Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сиксәндә дә җегет!

НАИЛ ДУНАЕВКА 80 ЯШЬ

1995 ел. Театрның әдәби бүлеген җитәкли башлаганыма унбишенче ел, әмма Марсель абыйның минем янга мондый җенле кыяфәттә керүен беренче күрәм. Кулында Наил Дунаев һәм Алсу Гайнуллинага атап язылган иҗат характеристикалары.

– Синең эшме? – ди Марсель Хәкимович, эчке ярсуын тыя төшеп. Бит ярымга да тулмаган ул күрсәткән хәчтерүш язмаларга карап алгач:

– Түгел! – дим. Марсель абый, аптырап:

– Кемнеке? – дип куя.

– Любимчиклары тутыргандыр, – дип җаваплыйм икебезгә генә аңлаешлы телдә.

– Мәскәүдән борып кайтарганнармы?

Марсель Хәкимович соравымны җавапсыз калдырып чыгып китә дә беравыктан әйләнеп менеп:

– Тиз генә эшләп бир, әйдә, – дип ашыктырырга ук керешә. Иртәдән алып төнгә кадәр, театр эшләреннән тыш, директорга кирәкле әллә кемсәләрнең дә документ, үтенеч, котлау кебек нәрсәләре белән утырудан күз кабакларым шешенеп, күземдәге кан тамырлары шартлардай булып кызарып-бүртенсә дә, сер бирмәскә исәп:

– Ярар, – дим, мәгәр ачы тире чыкканның ачы теле дә чыкканын күрсәтергә теләгәндәй.

– Эшлә дип әйтергә бер минут та җитә ул, ә эшләргә...

Марсель Хәкимыч шундук телемә баса:

– Озак буламы, син шуны әйт?!

– Икесенә кимендә уналты бит тутырырга кирәк, аннары хуҗадан да тора – өтерләрне, диюем, бик озак төзәтеп утырмаса... Марсель абый ташка кызу өсти:

– Миңа күрсәтерсең. Сузма! Болай да соңга калдык...

– Ә моңа кадәр ник сузганнар?! Бу керәшен малаеның (Марсель абый әйткәнчә әйтүем) курсташлары күптән алды бит инде мондый исемне!

– Аңа ашыгасы юк, ул картайганчы уйнаячак! Менә аңла: «Ашыгасы юк, тизрәк бул, сузма, соңга калдык!» Әйе, ул вакытта бу сүзләргә артык игътибар итеп торырга вакыт булмады. Наил абый белән Алсуга дүртәр битлек характеристикалар язып, театр белгечләре язган рецензияләрдән берничә битлек өзекләр дә җыеп, җитмәгәннәрен үземнән өстәп, кул куйдырып, Мәскәүгә озаттык. Һәм бу үтә тырыш артистлар дәрәҗәләренә лаеклы исемнәрне йөртә башлады.

«Ул картайганчы уйнаячак» дигән сүзләр 21 елдан соң Наил Дунаев катнашкан «Хафалы биюләр» спектакле премьерасын караганда искә төште һәм шаккатып калдым: Марсель Хәкимычның ул чакта «бәхетле артист картайганчы уйный, Дунаев та – бәхетле артист, дип әйтүе булган икән бит!» «Хафалы биюләр»дәге Дунай персонажы – гаять катлаулы холыкка ия, өстәвенә көч-гайрәте ташып торган егәр ир кеше. Андый роль 50-60 яшьлекләргә дә җиңел бирелми. Таулы төштә, упкын читендәге аулак урында ял итүче тормыш хуҗаларының мең дә бер капризын өч лакей һәм биюче кыз «ә» дигәнче үтәп тора. Дунаев, әнә шул өч лакейның берсе булу белән бергә, әлеге мәҗлеснең тиешле югарылыкта үтүенә башы белән җавап бирүче дә. Наил абыйның партнёрлары Камал театрының иң җитез артистлары: берсе – шәп биюче, икенчесе – акробат, кызы – тәмам тау кәҗәсе. Һәм 80 яшьлек артистыбыз, әйтерсең, җитез Фигаро шушы яшь сәхнә йолдызлары белән бермә-бер тиң уйный. Ул тудырган образга күп дигәндә 40 яшь бирәсең. Дунаевның берничә генә ел элек Әтнә театрында башкарган эше дә онытылмаслык. «Сөясеңме-сөймисеңме» спектаклендәге бик үзенчәлекле Габдулласын театрның ерак гастрольләренә дә барып (шул исәптән Мәскәүдә дә) уйнап йөрде. Хәзерге чорда авыл-район гастрольләрендә йөрүне яшь артистлар да өнәми. «Яныбызда гаярь, зур тәҗрибәгә ия сәхнә остасының эшләп алуы безнең артистларга җитди мәктәп булды», диде әтнәлеләр. Халык алтыдагы – алтмышка, ди. Микулай дәдәйнең шундый чыдам, тырыш, уңган, байлыкның кадерен, татар теленең тәмен белү сәбәпләрен мин аның туган авылындагы төпле, акыллы яшәү рәвешеннән, бай, ипле, матур йолалардан, Аяз абый мактап язган умартачы Ибан дәдәйнең һәм дә җырчы Ульяна түти корган затлы гаилә тормышыннан да күрәм. Шушы юллар каләм очымнан ак кәгазьгә купшыланып төшкәндә, хәтер түремдә бер-ике ел элек булган куркыныч вакыйга да калыкты.

