрелеп торганы – Бикбулатның хатыны княгиня Анастасиягә мөкиббән
булып йөрүе. Гаиләдә кем баш, кем койрык икәнен бик яхшы чамалый. Бу
аңа ошамый. Шуңа күрә: «Хатынга олтан булып яшәргә, син – бөек Чыңгыз
токымыннан килгән Кече Мөхәммәд бине Саин-Булат хан, бояр Мстислав
дигәннәре кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый», – дип, һәрдаим кисәтеп
тора, оныгын дөрес юлга чыгарырга тырыша.
Бикбулат картые сөйләгәннәрдән хәбәрдар, билгеле. Карт бабасы Әхмәд хан
– Алтын Урданың мәшһүр хакиме. Дәүләтне Үзбәк хан дәверендәге бөеклеккә
җиткергән данлы шәхес. Халык ул вакытта афәтле сугыш-орышлардан да тын
алып тора. Моңа, беренче чиратта, Төркия һәм Бөек Литва кенәзлеге белән
солых килешүләренә кул кую ярдәм итә.
Кызганыч, Әхмәд ханның башына үз татарлары җитә.
1480 елны хан кышны Донец елгасы буенда кичәргә карар кыла. Тыныч,
бернинди куркыныч янамый. Шуңа күрә гаскәрләрен дә ялга тарата, үзе шәхси
сак яугирләре белән генә кала. Моны сизеп алган Төмән урдасы ханы Ибраһим
илә Кырым ханы Миңлегәрәй, сүз куешып, Әхмәд ханга һөҗүм оештыралар.
Йоклап яткан чагында Әхмәд ханны Ибраһим бәдбәхет үз куллары белән суя.
– Иваннан «спасибо» ишетер өчен кылынган җинаять бу, – ди Шаһ-Солтан,
– татар өстенә төшкән кара тап, хурлык.
Ханбикәнең сөйләвенә караганда, Әхмәд шаһзадә башкалардан яшьли үк
тапкырлыгы белән аерылып торган.
Кече Мөхәммәд җор кеше булган, картаймыш көнендә улларын чакырып
алган да зирәклеккә ярыш-бәйге игълан иткән.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
30
– Патшалыкны үз кулыгызга аласыгыз килсә, миңа иренчәклегегезне исбат
итегез, – дигән.
Уллары бер-бер артлы җавап тоткан. Ханның күңеленә Әхмәд шаһзадәнең
җавабы хуш килгән. Ә ул:
– Мин йокларга яткач, күземне йомарга да иренәм, – дигән.
Әхмәд тәхетне чичәнлеге белән яулаган, дигән сүз әнә шулай тарала.
Бикбулат үзе дә бабасы сыңары. Бервакыт шулай, Ливониянең Береза елгасы
кичүендә төн кундылар. Тавыш-тын юк. Күрәсең, шведлар ялга талган. Ләкин
аларга ышаныч юк, кайвакыт җиде төн уртасында да өскә ябырылалар. Ходай
да саклаганны гына саклармын, дигән. Хәлне ныклап ачыклау өчен, ул аръякка
шымчылар чыгарып җибәрде.
– Воевода, анда гаскәр шулкадәр күп ки, һәрберсе берәр генә ук атса да,
бөтен күк йөзе капланыр, – дип хисап тоттылар әйләнеп кайткач.
– Бигрәк тә шәп, кояш күзне чагылдырмас, – диде Бикбулат, – күләгәдә
сугышу үзе бер сахра.
Бу җөмлә, аяклы мәзәккә әйләнеп, әле булса гаскәриләр даирәсендә йөри.
Шаһ-Солтан бу юлы нишләптер Анастасияне тынычлыкта калдырды.
Югыйсә, бәйләнчек каенаналарга хас булганча, килененең юк җиреннән
кер эзләү аның яраткан шөгыле иде. Ә Бикбулатның бер колагына керә,
икенчесеннән шуып чыгып та китә. Картыеның төртмә сүзләре белән һич
тә яраткан хатынының кәефен кырасы килми. Шаһ-Солтан үзе дә бу «эч
бушату»ларның иясенә барып ирешүен теләми иде, ахры, кирәк санаса,
чакырып алып, йөзенә бәреп әйтер иде. Тәкәбберлеге дә, һиммәтлеге дә
ханбикәләрнекечә аның.
Бикбулат, дөрестән дә, хәләленең җаеннан гына тора, чөнки чын ярату белән
ярата. Шундый асыл затны димләгән өчен Иоаннга чиксез рәхмәтле.
Мәхәббәт дигән хис-тойгы бик сәер халәт икән ул. Моңарчы Бикбулатның
кыз-хатынга бәһасе ике сүздән генә гыйбарәт иде: ошый, ошамый. «Ошый»
дигән бәгъзеләр, кагыйдә буларак, түш астына керә. «Ошамый»лар шундук
хәтердән юыла.
Яшерен-батырын түгел, җарияләре күп иде аның, ярата иде ул алар белән
булышырга.
Анастасия зөфаф кичендә үк тышау салды.
– Хан, шәһвәтеңә бирелмә, мин хайвани теләкләр колы түгел, якынлык
ул ике яклы, теләгеңә ирешәсең килсә, миндә дә шундый хисләр уят, – дип,
Бикбулатның каударлануын кире какты.
Ул бөтенләй югалып калды, теләкләре дә сүнде.
Алдагы көндә исә...
Алдагы көндә вазгыятьне Анастасия үз карамагына алды.
– Хан, о-о-о, беләкләрең таштай, – дип, йомшак нәфис куллары белән
Бикбулатка орынгалап куйды.
– Мин – воевода, княгиня, сугышчының беләге каты булырга тиеш, – диде
Бикбулат.
– Миңа шундый тыгыз тәнле, көчле ир-егетләр ошый, – диде Анастасия,
хәйләле вә сынаулы елмаю аша, – ә син нинди туташларны ошатасың?
– Элек күп иде алар, – диде Бикбулат, хәрбиләргә хас төгәллек белән, –
хәзерендә берәү генә.
– О-о-о, хан, менә син нинди дәртле яр икән, ә ул берәү дигәнең кем инде,
бәлкем, әйтерсең?
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
31
Бикбулатның кәләшен куенына кертәсе, кабарынкы саргылт чәчләреннән
сыйпап аласы, үбәсе-кочасы бик килсә дә, батырлыгы җитмәде. Ап-ак өрфия
ефәккә төренгән бу фәрештәдәй илаһи затка ничек итеп юлпыч учларыңны
тидермәк кирәк?!
– Сермени? – диде Анастасия, үпкәле тавышын калтыратып. – Ярар соң...
Бикбулат янә хәрбиләрчә турысын ярып салды.
– Ул – син, княгиня!
Анастасия күз очлары белән генә көлемсерәп алды да уенын дәвам итте.
– Юк, хан, дөрес әйтмисең, никах ул – үзенә, мәхәббәт – үзенә. Алар бик-
бик сирәк тәңгәл килә, – диде, – син бит миңа патша кушканга гына өйләндең.
Башканы димләгән булса, әйтик, боярыня Марфа Демьянованы, битендә
шайтан борчак суккан дип тормас идең, ярәшү балдагын шуңа кидерер идең.
Әллә хак түгелме?
– Хагын-хак, ләкин дә син Иоанн Васильевич димләгәнче үк минем
күзләремне сукырайтып, колакларымны чукракландырырга өлгергән идең
инде, княгиня, – диде Бикбулат, – безне йодрык сугышы кавыштырды. Бу син
әйткән тәңгәл килү инде. Тик мин барыбер Иоанн Васильевичка гомерем буе
бурычлы, аның өчен җанымны фида кылырга да әзер.
– Юк инде, хан, – дип, Анастасия, ниһаять, киявенең куенына керде, – минем
кемдер хакына тол хатын күлмәге киясем килми.
– Җаныбыз – Ходайныкы, тәнебез – Патшаныкы...
Анастасиянең күңеле башкада иде инде, иренең колагына кайнар тынын өрде.
– Чишендер мине, назлап-иркәләп чишендер...
Йәш белән йәшнең күңеле бер, ефәк белән ефәкнең төене бер.
Бикбулат башы-аягыннан бәхет вә мәхәббәт дәрьясына иңде. Иртә үбеш,
кич үбеш, кочак ачык, күңел киң.
Дөньялар онытылды.
Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар, ди. Шуның кебек
мәхәббәт тә болытсыз гына булмый икән. Тормыш-яшәешләре гадәти эзгә
төшүгә, Бикбулат көзге чебен кебек ифрат та йөдәткеч сырхауга тап булды. Бу –
көнләшү иде. Әлеге йөгәнсез хис аңа бик күп урынсыз борчу һәм хафаланулар
алып килде.
Барысына да Иероним Баус гаепле. Мәскәүдәге асыл затларның башын
шул әйләндерде, җилбәзәк. Бу хакта аңа мәртәбәле бояр Никита Захарьин
җиткерде. Шөкер, куян авында сынган кулы озакка сузылып кына булса да
ялганган икән инде, кашыкны үзем тотып ашый башладым, диде. Ләкин йөзе
качкан, иреннәре дерелтектәй калтырый.
– Нигә болай кәефең китте, Никита Романович, бер-бер борчуың юктыр
бит? – дип сорады Бикбулат.
– Борчу гынамы, галиҗәнап, аннан да хәтәррәге.
– Сөйлә, тыңлыйм.
Бояр сулышын йотып җибәрде дә дәвам итте:
– Теге инглиз карачкысы кружилага тартым «клоб» дигән күңел ачу йорты
ачкан икән, безнең шәрәфле яшь княгиняларыбыз шунда чират торып йөриләр
икән. Кызым Серафима да шул клоб дигәннәренә язылган. Сүземне колагына
да элми. Адәм тәганәсе бит, имеш, англичан ауропача биергә өйрәтә. Ир-
егетләр белән туташ-ханымнар җитәкләшеп-кочышып бииләр, ди. Моңа чик
куярга кирәк, галиҗәнап. Православлар ич без. Безнең үз кануннарыбыз, үз
гореф-гадәтләребез бар.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
32
– Рәхмәт, Никита Романович, хәбәрең бик вакытлы, чарасын күрермен.
– Бер башлагач, авыр булса да әйтеп бетерим инде, галиҗәнап, анда бөек
княгиня Анастасия Ивановнаны да күргәлиләр икән.
– Нәрсә?
Бикбулат боярның изүеннән эләктереп алды.
– Гайбәтнең бәһасе – баш бәрабәре, бояр, авызыңны үлчәп ач.
– Әйттем исә кайттым, галиҗәнап, үзеңә мәгълүм, мин ялган сүз сөйләмим.
Бикбулат, башын чөеп, уйга талды. Княгинядан сорау алу аның олуг
дәрәҗәсен кимсетү булыр иде. Моны эшләргә ярамый. Әмма белергә, әлеге
сүзләрнең хакмы, хак түгелме икәнен тәгаен генә ачыклау зарур. Ничек итеп?
Бердәнбер юл – «Инглиз» мәдәният үзәгенә (бу – клобның рәсми атамасы)
шымчы җибәрү. Барсын, күрсен, карасын, өйрәнсен. Аннан соң күз күрер.
Акылы белән ул шулай хәл итте. Ләкин гыйсъяни зәһәр татар каны акылдан
өстен иде.
– Бөек княгиняны чакырыгыз! – дип кычкырды ул, тирә-якны яңгыратып,
гүя орыш кырында әмер бирә.
– Земщина мәсьәләләре буенча киңәшмә вакыты җитте бит, олуг кенәз,
боярлар көтә, – диде эш башкаручы кенәз.
– Бернинди киңәшмә дә булмый, таралышсыннар!
Боярларның чырае чытылды, мыгыр-мыгыр килеп таралыштылар.
Йомышчы тиз әйләнеп килде.
– Галиҗәнап, бөек княгиня Анастасия Ивановна инглиз клобына...
Бикбулат зилзиләле кул хәрәкәте белән йомышчының авызын япты.
– Күземнән югал!
Бикбулатның төне өчәр катлы төшләр арасында саташып үтте.
Берара Анастасияне тукмарга тотынды ул. Княгиня ярга ташланган
балыктай сикергәли, качмак була. Воеводаның кулы – элмәк, ычкынырсың,
бар, тәпәли генә.
– Артыңа күрә таман, менә сиңа, менә сиңа...
Үзе дә хәлдән тайды. Әмма үчен кайтарды, тирән вә киң канәгатьләнү
хисләре кичерде.
Анастасия сүзләрен теш арасыннан гына сыгып әйтте:
– Хан, бу хәлне мин болай гына калдыра алмыйм, син олуг ыру әһеленә кул
күтәрдең, патшабыз Иоанн Васильевичка һәм митрополит Алексей атакайга
синең өстән шикаять юллыйм, – диде, – мин синнән аерылам!
Ни хикмәт, әлеге янау Бикбулатка княгиня көткәнчә тәэсир итмәде,
тилеләрчә хихылдады гына:
– Хи-хи-хи!
– Хан!
– Әйе, мин хан, – дип кукрайды, – төкерәм мин синең ыруыңа! Аерыла,
имеш. Кем икәнлегеңне онытма, аерылу турында фәкать ир генә сүз кузгата
ала. Ә мин сине аермыйм һәм дә тәүге һәм соңгы мәртәбә кисәтәм, әгәр дә
мәгәр тагын ул инглиз илчесе янында сырпаланып йөрүеңне җиткерсәләр,
чәчеңне кырдырып, монастырьга озатачакмын. Иероним Баусның баш сөяген,
бабам Чыңгызхан үрнәгендә кыршаулап, үч билгесендә бил каешына тагып
йөриячәкмен.
Аерылу менә шулай була ул. Бәхетенә, бу манзара төштән төшкә күчү генә
булган икән. Чын уянудан соң Бикбулат Ходайга шөкерана кылып елап җибәрде.
Анастасия – Аллаһ бүләге. Анастасияне кыерсыту – тәмугка туры юл.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
2. «К. У.» №4 33
Ләкин, ләкин...
Шымчы күңелгә ятышсыз мәгълүматларны ташып кына торды. Ул
мәгълүматларга караганда, илче белән княгиня арасы якынайганнан-якыная
бара, ара-тирә елышкалашып та алалар икән. Өстәвенә, ниндидер тудыка-
кузен да дәгъва итә башлаган Анастасиягә. Бер фырт егет, имеш. Курадай төз
буй-сын, күперек чәч, күркәм чырай, инглиз фасонындагы кием. Кыскасы,
майлары тулышкан байгура-бичәләрнең ярсулы хыялы. Табак битле камыт аяк
Бикбулатның бу җәһәттән мактанырлыгы юк, билгеле. Назлы княгиняларны
синең дәрәҗәң дә, хәрби казанышларың да, шаһсуарлык осталыкларың да
кызыксындырмый. Алар барыннан да бигрәк бер алдыңа, бер артыңа төшеп,
матур-матур мактаулар яудыручы кызыл авызларны үз итә.
Баус ярым йокыга талган Мәскәү тормышын күчәреннән кузгатып
җибәрде. Аңлашыла, көрәк сакаллы кадими боярлар ошбу алгарышка
теш-тырнаклары белән каршы иде. Бикбулат үзе дә алар яклы. Шуңа
күрә илчене чакыртып, үз исеменнән ризасызлык белдерергә кирәк дигән
фикергә килде. Иленә үк кайтарып җибәрү мәслихәт булыр иде анысы,
тик Англия белән эшлекле мөнәсәбәтләр тауга күтәрелгән бер вакытта
монысы, мөгаен, үзең утырган ботакка балта чабудыр. Ә акылга утырту
берәүдә дә шик уятмас.
Баус һаман шул Баус иде. Каз күкәедәй шома йөзе балкый, сөрмә тарткан
күзләре ялтырый. Кыска ыштан, озын оек, тумпак борынлы башмак. Коеп
куйган сәвәләй.
– Галиҗәнаф, сезне күрүемә бик шатмын, – диде илче, рәсми сәламләүләрдән
соң. Бу аның шәхси мөнәсәбәтләргә ишарә итүе иде. Шулай булмыйча, патша
зурдан кубып, аның хөрмәтенә нинди купшы ау үткәрде бит. Гомерлек истәлек.
Әлеге дустанә багланышлардан соң ничек итеп бу күңелсез әңгәмәне
башлап җибәрергә белмичә аптырап торганда, Баус үзе ярдәмгә килде.
– Котлыйм, галиҗәнаф, хәләл җефетегез бөек княгиня Анастасия Ивановна
– искиткеч талант иясе, бию сәнгате өчен туган зат. Тиздән сюжетлы нумерлар
әзерли башлыйбыз. Зур тамаша үткәрергә ниятләдек. Тамашада сез иң кадерле
кунагыбыз булырсыз. Анда, сезнең рөхсәт белән, барча Кремль даирәсен
чакырырга кирәк саныйбыз. Әлеге чара Русия-Англия дуслыгының күркәм
чагылышы булыр.
Шул гына җитми иде, дип уйлап куйды Бикбулат.
– Илче әфәнде, – диде, әңгәмәне үз ягына борып, – сезнең клобка карата
боярларның дәгъвасы бар, ул бию-фәләннәрегез асыл затларыбызны бозуга
китермәсме, дип шикләнәләр.
Баусның елмаюлы йөзенә җитдилек чалымнары ятты.
– Цивилизация берәүне дә бозмый, галиҗәнаф, цивилизация ирек кенә
китерә, яшәү иреге...
– Яшәү иреген бездә ир сүзе билгели, – дип бүлде аны Бикбулат, – син
әйткән си... си...
– Цивилизация, – дип ярдәмгә килде илче, – ци-ви-ли-зация! Civilis, латин
сүзе.
– Ул си... си... тьфү, үзегезгә булсын...
– Иоанн Васильевич бөтенләй башка фикердә, галиҗәнаф, – диде Баус.
Бикбулатның колаклары сагайды.
– Иоанн Васильевич?!
– Әйе, берничә мәртәбә индивидуаль дәрес үтте. Һәм бик уңышлы.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
34
Герцогиня Мария Гастингс та аның бу тырышлыгына уңай бәя бирер, дип
ышанам. Шуның өчен...
Илче, Иоанн тәхетеннән шушы никах мәшәкатьләре сәбәпле генә аерылып
тора, дип әйтеп җибәрүдән чак кына тыелып калды.
– Шуның өчен, кхе-кхе, шуның өчен... бөек княгиня Анастасия Иоановнаның
осталыгы бик тә ярап куячак әле.
Бикбулат телен тешләде. Бу хакта сүз озайтуның мәгънәсе үзеннән-үзе
очланды. Ул бит олуг кенәз, патша түгел. Әле ярый Анастасиягә ачыктан-ачык
бәйләнүдән Ходай саклаган. Хур була иде.
Бикбулат картые Шаһ-Солтаннан фәкать төртмә сүзләр, шырпылы кинаяләр
генә ишетсә дә, шул төртмәләрдән, шул кинаяләрдән еш кына үзен борчыган
көек-көенечләргә җавап та таба иде.
Ханбикәнең эчендәге тышында – ошыймы кешегә, ошамыймы, әйтәсен
бәреп әйтә. Үзен шуңа хокуклы саный. Ник дисәң, Нугай-тимериләр ыруының
иң өлкәне булып ул калды. Болай да таралышып беттеләр. Бикбулат ише
умырткасызлары, әнә, дин алыштырды. Заманында бөтен Нугай урдасын
кулларында тоткан шанлы ыру кыйпылчыгы иде, югыйсә.
Шаһ-Солтан оныгын ишектән үк сорау белән каршы алды.
– Әйт әле, бабаң Шаһ-Тимер ханның ничә баласы булган?
– Төгәл генә хәтерләмим, дистәдән дә ким түгелдер.
– Дистә, дистә, – дип мыгырданды кортка, – хәтер капчыгыңа салып куй:
уналты! Алты малай, ун кыз.
– Бу бит дүрт хатынга.
– Ә сиңа кем дүрт хатын алырга комачаулый иде, – диде Шаһ-Солтан, – гаеп
үзеңдә. Җә, әйт, ничә балаң бар?
– Әлегә берәү...
– Анысы да кыз бала, һиммәтле ата варисы белән мактаулы. Болай булса,
тәхетеңә читләр үрмәләячәк...
Бикбулатның башында нәрсәдер келт итте, әйтерсең лә капкачын ачып
куйдылар. Йөгереп барып, әбекәйне кочаклап алды да:
– Картый, рәхмәт, бүгенгә хуш, – дип, бүлмәдән атылып чыгып китте.
Артыннан җил генә уйнаклап калды.
– И, тәһарәтсез, – дип сукранды Шаһ-Солтан.
Бикбулат, гүя кош тоткан, юл буена яшьли күңеленә сеңеп калган дала
җырын авыз эченнән көйләп кайтты.
Син – бер сурәт нәзыйсән8,
Кич кашымда ахыр сән,
Уяна китсәм – янда юк,
Нә атлысың – атың әйт.
Җә-хуш, княгиня, инглиз карачкысыннан син үзең китәргә мәҗбүр
булачаксың, куян тиресе түгел, ай-ай ярымга ничек тә түзәрмен. Чыңгызыйлар
диләр безне.
Кичен ул хәләле катына керде. Княгиня клобтан кайткан гына иде булса
кирәк, йомшак кәнәфигә ярым яткан хәлдә хозурлыкка талган. Күлмәк итәгенең
ян мендәргә җыерылып калганын да абайламаган, балтырлары күренеп тора...
Бикбулатның барча күзәнәкләре уянып, гаскәриләрдәй һөҗүмгә әзерләнде.
8 Нәзыйсән – күрү, карау.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
2.* 35
Ул күзәнәкләренең шәһвәтле шигар-чакыруына буйсынды, хатынының аяк
астына килеп ауды.
– Анастасия...
– Барча урыс җиренең олуг кенәзенә идәндә аунау килешми, – дип,
Анастасия итәк астына шәрә балтырын шудырды.
Күзәнәкләрнең исә килешү-килешмәүдә хәстәре юк, таләпләре артканнан-
арта гына бара.
– Анастасия...
– Бекбулатович, зинһар өчен, кызма, арыдым, башым да авырта, – дип,
княгиня читкәрәк тайпылды.
Бикбулат иң саллы дәлилгә ябышты, аны инде кире кага алмыйсың.
– Миңа варис кирәк, бу синең бурычың, княгиня! – диде.
Бикбулат хатынының ай-ваена карамады, төннәрен атна буе аның катында
үткәрде. Анастасия ахыр чиктә әйтте:
– Бекбулатович, бу тышаусыз мәхәббәт уеннарың белән тәмам теңкәмә
тидең, бүгеннән башка чыгарам, – диде.
– Их княгиня, сагынырсың, мин булмам.
– Әллә бер-бер сәфәргә китәсеңме?
– Польшада хәлләр катлаулана, бу Русия мәнфәгатьләренә дә турыдан-туры
кагыла, иртәгә шунда кузгалам, – диде Бикбулат. – Мин югында нишләрсең
менә, шуңа борчылам.
– Иркенләп «Инглиз» клобына йөрермен.
– Җә-җә...
Сәяхәт шактый четерекле иде. Польша ачыктан-ачык һәм тупас рәвештә
Ливониягә нәфесен суза. Король Максимилиан исә бу хакта аңлашу-сөйләшү
генә түгел, хәтта, мең төрле сәбәп табып, очрашуларны да һаман кичектереп
килде.
Менә шул сырт бирмәс чыгынчы мокыт урынга егылган икән.
Тәхеткә герцог пан Баторий дәгъва итә ди. Русия әлеге дәгъвачыга хәерхаһ
мөнәсәбәттә. Ләкин тимерне кызуында сугу хәерлерәк, Баторийны әле бөгәргә
була.
Бикбулатның гөманы рас килде, дөрестән дә, Баторий Русия тәкъдимнәрен
тулысынча хуплавын белдерде. Тәхет бәрабәренә, әлбәттә. Баторийга – король
титулы, Русиягә – Ливония.
Ләкин Польшага ышаныч барыбер юк. Ул үзен Мәскәү белән кылтык кәләш
кебек тота. Ымсындыра, ә кочагын ачмый.
Бикбулатны Мәскәүдә дә күркәм хәбәр көтә иде.
– Сагындырдың, княгиня, – дип, хатынына сырпалана башлаган иде, тегесе
бик тиз учагын сүндерде.
– Хан, син инде уразада, мин варис көтәм, – диде, – бигайбә.
Һәм клобка да юл ябылды, дип эченнән генә сөенеп куйды Бикбулат. Варис
кына исән-сау тусын!
– Мин бик бәхетле, Анастасия!
Бишенче баб. Астыртын кол хәйлә кора
Боярлар Думасы әгъзасы Борис Годунов бөек княгиня Анастасия
Ивановна Мстиславская хөрмәтенә мәҗлес үткәрү хәстәренә кереште.
Иң әүвәл, берәүгә дә ышанмыйча, шәхси пешекчесе белән очрашып,
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
36
княгиняның яраткан ризыкларын барлап чыкты. Әллә ни талымлы түгел
икән. Башка хатын-кызлар кебек тәм-томга да исе китми, ди. Табында
җиләк-җимеш булсын, яшелчә булсын. Бер четерекле ягы бар, кунак блүдәсе
өчен ак кырпы уылдыгын һәм дә ананас җимешен хуп күрә икән. Болары
менә башны кашыта торган. Уылдыкка кытлык юк анысы, карасы да,
кызылы да мичкә-мичкә. Альбинос уылдыкны, ай-һай, юнәтеп булырмы?
Ананасын Константинопольдән кайтартырга мөмкиндер, мөгаен. Аңа бит
агачтан гына өзеп алганы кирәк.
Годунов өчен «юк» дигән сүз, гомумән, юк. Ниятенә килдеме, туктата
алмыйсың. Шушы тәвәккәллеге, үҗәтлеге өчен ярата да инде аны Иоанн.
Егерме яшендә Боярлар Думасы әгъзасы итте. Хәзер дә иң яшь дәүләт әһеле.
Мондыйлар бармак белән генә санарлык.
Анастасия мәҗлестән баш тартты.
– Юк, бояр, мондый халәттә минем кешеләргә күренеп йөрисем килми, –
диде.
– Ә нинди халәт? – дип белмәмешкә салынды Годунов. – Аккоштай зифа
буй-сын, йөзек кашында гына йөртерлек матурдан-матур йөз, карлыгач
канатларыдай җилпенүле пар каш...
– Җитте, бояр, җитте, тукта, – дип өзде Анастасия ошбу салават тезмәсен,
– җә эреп китәрмен.
Чигендерерсең Годуновны. Дәлил арты дәлил.
– Княгиня, табында син яраткан ак кырпы уылдыгы белән ананас та була,
махсус кайтарттым, – диде.
– О, Боже!
– Княгиня, син дигәндә, җиде кат җир астына төшәргә дә әзермен!
– Бояр, зинһар, тукта, беләсеңме, бу затлы ризыкларның исемен ишетү дә
укшыта мине, варис әлеге минутта гап-гади елга балыгын гына тели.
– Шыртлакамы? – дип элеп алды Годунов. – Баш өсте, ризалык кына бир.
Анастасия тирән сулыш аша көрсенеп куйды да:
– Бөек княгинялар ике сөйләшми, бояр, – дип, борылып утырды. Бу әңгәмә
тәмам дигән сүз иде.
– Мөхтәрәм Анастасия Ивановна, зинһар, тагын биш кенә минут вакыт
бир, княгиня...
Годуновның ялварулы карашы княгиняны йомшартты.
– Өч минут, – диде.
– Княгиня, син – Русиянең җәнабе гали патшабикәсе. Ә патшабикә, ни
кызганыч, үз-үзенә хуҗа түгел.
– Аңлатыбрак сөйлә, бояр!
– Әйе, әйе, хуҗа түгел, – дип рухланып тезеп китте Годунов, – патшабикә
– барча гавамныкы! Һәм дә гавамның яраткан патшабикәсе турында һәрдаим
хәбәрдар булып торасы килә. Хәзер аеруча җаваплы чор – патшабикә бала
көтә, варис!
Годунов, сөзелеп, бөек княгиняга текәлде.
– Афәрин, бояр, ышандырдың, мин риза.
