ТАТАР МОҢЫ БУЛЫП АГЫЛА
Мин генәме?
Мин генәме Йосыф халәтендә,
Мин генәме Таһир булып янган.
Чишмә күзе сүнә дисә кемдер,
Ялган!..
Мин генәме, Везувийлар аткач,
Помпей сыман көлгә күмелеп калган.
Соңгы былбыл тынды дисә кемдер,
Ялган!..
Мин дә көймә, торпедасы шартлап,
Океанда су астында калган.
Күтәрмәсләр диеп әйтсә кемдер,
Ялган!..
Сәхипҗамалына теге хатны
Әллә инде умырзая язган.
Кандалыйлар юләр дисә кемдер,
Ялган!..
Мин генәме Мәҗнүн халәтендә,
Мин генәме Таҗ Мәһәлләр салган.
Акча әрәм иткән дисә кемдер,
Ялган!..
Язмышыдыр, ни хәл итсен Җәлил,
Белә торып һәлакәткә барган.
Җәлил исән түгел дисә кемдер,
Ялган!..
Кайтып киләм
Мин – океанга баткан титан көймә,
Экипажым тулы, үзем белән.
Менә инде ике гасыр аша
Хәрби бурыч үтәп кайтып киләм.
Туасы иде безнең балалар да,
Белеп булмый, туды микән алар?
Илләр ерак. Аннан ераграк
Безне өскә күтәрәсе язлар.
Экипажым тулы, үзем белән,
Һәркем постта тора, урынында.
Югалткандыр безне өйдәгеләр,
Хатларыбыз җибәрелми тора.
Илнең игътибары вискасларда,
Авторалли сөргән далаларда.
Әтиләрен өскә күтәрүдә
Безнең өмет бары балаларда.
Исән үссен без күрмәгән уллар,
Исән яши күрсен күргәне дә.
Океан төпләреннән, туган илем,
Мөмкин түгел сәлам җибәрергә.
Хәрби бурыч үтәп кайтып киләм,
Экипажым тулы, үзем белән.
Тагын нишлим, боерык бир, Ватан,
Ул үтәлер, берни тормас бездән.
Урал икән
Әүвәлгедән эш сөйгәнне кактык,
Әйбәт эшләгәннәр булды кулак.
Умырып алып, гаиләләре белән
Олактырдык илдән ераграк.
Татар – пычкы себер тайгасында,
Татар – терәү күмер шахтасында.
Шпал булып калды тимер юлда –
Бар да туган җиргә кайтмасынга.
Державаны төзеп көрәк белән,
Шахталарны терәп күкрәк белән,
Алтын, алмаз юды, кала салды,
Туң эретеп салды йөрәк белән.
Мин Себергә поезд белән барсам,
Тайга түгел, кешеләрне күрәм,
Карурманга әверелгәннәр икән
Меңләп-меңләп сөрелгәннәр илдән.
Поезд белән Себерләргә барсам,
Күлләр, елга, сазлыкларны күрәм,
Алар мәңге кипмәс, мөлдерәмә
Корбан булганнарның яше белән.
Шуңа Себер елгалары гайрәт,
Ярларыннан тулып, ташып тора,
Һава җитми, аксап куя йөрәк,
Чөнки җанга Себер басып тора.
Халыкларны түшәп сазлыкларга,
Монда түмгәк саен кешеләрдер,
Нигезенә мәет түшәгән ил
Алар каргышыннан ишеләдер.
Хет бер һәйкәл, хет бер изге дога
Юк аларга, илнең теле корган,
Шуңа чит-ятларга китә Себер,
Җинаятьләр өчен Алла орган.
Шуңа ярты Себер кысык күзле,
Бөек Кытай стенасы күчкән.
Сакэ биреп, үтерәләр илне,
Ә стена хәзер – Урал икән.
Бөек очыш
Әй, талпына күккә акчарлаклар,
Кыйпылчыгы булып кышларның.
Томырылып төшә Мәләкәскә
Ап-ак яшенедәй кошларның.
Томшыгында балык яшенләде,
Мәләкәсне була сукмакчы,
Йә Чаллының үзен маймыч итеп
Кояш хозурына тотмакчы.