Марсель Сәлимҗанов: «Дунайга тиң балыкчыны белмим, без менә еш кына бергә балык тотабыз. Миңа түгел, хәтта минем Гөлнарама да балык эләкми башлаганда, безнең керәшен малае килограммлап каптыра. Оста балыкчылар күп бездә, Дунай осталарның да остасы!» – дигән иде.

Студенецта минем дачам Идел кырында. Биноклем дә бар. Бервакыт Иделдән кемнеңдер шомлы итеп кычкыруын ишетәм. Карасам, ярдан 300 метр ераклыкта капланган көймәсенә ябышып бер балыкчы тора. Тавышы карлыккан булса да таныйм – Наил абый. Мин нишләргә белми чабып йөргән арада аны башка балыкчылар, күреп алып, ярга чыгарга ярдәм иткән. «Сиңа хәзер кайнар мунча кирәк», – дим, ә ул һәрвакыттагыча, үзе турында уйлаудан бигрәк, эшләгән яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару артыннан йөри... Соңрак ишеттем, әлеге балыкчыларга күчтәнәчләр куеп шатландырган икән. Язгы суның салкыны үзәгенә үткәндер, олы кешегә күпме кирәк, дип борчылып йөрсәм, инде җитмеш яшьтән узып киткән Николай Ивановичның авырып ятуы турында ишетергә туры килмәде. Беренчедән, сер бирә торган кеше түгел, икенчедән, бала чагыннан ук чыныгып үскән ир-егет. Кешегә фәлән яшьтә бит ул, дип картайтып карарга өйрәнгәнбез, ә бала чагында елга капитаны булырга хыялланган Николай-Микулай нинди генә салкын көндә дә теплоходның җил уйнап торган икенче катыннан төшмәс. Үзе һәр бирмеш көн балыкта. Балыгы җитеп ашса да тота. Акча эшлим дип газап чигеп йөрүе түгел, балыкларны бушка диярлек өләшә. Кешеләрне шатландыру – аңа җан рәхәте.

Щепкинчылар чын сәнгать мәктәбе узып кайтсалар да, театрның зур сәхнә осталары югарылыгына күтәрелер өчен, аларга әле күп көч, күп вакыт сарыф итәргә кирәк иде. Театр дөньясында туктаусыз кайнаган яшь кеше буларак, хәтерем күп нәрсә сеңдергән. Шуңа театр белгечләренең берсен-берсе кабатлап: «Дунаевны Дунай иткән иң беренче эше – «Соңгы хат»тагы Ниязы», – дип әйтүләре белән бер дә килешә алмадым. Тауның түбәләре, русча әйтсәк, пиклары күп булмаган кебек, артистның сәхнәдә төзегән иҗат тавының да күккә ашкан бөек образлары күп булмый. Наил Дунаевның иң югары күтәрелеше дип ышанган биш образын сана, дисәләр, исемлекне Фигародан башлар идем. «Фигароның өйләнүе» дип аталган бу моңсу комедияне Дунаевның 60 яшен котлап язган бер мәкалә авторы спектакльне М.Сәлимҗановка бәйләп куя. Әмма «Фигароның өйләнүе» – театрда булдыксыз дип аталып йөртелеп, ахырда, театрдан ук куылган өйрәнчек режиссёр эше. Авторны ялгыштырган сәбәп – мондый гүзәл спектакльне бары талантлы режиссёр гына куя ала дип уйлаудан. «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе» өйрәнчек режиссёрның гаҗәеп талантлы артистлар булышлыгы белән куйган диплом спектакле иде. Спектакльгә тамашачылар милли әсәргә йөргән кебек агылып йөрде. Бу онытып булмаслык зур уңышның узаманы Дунаев иде. Әгәр Дунаев Фигаросы спектакльнең башыннан ахырынача кояш кебек балкып, партнёрларына бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт биреп тормаса, артистлар шулчаклы илһамланып уйный алырлар идеме икән?! Артистларга аеруча монологлар авыр бирелә. Ә менә Фигароның монологында Дунаев бик тирәнгә чумып, төптә яткан моң-сагышны да, чумырып алып, тамашачы йөрәген ташытканчы сала алды.