Дөрес корылган тозак табышлы була. Капкын ачык, җиме татлы. Бу җимгә
җанвар ябырылачак та ябырылачак.
Җим дигәнебез – бөек княгиня Анастасия Мстиславская, җанвар – олуг
кенәз Симеон Бекбулатович. Годунов мәҗлесенең төп максаты да тәхет иясен
үз йортына китерү иде.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
37
Билгеле инде, баш муенга береккән, хатын кайда, ир шунда. Бикбулат та
мәҗлескә килмичә булдыра алмады.
Мәҗлес искиткеч югары зәвык белән әзерләнгән иде. Мул сый, ихлас
кунакчыллык, җыр-музыка. Янә дә моңарчы күрелмәгән яңалык: инглиз
биюләре. Көмәненә карамыйча, хәтта Анастасия дә бию сәләтен исбатлады.
Аңа кырылып кул чаптылар.
– Браво!
Тәнәфес вакытында Борис олуг кунакка ат утарын карарга тәкъдим итте.
Бикбулат бик теләп риза булды. Ат дигәндә, аягы идәндә. Хәер, хан да бул, ат
та яратма, имеш.
Годунов та ат рәтен белә икән.
– Сөекле ат кешнәгәндә, ди, утарыңда аргамак та толпар, – дип, Бикбулат
мактау сүзләре дә җиткерде.
– Һәр татарның эчендә иярләнгән ат ятар, ди, галиҗәнап.
Бикбулат әңгәмәдәшенә астыртын гына күз төшереп алды. Иоанн
Васильевичның иң дәрәҗәле һәм дә иң хәтәр иярчене опричнина әһеле Малюта
Скуратов белән туганлашкан боярның ачыктан-ачык татарлыгын тануы колакка
ят иде.
Годуновлар нәселендәге соңгы татарның вафатыннан соң ике буын
алышынган ич инде. Ә ул татарлыгын чокып чыгармакчы. Хәер, Иоанның
үзенә дә анасы Елена Глинская ягыннан татар каны кергән. Кемнеке диген
әле? Дошмани зат, Алтын Урда дәүләтенең күренекле әһеле Мамай бәк каны!
Җан тартмаса, кан тарта, ди. Иоанн Васильевич христианлашкан татарларны
бик рәхәтләнеп үз даирәсендә тота. Әйтик, анасы Сөембикә ханбикәне
җәберләсә дә улы Үтәмешгәрәй – Александрны бик якын итә иде. Җәсәден дә,
патшалар рәтенә куйдыртты. Янә дә, соңгы өч елда Земщинаны чукынмыш
Әстерхан шаһзадәсе Михаил Кайбулатович җитәкләде.
Ә үзе соң, Бикбулат? Тәхеттә утыра лабаса!
Яңа урыслар, кагыйдә буларак, иң ышанычлы дәүләтмәннәр.
Һәм дә иң турылыклы ялагайлар, дип тә өстәр иде күпләр.
Мәйданга җирән төстәге елгырны алып чыктылар. Бикбулатның авызына
сулар килде. Менә бу толпар ичмасам. Атлауларын гына күр, бер басасы урынга
биш баса. Аяклары озын, күкрәге киң, биле нечкә. Чын чабышкы.
Озын чәчле кыздай,
Койрыгы озын җирән ат,
Галәмне узып йөлте9 алган,
Үгечем10 юктай җирән ат.
– Галиҗәнап, Җирәнкәйне кабул итеп ал, ихлас күңелемнән бүләк итәм.
– Бояр?!
Бикбулат бүленеп калды, әллә актачы бугалакны кисәктән тартып җибәрде,
әллә үзе нәрсәдәндер өркеп китте, Җирәнкәй гәүдәсен сикертеп, арт аякларына
басты да ыргытылган таштай алга атылды.
– Ио-һа-һа!
Годунов елгырның баскан җирендә калдырган кабартмалары кадәр
генә булып, кечерәеп калды. Ул хәтта имгәнгән актачының ах-вахларын да
ишетмәде.
9 Йөлте – бүләк.
10 Үгеч – үкенеч.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
38
Бикбулат исә хәйран хәлдә иде.
– Шә-әп!
Годунов җил-яңгыр тимәсен шундук аңлап алды.
– Җирәнкәйне үзем илтермен, – дип, гәүдәсен турайтты, – инде флигельгә
рәхим ит, галиҗәнап, бераз хәл җыеп алыйк.
Флигель дигәннәре ат йөртү мәйданының читендә генә иде. Манып алгандай
ап-ак итеп акшарланган. Читтән караганда, җыйнак кына булып күренсә дә,
эчке ягы шактый иркен икән. Килешле итеп җиһазланган, көлеп тора.
Шушы көлеп торган бинада аларны, идәнгә кадәр бөгелеп, озын толымлы
өч көләч чибәркәй каршы алды.
– Галиҗәнап, синең белән аралашу бәхете насыйп иткән өчен Ходайга бик
рәхмәтлебез, үзеңә бәхетле патшалык, озын гомер телибез, – дип, хор белән
сәламнәрен ирештерделәр дә, чиратлашып, Бикбулатның кулын үптеләр.
Шул арада мөлдерәмә тулы чәркә китерделәр.
– Галиҗәнап, йолабыз буенча аяк ялына рәхим ит!
Бикбулатның тәмам йөзе килде. Хәләле өчен махсус юнәтелгән ак кырпы
уылдыгын кашыклап состы. Бориска шул гына кирәк иде.
– Галиҗәнап, синең тыенкы вакытың, бу чибәркәйләр белән күңел ачып алу
һич тә гөнаһ булмас, шәһвәт – ир-атка язык гамәл, – дип, капкын ишеген ачты.
– Сылулар, каһәр...
– Кочакларында эретә торганнар.
– Бөек княгиня белән киңәшеп карармын, – диде Бикбулат теш арасыннан
гына, – рәхмәт тәкъдимеңә.
– Ха-ха-ха, шалун син, галиҗәнап.
Ошбу татлы очрашуны да бик җентекләп, алдын-артын уйлап, үзенә сүз
тигезмәслек итеп оештырды Годунов.
Кала кочагында каенлыкка сеңеп утырган ике катлы бина эчендә иртәдән
бирле ыгы-зыгы: олуг кенәз риза-бәхил булып калырга тиеш. Шуңа күрә
мондый яшерен мәҗлес-очрашуларны үткәрү җәһәтеннән мең пот тоз ялаган
тәҗрибәле кунакмәннәр чакырылды. Алар һәммәсен энә күзеннән үткәрделәр,
ятаклар да читтә калмады.
– Бу чумып китәрлек ятак мәхәббәт уеннары өчен яраксыз, – диде кабактай
зур башлы кунакмән, – тыгызрагы белән алыштырыгыз.
Камердинерны да ошатмады Кабакбаш, сәбәбен дә әйтеп тормыйча,
үзләре арасыннан билгеләде. Тагын нәрсәләрнедер үзгәрттерде. Аннан соң
чибәркәйләр ишек катына сакка басты.
Бер сәгать үтте, ике, өченчегә китте, ә олуг кенәз юк та юк. Ахыры түзмәде,
экипажын чакыртты. Бераздан ул Анастасия бүлмәсендә иде инде.
– Бөек княгиня, галиҗәнап килмәде, синең хәбәрдарлыкны җиткергәннәрме,
шымчылары иснәгәнме, әлегә билгесез, – диде.
– Бәлкем, бу алдан уйланылган коткы салу гына булгандыр?
– Юк, бөек княгиня, коткы түгел, чибәркәйләрне үз күзем белән күрдем,
әзерлек югары дәрәҗәдә, ятакны да...
– Җитте, болван, күземнән югал!
Анастасия терт-терт олуг кенәз катына юнәлде.
Бикбулатның чит уҗымга керергә җыенуы турындагы алхәбәрне Годунов
ышанычлы кешеләр аша княгиняга гайбәт рәвешендә генә, тамчылап-тамчылап
кына ирештереп торды. Әмма да ләкин нәкъ үзәгенә. Ник дисәң, кыз-хатын
җәмгыятьтә нинди генә урын биләмәсен, ханбикәме ул, купчиха яки гап-гади
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
39
гасәбә-хезмәтчеме – никахлы иренең үзенә турылыклы булуын тели. Һәм бу
юлда җинаятькә барырга да әзер. Шымчылык, яшерен күзәтчелек, җәнҗал
куптару хакында әйтеп тә торасы түгел. Йөрәгенә көнчелек угы кадалган икән,
хатын-кызны инде туктатырмын димә.
– Хан, мин аңлату таләп итәм! – диде Анастасия, ишектән керә-керешкә.
– Моңа минем хакым бар!
Бикбулат хатынына күтәрелеп бакты.
– Нинди аңлату, княгиня?
– Хыянәтең турында, хан!
Бикбулатны бу сөңгегә-сөңге җаваптан сакбаш йолып алды.
– Галиҗәнап, яшерен белекче килгән, керсенме? – дип белеште.
– Керсен!
Ишек уемында, әлеге дә баягы, бүксә гәүдәле Кабакбаш иде.
– Галиҗәнап, кунак йорты кунак көтә, – диде шымчы, княгиняның утлы
карашына игътибар итмичә.
– Димәк, уен гына түгел?
– Юк, галиҗәнап...
– Аһ, син, монафикъ җан! – дип кычкырды күәсе кайткан Анастасия, –
кырыкалдар!
– Бөек княгиня, мин олуг кенәзгә дә, син галиҗәнапларына да бер үк
дәрәҗәдә хезмәт итәм, – диде шымчы тыныч кына, – бурычым – һәр икегезгә
дә түкми-чәчми чын хәлне җиткерү.
– Аңладым, китәргә мөмкин, – диде Бикбулат.
Ир белән хатын икәүдән-икәү генә калды.
– Мин җавап көтәм, – дип кабатлады әүвәлге соравын Анастасия.
– Син минем бердәнберем, Анастасия, – диде Бикбулат, – ә кунак йорты
Годун мәрәкәсе генә.
– Аны баштук кисәтеп куярга ярамый идеме?
– Беренчедән, княгиня, егет солтаннарына, мүкләнеп китмәс өчен, ара-тирә
уен-муен да ярап куя, ул мәхәббәтне көчәйтә генә, икенчедән, Годунны сынап
карарга кирәк иде. Тик мин аның ниятен барыбер аңламадым.
– Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, – диде княгиня, – үзең әйтмешли,
беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче.
Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң:
– Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! – дип
мыгырданды.
Хатын-кыз тумыштан күрәзәче. Күрәзәчелек аның калебендә. Ул, көн ыгы-
зыгысына баткан ир-аттан аермалы буларак, киләчәкне дүрт-биш сикерешкә
алданрак күзаллый. Ялгышса да, унга-йөзгә бер генә ялгыша.
Анастасиянең гөманы да нигезле иде. Иоанн Васильевич әле турылыклыгын
җүнле-башлы исбатларга өлгермәгән Бикбулатны түгел, моннан ике йөз ел
элек үк үз теләкләре белән Руська сыенган Годуновлар ыруы вәкиле Борисны
тәхеткә утыртырга тиеш иде. Бер табактан ашыйлар иде ләбаса.
Годунов моңа бик нык кимсенде. Хаталандың, картлач, дип тешләрен
шыгырдатты. Ә мин сиңа, Иоанн Васильевич, ул хаталарыңны төзәтергә
булышачакмын дип, күңеленә беркетеп куйды, чараларына да кереште. Әйтик,
хатын-кыз мәсләгендә Иоанн үзе йөгәнсез булса да, даирәсенә карата искиткеч
таләпчән. Православие кануннарын бозарга батырчылык иттеңме, беттең,
рәхим-шәфкать көтмә.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
40
Борис иң әүвәл шушы юлны сайлады, Бикбулатны тәтәйләр катына кертеп,
җәнҗал куптармак итте. Башта барысы да майлагандай шома барды, мәҗлес
тә, ат абзары да, туташлар да... Ләкин олуг кенәз ул корган пәрәвез оясына
кермәде, эләкте дигәндә генә артын борды.
Үзенең башы җиттеме, Анастасиянең акылы уйнадымы, хәзер инде моның
әһәмияте юк, димәк, башка юл сайларга кирәк.
Годунов икенче көнне үк Кремльдә иде инде. Олуг кенәзгә воеводалар
чакырулы икән, озак кына көтәргә туры килде. Әбәт вакытын да тыныч кына
үткәреп җибәрде. Воеводалар табынына читләрне чакырмыйлар.
Ул олуг кенәзнең Кунак йорты җәһәтеннән ризасызлык белдерүен көткән
иде. Шуңа күрә гафу мөрәҗәгатен алдан ук әзерләп куйган иде. Тирәнгә
кергәнче араны җайларга кирәк.
Уйламаганда-көтмәгәндә, Бикбулат аны ачык йөз белән каршы алды, гафу
марәҗәгатенең дә кирәге чыкмады. Димәк, ачу сакламый.
– Әйдә, уз, бояр, озак көттергәнем өчен ачуланмассың, шәт, көне шундый.
Рим шәрабен авыз ит, миңа ярыйсы тоелды, әчкелтем. Күңелне ачып җибәрә.
Тыныч кына типкән җиреннән Борисның йөрәге талпынып куйды.
– Галиҗәнап, рәхмәт, искиткеч шәп шәраб, – диде Борис, – үзем дә сүземдә
тордым, җирәнкәйне алып килдем.
– О-о, бояр, сөендердең, ул елгырны синең төсең итеп тотармын, – диде
Бикбулат, – миннән – Рим шәрабе!
– Ничекләр итеп бәхилләтермен инде бу яхшылыкларыңны, галиҗәнап,
куанычымның чиге юк, – дип ярпачланды Годунов. – Җирәнкәйне утарга үземә
кертергә, актачыга үз кулларым белән тапшырырга рөхсәт бир.
– Куй, бояр, монысы инде хезмәтмәннәр вазифасы.
– Юк, галиҗәнап, бу бик җаваплы эш, мин аны үзем башкарырга тиеш.
– Ярар, ярар, – диде Бикбулат, көлемсерәп, – әйдә, алайса, Җирәнкәй
хөрмәтенә тагын берне.
Актачы иләктәй зур авызлы, сирәк тешле таш тазасы кеше иде. Сүзен дә
үлчәп кенә сөйли, җәелеп китми. Әмма чәйлек көмеш аның да йөзен ачты.
Ачмыйча теге, мондый бирем сирәк тама, бояр бик кече күңелле икән, монетны
башкалар кебек йомышчы аша түгел, үз куллары белән учына салды.
– Аркам синеке, бояр, камчыңны да рәхәтләнеп селти аласың, – диде ул
ихластан.
– Ихтирамың өчен рәхмәт, – диде Борис, – алай да бер үтенечем бар.
– Баш өсте, бояр.
– Олуг кенәзнең оста шаһсуар икәнлеге бөтен Рәсәйгә мәгълүм...
– Чөнки көн саен ияр өстендә күнегүләр үткәрә...
– Әйе, әйе, үземнән беләм, күнегүләр талчыктыра, кабыктыра, авыз корый,
– дип элеп алды бояр. – Шул вакытта берәр тустыган күңелеңә ятышлы шәраб
кабып куйсаң, күзләр ачылып китә инде мәгәр.
– Хак, бояр, олуг кенәз шулай эшли дә.
– Әлеге күнегүләрнең берсендә, аңа булган олы хөрмәтем йөзеннән, бүләк
шәрабымны да галиҗәнапка тәкъдим итсәң, кесәң дә күпкә кабарыр иде.
– Баш өсте, бояр, ә...
– Шәрабны китерерләр, борчылма, – диде Годунов, – тик бу хакта ләм-мим,
нәрсә диләр әле, яхшылык эшлә дә суга сал, диләрме?
– Мин – сүз иясе, бояр, авызым йозакта.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
41
Борисның күңеленә кереп оялаган гаюри11 корт аны тәмам тилерткән иде:
тәхет, тәхет, тәхет!
Моңа аның һичнинди нигезе дә, тотыныр җебе дә юк. Ә җаны җилкенә.
Башы тубал, план арты план, ният арты ният. Кармак очына унбиш яшьлек
сеңлесе Ирина да килеп эләкте. Нигә әле Иринаның күркәмлеген тәхет
мәнфәгатьләрендә файдаланмаска? Бу аның үзе өчен дә зыянга түгел ләбаса.
– Мөхтәрәм боярыня Ирина Фёдоровна, утырган кыз – калтау җир, ди,
соңарасың түгелме? – дип, ярым шаяру, ярым төрттерү белән сүз башлады.
Иринаның ак маңгаенда нәзек кашлары уйнаклап алды.
– Беләм, беләм, – дип дәвам итте абый кеше, – атакай сине Иван Шуйскийга
тәгаенләп тора. Мин исә ул кенәз кисәгеннән дә дәрәҗәлерәк кияү егете
тәкъдим итәм.
– Кенәз Шуйскийдан өстен патша гына бар инде, – дип чырык-чырык
көлде кызыкай.
Борис сеңлесенә сөзелде.
Күз төшәрлек кыз иде Ирина. Дөрес, әле ул балигълыкның тәүге чорын
гына кичерә. Тиздән, бик тиздән калак сөякләренә май кунар, күкрәк алмалары
тыгызаеп, тулышып китәр, янбашлары түгәрәкләнер...
Годуновлар – ырулары белән күрекле вә чибәр кавем. Татар каны
белән славян канының аралашуы нәселне яшәртеп, сафландырып кына
калмады, үҗәтлек, тәвәккәллек, дуамаллык, астыртынлык, мәкерлелек кебек
сыйфатларны тагын да тирәнәйтебрәк җибәрде.
Иринаның мәхәббәтлеге исә мәшһүр әбисе Иркәбикә тәнәкәдән килә.
Борис сеңлесенең наянлануына тезмә белән җавап бирде:
Карт кулында калач бар,
Йәш кулында камчы бар,
Камчысыннан бал тамар,
Калачыннан кан тамар.
– Патшага да чират җитәр, боярыня, әллә варис белән генә
канәгатьләнмәскәме?
– Аллам сакласын, ул варисың икенче хатыны Параскева Михайловнаның
да чәчен кыркыткан икән ич, минем һич тә раһибә күлмәге киясем килми.
– Иван Иванович өченчесенә княгиня Елена Шереметьеваны яучылап йөри,
– диде Борис, – сүз Фёдор Иванович турында бара.
Иринаның алсу иреннәре клиндер рәвешенә кереп түгәрәкләнде.
– О Боже, шул бичарагамы?
– Беләсең килсә, Иоанн төпчеген Польша тәхетенә тәгаенли. Королева
титулы моңа гына торырлык. Бу күпләрнең хыялы, боярыня. Фёдор
Ивановичның хасталыгы сиңа файда гына булыр иде. Андыйлар хатын итәгенә
ябышып ятучан.
Бел, бу сөйләшү – сер, калганы минем өстә, сүземнән генә чыкма.
Килештекме, королева?
– Килешүен килештек, агаем, атабыз ни әйтер бит әле? Кичә өлкән кенәз
Шуйский белән бик озак гәпләшеп утырдылар.
– Ул картларга тезген тоттырырга исәп юк, сүземнән генә чыкма.
Сеңлесен Фёдорга ярәшү уе Борисның башына көтмәгәндә, сүз агышында
11 Гаюр – гайрәт.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
42
гына китереп бәрде. Дөрес, әле моңа вакыт кирәк. Барыннан да элек, әлеге
никахның тормышчанлыгына Иоанн Васильевичны ышандырырга кирәк.
Иоанн үзенә алмашка өлкән улы Иванны әзерли. Бу һәркемгә мәгълүм.
Варисы төскә-биткә дә, холкы белән дә үзенә охшаган. Шундый ук кансыз,
шундый ук тәкъва һәм дә һиммәт иясе зирәк. Тик Иоанның акылы – төпсез
чиләк, әнә, һич уйламаганда, тәхеткә басурманлыктан чыгып та җитмәгән
Бикбулатны утыртып куйды бит әле.
Әгәр дә мәгәр булачак кияве Фёдор Мономах бүреген кия калса, Русия
белән ул, Борис Фёдорович Годунов идарә итәчәк. Чирләшкә патша үлеп китсә,
ягъни мәсәлән... О-о, бу очракта ни-нәрсә буласын әле күз алдына китерү дә
авыр. Тик шунсы хак: Борис йоклап калмаячак.
Ошбу хыялларга бүгенге аша сукмак салына. Бүген сукмак башында
Бикбулат. Иң беренче аның белән араны өзәргә кирәк.
Бикбулат исә үз хәл-халәтенә күнегеп бара иде инде. Дәүләт мәнфәгатьләренә
башы-аягы белән чумды. Зур эшләр белән беррәттән, патша иманасы
тирәсендәге ыгы-зыгыга да чик куярга карар итте.
Сарайның эчке идарәсе казнасына махсус сайлап алынган утыз алты кала
һәм кала яны авыллары имана түли. Бөртекле ашлык, мал-туар, кош-корт,
балык, бал, утын, печән һәм башка кирәк-яраклар белән Кремльне алар тәэмин
итә. Бу эшләрнең башында бояр Константин Шейн тора. Судагы балыктан да
шомарак бик хәйләкәр зат. Иоанның якыны. Шуңа күрә Бикбулатның хуҗалык
мәсьәләләренә тыкшынуын өнәмәде дә, аңламады да.
– Нәрсә, әллә олуг кенәз табыныннан риза түгелме? – диде хәйранга калып.
– Ым гына как, барысын да рәтләрбез. Бөек княгиня хөрмәтенә үткәрелгән
кабул итү мәҗлесе оештырганда, Борис Фёдоровичка ак кырпы уылдыгын да
мин юнәтеп бирдем.
– Менә-менә, – диде Бикбулат, – патша иманасын ярты Мәскәү имә диюләре
хак икән, бу казнаны талау лабаса, бояр!
– Мөмкинлек бар икән, нигә булышмаска?
– Базар аша, бояр, сатып, алыш-биреш аша.
Бу акыллы сүзләр Шейнны кузгатмады.
– Тикшерү җибәр, – диде битараф кына.
Чөнки белә, тикшерүчеләр шул бер казаннан ашаучылар ич инде.
Бикбулат тикшерү җибәреп мәшәкатьләнмәде. Кайда калҗа – шунда бурлык,
дип Шейнны вазифасыннан гына азат итте.
Воевода буларак, Бикбулатны күбесенчә гаскәр хәлләре кызыксындыра
иде. Соңгы вакытта Кырым ягыннан барымталар ишәйде. Ханның боларда
катнашы юк, бу – вак солтанатлар шөгыле. Мая туплаулары. Язгы ташкындай
ургылып киләләр дә, мал-мөлкәт талап, күздән дә югалалар, күләгәләрен дә
күрсәтмиләр.
Капма-каршы ачык орыштан да курыкмый татар. Осталыкта аларга җитә
алмыйсың. Урыслар, әйтик, укны барган җирдән тукталып очыра. Татар исә
тезгенгә кагылмый да: ат чаба тора, яугир җәясен тарта тора.
Ничек итеп ул сәрпи-аткыюч уклардан сакланырга? Хәрбиләр бу хакта
күптәннән баш вата. Төрле ысуллар кулланып карыйлар, әлегә очына чыга
алганнары гына юк.
Кулына бер мәртәбә дә җәя тотып карамаган дьяк Очин-Плещеев бу төенне
чишәргә алынган, имеш. Тәкъдимен воеводалар да хуп күрә икән. Соңгы сүзне,
әлбәттә, олуг кенәз әйтергә тиеш.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
43
Сынау мәйданы Ука елгасы буенда иде. Таврия далаларына охшаш тигез
җир сайлаганнар. Бер якта – Мәскәү сугышчылары, икенче якта – Кырым
яугирләре.
– Каян кием табып бетердегез? – дип сорады Бикбулат.
– Әсирләрне чишендердек, – дип елмайды воевода Афанасий, – башларга
рөхсәтме?
– С Богом!
Көтүдәге маллар кебек тыгыз өергә укмашкан гаскәриләр берьюлы
хәрәкәткә килде. Кыр быргы, бумен, сорнай, набат кочагында калды.
– Галиҗәнап, әнә ул имән агачларына күз сал әле, – диде воевода, –
һәрберсенең төбендә ике атлы казак яшеренгән. Берсе – ботак очында, тирә-
якны күзәтә, икенчесе – ияр өстендә. Ул, күзәтче хәбәр бирүгә, аны икенче агач
төбендәге кизүгә җиткерә. Анысы өченчесенә. Шул рәвешле, хәбәр воеводага,
бу очракта миңа килеп ирешә. Тиз дә, ышанычлы да, төгәл дә.
Чыннан да, җир астыннан гына калыккандай, офык читендәге имән
ышыгыннан сакчы атылып чыкты. Җилдән җитез тизлек белән күршесе
тарафына ыргылды.
– Алдагы күзәтче дошман явын күреп алган, чылбыр ысулы белән шул
хәбәрне бер-берсенә тапшыралар, – дип аңлатма бирде воевода.
– Яуны ничек беләләр?
– Ат тоягы астыннан чыккан тузан болыты буенча.
Менә гаскәрибаш воеводага яу килүе турында хәбәрен ирештерде.
– Җыелма шәһәрчекне корырга!
Шул арада чакрымга сузылган ике рәт такта корылма калкып та чыкты.
Аларга тишекләр уелган иде. Мәскәүлеләр корылма артына кереп сыенды.
– Галиҗәнап, барысы да җентекләп уйланылган, хәзер безнекеләр бернинди
комачау һәм югалтуларсыз зөбаниларга ук яудырачак, – дип аңлатма бирде
Очин-Плещеев.
Ул ниндидер дуамал канәгатьләнү белән, бүреген артка чөеп, такыр башын
кашып алды.
Бикбулат мыек астыннан гына елмайгандай итенде. Орыш-сугышка
бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең яу хакында шулай шапырынуын
күңеле кабул итми иде.
Яу, аһ, яу! Яуның эте дә яу аның. Дошман хәзер элекке кебек яу чабу турында
алдан әйтеп-белгертеп тормый, астыртын, капылт һөҗүмне үз күрә.
– Җыелма шәһәрчек дигәнегез бик мәшәкатьле түгелме? – дип сорады
Бикбулат.
– Җиңү, олуг кенәз, мәшәкатьсез генә бирелми.
Бикбулат сүз кыстыргалаганчы, алда тузан болыты купты. Хәзер орыш
башланачак, монысы инде чынга охшаган.
Ике арада дилбегә буе ара калуга, корылма ягыннан «кырымлы»лар өстенә
уклар оча башлады. Ләкин ажгырып килүче яугирләргә уклар гына киртә куя
аламы соң? Дошман киеменә киенгән хәрбиләрнең дә олуг кенәз алдында
хурга каласылары килми иде, күрәсең: килә-килешкә бер төркем шәһәрчеккә
ышыкланган сугышчыларга ябырылды, икенчесе, узып китеп, чигенүчеләрнең
арка ягына ятты.
Күренеп тора, җиңү «кырымлылар»га елмаячак. Шунда Бикбулат Иоанның
гына башына килердәй дуамал карарга килде. Воевода белән дьякны
каршысына бастырды да:
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
44
– Ыштаннарыгызны салыгыз! – дип боерды.
Тегеләр шаярта, дип уйладылар, ахры, бер-беренә карашып кына алдылар.
– Олуг кенәзне көттермәгез! – дип бакырды сакбаш.
Чалбарлар шунда ук аяк астына сыдырылып төште.
– Беренче постка, бегом марш!
Арт шәрәфләрнең берсе мичкә авызыдай киң, икенчесе ярык тагарак төбе
кадәрле генә, терт тә терт, терт тә терт.
Бикбулат кул ишарәсе белән генә җәя сорап алды. Ашыкмый гына тәтә
җебенә сәрби укны элде дә очырып та җибәрде.
– Һоп!
Укларның барысы да үз урынына ятты. Авырттыргандыр, билгеле, әмма
күнегүләр өчен махсус эшләнгән бу тукмак башлы уклар җәрәхәт ясый алмый
иде.
Бәйрәм кимәлендә оештырылган сынау-өйрәнүләр әнә шулай, көтелмәгәнчә,
хурлык белән тәмамланды.