Томырылып төшә акчарлаклар,
Балыгы да көтеп торадыр,
Гашыйк кеше шушы балык инде,
Юләрләрдән юләр буладыр.
Бөек очыш өчен каба балык,
Ашу өчен изге күкләргә,
Мәхәббәтнең дә бит карчыгасы
Соңгы ясин чыга күпләргә.
Ләкин гашыйк моннан курка, дисәк,
Иң зур хата булыр галәмдә.
Сөю өчен туа, яши кеше,
Мәхәббәтсез яшәү – хәрәм дә.
Синнән соң кем гөл таҗында яшәр,
Өзгәләнер кемгә сандугач.
Сөю бетсә, Җиргә язлар килмәс,
Тик төн генә булыр, көн тумас.
Ярый әле галәм үзәгенең
Йөрәгедер безнең Җир шары.
Мәхәббәт юк икән планетада,
Ул планета – галәм чүп-чары.
Зөфәр тальяны
Авылдашым, тумыштан сукыр,
бөек гармунчы Зөфәр Закиров истәлегенә.
Аның гармуныннан шул каеннар –
Ризван каеннары үкседе,
Ул каеннар – гомерләре буе
Таудан авылыма төшеп килгән
Кирмән буйларының үксезе.
Аның кулларында тальян иде,
Ә ул гармун булмаган икән,
Аның бармаклары алмагачның
Чәчәгендә уйнаган икән.
Йә ул гармун Бурсык елгасының
Шау чәчәкле шомырт чатыры,
Кирмәнемнең барлык чишмәсе дә
Аккан шушы тальян аркылы.
Каз(ы)ган таулар ничек сыйган аңа?!
Шул сандугач кадәр гармунга,
Аннан Җир шары да, Галәме дә
Татар моңы булып агыла!
Амурларны кичеп чыккан тальян,
Уралларны, күпме дөньяны,
Наполеоны белән Парижларны,
Чайкап кайткан татар тальяны!
Ул тальянны фашист ядрәләре
Беләм: мең дә бер кат ярганын.
Тальянлы кул элгән рейхстагның
Гөмбәзенә Җиңү байрагын!
Әй, сулкылдый гармун. Точка1 җырлый.
Шул «Мәрфуга» аның җан җыры,
Моряк җырлый. Муеныннан юан
Гыйлаҗ Хашимының тамыры.
1 Авылдашым Шәрифуллин Хуҗа абыйның кушаматы.
ТАТАР МОҢЫ БУЛЫП АГЫЛА
92
Гармун түгел икән, ул моңайган
Зират каеннары булган ич,
Мәңгелеккә күчкән туганнарны
Хәтерләтеп үксеп торган ич.
Кулларында гармун. Аңламадык
Гармун булмаган ул – без икән!
Күңел күзе күреп бетермәсә,
Ботак тишеге дә – күз икән.
Без шул тальяннарда яшәгәнбез,
Урамнардан җырлап үткәнбез,
Зөфәр тальяныннан кемдер килен,
Кемдер кияү булып киткәнбез.
Безнең балалар да шуннан туган –
Зөфәр туендырган чишмәдән.
Булды заман: Зөфәр уйнамаса,
Таң атмаган, җилләр исмәгән.
«Бакырчы»ның мең-мең бөтнекләре
Аның тальяныннан сибелгән,
Сабантуйлар, халкыбызның җаны,
Тальян дәвалаудан терелгән.
Кирмән, дисәм – Зөфәр янәшәдә,
Зөфәр, дисәм – Кирмән эндәшә.
Туган җирем! Зөфәрләрең белән
Чишмәләрең белән мең яшә!
Туган халкым! Изге күкләреңдә
Зөфәр исемен сакла сүндерми.
Изгеләрне онытучыларга
Аллаһ мәрхәмәтен иңдерми.
Авылкаем, гармун телләредәй
Тезелгәннәр нурлы өйләрең.
Син үзең дә чибәр тальяныдыр,
Моңлы гармуныдыр Зөфәрнең.
Зөфәр моңы исән, шуңа күрә,
Кирмәнкәем, син дә исәндер,
Зөфәрләрең искә төшәдер дә
Бәгырькәйләремне кисәдер...
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.