Дунаевның чираттагы биеклекләре А.Н.Островскийның «Агай эне – ак мыек» (1973) комедиясендәге Подхалюзин һәм «Бирнәсез кыз» (1983) драмасындагы Паратов образлары белән бәйле.

Костромада бөек рус драматургының 150 еллыгына багышланган «Островский пьесалары фестиваленә» рус театрларының каймагы җыелган иде. Әмма бәйгедә җиңү татар театрына насыйп булды. Беренче дәрәҗә диплом төрле хисләр, төрле җайлашулар, күптөрле планнар тудыра алу осталыгына ия Николай Иванович Дунаевка Лазарь Подхалюзин ролен бөтен катлаулылыгы, үткенлеге белән сурәтли алуы өчен тапшырылды. Дунаевның бу үлемсез образында ялагай приказчикның, сәүдәгәрләрнең сасы һавалы, пычрак, караңгы өнендәге гарип әхлак дөньясы тудырган кагыйдәләрне үзләштереп, мутантка әверелүе, ахыр чиктә үз хуҗасын да кабып йоткан бүребуар булып китүе гәүдәләнә. Бер театр белгече: «Дунаев уенын чамасыз мактадым ахры, артистның соңгы пәрдәдә аристократ булып күренүе артык иде», – дип куя. Әлеге спектакльне күп мәртәбә караган тамашачы буларак, урынсыз рәвештә кимчелек итеп күрсәтелгән бу күренешне якларга тырышам. Дунаев финалда аристократны уйнарга уйламады да. Хамның үлсә дә аксөяккә әйләнә алмаячагын олы сәхнә остасы булып танылган Наил Дунаев театр белгеченнән дә ким аңламады, әлбәттә. Хам-хамелеон үзен саклаганда, күп төскә керә: Лазарьның аристократ битлеге киеп алуы да шуның чираттагы ысулы гына иде.

Белгородта М.Щепкинның 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән Бөтенроссия театр фестиваленә безнең театр Островскийның трагедия киңлекләренә чыга алган «Бирнәсез кыз» драмасы белән барды. Һәм Россия театр дөньясында үзе турында сокланып сөйләрлек данга иреште. Ә бит бу фестивальдә дә бик югары культурага ия театрлар, шул исәптән остазларыбызның берсе саналган Малый театр да катнашты. Шәкертнең остазны уздырырга тиешлеге – аксиома. Спектакльне мактап авыз ачкан театр белгечләре: «Сәхнәдә чын аристократны бик сирәк артист уйный ала, ә менә Дунаев-Паратов – чын аксөяк. Рус театрларында «Бирнәсез кыз» куелмауның тагын бер сәбәбе – Лариса Огудалованы уйный алучы актриса юк, ә алар сездә бер генә дә түгел, икәү икән», – дип башлыйлар. Ә бит, чыннан да, спектакльнең режиссёры да, щепкинчы Дунаев та репетицияләрдә иң әүвәл Паратовның аксөяклеген бөтен зурлыгы белән ачу юлыннан бардылар. Һәм ул максатка ярашлы табыш китерде.