Юк, киресенчә, яңа ысул хуплау алды. Ник дисәң, ниндидер урау юллар,
яшерен сөйләшү-килешүләр аша бу искиткеч мәшәкатьле вә чыгымлы җыелма
шәһәрчек хәрби тәрсәнә12 исемлегенә килеп керде, озак кына һич файдасызга
кулланылышта йөрде.
Фазыйләтен, фазыйләтен, фазыйләт,
Гаҗәп түгел, Русия ич бу дәүләт.
***
Годунов, әүвәл килешенгәнчә, актачыга зур гына тартма җибәрде. Ул бик
җентекләп төрелгән иде, кадакларын суыра-суыра, актачы җаны кебек күргән
кләшәсенең бер җәбен сындырды, бармак битләрен сыдырып бетерде.
Шушы кадәр көч куйгач, ничек инде бу асыл шешәләрдәге шәрабне авыз
итеп карамыйсың, ди?
Актачы китек иренен боҗралаган фырт мыегын үтә бер ләззәт белән
сыпыргалап алды да шешәгә үрелде. Ләкин өлгермәде, утар эченнән соргылт
бүксә тәгәрәп узды.
– Ә-ә, Йомгак, затлы ризыкның исен бик тиз сизәсең, ә? Ярар-ярар, авыз
иттерермен, җилләнмәсәң дә була, – дип сөйләнеп алды атлар башлыгы.
Соргылт бүксә – ләтчә иде. Ефәктәй шома вә дәхи дә мөкәммәл сынлы бу
нәни җанварның ияләшүенә биш-алты ай гына әле. Йомгак, дип исем кушты.
Тычкан-күсе ишәйгән иде, тишек тамак эзләндерә бит ул.
Актачы чакырылмаган кунакны ошатты. Чи ит калҗалары белән сыйламак
итенсә дә, тегесенең исе китмәде. Ерткыч, күрәсең, җанлы азыкны, үзе тоткан
корбанын хуп күрә иде. Ә менә судан баш тартмады, ялт иттереп кенә куя.
Хуҗа, кызык өченгәме, җамаягына берничә тамчы шәраб та тамызгалады.
Борын җыермады, эчте.
Актачы шәрабны башта Йомгак җамаягына тамызды.
– Патша ризыгыннан да авыз ит, алар заморский эчемлек кенә йота, синең
дә эчеңне тишмәс.
Ә үзе бүленеп калды – чабышкыларны күнегүдән алып кайттылар.
Эшен бетереп килгәндә, җамаякка да күз салды. Ә ул мөлдерәмә иде.
Кабыкмагансың икән әле, дип уйлап куйды.
12 Тәрсәнә – арсенал.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
45
Иртән җамаяк буш иде инде. Әмма шунда гына ике эт көчеге гәүдәсе аунап
ята.
Менә ни өчен иреннәреңне тигезмәгәнсең икән, Йомгак, шәраб бит агулы
булган. Җә Хода?!
Әлләл-лә, бояр, тонык суның төбе корт, ди, юлың җир астыннан йөргәнгә
охшап тора бит әле. Үз үчең үзеңә, Ходай сакласын.
Актачы шыпан-шыпан гына яланга чыкты да шешәләрне, он итеп ваткалап,
тирән чокырга күмде. Бәладән башаяк. Беленә-нитә калса, иң элек аның башы
очачак лабаса!
Годуновның бу нияте дә ярты юлда өзелде.
Алтынчы баб. Аһ, Казан, сагышым иясе
Шаһ-Солтанның бервакытта да Казан каласын күргәне булмады.
Ханбикә гомере буе Казанны сагынып яшәде. Казан аның яшьлек хыялы
иде.
Бүгенгедәй хәтерендә, атасы Идәгә морза үз катына чакыртып алды да әйтте:
– Кызым-гөлем, бердәнберем, гел янымда гына тотар идем дә, кыз баланың
ризыгы ятлар кулында шул, – диде моңсу гына, – Ходайдан узмыш юк.
Шаһ-Солтанның йөрәге жу итеп китте: яучы!
Анасы шактыйдан тукып килә иде инде. Тәки килгән икән зобани зат. Ул
куырылып төште. Морза аны кочагына кертеп, башыннан сыйпый-сыйпый,
сүзен дәвам итте:
– Бик тә шанлы вә исемле җиргә төшәсең, кызым, Казан каласына!
Габделләтыйф хан безнең белән туганлашырга теләк белдергән. Нугайдан
кәләш сорату Казан ханнарының канында. Син дә Нугай якларында туып-
үскән Нурсолтан ханбикә, Сөембикә ханбикә, Үрбәт ханбикәләр дәрәҗәсенә
күтәреләсең, кызым. Бу – ыруыбыз өчен тел белән әйтеп бетергесез олы хөрмәт,
олы ихтирам. Рәхмәт, кызым-гөлем, син – ыруыбызның бәхет кошы.
Әйе, ханнар өчен Казан тәхете кадәх нурына тиң илаһи табыш булса да,
кызларына күзләре төшми иде. Ханбикәләр арасында ник бер Казан чибәре
булсын, алар барысы да Нугай кавеменнән.
Шулай, шәҗәрә матурлык-итагатьлек, хәтта байлыктан өстен йөри.
– Кайчан? – дип кенә сорарга җөрьәт итте кыз.
– Кыш дип торабыз, яучы да шул сүзне җиткерде. Мин ризалыгымны
бирдем.
Шушы көннән соң тирә-юньдәгеләрне алыштырып куйдылар, диярсең.
Хәтта туганай агалары да бил бөгеп исәнләшә башлады. Шулай булмыйча,
сеңелләре Казан ханбикәсе таҗын киячәк ләбаса. Бу исә Казан-Хаҗитархан,
Казан-Нугай мөнәсәбәтләрен тагын да яхшыртуга юл ача. Соңгы вакытларда
җәя җебедәй тартылган киеренкелек кимеп, шәт, хәлләр әүвәлге эзенә төшәр.
Унбиш яшьлек җиткән кызның уйлары гына тау елгасыдай бөтенләй
башка юнәлештән агым алды: кияү егетенең буй-сыны килешлеме икән,
сакал-мыегын артык кыска кырдырмыймы икән? Тәҗрибәлерәк дус кызлары
кысканы хуп күрми, яратышканда битне сыдыра, диләр. Туй бүләге нинди
булыр икән? Ярату-яратмауны бүләктән үк белеп була икән ич. Затлы бүләк
– затлы мәхәббәт.
Дәртләре ярашырмы? Дәрт ир-егетләрдә бер өлеш булса, кыз-хатыннарда
җиде өлешкә тиң, дип тәкрарлый тәрбияче абыстай. Зөфаф кичендә абыстай
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
46
өйрәткәннәрнең файдасы тиярме, ул аннан бик куркып тора. Күңеле курка, ә
тәне ашкына, моңарчы татып карамаган ниндидер ят ләззәт дәрьясына чума.
Габделлатыйф, атасы мәшһүр Ибраһим хан кебек үк, мәһабәт вә күркәм
кеше иде. Озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр. Саулыкка гына туймый.
Бәвел сырхавы анда. Ара-тирә йөзе сап-сары булып саргаеп чыга. Шуңа
күрә йомакайрак булып үсте. Шул ук вакытта, искиткеч үзсүзле, әйткәнендә
тора белүче вәгъдәле, гадел кеше иде. Гаилә корырга да ашыкмады. Анасы
Нурсолтан ханбикә генә башлы-күзле итте. Кызганыч, ул озын гомерле
булып чыкмады, хәләле көтмәгәндә үлеп китте. Шуннан соң өйләнү хәлләре
янә онытылды. Ә тәхет буйдаклыкны кабул итми. Телисеңме-теләмисеңме,
ханбикәле булу шарт. Болай да шактыйга сузылды кәләш сайлау. Башта
тәхетне ныгытырга кирәк иде. Ник дисәң, себердән Агалак хан аның урынына
дәгъва итеп, һөҗүм белән килде. Мәскәүдән ярдәм сорарга туры килде. Инде
барысы да тәртиптә дип җиңел сулыш алырга өлгермәде, Нугайдан Муса белән
Ямгырчы морзалар яу чапты, Казанны өч атна буе камап тордылар. Монысында
ул үз көче белән җиңеп чыкты.
Ниһаять, яучылар сәгате сукты. Хаҗитарханнан бик риза-бәхил булып
кайттылар. Кәләшне бик мактадылар. Карап кына торырлык сылу кыз икән,
нәкъ җырдагыча:
Алтын егач, тутый кош;
Алма битле кара каш.
Үзе акыллы, үзе ипле. Нәсел-нәсәбенә дә тел-теш тидерерлек түгел.
– Каз төшермәс күлләргә каз төшердем ил өчен, – диде Габделлатыйф. –
Казаныбыз үзенә лаек ханбикәле булыр. Әлхәмдүлиллаһ!
Кара таплы бәхет, дигән бер сәер әйтем бар. Таплы булгач, ул нинди бәхет
була ди? Бәхет мәхәббәт кебек үк, җә – бар, җә – юк. Ә менә иртә уңмаган кич
уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Бу – язмыш. Аны төзәтү мөмкин түгел.
Гадбеллатыйф хан да тәкъдир дәфтәрен яңадан яза алмады. Туй
мәшәкатьләре иң кызган чакта гына Мәскәүдән махсус җибәрелгән җәза
отряды аны кулга алды.
Иван сатлык татар куштаннарыннан яшь ханның мөстәкыйльлеккә
тартылуы, ирлек-мөрәүвәт холкы, үзсүзлеге, хәяти омтылышы, сәяси
кыйбласы, урыс сәүдәгәрләрен кысуы турында яман хәбәр алган, имеш, һәм
үз «хата»сын төзәтергә ашыкты.
Габделлатыйф ханны Казаннан туп-туры Ак күл13 сөргененә озаттылар.
Идәгә морза зирәк акыллы кеше иде. Сүз-гайбәт таралып өлгергәнче, кызын
тиз генә дәрәҗәле Нугай шаһзадәсенә ярәшеп тә куйды.
Шаһ-Солтанның хыялы хыял канатларында сүнде дә. Әмма сагышы күңел
төпкелендә гомерлеккә юшкын булып утырып калды. Габделлатыйфның
буйдак килеш яшьли вафатын да шул өзелгән никахка сылтап яшәде. Ул
әлегәчә Габделлатыйфны догасыннан калдырмый, аңа атап сәдакалар өләшә.
Ходай, шөкер, озын гомер бирде. Мөгаен, бу Габделлатыйф өлешен аңа
багышлавыдыр. Багышлау гынамы, ишарә! Казанга ишарә. Әйе, бу илаһи
каланы күрмичә, ул дөнья белән хушлаша алмый. Хакы юк!
13 1487 елда урысларның җиңүле явыннан соң Казан тәхетенә Иван III кул астында тәрбияләнгән 18 яшьлек
Мөхәммәдәмин утыртыла. Шуннан соң ханлыкта Мәскәү йогынтысы бик нык үсә. Мәскәү Казанга үз ихтыярын
турыдан-туры көчләп тага, хәтта хан итеп кемне утыртырга икәнен дә үзе хәл итә башлый. Ошаганын тота,
ошамаганын куа. Мөхәммәдәмин үзе дә, энесе Габделлатыйф та шул язмышка дучар булалар.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
47
Ниятен озакка сузмады, беркөнне киенеп-ясанып, патша катына китте. Аны
күрүгә, Бикбулатның өне качты.
– Картый?!
– Картый түгел, ханбикә! Сәламең кая?
– Әссәламегаләйкүм, ханбикә... Ни йомыш, мин синең барча гозереңне дә
үтәргә әзер, әйт кенә. Түргә уз, утырып сөйләшик.
– Ямансу булып китте дә, туктале, мәйтәм, оныгыма барып эчемне бушатып
кайтыйм әле, дидем. Үзең белеп чакырмыйсың, күрешүләрне дә сирәгәйттең,
шул марҗаңнан арына алмыйсың инде. Шайтан булдыра алмаганны хатын
булдыра, дигәннәре тач хак икән, тәки баш бирмәс чыңгызыйдан бозау ясады
бит. Адәм көлкесе.
Бикбулат каш астыннан гына корткага күз төшереп алды. Тулы гәүдәсе
уклаудай төзгә каткан. Артык-портык җирләре каядыр эчкә кереп яшеренгән.
Чын шәһамәт14 зат, үз дәрәҗәсен белеп кенә утыра. Бөтен килеш-килбәте
вәкарьлек белән сугарылган.
– Тыңлыйм, ханбикә, чәнечкеле сүзләр әйтү өчен килмәгәнсең, мөгаен,
аларны мин синнән адым саен ишетеп торам.
– Бик хуш, әлхәмдүлилләһ, – дип, Шаһ-Солтан җайлабрак утырды да, тәүге
кәлимәсен очырды.
– Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Иоанн Васильевичка юллаган тәкъдим-
хатын төгәл кимәлендә күреп-беләсем килә, – диде.
Бикбулатның кулындагы чынаягы чайпалып китте, кызгылт төстәге ширбәт
тамчы-тамчы келәмгә сибелде. Гасәбә кыз йөгертеп кенә олуг кенәз алдына
яңа чынаяк китереп куйды да эчемлек агызды.
– Исең китмәсен, мин һәрнәрсәдән хәбәрдар, – диде ханбикә, – көтәм.
– Дәүләтгәрәй табанын ялтыраткан...
– Сузма!
Шаһ-Солтаннан фәкать гозерен үтәп кенә котылырга мөмкин иде.
– Ул хатны мин яттан беләм, – диде Бикбулат, – тыңла: «Әстерхан һәм Казан
өчен дошманлашуның мин бернинди фәтвасын да күрмим. Бир син аларны
безгә һәм гомер-бакый дус яшәрбез. Шуның белән син мине зур гөнаһтан
арындырырсың. Дәхи дә, безнең Китап буенча мөселман патшалыкларын
көфер кулында калдыра алмыйбыз».
– Сөбхәналла, сөбхәналла, адашкан адәмнәреңә һидаятеңне күрсәт...
Шаһ-Солтан, дога укып, битен сыпырып куйды. Аннан соң:
– Иоанн ничек җавап бирде?
– Иоанн – җиңүче, җавабы да җиңүчеләр җавабы: «Хәзерендә безгә каршы
бер кылыч бар, ул – Кырым. Әгәр сиңа үзебез яулап алган җирләрне бирсәк,
Казан икенче кылычка әйләнәчәк, Әстерхан – өченчегә, Нугай – дүртенчегә.
Сине берничек тә юата алмыйм».
– Дәүләтгәрәй хан, алай да, Иоанн зобаныйның коесына агуны чиләкләп
койды, шөкер, алга таба да коячак әле, – дип, канәгатьлеген белдерде ханбикә.
Әле ярый, даирә ишетми бу дуамал картыйның ләкәтә сугуларын, дип
сөенеп куйды Бикбулат.
Агу дигәндә, Шаһ-Солтан түбәндәгеләрне күз уңында тота иде.
1573 ел Мәскәү өчен уңышлы башланып китте. Урыс гаскәре бер омтылуда
әһәмияте зур булган Виттеншейн кирмәнен яулап алды. Эстония җиңелү
алдында калды. Иоанн шатлыгыннан нишләргә белмичә үрле-кырлы сикерде.
14 Шәһамәт – аксөяк, югарылык
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
48
Шул кызудан Швед короленә мыскыл вә кимсетү белән сугарылган хат юллады.
Ләкин генерал Акесон бу шатлыкка тышау салды. Лода каласы янында ике
меңлек отряд белән уналты меңлек урыс армиясен тар-мар итеп ташлады.
Урысларга хас ваемсызлык һәм хәмер бәласе иде бу.
Иоанн бик тиз айныды, корольгә янә хат җибәрде. Монысы инде гафу-
ихтирам һәм дә солых-үтенеч хаты иде.
Солых сулаган һавадан да ныграк кирәк иде патшага. Ник дисәң, бәдбәхет
Казан янә бугазыннан алды.
Дәүләтгәрәй, басурман, казанлыларны үз ягына аударган. Ул фетнәчеләргә
бармагыңны гына күрсәт, бөтен кулыңны тешләп алырлар.
Кырымга кушылыгыз, оҗмахта яшәрсез!
Татар фетнәсе патша-корольләрнең үз дәрәҗәләрен күтәрү мәнфәгатьләрендә
алып барган исемле орышларыннан күпкә куркынычрак.
– Казан кулдан ычкына икән, без ярты Русияне югалтачакбыз, – дип,
гадәттәгечә, бәйдән ычкынган усал эттәй суккаланды Иоанн.
Ливония тарафларына чыгып китәсе атлы гаскәр ашыгыч рәвештә Казанга
юл алды.
– Белмим, государь, татарларны ошбу көч белән генә бастырып булырмы
икән?! – дип, шиген белдерде воевода Захарьин-Юрьев. – Хәтереңдәдер,
Казанны җир белән тигезләгәч тә калкып чыктылар бит алар, дүрт ел буе канга
тоз салдылар, күпме югалтуларга дучар булдык.
– Яндырыгыз-көйдерегез, кырыгыз-үтерегез, тулы ирек, әмма ул
басурманнарны бервакытта да минем сүземнән чыкмаслык итеп акылга
утыртыгыз!
Дәүләтгәрәй исә, Иоанны да гаҗәпкә калдырып, койрыгын бот арасына
кысмасынмы! Төрек солтаны фатиха бирмәгән, диделәр.
Хакмы-түгелме, әмма Дәүләтгәрәй баш күтәрүчеләрне авыр хәлгә, бик авыр
хәлгә куйды, сүзендә тормады.
Казан бунты ярты юлда киселде.
Бикбулат ханбикәнең хәбәрдарлыгына тора-тора шаккатты.
– Әле булса шымчылар тотасың, ахры, ханбикә, халыкара сәясәт дәрьясында
миннән дә шәбрәк йөзәсең, – диде, чын гаҗәпләнү белән.
Шаһ-Солтан ирен очлары белән генә елмайгандай итенде.
– Мин әле Лода каласы янында хурлыклы рәвештә шведлардан куркып
качкан булдыксыз воеводаларны да беләм, теләсәң, исемнәрен дә әйтә алам,
– диде.
Бикбулат кәнәфиенә сеңеп бетә язды. Чөнки әлеге воеводаларның берсе ул
үзе иде. Шуңа күрә сүз сөрешен башкага борды.
– Йомышларыңны йомышлап бетердеңме инде, ханбикә? – дип сорады.
– Болары хәл белешү генә иде, – диде Шаһ-Солтан, җитди кыяфәттә, – инде
йомышымны тыңла: мин Казанга сәфәр чыгарга хәл иттем. Аны оештыруны
сиңа ышанып тапшырам.
Бикбулат колагын кашып алды. Бәлки, дөрес ишетмидер?
– Ниятем – чын Казан зыялылары, дин әһелләре белән очрашу, шәһәрне
карау, – дип өстәде Шаһ-Солтан.
Юк, дөрес ишеткән икән. Тик сигезенче дистәне ваклаган кортканы ничек
шулкадәр ерак җиргә чыгарып җибәрмәк кирәк? Аллам сакласын, юлда ни
булмас дисең?
Янә дә...
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
49
Казан – күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда
хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр.
Карантин – кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йорт-
җир торгызу тыела.
Нинди зыялы, нинди рухани?
Алай дисәң, баш күтәрергә, бунт ясарга кешеләре табыла үзе.
Ярар ла, киребеткән ханбикә ни сөйләмәс тә, ни сорамас. Чәбәләнер-
чәбәләнер дә тынар. Аның башында ил гаме, күңел ачу, сәяхәт-дөнья гизү
кайгылары түгел.
***
Патшаларның һәр адымы, шул исәптән күңел ачуы, йөзәрләгән кеше
катнашындагы күп көнлек ау галәмәтләре дә ил гаме санала. Бикбулат – бу
җәһәттән үзе дә бик маһир түрә. Аның өчен һәр якшәмбе көнне Кремль
ишегалдында кәмит тамашасы үткәрәләр.
Кәмитләр алышынып кына тора, әллә кайлардан китерәләр. Иоанн
аю биетүчеләр янында эш-мәшә килә иде, ә Бикбулат көчле кешеләрне,
баһадирларны үз итә. Чөнки үзе дә шуның сыңары. Узган атнада, әнә, мәйдан
баһадирына ияреп, кадактан чылбыр ишәргә алынды. Өч буынга көче җитте,
тамашачы гөр килде.
Анастасия үзенең бөек княгиня икәнен дә онытты, ахры, кычкырып ук
җибәрде:
– Ура, ура, ур-а-а!
Олуг кенәзнең көтелмәгән манзараларны хуп күрүен даирә бик яхшы белә.
Шул җөмләдән һәрберсе ярарга тырыша, куштанлана. Әле дә башкаручы бояр
Афанасий, хәйләкәр генә елмаеп:
– Галиҗәнап, сине бүген дөньяда күрелмәгән әкияти тамаша көтә, –
диде.
– Сезнең шул аю биетүдер инде.
Аю биетү озакка бармады, аларны аркан тартучы көчмән алыштырды.
Ялгызы чүмәләдәй зур нәсел үгезе белән тартышты.
Тик бу куркыныч булып күренсә дә, өйрәтелгән үгез иде, тартышуның
юри-мүри уен икәне аермачык беленеп торды.
– Шушымыни әкияти тамаша? – дип, иреннәрен бүлтәйтте Бикбулат.
– Юк, галиҗәнап, монысы бераз кыздыру өчен генә, чын тамаша менә
хәзер башлана.
Янә быргылар аваз салды, барабаннар дөбердәште. Шул шау-шу
шаукымында мәйдан уртасындагы киң күтәрмәгә шоп-шома итеп юнылган
озын калын такта сузып салдылар.
– Минем кулымдагы озын кадакларны күрәсезме? – дип сорады алып
баручы.
– Күрәбез.
– Сезнең күз алдында хәзер аларны яртылаш шушы тактага кагып чыгабыз.
Булдымы?
Бик хуш, инде бу кадакларны суырып алырга кирәк.
Тамашачылар ризасызлык белдереп, шаулашып алдылар.
– Һи, моның нәрсәсе бар, шушы да булдымы тамаша?
– Сабыр, җәмәгать, дөрес, кул белән аны күбебез булдырыр иде, – диде
алып баручы мут кына, – ә менә урман кешесе бөтенләй үзгә ысул тәкъдим итә.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
50
Уртага арыш саламыдай сап-сары чәчле, йөзен-битен тоташ сакал-мыек
баскан йөнтәс адәм чыгып басты.
– Башла!
Шылт-шылт, шылт-шылт, сибә генә.
Шул көйгә кычкырыш-бакырыш та алкышларга әйләнде.
Бикбулатның авызыннан да тыелган сүз очты:
– Сөбхәналла!
Быргы-барабаннарны, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, кубыз,
дум-думбак, сорнай ише музыка кораллары алыштырды. Тирә-якка ана сөте
белән кергән үтә дә якын, үтә дә аһәңле моң сызылып таралды. Хак, Ватан
алышынганда да сөт алышынмас. Сөт – мәңгелек.
Ак челтәр болыт эченнән тамып кына төшкәндәй, мәйдан уртасында
сөттәй ак толпар пәйда булды. Дирбиясе дә алтын тәңкәләр, асылташлар белән
бизәлгән, күзләрне чагылдырып, елык-елык килә.
Дүртесендә өйрәткән,
Ефәк нукта сөйрәткән,
Бишесендә биш биягә җибәргән.
Алтысында ат иткән,
Җидесендә җиткергән,
Җитеп болан суктырган.
Ике яктан ике углан тезгенләп тоткан. Көч-куәте ташып тора, биепме-бии.
– Ак патшабызга – ак толпар! Казанлыларның эчкерсез бүләге, кабул итеп
ал, – дип, озынчарак йөзле күркәм углан Бикбулат каршына килеп тезләнде.
– Галиҗәнап, – дип дәвамлады икенчесе, – ошбу яшь җитезәк чабарны
махсус синең өчен меңнәр арасыннан сайлап алдык. Алланың рәхмәте белән
милли гореф-гадәтләребезгә туры китереп, исем-ат куш та тезгенен кулыңа тот.
Бикбулат аптырашта иде. Дөрес, патшаны олылап бүләк бирү элек-электән
килә. Дин дә, миллилек тә моңа киртә куймый. Бу үзе бер дәрәҗәле абруй.
Ләкин үзләренең бәйсезлеген алга сөреп, Русия дәүләтенә каршы баш күтәрүче
Казан фетнәчеләре кулыннан бүләк алуга даирә ничек карар бит? Әнә ич,
бәгъзеләрнең чырае чытылды, иреннәре кысык.
Аргамагы – илдә бер. Моң-аһәңнәре дә йөрәкне айкый. Шулай да таралып
төшмәскә кирәк, йомшаклыгыңны күрсәтергә ярамый.
– Урман кешесен дә Казаннан китердегезме әллә? – диде Бикбулат, йөзен
чытып, – тапкансыз...
– Утракса белән кадак суыру, галиҗәнап, борынгы урыс һөнәре, – диде
Афанасий, – осталары гына сирәгәйде.
Киеренке вазгыятьне үзгәртергә Анастасиянең генә акылы җитте.
– Нәрсә катып калдың, галиҗәнап, исем куш та менеп атлан, аһ, беләзеге
алтын, йөрәге ялкын! – дип, тезгенне угланнардан алып, Бикбулатка тоттырды.
– Аҗаган!
Бикбулат бер ыргымда аткыюч ук тизлеге белән елкының өстенә сикерде,
аяклары зелпе тамырыдай атның корсагын кочты.
Аҗаганның ыштан исе иснәгәне юк иде әле, җенләнеп, арт аякларына
күтәрелде.
– Ио-һа-һа-һа-һа...
Икенче мизгелдә сынын уйнаткалый-уйнаткалый дулап чабып та китте.
Койрыгы тырпайган, үзе пош та пош. Бәргәләнепме-бәргәләнә. Бу чуалчык
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
51
бәргәләнүнең максаты ап-ачык: сыртына кунаклаган хәрәм йөкне очыртып
төшерү.
Бикбулат та юкәдән ишелмәгән. Әле типке бирә, әле авызлыгын тарттыра.
Ярсукайның дуамаллыгы ошый иде аңа. Шушындыйлардан туа чын толпарлар.
– Әйдә, кыланып кал, барыбер мин дигәнчә булачак.
Аҗаганның исә фәлсәфәсе үзгәрешсез – җайдакны очырту. Тик ничек? Арт
болгауларның файдасы тими әнә.
Һәм чабып барган җиреннән сөрлегеп тә китте, җайдак баш аша җиргә
мәтәлеп тә төште.
– Дык!
Бикбулатны күтәреп, үз катына алып кереп киттеләр. Аның уң кулы тайган
иде.
Тамаша бүленде.
Казанлыларны Шаһ-Солтан үзенә чакыртып алды, ә Годунов эзләренә басып
диярдәй Иоанн янына йөгерде.
– Государь, хыянәт!
– Тәхет хуҗасына әйт, – диде Иоанн, сынаулы карашы аша, – минем ул
эшләргә катнашым юк.
– Иоанн Васильевич! Бу уенны туктатырга вакыт, Русиягә куркыныч яный.
Заговор! Кремль Казан фетнәчеләре кулында! Татарлар!
Иоанн кулындагы касәсен идәнгә бәрде дә Борисның изүен умырып алды.
– Сөйлә, ни көтәсең?
Маэмай агач төбен чылатырга өлгергәнче Иоанның шәхси җәза отряды
Шаһ-Солтанның йортын камап алган иде инде. Иң беренче, казанлыларның
башларына капчык кигезеп, каядыр алып киттеләр. Эзләре шуның белән
вәссәлам.
Шаһ-Солтан кулындагы таягын идәнгә бәргәләп әйтте:
– Мин – ханбикә! Мин үз дәрәҗәмдәге түрәләр белән генә аралаша алам.
Күземнән югалыгыз!
– Чашма, кортка, – диде өлкән гаскәри, – ханбикәлегеңге барган җиреңдә
исбатларсың, ә хәзерендә син – тоткын!