Милли театрга милли драматургия һава кебек, кояш, җир, су кебек кирәк. «Перестройка», «үзгәреш» дигән сүзләрдән драматурглар телсез калды. Баш режиссёр, минем янга көн дә кереп: «Пьесалар эзлә! Алсу рольсез йөри әнә!» – диеп тыкырдата башлагач, моннан күп еллар элек Ленин китапханәсендә яшьләремне сөртә-сөртә укыган «Өч аршын җир»не искә төшердем. Шундук кабат барып укырга утырдым. Аяз Гыйләҗев әсәре «тере» иде. Шатлыгымны Марсель абый белән уртаклаштым: «Их, куйсагыз, иң шәп спектаклегез булачак!» «Куйдырсалар куярсың! Йә, ярар, уйлап карыйк», – диде баш режиссёр, үз уйларына чумып. Аяз абый да: «Ай, парин, куйдырмаслар бит!» – диде. Күрәсең, теге заманда куйдырыр өчен бик күп көч түккән булганнар, хәтта ишегалдына үзгәреш дигән әкәмәт килеп кергәч тә, йөрәктәге бозлары акрын эри. Сәлимҗанов – диктатор, дисәләр дә, рольгә кеше сайлаганда киңәшә. «Мирвәлигә Ринатны алам, бер дигән булачак», – ди. Китапханәдә укып утырганда, Мирвәли никтер Дунай булып күренеп алган иде: аеруча хаксызга рәнҗеткән авылын каргаганда, Шәмсегаянның авылдашларына булган мәхәббәтен сүндергәндә һәм аеруча тегермәндә бодай тулы капчыкларны кочаклап елап утырганда. Инде сөйләшүгә күптән әзер кешедәй: «Дөрес, Ринат абый шәп, әмма игенче түгел инде, ул хәрби, генерал, бөек гаскәр башлыгы, аның карашы гына да патшалар карашы, – дип тезеп киттем һәм, ни әйтәсен алдан күреп: – Дунай – чын җир кешесе, байлыкның кадерен белә торган игенче, бөртекләп эшләр иде», – дип сүзне кыскарттым. Марсель Хәкимыч үзе бик бөртекләргә күнекмәгән. Ул аңарга кирәк тә түгел. Кайбер бөртекләп утыручы режиссёрның ярты еллык эшен ул бер айда эшли ала. Бер гәпләшкәндә: «Репетиция – любовь моя!» – димисез никтер, диюемә: «Мин подвал режиссёры түгел, театр хисләр дөньясына тоташа икән, димәк, без күбрәк халык арасында кайнарга, аның уй-тойгыларына тоташырга тиеш, – диде. – Чын галимнәр дә яңалыкны өстәл артында чокчынып утырып түгел, ә табигатьтән ала».

Очрашулар ешайды, сөйләшүләр кызды һәм, ниһаять, милли җанлы рәссам Рәшит Газиевкә пьесаны тапшырып, тагын бер адым алга атладык.

Микулай дәдәй мине бик яратып бетермәсә дә, үз фикерләремне раслар өчен, репетиция ясавын күзәтәм. Фантазия ташып тора үзеннән. Аның табышы күп була. Иң ошаган ягы – тапкан табышына ябышып ятмавы, туктаусыз эзләнү юлыннан баруы. Спектакль тиз өлгерде. Режиссёр да, артистлар да чын әдәби әсәргә сусаганнан булды бу. Марсель Хәкимыч сәхнәне кәмит кенә итеп караучыларны бөтенләй кертмәде монда. Без баштук спектакльнең жанры трагедия булыр дип килештек. Сүз дә юк, Ринат абый атасы белән бәрелешләрдә, авылдашларына каршы күтәрелгәндә, мәхәббәт аңлашканда карап туйгысыз иде. Наил абый да бу сәхнәләрдә соклангыч уен күрсәтте, әмма бөтен зурлыгы белән нәкъ менә тегермән сәхнәсендә ачылды. Бер генә тамашачы да аның адәм баласын юк итүче фаҗигане тиңсез гәүдәләндерүенә битараф калмады. Камал театрының трагик артистларга бай булуын күрсәткән «Өч аршын җир» турында Казан, Ленинград, Уфа, Мәскәү тарафларыннан да хатлар килде, «Тамашачы фикере» дигән дәфтәрләр дә кайнар рәхмәт белән тулды.