***
Шамакай, кәнәфиендә оеп утырган Бикбулат янына килеп, җиңеннән
тартты.
– Күрмисеңмени, кәефем юк, кулым сызлый.
– Сиңа капут, – диде Шамакай.
Бикбулат төшенеп тормады.
Алманча шактый шома сукалый иде. Чөнки алар белән орыш кырында бик
еш күзгә-күз киләләр. Әле солых, әле сугыш! Шуңа күрә Шамакайның сүзенә
сәерсенмәде, «күр, берәү алманча белә икән», – дип кенә куйды.
– Сиңа капут, – дип кабатлады Шамакай, – ка-а-пу-т!
Гадәттә, мондый йомры сүзләрдән соң бу – Алланың үксез бәндәсе, җә
биеп китә, җә телен чыгарып күрсәтә иде. Хәзер исә акыллыларга биргесез
җитди һәм дә шомлы иде.
– Әрем каптырдылармы әллә? – дип көлемсерәде Бикбулат.
– Әйдә, әремне күрсәтәм, – диде Шамакай, – үз күзләрең белән күр.
Шамакай аны Аочан читлеге янына алып килде.
– Гохан кая, нигә берүзе генә?
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
52
– Эчендә, – диде Шамакай, – ул аны йоткан, күрмисеңмени, бастырыктай
юанайган бит. Бирән!
– Әйтәм җәелеп яткан...
– Бу сиңа ишарә, – диде Шамакай.
Бикбулат нидер әйтмәк булган иде дә, җитешми калды, ишек катында
тавыш-гауга купты, нидер ауды, нидер җимерелде...
Бикбулатның йөрәге жу итеп китте. Патша катында бу башбаштаклыкны
Мәскәүдә фәкать бер генә кеше эшли ала. Ул да булса, Иоанн Васильевич!
Инде, әнә, үзе дә күренде. Йөзе чалыш, күзләре тонган, кулында – хәнҗәр...
– Казан минем бөеремдә утыра, мин аны югалтыр өчен алмадым, Казан
– Русиянеке! Мәңгегә, гомерлеккә! Ә син, басурман калдыгы, аны миннән
тартып алмакчы икәнсең. Булмас, кулың кыска.
Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты.
Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып,
гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән
Аятел көрси догасын яңартты.
– Әллаһү ләәә иләһә...
Иоанн аңышмыйчарак калды, ник дисәң, нәкъ шушы мизгелдә каршысына
Шамакай килеп чыкты. Чак чәкешмәделәр.
– Ак эт бәласе кара эткә, ай-һай-һай, падишаһ падишаһка кул күтәрә, ай-
һай-һай, – дип көйли дә башлады, – исәр кортка меҗелдәвен чынга ала берәү,
ай-һай-һай...
Иоанн Шамакайны үзе дә кыерсытмый, кешеләрдән дә кыерсыттырмый иде.
– Ак эт, кара эт – бар да эт, – дип мыгырданды.
Бу сүрелүе иде инде.
Сүрелү, әйе, чигенү түгел. Шаһ-Солтан үз башына оештырган казанлылар
тамашасы бу чигенүне тизләтте генә.
Нәкъ унбер айдан соң Иоанн Васильевич, гадәттәгечә, шау-шу, зилзилә
куптарып, тәхетенә кайтты.
***
Бикбулат капут.
Годунов, ниһаять, теләгенә иреште. Иске чикмәннең урыны чүплектә!
Бигайбә, Симеон. Син инде хәтер сазлыгына тәгәрәдең, шунда ук
онытылырсың да.
Борис кына түгел, күпләрнең гөманы иде бу.
Ә Иоанн, бөтен Рәсәйне шаккатырып, Симеон Бекбулатовичка данлыклы
Тверь кенәзлеген багышлады. Һәм бу – Олуг кенәз титулы белән! Русиядә бу
дәрәҗәле титул ике генә затта: берсе – Иоанн үзе, икенчесе – Бикбулат.
Тверь кенәзлеге – Мәскәү дәүләтенең иярчен-тиңдәше ул. Кенәзлекнең
үз сарай даирәсе бар, үз боярлары, үз идарәсе, үз түрәләре. Күпме кала,
күпме авыл, мал-туар, байлык. Сөрү җирләре генә дә унөч мең дисәтинә
тәшкил итә.
Бикбулатның язмышы үлем белән яшәү сандалы арасында калган иде бит.
– Шарт!
Һәм шуның белән вәссәлам!
Бәхетенә, язмыш балтасы һавада асылынып калды. Ходай юләр-юродлар
гамәлен игелек шытымнары белән сугара, диюләре хак дөреслек икән.
Чынлыкта аны Шамакай коткарып калды ич. Рәхмәт төшкере.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
53
Бу хәлләр хәзер куркыныч төш сыман гына тоела. Шөкер, тормышлары
майлангандай бара. Анастасия да риза-бәхил. Яңа җиргә ядкәр итеп, бәби дә
алып кайтты. Үзе кебек бик матур кыз бала.
– Сиңа, кенәз, ханбикә янына барып, хәлен белеп, күреп кайтырга кирәк,
– диде беркөнне Анастасия, – үпкәләп ятадыр, кешеләр җибәрү генә җитми.
Бу Бикбулатның иң авырткан җире иде.
– Шаһ-Солтан сөргендә бит, княгиня, – диде, – аралашу тыелган, үзең
беләсең.
– Ике ел үтте бит инде, прощение яз, – диде Анастасия, – чынлап еласаң,
сукыр күздән дә яшь чыга ул, кыюрак бул.
– Ышан Иоаннга, үзеңне утыртып куярга да күп сорамас, – Казан
мөнәсәбәтендә бик кансыз ул. Ханбикәне дә әйтер идем, авыртмаган башка
тимер тарак, ул Казан угланнарын ниемә дип чакырырга кирәк иде. Яхшылык
эшли, имеш. Яхшылыгы шул булды: мине тәхеттән алып ташладылар, үзен
Ак күлгә сөрделәр.
– Бу аклану гына, кенәз, исән вакытта хәер-фатыйхасын алып кал, үкенечкә
калмасын.
***
Ак күл урманнары, гүя, ап-ак өрфия чыбылдыкка төренгән, кай тарафка
гына бакма, иксез-чиксез илаһи аклык, саф-чиста пакьлек. Карап күз, сулап
сулыш туймый. Ак күлнең исеме нәкъ менә кыш чорында җисеменә туры
киләдер, мөгаен.
Бу сихри тынлыкны урталай ярып, тирә-юньгә әледән-әле чиркәү чыңнары
сибелә. Күп монда чиркәүләр. Адым саен китек кашлы ачулы карабүрекләргә
тап буласың. Һәркемне күз әфә иләгеннән уздыралар.
Өрфия чыбылдык һәм кара бүрек. Нишлисең, җиһан шулай ак-карадан
тегелгән инде ул.
Тоткыннар бистәсенә фәкать бер генә юл-сукмак илтә. Чөнки бистә
ярымутрауга урнашкан. Җәен – дәрья, кышын кар камалышында. Янә бер
камалыш – монысы сак. Шуңа да карамастан, тоткыннар ирекле тормышта
яши. Ник дисәң, аларның барысы да дәрәҗәле нәсел-ыру вәкилләре. Теләгәнен
ашый, теләгәнен кия, үз гасәбәләре, үз хадимәләре бар.
Олуг кенәзне сәфәрендә даирәсе, шәхси сак яугирләре озатып йөрергә тиеш.
Вазифаи кагыйдә шулай теркәлгән. Кая барасын, кем белән очрашасын алдан
ук белдереп кую зарур.
Бикбулат исә сәяхәтен, рәсми рөхсәте булса да, мыштым гына, кеше-кара
күзенә чалынмыйчарак кына башкарырга хәл кылды. Уйлана торгач, хәйләсен
дә тапты: сакал-мыегын үзгәртә дә, сәләмә кием киеп, мөсафир сукбай рәвеш-
кыяфәтендә юлга чыга. Эт тә сизмәячәк.
Эт сизүен сизмәс, ә кешеләр?
Бу икеләнү-микеләнүләрне дә басарга кирәк иде. Димәк, тикшереп карарга
кирәк. Һәм ул кичләтеп кенә, аркасына бөрмәкәй асып, Хәйрия йортына керде.
Кычкырып сәлам бирде, икона каршында чукынып алды.
– Славлю Тебя, Отче, Господи неба и земли...
– Амин!
Титак раһиб15 бер телем ипи, бер касә су алып килде.
– Аллилуя...
15 Раһиб – монах.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
54
Сүз уртасында раһибның табагы кулыннан төшеп китте, үзе дә мөсафирның
аяк астына ауды.
– Галиҗәнап!
– Мин – мин түгел, мин – странник!
Нияте барып чыкмады. Ләкин ул аңа көенмәде, әле ярый, Ходай саклады,
дип сөенде генә. Чөнки әлеге кыяфәт-гамәле, бер яктан, үзен түбәнәйтү булса,
икенче яктан, Шаһ-Солтан ханбикә моны дәрәҗәсен кимсетү дип кабул итәчәк
иде.
– Бәрәкалла, бәр фәраз, әллә сиңа да тилеләр күлмәге кидерделәрме, – дип
каршы алды оныгын Шаһ-Солтан. Исәнлек-саулык та сорашып тормады,
әйтерсең лә көннең-көнендә аралашып яшиләр.
– Нинди тилеләр күлмәге? – диде Бикбулат үзе дә, хәл-әхвәл урынына, –
аңлатып бир, картый.
Шаһ-Солтан, үзенә бер кәттәфилек белән, өстәл өстеннән көмеш йомры
шудырып җибәрде.
– Эчеп куй, син дә безнең рәвешкә керерсең.
– Һични аңламыйм, картый...
– Тыңла, аңлатам. Утрауда бик могҗизалы бер челтер чишмә бар. Суы
искиткеч тәмле, эчкән саен эчәсене генә китерә. Тәмле ризык, бик беләсең
килсә, акылны ала. Чишмәбез дә әнә шул сыйфатка ия. Эчәбез дә акылыбызны
җуябыз, эчәбез дә акылыбызны җуябыз.
Ә акыл безгә нигә? Патшалар гәрәңкәсе җиңелрәкләрне хуп күрә бит. Үзең
дә шул балчыктан сөрелгән. Дәхи дә андыйларны учыңда йомарлап тоту
бернинди кыенлык тудырмый. Үзегезгә җил-яңгыр тидермәс өчен, акыллы
бәндәләрне котыпка сөрәсез. Сөрген – ул акыллы тилеләр иле.
Ак күлнең тар сукмаклары әле булса Илһам хан, Мөхәммәдәмин хан,
Габделлатыйф хан, Шаехгали хан, Ходайкол шаһзадә, Фатыйма-Солтан
ханбикә, Үрбәт ханбикә һәм тагын бик күп асыл кардәшләребезнең аяк эзләрен
саклый. Урыс аксөякләре дә бихисап.
Җә, хәзер төшендеңме инде?
– Мин сусыз да тиле, картый, үземнеке китеккә күрә, сиңа киңәш-табышка
килдем.
Ханбикә кулындагы дисбесен күкрәгенә кысты.
– Әй, Шаһ-Солтан, Ходай биргән вәкарең бар, вәкарь белән матур итеп
бакарың бар.
Җаваптан канәгать иде ул.
– Бәнем дә үтенечем бар, олуг кенәз, илтифат итәрсең, шәт.
– Бик рәхәтләнеп, – диде Бикбулат, бу минем өчен зур бәхет.
Шаһ-Солтан күзләрен йомып, догага талды.
– Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ...
Дога шактый озакка сузылды. Мичтә шарт-шорт килеп каен утыны яна,
кучкарда шул көйгә йөнтәс Бохар песие мыр-мыр йоклый. Бикбулатның да
күзләре йомылып-йомылып китә...
Шаһ-Солтанның дисбе төймәләре бармак араларыннан шуа да шуа. Ул моны
үзе дә сизми, оныгы да онытылды. Күңелендә бөтенләй башка манзара – бистә
башлыгы Калистрат бояр белән булган әңгәмә манзарасы.
– Җиде кат күкнең һәм бөек тәхетнең Раббысы булган Аллаһым...
Тылмачның йөзе чытылды. Ханбикәнең бишәр-алтышар катлы дини
җөмләләрен гәп-ләкәтә агышында урысчага әйләндерү мөмкин түгел иде.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
55
Боярның да бу сүз чытырманына керәсе килеп тормый иде, тизрәк фикерен
җиткерергә ашыкты.
– Ханбикә, күпме кабатларга була инде. Ак күлдә мәчет төзү дәүләти
мәнфәгатьләргә туры килми, киресенчә, максатыбыз – башка диндәге
тоткыннарны православиегә тарту. Бу мөкатдәс эш... кхе... кхе... кхе...
Калистратның төкереге тамак төбенә килеп тыгылды.
– Борчылма, бояр, нотыгыңны үзем дәвам итәм, – диде Шаһ-Солтан, – мин
аларны яттан беләм, тукый-тукый тәки миемә сеңдереп бетердең.
– Кхе-кхе-кхе...
– Ханбикә, менә синең киленең Анастасия Ивановна Мстиславскаяны гына
алып карыйк. Аның бер канаты Ходайкол шаһзадәгә барып тоташа. Ник дисәң,
шаһзадә, Пётр исеме алып, христианнарча яши башлый. Аның ошбу адымын
Василий патша бик югары бәяли, Евдокия исемле сеңлесен ярәшә.
Әлеге тату гаиләдә ике кыз бала үсә. Шуларның берсе дәрәҗәле нәсел
иясе кенәз Фёдор Мстиславский белән никахлаша. Киленең Анастасия шул
кавемнән.
Үзеңә дә соң түгел, ханбикә, православие сиңа ирек китерәчәк.
Өтерен дә төшереп калдырмадым, бояр...
Калистратның авызы бушаган иде инде, үз сүзен үзе төгәлләде.
– Ак күлдә моңа кадәр мәчет булмады, бүген дә юк, киләчәктә дә
булмас!
– Батыл ялган динегез, бояр, үзегезгә булсын, һәм дә минем хак вә гадел
мөселман динем үземә булсын, ислам – гомерлек гасре сәгадәт ул, – дип
битләрен сыпырып куйды Шаһ-Солтан.
Тылмач «гасре сәгадәт» тә бераз тотлыгып торса да, ерып чыкты тагын.
– Счастливое время ислама...
– Навечно золотой век, – дип төзәтте Шаһ-Солтан.
...Ниһаять, дисбе тагылмасындагы бер төймә ханбикәнең урта бармак
арасында тукталып калды.
Хак, Ак күлдә мәчет төзелмәячәк. Бикбулат та ярдәм итә алмаячак.
– Рәхмәт, олуг кенәз, сынар өчен генә әйткән идем, бер үтенечем дә юк, –
диде Шаһ-Солтан, оныгын күзеннән кичереп, – үз гозереңне сөйлә.
Бикбулат борчу дәфтәрен бер тында ачып салды.
– Һаман варисым юк, өченчесе дә кыз булды, – диде, – нишләргә дә
белмибез.
Шаһ-Солтан янә дисбе төймәләрен шуыштырып алды.
– Бүрек киеп яратышырга кирәк, – диде мыскыл аша.
– Картый?!
– Җә-җә, бу шайтан котырыгы гына, үзебезнең баштан да үткән хәлләр.
Мин дә рәттән ике кыз бала таптым бит. Җәмәгатем Мамай хан гыйлемле кеше
иде, бүреккә ябышмады, Чин16 табибын чакыртып алды. Белүемчә, ул Җән17
тамыры төнәтмәсе эчерде аңа. Бохарадан мумий дигән тау бәлзәме кайтартуы
да хәтеремдә. Беренче булып синең атаеңны алып кайттым. Шуннан соң гел
малайлар китте. Гомерләре генә кыска булды.
– Рәхмәт, картый, миңа бик файдалы киңәшләр бирдең, – диде Бикбулат, –
исән-сау яшә. Мин әле килермен.
16 Чин – Кытай.
17 Җән – женьшень.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
56
***
Бервакыт Сәмәрканд ханлыгының ут күршесендә үләт афәте купкан. Бу
хакта хәбәр таралгач, Аксак Тимер әйткән, имеш:
– Аллага шөкер, мин патшалык итә башлагач, безнең мәмләкәттә мондый
хәвефле хафалар бетте, – дигән.
Шунда Хуҗа Насретдин күршесенең колагына:
– Дәүләтебезгә берьюлы ике каза җибәрмәскә әле дә Аллаһының акылы
җиткән, – дип пышылдаган.
Мондый уратма вә төртмә гыйбарәләр белән Шаһ-Солтанның зиһен кисмәге
мөлдерәмә. Ул аларны аерым бер вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә әледән-әле
иреккә чыгаргалый.
Аксак Тимергә кагылышлы бу кинаяле кыйссасын ханбикә Иоанның
Бикбулатны читкә тибеп, яңадан тәхеткә кайтканнан соң, Польша короле
Баторий көчләп таккан хурлыклы Килешүгә кул куюы уңаеннан очырган иде.
Башка сыймаслык хәл. Русиянең диңгезгә чыгу, Ауропа белән тигез хокуклы
дәүләти багланышлар урнаштыру, үзен таныту өчен күп корбаннар бәрабәренә
егерме дүрт ел буе алып барган сугыш кампаниясе менә шулай көтелмәгәнчә
зур чигенү, мәгънәсез ташламалар белән төгәлләнде.
Әлеге түнтәрелеш вакытында Бикбулатның гаскәре дә Псков каласы янында
иде. Һөҗүмгә барысы да әзер, әмер генә көтәләр иде.
Әмер урынына «отбой» быргысы яңгырады.
– Воевода, бу – хыянәт! – дип күтәрелеп бәрелде кенәз Бестужев. – Псков
– шанлы урыс каласы, аны ташларга безнең хакыбыз юк.
Ләкин соң иде инде, Псковка поляклар, литувейлар кереп тулды.
Хәрбиләр арасында, Баторий Смоленск, Новгород шәһәрләренә дә дәгъва
итә икән дигән сүзләр таралды. Аннан инде Мәскәү дә ерак калмый.
Мәсхәрә!
Христиан Алласының акылы таманрак, күрәсең, югыйсә Русиягә берьюлы
ике каза җибәрмәс иде.
Җиргә төшкәнче төкерек туңардай салкын Раштуа көнендә Иоанның
Александровка бистәсендәге йокы бүлмәсенә яшен ташы бәргән, имеш.
Тәрәзәләрне, ишекләрне челпәрәмә китереп ташлаган.
Күп тә үтми, йөрәк өзгеч шомлы тавыш яңгыраган:
– Урыслар, качыгыз, качыгыз!
Аның артыннан ук күктән илаһи язу сырланган мәрмәр кабер ташы да
убылып төшкән.
Монысы инде ишарә: сүземнән чыкмасаң, теләкләреңә юл ачылыр, кире
каксаң – кабер.
Ходайның җирдәге илчесе Күкләр сүзеннән чыга аламы соң?
Юк, әлбәттә. Псковны югалту һич тә мәмләкәтне югалту дигән сүз түгел
әле ул.
Шулай да Иоанн бу хәлләрдән соң хәмергә ятты. Мәҗлес арты мәҗлес.
Бикбулат та – әлеге мәҗлесләрнең даими катнашучысы. Бу – аның шәрәфле
вазифасы.
1581 елның 15 ноябрь көне дә алдагыларыннан берни белән аерылмады.
Гадәттәгечә, Иоанн иртә таңнан гыйбадәт бүлмәсенә юнәлде. Ике-өч
сәгатькә сузылган бу табынулар, кагыйдә буларак, экстаз белән тәмамлана.
Шуңа күрә тәне күгәрүләрдән өзелми. Бүген дә озак кына бәргәләнде.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
57
– О, Боже! Даруй царю Твой суд и сыну царя Твою правду. Помоги нам, Боже,
спаситель наш, ради славы имени Твоего, раба Твоего – царя Московского;
избавь нас, прости нам грехи наши ради имени Твоего...
Бу – Иоанның тәүбәгә килүе. Гыйбадәттән соң ул саф, пакьтән-пакь зат
булып, чистарып кала.
Төштән соң мәҗлескә җыелдылар. Бу кечкенә мәҗлес иде, якын кешеләр
генә. Иоанн үзе, өлкән улы Кече Иоанн, олуг кенәз Симеон Бекбулатович,
әлбәттә, бояр Борис Годунов. Ул хәзер патшаның иң якын кемсәсе, ничек итсә
итте, әмма Иоанның икенче улы Фёдор Ивановичка барыбер сеңлесе Иринаны
кияүгә бирде.
Фёдор монда юк иде, ул шау-шулардан ерак йөри.
– Тверь якларында һавалар ничек анда? – дип белеште Иоанн.
– Бездә күкнең төбе тишелде, кар муеннан, – диде Бикбулат, – авылларны
көрт басып китте.
– Козьма күпер суга, Микула кадак кага, ди, Микула да җитмәгән ич әле.
– Үктәбер – кара бия, нуябер – ала бия, – дип сүзгә кушылды Годунов, –
табигать назлы кыз шикелле ул, мизгел эчендә кырыкка үзгәрә.
– Тавык төшенә тары керә, ди, синдә кызлар кайгысы, миндә кунак хәстәре,
тотыгыз касәләрегезне.
Хәмер, әнә шулай, телләрне тозактан алды. Гәп куерды, тавышлар бөердән
чыга башлады. Бүлмә читендәге олы кәнәфигә чумып утырган Кече Иоанн гына
нигәдер гафил кыяфәттә иде. Хәлбуки, ул – дәүләттә патшадан кала икенче
дәрәҗәдәге зат. Рәсми варис. Киләчәк тәхет иясе.
Иоанн өлкән улын үзенә тиң итеп тәрбияләде. Кая барса да ияртеп йөрде.
Тәтәйләр катына да алып керә иде. Яраткан улыннан бернәрсәне дә яшермәде.
Тегесе, сутка туймас язгы гөмбә шикелле, атасының барча сыйфатларын түкми-
чәчми сеңдерә барып, шундый ук зирәк, шундый ук кансыз, шундый ук дуамал
кимәлдә буынга сикерде. Балигълык яшендә Кече Иоанн һәм әхлакый яктан,
һәм килеш-килбәте ягыннан атасының бер кәррә нөсхәсе иде. Елмайганда да
туңы эремәс төксе йөз, иярле кылыч борын, күсе сакал-мыек, ыспай буй-сын,
чыршыдай төз гәүдә – болар барысы да нәсел-нәсәп, ыру бүләге.
Атасын уздырып җибәргән чаклары да булгалады. Әйтик, Иоанн җиде
рәсми җәмәгатенең берәвен генә монастырьга озатты. Кече Иоанн исә егерме
биш яшьтә үк ике хатынының чәчен кырдырды.
Иоанн да улының карага катып утыруын абайлап алды.
– Нәрсә, варис, йомыркаңнан җөй эзләп утырасың анда, безгә кушыл,
ачылып китәрсең, – дип, чәркәдәшләренә күз кысып алды, – беләсең, бушны
бушка бушатканны җенем сөйми.
Кече Иоанн иреннәрен кыйшайтты:
– Сәләтсез – сәнәкне, көчсез көрәкне сындыра.
– Нәрсә-нәрсә?
Иоанн муенын сузган хәлдә хәрәкәтсез калды.
Тәрәзә элмәсен калтыратып, бүлмә эченә капылт кына ниндидер өермә
бәреп керде. Өстәл өстендәге эреле-ваклы шешәләр, мөлдерәмә тулы чәркәләр
бер-берсенә орыныша-орыныша чәкәләшеп алдылар. Ишек чаршавы исә
тоткычы-ние белән идәнгә ишелеп төште.
– О, Боже!
Бу тузганак зилзилә эчендә Кече Иоанның тавышы тимергә тимер
бәрелгәндәй шөбһәле чаң кагу булып яңгырады.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
58
– Государь, Баторий солыхы – кимсетүле солых. Русия – Псковщинадан
башка койрыгы өзелгән кәлтә хәлендә генә ул. Мин – кануни варис, миңа китек
дәүләт тәхете түгел, күршеләренә ут чәчеп, тирә-якны дер селкетеп торган
гайрәтле һәм тәкәббер мәмләкәт тәхете кирәк. Гаскәр бир, мин Русиянең
намусын үзем кайтарырга тиеш!
Өермә тынды. Бүлмәдәгеләрнең дә авызлары иреннәренә эленде. Ә Иоанн
яшелле-зәңгәрле иде:
– Әй, син, бунтарь, сатлык боярлар белән сүз берләшеп, мине тәхеттән
бәреп төшерергә уйладыңмы? Булмас! Кулың кыска, көчек!
Иоанн, үзен-үзе белешмичә, урыныннан сикереп торды да, скипетры белән
улының башына тондырды.
– Получай, гад!
Исерек патшаның бер ягыннан Бикбулат, икенче ягыннан Годунов эләктереп
алды. Ләкин соң иде инде, варис черек усактай келәмгә гөрселдәде.
– Йә Раббым, ля, ягъкыйл...
– Тсс, – дип, Борис патша ягына ымлады.
Иоанн мәҗлестәшләре элмәгеннән бер селтәнүдә ычкынды. Ычкынуга,
йөгереп килеп, бар көченә улына тибеп җибәрде.
– Чебен тимәс, чер итәр, тор, көчек, җавап тот!
Кече Иоанн башын калкытырга чамалап караган иде дә, барып чыкмады.
– Ха-ха, иркәләп боздым мин сине, көчек!
– Галиҗәнап, кан, – диде йөзе качкан Бикбулат, – кан...
– Кан?!
Иоанның чалшайган күзләре, ниһаять, улын күреп алды. Һәм сыгылып та
төште.
– Боже, помилуй, я убил сыночка...
Ата улын күкрәгенә кысты.
– Боже!
Варисның аңы бар иде әле. Ашсыз карашын атасына төбәп, ишетелер-
ишетелмәс кенә:
– Минем тормыш бернигә дә тормый, государь, Ходай үзеңә озын гомер
бирсен, – диде.
Кече Иоанн җан бирә алмыйча дүрт тәүлек иза чикте.
Хакыйкать төтен кебек ул, күзгә керә.
Иоанн җәллад чорында хак сүз баш бәрабәре иде. Кече Иоанн да – шул
җөмләдән.
Тик шунысы хак: фани дөньяда бернәрсә дә – патшамы син, колмы – эзсез
югалмый, иртәме-соңмы, барыбер итәгеңнән эләктереп ала. Иоанны да хөкем
читләтеп үтмәде. Кешелеген тәүге җәмәгате Анастасия үзе белән гүргә алып
киткән булса, гомеренә улы Иван фаҗигасе киртә булып ятты. Җеназадан
соң, аның яшәеш бизмәне, акрын-акрын башкалар язмышыннан аерылып,
үз язмышы ягына авыша башлады. Тәхеткә мөнәсәбәтле шик-шөбһәләренең
асылы да тамырдан үзгәрде. Күп вакыты гыйбадәтханәдә үтә, йөгенү-бил
бөгүләрне дә туктатты.
– Мин – христиан патшасы, Ходай каршында һәммәбез дә тигез, – дип
кагыйдәи сәламләүчеләрне ярты юлда бүлә башлады.
Өс-башы да гап-гади: кара чикмән, мескен бүрек. Тәхетенә дә чит мәмләкәт
илчеләрен кабул иткәндә генә утыра.
Элекке Иоанн, хәзерге Иоанн – җир белән күк арасы.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
59
Бервакыт ул ашыгыч рәвештә Бикбулатны чакыртып алды.
– Синең теге фетнәче туганаең-кортканы тоткынлыктан азат итәм, үзең
барып ал да монда алып кил, – диде.
– Ни кирәге чыккан иде Шаһ-Солтан ханбикәнең? – дип, сак кына белеште
Бикбулат.
– Узган якшәмбедә, ут алгач, тәти болдырга чыккан идем, – дип тәфсилләп
сөйләп китте Иоанн. – Ходайның искиткеч матур бирмеш киче, рәхәтләнеп
хозурлан. Күңелләрем күтәрелеп, барча әгъзаларым ләззәт белән тулды.
Шунда, һич көтмәгәндә, битемә майдай йомшак күк җиле килеп бәрелде.