Дунайның иҗат тавындагы бишенче биеклекне күрергә дә вакыт җитте. Фигаро, Подхалюзин, Паратов, Мирвәлиләрне уйнаган артистка «Гөргөри кияүләре»ндәге Гөргөри дигән керәшен ир-аты тапшырылды. Марсель Сәлимҗановның әйтүенә караганда, бу пьеса чын-чынлап сәхнә тотарлык югарылыкта язылмаган иде. Режиссёрның спектакль барып чыкмас дигән шиге премьерага кадәр сузылды. Әмма «Гөргөри кияүләре» бүген дә сәхнә тота! Ягъни 20 елдан артык! Сере нидә? Сере бик гади, аны аңлар өчен «Әлдермештән Әлмәндәр»не искә төшерү дә җитә. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, баш-аягы белән Шәүкәт Биктимеров кебек даһи артист җаныннан сикереп чыккан Әлмәндәр карт образын. Әйе, Гөргөри образы да – тулысынча Николай Иванович Тимриевнең үз каныннан яратылган бәгырь җимеше. Нигә Тимриев, нигә Дунаев түгел, диярсез. Чөнки Тимриев – Дунай кушаматы йөртүчеләрнең борынгыдан ук килгән нәсел фамилиясе. Зур шәхесләрне бөтен яклап белү ягындамын, шуңа өстәдем. Әлмәндәр диюгә, Шәүкәт абый искә төшкән кебек, Гөргөри диюгә дә, күз алдына соклангыч сәхнә остасының үз фантазиясеннән, ис-акыл китәрлек күзәтүчәнлегеннән, Әхмәт авылындагы уңган авылдашларының асыл якларыннан үстерелгән Гөргөри, ягъни Тимриев-Дунаев үзе калкып чыга. Әгәр «Гөргөри кияүләре»нә башка артист алып репетиция ясаган булсалар, ахыры ни белән беткәнен әйтү авыр булыр иде. Аңлашылсын өчен шуны да өстим: «Әлдермештән Әлмәндәр», Мәскәү телевидениесе тарафыннан махсус төшерелеп, бөтен СССРга күрсәтелгәч, театр исеменә пьесасын сорап хатлар яуды. Баш режиссёр: «Юк эш белән шөгыльләнмә, театрны бөлдерәсең», – дисә дә, мин пьесаны, ишәйтеп, төрле якка җибәрә тордым. Озакламый Сәлимҗанов бусагасын илчеләр таптый башлады. Янәсе, безгә дә килеп куя күр әле шул спектаклегезне. Марсель абый: «Юк, куя алмыйм, чөнки сезнең театрда Әлмәндәр юк, ул әле бездә дә бер генә экземплярда», – дип илчеләрне кире борды. Бары бер Мурманск театры гына спектакль оештыра алды. Әмма, Марсель абый сүзе дөрескә чыкты, «Әлмәндәр»ләре үлемсез була алмады.

Төп рольдәге Дунаев «Гөргөри кияүләре»н режиссёр ассистенты буларак та үстергәнен онытмыйк. Спектакльгә ул керткән өлешне берни белән дә үлчәп булмый. Керәшеннәр саны күп түгел. Ә спектакль инде 22 ел эчендә татар яшәгән барлык төбәкләрне дә айкап чыкты. Кая гына барып уйнамадылар аны. Спектакльнең Микулай дәдәй Гөргөрие аркасында бөтен зурлыгы белән туган кешелеклелек аурасы татар мөселманнары белән татар христианнары арасында әлегәчә игелекле роль уйный. Арага дошманлык салып, милләтне бүлгәләп, Сак-Сок хәлендә калдырырга теләгән дошманнар исә һаман да үз максатларына ирешә алмый дип сөеник. Толерантлыкка хезмәт итүче Дунай кебек керәшеннәребезнең кадерен белик.

Наил Дунаев та сәхнәдә гел төп рольләрдә генә уйнап тормады. Ә менә чын драматург кулы белән язылган бик күп эпизодик рольләрне төп рольләр янәшәсенә диярлек күтәрә алды. Чөнки персонажның Дунаев репетицияләрдә тапкан эчке кичерешләре, сәхнә детальләре, уй-фикерләре сәхнәдәге өч сәгатьлек уенны да тутырырлык табышлардан тора, ә артист бу байлыкның сәхнәдә күренгән берничә минутына иң-иң кирәкләрен сайлап, шундый осталык белән тутыра ки, бу персонаж тамашачы аңында төп персонажлар янәшәсендә саклана. Шундый үлемсез образлары арасыннан Василий белән Шәмсетдингә мөрәҗәгать итик. Һәр ике образ да аларның баш режиссёр белән уртак эзләнүләрендә туды. Беренчесе – В.Горбатовның 1974 елны куелган «Бер төн» спектакленнән. Бөек Ватан сугышының чынбарлыкны югалткан һәлакәтле көннәре. Көне буена сузылган дәһшәт эченнән Василий атасы өенә кайтып керә. Иң кадерле кешеләре арасында булса да, без аның һәр хәрәкәте аша җанын яндырган тәмуг утын күрәбез. Гаиләне шатландырган очрашу озакка бармый, кара кайгы белән алышына. Василийның хәрби расчёты да, батареялары да тар-мар ителгән, шәһәрне саклаучы дусларының һәммәсе дә кырылып беткән. Сугышчы булып туган шәһәрен якларга киткән инженер Василий бу минутларда кем соң? Гаилә өстенә өерелеп ишелгән катлаулы сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмый тәҗрибәле артист. Мизгел саен чуала барган хисләр киселеше каршында сәхнәне тутырырлык булып туган һәр уй-хәрәкәте алтын бәясенә тора. Шуңа, газиз атасының, сөекле хатынының, бербөтен булып туачак сәхнәнең образы да психологик планда иң көчле балкышны бирә алучы артист Дунаев тудырган Василий образыннан баш ала.

Н.Фәттахның «Кол Гали» пьесасы буенча куелган спектакльнең уртак образын тудыруда да Наил Дунаев Шәмсетдине шундый камертон ролен үти. Кол Галинең туган илгә фидакарь хезмәт, туган халкыңа, туган телеңә тугрылык дигән асыл ышанычына капма-каршы торучы көч итеп гәүдәләндерелгән Шәмсетдин образы – Болгар дәүләтенең ни өчен җимерелүенә җавап бирерлек кыйммәтле образ. Дунаев Шәмсетдинне иблис йомыркасыннан яралган явыз көч итеп бирми, ул – бик күпләребез кебек үк гадәти кеше. Әмма аңа, туган ил, туган телгә караганда, үз рәхәте рәхәт. Ул һәрчак байлыкны бөтен нәрсәдән дә өстен куйган. Болгар кем кулына күчсә дә күчсен, тик шәхси рәхәтемә генә тимәсеннәр, дип яшәгән. Һәм менә аның тоткан мәсләге китергән фаҗига – байлык эчендә йөзгән Шәмсетдин бер сынык ипигә мохтаҗ. Кәеф-сафа сөргән йорты да, хуш-ис таратучы затлы кием-салымнары да юк. Дәүләтен сакламаган кеше нинди хәлдә булса, Шәмсетдин дә бүген шундый мескенлектә. Әмма барыбер бу бәлане илгә китерүче кешеләрнең берсе үзе икәнлеген аңламый. Мәхшәр эченнән Чәчәк саклап алып чыккан Кол Гали китабыннан йөз чөергәндә дә, китапның киләчәктә өметсезлектән коткару коралына әйләнәсенә, яңа төзеләсе бәхетнең рәхәтенә нәкъ менә халык акылын туплаган китапның нигез буласына ышанмый. Дунай иҗат палитрасындагы төсләрнең ниндиләре генә юк. Василий да, Шәмсетдин дә, ил өстенә килгән мәхшәр кочагында күрсәтелсә дә, артист тудырган образлар арасында җир белән күк аермасы. Аларны бер үк артист башкара дип әйтүе дә кыен. Әйтик, Болгарның төтенләп яткан хәрабәләре арасыннан килеп чыккан кыяфәтсез адәм баласы ниндидер могҗиза белән тарих терелткән Шәмсетдиннең нәкъ үзедер кебек.