Әһә, мәйтәм, хәзерлән, бу – алхәбәр!
О, Боже, һәм дә карыйм, Благовещение чиркәве өстендә Чулпан
йолдызыннан да яктырак тәре рәвешендәге комета!
Үзеңә мәгълүм, Күкләр миңа комета-йолдызлар аша хәбәр сала. Һаман бер
җирдән – изге Благовещение чиркәве өстеннән. Монысы өченчесе.
Хәбәре хәбәр, аны фаразларга да кирәк бит әле. Шундук кенәз Бельскийны
Лапландиягә чыгарып җибәрдем. Анда юрау остасы багучы-күрәзәчеләр
шактый. Рәсәйнекеләрне дә җыйдырттым. Белүемчә, ханбикәнең дә фал ачучы
дигән даны таралган.
– Кызганыч, галиҗәнап, биремеңне үти алмыйм, күптән түгел Шаһ-Солтан
ханбикәне Тәңре үз кочагына алды.
– Ничек алды?
– Болай да озын гомерле булды ханбикә, тугызынчы дистәне тутырып килә
иде инде, урыны оҗмахта булсын.
– Басурманнарга нинди оҗмах, тәмуг кисәве алар!
Ишек катында кенәз Бельский күренде. Иоанн үтен чыгарып бетерә алмады,
игътибары аңа юнәлде.
– Җә, ничек?
– Җәмгысе алтмыш күрәзәче җыелды, государь.
– Вазифаларына керешсеннәр.
– Баш өсте, государь.
Күрәзәчеләр кометаны яхшыга юрады. Комета – Күкләр хәбәре. Күкләр
патшаны зур дәрәҗәләр, олы бөеклекләр көтүе, Русиягә моңарчы күрелмәгән
яңа юллар ачылуы турында хәбәр сала.
Бу гомуми белдерүгә бер генә күрәзәче, Лапландиядән китерелгән, биленә
кадәр асылынып төшкән озын аксыл сакаллы раһиб кына имза салмады. Үз
нәтиҗәсен җиткерде. Нәтиҗә хәтәрдән хәтәр иде.
– Патшага ирештерегез, Ходай каршына басарга әзерләнсен, март аеның
унсигезенче көне тууга, җаны өзеләчәк, – дип, даирәнең өнен алды.
Мондый шәрә хак-кыюлык, ни кызганыч, фаҗига белән тәмамлана.
Лапландия күрәзәчесе дә иленә әйләнеп кайта алмады, Русия җирендә гомерен
өзделәр.
Иоанн, чыннан да, сырхаулап китте. Әмма 18 мартта аягына басты, кәефе
аеруча яхшы иде. Хәлен белешергә килгән килене Иринаны, кычкыртып,
кәнәфигә сузып салды.
Бу тозсыз мәрәкәдән соң шахмат китертте. Сыннарны тезде дә Бельскийны
дәштерде.
– Кенәз, мин бүген улым-бәгъремне төшемдә күрдем, Иванец мине кичерде,
ишетәсеңме, кичерде! – дип, шахмат уенындагы иң яраткан сынын – ат сынын
кулына алды...
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
60
Алды да бөгелеп тә төште.
– Аһ!
Үзен илаһилар рәтендә йөртүче буй җитмәс бөек зат мизгел эчендә гап-гади
урыс карты мәетенә әйләнде дә куйды.
Гүр Иоанның бар золымын үзенә йотты. Православ тәбәга18 аны ярлыкады.
Ә тарих ярлыкамады. Тарих тәбәга-халыктан үчлерәк шул ул.
Җиденче баб. Адәм көне адәмнән
Бикбулатны таҗ мәҗлесенә чакырмадылар. Әмма аңа карап, яшь патшага
мөнәсәбәте үзгәрмәде. Кызганулы ярату белән ярата иде ул аны.
Фёдор, атасыннан үзгә буларак, кәтәнә буй-сынлы, купшак тәнле, аксыл
чырайлы, сирәк чәчле Ходай бәндәсе иде. Йөзе һәрвакыт елмаюлы. Җансыз,
наихә зат елмаюы. Аяклары да юньле-башлы тотмый, абынып-сөртенеп
алгалый.
Русиядә мондый мотлак биһиммәт патшаның булганы юк иде әле.
Ләкин бу хәл берәүдә дә ризасызлык тудырмады. Чөнки православиедә
юродлык хуплана, ягъни исәрләр, бичара-гарипләр, әтрәк-әләм-байгышлар
Ходайга иң якын торучы гөнаһсыз изге затлар булып санала.
Фёдор үз ишеләренә хас мәнфәгатьтә йомшак күңелле, ихластан ярдәмчел,
чамасыз беркатлы һәм бик тә кешелекле кеше иде. Балачактан шулай.
Бервакыт атасына Персиядән, бүләк итеп, биниһая зур фил җибәргәннәр
иде. Аны тамашага куйдылар. Мәскәү генә түгел, бөтен тирә-як шунда агылды.
Аю биетүчеләргә көн бетте.
Тамашачылар аеруча филнең гармун сырлы озын борынына, ике-өч
бастырык юанлыгындагы калын аякларына карап тел шартлаттылар.
– Ух, бу гыйфрит аҗдаһаны да кабып йотадыр, валлаһи.
– Чылбырыннан ычкынсамы, шәһәрең хәрабәгә калачак.
Фёдорның кашлары җыерыла. Ник сез аның күз атып торуларын күрмисез,
дип кычкырасы килә. Патша улы булуы кулдан тота, тәрбиячеләре дә хупламас.
Филнең гөнаһсыз юашлыгы, мөлдерәмә күзләре, гаҗизлеге ошый иде
малайга. Дөресрәге, бик тә кызгана иде ул бу дәү затны. Янына килә, буе
җиткәнчә кулын сузып кына сыпыргалаштырып ала. Тегесенең дә бу инсафлы
дустына ярату хисләрен белдерәсе килә иде, күрәсең, аны тотмакчы итенгәли,
әмма Фёдор читкә тайпыла.
Өч-дүрт атнадан тамашага Иоанн үзе дә килде. Ошатты.
– Шәп, шельма, Русиянең абруена тиң бүләк, – диде.
– Русиянең бөек патшасына тиң бүләк, государь, – дип төзәтте иярүче бояр.
– Ризамын, – диде Иоанн, – инде бу мәхлугыгыз һөнәре белән шуны
расласын.
Фил патша алдында тезләренә чүгәргә тиеш иде. Өйрәтүчеләр фил тирәли
чабышырга керештеләр.
– Һай-һай-һай!
– Колено, колено, колено!
Кәҗәләнде генә бит хайван.
– Өйрәтүчеләрне – базга, ә бу намәхрәм ит кибәнен туракларга! – дип
ачуын чәчте Иоанн.
Мәскәү этләре ай буе фил ите белән туенды.
18 Тәбәга – буйсынулы кеше (подданный).
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
61
Фёдор бик авыр кичерде атасының вәхшилеген, ашаудан калды,
йокысызлыктан интекте.
Тәхеткә утыргач, энесе, үзе кебек үк кануни варис Дмитрийны анасы, бөек
княгиня Мария Нагая һәм барча туган-тумачалары белән Угличка сөрүне дә
йөрәгенә якын алды, ике яшьлек нарасыйны күкрәгенә кысып, елый-елый
озатты.
Алда Русияне артык кашык царевич Дмитрий язмышына бәйле рәвештә
озакка сузылган фетнәле еллар көтә иде.
Вакыйгалар токмачтай куера, Бикбулат исә үз кенәзлегендә мәртәбәле вә
шөһрәтле олуг кенәз булып, хатыны, балалары белән чөкердәшеп, бер кайгысыз
яшәп ята. Аны бимазаламыйлар, ул бимазаламый.
– Кенәз, сизәсеңме, син утырган тавыкка әйләндең бит, – дип ирештерә
башлады Анастасия ирен, – ничә карама, минем итәк астында чуаласың.
– Нәтиҗәсе дә бар бит, княгиня, алты балага орлык салу егет солтаннарының
гына кулыннан килә.
– Мактанчык, гелән саен көмән күтәрүне шәраб чөмерү дисеңме әллә,
бераз ял бирер идең.
– Ярар, княгиня, күзеңә кырып салырга да булмам, ауга җыенам, – диде
Бикбулат.
– С Богом!
Бикбулат һәр елны сентябрь азакларында сунарчы киеменә төренә. Нәкъ
шушы айда ул каз авына чыга. Мәзәге өчен генә түгел, тәбәсе өчен дә. Ата-
бабадан килгән, күрәсең, каз итенә мөкиббән.
Аһ, каз ите!
Ә үз кулларың белән тоткан кыр казы ите – бу инде оҗмах ризыгы. Төтен
исе сеңгән калҗа кабуга эреп тә бетә, авызда татлы тәме генә утырып кала.
– Йәә Самәдү йәә Аллаһ.
Бу рәсми ау түгел, шуңа күрә күп кеше катнашмый. Янә дә бер үзгәлек,
сунарчылар төркемендә фәкать татарлар гына: үзе кебек чукынганнары да,
мөселман динендәгеләр дә. Аумән – Тугача морза. Олуг кенәзнең иң якыны,
күптәнге киңәшчесе.
– Быел казлар көр күренә, соңламыйк, – дип, тәүге хәбәрне дә ул салды, –
алар озак юанмый.
Җылы якка сәфәр кылучы канатбикәләрнең вакыты, чыннан да, тар, аң-саң
итеп торсаң, койрыкларын да күрми калырсың. Шуңа күрә Бикбулат эшне тиз
тотты. Иртән әзерләнделәр дә төштән соң чыгып та киттеләр.
Казлар, гадәттә, Ак тирәк басуын үз итә. Шунда юнәлделәр.
Бу – кош авы. Кошны кош тота. Бикбулатның ау кошлары бихисап: лачыннар
үзенә бер, бөркетләр үзенә бер, әтәлгеләр үзенә бер, хәтта төнге ау өчен
ябалаклар да тота. Шулай да кошларның ханбикәсе – шоңкар. Ул үзенең ияр
кашында шоңкар белән бүз тойгы – ак карчыгага гына урын бирә. Бүз тойгының
ерткычлыгын, шоңкарның зыялылыгын ошата ул.
Көзге кич. Күзне иркәләүче бизәкләр инде юк: чәчәкләр коелган, яфраклар
шиңгән, агач-куаклар шәрәләнгән. Тик көзнең кабатланмас үз яме. Тирә-як,
басу-кырлар, бөтен җиһан илаһи ипекәй исе белән тулган. Бу ис сулышны
киңәйтә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә, дәрт өсти.
– Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, – дип, Тугача морза учындагы догаларын
битенә якты, – күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, иншалла, халыкның
быел табыны мул булыр.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
62
Аучылар чатырларын тышкы яктан салам-кура белән капладылар.
Кошларның томшыкларына тышау элделәр, тавыш-тыннары чыкмасын.
Беренче көнне ут тергезү юк, шәраб чатагына да кагылмыйлар. Күңел ачу
ауга бәйле.
– Җә Тугача, хикәятеңне ирештер, – диде Бикбулат.
Хикәят тә ау йоласы. Каз авының бисмилласы.
Морза юлпыч корсагын җайлап кына тезләренә җәеп салды да, гадәтенчә,
төчкереп алды.
– Әлхәмдүлилләһ, җә Раббым, безләргә һидаятеңне күрсәт вә дәхи дә
эшләребезне тәртипкә салырга булыш.
– Амин!Телеңә салынма, монда православлар да бар, – дип кисәтте морзаны
Бикбулат.
– Бу бөек Болгар биләмәләрендә булган хәл, – дип сөйләп китте Тугача. –
Мәшһүр Бату хан мәмләкәтенең мөкатдәс вә шәрәфле хакиме, синең мәртәбәле
бабаң Әхмәд хан, галиҗәнап, вәзирләрен сынау өчен, аларны иртән иртүк
берәмтекләп үзе белән тәпи-тәпи йөрергә алып чыга торган булган. Чират
Туктар вәзиргә җиткән.
Буа янында болар тегермәнче картны очратканнар.
– Әллә мәллә? – дип сораган хан.
Тегермәнче:
– Кәллә мәллә, – дип җавап биргән.
Ошбу кинаяле сорау-җавап түбәндәгечә дәвам иткән:
– Әгәр-мәгәр?
– Мәгәр-тәгәр.
– Алты уникегә җитәме?
– Утыз икедән артмый.
– Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?
– Мамыгын да калдырмам.
– Әлтер-мелтер?
– Шалтыр-шолтыр.
– Безнең әңгәмәне шәрехләп бир, вәзир, – дигән Әхмәд хан. Тегесе
җилкәләрен генә сикерткән.
– Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килсәң – киләсең, юкса, астырам, – дип
кисәткән хан.
Вәзир тегермәнче янына йөгергән, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып
бирүен үтенгән.
– Йөз алтын, – дигән карт. Акча кесәсенә шугач, әйткән:
– «Әллә-мәллә» ханның сәлам бирүе иде. Мин: «Кәллә мәллә», – дип сәлам
кайтардым.
– Ә «әгәр-мәгәр»?
– Йөз алтын!
Вәзирнең түләми хәле юк, түләгән.
– «Әгәр-мәгәр» дигәне, тегермәнең тартамы, дип соравы иде.
– «Алты уникегә җитәме» ничек?
– Йөз алтын.
Акча янә тегермәнченең кесә төбенә төшеп утыра.
– Монысы ханның, алты ай эшләгәнең унике айга җитәме, дип белешүе иде.
– Инде ханның: «Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?» дигәненә: «Мамыгын
да калдырмам» дигәне ни?
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
63
– Йөз алтын!
Вәзир, сыкранып, соңгы акчасын суза.
– Каз дигәне ул син үзең буласың инде, вәзир, алтыннарың мамыгың иде,
күреп торасың, мин аны берәм-берәм йолкам.
Аучылар, һәрвакыттагыча, ауный-ауный, эчләрен тотып, көлделәр.
– «Шалтыр-шолтыры», әйдә, бу юлы калып торсын, вәзирен кем дип белик
менә, – диде Бикбулат, күзләрен уйнатып.
Морзаның йөзенә күләгә кунды.
– Вәзир дигәне, галиҗәнап, минем бабам Туктар солтан була инде ул.
Янә көлештеләр.
– Ха-ха-ха!
Казлар таң белән күтәрелә. Аучылар алардан да иртәрәк аяк өстендә иде
инде. Шоңкарлар, түземсезләнеп, тугры өстендә таптана, чөюне генә көтәләр.
Аларда тамак кайгысы.
Җитүле җирдә ризык бар, ди. Аудан соң табын мулдан була, теләгәнчә
тыгын, ике-өч көн ачлы-туклы торуның кымын кайтарасың.
Күзәтүченең күзәнәк-тамырлары җәя керешенә сапланган ук хәлендә, бер
генә ым, хәзер тышка бәреп чыгачак.
– Муен язылганчы – әссәламегаләйкүм, ата каз! – дип күршесенең
кабыргасына төртте морза.
Сүз куерып китә алмады, күзәтүченең калын иреннәре арасыннан чын төгәл
мәгънәсе үзенә генә мәгълүм ымлык-хәбәр атылып чыкты:
– Аху!
Казлар өеренә җан керде.
– Кый-гак!
Монысы әйдәүче ата каз. Аның ымлыгы аңлаешлы: төркем кузгалачак. Әнә,
әйдаманга ияреп, җепкә тезелгәндәй, берәм-берәм күтәрелә дә башладылар.
Чөй рәвешенә кергәнче, төркем каңгылдаша-каңгылдаша түгәрәк әйләнә.
Бу аларның туган-үскән җирләренә хөрмәт күрсәтүе булса кирәк.
Ау шунда башлана.
– Һоп!
Шоңкарлар дәррәү кузгалды. Казлар, билгеле, моны көтми иде, ыгы-зыгы
килергә тотындылар. Бу инде чын бәхетсезлек.
Асыл шоңкар каз алса, канатын канга тигезмәс.
Шоңкар корбанын һавада элеп ала.
Күпме генә вакыт үтте, ә чатыр алды каз түшкәләре белән тулды, чалып кына
өлгер. Берничәсен йолкый да башладылар. Бикбулат тән җылысы суынырга
өлгермәгән каз итен өстен күрә иде.
Көн, гадәттәгечә, «Хәмер эчтек – хушландык, һушлар китеп, буш калдык»
белән тәмамланды.
Иртәгесен Бикбулат казлар тавышына уянып китте.
– Кыйгак, кыйгак!
Шоңкар җитми сезгә, дип уйлап куйды ул, хәзер, кабаланма...
Кояш инде офык тасмасыннан бер карыш күтәрелгән, күл өстендәге
томан да эреп юкка чыккан иде. Якында гына этләр өрә, коргаксыган арба
тәгәрмәчләре ыңгыраша. Көлтә ташучылар да кузгалган, димәк ки.
– Кыйгак, кыйгак!
Казлар күк зәңгәрлегендә ак челтәргә төшерелгән нәфис бизәкләрне
хәтерләтә иде. Тигез сафта чит җирләргә китеп барышлары.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
64
– Шоңкарларны очырыйкмы? – дип сорады Тугача морза. – Биек
күтәрелгәннәр күтәрелүен, бәлкем...
– Ничек телең бара, – диде Бикбулат, – күр, моңланыпмы-моңланалар,
бәгырьләр.
Каз канаты кат-кат булыр,
Көз киткән каз яз кайтыр...
Ау ау инде ул, аның үз кануннары.
– Далбай уйнатыйк, бушка чәбәләнеп йөрмәсеннәр, – диде Тугача.
– Кинәнсеннәр, – диде Бикбулат, – ау кошлары ич алар.
Далбайсыз да бер әтәлге тугрыга килеп кунды. Корбаны тырнаклары
арасында тыпырчына. Карап баксалар, хәйран калдылар.
– Торымтай ич бу! – диде Тугача, исе китеп. – Шоңкар булып шоңкарга да
тоттырмас күк еланы.
– Менә сиңа итәк былчыратучы әтәлге?!
– Әтәлгене иреккә җибәрегез, – диде Бикбулат.
– Мондый үҗәт кошны кулдан ычкындыру дөрес булырмы икән? – дип
икеләнүен белдерде Тугача.
– Аны читлектә тоту – үзе бер гөнаһ.
Әңгәмә өзелде, чөнки басу юлында алдын атлы экипаж пәйда булды. Тузан
болыты куптарып, туры аучылар тарафына элдертә.
Мәскәү түрәсе килә-килешкә затлы урыныннан сикереп төште дә Бикбулат
каршысына килеп басты.
– Бөек Русиянең һәм дә Тверь җиренең олуг кенәзе, хөрмәт илә мактау иясе
Симеон Бекбулатович, – дип, алдан хәзерләнгән сүзләрен төймәдәй тезеп китте
ул, – сиңа, шанлы мәмләкәтебезнең исем-аты барча илләрдә мәгълүм патшабыз
мөхтәрәм Фёдор Иванович хәер-фатыйхасы белән, тиздән булачак туган көнең
бәйрәме уңаеннан шәрәфле конющий һәм бөек бояр титулларын йөртүче
мөрәүвәт Борис Иванович Годуновның эчкерсез котлауларын җиткерәм, һәм
дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс бәхет вә шатлыклар теләп
калуын ирештерәм. Ул пакь каның тамган Русь хакына, аның көч-куәте хакына
әле озак еллар тырышлыгыңны салырсың, дип ышана.
Сиңа булган ихласи мөнәсәбәтен хаклап, Борис Иванович махсус бүләген
тапшыруны боерды һәм мин ул боерыкны зур канәгатьлек белән үтим.
Илченең бала йоннарыннан гына гыйбарәт сакал-мыегын талгын җил
сыйпап узды. Болай да ашкынулы күңеле янә дә җилпенеп куйды. Күренеп
тора, вазифасын бик тә ошата иде яшь түрә. Ул, уң кулын алга сузып, үзенчә
бер кыланчык ифратлык белән, озын нәфис бармакларын шартлатып алды.
Шунда ук баһадир гәүдәле кемсә Бикбулат алдына зур тартма китереп
куйды.
– Ошбу затлы диңгез арты шәрабләрен бөек бояр үз табыныннан җибәрде,
– дип өстәде илче, – кулдан-кулга тапшыруны боерды. Рәхим итеп, кабул кыл.
Ау хәлләрегез кәсафәтле булсын! Хушыгыз!
– Борис Ивановичка рәхмәтемне һәм бүләкләремне махсус илчем аша
җиткерермен, – диде Бикбулат һәм терсәгенә кунаклаган лачынга әмер бирде.
– Наҗагай, кунакны озат!
Лачын җилпенеп очып та китте. Колачлы канатларын уйната-уйната, таштай
атылып килүче кошны күрүгә, илче сарай мөнәсәбәтләренә хас тәкәллефлеген
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
3. «К. У.» № 4 65
онытты, бар көченә каретасына ыргылды. Гөнаһ шомлыгына, уң аягы кәскә
тиеп, абынып китмәсенме. Бу инде фаҗига – энәдән-җептән генә чыккан асыл
киеме тузанга батты.
– Аһ, камзулым!
Лачын карета өстендә әйләнгәләде дә хуҗасының терсәгенә килеп
кунаклады.
– Афәрин, Наҗагай, – диде Бикбулат, – тапканнар җибәрер кеше, пешмәгән
нәмәрсә.
Кичен табын кордылар.
Кил, әй сакый, китергел
Бадән наб – саф шәраб.
Олуг түрәнең шәрәфле шешәләренә ау кавеменең исе китмәде, хәмерне хуп
күрделәр: ачы булса, тоздай булсын, татлы булса, балдай булсын.
Бүләккә Бикбулат белән Тугача ятты.
Мәҗлес аучыларча мактанышу, сүз көрәштерү, уен-көлке кимәлендә барды.
Һәркем, булдыра алганча, хыял канатында йөзде.
Тугача морза, ниндидер үзенә генә мәгълүм алым кулланып, урманнан бер
дәү аюны арбасына җигеп кайткан, имеш.
– И-и, таптың мактаныр нәрсә, аюны аны кара халык та үз кубызына биетә,
менә син күктән киек казлар әйдаманын җиргә төшереп кара, – диде Бикбулат.
– Оста мәргән угы казны да, торнаны да, аккошны да куып җитә ул,
галиҗәнап.
– Хикмәт тә шунда, морза: коралсыз вә уксыз-җәясез!
– Ә ничек?
Күзләр Бикбулатка текәлде, ничек инде коры кул белән күктәге казны җиргә
төшермәк кирәк?
– Сызгырып, җәмәгать, сызгырып!
Гөр килделәр, ләкин ышанмадылар. Чираттагы шыттыру, әлбәттә.
Тугача чәркәләргә шәраб агызды.
– Шул хөрмәткә, галиҗәнап! Шәп, мине егып салдың!
Бикбулат сүзен алга сөрде.
– Синең, морза, мөгаен, сәяхәт-походларда ат эчергәнең бардыр, – диде,
– кәҗәләнгән атны да сызгыру тавышы тынычландыра, йөрәген баса. Һәм ул
голт-голт эчә башлый. Сызгыра гына бел. Минем сызгыру, әнә, әйдаман казны
да сихерләде. Төркемен үз ирке белән кулыма тоттырды. Мин бу корбанны
кабул итмәдем. Бүгенге кебек артларыннан сызгырып озатып кына калдым.
– Ай-һай, галиҗәнап...
Барыбер ышанмадылар. Тугача әңгәмәне икенче юнәлешкә кертеп җибәрде.
– Хәзрәте Годунны әйтәм, – диде җитди кыяфәттә, – бавыр тартмаса,
бөер тарта, ничә әйтсәң дә, үзебезнең нәсел, нинди зур хөрмәт күрсәтте, бик
зурлады үзеңне, галиҗәнап, аны бит хәзер дәүләтне үз кулында тота, диләр.
Фёдор патша, еш авыруы сәбәпле, хакимият дилбегәсен аңа тоттырган, имеш.
Ышанычлы, күрәсең. Элекке дуслыкны да онытмый. Әйдә, шул хөрмәткә,
галиҗәнап. Һәм дә бәү-бәү.
Бикбулат, һәрвакыттагыча, иртә уянды. Кәефе әйбәт иде. Башы да авыртмый,
тәне дә көчендә. Ухылдый-ухылдый киерелеп-сузылып алды: нинди матур бу
дөнья, яшә рәхәтләнеп, хозурлан!
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
66
Матур дөнья гына йөзен күрсәтергә ашыкмады. Күз аллары күк төтен иде.
Шунда ук яткан килеш кенә:
– Елизар, әйт анда, җылы су белән күзләремне юсыннар, – дип күрсәтмә
бирде.
Олуг кенәзнең күзләре эренләү бер бүген генә түгел, мәгълүм хәл. Шуңа
күрә кизү гасакир, ашыкмый-кабаланмый гына, табиб артыннан китте.
Ул урап килгәндә, Бикбулат урыныннан торган, кая барып сугылырга
белмичә бәргәләнә иде.
Эренне юу бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Тиздән Тугача морза катыннан
да күңелсез хәбәр килеп иреште. Ул да күзсез калган икән.
Кушалино сараенда китте көенеч, күз яше, китте чыш-пыш, ялт-йолт карану.
Авыздан да ымлыклар гына оча:
– Тсс! Аһ! Кхе-кхе!
Елизар кисәткән, имеш, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, олуг кенәз
сукыраюга сабышып, безнең барыбызны сыный, дигән.
Хәл болай булды.
Елизар билгеләнгән вакытта олуг кенәз катына керде. Хуҗасы уянганда,
аның баш очында басып торырга, һәр биремен үтәргә әзер булырга тиеш.
Гырлый, шөкер, исән-сау, дип чукынып алды да, шкафтан шешә алып, бүл-
бүле ишетелмәсенгә җантайта-җантайта гына, чәркәгә шәраб агызды. Аның
көне шулай, берәүгә дә сиздермичә генә, олуг кенәз өстәленнән хәмер авыз
итүдән башлана. Әле дә мөлдерәмә тулы чәркә бал булып, нәфесле иреннәренә
сыланды. Ә муены, гадәттәгечә, хуҗасы тарафына борылды.
– А-а, Боже мой!
Олуг кенәзнең күзләре шакмак. Һәм бу шакмак күзләр туп-туры аңа текәлгән
иде.
Их, кандалага әвереләсе иде дә идән ярыгына кереп югаласы иде. Юк шул,
булмый. Тик нидер эшләргә кирәк.
Елизар шома егет иде, әмәлен бик тиз тапты. Бер йотуда чәркәне бушатты
да бүлмәдән чыгып йөгерде.
– Олуг кенәз уянды, нәрсә авыз ачып торасыз, – дип, юындыручы-
киендерүчене пыран-заран китерә башлады.
Бикбулатның хәле мөшкел иде. Күзләре тоздай, ә дөнья дөм караңгы.
Бүлмәсенә табиблар кереп тулды. Берсе – кычыткан төнәтмәсе, икенчесе
– аю мәние, өченчесе елан агуы тәкъдим итте.
– Әрәм тамаклар, мине гүргә кертмәкче буласызмы әллә? – дип чыгырыннан
чыкты Бикбулат. – Евсейны чакыртыгыз!
Евсей – ялгыз раһиб. Мәгарәдә яши. Бик гыйлемле. Дин кануннарын,
православие тәгълиматын шәрехләүдә еш кына рәсми чиркәү әһелләре дә аңа
мөрәҗәгать итә.
Ул күрәзәче дә, багучы да түгел. Шулай да бәхетсезлек якасыннан алган
адәмнәр башларын аның бусагасына барып сала. Күпләрне ул кире бора.
Сирәк-мирәк кенә миһербанлылыгы да килеп куйгалый. Ә юравы рас килә.
Евсей олуг кенәзнең чакыруын колагына да элмәде. «Мин – Тәңре бәндәсе,
дөньяви мәшәкатьләрдән ерак торам», – дип кырт кисте. Ялыну-ялварулар да,
куркыту-янаулар да ярдәм итмәде.
Бикбулат раһиб янына үзе барырга мәҗбүр булды.