Наил Дунаевның иҗатын юкка гына тауга охшатмадык. Аны бөтен зурлыгы белән күрсәтер өчен, калын бер китап язарга туры килер иде. Театрны М.Сәлимҗанов җитәкләгән чорда Р.Таҗи, Р.Шәрәфи, Ә.Шакир, Н.Дунаевларның совет театрында яшәп килгән байтак тәртипләр белән килешмичә алып барган рухи эзләнүләре, татар театр традицияләрен баетулары махсус өйрәнүләргә лаек. Шуңа да мин Наил абыйга: «Нигә китап язмыйсың?» – дигәч, аптырап калды, бу турыда сөйләшергә кыенсынды – тыйнаклыгы җиңде. Әмма тора-бара китабы дөнья күрде. Анда альбомлык өстенлек итсә дә, тәмләп укып чыктым. Кайбер темалар мин теләгән күләмдә түгел иде. Әйтик, театр тарихына алтын хәрефләр белән теркәлгән образларын тудыру өстендәге уңышларга нинди алымнарга таянып, нинди юллар аша килүе, кеше рухы тормышын ача торган сәнгать формаларын һәм үзенә генә хас методын ничек булдыруы турындагы профессиональ язмалары, уй-фикерләре, чагыштырулары җитеп бетмәде миңа. Наил абыйның педагоглык эшләре дә мине сокландыра. Кайбер педагоглар булачак артистның индивидуаль үзенчәлеген тәмам юк итә. Профессор Николай Иванович курсында укыган шәкертләр бөтенләй бүтән. Алар арасында үз йөзен саклап калган шәхесләр күп. Мондый әзерлекле шәкертләр үстерү өчен дә бик зур тәҗрибә кирәк ләбаса. Мин, барлык керәшен авылларында да йөргән кеше буларак, китабындагы керәшен темасын да азсындым. Әгәр керәшеннәрнең асыл кешеләре, зур уңыш казанган узаманнары белән дә әңгәмәләр корылган булса, автор тәрҗемә өстендә эшләүнең серләре белән дә уртаклашып, шушы юнәлештә киңәшләрен дә бирсә, китапның файдасы бермә-бер үсәр иде.

«Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын», ди бит халык. Ходай Тәгаләнең мәхәббәт фәрештәсе Коля белән Татый арасына мәктәптә укыган елларында ук бер-беренә турылаучы нур сузган. Бу нур берсе – китапханәче, икенчесе артист булырга укыганда да сүнмәгән. Гомер буе татар мәгърифәтен һәм сәнгатен үстерү юлында көч куйган бу ир белән хатын зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр һәм иң мөһиме – бер-берсен бәхетле итәргә дә онытмаганнар. Татьяна Дунаева турында язарга алынганнар аның Китап палатасы директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының китапханә факультеты деканы, библиография кафедрасы мөдире, университет проректоры булуы, татар бүлекләре оештыруы, китаплар язып бастыруы хакында сөйләрләр иде, ә мин, бу дөньяда үзем күргән, үзем чын-чынлап белгән ни-нәрсәләрне яза торган кеше булганга, Татьяна ханымның гомер таңымда миңа ясаган көчле йогынтысын һәм миңа эшләгән «этлеге»н әйтергә кирәк табам. «Этлеге» шул: мин аның аркасында гына ике хуҗаның (баш режиссёр һәм директор) «колына» әйләндем. Баш режиссёр үзенә ярдәмче, ягъни әдәби бүлек мөдире эзли башлаган чорда, Нократ буенда гаиләләре белән ял итеп ятканда, Татьяна артистлардан китапханәгә иң күп йөрүче кеше Юныс дигән мәгълүматны Сәлимҗанов күңеленә сала. Һәм мин 27 + 5 елымны Камал театрында ике хуҗаның хезмәтчесе рәвешендә «чиләндем». Икенчедән, чыннан да, миңа китапханә җене кагылган иде. Китаплар белән җитәкчелек итүчеләрнең берсе булганга, Татьяна Григорьевна миңа ярдәм итә яки кызларына куша, китапханәдә татарның эш күрсәткән кешеләре белән мәгънәле очрашулар да уздыра иде. Ир-хатын бер туфрактан яратылган, диләр бит.

Татар милләтен яраткан теләсә кем борчылырлык хәл: мәчетләребез урыслаша барган заманда (намазга йөрүче буларак, үзем күргәннәрне әйтәм), керәшен татарының чиркәвендә догалар татарча укыла! Тик туганнарыбызны христиан динен тоткан өчен урыс арасына куучылар да юк түгел. Наил абыйның моңа биргән җавабы сокланырлык:

– Керәшеннәрнең дине урысныкы булгач, урыс булыгыз, ә татар буласыгыз килсә, мөселманлыкка күчегез, – диләр. – Мөселман татарларның берсе дә гарәп булганы юк. Татарча сөйләшәм, шуның белән горурланам. Мин – төрки татар халкының керәшен төркеменнән.

Җаныма үтеп кергән бу зыялы сүзләргә мин бик җитди карыйм. Бөтен гомерләрен татар театрын, татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган мондый шәхесләребезгә киң җәмәгатьчелек ихлас хөрмәт күрсәтергә бурычлы.