– Бүләкләрегезне җыеп алыгыз да мохтаҗларга таратыгыз, – диде Евсей,
төксе генә, – югыйсә, алдыгыздан – артыгыз.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
3.* 67
Бу йомшару иде инде.
– Галиҗәнап олуг кенәзебез...
– Нәрсә, олуг кенәзнең теле дә юкмы әллә? – дип бүлде раһиб озатып
йөрүче боярны.
Бикбулат янә чигенде, хәлне үзе аңлатып бирде.
Евсей озак көттермәде.
– Бу – бозым, кенәз, – диде, – ризык белән кергәнгә охшый.
– Ризыгыбыз киек каз ите иде, саф-пакь ризык.
– Кош-кортларны да бозу бар, кенәз, яшәгәндә алар зыянсыз, агуларын
ризыкка әйләнгәч кенә чыгаралар. Бозым үзләренә дә ризык аша керә.
– Ошбу казадан арынып буламы соң? – дип, төп соравын юллады Бикбулат.
– Ул бозымның көченә бәйле. Тирәнгә керсә, гүргә дә тагылып баруы
ихтимал. Вә ләкин дә андый зәһәрле сихер ияләре потка табынучы чирмешләр
арасында гына очрый хәзер. Ходайның рәхмәте киң, табиб дигән надан
бәндәләрең төзәлмәстәй зыян салмаган булса, шәт, күзләреңнең томаны
акрынлап таралыр. Догада бул, сәдака өләш.
Ризык дигәндә, Бикбулат Годунов җибәргән шәрабларны исәпкә-санга
кертми иде. Патша үзе фатиха биргән бүләкләр ич алар. Анда Кремльнең
нинди үче булсын? Бернинди идән асты мәрәкәләрендә катнашмый, тәхет
тирәсеннән читләшүенә дә биш былтыр.
Борис Годунов исә тәхет тарафындагы төп дошманнары арасында
Бикбулатны беренче исәптә йөртә иде.
Чирләшкә Фёдорның гомере тиздән өзеләчәк. Ул моңа әзер булырга,
дәгъвачыларны бер-бер артлы юлдан алып ташларга тиеш. Төп дәгъвачылар
икәү – олуг кенәз Бикбулат һәм царевич Дмитрий.
Шәраб агуыннан теге вакытта Бикбулатны ләтчә коткарып калган иде.
Монысы нәкъ күз алмасына тиде. Годунов канәгать калды.
Сигезенче баб. Тузар илнең җәнҗалы
– У-у, о-о-о, үл-ә-ә-м, а-а-а...
Ошбу чик дәрәҗә өзгәләнүле ыңгырашу ике кат имән ишек аша да бөтен
диварны яңгыратып торды. Тик икенде күләгәседәй колга гәүдәле килмешәк
сөяк табибына әлеге ух-ахлар бармы да юкмы, шөгылен дәвам итә.
– Эта есть мой вазифа, кенәз.
Ә шөгыль аяк-куллары богауланган кемсәнең сакалын эскәк ярдәмендә
берәмтекләп йолкудан гыйбарәт иде. Сакал лискә эт йоныдай куе, учка урардай
озын, җитмәсә, чуалып җанга тия.
– У-у-у...
– Кенәз, син есть вельможа, ә сүгенәсең как черень, оят миңа.
Кенәз дигәнебез Иоанн патшаның иң якын терәге, алыштыргысыз фавориты,
канэчкеч Малютаның турылыклы әшнәсе, кайчандыр Русияне учында тоткан
залим опричник Иван Бельский иде.
Аны, ут чыккандай ашыгыч рәвештә, далада кирмән салдырып яткан
җиреннән чакыртып алдылар. Патшаны сүзе белән кимсеткән, нахак яла
яккан, имеш.
Сакал йолку Годунов уйлап тапкан яңа төр җәза иде. Иоанн ачуы чыккан
боярларга билгеле бер вакытка чәч-сакалларын кырдыруны тыйган булса,
Годунов, киресенчә, йөзләреннән ташбака күкәе ясый.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
68
Әйе, Борис Годунов, ниһаять, теләгенә иреште, Мономах бүреген киде,
кануни шартларда бервакытта да чынга әйләнмәс хыялы тормышка ашты.
Чынга ашмастай бу хыялга Фёдорның ул түземсезлек белән көткән үлеме
җан өрде. Ә тәхетен ул үлем түшәгендә хәләл җефете Иринага мирас иткән иде.
Фёдор үзе тәхеттә ундүрт ел утырды. Истә калырлык шактый эшләр
башкарды. Әйтик, эзәрлекләнүче аксөякләрне тоткынлыктан азат итте, мал-
мөлкәтләрен, биләмәләрен кире кайтарды. Хәрби әсирләрне иреккә чыгарды.
Ә күпчелекнең күңеленә салымнарны киметүе белән кереп калды.
Русия – йодрыклау иле. Кыйбласы – каты кул. «Кыйный, димәк, ярата»,
дигән мәкаль тәшкил итә анда яшәүче халыкның асылын. Шунлыктан,
Фёдорның бу ташламалары хак бәясен алмады.
Кыз патша Мәскәү өчен яңалык иде. Шул ук вакытта, бөтенләй үк чит-
ят хәл дә түгел. Ил укмашып, тернәкләнеп килгән бер чорда Киев Русендә
бөек княгиня Ольга мәликә дә хакимлек итеп алды. Ир-егетләрнең борынына
чиртеп кенә калмады, Русия атлы мәмләкәтне Ауропага нәкъ менә Ольга
танытты, Алмания белән дәүләтара илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырды, рәсми
дипломатия институтына нигез салды. Константинопольдә православие кабул
итеп, оныгы кенәз Владимирга да христиан храмына юл сызып калдырды.
Бәлкем, Ирина да бөек княгиня камырыннан әвәләнгәндер? Язмышлары
да охшаш ич, икесенә дә тәхетне мәрхүм ирләре калдырды.
Ләкин, ләкин... Годунов сурәтендәге Кара гарәп бар. Ул һәрвакыт уяу!
Борис сеңлесенең алдына ауды.
– Княгиня, үзем өчен түгел, Русия хакына үтенәм, тәхетеңнән минем
файдага ваз кич. Ошбу катлаулы һәм рәхимсез вазифа өчен яратылмаган син,
Ирина, сеңлем. Нечкә күңелле, фәрештәдәй самими, нәзберек изге зат бит син!
Мәмләкәтебез таркалу алдында, аңлыйсыңмы? Синең бер сүзең җитә, сеңлем,
княгиня... олтаның астында туфрак булырмын...
– Кенәз, Фёдор патша исән вакытта да хөкүмәт белән син идарә иттең
түгелме, ничек илне таркалу хәленә китереп җиткердең соң? – диде Ирина, –
бу – мәрхүм государебызны кимсетү ич.
Годуновның йөзе кара янып чыкты. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга
алды.
– Княгиня, зинһар, кичер, – диде, сеңлесенең кулларыннан сыйпаштыра-
сыйпаштыра, – бу – безнең башка төшкән олыдан-олы кайгы галәмәте.
Фёдорны мин патша булганы өчен генә түгел, якын дустым, фикердәшем,
җаным кебек күргән туганымның җәмәгате, яраткан киявем булганы өчен
ихтирам итә идем. Беләсең ләбаса, мин кавыштырдым ич сезне. Ул миңа үзенә
ышангандай ышана иде. Синең кайгы – минем кайгы, сеңлем...
Ирина, күрәсең, үзенең киләчәген тәгаенләп куйган иде инде.
– Мин калган гомеремне монастырьда мәрхүм кадерлеләрем ирем – Фёдор
һәм кызым Феодосия рухына гыйбадәт кылуга багышларга карар кылдым, –
диде. – Кануни тәхет иясе булуымны хуплап, миңа ант иткән халкыма ошбу
карарымны патриарх, Боярлар Думасы алдында җиткерәчәкмен. Мин моны,
бояр, син әйткән Русиябезнең киләчәге хакына эшлим. Варисның кемлегенә
килгәндә...
Борисның түземлеге төкәнде, сарай этикетын бозып, бөек княгиняны
тыңлап бетермичә, сүзе арасына керде.
– Галиҗәнап, тәхетне читләр кулына бирү зур акылсызлык булыр иде,
галиҗәнап!
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
69
– Син – хөсетле зат, бояр, – диде Ирина, агасына туп-туры карап, – ә патша
кешеләрне аерырга тиеш түгел, беренче чиратта – ил мәнфәгатьләре!
– Государыня! Госу-да-а-рыня...
Борис сиздерми генә күзләрен төкерекләде, елый, янәсе. Ләкин Ирина
абайламады.
– Мин Боярлар Думасының фикеренә дә колак салырга бурычлы, – диде.
– Государыня, Боярлар Думасы монда көчсез, Рюриклар ыруы картайды,
турыдан-туры варис та юк ич, Русиягә яңа, көчле династия зарур. Годуновлар
җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Гадел һәм тәвәккәл патша булырмын.
Нәсел-нәсәбебез белән ант итәм, государыня!
– Мин гаепле, – диде Ирина күз яшьләре аша, – Рюрикларга варис алып
кайтып бирә алмадым, кызым да бала килеш дөнья куйды. Әйдә, синеңчә
булсын, сындырдың, бәлкем, чыннан да, бу иң дөрес карардыр.
– С Богом!
Борис сүзендә торды, таҗ мәҗлесендә:
– Минем патшалыгымда ятимнәр дә, ярлылар да булмаячак, соңгы киемемне
салып бирәчәкмен, – дип, күлмәген салып, баш очында болгады.
Бу мәҗлестә дә Бикбулатка урын табылмады. Тик үзе юкның күзе юк,
дисәләр дә, дәрәҗәле боярлар арасында аның үткәнен бүгенгә ялгаучылар
да бар икән ич әле. Алар Бикбулатны әле һаман кануни тәхет дәгъвачысы
сыйфатында күрәләр икән. Годунов шыр җибәргән, күрәсең, югыйсә, бу
четерекле мәсьәләне даирәнең ант кәгазенә керттермәс иде. Менә ул җөмлә:
«Патшабыз Борис Иванович Годуновка, гаиләсенә гамәл белән дә, сүз белән дә
хыянәт итмәскә; тәхеткә олуг кенәз Симеон Бекбулатовичны кайтару хакында
уйлап та карамаска ант эчәбез».
Менә сиңа мә! Бикбулатның маңгаена тир бәреп чыкты. Бу бит, агай, алдан
сагай, дигән сүз. Юк, итәк астыннан ут йөртергә башы ике түгел. Патша инде
куелган. Ул аңа буйсынырга, хөрмәт итәргә, эш-гамәле белән булышырга
бурычлы.
Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: «Государь!
Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин –
ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр,
дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп
караганы да юк иде».
«Иде» барысын да харап итте. Әлегәчә Бикбулат дәгъвачы көндәш кенә иде,
карга куркытырга куйган карачкы гына. Хәзерендә дошманга әйләнде дә куйды.
«Иде»нең теләк-омтылышка әверелүе дә бик мөмкин ләбаса. Мисаллары да
тулып ята. Димәк, олуг кенәзнең тел төбе бөтенләй бүтәндә. Тәхетнең тәмен
татыгын кеше ич ул. Анда инде теләк уянган.
Годуновның карары катгый иде: бу көндәш дөньяда яшәргә тиеш түгел!
Адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Әлеге ниятне беразга кичектереп торырга
туры килде. Нәкъ шушы болгавыр вакытта кызы Ксенияне Даниянең күренекле
герцогы Иоаннга ярәшү турында никах килешүен имзаладылар. Туй да, никах
та кышка билгеләнде.
Бик уңышлы никах иде бу. Ксениягә – бәхет, дәүләткә – табыш. Дөрес,
кияү белән кәләш бер-берсен белми, күрешкәннәре дә, очрашканнары да юк.
Шәхесләрнең түгел, исем-дәрәҗәләр никахы иде бу.
Герцогка кәләше хакында түбәндәге язма белешмә тоттырдылар:
«Княгиня Ксения – уртача буйлы, тулы тәнле, зифа зат. Сөтчел акча
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
70
йөз, куе һәм озын кара чәч. Чырай-кыяфәте саф-пакь, алсуланып тора,
кашлары тоташ. Зур, кара, якты, аеруча күңеле нечкәргән, кызгану
хисләре тулышкан вакытларда, җем-җем ялтыраучы күзләре белән әйтеп
бетермәстәй матур сүзләр. Мәрхәмәтлелеге, басынкылыгы, татлы теле,
акылы, мәгърифәтле зәвыгы белән дә әсир итә. Китап укырга, моңлы
җырлар җырларга ярата».
Юк килмәгән җирләре, бал кашыгына сал да йот.
Бәхет матурлык-гүзәллекләргә карап йөрми шул. Көзен егерме яшьлек
герцог, туганнарын, якыннарын тирән кайгыга салып, үлеп китте. Ксения
кәләш килеш тол калды.
Годунов та кайгырды. Тик никадәр генә ачы булмасын, бу шәхси кайгыны
азрак яра белән үткәреп җибәрү аның кулыннан килә. Кызы кияүсез калмас.
Ә менә...
1602 елның үгез мөгезен сындырырлык фибрал салкыннары хакимлек иткән
көннәрнең берсендә Григорий атлы (дөньяви исеме Юрий Отрепьев) сукбай
раһиб Новгород каласы янындагы монастырь капкасын какты. Мөритләре дә
бар иде. Керттеләр, якты чырай күрсәттеләр, ятактан урын бирделәр.
Иртәгесен архимандрит келиядә үзенә аталган язу тапты:
«Мин, царевич Дмитрий, Иоанн улы. Атамның тәхетенә утырганнан соң,
синең мәрхәмәтлегеңне онытмам».
Архимандрит бу фетнәле язуны берәүгә дә күрсәтмәскә карар итте. Ләкин
ул белдерүне яшереп кала алмады. Чөнки бу белдерүнең беренче мәртәбә генә
яңгыравы түгел иде.
Патриарх Иов атакайның язу-сызу, китап-нәшрият эшләре белән
шөгыльләнүче якын ярдәмчесе диакон Дмитрий, уены-чынын кушып:
«Беләсезме, мин Мәскәүдә патша булачакмын бит», – дип, иптәшләрен
шаккатырган иде.
Утлы шаяру Годуновка да килеп иреште. Бу томана сукыр Бикбулат кына
түгел иде инде.
– Соловкига! Гомерлеккә!
Дмитрийны үшәнлеге коткарды. Урыс элек-электән эленке-салынкылыктан
каза күрә. Әле дә патшаның әмерен үтәргә ашыкмадылар. Ул арада ушлы
раһиб, берничә фикердәшен ияртеп, исән-имин качып та китте. Новгородтан
соң Киевта юанды, аннан Литвага юл тотты.
Король Сигизмунд та, Рим папасы Климент та аны Мәскәүнең кануни
тәхет дәгъвачысы сыйфатында таныдылар. Беренчесенең Русия җирләренә
күзе кыза иде, икенчесе исә католик динен Себер киңлекләренә кадәр киңәйтү
хыялы белән яши иде.
Дмитрийның шантажы гади дә, аңлаешлы да, иң мөһиме, Русия кешеләре
ишетергә теләгән кулай хәбәр иде. Чөнки Угличка сөрелгән царевич
Дмитрийның фаҗигале вә сер тулы аңлаешсыз үлеменә әле булса халык
йөрәгендә кан сава иде.
Исән-сау икән ләбаса патшаның төпчеге! Ходайның рәхмәте киң, әнә,
карагруһ залимнәр кочагыннан качып котылган.
– Афәрин!
– Дмитрий – гадел тәхет иясе!
Годунов сандал белән чүкеч арасында калды. Тәхеткә дәгъва итүче аферист
затның патша улы булуы мөмкин түгел. Ник дисәң, Дмитрийны ул үзе үтертте.
Дмитрийны үтертү аңа җиңел бирелмәде. Беравык хәтта бу ут йотуларның
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
71
шалкан бәясенә дә тормаганлыгы ачыкланды. И, шатланганнары! Чиркәү
кагыйдәләре буенча исә, патшаның дүрт никахы гына хак. Аннан соңгы
хатыннардан туган балалар – уйнаштан туган балалар булып санала. Хокуксыз
балалар. Дмитрийга килгәндә, ул җиденче никахтан туган. Яши бирсен, тәхет
мөнәсәбәтендә аның ягыннан бернинди дә куркыныч янамый.
Слава Богу!
Алдарсың Иоанны, көт. Юлын тапкан, каһәр, Мария Нагая белән никахын
чиркәү кануннары нигезендә рәсмиләштергән.
Һәм... 1591 елның май ае иде, унбишенче көне. Шимбә. Сәгать кичке
алтылар тирәсе. Тол патшабикә Мария улы белән чиркәүдән кайтты. Төшке
ашка кадәр вакыт бар иде әле, Дмитрийга бакчада йөреп керергә дә мөмкин.
Болдырда малайны сак әгъзалары Осип Волков, Данило Битяговский, Никита
Качалов каршы алды.
Волков Дмитрийны җитәкләп алды да:
– Царевич, синең муенсаң яңа ахры, – диде.
– Юк, әллә кайчангы...
Җөмлә уртасында Волков кулындагы пычак ялтырады...
Көтеп кенә торгандай, шул ук көнне Угличка Мәскәүдән шәрәфле комиссия
килеп төште. Әзер нәтиҗә белән. Имеш, Дмитрий, таеп егылганда, үз пычагына
кадалган.
Дәгъвачы Дмитрий – Ялган Дмитрий. Бу Годунов өчен көн кебек ачык. Тик
җәмгыятькә хак дөреслекне җиткерсә, үзенең башы җиргә тәгәрәячәк. Аферист
исә ажгырып Мәскәүгә килә. Аны инде таныйлар, көтәләр.
Бикбулат кайгысы төштән соңга күчте. Әүвәл ялганчы белән араны өзәргә
кирәк.
Годунов якыннары белән Алтын палатада шул хакта гәп корып утыра иде.
Диварның колач җитмәс зур тәрәзәләреннән дулкын-дулкын нурлар ургыла.
Апрель кояшы юмарт. Шаулап гөрләвекләр ага, агач-куаклар яшәрә. Табигать
кабалана-кабалана өс-башын алыштыра. Аның тиргәш-талашларда, хәвеф-
хәтәрләрдә, сугыш-орышларда гаме юк. Табигатьтән өстен көч була алмый.
Табигать-Ана Аллаһы Тәгалә, Тәңре, Рух рәвеш-сыйфатында әүвәл үз-үзен,
аннары юкны бар итеп, җиһанны тәквин19 кылган. Җиһан язмышы Табигать-
Ана – Югары көч кулында. Ул үзе мәңгелек. Ә җан ияләренә гомерне санап
кына бирә.
Аһ, нинди гаделсез бу фани дөнья?!
Исәпсез-хисапсыз көч куеп ирешкән дан-дәрәҗәсе биргән бетмәс-төкәнмәс
канәгатьлек дәрьясында хозурлык кичерүче үҗәт бәндәсе – Годуновны да Әҗәл
бабай сагалап кына торган икән.
Кәефе кояшлы көндәй якты иде. Чөнки бүген иртән йөрәккә ятышлы хәбәр
җиткерделәр. Новгород, ипи-тоз белән каршы алган черниговлылардан үзгә
буларак, Ялган Дмитрийны кабул итмәгән, кулына корал алган.
– Минем тәхеткә нәфесен сузарга җөрьәт иткән акылсыз башларның урыны
– дар агачында, Годунов Русиясе өчен! – дип тост тәкъдим итте.
– Афәрин, галиҗәнап!
Җитешмәде Годунов «Годунов Русиясе» өчен тостын ахырына җиткерергә,
чәркәсе кулыннан төшеп китте дә вак-вак кисәкләргә яргаланды. Үзе дә
сыгылып төште. Авызыннан-борыныннан кан бөркелде. Аны берничек тә
туктата алмадылар, патша күз алдында агарып катты.
19 Тәквин – бар итү.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
72
Бу хәл көндезге сәгать бердә булды. Ә ике сәгатьтән соң Кремль
елъязмачысы түбәндәге җөмләне теркәп куйды: «1604 елның 13 апрелендә
төш вакытында дәүләти җинаятьче Борис Годуновның баш өстендә Ходай
хөкеме яшене яшьнәде».
Гомерлеккә дип килгән 53 яшьлек Годунов нибары алты ел тәхет тотты.
Каһәрнең зәһәре җиде буынга кадәр җитә, диләр. Годуновлар нәселенең
егәре исә икенче буында ук өзелде. Атасының тәхетендә ике генә ай утырып
калган 16 яшьлек Фёдорны, анасы патшабикә Марияне Отрепьев иярченнәре
ерткычларча буып үтерде. Кызы Ксения алардан да бәхетсезрәк булып чыкты.
Гүзәлкәй кулдан-кулга китте.
Гүр иясе Борис атакай каберендә дә тыныч кына ята алмады. Кичәге
ялагай теләктәшләре җәсәден, патшалар рәтеннән чокып алып, гап-гади
агач табутка салдылар да Варсонофия кызлар монастыре читендә җиргә
иңдерделәр.
Бу инде мәрхүм белән көрәшү иде.
Русиядә үчлек-кинә белән сугарылган ялган чор башланды.
Тугызынчы баб. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың
Алар ятакта шактый озак юандылар.
– Оныкларыңнан оялыр идең, картлач, алты дистәнең аръягына чыгарга
торасың ич инде, – дип чытыклангандай итенде Анастасия.
Бикбулатның куллары хатынының сынын буйлап алды.
– Янбашларың чүмәләдәй түгәрәкләнеп киткән, княгиня, мимылдап тора...
– Таптың чагыштырыр нәрсә, чүмәлә, имеш...
– Чәпчемә, княгиня, Мәскәүдән бик сагынып кайттым...
– Аһ, кытыкны китерәсең, Симеон, Симеон, дим, Симеон...
Һич көтмәгәндә, Бикбулатны зурлап Мәскәүгә чакырып алдылар. Яңа патша
Годуновлар чорында эзәрлекләнгән ырулы шәхесләргә элекке дәрәҗәләрен,
элекке шанлы исемнәрен кире кайтара башлаган икән. Иң әүвәл Угличка
сөрелгән Нагилар акланды, һәрберсе биләмә алды, һәрберсенә титулына
тиң дәүләти вазифа багышланды. Шәһит киткәннәрен Мәскәүдә яңабаштан
җирләделәр.
Патша Бикбулатка да олы хөрмәт күрсәтте, тәхетеннән торып каршылады.
– Галиҗәнап, мин сиңа атаем Иоанн Васильевич лаек кылган олуг исемең
вә дәрәҗәңне янәдән торгызам, моннан ары рәсми чараларда гына түгел, үзара
аралашу вакытларында да сиңа Патша дип мөрәҗәгать итү турында махсус
указ чыгардым, – диде.
Чыннан да, Кремльдә узган өч көндә Бикбулатны өрмәгән җиргә дә
утыртмадылар. Сый-хөрмәт тә исең китәрлек иде.
Мәскәүдән ул күтәренке күңел һәм зур өметләр белән кайтты.
– Патшабыз во! – диде, баш бармагын тырпайтып. – Что надо!
– Күргән кешеләр аны бер дә Иоанн Васильевичка охшатмый икән, ялган
дигән хәбәр дә йөри, имеш, – диде Анастасия, икеләнебрәк.
– Ялганмы-түгелме, ул – рәсми тәхет иясе, вәкаләтен бөтен Ауропа таный.
Ниндидер мыжык боярлар гайбәт тарата икән – үз башларына. Сиңа да,
княгиня, телеңне озынайтмаска киңәш итәр идем. Игътибарга ал, бу – Русия
патшасы кисәтүе!
– Тәхетсез патша, – дип көлде Анастасия.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
73
– Көлмә, сөбхәналла, минем аркада Русиядә бердәнбер патшабикә дә,
ханбикә дә булып йөрисең әле.
– Ә син монафикь, Симеон, «С Богом» белән «Сөбхәналлаң» кулга-кул
тотышып йөри.
* * *
Кремль хәлләре дигәндә, без, гадәттә, патшаны күз уңында тотабыз.
Отрепьев таҗын бик ошата иде. Гадәттә, таҗ тәхеттә утырганда, рәсми
очрашу-кабул итүләр вакытларында гына киелә. Ул исә башыннан да төшерми.
Хәтта бер-ике мәртәбә таҗ киеп йоклады да. Арага Шамакай кермәсә, ихтимал,
бу хәл дәвам да иткән булыр иде.
– О Боже, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. Патша булырга
яратабыз, ә? – дип бот чапты Шамакай. – Адәм көлдермә, зинһар.
Отрепьев куырылып төште. Нәкъ өстенә басты бит, хак-дөреслек ләбаса бу.
Ләкин җиде кат йозак эчендә саклана торган хакыйкать. Аны ачу – башыңны
югалту.
Отрепьев җитез уйлы кеше иде, әмере дә яңгырады.
– Зинданга!
Шәхси сак өзелеп китәрдәй нечкә гәүдәле, чал чәчле Шамакайны бөтереп
кенә салды.
Хәбәр яшен тизлеге белән таралды: государь Шамакайга кул салган!
Патшаның ышанычлысы кенәз-воевода Пётр Басманов бу хакта махсус сүз
кузгатырга мәҗбүр булды.
– Государь, безнең дәүләттә иң четерекле, иң каршылыклы җәмгыяви
гамәл – патриархны алыштыру, – дип, сүзен ерактан уратыбрак башлады, –
чөнки моның өчен православие үзәге Константинопольнең хәер-фатыйхасы
зарур. Әмма мөмкин. Атаең Иоанн Васильевич әлеге җәһәттән Русь
чиркәвенең мөстәкыйльлеге юлында күп чаралар күрде. Син дә патшалык
итүеңне шуннан башладың. Һәм дә дөрес эшләдең. Даирә берсүзсез кабул
итте. Шулай да Кремльдә буыннан-буынга килә торган кул тимәс өлкәләр дә
бар. Менә җансакчыларны алыйк. Алар – ялланган чит ил яугирләре. Иоанн
Васильевичтан башлап, французларга өстенлек бирелә. Фёдор патшаны да,
Годуновны да алар саклады. Син дә иминлегеңне шул ук җансакчыларга
ышанып тапшырдың.
– Озынга китте, кенәз, аңлатыбрак сөйлә, – дип бүлдерде Отрепьев.
– Шамакай да – вафаты белән генә алыштырылучы державник кебек үк тәхет
атрибуты. Нишләтәсең, теле беләк буе инде. Тиле ни сөйләмәс, барысын да
чынга алырга димәгән. Шуның белән бергә, авызыннан вакыт-вакыт хаклыкка
охшаш җөмләләр дә очып чыккалый. Иоанн Васильевич аның төртмә сүзләрен
бик ошата иде.
– Акыллы тиле, – дип елмайды Отрепьев.
– Изге тиле, государь.
Иртәгесен Шамакай сарайда иде инде.
– Кара, синең уң кулың кыскарак икән ич, – диде Шамакай, бүлмә хуҗасын
күз киштәсеннән үткәреп, – Ходай борын өләшкәндә дә сынатмагансың, кыз-
хатын арасында даның бар, димәк ки.
– Әле минем уң күзем астында миң дә бар, чәчем җирән, буем кыска...
– Аның урынына күкрәгең киң, – диде Шамакай.
– Рәхмәт яхшы сүзеңә.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
74
– Рәхмәтен рәхмәт, ә нигә Аочанны ашатмадың?
– Елан туйдыру минем вазифама керми, – дип, юка иреннәрен чалшайтып
алды Отрепьев.
– Аочанны ачуландырудан сакланырга киңәш итәр идем, – диде Шамакай, –
күрәсеңме, янында Гохан кушаматлы әрлән. Алар алышынып тора. Ник дисәң,
Аочан өйдәшен вакыт-вакыт авызына шудыра. Шуннан соң хуҗа да тү-түт.
– Ничек тү-түт?
– Иоанн патша да, Бикбулат патша да, Фёдор патша да, Борис патша да
Аочан Гоханны кабып йотканның икенче көнендә үк тәхет белән хушлашты.
Отрепьев дерт итеп китте. Әмма сиздермәде, халәтен йомар өчен, Аочан
катына юнәлде.
Аочан көне-төне йокыда. Әле дә зелпе тамырыдай буталып, әрләнгә уралган.
Күрәсең, канын шулай җылыта.
Караучы рәшәткәле кечкенә тартмада вак тычкан балалары китерде –
Аочанның яраткан ризыгы. Берсен койрык очыннан гына чеметеп тотты да,
елан каршында әйләндергәләде. Тегесе күзен дә ачып карамады, тук иде,
күрәсең.
– Фёдор патша нинди иде? – дип, башын Шамакай ягына борды Отрепьев.
– Фёдор – фәрештә. Гөнаһсыз зат. Оҗмах кошы.
– Ә Годунов?
– Хәйләкәр кол, затлы татар, Малюта кияве.
Отрепьев үзе дә телмәр, абыз аратыл20, шулай да Шамакайның акыл ияседәй
зыялы төзек фикер йөртүе аны гаҗәпләндерә иде.
– Бикбулат патша турында ни әйтәсең?
– Мине тагын килмешәк сакчыларыңа тотып бирмәссеңме? – дип текәлеп
бакты Шамакай әңгәмәдәшенә.
– Борчылма, бирмәм.
– Әгәр син, чыннан да, Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет – синеке,
юк икән, тәхет – Бикбулатныкы.
Әңгәмә өзелде, Польшадан илче килүе турында хәбәр иттеләр. Бу көтелгән
кунак иде, Отрепьевка гүя канатлар үсеп чыкты, очып кына илче тарафына
элдертте.
Отрепьевның халәте рухи күтәренкелегенә тәңгәл иде. Польшаның иң
күренекле воеводасы Мнишек аңа кызы Маринаны ярәшергә ризалык бирде.
Марина – чибәр, дәрәҗәле, бай кәләш. Кулын сораучылар да бихисап.
Мнишек исә Дмитрийга өстенлек бирде. Чөнки бу никах ярдәмендә бер атуда
ике куян тотмак итте.
Русия – колач җитмәстәй зур ил, булачак киявенә берәр кенәзлекне багышлау
берни тормый. Тамыр җибәрү өчен баштагы чорда бик җиткән.
Икенче куян – дин мәсьәләсе. Һәм бу – иң төп шарт. Кияү католик чиркәвенә
күчәргә тиеш.
Отрепьев карышып маташмады. Марина барысыннан да өстен иде.
– Православлар белән католик идарә итмәк буламыни инде? – дип кенә
куйды.
– Башы булгач, бакасы була аның, галиҗәнап, патшасы кем – халкы шул.
Акрынлап күнәрләр, ауропача яши башларлар.
Илче кәләшне Русиягә алып килү мәсьәләләрен тәгаенләү максаты белән
килгән иде.
20 Аратыл – оратор.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
75
– Кенәз Мнишек хафаланмасын, бу тамаша-бәйрәмнең уты-ялкыны киләчәк
буыннарга да нур чәчәчәк, – дип ышандарды Отрепьев олуг кунакны.
Шамакай, гадәтенчә, илчене кымтырыклап алырга уйлаган иде дә, терсәгенә
күтәрелгән кушбашны күргәч тукталып калды.
– Аочан, тәвәккәллә, – диде, – нәкъ вакыты, Русияне сакласаң, син генә
саклап калачаксың.
***
Озынча кара бүрек, аяк табанына чаклы салынып төшкән мул итәкле кара
чоба Бикбулатны бер карышка калкытып җибәрде. Бүселеп чыккан корсагы
да ыспайланып калды.
– Читтән караганда, мин ничек күренәм, – дип белеште булышчы раһибтан.
– Кызлар күзе төшәрлекме?
Тегесенең коты алынды, ишетә-нитә калсалар, харап лабаса, хәбәре
архимандритның үзенә үк барып җитәчәк. Монастырьда җенси ишарәдәге
гәп, шәһвәт, зур гөнаһ санала. Чөнки раһиб – буйдак зат.
– Брат мой, Ходайдан куркыр идең, тыелган сүзләр ич болар, – дип, көйгә
салынгандай чукынып алды.
– Мин ничарадан бичара раһиб кына, брат мой, чәчемне дә үз теләгем
белән кырдырмадым. Шулай ук монда ябылдым дип яраткан хәләл җефетем,
алты бала анасы княгиня Анастасия Ивановна Мстиславскаядан һич тә баш
тартырга җыенмыйм. Бу хакта Иннокентий атакайга да әйттем. Мин вакытлыча
гына. Ябалак кош кебек...
Беркөнне ябалак йомгактай йомры чыпчыкбикәне эләктереп алган.
Бу инде сиңа, анам үлде, бух эсним, генә түгел, үз башыңа килгән бәла.
Керешкән чыпчык чыркылдарга.
– И баһадир, нинди каһарман затка азык булуымны белеп үлим, исем
шәрәфеңне әйтә күрсәнә, – ди икән.
– Минем атым Ефәләк, – дип мыгырдаган кәефе килгән каһарманыбыз.
– Ничек, ничек, ишетмим, – дигән хәйләкәр кошчык, – аңлатыбрак әйт,
зинһар.
– Ябалак! – дип кычкырган тегесе, авызын зур итеп ачып. – Я-ба-лак!
Кычкыруы булган Ябалакның, чыпчыкбикә моның авызыннан очып та
чыккан.
Тиздән, брат мой, шул чыпчык кебек мин дә очып китәчәкмен.
Очарсың, көт, ошбу йортка эләккән бәндәгә юл ябык, дип эченнән генә
уйлап куйды яшь раһиб һәм, кагыйдә кушканча, тиз-тиз генә кәҗә тоягын
күкрәге тирәсендә әйләндергәләп алды.
– О Боже, бәндәңә үз хөкемеңне вә дә үз хакыйкатеңне бүләк ит!
– Хөҗрә кысан икән, – дип бәйләнүен белде Бикбулат, – арт борырга да
урын юк ич монда.
Сиңа барыбер түгелме, старец, сукыр кешегә киңме хөҗрә, тармы хөҗрә
– әһәмияте юк лабаса, дип әйтмәк иткән иде дә озатучы, тыелып калды. Бу
гарип-горабаны кимсетү булыр иде. Изге йортта аларга аерым мөнәсәбәт.
Бикбулат Шамакай сүзе аркасында авыз эчендәге чыпчык хәленә калды.
Дөресрәге, ул язмыш ташын вакытыннан элегрәк кузгатып җибәрде. Отрепьев
кенәз Басмановның киңәшенә колак салмады. Чөнки сарай сәвәләенең: «Әгәр
син чыннан да Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет – синеке, юк икән, тәхет
– Бикбулатныкы», – дигән чәнечкеле хак сүзләре йөрәгенә энә булып кадалган
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
76
иде. Әмма кешенең табигате балавызга тартым, бөгелмәле дә сыгылмалы, эреп
тә төшә... Тора-бара фикере үзгәрә, үзенең хәл-халәтенә күнә башлый, нинди
генә хәвефле булмасын, ул аны тиеш дип кабул итә. Явызлык явызлык булып
тоелмый. Отрепьев та үзен чын патша дип саный иде инде. Ник дисәң, чиркәү
фатиха бирде, Боярлар Шурасы, Боярлар Думасы, воеводалар турылыкларын
белдереп ант эчтеләр. Халык та ихластан үз итә, кая гына бармасын, җирне
үбеп сәламлиләр, яраталар, өстеннән кош та очыртмаслар иде.
Һәм бу һич тә юкка гына түгел, аның асылы изге, тамырлары тирәндә ята.
Бу – Күкләр төшергән шәрәфле вазифа. Кем дә кем аның тәхетенә куркыныч
тудыра икән, бу – Күкләргә каршы чыгу дигән сүз. Җәзасы да шуңа тиң
булырга тиеш.
Һич уйламаганда, куркыныч тудыручылар исемлегендә Бикбулат беренче
урынга менде. 1606 елның 21 мартында җиде төн уртасында аның кулына
богау салдылар. Өч көннән ул Кирилл-Белозёр монастыренда иде инде. Килә-
килешкә чәчен кырдылар, иңенә раһиб чобасы салдылар, яңа исем-ат бирделәр.
Шулай итеп, Русиянең һәм Тверьнең олуг кенәзе, мөхтәрәм галиҗәнап Симеон
Бекбулатович Стефан старецка әйләнде.
Иреккә чыккан чыпчык турындагы мәзәкне үзенең күңелен күтәрү өчен
генә сөйләсә дә, мәгънәле булган икән. Күп тә үтми, Кремль еланы Аочан җан
дусты Гохан әрләнне кабып йотты. Һәм, Шамакай әйтмешли, патша да тү-түт.
Ялган Дмитрий, кырылмыш Григорий, бөек аферист, бөлгән бояр улы Юрий
Отрепьевның көлен утчагырдан килгән тарафына таба атып тараттылар.
Шулай, халык мәхәббәте – бидгать21 мәхәббәт ул. Кырык итәкле кәнтәй
кызлар холкына охшаш, бер ялтырый, бер калтырый. Кайчан һәм кай тарафка
үзгәрүен фаразлау мөмкин түгел. Бүген – мәхәббәт, иртәгә – нәфрәт.
Отрепьев дучар булган бу афәтле хакыйкать тә – тарихтан-тарихка сузымлы
хакыйкать. Сабак алу гына юк, шул иске тырма тешенә басу бүген дә дәвам итә.
***
Монастырьның коймалары биек, диварлары калын. Капкаларга эт башыдай
зур йозаклар эленгән. Ләкин җәнҗаллы Русиянең зилзиләле хәбәрләрен таш
диварлар да тоткарлый алмый. Бояр Василий Шуйскийның тәхеткә менүе
Кирилл-Белозёрга икенче көнне үк килеп иреште.
Бикбулатның авызыннан янә ана сөте белән кергән якыннан-якын сүз очты:
– Сөбхәналла!
Янында яшь раһиб та бар иде.
– Йөзеңне чытма, брат мой, диннең теле юк, һәркем үзенчә гыйбадәт кыла
ала, – дип акланды Бикбулат, – хикмәт сүздә түгел, хикмәт гамәлдә. Менә син
теге чакта ябалак авызыннан ычкынган чыпчык турында хикәяткә ышанмаган
идең, шулаймы?
– Әйе, брат мой, фикерем хәзер дә үзгәрмәде.
– Ялгышасың, брат мой, Стефан старецны ирек көтә. Күреп торырсың,
атна-ун көннән олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлеге чыпчыктай, гаиләсе
янына очар.
– Дәлиллә, брат мой.
– Дәлиле шул: бүгенге патшабыз Василий Иванович Шуйский белән без
якын әшнәләр. Минем язмышка ул битараф калмаячак. Ялган Дмитрийның
хатасын төзәтеп, гадел карар кабул итәчәк.
21 Бидгать – үзгәрү.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
77
Шуйский белән тәүге очрашу исенә төшеп, Бикбулат үзалдына көлемсерәп
куйды.
Василий Псковка барышлый, аның Кушалино бистәсендәге резиденциясендә
тукталып, ике-өч көн кунак булган иде. Өйләнмәгән яшь егет. Төскә-биткә
дан түгел үзе. Кечерәк тулы гәүдәсе, кызгылт йөзе, олы авызы югары
санави дәрәҗәсенә туры ук килеп бетми. Аның урынына, нәсел-ыруы илдә
бер. Кайчандыр «Всея Русияне» кулда тоту өчен Дмитрий Донской белән
дәгъвалашкан мәшһүр Түбән Новгород кенәзе Суздальскийның турыдан-туры
варисы ул. Гадәттә, яшь боярлар хәрби юнәлешне өстен күрә, ә аның нәзберек
княгинялар кебек сәнгать, китап уку ише сәер мавыгулары да бар икән.
Анастасиягә җитә калды, ирен чеметеп алды.
– Безнең Симеонның ат утарыннан башы чыкмый, киеменнән тирес исе
генә килә, – диде.
– Олуг кенәз күренекле воевода, княгиня, күпләргә үрнәк, – диде Василий,
– кызганыч, Ходай миңа андый сәләт бирмәгән. Сәнгать ул җан азыгы гына,
шәхси ихтыяҗ.
– Мәскәүдә нинди поэзия тел өстендә? – дип кызыксынды Анастасия. Аның
күптән инде матур әдәбият, иҗтиһат турында гәп кузгатырдай галим затка тап
булганы юк иде.
– Үзегезгә мәгълүм, Мәскәүне инглизләр басты, – диде Василий, – аларга
болгавырлык, тотрыксызлык та комачауламый, сәүдә йортыннан башлаганнар
иде, инде уен-тамаша, сурәтчелек, китап-гыйлем өлкәләрен дә үз кулларына
ала баралар, аларны финанс-табыш чыганагына әверелдерәләр.
– Кызык, – диде Анастасия, иреннәрен бөрештереп, – урыслар урамда аю
биетә, инглизләр диварларда тамаша кора.
– Инглизләр фән вә фикер, эшмәкәрлек хозурлыгы бергә үрелеп бара,
княгиня, – шуңа күрә дөньяны да тоталар.
– Иоанн Васильевич тутырды аларны Русиягә, – дип сүз кыстырып куйды
Бикбулат, – ярарга бик тырышкан итсә дә, королева кырык сәбәп табып,
барыбер графиня Гастингс белән никахлашырга ризалык бирмәде.
– Ярар, тауга карап, тау булып булмас, – диде Анастасия, иренең урынсызга
тыгылуын ошатмыйча, – синнән нәфис сүз көтәм, бояр.
– Түбәнчелек белән гафу үтенәм, княгиня, – дип билен бөкте Василий, –
мин нәфис сүздән бигрәк, сынлы сәнгать, аерым алганда, иконалар тудыручы
рәссам Андрей Рублёв иҗаты белән кызыксынам.
– О-о, бояр, зинһар, шул хакта сөйлә әле, сөйлә...
– Аны сөйләргә түгел, карарга кирәк, княгиня, – диде Василий, үзенә
бер рухлану белән, – мисал өчен, минем диварымда Андрей Рублёвның
«Троица» иконасы эленеп тора. Бу иконаны Константинополь әһелләре дә
урыс православиесенең йолдызы дип бәяли. Рәссам әлеге әсәрен Троице-
Сергиев монастырена нигез салган мәшһүр патриархыбыз Сергей Радонежский
истәлегенә багышлаган. Сюжеты искиткеч тирән мәгънәгә ия. Өч фәрештә,
евхарист касә, мамвр имәне, йорт һәм кыя. Уртада – үзен-үзе корбан итәргә
әзер Христос; сулда – улына фатиха бирүче Тәңре атакай; Изге Рух – уңда;
Ул – мәңгелек яшьлекне тәгаенләүче, юатучы.
Нинди гармония, максатлар берлеге, изге омтылыш...
– Василий Иванович, – дип сүз арасына керде Бикбулат, – ул Рублёв атлы
сурәтче белән мине дә таныштыр әле, княгиняның туалет бүлмәсен бизәргә
кеше кирәк иде, ким-хур итмәм.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
78
– Симеон... аһ, Симеон...
Анастасия учлары белән йөзен каплады.
– Бик таныштырыр идем дә, олуг кенәз, рәссамның бакыйлыкка күчкәненә
дә ике йөз елга якын вакыт үткән шул инде, – диде Василий тыныч кына.
Мәҗлес тәмам. Әңгәмәдәшләр, бер-берсенә хәерле йокы теләп, үз
бүлмәләренә таралышты.
– Кунак алдында мине хур иттең, хан, – дип ризасызлыгын белдерде
Анастасия, – белмисең икән, тыгылма соң.
– Һушың китте шул вәзем катымшага.
– Көнчелек өянәге кузгалдымы? – дип, каш астыннан гына иренә бакты
Анастасия.
– Мин – чабышкы, княгиня, чабышкыны көнчелек йөртә.
Бикбулат иртүк тора. Мәшәкатьле эш көне, күптәнге гадәт буенча, ат
абзарыннан башлана. Бүген исә бахбайлары янына барып җитә алмады,
бүлмәсенең ишек төбендә төнге сак башлыгы көтеп тора иде инде.
– Нәрсә, бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады Бикбулат.
– Хәл генәме, олуг кенәз...
– Җә!
– Коралчы Тимофей кәләше княгиняның гасәбә-туташы Варвараны шәрәфле
кунагыбыз белән тоткан, – диде сакбаш. – Тимофей боярны бик яхшы гына
тәпәләгән.
– Тимофей кая?
– Ул монда гына, көтеп тора.
– Син ничек боярга кул күтәрергә җөрьәт иттең? – диде Бикбулат, ачусыз
гына, – башта үзеңнең кем икәнеңне белергә кирәк.
– Танымадым, галиҗәнап.
– Ничек боярны танымаска мөмкин?
– Шәрә иде...
Һы, телмәребез гайрәтле егет икән, дип уйлап куйды Бикбулат.
– Эшегездә булыгыз, кунагым белән үзем аңлашырмын.
– Ул китте бит...
– Китте?!
– Таң да беленмәгән иде әле.
Алар өч ел үтеп, Бикбулат тәхеткә менгәч кенә очраштылар. Шуйский
үзгәргән иде инде, элекке тәмле телле хыялый романтикның эзе дә калмаган.
Күренекле бояр Фёдор Шереметьевның кызы Мария белән никахлашу өчен
рөхсәт сорый.
– Ата-аналарыгыз фатиха бирә икән, мин каршы түгел, – диде Бикбулат, –
бәхет вә шатлыкта яшәгез.
– Кәләшем Мария белән булачак каенэнем Александрның милек
мәсьәләсендәге низагларын да гадел хәл итсәң, бик тә рәхмәтле булыр идем,
– диде Василий.
Ә алар ике авылны бүлешә алмыйлар икән.
– Вакланма, бояр, үземнән беләм, – диде Бикбулат, дустанә кыяфәттә, –
яраткан кәләшеңнең кайнар кочагы ике авылга гынамы, дөнья бәһасенә тиң ул.
Кенәз Шереметьев кызын бик ярата иде, никах уңаеннан гауга чыгуга, саран
кияүдән рәсми рәвештә баш тартты. Шуйский исә, бу хурлыклы хәлләрдән соң,
дистә елга якын аңына килә алмыйча йөрде. Тәхеткә утыруына ике ел үткәч
кенә, кыз сорарга батырчылык итте. Чираттагы кәләше дә Мария исемле иде,
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
79
күренекле кенәз Пётр Буйнов-Ростовскийның төпчек кызы.
Василий Шуйский кыюсыз, оялчан, үшән вә гафил бер бәндә булган икән
дигән фикер кала күрмәсен. Юк. Суздальскийлар нәсел-ыруы элек-электән
кыюлык, тәвәккәллек, батырлык һәм хәйләкәрлеге белән аерылып торган.
Ошбу сыйфатлар, түгелмичә-чәчелмичә, сигезенче буын вәкиле Василийга да
килеп ирешкән. Ул инде Мономах бүреге иясе. Тәхеткә үрмәләү – үзе генә дә зур
дәлил. Бу яктан алар Борис Годунов белән охшаш. Охшашын охшаш, әмма ул
– Годуновка каршы яшерен оешма оештырган кеше. Ә менә Ялган Дмитрийны
колач җәеп каршы ала, төрлечә ярарга тырыша. Кремльнең Гранавитый
палатасында патшаның кәләше Мария Мнишекны тәүге сәламләүче дә
Василий. Авызыннан бал тама:
«Яктылардан-якты бөек государыня, цесарева Мария Юрьевна! Тәңре һәм
Барча Русиянең җиңелмәс патшасы, цесарь, һәм олуг кенәз ихтыяры белән син
аның хәләл җефете итеп сайландың: тәхетеңә мен һәм государь белән бергәләп
безнең өстән хакимлек ит».
Яшь патшаның ашына таракан булып төшкән Иван Болотников
җитәкчелегендәге крәстианнар фетнәсен дә бояр Шуйский канга батырып
бастырды. Һәм, ни гаҗәп, күп тә үтми, үзе дә фетнә юлына чыкты.
Монысында инде авызыннан бал түгел, агу чәчелде:
«Во имя Божие идите на злого еретика!»
Еретик дигәне Русия патшасы Дмитрий иде.
Василий Шуйский көрәштәш фетнәчеләре белән монархны кулга алды.
Аның ни белән төгәлләнгәне безгә мәгълүм инде.
Русиядә хакимиятнең төп кагыйдәсе Иван III вакытыннан бирле төгәл
үтәлеп килә: Государь халыкка түгел, халык Государьга ант эчә. Василий исә
мөгез чыгаруны кирәк тапты, илне гаҗәпкә салып, халык исеменә атап ант
бирде. Тик аңа карап, вазгыять бөртек тә үзгәрмәде.
Шуйский да патшалыгын үзеннән алдагы тәхет ияләре кебек үк башлап
җибәрде. Иң беренче эш итеп, кичектергесез рәвештә йомышчысы Супонов
атлы илчесен Кирилл-Белозёрга чыгарып җибәрде.
Стефан старец та түземсезләнеп, тыны белән суырып алырдай булып көтә
иде патша вәкилен. Ул, әлбәттә, киләчәк һәм аңа азатлык алып киләчәк. Бу
җәһәттән тамчы да шиге юк. Ниһаять, ул үз исеме белән иленә, хәләл җефете,
балалары янына кайтып китәчәк.
Аңа Шуйский белән Супонов арасында булган әңгәмә мәгълүм түгел иде,
билгеле.
– Государь, Симеон Бекбулатович... – дип төртелеп калды илче, нинди
максат белән Белозёрга чыгып китәчәге турында боерык алгач, – ни...
– Нәрсә боргаланасың, әйтеп бетер, – диде Василий.
– Олуг кенәзгә инде алтмыш бер яшь, томана сукыр, булган кадәресе дә
җитмәгәнме? – дип, Указга ишарә итте Супонов.
– Җитмәс, – диде Шуйский, – сукырлык тәхеткә комачау тудырмый ул.
Василий Тёмныйны гына хәтереңә төшер. Олуг кенәз дәрәҗәсе өчен агасы
Юрий Галицкий, ике туган энеләре Дмитрий Шемякин, Василий Косой
белән ничә еллар дәгъвалашалар. Күзен сукырайталар. Әмма сукыр килеш тә
Василий Тёмный өстен чыга, дошманнарын сөреп бетерә, ә тәхетен саклап
кала. Бекбулатовичка да ышаныч юк, бик үҗәт, астыртын зат. Кулы гына түгел,
сүзе дә килеп ирешмәс җиргә олактыру хәерлерәк ул дәгъвачыны. Аңладыңмы?
– Аңладым, государь.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
80
– Бекбулатовичны монастырьдан алып китүләрен үз күзләрең белән күргәч
кенә, кайтыр юлга кузгалырсың.
– Баш өсте, государь.
Һәм менә Супонов Белозёрда. Килүгә, Стефан старецны чакыртты. Ул юлда
томаулаган иде.
– Илче, сүзеңне төшенеп җитмәдем, – диде Бикбулат, – әйт әле, миңа кайчан
чыгып китәргә, княгиня Мстиславскаяга хәбәр җибәрергә кирәк бит, каршы
алырга киләчәк.
– Берсекөнгә иртән, этап белән, – дип ачыклык кертте монастырь әһеле.
– Нинди этап! – дип сагаеп калды Бикбулат.
– Син, Стефан старец, государь указы нигезендә Соловецкий утравына
күчереләсең.
Бикбулатның чигәсенә кисәк кенә ниндидер кайнар нәрсә килеп кадалды,
әйтерсең лә ук аттылар. Хәле китеп, берара үзен-үзе белешмичәрәк торды.
Моны әңгәмәдәшләре дә абайлады, күрәсең, кизү раһиб сулы тустаган төртте.
Ләкин ул аны алмады, этеп кенә җибәрде. Һәм:
– Указны бирегез әле, тотып карыйм, – диде.
– Ерта күрмә, – дип кисәтте илче.
Бикбулат әүвәл кәгазьне иснәп карады. Шуннан соң гына:
– Артымны сөртермен дигән идем, болай да сасы икән, – диде, патшаңа
җиткер, тәхет язгы боздан да ышанычсызрак ул, убылганыңны сизми дә
каласың. Үзе дә минем арттан килмәгәе әле... Хәер, рәхмәтемне генә җиткер,
кайгыртуы өчен. Ул Годуновны да, Дмитрийны да уздырды. Мәрхәбә.
* * *
Соловецкий утравы – әкиятләрдә тасвир кылынучы җиде юл чатына
бөрешеп каткан зур таш-тау өеме ул. Җиде юл чаты – монда җиде җил чаты.
Иртән дә, кичен дә, төнен дә, көнен дә. Диңгез аны йотмый, түкми-чәчми
дулкыннары өстеннән шудырып кына тарата. Шуңа күрә дәрьяны хәтәр
суыкларда да туң алмый.
Ерактан караганда, бу таш-тау өеме кыранташ22 бушлыкны хәтерләтә.
Тик ерактан караганда гына, чынлыкта анда энә төртерлек тә урын юк. Җан
ияләреннән: этләр һәм бәндәләр.
Мондагы бәндәләр үзенә бер токым, аларны кеше рәтендә йөртмиләр. Хак,
раһиб булып раһиблары да Зур җирдәге соумәгаларга23 сыймаган, яисә теге
яки бу сәбәп белән көчләп кара бүрек кидерелгән ялган диндарлар. Качаклар
шактый. Сөрелгәннәр. Җыеп кына әйткәндә, җәмгыять иләге астындагы чүп-
чар, мордар затлар.
Этләр әле ырылдаша, ә гадәти тормышта гомер бакый бер итәк астына
сыймас шушы бәндәләр, ни гаҗәп, тату гаилә булып яши иде.
Бикбулат менә шушы мохиткә эләкте. Икенче көнне үк аны баш раһиб
чакыртып алды.
– Галиҗәнап, мин синең бабаң кенәз Иван Фёдорович Мстиславский белән
дустанә мөнәсәбәттә булып, бер-беребезне бик ихтирам итешә идек, – дип,
танышу-сөйләшүне дөньяви кысаларда башлап җибәрде.
Тавышы көр иде дин әһеленең, күкрәк эченнән чыга, һич тә карт кешенекенә
охшамаган. Югыйсә, кенәз Иван Мстиславскийның гүр иясе булуына дистә
22 Кыранташ – хәрабә.
23 Соумәга – монастырь.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
81
елдан артык бит инде. Шактый өлкән яшькә җитеп үлде. Бер чорда аралашып
яшәгәннәр икән, архимандрит та олыгайган булырга тиеш.
Бикбулат күңелендә әңгәмәдәшенең килеш-килбәтен сурәтләп карады:
озынча ябык чырай, күсе сакал-мыек...
– Галиҗәнап, мин синең ни хакта уй йөрткәнеңне белеп торам, – дип дәвам
итте архимандрит, – әйе, мин бу дөньяда туксан ел яшим инде. Шөкер, Ходай
озын гомер бирде. Үзем дә тырышам, тәнемне чыныктырам, ел буена көн саен
диңгездә коенам. Кулым бер эштән тартынмый. Догаларымның көчен һәрдаим
сизеп-тоеп торам, рухланып көн итәм. Слава Богу!
– Амин!
Бикбулат саубуллашканда гына сорыйсы итте.
– Атакай, миңа, гади бер раһибка, галиҗәнап дип мөрәҗәгать итүеңнең
сәбәбен беләсем килә, – диде.
– Моның сәбәбе өстә генә ята, – диде архимандрит, – тәхеткә бер утырган
зат, аннан үз теләге беләнме, көчләпме аерылган хәлдә дә, шушы сыйфатта
кала. Бу – чынбарлык. Соловки исә чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул
итә, бозу-үзгәртүләрне танымый. Безнең өчен син – чын патша, галиҗәнап.
– Аңладым, атакай, рәхмәт.
Соловки, дөрестән дә, кануннар сагында торучы кадими кимәлдәге кирмән
иде. Аның хак тавышын ерак Котып та баса алмады. Хәер, тавыш кынамы,
1668 елда монахлар (аларга башкалар да кушылды) патриарх Никон исеме
белән бәйле чиркәү реформасына каршы фетнә күтәрделәр. Каршылык шул
кадәр көчле иде ки, Мәскәүнең җәза гаскәре, сигез ел чолганышта тотканнан
соң гына, утрауга аяк баса алды.
Бикбулатны Белозёрда махсус билгеләнгән кеше йөртә иде. Монда эт
бирделәр. Яңа тәртипкә тиз ияләште үзе. Эте дә акыл иясе.
Ул иртәнге гыйбадәттән соң өйләгә кадәр сәяхәт кыла. Кайтыр сукмагын
да үзгәртеп кенә тора, әле таш-кыялар арасында хозурлана, әле диңгез шавына
мөкиббән булып утыра.
Монах халкы тырыш вә үҗәт бит ул. Әнә, таш-тауны ерып, кишәрлекләр
дә булдырганнар. Иген игәләр, яшелчә дә үстерәләр. Үз тамакларын үзләре
туйдыра.
– Ариад, бүген минем тау һавасын сулыйсым килә, – диде Бикбулат, –
җәйнең кадерен белеп калыйк.
Ариад – бүре буардай эре сөякле зур эт. Ашыкмас-кабаланмас, өрүен
дә санап кына өрә. Матурлыгы да бар. Кардай ап-ак җирлеккә вак-вак кара
ямаулыклар төшкән, буй-сыны илдә бер.
Көн ипле иде. Җилбикә дә кайдадыр тау ышыгында ялга талган булса кирәк,
тып-тын. Җәен ул шулай югалып-югалып алгалый. Аның урынына Кояшбай
иреккә чыккан, чип-чиста зәңгәр Котып күгенә фәкать ул хуҗа. Кызулыгы
мактанырлык түгел-түгелен, әмма нурлары йомшак, шифалы, итагатьле.
Кешеләр дә очраштыргалый, баш иеп, сәламләп китәләр.
– Галиҗәнап, сине исән-имин күрү безгә зур шатлык.
– Галиҗәнап, Ходайның рәхмәтендә бул.
– Галиҗәнап...
– Аулаграк якка борыл, Ариад, – диде Бикбулат, – уйларымны бозалар. Ә
мин уйларым белән хатыным Анастасия янында. Һич күз алдымнан китми. Их,
Ариад, син аның чибәрлеген күрсәң, үлеп гашыйк булыр идең. Анастасиягә
бөтен җан иясе гашыйк: кешеләр, җәнлекләр, бөҗәкләр... тик ул минеке, мине
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
82
генә ярата. Үзем дә бик яратам. Бик-бик. Әйтсәм ышанмассың, Ариад, аның
белән кушылганнан соң, башка хатын-кызны куеныма керткәнем юк минем.
Аңлыйм, минем дәрәҗәдә бу ахмаклык, әлбәттә. Башкалар күпме җария тота?
О-о-о...
Эт авызын ачмый гына ырылдагандай итенде.
– Рәхмәт, Ариад, син мине аңлыйсың, – дип, Бикбулат җылы кулы белән
этнең тубалдай олы башын сыпыргалап торды.
Этнең үз вазифасы. Бер тында гына өреп тә куйды.
– Һау-һау!
Шул ук мизгелдә буыла-буыла ниндидер лискә чәрелдәде.
– Хаф-хаф-хаф...
Озак та үтми, тау куышы авызында маймылдай йөнтәс кеше пәйда булды.
– Мин өйдәш кертмим, – диде кемсә, көчеге кебек үк чәрелдек тавышы
белән.
– Ходай йортыңа тынычлык вә муллык бирсен! – дип сәламләде Бикбулат
куыш иясен, – борчылма, өйдәш булырга җыенмыйм, торыр урыным бар.
– Кара бүрекмени?
– Әйе, үзең нинди шөгыльдә?
– Шөгылем – дәрвишлек, калебем – гыйбадәт, табынучым – Христос.
– Ә нигә монастырьда түгел?
– Хуҗасын ошатсаң, этенә сөяк бир, – диде дәрвиш, – әүвәл этеңне сыйлыйм
әле.
– Ул чит кеше кулыннан ашамый.
– Соравыңа җавап инде бу, раһиб, һәр җан иясенең, шул исәптән этнең дә,
үз кыйбласы бар, бу бик хуп, тик югары даирә генә кыйбласыз яши.
– Ягъни мәсәлән?..
– Ягъни мәсәлән, монастырь ул – Тәңре йорты, гыйбадәт йорты. Анда
тормышын үз теләге белән дингә багышлаган Ходай бәндәләре сыена. Русиядә
исә монастырьны өтермәгә әйләндерделәр. Әйтик, патша үз хатыныннан
ялыктымы, чәчен кырдырып, монастырьга яба. Бөек княгиня Соломонияне
генә искә алыйк. Искиткеч ярдәмчел мәрхәмәт һәм илтифат иясе. Гүзәлләрнең
гүзәле. Василий патша, егерме ел яшәгәннән соң, шул фәрештәдәй җәмәгатен
көчләп монастырьга яптыра, имеш, бала тапмый. Бу – мөмкин хәл. Ләкин
чиркәү кагыйдәсе буенча ир үзе дә хатыны артыннан кара бүрек кияргә тиеш.
Ә бит, Василийга православие кануннары да, әхлакый тотнаклык та бармы-
юкмы – яшь кыз куенына керә. Озак уйлап тормастан, ләббәйкә митрополит
Даниил әлеге гаделсез никахка фатихасын да биреп куя.
Соломония исә, чәчен кырыкканда, көмәнгә узган була инде. Баласын
монастырьда таба. Монастырьга тавыш-гауга кирәкми, сабыйны шунда ук
юк та итәләр.
Менә нинди ул сезнең монастырегыз, раһиб.
Бикбулат бәхәскә кереп тормады, сөяксез тел ни әйтмәс.
– Тәңре тавы – Васан тавы! Биек тау – Васан тавы! – дип, Давид псаломыннан
өзек китерде дә урыныннан торды.
– Раһиб, Ходай хакына, – диде дәрвиш, – синең этеңнән куркыптыр, мөгаен,
Марусям тайган, тотып китерсәң, бик рәхмәтле булыр идем.
– Дәрвишнең акылы – ике күз, ир дә, хатын да син үзең дип уйлаган идем,
хаталанганмын, җәмәгатең дә бар, ахрысы.
– Бар, ник булмасын, – дип кеткелдәп алды дәрвиш, утыз-кырыклар
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
83
тирәсендә бер хәрендәшем, минем ни өчен буйдак йөрүемнең сәбәбен белешеп,
яшең бара бит инде, энем, ник өйләнмисең, дип сорады.
– Бик өйләнергә иде, агаем, җүнле кыз гына таба алмаем, – дидем.
– Син, энем, һәр ягы килгәнен эзлисең булыр, – дип көлде хәрендәшем.
– Алгач-алгач, кеше арасында ким-хур булмасын дим шул, – дидем. – Нигә,
андый кызлар булмыймы әллә?
– Нигә булмасын, энем, берәү түгел – икәү.
– Кемнәр соң алар, димлә шуларның берсен, – дидем.
Агаем печтик кенә уйланып торды да әйтте:
– Алармы? Аларның берсе тумаган әле, икенчесе инде үлгән, – диде
хәрендәшем.
Мин шул туасын көтеп яши-яши җитмешкә килеп җиттем инде, раһиб.
– Ә Маруся?
– Марусямы, Маруся ул – минем сөтбикәм, кәҗәкәем.
– Агаеңа охшап, син үзең дә җор зат икәнсең, – диде Бикбулат, – тик гафу ит,
гозереңне үти алмыйм, күзләрем зәгыйфь минем, шуңа күрә эт белән йөрим.
Дәрвиш бот чапты.
– Без, раһиб, ике сыңар – бербөтен икән ич, мин үзем дә томана сукыр
лабаса! Тукта-тукта, монастырьга сукыр патша китергәннәр дип ишеткән
идем, әллә ул галиҗәнап Симеон Бекбулатович синме?
– Әйе, ул кеше мин булам.
– Ә мине Аристрах дип белерсең. Русияне шаулаткан бунтарь Аристрах!
Бик күп бояр йортларына кызыл әтәч кундырдым, таладым, җимердем.
Миннән опричниклар да шүрли иде. Сагаладылар, әмма тота алмадылар. Күреп
торасың, мин бүген дә иректә.
Соловки патша белән фетнәчене бер җепкә тоташтырды. Алар ахири дуска
әйләнделәр.
Бикбулат утрауда үзенең Стефан икәнен бөтенләй онытты. Василий
Шуйский белсә, тиресеннән чыгар иде, мөгаен. Тик бу вакытта аның үз хәле
хәл иде инде.
Русия янә чуалыш ташкыны эчендә калды. Бер якта яңа Ялган Дмитрий
калкып чыкты, икенче якта поляк-шляхтлар мыж килә. Ил эчендә фетнә арты
фетнә. Идарә дилбегәсе Шуйский кулыннан тәмам ычкынды. Аңа да Бикбулат
язмышы тәрәзә чиртте. Фетнәче боярлар төн уртасында йортына бәреп
керделәр дә чәчен кыркыдылар. Үзенекен генә түгел, хатыны Марияныкын да.
Монастырь!
Хакимият Боярлар Думасы фатихасы белән иң дәрәҗәле вә иң абруйлы ил
агаларыннан тәгаенләнгән «Барча Русия җире» Шурасы кулына күчте. Тәхет,
моңарчы күрелмәгәнчә, тоташтан ике елга иясез калды.
Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның яманлыгы тияр һәр җирдә.
Бикбулатның ике дистәгә якын гомере яманлык кочагында үтте. Тормышында
ниндидер яхшы якка үзгәреш көтми иде инде. Баксаң, халык хәтерендә икән
әле ул, абруена кырау төшмәгән икән. Һәм тар җирдә, Соловкида аңа яхшылык
килде. Боярлар Шурасы әүвәл кире Кирилл-Белозёрга кайтарды, аннан
бөтенләй иреккә чыгарды. Олуг кенәз Мәскәүдә яши башлады.
Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның
көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр. Соңгысы, Василий
Шуйскийга монастырьда да тынгы булмады. Һөҗүм вакытында поляклар әсир
итте. Гомере читтә, Варшава төрмәсендә өзелде.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
84
– Ислам диненнән китмәгән булсаң, раһиб, тәкъдир дәфтәрең башкача
язылган булыр иде, – диде Бикбулатка Соловки әшнәсе бунтарь Аристрах,
чираттагы гәп вакытында.
– Ходай – ул бердәнбер, дәрвиш, – дип җаваплады Бикбулат, – мөселманмы
син, христианмы – аерма юк, без Аның коллары. Һәм Ходай туганда ук тәкъдир
дәфтәремне нәкъ менә шулай тәгаенләгән, мин монда көчсез. Ә язмышымнан
риза-бәхил.
Тәкъвалык хәлләренә килгәндә, калебемдә Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Иисус
Христос та бик тату һәм үзара килешеп яшиләр. Ә казый – Хак Тәгалә үзе.
***
Өч көн буе күктә асылынып торган көзге юеш томан, ниһаять, бүген
җилфер-җилфер дулкынланып алды да, энә очы кадәрле генә вак яңгырга
әйләнеп, сибелә башлады. Әйтерсең лә учак өстендәге казанның капкачын
ачып, буын чыгардылар, тирә-як бушанып калды, тәннәр җиңеләеп китте.
Хәтта монастырь капкачысының үзе белән бергә картайган эте дә уянып,
оясыннан чыкты, сөякләре чытырдаганчы озак кына киерелгәләгәндәй итенеп
торды. Үзенең кем икәнлеген дә танытырга маташып караган иде дә, хуҗасы
аркылы төште.
– Ярар, ярар, чашма, картлач, синең күгәргән тавышыңны ишетәсе килеп
тормый әле, галиҗәнап та ошатмас.
Ихтыярың дигәндәй, эт янә оясына кереп йомарланды.
Бикбулатның исә томанда да, яңгырда да, каравылчы һәм аның ялкау
маэмаенда гаме юк. Ошбу мизгел-дәкыйкада ул фанидан гафил, дөньясы
итәгенә тезләнеп баскан карасу мәрмәр табут ташына сыеп беткән иде.
Табут эчендә – Анастасия. Соловкига озатып калганда, алма кебек чибәр
хатын иде әле. Шуңа күрә ул аны үле килеш күз алдына да китерә алмый.
Тере кеше белән аралашкандай гәп кора: сөйләшә, бәхәсләшә, уй-хыяллары
белән уртаклаша. Әрләп тә ташлый. Әле дә кашлары җыерулы, үпкәсе йөзенә
бәреп чыккан.
– Ярату хакында сүз дә кузгатмыйм инде, мине бөртек тә ихтирам
итмәгәнсең икән, Анастасия Ивановна, әйтү юк, кисәтү юк, тот та никахлы
иреңне ташлап кит, имеш. Иреккә чыгасымны бер дә күңелең тоймадымыни
соң? Урап кайтачакмын, көт, дидем ләбаса. Ә син? Җә, ни уйлап үз теләгең
белән чәчеңне кырдырырга кирәк иде? Янәсе, турылыклы хатын ир
язмышын уртаклашырга бурычлы. Бу миңа зур дәрәҗә. Рәхмәт, әлбәттә.
Шул ук вакытта чүплеккә ату да ышанмау. Ә мин әйттем, урап кайтам,
дидем. Һәм кайттым...
Чөкердәшәсе, яратышасы урында...
Бик ачуымны китерсәң, тотармын да яшь кәләш алып кайтырмын. Имею
право...
Их, Анастасия!
Хәтерлисеңме, Годуновның кыланышларын, Ходай гөнаһларын ярлыкасын,
миңа нинди генә җарияләр төртеп карамады ул? О-о-о, Боже мой! Күбесен
беләсең, чөнки мин синнән бернәрсә дә яшермәдем. Кичер, абына язып куйган
чаклар да булгалады. Берсенең шаукымы, тора-бара халыкара яңгыраш алып,
Русия дәүләтенең иминлеге хәнҗәр очына эленгән катлаулы вә авыр чорда
хәлиткеч роль да уйнаган икән. Әле генә җиткерделәр.
Үзеңә дә мәгълүм, Иоанн Васильевичның никахлы килеш инглиз
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
85
графинясы Мария Гастингсны яучылау мәрәкәсе ике-өч елга сузылды.
Инглизләргә ташлама арты ташлама ясалды. Алар искиткеч үҗәт һәм
булдыклы халык булып чыкты. Күз ачып йомганчы Русиянең сәүдә үзәкләренә
кереп тә тулдылар. Бу алыш-биреш безгә файдага гына иде. Алыпсатарлар,
ниһаять, йокыдан уянды.
Үзе хөрмәтенә оештырылган аудан соң атна да үтмәде, илче Иероним Баус,
кабул итүемне үтенеп, махсус хат язды. Алар шулай кәгазь белән эш итәргә
күнеккән икән.
– Яшәү шартларына дәгъваң бардыр, мөгаен, тиз арада бу мәсьәләне
көйләрбез, – дип, әңгәмә дилбегәсен үз кулыма алдым.
Илченең колга гәүдәсе баудагы кер шикелле чайкалып куйды.
– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәтлемен, хөрмәтле галиҗәнап, – диде Баус,
тигез ак тешләрен ялтыратып (теш, дигәннән, бу сәер халык иртә-кич сапка
утыртылган кылсакал белән тешләрен чистарта икән), – минем башка
йомыш.
– Тыңлыйм, илче әфәнде, рәхим ит.
– Русия белән Англия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре, шөкер, кануни
төскә керде, – дип тезеп китте. – Бу – һәр ике як өчен дә шатлыклы күренеш.
Инглиз тауарларына ихтыяҗның көннән-көн үсә баруын исәпкә алып, без
Мәскәүнекеннән тыш, тагын бер фактория ачу мәгъкуль булыр иде дип
саныйбыз.
– Кайда?
– Ярославль каласында. Урыны менә дигән, Архангел юлы өстендә. Элемтә-
аралашу өчен дә бик кулай. Анда инде кайбер чаралар да күрелә. Шартнамәгә
кул кую тантанасын Ярославльдә үткәрү максатка ярашлы булыр иде. Фатиха
бирерсез дип өметләнәм. Һәм мин сезне рәсми рәвештә Англия резиденциясенә
кунак итеп чакырам.
Ярославль элек тә ошый иде миңа. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тагын да
күркәмләнгән, чибәрләнгән иде.
Гафу, озынгарак китте, сүзем бит бөтенләй башка хакта.
Их, Анастасия!
Йокы бүлмәсе янында мине Шамакай көтеп утыра иде. Учларын угалап,
арлы-бирле йөрештерә бу, йөзе балкый, карашы астыртын.
– О-о-о, галиҗәнап, сине сурприс көтә!
– Сурприс? Миңа Баус та бик җиткән, сурприсың үзеңә булсын, – дидем дә
эчкә үттем. Һәм... аһ, Анастасия, егылып китүдән чишендерүчем генә саклап
калды. Ник дисәң, ятактан үтә күренмәле челтәр күлмәктән генә бер япь-яшь
чибәр туташ миңа томырылып карап тора иде.
– Ай, Lобе...
Әһә, мәйтәм, һау-һаулап сөйләшә, Баус бүләге инде бу. Бәйрәм ашы –
кара-каршы... кыскасы, кочагына кердем сылукайның. Кайнар, ширбәтле...
Дөньямны оныттым...
Уралышып беттек. Әмма кайнар сулышка төенеп, тәмам якынлаштык
дигәндә генә, тыны ургылды бит моның.
– Уф-ф-ф!
Һәм барысы да чәлпәрәмә килде. Укшый башладым.
Карыйм, каршымда инде син басып торасың.
– Алып китегез бу сасы пәри кызын! – дип кычкырдым, үземне үзем
белешмичә.
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
86
Иртән Романов керде. Беләсең инде, Фёдор Никитич дәүләтнең тышкы
сәүдәсе өчен җаваплы бик тә абруйлы кенәз, турылыклы әшнәм иде. Миннән
соң Годун аңа да кара бүрек кигезде.
– Җә, ничек, англичанка татлы булдымы? – дип көлә бу.
– Баус, үкчәле башмак, диңгез артыннан сасы кызлар алып килмәсә
булмагандыр, – дидем.
– Годунов этлеге, галиҗәнап, кызлары да англичанкалар түгел, Инглиз
үзәгендә укучы курсисткалар. Безнең күңелне кайтару өчен, сасы ис китерүче
җимеш ашатканнар...
– Годунга ни-нәрсәгә кирәк булган инде бу тамаша, күрәләтә ахмаклык ич.
– Алай димә, синең белән Баус арасына кара мәче җибәрү бу, аңлыйсыңмы?
Годун, әлбәттә, безнең араны боза алмады. Русия-Англия бакчасына мин
салган орлык җылы шытым бирде. Инглизләр, мин тәхеттән киткәннән соң да,
Мәскәүгә һаман ярдәм кулын сузып торганнар. Алай гынамы, Романовларга
тәхеткә юл ачучылар да инглизләр икән ич!
Миңа, княгиня, шул мәгълүм булды: Русиянең яшәү-яшәмәве кыл өстендә
торган патшасыз авыр чорда Земский ополчениесе башлыклары Кузьма Минин
һәм Дмитрий Пожарскийлар халыкка түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать
итәләр:
«Безгә имение-утарларыбызны кызганмаска, йорт-җирләребезне сатарга,
хатыннарыбызны һәм балаларыбызны закладка салырга кирәк».
Колагыңа авыр ишетеләдер, Анастасия, әмма бу – бердәнбер дөрес карар.
Чөнки илбасарларны тар-мар итү өчен көчле гаскәр туплау зарур. Ә моның
өчен акча кирәк. Күп акча. Күп акчалы дустанә мәмләкәт тә бар, ерак йөрисе
түгел. Ул – Англия. Акча бирергә дә риза. Бурычка, билгеле. Әмма гарантия
сорыйлар. Русиядә исә тәхет буш, шуңа күрә ышаныч та юк. Шулай да
инглизләр бер кешегә хәерхаһ. Бу кеше – кенәз Фёдор Никитич Романов. Ә
ул – поляклар әсире. Кирәк тирәкне ега ди, атасын улы – 16 яшьлек Михаил
Романов алыштыра.
Гаскәр туплана, җиңү яулана. Ниһаять, Русия янә патшалы була. Тәхеткә
инглизләр фатихасы белән Михаил Фёдорович Романовны утырталар.
Монысын да мин бердәнбер дөрес карар дип саныйм.
Яшь булса да, Михаил саулыкка туймый. Бүгенге көндә ил белән аның
атасы, хәзерендә патриарх Филарет, ягъни безнең якын дустыбыз кенәз Фёдор
Никитич Романов идарә итә. Мин моңа бик шатмын.
Бикбулат, нотыгын өзеп, касәгә су агызды, тамагы кибеште, күрәсең.
...Бикбулат суын эчеп, касәсен урынына куйды да, башын чөеп, күккә карап
торды. Күк гөмбәзе болытлардан арынган иде инде, бер сүрән кояш кына
эленеп калган.
– Менә шундый хәлләр, кадерлем, – дип, нотыгына күчте Бикбулат, – кояш
ялгыз, көн ялгыз, Ходай ялгыз, мин ялгыз. Алты балабызның берәве генә булса
да янымда йөрсә, тар дөньялар киңәеп китәр иде дә соң, нишлисең. Алар
гомерен дә мин яшим хәзер. Барыгыз бергә тезелешеп ятасыз: син, Анастасия
Ивановна, Иван, Фёдор, Дмитрий, Евдокия, Мария, Анастасия.
Иванның җәсәден дә Кушалинодан сезнең янга, Симоново монастырена
алып кайтып җирләдек бит. Бик сөендем.
Төпчегебез Анастасия һаман күз алдымда. Сиңа бик охшаган иде.
Исемен белеп кушканбыз. Ә наянлыгы, тапкырлыгы миннән иде. Шаһ-
Солтан ханбикә чаткылары да шәйләнеп-шәйләнеп куйгалый иде үзендә.
М А Р А Т Ә М И Р Х А Н О В
87
Такылдыкның такылдыгы. Бәләкәйдән хикмәтле сүзләре белән шаккатыра
иде, бәгырь. Хәтерлисеңме, бервакыт шулай бакчада кәеф-сафа корып
утырганда:
– Кызым, әйт әле, алма тәмлерәкме, чияме? – дип сораган идем.
Башын кырын салган көйгә каш астыннан гына күзләрен уйнаклатып алды
да:
– Хөммә, – диде.
– Нәрсә-нәрсә?
– Хөм-мә-ә!
Төпченә торгач ачыкланды, Мәскәү илчесе кенәз Афанасий Бохарадан
кайткан икән, хөрмә җимешен кызыкай шуларда авыз иткән.
Җылы якларга хөрмә артыннан кешеләр чыгарып җибәрмичә булмады.
Кыз үзебезнеке бит.
Күп булды инде бәләкәчебезнең хикмәтләре. Ә төш сөйләргә син өйрәттең
аны.
– Кызым, көндез төшләр кайда йөриләр? – дип сораганым да истә калган.
Ике дә уйлап тормады:
– Йоклыйлар, – диде.
Хәтер дигәнең, бер караганда, узганнарны учак көледәй туздырып ташлый,
икенче карыйсың, инде күмергә әйләнеп, көйрәргә үк тотына. Ә күзләрем
минем сукырайгач кына ачылды.
Яшь чагымда картыем Шаһ-Солтанның: «Бәндәне ризык йөртә», – дигән
тәкъбиренә көлеп кенә карый идем. Ничек инде ризык йөртсен, ди, бәндә
үзен-үзе йөртә, дип үрти идем.
Үземнең тормышым дәлил, дөреслектә бәндәнең бөтен яшәеше шушы өч
кенә сүздән торган гап-гади җөмләгә сыеп бетә икән бит.
Ризык – ул, күпләр уйлаганча, ашау-эчү, туклану гына түгел, ризык – ул
сиңа Ходай фарыз кылган гомер.
Гомер кичү исә туганда ук тәкъдир дәфтәренә теркәлә, ди. Әйтик, миңа
шәхсән пычак йөзлегендә яшәү мәгъкуль саналган. Ул тоташ эзәрлекләүдән
гыйбарәт булды. Үзең уйлап кара, мине Иоанн Васильевич вафатына кадәр
үк кысрыклый башлаганнар иде инде. Годун, Ялган Дмитрий, Шуйскийлар
чорында ачыктан-ачык тәхет дошманы дип игълан иттеләр. Милкемнән коры
калдырдылар, чәчемне кыркып, монастырьга яптылар, гаиләмнән аердылар,
улым Иванны варис булганы өчен явызларча үтерделәр. Күрмәгәнем
калмады!..
Үз башларына булган икән, дәгъвачыларымның барысы да минем гомеремдә
җәзасын алды.
Бу – Ходайдан, княгиня. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың.
Ә бәндәнең үзеннән ни тора соң?
Һәммәбезгә мәгълүм, галәм-җиһанны Ходай бар иткән, ә аңа хуҗа итеп
бәндәне тәгаенләгән. Шул рәвешле, безгә үзебез сайлаган кыйблага таянып,
үзебез теләгәнчә яшәргә ирек биргән. Кыйбла сайлау – бәндәнең үзеннән тора
да инде.
Ошбу җәһәттән дә картыем Шаһ-Солтан ханбикәнең бер гыйбрәтле әйтеме
күңелемә килә.
Дөньяда үлми дә, онытылмый да торган фәкать бер генә әл-халикъ хаклык
бар, бу – Исем, дип өйрәтә иде ул мине.
Шөкер, княгиня, дөньялыкта олуг вә шәрәфле исем-атыма бервакытта
ТӘХЕТСЕЗ ПАТША
88
да тап төшермәдем, саф-пакь килеш сакладым. Кыйблам гадел дә, якты да.
Бүгенгесендә бу минем иң зур куанычым.
Мин – Русия патшасы Симеон Бекбулатович!
Мин – Касыйм ханы Саин-Булат!
* * *
Скандинавиядән чакырып китерелеп, Русия дәүләтенә нигез салган варяг-
рус Рюриклар токымы төгәл 736 ел (862-1598) тәхет били. Бу чорда Русия
дәүләт берәмлеге буларак оеша, тернәкләнә, танылу ала. Күрәсез, дәүләткә
исем дә кенәзләрнең титулыннан чыгып бирелгән – рус! Киев исә урыс
шәһәрләренең Анасы (882 ел) дип игълан ителә. Токымның соңгы вәкиле –
Иван IV улы Фёдор патша.
Рюриклар токымының бетәшүе һич тә гайре табигый хәл түгел. Танылган
тарихчы Лев Гумилёв тәгълиматы буенча, этнос 1200 ел яши. Шуның 800
елында үсә, соңгы 300 елында сүнә.
1613 елда, тәхет мәйданы Романовларга күчә. Алар Русияне империя
дәрәҗәсенә (Пётр I, 1721) җиткерәләр. Ләкин Рюриклардан үзгә буларак,
токым иртә ваклана. Ноктаны 1917 елгы февраль революциясе куя. Николай
II үз теләге белән тәхеттән баш тарта, гади полковник булып кала.
Дөньяда бернәрсә дә гомерлеккә бирелми. Без, кешеләр, үзебез дә анда
кунак кына. Бер аксакал әйткән: «Бу тормышта мәңгегә килгән кеше кебек
яшә, ә үзеңне ахирәткә иртәгә үләргә дучар булган кеше кебек әзерлә», – дигән.
***
Бикбулатның кабер ташына түбәндәге сүзләр уелган: «Лета 7124 году
генваря в 5 день преставился раб божий царь Симеон Бекбулатович во иноцех
схимник Стефан».
Ул җитмеш бер яшендә (безнеңчә – 1612 елда) вафат була, хатыны, балалары
янында җирләнә. Ишле һәм мәртәбәле гаилә янә бербөтен булып укмаша.
Бикбулатның тормышы – афәтле уенга уралган серле табышмак.
Бәхетсезлегеннән бәхет табып яшәгән сәбат24 иясе инсан ул.
***
Бикбулатны теге дөньяда да шау-шулы язмыш көткән икән. Әле дә шундый
көннәр кичерүе. Чөнки төрбәсе өстендә ЗИЛ автомобиль заводының Мәдәният
сарае тырпаеп утыра.